Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Иңкүлектә килгән бер уй
Диңгезләре булган халык кол булалмый! һәрбер дулкын ярга бәрелеп искәртә аңа: «Син минем күк ирекле бул!
Ирекле бул!!»
Зур таулары булган халык кол булалмый!
Кыялар тәкърарлый аңа һәр даим: «Минем күк мәгърур, горур бул!
Горур бул!!»
... Ә мин менә иңкүлектә кырмыскасы качкан түмгәк өстеннән нәни чишмә тибешенә карап торам. Күбәләкләр күләгәсен күрәм төптә.
Ә күңелдә —
диңгез өсләп
кыясына очкан
лачыннар.
Җәй белән саубуллашу
Таңда күргән татлы төштәй үтә бәхетле көннәр.
Искечә сентябрь керде, сәгатьләп сула гөлләр.
Кемнәрнең сагышын сөйри торналарның чылбыры? Кая безнең сихри төннең чикерткәләре җыры?
Кояш булса да, җил! — диеп, изүне төймәләдең.
Ярда йөзтүбән елый күк балыкчы көймәләре.
Әллә җилдән, әллә гөлдән тибрәнә пәрәвезләр... Кашкарыйларга карыйлар синең боеккан күзләр.
... Аерыласы килми җәйдән!
Китәсе килми синнән!
... Килер җәйләр бәхетен теләп, дога укыйм эчемнән.
Кисеп йөгерәм җилләрне, нык булсын аяк-кулым; ярып йөзәм дулкыннарны, киң булсын сулыш юлым; өлкәннәрдән фатыйха алам, уң булсын чыккан юлым; затлы җаннарга елышам, гел артсын яхшылыгым.
Тагын йөгерәм, тагын чабам, ашкынам алга, янам.
Илаһи бер максат өчен күтәреләм күк һаман. Камиллеккә! Камиллеккә! Гел камиллеккә табан!
... Ә Кояш күктә көлә! «Егет, хәлеңне беләм! Сөйләнмә ниләр генә, серең гади: бер сылуга синең ошыйсың килә!
Бик тә ошыйсың килә!»
Әйе шул!
Туган йортта—балалыкта
Иртәдән кичкәчә йөрим Болынлыкта, баланлыкта!
Тугайлыкта, аланлыкта... Йөрим тоташ балалыкта!
Арышларга башны куям, күбәләкләр куып тотам. Таяк тотып каршы барып, ят көчекләрне куркытам... Рәхәт тә соң балалыкта!
Күңелемдә бөртек кер юк. Авыр гамьнәр юкка чыккан. Шатлыгымның биеклеген үлчи күктә тургай-нокта... Рәхәт тә соң балалыкта!
Арып кайтам. Чәй өлгергән. Өйдә тәмле исләр чыккан... Иң татлы төшләр керәчәк — кунам бүген Туган йортта!..
Зәңгәрлек
Кышкы кичтә, эңгер алдыннан бер зәңгәрлек сара дөньяны, һәркемгә дә бу чак киләдер дим илаһие гына уйларның.
Шулай тиеш. Салкын карларны да моңга өретүче төс бит ул!
Күкнең безгә: «Хәерле төн!» дигән өнен иңдерүче кич бит ул!
Көзге төндә
Дөм караңгы тышта. Суык.
Яңгыр ява, ява...
Китап укудан күзләр дә. ара таңга таба.
Килеп улымның юрганын ипләбрәк ябам.
Аннан кысып кочаклыйм аны.
Ә ул — җылы, кайнар!
Кара төндә нур иңдергән нинди бәхетем бар!
... Тышта серле яңгыр кызы ~ора чәчен тарап.
Ә җил аның толымнарын тәрәзләргә сара!
Ул чибәргә күз дә атмыйм — торсын чәчен тарап!
Ятам уйлап — улым аша киләчәккә карап.
Июль. Таң. Идел. Икәү
Идел өсте... Юкә балы исе!
Сөттәй томан арасыннан чак күренеп теплоход бара. Дулкыннары безне иркәләп көймәбезне рәхәт тибрәтә.
Ә бездән җавап шул мөсафирларга: «Хәерле юл1
Тәмле төшләр — уянмаганнарга!..» Ә, хәсрәте булып, йоклый алмый барганнарга — бар теләкләрнең дә иң олысы!
Безнең Ниагара
Тау чишмәсе улагы астында без-малайлар чупырдашабыз! Дөнья гүләрендә ни гамь булсын — өстебездә бер шау: су шавы!
