Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЗМЫШЛАР


««МИЛИЦИЯ ЛЕЙТЕНАНТЫ. ПОВЕСТЕНЫҢ ИКЕНЧЕ КИТАБЫ
Совет милициясенең 60 еллыгына багышлана
Язучы Рәисә Ишморатованың пьесалары Казан, Уфа театрлары сәхнәләрендә, Әстерхан, Төмән, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Мари, Чуваш һәм башка республикаларда еллар буе куелып килә. Хикәяләре рус, башкорт, әзербәйҗан, кыргыз телләрендә басылды.
Ике пәрдәлек беренче комедиясе («Бай кияү») 1953 елда Әлмәт күчмә театрында куела. Яшьләрне гамьсез булмаска, намус һәм мәхәббәтләрендә турылыклы булырга өндәгән бу комедияне үзешчән драма коллективлары, халык театрлары хәзер дә уйныйлар.
1955 елда язылган «Тормыш юлында» исемле дүрт пәрдәлек драма Уфа академия театрында, Башкортстанның Салават, Баймак күчмә театрларында һәм Татар күчмә театрында уңыш белән барды һәм хәзер дә үзешчән коллективларда, халык театрларында өзлексез куелып килә. «Әйтер идем йөрәк серемне» лирик комедиясе 1965 елны Минэәлә театрында куелды. Ул әле дә театрлар репертуарында. «Яшьлек канат җәйгәндә» исемле пьеса исә Татар күчмә театрында зур уңыш белән барды. Ул бүген дә халык театрларында, мәктәп сәхнәләрендә уйнала. Рәисә Ишморатованың моннан кала да бер пәрдәлек пьесалары үзешчән драма коллективларында өзлексез куелалар. 1954 елны язылган «Куркыныч авыру» дигән бер пәрдәлек драма китап нәшриятында күп мәртәбә басылып чыкты һәм бүгенгесе көнне дә үзешчән драмтүгәрәкләрдә, агитбригадаларда уйналып килә.
«Милиция лейтенанты» повесте—милиция хезмәткәрләре тормышыннан алып язылган. Автор әсәрдә яшь буынны тәрбияләү, шул процесста гаиләнең, җәмәгать оешмалары һәм милиция органнарының роле, җаеаплылыгы кебек актуаль мәсьәләне күтере.
Рәисә ханым халык белән еш очраша, аның төрле темаларга язылган очерк, мәкаләләре вакытлы матбугат битләрендә даими басыла.
Рәисә ханым Чистай шәһәрендә хезмәткәр семьясында туа. 1935 елны рафбак тәмамлый. 1942 елны Арча госпиталендә эшләгән чакта партия членлыгына кандидат итеп алына һәм 1945 елда Украинаның Винница шәһәрендә тугызынчы май көнне, Дәүләт Куркынычсызлыгын саклау комитетында эшләүче офицер Мәҗитова-Ишмора- това партиягә кабул ителә. аһитка тормыш һәр вакыт ачык йөз күрсәтеп, елмаеп кына тормады. Егет булып җитәр-җитмәс үк аңа Ватан сугышында катнашырга, рядовой солдат булып, утлар-сулар кичәргә, ничәмә мәртәбә атакага барып, дошман белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Яраланды. Бер кабыргасын .фашист пулясы чәрдәкләп узды. Ярасы ике-өч ай буе сызлады. Җитмәсә, авырып госпитальдә яткан көннәрдә газиз анасының дөнья куюы, гомеренең соңгы сәгатьләрендә «Заһитым, Заһитым» дип ятулары турында хәбәр алу йөрәген өзгәләде. Күп, күп кичерде Заһит андый кайгыларны. Ләкин бүгенге
се барысыннан да авыррак. Аның мәрхүмә әнисе дә: «Дөньяда иң авыр хәсрәт — бала хәсрәте. Балаларыгыз сау-сәламәт булсын, тәүфыйклы булсыннар, тәүфыйк белән бәхет бергә йөри»,— дия иде. Ул Салих яткан диванга карап алды да, ачуын, рәнҗүен басарга тырышып, тәрәзә янына килде. «Мәгънәсез... Бер гамьсез йоклап ята. Әнисе белән төне буе борчылып чыктык. Керфек какмадык, ә ул типтереп йөри-йөри дә милициягә барып каба...»
Урамның каршы як тротуарыннан спорт киеме кигән Рәшитнең кызу-кызу атлап узып китүе аның уйлар агышын икенчегә борды. Рәшит Салих белән бер класста укый, һәр иртәне я йөгерә-йөгерә каядыр бара, я кайта. Бәрәңге күтәргән булыр... Я бидон белән сөт... Димәк, өйдәгеләргә булыша. Ә бу... Ул артык түзә алмады, каты итеп:
— Тор, тор хәзер үк!..
Кухня ягыннан абына-сөртенә Мөршидә керде. Заһитның йөзенә бәреп чыккан усал карашын күреп, аның янына килде.
— Кычкырма инде, Заһит, бала төне буе йокламаган ич.
— Кем кушкан йокламаска. Әллә эшләп йөргәнме, ашарына ипи эзләп чыкканмы? Эшсезлектән, көчен кая куярга белмәгәннән урамда трай тибә. Кадерсез! Тор, дим...
Салих иренеп кенә башын күтәрде. Шешенеп киткән күзләре башта әтисенә, аннан әнисенә текәлделәр.
— Я, тор, улым. тор. — дип, Мөршидә Салихның өстендәге юрганын рәтләгәндәй итте. Аннары улының аяк очына диван кырыена утырды.
— Бар әле, Мөршидә, чәй әзерлә, башым сызлый, бар әле. Салих әнисенең аркасына сул аягы белән төртте.
— Бар инде, әни. минем дә башым бик сызлый, чәй эчкәч узар, может.
Мөршидә, әкрен генә кузгалып, кухняга чыгып китте.
— Тор, дим!..
— Ял көне бит, йоклап калыйм, иртәгә мәктәпкә.
— Ике ай ярым йокладың, хәтта кирәгеннән артык, йокы исереклеге белән саташып, хулиганнар арасына кереп киткәнеңне дә сизми калгансың түгелме?
—Хулиганнар?!. Минем бөтен дусларым да сезгә хулиган инде. Бәй-ләндегез бит.. — Салих, юрганы астына капланып, әтисенә арты белән әйләнеп ятты.
Мондый әдәпсезлекне, мондый мәсхәрәләүне үз улыннан һич көтмәгән иде Заһит. Ул баскан урынында таптанып, ни әйтергә белми, Салихка карап торды. «Нишләтергә бу баланы? Сугарга ярамый, каты итеп кычкырсаң — анасы атылып килеп җитә. Шау-шу, күз яшьләре башлана. Бу ни хәл бу?... Малай үсә, минем белән командовать итә ф башлады. Әле кайчан гына итәктән төшмәгән нарасый хәзер?..»
Ул юрган астында озын булып сузылып яткан Салихның гәүдәсенә < карап торды. Аннары иртән милиция сержанты калдырып киткән по- | вестканы, пижам кесәсеннән алып, тагын бер кат күз йөртеп чыкты. з
«Барырга туры килә. Үз гомеремдә беренче мәртәбә милициягә « барам. Нәрсә дияргә? «Ярдәм итегез, малайны җиңә алмыйм, мине тын- " ламый» дип акланыргамы? Тәрбия итә белмәгәнсез дип, Мерши дә бе- ♦ лән мине ачуланырлар инде... Кеше көлкесе. Гомерем буе яхшы ата бу- < лып яшәргә тырыштым, бернинди начар үрнәк күрсәтмәдем кебек.. ® Укулар тәмамлангач та мәктәптә ремонт башлыйлар, мин дә булыша- н чакмын, дигән иде. Бардымы, эшләдеме икән мәктәптә? Сорарга оныт- * канмын».
Салих әтисенең бераз дулап алгач сүрелеп, яңадан йомшак сүзлегә s әйләнәсен белеп, йоклаганга салышкан хәлдә, күзләрен йомып ята бир- =? де. Аның күңелендә күңелсез уйлар бере өстенә бере өелеп һаман чу- “ алдылар. ®
«Хулиганнар, ди. Чыннан да, кемнәр соң алар? Әлегә кадәр Салих- = нын Тәлгатьтән башка йөрешкән дусты, иптәше юк иде бит. Беренче мәртәбә ят малайлар белән дуслашты. Каян беләсең, хулиганмы, яхшымы алар? Уналты яшеңә җитеп, бер-ике йотым кызыл вино эчү хулиганлык түгел әле ул... Иртәгә мәктәпкә баргач нишләргә? Милиция бәлки хәбәр дә иткәндер инде. Класс житәкчесе Хәлимә Бариевна, укучыларның күзләренә текәлеп, ике кулын пар канат итеп жәя дә: «Я, укучылар, нишлибез? Үзем генә бу мәсьәләне хәл итә алмыйм. Әнә бит Салих белән Тәлгать безнең класска нинди хурлык китергәннәр. Каникулда без мәктәп участогында эшләдек, экскурсияләргә бардык, ә алар? дисә... Хәлимә Барневнаны да әйтер идем инде... Без Тәлгать белән: «Әти-әнпләр белән җәйге каникулда Кырымга ялга китәбез», дигән сүзебезгә ышанды. Өйгә шылтыратып сорашмаган.да...»
Салих өстеннән юрганын атып бәрде. Ванна бүлмәсенә трусиктан гына кереп, аны эчтән бикләп куйды
Заһит кайнар чәй эчеп, яхшы костюмын киде. Янәшәсендә сүзсез генә басып торган Мөршндәнең беләгеннән тотып:
— Фәһимә егетен алып кнләм дисә, пилмән пешер,— дип, авыр гына атлап чыгып китте.
Ислам Шәкүров өстәл яныЪда утырып озак уйланды, төнлә аңа Салих сөйләгән сүзләрне язган кәгазьләрен тагын бер кат укып чыкты. Холкын, тормышын ныграк беләсе килде аның. Үзенең фикер юнәлеше дөрес булуына тагын да ныграк ышанды Әйе, Салихның гөнаһлары усал ният белән эшләнгән түгел. Менә бит ул нәрсә ди:
Сорау: — Галим сезгә әлеге кызны мәсхәрәләргә теләгәнен белдергәч, нигә аңар каршы килмәдегез?..
Җавап: — Мәсхәрәләү? Мин аңламыйм... Нинди мәсхәрәләү? Без шаярдык кына. Көлә-уйный бардык та... Без бит картаны да шаярып уйнадык.
— Эчкән идегезме?
— Карта уйный-уйный гына кызып киткәнбез...
— Әлегә кадәр исерткеч эчкәнегез бар идеме?
— Юк, бөтенләй эчкәнем юк.
— Бәлки өегездә туган көн бәйрәме уздырганда эчкәнсездер?
— Юк, юк, туган көнемдә дә эчкәнем юк. Әнә шул көнне беренче тапкыр авыз иттем.
— Нишләтергә соң хәзер сине?
— Мин... Моннан сон андый эш эшләмәс идем. Бик үтенеп сорыйм, мәктәпкә хәбәр итмәсәгез икән, лейтенант абый? Үзем гаепле, ябып куйсагыз куегыз, әмма мәктәптәгеләр белмәсен иде.
«Кабат атлармы Салих бу юлдан, юкмы?» дигән сорауга Шакуров туры гына җавап таба алмады. Шунысы ачык иде: «Бу беренче хәвефле сигнал. Киләчәктә Салихны саклау өчен...»
Ишектән килеп кергән Заһитны Шәкүров аягүрә басып каршы алды.
— Гафу итегез, Заһит абый, сезне ял көнне борчырга туры килде. Рәхим итеп утырыгыз, — дип, аңа урын күрсәтте. Әңгәмәне рәсми төстә алып баруны уңайсыз күреп, өстәл янындагы урындыкка, Заһитның янәшәсенә килеп утырды.
Улы Салихның төнлә, иптәшләре белән бергәләп, унбиш яшьлек кызга бәйләнгәннәрен ишеткәч, Заһит тәмам коелып төште. Мәһабәт гәүдәсе кеп-кечкенә булып куырылып калды кебек. Тәненә салкын тир бәреп чыкты. Ул, сулышына буыла-буыла, «уф» дип, Шәкүровның күзләренә куркынып карады. Шәкүров аның нык борчылганын сизеп әйтергә ашыкты:
— Бу эшне хәзергә туктатабыз. Салихның мәктәбенә дә хәбәр итү кирәкми. Сезнең белән даими элемтәдә булырмын. Шулай хәбәрләшеп торсак, минемчә, сезнең гаиләдә күңелсезлек булмас.
«Бу бит коточкыч, бу бит иң авыр газап, иң авыр хурлык»,— дип, аһ орды Заһит күңеленнән.
— Малай сезнең белән сөйләшкәнне сораса, ни дияргә икән миңа?..
— Бик гади итеп, тыныч кына... Бүтән беркайчан да мондый күңел- сезлекләр китермәвеңә ышандылар диярсез. Артыгы кирәкмәс. Үзенә уйланырга, үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирегез.
Шәкүров белән саубуллашканда Заһитның кулы калтыранды. Яшь булса да, инде чәчләре агарып бетә язган, үткен кара күзле лейтенант алдында ул үзен бер сырхау кеше кебек хис итте.
— Үз каным үземне агулады, — диде үз-үзенә.
Алар шаяра-көлә Фәһимәләр урамына килеп чыктылар да, подъездлары янына җиткәч, туктап калдылар Фәһимә стенага сөялде, Зөлфәтнең күзенә карап нәрсәдер әйтергә теләде. Ләкин сүз тамак төбендә йотылып калды.
— Фәһимә! —диде Зөлфәт, аның кулыннан тотып.
— Әү, Зөлфәт?
— Нишләргә?..
Фәһимә тураебрак басты. Йөзе җитдиләнде, йөрәге үрсәләнеп куйды. Нигә шулай икән? Нигә Зөлфәтнең сәеррәк һәрбер карашыннан югалып кала ул. Үзе Зөлфәтне эчкерсез ярата, ә үзе курка. Менә, менә Зөлфәт аны рәнҗетер, аның туктаусыз борчып торган нечкә бер хисен аңламас кебек тоела. Соң нишләсен Фәһимә?
— Фәһимә! — Зөлфәт кулындагы сәгатенә карап алды.— Сәгать ике туларга унбиш минут. Бүген ял көне. Гадәттәгечә, әни мине нәкъ икегә төшке ашка көтә. Нишлибез, ә?..
Фәһимә дә үзенең сәгатенә карап алды.
— Мөршидә апа да пилмән пешереп көтәм диде.— Алар, елмаешып, бер-берсенә карашып куйдылар.
— Әйдә, алайса, бер ярты сәгатькә генә сезнекеләргә кереп чыгыйк та, аннан безгә йөгерербез, — диде Зөлфәт.
Фәһимә, яшь кызлардай йөгерә-атлый, өченче катка күтәрелде. Зөлфәт салмак адымнар белән аның артыннан атлады. Аларның кайтканын тәрәзәдән күргән Заһит ишекнең тышкы ягына ук чыгып баскан Фәһимә, абыйсының агарып, ябыгып киткән йөзен күреп, борчылып куйды. Заһит ике кулын сузып Зөлфәт каршысына килде. Ф
Өстенә килешле күлмәк кигән, чәчен кыска итеп кистергән, битен, кашын җиңелчә генә буяган Мөршидә дә Зөлфәтне, якын тугандай < итеп, ачык йөз белән каршы алды. Салих өйдә юк иде. Зөлфәт аны сиз- g мәмешкә салышты. Салих турында, гомумән, булып узган күңелсез ва- - кыйгалар турында, бер генә сүз дә сөйләшмәскә дип юлда ук уйлап « килгән иде ул. Салихның әтисе, зур заводның өлкән бухгалтеры Заһит абый — ачык күңелле, мөлаем, йомшак табигатьле кеше. Әдәбиятмы, ♦ сәнгатьме, гомумән, нинди генә темага булмасын, Зөлфәт белән ул җит- < ди итеп, барысы турында да төпле фикер йөртеп сөйләшеп утырды, £ Соңгы көннәрне, участокта эшләр күп булу сәбәпле, үз эшеннән башка ь хәлләр турында иркенләп берәү белән дә сөйләшеп утырырга туры £ килмәгән иде Зөлфәткә. Ул менә хәзер рәхәтләнеп гәпләшә. Шул ук ва- о кытта Заһитның турыдан-туры аның эшенә кагылган мәсьәләләр ха- * кында сөйләшмәвенә бүген бик канәгать ул. Фәһимә әледән-әле, Зөл- _ фәткә сиздерми генә, сәгатькә карап ала. Башына ак яулык бәйләгән “ әнисенең, тәрәзә янына басып, Зөлфәтнең кайтканын зарыгып көтүен £ күз алдына китерә. s
Зөлфәт, Фәһимәнең уйларын сизгәндәй: 2
— Рөхсәт итегез, Мөршидә ханым, Заһит абый, мин китим. Фәһимәне дә үзебезгә чакырам. Әгәр вакытыгыз булса, әйдәгез, бергәләшеп барыйк, — диде.
Мөршидәнең Зөлфәтләргә барасы, аның анасын, торган өен күрәсе бик килсә дә, беренче танышкан көнне үк бару килешеп бетмәс дип, чакыруны кире какты:
— Булыр әле, Зөлфәт энем, барган чаклар да булыр. Рәхмәт, менә килгәнсез, якын күргәнсез,—дип сөйли-сөйли, Зөлфәт белән Фәһимәне ишегалдына озата чыкты. Аннары урам чатына кадәр үк барды Зөлфәт белән саубуллашырга кулын сузгач:
— Зөлфәт, ни дим... Салихларга алай-болай...
— Әй, Мөршидә апа, ул турыда сөйләшмә әле, көн әнә нинди матур, бар, абыйны урамга йөрергә чакыр, — дип, Фәһимә, апасының иңеннән кочып, аны өйләренә таба озатты.
Үз йортлары янында озын буйлы, чандыр гәүдәле, өстенә кызгылт* көрән плащ кигән ирне күргәч, Зөлфәт сул кулының йодрыгы белән маңгаен ничектер сәер төйгәләп, уйлап алды: ир кешенең фамилиясен исенә төшерергә тырышты Ә ул исә, Зөлфәтне күргәч, әкрен генә атлап, алар каршысына килә башлады:
— Ә-ә, Васильев Вадим Николаевич... иче номерлы завод инженеры. Мине эзләп килдеме икән әллә?—дип, ңңсәләрен сикертеп куйды Зөлфәт.
Вадим Николаевич Зөлфәткә кулын сузды:
— Исәнмесез, иптәш лейтенант!—Аннан мөлаем гына елмаеп баш «иде дә Фәһимә белән исәнләште.
— Гафу итегез, зинһар, ял көне булса да, сезне юллап килергә батырчылык иттем,— дип, хәсрәтле күзләре белән Зөлфәткә карады.
Зөлфәт аңар ишек буендагы эскәмиягә утырып торырга кушты да Фәһимәне өйләренә алып кереп китте.
Фәһимә күз алдына китергәнчә, Камилә апай, чыннан да, бик сөйкемле, көләч йөзле апай икән. Ул, һич көтмәгәндә, улының кыз белән кайтып керүенә башта аптырап-югалып калса да, үзен, кем әйткәндәй, бик тиз кулга алды. Ишек төбендә тукталып калган Фәһимәне күтәреп алган төсле: «Хуш киләсең, кызым, әйдә, түрдән уз,—дип, ди-
6. «к у » № б.
ванда урын тәкъдим итте. Күңеленнән генә: яраббем, төкле тәпиләрең белән, бәхетең белән кил, күптән көткән киленем шулдыр инде, мөгаен», — дип уйлап куйды. Югыйсә, Зөлфәт моңарчы өйгә кыз-кыркын китермәде. «Мин, әни, өйгә бары өйләнергә дигән кызымны гына алып кайтырмын», дигән сүзе дә билгеле аның. Ана кеше куанычыннан кая басканын белмичә, өстәл өстенә ак эскәтер китереп япты.
