Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕКСТАН БЕЛӘН ЙОЛДЫЗЛАР ҮЛЧӘРГӘ...


оннан берничә ел элек Аккош күлендә елкөн язучылар белән сөйләшеп утырганда башка бер уй килде: «Менә бу өлкәннәрнең иҗат портретларын язып калдырырга иде. Берсеннән-берсе кызыклы, берсеннөн-бер- се үзенчәлекле, кабатланмас характерлы шәхесләр: Хәсән Туфан, Ибраһим Гази, Сибгат Хәким һәм башкалар, һәм башкалар».
Шул чак әсәрләрен үзем яратып укып килгән тагын бер автор турында уйлап куйдым: «Дөньяның кайсыдыр бер почмагында Миргазиян Юныс дигән үзенчәлекле тагын бер язучы бар бит әле. Җитмәсә, ифрат кызык биографияле язучы. Язганы — әллә ниткән мәрҗән атаулары, Өмет борыннары, энҗе эзләүчеләр, пассат җилләре турында... Дөнья күреп, ил гизеп йөргән диңгезче — үзе татар язучысы!»
Аның белән күптән танышасы килеп йөри иде. Минем өлкән диңгезчеләрне байтак күргәнем бар: аларны, кая гына бармасыннар, ихтирам белән «диңгез бүресе», «бабай», «карт» кебек исемнәр белән атап йөртәләр. Өлкән диңгезчеләр, үз дәрәҗәләрен үзләре белеп, вәкарь саклап кына йөриләр, алар адмирал Нахимовка охшатып көрәк кадәр сакал үстерәләр, «Алтын руно» яки «Капитанский» дигән хуш исле тәмәке тарталар, алар вакланмыйлар, дөньяның ыгы-зыгысына өстән, елмаеп кына карый беләләр... Ихтирамга бик лаек, батыр һәм киң күңелле кешеләр алар.
Менә шулай, үзен күрмәгән көе генә мин Миргазиян Юнысның портретын күңелдән яза да башладым. Әмма үзен күрергә һич җай чыкмады.
1972 елның җәе иде, язучыларның Коктебельдәге иҗат йортына минем исемгә калын гына бер хат килеп төште. Карыйм—Миргазиян Юнысовтан дип куелган. Шул елны «Казан утларывнда минем «Фронтовиклар» дигән әсәрем чыккан иде. Җиде битлек хатта әлеге диңгезче шул әсәрем турында фикер йөртә, минем белән бәхәсләшә, кайбер урыннарын мактый, яманлый, шатлана һәм дулый иде.
Хатлар аша безнең арада юл салынды. Коктебельгә адресланган соңгы хатында ул болай дип язган иде:
— Казанга кайтышлый телеграмма сук, Курск вокзалында үзем каршы алырмын, танышырбыз, Казан вокзалына озатып куярмын.
Телеграмма суктым... 1972 ел җәенең коры, сөремле көннәреннән берсе, Мәскәү тирәсендә торфлар яна, вокзалда күз ачыта, саргылт кояш вокзал шпиленә эләгеп икегә аерылган. Вагоннан бөтен кеше чыгып бетте, кочаклашу, чемодан күтәрер алдыннан «чуп» итеп, үбешүләр башланды, әмма мин көткән диңгезче күренмәде. «Алтын руно» тәмәкесенең хуш исе урынына перронда көек исе. Шатура торфы исе иде.
Минем кәеф китте, шунда кьюка җиңле күлмәк, бишенчеме-алтынчымы рост чалбар кигән әзмәвер кадәр бер егеттән сорый куйдым:
— Казан вокзалына багаж илтә торган йөк таксие кай тирәдә икән?
— Ә сез Казаннанмыни?—диде егет өтәләнеп йөргән хуттан озын кулларын, озын аякларын җыеп бетерә алмыйча.
Сорауга сорау белән җавап бирүчеләрне җенем сөйми, мондый чакта минем тыным кысыла, өрлек буе бу егеткә, башны шактый күтәреп, ачу катыш түбәннән
1 Секстай — йолдызлар белән днцгез өсте яссылыгы арасындагы почмакны үлчәү өчен кулланыла торган инструмент.
