Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ БҮГЕН ДӘ, КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ БАР


атар совет балаларының иң сеекле шагыйрьләреннән берсе, үзенең тылсымлы шигырьләре белән балалар поэзиясендә аерылып торган гаять үзенчәлекле һәм талантлы шагыйрь Бари Рәхмәтнең тууына 80 ел тулды.
Ул 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасы Гурьее вязе Жилая Коса поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән Тукай шигырьләрен яратып укый. 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» исемле балалар журналында аның «Бәйрәм котлы булсын» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан башлап газста-журналларда күп кенә шигырьләр белән катнаша. 1918 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1920—1921 елларда Ф. Әмирхан, Г. Камал. М. Гали белән бергә «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә әдәби сотрудник булып эшли.
Аның бу башлангыч чор иҗатына караган шигырьләре революцион керәш пафосы белән сугарылганнар:
Шатланмам, сеенмәм Мин чын таң атмыйча, Дошманны юк итеп Азатлык тапмыйча.
|.Ямь тапмыйм». 1918 |
Шагыйрь революция тудырган күренешләрне самимилегендә. гадилегендә кабул ите, ихлас күңелдән бирелеп җырлый.
Әнә шундый «туры сызыклы», күбрәк тезеп-сейләп чыгуга корылган шигырьләре белән беррәттән, Б. Рәхмәтнең Тукай шигырьләренә тартым, гаять халыкчан яңгырашлы үткен сатирик әсәрләре дә күренеп китә:
Юк идек, безне бар кылды. Тән яратты, җан бирде.
Балчык белән әвәләп
Адәм ясап куйдыя.
Түшәк бирде җәяргә, Юрган бирде ябынырга. Ахыры заман җиткәнче Йокларсыз днп тидня.
(«Күрең кадир кодрәтен». 192О.|
Аның «Татар бае Колчакны кеткәндә» (1919) шигыре да әнә шундый рухлы
1932 елда Б. Рәхмәт Казанга күчеп килә һәм тезү трестында бухгалтер булып эшли. Озак еллар язмый торганнан соң 1939 елда кабат «Чаян», «Совет әдәбияты» журналларында үзенең яңа лирик һәм сатирик шигырьләрен бастыра башлый.
Т
1942 елда фронтка ките. Хәрәкәттәге армия сафларында Украина, Молдавия, Болгария, Венгриядә барган сугышларда катнаша. 1945 елның февралендә яралана. Госпитальдән соң Знче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысыпнда эшли.
Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасы яңа сыйфатлар белән байый: сейләп тасвирлау урынына ул картиналы итеп язарга керешә, шигырьгә юмористик рух үтеп керә:
— Сугыш бетәр анысы, үзең бетмә.
— Исән булсак, бәлки бетмәбез.
Ялтырашып иске бер тиендәй. Бер кайтырбыз туган йортка без.
[«Исән булсак, бетмәбезп. 1943.J
Никадәр җитди тема һәм әлеге юлларга күпме җан җылысы өртелгән. Шуңа күрә шигырь гади шаяру булып кына калмый. Ул хисләрне тирәнгәрәк алып тешә, аның төбендә зур югалтулар авырлыгы ятуын сизгәндәй буласың.
Шагыйрьнең бу чор шигырьләренә тукталып, 3. Мәҗитов түбәндәгеләрне язды: «Аның сугыш елларында иҗат ителгән кайсы гына әсәрен алып карасак та, нәкъ шушы сыйфатны—халык иҗатына аваздаш яңгыраган лиризмга юмористик бизәкләр кушыл сурәтләүне күрербез:
Фронтларда байтак
Нужа күрдем, Майтап, картайдым,
Хәзер сине күрү,
Суырып-суырып үбү бар кайгым.
Җитен чәчләр белән,
Көмеш кашлар белән кайтам мин.
Әйтмәссең бит кайткач,
«Кайттыңмыни, картлач шайтан», дип.
(«Без кайтырга чыктык». 1945.)
Буш юллар түгел... драматик кичереш дәрәҗәсенә якынлашкан лиризм» ‡. Әмма, күренгәнчә, юмор Б. Рәхмәт өчен бизәк кенә түгел, ул аның эчке үз табигате, дөньяны сиземләве һәм фикерләү үзенчәлеге, җырчыларның трагик кичерешләрне көлеп җырлаганы шикелле, монда да юмор әсәрнең җитдилеген бетерми генә түгей, киресенчә, сугышның тетрәндерерлек бер картинасын бөтен каршылыгы белән ачып сала.
