Логотип Казан Утлары
Очерк

ТАШКЫН


ур эшләр башкару өчен талант кына җитми, көрәшче дә булырга кирәк.
Нефть машиналары төзелеше буенча Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проект-конструктор- лык институты директоры Бувайло кулындагы кәгазь кисәген селки-селки тагын шуны кабатла ды: «Талант кына җитми, көрәшче дә булырга кирәк».
Бүлек начальнигы Рәфгать Гайнетдинов аның нигә ярсуын аңламыйча гаҗәпләнеп карап торды, сорау бирергә дә кыймады. Күңелен жшдидер шом биләп алды, Илья Александрович тиккәннәр.
— Бу нинди дә булса хатадыр, Илья Александрович! Башына тай типмәгән кеше мондый кәгазь җибәрмәс,— диде ул.
— Җибәргәннәр ич.
— Җибәрсәләр соң?! Сез моны әллә җитди нәрсәгә саныйсызмы? Дәүләтнең шул кадәр акчасы тотылган, күпме көч, күпме вакыт сарыф ителгән. Ничек инде эшне ярты юлда калдырырга мөмкин. Министрлыктагы иптәшләр әллә саный белмиләрме?
— Хәзер һәркем санарга ярата. Әмма «ике дә икең дүрт» дигән хакыйкатьне раслар өчен дә якалашкан чаклар була. Син моны ♦ хата» гына дип үзең ялгыша күрмә. Бу урындашлык, ведомствочылык чире. Шушы кәгазьгә кул куючыларга »сез хаклы түгел» дип әйтеп кара, сине алар әллә нәрсәләрдә гаепләп бетерәчәкләр,— диде Бувайло.
— Алардан куркып шул кадәр эшне җилгә очырып та булмый бит инде.
— Мин дә шул ук фикердә. Тик ничек кенә җиңеп чыгарбыз икән?! Көчебез җитәрме соң?! Мин шул турыда баш ватам, кадерлем.
Бүлмә буйлап арлы бирле йөргән директор үз урынына утырды.
мәгә генә кызмыйдыр, хикмәте бардыр моның.
— Мә, укы,— диде директор, бераз тынычлана төшеп.
СССР Химия машиналары промышленносте министрлыгыннан килгән рәсми күрсәтмә иде бу.
♦Эшегезне туктатыгыз, бу проблема белән Подольск институты шөгыльләнәчәк»,— дип әмер биргәннәр.
Рәфгать үз күзләренә үзе ышанмады. Тагын укып чыкты. Акка кара белән язылган: ♦Эшегезне туктатыгыз»,— дип кистереп әйт
ике кулы белән ике як чигәсен тотты. Хәлнең кискенлеге Рәфгатькә дә барып җитте. Икесенең дә йөзе җитди. Маңгайларында буразналар тирәнәеп, калынаеп китте кебек. Бер-берсенә туры карарга да уңайсызланалар төсле — гүяки һәркем үзен нәрсәгәдер гаепле саный, һәркайсы үз алдына уйлана. Әгәр берәр могҗизалы аппарат икесенең кичерешләрен кәгазь битенә күчерә алса, анда күп кенә охшаш-лык табылыр иде, икесе дә бер үк эш өчен яна, омтылышлар, теләкләр уртак икән, язмышлар да якыная.
Беренче тапкыр алар моннан егерме еллар элек очрашты. Казан химия-технология институтын тәмамлап, Рәфгать Гайнетдинов махсус конструкторлык бюросында эшли иде. «Татнефть* берләшмәсе нефть һәм газны үзәктән кудыручы компрессорлар төзергә заказ бирде. Һава белән эшләүчеләренә караганда ул куәтлерәк тә, техника куркынычсызлыгы ягыннан да камилрәк булырга тиеш. Мәсьәләне хәл итү артык озакка да сузылмасын. Татарстан республикасында нефть һәм газ чыгаруның югары темплар алуы таләп итә моны. Берләшмәнең баш механигы Илья Александрович Бувайло һәммәсен бик җентекләп аңлатты.
Рәфгать Сәләхович Гайнетдинов, Владимир Борисович Шнеп, Николай Яковлевич Салопов өчәүләп эшкә керештеләр. Кайсы юлны сайларга? Әллә булган компрессорларны гына үзгәртергәме, яисә бөтенләй яңаларын төзергәме? Беренче карашка сораулар катлаулы да түгел кебек. Әмма һәммәсен исәпләргә, санарга кирәк. Кайсы юл файдалырак?