М
карадым. Әмма егет ачуланышырга җыенмый иде, һем ул, елмаеп, саф татарчага күчте:
— Ялгышмасам, мин сезне каршы алам бугай, тик мин телеграмманы өйдә калдырганмын, вагон номерын хәтерләмим. Мин — Юнысов,— дип метрлы кулым сузды.
Тормышта алданулар, ялгышулар шактый булганы бар, әмма мондый ук хәлгә калганны бер дә хәтерләмим. Машинада барганда күп нәрсә ачыкланды: ул инде “ әллә ничә еллардан бирле Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Илдар Юэеев, Аяз Гым- ф ләҗеа, Хәсән Туфан, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев, Туфан Миңнуллинмар белән таныш £ һәм алар белән күрешкәләп яши икән. Мин дә инде, ачуым килмәгәе, бер хыялый... =;
Казан вокзалы урынына ул мине үзенең еенә алып китте. Мин әле перрондагы =- уңайсыз хәлдән айнып бетә алмаган идем. Күрмәгән кешенең хыялдагы портреты белән чынбарлыктагы кыяфәте арасындагы аерманың моңарчы беркайчан да мине 5 болай ук кыен хәлгә куйганы юк иде. Ләкин бу әле ялгышуларның баласы гына - булган, анасы аның мичтә калган икән...
Сигезенче Соколиная урамында таксист белән Миргазиян арасында кызу әңгәмә Е башланды: -
— Юк, монысы түгел,— ди таксист. Алга таба хут бирә, газга баса.
— Уздык, уздык.— дия әтәләнә Миргазиян.— Артка чигер. Я булмаса, борыл. Ә-әнә тегеннән.
— Юк, узмадык,— ди таксист.— Син бит миңа җиденче йорт, дидең. Әнә җи- £
денче — алда... ш
Әмма, бәхәсләшә торгач, шофер да шикләнә калды. Келә-кендез машина белән ° ишегалларында әнә шулай киләп сугып йөрдек. *
— Йортыгыз бик кечкенәме әллә? — дип сүзгә мин дә кушылдым.
— Юк, өч йөз квартиралы. Тугыз катлы.
— Кичә генә күчендегезмени? Ч
— Юк, инде дүрт ел яшибез.
Шофер да, мин дә шуннан ары дәшмәдек. g
Миргазиян Юнысның биографиясе минем өчен әнә шуннан — аның үз йортын и үзе эзләвеннән башланды.
— һи-и, исегез киткән икән,— диде Миргазиянның хатыны Рәисә ханым, мең £ бәла белән йортны табып квартираларына килеп кергәч.— Көн саен шулай ул. Исе- п гез киткән икән. Аның хезмәт ханын да юньләп алып кайтып бирә алганы юк...
Шунда мин икенче һәм иң зур хатамны эшләдем:
— Нәрсә, теге якка йомшакмыни? — дип ияк астына чиртеп халыкара бер билге тора.
һәм мин, ниһаять, моннан соң алар өенә эз бастырмаслык итеп, ечөиче ялгышымны ясадым.
— Файда белендер инде, күрәсең...
Ну, бу мокытлыкны!
— Ие, файда белән,— дип көлде хатыны.— Йөз сиксәнгә ала, йәэгә сата. Беркөнне шул магазинда кассирның сдачасы булмаган, акча тапшырган икән, хезмәт хакының илле сумын калдырыл чыгыл киткән. Аннан оныткан. Бер атнадан бардым, ул кассир, ял алып, китеп барган...
Таныштык, белештек, сүзләр күп булды. Вәгьдә буенча ул мине Казан вокзалына озатып куйды Юлда үзенең иҗат планнарын, «Тозлы җил» исемеңдә трилогия язарга җыенуын, исән булса, Хәсән Туфан турында иҗади портрет тудырачагын әйтте, алдагы җәйдә рюкзак асып Татарстан буйлап — Тукай, Мәрҗани, Курсөви,
күрсәттем.
— Ю-у-ук,—дип көлде хатыны рәхәтләнеп.— Авызына да алмый. Бөтенләйгә. Тик аның бер гадәте бар: хезмәт хакы алган көнне язу машинкалары сата торган кибеткә керә.
