Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Татарстанга хат
Мин белмим ул төнне әнием төшенә Нәрсәләр кергәнен һәм ничек кергәнен. Бәлки ул күргәндер аяз таң яктысын, Киң күктә күңелле яктылык балкышын, Ә җирдә сукмаклар сузылып ятканын, Башкае яуларда исән һәм сау калган Улының куанып өенә кайтканын.
Ышанам, куаныч күргәндер әнием — Тик шуны төшенә һәм аңлый алдым мин: Үлемнән ычкындым — бер җитез самолет Коткарды һавада! һәм исән калдым мин.
Мин инде бишенче һөҗүмгә ташлангач, Соңгы сүз әйтәсе соңгы җыр башлангач Яклады ул мине дәһшәтле ут белән — «Мессер»ны IV һавада юк итте, үтерде, һәм шулай ул мине үлемнән аралап Җиңүгә юл ярды, җиңүгә китерде.
Соңыннан белдем мин ул кыю пилотның Казаннан бер татар егете икәнен, Хәсәнме, Мәхмүтме — исемен белмәдем, Тик күрдем «Мессер»ны аның көл иткәнен.
Күпме ел эзләдем — адресын табалмыйм, һәм менә хат язам хөрмәтле Казанга — Билгесез якыным — җан дустым исменә. Бәлки ул татарча басылыр... Укыр да, Бәлки шул җан дустым төшерер исенә:
... Юлларда дөберди танклар. Клейст һөҗүме. Бу — Хорол тирәсе, бу — Киев янында.
Кырларда игеннәр таптала, җан яна, йөрәкләр... Ә безнең полклар тәнен дә, җанын да
Кызганмый сугыша. Чөнки без камалган, Коткарса бары тик батырлык коткара,

Я яшә^ү, я үлем — икенең тик берсе. Йөрәктә үч дөрли, күкрәкләр ут яра.
Яралы сентябрь. Числоның унөче.
Таң алды. Без исә өч очкыч «җиктек тә» Киң күккә атылдык — һөҗүмгә ташландык. Карасак, ис китте танклар күплеккә.
һәммәсе ут сибә — хәтта күз ачкысыз. Безнең дә бомбалар түбәнгә очалар, Пулялар яңгыры кабына биектә.
Кысыла кулларда гашетка тимере, Дошманны тиргибез «анаңны!..» диеп тә.
Зенитка төтене күзләрне әчетә, һәм дәшми микрофон — ишетер-тоярга Чара юк. Ә җирдән күзәткән комиссар Бу эшкә иң биек бәяне куярга
Тырышкан, әлбәттә... Әмма эш бозылды...
Мәтәлде түбәнгә Реваз дус очкычы. Караңгы ут сарды әйләнә-тирәсен — Тик күрдек Көнбатыш тарафка очканын.
(Танклар шартлатмак булгандыр, күрәсең.)
Кычкырды тик бер сүз: «Хушыгыз, егетләр...
Әйтегез!..» диде ул. Ә нәрсә әйтергә?
Әлбәттә, теләгән Горида әнкәсе, Биредә Нинасы янына кайтырга.
Без тагын танклар ягына борылдык, Эшебез — күк утын җиргә мул сибәргә! Кирәк бит Реваз дус үчен дә алырга, Ярату белдереп ул сөйгән чибәргә.
Туктаусыз тәкелди ике зур утатар,
Көпшәләр кызалар үч-нәфрәт яудырып, һәм тагын бер бәла: мәтәлде икенче Самолет... һөҗүмдә тик безне калдырып.
... Бары тик таранга ташланыр чара бар — Елмаеп өзәргә яшәүдән өметне...
Шул чакны «Тилгәнен» V ярсулы чыжлатып Күренде һавада ул — татар егете.
һөҗүмгә ташланды яшендәй атылып, «Мессер»лар юк булды — эзләре суынды.
... Горурлан син, Идел, шул улың белән дә. Табарга булыш син, Казан, шул улыңны!
Тоташтыр — кайчандыр бик кайнар күкләрдә
Өзелгән җепләрне ялга син: һәм күрсәт, һәм укыт, һәм аңлат күпләргә, И Казан, бу хатны кулыңа алгач син!
ЗӘКИ НУРИ тәржемәсе