Эшне нольдән башласаң, ягъни яңа компрессорлар төзүгә тотынсаң, биш еллап вакыт узачак. Моның белән нефтьчеләр һич килешмәячәк. Бу вариантны үзләре үк кире кактылар.
Ә гамәлдәге компрессорларны үзгәртү үзен аклармы? Монысы да билгесез.
Конструкторлар саныйлар, сызалар, бозалар, тикшерәләр. Берсе биргән идеяне икенчесе я куәтли, я яраксызга чыгара. Бәхәсләшәләр. Тагын саныйлар, сызалар, тикшерәләр. Тармактагы фән-техника яңалыклары белән танышалар. Проблема өчесен дә бөтереп алды, эш сәгатьләре белән дә исәпләшми башладылар. Һәм эзләгәннәрен таптылар да. Элеккеге компрессорларны үзгәртүнең иң кулай, иң файдалы мөмкинлекләрен ачтылар. «Татнефть» берләшмәсенең заказы бер ел эчендә үтәлде. Яңа компрессорлар югары бәя алды. Серияләп җитештерелә башлады һәм бөтен Советлар Союзына таралды.
Беренче иҗади уңыш Рәфгать Гайнетдиновның киләчәк язмышын да билгеләде. Нефтьчеләр аның сәләтен дә, тырышлыгын да сизенделәр булса кирәк, бөтенләйгә үзләренә тартырга карар бирделәр.
Татарстан нефть пионерларының берсе Илья Александрович Бувайло конкрет тәкъдим ясады.
— Күчсәң, һич тә үкенмәссең,— диде ул.— Син яшь кеше, белемең бар, иҗади эшкә һәвәслегең дә көчле, безгә шундый белгечләр бик кирәк хәзер, елына йөзәр миллион тонна нефть чыгару, дөрес, бүген хыял гына, ә иртәгә — чынбарлык булачак. Татарстандагы нефть ташкыны дөньяны хәйранга калдырыр. Шундый зур эшләргә чакырып торганда каршы төшмә. Зур кораблар зур диңгездә генә йөзә.
Рәфгать ризалык бирде. «Татнефтегазразведка» трестында өлкән инженер булып эшли башлады, баш механикка кадәр күтәрелде. Хикмәт күтәрелүдә генә түгел иде. Ул биредә зур тәҗрибә туплады.. Нефть чыгаручы машиналар белән җентекләп танышты. Буровойларны сүтмичә ерак араларга күчерү Татарстан нефте тарихында яңа сәхифәләр ачты. Бу яңалыкны көндәлек практикага кертүдә- Рәфгать Гайнетдинов юл ярып баручыларның берсе иде.
Промыселларны комплекслап автоматлаштыру проблемасы көн тәртибенә менде. Советлар Союзында иң беренче булып Татарстан нефтьчеләре шушы катлаулы эшкә керештеләр. Фән-техника революциясен ясардай кадрлар кирәк иде. Аларны кайдан аласың. Беренче чиратта производствода чыныккан белгечләргә таянасың. Инсгатут директоры итеп билгеләнгән Илья Александрович Бувайло инде зш ф күрсәткән, киләчәктә дә эш күрсәтердәй «башлы» кешеләрне җыйды, - аларның берсе Рәфгать Гайнетдинов иде.
Галимнәр, конструкторлар, нефтьчеләр моңарчы беркайчан да = булмаганча берләште. Фән һәм тормыш аерылгысыз дәрәҗәдә якы- 2 найды. Төрле министрлыклар бәйләнешкә керде. Бердәм планнар ф төзелде.
Халыкта «илдә булмаганны сөйләмә» дигән сүз бар. Илдә булмаганны сөйләргә генә түгел, эшләргә, нефть һәм газны чыгару, эш кәртү, озату процессларын бергә кушардай автоматлар тудырырга кирәк иде. Бу — кара алтын ятмаларын үзләштерүне тизләтә, про мыселларны зур-зур өстәмә төзелешләрдән арындыра, җир-суны пычрату бәласеннән коткара. Бөтенесен бергә җыеп санаганда нәтиҗә лелек миллиардлар белән исәпләнәчәк.
