Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ҮЗ ШАГЫЙРЕБЕЗ


әһшәтле 1941 елның салкын кышы иде. 6 декабрь иртәсе. Туплар гөрселдәве тынып калган арада, дошманга нәфрәте ташып чыккан сугышчылар һөҗүмгә күтәрелделәр. Ниһаять, таланган, ялангач калдырылган, әмма илбасар алдында баш имәгән Ольшанец авылы азат ителде. Ә иртәгесен яңа-дан сугышка — Елец шәһәре өчен көрәш башланачак.
һөҗүм итү җиңел түгел. Кояшлы көннәр тору сәбәпле, ак кар өстендәге һәр предмет ерактан ук уч төбендәге кебек ялтырап күренеп тора, дошман разведкасыннан яшеренү кыенлашканнан-кыенлаша бара. Ул гына да түгел, ике арадагы Сосна елгасында боз урыны-урыны белән шул кадәр юка булып чыкты, аның өстеннән пехота да зур саклык белән генә чыгарга мәҗбүр. Шулай да билгеләнгән вакытка без елганың аръягындагы плацдармнарга урнашкан идек инде...
Елецка безнең гаскәрләр көтмәгәндә бәреп керделәр. Урам сугышлары башланып китте. Бәрелеш шул кадәр аяусыз булды ки, һәр йорт, һәр адым өчен озак сугышырга, кан коярга туры килде. Фашистлар зур югалтуларга дучар булып йорт артыннан йортлар, урам артыннан урамнар, квартал артыннан кварталлар калдырып чигенергә мәҗбүр булды. Полклар каршылык күрсәтүче илбасарларны сытып алга хәрәкәт иттеләр Елец шәһәре бу көннәрдә җәһәннәмнең үзеннән дә куркынычрак булгандыр, аны һәр яктан ут һәм кара-кучкыл төтен урап алган иде. Менә шул көннәрдә безнең 13 нче Армия газетасында басылган материаллардан түбәндәге шигъри юллар хәтердә калган:
Ночь идет по Ельцу, Не успевая за теми. Кто в атаку идет. Открывая задымленный город.
Ул шигырьдә шәһәрнең безнекеләр кулына күчкән мизгелдәге халәте тасвирланып, анда декабрьның салкыннары һәм туган илен азат итү өчен көрәшкән совет солдатының йөрәк җылылыгы да күрсәтелгән иде. Шәһәр өчен барган сугышлардан арып ялга туктаган арада укылган әлеге шигырьнең авторы Михаил Луконин булуы да хәтердә калган. Хәер, әле ул вакытта бу шагыйрь турында мин ишетеп кенә белә идем.
Барыбыз өчен дә уртак һәм кадерле булган башкалабыз Мәскәүне саклау өчен барган дәһшәтле көрәшләрдә безнең гаскәрләр Калининнан Елецка кадәрге аур фронтта җиңүгә ирештеләр. Бу безнең Бөек Ватан сугышы фронтларында зур җиңүнең берсе булган кебек, фашистларның беренче җиңелүе дә иде. Көннәрдән бер көн, хәрби өйрәнүләр вакытында, мине үзебезнең газета редакторы Г[Лгорий Федорович Корниенко чакырып алды. Аны Брянск урманнарында чолганышта калып, ут боҗрасыннан чыгу өчен барган авыр көрәш көннәреннән үк белә идем.
— Сержант, мин сезне художник дип ишеттем, бу дөресме? — дип мөрәҗәгать итте ул.
— Әйе, иптәш батальон комиссары, сугышка кадәр мин Казанда художество училищесында укыган идем.
— Бик яхшы, ииде вүанең үзенә күчик, — дип, кулын иңбашыма салып дәвам
Д
итте ул.— Беләсеңме, туганкай, сугышчан дусларыбызның батырлыгын мәңгеләштерә барырга вакыт җитте. Тиздән «Безнең геройлар» дип исемләнгән китап чыгарырга уйлыйбыз, менә шуның өчен иллюстрацияләр ясарга кирәк, ризамы?