— Шуннан?
— Шуннан шул: ай саен бер машинка ала. Я «Националь», я «Репортер», я «Эрика»...
— Алай икән... Кая җыясыз соң аны?
— Җыймыйбыз Ике-өчкә тулгач, элегрәк алганын комиссионныйга илтеп бире
Галиэсгар Камал эзләре буенча җәяүләп узарга уйлаганын, тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләде.
— Шуларны эшләгәч, тагын диңгезгә китәм, хәзер бик нык сәламәтлегемне ныгытам. Измаил паркында көн саен иртән ун-унбиш чакрым йөгерәм, йоглар системасы «Хатха-йога»ны өйрәнәм,— диде.
Шуннан соңгы очрашуларда мин ’Миргазиян белән күпне күрдем...
— Мона монда гына ул,— дип, Миргазиян Мәскәү урамыннан сине җәяүләп бер алып китмәсен. Аның «монда гына» дигәне, беренчедән, кимендә алты-җиде чакрым ара була. Анысы әле ярый, әдәбият, диңгез турында сөйли-сөйли атлый торгач, әнә шул «мондагывны өч-дүрт чакрым узып та киткән буласың.
— Ах, шайтан, узганбыз икән,— дип ул бераздан кире борыла. Шәһәр транспортын ул яратмый.
Озак еллар буе океан киңлекләрен гизгән кешенең шәһәр трамваена, җир асты юлларына керәсе килмәве, әлбәттә, табигый. Эш сәгате бетеп өйгә кайтышлый, ул башкала урамнарыннан җәяүләп уза. Көн саен диярлек берәр музейга, күргәзмә залына кермичә калмый. Бүген кайда нинди күргәзмә ачылган, анда нинди яңалыклар булуы мөмкин — әллә ничек кенә барысын да алдан белеп тора.
— Мона монда гына кереп чыгыйк әле,— дип, бервакыт ул мине сәнгать музеена алып керде. Кердек, мәрмәр баскычтан менүгә Пикассоның «Карт яһүд» дигән картинасы янына килеп басты да бик озак карап торды. Баксаң, бу музейга ул гел керә икән.
— Пикассоны яратам, һәр полотносы — бер китап,— диде ахырдан.
Беренче очрашкан вакытта яшен чамалауда мин ялгышкан кебек, күпләр аның белемен, әзерлеген чамалаганда да ялгышалар. Я, ярар инде, йөзгән, ил-җир күргән, Мадагаскар янында су коенган. Кызыл диңгездә чумып үз кулы белән мәрҗән алып менгән. Коломбо портында мәһабәт кокос пальмалары арасында йөргән, төрек кызларының тау буенда чикләвек җыйганнарың карап утырган, безнең ил белән сәүдә итүче бер төрекнең бакчасында кунак булган — ялкында кыздырылган сарык ите ашаганнар. Аннан Неапольдә ремонтта торганнар, Бомбейда бодай бушатканнар.
— Ә менә без язучылар, филологлар болай уйлыйбыз.— дип сүз башлап аңа, гап-гади бер диңгезчегә, әдәбият-сәнгать гыйлеменең нечкәлеген аңлатырга -отынган кеше харап була.
— Поль Верленның «Көзге җыр» шигыре искә төште әле,— дип тотына үз чиратында Миргазиян.— Франсуа Вийон белән Поль Верленга кадәр яшәгән бөтен француз шагыйрьләренең китапларын үземдә булдырасым килә...
Яңа таныш белеп бетерми, әлеге гади диңгезче моннан уналты ел элек Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Я, ярый, Вийон, Теофиль Готье, Экзюпериларны яхшы белгән «Мәскәү татарына» бераз үзебезнең татар әдәбияты буенча мәгълүмат бирергә кирәк... дип сүз башлаган кеше дә ялгыша. Чөнки бу юнәлештәге әңгәмәнең бер-ике җөмләсеннән үк аңлашыла: татар әдәбияты тарихын да яхшы белә бит әлеге «диңгез бүресе». Баксаң. Мәскәү университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасы каршында «Һади Такташ иҗатының башкорт совет поэзиясенә йогынтысы» дигән темага диплом яклаган икән.