Конструктор Рәфгать Гайнетдинов бүлеккә талантлы яшьләр туплады. Тыйгысызлыгы гына түгел, ә үз-үзен тотышы, пөхтәлеге, хәтта җәяү йөрергә яратуы да хезмәттәшләре алдында начальникның абруен күтәрде. Улы укыган мәктәптә ата-аналар комитетында тырышып эшләп йөрүен дә ишеткәннәр, белгәннәр. «Балам йомшак укый», «улым тәртип боза, нишлим икән?» дип киңәшкә-табышка килергә тайчанмыйлар. Аның холкы-фигылендә кешеләрне читкә этәрүче нәрсә юк. Мондый «бәхет» аңа каян килгән диген. Мәрхүм әти-әнисе дә гадиләрнең гадие иде. Әтисе — Сәләх — тимер юлчы, әнисе — Мөхипкамал — йорт хуҗасы. Әллә ни белем дә алмаганнар, ә тормыш философиясен, балалар үстерү фәнен ничек шул кадәрле нечкә үзләштергәннәр диген. Тугыз баланың тугызын да аякка бастырганнар. Арадан берәү дә күз көеге булып йөрми: уллары да, кызлары да. Кияүләр, киленнәр дә аларга пар килгән. Рәфгатьнең хатыны Татьяна Германовнаны хөкүмәтебез «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде, сеңелесе Нәзирәгә «Министрлыкның иң яхшы монтажчысы» дигән исем бирелде. Рәфгать шуны беркайчан да онытмый: бүлектәге конструкторлар да кемнеңдер баласы, кемнеңдер әтисе, әнисе, кемнеңдер ире яки хатыны бит — беркемнең язмышы белән дә уйнарга ярамый. Үзеңә әнә тугыз туганның берсе дә артык түгел. Син — начальник кеше — хезмәттәшләреңә яхшылык эшли алсаң, күпме кешене сөендерәсең, канатландырасың, бәхетле итәсең.
«Коллективта микроклимат тудыру» дип авыз тутырып сөйләү модага керде. Бик тә фәнни бу терминны гади генә аңлатырга мөмкин. Үзара эшлекле мөнәсәбәт, бер-береңне хөрмәт итү, көтелмәгән хәлләр туганда да бер-береңне аңларга тырышу ул.
Иҗади коллективта көтелмәгән хәлләр — «әрсез кунак» — көттереп, ялындырып тормый. Алабугадан килгән хәбәр әнә аяз көнне яшен суккандай итте.
«Сез иҗат иткән установка эшләми» дигәннәр. Рәфгать яңа машинаның сызымнарын ялгызы гына тикшерде, юк, болай «яраксызга» чыгарырдай кимчелеген таба алмады. Бүлектәге конструкторларны, инженерларны эшкә җикте. Күпме генә анализламасыннар, актарынмасыннар — җавап бер иде: машина эшләргә тиеш, эшләргә тиеш.
— Без монда вакыт әрәм итмик әле.— диде яшь кенә инженер Фәрит Борһанов.— Урынга барып ачыкларга кирәк. Җибәрегез мине, Рәфгать Сәләхович. Бүген үк чыгып китәм.
мпдхәт ми и шин
— Дөрес сөйлисең,— диде начальник.— Икәү барырбыз.— Үзләре тудырган установканы барып күргәч исә телсез калдылар.
— Ишкәннәр ишәк чумарын,— диде Фәрит.— Соң инде шуны да аңламаска. Хәзер яңадан сүтәргә, башка урынга күчерергә кирәкме?
— Установка үзе — илле мең сум, төзү-монтаж эшләренең бәясе — егерме мең сум. Димәк, бу егерме мең җилгә очкан. Җиһазларны сүтү дә күпмегә төшәчәк,— диде Рәфгать ачынып.— Нәтиҗәлелек, экономия, фәнни-техник революция дибез, үзебез меңнәр белән дә санашып тоцмыйбыз.
Ул «үзебез» диде. Бөтен гаепне нефтьчеләргә атмады. Зыян бик зур булмасын, дисәң, әмәлен тап, син — конструктор. Һаман да шул искечә эшләүнең, инерциянең чабудан тартуы иде бу «ЧП». Моңар чы нефтьне, газны чыгару, кара алтынны судан арындыру аерым аерым процесслар иде. Аларның һәркайсы өчен күпме җиһазлар куела — җир өстендәге төзелеш объектлары санап бетергесез була.