Зөлфәт ишектән кызу гына чыкты да үзен көтеп торган Вадим Николаевич янына барып утырды.
Вадим Николаевич кесәсеннән кулъяулыгын алып битен, маңгаен сөртте, башын бер түбән иде, бер читкә борды. Аннан ничектер инәлеп Зөлфәткә карады.
— Сөйләшик әле, иптәш лейтенант, миңа киңәш бирегез, өйдә кү-ңелсезлек... — Ул бик авыр сулап куйды, улы Николайның кичә милициягә эләгүен, ниндидер җинаять эшләвен әйтте.
Зөлфәт беразга аптырап калды.
— Гаҗәп!.. Нигә мин бу турыда бер нәрсә дә белмим?
— Миндә яшәми ул, әнисендә. Ленин районында тора. Беренче хатыннан.
— Фамилиясе Васильевмы?..
— Васильев Николай Вадимович.
Васильев Николай! Әйе, әйе... — Ул аны бик тиз хәтерләде. Теге көнне Маһруй әбиләр өеннән атылып-бәрелеп чыккан чандыр гәүдәле егет, иңенә телефон аппараты аскан «элемтәче». Маһруй әбинең илле сум акчасын чәлдергән егет. Зөлфәт дикъкать белән Вадим Николаевичка карады: — Әйе, әйе, ул егетнең борыны менә шушындый курнос- рак иде, маңгай да нәкъ шушындый чыгынкы. Менә сиңа мә...
Тик Зөлфәткә уйланып басып торыр чакмыни. Өйдә беренче мәртәбә килгән Фәһимә көтә. Вадим Николаевичны да хәсрәт капчыгы күтәртеп урамда бастырып тоту ярамый.
— Димәк, Коля сезнең улыгыз?
— Беренче хатыннан.
— Беләм мин ул егетне. Тик менә сезнең улыгыз икәнен...
— Минем белән яшәми. Кечкенәдән үк аерым.
Вадим Николаевич кулларын, кая куярга белмәгәндәй, әле тезләренә куйды, әле кесәсенә тыкты. Авыр сулавын Зөлфәткә сиздермәскә тырышты.
— Әлегә кадәр сезгә килгәне бар идеме?
— Бөтен бәла дә шунда шул. Килгәне юк. Әнисе аны сабый чагыннан ук миңа күрсәтмәде. Ничә мәртәбәләр теләсәм дә — рөхсәт итмәде. Хәлбуки, Коляның ятим калуында минем бернинди гаебем юк.
— Бүген бу турыда сөйләшеп торуның файдасы юк, Вадим Николаевич. Минемчә, Коляның сезгә килүе бик яхшы.
— Иртән иртүк килде. Кулында повестка. Әнисен милициягә чакыр-ганнар. Ә-ана кеше аны куып чыгарган. «Күземә күренмә, бар, әнә повестканы әтиеңә тапшыр, милициягә аның белән бергә барыгыз», дигән. Акча сорый, кемнекендер урлаган, түләргә кирәк... Мине бәладән коткар, ди. . Нишләргә миңа? Киңәш бирегез. Минем тәрбиямдә үсмәгән бала ич...
— Улыгызның кайдадыр сукбай булып йөрүен теләмисездер бит?!. Кичә сөйләшкәндә үзен яхшы тотты. Иптәш малайларына кереп илле сум акча урлавын яшерми әйтте.
— Койрыгына баскач...
— Койрыгына түгел, башына бассаң да сөйләми аның кайбере.
Вадим Николаевич Зөлфәткә күтәрелеп карады һәм: «Үзе милиционер, ә үзе җинаять юлында йөрүчеләрне аклап-яклап маташа. Әнә шу-
на күрә дә законны санламый башлады хәзер кайбер яшьләр», дип уйлап алды. Шулай да үз фикерендә нык торды Хәзер лейтенантны алып барырга да Коляны өеннән куып чыгарырга уйлады. Адәм хуры бит, анасы гомере буенча баланы яшереп, әтисенә каршы котыртып яшәде. Әзме булды Вадим Николаевичның улын күрәсе килеп өзгәләнгән сә- ♦ гатьләре. Икенче хатынга өйләнеп, малае Сергей тугач кына аңар бер- а. аз жиңел булып китте. Вадим Николаевич беренче хатыны Лида белән ? аерылышу сәбәпләрен асылда әле бүгенгә кадәр дә төшенә алганы юк. -3 Ул Лидага яратып өйләнде. Лида да ярата кебек иде... Бала туып бер g яшькә житкәч исә: «Яратыша алмыйбыз., аерылышыйк. Мин синнән 5 бала тәрбияләргә алимент та сорамаячакмын»,—диде хатыны Лида. Аерылыштылар. Ике бүлмәле фатирны икегә бүлделәр. Лидага бала белән шәһәр уртасында әйбәт бүлмә, ә Вадим Николаевичка — шәһәр а читендә, карават сыярлык бүлмә...
— Бик үтенеп сорыйм, иптәш лейтенант, барыйк безгә!!!
— Минем сезгә килеп керү Коляның ачуын чыгармасмы икән? £ «Милиция алып килдең», дип, улыгыз үпкәләмәсме?.. s
— Сез бигрәк инде, иптәш лейтенант, кемнең хәтерен саклыйсыз: a юлдан язган бер малайныкынмы, әллә...
— Сез өлкән кеше, жирдә нык басып торасыз, ә ул әнә шулар ке- л>
бек, — Зөлфәт, ияге белән ымлап, жилдә тирбәлгән агачларга күрсәт- « те.—Тирбәлә, бөгелә, сыгыла. Катырак жил иссә — сынып та куюы мөмкин. Нинди генә булмасын, кеше бит ул, кеше... а
Зөлфәт белән Вадим Николаевич кайтып кергәндә, Коля стена буендагы диванда ята иде. Ботинкаларын да салмаган килеш. Бүлмәгә кеше кергәнен белсә дә, ул урыныннан кузгалмады.
— Торып утырырсың бәлки, кунак бар ич,— дигәч кенә муенын әтисенә таба каерып карады. Күзләре Зөлфәт күзләре белән очрашкач, урыныннан сикереп торды да идәндә яткан пинжәген алып иңсәсенә салды. Әллә басып торырга, әллә яңадан диванга утырырга теләпме, әйләнә-тирәгә карады.
— Исәнмесез, — диде аңа Зөлфәт коры гына. — Тагын очраштык?..
Коля диванга утырды. Ачу белән әтисенә карап торгач:
— Рәхмәт, әти, үзең озатып жибәрергә булдың, ә? Рәхмәт!
Аның битенә күкле-яшелле таплар бәреп чыкты. Кинәт ул өстендәге күлмәк изүен аерып җибәрде дә:
— Эх, сез!.. Сез дә бала тудырган, имеш. Берсе өеннән куа, икенчесе төрмәгә озатырга милиция алып килә. Мә, озат, озат төрмәгә!—днп ярсып ишеккә таба килде егет. Зөлфәт жәһәт кенә Коляның юлына аркылы төште:
— Тәртипле булыгыз, гражданин Васильев!
— Өйгә килеп мине куркытырга сезнең хакыгыз юк, — диде Коля— Тәртип бозмадым, үз әтием янына килдем. Ул миңа ярдәм итәргә тиеш, ул минем өчен жаваплы. Бүген миңа акча кирәк Сез бит, лейтенант, минем хәлне беләсез...
Аягында көчкә басып торган Вадим Николаевич икенче бүлмә ишеген аягы белән генә бәреп ачты да атылып бүлмәдән чытыл китте.
Зөлфәтнең жен ачулары кузгалды. Буйлары аталарыныкыннан да зур булган, типсә тимер өзәрлек егетләрнең: «Безнең өчен әти жаваплы, әти миңа ярдәм итәргә тиеш, ул бурычлы», дигән сүзләрен еш ишетә ул. Бу фикерен ул Коляның үзенә дә әйтмәкче иде. Шул чак, кулына кечкенә тартма тотып, Вадим Николаевич керде. Шул тартмадагы кәгазьләрне алып Коля басып торган якка ыргытты. ’
Лида алимент сорап судка бнрмәсә дә, Вадим Николаевич ай саен улына тиешле акчаны почта аша жибәреп торды. Бу кәгазьләр шул акчаларны җибәргән квитанцияләр нде Ничек инде Коля шуны белмә
гән? Әллә белеп тә белмәмешкә салышамы, әтисенә бәйләнергә бер сәбәп эзлиме?..
Коля идәнгә, диван, тумбочка өсләренә төшкән квитанцияләрне җыйный башлады. Ул аларны шашып, ашыгып җыйнады. Әйтерсең лә ул кәгазьләр аның хәзерге авыр хәлен җиңеләйтә иде. Үз янында басып торган әтисен дә, Зөлфәтне дә онытты. Текәлеп-текәлеп әле бер квитанцияне, әле икенчесен укыды. Юк, юк, акчага комсызлыктан түгел иде аның бу хәле. Әтисе, димәк, аны онытмаган, әтисе аның янәшәсендә генә яши һәм Коляның тормышы белән кызыксынып яши. Колагында әнисенең: «Әтиең эчеп-исереп йөрде, сиңа акча да җибәрмәде», дигән сүзләре тагын яңгырады.
— Нигә ялганлаган ул? Нигә?... —Ул әтисенә сораулы итеп карады. Вадим Николаевич ана җавап бирмәде, тәрәзәгә борылды. Коля Зөлфәт янына килеп басты.
— Әйдәгез, киттек. Сез мине алырга килдегезме? Мине бит расписка белән генә чыгардылар. Тикшерү беттемени?..
Икенче бүлмә ишегендә звонок чылтырады. Вадим Николаевич хатынының:
— Улым, кайттыңмы? Әнә абыең Коля. «Нигә ул безгә килми?» дип аптырата идең, әнә килде Коля абыең, — дип ашыга-ашыга сөйләгән сүзләре ишетелде. Бүлмәдәгеләр шул ишек ягына борылып карадылар.
Ишектән Вадим Николаевичка да, Коляга да нык охшаган, озын, чандыр буйлы, ак йөзле, чыгынкы маңгайлы яшүсмер керде. Ул, озын кулларын сузып. Коля каршына килде.
— Коля абый... Яхшы булган, килгәнсең...
Коля энесенә уң кулын сүзсез генә сузды, сул кулы белән квитанцияләрне пинҗәк кесәсенә тутыра башлады. Бүлмәгә кулына ап-ак итеп юылган күлмәк тотып, тәбәнәк буйлы, үзенең кечкенә икәнен яшерер өчен булса кирәк, аягына шактый ук биек үкчәле туфли кигән, чәчләрен баш түбәсенә өеп куйган, барлык йөзе белән елмаеп, гаҗәеп сөйкемле ханым — Вадим Николаевичның хатыны керде. Ул кыю гына атлап Коля янына килде дә:
— Әйдәгез әле, Коля, ваннага кереп юынып чыгыгыз да менә бу чиста күлмәкне киярсез, — дип сөйләнә-сөйләнә, Коляны култыклап алды. Коля әтисенә: «Нишлим?» дигән сораулы караш ташлады. Шуны аңлаган Вадим Николаевич:
— Бар, юынып чык, сүзләрне соңыннан сөйләшербез, — диде.
— Ярый, сау булып торыгыз. Иртәгәләргә тагын бер кереп чыгармын әле, — дип, Зөлфәт ишеккә юнәлде. Аның сүзләрен ишетеп алган Коля юыну бүлмәсенә кереп барган җиреннән тукталып калды:
— Кирәкми, кермәгез, лейтенант, минем өчен әтиләрне борчып йөрмәгез...
— Алайса, үзегез килерсез. Бүгеннән башлап минем участок кеше
се булырсыз, дип уйлыйм әле мин,— дип куйды Зөлфәт, эчкерсез елмаеп. •
Урамга чыккач, Зөлфәт бераз туңып киткәндәй булды. Бу туңу сал-кынлыктан түгел, кешеләрнең коточкыч язмышлары күңелен, йөрәген тетрәтүдән иде. Өч кеше. Үз язмышларын үзләре үк хәл итәрлек өч кеше. Өчесе дә һәлакәткә очраган тормышларын җайга сала алмауда үзләре гаепле. Берсен дә акламады аларның Зөлфәт. Вадим Николаевич гаилә тормышы бозылуда бары хатынын гына гаепли. Ә бит яхшылабрак уйлап караса, үзендә дә гаеп булгандыр. Әйтик, гаиләдән киткәч ул балага алимент акчалары җибәрү белән генә тынычланган. Акча җан җылысы түгел бит. Нигә улының тормышы белән кызыксынмаган. «Сергей тугач, мин аны оныттым да инде», — ди. Ә бит ничек кенә булса да сезнең бала ул, хөрмәтле Вадим Николаевич. Хөкем кар-
шында булмаса, намусыгыз каршында гомер буена җаваплы сез аның өчен. Ә ана кеше нигә дип баланы үз атасына каршы котырткан? Баланың атасы бер генә бит. Бала читтә яшәсә дә, «Минем үз әтием бар» дип яшәргә тиеш. Сабый чакта әтисен эзләп таба алмаса да, үсеп акылга утыргач, балалар аталарын, аналарын барыбер табалар. Ләкин төрлесе төрлечә, төрле хәлләрдә таба. Нигә Коля әлегә кадәр әтисенә ка- * рата ачу саклап йөргән? Үсеп буйга җиткәч, атасы белән кара-каршы £ утырып, нигә сөйләшә-аңлаша алмаган? Вадим Николаевич та, аның аерылган хатыны Лида да югары белемле, җаваплы эштә эшләүчеләр, з Димәк, кешеләргә белем генә җитми, әдәпле, тәүфыйклы, рухи культурага ия булу да кирәк. Зөлфәт өч кешенең фаҗигале язмышын к күзәтүче гади шаһит кына түгел, ул аларны дөрес юлга, кеше исемен ♦ лаеклы йөртерлек юлга юнәлтү өчен дә ярдәм итәргә тиеш. Вадим Ни- < колаевич үзе дә аңардан киңәш сорады: «Ярдәм итегез?!» — диде. Лә- » кин ничек ярдәм итәргә? Ул иртәгә бүлекчәдә Коля турында сөйләячәк, ° әлбәттә. Иң әүвәл Коляны Маһруй әбиләрдән чәлдергән илле сум өчен < гаеплиләр. Аның эше хәзер тикшерү органнарында. Милициядә берни £ дә яшерми дөресен сөйләп бирү Коляның эшен йомшартачак, билгеле, s Әллә Тәлгатьнең әтисе Арслан абый белән сөйләшеп караргамы? Әгәр 3 ул Коляны гафу итсә? Коля илле сум акчаны аларга кайтарып бирә- s чәк... Ә киләчәге ничек Коляның? Кайда, кемдә яшәргә тиеш ул?.. л>
Зөлфәтнең күз алдына Коляның акыллы, зәңгәр күзле энесе Сергей я килеп басты. Әйе, туганлык хисе бар анарда. Үги әнисе дә Коляны чит- £ ләтергә охшамый.
Зөлфәтнең күңеле тынычланып киткәндый булды. «Иртәгә нртүк Вадим Николаевичның эшли торган җиренә барып, бераз сөйләшеп утырырмын». Тәлгатьнең дә әтисе курорттан кайткандыр, аларны да күрергә кирәк. Ул сәгатенә карады, вакыт соң иде инде. «.Минем турымда хәзер Фәһимә нәрсә уйлый икән?.. Авыр булачак аңа минем белән яшәүләре», — дип көрсенеп куйды... «Кешеләр тормышын күреп, тикшереп, төрле нәтиҗәләр ясап йөрисең, ә үз башыңа төшсә шундый хәлләр?» Фәһимәң: «Җитәр, дускаем, эштән кайчан кайтканыңны көтеп гарык булдым инде, дип, баласын җитәкләп, ташлап чыгып китсә?..» Аның тәннәре чымырдап куйды. «Бәлки инде китеп тә баргандыр... Әни әйтмешли, аллам сакласын»
Ул адымнарын тагын да кызулатты, өенә ашыкты.
Камилә белән Фәһимә, бер-берсеннән азрак тартынып, оялыбрак булса да озак сөйләшеп утырдылар. Камилә апай Зөлфәтне мактаудан курыкты. Ә бит кайчакларда ана өчен мактаулы уллар да, өйләнешкәч, хатыннарына бик үк ярап бетмиләр. Әллә кайдан килеп чыга шунда килешмәгән яклары. Әле генә туйлары була, икенче очратканда аерылышканнар да пндё. Әнә, күрше егете —үзе чибәр, холкы да әйбәт- тыныч, сабыр, сүгенми, кычкырмый, кулыннан теләсә нинди эш килә. Кирәгенчә, матур итеп, туйлап өйләнде. Киленне дүрт «Волга» машинасын чәчәккә күмеп алып кайттылар Ярты ел да узмады, хатынын яңа гына биргән фатирда калдырып, егет әнисе янына әйләнеп кайтты. Әнисе: «Ник аерыласыз?» дип сорагач, «Аңа бер сүз әйтеп булмый, тота да, чалтыратып яңакка суга»,—дип әйткән ди. Нинди тамаша инде бу? Ир кадәр ирнең битенә кемдер суга... Ул, үзенә сиздерми генә, Фәһимәне бик сынап карарга тырышты. Болай сабыр, инсафлы күренә, сүзләрен дә җайлап кына сөйли кебек...
— Менә шулай инде, кызым, төн дими, көн дими, өйдә кадерле кунак бар дими, берәр кеше килеп, үзенең гозерен, бәхетсезлеген сөйләдеме, эчә торган чәен дә эчеп бетерми, фуражкасын кулына тота да изүен каптыра-каптыра чыгып чаба Я, шулай килештеме инде? Беренче тапкыр сине алып килде, ә үзе... — Камилә апай, клрәксезрәкне ыч
кындырам, ахры, дип, кинәт сүздән туктый, ә үзе, Фәһимә нәрсә әйтер икән дип, уйга кала.
Фәһимә чынын гына үзе дә аңламый иде: үпкәләргәме Зөлфәткә, кайтып китәргәме, көтәргәме? Беренче мәртәбә генә түгел инде — берәр төрле эше килеп чыкса да, ниндидер шиклерәк кеше очраса да, Фәһимәне ташлый да китә.
Фәһимә моңаеп кына уйланып утырган Камилә апайны кызганып куйды. Тизрәк аны борчулы уйларыннан арындырасы килде.
— Аның эше шул бит. Зөлфәт урынында, Камилә апай, мин дә шулай булыр идем. Кеше үзенең хәсрәте белән килгән, ә Зөлфәт, аны борып кайтарып җибәреп яки урам уртасында бастырып калдырып, безнең белән күңел ачып утыра бирсә, сез дә, мин дә аны яратмас идек.
Камилә апайның йөзе көләчләнде. Күңеленнән: «Әй, рәхмәт төшке- ре, балакаем, аңлый икән, мәнле икән», дип сөенеп куйды. Ул сугыш елларында госпитальдә санитарка булып эшләгән иде. Иртән һәр көнне радиодан: «Бүген син фронт өчен нинди файдалы эш эшләдең?» дигән сүзләр яңгырый. Кая узсаң, шунда стеналарга: «Тукта! Син бүген фронт өчен нәрсә эшләдең?» дип язылган плакатлар эленгән. Шушы сүзләр онытылмаслык булып күңелгә сеңеп калган, ахры. Кем дә булса берәр кешегә яхшылык эшләмәсә, көнен бушка узганга исәпли ул. Эшкә киткәндә Зөлфәткә дә: «Улым, һәр көнне һәркемгә кечкенә генә булса да яхшылык эшлә, рәхмәт сүзен күбрәк ишетергә тырыш, борынгылар «бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» дигәннәр», дип сөйләнеп ала.
