Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ФИКЕРЛӘРЕМ КИТАПЛАРЫМДА...»


ариф ага белән очрашканда, миңа аның үз иҗаты турындагы фикерләрен сорарга туры килгәне бар. Ул бераз елмая төшеп: «Бөтен фикерләрем китапларымда». — дип җавап бирде.
Г. Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында килә. Ул елларда авылда социализм дошманнары — кулак-корткычларга каршы авыр көрәш бара. Бу көрәштә совет пионерлары да әти-әниләренә зур булышлык итәләр. Герой пионерлар турында газета-журнал битләрендә дә еш язылып тора. Чорның героик күренешләре балалар язучыларын да тирән дулкынландыра — әдәбиятта батырлык тенденциясе, социалистик милекне сакларга чакыру мотивлары көчәя. Г. Гобәй беренче повесте «Каланча» (1934) белән үк менә шушы гомуми агымга килеп кушыла һәм шуннан соң батырлык аның иҗатында үзәк проблемага әйләнә.
Г. Гобәй әсәрләрендә илебез тарихы, героик көрәш этаплары ачыла. Бу яктан ул танылган рус балалар язучысы А. Гайдарны хәтерләтә. «Каланча» повестенда Г. Гобәй совет пионерының батыр образын сыйнфый көрәшнең кызган учагы — авыл тормышыннан алып сурәтли, социалистик милекне саклау идеясен күтәрә. Кечкенәләр өчен генә түгел, зурлар өчен дә шомлы булган караңгы бер төндә, күк күкрәп, көчле яңгыр килгәндә, Сәлим ялгызы колхоз кырыннан башак урлаучы караклар белән күз- гә-күз очраша. Сәлим уйга кала: «Әгәр боларны колхозга алып кайтмасам, әтинең исерек икәнен белми калачаклар. Башакны шалашка илтеп куйсыннар да үз юлларына китә бирсеннәр. Әти колхозга кайткач, әйтер, тота алмадым, ташлап качтылар, дияр. Шуның белән эш тә бетәр... ләкин пионерларча буламы соң бу?» Совет мәктәбендә тәрбияләнгән пионер үзенең эчке каршылыкларын җиңеп чыга, каракларны колхоз идарәсенә алып кайта.
Яшь авторның бала образын иҗат итүдә кайбер кыенлыклар кичерүе дә бу әсәрдә әле сизелеп тора. Сәлим олыларча сөйли. Баланы олылардан өстен, һәр урында башлап йөрүче итеп бирү, ягъни бала авангардлыгы тенденциясе әсәрнең ышандыру көчен азмы-күпме киметә.
Иҗат кешесе эзләнүләрен гомере буе дәвам итә, диләр. Шулай да Г. Гобәй үз стилен тиз таба. Икенче повесте «Маякчы кызы»нда (1938 ел) ул гражданнар сугышы вакыйгаларына мөрәҗәгать итә һәм әлеге кимчелекләреннән тулысынча дип әйтерлек арына. Утызынчы елларның урталарында Европада фашизм куркынычы көчәйгән, әдәбиятта Кызыл Армия, Туган ил темалары үзенә бер куәт белән яңгырый башлаган чорда «Маякчы кызыйның басылып чыгуы Г. Гобәй иҗаты өчен генә түгел, татар балалар әдәбияты өчен дә зур вакыйга була. Язучы бу әсәрендә балалар психологиясен тирән аңлап эш итә. Анда тарихи вакыйгалар да ышандырырлык итеп гәүдәләндерел- гән. Әдәби тәнкыйть күзенә дә Г. Гобәй беренче мәртәбә шушы повесте белән чалына. Матбугат битләрендә әсәрне уңай яктан бәяләгән рецензияләр басыла, автор укучылардан күп санлы соклану хатлары ала.
«Маякчы кызыин язганда инде Г. Гобәй шактый тормыш тәҗрибәсе туплап өлгергән була. 1927—1930 нчы елларда ул Казан рабфагында укый. 1936 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1937 елда Язучылар союзына член итеп алына.
