Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨМЕТ БЕЛӘН КАРЫЙМ ДӨНЬЯГА МИН


Алай гына түгел. ■■
Өмет белән карыйм дөньяга мин, Өмет минем гомер юлдашым. Алай гына түгел, тагын зуррак — Өмет минем тормыш кояшым.
Яшәп була нинди газапта да,
Күңелеңдә өмет сүнмәсә.
Алай гына түгел, тагын зуррак — Мөмкин икән хәтта үлмәскә!
Улымның әйтелмәгән васыяте
Дөнья куйсам егет чакта,
Яшегезне түкмәгез.
Бер сүзем бар: «Рәсемемне,
Зинһар, ятим итмәгез!»
Бик сагынам...
Күңел елый... Ләкин сиздермисең Берәүгә дә — дошманмы, дусмы, һәркемнең бар үзе генә белгән Җәрәхәте,
Хиросимасы...
Үземә генә килгән хәсрәтем бар, — Шул бәйләде ике кулымны. Янып-көеп яшим көне-төне, Бик сагынам газиз улымны!..
Фронтта
Моңлы көйгә сузып-сузып Татар кызы җырлады.
Әйтерсең лә бөтен фронт «Тәфтиләү»не тыңлады.
Йөрәге сакта
Йоклый алмый төнен ана, Киеренке бит заман. Ил чигендә улы белән Йөрәге сакта һаман...
Сагыш
Канәфер орлыгы сыман Сибелгәннәр язмышлар. Хәтта илебез Гимнында Без кичергән сагыш бар...
Син әйтәсең: чал төс кергән Кара чәчеңә.
Ә сиңа бит җитмеш түгел, Илле яшь кенә...
Күпер
Әйе, дустым, илледә дә Күп юл үтелгән.
Яшьлегемә кире кайтмам, — Күпер сүтелгән!
Бөеклек
Тауга карап тора карт инвалид, Искә ала Ватан сугышын.
Тау башында ята аның улы, — Тоя кебек хәтта сулышын.
Ә тау — ташлы, текә, биек... Ләкин
Чал атаның килә менәсе.
Улы бөеклеген горур солдат Биеклектән күрә киләсе...
Укалы калфак кигән кыз Баскан танк өстенә. һич ышанмыйм үз-үземә, Күрәммәллә төшемдә?..