Логотип Казан Утлары
Бәян

ИНЖЕНЕРЛАР


<Кама таңнары» романының икенче китабы
лым Ислам быел да кунакка кайтты. Әмма бу юлы аның кайтуы мине куандырмады. Чөнки ул уйламаган-көтмәгән яктан хикмәт чыгарып гайрәтемне чигерде: ансыз да китек күңелле, ансыз да тормышның җәбер-золымын җитәрлек татыган инженер Вәгыйз Гайнанавның гаиләсен пыран-заран китереп китте...
Иң элек Исламның телеграммасы килеп төште. Бу юлы да «кайтабыз» дип хәбәр иткән иде. Бу юлы да күңелем түрендә: «Әллә, ниһаять, •башлы-күзле булдымы икән бу малай?» дигән уй туды.
Телеграмма иртән, мин эшкә чыгып китәр алдыннан килде. Һәдия дә өйдә иде.
— Кайчанрак кайтырлар икән соң алар? — диде ул.
Бик урынлы сорау иде бу.
— Хәзер беләбез аны.
Аэропортка шалтыратып, телеграммада күрсәтелгән рейс самолетының кайчан киләчәген сорадым. Көндезге икедә диделәр, һәрхәлдә, Һәдия белән Гөлҗиһан апага кунакларны каршыларга яхшылап әзерләнергә була иде әле. Үзем иртө якта киңәшмәдә булырга тиеш идем, шунда киттем.
Ислам бу юлы да СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалында бергә эшли торган иптәше, белән кайтып төште. Кунакларны күршем Алексей Фомич белән бергэ'барып каршы алдык.
Кунакның исеме Петр Ильич, ә фамилиясе Басов икән. Тәбәнәгрәк кенә буйлы, йомры гәүдәле. Сакал-мыек җибәргән. Салам төсле сар- гылт-җирән сакалы үзенә килешеп тора тагын. Аның вак-вак атлап йөрүләре, өлгер-җитез хәрәкәтләре, бик илтифатлы итеп бөгелә-сыгы- ла исәнләшүләре, җәелеп елмаюлары шунда ук үзенә җәлеп итә.
Әсәр кыскартылып алынды
Таныша торгач, физика-математика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәсе барлыгын да белдем.
Петр Ильич, безнең кыстауга буйсынып, машинаның алгы урынына — Алексей Фомич янына кереп утырды. Без Ислам белән арткы утыргычка урнаштык.
Безнең «Волга» Бигеш аэропорты каршындагы мәйданга җыелган ф машиналар арасыннан ерып чыкты да, олы юл буйлап, жил уйнатып, алга ыргылды.
Кунакларның бөтен игътибары руль тотып кайтучы Алексей Фо- мичта. Алар Фомич белән балык һәм балыкка бару турында әңгәмә алып баралар.
— Балык тоту — безнең хобби,—ди Петр Ильич, йомры гәүдәсен Фомичка таба бора төшеп.
Аның сүзләренә караганда, Новосибирск тирәсендә ул балык тотмаган елга, ул айкамаган күл калмаган. Ул хәзер дә бүген үк, я иртәгә таң белән барыбыз бергәләп Камага балыкка төшү турында план корып килә.
Сүз уңаенда, узган ел Янис тоткан балыкны да искә төшереп алдылар.
— Безнең Академиягә килеп җнткәләгәнче ул балыкның зурлыгы, ким дә түгел, артык та түгел, нәкъ акула кадәр булып өлгергән иде инде,— дип төрттереп алды Петр Ильич. Көлә шайтан.
Исламның да җавабы әзер:
— Акуланың ниндие булмас дисең!.
Мин дә сүзгә кушылып, Алексей Фомнчтан, кай тирәгәрәк барсак яхшырак булыр икән, дип сорап куйдым
— Теге, инженер Гургенидзеның туган көнен уздырган җирдән дә
һәйбәтрәк урын булмас, — диде Фомич. — Беренчедән, балыклы урын. Икенчедән, ул тирәдә машина белән су буена ук төшеп була. Менә дигәя чиста сулы чишмәсе дә шунда гына. Аннары килеп...
Алексей Фомич ул урынның отышлы якларын тезепме-тезде. Силикат кирпеч заводының беренче директоры балыкка гелән шунда йөри торган булган. Машина белән төшеп йөрерлек булсын өчен, бульдозерлар белән махсус юл да ачтырган, һәр көн таң белән, эшкә барганчы, балык чиерттерергә төшеп менә торган булган .ул,
— Безгә дә, Алексей Фомич, сезнең ярдәмегез кирәк булыр инде,—дидем мин, балыкка төшүнең мен төрле мәшәкатьләре турында уйлап.
— Кадерле кунаклар хөрмәтенә барысын да эшләрбез, — диде уж- ган, һәр вакытта да күндәм күршем. Аннары кинәт кенә, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй, сорап куйды. — Газ плнтәсе кирәк булырмы икән?
— һич кирәкми! — диде Петр Ильич, ике уйларга урын калдырмаслык итен - Ухипың бар тәме аның төтен исе сеңүдә, күмерләр чәчрәп төшүдә... һәм кара күк гөмбәзендәге йолдызларның шәүләсе чагылуда. Чын уха өчен ул компонентлар нәкъ тәм-төм кебек үк кирәк нәрсәләр...
Кайтып җитеп подъезд янына туктадык. Алексей Фомич, җәһәт кенә машинадан чыгып, багажниктан кунакларның чемоданнарын алып бирде. Үзем кертешим дип, әйберләрне күтәреп тә алган иде инде, әмма егетләр чемоданнарын үз кулларына алдылар.
Алексей Фомнчны өйгә керергә чакыра башладык. Тик ул, булмый, кичектергесез эшләрем бар, бәлки соңрак сугылып чыгармын әле дип, машинасына утырды да выжт итеп китеп тә барды
Өйгә кердек. Күрешү-танышу, исәнлек-саулык сорашу ыгы-зыгысы башланды.
Исламның тавышы аеруча көр иде.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
— Күр, Петр, минем нинди яшь әнием бар,— диде ул, Һәдияне күрсәтеп.
— Син бәхетле, Ислам Имамович! .
— Минем нәни энекәем белән сеңелкәем кайда?
— Алар дачада, Кама аръягында...
— Әнә, бер чемодан күчтәнәчләр алып кайттык үзләренә.,,
—Рәхмәт, туганай, бик әйбәт иткәнсең!.. — Бу сүзләрне Гөлжв- һан апа әйтте.
—Яннарына барып кайтырбыз. Бүген-иртәгә үзебез дә барырбыз дип тора идек,— диде.м мин.
Табын янына утырыштык. Пычак-чәнечкеләр ялт та йолт итеп кенә тора.
Ул арада Һәдия кайнар шулпа да китерә башлады. Аш алдыннан табын хөрмәтенә, аш-су хәзерләүчеләриең исән-саулыгына берәрне күтәрергә булдык. Һәдиянең йөзе алсуланып киткән, күзләрендә очкын. Йөзендә дустанә елмаю балкый. Килешә аңар бу халәт.
Бераз тамак ялгап алганнан соң, табын якындагыларның кул хәрәкәтләре сизелерлек сүлпәнләнде. Аның каравы, телләр чишелде. Бөтен өйне гөр китереп утырабыз.
Петр Ильич минем КамАЗдагы төп эшем белән кызыксынды
Мин, әлбәттә, барысын да сөйләп бирдем: үземнең инженер-элек- тропик булуымны да, гигант заводның «электрон мие» — информация- хисаплау үзәге начальнигы булуымны да әйттем.
— Образлырак итеп әйтсәк, хөрмәтле Петр Ильич, — дидем мин,— безнең эш түбәндәгедән гыйбарәт: әгәр дә әзер машиналар җыелып чыгачак баш конвейер КамАЗның умыртка сөяге булса, без монтаж- лый торган электрон-хнсаплау машиналары — аның үзәк нерв системасы ролен уйнаячак.
Сизеп торам, мин сөйләгәннәр Исламга да кызык. Шул форсаттан файдаланып, КамАЗның бүгенге хәле белән дә таныштырып киттем: бу гигант төзелешнең хәзерге вакытта унынчы бишьеллыкның иң «кайнар ноктасына» әверелүен, аны төзүдә 150 меңгә якын кеше катнашуын, ул кешеләрнең бик тырышып янадан-яңа өстәмә йөкләмәләр алып эшләүләре турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
— Бу патриотик хәрәкәттән без-электрониклар да читтә калмадык,— дидем мин аңа, — КамАЗның координацион ннформация-хи- саплау үзәген монтажлау белән генә чикләнмичә, «Франц-Пуатвен» фирмасыннан алынган уникаль стенд комплексын сафка бастыруны да үзебезгә бурыч итеп куйдык.
Аннары әңгәмәне икенче юнәлешкә борып җибәрдем. Телеграммасы «кайтабыз» дигәч, әллә Ислам өйләндәме икән, дип уйлавымны әйттем.
— Сиңа, егет, утыз тула түгелме сон инде? — дип сорап куйдым.
— Шулай бугай, — диде Ислам, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. Аннары, ашыкмыйча гына кулъяулыгын алып, калын кара кысалы зур күзлеген сөртте. Кулын алга сузып, аны тәрәзә ягына куеп карады. күзлек яхшы сөртелгәнме? Аңың шулай минем сорауны гаменә дә элмәве күңелемне тырнап куйды. Тукта, тагын бер исенә төшерим әле.
— Мин синен кебек чакта, беләсеңме, сиңа ничә яшь иде?.. Унны тутырып килә идең инде, дүртенче класс укучысы идеи.
— Бик ихтимал. Син бит, әти. особый индивидуум.
«Бигрәк тә ул яктан...» дип, кабыргама кадамасын тагын дип сагаеп, тизрәк кунак ягына борылдым. «
— Ә сез, хөрмәтле Петр Ильич, өйләнгәнме әле?
— Юк, мин дә буйдак,— диде ул, сакалын чеметкәләп. Аннары,
берьюлы Ислам өчен дә жавап биргәндәй, елмаеп өстәп куйды: — һаман да шул бер бәла: вакыт җитми.
— Болай булса, сез дә электрон-хисаплау машинасына мөрәҗәгать итмичә булдыра алмассыз,— дидем мин, тегеләрне дә үз чиратымда кытыкларга теләп. — Тотасын да: миңа хәзер фәлән-фәлән яшь, фәлән ф җирдә эшлим, фәлән сум
хезмәт хакы алам, өйләнергә телим, дип мөрәҗәгать итәсең...
— Ә ник? — дип элеп алды Петр Ильич. — Бу мәсьәлә буенча Балтик буе республикаларында дискуссия кебегрәк нәрсә оештырылды. Беләсезме, ниндирәк нәтиҗәгә килделәр: социалистик җәмгыятьтә андый белдерүләргә урын булырга тиеш дигән фикер өстенлек алган. Ә Германия Демократик Республикасында исә <яшем егерме икедә, аксыл-сары чәчлемен, буем 1 метр 72 сантиметр, күзлек киям. Яхшы характерлы урта яшьтәге берәр иргә тормышка чыгар идем» кебек белдерүләрне һәрбер газетада, һәрбер журнал битләрендә очратырга мөмкин.
Ә мин, Лейпциг шәһәрендә халыкара ярминкәдә вакытта, шулай электрон-хисаплау машинасы ярдәмендә кавышкан гаиләдә кунакта булганымны сөйли башладым.
— Ләкин ул адым алай, сез уйлаганча, механик рәвештә генә эшләнми. — Бу сүзләрне Ислам әйтте — Ул турыда язып, сөйләп колакларны тондырып бетерделәр инде. Перфокарталары туры килгән кешеләргә жавап жибәргәләгәнче, бу мәсьәлә бик җентекләп кабат-кабат тикшерелә. Тикшерү эшендә кагыйдә буларак, психоаналитиклар, графологлар, физиономистлар,
социологлар, экономистлар катнаша Гаять зур һәм вәкаләтле комиссия эшли анда. Хәер, гаҗәп тә түгел: никахта, русча әйткәндә, бракта брак җибәрергә ярамый...
Минем тагын, хатын-кызлар, гадәттә, тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгергән, үзләренә караганда шактый өлкәнрәк яшьтәге кешеләрне сайлыйлар, дип әйтергә телем кычытса да, яшьләрнең әллә ни уйлаулары бар дип, бу фикеремнән кире кайттым.
Шул чак Петр Ильич ике генә бармагы белән сакалын чеметкәләп алды да:
— Әгәр дә мөмкин булса, берничә минутка һава алыштырып керсәк һәйбәт булыр иде, — диде. Үлеп тартасы килгән икән. Чәйгә кадәрле тәнәфес ясап алырга булдык. Петр Ильич, түземсезләнеп, шунда ук кесәсеннән сигарет чыгарып кабызды да, тиз-тиз атлап, кабинетка кереп китте.
— Улым...—дидем мин, аның артыннан юнәлгән Исламны туктатып,—Менә бу җиләкне ал әле. Рюмкаларны да калдырма.
Без кабинетка кергәндә кунагыбыз ачык тәрәзә янына утырып рәхәтләнеп тәмәке тарта иде инде.
— Кадерле кунаклар! Теләге булган кеше рәхим итсен, тартынып тормагыз, — дидем мин.
Коньяк, рюмкалар һәм җиләк тутырылган савытны диван буендагы бәләкәй өстәл өстенә кундым.
Ул арада Ислам киштә янына барып басып, китаплар караштыра башлады.
— Петр, күз сал әле, — диде ул, искитмәле табыш ясаган кебек итеп.— Ультразаманча ич бу, ә!.. Нәрсәгә охшаганын сиземлисеңме?
Аның кулында кечерәк кенә катыргыга майлы буяу белән эшләнгән бер этюд. Зинаидадан калган нәрсә булса кирәк, мина таныш әйбер түгел иде ул.
— Әйе, «Нон-Фнннто»га тартым ..
Ислам миңа мөрәжәг .а итеп
— Әти, каян алдың бу «шедеврны»? — дип сорап куйды.
— Хәтерләмим. Очраклы рәвештә эләккәндер ул монда... *
мәхмүт хас ә но в ф ИНЖЕНЕРЛАР
Кызу бәхәс башлау өчен шул житә калды. Ислам белән кунакның сүз көрәштерүеннән мин Көнбатыштагы сәнгать дөньясында ниндидер «Нон-Финито» дигән яңа агым барлыкка килүе турында төшендем. Буржуазиянең үзләренә корал итеп, культ итеп алган бу агым теориясенең асылы, тамашачыларның фикер йөртү горизонтын «киңәйтү» яки тәэсир итү сәләтен «көчәйтү» хисабына, формадан баш тартуга кайтып кала икән. «Нон-Финито»ның төп принциплары: «Тән — сын түгел, ә хәрәкәт масса түгел, бәлки энергия».
Һәдия кереп, чәйгә дәште.
Кабат хәзерләнгән, көлеп торган табын янына утырыштык. Кан арада өлгергәннәр диген! Гомумән, Һәдиянең аш-суга оста булуы, уңганлыгы, чиста-пакьлыгы торган саен хәйран итә мине.
Яшьләрнең анда-монда уйлары юк, дөньяларын онытып, бүген үк балыкка бару, ниндирәк кармаклар хәзерләү турында планнар коралар. Мине дә үзләре белән барырга кыстыйлар. Бик барыр идем, ләкин бүген кичке дүрттә генеральный директорда киңәшмә буласы шул. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: Мәскәүдән аерым теплоход белән киләчәк чит ил белгечләрен каршы алырга әзерләнү.
2
Чит ил вәкилләренең әледән-әле КамАЗга килеп торулары хәзер инде гадәти хәлгә әверелеп китте. Шушы арада гына АКШның сәүдә министры Дент, шулай ук дәүләт департаментының, сәүдә палатасы һәм финанс министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, фонд биржаларының эшлекле даирәләре, Америка промышленникларының милли ассоциациясе вәкилләре булып киткәннәр иде.
һәм менә тагын яңа хәбәр: КамАЗны төзүдә катнашкан капиталистик илләрнең (ә алар бик күп) белгечләре, инженер-техник хезмәткәрләре, бизнесменнары зур дизельэлектроход белән иртәгә Чаллыга киләчәкләр.
...Шул ук көнне автозавод комплексының генеральный директоры Леонид Борисович Василов мөхтәрәм кунаклар хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе оештырды. Әмма чит ил вәкилләре, кичкә кадәр берничә сәгать вакыт бар дип, КамАЗга экскурсиягә барырга теләк белдерделәр.
Мина кабат, нәкъ каршы алгандагы кебек, гид вазифасын үтәү өчен, автобусларның берсенә кереп утырырга туры килде.
Карыйм, бу автобустагыларның күпчелеге туристлар, ял итүчеләр, директор сүзе белән әйтсәк, иярченнәр. Каршы алганда, кемдер ничәләп кеше килүе белән кызыксынган иде. Шунда Леонид Борисович: «Эшкә дип атап килүчеләре әллә ни күп түгел, иярченнәре байтак аларнын. Хатыннары, туган-тумачалары. Аларга тагын төрле илчелекләрнең ялга, экскурсиягә чыккан вәкилләре дә кушылган. Кыскасы, күңелегезне киң тотыгыз», — дип әйтеп куйган иде.