— Кызым, әллә диванга мендәр салыйммы, бераз таянып тор. Хәзер, хәзер кайтып җитәр.
Фәһимә, китап шкафы янына килеп, Чеховның өченче томын алды да диванга утырды. Камилә апай, шкафның пыяласын, тузанлы бул- маса да, ап-ак чүпрәк белән сыпырып алды. Аннары тәрәзәдән карап тора башлады. Аның Фәһимәгә әнә теге кечкенә сарай эчендә төрле эш кораллары барлыгын, әтисеннән калган мастерской хәзер инде Зөлфәтнеке икәнен, менә бу матур китап шкафын да Зөлфәт үзе ясавын сөйлисе килде. Ләкин берни әйтмәде. Фәһимә алдында мактану булыр дип уйлады. Шулай да:
— Китап шкафын да, кухня кирәк-яракларын да Зөлфәт үзе ясады. Аның бертуган абыйсы самолет заводында эшли. Анысын да алтын куллы егет дип бик мактыйлар. Әтиләренең дә белмәгән һөнәре юк иде, мәрхүмнең,— дип сөйләнә-сөйләнә, Фәһимә янына килеп утырды.
Фәһимә китапның беренче битендәге «Ауда булган вакыйга»ны укый башлаган иде. Күзләре укый, ә уйлары хәрефләр булып китап битләренә тезелә сыман.
«Үзең хәл ит инде, Фәһимә, яратасыңмы Зөлфәтне, юкмы? Менә аның тормышы, бөтен барлыгы шунда. Милициядә эшли, укый. Үз кулы белән тормыш өчен кирәк-яракны да ясый белә икән. Чибәр. Буй- сыны мәһабәт. Тик ул синең өчен булырмы? Әллә сине, япа-ялгыз калдырып, төннәр буе көттерерме?... Көттерер, билгеле. Зарыктырыр... Төнен дә, көнен дә аның өчен борчылып яшәрсең».
Аннары узган көннәре күз алдына килде. Дамирга иргә чыкканда мондый сораулар биреп газапланмаган иде Фәһимә. Туй була, ир белән хатын бергәләп яши башлыйбыз, бала туар... Дамирның характеры, эшләгән эше, йөргән юллары бер дә кызыксындырмады. «Яратам» диде дә... Өйләнешеп бер мәртәбә хаталануны кичерергә була, ә менә икенче хаталансаң... Көтеп калдың. Кайда йөри ул, нәрсә эшләп йөри, кайчан кайта?.. Әзерлә җавабыңны, Фәһимә!..
Ишектә звонок чылтырады. Кулына фуражкасын тотып, йөзе бераз алсуланган Зөлфәт керде дә ишек яңагына сөялде. Аның күзләре дә, иреннәре дә бәхетле елмая иде. Камилә апайның, Фәһимәнең дә күзлә
ремдәге шатлыклы очкын, мөлаем елмаюлары, аныкына кушылып, өй эчен балкытып җибәрде.
— Гафу итегез, әни, Фәһимә! Бик тиз кайтырмын дигән идем дә
сон... Рәнҗемәгез, ачуланмагыз инде,— дип, ботинкаларының шнурын чишә башлады Зөлфәт. ♦
Камилә апай улының аягына йомшак туфлилар китерде. Фәһимә, а, аның фуражкасын алып, Зөлфәт каршында басып калды. Алар озак итеп чәй эчтеләр. Нинди тәмле чәй! Нинди ямьле, матур икән ич алар- 3 ның бүлмәләре! Ә кайчакларда бу ике бүлмә Камилә апайга да, Зөл- - фәткә дә ошап бетми иде кебек бит—түшәмнәре тәбәнәк, кешеләр g сөйләшкән тавыш стена аша ишетелә... Хәзер исә барысы да җитеш, ба- ф рысы да яхшы. Фәһимәнең моңлы гына, сабыр гына сөйләшүе, тыйнак кына көлеп куюы өйгә нур, күңелләргә рәхәт бирә. Зөлфәт сиздерми * генә әнисенең йөзенә, күзләренә карады. Ул да ничектер матурланып, о яшәреп киткән кебек. Күлмәгенең дә иң матурын кигән. <
«Яраткан Фәһимәне, ошаткан... Әллә әйтимме: «Әни, фатиха бир!» а. Әллә Фәһимәне бүген өенә дә җибәрмәскәме? Мин әни бүлмәсендә йок- ° лармын, алар әни белән икәү бу бүлмәдә». 3
Ул Фәһимәнең: s
— Зөлфәт, Камилә апай, миңа китәргә рөхсәт итегез! — дигән сүз- п ләренә, йокыдан уянгандай, калкынып куйды.
— Китәргә дисең? Вакыт ничә соң әле? Ун тула икән...— Камилә g апай үз бүлмәсенә кереп ишекне ябып ук куйды: яшьләр, үзләре генә а калып, бераз сөйләшсеннәр, серләшсеннәр диюедер инде. Зөлфәт урыныннан кузгалмады. Ул Фәһимәгә беравык карап торгач:
— Китәсең дә мени инде? Ә кайчан бөтенләйгә киләсең, беркайчан да китмәскә?
Фәһимә башын түбән иде.
— Кызык бу тормыш, дөресрәге, кешенең характеры димме... Бая сине өйдә калдырып чыгып китү шундый авыр булды. Вадим Николаевич белән берничә минут сөйләшермен дә әйләнеп керермен дигән идем. Ләкин аларның өйләренә үк барып йөрергә туры Килде. Мавыгып киткәнмен. Кинәт нидер эшлисе, кемнәргәдер ярдәм итәсе килде. Ни сәбәп дисәм, гаепле кеше син икән бит...
Фәһимә күзләрен тутырып Зөлфәткә карады.
— Әйе, син. Мине өйдә көтеп торасың. Син дөньяда бар! Бар гына түгел, минем өемдә син... —Зөлфәт Фәһимәне, ике кулыннан алып, үзенә тартты. Нык итеп күкрәгенә кысты. — Озак йөргәнгә ачуланмадыңмы?
— Мин бүген синнән башка яши алмавыма тәмам ышандым, Зөлфәт
Зөлфәтне әйтерсең кайнап торган суга ыргыттылар, юк, боз диңгезенә салдылар. Ул янды, туңды. Күз алдына әллә нинди төсләр кушылып, өй эче танымаслык хәлгә килде, йөрәге ярсып типте.
— Әни.., — диде ул дулкынланып.
Камилә апай ишекне сак кына ачып, яшьләр янына чыкты
— Әни, мин... без... Фәһимә белән өйләнешергә булдык. Син ризамы?
Камилә апай Фәһимәнең аркасыннан нык итеп сөйде һәм аны йомшак кына итеп кочагына алды. Аның күз яшьләре Фәһимәнең муенына тамды. Ак батист яулыгы башыннан шуып төште. Шунда Зөлфәт әнисенең агарып беткән чәчләрен беренче мәртәбә күрде.
— Я, әни, нәрсә дисең?
Камилә апай күзләренең шатлык яшьләрен балаларыннан яшерергә дә теләмәде, алар аның бите буйлап ага бирде.
— Әй, улым, сорап тормасаң да, минем риза икжемне беләсең бит инде.
Иртәнге җиде тулу белән, кулына портфель тотып, Салих урамга чыкты. Әтисенең: «Нигә иртә барасын?» — дип соравына «Мәктәпне сагындым» дип кенә елмаеп куйды. Аяк астындагы вак ташларны ботинка башы белән типкәли-типкәли, урам буйлап атлады. Күңелендә аның үзе дә һәм бүтән башка берәү дә аңламаслык бушлык иде. Каршысына бер кулына бидон белән сөт, икенче кулына ипи тотып ^ызу-кызу килүче Рәшитне күргәч, Салих, башын күтәреп, тукталып калды. Рәшитнең:
— Мәктәпкәме, нигә бик иртә? — дип соравына ул:
— Шулай... Барам әле...— дип кенә куйды.
— Мин менә әнигә боларны кайтарып куям әле. Көт мине...
— Тиз чыксаң гына...
— Хәзер!
Салих чат башындагы йорт кырыена килеп басты. Гаҗәеп җылы, кояшлы иртә. Ә көндез, әлбәттә, эссе булачак. Шундый матур көнне класста тынчып ничек итеп алты сәгать утырмак кирәк. Урамның әле теге, әле бу башыннан, бәйләм-бәйләм чәчәкләр тотып, әниләренең кулларына ябышып, беренче класста укыячак нәни балалар бара. «Кайсысы күңеллерәк? Унынчы класска барумы, әллә беренчегәме?» — дип, үзенә сорау куйды Салих, һәм шунда ук үзе җавап бирде: «Әлбәттә, унынчыга. Тугыз ай укыйсы да, дүрт ягын кыйбла — теләсәң, укы, те-ләсәң эшлә».
Кулындагы өр-яңа портфелен уйната-уйната, Рәшит килеп җитте. Аның модный ботинкасы шундук Салихның күзенә бәрелде:
— Но, малай, бу күн товарың!.. Класстагы барлык кызлар тик синең артыңнан чабарлар инде. «Кайдан алдың, кайсы илнеке?» дип сорашып йөдәтерләр.
— Ленинградтан алып кайттым.
— Ничек инде алып кайттың? Әйтерсең лә Ленинградка барган...
— Син бит ел саен я Сочига, я Кырымга барасың. Мин менә быел Ленинградка бардым. Җәйге каникулда мәктәп үземә беркеткән эшне бетергәч, әниләр фабрикасына барып эшләп йөрдем.
— Нинди эш?..
— Төрлесен. Ни кушсалар — шуны.
Салих, мәктәпкә барып җиткәнче, Рәшиткә күтәрелеп карамый, сөйләшми генә уйланып барды. Яна уку елына хәзерлек буенча анада байтак эш йекләтелгән иде. Ул бер-ике көн барды да мәктәп тирәсеннән бөтенләй югалды...
Шау-гөр килгән класска барып кергәч, Салихның әлеге авыр уйлары онытылды. Классташлары кайсы кочаклаша, кайсы бүлмә буйлап зыр-зыр әйләнә, кычкырып-кычкырып кызык хәл турында сөйләшәләр иде. Ниһаять, звонок булды һәм класста тынлык урнашты. Салих аңарга да икенче рәттә урын алып куйган Тәлгатькә күзен тутырып карады да, нәрсәдер әйтергә теләп, бераз туктап торды. Аннан кызу гына артка, Рәшит янындагы буш урынга барып утырды. Тугыз ел бергә укыган дустының Рәшит янына киткәнен күргәч, Тәлгатьнең бите кызарып чыкты. Уңайсызланганын башкаларга сиздермәс өчен, ул башын түбән иде.
Беренче дәрес тәмам булып тәнәфескә чыккач, Салих янына Тәлгать килде дә үпкә белән:
— Рәшит белән янәшә утырырга булдыңмыни? — диде.
— Шуны аңладым мин уйланып йөри торгач: бергә утырырга ярамый икән безгә, Тәлгать, — диде Салих, бик тәвәккәл итеп. — Сиңа ияреп төрмәгә керә яздым.
— Үз башың кая иде?—дип, Тәлгать тә Салихка ачу белән карап куйды.
— Шул шул менә: үз башым белән уйлап түгел, кеше кыланганны кыланам шул мин. Раз шундый йомшак характерлы икәнмен икән, уй
лабрак эш иткән кеше кыланганны кыланырга кирәк дип, Рәшит янына утырдым.
— Рәшит характерына калдыңмыни, мескен, — дип, Тәлгать аның яныннан китеп барды.
Салих, дәресләр беткәч тә, Рәшит белән бергә кайтып китте. Аның сүлпән генә атлавына Рәшитнең эче пошты, ахрысы, ул:
— Малай, әйдә әле кызулый төшик, минем өйдә вак-төяк эшләр < бар,— дип Ашыктыра башлады. |
Алар адымнарын кызулата төштеләр. Салих, билгеле, болай ашы- з гып йөрергә өйрәнмәгән. Чөнки өйдә бернинди эш көтми. Ашарга ри- ? зык әзер, ипигә-сөткә барасы юк. Шулай да ул бүген Рәшит белән кы- к зу-кызу атлады. Үз өйләре янына килеп җиткәч, Рәшиткә: ж
— Кичкә сезгә килимме? Дәресләрне бергә карар идек, — диде.
Рәшит, икеләнеп, бераз эндәшми торды. Аннары:
— Кил. Тик соңрак, яме, — дип китеп барды.
Кичен, әти-әнисе эштән кайтып ашап утырганда, Салих Рәшитләргә барасын әйткәч, Мөршидә урындыгыннан чак кына егылып төшмәде.
— Ни калган анда?.. Әтисе рәтле кеше түгел ди бит аның. Җибәрмим, бармыйсың. Өйдә утыр әнә... Сине хәзер ышанып урамга чыгарып булмый.
Салих әнисе белән сүз көрәштермәде. Шыпырт кына җыенды да чыгып китте. Заһит, тәрәзәгә килеп, улының урам аша кызу-кыэу чыгып баруын карап калды.
Салихлар мәктәбендә Рәшит икенче генә ел укый. Яна фатирга күчкәч, яңа мәктәпкә дә күчкән иде ул. Менә алар торган тугыз катлы йорт. Рәшитләр ишегенең звонок төймәсенә басты Салих. Сары бөдрә чәчләре тузгыган, күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәп торган сигез яшьләр чамасындагы кыз ишекне аз гына ачып, зәгыйфь кенә тавыш белән:
— Керергә ярамый!—диде.
Эчке яктан кызу-кызу атлаган аяк тавышлары ишетелде.
— Килдеңме?.. Сеңелем, бар әле...—дип, Рәшит ишекне япты да Салих янына чыкты, йөзе борчулы иде аның. Өйдә күңелсез хәл барлыгын сизеп, Салих сүз әйтә алмый катып калды.
— Ни, малай, бүген әле дәрес карап булмас, әйдә, булмаса, башка вакытта,—диде Рәшит, күзләрен Салих күзләре белән очраштырмаска теләп.
Салих аның сүзен бүлеп:
— Әйдә, алайса, безгә барыйк, — диде.
Өй эченнән нәрсәдер ауган, нәрсәләрдер дөбердәп ватылган тавышлар ишетелде. Рәшит бүлмә эченә ташланды.
— Әйт, кая әниегез? Кайчан кайтма —ул юк...
— Ят әле, әти, эчкәнсең -икән — ят, йокла инде!
Салих бүлмә эченә узды. Анда изүләрен чишкән, бер аягы ботинкалы, икенчесе ялан аяк сәрхуш ир басып тора. Рәшит белән аннан кечерәгрәк бер малай аны ничек тә булса урынга яткырырга тырышалар. Куллары-аякларыннан өстериләр. Баягы кызчык, икенче бүлмә ишегеннән башын гына күрсәтеп, үкси-үкси елый. Салих, чыгып китәргә дә, малайларга ярдәм итәргә дә белмичә аптырап торгач, тәвәккәлләп тегеләргә булыша башлады.
— Яле, абзый кеше, ятыйк,— дип, көчле куллары белән тегенең беләгеннән тотты.
Ир кеше, ят кеше тавышын ишеткәч, күзләрен ялт-йолт иттереп як-якка каранды да бераз тынып калды.
— һе, кем бу? Кит!
РӘИСӘ ИШМОРАТОВЛ
— Мин бу, абый, милициядән...
— Ә, милиция?.. Кем чакырды милицияне, ә? Мин нишләгән милиция чакырырлык? Мин тегеме әллә, түнеядисме?.. Эшләгән, арган мин, уз акчама эчкән мин... Имею право эчәргә... Акчам минем хоть буа бу... Җиденче разряд мин...
Ул шулай үзен акларга тырышып сөйләнде-сөйләнде дә тынып калды, шап итеп идәнгә утырды.
•Салих аның «милиция» сүзен ишетүгә тынып калганын күреп, әле үз аңында икәнен, милициядән курыкканын уйлап алды, һәм тагын да кырысрак итеп әйтте:
— Я, абзый, нишлибез хәзер: ятып йоклыйсыңмы, әллә сине алып китимме?
— Бар, әнә урам хулиганнарын тот, яме? Мин өемдә, теләсә нишләргә хакым бар.
— Мин сезнең йорттагы бүлмәләрдә тәртип саклаучы дружинник булам, аңлашыламы?—дип тә куйды Салих, тавышын калынайтырга тырышып.
— Дружинник, милиция — икесе дә бер чурт... Милиция — алар үзләре эчә, ә мин... мин...— Ул, мүкәли-мүкәли барып, аягүрә басты да йомылып кына үз бүлмәсенә кереп китте.
— Вот шәп булды синең килү, — диде Рәшит куанып. — һич тын- латып булмый гына бит. Шулай кайта да әнигә бәйләнә... Әллә кайчан милициягә язып бирергә булган икән. Әти кеше бит, андыйга күңел бармый. Әни дә кызгана: «Әтиегез ләбаса, аны рәнҗетергә кирәкмәс, я ябып куярлар», ди.
Кечкенә кызый Рәшитнең кулларына килеп асылынды:
— Бар, абый, әнигә әйт, керсен, әти тынычланды, диген.
Икенче бүлмәдән ата кешенең каты гырылдаган тавышы ишетелде. Кызый смкеренгәләде, ике кулын чәбәкләде:
— Йоклады, йоклады! Абый, бар инде, әнигә әйт. Аның ашыйсы киләдер, ул бит эштән кайткан.
Озак та үтмәде, ишектән ябык гәүдәле, күзләре яшь белән тулы әниләре килеп керде. Ул бичара ханым ире исереп кайткан саен өйдән чыгып китә икән. Югыйсә, әтиләре, ни өчендер, аңа гел бәйләнә, сүгенү сүзләре әйтә икән.
Салих өенә кайтырга булгач, Рәшит тә аңа ияреп урамга чыкты. Алар сөйләшмичә әкрен генә атлыйлар. Рәшит өйдәге хәлләр өчен оялып бара. Ә Салих Рәшитнең тырышлыгы һәм түземлеге хакында уйлана. Уйланмаслык та түгел шул. Әгәр үз күзләре белән күрмәсә, Салих аның шулай борчулы яшәвен башына да китермәс иде. Чөнки бит Рәшитнең бу турыда беркайчан да сиздергәне юк. Иптәшләре арасында шат күңелле, шаян табигатьле булып йөри.
— Рәшит, нигә эчә икән ул синең атаң? — дип пышылдап кына сорап куйды Салих.
— Әни әйтә, егет чакта да аз-маз гына салгалый иде, ди. Ә өйләнешкәч бөтенләй үк эчми башлаган. Аларның миңа апа буласы балалары үлгән. Әни әйтә, әтиең бик каты ярата иде шул кызны, ди. Шуның үлү кайгысыннан эчә башлады: «Йөрәгем яна, үземне кая куярга белмим», дип әйтә дә өйдән чыгып китә, ди әни. Ә хәзер нигә эчәдер — шайтан белсен. «Әти» дип эндәшәсе дә килми башлый кайчакта.
Рәшитнең бу сүзләрен тыңлап барганда, Салих әтисе турында уйланды. Ул өйгә эчеп кайтмый. Әнисенең күз яшьләрен дә күргәне юк малайның. Бәлки әле аның әтисе иң яхшы кешедер. Шул турыда моңарчы уйлап караганы бармы аның? Юк. Алай гына да түгел, ул әтисенең хәтерен калдыруны моңарчы бернигә дә санамый иде бит. Ә бит Салих турында әти-әнисе, Фәһимә апасы һәр вакыт борчылалар, кайгыралар. Салих шуны бик табигый итеп саный.
Уйларыннан айнып, Салих Рәшиткә күтәрелеп карады. Тегесе һаман әле үз-үзен ике кулы белән кочаклап, гел шулай акрын гына атлап, уйланып бара иде. Ул тагын иптәше хакында борчыла: «Рәшит эчеп, сүгенеп йөргән әтисен дә милициягә җибәрергә кызгана, ә мин... әтине ял көнендә, кулына повестка тоттырып, милициягә жибәрәм. ф Уф!.. Җир ярылса — шунда сикереп төшеп югалыр идем». о.