Әлбәттә, икеләнүсез ризалаштым. Бер атна буе баш күтәрми рәсем ясарга туры килде. 148 иче укчы дивизия политотделы бу китапны берничә ай эчендә, төгәлрәк әйтсәк, 1942 елның февралендә бастырып чыгарырга да өлгергән иде инде Менә шул китап өстендә эшләгән көннәрдә миңа тагы Михаил Луконин исеме белән очрашырга туры килде — аның берничә шигыренә иллюстрацияләр ясадым. Әле дә онытасым юк, ул шигырьләр мине тирән дулкынландырды. Хәер, башкача мөмкин дә булмагандыр, чөнки шагыйрьне алгы сызыкта үзе күргән, үз башыннан һәм берүк вакытта безнең баштан да узган вакыйгалар илһамландырган. Әлеге китапка М. Лу- конииның «Батырлык» дип исемләнгән поэмасыннан да өзекләр кертелде. Поэмада Елец шәһәре өчен барган урам сугышлары тәэсирендә язылган эпизодлар аеруча оста һәм тормышчан язылган иделәр. Ул юлларны укып дулкынланмый калу мөмкин түгел иде. Иллюстрацияләр өстендә эшләгәндә мин үземнең сугышчан иптәшләремне, конкрет кешеләрне яңадан күз алдыннан уздырдым. Поэманың аерым урыннары сугыш турында ишетеп кенә белгән укучыны да тетрәндерерлек көчле язылганлыгын хәтерлим. Мәсәлән, солдат егет Федоровның кул сугышы вакытында авыр яраланып егылганда да немец солдаты өстенә. көнбатышка табан бер адым алга атлап егылуы шагыйрь тарафыннан аеруча оста тотыл алынган һәм хәтергә сеңеп калырлык итеп сурәтләнгән шундый урыннарның берсе дип әйтергә була.
Озакламый шагыйрьнең үзе белән дә очраштык. Без землянкада идек. Ишектән бераз җилкәсен салындыра төшеп, арыган һәм шактый туңган, уртача буйлы чандыр кеше килеп керде. Ул дәшмичә генә калай мичкә якынрак килеп утыргач кулларын җылытырга кереште. Бераз утыргач кына без аның шагыйрь Михаил Луконин булуын белдек. Таныштык... Аңарга ул вакытта 23 яшь, мин аннан да бераз яшьрәк идем. Ләкин килеш-кыяфәте белән ул үзенең яшенә караганда шактый өлкән күренә иде. Күшеккән кулларына ымлап, мин аңа авылдан әни бәйләп җибәргән йон бияләемне тәкъдим иттем. Аннан чәй һәм кайнар мичтән чыккан бәрәңге белән сыйладык үзен. Сөйләшеп утырганда Казаннан икәнлегемне белгәч. Миша җанланып китте- «Мин дә Иделдән бит. Үземне татар егете дип әйтерлегем дә бар».
Михаил Луконин Астрахань янындагы татар авылларыннан Киленчедә туып-үскән икан. Тагы шунысы кызыклы, аның кулына кечкенә чакта ук Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгы килеп керә. Шул җыентыкның үзенә гаять дәрәҗәдә көчле тәэсир итүе турында да мавыгып сөйләде Миша әлеге очрашу вакытында.
Сүз иярә сүз чыгып, ул минем рәссам икәнлегемне белгәч, үзе эшли торган «8атан солдаты» исемле газетага мәкаләләр язышырга, иллюстрацияләр бирергә киңәш итте. Хәтерлим. Михаил Луконин чакыруы мине канатландырып җибәргәндәй булды, аның икенче килүенә берничә рәсем һәм хәтта бер мәкале дә язып куйганмын. Мәкаләдә сүз сугышка кадәр художник булырга, иҗат итәргә хыялланып йөрүем һәм бу хыялларымның тормышка ашуына фашист илбасарлары башлап җибәр- геи кан койгыч сугышның аяк чалуы хакында иде. Мәкалә һәм рәсемнәр тиздән газетада басылды. «Ватан солдатыиның бу саны миндә әле дә булса саклана. Рәсемнәрнең берсендә солдат күңелендә озак саклана торган вакыйга — тылдан посылкалар алган вакыт сурәтләнгән, ә икенчесе исә — карикатура. Карикатурада Гит- "•р, үзенең эше мөшкел булуны аңлап, «Россияне яшен тизлеге белән яулау» дигән "озуигиы «Вакытлыча чигенү»гә алмаштырып маташа, янында ачуыннан маймылга мерелә башлаган Геббельс тора. Карикатура астында дүрт юллык шигырь, аны Михаил Луконин язды.