Үзара әңгәмә алып баручыларның сүзләренә колак салам. Күпчелеге инглиз телендә сөйләшә. Минем каршымда ук ике пар утыра. Хатын-кызы мини юбкадан. Тезләре генә түгел, ботларына кадәр шәрә. Изүләре дә, беләкләре дә ачык. Йонлач чуклы, киң кырыйлы эшләпәсе астыннан чыккан чәченең төсен анык әйтүе кыен: ниндидер зән- гәрсу-яшькелт төстә. Сул кулының нәзек беләгенә алтын елан чорналган. Чандыр ханым чак кына хәрәкәтләнү «белән, елан, авызыннан үзенең ике җәпле зәһәр угын чыгарып, күзләреннән шунда ук ут чәчә башлый. Баксам, еланның башы, ясмык кадәрле генә, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән сәгать икән.
Ир-аты беркадәр өлкәнрәк яшьтә. Анын инглизларга гына хас салмаклыгы һәрбер хәрәкәтеннән диярлек күзгә ташланып тора Аны* сы тездән югары кыска чалбардан. Чак кына кәкрәеп килгән балтыр* сыйракларын җирән төстәге куе төк баскан. Аягында — табаны машина покрышкасыныкы сыман эре сырлы ботинка, башында — чуклы фәс. Ә йөзен, тирә-яктан түгәрәкләп, «Скандинавия» сакалы уратып ф алган. Беренче карашка ул, инженер яки белгеч булудан бигрәк, берәр а кәеф-сафа корып йөрүче туристны хәтерләтә иде. <
Кузгалып китеп олы юлга чыгу белән, урынымнан күтәрелеп, пас- & сажирларга инглиз телендә дәштем. Инглиз теле халыкара тел, аны □ бөтен дөнья белә. *
-*• Хөрмәтле джентельменнар, дамалар! Мин сезнең автобусның 2 гиды булам. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, рәхим итегез... ♦
Минем сүзләрем кунакларга хуш килде, ахрысы, кайсыдыр хәтта: » «0, кәй!» дип сәламләгән кебек кулларын күтәреп куйды. х
Беренче сорау немецча бирелде. Күрер күзгә шактый мөлаем, пөх- £ тә киенгән урта яшьләрдәге кеше. КамАЗга эшкә килүче булса ки- о рәк. Ул минем кем булуым һәм кайда эшләвем белән кызыксына икән. х
Мин «КамАЗ»да инженер булып эшләвемне әйткәч, шуның өстенә > аца җавапны да немецча биргәч, автобустагыларның кызыксынуын s тагын да арттыра төште. Шунда ук икенче сорау бирделәр. Монысы £ инде инглизча һәм минем нинди өлкәдә инженер булып эшләвем ту- * рында иде. Җавапны да инглиз телендә бирдем.
Ул арада безнең эскорт ап-ак диварлар тезелеп киткән яңа Чаллыдан чыгып бара иде инде. Борылышка житәрәк каерылып алга таба күз төшереп алдым. Машиналар, машиналар... Алда уннарча «Волга»* лар, «Чайкарлар, «ЗИЛ»лар. Алардан соң инде автобуслар колоннасы.
Шул вакыт бая гынак беренче булып сорау биргән немец кабат миңа мөрәжәгать итте. Ул минем чит ил телләрен ничек белүем белән кызыксынды.
— Миңа чит илләрдә булгаларга туры килде, — дидем мин. — Эш белән. Шунда өйрәндем.
— Шулаймы?! — дип, күптәнге танышын очраткан сыман итеп элеп алды немец.— О-о, яхшы! Бик яхшы!..
Аннары инде кайсы шәһәрләрдә, нинди урыннарда булуым турын* да төпченеп сораштыра башлады.
Борынгы, әмма сокланырлык гүзәл Лейпциг һәм аның атаклы яр* минкәләре турында беркавым сүз куертып алдык. Лейпциг ярминкә* ләре, кагыйдә буларак, «Интернациональ сәүдә һәм техник прогресс өчен» дигән девиз астында үтә бит.
Машиналар, жил уйнатып, тимер-бетон автострада буйлап то* таш агым булып бара. Бу юллар — автогигантның кан тамырлары. Алар аңар сулыш, җан бирәләр. Юл — ул тормыш, ди гарәп мәкале. Бу тирәдәге юлларга, аларлагы хәрәкәткә карап гаҗәпләнәсең: пика* дәрле техника эшкә җигелгән монда.
Юлның уң ягында, берничә катлы йорт биеклеге итеп «КамАЗ» дип язып куелган махсус стендны узу белән, завод территориясе башланды Пассажирлар барысы да тәрәзәләренә текәлделәр. Әй-йе, карап хәйран булырлык нәрсәләр бар шул монда!..
Ниһаять, килеп җиттек.
Без «12-А» объектында. Бу ак тимер-бетоннан коеп эшләнгән завод корпусының озынлыгы үзе бер километр чамасы бар. Аның буйдан* буйга сузылган тоташ тәрәзәләрендә кояш нурлары чагылып, күзләрне камаштыра. Алгарак чыгып торган фасадына зәңгәрсу чынаяк плн-
тәләр ябыштырылган. Панель парталларның буеннан-буена көмеш сыман ак алюмин путалар сузылган.
Мин кунакларны цех эчен карап чыгарга чакырдым. Әмма кунаклар цех корпусының як-якка ачып җибәрелгән иләмсез биек, галәмәт зур. тимер капкаларының берсе янына якынлашу белән туктап калдылар. Цех эчендәге шау-шуны, колак тондыргыч тоташ гөрелтене ишетеп, бусага аша атлап керергә берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Анда чыннан да хәйран тамаша. Каяндыр югарыдан, цех корпусының түшәме астындагы тимер араталарыннан көлтә-көлтә булып электросварка очкыннары коела. Сварка эшләре берьюлы берничә урында алып барылгангамы, бу күренеш, ничектер, гигант фейерверкны хәтерләтә иде. Якында гына пулеметтан аткан авазлар чыгарып, отбой чүкечләре эшли. Тагын нәрсәдер бик яман ухылдый, тирә-якны дер селкетә. Хәтта аяк астындагы җир тетрәнеп, вибрация ясап тора сыман...
Кунакларыбыз автогигант комплексының яртысын да карап бетерә алмадылар, алҗыдылар. Аларга берәр сәгатькә ял бирергә булдык. Шул арада аларны берьюлы биш йөз кешегә хезмәт күрсәтә торган эшчеләр ашханәсенә алып кереп чәй эчертеп чыктык. Стеналары милли орнаментлар белән бизәлгән, гөлләр үсеп утырган киң якты ашханә кунакларны янә хәйранга калдырды.
Чәйдән соң да кунаклар, йөрибез, карыйбыз дип, әллә ни атлыгып тормадылар, завод корпуслары янында туктаганда автобуслардан да чыкмый башладылар.
Кояш кичке якка авышкач кайтырга чыктык. Кузгалгач, тәрәзәләрнең ачып куелган өске өлгеләреннән талгын җил керә башлады. Бу хәл бөркү автобустагыларга җан өргәндәй тәэсир итте. Әфәнделәр һәм ханымнар яңадан җанланып, үзара гәп сатарга керештеләр.
Шул вакыт автобусның урта бер җирендә утырган бер әфәнде миңа мөрәҗәгать итте. Җыйнак кына гәүдәле, нечкә итеп кара мыек җибәргән. Тар җилкәле, кара тут йөзле булуы беләнме, беренче карашка ул кара тараканны хәтерләтә иде. Тавышы көр чыга үзенең.
— Мин Франциядән, — диде ул, — «Франц-Пуатвен» фирмасыннан.— Француз, бирергә теләгән соравын оныткан сыман, бермәлгә туктап калды да кинәт сорап куйды.— Мсье Кутузов ... сез чыннан да татармы?
Төп мәсьәләгә кагылышлы булмаган бу сорау бер мине генә түгел, башкаларны да сагайтты. Бу мыеклы французның тел төбендә ниндидер мәкер ятуын сиземләү әллә ни авыр түгел иде.
— Әйе, — дидем мин бер дә исем китмәгән кыяфәт белән.
— Бәлки сез руслашкан татардыр?
— Гафу итегез, мсье Шавалье... Фамилиягезне дөрес әйттемме?..
— О-о, әй-йе!
— Кабат гафу итүегезне үтеиәм. Мин сезнең соравыгызны төшенеп бетә алмадым...
«Франц-Пуатвен» фирмасы вәкиле, тамаша кылырга әзерләнегез дигән сыман, як-ягына карап алды да дәвам итте:
— Татарлар турында, дөресрәге, Идел-Урал штаты татарлары турында, минем үземә, мәсәлән, бөтенләй диаметраль капма-каршы мәгълүматлар, информацияләр белән танышырга туры килде...
— Кызык, ниндирәк мәгълүматлар, ниндирәк информацияләр икән ул? — дигән булдым мин, чак кына ачуым кабара башлаганны тоеп.— Әгәр дә сер булмаса, шуны аңлатып бирсәгез иде?
— О-о. әлбәттә' Сез, мсье Кутузов, үзегезне инженер дип таныштырдыгыз. Мин танышкан мәгълүмат-ннформацияләрдә, мәсәлән, татар халкына, имештер, ана телендә уку-язу тыела Гомумән алар үз телләрендә белем алу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Телләре дә,
имештер, бары тик рус теленең бер диалекты булып кына калган .. Шунлыктан культуралары сүрелүгә, ягъни йомылуга таба бара...
— Шавалье әфәнде!.. — дидем мин, французның сүзен бүлеп.— Сез дөрес булмаган мәгълүматлар, искергән информацияләр белән эш итәсез.
Автобустагылар гөжелди башладылар. Кайберләре әңгәмәнең шун- ф дый борылыш алуына борчыла, хафалана, кайберләре исә, авызларын ерып, «шәп-шәп!..» дип хуплап торалар иде.
— Сез мине гафу итегез, Шавалье әфәнде, — дип дәвам иттем мин. — Хәзерге информация ташкыны чорында кичә яңа, кызыклы булып күренгән информацияләрнең дә бүген инде бик нык искергән булуы мөмкин... Гадәттә без андый информацияләрне, перфолентаны әрәм итмәс өчен, электрон-хисаплау машинасының табуляторына да кереп тор-мыйбыз...
Яңадан гөжләп алдылар. Күрәм, француз тыелутурында уйламый да. Минем әдәп саклап, читләтебрәк кенә җавап бирүем аны канәгатьләндермәде. Дәлилләр көтә булса кирәк.
— Ә татарларның фән һәм культура өлкәсендәге хәлләренә килгәндә эшләр менә болайрак тора бит, Шавалье әфәнде...
Мин апа Америка, Англия университетларында «Идарә ителә торган атом-төш реакцияләре» дигән темага лекцияләр укып кайткан татар егете академик Сәгъдиев хакында сөйләдем, үземнең улым Ислам хакында әйттем.
Ул арада «Франц-Пуатвен» вәкиле бөгелә-сыгыла гафу үтенгән сыман итте дә сүзне икенчегә борып җибәрде.
— Мсье Кутузов, татар инженерларына хезмәт хакы ничек түләнә?
— Гафу, мсье Шавалье, соравыгызны янә аңлап бетермәдем, — дидем мин.
— Пардон, мсье Кутузов... Рус булмаган инженерларга эш хакын ничек түлиләр дип соравым иде минем.
Менә бит, ә! Ничегрәк итеп җавап бирергә инде моңа? Каты бәрелер идең, әнә, үзен «Франц-Пуатвен»нан ди. Нәкъ без монтажлап ята торган стенд комплексы фирмасы вәкиле. Димәк, бергә эшләргә, аралашырга туры киләчәк. Аннары каты бәрелү — көчсезлек билгесе..
— Бездә инженерларны, АКШтагы кебек расаларга яки ФРГдагы кебек милләтләренә, мөлкәт хәлләренә карап бәяләмиләр, Шавалье әфәнде. Бездә инженерлар белеменә, стажына, квалификациясенә карап бәяләнә. Билгеле, боларда инженерлар арасында бернинди дә аерма юк икән дип уйлый күрмәгез. Алай түгел. Бездә инженерлар күп һәм күп төрлеләр... Белгәнегезчә, Англиянең күренекле фәнни публицисты Джеймс Кроузер үзенең соңгы китабында инженерларны дүрт төрле классификациягә бүлә. Ә Гоу белән Будворт аңардан да уздырып җибәрәләр, алар, мәсәлән, инженерларны бәяләү өчен сигез төрле класс тәкъдим итәләр: диагност, эрудит, эстет, методолог, индивидуалист һәм башкалар... Боларнын барысы да сезгә билгеледер дип уйлыйм. Әмма бу турыда, Шавалье әфәнде, коллегалар буларак, без башка вакытта сөйләшербез. Монда бер сез генә түгел...
— Пардон, мсье Кутузов!.. Әгәр дә мөмкин булса, тагын бер генә сорау. Монысы инде соңгысы.
— Рәхим итегез.
Кайнар табигатьле француз, әйтер сүзен әйтеп өлгерә алмавына курыккан кеше сыман, йотлыга-йотлыга тезә башлады.
— Юлда хикмәтле сүз ишеттем Без утырып монда килгән днзель- электроходныц исеме... Маутхаузен концлагеренда җәзалап үтерелгән генерал Карбышевның да бабасы татар булган, имеш?.. Әйтсәгез* че, хакмы шул сүз?..
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
Автобуста утыручыларның күзләре миндә: ни дип жавап биргәнемне көтәләр.
— Әй-йе,— дидем мин.— Генерал Карбышевның бабасы чыннан да татар булган һәм «Карабаш» дигән кушамат йөрткән. Дмитрий Ми-хайловичның үзе әйтүенә караганда, Карбышев фамилиясе шуннан калган.
Ниһаять, француз:
— Мерен, мсье Кутузов! — дип тынып калды.
Кунаклар янә бер кат гөрләшеп алдылар. Ул арада икенче рәттә, нәкъ каршымда утырган бер джентельмен кулын күтәрде. Озын һәм чандыр гәүдәле. Кыяфәте бик җитди. Иң элек ул, кайчан тынычланасыз инде дигән сыман, як-ягына күз төшереп алды. Бары тик шуннан соң гына үзенең кем булуын һәм кайдан килгәнлеген әйтте. Америка Кушма Штатларыннан икән.
Мин бары тик бер сорау бирәм, — диде ул, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. — Сезнең бу супергигант заводыгызда ракеталар йөртүче, «Батыр» дип атала торган авыр тягачлар, хәрби машиналар чыгарылачак дигән версия йөри. Шул турыда сезнең үзегездән ишетергә теләр идем...
Америкалы сүзендә торды, бүтән сорау биреп маташмады. Сорау биргәндә дә, жавап көткәндә дә аның маскага охшаган йөзендә бер генә мускулы да селкенмәде.
— Әйе, андый версиянең Америкада булуы гажәп түгел, — дидем мин, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.— Бәлки ишетеп белә дә торгансыздыр, сезнен атаклы «Форд» корпорациясе белән КамАЗнын кою производствосын җиһазлау турында сөйләшүләр дә алып барылган иде. Әмма сезнен конгресс, конгресстан да бигрәк Пентагонның вәкаләтле даирәләре, КамАЗга җибәреләсе җиһазларны хәрби статьяларга кертеп, бу эшкә каршы төштеләр. Әмма сезнен бизнесменнар ул кадәр ук беркатлылар түгел. Кем беләя сәүдә итәчәкләрен бик яхшы беләләр. Нәтиҗәдә, әнә, сезнең «Пультман» концернына керә торган «Свиндел Дресслер» фирмасы белән үзара контрактка кул куелды. Бу контракт буенча фирма Кама автомобиль комплексы өчен кою заводы проектын эшләде, шулай ук бу завод өчен АКШтан җиһаз алдыруда хезмәттәшлек итә башлады. Бәлки белә дә торгансыздыр, шул уңай белән Мәскәүдә «Бэнк ӨФ Америка» банкасы эшли башлады Шулай ук Американың күренекле банкиры һәм җәмәгать эшлек- лесе Дэвид Рокфеллер үзе килеп «Чейз Л^анхэттен» банкысын ачты... һәрхәлдә, бу кадәресе сезнең өчен яңалык түгелдер, дип уйлыйм мин. Чөнки КамАЗ турында хәзер бик күп департаментларда, парламентларда, сенатларда, конгресс палаталарында авыз тутырып сөйлиләр. Ә хәзер соравыгызга жавап: юк, безнең завод хәрби машиналар түгел, ә халык хуҗалыгы өчен өч күчәрле, авыр йөк ташый торган автомобильләр чыгарачак.
Шунда күңелемә: «Теләгән тәкъдирдә җитештерелә торган теләсә нинди продукциянең төрен, ассортиментын тормыш ситуацияләренә карап үзгәртеп тә була...» дип төрттереп куйыйммы икән әллә дигән уй да килгән иде, әмма сүз озайтырга теләмичә тыелып калдым.
Тагын сорау бирделәр. Бая теленә салынган француз янында утырган яшь кенә бер мөлаем ханым күтәрелде.
— Мсье Кутузов, минем соравым бары сезгә кагыла, — дип башлады ул. — Сез, мсье Кутузов, башта немецча сөйләштегез, аннары инглизчә жавап кайтардыгыз. Француз теле дә читтә калмады... Бәлки, сез башка телләрне дә белә торгансыздыр?..
«Мадам» дип мөрәҗәгать итәргә телем бик кычытса да, тыелып калдым.
— Юк, мадмуазель, — дидем ахыр чиктә. — Мин бит полиглот түгел. Бары тик инженер гына. Аннары сез санап чыккан телләрне дә мин бик чамалы гына беләм. Кызганычка каршы, башка телләрне белмим шул...