Көчле җил исеп китте. Агачлардан тротуарга яфраклар коелды. Саргайган яфраклар. Көчсезләр шул алар. Җил кая иссә, шунда оча- = лар. Салих үзе дә шундый түгелме соң? Кемнәргәдер ияреп, харап £ була язды. Ул да шул яфраклар шикелле үк көчсезмени? Нигә соң S ул үзе артыннан берәүне дә ияртә алмый. Үз көче, ихтыяр көче бер ф дә юкмыни сон?
Өенә кайтып җиткәнче, Салих колагында аерылышкан чакта Рәшит я әйткән: «Зинһар, зинһар, бездә күргән хәлләрне мәктәпкә барып сөй- ° ләмә», дигән сүзләр ишетелеп торды. Әйтерсең лә аның белән янәшә, < авыр газаплы уйлары белән бергә, Рәшит үзе дә атлый иде.
s а
һашиянең көне буе эче пошты. Эшенең рәте-башы булмады. Бер 5 сызмасын башлады, икенчесен ташлады. Хезмәттәшләре белән дә« кырлы-мырлы гына сөйләште. Эш сәгатьләрен тизрәк тәмамлап өенә китәргә ашыкты. Өендә ниндидер бер күңелсез хәл көтәдер кебек тоела. л> Ничә көннәр инде Галим дә күренми, кайдадыр кунып, югалып йөри. “• Бәлки Рәүфтән хат бардыр. Анысы да каядыр китеп олакты. Бер ай ялы үтеп китүгә, «Тагын унбиш көнгә үз хисабыма озайтыгыз» дип, эшләгән җиренә телеграмма килгән ди...
Почта ящнгыннан, газеталар арасыннан хат эзләде һашня. Юк. Куе чәй эчсә йөрәге тынычлангандай, күңеле күтәрелеп киткәндәй була аның. Чәй кайнатып эчте, әмма тынычлык юк та юк. Ул белә: уң күз кабагы тарттымы, ниндидер күңелсез хәбәр килми калмый. Я раббем, нәрсә генә ишетер икән ул бу юлы? Бер-бер артлы бөтерелгән уйлар өермәсеннән котыла алмыйча, ары сугылып, бире сугылып, бер бүлмәдән икенчесенә кереп йөрде-йөрде дә, ниһаять, урын җәеп йок-ларга ятты. Ятар алдыннан телефонны тикшерде — эшлиме икән? Кемдер менә-менә шылтыратыр шикелле иде.
Телефон иртәнге алтыда шылтырады, һашия атылып килеп, трубканы алды.
— Әйе, тыңлыйм.
— Милициядән... Галим Рахманов... сездә яшиме?.. Улыгызмы? — Тагын нәрсәләрдер сораштылар, һашия аңлар-аңламас: «Әйе, әйе, минем улым, өлкәне... улым-балам ..»— дип җавап бирде.
Трубканы ул оясына куя алмыйча азапланды. «Галим, улым, син тагын...» Ул караватына йөзтүбән ятты да үкси башлады. Әмма күзеннән яше чыкмады. Елыйсы иде, күз яшьләре агызып, кычкырып елыйсы иде. Юк!.. Кинәт сикереп торды. «Юк, юк!.. Балавыз сыгарга ярамый, файда юк елаудан... Ярдәм!.. Галимгә ярдәм кирәк. Ул аның йөрәк парәсе, яшьлек хатирәсе. Юк, аны төрмәгә җибәрергә ярамый!» һашия йокы бүлмәсендә көзге шикелле ялтырап торган кием-салым шкафының ящнкләре-киштәләрен актара башлады. Алардан зөбәрҗәт кашлы брошкалар, алтын йөзек-балдак, алкаларны, кыйммәтле тукымалардан теккән затлы киемнәрен алып, барысын бергә караватка ташлады. Әнә алар күз явын алып ничек ялтырын. Серванттагы хрусталь вазаларны да чыгарып өстәлгә куйды.
— Барысын да, барысын да бирәм, сатам Күпме мең сум акча
монда. Улымны сатып алам Бирмим улымны, улымны бирмим!.. _________
Аның күз алдында идән-түшәмнәр зыр-зыр әйләнде кебек. Ул. йөрәге
нең авыртуына чыдый алмыйча, күзләрен йомды. Кулындагы хрусталь ваза, идәнгә төшеп, матур зыңгылдап, чәлпәрәмә килде. Ава-түнә атлап, көч-хәл белән, караваты янына барып җитте. Ә гәүдә караватка түгел, бизәкле линолеум җәелгән идәнгә ауды. Алтыннар, бриллиантлар, хрустальләр, нәфис мебельләр өстендә кояш нуры гына уйнады да уйнады.
Милиция идарәсендә төн кундыргач, соңгы мәртәбә кисәтү ясауларын, кечкенә генә җинаять эшләсә дә каты җавапка тартылачагын әйттеләр дә, сорау алган кәгазьгә кул куйдырып, Галимне өенә кайтарып җибәрделәр.
Фарук кебек усал, мәкерле дусларыннан тәмам бизгән, дөньяда башкалар шикелле үк намус белән яшәргә дигән фикергә килгән Галим сөенә-сөенә өенә йөгерде. «Кайтам да ваннада юынып өс-башымны алмаштыруга эшкә китәм. Әни белән яхшы итеп сөйләшермен, рөхсәт итсә — янында калам, булмаса — тулай торакка китәм». Шулай канатланган Галим өйләре ишеге төбендә, звонок төймәсенә басып, шактый озак көтеп торды. «Юри ачмый... Әле генә, милициядән шылтыраткач, җавап биргән иде ич. Бәлки базарга чыгып киткәндер?» Ул тагын төймәгә басты. Звонок шылтырады, өйдә аяк тавышы ишетелмәде. Галим кинәт куркынып куйды:
«Милициядән шылтыраткач, бәлки авырып киткәндер — йөрәгем сырхау ди иде бит...» Ул күршеләренең звонок төймәсенә тиз генә басты.
— Бүген иртән әнине күрмәдегезме?..
Күрше хатын куркынып та, гаҗәпләнеп тә Галимгә усал итеп карап куйды.
— Таң атмас борын кешеләр борчыйсың, катырак бас звонокны, йоклыйлардыр, — дип, ишеген шап итеп япты.
Галим икенче күршеләргә шылтыратты.
— Әнине күрмәдегезме?..
Күрше ир борчылган Галимнең күзләренә карап торды да:
— Иртүк кая китәр икән ул?.. .Яхшылап бастыңмы звонокны? — диде.
— Ярты сәгать шылтыратам инде...
Күрше кеше өенә кереп КиТте дә, ике ачкыч тотып, кире чыкты.
— Син кайтырсың дип, әниең ачкычның берсен бездә калдырып йөри иде, мә ач...
Ишекнең ике биген дә ачып, Галим өйгә керде, һәм «әни!» дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул, караваттагы ялтыравык һәм затлы әйберләрнең бөтенесен идәнгә сыпырып төшерде дә әнисен урын өстенә күтәреп салды.
— Үлгән, әни үлгән...
Күрше ир бер сүз дә әйтә алмый стенага сөялде.
— Әни, әни җаным, әиием-алтыным, ач күзеңне... Мин бит бу, Галимең, бөтенләйгә кайттым, әни... Мин бу, улың Галим, әни...
Улының тавышын ишеткәч, ана күзен ачты. Озын керфекләр арасыннан ике бөртек күз яше чыккан иде аның. Күршеләре ана су салып бирде. Ниһаять, һашиянең иреннәре кыймылдады.
— Галим... улым... китмә!.. Мин сине җибәрмим... Бергә китәрбез, улым...
— Мин хәзер беркая да китмим, әни. Тик син генә тынычлан, тынычлан... Бүгеннән сиңа сүз бирәм: моннан соң чын кеше, әйбәт кеше булып яши башлармын, Гик син генә сәламәтлән, әни...
Смена тәмамланырга берничә минут кала, Галим янына цех башлыгы килеп:
— Инструментларыңны тапшыр да әнә коридорның аргы башындагы уникенче бүлмәгә кер,— диде.
Галим бүген башка көннәргә караганда күп мәртәбә тырышыбрак ♦ эшләде. Нормасын күпкә арттырып үтәде. Ләкин бүген берәү дә аның а эшенә дә, үзенә дә игътибар итмәгән кебек иде. «Ачуланырга чакыра- ч лардыр,— дип фикер йөртте Галим.— Милициядән хәбәр килгәндер.* | Нәрсә дияргә?» Әйтер сүзе дә юк аның. Бөтенесе берьюлы өелә дә s тора. Әнисенең хәле ничек икән? Ансыз ' калса нишләр Галим? «Бер « якын кешем дә юк бит бүтән...» Уникенче бүлмәгә барганда әнә шулай ф төрлечә уйланды егет. Бу аның аек баштан тәүге тапкыр ныклап уй- < лануы иде. Моңарчы болай булмады: чак кына берни ишетсә, берни а килеп чыкса да, ачуланып, җенләнеп урамга чыгып китә дә шешәдәш ° дуслары аның күңелен бик тиз күтәрәләр иде. <
Барып керсә, бүлмәдә унбишләп яшь егет һәм ике кыз утыра. £ Тәрәзә кырыенда ике өлкән кеше: берсе — цех башлыгы, икенчесен г Галимнең моңарчы күргәне дә юк. «Гражданский кием кигән милицио- Э нердыр әле», дип уйлап алды ул. Өстәл янында утырган егет — цехның 2 комсомол секретаре аягүрә басты да әйтте: «
— Иптәшләр, безгә бүген чираттан тыш җыйналырга туры килде. s Кайберләрегезнең әле Эш сәгатьләре дә бетмәгәндер. Ләкин озак уты- £ рырбыз дип уйламыйм. Җыелышта бер генә мәсьәлә каралачак. Унҗиденче цех слесаре Рахманов Галим турында бу җыелыш. Әнә ул үзе, таныш булмаганнар танышыгыз. — Ишек янындагы урындыкта куырылып утырган Галимгә берьюлы әллә ничә күз текәлде. — Безнең заводка, ягъни цехка, моннан берничә сәгать кенә элек, бик күңелсез хәбәр килде, иптәшләр.— Ул өстәл өстендәге ак папка эченә салынган әллә ничә бит кәгазьне кулына алды.— Менә монда барысы да бик төгәл язылган. Укып чыгарга рөхсәт итегез.
Бүлмәдә чебен очса да ишетелерлек авыр тынлык. Бүлмәдәгеләр зур игътибар белән тыңлый, һәр сүзне йотардай булып Галимдә тыңлый — исе китеп, аптырап тыңлый. Күз алдыннан аның берьюлы күпме ел гомере уза: анда сугылып, монда сугылып эшсез йөрде. Ярым исерек килеш олы бер апаның сумкасыннан акча урлавы... Төрмәдә утырды... Иреккә чыгуы... Аннары тагын ялгышу... Галимнең күзләре күрмәс диярлек хәлгә килеп сызлый башлады сыман. Их!.. Бөтенләй сукырайсын иде ул күзләр, күрмәсен иде ул бу минутта үзенә текәлеп утырган кызларны, егетләрне. Колаклары ишетмәс булсын иде хәзер. Нигә кеше булып туган ул бу якты дөньяга? Ник?.. Әле аңа беркайчан да болай авыр, болай хурлыклы булганы юк иде. Зур хәсрәт менә нинди була икән ул...
Секретарь укып бетерде дә, кесәсеннән кулъяулык алып, бнтен, маңгаен сөртте.
— Менә шул, иптәшләр... Галим Рахмановка кичә егерме яшь тулган һәм ул үзенең туган көненә менә шундый «бүләкләр» белән килә.
«Тнзрәк куып чыгарсыннар иде мине моннан, — дип уйлап алды Галим. — Котыласы иде бу газаптан*.
Ул арада кечкенә генә буйлы, битенә әллә ничә чуан чыккан егет сүз алды. Их, аның әйткән сүзләре!.. Пычак белән йөрәкне тураклый диярсең. Колониядә чакта көн саен бик акыллы, төпле сүзләр белән аларга лекция укыдылар. Аларны да күңел биреп тыңлый иде Галим. Тик ул лекцияләр болай ук тәэсир итмәде кебек. Ә монысы:
— Заводка, коллективка хурлык китердең, намусыбызга тап төшердең, Рахманов. Ачудан өзгәләп ташлыйсы килә, әмма син — егет кеше, ир кеше —яшәргә тиешсең... Чын кеше булып, чын ир булып..
Син берүзең, ә без күбәү. Завод исемен, эшче исемен яман атлы итәргә без сиңа юл куймабыз...
Аннары сүз завком члены Мөслимә Рәсүловага бирелде. Кыз аккошныкына охшаган озын ак муенын бераз алгарак сузды, иңсәләренә таралган кара чәчләрен ике кулы белән йомарлап артка җыйнады, зур кара күзләрен тагын да зуррак ачып Галимгә карады.
-г- Ошамый башлады әле мина бу «үз тәрбиябезгә алу» дигән нә- мәрсә. Моннан өч ай элек берсен, нәкъ Галим шикеллесен, тәрбия итеп карадык бит инде. Нәрсә күрсәтте ул безгә? Акладымы безнен ышанычыбызны. Артыннан чаптык, үгетләдек, киңәшләр бирдек. Үзе- безчә барын да эшләдек. Ә ул нәрсә күрсәтте?.. Төзәлдеме егет? Төзәлмәде. Эчеп-сугышып, айныткычларда йөрде-йөрде дә заводтан чыгып ук китте. Ә безгә «завод яшьләре тәрбия эше белән шөгыльләнми» дигән ярлык тактылар. Әгәр кешенең үз акылы булмаса, йөрәген ярып биш акыл салсаң да, бер нишләтеп булмый андыйларны.
— Пессимист булма әле, яме, иптәш Рәсүлова, — дип әйтеп салды комбинезонлы яшь кенә егет.
— Пессимист түгел мин, турысын яратам — шул гына. — Ул уң кул бармагы белән Галимгә янады. — Аңла, Галим, егетләр барысы да: «Тәрбия итәбез, аякка бастырабыз» дигән сүз әйттеләр. Син бишек бәбие түгел, үскән инде. Ак белән караны аера белергә тиешсең. Үзең- не-үзең кулда тота белсәң генә кеше булырсың. Ә без сиңа кирәк чакта ярдәм итәрбез — дус та, иптәш тә булырбыз. Менә шул!..
Цех башлыгы, карлыккан тамагын кыра-кыра:
— Рәнҗеттең син безне, энем Галим... Табигать сиңа барысын да биргән: буй-сын дисеңме, сөйкемле чырай дисеңме... Ә менә иң кирәклесе— акыл җитенкерәми. Балалыгың белән ундүрт яшеңдә ялгыш юлга тайпылгансың икән, ул ялгышыңны төзәт хәзер, төзәт!.. Инде бит егет булган син. Егермедә чак — яшьлекнең иң күркәм, иң җаваплы чоры. Әнә иптәшләрең ярдәм итәрбез дип тора. Әгәр инде үзенне чын егет итеп күрәсең килми икән — ул чакта, энекәем, иптәшләрен сиңа берничек тә ярдәм итә алмас. Син сабый түгел, артыңнан каравыллап йөреп булмый. Аларның үз мәшәкатьләре дә аз түгел — эшлиләр, укыйлар, кайберләренең инде үз гаиләләре бар. Безнең белән калырга теләсәң — иртәгәдән җиң сызганып эшкә тотын. Әнә комсомол секретаре сөйләштем диде, техникумга кичен укырга керерсең. Вот шул, энем. — Ул стена буендагы урта яшьләрдәге иргә, партоешма секретарена карап алды.— Кулыбыздан килгән яхшылыкның барысын да эшләрбез, бездә үгиләр юк. Коллектив нык безнең, бердәм коллектив.
Комсомол секретаре сәгатенә карап куйды.
— Җыелышны тиз генә үткәрербез дигән идем, нәкъ өч сәгать вакыт үтте. Өч сәгать! Унҗиде кешенең өчәр сәгать вакытын алдын, Галим. Шуның хакын син ничек түләрсең?
Соңгы сүз Галимгә бирелде. Ул каты арыган, талчыккан кыяфәттә салмак кына аягүрә басты.
— Мин сезнең кебек акыллы итеп сөйли белмим, туры килмәде сөйләргә... — Ул бераз тын торды. «Нәрсә дияргә, ни сөйләргә?» — Кылт итеп әнисе исенә төште: «Нишли икән, хәле ничек икән?» — дип уйлап, йөрәге «жу» итеп китте. — Ышаныгыз миңа, иптәшләр, ыша* ныгыз... Мин тырышып эшләр идем. Бүген әнигә дә сүз бирдем... Мин....
Була бит шундый минутлар. Синнән бәхетлерәк кеше дөньяда юктыр кебек тоела Бар да тәртиптә, күңелдә бернинди борчу юк. Зөлфәтнең хәле нәкъ шундый иде хәзер. Ишек төбендә кайгы-хәсрәт- ләре белән килгән кеше дә көтеп тормый. Шәһәрдә дә бүген төнлә
яман хәлләр булмаган иде. Аңа аз гына үзе турында да уйланып алыр* га ярый иде бу минутта, һәм ул Фәһимәсен күз алдына китерде, әкрен генә телефон номеры җыйды:
— Хәерле көн, Фәһимә!
— Хәерле көн, Зөлфәт!.. ♦
— Фәһимә, беләсеңме, минемчә, җитте, дускай, булды!.. а.
— Нәрсә җитте, нәрсә булды?..
— Тартып-сузып йөрүләребез дигәнем. Кисәтеп куям. Бүген кичен, 3 сигезенче яртыда, бер дусым белән сезгә барабыз. Сине сорап, яучы- 5 лап дигәнем. Ишетәсеңме? — Трубка дәшми иде. — Фәһимә дим!.. £
— Я, я, тыңлыйм, — диде бик ерактан тонык тавыш. Ф
— Кара әле, дустым, нигә шул кадәр ерактан сөйлисен?
— Я, дидем бит инде, я... Ишетмәсән, үзең якынрак кил!..
— Киләм, киләм... Сигезенче яртыда... Ә иртәгә загска гариза би- о
рербез. Без инде, башкалар кебек, ай буе срок көтеп йөрмәбез, минем < анда таныш-белешләр бар... — Трубка тагын эндәшмәде. — Яме, дим?.. °- Кара, югала гына бит, иң кирәк чакта... — Зөлфәт трубкага өрә баш- ° лады. э
— Өрмә инде, ишетәм бит. я
— Ишеткәч, җавап бир соң, я, диген...
— Я, дим бит инде, я, я... үзе ишетми дә...
— Хәзер ишетәм. Менә рәхмәт, ичмасам. Гөлкәем минем, күгәрче- “ нем, көт, яме! Төшке ашка кайткач әнигә дә әйтәм... Сау бул!.
Трубканы куйгач, Зөлфәт «уф!» дип тирән сулап куйды, гимнастерка якасын ычкындырды. Күпме айлар буе үзен борчыган өйләнү мәсьәләсен шулай кыю, кызу тотуына үзенең дә исе китте. Ул яңадан телефон номеры җыйды:
— Ислам! Сәлам, дускай!
— Сәлам. Ай-Һай, бүген синең тавыш көр чыга
— Күп сөйләшмибез, дускай, әйдә әле бүген кичкә икәү Заһит абыйларга барып, Фәһимәне яучылап кайтыйк.
— Өйләреннән куып чыгармаслармы соң?
— Чыгарсалар, кайтып китәрбез.
— Шаярам... Барабыз!.. Ничәдә?..
— Нәкъ сигезенче яртыга аларның өе янына кил. Сөйләштек... Син инде, Ислам, ни... өстеңә дим...
