Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧУАЛ


егермән тирәсендә ыгы-зыгы купты.
— Буа китә! Буа китә!— дип сөрән сала, йөгерешә башладылар. Янгын каланчасында чаң суктылар.
Тыны-сөре бетеп, бүрегенең алдын артка кигән Кадыйр бабай килеп җиткәндә эшләр харап иде. Кинәт кузгалган ташу ничә еллар буе мыек очын да селкетми утырган тегермән буасы белән бөтенләй сөйләшеп тә тормаган: буаның үзәген җимереп, ялап кына алган. Кавыз дигәннәренең, ичмаса, сынык субае да калмаган.
— Чиста эшли, чиста! Әнә тагы умырып
алды. И,., и... и... Кар шәп иде. Яңгырлатып та җибәрде. Язгы ташулар әнә шулай булсын ул. Игенкәйләр уңар...
— И Чуалкай, Чуалкай! Болай шаяра торган булсаң, бәкәлләреңә бетон богау киертергә туры килер, ахры, синең.
Бер агайның мөшкәгә салынган арышы тартылмыйча калган икән. Ул шуңа кайгыра, бүреген маңгаена ук төшереп кигән.
Кадыйр бабай карап-карап торды да агайның аркасыннан кагып куйды.
— Бәрәч, чәпер булгыры! Фәләхетдин кода, син икәнсең ләбаса... И... күзләр!.. Танымый да торам. Кил әле, кил, егетләр кулын тотып Җибәр, җылынып китәрсең. Нигә шул кадәр канат-каурыйларыңны салындырдың әле? Пычагым да кайгырма, калхузыбыз исән булсын, диген. Буа китми тора димени? Яңасы булыр. Үзең дә, челем кабып, бакча киртәңә таянып кына тормассың әле. Түзә алмассың Дип әйтүем. Буаны чуеннан буарбыз. Үз чуеныбыз җитмәсә, КамАЗ- Дан сорап торырбыз. Аның кишәрлегенә кертелгән без, үзең дә беләсең анысын... Көрепчәтке ясый торган тегермәнебез Агыйдел аръягында түгел. Бодаең бер келәт, маладис, кода! Бурсык күпере дә китеп бармасын тагы, чәпер булгыры. Төяп кит тә тарттырып та кайт. Ак калач кына ашап ятарсың, арышың җәренгә калыр дип, — көлә-көлә, кодасының бүреген кыйшайтып куйды. Кодасының да йөзе ачылып китте. Ул, авызын ерып:
— И Кадыйр кода, Кадыйр кода! Җен кебек икәнсең әле син!..— дип, кыз ярәшергә барасы егеттәй хәтәр итеп, бүреген кыңгыр салды.
Язгы чәчү эшләре бераз җиңеләю белән махсус бригада төзеделәр. Боегып калган буа тирәсендә бульдозер, балта, пычкы тавышлары яңгырый башлады. Баганасы, тактасы, цементы, гудроны — барысы да кайтарылган. Ком, балчык, чакма ташы кебек «җәүһәр- ләр»нең чуты-кыры юк. Мохтаҗлыгы чыккан кеше була калса, пажалысты, рәхим итсен.
Көн кояшлы, тымызык. Тегермән өе янындагы шомыртлар туй күлмәге кигән. Ә ул һавасын әйтерең бармы.. Бер ара табып, шешәләргә тутырып каласы иде.
Яр астындагы чишмә буена казан асканнар, учак ягып җибәргәннәр. Аксыл төтен үзән буйлап ерак-еракларга сузыла.
Субай сугарга әзерлек бара. Субайлары субай гынамы — уникешәр метрлы. Чокырын бораулап, субаен сугып куя торган «махина» кайтмаса да, көймәләре комга терәлеп калачак түгел. «Әбекә»ләренә күз салсагыз, үзегез барын да аңларсыз. «Әбекә»не, мичкә юанлыгы имән түмәреннән ясап, тимер кыршау белән буып алганнар. «Әбекә» дисәң дә «әбекә»! Дүрт егет көчкә күтәрә. Шулай итмичә ни... машина кадәр машинаны алмаштырасы бит ул. .
«Әбекә» субай башына ничә ат көче белән китереп сугасыдыр, әлегә анысын белүче юк. Акчасы күчерелгән булса да, электрон- исәпләү машиналары кайтып җитмәгән. Шуңа күрә бу четерекле эшкә егетләр үзләре ясканып тора. Исәп-хисапта ялгышмаячакла- рына иманнары камил. Барысы да диярлек читтән торып укый. Кайсылары йөз илле, кайсылары өч йөз илле чакрымнан. Җитмәсә, барысы да байлар: кесә саен икешәр, өчәр автокаләм. Яза торганнары да булмый калмас. Берәр вакыт, тәмәке намазы укып алган арада, үлән өстенә авып, исәп-хисапны «ишекле-түрле йөртеп» алырлар әле.
