Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

Сәфәргали сәфәрдән кайтты
...Дөньяны гиз, дус-дошманны таны, Ник йөрмәскә форсат
булганда.
Без дә күрдек аны Европаны — һуш китәрлек нәрсә юк
анда.
Туң кәбестә күчәннәре түгел, Культурасыз димәс беркем
дә, — Авыл хуҗалыгы эшчәннәре Кунак булып йөрдек чит
илдә.
Европа дип килеп төшкән шәпкә, Ух-ах итте сезнең
кебекләр. Манаралы йортлар биекләр дә, Өйрә сыек анда,
егетләр.
Тәре походлары сугышларын, Музейдагы тутык
кылычларын Карыйсың да, мыек борасың. Пардон, пардон
дигән буласың...
Рестораннар болай ярыйсы да, Көзгесенә карап туясың.
Бер песилек кәтлит ялыйсың да, Мерси, мадам, дигән
буласың...
Мамзельләре йөри терек-терек,
Танышырга телен белмисең,
Күзнө кыссаң гаеп булыр кебек, Культураңны саклап
йөрисең.
Буржуй сүзен тыңлап нинди файда,
Талашмагач авыз тутырып, Сарык боты кимерүләр кайда,
Аякларны бөкләп утырып!
Эч пошканда ачы су да сыра Исән-саулык өчен күтәрдек.
Кая инде ул безнең «Экстра» — Табаныңа төшеп
җитәрлек!
Үзебезнең стансаны күргәч,
Коргаксыган артель туярлык Беләк
буе колбаса һәм күмәч, Теге-буны
алып юандык.
Дөньяны гиз, дус-дошманны таны,
Вакыт җитеп, форсат булганда.
Без дә күрдек аны Европаны —
Шаккатарлык нәрсә юк анда...
Эч пошканда
Рия тулы теләкләрне олы сүзләр белән каплап, Эч пошыргыч типлар
йөри эшне ваклап, җанны ваклап.
Уңда-сулда әшнәләре эш кыралар биеп кенә, Миңа файда, сиңа
файда, алдым-бирдем диеп кенә.
Кызу канлы кайберәүләр телен тешләп эчтән тына, Вак күңелле
юашларга вакланырга сәбәп чыга.
Алга таба юл якты дип, җырлап алыйк бу чакны дип, Көлә-көлә
макташабыз син яхшы дип, мин яхшы дип.
Игътибарлы, инсафлы без үткәннәргә-сүткәннәргә — Кечеләргә күз
төшерми, тел озайтмый өлкәннәргә.
Берәү булса туры сүзле, кыю акыл, җаны тапсыз, Тиле, дибез, яши
белми, фикер йөртә масштабсыз.
Начальниклар ни әйтер дип, авыз ачып тик торганда, Төрле-төрле
уйлар килә эч пошканда, борчылганда.
Туры әйткән ярамый шул туганына,
Уйлый күңел ул ягын да, бу ягын да.
Урап-урап, кыек атып туры тигән Эзоп
теле ярдәм итә шул чагында.