Яңа установка бу процессларның барысын берьюлы башкарырга тиеш, җир куенындагы хәзинәне чыгару һәм эшкәртүне автоматлаштыруның хикмәте дә шунда.
Ә монда нишләгәннәр?! Яңа җиһазларны газсыз мәйданга көйлә гәннәр. Газ булмагач, нефть ташкынын тудырырдай басым юк, установкага җан кермәячәк. Менә сиңа яңалык, менә сиңа техник прогресс. Яман телләргә шәп азык, кичәге көн белән яшәүчеләргә әйбәт терәк.
Конструктор «минем гаебем юк» дип Казанга кайтып китсә дә, кайберәүләргә каршы «кәгазь давылы» куптарса да, үзенчә хаклы булыр иде. Рәфгать Гайнетдинов мондый юлны сайламады. Ул бит үзенең хаклылыгын расларга килмәде, яңа техниканы үзләштерү беркайчан да җырлап кына бармый, нефтьчеләргә ул булышмый кем булышсын.
Хатаны бергәләп төзәтергә булдылар. Установканы сүтеп, башка урынга күчерү, яңадан монтажлау бик кыйммәткә төшәчәк, аннан файдалану юлын менә шушында, куелган урында табарга кирәк иде. Ун көн буена вакытында ашамадылар, туйганчы бер йокламадылар. Установканы мәйданга яраклаштырып үзгәртү өчен унбиш вариантны сынап карадылар, өстәмә насослар куйдылар. Ниһаять, җиһазларга «җан иңде», җир куеныннан куәтле нефть ташкыны бәрде.
«Алабуга» вакыйгасы юлдагы сикәлтәләрнең беренчесе дә, соңгысы да түгел иде.
Конструктор айлар буена промыселда «казына». Үзләре төзегән машиналарның үрнәкләрен производство шартларында тикшерә. «Лениногорскнефть» идарәсендә нефтьне судан арындыручы яңа җиһазларны сынаганда СССР нефть промышленносте министры Валентин Дмитриевич Шашин килгән иде.
Машиналарны ошатты ул. Шунда ук: «Производствога кертү өчен күпме вакыт кирәк?» — дип сорап куйды.
«Татнефть* берләшмәсенең ул вакыттагы баш инженеры Валерий Исакович Грайфер, конструктор Рәфгать Гайнетдинов үзләренең исәп-хисаплары белән таныштырдылар.
— Алайса,— диде министр,— бүгеннән үк машинаның куәтен арттыру хакында кайгыртырга кирәк. Бу бит тәүлегенә 400 тонна гына сыек ягулык эшкәртә. Мең тонна, өч мең тоннага йөз тотыйк. Югыйсә, алар мораль яктан бик тиз искерәчәк, нинди кыенлык туса да, минем белән бәйләнешкә керегез, булышырга һәрвакыт әзермен.
Министрның хуплавы һәркайсына канат куйгандай итте, яңадан эзләнүләр башланды.
Кара, алма бирергә торган агачны төптән кисәргә кушучылар да
табыла икән. «Эшегезне туктатыгыз» дигән приказ шул бит ул. Иртәгәге көненә ышанып яшәмәгән кеше балалар да, бакча да үстерә алмый, андыйлардан рәтле галимнәр, конструкторлар да чыкмый.
Рәфгать ул да, бакча да үстерде, конструктор икәнен дә расламый калмас. Расламый калмас!
...Ул гайрәтләнеп директор бүлмәсеннән чыгып китте. Бер-ике ♦ минуттан сызымнар күтәреп тагын йөгереп керде.
— Менә бит никадәрле эш, Илья Александрович, аларны кем
юкка чыгара алыр икән,— диде төргәкләрен өстәл өстенә тарата = тарата. *-
— Мин белмимме инде, мине үгетләп мәшәкатьләнмә. Әйт, ниш ♦либез!? — диде директор кырыс кына. =
— Мәскәүгә барырга кирәк.
— Мин дә шулай уйлыйм. -
Дөньяны күбрәк күргән, «булган кеше» — Бувайло мәгънәле z генә өстәп куйды: g
— Баргач, эш чыгарырлык булсын. Һәммәсен янә бер кат ачык н лыйк. Көчле якларга да, йомшак якларга да тиешле бәясен бирик. » Нинди сорау туса да, җавап эзләп кесәгә керерлек булмасын. Анда ~ утыручылар да юләр түгел, бүрек белән бәреп кенә ега алмассың. = Үзләре белән телефоннан хәбәрләшеп тә куярга кирәк. Сөйләшмичә ' генә барсаң, секретарь кыз ук юлыңа киртә булып төшә.