Чү, дилбегәне тарта төшик булмаса... Сүз бозау имезә, артка таяк тигезә, дигән әйтем дә бар бит әле. Сүзгә мавыгып, иң кызыгын күрми калмыйк тагы.
Әнә, шау-гөр килә торгач, беренче субайны тиешле ноктасына кадап та куйдылар. Терәү, трослар белән ныгытып, күперчеген менгерделәр, басма салдылар. «Әбекә»ләре, акыл утырткан «карчык» булса да, тач тискәре икән, карышып маташты. Буа алдында муен тиңентен су ера-ера ярсып-кызышып беткән егетләр, дәррәү тотынгач, «әбекә» субай башына, иң югарыга менеп кунаклаганын сизми дә калды.
Күрәсезме әнә, кулына балтасын тотып, яр өстендә бер абзыкай елмаеп тора. Изүе ачык, җиңнәре сызганулы, башында СМУ прораблары гына кия торган шакмаклы картуз. Буа киткән көнне мөшкәдәге арышы тартылмыйча калган Фәләхетдин кодабыз түгелме соң бу?
Фәләхетдин абзый әнә шул хәлдән соң уйга тарып, Чуал инешенә үпкә тотып йөрде. Үзебездә тартылган оннан пешерелгән икмәк бик тә тәмле, бик тә туклыклы* була, дип башка тегермәнгә бармады. Һәм, быел пенсиягә чыккан булуына да карамастан, тәпиләрем талмас, кулларым калмас, дип, тегермәнне аякка бастырырга карар итте. Идарә агайлары, аның бу изге теләген белеп алгач, болдыр баскычына чыгып, «ура»! кычкырдылар. Кычкырырсың да шул... Фәлә-хетдин абзый кебек осталар Чуал урамында да, Ашыт тыкрыгында
да аунап ятмый. Өч көн дә үтмәгәндер, абзыйны, кем әйтмешли, тегермән һәм су хуҗалыгы буенча шеф-мастер итеп билгеләп тә куйдылар.
Планнар чия суы белән генә түгел, алтын суы белән язылган, < әкияттәге кебек бик тә мавыктырырлык, бик тә кызыктырырлык ? итеп төзелгән иде. Буа бөтенләй бетон белән йөзләнәчәк, тимер-бе- ф тоннан коелачак, арык капкачлары электр чыгырлары ярдәмендә ачылачак-ябылачак икән. Кыска гына итеп әйткәндә, тегермәнгә - Чуал инеше, Чуал авылы тарихында күрелмәгән автоматика керә- * чәк; тегермәнче агай, кырын ятып, концерт баянындагы кебек якут - төймәләргә баскалап кына куячак, имеш. Әнә шул хакта ишетеп ы алгач, абзый егерме яшькә яшәреп китте: сызлап торган аркасы сихәтләнеп, егетләрчә атлап йөри башлады. а.
Әллә ничә кавыз тактасын, әллә ничә алтагачны яндырып, чай- кый-чайкый көлен эчкән кеше, үз бакчасы артында гына шундый <а әкәмәт корылма корылганда, комнан бау ишеп ята аламы соң? с
Бераз «төшереп» алган чакларында да, ул: «Мин — борыс оста-= зы, мин — тегермән остазы»,— дип, күкрәк кагып йөрми. «Үрнәк* 5 колхозының үрнәкле кешесе. Балта тотса — балта, тимер тотса — о тимер, электр тотса — электр эшен белә. Иллә мәгәр, автоматлаш- * тыру хакында сүз кузгалган чакта ул телсез кала. Калыр да шул. Әле аның ул әкәмәт приборларны яндырып, көлен эчеп караганы юк, телевизор көзгесендә генә күргәләп тора. Тормыш югары таләпләр куя икән, куя бирсен. Кеше канатлы булырга, һаман югарыга омтылырга тиеш лабаса. Генерал булырга теләмәгән солдат — солдатмыни ул. Теләк кенә булсын, барысына да өйрәнер. Өйрәнеп җитә алма- са да, аптырап калырга уйламый. Чуалда торса да китап, ятса да китап кимерә-кимерә җенләнеп беткән егет-җилән — карават саен. Попларныкыдай озын чәчне, көнҗәлә итеп кабага бәйләрлек сакал- мыекны бер дә юкка гына йөртми торганнардыр. Берәр хикмәте бардыр. Бөтен сүзләре кибернетика, электроника, автоматика, космонавтика, астронавтика, галактика. Тирә-ягыңны шундый укымышлы акыл таулары урап алгач, булдыра алмам дип шикләнергә, иске чикмән бөркәнергә урын каламыни?
