Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ЮЛГА ЧЫГА


оберт Миңнуллин һәм Фәннур Сафин... Ике шагыйрь, ике дус. Мин аларның икесен дә яхшы беләм— икесендә ике төрле характер. Үзләренең холык-фигыльлөре белән аларның әсәрләрендә туган образларны, лирик геройларының характер сыйфатларын чагыштырып карыйм, шәхес һәм лирик герой мөнәсәбәте хакында уйлыйм. Туры киләме алар?.. (Кайчакларда, кызганычка каршы, тормышта бер төрле яшәп, бөтенләй икенче төрле язарга өйрәнгән кешеләр дә очрый бит. Мондый очракта шәхес белән герой конфликтка керә. Бу исә әсәрләрнең эмоциональ тәэсир көченә зыян китерә.)
Сүзне Роберт Миңнуллин шигырьләреннән башлыйк.
Теләсәң, шаулап була,
Исемнәр яулап була, Урыннар даулап була. ...Дивана түгел заман, Барсын да аңлый заман. Шау-шуларга ышанырга, Узган бит андый заман. Теләгәннәр шауласыннар. Дауласыннар.
Яуласыннар—
Минемчә, бу—программа характерындагы шигырь, шагыйрьнең дә, лирик геройның да кемлеген, асылын, ниһаять, яшәү принципларын ачык күрсәтә торган шигырь. Р. Миңнуллин, белүемчә, үзе дә шулай яши — терсәкләр белән түгел, табигый сәләте, тырышлыгы ярдәмендә эшли. Вакытлы матбугатта чытып килгән шигырьләре дә, әле күптән түгел басылып чыккан «Бәхетле булыгыз» дигән җыентыгы да — шул тырышлык нәтиҗәсе. «Ояла-ояла гына Тукай яшен узып барган» яшь шагыйрьнең дөньяга карашы, үз эшенә, хезмәтенә мөнәсәбәте лирик геройның да характер сыйфатларын, яшәү нормаларын билгели, һәр китапка, бигрәк тә беренче җыентыкка, бөтен җәһәттән коеп куелган, ювелирларча эшләнгән әсәрләр генә кертү мөмкин түгелдер. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: кем өчендер шәп тоелган әсәрне икенче берәүнең бөтенләй кабул итмәве дә ихтимал бит әле. һәр бәядә— күңел халәте, зәвык үсеше, шәхси мөнәсәбәт — субъективлык моменты бар. Бәхәстә критерий — поэзиянең бүгенге үсеш дәрәҗәсе. Ул инде шәхси теләкләр белән, әлбәттә, исәпләшми.
Р. Миңнуллин китабында да кемдер кабул итмәслек, кире бәя бирерлек, яки чынлап та эшләнеп, табылып бетмәгән шигырьләр юк түгел. Шундыйлар рәтенә мин «Шамун Фидаига», «Икмәккә мәдхия», «Имин булыр илләр», «Татар хатыннары», «Кунакчыллык» дигән риторик шигырьләрне кертер идем. Болардан тыш, тагын ачыклап бетерәсе аерым строфалар һәм юлларны табарга мөмкин. «Булмас иде һич куркыныч, кем кулында бит ул кылыч?!» дигән икеюллыкта, мәсәлән, мәгънәне рифма җиңгәндәйрәк тәэсир кала. «Төнге пейзаж» шигырендәге: «Кемдер аяз күк йөзенә чиләкләп энҗе сипкән. Юк, Зөһрә-кыз, кич утырып, зәңгәр кулъяу-
Р
лмх чиккән»—дигән юлларга да бәйләнеп була. Чиләкләп яңгыр койса - табигый ,әл Ә чиләкләп күккә энҗе сибү сәеррәк яңгырый. Күкнең (кулъяулыкның) зәңгәрлеге дә тәнле күзгә бик ташланмый бит. Бәхеткә каршы, мондый юллар күп түгел. Киресенчә, бирелеп, сокланып укырлык, самими язылтаи. саф тойгылы шигырьләр әстенлек итә:
Керфегеңдә, чәчләреңдә
Җылы кар, яңа кар.