Рәхәтләнеп, көпшәләрен сузып.
Ял иттеләр герой пушкалар,
«Катюшапларга да бүгеннән соң
Шау-шу куптармаска куштылар.
(«Сугыш беткәч». 1945.|
Бер караганда җиңелчә тонда язылган ярым шаяру төсмере алган гади юллар. Ә бит «пушкаларның рәхәтләнеп ял итүләрен» үз тәнең белән тойгандай буласың— «Шау-шу куптармаувның фәлсәфи мәгънәсен аңлап... тирәнлегенә гаҗәпләнәсең—
Киткән чакта еладың «китәсең» дип,
Инде «ник кайттың» дип елыймсың!
Нигә елыйсың!
(«Сугыш беткәч». 1945.)
Монысы да гади шаяру түгел. Әлеге һәр ике елауның аерымлыгын һәм уртаклыгын лирик герой үэә дә бм« яхшы бөяө. Әмма бич уя яраңея кайткан кеше Үзендә шаярырлык көч гө габарга тиеш
Сугыштан соң Б. Рәхмәт олылар өчен матур-матур юмористик һөм сатирик әсәрләр язды. Аның «Бармагыңа акча түлим» (1946). «Әби белән бабушка» (1949),
‡ «Каван утлары». >97Б ел, 4 сан.
«Тамакеие ничек ташларга» (1955), «Бабай балан дедушка» (1956). «Чынлап үпмәдем» (1956), «Мактады да сүкте» (1956) һ. б. шигырьләре татар укучысының яраткан әсәрләренә әверелде.
Революция, гражданнар сугышы утларын, Беек Ватан сугышы утларын кичеп чыныккан, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән шагыйрь тыныч тезелеш елларында үзенең бөтен шигъри дәртен, көчен яшь буынны— балаларны тәрбияләүгә бирә.
1949 елда Б. Рәхмәтнең балалар өчен язылган «Кем көчле», «Укыйсым киле» исемле беренче китаплары басылып чыга. Шуннан соң аның иҗаты активлашып китә. Кыска гына вакыт эчендә ул «Зәңгәр күл» (1950), «Нәниләр китабы» (1953) «Сабан туенда» (1953), «Бакчада күңелле» (1954), «Безнең җәй» (1955), «Ялкау, иренчәк һәм кире» (1956), «Кыш бабай ёлкада» (1956) исемле китапларын язды. Тиз арада балаларның сөекле шагыйре булып танылды. Китаплары республика буенча уздырылган балалар әдәбияты конкурсларында югары бәя алды.
«Балалар язучысы булып туарга кирәк», дигән В. Г. Белинский Б. Рәхмәт моны бетен иҗаты белән исбат иткән зур талант.— дип язды балалар язучысы Җ. Тәрҗе- маноа.— Аның әле революциягә кадәр язылган беренче шигырьләрендә үк менә мондый сабыйларча ачышлар бар иде.
Эш күп икәнлеген белгән күк,
Җәй көне таң ата төннән үк.
(«Кадерле вакыт», 9916.)»
Кайда монда «сабыйларча ачыш»Т Балалар фикерләвенең үзенчәлекле характерын исәпкә алмый торып, күрәсең, әлеге сорауга җавап табу мөмкин түгелдер. Чөнки балаларның үз үлчеме, үз логикасы, «үз аршины» бар. Шуңа да аларның фикерләве безгә я артык беркатлы, мәгънәсез сыман тоела, я ул келке тудыра, я философларча хикмәтле булып күренә. Ләкин аларның иң мәгънәсез дигәннөренең дә төбендә дөньяны аңларга тырышу табигать, тормыш күренешләре арасында уртаклык, бәйләнеш табарга омтылу ята
Балалар аңында әйберләрнең теләсә нинди очраклы билгесе буенча да ныклы °* ассоциацияләр туарга мөмкин. Аларның кайберләре янәшәлек юлы белен, кайберләре охшашлыкка һәм аерымлыкка нигезләнеп барлыкка киле. Кайвакыт әлеге бәйләнешләр бик үк дәрес тә булып чыкмыйлар. Сәбәп-нәтиҗө менәсәбетлере дә буталып киткәли. Тик зарар юк. Иң әһәмиятлеге—бала үзе уйлый, «ни өчен!» диген сорауга җавапны үзе эзли. Хаталар тормыш практикасында акрынлап бетер, е баланың фикерләү алымы, аның аерым фактлардай ниндидер уртаклык табыл алуы, нөтиҗә-сөбәплелек ассоциацияләре нигезендә тормыш күренешләренең үзара меиә- сабет-бәйләнешен ачыкларга тырышуы гомер буена калачак.