Булгач булсын, абзыйның йорт-җиренә дә күз төшереп узыйк. Иренмәсә дә иренми икән кеше! Пычкы, уймыр белән чигү чигә икән. Әнә капка түбәсендә калай әтәч канат кага. Капкасында, тәрәзә нәришникләрендә күперенке итеп эшләнгән җем-җем арыш башаклары, имән яфраклары, аю башлары, кар бөртекләре... Үткән- сүткәндә бу бизәкләр: «Хуҗабыз — матурлык алласы»,— дип кычкырып тора.
Өй эче — оҗмах эче. Пыяла ишекләр, зур тәрәзәләр. Ак стеналарда — миләш яфраклары. Җайдаклы көзге, күкеле сәгать...
Бер көнне Фәләхетдин абзый кичегебрәк тә кайтты. Көн буе имән каезлап талчыкса да, күңеле күтәренке, кәефе шәп иде. Табын янына утыргач ул:
— Дүрт класс та бер коридор... Ул багаж белән айга сикерә алмам. Их, карчык, егет чакларым хәзерге заманга туры килгән булса... Фән-техника заманына, дип әйтүем. Любой комнан — тимер, тимердән — бакыр, бакырдан — көмеш, көмештән — алтын коеп Утыра торган тегермән ясаган булыр идем. Бер хикмәти хода чыгарыр ием тульке. Кояштыр менә,— дип шаяртып алды.
Карчыгы көлә-көлә авызын каплап:
— Болай да сине «прафисер» иттеләр түгелме соң инде? Шунысына шөкер әйт. Әнә, суына күрмәсен, яраткан ашыңны — борчак эштие пешердем, телеңне йота күрмә,—дип, коштабакны картының алдынарак этә төште.
Абзый күзен кыскалап:
— Ә беләсеңме, ул вакытта абзац — академик, герой труда... Ә син академик җәмәгате булсаң да ни туда, ни сюда,— дип көлә- көлә, кашыгын кулына алды.
...Фәләхетдин абзый, балтасын сул кулына күчереп, уң кулын югары күтәрде дә кинәт төшерде. Күперчек өстендә шуны гына көтеп торган егетләр:
— Раз, два — взяли, еще раз взяли! — дип кычкыра-кычкыра «әбекә»ләрен бер күтәрә, бер төшерә субай сугарга тотындылар. Субай ташлыкка туры килгән иде. Ташлык үз позициясен тиз генә бирергә теләмәде. Әмма егетләр беләкле, «әбекә»ләре саллы иде. Ничә тапкыр сукканнардыр, санап тормадылар, субай тиздән үз гәүдәсен үзе тотарлык хәлгә килде.
Җир үкертеп «Беларусь» килеп туктады. Бигрәк тә тернәкле алаша инде. Тауны — тау дип, чокырны — чокыр дип, сазны — саз дип тә белми. Барасы базарына бара, кайтасы кайтармасыннан кайта. Кирәк-яракны ташып кына тора.
Фәләхетдин абзый балтасын бүрәнәгә чабып куйды да, югарыга карап, картузын болгап алды.
— Маладис, егетләр! Эчкә җылы керде болай булгач. Башланган эш — беткән эш. Төшегез, перекур ясыйк!
Фәләхетдин абзабызның речь тотасы бар икән. Ул такта өеме өс- тенә менеп басты. Картузын кулына тотты. Такыр башын сыйпаштырып алды да, кулларын болгый-болгый, сөйләп тә китте.
— Иптәшләр! Митинговать итеп алабыз. Беренче субайны аякка бастыру шатлыгы белән барыгызны да котлыйм һәм тәбрик итәм! Безнең кебек ике аяклы, ике куллы кешеләр КамАЗ төзи, БАМ төзи. Шулай түгелме, оланнар? Безнең буабыз, ул гигантлар белән тиңләшә алмаса да, чарауна, коммунизм корылмасы. Ул безнең көннәрдә генә түгел, ике меңенче ел ызанын үтеп, яңа гасырда да гөрләп утырасы корылма. Агай-эне егерме беренче гасырда да кәнфит кенә суырып йөрмәс, ипиен-коймагын пешерер, бәлешен салыр. Партоешмабыз, калхузыбыз менә шушы бик тә җаваплы эшне безгә ышанып тапшырды. Белеп торасыз, яңа бишьеллык — сыйфат бишьеллыгы. Димәк ки, Әхмәтҗаннан киткәнче, Мөхәммәтҗанга җиткәнче дип эшләү ярамый. Димәк ки, тегермән буабыз Зәйнски платинәсеннән ким булмаска, наять булырга тиеш. Оланнар, әйтәсе килгәнем шул: авыр хезмәтен кеше элек тә җыр белән җиңеләйткән. Хезмәт җыр тудырган, җыр хезмәтнең канатына әйләнгән. Хәзер дә шулай. Җыр — беләктән көчлерәк. Түгәнәйне җырлап савалар. Агачны, тимерне җыр төйи. Космоста да җырлап очалар.