Г
Гражданнар сугышы турында бай материал җыя. Агыйдел буйларында, сугыш барган урыннарда була.
Гражданнар сугышы һәм балалар. Бу теманы әдәбиятта ничек яктыртырга? Шул яктан язучыга А. Гайдарның «РВС». «Мәктәп*, һ. Такташның «Караборынның дустып әсәрләре ачкыч бирәләр. Г. Гобәй повестьта гражданнар сугышының ике сыйныф ерасында яшәү яки үлем өчен барган канлы көрәш булуын күрсәтүгә нык басым ясый. Повестьның үзәгендә гражданнар сугышы вакыйгалары эчендә чыныккан кыз Илсөяр образы. Балалар образын иҗат итүдә Г. Гобәй А. Гайдар һәм һ. Такташлар юлыннан бара. Илсөяргә яше күтәрә алмаслык эшләр йөкләми ул, аны өлкәннәрнең героик көрәшендә булышчы ител кенә куя. Илсөярдәге матур сыйфат
яхшы кешеләрнең кемнәр булуларын да — һәммәсен беләсе килә аның. <
Повесть ифрат җылы тел белән лирик тонда язылган, андагы пейзажлар оста рәс- < свм кулы белән эшләнгән гүзәл, лирик картиналарны күз алдына китерә. Вакыйга 1918 нче елларда Агыйдел буйларында бара. Табигать әсәрдә төп геройның эчке н дөньясын баету чарасы булып, вакыйгаларга үзенең мөнәсәбәтен белдереп баручы вктив көчкә әйләнә. Агыйдел буйларының ямьлелеге Илсөярнең күңелен күтәрә. Кызның батырлыгы да туган ягын яратудан, аны явыз кешеләрдән таптатырга теләмәүдән
Утызынчы елларның икенче яртысында күтәрелгән фашизм куркынычы Г. Гобәй иҗатына тирән эз сала. Шушы чорда хәрби-патриотик тема өстендә иң нәтиҗәле эшләгән язучыларыбызның берсе иде ул. «Маякчы кыэы»ннан башка аның тагын «Ялгыз йортта», «Аклар лагеренда», «Өч бөркет». «Без әле очрашырбыз» исемле повесть, «икәя, пьесалары басыла.
Сугыштан соңгы елларда Г. Гобәйгә героик характерлар иҗат итү өчен Ватан сугышы вакыйгалары бай материал бирде. 1949 елда аның «Замана балалары» дөнья *үрә. Шуннан бирле бу темага күп кенә әсәрләр язылды, патриотик тәрбия балалар әдәбиятының традицион темасына өйләнде. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүнең мөһимлеге турында язучылар сьездында. балалар әдәбиятына багышланган киңәшмәләрдә кат-кат басым ясап узылды. Бу җәһәттән әле бүген дә әдәбиятыбызда •Земана балалары» аерым урын тота. Хәлимне Володя Дубинин, Гуля Королева, ^арат Каэей, Леня Голиков кебек герой пионерларның татар балалар әдәбиятындагы иң зур вәкиле дип әйтергә мөмкин.
Г. Гобой ул дәһшәтле елларның драматизмы һәм героизмын берлектә күрсәтергә омтыла. Сугышның иң кызган чагы. Фашист Сталинградка ыргыла. Колхозда атлар. *«ше көчләре җитешми, фронтны икмәк белән тәэмин итү, ай-һай, кыен була колхозчыларга. Хәлимгә дә фронтта немец шпионын фаш итү җиңел генә бирелми. Әсәр- Д»и аңлашылганча, совет кешеләренең фашизмны җиңеп чыгу сәбәпләре фронт белән ’ылиың тыгыз бәйләнешендә, өлкәннәр һәм кечкенәләрнең тырыш хезмәтендә, ба- ’мрлыгында һәм дошманга зур нәфрәтендә.