— Өйрәнмисез дәме?
— О-о, мадмуазель! Анысы икенче мәсьәлә. Өйрәнәм, билгеле. ф Бу игътибардан сылу ханым нурланып дәвам итте:
— Әгәр сер булмаса, бәлки әйтерсез? — дип сорап куйды ул. <
— Сер түгел, әлбәттә. Соңгы вакытта мин туган телемне — татар £ телен үзләштерәм...
Кунаклар мине шаяра дип уйладылар, ахры, янә шаркылдап көле- х шеп алдылар. Мадам да, ярдәм эзләгән кеше сыман, як-ягына каран- = галап куйды. Мин тизрәк аңар ярдәмгә ашыктым. Ф
— О-о, мадмуазель!.. — дидем мин, гафу үтенергә жыенган кебек _
итеп. — Тик сез мине дөрес аңлагыз. Бу сүзләрне мин чын күңелдән о әйттем. Моның шулай икәнлеген исбат итү өчен ярдәмгә бөек Вольтер- = ны чакырырга мәжбүрмен. Аның туган тел, ана теле турында әйткән J сүзләрен бәлки сез дә хәтерлисездер. Биш-алты ел эчендә, дигән даһи о әдип, Европаның өч-дүрт төп телен өйрәнергә мөмкин, әмма кеше бө- * тен гомере буе бер телне үзләштерергә тиеш: ул да булса — туган те- £ лен. Шәп әйткән бит! Чыннан да, бары тик туган телен яхшы белгән, г аның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән кеше генә үзен тулы мәгънә- * сендә культуралы, халыкның патриот улы дип саный ала... з?
Юкка исбат итеп маташканмын икән, сылу ханым аңлады мине, яңадан яктырып-нурланып бер елмайды да:
— Мерси, мсье Кутузов! — дип сүзен түгәрәкләде.
Ул арада безнең автобус «Акчарлак» дип аталган (әле яңарак кына ачылган) кафе каршындагы мәйданга кайтып туктады...
Мәжлес төн урталарына кадәр дәвам итте. «Танышу, дуслашу хөрмәтенә» дип, кемнәр белән генә чәкешелмәде, кемнәр белән генә гәп сатылмады. Хәтта аз сүзле, вәкарь белән генә сөйләшүче америкалының да йөзендә елмаю күрергә язган икән. Мин үтеп барганда, ул, бармак илле генә эчемлек салынган фужерын күтәреп: «О, кәй, сэр Кутузов!»— дип елмаеп калды. Тагын ниндидер юантык гәүдәле, алтын кысалы пенсне кигән бер бәндә, юлыма каршы төшеп, рус телен ва- тып-изсп автобустагы әңгәмә өчен рәхмәтен белдерде. Үзенең дә берничә соравы булып та, вакыт булмау сәбәпле бирә алмыйча калуына уфтануы турында әйтте.
Соңрак музыка яңгырады. Залның урта бер жирендәге ачыклыкка чыгып биючеләр дә табылды. Шул вакыт миңа сораулар биргән сылу ханым килеп, минем белән бергә биергә теләвен белдерде. Миңа да уртага чыгып, даманың озын, нәзек бармакларын сул учыма алып, уң кулымны шөпшәнеке сыман нечкә биленә салырга туры килде...
Биибез. Мадмуазельның кабарынкы жирән чәчләре иякләремне, иреннәремне кытыклады.
— Мсье Кутузов, сездә дә танцыга дамалар үзләре чакырамы?
Шулчак күзләренә игътибар иттем мин моның. Карадым да хәйран булдым. Андый жете яшел, шулай еш төсен үзгәртә торган күзләрне минем гомеремдә дә күргәнем юк. Нәкъ радиоалгычның яшел «күзе» .кебек ялтырап, янып торалар иде алар.
— О-о, мадмуазель! Тормыш бу, төрле чаклар була,— дигән булдым.
Биючеләр күбәйде. Сылу ханым мөлаем гына елмаеп:
— Сез, моье, шундый зур, мәһабәт гәүдәле, нәкъ аю кебек...— дип куйды
Елышуына караганда, аңар минем белән бию әллә ни җайсыз түгел иде кебек. Шулай да:
— Әллә уңайсызмы? — дигән булдым.
— О-о, киресенчә!.. Бик уңайлы...— Француженканың күзләре яңадан яшел ут булып кабындылар.— Яратам мин эре ир-атны...
Яа-а, бу Франция хатын-кызлары! Тикмәгә генә алар дөньяда иң нәзакәтле, иң дәртле булып саналмый торгандыр. Ир-атны хуштан яздыра, әсир итә, үзләренә бәйли һәм тота белүләре белән данлыклы- лар алар.
Музыка тәмамланды. Дамамны урынына кадәр озата киттем. Карасам, миңа четерекле сораулар биреп газапланган нечкә мыеклы, каратут йөзле француз белән бер өстәл артында утыра икән.
— Таныш булыгыз, — диде мадам, француз ягына ым кагып.— Минем ирем, Анри...
«Менә сиңа мә!—дип уйлап куйдым мин.— Ә үзе эре ир-атны яратам, дигән иде».
Куллар кысышып, кабат исемнәребезне әйтештек. Хатын-кызның исеме Каролина икән. Каролина Арну. Ул арада елгыр француз сикереп торып, миңа бик тә инде ярарга теләгән сыман кыланып, утыруымны үтенде. Җәһәт кенә чиста фужер алып вино салды һәм якыннанрак танышу хөрмәтенә эчеп куярга тәкъдим ясады. Каролина да бу фикерне хуп күреп, күзләрен утландырып, фужерын кулына алды. ’
— Мсье Кутузов, — дип башлады француз. — Сез бая мина чак кына ачуландыгыз кебек... Сораулар биргәндә дип әйтүем. Әгәр дә алай икән, гафу үтенергә рөхсәт итегез.
— Зинһар, юкка борчыла күрмәгез.
Сизеп торам, мсьеның мине үз яныннан тиз генә җибәрергә нияте юк. Ул кабат утырган җирендә бөтерелгәләп алды да, җавап бирергә теләк белдергән укучы сыман, яңадан алга таба омтылып куйды. Аннары:
— Мсье Кутузов, тагын бер генә сорау... — дип авызын ерды.
— Рәхим итегез!
— Мсье Кутузов... «Кутузов» сезнең үз фамилиягезме?
— Әйе, үземнеке. Тик сез әйткәнчә «Кутузов» түгел, ә Котдусов Татарлар арасында киң таралган исем ул.
— Алайса, пардон’ Сез минем шулай төпченүем өчен кичерегез, әлбәттә. Без — французлар өчен фамилия гаять зур нәрсә. Бездә хәтта «фамилия ул — оҗмах ач!кычы» дигән афоризм да бар. Минем бирергә теләгән соравым шул иде: атаклы фельдмаршал Кутузов сезнең нәселдән, сезнең бабаларыгызның бабалар нәселеннән түгелдер бит?..
— Юк. Безнең нәселнең фельдмаршаллар белән бернинди дә алыш-бирешләре булмаган.
Аннары Каролина минем шәхси тормышым белән кызыксынып, хатыныгыз кайда, кем булып эшли, дип сорады. Инде Һәдиянең төзелештә гап-гади мастер булуы турында ишеткәч, янә кабынып, аны үз күзләре белән күрергә, танышырга теләвен белдерде.
Мин аларны таныштырырга, икенче тапкыр килгәндә кунакка чакырырга вәгъдә иттем. Ул арада сүз, кискен борылыш ясап, Анринын нинди концерннан, КамАЗга нинди йомыш белән килүе мәсьәләсенә күчте. Шунда миңа аның нәкъ без эшләп ята торган үзәк техник-кон- троль пунктын, махсус стенд комплексын җиһазлашырга һәм көйләргә килгәнлеге мәгълүм булды. Димәк, бу француз белән безгә әле бергә эшләргә дә туры киләчәк икән!
Сүз иярә сүз китте. «Франц-Пуатвен» фирмасы турында да, Париж янында безнең «Автопром им порт» вәкилләре яши торган махсус «Оф-
фис» һәм Анри хезмәт итә торган «Акыллы машиналар» күргәзмәсе турында да әнгәмә корып алдык.
Нинди шайтан телемнән тарткандыр, «Франц-Пуатвен» фирмасыннан алынган контроль стенд комплексының компьютер системасына җитди генә үзгәрешләр кертергә җыенуыбыз турында да ычкындырдым. Булачак, бергә эшләячәк «коллегамның» йөзендәге мөлаем ел- ф маюны җил тузгыттымыни; кинәт җитдиләнде, күзләренә кадәр түгәрәкләнде.
— Ул турыда уйламагыз да!..— диде ул, мине ниндидер зур, халыкара җинаятьтән йолып калырга теләгәндәй.— Патенттан, лицензиядән чак кына тайпылсак та дөньякүләм скандал чыгачак...
Мин үземнең гаҗәпләнүемне яшерә алмадым.
— Камилләштерү максаты белән дәме?
— Камилләштерү максаты белән дә, — диде француз.—Ул эш сезнең компетенциягә керми. Компьютерларны һаман үстерү, камилләштерә бару өстендә фирма үзе шөгыльләнә.
— Шулай итеп, конфликтка керербез микәнни?..
Француз күзен дә йоммады. .
— Юк, кермәбез. Аның кирәге булмаячак. Чөнки мин сезне менә хәзер, алдан ук конфиденциаль рәвештә кисәтеп куям: бернинди үзгәрешләргә, тайпылуларга юл куелмаячак.
— Әгәр дә ул үзгәрешне производство таләп итсә’
— Ул вакытта компания белән яңадан эшлекле мөнәсәбәткә керергә туры киләчәк. Бу бик катлаулы эш: яңа контрактация, аккреди- тацияләр белән бәйләнгән, һәм безнең шеф, минем патрон, андый сделкаларга бармаячак.
— Сәбәбе?
— Сәбәбе бер: конкуренция.— Анри килешле мыекларын як-якка тырпайтып, елмаеп аллы да, миңа таба иелә төшеп, күзләремә туп- туры карап өстәп куйды.—Сер булса да әйтим инде, мина фирма консультанты яки анда сезгә «коллега» булудан бигрәк, гаять әһәмиятле ике төрле вазифа йөкләтелгән. Беренчесе: патент һәм ике арада төзелгән килешүнең сагында тору. Аның төгәл үтәлүен тикшерү. .
— Икенчесе?
Француз әйтергәме, әйтмәскәме дигәндәй, пауза ясады, аннары дәвам итте.
— Ә икенчесе — бизнес. КамАЗ хәзер үзенә күрә дөнья күләм рекламага әверелде. Сезнең белән эш иткәндә бездә клиент-дивидендлар- га мохтаҗлык булмаячак, минемчә. Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлагансыздыр дип уйлыйм.
— Әйе, аңлашыла.
3
Бүген өйгә машина җибәрделәр Эшкә барышлый, Яна шәһәргә сугылып. «Франц-Пуатвен» вәкиле Анри Шавальены да үзем белән ала килергә тиеш идем.
Машина җил уйнатып алга томырыла. Тнрә-якны кузәтеп барам. Адәм әйтеп адәм ышанмаслык үзгәрешләр монда. Мин Чаллыга килгән елда гына бу тирәләрдә тар юлга елышып авыл өйләре тезелешеп утыра иде. Язгы-көзге пычракларда ул өйләрнең карарлыгы булмый. Өзлексез йөреп торган машиналар көпчәге астыннан чәчрәп чыккан пычрак-тузанга шул кадәр баткан булырлар, әйтерсең лә алар яңарак кына язгы болганчык су астыннан калкып чыккан...
Бу тирәләрдә хәзер, әнә, бишәр катлы өр-яңа йортлар тезелеп киткәннәр.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
Кая карама — ялт иткән тип-тигез асфальт. Әле яңарак кына июнь яңгыры явып үткән. Бәлки шуңа күрәдер, өй стеналарынын, ишекләрнең, тәрәзәләрнең шәүләләре аермачык булып асфальтка төшкән. Җентекләбрәк карасаң, шул асфальт-тротуарда ишек өсләренә куелган рекламаларның сүзләрен дә укып булырлык.
Алда автоград күренде. Ап-ак кала. Берсеннән-берсе биек, берсен- нән-берсе матур йортлар күкләргә ашып тора.
Әнә, чак кына арырак, кояш нурларына коенып, мәскәүлеләр төзегән йортлар тигез рәткә баскан. Җиренә җиткереп, пөхтә итеп салынган алар. Әйтерсең лә башкала, монда кешеләрен җибәреп кенә калмыкча, үзенең бер иң матур районын, иң сылу бер өлешен күчертеп утырткан. Монда, нәкъ җырларда җырланганча, башкаланың нуры да, рухы да, хәтта масштабы да чагыла сыман.
Киң урамның икенче ягында культура-агарту объектлары һәм ад-министратив биналар салынып ята. Уникешәр-уналтышар катлы бу йортларның архитектурасы да үзгә, игътибарны тартып тора. Кайбе- рәүләрнең тышкы ягы вакланган гранит төсендә табигый таш белән бизәлгән, икенчеләре мәрмәргә охшатып ясалган, өченчеләре исә керамик плиталар белән тышланган.
Чак кына читтәрәк тагын да биегрәк йортлар салына. Алар инде яңа каланың «небоскреблары». Киләчәктә автоградны егермешәр, егерме дүртәр катлы биналар бизәячәк. Тирә-юнендә спутниклар үсеп чыгачак. Шәһәрнең агломерация системасы миллион кешегә исәпләнгән. Берәр елдан ул республикабызда Казаннан кала иң зур шәһәрләрнең берсе булачак, ә матурлыгы белән беренче урында торачак.
Чит ил белгечләре яшәгән корпуслар үзләренә бер «минирайон» булып аерылып тора. Тугызар катлы ап-ак корпуслар алар. Кирәкле корпусны бик тиз таптык. Номерына кереп торырга туры килмәде, мсье Анри Шавалье холлда мине көтә иде инде.
— Хәерле иртә! — дип кул бирешеп күрештек. Коры күрештек. Машинага да сүзсез генә чыгып утырдык. Сизелеп тора, французның кәефе юк. Сәбәбен соңрак белдем: кичә генә Каролинасын озаткан икән.
Шулай да, юлда барганда, дәшми-тынмый баруны әдәпсезлек санаптыр инде, сүз башлады.
— Мсье Кутузов,— диде ул, йөзен минем якка бора төшеп.— Әгәр дә мөмкин булса, мин сезгә бер-ике сорау бирер идем.
— Рәхим итегез, мсье Шавалье.
— Мсье Кутузов, сез социализм төзеп туймадыгызмы әле?
Мин аның соравына сорау белән җавап бирдем:
— Ә сез, мсье Анри, капитал хезмәтчесе булудан туймадыгызмы соң әле?
Француз елмайды.
— Сез сорауга сорау белән җавап бирмәгез. Әгәр дә инде мин хезмәтче икәнмен, ни өчен һәм ни бәрабәренә хезмәт итүемне беләм. Миңа түлиләр...
— Без акча дип түгел, киләчәк дип яшибез.— дидем мин.— Безнең бөек максатыбыз бар.
— Коммунизм, димәкче буласыз. Шулаймы?
— Шулай да булсын, ди...
— Ә аннан соң нәрсә? Морадыбызга ирештек, дип ләззәт дөньясына чумачаксызмы?..
— Юк. Коммунизм—ул әле беркем дә бернәрсә дә эшләмәячәк дигән сүз түгел. Кемдер коммунизмны: старт полосасы, дип атаган. Димәк, ярыш та. көрәш тә бүгенгегә караганда киңрәк колач алачак.
Анри мине күбат бүлде.
— Бу шул ук конкуренция түгелме соң?
— һич юк! Аермасы җир белән күк арасыдай. Конкурентлар көрәшкәндә ил турында да, туган халкының язмышы турында да уйламыйлар. Аларның максаты бер: нинди генә юллар белән булса да мөмкин кадәр күбрәк өстәмә табыш алу, байлык туплау.
— Ләкин бит социализм да өстәмә табыш алу, мал туплау кебек
төшенчәләрне инкарь итми. ♦
— Әмма аермасы бар: кем һәм нәрсә исәбенә бит... а.
Ул арада безнең машина җыю заводы корпусының алгы ягына ки- ч леп туктады. Тиздән, бик тиздән менә шушы олы капкалардан маң- z тайларына «КамАЗ» дип язылган машиналар чыга башлаячак.
Эчкә уздык. Монтажланып ята торган стенд янында безне минем «питомецлар» — Николай Соснов белән Даниал Ризванов каршы = алды. ♦
Мсье Шавалье аларның кем булулары, кайда белем алулары, каян а килүләре белән кызыксынды. Даниалның да татар икәнлеген белгәч, 2 кабат телен шартлатырга мәҗбүр булДы. Чибәр, \з дәрәҗәсен үзе бе-^ лүче, төгәл хәрәкәтле, һәр вакыт пөхтә киенеп йөрүче Даниал фран- u цузны чын-чыннан сокландырды булса кирәк. *
Булачак «коллегабыз»ны эшнең барышы белән таныштыра баш- н ладык. Инәлек дүрт-биш катлы йорт биеклегендәге корпус эченә алып > кердек. Аның эче гөрләп тора — монтаж эшләре бара. Урталай бүлен- * гән махсус стенасының ике ягында да меңләгән киштәләр булачак, әо аларда машинаның запас частьлары урнаштырылачак. Киштәләрs янында манорельслар буйлап кабина-лифтлар йөриячәк...