һәм ул башын сыпыра-сыпыра көйләп үк җибәрде:
— Илкәй белә, илкәй ишетеп тора...
Аннары, тәмәке янчыгы белән авызын сөртеп алды да:
— Оланнар, без дә җырлап кына эшлик! Эшебез тәгәрәп кенә барыр, алла боерса. Вче... Калганын яшьләр әйтер,— дип сүзен бетерде.
«Ура!» кычкырмасалар да кулларын жәлләп чапмадылар.
— Я, тагы кайсыгыз?
_ Барысы да аңлашылган иде: «сайрарга» теләүче башка кеше табылмады. Шуның белән митингка нокта куйдылар. Шулай да егетләрнең кайберләре тәэсирләрен уртаклашмыйча түзә алмады.
— Әйттеме кирәген?!
— Өздереп кенә салды!
— Политрук булып служить иткәндер бу...
— Комиссар бу, чын комиссар!
— Шулай булмаса «профессор» итеп куяр идекмени?
Абзабыз елмая-көлә урынына төшеп утырды, челемен кагарга кереште.
Салкын әйрән күтәреп, тегермәнче агай килеп җитте. Чиләген такта башына утыртып куйды. ♦
— Братва, «кымыз» белән сыйлыйм әле үзегезне!
Кояш күтәрелгән, көн җылы, тамаклар янган иде. Бакрач кулдан Л кулга күчеп йөрде. «Кымыз»ны рәхмәтләр әйтә-әйтә яратып эчтеләр. ‘ Су буенда кибегеп утырып булмый бит инде. Бер чиләкне ялтыра- * туга, икенчесе килеп утырды. 5
Тегермәнче кыстый торды.
— Эчегез, эч! Алла боерса, кичкә кырын теге нәмәстәкәй дә
булыр. u
Өлкәнрәк бер агай аңа бармак янап куйды.
— Син теге... Әллә безне кода булып килгәннәр дип беләсеңме?
Ул нәмәстәгә каршы рукапашный барганны күреп торасың. Ходайга - шөкер, әртилебез ышанычлы...— Агай, кулларын угалый-угалый, сү- £ зен икенчегә борды.— Мин, мукамол иптәш, арт капкаңны кагарга _ чамалыйм. Әвәлге картлар кымыз артыннан табынга симез җылкы = ите куя торганнарые. Күңелләрне шулай күрсәгез, синең субайларың ч белән озак чикитсы итеп тормас идек,— дип шаяртып алды.
— Ник, кордаш, анысы да бар, ник булмасын,— диде тегермән- < че.— Дәүләтебез иркен, бәрәкәтебез киң. Әллә син безне... Теге түбән а карап, мырык-мырык килеп йөри торган карт «алаша»бызны суйдык. Тач май. Ризыкка язсын. Казанда мыркылдый да башлагандыр инде,— дип, ялкынланып янган учакка таба күрсәтте.
Анысын аның бульдозерчы ударникка дип кенә салганнардыр.
Ул да җирне борыны белән казый ич.
— Мин казымыйм, тавариш, сөзәм. Минем өчен булса, тәкә башы кайнатырлар иде.
— Фәләхетдин абзый, ишетәсеңме?
— Колагыма чүбек тутырмаган ла... Ничава. Терпим. Солдат кеше. Бер татаринга рус-керәшен оҗмахында да урын табылыр әле. Челем тарта-тарта почмакта булса да торырмын... Сул як кабыргасын миңа таба шудырып җибәрерсез...
Су буйларын яңгыратып көлешә-көлешә, үз урыннарына таралдылар.
Фәләхетдин абзыйларын әйтәм, аңласа да аңлар икән җыр кодрәтен! Колхоз хорында катнашучы ир-атның яртысын үз бригадасына җыйган. Опера артистлары диярсең. Җырлап сөйләшәләр. Җырлап эшлиләр. Хәтта балта, пычкыны да җыр белән генә сорап алалар.
Аларның дәртле җырлары әллә кайларга яңгырап тора.