Миша безнең лига— алгы сызыкка әледән әле килә торды, аның чыгышларын солдатлар Һәр вакыт зур түземсезлек белән көтеп ала иделәр. Икәүдән-икәү- генә •'•Лып хәл белешергә, сәнгать һәм әдәбият яңалыклары турында фикер алышуларга А* табыла иде вакыт. Ләкин үзара дуслыгыбыз ныгып килгән бер чорда, Воронеж •т«И барган сугышлар вакытЫнда Михаил Луконин безнең дивизиягә килүеннән ’У*тады. Аны башка җиргә җибәргәннәр икән. Мишаның, кайда гына булмасын, мвккечә батыр солдат, курку белмәс хәрби журналист, сугышчыларның яраткан , Шагыйре булып калуына без икеләнми идек, һәм ялгышмаганбыз!.
Михаил Луконин белән без яңадан сугыш тәмамланып 12 ел вакыт үткәч кенә очраштык. Ул инде бөтен ил күләмендә танылган шагыйрь иде. Татарстан Язучылар союзының Габдулла Тукай исемендәге клубы шыгрым тулы... Михаил Кузьмич белән очрашуга өлкән буын кешеләре дә, яшьләр дә бик күп килгән иде ул кичне. Ул элеккечә бөтен дөньясын онытып үз шигырьләрен укыды, заман поэзиясе турындагы кайбер фикерләре белән уртаклашты. Кичә бик җанлы һәм зур уңыш белән үтте, әдәбият сөючеләрнең алкышына буйсынып, ул сәхнәгә кабат-кабат чыгарга мәҗбүр булды...
Тукай клубыннан чыккач, без озак кына кичке Казан урамнары буйлап шәһәр белән танышып йөрдек. Еллар фронттагы дуслык эзләрен аз гына да юкка чыгармаган булып чыкты. Әле өйгә кайткач та без әдәбият-сәнгать мәсьәләләре һәм көндәлек тормыш турында сөйләшеп утырдык. Миша минем сугыш елларына кара-ган иллюстрация һәм рәсемнәрем белән танышып чыкты, ә аннан үзенең сугыштан соң һәм сугыш вакытында язылган шигырьләрен укыды. Мәсәлән, шушы очрашу вакытында яңгыраган шигырьләрдән берсе 1973 елны Татарстан китап нәшриятында басылган «Рус шагыйрьләре» җыентыгында да урын алган. «Сугыштан кайтканнарга» дип исемләнгән әлеге шигырь мондый юллар белән башланып китә:
Без сугыштан кайттык. Безгә Инде ял бирик!» димәгез.
Мактау сүзләре кирәкми. Без яуда да яшәдек бит
Аяк астына сибелгән һәм исән кайттык менә без.
Икенче көнне кич без Муса Җәлил исемендәге опера театрында Нәҗип Җиһа- новның «Алтынчәч» операсын тыңладык. Опера аны үзенең рухы һәм музыкаль эмоциональлеге белән тәэсирләндерде. Пәрдә төшеп кайтырга чыккач Миша Сибгат Хәким белән икебезне үзе торган гостинацага чакырды. Бу юлы без күбрәк поэзия турында, бүгенге татар поэзиясе турында фикер алыштык...