— Борчылма, кичә генә бик шәп костюм алдык, хатын белән икәүләшеп...— Ул бераз тамак кыргандай итте дә — Син үзеңне абайлый төш, Зөлфәт, һәр ягың килгән булсын. Аннан шул, алтын таулар вәгъдә итештән булмасын. Болай ышанулары кирәк.
— Юк ла, Фәһимә үтәдән-үтә күреп белә мине. Ярый, хәзергә.
Аннары Зөлфәт, буш вакыттан, кәефнең яхшылыгыннан файдаланып калырга кирәк дип, шкафта өелеп торган китаплар арасыннан дәреслек китабын алды.
— «Совет законнары сагында». Шулай... Мин дә бит совет законнары сакчысы...— дип сөйләнә-сөйләнә, карандаш белән кирәк урыннарны сызгалап дәрес әзерли башлады. Башкача булалмый. Юридик факультетның икенче курсында укый бит ул хәзер. Армиядән кайткач та көндезге факультетка кергән булса, быел университетны тәмамлый иде инде. Ләкин башта милиция мәктәбендә уку да начар булмады. Эшләп укуы авыррак, билгеле. Аеруча «ЧП» күп булган көннәрдә. Шулай да түзәрлек. Милиция идарәсендә эшләп укуның үзенә бер яхшы ягы бар. Аның көндәлек эше ахыр чиктә университетта үтелә торган проблема-ларга килеп бәйләнә.
— Әйе!.. — дип куйды Зөлфәт үз-үзенә. «Революциягә кадәр юридик законнарны белү никадәр кирәк булса, революциядән соң социалистик җәмгыять төзү өчен дә аларны белү һәм аларны дөрес куллану
шул кадәрле үк кирәк һәм әһәмиятле булган...» Мавыгып, кызыксынып укыды, үзенә күп сораулар биреп уйланып утырды ул... Кинәт өстәлдәге блокнотка язылган «Тәлгатьләргә шылтыратырга» дигән сүзләргә күзе төште. «Арслан абыйны ялдан кайтып керү белән борчымыйм, хатыны да һаман больницадан чыкмаган» дип, Тәлгатьнең хәлен әтисенә сөйли алмый йөргән иде. Хәзер кыю гына алар телефонының номерын җыйды.
Тәлгатьләр квартирасында телефон шылтырады.
— Әйе, тыңлыйм сезне,— диде өй хуҗасы.
— Арслан Галимовичмы бу? Сезне милиция лейтенанты Мәрдәнов борчый.
— Ә?.. — Арслан Галимович тынып калды. Көр тавышы юкка чыкты. Трубканы әле бер кулына, әле икенчесенә күчерде ул.
— Тыңлыйм, иптәш лейтенант.
— Кайчан кайттыгыз? Ял яхшы уздымы?
—. Ә, әйе, яхшы, бик яхшы булды.
— Безгә кереп чыгарга вакыт таба алмассызмы икән?
— Вакыт... Вакыт табылыр анысы. Тик нәрсә бар?..— Арслан янәшәдә торган урындыкка таянды.— Мин хәзер үк тә бара алам.
Бәла беркайчан да ялгыз йөрми, диюләре хак та сүз инде. Арслан әле генә больницадан врачның: «Хатыныгыз әле тагын бер айлап ятар», дигән сүзләренә хафаланып кайткан иде. Инде милициягә чакыралар. Ул кухняда нәрсәдер эшләп йөргән әнисе янына ашыгып килде.
— Әни, Тәлгать ничек мин юкта?
Маһруй әби билен турайтып улына карады. Улының борчулы йөзен күреп, ана үзе дә хәвефләнеп куйды.
— Тәлгатьме? Тәлгать әйбәт инде ул, аллага шөкер, әйбәт.
— Өйгә малай-шалай ияртеп килмәдеме?..
— Мин өйдә юкта гына булмаса, күрмәдем, улым, күрмәдем, һаман ялгыз. Кайчакларда Салих кына килгәләде.
— Ярый, әни, ашыңны әзерли тор, мин хәзер кайтам, — диде Арслан чыгып киткәндә.
Зөлфәт өстәле каршына барып утыргач кына ул үзенең пижам өстеннән плащ киеп килгәнен абайлап алды. Аягында да өйдә киеп йөри торган киез туфлилар иде. Ул сискәнеп куйды. Аяк өсте басып, Зөлфәттән гафу үтенде.
— Нәрсә бар, сөйләгез зинһар, миемә ут капты,— диде ул, Зөлфәткә инәлеп карап.
Зөлфәт аңа Тәлгать белән Салихның җәйге каникул вакытындагы маҗараларын сөйләп биргәч, Арслан урындыгында өнсез калып торды. Аннары көчле кулы белән тезенә сугып:
— Аңлашылмый, иптәш лейтенант... аңлашылмый, — диде. Кечке-нәдән ятим булып, ачлы-туклы үскән, рәтле кием күрмәгән көннәре күз алдына килде аның. Сигезенче классны тәмамлагач һөнәр училищесына укырга кергән иде. Аннары монтажчы булып заводка ?шкә урнашты. Кичке техникумда укыды. Өйләнде. Кеше өендә фатирда яшәделәр. Тәлгать тугач, хуҗаларга комачау итмик дип, баланы елатмаска тырышып, төннәр буе йокламый чыктылар. Читтән торып институтны тәмамлады Арслан. Хатыны техникумда укыды. Хәзер алар берсе заводта җитәкче, икенчесе — югары квалификацияле эшче. Әйбәт яшиләр, өч бүлмәле квартиралары, дачалары бар. Өйдә һәр яктан тәртип. Үзе эчү, тәмәке тарту пшене белми. Тәлгатькә дә бөтен шартлар тудырылган. «Укы! Үзең кем буласың килсә, шул профессияне сайла. Безнең теләк шул гына: саф күңелле кеше бул, кешеләргә ярдәмчел, олы җанлы бул, тормыш юлында берәүне дә рәнҗетмә!» дия килде ана Арслан. Әнисе дә гел яхшылыкка гына өйрәтте.
— Юк, юк, юк, аңлашылмый, иптәш лейтенант... ышанмыйм да... Монда ниндидер ялгышлык бар. Башкалар өчен жавап бирмим. Ләкин минем улым карангы төндә кыз баланы хурларга баруына мин ышанмыйм.
Зөлфәт, өстәл тартмасыннан папка алып, Тәлгатьтән сорау алган- * да язган сүзләрне укып күрсәтте. £
— Я ходай!..—Арслан аягүрә басты, бүлмә буйлап озын йяклары | белән арлы-бирле йөреп алды. Минут эчендә йөзе агарып, күзләре төс- § сезләнеп калды. «Бала хәсрәте Арсландай кешене дә аяктан ега бит. Бөтен тәне калтырана» дип борчылып уйлап куйды Зөлфәт.
— Тынычланыгыз әле, Арслан абый. ♦
Арслан Зөлфәт каршысына килде дә, усал караш ташлап: <
— Дөрес булгач, нигә дип сез, милиция, аны ябып куймадыгыз? о Нигә дип әле ул мәктәпкә тып-тыныч укырга китеп барган? Эх, селә- н гәй, ә... чукындырам мин аны, яндырам — Арсланның куллары тагын £ сизелебрәк калтырана башлады. Зөлфәт чәчләрен ике куллап сыпырып о аллы да, коридорда кемнәр бар икән дип, ишекне ачып карады. Берәү дә юклыгын күргәч, ишекне эчтән бикләп куйды. Арсланның әрнүе, яр- Z суы шул кадәр көчле, ана үгет-нәсихәт сөйләү бу минутта урынсыз иде. “ Зөлфәт яңадан өстәл артына утырды. Арслан кызганнан-кыза бара. — ® Әнисе белән икәүләп тырыштык-тырмаштык, картаеп килгән көнебез- = дә әйбәт тормышка ирештек. Җаныбыздан артык күреп, шул малайны 2 яраттык. Ышандык без аңа. Төкергән икән ул әнә безнең яхшылыкларга. Хәзер мәктәбенә барам, парта артыннан өстерәп чыгарам да... Бу хурлыкны күтәреп йөри алмыйм.
— Бу инде көчсезлек һәм бик ансат юл, Арслан абый.
— Сез ул көчсезлек күрсәткәнсез. Берсен заводка, эшчеләр арасында тәрбияләргә, икенчеләрен, башларыннан сыйпап—укырга... Ул минем уналты ел иткән яхшылыгыма төкергән икән, сезнең кешелеклек күрсәтүегездән бот чабып көлә генә инде. Монысын гафу иттеләр, икенчесен дә гафу итәчәкләр дип тагын да яманрагын эшләрләр әле. Ул ике кулы белән дә битен томалап бераз тын торды, аннары үкси башлады.
— Арслан абый!..
— Гафу итегез, күңелем елый... Мәрхүм әти искә төште. Миңа сигез яшь иде. Күршебез Сөнгатулла абзыйның Донбасста эшли торган улы, ялга кайткан саен, әллә нинди инструментлар күрсәтә безгә. Бервакыт аларның ишегалларында бик матур итеп эшләнгән кечкенә генә чүкечкә төште күзем. Аларның чүкечләре дә, башка тимер-томырлары да күп, барысы да җирдә аунап ята дип, шуны үзебезгә алып кайттым. Әти миннән сорый: «Каян алдың, сорапмы?» Мин әйтәм, йортта ята, аларга кирәкмидер ул дим... «Бүген син кеше онытып калдырган әйберне алырсың, иртәгә җыйнап куйганын» дип, шундый яңаклады әти, гомерем буена кеше әйберенә кагылмадым.
— Тәлгатькә сукканыгыз булдымы?
— Бер тапкыр да юк.
— Мин ышанам, Арслан абый, моннан соң да Тәлгатькә кул күтәреп, аны үзегезгә карата нәфрәтләндермәссез. Сезнең гаиләдә улыгызга карата дуслык, ышаныч, хөрмәт бар. Бу инде әдәп, культура билгесе. Үзегез беләсез, әдәп булган җирдә физик җәзага урын калмый. Киңәштек тә, хәзергә малайларның мәктәбенә хәбәр итмәскә булдык. Үзләре уйлансыннар «Без бик начар эш эшләдек» дигән фикергә килсәләр, шул була инде алар өчен җәза.
— Әйтүе ансат, билгеле. Ә мин аның күзләренә хәзер ничек карыйм ла ничек ана «улым» дип эндәшим.
— Ата-ана күп нәрсәне гафу итә ала, Арслан абый...— Зөлфәт тәрә-
«х. у» М 6.
97
зә янына килеп шактый уйланды. Уйларын Арсланга әйтергә дип тел тибрәтмәктә генә, аның сулып калган йөзенә карап:
— Кайтырга машина чакырыйммы? — диде...
— Үзем дә «такси чакырыгыз әле» димәкче идем. Бу кыяфәт белән шәһәр буйлап ничек узмак кирәк, тилеләр йортыннан качкан диярләр.
Зөлфәт Коля турында да Арслан белән сөйләшергә уйлаган иде дә: «Юк, кирәкми», — дигән нәтиҗәгә килде. Арсланның җинаятьчеләргә, бозык юлда йөрүчеләргә карата фикере ачык иде Зөлфәткә: аяусыз булырга, барысын да пешекләргә, кыздырырга. . Ләкин Совет законнары каты, таләпчән булу белән бергә асылда ксшелеклеккә нигезләнгән бит.
Тәрәзә төбенә генә такси килеп туктагач, Арслан үзенең өс-башын тагын бер карап алды һәм кычкырып көлеп җибәрде:
— Янгыннан качкан кешенеке шикелле булган минем хәл. Милициядән шылтыраталар дигәч, аптырап калдым...—Аннары ул каты итеп Зөлфәтнең кулын кысты да: — Рәхмәт, иптәш лейтенант. Ярый әле, эзләренә төшкәнсез.. Бу инде сезнең өлкәдә эшләүчеләрнең үз бурычларын төгәл үтәүләре — профилактика, дисезме әле. Тагын бер кат рәхмәт! — дип ишеккә юнәлде.
Зөлфәт аңа: «Сау булыгыз, Арслан абый, мин үзем дә кереп чыгармын әле сезгә», — дип калды.
Ислам Шәкүров урам чатына килеп басты. Өстенә күксел-зәнгәр костюм, ап-ак тукымага зәңгәр ефәк буйлар төшкән күлмәк, ачык зәңгәр галстук... Яхшы драптан тегелгән көзге пальто кигән. Бу киемнәр аны гаҗәп сөйкемле күрсәтә. Очраткан таныш-белешләр ана гаҗәпләнебрәк карап узалар. Чөнки ул, дөресен әйткәндә, үзенең милиция формасын бик яратып кия һәм аны беркайчан да, хәтта бәйрәмнәрдә дә салмый. Ә бүген аның өчен тарихи вакыйга: гомерендә беренче мәртәбә димче булып бара. Күз алдына Зөлфәтне китереп ул: «Но, киенгән- дер-ясангандыр инде егет», дип елмаеп та куйды. Бераз арлы-бирле йөренде дә урамның аргы ягында ундүрт катлы йорт салырга куелган күтәрү кранының эшләгәнен карап тора башлады. Яшь кенә егет күренә кранчы. Әнә ул, әле бер рычагка, әле икенчесенә басып, кранны нинди ипле эшләтә. Ыргагына җирдә эләктереп җибәргән һәр нәрсәне минут*эчендә теләсә нинди катка күтәреп куя. йөкне озатучылар да, кабул итүчеләр дә — шундый ук тиз-төгәл. Алар, үзара уен- көлке һәм шаян сүзләр әйтешеп, шундый күңелле эшлиләр, әйтерсең йорт салу бөтенләй җиңел, әйтерсең ул ниндидер тылсымлы бер кодрәт белән шулай үсә.
Шуны мавыгып күзәтә торгач, янына Зөлфәт килеп басканын да сизми калды Ислам. Ә инде аның милиция киеменнән икәнен һәм бик арыган кыяфәттә булуын күргәч, бөтенләй исләре китте.
— Киттекме, Ислам дус, сигезенче ярты. Чак-чак кына сонга кал-мадым,— диде Зөлфәт.
— Тукта әле, кая барабыз? Кыз сораргамы, әллә оперативкагамы?
— Әй, әйтмә дә инде, дускай. Үч иткәндәй, шундый тынгысыз көн булды бүген... Иртән матур гына башланып киткән иде, ә кичке якта...
— Килешми бит, әйдә, тиз генә өеңә кайт та алыштыр өс-башыңны. Зөлфәт Исламның култыгыннан алды.
— Киттек. Тик өйгә түгел, анда. Фәһимә дә, туганнары да белеп торсыннар — минем гомерем күп вакыт менә шулай милиция формасын киеп үтәчәк.
— Хәер, сиңа форма бик әйбәт килешә дә! —дип, Ислам Зөлфәтнең аркасына сугып куйды.
Ж.әйге күңелсез хәлне Салих та, Тәлгать тә оныта башладылар. Мәктәпкә милиционер да килмәде, директор да кабинетына чакырып ачуланмады. Бүген соңгы дәрес бетәр алдыннан Салих Тәлгатьне бер читкә чакырып алды да, бик зур сер итеп, Рәшитнең әтисе һәр кичне энеп кайтканын, әнисен өйдән куып чыгарганын, балалар алдында әшәке сүзләр белән сүгенүен сөйләде. Аннары: *
— Әйдә, малай, бер файдалы эш эшлибез. Рәшитнең әтисе эшен- < нән чыкканны көтеп торабыз да аны өйләренә үзебез алып кайтабыз., |
— Кит әле, исерек артыннан йөрергә... Я тагын берәр бәлагә тап з
булырсың,— диде Тәлгать. Аннары сорап куйды:—Син миңа шуны ? әйт: үз өегездә нихәлләр? к
Салих кичә кичен Арслан абыйсы әтисе белән телефоннан сөйләшү- ♦ ен әйтте: <
— Минем әтигә әйткән әтиең: «Авырыйм, малайларның ямьсезләнеп Q йөрүе башыма сукты», — дигән. Син, малай, гафу үтен әтиеңнән. *-
Бик каты үтенде гафуны Тәлгать — бер генә түгел, ике-өч кат үтен- £ де. Тик ул белми, гафу иттеме әтисе, юкмы. Рәнҗетте шул әтисен, нык о рәнҗетте, һәр вакыт көләч йөзе кара көйде, хәрәкәтләре авырайды әтисенең. Ярый әле, әнисе белән әбисе белми бу хәлләрне, алар исә бө- _ тенләй тилерерләр күк иде... Тәлгать Салихның иңсәсенә җиңелчә генә “ сукты да:
— Киттем... Дус булып калыйк, малай, тик бер-беребезне башка - бәла китерә торган җирләргә чакырмыйк, яме? Әти әйтмешли: үз сук- а. магыбыздай гына йөрик әле,— дип китеп барды
«Алып барып күрсәтәсе иде Рәшитнең тормышын Тәлгатькә. Нинди газап чигә бит ул. Ничек кенә ярдәм итәргә соң аңарга?» дип, дәрес вакытында да баш ватып утырды Салих. Ә тәнәфескә чыккач Рәшитне бер читкә дәшеп алды да үзенең аңа ничек кенә булса да ярдәм итәргә теләвең, ләкин ничек ярдәм итәргә белмәвен әйтте.
Әле смена тәмамланырга унбиш минуттан артык вакыт бар. Рәшит белән Салих завод каршыңдагы электр баганасы артына, кешеләр күзенә бик чалынмый торган җиргә, бастылар да заводтан чыкканнарны күзәтә башладылар.
— Әти күренгәч тә без аның янына барыйк. «Практикадан кайтып килә идек» диярбез.
— Бәлки бөтенләй аңа күренмәскәдер... Карыйк, күрик, кемнәр белән кайта ул, кемнәр белән эчә? — диде Салих.
— Чекистлар мәктәбенә китәргә кирәк сиңа, — дигән җавап ишетте ул.
— Чекистлар мәктәбе белән генә чикләнеп булмас. Университетның юрфагына кереп, тикшерүче булырга минем исәп.
Төркем-төркемләп эшчеләр заводтан чыга башлады. Алар, кызу- кызу атлап, завод янына ук килеп туктый торган трамвай, троллейбус яки автобусларга барып утыралар да китеп баралар.
Рәшитнең әтисе дә килеп чыкты. Өстенә гади генә кара пальто, башына кепка кигән. Әнә ул, бер читкәрәк китеп, тирә-ягына карана-карана, кемнедер көтә башлады. Аның куе кара кашлары, кысыграк күзләре бик тә акыллы, бик тә мөлаем булып күренде Салихка. Теге кичне идәндә үрмәләп йөргән, авызлары күбеп чыккан кеше түгел иде бу
Әнә заводтан чыгучыларның икесе, төркемнән аерылып, Рәшитнең әтисе Мөбәрәк янына килделәр. Алар, өчесе бер булып, кесәләрендәге акчаларын барладылар Аннары, көлешә-шаярыша каршыдагы бакчага юл тоттылар.
— Әнә бакча капкасын кергәч тә сул якта сыра сата торган «Кафе»-
дан башлана инде аларнын «күңелле» яшәешләре,— диде Рәшит.— Әтине минем беренче каршылавым түгел.
— Их, эшчеләр өйләренә таралышкан вакытта гына булса да, аракы кибетләрен ябып торсалар икән, — дип әрнеп куйды Салих.
— Алай гына котылып булмас кебек. Эчә торган кеше җир тишегеннән алып булса да эчә инде ул, малай. Минем әни шулай ди.
Көзге жил егетләрнең юка пальтолары эченә үтеп керә. Салкыннан аларның борыннары кызарды, битләре күгәрде. Яфраклары коелып, шәрәләнеп калган агачлар арасында шыкланырлык урын юк.
Бераздан теге өч дус, «Кафе»дан чыгып, алга атладылар.