...Булачак икән быел каз өмәләре! Йөрергә генә ирекмә. Әнә тыкрык тулып казлар көтүе төшеп килә. Бәбкәләре каз кадәр була язган. Казлар артыннан Кадыйр бабай тыраклый. Озынча битле, ап- ак сакаллы, өрлектәй таза карт. Аякларында койган кәлүш, башында салам эшләпә. Кулында озын саплы пумала.
Ул, пумаласын болгый-болгый:
— Көш, көш көшкәйләр!—дип куа-куа инешкә казлар төшерә.
Бәбкәләр үзара сөйләшәләр дә сөйләшәләр:
— Пи... пи... Ипи... ипи... пи... пи...— диләр.
Бабай:
— Бирмәм ипи, бирмәм ипи!— дип тамак кыра. Бирмәс тә шул. Тегермән эшләми. Тарткан оны бетеп килә.
Бабай, казларын инешкә куып төшерде дә, үзе яр башына, бәбкә үләне өстенә утырып калды.
Бу — бәбкә саклап утыру түгел. Бәбкәләре, үзе әйтмешли, инде кеше булган. Бу — яшел үләннәргә, челтерәп аккан суларга карый- карый, татлы хыялларга чумган хәлдә, изрәп, оеп алу.
Җылы, рәхәт. Черкиләр тешләми.
Утыра торгач, бабайның колагына җыр тавышы ишетелеп киткәндәй булды. Ул торып басты, эшләпәсен салып кулына тотты. Башын әле бер, әле икенче якка бора-бора, тыңларга тотынды. Җыр тавышы бабайны әйтерсең лә яшьлегенә кайтарды. Бөтен фронтка даны таралган атаклы снайпер иде ул. Фашист башындагы «битюк- не» чакрым ярымнан әйләндереп кенә сала торган чаклары бар иде аның. Әнә шул арслан йөрәкле, бөркет күзле вакытлары исенә төшеп, Кадыйр бабай тирән уйга чумды.
— Әйттерәләрме?— диде ул аннары үз-үзенә.— Сабан туена баралар дисәң, сабан туе ясарга иртәрәк әле. Хы... Кода озаталар дияр идең, чәчү бетмәс борын кем туй үткәреп ятсын. Хы... Менә сиңа табышмак! Кайсылары шулай эш вакытында көпә-көндез авыз җәеп җырлап йөрер икән?!— Ләкин ул ни тырышса да су буендагы талтирәкләрдән башка бернәрсә дә күрә алмады. Ни әйтсәң дә уен эш түгел: сиксәнгә якынлашып килә бит.
Кадыйр бабай чигәсен кашып торды. Баскан җирендә беравык таптангалап алды, һәм кинәт, эчен тотып, көлеп җибәрде:
— Ә... ә... ә... Алай икән, болай икән, самавыры калай икән,— дип, сөйләнә-сөйләнә, эшләпәсен пумала башына элеп куйды һәм кинәт кабынып киткән татлы тойгылар дулкынында тирбәлгән хәлдә, көр тавыш белән сүзен дәвам итте. И... чәпер булгыры... Тавык мие эчкән нәмәстә? Ике сугыш кичердем. Ике тапкыр яраландым. Ике «Знамя», ике «Звезда», унике медаль алдым. Чүт-чүт кенә «Герой Советского Союза» булмадым. Чуал буена дан-дәрәҗә знакларым тагылган гимначтюркамны киеп төшәсем калган икән. Хәзер казлар куып йөргәч тә... Командущийлар белән кул кысышып йөргән чакларым бар ие. Вәт син! Вәт син! Снайпер башым белән исәп ала алмыйча торам икән ләбаса... Эт өрдерер, кеше көлдерер өчен җырлап йөргәннәр ие ди. Кабан ягыннан никрутлар китә торгандыр, никрутлар! И гомерләр! Үткәнен күрми дә каласың икән. Безнең дә шулай, чыбык арбаларга утырып, картузларны кыңгыр салып, тальян көйләренә җырлый-җырлый киткән чакларыбыз бар ые. Җанашларыбыз ауный-тәгәри җылап кала торганнар ые. Әнә бүген — алар никрут. Хушыгыз, балакайларым, хушыгыз! Дөньялар имин булсын! Туган илебезгә безнең кебек әтличник хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Сезне табыннарга ипекай-тоз, каклаган казлар куеп каршы алырбыз!
Ләкин бабай ялгышты. Армиягә китүчеләр җыры түгел иде ул.
Тал-тирәкләр артыннан субай сугучыларның дәртле җырлары яңгырап тора, алар җырлап эшли иде.