— Карталарны хәзер үк ачып күрсәткәч, уен бетә бит,— диде Рәфгать борчылып.
— Ә мин карталарны ачарга җыенмыйм әле. Уен — алда.— Ди ректор телефон трубкасын күтәрде, Мәскәү телефонының номерын атады.— «Без баш күтәрәбез» дип әйтеп тормыйм ич мин. Барлык исәп-хисаплар белән конструктор Гайнетдинов барачак, дим. Кабул итү көнен, сәгатьләрен сорыйм.
Рәфгатьнең йөзендә елмаю билгеләре уйнаклады. Директор белән бүлек начальнигы булачак сөйләшүләрнең тактикасын билгеләгән арада Мәскәүне дә тоташтырдылар.
— Сезнең приказны алдык,— диде Илья Александрович.— Без инде аның буенча конкрет эшкә керештек.
— Яхшы, яхшы,— дип хуплау ишетелде.
— Кирәкле документларны Гайнетдинов илтәчәк. Кайчан кабул итәсез?
— Вакыт бик тар инде, бу үзгәртүләр белән тәмам башыбыз әйләнде,— диде Мәскәүдән сөйләшүче.— Шулай да бер ярты сәгать тап мый калмабыз. Сишәмбе көнне сәгать биштә керсен.
— Рәхмәт.
Телефон трубкасын урынына куйгач, Бувайло балаларча кычкы рып көлеп җибәрде.
— Башыбыз әйләнде, диме. Без аны әйләнүдән туктатырбыз, Рәфгать, шулаймы?
— Ярый ла, эш барып чыкса уңайга,— диде тегесе елмаеп.
— Кешеләрнең башын үз урынына утырту җиңел түгел, нишлисең, башыңа төшкәч, башмакчы буласың. Нефть, газ чыгару техно логиясен үзгәрткәндә кайберәүләрнең фикерен, дөньяга карашын да үзгәртергә кирәк.
Директорның уены-чыны катыш әйткән сүзләре Рәфгатьнең кәефен күтәреп җибәрдеме, йөзе ачылып китте.
— Бу «күрсәтмәне» синнән башка әле беркемгә дә күрсәтмәдем, хәтта урынбасарларыма да,— диде Илья Александрович.— Син дә • кап та йот». Әле ачыкланып бетмәгән килеш кешеләрнең башын катырмыйк. Мондый хәбәр таралса, эшлекле атмосфера калыр димә, юк-бар сүз агачны эчтән ашап баручы корт кебек ул.
— Кешеләрнең кәефен төшерергә ярамый,— дип җөпләде Рәфгать тә.
— Килештек, мин хәзер приказ бирәм. Иртәгә Мәскәүгә китәсең. Бәхәсләр купса да, бер үк кыза күрмә, ашыгып әйткән сүз түгел, уйлап әйткән сүз кадерле. Хәер, моңа сине өйрәтәсе юк инде, үзең дә беләсең, эшләр бик катлауланып китсә, шунда ук хәбәр ит, үзем дә барырмын. Безнең чигенергә дә, бирешергә дә хакыбыз юк. Бу — безнең «мин-минлек»тән генә килми, нефть һәм газ промыш-ленностеның киләчәге таләп итә моны.
— Мин дә үзебезнең хаклы булуыбызга җаным-тәнем белән ышанам, кечкенә генә икеләнсәм дә, Мәскәүгә барып йөрмәс идем.
— Хәерле юл сиңа, кадерлем!