бу повестьта инде Г. Гобәйнең хикәяләү, образлар иҗат итү алымнары тагы да
129
лар — сер саклау, уяулык, кыюлык авыр тормыш мәктәбе үткән Мәрдән абзый, Бикмуш бабай, Андрей дәдә һәм партизаннар командиры Костинның тәрбияви йогынтысы астында формалаша. Маякчы кызы аңлы рәвештә зур көрәштә катнашу югарылыгына күтәрелә. Гражданнар сугышы еллары Илсөяр кебек куп кенә ярлы балаларында революцион аң тәрбияли, яңа кешеләр
үстерә. “
Илсөяр шул ук вакытта балаларча һәрнәрсә белән чын күңелдән кызыксына, әти- < сен һәм бабасын беркатлы сораулары белән интектереп бетерә. Агыйделиең кая коюын да, диңгезнең ни өчен зур булуын да, акларның кайдан килеп чыгуларын да, S
килеп чыга.
камилрәк. Аның стиленә ашыкмыйча тәфсилләп хикәяләү хас. Хикәяләүдә ул реалистик күренешләр белән янәшә маҗаралардан, гадәттән тыш хәлләрдән, очраклыклардан иркен файдалана. Әкият элементларының килеп керүе дә әсәрләренең романтик рухын көчәйтә генә. Гомумән, Г. Гобәйдә сюжет күп очракта киеренке вакыйгалардан төзелә.
Г. Гобәй урта яшьтәге мәктәп балалары өчен яза. һәр әсәренең үзәгендә бала образы. Әдипкә балада характер формалашу процессын оста чагылдыру хас. Ул үзәк геройның уңай сыйфатларын бераз күпертебрәк бирергә ярата, ләкин бу нәрсә һич кенә дә образның ышандыру көчен киметми, чөнки геройның һәрбер хәрәкәте төрле яклап нигезләнгән, дәлилләнгән була. Язучыны бигрәк максатына ирешүдә нык тору- чан, көчле ихтыярлы балалар кызыксындыра, аның кечкенә геройлары нәкь менә үзләренең романтик күтәренкелекләре, тормышка оптимистик карашлары белән дә укучыны яраттыралар инде. Әдип үрнәк образ иҗат итү һәм киң масса укучыларын шул уңай үрнәк тәэсирендә тәрбияләү юлыннан бара.
«Замана балаларыонда Хәлим күп яклары белән классташларыннан өстен. Ул яхшы укый, күп белә. Иптәшләренә караганда физик яктан да көчлерәк. Хәрби комиссариатка каралырга килгәч, доктор: «Гәүдәгә әйбәт бит, пәһлеван була бу бер дүрт елдан»,— дип сокланып карый аңарга. Хәлимнең һәр сүзендә, һәр җөмләсендә үз көченә ышанучан кешеләрдә генә була торган оптимистик рух бар: «Мин синең өчен үч алырмын әле, абый, бик тә каты итеп, Гитлерның күзләре акаеп чыгарлык итеп алырмын үчне». Малайның сөйләме баштан ахырга кадәр шундый күтәренке тонда бара. Бу исә аңардагы эчке көчнең бетмәс-төкәнмәс икәнлеге турында сөйли.
Г. Гобәй иҗаты гуманистик образларга бай. «Ялгыз йортта» (1939) повестенда киң күңелле эчкерсез Мортаза бабай, аның оныгы Таҗи, «Маякчы кызыенда Мәрдән абзый, Бикмуш бабай. Хәер, саный китсәң, андый образларны һәрбер әсәреннән табарга була. Г. Гобәйдә гуманизм илебез тарихындагы киеренке этаплар, совет кешеләренең бер-берсенә туганнарча ярдәме икеләтә көчлерәк кирәк булган чорларга туры китереп чагылдырыла.