Менә шушы күзлектән чыгып караганда, Б. Рәхмәтнең «Кадерле вакыт» шигырендәге «сабыйларча ачышын» күрү, таңның ирте атуын эш күплеккә бәйләп аңлатуның ни дәрәҗәдә реаль булуы һәм шигърилеге үэеннән-үэе аңлашыла.
Шагыйрьнең 1937 елда язылган «Яз килә» шигырендә дә нәкъ балаларча шигъри итвл уйлый белүне күрәбез:
Яз килә! Яз килә! Матур яз килә. Түбәләрдән тама тамчылар.
Каталарын сәирәл ләштөр-лештер. Китеп бара мескен кыш елап.
Җитди генә, азрак лирик планда башланып киткән беренче юллардан соң шигырьгә әнә шулай, «каталарын яөштер-ләштер сейреп» аөтеамагее һем '«■ фютөр үсешеннән югттәрәе торте» eUMMatceipw бүяыа тоеягем детальләре аерма»
чык күзгә бәрелеп торган җанлы картина тудырган »әс»мр элементы «каеп керә Фикер һәм хис логикасы шунда ук үзгәрә, күңел башка тонга кәйлеме
Б. Рәхмәтнең сугыш чорында язылган «Сәлам хат» (1943) шигыренә дә балалар битараф кала алмыйлар
АВИЛ КУКУШКИН ф УЛ БҮГЕН ДӘ. КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ БАР ф
Безнең хәлне сорап баксагыз, Бик исән-сау гына ятабыз. » Кулда мылтык, билдә граната, «Фашист» дигән кошлар атабыз.
Күрәсең, биредә кечкенәләр күзалларлык динамик картина тудырылган.
Б. Рәхмәтнең күп кенә шигырьләре эшкә өндәү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган. Ләкин ул бервакытта да коры дидактик формада язмый, һәр очрак өчен яңача чишелеш, яңача яңгыраш табарга тырыша. Әйтик, «Сара — уңган кыз» шигырендә ул бу максатка хезмәт матурлыгын күрсәтеп бирү ярдәмендә ирешсә, «Сара — врач» шигырендә хезмәт темасы олылар үрнәгендә профессия сайлап уйнау рәвешендә яктыртыла. Өченче бер шигырьдә хезмәт кешене салкыннан саклый ("Кыш һәм кеше»). Дүртенче очракта хезмәткә мәхәббәт бөтенләй көтелмәгән яктан... ялкаулык аша... аны фаш итү ярдәмендә тудырыла. («Шундый ялкау ул».)
Шагыйрь туган ил, туган җир табигате турында яратып яза. Ул гына да түгел, тарихи үткәннәргә кайтып, иҗтимагый гомумиләштерүләр ясый. Социаль вакыйгалар турында балага беренче төшенчәләрне бирүгә ирешә:
Патша булган заманда
Торсалар да Казанда. Белмәгән дә балалар Зәңгәр кул барын анда.
(«Зәңгәр кул».)
Б. Рәхмәтнең ел фасыллары, төрле кош-корт, җәнлекләр тормышыннан алып язган шигырьләре аеруча җанлы, аеруча җылы тәэсир тудыра:
Киң безнең күңелебез,
Бик иркен илебез.
Унарлап,
Йөзәрләп,
Меңәрләп килегез!
(«Сыерчыктан телеграмма».)
Инде шагыйрь иҗатындагы юмор үзенчәлекләрен карап үтик. Аның тулаем юморга корылган шигырьләре күп түгел. Менә шулерның кайберләре.
Вакыт белән Якуп
Ярыша бервакыт.
Вакыт алга чаба,
Якуп артка чаба.
Үзе алда бара...
Арттан караганда.
|«Якуп белән вакыт».)
Бу — балаларның «уз» юморы, үз күзаллавы. Әлеге шигырьдә без сатирик элементларны да очратабыз:
Сәгать мескен туктый.
— Туктасам да ярый, Минем дәресем юк,— ди.
«Әхмәтнең укыйсы килә», «Яңа ел килгәч» дигән шигырьләр дә шулай елмаеп язылган.
Ә мин былтыр яткан идем.
Быел тордым йокыдан.
(«Яңа ел килгәч».)