Шул рәвешчә фронттагы дуслык яңадан яңарып китте. Мин Мәскәүгә барып төшкәч тә иң элек Михаил Луконинга шалтыратып алырга, яисә кереп чыгарга гадәтләндем. Әлеге очрашуларның тагын берсе минем хәтергә аермачык булып кереп калган. Татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдә үткәреләчәк декадасына хәзерлек көннәре иде. Безнең янга «Мәскәү» гостиницасына Михаил Кузьмич бер төркем иптәшләре, кинорежиссерлар белән килде. Шагыйрь ишектән килеп кергән көйгә минем белән бер номерда урнашкан Лотфулла Фәттаховның «Сабан туе» дип исемләнгән картинасын күреп үзенең соклануын белдерергә ашыкты, һәм бераздан рәссамның үзе белән әңгәмәгә кереп, аңа кайбер фикерләрен әйтте, бу эшне әле дәвам иткәндә, «Сабан туеиның төсләргә бай киң панорамасын күрсәтергә омтылу кирәклеген киңәш итте.
Шул көннәрдә генә вакытлы матбугат битләрендә Игорь Грабарь һәм Павел Соколов-Скаль кебек сәнгать белгечләренең импрессионизмга мөнәсәбәттә үзара бәхәсләшү рухында язылган мәкаләләре басылган иде. Аларның беренчесе импрессионизм казанышларын мөмкин кадәр киңрәк файдалануны яклап чыкса, икенчесе рәсем сәнгатендә төп нәрсә — эчтәлек дигән фикердән чыгып, форма һәм художество үзенчәлекләренә җитәрлек игътибар биреп бетермәде Михаил Луконин исә. эчтәлек игътибар үзәгендә булырга тиеш дигән фикер белән килешкән тәкъдирдә дә, рәсем сәнгатендә форма һәм төсләрнең дә гаять зур роль уйнавын кат-кат билгеләп үтте. «Грабарь белән килешми мөмкин түгел, тормыш үзе күрсәтә, ул хаклы»,— дип мавыгып сөйләде ул, мисалга Александр Иванов, Суриков һәм Константин Коровиннарның форма ягыннан гаять кыю һәм оста эшләнгән полотноларын искә алып. Оригиналь һәм күзгә ташланып торган якты төсләргә бай форма рәсем сәнгатендә эчтәлекне тагы да тирәнәйтеп килә дигән ныклы фикердә иде ул. Гомумән, аның рәсем сәнгате турындагы фикерләре һәрчак тирән һәм ышандырырлык бул-
Чәчәк күзләре кирәкми. Юк, болар кирәк түгелләр! Вакыт түзсен, ә без чыдыйк...
Атлыйк без иген кырына, Чәчәкле болынга чыгыйк. Җәлләмәгез. «Кайттылар бит!
Ял кирәкми. Чөнки кайттык: «Күтәр безне, эш, күтәр!» дип. ... Хезмәттә яңартыйк данны. Медальләр һәм орденны без. Күңелләр тик шуңа тарта, Җырлыйк бары шул җырны без.
[Зәки Нури тәрҗемәсе.)
дилер, шуңа күрә ул минем якын дустым гына түгел, киңәшчем һәм еш кына әсәрләремә беренче бәя бирүче дә була иде. Аның киңәшләрен һәрвакыт игътибарга- алып килдем һәм хәзер дә аларны әледән-әле искә алам, файдаланам.
Михаил Луконин шигырьләре, кайсыдыр яклары белән миңа Владимир Мая- коаскийны хәтерләтә. Маяковскийга бигрәк тә аның Бөек Ватан сугышы чорындагы шигырьләре якын, бу хакта үзенә дә берничә тапкыр әйткәнем булды. Ләкин ул үзен мактап, зурлал әйткән мондый сүзләрне тиз генә читкә бора һәм: «Маяковский — поэзиядә искиткеч зур фигура. Мин үзем дә шигырьләремдә аның кебек үк көчле образлар тудырырга теләр идем. Ләкин, ни эшлисең бит, миннән Владимир ясал булмас, Михаил булып туганмын»,— дип шаяртып куя иде.