Су толымына башларны тыккач, чәчләребездән кояшлар чәчри! Учларыбызда — салават күпере! Күзләребездә — йолдызлар! Тупырдашып баскан урын — Җир уртасы! Әкиятләрне узар хыяллар — башта! Беләкләрдә генә каз тәне бераз...
Тычкан утыдай сүрән генә кабынып алган бер уй: «Соң кайттың дип әни кыйнамас микән?..»
... Байтак гомер кичкәч, хәзер генә, исемен белдем биек улаклы бу чишмәнең: ул — малайлыкның безнең Ниагарасы булган икән!
Сездә рәхәт, сездә кыен...
Сездә рәхәт.
Сездә гөлләр бүтән.
Сездә Кояш үзгә карый күк.
Сезнең сәгатьләр дә гомерләрнең тик бәхетле чагын саный күк.
Сездә ишетелгән һәр аваз да кабатланмас гүзәл көй сыман. Сездә бөтен тараф нурга тулган. Сездә, ахры, һәр як кыйбла.
Сездә рәхәт!
Үзгә дөнья...
Сездә кыен.
Сездә читен миңа.
Сездә бар төшемне ут ала.
Сездә син кагылган бөтен нәрсә — тәрәзәләр, диварлар яна, кашагалар, китаплар яна...
Карашыңнан дөрләп мин янам!
Ике арада тагын кем яна?..
Я, алла!..
Сездә рәхәт, сездә кыен миңа...
Күзеңне йом да, оныт бүгенгеңне!
Күм тирәнгә — күңел базына ваклыкларны, мәшәкатьләрне...
Кит беразга әкиятләргә, чык сабый чак сукмакларына, йөгер каеннарга каршы болын буйлап...
Күзеңне йом да, үләннәргә күмел, төклетураларны иркәлә, дулкыннарда чалкан чайкалып тор, ауна яңа яуган карда, керфегеңә кунсын йолдызлар!
Күзеңне йом да, шытсын кабат сабый хыяллар!
Чергән тамыр кебек калсын аста — мәшәкатьләр, гайбәт, бурычлар, җыелышлар, фани тетрәүләр...
Чыксын өскә үрләп — онытылып бара торган хатирәләр, оялчанлык, ялгыз айлы кичләр, татлы өметләр, назга сусаулар, гел яхшылык тулы китаплар...
Күзеңне йом да кайт үзеңә, асылыңа — ялгызлыгыңа. Тагын якынай бер бала чагыңа!
Өскә авардай очлы кыялы тарлавыклар буйлап үрмәлим. Салкын. Юеш. Бер кат күлмәктән. Тау очыннан — ни бау, ни җылы сүз... Өстән ишелеп куя таш кантарлар (кайберләре нәкъ миңа килә, кемдер юри төбәп ишә күк)... Кул-аякка, башка тию бер хәл, күз алмама тияр дип куркам!
Менә калсам әгәр — барыбер тирә-юньгә җете итеп карап, каргыш, рәнҗеш, үпкә сүз түгел, сокланулы сүзләр әйтәчәкмен дөньяга...
кешеләргә...
Йокысызлык
Эх, яшьлектәге бер генә сәгать йокы!
Тиздән — таң.
Саулар,
тазалар,
көчлеләр —
торырлар да
ташланырлар шау тормышка.
Гайрәтләнеп, яңа көч белән яуларлар яшәүнең биегрәк үрләрен!
... Син дә торып чабарсың титаклап, алар артыннан...
Сәдака өчен җеназага ияргән гарип сыман.
Кырымда
Диңгез шавы.
Яңгыр шыбырдавы.
Төнге чикерткәләр сайравы.
Тополь яфраклары лепердәве.
Күңелнең сагынып сулкылдавы...
Тагын диңгез шавы.
Яңгыр шыбырдавы...
Күктүбәдә минем өчен симфония шулар инде.
Кайчак уйлыйсыңдыр...
Эштән арып, кайчак уйлыйсыңдыр: кешеләр таныймы хезмәтем?..
Маяклар да, һай, ишетә микән адашкан җаннарның рәхмәтен?
Туры килер...
Теләсәң күрсәтергә гел алма күк кызыл ягың — туры килер борылырга кояш әйләнгән саен.
Безнең гамь
Болытлардан да өстәрәк чишмәләр бар.
Җир асларында шәһәрләр бар.
һәркайсында безнең гамь бар.
Кайтаваз
Кыш буена яуган ак карларның ташыйсылары бар быел яз.
... Бик рәнҗеттең мине үткән елда, шуңа хәзер сиңа сүзем аз.
Теләк
Тагын чыкты тырнакларга күгәрчен сөтләре.
Нәрсә телим?
Кайтсын иде бала чакның хыял-өметләре!
1976