Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Себердән хатлар
Туган якка кайт.часам
Туган яктан иркен җир юк, Чит җирләрдән йөреп кайттым. Төн диңгезе төпләрендә Үткәннәрдән учак яктым.
Яна алар аждаһадай
Гомеремне йотар булып.
Йөрәккә кан сауган чаклар Хәтеремне ала буып.
Куанамын, күңелем тула
Урманнарга кергән саен — Нәселемнән үсеп чыккан Чыршы, нарат, усак, каен.
Таптаса да бу җирләрне Заман дигән усал атлар. Аклыкларын, сафлыкларын Югалтмаган туган яклар.
Үткәннәргә кире кайтам, Гомеремнең тамыры шунда. Яр буенда бөдрә таллар Кер чайкыйлар агым суда.
Кер чайкыйлар агым суда
Әкрен генә көйләр көйләп.
Җиргә, күккә, йолдызларга Сагынуымны бирдем сөйләп.
Туган якка гел кайтмасам — Туган якка кайту кирәк!
Ягулыгы беткән мотор Кебек сүнәр иде йөрәк.
Самотлор
Йөзек кашы бит син Себернең! Үзәгендә туган көмеш ай.
Астын өскә җирнең айка хет, Сиңа тиңдәш күлләр юк бугай.
Бозлыклардан хасил булдыңмы? Каян иңгән сиңа кук төсе. Әкияттә түг«ел, чынбарлыкта Себернең син сихри көзгесе.
Серле сандык серсез ачылсын! Бар дөньяны әйдә сокландыр! Киләчәккә синең күз белән Туган илем карый, Самотлор.
Буровойда
Р. И. Кузоваткинга
Вахтада һәркемнең посты бар.
Солдат күк сак, уяу бул, малай! Тырнагын кыяга батырган Каракош шикелле буровой.
Ничә йөз елларның күз яше
Бу җиргә боз булып тамган соң? Шуңа ул мәңгегә каргалган — Мәңге туң! Мәңге туң! Мәңге туң!
Без данын яңартыйк Себернең! һәм нигез ташы күк мәңгегә Өметне, бәхетне, шатлыкны Бораулап салыйк без бу җиргә.
Хет җире ярылсын салкыннан, Хет сынсын үкереп тимерләр, Салкынны эченә йотар да Эретеп төкерер чын ирләр.
Җил кисә карашны, күзләрдән Тамчылап-тамчылап нефть тама. Буровой тизлеге йөрәктә, Тамырлар буйлап та нефть ага.
Без данын яңартыйк Себернең! Кояшка өстәрбез нурга нур. һәр вышка — ракета, күккә юл, һәм һәрбер буровой — Байконур.
Түбән Варта
Парадмыни — тезелешеп Йортлар кунган ап-ак карга. Изүләрең җилгә ачып Ашыгасың кайсы ярга, Түбән Варта?
Яшь бөркетләр кыясы син, Прописка юк «куяннарга». Саз эченнән агып чыгып Обька койган урамнарда Ап-ак күбек.
Кар илендә уттай салкын, Килә борын заманнардан Кигән кием-толыбың да, Ап-ак йонлы бураннардан, Түбән Варта.
Әйтерсең Обь — водопровод, Боз астыннан сулар ага. Факелларда — таңдай ялкын, Гомер җуйган тынлык яна. Күктә яра.
Уяна да сүнә кояш, Сүнми көрәш Самотлорда. Буровойлар тишәр чорны Иман барда, илһам барда, Түбән Варта.
Девоннарга манып каләм, Бар бит эшләр башкарасы. Үз тарихың язасың син, Кар иленең башкаласы, Түбән Варта.
Быел нинди яздыр...
Быел нинди яздыр!
Никтер үзгә сыман.
Гөрләвекләр ага Күңелем дөньясыннан.
Куркак куян кебек Соры төскә кереп,— Җирдән китү авыр...
Карлар ята эреп.
Әле күптәнме соң? Көрттән бура бурап Йөри иде җилләр Бөтен Себер буйлап.
Быел нинди яздыр! Бигрәк сагындырган. Уйлар чыга юлга Дәрвиш сукмагыннан.
Иркәм каршы килер Җирдә айдай тулып, Ак төннәргә сердәш Ак каеннар булып.
Күңелем кошы булып Затоннардан чыгар Ак болытлар кебек Ап-ак пароходлар.
Быел нинди яздыр! Никтер үзгә сыман. Гөрләвекләр ага Күңелем дөньясыннан.
1976, Темән.