— Болай булгач әле эшләр бик үк начардан түгел: күр, төз атлый- ■ лар, бер дә исерек түгелләр әле, — дип сөйләнә-сөйләнә Салих белә» Рәшит янәшә атлады.
Эчемлек сатыла торган кечкенә кибет янына барып җиткәч, «өч дус» яңадан кесәләрен актарды. Яннарына тагын ике ир килеп кушылды. Араларыннан берәве кибеткә кереп китте. Калганнары кибет буендагы капка артына барып постылар. Озак та үтмәде, ничәдер шешә күтәреп, теге ир әйләнеп тә чыкты. Берсе кесәсеннән стакан чыгарды. һәм минут арасында шешәләрнең башына да җиттеләр.
— Әнә теге килбәтсезен күрәсеңме, әтине шул кабахәт аздырды инде, — диде Рәшит.
— Әйдә яннарына барабыз да әтине... — Шул чак Мөбәрәк, дусларыннан аерылып, айкала-чайкала кибеткә кереп китте. Рәшит белән Салих та аның артыннан керделәр. Мөбәрәк учына йомарлаган акчаларны сатучыга сузды. Сатучы ханым исә шактый исерек иргә күтәрелеп тә карамады. Акчаны алып санады да ике шешә кызылны сузды. — Сатмагыз!.. Ул минем әти, бирмәгез аңа аракы! — дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып, Рәшит сатучы янына йөгереп килде. Кибетче хатын аптырап калды. Кулындагы шешәләрне күкрәгенә кысты. Мөбәрәк мәгънәсез, төссез булып калган күзләрен башта сатучыга, аннары Рәшиткә текәде. Бернәрсә дә әйтә алмыйча иреннәрен кыймылдатты, кулларын төрлечә болгады. Ул арада ишектән Мөбәрәкнең «дуслары» килеп керде һәм:
— Син, Мөбәрәк, аракыны Мәскәүнең үзеннән барып алырга булгансың, ахры. Давай, тизрәк, өйләргә кайтасы бар, — дип ашыктыра башладылар.
Сатучы акчаларын кире бирде. Тегеләр, бер-бересен этешә-төртешә, сатучыга, синең безгә аракы сатмаска хакың юк, без арып-талып эштән кайтып килүче эшче халык, эшче ул — дөньяның тоткасы, илнең хуҗасы, ана бернинди каршылыклар булырга тиеш түгел дип, никадәр генә тавышлансалар да, сатучыны җиңә алмагач:
— Әйдәгез, бүтәненә киттек,— дип кибеттән чыктылар.
Шулчак Салих инде шактый сыекланган, озын буйлы исерекне Яисәк кенә читкә этәрде дә Мөбәрәкнең кулыннан нык итеп тотты. Аны күрә Рәшит тә әтисенең икенче ягыннан култыклап алды. /Мөбәрәк үзе әйтерсең ава-түнә йөрүдән туйдым, дигәндәй, егетләрнең көчле кулларына бөтен г-әүдәсе белән салынып, алга атлады.
... Салих белән Рәшит иртәгә дә Мөбәрәкне каршыларга барырга, тик инде аны иптәшләре белән очрашканчы алып китәргә сүз куештылар. һәм икенче көнне Салих йөгерә-атлый кайтып барган Рәшитне куып җитте.
— Нишлибез, барабызмы?..
Рәшит башын аска иеп атлавын дәвам итте. Барыргамы, юкмы икәнен үзе дә белми иде. Әтисе иртән эшкә киткәндә ана: «Әгәр тагын каршыма дружинник килсә, миңа үпкәләмә!» диде. Чыгып киткәч тә ишекне ачып: «Мин сиңа ата кеше, син мине дусларым алдында хурлыкка калдырасың, абруемны төшерәсең», диде. Иртән йокысыннан
уянгач хатыныннан гафу үтенгән: «Моннан сон эчмим инде, заводта да сонгы мәртәбә кисәтәбез, диделәр. Үзем дә сизәи: хәлем шәптән түгел, ашказаным да авырта, йөрәгем дә... Син миңа бүгеннән башлап көндезге ашка акча бирмә, ни дә булса әзерләп кесәгә генә сал», — дигән. Бәлки сүзендә торыр... ♦
Шулай да, уйлаша торгач, егетләр завод янына барырга һәм Мө- а. бәрәкне күзәтеп торырга булдылар. ч
Завод янына алар нәкъ вакытында килде. Проходнойдан халык чыгып бетте инде. Ләкин алар арасында Мөбәрәк күренмәде. <
— Күрми калганбыздыр, ахрысы, — дип, егетләр кайту якка юл « алды. Әти кешенең кичәге маршруты белән кайтырга карар кылынды. ф Башта бакчадагы «Кафе»га килделәр. Нишләптер аның ишегенә зур < йозак элгәннәр, эчке яктан тәрәзәләре дә томаланган иде. «Кафе» л тирәсендә байтак ир-ат җыйналган, ишеккә моңаеп карап торалар. ° Берсе йозакны хәтта кулы белән суккалап карады да:
— Бөтенләйгә япканнар, ахры, моны... Менә йөре инде хәзер әллә £
кайлардан зәмзәм эзләп, — дип сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Аннары s башкалары да таралышты. g
Безнең егетләр аракы кибете янына бардылар. Кибет эчендә ак s халат кигән сатучылар арлы-бирле йөреп нәрсәдер эшлиләр иде. Ябык п ишекнең ачылуына өметләнеп монда да байтак кына ирләр җыйналган. Бер түземсезе ишеккә аягы белән тибә һәм туктаусыз мыгырдана иде... гё
— Бу нинди тәртипсезлек инде, понимаешь'.. Бусы инде өченче °- кибетем. Берсен завод якын дип, икенчесен балалар бакчасы якын дип япканнар. Ә монда нәрсә якын? Көтеп торучыларның һич тә китәр чамасы күренмәгәч, пыяла ишекнең эчке ягына зур хәрефләр белән: «Кибеттә исерткеч эчемлекләр сатылмый», дип язылган белдерү элеп куйдылар. Шул белдерүне берсе кычкырып укыды да:
— Менә сиңа мә! Үз акчаңа да эчеп булмый. . Тьфу!.. Эт оргыры,— дип сүгенеп китеп барды.
Рәшит белән Салих Мөбарәкне таба алмадылар.
Рәшит кайтып кергәндә алар өендә олы яшьтәге чит бер хатын белән чит бер ир утыра иде. Рәшитнең әнисе яулык чите белән күзләрендәге яшьләрен сөртеп алды да:
— Әтиеңнең эшеннән килгәннәр, тикшерергә. Әллә син, улым, заводка барган идеңме? — диде.
— Берәүнең дә заводка килгәне юк, — диде ир. — Әллә кайчан килеп өегездәге хәлләрне безгә сөйләргә иде. Мөбәрәк Илаловичның элек эшкә эчеп килгәне булмады, ә менә соңгы вакытта кинәт үзгәрде. Берничә мәртәбә эшкә соңга калды. Ә бүген, «хатыным авырый» дип, сменасын да тәмамламый китеп барды. Бәлки аны больницага салып дәваларга кирәктер?..
— Юк, юк, андый дәрәҗәдә түгел әле ул,— дип, Мәрьям ирен якларга тотынды.
Бу минутларда Мөбәрәк коеп яуган яңгыр астында, манма су булып, үзләреннән бөтенләй кире якта яшәүче «дусты» яныннан ава-түнә өенә кайтып килә иде. Ул аягында нык басарга, гәүдәсен төз тотарга тырыша. Ләкин барыбер булдыра алмый. Берничә адым атлый да абына, берничә атлый да авып китә. Әнә тагын аяклары таеп асфальтка башы белән барып төште. Мүкәли мүкәли торырга тели. Тора алмады. Кемдер аны аягына бастырды Кемнәрдер аның яныннан читләтеп, җирәнеп, төкеренеп үттеләр.
Кайберләре.
— Әнә шунда бастырып куйыйк та милициягә шылтыратыйк,— диделәр.
Кемнәрдер:
— Тимәгез, үзе кайтып барган кешене милициягә озаталармыни. Исереккә берни дә булмый, кайтып җитәр әле, —диделәр.
һәм ул, чыннан да, бик авырлык белән булса да өенә кайтып җитте. Баскычта пычрак эзләр калдырып өенә керде.
Хатыны, Рәшите, Рөстәме, Ләйләсе, котлары очып, аның каршысы- на килеп бастылар.
— Мөбәрәк, нишләвең бу?..
Ул, кулларын болгап, нәрсәдер әйтергә теләде, теле әйләнмәде. Күзләрен тутырып балаларына карады. Ул шап итеп идәнгә ауды. Ләйлә, бүреген салдырып, әтисенең пычрак суга манчылган чәчләрен сыйпый, үзе куркынып үксеп-үксеп елый. Рәшит әтисенең пальтосын, пычранган юеш ботинкаларын салдырды. Ана кеше тиз-тиз генә урын- җир рәтләде. Тик Рөстәм генә, йөзенә ачу чыгарып, әтисенә ачу белән карап тора бирде. Урамдагы салкынны, шомлы җилләрне, тынга каба торган сасы исне ата кеше үзенә ияртеп өйгә алып керде. Рөстәм тун- ды, калтыранды. Аның гәүдәсе куырылып, хәлсезләнеп калды. Шундый ямьсез хәл килеп чыккан саен ундүрт яшьлек Рөстәм дөньяда үзен иң бәхетсез кеше итеп саный. Урамга чыгып, бөтен дөньяга кычкырып, кемнәрнедер ярдәмгә чакырасы килә. Ләкин кемне, кемнәрне? Ата кеше үзе тудырган балаларын үзе бәхетсезлеккә, хурлыкка төшергән, кем соң аларга ярдәмгә килер? Өйдән чыгып качарга, үзләрен кимсетә торган бу бәхетсезлектән гомергә котылырга иде. Кая качарга, газиз әнисен, туганнарын калдырып кая качарга?..
Рәшит белән әнисе атаны, як-ягыннан җитәкләп барып, урынга яткырдылар. Өстенә юрган яптылар. Шуннан соң гына, бераз тынычлангандай булып, ашап-эчеп, утларны сүндереп йокларга яттылар. Рөстәм, баш авыртуы басылмасмы дип, тәрәзәдән урамга карап тора бирде. Шыбыр-шыбыр көзге яңгыр ява. Урамдагы электр лампаларын җил чайкый. «Берәүнең дә өендә бездәге кебек авыр хәсрәт юктыр»,—дип уйлана Рөстәм.
Маңгаен салкын тәрәзә төбенә куеп, Рөстәм йокымсырый башлады. Каты итеп шапылдап идәнгә нәрсәдер төште. Бүлмәдә ут кабынды. Әнисе:
— Балалар! Әтиегез., — дип үгзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул ялан аяк, эчке күлмәктән үзенә таба килгән әнисен кочаклап алды. Рөстәм йөгереп әтисе янына кергәндә әтиләре соңгы сулышларын ала иде инде.
Ата үлде. Нәкъ әтисенеке шикелле киң маңгайлы, кысыграк зәңгәр күзле, әтисе шикелле тырыш, эшчән улы Рәшит калды. Әтисе айнык чакта да, исерек чакта да аның дулкынланып торган кара чәчләрен сыйпап, «әти», «әтием»! днп эндәшүче Ләйлә калды. Әтисе шикелле үк иңбашларын сикерткәләп, бераз чайкалыбрак йөрүче, әтисенеке шикелле тоныграк тавышлы Рөстәм калды.
Ир үлде. Унсигез яшеннән сөеп, ана кияүгә чыккан һәм гомер буе аны яратып яшәгән хатыны Мәрьям калды.
Галимнең көннәре кызыклы гына үтә сыман. Әнисе аңа балкон тәрәзәсе кояшка караган иркен бүлмәне бирде. Ана улын эштән кайтканда тәмле ризыклар пешереп, куанып каршы ала. Заводта да аңа кырын карамыйлар, ышаналар. Эшче яшьләр белән бергәләшеп ул еш кына кинотеатрларга бара. Завком члены, аппаратчы кыз, җыелышта Галимне ачуланган Мөслимә, янына еш кына килеп, аның ничек эшләгәнен карап тора. Кинотеатрларга барганда билетны да иң элек аңа бирә. Кинога бер барганда Мөслимә белән урыннары янәшә туры килгән иде. Шулай да Галимнең кайчакларда эче поша, күңеле үрсәләнеп
куя. Янында иңбашына кулын салып, серен сөйләшеп утырырлык дусты юк анын. Урамга чыкса да берүзе. Өйләрендә телефон шылтыраган саен Галим ашкынып трубканы ала, кемдер аны үз яныйа чакырыр, кемдер аның янына килердер кебек, ләкин. Шылтыраткан кеше дәшми, трубканы элеп куя Ә,Галим үзенә дус булырлык кешене — Айсы- ♦ луны күңелендә йөртә Ул Айсылулар урамыннан берничә тапкыр әй- а ләнгәләп тә кайтты. Аларның йортлары яныннан да узып киткәләде. ? Тик Айсылу күренми иде. Ә менә кичә Галимнең бәхет йолдызы кабын- = ды. Кичә ул аны очратты. Кыз өстенә кызыл плащ кигән, башына ак ? капрон яулык бөркәнгән иде. йөгерә-нөгерә килеп автобуска утырды. 5 Галим дә аның артыннан сикереп менде. Халык арасыннан үтеп, Айсылу янына килеп басты.
— Айсылу!.. в
Айсылу сискәнеп китте. Галимне күргәч, күзләре очкынланып, ирен- с
нәре калтыранып куйды. <
— Исәнмесез, Айсылу!.. ь
— Исәнмесез!.. — Айсылу нәфис кулын Галимгә сузды. Алар жи- °
тәкләшеп автобустан төштеләр. 3
— Айсылу, өегезгә кадәр озата барыйммы?.. =
— Ярый... Галим, син ник югалдың? Үзең иртәгә киләм дип киткән ф
идең. о
Галим бер сүз әйтә алмыйча Айсылу белән янәшә бара бирде. Үзе “ Айсылуның йөзенә сыный карап куйгалады.
Айсылуның алсу чәчкәдәй йөзе тагын да алсуланып, күзләре тагын да очкынлана төште. Иреннәре елмайды да елмайды. Димәк, ул да сагынган, көткән Галимне.
— Мин эштән кайтам бит әле, өйгә кереп кенә чыгам да, техникумга китәм, — диде Айсылу үзләренең подъездлары янына килеп җиткәч.
— Көтеп торыйммы синең чыкканыңны, Айсылу? Мин сине озата барырмын. Аннан үзем дә укырга китәрмен. Мин дә кичен укыйм бит, Айсылу.
— Көт, алайса, мин хәзер...— дип өйләренә кереп китте Айсылу
Бу инде Галим өчен дөньяда иң зур бәхет иде Галим кинәт үсеп киткәндәй булды. Бу минутларда тауларны урыныннан күчерә алырлык көч сизде ул үзендә. И дөнья, нинди матур икән ул! Ничек соң әле Галим шуны әлегә кадәр сизми яшәде.
Мехчылар техникумы бинасының эченә үк озатып куйды Галим Айсылуны. Иртәгә алар тагын очрашырга сүз куештылар.
Галим Айсылу белән очрашу сәгатьләрен зарыгып көтте һәр җирдә ул Айсылуны күз алдына китереп, аның турында уйланып йөрде. Ана сөйлисе сүзләрен тәкрарлады, үз-үзе белән гәпләште
«Барысын да сөйлим Айсылуга. Дөресен сөйлим. Әгәр ул акыллы кыз булса, аңлар минем хәлне. Аңлар, бәлки гафу итәр Мин бит хәзер бөтенләй башка кеше. Әни белән дә сөйләшермен
Әнигә әйтергә кирәк әле, Рәүф абыйны чакырсын да торсыннар бергә... Мөслимә дөрес әйтә, әтп-әнинең тормышына тыгылырга безнең хакыбыз юк. аларның да тормышта төрле чаклары 'була, ди. Без әниләрне тудырмаганбыз, әниләр безне тудырган. Шуңа безгә аларның ялгышларын гафу итә белергә кирәк, ди. Дөресе дә шулай бит. Ә мин. юләр, әни әтине ташлап китте дип. эчеп, исереп, урлашып йөрдем, төрмәгә эләктем. Шул вакытта миңа әтигә булышырга, әни белән я\шы итеп сөйләшергә, семьяда зур кеше булып калырга кирәк булгандыр да бит... Кечкенә булганмын шул, нибары ундүрт яшь. хәзерге шикелле дусларым булмаган Фаруклар Ә бит, бер карасаң, алар да шәп малайлар кебек иде. Мине алар үз иттеләр, кызгандылар. Аларның сүзләре дә төпле, мәгънәле иде кебек:
— Әниең синен әшәке хатын, әтиең бозау, төкер башларына, ташла син аларны, рәнҗеттеләр алар сине, әйдә безнең белән, без беркайчан ташламыйбыз сине, башыңа бәла килсә, ялгыз калдырмабыз, диделәр. Ну бу Фарук, юха елан шикелле, юата, үгетли, ашата, эчертә, «һөнәргә» өйрәтә. Мөслимә дөрес әйтә:
— Галим, син үзең гаепле, безнең цехта әтисе ташлаган да, әнисе ташлаган егетләр дә бар, тик алар синең шикелле эчеп-исереп йөрмәгәннәр, төрмәгә дә эләкмәгәннәр, яхшы эшчеләр алар, яхшы кешеләр. Тырышалар, үз көчләре белән аякка басалар. Ә син җил кая иссә шунда авасың, характерың юк синең, Галим, ди. Ихтыяр көчең юк, ди...
Икенче көнне очрашкач, Айсылу белән Галим, кулга-кул тотышып, урам буйлап йөрделәр. Айсылу Галимгә һаман бер сорауны бирде:
— Әйт инде, Галим, ник шулай бик озак килми тордың?..— Алар кечкенә бакча кырыендагы эскәмиягә утырдылар. Галим өстендәге плащын салып Айсылуның иңенә япты. Галим башыннан үткәннәрне дөп- дөрес итеп, барысын да сөйләргә тотынды. Ачынып-әрнеп сөйләде ул. Айсылуның күзләренә карамады, башын түбән иде, еш-еш сулады егет. Галим сөйләгән саен кыз аннан читкәрәк тайпыла барды, иңеннән Галимнең плащы сыдырылып җиргә төште. Ахыры түзмәде, кинәт йөзен ике кулы белән томалады да эчке әрнү белән, рәнҗеп кычкырып җибәрде.
— Оятсыз!
— Айсылу!..
— Оятсыз!.. — Айсылу урыныннан сикереп торды. — Син, син, ничек оялмыйча.. Мин гомерем буена кешеләрнең әйберләренә рөхсәтсез кагылу түгел, күңелләрен рәнҗетерлек авыр сүз әйтергә дә куркып яшим. Син үзеңнең урлашып йөрүләреңне, исереп йөрүләреңне оялмыйча мина сөйлисең. Сагындым, имеш, мәхәббәт, имеш!.. Сиңамы сон ул мәхәббәтне аңларга!.. Синең намусың да, изге хисләрең дә тапталган, пычранган. Син аларны үзең, үзең таптагансың. Кит, күземә дә күренмә!.. Әгәр бу урамга кабат килсәң, абыйларымны чакырып, милициягә озаттырам...
Айсылу үксеп елый-елый өйләренә таба йөгерде.
Галим, өнсезләнеп, урыныннан кузгала алмый озак утырды. Кап- карангы төн... Ярый әле, күктә ай юк, йолдызлар да җемелдәми. Галимнең кара пәрдә ябылган хәсрәтле йөзен берәү дә күрми. И, тормыш! Бер минут эчендә кешене тагын упкынга атып бәрдең. Бөркеттәй егет сыгылып төште.