Конструктор Гайнетдинов поездда барганда да уйларыннан арына алмады. Ул үзе әйтергә тиешле иң тәэсирле сүзләрне табарга тырышты. Бу бит ялгызың гына шахмат уйнау дшкеллерәк. Көндәшең каршына утыргач, үзеңне ничегрәк тотарсың, хикмәт шунда. Әмма киеренкелек барыбер үзенекен итә, эзләнергә, акылыңны бөтен көченә эшләтергә мәҗбүрли. Рәфгать төрле «акыллы машиналар» — роботлар һәм кешеләр арасындагы бәйләнешләргә багышланган бәхәсле мәкаләләрне аз укымады. Машиналар акыллыланган саен кешенең роле кимер дип куркуга төшүчеләр дә булмады түгел. Моның кысыр хәсрәт икәнен аңларга бик зур галимлек тә кирәкмидер. Фән-техника революциясе барганда кешенең акылына ихтыяҗ аеруча үсте — бусы менә бәхәссез. Теләсә нинди акыллы машина да үзеннән акыллырак машина тудыра алмаячак, моңа бары тик кеше генә сәләтле. Кеше хайваннар дөньясыннан да шулай аерылган, техника могҗизасы да кеше кулына, кеше акылына буйсына. Хикмәт бөтенләй икенче нәрсәдә: акылга, белемгә таянып эшләмәү- челәрнең кадере кими бара — монысы хак. Эшчеләр арасында югары белемле белгечләр көннән-көн күбәя икән, бу табигый күренеш. «Акыл һәм физик хезмәтнең якынаюы» философик төшенчә генәмени?!
Кешегә машиналарга караганда катлаулырак вазифалар йөкләнә. Әнә Бувайло да нәрсә ди: «Зур эшләр башкарырга талант кына җитми, көрәшче дә булырга кирәк»,— диме. Көрәшсез беркайчан да дөнья бармас, тик аның формасы, эчтәлеге үзгәрер, көндәлек эшләрне, меңнәрчә, миллионнарча тапкыр кабатланган мәшәкатьләрне дә сәнгать, шигърият дәрәҗәсенә кемнәр күтәрә? Көрәшчеләр! Дөньяның санап бетергесез төсләрен кемнәр саклый? Көрәшчеләр! Нигә без ир-егетләр хакында иң олы сүзне әйтергә теләгәндә «корыч ихтыярлы» дибез, ә түбәннәрнең-түбәннәренә «чүпрәк» дип кул селтибез!
Менә бит әле нефть һәм газ чыгаручы автоматлар язмышын хәл итү өчен дә бәхәсләшергә, бәрелешергә кирәк. Ярый ла, үземдә җиңәрлек көч тапсам, ә җиңелсәм?.. Җиңелсәм? Промыселларны комплекслап автоматлаштыру биш-алты елга соңгарачак, килер бер көн, безгә дә «чүпрәк» диярләр, «Без гаепле түгел, безнең кулыбызга суктылар», дип акланудан файда булырмы?.. Юк, җиңелергә хакым юк. Мин бит коммунист, кирәк икән, партия Үзәк Комитетына барып җитәрмен, хакыйкатьләрне ачмый калмам...
Министрлыкның бүлек начальнигы Рәфгать Гайнетдиновны җылы каршылады, өстәл артыннан чыгып кул бирде, урын күрсәтте. Берничә сүз белән генә булса да, саулык-сәламәтлекне сорашты. «Эшкә» тотындылар.
— Сез бик тиз кузгалдыгыз әле, каршы төшеп тә йөдәтмәдегез, хәлгә аек бәя бирә белдегез,— дип мактады аны бүлек началь
нигы.— Шундый белгечләрне, хезмәткәрләрне хөрмәтлим. Югыйсә, кайберәүләр «без дә юкәдән үрелмәгән» дип күкрәк кагарга яраталар.
— Гафу итегез,— диде Рәфгать.— Сезнең күрсәтмәне кире тапшырырга килдем мин.
Бүлек начальнигы әллә ишетмәгәнгә салышты, әллә аңлап бетер- _ мәде. |
— Дәвам итегез,— диде. =
Рәфгать, папкасын ачып, министрлык җибәргән кәгазьне алды. <
— Без моны сезгә кире кайтарырга кирәк таптык.
Бүлмә хуҗасы да «теше чыккан абзыйлардан» булса кирәк, _ кабынып китмәде, тавышын күтәрмәде, елмая-елмая кәгазьне алды, Z укып та чыккандай итте. Ул моңа хәзерләнмәгән иде, вакытны = сузды, «нокаутка» эләгүен дә сиздермәскә чамалады.
— «Бувайло — булган кеше» дигән сүзне ишеткәнем бар иде, “
болай уктыр дип уйламаган идем. Бу кинофильм аның сценариесе * буенча төшерелдеме? £
— Бергәләп хәл иттек.
— Сезнең нинди контрдәлилләрегез бар инде?