«Маратның язмышы» (1956) повестенда, мәсәлән, Ленинград камалыш хәлендә. Татарстан делегаты Гөлсем апа ятим калган сабый Маратны бомбалар төшеп, ярылып торган вакытта камалыштан алып чыга, үзе белән Казанга алып кайта. Әлбәттә, сабыйны ул шәһәрдәге берәр балалар йортына урнаштыра алган булыр иде, ләкин алай эшләми. Үзенең ике баласы һәм тормышы авыр булуга да карамастан, сабыйны уллыкка ала. Гөлсем апаны моңа беркем дә мәҗбүр итми, бу изге эшне ул йөрәге кушуы буенча эшли. Менә шунда совет кешеләренә хас булган киң күңеллелек, авыр ми-нутларда бер-берсе өчен кайгыртучанлык сыйфатлары ачыла. Монда геройлыкның мораль-этик ягы алгы планга чыга. -
Г. Гобәй повестьларының бер үзенчәлеге: алар күп планлы, киң масштаблы. 1968 елда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»енә язган сүз башында Г. Иделленең Г. Гобәй повестьларын җыйнак кына романнар белән тиңләвендә хаклык юк түгел. «Маратның язмышы» повестенда да бала язмышы, кешелеклелек идеясе. Ватан сугышы елларында тылда калган хатын-кызларның героизмы, тәрбия мәсьәләләре Гөлсем ала образында бер ноктага җыела.
Г. Гобәй, гомумән, үзенең әсәрләрендә балалар образын гына түгел, зурларны да тулы канлы итеп бирергә, өлкәннәрнең кечкенәләргә рухи йогынтысын күрсәтергә тырыша. Менә шул күзлектән Гөлсем апа язучының аеруча матур эшләнгән образларыннан берсе.
Заман сулышын тоеп иҗат иткән язучы Г. Гобәйгә яңа гына булып узган зур тарихи вакыйгаларга үзенең мөнәсәбәтен белдерә бару хас. Югарыда искә алынган повестьлар шул турыда сөйли. 1963 елда чыккан «Без үскәндә» повестенда исә ул Октябрьгә кадәрге ерак үткәннәргә — үзенең бала чакларына әйләнеп кайта.
Г. Гобәй — тормыш төбеннән күтәрелгән, фәкать данлы Октябрь нәтиҗәсендә генә бәхетле язмышка ирешкән язучы. Ул 1907 елның 26 августында Казан шәһәрендә вә* кустарь гаиләсендә туа. «Тәрәзә тиентен җиргә сеңгән кыйшык-мыйшык кечкенә генә
«уыш. Тору да, эш тә шунда. Тыгыз. Бау тузаны. Бетен гаиләбез белән көне-төне эшләсәк тә. ачлы-туклы. мохтаҗлыкта торырга туры килде». — ди әдип, балалык елларын хәтерләп. Язучы әлеге повестенда иң элек үткәндәге ямьсез тормышны бүгенге бәхетле яшь буын белән уртаклашу ниятен күздә тотса, ерак үткәнгә китүнең икенче сәбәбе дә бар. Әйтик, Ватан сугышында явыз фашизмны җиңеп чыгу туган илебезнең дөньякүләм авторитетын, совет кешеләренең горурлыгын көчәйтте. Бездә хәзер бүгенге бөек эшләрнең ерактан килә торган тамырларын эзләүгә, әдәбиятта үткәндәге матур гореф-гадәтләргә, йолаларга, әти-бабаларыбыэның хезмәт һәм көрәш традицияләренә ихтирам артты. М. Горький сүзләре белән әйтсәк, «бүгенгене дөрес бәяләр өчен үткәнне яхшы белергә кирәк».