Михаил Луконин шигырьләре җаныма һәр вакыт якын булдылар. Сугыш елларында ук аның хәрби газеталарда басылган һәр әсәрен кат-кат укып чыга һәм шулердан көч. күңел көрлеге ала идем, ул шигырьләр мине еш кына иҗатымда да клһамлаидыручы булдылар, һәм бу очраклы хәл түгел, чөнки аның әсәрләрендә олы җанлы совет кешесенең тормышка, туган иленә һәм кешеләргә булган сүнмәс мәхәббәте чагылган. Аның поэзиядә үз урыны булган олы шагыйрь икәнлегенә ышану ечен «Эш көне» поэмасы белән генә дә танышу җитәр төсле. Күңел җылылыгы белән сугарылган ул әсәрдә сүз хезмәт вахтасына баскан кичәге фронтовиклар турында бара. Яхшы әсәр! Шагыйрь шундый гүзәл поэма һәм шигырьләрне азмы язды?.
Михаил Луконинны искә алганда, аның иҗтимагый активлыгына игътибар итми узу мөмкин түгел. Ул СССР Язучылар союзы секретаре иде. Соңгы елларда РСФСР Язучылар союзының Мәскәү оешмасы башлыгы булды. Ул һәрчак илебезнең әдәби һәм мәдәни тормышы үзәгендә кайнады, олы мәшәкатьләр һәм зур эшләр белән яшәде. Шунысы аеруча куанычлы, Михаил Луконин татар әдәбияты һәм татар язу- чыларының бик якын һәм аерылмас дусты иде. Әле узган ел гына илебез Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең 70 еллык бәйрәмен билгеләгәндә, Михаил Луконин Бөтенсоюз юбилей комиссиясенең председателе буларак зур эш башкарды. Ул Җәлил батырлыгы һәм аның поэзиясен гаять югары бәяләп ялкынлы сүзләр сөйләде, бу олы шагыйрь алдында үзенең баш июен әйтте. Минем уйлавымча, Луконин үзе дә Муса кебек үк патриот шагыйрь, чын гражданин һәм кыю солдат иде. Аның бөтен тормышы һәм иҗат юлы туган ип һәм социалистик җәмгыять идеаллары өчен янып яшәүдән гыйбарәт булды, ул безнең күңелләргә шундый булып кереп калды.
Шул ук 1976 елның язында Габдулла Тукайга 90 яшь тулды. Татар халык шагыйренең олы юбилее күп милләтле илебез халыкларының уртак бәйрәменә әверелгән шушы көннәрдә. Бөтенсоюз юбилей комиссиясенең председателе буларак, Михаил Кузьмич яңадан Казанга — Татарстан җиренә килде Ул үзенең чыгышларында кайтып-кайтып Тукай поэзиясенең халыкчанлыгы, интернациональ рухы, тормыш- чанлыгы һәм туган җиргә. Россиягә зур мәхәббәт белән сугарылган булуына соклануын белдерде. «Габдулла Тукай — шагыйрь нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап булып тора. Ул —шигърият күгендә янучы йолдызларның иң яктыларыннан, ул —Пушкин йолдызлыгыннан, — дип сөйләде М. Луконин. — Әйе, кызганычка каршы, мондый бөек шагыйрьләр бик сирәк туа. Ләкин алар үз вакытында һәм мәңгегә туалар. Тукай да яз көнендә туып, яз көнендә китеп барган Нибарысы 27 яз. Ләкин ул бүген — 90 еллык бәйрәме көннәрендә шул ук яшендә, һаман 27 дә».
Аннан Михаил Луконин Тукай бәйрәменә килгән бүтән бик күл кунаклар белән бергә шагыйрьнең туган ягына—Кырлайга барды. Шагыйрьне кырлайль пар или һәм тоз белән каршылады, тантаналы митингта ул Россия язучылары исеменнән ялкынлы речь белән чыкты...
Әдәбиятыбызның якын дусты — шагыйрь Михаил Луконинның Татарстан җиренә соңгы тапкыр килүе иде бу. Аның исеме, аның эшләре һәм ялкынлы хисләре белән сугарылган шигырьләре безнең күңелләрдә мәңгегә урын алды, аларны оныту мөмкин түгел.