Эшләгән урынында русча, өендә кызы белән инглизчә, Казаннар килеп чыкса — алар белән татарча, Одессадагы элеккеге дуслары — диңгез бүреләре кунакка килсә, алар белән итальянча да сөйләшә икән.
(Тукта әле, кем соң бу, найларда туган, кайларда укыган, яшәгән соң бу егет? Биографиясе — гади дә, түгел дә. 1927 елда Баулы районы Исергәп авылында туган, шунда урта белем алган, ат җигеп урман чыгарган, көлтә керткән, икмәк заданиесе илткән, аулак өйләргә йөргән. Әнисе актык акчасына аңа гармун алып биргән... (Кулына тальян керсә. Миргазиян әле дә булса мәскәүлесен онытып исергәпләнә дә бетә ) Аннары, яше җитәр-җитмәс военкомат юлын таптый башлый, яшьтәшләреннән ярты ел алда үзе ялынып-үтенеп армиягә (ул вакытта — сугышка!) китеп бара. Алар- ны ашыгыч рәвештә радист-һава укчысы итеп әзерләп чыгаралар һәм фронтка озаталар. Әмма Германия аэродромнарының берсенә килеп төшкәндә мәгълүм була: сугыш беткән.
Исергәл егете үзен авиациягә багышлый. 1950 елда ул экстерн рәвешендә штурманнар хәзерли торган училищены тәмамлый. Авариягә очрап имгәнгәнче хәрби самолетларда оча. Аннан Мәскәү университетына килеп керә. Әмма Исергәл басуларыннан ат белән көлтә ташыгандагы яшьлек хыялларыннан берсе аңа тынгылык бирми: бу дөнья бик зур. бик киң. Ул шундый киң — зәңгәр күк гөмбәзендә хәрби самолет кабинасыннан күренгән кадәр генә дә түгел. Кичәге һава штурманы, бүгенге ♦ филология факультеты студенты Миргазиян Юнысовның күңелен ерактагы сихри утраулар, ул әлеге күрмәгән мәһабәт пальмалар, экватор өстендәге тыгыз кара күктәге эре йолдызлар, пассат җилләре үзенә тарта. Бала чактан колагына кереп калган бер исем аңа тынгылык бирми: Занзибар.., Бу исем берөзлексез аның хисен кузгатып тора, ул исем, ничектер, мәңгелек яшьлек, матурлык, сафлык символы буларак, берөзлексез сихри аһәң булып аның йөрәк кылларына чиртеп тора: Зан-зибар... Ул таумы, диңгезме, атаумы? Әмма ул, шиксез, зәңгәр. Ул кайдадыр, ә-ә-нә тегендә, ерак якта, ул — бер дә шиксез зәңгәр диңгезләр, зәңгәр болытлар артында, һәм яшьлек романтикасы белән күңеле тулган егет, читтән торып укуга күчеп, зәңгәр Занзибарны эзләп сәфәргә чыга. Илебезнең диңгез капкасы булган мәшһүр Одесса портының причаллары тирәсендә шул көннәрдә күлмәк җиңнәрен сызганган, гади чалбар, җиде тәңкәлек ботинка кигән озын буйлы бер егет күренә. Аның сагышлы моңсу күзләре порт каршындагы Решилье һәйкәле яныннан еракка — диңгез артына текәлгән...
Җаны теләгән — елан ите ашаган, ди халык.