Складның икенче башында, меңләгән киштәләргә «җан кертүче» электриклар. Бригадирлары Алик та шунда. Чегән ул. Бригада членнары аның өчен җаннарын бирергә әзер — шул тикле яраталар.
Баштарак, электриклар килеп эшкә керешкән көннәрдә, алар арасында уен-көлкенең, шаяруның кирәгеннән артык күбрәк булуын күреп, күңелгә шик сыман нәрсә кергән иде. Баксаң, аларның эшләү рәвеше шул икән. Тәмәке көйрәтергә туктау белән цехның түбәсен күтәрердәй итеп шаярышып алалар да эшкә керешәләр. Ә эшләре сокланып туймаслык. Чыннан да үз эшләренең осталары, егетләрнең дә егетләре җыелган монда. Соңыннан тагын шул кадәресе ачыкланды: бригадага эшкә килүчеләр үзенә күрә бер сынау аша үтәләр икән. Эшкә керергә теләүче, контораның кадрлар бүлегеннән бригадир исеменә бирелгән кәгазьне тотып, Алик янына килә. Теге исәнлек-саулык сорашканчы, танышканчы ук, бригада членнары нинди дә булса бер низаг чыгарып, үзара гауга куптаралар. Бу эшне, кагыйдә буларак, «артист» кушаматлы балагур Кәрим башлый. Кычкырына, күтәрелеп бәрелә, бригадир өстенә әтәч булып килеп кунакламый гына! «Җитте!.. Түзмәдем түгел, куп түздем. Күп алдалап йөрттегез инде... Монда чиләнеп бушлай эшләп йөрергә кем дип белдегез мине. Әйтергә оят . Сезнең бригадага килгәннән бирле алган хезмәт хакы тәмәкегә җитми. Әнә, КамАЗга орынып торган яңа совхозга китәм. Мөгезле өре терлек симертү комплексы салына... Анда да шул ук кнопкалар, шул ук идарә итү пультлары .. Аның каравы, эшләвенә күрә, учыңны тутырып акча аласың Әнә, безнең кебек үк электриклар шаярып кына да бишәр йөз сум төшерәләр, ди...»
Бригадир да кайнар кеше, авызыннан ут, күзләреннән очкыннар чәчә. Алдыңнан артың матур ди, чәнчелеп кит, дип өстәп куярга да онытмый.
Яна кеше бу хәлләрне күреп пошаманга төшә. Чынлап торып эшкә дип килгән булса, бригадада кала. «Акча сугу» нияте белән генә йөргән булса — бүтән күренми..
Алик янына якынлашам. Ул эш белән мәшгуль. Киштәләрнең берсе эченә кереп урнашкан да тимер чыбыклардан «пәрәвез» үрә. Кара
болыттай чәчләре тузгыган. Мыеклары кабарып чыккан. Бары тик күзләре генә уттай яна.
Мине күрү белән, каскасын алып, ялт итеп башына чәпәде. Әмма каскасы сыймый, кызыл төстәге матур уенчыкка яки калфакка охшап, түбәсе өстендә генә тора.
— Хәерле иртә, Имам Хисамович!
— Исәнме, Алик. — Сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп, чакматашы — Кәрим турында да сорашам.
— Ике көнгә совхозга киткән иде. Шефларга...
— Үзе белән тагын акча сугарга яратучыны ияртмәдеме соң?
Аликның эре тешләре генә ялтырый.
— Юк. Контора хәзер безгә кеше җибәрми. Үзебез алабыз...
Алик, эшеннән бүленеп, минем янга сикереп төште. Сизәм, сүзе бар. Ялгышмаганмын. Эшне дәвам итү өчен кирәкле материаллары бетү алдында, егетләр хәзергә элеккеге объекттан калган материаллар белән эшлиләр икән.
Ярдәм итәргә сүз биреп китеп бардым.
Яратам мин менә шулай шау-гөр килеп торган төзелеш мәйданнарын. Әгәр дә миннән индустриаль эпохабызның мәһабәт һәйкәле КамАЗны ничегрәк итеп күз алдына китерәсең дип сорасалар, ике дә уйламыйча: «КамАЗ мина металл конструкцияләре челтәре, гигант краннары, электросваркаларның менә хәзерге кебек зәңгәр утлары, меңләгән моторларның тоташ гөрелтесе фонында, билен чылбырлары чыңлап торган киң монтажчы ремены белән буган, башына каска элеп алган баһадир егет булып килеп баса», дияр идем.
Әмма әлеге күңел күтәренкелеге эш бүлмәбезгә кайтып керү белән юк булды. Француз Шавальеның такырлыгы калмаган, нәкъ җәтмәгә кереп чуалган тавык кебек, кыткылдавын белә. Даниалга авыз ачарга да ирек бирми, очынып-очынып өстенә килә. Алларында, өстәлнең буеннан-буена, булачак контроль стендының чертеж-схемасы сузып салынган.
Гауганың нәрсәдән килеп чыкканлыгын бик тиз төшендем. Барысы да Даниалның теле авызына сыймаудан икән. Мактанырга, бәлки яна коллегасының күңелен күрергә теләптер, ул французга безнең тарафтан схемага кертелгән үзгәрешләр турында сөйләгән дә биргән.
Сизелеп тора, бу хәл Даниалның да кәефен бик нык бозган. Ул түземсезләнеп тегеңә нәрсәдер төшендерергә тырышып карагандай итә. Әмма француз аның сүзләрен колагына да элми, техник контроль стендының схемасына без кертергә җыенган үзгәрешләр турында ишетергә дә теләми.
— Юк, юк! — диде ул кырт кисеп.— Бу турыда сүз булуы да мөмкин түгел.
Мсье Шавалье сүзне дәвам итәргә дә теләмәгән бер кыяфәт белән чертеж-схемалар ягына кулын гына селтәде.
Бу хәл Даниалны тәмам аптырашта калдырды.
— Без үзгәртмибез... Аңлыйсызмы сез мине. Үзгәртмибез. .—дип кызганнан-кыза барды ул, — бары тик камилләштерергә генә уйлыйбыз...
Француз, безне юри котыртырга, чыгырыбыздан чыгарырга теләгәндәй, тыныч кына дәвам итте.
— Анысы сезнең эш түгел. Риза булмаган узеллары яки детальләре бар икән, рәхим итегез, фирмага рекламация бирә аласыз. Ике арадагы килешүдә андый искәрмәләр бар...
Бу юлы Николай да түзмәде.
— Ләкин бит без бары тик схеманы яхшыртырга гына телибез... Мсье Шавальеның үз тугызы тугыз.
Анысы да сезнең компетенциягә керми. Кирәк икән, рәхим итегез, бүген үк фирмадан белгечләр чакыртырга мөмкин.
Минем өчен бу сүзләр таныш иде инде. Әмма мин, моннан ике-өч кенә көн элек, банкеттагы сөйләшүгә әллә ни әһәмият биреп бетермәгән идем. Анда телгә алынганнар сүз уңаенда гына әйтелгән фикерләр кебек кенә булып тоелган иде миңа. ♦
— Ләкин бит без инженерлар... — дип исбат итәргә маташты Ни-а. колай.— Стенд бит безнең завод өчен монтажлада. Димәк, ул безнеке... |
Тел-көйгә килмәс француз әйтеп бетергәнне дә көтмәде.
— Ә патент безнеке...— Ул тагын да җитдиләнеп дәвам итте.— Ниһаять, аңлагыз инде, инженер Әфәнделәр: бу стендның хәзергә * безнең производстводан төшкәне юк. Аңлыйсызмы шуны? Сезнең = КамАЗ хәзер реклама гына түгел, үзе бер күргәзмәгә әверелеп бара... ♦ Әгәр дә берәр бизнесмен, босс сездәге, сез камилләштергән вариантын и килеп күрсә?..
— Без аны витринага, экспозициягә яки анда халыкара күргәзмә- = гә куярга җыенмыйбыз.
Французның үз аргументлары: ®
— Сезнең КамАЗның хәзер күргәзмәдән ким җире юк...
Ул безнең сүзләрне ишетергә дә теләмәде. Күренеп тора, хәзер £ аны күндерү турында уйларлык та түгел, һәм ул: «Хәзер үк генераль- s кый директорыгыздан аудиенция сорыйм һәм бүген үк Париж белән * элемтәгә керәм, мондагы башбаштаклыклар турында кичекмәстән х фирмага хәбәр итәм!»— дип тузынды.
Аның каядыр соңга калудан курыккандай җил-җнл чыгып китүенә караганда, мсье Шавалье чыннан да бу кисәтү белән генә чикләнергә тиешкә ошамаган иде.
Яшерен-батырын түгел, бу чит ил фирмасы вәкиле белән шулай телгә килү, шулай аңлашылмаучылык чыгу яшь коллегаларымның гына түгел, минем дә кәефне ярыйсы гына кырды. Менә шундый чакларда: «Миңа гына кирәкмени соң мондый җыен четерекле эшләр? Дөнья бөкресен мин генә төзәтергә тиеш түгелдер ләбаса!» дип, үз- үземне битәрләп ташлаган чакларым да булгалый
Бигрәк тә югары класслы белгечләр, яшь коллегаларым өчен йөрәгем әрни. Ә бит мин аларны: «Менә кайда масштаблар, заман колачы... Монда башкарылган эшләрне тиздән гасыр могҗизасы, Кама буе эпопеясы, дип атаячаклар», дип, искитмәле кызыклы иҗади эшләр вәгъдә итеп, Горькийдан алып килгән идем. Алар килеп төшкәч, шатлыгым күкләргә ашты, тормышым тулыланып, ямьләнеп китте. Икесе дә менә дигән инженерлар, икесе дә минем дусларым. Икесе дә пер-спективалы, өметле кадрлар. (Аларны монда минем «питомецлар» дип йөртәләр.) Николай Сосновның да, Даниал Рнзвановның да техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәләре бар. Соңгы өч- дүрт елда без бергә эшләдек. Горький автомобиль заводының элек- трон-хисаплау үзәген тулысынча үзгәртеп кору белән шөгыльләндек. Аны тулысынча автоматлаштырылган информация-хисаплау үзәгенә әверелдердек. Коллегаларым миңа караганда шактый яшь булсалар да. математика-кибернетика буенча үзләрен шактый ук танытып өл- 1ергән белгечләр.
Хәер, мсье Шавальены да аңларга мөмкин: капитал, монополия, конкуренция... Бер савытка салынган үрмәкүчләр кебек, өстәмә табыш, дип бер-берсен буалар, алдашалар, урлашалар, хәтта җинаятькә кадәр барып җитәләр. Капитал монополиясе экономик экспансиянең «удар көче» булып саналган корпорацияләрдә, эрерәк концерннарда, мәсәлән, техник яңалыкларны урлашу өчен, диверсияләр ясар өчен .хәтта махсус кешеләр, штатлар тоталар. Бәлки ул безне дә, алардан сатып алган техннк-контроль стенд-комплексын тагын да камилләш-
тереп, башка берәр илгә сатарлар, дип уйлый торгандыр? Әлбәттә, шулайдыр.
Французның ризасызлыгы үзенекен итте, — яшь коллегаларымның кәефләре шактый кырылды. Ә бит алар тагын да кызыграк яңа идея туу турында сөйләнеп йөриләр иде.
— Нишлибез?..— дип, минем янга киңәшкә керделәр.
Мин икеләнергә юл калдырмадым: ничек 'башлаган булсак, шулай дәвам итәбез, дип кичекмәстән эшкә керешергә куштым.
Улым Ислам белән кунагыбыз Петр Ильичның бер-ике көннән китәргә җыенулары турында ишеткәч, алар хөрмәтенә саубуллашу мәҗлесе оештырып алырга булдык. Берьюлы яшь коллегаларым белән дә таныштырырмын дип уйлап куйдым мин. Иш янына куш дигәндәй, Даниалның Горький шәһәреннән һаман да күченеп килергә кыюлыгы җитмәгән хатыны Наилә дә монда чак.
Шулай уйладык та, шимбә көнне иртән мәҗлес хәстәренә дә керештек. Иң өтәләнеп, тиресеннән чыгардай булып йөргән кеше әлеге дә баягы Гөлҗиһан апа. Уңганның кулында ут уйнар дип, белмичә әйтмәгәннәр шул.
Ислам өйдә иде. Кабинетта утырабыз. Киленнәр кебек, өлгер-жи- тез хәрәкәтләнеп, ишек яныннан узып киткән Гөлҗиһан апа ягына ым кагып сорап куйды:
— Әти, бу нинди карчык?
Килеп ярдәм итүче, йомыш башкаручы дип кенә уйлаган булса кирәк.
— Бумы? Гөлҗиһан апа.
— Кем соң ул?
— Кайчандыр Һәдиянең фатир хуҗасы иде. Соңрак үзе йорт-жир- сез калды...
Мин Гөлҗиһан апаның ничегрәк итеп бездә яши башлавы турында сөйләп бирдем.
Бу хәл болайрак булды. Көннәрнең берендә эштән кайтсам, кулларын тез башына кушырып, шушы Гөлҗиһан апа бездә утыра. Күзләрендә яшь.
Мин инде аның, тау башындагы йортын сүткәч, яшәр өчен кызына күчкәнлеге турында Һәдиядән ишетеп белә идем. Мин аның болай боегып утыруының сәбәбен сорадым.
— И-и, туганай! — диде ул.— Кая барып бәрелергә белмичә кан- гыраеп йөргәннән соң, менә сезгә килеп сугылырга булдым әле. Эттән әрсез, чүптән кадерсез булып каласы көннәрем шушы ик'эн. Бер кирегә китсә, гел кирегә тәгәри икән ул адәм баласының эшләре. Кияүне әйтәм әле. Эшләп сөендерә торган кеше түгел. Хәер, кешегә игелек күрсәтмәгән үзе дә игелек күрмәс, ди бит. Үзен, учактан алынган кайнар бәрәңге урынына, бер урыннан икенче урынга чөелдереп кенә торалар. Барысы да шул бер тамагына хуҗа була алмыйча эчүчелеккә бирелгәне өчен. Күрәчәк күз йомдыра дигәндәй, баштарак дәшмәдем... — Бераз тын алды да яңадан тезә башлады. — И-и, туганай, шул зинданнардан котылырга ярдәм итә алмассыңмы икән? Яшерен- батырын түгел, киңәш сорап та, ярдәм өметләнеп тә килдем. Түземлегем тәмам төкәнде. Муеныма ташлар бәйләп, суга салабыз дисәләр дә бүтән кайттым юк ул өйгә. Эт оясы анда дисәм дә, көфер сүз булмас.
Сөйләшеп, белешеп карармын, дидем мин. Шул юк кына сүзләр дә аның кайгылы-сагышлы йөзендә өмет чаткылары кабызды.
— Аптырауның ахыр чигенә житкәч, гасабиланып, ниндирәк карар
га да килергә белмичә тәмам йончыгач, сиңа дип килүем иде. Акыллы баштан акыллы киңәш дигәндәй, күз күргән, колак ишеткән кеше, мин әйтәм, бөтенләй үк этәреп ташламас әле. һич югында, киңәш бирер, мин әйтәм... — Шулай бераз гөрләде дә кабат рәхмәтләр әйтеп чыгып та китте. -
Шунда башыма бер фикер килде.
— Һәдия, әллә карчыкны үзебезгә генә алабызмы? — дидем мин. « Һәдия ялтырап китеп елмайды.
— И-и, Имам! Бу турыда минем дә күңелемә килгән иде. Тик те- = лем әйләнмәде. Сиңа әйтергә кыймадым...
— Әйбәт ниятле кешеләрнең фикерләре шулай охшаш була инде = ул!'—дидем мин көлеп. — Бар, йөгер, чакыр үзен. Риза булса яши . бирсен.
Менә шулай булды ул хәл. Үзебез дә рәхәтләргә тиендек. Тормы- □ шыбызның кайсыдыр бер килмәгән чите тулыланып киткәндәй булды. = Үзе чиста, үзе уңган. Сүзгә тапкыр, телгә оста. Таң белән ул инде ™ аякта. Кулында ут уйната. Балаларны карый. Иң элек безне, аннары а килеп балаларны ашатып-эчертеп, сумкаларына ашарларына тыгып, х мәктәпкә озата. «Бүген ничәлеләр алдыгыз? һаман да шул бер бетмә- £ гән «4» тә «5»ме? «6»лысы кайчан була инде аның?» дип каршы ала г балаларны. Мәйханә килә шулар белән. *
Ике авыз сүз белән әйткәндә, йортка, тормышка хәзер Гөлҗиһан апа хуҗа. Тора-бара бюджет мәсьәләләре дә тулысынча аның карамагына күчте. •
Иң элек Наилә белән Даниал килделәр. Алар артыннан ук үзенең Ләйләсе белән инженер Вәгыйз Гайнанов та килеп житте. Менә шунда очраштылар да инде Ләйлә белән Ислам. Исламга әллә нәрсә булды. Күптәнге танышын, алай гына да түгел, үзе өчен бик кадерле кешесен югалтып та, кинәт табу бәхетеннән тетрәнеп, өнсез булган кеше сыман, баскан җирендә кадаклангандай катты да калды. Күзләре Ләйлә дә. йөзенә кадәр үзгәрде егетнең.
Ләйлә дә үзенең күптән көткән кешесен, якын танышын очраткан сыман, кинәт әллә нишләп югалып калды.