Язучының тормыш юлы белән зур уртаклык булса да, "Без үскәндә» автобиографик әсәр түгел. Әсәр кечкенә Гарәфетдин язмышы аша Казан шәһәренең бер почмагы—Бистә эшчеләрендә, вак кустарьларда революцион аң уянуын, революциягә хәзерлек елларын, аларны сыйнфый көрәшкә китергән сәбәпләрне сурәтли. Ярлы малае Гарәфетдиннең үсеш эволюциясе чорның иҗтимагый каршылыклары белән тыгыз бәйләнештә яктыртыла. Үзенең халыкка хезмәтен, диндарлар кыйнап имгәткән хәлфә абыйсы Рәхимҗанны кызганып, аңа бер сынык икмәк кисәге алып килүдән башлаган Гарәфетдин әсәрдә көрәшче булу, пролетариат алдында торган бурычларны аңлау югарылыгына күтәрелә. Икенче китапның эпиграфы итеп бер дә юкка гына Г. Тукай-
Әйдә халыкка хезмәткә. Хезмәт эчендә йөзмәккә.— дигән сүзләре алынмаган. Гарәфетдин инде бу сүзләрне үзенең яшәү максаты итеп 2 аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә. Өлкән абыйлары листовкалар баскан чакта, коеп яуган _ яңгыр астында сакта тору, моны полицейскийлар белеп алгач, басу машинасын караң- х гы төндә дусты Клим белән бергә каберлеккә илтеп яшерү, листовкаларны кирәкле * урыннарга илтеп тапшыру — болар барысы да малайны әкрен-әкрен ныгыта килә. ю Повестьта көнкүреш һәм иҗтимагый хәлләр үзара үрелеп бара. Бер-берсенә дош- — ман булган ике сыйныф вәкилләрен, революцион көрәш юлына аяк баскан империа- < листик сугыш инвалиды Сәхәбетдин һәм Рәхимҗан хәлфәләрне, көяз Алафузов һәм с Карәмәтулла муллаларны автор үзенең әсәрендә үзара тыгыз мөнәсәбәткә кертә. д Повесть юморга бай. Дөрес, Г. Гобәйнең бу сәләте «Ялгыз йортта» повестенда Тащи образында ук күренә башлый. Ә инде «Без үскәндә» повестенда әдипнең юморга е сәләте бигрәк тә мул булып ачыла. Ул тормышның күңелле күренешләрен генә түгел, аерым драматик хәлләрне дә юмор белән оста гәүдәләндерә белә. Кечкенә Гарәфетдин—бераз гына хәйләкәр, бераз гына мактанчык, үткен, җор телле, тормышның авыр минутларын уен-көлке белән уздырып җибәрә алучы шаян малай. Кечкенә герое белән үз итеп, шаяртыбрак сөйләшү, гомумән, образы тормыштагыча табигый итеп бирүдә бер адым булып тора. Г. Гобәй әсәрләре гадәттә башыннан алып соңгы битләренә кадәр йөгерек, шома тел белән язылган була, үзенең фикерләрен укучыга җиткерүдә автор халык тапкырлыгын оста итеп эшкә җигә белә.
«Боз үскәндә» — сыйнфый каршылыкларны тирән һәм реалистик яктырткан тари- хи-революцион әсәрләрнең берсе. Сыйнфый көрәшкә мөнәсәбәттә бала образын иннек сурәтләргә кирәк булса — әсәр шуның матур үрнәген бирде. Татар балалар әдәбиятында тарихи-революцион тема шушы повестьтан соң киңрәк яктыртыла башлады. Г. Бакнровның «Утлы тегермән», Л. Ихсанованың «Очкын», «Гөлләр кояшка карый» һ. 6. әсәрләр шул турыда сөйли.
Тарихка күз ташласак, шуны күрәбез; әти-әниләрен. абый-апаларын борчыган со- Циаль-иҗтимагый хәлләрдән балалар бер дәвердә дә читтә калмаганнар. Бу күренеш •двбияттада чагылып килгән. В. Гюгоның «Хокуксызлар» романындагы Гаврош Париж коммунасы кеннәрендә баррикада сугышларында катнаша. Тормыш һәм балалар, күрүебезчә, Г. Гобәй әсәрләрендә үзенең тулы этаплы чагылышын тапты. Г. Тукай, Г. Иб- Реһимов Һәм һ. Такташлардан килә торган аерым тәҗрибәләрне ул ныклы традиция- г* ейләндорде Кыскасы, аның повестьлары, асылда, иҗтимагый конфликтларга корылган.