Миргазиян күмер ташый торган иске бер суднога табак-савыт юучы булып керә. Бераздан—мореходкада (диңгезчеләр хәзерли торган училищены шулай дип атыйлар), аннан штурманнар хәзерли торган курста, һәм, ниһаять, Миргазиян малай вакытында көлтә ташыганда үзе хыялланган Занзибарга барып чыга. Әйе, йөрәге аны алдамаган, Занзибар зәңгәр болытлар артында икән. Шуннан китә ил гизү. Океан судносында айлар буе, әгәр ул судно берәр чит ил тарафыннан фрахтовать ителгән булса (ул илнең йөген ташырга ялланган булса), яртышар ел су өстендә. Александрия— Сингапур, Марсель—Аден, Стамбул — Бомбей, Гданьск — Коломбо... Азмы дөньяның портлары)
Миргазиян йөзгән «Чулым» теплоходы Иракның Басра портына килеп швартов биргәч, пальмалар арасындагы асфальттан портка ап-ак «Мерседес» килеп туктый, Бу нинди генә гарәп чиновнигы булды тагын, дип, теплоход бортына күз салса,— юк. гарәп чиновнигы түгел, ө Миргазиянның бертуган энесе, Тышкы мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган Вахит икән. Ул Азия, Африка илләрендә безнең дәүләтнең сәүдә вәкиле сыйфатында экономик киңәшче булып эшли. Исергәп малайлары капитанның беренче ярдәмчесе каютасында Көнчыгышның затлы җимешләрен ашап кофе эчәләр, еракта калган әниләрен, үзләре таптап йөргән камыл басуларын, кырау төшкәч бары тик безнең якларда гына тарала торган бәрәңге сабагы исен хәтергә алалар..
Миргазиянның булачак хикәяләре, повестьлары, кулъязмалары—барысы да океан киңлекләрендә, төнге вахта, ял сәгатьләрендә языла. Ул әсәрләрдән шуңа күрә галәм киңлекләрен, планета сулышын, бөтен кешелек җәмгыятенең йөрәк тибешен сизгәндәй буласың.
Сезнең караңгы тропик төнендә океан, кук йөзе белен япа-ялгыз калганыгыз бармы? Галәмнең сулышын әнә шунда тоясың, яшәү мәгънәсен шунда тирәнрәк аңлыйсың. Борынгы заманның бөек акыл ияләре һәм шагыйрьләре тикмәгә генә биек тау, ком чүле яки диңгез, океан бишекләреннән килеп чыкмаганнар.. Синең баш өстеңдә теп-тере эре йолдызлары белән кара күк гөмбәзе, ә корабыңның корыч төненә планетаның иң дәһшәтле куәт чыганагы—тыгыз су массасы килеп бәрелә. Су дөньясы үзенең өсйөзенә чит масса кагылганмы гафу итми, ул шундук аңа каршылык күрсәтә Аның куәте каршында син йомычка, син тузан, молекула... Әмма әнә шул дәһшәтле коч кочагына ташланган адәм баласы дөньяда мөмкин булган шөгыльләрнең иң изгесен башкара кайсыдыр илдә ач балалар синең судноң трюмындагы меңләгән тонна бодайны көтәләр, кайсыдыр халыклар эчен синең судноңа төяп җибәреләчәк әфлисун, чәй, лимонны озату зур әһәмияткә ия. кайсыдыр ил бәлөн кайсыдыр илләрнең экономик үсеше, димәк, кешеләр язмышы — синең суд
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕН ф СЕКСТАЙ БЕЛӘН ЙОЛДЫЗЛАР ҮЛЧӘРГӘ .
ноңдагы бакыр рудасы яки тюклаган мамык, тирене вакытында илтеп җиткерүгә, алып кайтуга бәйләнгән. Әнә шулар бәрабәренә кеше табигатьнең дәһшәтле куәтенә корыч тавы белән ерып керә һәм океан белән уртак тел таба.
Тенге вахталарда өнә шуларны тойган хәлдә, Миргазиянның «Тимер фил», «Занзибар зәңгәр болытлар артында» кебек китаплары языла. Хәер, алар гына түгел, «Тозлы җил» дә, «Торна тавышы» да шунда языла башлый. Миргазиян аларны диңгездән кайткач төзәтә, редакцияли генә.