— Алар бик күп. Блоклы автомат-җиһазлар төзүнең системасы s нигездә ачыкланды. Без якын араларда «Лениногорскнефть» идарәсенең Куакбаш мәйданын комплекслап автоматлаштырырга исәплибез.
— Яхшы, яхшы,— диде бүлек начальнигы аны хуплагандай.— Кара, сез инде мәсьәләне тәмам хәл иткәнсез ич. Алай икән, нигә Алабуга ягында установкагыз эштән баш тартты, аны яңадан көйләргә мәҗбүр булдыгыз?
Ул астыртын гына, зәһәр генә елмаеп куйды.
— Аның тарихы гади,— диде Рәфгать.— Җиһазларны газсыз мәйданга урнаштырганнар, технология бозылган, моңа бит инде конструкторлар гаепле түгел.
— Гаепле булмагач, нигә үзегез яңадан көйләдегез?
— Дәүләт акчасын кызгандым. Җиһазларны яңа урынга күчерү яңа мәшәкатьләр тудырачак иде, илгә файдалырак юлны сайларга тырыштык.
— Бик акыллы да булгач, ил исеменнән сөйләргә дә яраткач, мондый ялгышны булдырмаска кирәк иде.
— Гаеп бездә,— диде Рәфгать,— кешеләр шулай такыр җирдә абыныр дип уйламадык шул.
— Без дә тиктомалга гына шундый карарга килмәдек,— диде бүлек начальнигы, үзенең дәрәҗәсен сиздерергә тырышкандай. «Лениногорскнефть» идарәсендә сынаган җиһазларыгызны да производствога кертмәдегез, яңаларын, куәтлерәкләрен эшләргә тотындыгыз. Болай булса, сез беркайчан да максатка ирешә алмаячаксыз. Чөнки дәрманыгыз җитми, шуңа күрә дәүләт акчасын төрле җиргә таратмаска, ә бер урынга тупларга, институтны көчәйтергә уйлыйбыз, аңлашылдымы?
— Беренче карашка логикагыз бар да шикелле. Әмма сез бер ике агач артына басып, урманны күрмисез, безнең еллар буена туп лаган тәҗрибәбезне, тавышларыбызны танымыйсыз. Бу проблеманы подольскилыларга тапшыру нефть һәм газ чыгару тармакларын яңадан коралландыруны кимендә бер бишьеллыкка тоткарлаячак. Бер бишьеллыкның ил өчен ни икәнен аңлатып тормыйм.
— Сез күтәрә алмаслык йөк салмыйсызмы үзегезнең өскә? Бик югарыдан торып сөйлисез.
— Әлбәттә, сез хаклы. Бу — күп коллективлар эше. Монда ялгы
зың гына ерак бара алмыйсың. Шуңа күрә төрле министрлыклар бердәм план төзеде, бергәләп эшлибез. Озын чылбырның бер буыны — без, аннан безне алып ташлап булмый, чөнки илебездә иң күп нефтьне Татарстан бирә, нефтьчеләребез университетларда дәрес бирерлек. Без аларга таянабыз да, булышабыз да. Кыенлыкны бергәләп җиңәчәкбез.
— Күрер күзгә тыйнак кына, ә нефть ташкыныннан бер дә ким түгел икәнсез. Сыңар кул белән генә каплап, туктатып булмый.
Ул ачыла төште.
— Әйтегез әле, мин борып чыгарсам, «боерыкны үтәгез» дип озатсам, нишләрсез? — дип сорады.
— Министрның үзенә керәм.
— Ул да минем сүзне кабатласа?
— Ул да борып чыгарсамы? Барыбер тукталып калмыйм.
— Нишләрсез? Үзегез уйлаганча әйтегез.
— Кешеләрне өркетергә яратмыйм. Шулай да үзегез сорагач, әйтим инде. Партия Үзәк Комитетына барам.
— Анда яклау табарга ышанасызмы?
— Ышанам. Ышанмасам, сезнең вакытны да әрәм итеп йөрмәс идем.
Бүлек начальнигы Рәфгатьне тагын баштанаяк күзәтте. Спортчыларга хас килешле буй-сын. Шушы киеренке минутларда да карашыннан җылылык бөркелә. Ул син әйткәнне дә, үзе әйткәнне дә аңлый. Ул үзен дә алдамый, сине дә алдамый.
— Рәфгать Сәләхович,— диде ул,— нишләрбез икән? — Моңа бит әле мин генә кул куймаган.