Әллә соң кызлар урамга Чәчкәнме чулпылар!! Бер-берсенә орынсалар. Валлаһи, чылтырар Кемештәй чулпылар.
Бу кар чулпыларда табигатьнең матурлыгы да, хатын-кызның сафлыгы да, яшәүнең яктылыгы, гүзәллеге дә чылтырый кебек. Мондый шигырьләрне укыганда, синең күңелгә дә дөньяны сабыйларча ярату хисе йога, күңел ничектер тынычланып, яңарып китә, кичерешләр салмаклана, тигезләнә.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек...
Яки
...Без әнкәйнең биш кайгысы булдык, Биш шатлыгы булдык кайчакта,
— дигән юллар күңелне (әйдә без аны, гадәттәгечә, кыллы инструмент итеп күз апдына китерик) яшәү матурлыгына, балаларча яратуга — дөрес яңгырашка көйләмимени!
Җир бәхеттән оеп ята —
Ак әкият, тылсым инде! Бу аклыкка, кулы барып. Кем яманлык кылсын инде!
Табигать аклыгы шагыйрьнең, кешенең саф хисләре белән берләшә. Туган җир сурәте, бала чак, яшьлек хатирәләре тантаналы тынычлык булып гәүдәләнә Кешене гел борчып, ярсытып кына торырга димәгән, аның җанына матурлык злексиры сирпел, ял да бирергә, яшәүгә яңа коч өстәргә дә кирәк ләбаса! Р. Миңнуллинның үзенә дә, шигырьләренә дә шундый сыйфат бирелгән. Ул артык борчылмаса да. барыбер уйлана, кичерә, ләкин матур хатирәләрнең кадерен, тәмен дә белә.
Хатирәләрнең шигырьгә әверелүе — иң табигый хәл һәм, әйтер идем, шагыйрьгә җиңелрәк бирелә торган, күпмедер дәрәҗәдә җайлырак хәл ителә торган нәрсә. Ә менә бүгенге хәлләрне күреп, туа гына башлаган тойгыларны тәртипкә китереп, аларны риторикага, өстән-өстөн генә языла торган тасвирламаларга кайтарып калдырмау өчен тәмам җитлеккән шагыйрьгә дә гаять куп коч түгәргә, газап кичерергә туры килә. Бүгенге кон күренешләрен чын сәнгать фактына әверелдерә алу табигый сәләт, профессиональ өлгергәнлек хакында сөйли. Мәсәлән, Робертның Әрмен- станга бару тәэсирендә язылган шигырьләре шул хакта уйларга мәҗбүр итә. Алар — публицистика түгел, эскизлар да түгел, чын, тирән шигырьләр:
Ирләр кебек — эндәшмиләр таулар.
Аларда да ирләр холкы бар.
■Мартирос Сарьян» шигырендә хәтта бөтен Әрмән иле сурәтен күрәбез.
Таулар иле бәйрәм көткән кебек — Нинди матурланган, ясанган.
Әйтерсең лә Әрменстан үзе Сарьян кулы белән ясалган!!
ӘХСӘН БАЯНОВ ф ЯШЬ ШАГЫПРЬЛӘР ЮЛГА ЧЫГА
Шагыйрьнең профессиональ яктан үсешен, ә лирик геройның гражданин буларак өлгергәнлеген расларлык юлларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Шунлыктан кайберләренең исемнәрен генә атау белән чикләнергә туры килә: «И изге йорт», «Ахак учак». «Базыда бозлар ага» (соңгы строфасын сызып), «Малайлар», «Элекке «Англетер» гостиницасында», «Кларага», «Көз инде», «Ярый әле» һ. 6.