Ул арада инде азрак исенә килергә өлгергән Ислам Ләйләнең каршысына ук килеп басты. Кунакның өстендәге җиңел ак плащын салдырып элеп куйды. Аннары ифрат та игътибарлы, йомшак мөгамәләле бер кыяфәткә кереп, кулы белән генә ишарә ясап, олы якка, залга үтәргә чакырды. Үзе дә, Ләйлә белән янәшә атлап, түргә узды. Мин да аларга иярдем.
Олы якны Даниал тавышы гөр китерә башлаган иде инде:
— Кешеләр үзгәрде хәзер, бик нык үзгәрде. Без барыбыз да стереотип коллары. Тыныч табигатьле, дөнья ыгы-зыгысына буйсынмаган, зур ихтыярга ия булган кешеләргә мин сокланып карыйм
Ләйлә түргә узды. Үзе белән бергә ул бүлмәгә кояш балкышы алып кергәндәй булды, барысының да игътибарын жәлеп итте.
Чыннан да сокланырлык иде Ләйлә. Менә кемдә ул гүзәллек! Табигать юмартланса да юмартланыр икән. Бу сылуга гомерең буена карап торсаң да, күреп туя торган түгел. Чем-кара чәчләре пөхтә итеп артка бөтерелеп куелган. Кара кыйгач кашлары, озын керфекләре аңа дәрт сирпеп тора сыман. Ул, мин сиңа әйтим, тәкәббер озын муен, горур кыяфәт! Изүе чак кына уелып тегелгән куе зәңгәр төстәге күлмәгенең үзенә килешеп торуын гына күр әле. Җыйнак буй-сынына, неп-
нечкә биленә ятып, сыланып тора. Бернинди бизәнү-буяну юк. Йөзек- балдаклар, алтын алкалар, кыйммәтле муенсалар да такмаган. Хәер, андый бизәкләрнең кирәк түгеллеген ул үзе дә бик яхшы белә булса кирәк.
Шул чак Наилә телгә килде.
— Сезнең салам түбә Николайны күрмим әле мин? — дип сорап куйды ул.
Чыннан да, чакырылган кунаклардан бары бер Николай Соснов кына килеп җитмәгән иде.
Ул арада Һәдия кунакларны табын янына утырышырга кыстый башлады. Сый-хөрмәтнең, ризыкның исәбе-хисабы юк, табын чыннан да күккә чөеп мактарлык иде.
Һәдиягә карыйм да хәйран булам. Бер түбә астында яшәвебезгә ышанасы килми башлый. Шул кадәр рәхәт миңа, сөенеп туя алмыйм, кем әйтмешли, куанычым куеныма сыймый.
Баштарак күңелемне шикләнү-шомлану хисләре борчыган иде. Бигрәк тә аны моңсу-боек бер кыяфәттә күрү читен иде. Бәлки шуңа күрәдер, аның үзәкне өзеп карый торган зур күзләре белән очрашмаска тырыша идем. Ни өчендер ул миңа рәнҗидер төсле иде. Соңгы вакытта Һәдиянең читенсенү-ятсынулары кимеде. Кунакларны җилтерәтеп кыставын гына күр син аның!
— Кадерле кунаклар! Хөрмәтле дуслар!.. Утырышыгыз әле, уты-рышыгыз!
Ниһаять, табын түгәрәкләнде. Иң өлкән кеше буларак, тамадалыкны үз кулыма алдым. Беренче тостлар әйтелде. Чәнечке-пычаклар да ялт-йолт итеп кенә тордылар.
Шуннан соң инде дөнья түгәрәкләнгәндәй булды.
Урыннары кара-каршы туры килгән Ислам белән Ләйлә ягына күз салдым. Аларның бер-берсенә мөкиббән китеп утыруларын күреп, тәмам пошаманга калдым.
Исламның танырлыгы калмаган. Ләйләне күргәннән бирле әллә нәрсә булды егеткә. Күз карашларына кадәр үзгәрде, йөзен моңсу уйчанлык, җитдилек басты. Әнә ул, башын чак кына кыңгыр салып, иягенә таянган да, үзенең табын янында утырганын оныткан сыман, Ләйләгә текәлгән...
Ә Ләйләсе! Әле баягынак кына алсу иреннәреннән елмаю түгелергә тора иде аның. Ә хәзер... искәрмәстән генә күңеленә мәңге төзәлмәслек яра салынган диярсең, күз карашлары сагышлы, уйчан. Әмма бу халәт килешә аңар, ул һаман да гүзәл, һаман да сылу — теләсә кемне әсир итәрлек.
Шул чак кайчандыр миңа Вәгыйзнең Ләйлә турында язган сүзләре искә төште: «...Моңарчы әле минем аны үбү түгел, кочагыма да алганым юк иде. Гомумән, ул миңа бары тик карап соклану, җан ату өчен генә яратылган зат булып тоела иде». Дөрес язган булган икән. Ләйләнең самими сафлыгы, чыннан да, күңелне айкап үзенә әсир итәрлек иде.
Ул арада Һәдия:
— Кадерле кунакларны үз күчтәнәчләре белән сыйлыйк әле,— дип, табынга Басов белән Ислам тоткан балыкларны китереп куйды. Вак һәм аз булсалар да, тәмле итеп кыздырылган иде алар. Кунаклар, бөтен табынны бер итеп, «Их, тагын азрак булса!» дип көлешеп алдылар.
— Юк, юк!.. Сез көлмәгез әле, — дип акланып маташты Басов.— Без Ислам белән һаман да әле җаена гына төшенеп җитә алганыбыз юк. Әйткән иде диярсез, киләсе елга менә шушындый эре-эре балыклар тотачакбыз. Шулай бит, Ислам?
— Юкка хыялланмагыз, — диде Һәдия, турыдан ярып. — Камада балык юк ул хәзер...
Аның бу сүзләре табында утыручыларның колакларын торгызды:
— Ничек «юк?»...
— Чыннан да1 Кама элек-электән балыклы булуы белән атаклы
елга бит ул. <■
Һәдия бер дә исе китмәгән кыяфәт белән дәвам итте. а.
— Азайды хәзер. Нефть, мазут белән агулап бетерделәр.
Һәдиянең шулай уенын-чынын бергә кушып әйткән бу сүзләре янә z зур сөйләшү, әңгәмә кузгатып җибәрү өчен җитә калды.'
Шул вакыт, кызганнан-кыза барган бәхәсне бүлеп, музыка яңгы- 5 рады. Ислам уйный иде аны. Әнә ул, илһам-дәрт белән клавишаларга = басып, бөтен гәүдәсе белән алга таба иелеп уйный. Җиткән чәче туз- > гып куя. һәр хәрәкәте килешле, урынлы иде аның. а
Аһәңле музыка Ләйләне дә әсир иткән. Бу минутта бу ике кешене о ниндидер күзгә күренмәс җепселләр бәйләвен сиземләү өчен әллә ни ~ зирәклек кирәк түгел иде. Менә аларның күзләре кабат очрашты .. и Ләйләнең дә' керфекләре ымсындырып сирпелеп китте. Әмма бу бер £ мизгелгә генә шулай булды. Өметләр кузгатып, иркәләп караган күз- н ләрен ул бик тиз читкә алды. >•
Бу музыка минем дә тәнемне чымырдатып җибәрде. Аркамнан * салкын йөгереп үтте, яңак тирәләремдә бала йоннарым кабарганын тоеп калдым. Хәер, музыка тыңлаганда хисләре кузгалмаган кеше s юктыр ул.
Музыкадай бигрәк, Ләйлә белән Ислам арасында хасил булган сәер бер мөнәсәбәт миңа шулай тәэсир итте, ахрысы. Күңелемдә шик- шөбһәгә охшашлы бер тойгы туды...
Шундый уйлардан арынырга теләп кухняга, Һәдия белән Гөлҗиһан апа янына чыктым. Ул, шаулатып су агызып, вак-төяк савыт-саба юып маташа иде.
— Һәдия, бәлки ярдәм итешергәдер?-г дидем мин, аның янына килеп.
Ул әйләнеп тә карамады.
— Юк, юк! Бар, кунаклар янында бул...
Шул чак минем аны җилкәләреннән алып кочаклыйсым килде. Аның җитез, шул ук вакыт нпле-җайлы хәрәкәтләренә карап тору үзе бер рәхәт иде.
Кунаклар янына чыктым. Шул чак түрдәге балконның ачык ишеге янында торучы Ислам белән Ләйләне күреп кабат пошаманга төштем Юк, гади очрашу гына түгел иде бу. Менә бит, ә! Үзен ямьсез, читен бер хәлгә куя күрмәсен иде, шайтан малай.
Зал ишеге янында төркем булып кунаклар тора. Анда Даниалнын Наиләсе барЫсын да үзенә каратып, акыл сата. Кунакларның күпчелеге ир-ат булуны һәм үзенә карата булган җылы мөнәсәбәтне тоеп, чытлыклана. Ирләр белән хатын-кызларның хокуклары, аларның һәрьяктан тигез булулары турында гәп сата. «...Чыннан да шулай ич. Без кай җиребез белән сездән кнм соң? Бәлки интеллект ягыннандыр? Ләкин монда җенеснең бернинди дә катнашы юк, бу — һәрбер шәхеснең үзенә генә хас сыйфаты. Бәлки эмоциянең күпкырлырак, катлаулырак булуы белән ир-атлар өстенрәк тора торганнардыр? Монда исә ике төрле фикергә урын юк: ул мәсьәләдә без, хатын-кызлар, сезгә караганда күп тапкыр өстенрәк, күп тапкыр отышлырак хәлдә торабыз...»
Бераздан табын яны яңадан гөр килә иде инде. Әмма бу юлы әллә ни озак юанмадылар. Инде шактый соң дип, кузгалыша башладылар. Ә Николай тәки килмичә калды. Ислам белән Петр Ильич бераз һава алыштырып керәбез днп, кунакларны озата чыктылар.
Бераз ял итеп алу нияте белән кабинетыма үтәргә дә өлгермәдем, ишек звоногы шалтырады. Берәр кунакның әйбере онытылып калгандыр дип уйлаган идем. Әмма бусагада аптыраган кыяфәттә Николайны күргәч, йөрәгем жу итеп куйды.
— Нәрсә булды, Николай?
— Кеше таптаттым.
— Кит аннан? Кайда, ничек итеп? Кайчан?
— Дәрестән чыккач...
— Бүген укыту көне түгел иде ич...
— Өстәмә дәрес билгеләгән булганнар. Соң шул... Шактый соң чы-гылды. Сезгә вакытында килеп җитим дип бераз кабаландым, ахрысы,
— Эх-х! — дип ачынып куйдым мин. — Таптаткан кешең исәнме?
— Милиция идарәсендә протокол төзегәндә исән иде әле. Әмма һушсыз диделәр.
— Ниндирәк кеше иде?
— Хатын-кыз...
— Ничегрәк булды сон ул хәл? Кайда булды?
— Үзәк больница тыкрыгы янында... Яшел ут сүнгәнче үтеп китим дип шактый кызу килә идем, шул чак тротуар кырыена килеп туктаган берничә кеше арасыннан искәрмәстән генә килде дә чыкты... Машина астына үзе ташланмадымы икән дигән версия бар... Шаһит булып барган өлкән яшьтәге бер апа кеше дә шулай диде. Машина астына кергәндә куллары белән йөзен каплаган иде, ди.
— Кем икәнен белдеңме соң?
— Милиция идарәсеннән мин барында шалтыраткаладылар. Хатынны таныганнар... Берничә сәгать кенә элек шул ук больницада ире үлгән булган...
— һы-ы! Менә бит, ә... Хәле авыр димени?
— Әйе. Башы белән бәрелгән... Мие селкенгән, ди. Тагын бер аягы сынган. Исән калуы икеле, ди.
Карасам, Николай кулында көрән тышлы шактый калын дәфтәр. Аның әледән-әле шул дәфтәргә күз төшергәләп алуына игътибар иттем.
— Бу ни бу?
Николай кабат дәфтәрне караштырып алды.
— Әле монда керер алдыннан гына машинаның утыргычы астыннан табып алдым. Минем машинага салып больницага илткәндә теге хатынныкы төшеп калган булса кирәк. Тик укый алмадым. Татарча язылган. Көндәлек шикелле нәрсәдер, шуңар охшаган. — Николай сораулы күзләрен миңа күтәрде. — Бәлки сез караштырырсыз, Имам Хисамович... Хуҗасының кем икәнлеген белмәбезме?
Дәфтәрне миңа сузды.
— Ләкин бит аның тикшерү вакытында кирәк булуы бар.
— Кирәк булу белән алырмын.
Николайны табын янына чакырып карасам да, утырмады. Дерматин тышлы, шактый калын дәфтәрне миңа бирде дә китеп барды.
Дәфтәрне караштыра башладым. Чыннан да, көндәлек язмалар иде болар. Ай-көннәре дә бар. Тик еллары гына күренми. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: дәфтәр хуҗасы аңа онытканда бер генә тотынган булса кирәк, атналар, хәтта айлар буе кулына алмаган урыннары оч- раштыргалый.
Өстәл янындагы креслога утырдым да дәфтәрнең урта бер җирен ачып, укырга керештем. Хәрефләре тигез, тыныш билгеләре үз урынында. Күренеп тора, язмаларның хуҗасы укымышлы кеше.
Битнең башыннан укырга керештем.
«14 май. Чәршәмбе. Барысы да Ләбип Хәниповичның безгә, экскаваторчылар хәзерләү курсының кызлар группасына, механика буенча дәрескә керүеннән башланды. Бик сәләтле белгеч, яхшы укьгн - чы, диделәр аның турында. Беренче карашка бик яшь булып күренде ул. Соңыннан белдем, аңар утыз өч яшь иде. Безнең группа кызлары күрү белән аңар гашыйк булдылар. Хәер, гашыйк булырлык та иде < шул ул. Уртачарак кына буйлы, көләч йөзле, итагатьле. Жиренәжит- с. кереп, пөхтә итеп киенә белә. Әле дә булса хәтеремдә, Ләбип дәрестән ?_ чыгып китү белән, атна саен чәчләрен буятып, әллә ничә төрле төскә £ кереп, ир-ат белән мөнәсәбәттә үзенең җиңелчәрәк фикер йөртүе белән = аерылып торган Дина: «Чур-р, кызлар! Бу Ләбип Хәнипович дигән * адәми затны үземә-каратам», — дип кисәтеп тә куйган иде. Группада- х гы кызлар: «Синнән булыр...» — дип, бары тик көлештеләр Генә. *
Баштарак минем Дина сүзләренә әллә ни исем китмәде. Чөнки m бүлмәдәш дустымны яхшы белә идем. Мин инде җилкуар Динаны, бер £ харап буласың әле син, кызыкай, дип тиргәп, кисәтеп тә куйгалага- ге ным бар иде. Ә анар нәрсә, ул инде кеше сүзенә колак салудан күптәй <узган... Шунысы гаҗәп, Дина икенче көнне үк Ләбип Хәниповичның £ кайда торуын да, хатыны белән бер баласы булуын да, хәтта үз маши- и насы барлыгына кадәр белеп өлгергән нде...
17 май. Шимбә. Укулар һәйбәт кенә бара. Тиздән имтиханнар. Тик £ шунысы гаҗәп: барлык кызларның телендә — Ләбип Хәнипович. » Аның йөзендәге пакьлек, беренче карашка ук күзгә ташланып торган г самимилеге мине дә әллә нишләтте. Күңелемнең кайсыдыр почмагында аның шул сафлыгын саклап калу теләге туды. Көннәрнең берендә тулай торакта Динаның: «Каратам булгач каратам!» дип кабат масаюын күреп (нинди шайтан вәсвәсәсе котырткандыр) бүлмәдәшемне юри үчекләргә теләгәндәй итеп: «Юк инде, Диночка! Ләбип Хәнипович сиңа тәтемәс. Юкка нәфсенне сузма. Аны мин үземә каратачакмын», дип мактанып ташламаммы! Миннән мондый сүзне һич кенә дә көтмәгән кызларга җитә калды: «Әллә чынлапмы?!» дип элеп тә алдылар. «Ә нәрсә?..— дидем мин.— Әйткән иде диярсез менә, Ләбип барыбер минеке булачак».
Минем бу сүзләрем Динаны чын-чыннан үртәндерде, башта билен тота алмыйча бөгелә-сыгыла көлгән булды, аннары минем якка кулын селтәп тезә башлады: «Уф-ф, көлдермә, ичмаса... Синен кебек старая девадан, монахинядан буламы сон ул! Син нәрсә, Ниса?.. Соң бит ул ир-ат... Аңар синең матур күзләрең белән энҗе тешләрен генә җитмәячәк.»
Бу юлы инде бүлмәдәш дус кызлар да авызларын йомып калмадылар, чынлап торып мине яклый, мина теләктәшлек белдерә башладылар. «Ташласана, Дина! Тапкансың мактаныр нәрсә...» дип тегене ирештерергә керештеләр. Әмма телләшүгә килгәндә Дина алай тиз генә бирешә торганнардан түгел иде. Ләң-ләң килеп чәпченүен белде. «Юк, юк!.. Нисадан булмаячак... Менә әйткән иде диярсез. Ләбип дигән чибәрегез барыбер минеке булачак. Нисаның андый адымга йөрәге җитмәячәк. Булса баштарак, яшьрәк чагында булыр нде. Яшьрәк вакытта, җилкуар чагында, чирканчык алуы җиңелрәк ул...»