■ ФИКЕРЛӘРЕМ КИТАПЛАРЫМДА.„I
Алтмышынчы елларда әдип иҗатына яңа геройлар, яңа конфликтлар килеп кер». Сугышка кадәр Г. Гобәй балалар йортында тәрбияче булып эшли. Шул вакыттагы күзәтүләре нигезендә әсәр язу теләге аның уенда озак еллар йөри, күзәтүләрен еллар дәвамында эшкәртә, гомумиләштерә, яңа материаллар белән тулыландыра. Ниһаять, 1961 елда мораль-этик тема күтәргән «Ләйсән яңгыр» повесте дөньяга чыга. Повестьта кеше язмышының иң җаваплы вакытларыннан — балалыктан үсмерлеккә күчү чоры алына. Шушы хәлиткеч чорда гаилә, тышкы тирәлек һәм мәктәпнең шәхес язмышында тоткан урыны яктыртыла. Әлеге өч буынның берсе тарафыннан аз гына ялгышлык җибәрелсә дә, бала язмышында фаҗига килеп чыгарга мөмкин.
Әлегә кадәр Г. Гобәйнең иҗади сәләте күбрәк уңай образлар иҗат итүдә күренгән иде. Бу әсәрдә ул тискәре образлар тудыруда да көчле буяулар таба. Хәррәмо» аферистны күңел кайтаргыч итеп сурәтли. Повестьта Гүзәлнең дөрес юлдан тайпылуы да үги әтисе булган шушы Хәррәмовның йомышларын үтәүдән — бер төргак дәфтәрне мәктәпкә алып барып кыйммәт бәягә сатудан башлана. Соңыннан кыз, үзе д» сизмәстән, азгынлыкта йөрүче яшьләр шайкасына ияреп китә. Ләкин шушы кыэ бераздан суд алдына басып аферистны фаш итәрлек шәхес булып үсеп җитә, бу исә, автор тарафыннан, совет мәктәбенең тәрбияви көче белән бәйләп күрсәтелә. Әсәрдә һөнәр мәктәбе Гүзәл һәм Җиһангир кебек яшьләрне мораль яктан савыктыручы ләйсән яңгыр итеп карала.
Алтмышынчы еллар әдәбиятында геройларның эчке дөньясына бермә-бер игътибар артты. «Ләйсән яңгыр» — татар балалар әдәбиятында шуның уңышлы мисалы. Повестьта Гүзәлнең үзенә хас эчке дөньясы ачыла, ул тәрбия объекты гына түгел, үзендәге кимчелекләр белән дә көрәшергә сәләтле кыз. Әсәрдә Г. Гобәй рухи конфликтка зур урын бирә. Гүзәл өзлексез үзе эшләгән ялгышлары өчен курку һәм борчылу, үкенү һәм тынычсызлану, икеләнү һм тетрәнү хәлендә яши. Аның башкалар шикелле намуслы, яхшы кеше булып үсәсе килә.
Баланың үз кимчелекләре белән үзенең көрәшен әдәбиятта тасвирлап бирүнең тәрбияви әһәмияте дә зур. Андый геройлар укучыны намусың өчен, бәхетең өчен иң элек үзең көрәшергә кирәк икән дигән нәтиҗәгә китерә.
Иске мәдрәсә тәрбиясе алган Г. Гобәй утызынчы еллардан бирле яшь буын алдында исламның реакцион ролен ачуны үзенең төп бурычы итеп саный. Руханиларның динне хезмәт ияләрен изү коралы итеп файдаланулары «Маякчы кызы» повестенда Мәрдән абзый белән Варвара түтәй язмышында ук күңелне тетрәтерлек күренешләрдә фаш ителә. Дини аермалыкларга каршы чыгып, ул халыклар дуслыгы мәсьәләсен күтәреп чыга. Андрей дәдә, Мәрдән абзый, Бикмуш бабай, партизаннар командиры Костин — болар бары да азатлык өчен көрәштә уртак теләкләр белән берләшкәннәр.
«Без үскәндә» повестенда бу мәсьәләгә аерым бүлекләр багышланган. Ислам диненең чын асылын бүгенге укучыга тагын да җентекләбрәк төшендерү өчен Г. Гобәй 1967 елда «Корьән серләре» исемле махсус зур китап бастырып чыгарды.