Билгеле блуганча, язу манерасы, стиль ахыр чиктә шулай ук характер сыйфатларына килеп тоташа. Р. Миңнуллинда стиль алымнары төрле, ә күзгә нык ташлана торганы — афоризмга охшашлык. «Яхшылыкка тик яхшылык», «Беребез дә алдан белә алмый», «Дөнья бит ул», «Мәхәббәт» кебек шигырьләре шундыйлар рәтенә керә. Алар халыкчанлык, гадилек белән аерылып торалар.
Шагыйрь халык, ил, җир хакында заман проблемалары зурлыгын тоеп фикер йөртә. Ул шигырьләрне укып чыккач, якты хисле, тыныч холыклы тыйнак кеше образы күңелдә кала. •
Аптырыйсыз. Әйтерсең лә
Андыйлар бер без генә.
Әйбәтме, әйбәт түгелме — Шундый инде без менә.
Минемчә, андый булу әйбәт. Кирәгеннән артык дәгъвалы кешеләр күбәйгән вакытта тыйнакларның кадере бермә-бер арта.
Аерым юллар, строфалар, бөтен шигырьләрнең дәрәҗәсен күтәрә алырлык: «Берәүләрне Алып итә, тик барыбер алып китә — дөнья бит ул», «Сагышыннан сары чәчәк аткан каберендәге сәрби куагы», «Уйланырга куркып басып торам» (Есенин үлгән гостиницада), шулай ук тайларның кояшны тешләмәкче булып ыргылулары һәм башка шундый кызыклы тәгъбирләр, язу осталыгы хакында сөйләү белән бергә, яхшы күңелле, сизгер, эшлекле лирик геройның — совет кешесенең матур сыйфатлары булып та гәүдәләнәләр.
Андый сыйфатлар Фәннур Сафин әсәрләренә дә хас. Аның шигырьләрен укыганда да шагыйрьнең кеше буларак үз холкы-фигыленә тугры икәнлеге сизелеп тора.
Әйе, авторның үз тормышы белән аның лирик героен бер итеп күрәсе килә. Лирика — тойгылар хәрәкәте, фикерләр үсеше, җан яшәеше. Күңелдәгенең барын да яшермичә, үзеңнән, бигрәк тә башкалардан курыкмыйча, йомшаклыгыңнан оялмыйча, халәтеңне дөньяга табигый көенчә әйтеп бирә белсәң, шәхес белән лирик герой бер-берсеннән аерылмыйлар, һич югы, конфликтка кермиләр.
Фәннур Сафинның беренче шигырьләрен укыганда ук күңелдә якты, җылы тойгылар кала. Сәбәп әлеге шул — хакыйкать, дөреслек тойгысы, авторның эчкерсезлеге булса кирәк. Укыйсың, күз алдына Кама яклары, андагы тын авыллар, шаулы калалар, төзелешләр килә. Шагыйрь шул конкрет җирлектән юлга чыга. Шагыйрь зәңгәрсу томаннар аша балкып торган еллардан, ата-аналар, кардәш-ырулар гомер иткән, яхшылык-миһербанлыкка күнегелгән, шул ук вакытта үз-үзеңне кызганып елауның ярамаган эш икәнен, кешеләр хакында гына кайгыртып еларга мөмкин булуын аңлаткан җирдән юлга чыга.
Бу җир — туган җир.
Бу җир — башка шагыйрьләрнең дә ватанына охшаш. Бәлки аны бөтенебез дә бертөрле яратабыздыр, ләкин төрлечә күрәбездер, һәркем аны үзенчә күргән хәлдә, үзенчә җырлый. Бүтәнчә ярамый. Шулай тиеш. Фәннур да мәхәббәтен кабатланмаганча, яңача әйтеп бирә белә. Бу җирләрдә көннәр мәхәббәт белән җылытылган, ә төннәренең «нигәдер күзе дымлы...»
Конкрет җир шигъри дөньяга әверелә башлый һәм ул дөньядв лирик герой яши.
Авыр чакта ил барыбер Үз моңына сыеныр,-
Лирик герой сурәте халык сурәте белән берләше.
