Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ленин кулы
Давыллы чор чатларында Ильичның зур, гигант кулы — Кешеләргә бәхеткә юл Күрсәтүче компас угы!
Илләр карый шушы кулга Сайлар өчен язмышларын, һәм Ленинча төзәтәләр Яраларын, ялгышларын.
Яшь дәүләтләр рапорт бирә Шушы тугры кулга карап. Ильич әйткән васыятьләргә Йөзен бора һәрбер тараф.
Күзләрем аера төсләрне: Каеннар тарата яктылык. Тын гына ял итә кара җир, Талпына биектә ак болыт.
Колагым ишетә һәммәсен: Челтери саф чишмә сулары. Үләннәр сөйләшкән авазны Тургайлар күтәрә югары.
Кулларым иркәли гөлләрне, Кирәксә тау-ташлар җимерә Аяклар саныйлар чакрымны — Беркайчан кайту юк кирегә.
Кычкырып тормасын — сөюне Йөрәкнең түренә яшердем. Күзләрем дөньяны күргәндә, Иренем һәр вакыт: «Яшим...» ди.
Утлар йөртәм күкрәгемдә
Тышка түксәм йөрәгемнең ялкыннарын — Дөньясына көчле утлар кабар төсле! Карурманнар, ут-давылга чорналыр да, Дәрьяларның кочагына авар төсле.
Әнә шундый утлар йөртәм күкрәгемдә, Сөю йөртәм — күккә, җиргә, кешеләргә! Күпләр шушы халәтемне аңламыйча, Гаҗәпләнеп карап кала мин юләргә.
Урман-кырлар — гүя минем патшалыгым, Яратамын хәтта җирнең бөҗәкләрен. Битарафлар мыштым гына уза алмас, Матурлыкны исбатлармын үҗәтләнеп.
Тынгы белмәс, туктый белмәс бер җан булып Кушылам мин тормышның һәр мизгеленә. Шатлыклардан көнгә мең кат тетри күңел. Кайгылардан көнгә мең кат өзгәләнә.
Гамьнәремнең олысы да, кечесе дә — Бар да уза шушы нәни йөрәк аша. Дәрманыма мәйдан сорап, киңлек сорап, Анда уйлар һәм давыллар тарткалаша.
Дөньясына көчле утлар кабар иде!
Ярый, димен, бу табигать җаен белгән: Утлы йөрәк кенә биреп калмаган ул, Сөйләр өчен, җырлар өчен тел дә биргән.
Диңгездә
Инештәге бозлар Агып китте ерак — Диңгездә йөр менә Адашып һәм елап!..
«Монда дәрья, дәрья, Юктыр иге-чиге, Инешемнең яры Иркенрәк иде.
Монда дөнья кысан, Бозлар олы, эре: Этә-төртә мине — Йөзеп килгән бере...»
Хыялга мең рәхмәт!
Мин сине иң элек Хыялда тудырдым.
... Бер башым бикләнеп, Моңланып утырдым.
һәм килде каршыма Ап-ак сын-сурәтең, — Тәңредә бер тылсым Бардыр ул, күрәсең.
Чорналды җаныма
Пакь сөю пәрдәсе. Борчулар, кайгылар — Онытылды һәммәсе.
Тыялмыйм гыйшкымны, Гүяки мин — Таһир. Ямьлерәк күренә Монда күк, монда җир.
Каршымнан ничәмә Чибәрләр узмады, Ә минем күңелдә — Хыялый кыз бары.
... Хыялый кыздан син Күп тапкыр көчлерәк.
Ярата белүдә
Зөһрә кыз төслерәк.
Ярый, дим, сурәтең Җаныма сыялган...
Мең рәхмәт — сөюне Эзләшкән хыялга!