Миргазиянның яраткан язучылары бар. Сөйләшкәндә, әгәр син ул язучыларның әсәрләрен укымаган булсаң, аның кәефе китә. Алар — Э. Хемингуэй, В. Быков, Ю. Трифонов, Ф. Абрамов, В. Распутин, В. Конецкий. Соңгысын ул телгә алмыйча калмый. Чөнки Виктор Конецкий бүгенге иң күренекле яэучы-маринист. Ул берәүне дә кабатламыйча әсәр яза белә. Аның китапларында — авторның уйланулары, хыяллары. Ул Сиднейдан торып та, Марсельдән дә, Нагасакидан да, Калькуттадан да, Одесса портыннан торып та кеше язмышы, планета язмышы турында уйлана, үзе күргән илләр-җирләр турында кызык-кызык хикәяләр тудыра. Төрле халыкларның мифларын телгә ала, алар булып уйлый, океан рифларына утырган суднолардан кешеләрне коткаруда катнаша... Әйтергә кирәк, Виктор Конецкийның бер китабы «Мифлар һәм рифлар арасында» дип атала. Миргазиян Юнысның тормыш юлына, иҗат эшчәнлегенә күз салсаң, аның тормышы һәм иҗатына нәкъ шундый характеристика биреп булыр иде: ул гомере буе мифлар һәм рифлар арасында. Иҗат эшендә ул шактый кыенлыклар кичерә — язасы темалар куп, күргән-белгән күп, капитан ярдәмчесе каютасында төннәр буе алып барган көндәлекләр, язмалар аның кулы тигәнне көтә. Казаннан еракта яшәү дә үзен сиздерә: нәшриятлар, редакцияләрдәге иптәшләр белән ул бик сирәк күрешә, сөйләшүләр күбрәк почта аша алып барыла. «Наука и религия» журналында бүлек мөдире булып эшләү белән беррәттән, ул шәһәрнең җәмәгать эшендә актив катнаша. Мәскәүдө ул Марксизм- ленинизм кичке университетында укый, Иҗтимагый фәннәр академиясе каршындагы социологлар курсын тәмамлый. Шәһәр предприятиеләрендә, завод цехларында лекцияләр укый.
Үзенең мифлар дөньясы — язмалары белән ул бары тик төн уртасында гына өстәл янында очраша. Көндәлек ыгы-зыгыдан азат булып, үзенең язу өстәле янында утырганда ул рифларны хәвефсез узып тулы хут белән алга барган корабны хәтерләтә... Ә аның язасылары күп әле. Бик күп...
...Дөнья кичкән диңгезченең шүрлегендә, Тукай, Ибраһимов, Дәрдмәнд әсәрләре белән беррәттән, «Справочник капитана дальнего плавания» дигән калын китап тора. Язу өстәле турысында диварда — экзотикалы көнчыгыш илләреннән океаннар аша хуш исле чәй ташучы клипер макеты. Кием шкафының өске шүрлегендә кара-каршы флаглы, якорьлы капитан фуражкасы...
Юк, шәһәр урамнарында эре-эре атлап озак йөрмәс, барыбер океанга —рифлар һәм мифлар арасына, мәрҗән атауларына китәр бу. «Тозлы җил» трилогиясенең соңгы өлешен эшкәртеп бетергәнче генә коры җирдә яши ул. Зәңгәр болытлар артындагы ерак илләргә, океаннар өстендә чайкалырга барыбер китәр бу, Мәскәүнең язу машинкалары сата торган кибетенең план үтәлешенә зыян килсә-килер, китәр бу...
Рифлар, мифлар дөньясын бераз айкагач, укучыларын сагыныр да, яңа әсәр язар өчен, кабап безнең арага кайтыр. Тик ул йөзәчәк судно да, язачак әсәрләре дә рифларны әйләнеп узсын иде.
...Миргазиян ашыга, язасы темалары аңа тынгылык бирми. Вакыт җитмәүгә борчылып ул кайвакытта чәчелеп китә, төрле жанрларга ташлана — мәкалә, притча, рецензия яза, ә әлеге зур тема — диңгез темасы туктап тора. Ул вакытта Миргазиянның тормышы аның фикерләре белән каршылыкка керә. Табигать биргән байлыгын тиешсез урынга әрәм итүчеләр турында ул үзе:
— Секстай белен чикләвек ваталар бит,— дип әйтергә ярага.
Секстан— йолдызлар белен диңгез әсте яссылыгы ерясындапв почмаклармы үлчәү өчен.
Капитан ярдәмчесе Миргазиян Юнысов коры җирдә вакытта моны үзе дә исеннән чыгармасын иде. Аңа әле нибары илле яшь — хәтернең шәп вакыты