Шагыйрьләренең кадерен белми башлаган халык — кыска гомерле Ә малым кадерен белмәгән шагыйрь — икеләтә кызганыч. Андыйлар булмый, булмаска тиеш. Илсез-йортсыз кешене сукбай дип атыйлар. Юлга чыккан шагыйрь халык тормышыннан чыгып китми — мәңгелеккә шунда кала.
Лирик геройның якташлары үзләренчә яшәгән кебек, үзләренчә сөйләшәләр да. Шуның бер билгесе — «з» авазы урынына »д» әйтү, «җмларны күбәйтебрәк сөйләшү- Герой бу яклап та иңдивидуальләшә. Аның уйлап кына чыгарылган «мин» түгеллегенә ышанасың.
Конкрет төбәге булган кебек, ул яшәгән вакытның да реаль галәмәтләре бар лотлап-потлап сөт тапшыра торган якташларының кайчак төннәре «тарткан җәя кебек киеренке». Алар җирнең, халыкның иминлеген кайгырталар. Грузовикларга төялеп далаларга юнәлгән яшьләрнең палаткалар янында өмет утларында җылынып утыруларыннан да заман билгеләрен танырга мөмкин.
Дөньяда юллар—мәңгелек. Ләкин һәр заман аңа үз сыйфатларын бирә Чул- маи-Кама юллары да нык үзгәрде. Анда хәзер, икенче дәвердән, әкиятләрдән килсә дә, Алыплар да манаралы кранга «Вира1» дип кычкырыр иде.
Лирик герой — Канкайлар оныгы.
Лирик герой — яңа тормышны төзүче.
Кыйммәтлесе шунда, сәнгать фактларына әйләнгән бу детальләр Фәннуриың үз биографиясе белән дә раслана. Ул Казан университетына Түбән Кама төзелешеннән нилә. Шагыйрь булып өлгергәч тә аның бу темадан китә алмааы. шул хакта яңадан- яңа шигырьләр язып торуы бер дә юкка гына түгелдер. Менә шунда инде шәхес белән лирик геройның (гәрчә гел тәңгәл кую дөрес үк булып бетмәсә дә) аерылгысыз икәнен тагын бер кагг күрәсең.
Хәтта характер бердәмлеге дә сизелә. Мин белгән Фәннур — ягымлы, күзләре һаман көлеп тора. Шигырьләрендә дә шундый булып кала.
Фәннурда да, Робертта да җитди лирикага еш кына җорлык, җиңеллек килеп керә. Ләкин җиңел уйлау түгел. Алар шаярганда, синең дә күңелең күтәрелеп деньяң яктырып китә. Ә шул ук вакытта кайдадыр елга буенда, тезләрен кочаклап, яшьлек моңаеп утыра._
Мин Фәннурның бу образына да ышанам, күз алдына китерә алам.
Шагыйрь үзен кемнеңдер ышанычы итеп, кемнеңдер дәәамы итеп тоя. Шуңа күрә аның батырлары да моңая белә. Алыплары да елый белә...
Аның герое өчен хакыйкать — күкрәк баласы. Аны якларга, сакларга кирәк. Минемчә, мондый тойгыларны чын геройлар гына кичерә ала һәм чын шагыйрьләр генә яза ала.
Р. Миңиуллинның бер шигырендә тайлар билгесезлекме атльгалар:
Карт ат кына гаҗәпләнеп Карап тора тайларга.
Нишләтик, андый «карт атлар» кешеләр арасында да юк түгелдер Әмма яшьлек шуның өчен дә яшьлек бит инде ул — гаҗәпләнү, өнәмәүләргә карамыйча, күз дә салмыйча ары чаба.
Андый тайлар Фәннурда да бар.
Шагыйрьләр зур өметләр белән юлга чыга. Якты юлга чыга.
Шулай икәнлегенә ышанып, мин аларга:
— Хәерле юл1—дим.
Аларның бездән арырак китөсеи. ераграк заманнарга җитәсем белеп, кул болгап калам.