Галим ике кулының учы белән битенә бәреп чыккан тир бөртекләрен сыпырып алды. Аннары әкрен генә урыныннан кузгалды. Тик берничә адым атлау белән кемдер авыр кулын аның иңенә салды. Галим, сискәнеп китеп, шул кешегә карады: аның янында түм-түгәрәк йөзле, таза гәүдәле бер егет тора, аннан чнттәрәк тагын берсе — ябыграгы басып тора иде.
— Сәлам, браток! —диде Галимнең иңенә кулын салганы.
— Нәрсә кирәк сезгә?..
— Берни дә кирәкми. Просто сагындык. Ничә көн, ничә төн үзеңне күрәсе килеп йөрибез, җай чыкмый.— Ул кесәсеннән сигарет алып кабызды. Галимгә дә тәкъдим итте.— Мә, тарт, нәрсә бөрешеп калдың, мә!.. Кара, кара,бөтенләй өнсезләнгән... Әйдә, утырыйк. Ну кызык итте үзеңне челән аяк: ничек чаба, артыннан умарта кортлары куа диярсең!- Ә телисеңме, иртәгә шушы вакытка чәченнән сөйрәп китерәм мин аны, китерәм дә алдыңа тезләндереп гафу үтендерәм. Калганын үзең карарсың, практикаң бар.
Галим, куркудан нишләргә дә белмичә, шап итеп эскәмиягә утырды. Тегеләр аның як-ягына утырдылар.
— Я, я, алай ук аһ орма, кызлар өчен авыз корытыр заман түгел. Теләсәң, унны, йөзне табабыз... Фаруктан сәлам!
— Нинди Фарук?..
— Оныттың дамыни, хәтерлә, хәтерлә... Андый шәп дусны тиз генә
онытырга ярамый. Үзеңнең төрмәдәшең бит. ф
— Мин колониядә идем, ул төрмәдә... Л
— Аерма юк. Ул да кеше талаган, син дә кесә карагы.
— Кесә карагы булганым юк. Ялгыш кына булган хәл ул.
— Фарук та кайчандыр шулай ялгышлык белән генә кеше кесәлә- |
ренә кереп йөргән, ә аннан өйрәнеп киткән... £
Галим авызыннан сарымсак, суган, тагын әллә нинди тынчу исләр килгән бу кешегә ачу һәм нәфрәт белән карап алды: *
— Нәрсә кирәк сезгә дим бит. «
— Ашыкма, төн безнеке,— диде егет сабыр гына.— Шул. Фарук си- о нең аркада тагын төрмәгә эләкте. Шуны беләсеңдер дип уйлыйм. £
— Ничек минем аркада?.. &
— Ничек булсын, син сатлык җан булган өчен! Туган көн үткәрәм ° дип җыйналгансыз да син алдан милициягә хәбәр итеп куйгансың... *
— Юләрмени мин алай итәргә? Туган көнне мин үткәрмәдем, Фарук | үзе чакырды. «Яшь малайлар белән танышасым килә, алып кил үзлә- л рен», диде.
— Ул малайларың кая хәзер? 5
— Белмим. 2
— Белергә туры килер. Ничә ел Фарук канаты астында җылынып яткансың, ул тапкан акчага тыгынгансың, аракы, сыра чөмергәнсең. Алай сатлык җан булырга ярамый!
Галим хәлсезләнә барды. Тыны кысылды. Башы әйләнә, косасы килә башлады.
— Барысы да бетте, — дип уйлады ул. — Кара төндә харап итәчәк болар мине... Тукта әле!.. Нигә син шул кадәр куркынып калдын, Галим? Караңгылыктанмы? Ә үзең ничә ел караңгылыкта яшәдең. Якты көнне, кояшлы иртәне син яратмадың. Кичне, төнне сагынып көтә идең бит. Нигә хәзер җебеп төштең? Теге кызның авызын томалап читкә өстерәгән чагында караңгы төн иде бит, хатынның сумкасыннан акча алганда да кич иде, караңгы иде. Ул чакта син бер дә курыкмадың, батырның батыры идең. Алар да синнән котлары очып кемнәрдәндер ярдәм көттеләр. Аларга ярдәм итүчеләр табылды. Менә сиңа хәзер кем ярдәм итәр икән? Алар икәү, син бер ялгызың..
— Я, я, калтыранма, куркак җан, — дип, Галимнең иңсәсеннән се- леккәләп алды зур гәүдәлесе. — Күтәр башыңны, кара әле менә бу матур егетне. — Ул, иягеннән тотып, Галимнең башын сул якта утырган егеткә таба борды.
— Яхшылап кара, икенче күргәндә танырлык булсын. — Ул сул кулы белән Галимнең аркасына сугып куйды. — Фарук сиңа сәлам әйтергә кушкан дидемме әле? Беләсеңме кайда ул хәзер?..
— Белмим...
— Зөя төрмәсендә, хохма, валлаһи. Нинди статья бит әле — 210 нчы. Яшүсмерләрне бозык юлга тарткан өчен, ике ел. Котырттымы сине?.. Тарттымы ул сине бозык юлга, ә?.. — Галим дәшмәде. — Дәшмичә дөрес эшлисең. «Фарук мине котыртты», дип авызыңны ачып кара... — Ул чалт итеп җиргә төкереп куйды —Син Коля Васильевны беләсеңме? Адресын әйт әле... Башка квартирага күчкән ди...
— Белмим.
Якыннан гына, зәңгәр утларын җемелдәтә-җемелдәтә, милиция машинасы узып китте.
— Әнә узып баралар синең дусларың. Дураклар, утларын яндырып киләләр, безнең шикеллеләргә хәбәр генә бирәләр ич: «Качыгыз, ми
лиция килә!» — Ул, кулы белән авызын каплап, пырхылдап көлеп алды. — Колянын адресын дим...
— Белмим...
— Белмим дә белмим. Әйтерсең лә суд залында .. Менә нәрсә, дускай, Фарук синең измәңне изәргә, аннан соң үзенең үтенечен әйтергә кушкан, белдеңме... Но мин андый ерткыч түгел, урамда кешеләр кыйнап йөрмим мин, бармак белән дә чиртмим сиңа.— Сул якта утырган яхшы ук салмыш егет, башын эскәмия артына куеп, гырылдап йокыга китте — Йоклавы хәерле... Яхшы гына эшләп йөрисең икән, эшлә, тырыш, тик Фарукны онытма. Акча алгач, аңа да өлеш чыгарырсың дип ышанам. Менә шушы егет аша миңа акча җибәрерсең, ә мин — Фарукка. Безнең очрашу турында милициягә хәбәр итсәң . — Ул уң кесәсенә кулын тыкты — Хәбәр итсәң, башың баскан җиреңдә аунап ятыр. Аңлашыламы?. — Ул урыныннан торды да йоклаган егетнең кулыннан тартып аягына бастырды.
— Уҗым бозавы, тор, киттек! Башыңны тактага куеп йоклаганчы ■берәр чибәрнең күкрәгенә салып йокларсың ичмасам. — Ул кулын Галимгә сузды. — Сау бул, тагын очрашканга чаклы.
Галим болай җиңел генә котылуына иркен сулап куйды.
— Кайчан очрашабыз соң? — диде ул, кулын сузып.
— Кирәк чакта үзем сине табармын.
Ул шулай диде дә, иптәшен җитәкләп, салмак кына атлап китеп тә барды.
Ишекне һашия ачты. Галимнең агарган йөзен күргәч, коты алынып, ул стенага сөялде.
— Әни, су бирче, — диде Галим, өстендәге плащын сала-сала.
Кайнар чәй эчкәч Галимнең йөзенә төс керде, һашия сораулар биреп улын борчырга кыймады, үз бүлмәсенә кереп, стаканга дару тамызып эчте дә, йокыга ятты. Галим түр бүлмәдә, креслога утырган килеш, озак уйланды. «Тагын тыныч, рәхәт көннәре бетте. Беренче саф мәхәббәте юкка чыкты. Жаны пычак астына куелды. «Уҗым бозавы». Фарук ачуы чыккан саен Галимгә дә «син бит уҗым бозавы» дип кычкырына иде. Гомер буена беркемгә дә кирәксез җан, «уҗым бозавы» булып тормышны дәвам итәрме ул, әллә Мөслимә әйткән егет була алырмы? «Рухың көчле булсын, синнән теләсә кем бау ишмәсен» ди бит аңа Мөслимә. -
Галим ана бүлмәсе янына килде.
— Әни, йоклыйсыңмы?..
— Юк, улым, кер...
Галим аның караваты янына урындык куеп утырды, һәм гомерендә беренче мәртәбә серен ачып, барын-барын да яшермичә сөйләп китте.
һашиянең йөзе кызарды, арка сөякләре сызлап куйды. Улын дикъкать белән тыңлады, ә күз алдыннан үз тормышы һәм ирләре үтә торды. Әллә шулар аркасында килеп чыктымы мондый аяныч хәлләр? Кайсысында ялгышты ул? Ә бит ирләренең икесен дә яраткан иде. Икесе дә һашиягә күңелле, матур минутлар, сәгатьләр, көннәр бүләк иттеләр. Әйе, бик бәхетле булган көннәре бар иде анын. Камиле, Галиме газап чигеп яшәгән көннәрдә һашия үзе бик бәхетле иде... Галим ялгыш юлда, җинаять сукмагында йөргән чакларда ул кайларда иде?.. Рәүф белән Сочида, диңгез буенда типтерде.
Ана бар көче белән Галимне күкрәгенә кысты. Яшь аралаш тавыш белән:
— Улым, җаным, гафу ит! Вакытында әйбәт ана була алмадым шул, гаеп миндә. Гафу ит, улым, — диде.
Галим әнисеннән читкә тартылды да, аягүрә басып, озак кына ана
карап торды. Узгандагы газаплы көннәре тагын бер кат аның күз алдыннан узды. Беренче мәртәбә бик нык рәнҗеп әйтте:
— Безне озакка калдырып киткәндә шундый күңелсезлекләр килер дип бер дә уйламадыңмыни сон, әни, ә?.. Син кайтмагач, Камил елады да елады, әти эчте дә эчте. Их, әти, әти!.. Ул бит мина «елама, кайгыңны бас» дип, үзе салып аракы эчерде.
— Әтиеңә сүз әйтмә, улым, минем аркада, хәсрәттән аптырагач шуңа баргандыр инде ул.
— Хәсрәт белән көрәшерлек көч тапмаган өчен үпкәлим мин ана. Ул биргән аракы мине төрмәгә, үзен кабергә кертте.
һашия бизгәк тоткандай калтыранды Тәрәзәгә бәреп, тышта каты яңгыр ява һәм ана белән улының болай да шомлы күңелләрен тагын да ныграк шомландыра иде. һашиянең колагына кемдер: «Син, үз хисләреңә хуҗа була алмыйча, ике нәни баланны җиде юл чатында ташлап калдырдың. Мәхәббәт хакына дидең. Сөясем-сөеләсем килә дидең дә, балаларың ятим итеп, икенче бер ирнең иңенә сарылдың... Балалар бәхете исәбенә үзең бәхетле булырга теләдек. Мәхәббәт ул яшьлекнең чәчкә аткан чагында гына көчле, саф була. Балалар анасы булгач, азгын хисләр китергән мәхәббәт көчсез дә, гомерсез дә. Ә газабы гомер буена китә аның» дип пышылдый сыман иде
Зөлфәт, кабул итү сәгатьләрен тәмамлап, иртәгә эшлисе эшләрне ° язган кәгазьгә тагын бер кат күз салып алды да, гимнастеркасының күкрәк кесәсеннән пөхтәләп икегә бөкләнгән кәгазь чыгарды. Туйга кирәк булачак әйберләр исемлеге иде бу. Иртән эшкә киткәндә Зөлфәткә әнисе үзе әйтеп яздырды һәм: «Вакытың булган арада гел кибетләргә керә йөр», — дип калган иде. Әмма Зөлфәткә кибеткә керү түгел, әлеге исемлекне укып карарга да вакыты тимәде. Ниһаять, менә хәзер, эштән соң, ул туй хәстәренә керешергә уйлап, кесәсендәге акчаларын барлап, өстенә плащын кия башлады
Шул чакны ишектән, рөхсәт тә сорап тормыйча, ашыгып-кабаланып ябык ак чырайлы, күз кабаклары шешенгән бер егет килеп керде. Керде дә хәле беткән, еш-еш сулу алган хәлдә ишек яңагына сөялде. Аннан соң гына:
— Ярыймы икән, иптәш лейтенант*— дип әкрен генә әйтеп куйды.
Зөлфәт кулындагы фуражкасын кире чөйгә элде, плащының төймәләрен чишеп җибәрде. Егеткә текәлеп карап торды да:
— Ни йомыш? Нигә шул кадәр ашыктың? — диде Зөлфәт, егетнең йончыган киеменә, шешенгән күзләренә тагын бер кат игътибар итеп
— Мин пи, тегеннән кайткан идем дә . — Егет өстендәге балонья курткасының җиңен, итәген тартып куйгалады. Кат-кат борынын тартып алды. Аннан кулындагы конвертны Зөлфәткә сузды
— Утырыгыз!..
Егет күзләрен челт-челт йомгалады. Кибеп ярылган иреннәрен ялап куйды.
«Ник бик кыюсыз тота бу үзен. Гадәттә төрмәдән кайтып участокка килгәндә кешеләр пөхтә киемнән, кырынып, чистарынып киләләр, үзләрен тотышлары да мондый булмый, ә бу? » дни уйлап куйды Зөлфәт һәм егетнең документларын кат-кат укыды да:
— Төрмәдән кайтканыңа биш көн, ник кайтуга ук килмәдең?.
Егет эндәшмәде, утырган урындыгына елыша барды, ике кулы белән дә шуның артына тотынды
«һе!..—дип уйланды Зөлфәт,—әйтерсең урындыгыннан кубарып алып, аны төрмәгә кире озаталар Ник болай? » Аның эш тәҗрибәсендә, тоткынлыктан кайтып та өлгерми, якадан җинаять юлына басучылар очраганы бар бит.
11 111 ЧОРЛТОНА
— Әтиең, әниең шатлангандыр инде сине күреп? — дип сорады Зөлфәт, егеткә сыный карап.
Егет ялт итеп Зөлфәткә күтәрелеп карады һәм шунда ук башын түбән иде. Аннары әкрен генә:
— Шатланмыйча... Ике ел утырдым бит...
— Мин менә, Кадыйр иптәш, сине күреп, бер дә шатланмадым,— диде Зөлфәт. Кайтып керергә өлгермәгәнсең, бүртенгәнче эчкәнсең. Бар, өенә кайт, иртәгә үзеңне тәртипкә китереп, мунча кереп, тәмам айнып килерсең —Үзе шулай диде диюен Зөлфәт, әмма күңеленнән: «Шунда төн кунсам кунам, егетнең бу иләмсез кыяфәтенең сәбәпләренә төшенәм», дип уйланды.
— Миңа тизрәк эшкә урнашырга кирәк, — диде егет кыю гына.
— Сөйләштек... Бәлки иртәгә иртүк, сәгать сигезләрдә үзем сезгә барып чыгармын...
Егет нык каушап калды.
— Безгә?.. Кирәкми, бармагыз, үзем килдем бит...
— Бару-бармау минем эш... Күлмәк якаңны, чалбарыңны кара. Әй, син... кем әйтер егерме бер яшьлек егет дип...
Егет урыныннан торды, ишеккә атлар-атламас килде, кабат курткасының җиңеп, итәген тарткалап алды, кулындагы кепкасын күзләренә кадәр төшереп башына киде.
Зөлфәт тә өстәл артына торып басты, егетнең күзләренә карарга тырышты ул. Ләкин егет башын түбән иеп басып тора бирде.
— Утыр урыныңа, Кадыйр, кайтып җитмәс борын кемнәр белән эчеп йөрдең, сөйлә, барыбер беләм...— Зөлфәт каты-каты басып идән буйлап йөренеп алды... — Сөйлә, төрмәгә нәрсә өчен кердең?
Егет күзләрен йодрыгы белән угалап алды да:
— Иптәш лейтенант, ышаныгыз, усал ният белән түгел минем эләгүем... Ул чакны сез монда эшләми идегез әле, икенче лейтенант иде монда,— диде.— Усал ниятем юк иде, юләр булдым... Шул аракы бәласе инде. Иптәшләр белән бераз салган килеш инде... Бер ирнең бүреген салдырганны карап кына тордым. Ә ул явызлар, минем белән эчкән малайлар инде, мине, карап кына тормады, бүрекне салдырышты дип әйтәләр, судта инде...
— Утыр, утыр әле, — дип, Зөлфәт уң кулы белән егетнең аркасына йомшак кына кагылды...
— Инде нишләргә уйлыйсың?..
— Токарь мин. Училище тәмамладым. Яхшы гына эшли дә идем, разрядым да бишенче. Алсалар, үзебезнең заводка керергә иде исәп.
Зөлфәт уң кулының бармаклары белән өстәлгә каккалап уйланып утырды. Аннары:
— Иртәгә үк заводның кадрлар бүлеге белән сөйләшермен, әгәр— Ул тагын текәләп егеткә карады...
Егетнең күзләре яктырып китте, ул нәрсәдер әйтергә теләде, аннан «уф» дип тирән сулады да:
— Ышаныгыз, иптәш лейтенант, мин усал ният белән түгел, тагын шул аракы бәласе инде, — диде. Зөлфәт бер сүз дә дәшми аңа карап торуын дәвам итте. Егет бөтенләй ачылып, эчкерсез сөйли башлады.
Кадыйр төрмәдән чыгарга бер атна кала алар барагына Фарукны китергәннәр Шунда танышканнар. Кадыйр кайтып киткәндә Фарук аңа үзенең бер танышына хат биреп җибәргән һәм поезддан төшкәч тә илтеп тапшыруны үтенгән. Бу егет шулай эшләгән дә: Казан вокзалына кайтып төшү белән хатның иясенә туп-туры киткән. Хуҗа аны бик хуплап каршы алган, алар аның исән-имин өенә кайтып җитүен аракы эчеп нык кына юганнар, һәм хуҗа биш көн буена егетне айнырга ирек бирми сыйлаган да сыйлаган... Тегенең янына Фарукның башка әшнәләре дә килеп торгам, һәр кичне Фарукны сагынып сөйләп утырганнар.
Анык төрмәгә нахактан, начар, ышанычсыз иптәшләре аркасында гына эләгүен әйтеп зарланганнар.. Хуҗаның Госман исемле булуы, зур гәүдәле икәнен әйтте Кадыйр һәм:
— Кичә ул мине шул Фарукны утырткан «Сатлык жан» белән та
нышырга алып барды. «Очрашкаларбыз әле», диде. Бик арган идем, ф нык кына салдырды да. Алар сөйләшкәндә йокыга киткәнмен. Сөйләгән & барлык сүзләре дә хәтердә калмаган, — диде. Аннан куркынган кыя-< фәттә Зөлфәткә туры карап: 3
— Мин бу турыда сөйләшмәскә аңарга ант иттем... «Әгәр лыгырдый з калсаң, үзенә үпкәлә», — диде. Бүген иртән, ул кибеткә аракыга чыгып g киткәч, мин аның өеннән чыгып киттем. Чөнки айнып беткән идем инде... Иптәш лейтенант, ышаныгыз, усал ниятем юк иде. Характерым * юк минем, характерым.. Ул башын ике кулына салды...
— Бар синең характерың, Кадыйр, бар,— диде Зөлфәт елмаеп...— о Башыңа килгән бәладән котылырга теләү, үз ялгышыңны аңлау — бу ь инде характер, Кадыйр, ирләр характеры бу... Рәхмәт, рәхмәт сиңа... х Үзеңне дә, тагын кемнәрне дә зур бәладан коткардың, рәхмәт! — Ан- о нары ул егетнең аркасыннан дусларча кагып алды:
— Иртәгә иртән заводның кадрлар бүлегенә бар. Мин сөйләшер- -
мен. Прописка мәсьәләңне хәл ит ф
Егет, «Сау булыгыз, рәхмәт» диде дә, бәрелә-сугыла чыгып китте, и Зөлфәт тәрәзә янына килеп басты. Кадыйр ашыга-ашыга автобус тук- - талышына китте. Аның адымнары тигез һәм нык иде... Зөлфәт егетнең 2 документларын кабат карап алды да дәфтәр битенә: «Алиев Кадыйр 1956 елда туган... Эшкә урнаштырырга», дип язып куйды. Аннан телефон номеры җыйды. Трубкада: «Милиция лейтенанты Симагин тыңлый» дигән мәһабәт тавыш яңгырады.