Гомумән алганда, Б. Рәхмәтнең юморы көлкеле вакыйгалар, мәзәк хәлләр, сәер гадәтләргә корылган «кычкырып торган» юмор түгел. Аның юморы мөлаем — эчтән,
тирәннән кил», ул яктылык, иур, җылылык итеп эретелгән. Күрәсең, шагыйрьнең самимилегеннән, аның дөньяга сабыйларча сөенеп каравыннан туадыр. Ни турында гына язмасын, аңа шагыйрь күңеленең җан җылысы иң». Аның күле дә «бит уртасын уел көлеп, елмаеп куйган кебек», кояшы да. «су өстен ялт иттереп», матур итеп күзен кысып, «күлдә су эчеп ята» («Зәңгәр кул»). Әйе, ул дөньяга балаларча, якты күз белән карый. Балалар шагыйре LU. Галиев, Б Рәхмәт күңеленең әлеге иң матур, иң характерлы үзенчәлеген тотып алып, аның «Сөенеч» (1972) исемле китабына язган сүз башында болай ди:
«Үзем очраткан кешеләрне ике төрлегә бүлеп карар идем мин: кояшлы кешеләргә һәм болытлы кешеләргә. Кояшлы кешеләрнең күзләреннән елмаю яктысы сибелә, күзләрендәге чаткыны тергезел, нурлар үрләтеп яшиләр алар Андыйлар турында «сабыйлар акылы чыкмаган» дип тә әйткәлиләр. Әйе. аларның бала «ак бәйрәмнәре һәрчак үзләре белән. Тормышка ихлас сокланып һәм гаҗәпләнеп карый беләләр алар. Юлларында очраган салкын бозларны шаян сүз. мөлаем елмаю белән эретәләр. Бетен дөньяның гел яктыра барасын, кояшлы киләчәктә тапкыр сүзле, киң күңелле кешеләр яшәячәген беләләр алар Бари Рәхмәт әнә шундый Кояшлы Кеше иде».
Аның шигырьләре дә. «кояш куяннары» кебек, күңелгә уйнаклап үтәләр. Шагыйрь нинди генә темага язмасын — бала өчен ул яңалык, бала танып-белү шатлыгын кабат-кабат кичерә:
— Шуны белмәскә!
Беләм ич.— дидем.
Чыгарасың ич
Безгә мич.— дидем.
Б. Рәхмәтнең әйләнә-тирәдәге әйберләрне, табигатьне җанландырып, кешеләште- реп, телгә китереп күрсәтүе, шуның белән алариы кеше күңеленә тагын да якынайтуы шулай ук әйтелгәннәр уңае белән зур шатлык, эчкерсезлек, үз итү. дус булу, ярату хисе уята. Бала рухи рәхәтлек ала. эмоциональ дулкынлану, эстетик ләззәт кичерә.
— Сыерчыгым, нигә китәсең!
Сагынырмын сине киткәчтен.
— Көз җитте бит инде, мин туңам. Килгән идем җәйге костюмнан.
(«Кошлар киткәндә».|
Әлеге күренеш-алым белән без халык иҗаты һәм Тукай шигырьләрендә дә («Карлыгач», «Бала белән күбелек», «Ялкау маэмай» һ. б) очрашабыз. Б. Рәхмәт бу матур традицияне дәвам иттерә.
Балалар психологиясе үзенчәлекләрен исәпкә алып, Б. Рәхмәт үзенең әсәрләрен еш кына «уен» итеп те оештыра. Уен аша балага үз фикерен уздыруы, эмоциональ тәэсир итүе, хтетик һәм мораль тәрбия бирә /луы. аларда җәнлылык уятуы — шулай ук шагыйрьнең зур уңышы итеп саналырга тиеш. «Кадерле тәс» музыкаль уены, «Кыш бабай ёлкада» инсценировкалары әнә шундый кечке ия.
Б. Рәхмәт берсеннән-берсе матуррак әнә шундый шигырьләр язып «алдырды. Ул нәкь балаларча дәртләнеп иҗат иткәндә, шигъри осталыгы тәмам ачылып җиткәндә. 1957 елда Мәскеүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы барган көннәрдә сәхнәгә чыгып, ил халкы алдында гаять зур уңыш белән үзенең шигырьләрен сөйләген чакта — поэзиябезнең тугрылыклы солдаты булып постта торганда арабыздан маңгеге китте.
Аның биографиясе зур. язган шигырьләре күп. эшен кыю тесте дәвам итүчеләре бар. әмма ул мәңге картаюны белмәс мөлаем йөзле сабый бала; аның бүгенгесе һем килечеге гене бар. Бу бүген дә, киләчәктә дә шулай.
РАВИЛ КУКУШКИН