Кинәт селектор төймәсенә басты.
— Безнең күрсәтмәне Казаннан кире китергәннәр,— диде.
— Сез аларга аңлатыгыз,— диделәр икенче бүлмәдән.
— Юк, ул миңа үзе аңлатты. Аңларлык итеп аңлатты. Син дә белеп тор, дим, давыл куптарудан мәгънә күренми.
Сөйләшүен тәмамлап, ул яңадан Рәфгать ягына борылды.
— Мин җиңдем, дип масаеп китсәгез, җиңелерсез. Сөйләгән сүз-ләрегезне хәтеремә язып куям. Без әле очрашырбыз. Бүгенге сүзләрегезне аяк астында таптасагыз, кабергә кергәнче онытмаслык итәрмен...
«Без әле очрашырбыз»... Бүлек начальнигының бу сүзләре Рәф гатьне озак-озак эзәрлекләп йөрде.
Институт директоры Илья Александрович Бувайло белән киңәшәме, бүлек конструкторлары белән башкарылган эшләрне анализлыймы, яңа җиһазларны производство шартларында сыныймы — һаман да шул «без әле очрашырбыз» колакка ишетелә сыман. Бүлек эшләгән машиналар СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә күрсәтелә башлады, алтын медальләр белән дә бәяләнде. «Лениногорскнефть» идарәсенең Куакбаш мәйданын комплекслап автоматлаштырырга керештеләр.
«Пат-Нефтяник» телемеханик системасы нефтьчеләр өчен яңа дөнья ачты. Мәйданны үзләштерү вакыты ике тапкыр кимеде, яңалык — бер миллион 400 мең сум экономия бирде. Илебездә нефть чыгару производствосын фәнни техник ачышлар нигезендә өр-яңадан коралландыру өчен үрнәк булды ул.
Партиянең XXIV съездында аны тормышка ашыруның конкрет программасы билгеләнде. 120 промыселны комплекслап автоматлаштыру каралган иде. Ул уңышлы тормышка ашырылды, тугызынчы бишьеллыкта 137 промысел автоматлаштырылды. Алардан елына 347 миллион тонна нефть алына. Адреслары: Татарстан, Баш- кортстан, Әзербәйҗан, Көнбатыш Себер.
«...Нефть чыгару производствосын фән-техника казанышлары нигезендә яңадан коралландыруның гомуми экономик нәтиҗәсе — бер миллиард 300 миллион сум» дип яздылар «Правда» газетасында Ленин премиясе лауреатлары, академиклар Крылов һәм Патон.
Эшләгән кешенең эше бетми. Конструктор Гайнетдинов: «Эзлә гәнемне таптым, министрлыкның бүлек начальнигы белән генә түгел, министрның үзе белән очрашсам да, курыкмыйм хәзер», дип тукталып калмады. Унынчы бишьеллыкның колачы да бүтән, таләбе дә бүтән. Машиналарны тагын да куәтлерәк, «акыллырак» итәргә кирәк, алар теләсә нинди очракта да үзләре «карар чыгарып», үзләре үк хәрәкәт программасын билгеләсеннәр. Әйе, әйе, җиһазлар сыйфат ягыннан бөтенләй яңа баскычка күтәрелсен.
Рәфгать дөньясын онытып ватманга сызымнар төшерә иде.
— Директор чакыра! — диделәр.
Бүлек начальнигының керүен Илья Александрович көтеп тә тормаган, каршыга чыккан.
— Әле генә Мәскәүдән сөенечле хәбәр әйттеләр,— диде ул, коридор буйлап килә-килә.— 1976 елгы Ленин премиясе лауреатлары арасында син дә бар, кадерлем. Котлыйм үзеңне, барыбыз өчен дә мәртәбә бу. Улым кебек иттереп кысып кочаклыйм әле үзеңне.
— Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, Илья Александрович, кечкенә инешләрдә йөзгән көймәне зур диңгезгә чыгардыгыз, давыл вакытларында да курыкмыйча йөзәргә өйрәттегез.
— Сәләтеңне беренче эшеңдә үк күрсәткән идең, чын көрәшче булуыңны да расладың. Бераз сәеррәк тә шикелле: күрер күзгә тыныч, мөлаем, ә үзең, теге Мәскәүле иптәш әйтмешли, нефть ташкыныннан һич кенә дә ким түгел.