Яшерен-батырын түтел, Динаның: «Старая де>ва, монахиня», дигән сүзләре чынлап торып йөрәгемне телгәләп үтте. Чыннан да, мина инде егерме җиде яшь иде. Ә бит минем яшьтәшләрем күптән инде тормышка чыгып балалар үстереп яталар. Мәрхүмә әнием мине егерме яше тулар-тулмас вакытта ук тапкан булган.
Май айлары җитеп, җир бераз кипшетү белән Ләбип Хәнипович эшкә үз машинасы белән килә башлады. Ул аны, гадәттә учкомбинат ишегалдына кертеп, биек койма буенда калдыра торган иде.
Көннәрнең берендә, тәнәфес вакытында, урамга кояш яктысына чыктык. Ничектер шулай булды, Ләбип Хәниповичның машинасы янына җыелдык. Карыйм, Дина да шунда. Шул вакыт мин, аңар нәрсәдер исбат итәргә теләгәндәй, машинаның ишеген ачтым да руль артына кереп тә утырдым. Ләбип Хәниповичныкы булгач миңа нишләсәм дә ярый, янәсе. Карасам, ачкыч та үз урынында. Аны шылт итеп бордым да, стартерга бастым... Кинәт кенә газ бирүемне сизмичә дә калганмын. Машина урыныннан сикереп үк диярлек кузгалып китеп, каршыдагы койманы «сөзеп» тә алды. Сул яктагы фара белән подфарниклар чылтырап коелып та төштеләр.
Өнем алынып машинадан атылып чыксам, ни күрим, бу хәлләрнең барысын да Ләбип Хәнипович үзе күзәтеп тора икән. Җирләр ярылса, шунда гына кереп качкан булыр идем. Минем тәмам каушап, югалып калуымны ул да күрде, гафу үтенүләремә каршы борчылмаска кушты; гаеп үземдә, машинаны скоростьта калдырганмын, дигән булды.
Икенче көнне дәресләр бетеп өйгә кайтырга чыккач, көтеп торган, ахрысы, Ләбип Хәниповичны очраттым. Хәл-әхвәл сорашкандай итте дә, уенын-чынын бергә кушып, болай диде: «Ниса, сезнең автомашина йөртергә өйрәнәсегез килә, ахрысы... Теләгегез булса, рәхим итегез, өйрәтәм...» Эчемнән: «Сезгә ышансаң, сез өйрәтерсез...» дип уйласам да, телем белән: «Кызыклы тәкъдим, уйлап карарга ярый», дигән булдым. «Уйлап-нитеп торасы юк, иртәгеге көннән үк эшкә керешәбез». Шунда ук очрашу вакытын да билгеләде.
Якшәмбе көн иде. Машинага утырып Әлмәт шәһәре белән Актүбә эшчеләр поселогы арасындагы урман буена юл тоттык. Асфальт юлдан читкә төшеп, югары вольтлы электр линиясе үткән ачыклыкка килеп чыктык. Тирә-якта шар тәгәрәтеп уйнарлык тигезлек. Машина рулен күпме телисең әйләндереп-боргала, беркая да бәрелерлек түгел. Тирә-якта бер генә җан иясе дә күренми. Шунда мине Ләбип Хәнипович руль артына утыртты да бик җентекләп аңлата башлады. «Менә монысы сцепление... менә педаль. Монысы тизлек рычагы. Бу педаль турында да онытма, аяк белән тормоз салу өчен ул... Әйдә, кузгал... Курыкма, кыюрак бул. Монда чокыр-чакыр да, «сөздерү» өчен койма- фәләндә юк...— Үзе күзләре белән генә елмая.— Я, я!.. Кыюрак бул... Мин әйткәннәрне онытма. Әмма алар, мин күрсәткән хәрәкәтләр, автоматик рәвештә эшләнергә тиешләр. Хәер, экскаваторда да шулай, күзләрең бары тик грунт умыручы, һаваны айкап йөрүче кояшта булачак...»
Ниһаять, каушап-калтырап, барысын да ул күрсәткәнчә кыландырып машинаны кузгаттым... Дөресен әйтим, машина белән бергә күңелем дә урыныннан купкан сыман булды... Рульне чак кына сулга борам. Карасам, машина да бернинди икеләнүсез, гаять җиңеллек белән сулга борыла. Тизлекне арттырдым... Машина җил уйнатып алга ыргылды. Руль тоткан кулларым җиңелчә генә калтырана. Ләкин бу бик рәхәт калтырану иде.
Миннән күзен алмыйча янымда утырган Ләбип Хәнипович түзмәде: «О-о, Ниса!.. Болай булса атна-ун көн дә үтмәячәк, машина сиңа тулысынча буйсыначак», — дип куйды.
Ул көнне мотор кызганчы, радиатордагы су кайнап чыкканчы машина йөрттем. Мин бәхетле идем. Төнлә төшләремдә дә машина белән мәш килеп саташып чыктым.
Ләбип Хәнипович үзен гаять әдәпле, итагатьле тотты. Шулай да кичен тулай торакка кадәр озатып куйганда, соклануын яшерә алмаган кеше сыман: «Ниса, сез үзегезнең София Лоренга охшаганыгызны беләсезме?» — дип сорап куйды. Мин сүз озайтып, чытлыкланып тормадым, бары көлдем генә. Икенче көнне үк София Лоренның сурәтен табып карап утырдым. Шунда кичә Ләбип Хәниповичның мине шул
артистка белән чагыштыруына риза булгандай, тиле кебек елмаюым, «Көлмәгез, зинһар», дип, ана каршы төшмәвем өчен оят булып китте. Озак карап тордым мин ул кино йолдызының рәсеменә. Кая инде безгә андый сылулык! Иягемнең чокырланып, иреннәремнең чак кына бүлтәеп торуларын искә алмаганда, минем ул чибәрләр конкурсында алтын таҗ яулап алган дөнья гүзәле белән бернинди охшашлыгым да ф юк. л
Икенче көнне дә машина йөртергә өйрәндем. Тора-бара бу хәл ми- < на ничектер бик мәзәк булып тоела башлады. Баштарак, бу очрашу- * ларны кызлар, бигрәк тә Дина күрдеме икән дип, (күрмәсәләр күрсә- = тергә теләп) күзләрем белән группа кызларын эзләгән чакларым да £ булгалады. Әмма соңрак бу тойгыны бөтенләй капма-каршы икенче = бер теләк алыштырды: «күрмәсәләр генә ярар иде...» Ф
15 июнь. Сишәмбе. Кызыгу-мавыгуның азагы яман дигәндәй, без- а ней Ләбип Хәнипович белән очрашулар тора-бара җитди төс алды. “ Атна-ун көн үттеме икән, машина миңа, мин машина хуҗасынын их- = тыярына тулысынча буйсынган идек инде. Җитмәсә тагын, яшәү яме. ™ яшәү дәрте өстәп, гүзәл җәй айлары килеп җитте. Бу җәй башы мина <» бүтән елларга караганда матуррак та, яктырак та, хәтта аязрак та * булып тоелды... £
Нәкъ шул көннәрдә имтиханнар башланды. Ләбип Хәнипович без- S нен группаның барлык кызларына да үз фәненнән «отлично» билгесе * куеп чыкты. Шулай итеп, алты айлык курсларны тәмамлап, класслы s экскаваторчы дигән документлар алып, төрлебез төрле якка таралыша башладык.
Мин генә Бөгелмәгә, элеккеге эш урынына кайтып китәргә ашыкмадым. Ләбип белән очрашуларыбызны дәвам иттек. Бераздан дөнья мәшәкатьләре күзгә күренмәс булды, тормыш ыбыр-чыбырлары .онытылды. Нәкъ шул көннәрдә Ләбип миңа үзенең мәхәббәтен белдерде һәм бергә булыйк дип тәкъдим ясады.
Минем дә күңелемдәге тойгыларның ургып торган чагы иде. Мин дә: «Ә ник? Кемнәрнеңдер аерылып, кемнәрнеңдер кавышулары тормышта булмый торган хәл түгел ич», дигән уй белән яши башладым. Ә инде Ләбипнең кабат: «Бергә булыйк! Синнән башка яшәвем яшәү түгел», дигән сүзләреннән соң, мин дә үземнең шартларымны куеп, ризалык бирдем. Ләбип шул ук көнне хатыны белән аерылышу турында судка гариза илтте...
Мәхәббәтне, ут-ялкынны кәгазьгә төреп булмый, диләр бит. Минем Ләбип белән үзара булган мөнәсәбәтем турында сүз Лениногорск шәһәрендә горисполкомда бүлек мөдире булып эшләүче, әтием урынына калган туганнан туган абыема да барып җиткән иде. «Булдырдың, ниһаять!.. Сөендердең... Син дә үзенә пар тапкансың икән. Страм!.. Нәкъ анекдоттагыча: «Бәләкәй арбасы белән, бала-чагасы белән» булган, алайса!.. Әнә, бөтен кеше көлә үзеңнән... Бүгенге көннән мин сиңа абый түгел, син миңа туган түгел», — шул булды аның бөтен әйткәне.
Мондый сүзләрне барыбер бер ишетәчәгемне көтеп алгангамы, әллә ни исем китмәде. Без, судтан соң ук барып язылышкач та, «бәрхет» сезоны алдыннан Ләбип белән Кавказ яки Кырым якларын әйләнеп кайтырга дип планнар корып куйдык. Нәкъ шул көннәрдә искәрмәстән генә килеп чыккан бер хәл, дөресрәге, бер очрашу барлык уй-мак- сатларымны чәлпәрәмә китерде дә ташлады. Минем янга Ләбип Хәни- повичның хатыны килде. Юк. күтәрелеп бәрелмәде, гауга да чыгармалы. Алай итсә, хәтер калдырырлык сүзләр әйтсә, бәлки ул кадәр үк тәэсир дә итмәгән булыр иде. Бераз йөземә карап торды да, үзалдына сөйләнгәндәй: «Менә сез нинди икән!.. Шулай дип уйлаган идем аны. Ярар, хәерле булсын... Безнең инде барыбер гаилә булмаячак... Сезгә
үпкәләмим. Бәхетле булыгыз’..» диде дә чыгып китте. Күзләрендә яшь иде аның. Ул минутта аңардан да бәхетсезрәк кеше булдымы икән. Ир бирмәк— жан бирмәк дигән бит борынгылар. Кыйналган кеше кебек иде аның кыяфәте. Туктатмадым... сынар бер сүз дә әйтмәдем. Әмма шул ук көнне үзем өчен тиешле нәтиҗә ясадым. Ике-өч кешене бәхетсез иткәнче, ни күрсәм дә ялгыз башым, тыныч колагым дидем дә, йөрәгемне биләп алган тойгы-хисләремне төбе-тамырлары белән мәрхәмәтсез рәвештә өзгәләп, Чаллы якларына чыгып киттем. Кемнеңдер җимерелгән бәхете өстендә корылган бәхетнең кайчан тулы булганы бар соң!..
21 ноябрь. Җомга. Бүген ял итәм. График буенча шулай туры килде. Бу дәфтәрне кулыма алмаганга да биш былтыр үткән...
Әйе, ул арада минем тормышымда да җитди генә үзгәрешләр булды. Мин Яр Чаллыда хәзер.
Дус-ишләрдән, таныш-белешләрдән, туган җирдән аерылып китүләре бик җиңел булмады, әлбәттә. Гомеремдә күз күрмәгән җиргә беренче тапкыр аяк басуларны, җитмәсә тагын, җыен ир-ат арасында берүзең эшли башлауларны үзе кичергән кеше генә беләдер. Барысы да, сайлап алгандай, типсә тимер, басса бакыр изәрлек ир-егетләр. Күзләрендә ут, тел дисәң, авызларына шайтан төкергән, һәрнәрсәдән кызык табып, теш агартырга сәбәп эзләп кенә торалар. Менә шунда иң әһәмиятлесе — үз-үзеңне куя белү иде. Каушап калмадым, егетләр эшләгәндә баш күтәрми эшләдем. Алар көлгәндә көләргә тырыштым.
Билгеле, коллективның үз кешесе булып киткәләгәнче күңелсезлек- ләр дә булып алгалады. Бер вакыйга аеруча истә калган. Үзем генә экскаваторчы булып эшли башлаган көннәр иде. Төнге сменада, каткан грунтны умыртканда, тросны өздердем. Беренче смена кешеләре килде. Тиз генә яңа трос китертеп шуны алыштыру -эшенә керештек. Тирә-ягыбызда күз күреме җитмәслек гигант котлованда уннарча һәм уннарча экскаваторлар гөр килеп эшләп торалар. Авыр самосваллар тоташ ташкын булып килә. Ә без ватылып ятабыз. Иптәшләрем ал-дында уңайсызлануымнан нишләргә белгән юк. Җан әрни, йөзләренә күтәрелеп карый алмыйм. Нәкъ шул вакыт күрше бригадада эшләүче бер экскаваторчы ярдәмчесе килеп, шаярып, нелеп эшләп торган җиремнән: «һоп-ля!..» дип арттан килеп тоткан булды. Ачуымнан шартлыйм дип торам. Үз-үземне белешмичә, кинәт кенә турайдым да бар көчемә тегенең яңагына чабып җибәрдем. Кулларым яңгырап китте. Үзем дә гарьләнүемнән елый яздым Тегенең дә күзе шакай булды. Яңагын угалап: «Син нәрсә?.. Әллә синең белән шаярырга да ярамыймы?.. Вотпсих!.. Биткәсуга бит... Аны кара!..» — дип янаган булды. Мин исә кызып китеп: «Хәзер үк яхшылык белән югал күз алдымнан!» дип ыжТырып өстенә килә башлагач, кабат: «Вот псих!..» дип, чигенә-чигенә китеп үк барды.
Соңгы сүзләрем үзенекен итте: экскаватор янында мәш килеп эшләп ятучы бригада членнары шаркылдап көлешә башлады. Кайсыдыр хәтта: «Молодец, Ниса!» дип мактап та куйды. Бу хәл бераздан күрше экскаваторларда эшләүчеләргә дә барып җиткән иде... Шуннан сон, әйтмәгәнем булсын, кул сузу түгел, минем алда килде-китте сүз дә ычкындырмый башладылар.
Гомумән, уңдым мин хезмәттәш дусларымнан. Туган абыйларым кебек якын итәм үзләрен. Алар да Ниса дип, өзгәләнеп, ярдәм кулы сузарга атлыгып торалар.
Әмма берсенең, Габбас исемлесенең, башкаларга караганда күңелемә якынрак икәнлеген бик тиз тоеп алдым. Олы гәүдәле, аз сүзле бу тыйнак егетне бер мин генә түгел, бригаданың барлык членнары да ихтирам итәләр, аның сүзенә колак салалар иде. Бер яшь слесарь (егет булып күренергә теләптер инде) җае чыккан саен сүгенергә яра
та иде. Габбас тиргәмәде, җикеренмәде, тыныч кына: «Слушай, син... хатын-кызны ихтирам итмисен икән инде, һич югында, безнең колакларны кызган... Бүтән ишетмим, чтобы!..» — диде. Шул җигге. Егетебез алыштырып куйгандай булды.
Аннары Габбасның эшләү рәвеше хәйран итә мине. Экскаваторы автоматка көйләп куйган диярсең: тигез бер ритмга эшли дә тора, ♦ калтырамый-тетрәми, мөлдерәмә тулы чүмеченнән бер генә кисәк бал- * чыгы да коелмый. Аның эшләгәнен карап торуы үзе бер жан рәхәте, g
Юк, алай эшләү минем кулдан килми. Килер сыман да түгел. Ми- У нем кулга күчү белән, дилбегәдә хатын-кыз икәнлекне тойган ат кебек, экскаватор «чыгымлый» башлый. Тынлата алмыйча иза чигәм. Еш = кына тау кадәрле «БелАЗ», «КрАЗ», «МАЗ»ларның тимер кузовларын “ «кыйнаштырам». Сирәк кенә булса да кабиналарын да «чукып» алга- ♦ лыйм. Андый вакытта кабина эчендә утырган шоферның: «Син нәрсә, = үтерергә җыендыңмы әллә?», дип, яшен суккандай, мәтәлә-кадала ° тәгәрәп төшүләрен күрү үзе бер мәзәк. «Җаның ул кадәр газиз бул- а гач, бар, икенче экскаватор астына бас», дип кенә жнбәрәм. Ә үзем тегенеп түгәрәкләнгән күзләрен күреп, чыннан да шүрләп куям... х
Шул вакыт Ислам белән Петр Ильич кайтып керделәр. Җинаять н өстендә тотылган кеше сыман, дәфтәрне җәһәт кенә шапылдатып ябып £ куйганымны сизмичә дә калганмын. х
о 3
4
Мсье Шавалье белән конфликтка керү барыбызның да кәефен җи-' мерде.
Төзүчеләр бригадасы белән җитәкчелек итүче инженер Вәгыйзгә дә әллә нәрсә булды. Күренми. Спзәм, минем белән очрашудан читләшә. Хатыны Ләйлә белән араларына күләгә яттымы икән әллә? Ләкин бит минем гаебем юк...
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Николай бәхетсезлеге... һәр вакытта да җитез, ачык йөзле, гел елмаеп тора торган яшь коллегам Николайга күз төшерү белән гаҗәпкә калдым. Йөзе агарынган, үзе арыган кыяфәттә. Гомумән ул бүген башыннан коточкыч зур фаҗига кичергән кешегә охшап калган. «Әллә теге, ул машина белән бәрдергән хатын үлдеме икән?» дигән уй чагылып китте башымда. Аның көяләнеп йөрүе, инәлүле күз карашлары тәмам тынычлыгымны алды. Барлык эшне Даннал карамагына калдырдым да Николайны бер читкә алып киттем.