— Сәлам, Симагин! Мәрдәнов!..
— Сәлам, дускай!.. Нинди уңай белән исеңә төшердең без фәкыйрегезне?..
— Фарукның тагын кулы уйный башлаган. Яныннан берәү кайткан, минем участок кешесе.
— Беләм, дускай, рәхмәт!..
— Кай арада? — дип, гаҗәпсенеп сорап куйды Зөлфәт.
— Галим Рахманов үзе килеп барысын да сөйләп китте. Аны нык кына куркытырга теләгәннәр. Рахманов молодец, югалып калмаган...— Аннары Симагин тирән сулап алды да:—Ну рәхәт тә булып китте әле, дускай, Галимнең шакшы тормыштан арынырга омтылуы. Әйтерсең йөрәккә май салдылар..
— Тәбрик нтәм, дускай, димәк, тырышып йөрүләрен бушка китмәде.
— Шулай гына булсын инде, — диде Симагин
Алар трубкаларын элделәр... Бүлмәдә тынлык. Идән уртасына баскан килеш Зөлфәт үзалдына елмаеп бераз торды. Бу елмаю аның күңеленә куаныч, канәгатьлек бирә торган халәт иде.
Тынлыкны бозып телефон шалтырады.
Полковник Борһанов икән.
— Хәерле көн, иптәш Мәрдәнов.
— Хәерле көн, иптәш полковник!..
— Сезне чын күңелдән тәбрик нтәм. иптәш лейтенант СССР Эчке эшләр Министрлыгыннан приказ алынды — Сезгә өлкән лейтенант званиесе бирелгән. Тагын бер кат чын күңелдән котлыйм, эшегездә зур уңышлар телим, сәламәтлек телим, иптәш өлкән лейтенант
«Рәхмәт. Рәхмәт, иптәш полковник!» Зөлфәт тагын нәрсәдер, ниндидер кирәкле сүзләр әйтмәкче иде Ә полковник трубканы кунган булып чыкты.
Коля бер атна инде әтисе өендә яши. Беренче көннәрне ул үзен тыныч тотты. Өйдәгеләр аның белән яхшы мөгамәләдә булдылар. Бигрәк тә энесе Сергей. Мәктәбеннән атылып дигәндәй кайтып керә. Коляга классларындагы хәлләрне сөйли, китапханәдән китаплар алып кайта. Әтисе дә кичләрен Коля белән шахмат уйнап утыра.
Ләкин бу тынычлык озакка бармады. Өйдәгеләргә карата көнләшү хисе туды аңарда. Барысы да иртән өсләренә матур киемнәр кияләр, ашыйлар, эчәләр дә эшкә, укырга чыгып китәләр. Коляга күпме теләсә шул хәтле йокларга кушалар. Өстәл тулы ризык, теләгәнчә аша да, тагын йокла, радиоладан матур музыка тыңла, телевизор кара... Аның йоклыйсы да, ашыйсы да килмәде. Тәрәзәдән урамга озаклап карап торулар да әллә ни юаныч бирә алмады аңа. Менә ул, энесенең дәрес әзерли торган өстәле янына килеп, аның матур почерк белән язылган дәфтәр битләрен актара башлады. Күзе күргән тырышлыктан ачуы чыгып, дәфтәрне читкә этәрде. Ул үзе дә җиденче, сигезенче классларда яхшы укый иде. Теләсә, математиканы гел бишлегә белде. Ләкин ул тырышмады. Мәктәпкә бармый калган чаклары да күп була иде. Шулай да ун классны тәмамлады. Армиягә китәсе килгән иде аның — алмадылар, йөрәгең авыру диделәр. Алынган булса, бәлки башкача яшәп киткән булыр иде. Хәзер кулында ни һөнәр юк, ни рәтләп эш белми... Аның урамга чыгасы, кешеләргә кушылып, эшлекле кыяфәттә берәр учреждениегә эшкә барасы килде. «Бетмәде инде бу тикшеренүләре дә», — дип уйлады ул. Тизрәк хәл итсеннәр иде инде. Туйдырды. Чакыралар да сорау бирәләр: «Ник укымыйсың? Нигә төпләнеп эшләгән урының юк? Ник эчәсең? Кайчаннан бирле эчәсең?».
Башка сорауларына җавап бирә алмаса да, үзенең кайчаннан бирле эчә башлаганын белә Коля. Тик тикшерүчеләргә дөресен әйтә алмый. Ул чакта тикшерүче аның әнисен гаепләячәк. Ә әнисен гаепләтәсе килми аның, чөнки бары үзе гаепле. Суд булса анда да әйтәчәк ул: «Әти- әнинең гаебе юк», диячәк. Коля сигезенче класста укыганда. Сигезенче март бәйрәменә әнисе кунаклар чакырды. Җырлап, биеп озак кына вакыт уздырдылар да барысы бергә чыгып киттеләр. Әнисе кунакларны озата китте. Коля өйдә берүзе, өстәл тулы ашамлык, эчемлек... Әнисе берсен дә җыештырып куймаган, хәзер әйләнеп кайтырмын дип уйла-гандыр. Коля ашап-эчеп утырды, аннары, юри генә авыз итеп карыйм әле дип, кечкенә рюмка белән, әнисе бик мактап эчә торган виноны йотып куйды. Чыннан да бик тәмле икән. Әйтәм аны табында утыручылар да мактап-мактап эчкәннәр иде. Әнисе аны «Ленинградтан алып кайттылар» дип тә сөйләнде бит. Ул тагын бер рюмка эчте. Аңарга бик тә рәхәт, бик тә күңелле булып китте. Аннары, әни белмәс әле, дип. бер шешә виноны яшереп тә куйды. Әнисе иртән ах-ух килеп кайтып кергәндә Коля рәхәтләнеп йоклап ята иде. Әнисе аны, көчкә генәуятып. мәктәпкә җибәрде. Мәктәптә исә ул башы авыртуга йөдәп утырды да, түзә алмагач, өченче дәрестән китеп барды. Юлда очраган күрше малаена, көлә-шаяра: «Баш авырта, кичә күбрәк эчеп ташланган», диде.
— Исең киткән икән, тагын берәр стакан тондыр да баш авыртуын шунда ук бетәр, — диде ана малай. Күрше киңәшен тотып, Коля кичә яшереп куйган виноны өеннән тиз генә алып чыкты да шуны икесе бергә эчтеләр. «Рәхмәт, мин дә сине сыйлармын», диде күрше малае һәм сүзендә торды. Икенче көнне үк Коляның мәктәптән кайтканын көтеп алып: «Кичкә безгә кер, өйдә үзем генә, баш төзәтәбез», диде.
Менә шуннан әкренләп китте дә инде... «Иптәшләре» дә арта барды Ул буйга озаеп китте, үзен өлгереп җиткән егет дип хис итә башлады. Туган көннәргә йөрде, армиягә иптәшләрен озатты, алар исәнлегенә- эчелде. Кемнәрнеңдер иптәш малае армиядән кайтты, шатлыктан күбрәк эчеп ташлангач, эшкә бара алмый калды. Беренче мәртәбә гафу
иттеләр. Танышы, көнкүреш комбинатында эшләүче, үзеннән күпкә олы Фарук ана:
— Борчылма, эшеңнән кусалар да зарар юк. Син яшь әле, эштә ватылырга өлгерерсең. Иптәшләрең күп синең, ярты ел, бер ел эшләмә* сәң дә сина ярдәм кулы сузачаклар, — диде. Ашарга-эчәргә аптырау ф булмады. Кайчан кайтма,
өстәл тулы ризык. Исерек булмаса, әнисе аның өчен җанын да кызганмады. Тик сәрхушләнеп кайткан чакларында гына усал сүзләр белән тиргәде. Чалтыратып яңагына суккалап та алгалый иде. Ә инде Коля һәр көй шулай кайта башлагач:
— Kafpa эчтең, шунда куй! Моннан соң мин сиңа ишек ачмыйм, — диде.
Коля кайда эчте, шунда йоклап калды Вокзал тирәләрендә дә кунгалады, яна танышлар да тапты. Бер төнне алар озак кына итеп карта суктылар. Коля ун сум оттырды... Акчаны шунда ук түләргә куштылар. Коля иптәшләренең күзләренә аптырап карады
— Мин бит юри генә уйныйбыз дип торам. Эшләмим бит, миңа акча кайдан килсен, — дип карады. Ә иптәшләре аның аркасыннан сөйделәр, чәчләреннән сыйпадылар:
— Юри-мари гына уйнарга син әллә сабыймы? Егет кеше син, әйткән сүз — аткан ук. Бүген булмаса, иртәгә түләрсең. Подумаешь, акчага аптырап торырга... Өйдә әниеңнең кирәкмәгән чүп-чары бардыр әле, алып кил, бергәләшеп шудырырбыз, — диделәр.
Икенче көнне Коля тегеләргә әллә кайчаннан бирле матур тартма эчендә сакланган, алтын йөгертелгән ике чәй кашыгын алып килде Иптәшләре аны мактадылар. Кашыклар чыннан да бик тиз тудырылды.
Көннәр уза торды. Коля, әнисе өйдән чыгып киткән саен, серванттагы, кием шкафындагы «чүп-чар»ны кыстырып үзе дә чыгып китәргә гадәтләнде. Өйдән әйберләр югалганын белгәч, әнисе зур тавыш чыгарды, кулына нәрсә туры килсә, Коляга шуны ыргытты «Милициягә хәбәр итәм, барыгызны бергә җыйнап төрмәгә яптырам, җир бит, оятсызлар», — диде.
Коля да, иптәшләре дә бер мәлгә тынып калды: «Чыннан да, хәбәр итсә, беттек бит», диештеләр. Ләкин... Әниләр гафу итмәгән гаеп буламыни? Ничек инде ул үз улын үзе милициягә илтеп бирсен. Шуннан соң Коля өйдән әйбер урламады. Иптәшләре аны төнлә үзләре белән бергә анда сугылып, монда сугылып йөрергә өйрәттеләр Шул чакта ул Тәлгать белән дуслашып китте... Галим белән алар кәрзин-кәрзин алма саттылар. Акчаны Тәлгать белән урталай бүлештеләр. . Бусы инде урлау түгел иде, эшләп алган, көне буе базарда басып торган өчен килгән акча иде. Әнә шулай «урламый» гына яшәгән чакта менә сиңа мә: милициягә эләктеләр.
Аның уйларын бүлеп ишек звоногы чылтырады. Хат ташучы нкән. Конверт эчендәге ак кәгазьгә: «Васильев Николай Вадимович, 1976 елның 22 октябренда Вахитов районы халык судына чакырыласыз», дип язылган иде
Коля, кәгазьне учында йомарлап, беравык басып торды да креслога барып утырды. Башын артка ташлап, тирән сулады, йөрәге кысып- кысып авыртып куйды. Икенче бүлмәдә телефон шылтырады.
— Әйе, тыңлыйм...
Вадим Николаевич шылтырата икән.
— Коля, улым!..
Әтисе аның хәлен сорашты:
— Ашадыңмы, эчтеңме, берәр яңалык юкмы өйдә? — диде. Коля үзенең судка повестка алганын әйткәч, Вадим Николаевич бер мәл дәшми торды. Аннары: — Килергә тиеш тә иде, нишләмәк кирәк Шу-
РӘИСӘ ИШМОРАТОВА ф ЯЗМЫШЛАР
лай да бик борчылмыйк әле, — дип Коляны юаткандай итеп трубканы куйды.
Коля телефонга карап уйга калды... Ана унбер яшь тулган көн иде. Өйдә телефон шылтырады. Әнисе икенче бүлмәдә кемнәр беләндер чәй эчеп утыра. Трубканы Коля алды.
— Коля, улым, — диде дулкынланган тавыш белән Вадим Нико-лаевич.— Туган көнең белән котлыйм, Коленька!..
— Әти, әтием!..
Шул чак Коляның әнисе Лида, ефәк халат итәкләрен җилфердәтеп килде дә трубканы Коля кулыннан йолкып алды.
— Вадим Николаевич, сезгә ничә мәртәбә әйттек бит, шылтыратмагыз, баланың йөрәген бозмагыз!—диде. Трубканы элеп куйгач, Коляны җилтерәтеп диванга илтеп утыртты. — «Нинди әти ул сиңа, аның улы бар. Соңгысы булсын, «әтием» дип төчеләнәсе түгел».
Коля диванга йөзтүбән ятты да кайнар күз яшен түкте. Шулчак аның йөрәге беренче мәртәбә кысып-кысып авыртты. Шуннан сон аның йөрәге гел шулай бимазалана торган булып калды. Менә хәзер дә каты итеп чәнчеп куйды. Коля дивандагы кечкенә мендәргә башын салды.
Туй көне бишенче ноябрьга билгеләнгән иде. Бүген бере. Биш көн вакыт бик аз да, бер карасаң — озак та. Күңелләрдәге ярсуны ничек басарга да белми аптырап калды бу көннәрне Фәһимә. Я ул бишенче ноябрь көнен зарыгып, сагынып, шатланып көтте. Я коты очып, куркынып калды. Нишләргә? Беренче иренә чыкканда мондый каршылыклы хисләр кичермәгән иде бит ул. Туй күлмәген кию, бармагына беренче алтын балдак кидерү — ул чакта барысы да гади, табигый иде. Ә менә хәзер, икенче каты, уйландыра икән шул һәм өркетә дә.
Фәһимә кибеттә туй күлмәкләре сайлый. Матур эчке күлмәкләр, чгуеп эшләнгән мендәр тышлары, ак һәм төрле төстәге бизәкле җәймәләр, юрган япмалары... Кулына барысын да тотып карады, тик берсен дә алмады. Ул аларны барысын да бер алган иде бит... — Юк, юк, туй күлмәкләре киеп тормаска кирәк. Алтын балдак та кирәкми. Хәтта туе да кирәкми. Кешеләр күрмәгәндә язылышып кайтырга да, туганнары белән бергәләп чәй эчәргә. Кияүдән аерылып кайткан егерме биш яшьлек тол хатынга шунысы да бик җиткән.
Ул Дамир белән никахлашкан көннәрен исенә төшерде. Алар Загска чәчәкләр белән бизәлгән дүрт «Волга» белән барганнар иде. Аннары Аккош күле буена да барып, «ура» кычкырып, шампанский бөкеләрен шартлаттылар... Парк каршындагы һәйкәл янындагы мәнгелек ут каршына басып, иң изге уйларга чумып тордылар. Ә ахыры нәрсә белән бетте? Бер уйласаң нинди кешелексезлек, ике йөзлелек. Сугышта билгесез югалган каһарманнарны хөрмәтләп искә ал да, сөйгәнеңне өеңә алып кайткач, исергәнче аракы эч. Ә иртәгесен «син минем белән йокладыңмы?» дип сора...
Фәһимәнең күз аллары караңгыланып китте. Каядыр тирән упкынга төшеп киткәндәй булды ул. Як-ягына каранып алды. «Раббем, таныш- белешләр очрамасын тагын» диде дә кибеттән тиз генә чыгып китте. Урамда йөреп бераз тынычлангач кына өйләренә кайтты. Өстенә җиңел күлмәк кигәч, салкын су белән битен дә югач аңа хәл керде.
Аның бүлмәсенә Мөршидә керде дә, каршысына ук басып, кулындагы зур төргәкне сузды.
— Җиңги, нәрсә бу?..
— Сүт тә кара! — Үзе, Фәһимәне көтеп тә тормыйча, төргәкне чиште һәм елкылдап торган ак ефәк тукыманы Фәһимәнең иңенә салды.— Сиңа абыең белән миннән — туй күлмәге. Үз тегүчем белән сөйләштем, бүген үк килсен, бик тиз өлгертермен, диде.
Фәһимә бүләкне ике кулына алып күкрәгенә кысты.
— Нинди кешелекле син, җиңги! Җиңги җаным,— дип, Мөршпдә- нең ике битеннән үбеп алды. Аннары тукыманы урындык башына куеп, сокланып карап тора башлады. Кинәт аның йөзе моңсуланып китте. Боегып кына Мөршидәгә күз салып алды... Ул Мөршндәнең Зөлфәткә кияүгә чыгуына баштан бик нык каршы булып та хәзер кинәт риза булуына бераз гаҗәпләнә. Үзеннән сораргамы-юкмы дип бераз икеләнеп торды да:
— Җиңги, син минем никахка чын күңелеңнән ризамы?..
— Үзең соң, үзең чын күңелдән яратасыңмы Зөлфәтеңне?—диде Мөршидә, Фәһимәнең күзләренә туп-туры карап.
Фәһимә Мөршидәнең иңенә башын куйды.
— Бик, бик яратам җиңги, үлеп, газапланып яратам. Яхшы кеше
бит, сынадым инде... .
— Яхшы да булгач, яраткач та, мин каршы килә алмыйм инде, балакаем, — диде Мөршидә.
Фәһимәнең күңеле күтәрелде, кибеттә йөргәндәге икеләнүле уйлары барысы да юкка чыкты.
Ишек звоногы чылтырады. Зөлфәт килгән иде. Мөршидә аны хөрмәтләп каршы алды һәм үзе, кибеткә барып килим әле дип, чыгып китте.
Чәчләрен аркасына туздырып салган, битенә җиңел генә кершән сөрткән Фәһимә бүлмәсеннән чыкты.
— Ярый әле, килдең, үләм дип торам... — Ул шушы ике-өч сәгать эчендә ниләр кичергәнен Зөлфәткә сөйләп бирде дә:
— Бәлки чыннан да икенче иргә чыкканда туй күлмәге тектереп, балдаклар сатып алуның да кирәге юктыр, — диде.
— Мин бит, Фәһимә, беренче мәртәбә әйләнәм, һәм син дә мина беренче тапкыр чыгасың. Мин синең элеккеңне белмим һәм аның кирәге дә юк. Син минем өчен иң саф, иң намуслы кыз. — Ул костюм кесәсеннән кечкенә генә тартма чыгарды да аннан алтын балдак алып Фәһимәнең учына салды.
Чәчәкләр белән бизәлгән ике «Волга» машинасы мәрмәр баскычлар янына килеп туктады. Ишекләр ачылды. Фәһимә ап-ак туфлилары белән яңа яуган ак карга басты. Ул, Зөлфәтнең беләгенә кулын салып, нык адымнар белән мәңгелек ут янына атлады. Машинадан төшкән милиция лейтенантлары Шакуров, Симагин һәм тагын ике кыз алар артыннан киттеләр. Обелиск алдында кара шинельләре эченнән ап-ак кофта якалары күренеп торган, беләкләренә кызыл тасмалар бәйләгән ике кыз, ике егет басып тора иде. Фәһимә,’мәңгелек ут янында уйланып басып торганнан соң, озын күлмәгенең бер читен сул кулы белән җи- ңелчә генә күтәрде дә кулындагы роза чәчәкләрен мәрмәр таш өстенә куйды. Сакта торган кызлар, яшьлек нуры белән тулы күзләрен ана текәп, керфек сирпеп куйдылар. Фәһимә әйләнә-тирәгә җыйналып өлгергән кешеләргә карап алды. Барысының да күз карашлары эчкерсез, алар да Фәһимә белән Зөлфәткә бәхет телиләр иде сыман. Рәхмәт инде барыгызга да, без бәхетле булырбыз, бәлки әле без бик бәхетле булырбыз, дип елмайды Фәһимә бу минутта.
1975—1976.