Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДӘГЪВА


ерәле урамы белән Чыгалы урамы чатында авылдан китереп бәрәңге саталар. Сатсыннар, бик әйбәт. Югыйсә, безнең тирәдә базар юк. Кайсы гына якка китмә — җәһәннәм асты. Тагын шунысы да бар, базар ише җирләрне күңелем өнәп бетерми. Ник дисәң, сатулаша белмим. Ә бит сатучының һәркайсы үз малын үтереп мактаучан була. Шул кадәрле мактыйлар, шундый да үз итеп карыйлар сиңа, эрим дә китәм. Ә өйгә кайткач: — Базар тикле базарга барып соң, биш бәясенә алып кайтмасаң соң, моның ишенең поты бер тиендер әле анда, — дип теңкәгә тияләр. Менә ни
вчен яратмыйм мин ул базар дигәннәрен. Исеме үк килешсез яңгырый шуның, колагыма ятышсыз — ба-зар, имеш. Тапмаганнар бит нәфисрәк, нечкәрәк билле бер сүз.
Әнә шул ике урам чатына чыктым бер көнне. Бәрәңге алырга. Капчык тотып. Әмма хәлем чүт кенә «тот капчыгың» булып куймады. Бары бер генә җирдә, тик бер генә агай ду китереп бәрәңге сатып ята. Ул халык, ул халык, якын килерлек түгел. Инде борылып китәм Дип кенә торганда, сатучының кемгәдер: «Сайланып маташма, нәнә, бәрәңге булгас бәрәңге инде ул, шалкан түгел ис».— дигән сүзләрен ишетеп, сагая калдым. Туктале, дим. безнең як кешесе түгелме соң бу? Сөйләшүе безнеке, кайсы авылдан икән? Якынрак килдем дә ка рыйм үзенә. Менә сиңа мә, үзебезнең авылныкы ук икән ләбаса! Яшьтәш минем, Әптери. Түгел лә, Габдери. Буксир. Соңгысы кушаматы. Кем кушкандыр, алла белсен. Мөгаен, олыраклардан чыккандыр. Без, малайлар, буксирның ни икәнен белми идек, югыйсә, аны күреп караган кеше түгел идек. Корсагы зур иде шул Габдеринең. Көчле дә иде үзе, шайтан. Хәер, корсак дигәне безнең һәркайсыбызда ходайга шөкер иде анысы. Нишләсен ди ул бичара корсак, умач белән гел бәрәңге, гел әче катык тутырып... Әчегән шул, күпергән инде. Алай Да Габдеринеке барыбер зуррак иде шикелле. Әйдә ярар, чуртымамы •ллә кайчандагы корсаклар. Хәзерге Габдерине онытып җибәрдем бугай. Әйе, килдем мин моның янына. И дәшәм:
— Нихәл, авылдаш, исәнме?! Булышчы кирәк түгелме? — дим.
— Ә-ә, исәнме, җәшти, саумы! — ди бу да, мине танып. — Тушы» җусыкта торасың дип ишеткән ием аны. Бәрәңге кирәк мәллә сиңа да?
— Шулайрак иде шул. Үз туфрагыбызныкы да булгач...
— Шулай шул. Шәп ис безнең бәрәңге, иптә. Ярмалы!
Дөрес, ярмалы безнең бәрәңге. Тик шул ярмалы бәрәңгене алырга дип нихәтле кеше чират тора. Ә авылдаш инде соңгы капчыгын чишкән. Сүзне тагын да озайту җайсыз иде. Моны Габдери дә сизде бугай, чираттагыларга карап:
— Җәмәгать, үпкәләштән булмасын, авылдашны бәрәңгесез калдыра алмыйм,— дип, минем капчыкка бер чиләк бәрәңгесен аударды.
Менә бит ул авылдашың мәне белгәч. Сатулашу түгел, акчаны бөтенләй дә түләтмәде. Җитмәсә, ни ди бит әле тагын: «Икенче бер юл төшкәндә капчыгы белән китерермен», — ди.
Сатып бетергәч чәйгә керергә кушып кайтып киттем.
Кайттым да уйланам, ни белән сыйларга икән якташны, дим. Нидер әмәллисе иде бит. Иң ансаты инде аның, әлбәттә, йомырка куыру. Тик якташым аны күрмәгәнме? Ә колбаса турасам, бал, май куйсам, кичә генә пешкән алма бәлешен? Һәммәсе дә үзләрендә бар шул, шаккатмас. Их, егетләр, кара инде син, ә? Бәйрәм сые белән яшибез икән ләбаса! Авылында да. шәһәрендә дә.
Тора торгач, кәттә дә бер уй килде минем башка: бәрәңге пешерергә кирәк. Ярып, әрчемичә генә, элеккечә иттереп. Май да эретеп куйсаң, мана-мана ашаулары ни тора! Тотындым мин бәрәңге юарга. Их, ул безнең авылның бәрәңгесе, исе үк икенче җанашымның, кабыгына кадәр үзенә бертөрле. Артык шома да түгел, әллә ни кытыршы да булмас. Бәрхет инде менә, чын бәрхет...
Озак та үтми, якташым да килеп җитте.
— Нәстә, тансыклаттымыни, кайту белән җабышмасаң, — ди бу керә-керешенә. — Исе каридурга ук чыккан бәрәңгенең. Бичура ба суыннан ул, белеп тор, каз көткән җирләрең...
Өйдә берәү дә юк. Хатын эштә, малайлар укуда. Рәхәтләнәбез сөйләшеп икәү генә. Яшьлеккә дә кайтып килдек, бала чакларга да сугылдык. Барысын да үзебезнең авыл бәрәңгесенә кушып кинәнәбез генә. Шулай сөйләшә-сөйләшә минем язу-сызу хәлләренә дә килеп җиттек.