— Я, сөйлә, нәрсә булды? — Искәрмәстән бирелгән сораудан егет югалыбрак калды.
— Хәзергә ул-бу юк...
— Хатын исәнме?
— Исән.
— Янында булдыңмы?
— Кичә кич.
— Соң?
— Аңына килгән... Әмма сөйләшерлек хәлдә түгел
— Үзең күрдеңме?
— Әйе.
— Ниндирәк?
— Аның әле хәзергә карарлыгы юк. Башы тоташтан ап-ак бинт белән уралган. Күзләре белән авыз-борыны гына күренеп тора...
— Кем икәнен белдеңме?
— Белдем...
Николай, чыннан да, күп нәрсәне белергә өлгергән. Үлгән ирен туган җиренә, якындагы районнарның берсенә алып китеп җирләүләренә кадәр белгән. Аның шулай хәбәрдар булып торуы миңа ошады.
— Ә син аның София Лорен кебек искитмәле сылу хатын икәнлеген беләсеңме соң әле? Ә?..
Минем бу сүзләремнән соң Николай сүлпән генә елмаеп куйды.
«Менә шулай!» дип уйладым мин эчемнән генә.
Эштән чак кына бушау белән өйгә элдердем. Бүген-иртәгә кунаклар китәргә җыена. Алар белән иркенләп сөйләшеп тә утырырга туры килмәде һай-й, шушы вакыт дигән нәрсәнең җитмәве!
Алар да ашыгалар. Иң элек ике-өч көнгә генә Харьковка, Петр Ильичның әти-әниләренә сугылып чыгарга уйлыйлар. Аннары инде Мәскәүгә кайтачаклар. Ә аннан Лондонга, яшь галимнәрнең ниндидер халыкара коллоквиумына китеп барачаклар икән.
Юкка гына йөгерә-чаба кайтканмын икән, өйдә бер генә җан иясе булсынчы!
Кабинетка кердем. Тәрәзә шыр ачык булуга да карамастан, тәмәке төтене исе. Көн бик тымызык шул, җилнең әсәре генә дә юк.
Кабинет яу узганга охшап калган. Китап киштәсе буенда, идәндә кунакларның чемоданнары ята. Исламның чемоданы ачык. Иң өстә берничә төрле журнал, китап һәм калын гына күн тышлы дәфтәр. Иң элек өстә яткан журналны кулыма алам. «Бюллетень ученых-атомников». Аннары күн тышлы дәфтәрне алып урта бер җирен ачтым. Мин үзем дә катлаулы сызмалар, төрле схемалар белән эш итә торган кеше. Әмма Исламның кулдан язган дәфтәренә күз төшергәч, җентекләбрәк караштыргач, исем китте. Баш җитмәслек формулалар, мең төрле цифр һәм расчетлар, интеграллар... Әй-йе, һәркемнең үз дөньясы шул.
Шунда ук, электр бритвасы тартмасы астында бер китап та бар. «Физики шутят». Физиклар әле шулай шаяра да беләләр микәнни? Китап шактый таушалган, кулдан-кулга йөртелеп укылганы әллә каян күренеп тора. Мин дә актарыштырам. Физиклар тормышына кагылышлы кызыклы хәлләр, мавыктыргыч вакыйгалар, мәзәкләр һәм кыска, әмма үткен итеп әйтелгән диалоглар тупланган икән. Кайбер язмалар янына, китап бите читенә, билгеләр куеп кителгән.
Мин дә, билгеләнгән урыннарның берсенә туктап, игътибар белән укый башладым. Альберт Эйнштейн Чарли Чаплинның фильмнарын ярата һәм аларны тудыручыны бик ихтирам итә торган булган. Көннәрнең берендә ул бөек комикка хат яза. «Сезнең «Золотая лихорадка» дигән фильмыгызны карадым. Сокландым. Аны һәркем аңлаячак һәм сез тиздән ул фильмыгыз белән дөньякүләм дан казаначаксыз», ди. Шунда ук Чаплинның җавабы. «Минем дә сезгә карап торган саен соклануым арта. Сезнең «Теория относительности» дигән нәмәстәгез- не дөньяда беркем дә аңламый, шулай булуга да карамастан, сез иң данлыклы, иң атаклы кеше булып саналасыз».
Шуңар охшашлы тагын берничә «мәзәк» укыдым. Шактый гыйбрәтле һәм кызыклы икән бу китап. Вакыт табып бөтенләй укып чыкканда әйбәт булыр иде.
Китапны урынына куйдым да диваныма барып сузылып яттым. Уемда һаман бер нәрсә: улым Ислам. Күр син аны, Себер Академиясенең абруйлы бер галиме булып ките бит. Яшьли үк шулай канатланып, шулай югары күтәрелә алыр дип кем уйлаган!
Әнисе, мәрхүмә, улының инженер булуы турында хыяллана иде. Аның өчен инженердан да зур, инженердан да дәрәҗәле, абруйлы кеше булмагандыр шул, күрәмсең. Хәер, гажәп тә түгел. Ул чорда безнең бар күргәнебез, бар ишеткәнебез «инженер» иде. «Менә монысы Америкадан килгән инженер, диләр. Ә монысы — немец икән... Бусы бельгияле, ди...» Нижегородск автомобиль заводының бөтен Россия- * дән җыелган төп төзүчеләре — чабаталы крестьяннардан бик нык ае- а рылып торалар иде шул. Чит ил инженерлары үзләре дә моны бик $ яхшы сизәләр иде булса кирәк, үзләрен бик эре, бик һавалы тоталар £ иде. 5
— Эх-х, әгәр дә Наҗия исән булып, бүгенге улын күрә алса, ниш- *
ләр иде икән? Ислам бит, әнә, инженер булып кына да калмады, тагын х да югарырак күтәрелде. >
Мәктәптә укыганда ук Горький шәһәренең безнең завод шефлык ш итә торган пионерлар сараена йөрде ул. Анда мең төрле радиоалгыч- о лар җыйды, папирос тартмасы кадәрле генә транзисторлар ясады. ® Соңрак аларның радио белән читтән торып идарә итә торган төрле _■ модельләре, күп кенә эшләр башкара ала торган роботлары Халык £ хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде. Пионерлар тарафыннан эшләнгән бер роботны > заводта «эш.кә җиктек». Автомобиль өчен деталь хәзерләүче пресс * астына заготовкалар биреп торды. Хәрәкәтләре шул пресста эшләгән £ эшченекенә караганда төгәлрәк тә, җитезрәк тә иде. Соңыннан экспе- £ римент ясап карау максаты белән прессның эшләү тизлеген биш тапкырга арттырып көйләдек. Бер үк вакытта роботның да «программасын» үзгәрттек. Нәтиҗәдә робот берүзе биш кеше эшен үти башлады. Хәрәкәтләренә күз иярми иде аның Бу хәйран тамашаны күрер өчен башка цехлардан да киләләр иде. Бу эшләре өчен без пионерлар сараеның автоклубына менә дигән яңа автомобиль җыеп бирдек.
Горький пионерлары үзләренең бер роботларын шәһәр транспортында кондуктор урынына да файдаландылар. Бу турыда хәтта үзәк матбугатта да язып чыкканнар иде. Тимер «кеше» пассажирларны каршы ала: «Иптәшләр, билет алырга онытмагыз!» дип кисәтә, янына күбрәк җыела башласалар: «Иптәшләр, алгарак үтегез, чыгучыларга комачауламагыз», ди. Шуның өстен ә әле һәрбер трамвай тукталышын бернинди ялгышусыз әйтеп бара. Шундый хикмәтләрне күргәч: менә безгә алмашка нинди алтын куллы, могҗизалар тудырырга сәләтле буын килә дип, сөенеп бетә алмыйсың...
Шундый уйларга бирелеп ятканда ишекнең звоногы шалтырады.
Аһ-ваһ килеп, тирләп-пешеп Петр Ильич кайтып керде. Шунда ук: уф-ф, бөркү! дип зарланырга да тотынды.
— Ислам кайда калды, Петр Ильич?
— Кайтмадымыни әле?..—диде кунак, сорауга сорау белән җавап биреп. — Без аймылыш булдык... автобуска утырганда. Ул сикереп менеп китеп барды, ә мин
Күңелемдә шикле уй туды. Әйе, бу Санчо Панса нәрсәдер яшерә, әйтеп бетерми. Әйдә, хәерле булсын
Читләтеп кенә Петр Ильичның әти-әниләре, туган тумачалары, соңгы хезмәтләре белән кызыксынам. Ишетергә теләгәнем Исламның эше, шәхси тромышы иде, әлбәттә.
Әмма сүз һаман да Исламны читләтеп уза торды. Әңгәмәне уку- укыту мәсьәләләренә борып карамакчы булам Педагогның эше җиңеләйгәндер, чөнки бит хәзер аларга ярдәмгә кибернетика, «укыта» торган машиналар килүе турында бер-ике сүз кыстырып куйдым. Сизеп торам, кунак өчен кызыклы тема түгел бу Шулай да, әдәп йөзеннән генә, бары тик минем сорауга җавап бирергә кирәк булганга гына сүз башлады.
— Әйе, файдаланылалар,—диде ул, сигаретын көл савытына кагып.— Ләкин бит шул кадәресе дә бар: безнең академия уку йорты түгел. Анда бары тик физика, математика кебек фәннәрдән Бөтенсоюз олимпиадаларында жиңеп чыккан сигезенче, тугызынчы, унынчы класс укучылары өчен махсус программа белән укулар гына алып барыла. Анда, минем уемча, киләчәктә безнең фәнебезнең данын тагын да югарырак күтәрәчәк вундеркиндлар, булачак Эйнштейннар, Жолио-Кюри- лар, Ландаулар укыйлар...
Шул чак Басов үзенең дә, нәкъ Ислам кебек, шул махсус программа белән белем алучылар арасында педагог булып эшләп караганлыгы турында сөйләп китте. Озак түгел, нибары ике ел чамасы гына укыткан. Бөтен йөзе белән елмаеп, урынсыз сүз әйтергә җыенган кеше кебек күз карашын читкә алып, өстәп куйды.
— Аннары китәргә мәҗбүр булдым . Фауст: «Я выдохся как педагог и превращаюсь в чорта снова...» дигән кебек, яңадан фәнни эшкә күчтем. Яхшы укытучы булып туарга кирәклекне бары тик шунда гына төшендем. Грекларда: белем бирү укучылардан түгел, ә укытучылардан башлана, дигән мәкаль бар бит.
Ниһаять, үзем теләгән сүзләрне дә ишеттем, Исламны профессиональ лектор дип атады, табигый талант, диде. Аның лекцияләрен бик яратулары, аның дәресләренә яшьләрнең бик теләп йөрүләре турында сөйли башлады. Аны нечкә психолог, эрудит, бүгенге яшьләрнең характерлы, үзенчәлекле сыйфатларын гына түгел, аларнын хыял-омтылыш- ларын да тоя белүе, аларның уй-фикерләрен, акыл-зиһеннәрен генә түгел, йөрәкләрен дә кузгата белүе турында рухланып сөйләде. Аның лекцияләрен хәтта еш кына телевидение аша да тапшыралар диде.— Бүгенге аудиторияне алдалап булмый, — дип дәвам итте Басов.— Чын педагогка фундаменталь белем генә дә җитми хәзер. Моның өчен уникум булырга, тагын тел белән аңлатып булмый торган бик күп башка төрле сыйфатларга ия булырга кирәк...
Ул арада, кулларына сумкалар, яшел суган бәйләмнәре, укроп, петрушка кебек тәмләткечләр тутырылган сеткалар асып, Һәдия белән Гөлҗиһан апа кайтып керделәр.
Мин, җәһәт кенә торып, аларны каршы алдым. Әйберләрен алып куештым.
— һәй-й, сезне!..— дип шелтәләгәндәй иттем.— Нигә базарга керә- сегезне әйтмәдегез? Каршы барган була идем...
— Юк белән борчылма, — диде Һәдия. — Менә, кабат чыгып йөрмәс өчен берьюлы мулдан куптык...
Кухняга үттек.
Һәдиянең нәрсәдер әйтергә, ниндидер хәбәр белдерергә теләгәне йөзенә чыккан иде.
— Нәрсә?.. — дидем мин, аның күзләренә карап.
— Хәзер... кайтышлый, беләсеңме, кемнәрне күрдем?..
— Я? Соң, әйт инде.
— Ислам белән... Ләйләне.
Күңелем бу юлы да ялгышмаган икән.
5
Беренче күкрәү бөтенләй көтмәгән яктан килеп гөрселдәде. Башта электриклар бригадиры чегән Алик керде. Кулында кәгазь. Әле яңарак кына генеральный директорның төзү эшләре буенча беренче урынбасары Иван Данилович Голиков янында булган. Тегесе эшне дәвам итү өчен кирәк булган материаллар бирмичә чыгарган. Алай гына да тү- 38
гел, заявканың почмагында: катгый рәвештә тыям, дигән резолюция дә бар.
Заявканы караштырам. Бер дә алай искитәрлек нәрсәләр күрмим: берничә төрле тимер чыбык, кече диаметрлы кабель, контакттыр, изолятордыр. Җыен шурум-бурум.
Минем кирәгеннән артык җентекләп каравымны күрептер инде, ф Алик телгә килде.
— Без инде әле дә кирәк материалның яртысын гына сорыйбыз...
— Ә ни өчен яртысын гына? — дидем мин. — Кабат сорарга туры килмәсме соң?
— Килмәс. Чөнки без материалларны бермә-бер кимрәк тоту ысулын кулланабыз.
— Нинди ысул ул? Асылы нидән гыйбарәт ул алымның?
— Объектны секцияләргә бүлү һәм схеманы камилләштерү юлы белән.
— Авторы кем?
— Нәрсәнең?
— Шул ысулның дип соравым?
Чегәннең тавышы көр.
— Кем булсын, үзебез.
Эчемдә өермә. Голиков янына барып якаламыйча булмас. Үз-үзем- не көч-хәл белән тыеп утырам. Ә Алик эре ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюын белә. Бу минутта ул миңа бераз гамьсез, үз эше өчен борчылмый, җанмый-көймидер сыман булып күренде. Гүя ул директор янына коры барып, буш кул белән кайтмаган Башка берәү булса, күптән инде чыгырыннан чыгып, шартлау дәрәҗәсенә җитәр иде.
— Заявкагызны мина калдырыгыз, — дидем мин.
Алик артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, кабинетка Даниал керде. Ул гадәттәгечә тыныч, сабыр. Үзенең өстәле янына килде. Ниндидер кәгазьләр караштыра башлады һәм һәр вакыттагыча тыныч кына, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, минем чәчләремне үрә торгызырлык яңалык тапшырды.
— Имам Хисамоаич, Вәгыйзнең бездән китүе турында ишеттегезме әле? — диде ул.
— Юк... Ничек китте?
— Бөтенләйгә китте.
— Кая китте?
— Ул кадәресен белмәдем.
Бу хәбәр ә-тлә нишләтеп җибәрде мине.
— Сәбәбе?
— һаман да шул Иван Данилович инде... Телгә килешкәннәр булса кирәк.
— Ә ни өчен мина бер сүз дә әйтмәде икән? һич югында, миле күрергә тиеш иде ул...
— Белә алмадым. Миңа да бер-ике авыз сүз генә әйтте: мине авырлыклар куркытмый, тик әледән-әле үткәнемә төртеп күрсәтмәсеннәр, атлаган саен исемә төшереп тормасыннар, диде
Бүтән түзәр чамам калмады. Җәһәт кенә тордым да директор урынбасары Голиков янына киттем
Юлда да Голиков белән эчтән генә әрепләшеп бардым. Әйе, соңгы вакытларда ул чыннан да алып узынды, һәйбәтләп сорыйсы, таләп нтдсе урында приказ бнрергә, дипломатик сөйләшүләр алып барасы урында өстәл сугып җикеренергә яратуын мин инде беләм. Әмма бу кадәресен көтмәгән идем Шуңа аның кабинетына кергәч яман гауга куптардым. Соңгы вакытларда андый ызгыш-талашкз тарыкканымны хәтерләмим, һәм гомумән шул кадәр үк ярсыганым юк иде бугай әле.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
Хәер, Голиков та кимен куймады: үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җитеп тузынды ул. Йөзе китте, күзләре акаеп чыкты, бума хастасы тотамы икән дип торам.
Соңыннан, аның кабинетыннан чыккач, күңелдә чак кына үкенү хисе дә туды сыман. Чыннан да, бәлки ул кадәр үк кызарга кирәк тә булмагандыр... Бәлки Вәгыйзнең китүе бөтенләй башка нәрсәгә бәйледер?..
Тик нишләмәк кирәк, бу юлы да кызу канлылыгым үз-үземә аяк чалды. Артык дәрәҗәдә үртәлгән идем шул.
Барысына да түзгән булыр идем, әмма ул үткәннәрне, кайчандыр Георг Абрамович Колун белән безнең үзара булган конфликтларны искә төшерде. Шуларга нигезләнеп мине җәнҗалчы, бәлачел кеше дип атады.
Миңа шул бик җитте. Аның үзен үк Колун сыңары дип атадым, аларның икенчесен дә мин җитәкче була алмауда, кешеләр белән эшли белмәүдә гаепләдем. Кешеләр өчен борчылмаган кеше, кешене иң борчыган кеше, дидем.