Г. Гобәй моңа кадәр үзенең каләм көчен хикәя, драма, повесть жанрларында сынап карап, татар балалар әдәбиятында масштаблы повестьлар остасы булып танылган иде. «Корьән серләре»ндә ул яңа ягы белән ачылып китте. Бу әсәр аның иҗатында яңа жанр. Әсәр төгәлләнгән бер бөтен сюжет-композициягә корылмаган, аны атеистик публицистика дип атарга мөмкин. Ләкин ул кызыклы, җанлы публицистика.
Бер әсәр дә тәрҗемә итмәгән кеше чын язучы була алмый, диләр. Тәрҗемә - Г. Гобәй иҗади эшчәнлегенең икенче тармагы. Ул балалар әдәбиятына да рус әдиб- Серебряковка ияреп язылган «Көмеш канат» хикәясе белән килеп керә, тәрҗемәне үз, өчен зарури эш, әдәби осталыкка өйрәнү мәктәбе итеп саный. Сугыш елларында Фг шиэмга каршы сатирик хикәяләр, сугыш кырларында һәлак булган герой пионерла турындагы очерклар тәрҗемә итеп, «Сукбай армия», «Яшь патриотлар» исемле җыет тыклар чыгара. «Гали баба һәм кырык карак», «Мең дә бер кичә» исемле гарәп халь әкиятләрен, В. Катаевның «Полк улы», С. А. Ковпакның «Путивльдән Карпатка кадәр Е. Н. Кошеваяның «Улым турында хикәя», А. Мусатовның «Бәхет орлыклары», Б. Сто;
нык «Том агай алачыгы», А. Первенцовның «Намуслы яшьлек», Б. Полевойның «Чын кеше», М. Теенның «Том Сойер маҗаралары» әсәрләрен без Г. Гобәй тәрҗемәсендә укыйбыз.
Әйе. Г. Гобәй —олы һәм нәтиҗәле иҗат юлы үткән бәхетле әдип. Әгәр аңа коннардан бер кенне үткән гомер юлына борылып карап, үз-үэенә: «Мин кешеләр өчен нинди файдалы эш эшләдем?» дип сорау куярга туры килсә, борчылырлык урын юк. Аңарга шул ук вакытта зур иҗтимагый активлык хас.
Ул 1946 елдан бирле профессиональ язучы, озак еллар буена Язучылар союзының партоешма секретаре булып эшли, 1950—1953 нче елларда Татарстан Язучылар союзы председателе. Г. Гобәй утызынчы еллардан алып бүгенгә кадәр балалар әдәбияты секциясе эшендә актив катнашып килә. Бу дәвердә ул күпме яшь каләмнәргә әдәбиятның олы юлына чыгу өчен фатыйха биргән, үзенең иҗади тәҗрибәсе белән күпме ярдәм иткеи!
Кайвакытта шулай була: әсәрне үз вакытында укучы кабул да иткән кебек, яратып та укый кебек. Әмма озак та үтми, әсәр онытыла. Г. Гобәй повестьлары искермиләр. Алар һаман безнең белән бер сафта, магистраль юлда, әдәби уку программаларында урый алып киләләр. Әдипнең әледән-әле «Сайланма әсәрләр»ө чыгып тора. «Маякчы кызыжың, мәсәлән, 7 басмасы, әле күптән түгел дөнья күргән «Корьән серләреанең дә3 басмасы бар инде. Г. Гобәй әсәрләре татар балалар әдәбиятының гына түгел, гомумсоюз балалар әдәбиятының уртак хәзинәсенә керделәр. «Маякчы кызы», «Ләйсән •ңгыр», «Замана балалары», «Без үскәндә» русчага, «Замана балалары», «Маратның язмышы» уйгырчага һәм казакъчага тәрҗемә ителделәр.
Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләренә югары бәя биреп, хөкүмәтебез аиы ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрак ордены һәм «Почет билгесе» ордены белән булвкләде.
Гариф агага бу изге эшендә киләчәктә дә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомар телибез.