— Маташам инде шунда, әллә ни майтарган юк, — дим.
— Җук, дип... Укыйбыз ис, кайчагында хәйран гына кашарта- сың. Әле теге ни... Каз көткән чакларны да җазгансың.
— Ничек соң, дөрес чыкканмы?
— Дөресме дип...
Якташым, сүзен әйтеп бетермичә туктап, бәрәңгеле кулын тастымалга сөртә-сө]5тә, иренен чапылдатып куйды. Аннары хәйләкәр генә елмая төшеп дәвам итте:
— Кызык син, малай. Мәкалә җазганда синең барысы да дөрес ие. Сәмигулла бабай хакындагын әйтүем. Әллә кайчан бер җазган иең ис. Тырышсаң, булдырасың. Дөрес ие, сүзләре дә үзенеке ие. Хикәя җаза башласаң, бутыйсың да бетерәсең.
— Соң, — дим, — җанрлары төрле ич. Тегесе — мәкалә, бусы — хикәя.
— Жанр-манрларыңда эшем җук, бутама син, кашартма. Мине таладымыни ул чакта каз? Үзеңне талады ис!
— Әй, Габдери дус, исемнәрне үзгәрттем бит мин, кем белә аның хәзер синме, минме икәнен.
— Үзем белам. Әнә СерчекIX Сабир белә. Безне җазган дип авызын җырган ие беркөнне. Җарый, казы каз инде. Нигә дип алмаш- тырттың син безнең кәләпүшләрне? Сәлихҗан белән? Ник киим ди мин аның кәләпүшен, таз ие ис ул!
— Ялгышасың, дускай, кәләпүш түгел, түбәтәй дип язганмындыр
— Анысы шулай, түбәтәй дигәнсең. Барыбер кәләпүш инде ул бездә. Син бозгас та. Үзең теләсәң ничек сөйләш. Безнекен бозма. Ну, малай, сөйләшеп тә карыйбыз соң без синең хикәяңдә. Каян килгән кала малайлары! Апак урынына апа дип, пысмак, пысак ишеләрне почмак, пычак дип сиптерәбез генә.
Башта мин Габдерине шаяртып кына сөйләшә дип уйлаган идем, ә ул чынлап торып үпкәләгән кебек кылына.
— Соң, Габдери дус, — дим, — язган бер нәрсәңә үз шивәңне тутыра башласаң, кая китә ди ул.
Якташым нәкъ малай чагындагы күк сул колагын тарткалый башлады. Берәр сүз әйтер алдыннан шулай итә торган бу гадәтен әле дә ташламаган икән.
— Шулай инде ул, үз җагыңнан бизгәс. Көне буе иләдем, иләдем дә, иләк өстен, иләк астын бергә кушып, тегермәнгә киттем, дип әйтте ди берәү. Бөтенегез дә бер төрле җормаслыйсыз. Кемнең кайсы җусыктан икәнен дә белмәссең.
Габдери берчама турсаеп утырды да тагын тезеп китте:
— Әллә кая җәһәннәм асларына барып әллә кемнәр турысында җазасың. Җук бит, үзебезнекеләрне җазарга...
— Язган идем ич инде, — дим.
— Шул Сәмигулла бабай турысында бер булды инде. Җегерме җыл элек. Һей, бездә хәзер... Үзең дә беләсең ис, кайткалыйсың аны сы. Авылның бер башыннан керәсең дә икенчесеннән яшен ташыдай чыгып китәсең. Онытмыйсың, җугыйсә, элеккене, сизәм, авылны да онытмыйсың. Әнә, бәрәңгене ничеккәй итеп пешергәнсең. Җугыйсә. әллә ниләрең бардыр әле. Кемдә җук ул хәзер, — дип, Габдери урыныннан кузгалды.
Тагын бераз утырырга кыстап карадым. Ләкин авылдашым, әйтеп үк бетермәсә дә, каядыр ашыга иде.
— Җарый, җәшти, җүнле торасың икән, рәхмәт. Үзебезчә сыйладың, кашартып маташмадың. Җазганда да шулай кылан. Ни пешерсәң, шуның исе чыксын. Ату бит... Бәрәңге дип ымсынасың, ә ан нан төсе күмәс исе килә, — дип, коридорга атлады. Инде ишек төбенә җиткәч, тагын өстәп куйды:
— Кайт әле бер иркенләп, җаз әле авылыбыз турысында. Үзебез чә итеп. Күрсеннәр әле безне дә.
— Ярар, — дидем. — Насыйп булса.
Габдери китте. Ә миңа моңсу да, рәхәт тә булып калды. Сулышларым иркенәеп, бүлмәләрем үк яктырып киткәндәй булды.
Белмим, Габдери теләгәндәй итеп кем язар. Минме, башкамы. Зар* ланмыйм, моңарчы язганнарым игътибарсыз калмады. Баштан сый паучылары да, чәбәкләүчеләре дә байтак булды. Тик Габдери кебек: «Кашартма!.. Төче күмәч!..» дип йомарлап ук томыручысы очрама ган иде әле. Рәхмәт, авылдаш, онытмам.
Шушының белән беткән дә булыр иде. Ләкин уйлап куйдым: тук тале, дим, Габдери дус тагын үпкәләмәсме? Әлеге язманы җибәреп, үзеннән укытып алдым. Менә шундый җавап килде: «Җарый инде, кыйты керне. Бу җулы, исмасам, минем сүзләрне бозмагансың. Түл ке онытма, вәгъдә — иман. Көтәм әле, имансыз. Кайт, Бичура керне!»