Яшерен-батырын түгел, Колунны да, Голиковны да мин беренче тапкыр күрүемдә үк күңелем белән кабул итә алмаган идем. Илкүләм эшләр башкарылганда андый антипатия кебек нәрсәләргә урын булмаска тиешлеген дә яхшы беләм. Тик нишләмәк кирәк, кинәт кенә башка кешегә әверелеп китеп булмый бит. Мин Голиковка, сез бүгенге көн җитәкчесе түгел, дип соңгы сүземне әйттем дә чыгып киттем.
Җитәкче. Бик еш кулланыла хәзер бу сүз. Чыннан да, кем соң җитәкче? Социологлар: үзенә буйсынган кешеләрне, коллективны нинди дә булса конкрет эшкә юнәлдерә белүче, диләр. Ләкин бит юнәлдерү үзе берничә төрле процесстан тора: сүз белән тәэсир итә белүче җитәкче бар. Аның бит әле нәкъ менә Голиков кебек көч белән, янау юлы белән үз теләкләренә ирешүчеләре, русча әйткәндә, принуждение ысулын кулланучылар да очраштыргалый. Бу юлга, гадәттә, авторитеты булмаган җитәкчеләр басалар. Хәзер инде андыйлар торган саен кими. Чөнки бүгенге көн эшчесе кешенең тоткан урыны, креслосы алдында баш ими. Хәзерге эшченең теге яки бу урында торган шәхесне ихтирам итүе-итмәве ул кешенең үз характерына, белеменә һәм кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булуына кайтып кала.
Бүгенге эшче үз дәрәҗәсен, нәрсәгә сәләтле икәнлеген бик яхшы белә. Ә үз мөмкинлекләрен белгән кеше һичкайчан үзен урынсыз кимсетүгә юл куймый.
Кешедә җитәкчелек итү сәләте юк икән, аңа ачулану, төрле кисәтүләр генә ярдәм итмәячәк. Андый җитәкчене үз вакытында алыштыру хәерле. Әнә, Колун алыштырганны да көтеп тормады, юк булды, бөтенләй КамАЗдан ук китеп барды. Ләкин убыры китсә дә урыны калды дигәндәй, бик күпләрнең нервыларын тәмам эштән чыгарып, йөрәкләренә мәңге төзәлмәслек яра ясап китте.
Бүгенге бәрелешне генә күр инде! йөр хәзер ут йотып, күңеленә моң-зар, үкенү-әрнү төяп. Менә шундый вакытларда туа да инде кеше башында җыен тузга язмаган иләс-миләс уйлар...
Җәяүләп кенә өйгә таба атлыйм. Җил. Салкын вак яңгыр сибәли. Эңгер-меңгер чак. Ә күңелдә уйлар... Берсе икенчесен алыштырып кы* на торалар.
Кабинетта телефон шалтырады.
— Тыңлыйм!..
Генеральный директор секретаре Ксения Семеновна икән.
Секретарьның сүзе кыска булды: ун сәгать егерме минутта гене* ральный директорда булырга.
' Copay бирүемне сизмичә дә калдым:
— Әллә ул-бу бармы?
— Ул кадәресен белә алмадым.
Ксения Семеновнаның тавышы шактый эшлекле һәм ярыйсы ук коры иде. Мондый официаль тонда чакырылдыңмы, көт тә тор, нәрсәдер бар. Кемгә-кемгә, ә миңа Леонид Борисовичның холык-фигылен ф дә, сәләтен-гадәтен дә өйрәнерлек булды инде. Гаҗәп акыллы, зирәк кеше. Ялгышкан, хата ясаган кешеләр белән ул мәрхәмәтсез. Андый < вакытта аклану турында уйлама, кичекмәстән хатаңны төзәтү чарасын «ҮР-
...Әле дә булса хәтеремдә, безнең бүлек тарафыннан тәкъдим ител- * гәи сәгатьлек графикны иң элек «12-А» объектында сынап карарга = дигәч, әлеге дә баягы Колун: «Ә ни өчен минем заводта сынарга? Төр- ф ле экспериментлар ясау, тәҗрибәләр үткәрү өчен бу бит лаборатория яки анда эксперименталь цех түгел!» — дип каршы чыгып маташкан иде. Ул хәтта тыелган алымнар куллана башлады: безнең бүлек инженер-техник работникларның соңгы айларда <бер дә юкка» күпме хезмәт хакы алуларын, бөтенләй «кирәкмәгән» җиһазларга, приборларга дәүләтнең күпме акчасын тотуларын күрсәтеп, югарыга жалобалар язды. Билгеле инде, шуннан соң Мәскәүдән комиссия килеп төште. Әмма комиссия килгәндә без графикның иң оптималь вариантын инде производствога кертеп өлгергән идек һәм комиссия безнең бу эшне хуплады гына.
Бер генә эш тә, бер генә җиңү дә көрәшсез бирелми шул...
Сүз дә юк, көрәш авыр нәрсә.
Иң куркынычы көрәш түгел, ә көрәштән ару, хәлдән таю. Булмый, ахрысы, дип төшенкелеккә бирелү. Андый чакта кешедә битарафлык туа. Бу инде яман нәрсә.
Мин үзем теге яки бу эштә уңышсызлыкка очрасам, каушап калмаска тырышам, тешемне кысып булса да түзәм. Барыбер үземнекен итәм дип, җан-фәрманга эшемә ябышам...
Башымда бары тик бер уй: генеральный директор нәрсәгә дип чакыртты икән? Бәлки Шавалье мәсьәләсе беләндер? Алай булуы да бик ихтимал. Төзелеш буенча урынбасары Голиков, җыен тузга язмаганны өстәп, әләкләгәндер яки, мин аның белән эшли алмыйм, дип доклад- ной-фәлән язгандыр. Астыртын, хөсетле кешеләрдән теләсә нинди этлекне көтеп була. Гомумән, аның кебек очраклы рәвештә җитәкче булып алган кешеләрдән дә яманы юк: алдыйлар үзләре дә яшәми, башкаларга да көн күрсәтмиләр. Эшләре җайлы барганда бер хәл, алар юмарт та, кешелекле дә була беләләр. Әмма юлларында үзләреннән өстенрәк, көчлерәк кеше очраттылармы, рәхим-шәфкать көтмә, ул чакта инде бетте — алар мәрхәмәтсез.
Андый кешеләрне мин үзем бер якка таба гына хәрәкәт ителә торган юлны иңләп-томалап баручы бик иске, бик борынгы авыр йөк машинасы белән чагыштырыр идем. Артта исә соңгы модель белән эшләнгән җиңел автомобильләр килеп тыгылганнар... ә теге, ташбака кебек, бөтен юлны иңләп үрмәләпме-үрмәли. Бар, гаепләп кара син аны! Ул да бит тик тормый, кыймылдый..
Шундый уйларга бирелеп, автозавод идарәсенә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Ике атлап, бер сикереп икенче катка күтәрелдем.
Мине Ксения Семеновна каршылады. Ни өчендер, сәгатенә к^ з төшереп алды. Бары тик шуннан соң гына, елмайгандай итеп, стена буендагы креслоларга күрсәтте. Утырып торыгыз, янәсе
Шул чак генеральный директор кабинетының ишеге ачылып китте. Аннан бер төркем хатын-кыз чыкты. Бака туе ясау юк, кемнедер йокысыннан уятудан курыккан сыман, пышылдашып кына сөйләшәләр.
Ксения Семеновна мина ым кагып, кабинетка үтәргә кушты.
МӘХМҮТ хәсәнов
Леонид Борисович ялгыз иде. Ин түрдә — аркылыга куелган өстәл артында утыра. Мине күрү белән урыныннан күтәрелде, йөзе җитди аның. Керпе чәнечкеләре кебек тырпаеп торган чал чәчләре тагын да агара төшкән сыман булып күренде. Калын, йонлач кашлары астында җемелдәгән үткен күзләр үтәли тишәр төсле карын. Бу хәл сагайтты мине. Димәк, сөйләшү җитди һәм кискен булачак.
Мине үз каршысына ук утыртты. Тынлык урнашты. Үзе дә креслосына күчеп утырды, һәм, кереш-фәлән ясап тормастан, турыдан-туры сүзгә кереште.
— Бу ни бу, хөрмәтле Имам Хисамович? Тагын нинди мөгез чыгарырга җыенасыз инде?!. Янадан җәнҗал, яңадан скандал. Җиткәндер бит инде, ниһаять...
Аның болан кинәт ябырылуы әллә ни хәтәр түгел, үзенә күрә бер тактика гына. Бу тактиканы бичарадан-иичара дип кенә куллануы да минем өчен сер түгел.
— Чак кына сабыр итә алсагыз, барысын да төшендерәчәкмен, Леонид Борисович.
— Миңа төшендерделәр инде. Шундый итеп төшендерәләр, әле дә булса аңыма килә алмыйча утырам!
— Конкретрак мөмкин булмасмы?
— Конкретрак та мөмкин. Менә, «Франц-Пуатвен» корпорациясеннән жалоба бар. Халыкара контрактлар һәм патентлар ассоциациясенә мөрәҗәгать итү белән яныйлар. Әле яңарак кына Тышкы сәүдә мини-стрлыгыннан шалтыраттылар. Анда да корпорация исеменнән катгый ультиматум алынган. — Леонид Борисович, үзен якларлык яки ярдәмгә чакырырлык кеше эзләгәндәй, як-ягына карангалап алды. Аннары тавышын чак кына киметә төшеп кабат башлады. — Гомумән, сезнең бүлек кебек мәшәкатьле бүлекне моңарчы күргәнем юк иде әле.
— Бүлек димәгез, Леонид Борисович... Сез бит туры кеше. Ярып әйтегез... Бөтен ризасызлыкны мин тудырам. Шулаймы?
— Кул астыгызда эшләүчеләр дә кимен куймыйлар.
— Мәсәлән?
— Алар тирәсендә дә имеш-мимеш кебек сүзләр күп йөри...
— Гайбәт ул, Леонид Борисович, дан-шөһрәтнен турылыклы юлдашы.
Генеральный директор минем белән килешкән сыман дәвам итте.
— Шулай була күрсен аде, берүк. Югыйсә, әнә, сезне хәзер «бүлек» дип түгел, ә «кают-компание» дип атыйлар.
— Банда дисәләр дә сүзем юк, тик эшкә генә аяк чалмасыннар.
Директор мине ишетмәгәндәй дәвам итте.
— Әгәр дә хак булса, инженер Соснов кеше таптаткан. Прокуратура юлын таптый ди хәзер. Шуның өстенә әле тагын ниндидер уголовник... һәркайсыбыз тарафыннан хөрмәт ителә торган Ризвановнын да, әнә, семья мәсьәләсе бик четерекле ди... — Минем дәшмәвемне күргәч, директор, җайлабрак утырырга теләгәндәй, креслосында селкенгәләп алды.— Менә шул, хөрмәтле Имам Хисамович!. «Франц-Пуатвен» фирмасыннан алынган сызма-схемаларга корректуралар, төрле үзгәрешләр кертү белән хәзергә сабыр итеп торырга туры килер...
Минем өчен җан өшеткеч сүзләр иде бу.
— Бу ни бу?.. Боерыкмы, әллә үтенечме?
— Монда формулировка нечкәлекләренең әллә ни әһәмияте юктыр, минемчә. — Директор чак кына пауза ясады да, бу темага бүтән әйләнеп кайтмаслык итеп ныгытып куярга теләгәндәй, өстәде.— Билгеле, мин фәлән-фәлән итәсез, и все! дип таләп тә итә алган булыр идем. Әмма сезгә карата андый кискенлек кулланасым килми. Чөнки сез сүз бирмәс, тугры-каты кеше булсагыз да, күп очракта хаклы буласыз. Тик, зинһар, сез мине дөрес аңлагыз. Мин сезне өйрәтергә җыенмыйм. Әм
ма нишләмәк кирәк, тоткан урыным мине рәсми булырга мәҗбүр итә. Юридик яктан алар хаклы...
— Ә технологик камиллек ягыннан?
— Ул кадәресе хәзергә бәхәсле... — Директор урыныннан күтәрелде дә, озын өстәл буена тезеп куелган урындыкларны санап чыгарга теләгәндәй,
һәркайсының артларына таяна-таяна йөренә башлады.— Аңламыйм мин сезне, Имам Хисамович...
— Нәрсәне аңламыйсыз?
— Кирәксә-кирәкмәсә дә гауга чыгаруыгызны, күрәләтә торып конфликтларга керүгезне аңламыйм.
Ул тынып калды. Аның дәшмәвеннән файдаланып, үзем алып киттем:
— Мин дә, Леонид Борисович, монда шелтә ишетергә дип килмәгән идем. Безнең бу инициативаны якларсыз, һич югында, аның асылына төшенергә тырышып карарсыз, дип уйлаган идем Белгәнебезчә, һәрбер җитди эшнең, һәрбер яңалыкның яклаучысы булырга тиеш. Югыйсә ул, нәкъ майланмаган арба кебек, шыгырдый башлый яки бөтенләй туктый. Үземә калганда, Леонид Борисович, мин монда бер дә әллә ни искитәрлек нәрсә күрмим. Әгәр дә инде без теге яки бу схемага, конструкциягә чак кына үзгәрешләр кертергә, технологияне камилләштерергә телибез икән, бу бит әле, сез әйткәнчә үк, мировой скандал чыгуга сәбәп була алмый. Элек-электән шулай килде: теге яки бу техниканы чит илдән ала идек тә үзебезнең энтузиазмны куша идек...
— Үткәндәге тәҗрибә хәзер безнең өчен начар киңәшче.
— Сез хаклы. Алар инде үтелгән этап. Хәзер бөтенләй башка. Заманалар бик нык үзгәрде. Идеяләр, информацияләр дәүләт чикләре белән санашып
тормый хәзер. Шулай ук, хөрмәтле Леонид Борисович, чит ил җиһазларын, чит ил казанышларын эталон итеп яши торган вакытлар да үтте. Хәзер безнең корректуралар кертеп кенә түгел, теләсә нәрсәне нигездән үзгәртеп корырлыгыбыз да бар
— Резонно! Ләкин ул төзәтмәләр, сез әйткән ул үзгәртеп корулар безнең башка тимер таяк булып төшмәсен иде.
Сизеп торам, генеральный директор тәмам суынды, йөзе яктырды. Менә ул, йөрүеннән туктап, миңа текәлде.
— Имам Хисамович, сез миңа бик конкрет һәм кыска гына итеп әйтеп бирегез әле: сез керткән ул корректураларның, сезнеңчә әйтсәк, технологик камилләштерүләрнең асылы нидән гыйбарәт? Монысы—бер. Килеп туган бу күңелсезлекләрдән котылу юлы бармы? Монысы —ике.
Леонид Борисович, хәзер сүз сезгә бирелә дигән сыман итеп, яңадан креслосына барып утырды.
Әйе, кабыргасы белән куелган бу сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Мин шунда ук сүзгә керештем. Әйтеп-аңлатырга теләгән фикерем түбәндәгедән гыйбарәт лде. Билгеле булганча, конвейердан төшкән һәрбер машина махсус трасса — полигон буйлап сынау йөрүе уза Бары тик шуннан соң гына әлеге техник-контроль стендына керә. Анда ул, нәкъ рентген аша үткән сыман, бик җентекләп тикшерелә Берәр лампочкасы янмаса да шунда ук алыштырылырга тиеш. Моның өчен стенд янында меңләгән киштәле склад бар. Машинага кирәк булган деталь, запчастьне эзләп табу тулысынча автоматлаштырылган: монорельслар буенча йөри торган лифт-кабинага керәсең дә үзеңә кирәк булган кнопкага басасың. Күз ачып йомганчы син инде кирәкле запчастьләр саклана торган киштә янында... Ә безнең тарафтан кертелгән үзгәреш түбәндәгедән гыйбарәт. Әгәр дә киштәдә кирәкле деталь яки запчасть беткән булса, кнопкага бассаң да лифт урыныннан кузгалмый: вакытыгызны әрәм итмәгез, дигән кебек таблода ялт итеп кызыл ут кабына.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР ф
Минем яшь коллегаларым моның белән генә чикләнмәделәр: әле ки- чә генә Николай тагын да кызыграк тәкъдим кертте. Аны куллана калсак, бер кнопкага басу белән кайсы киштәдәге запчастьләрнең бетмен генә түгел, хәтта кимүен дә күрә алачакбыз. Бу хәл запчастьләрне алдан ук әзерләү хәстәрен күрү мөмкинлеген бирәчәк.
Шул урында Леонид Борисович түзмәде, мине бүлде.
— Бу эшләр, әлбәттә, өстәмә чыганаклар да сораячак. Шулаймы?
— Чыгымнар әллә ни зур булмас. Бары тик бер компьютер гына өстәләчәк... Анысы үзебездә дә бар, — дидем мин һәм электриклар бри-гадиры калдырган заявканы чыгарып директор алдына салдым. Леонид Борисовичның җайга-көйгә килә башлавын күреп, чак кына шаярып: — Сыерын сатып алып биргәч, мөгезенә бәйләгән киндерәсен генә кызганмассыз инде... — дип өстәп тә куйдым.
Директорның кысынкы иреннәрендә, мин кергәннән бирле беренче тапкыр буларак, дустанә бер елмаю балкып куйды.
— Сезнең юк нәрсә белән шөгыльләнмәвегезне яхшы белә идем мин. Чак кына сабыр итәргә мөмкин түгел идеме соң? Француз мәнге- гә дип килмәгән ләбаса...
— Аннары соң була. Меңләгән стеллаж-киштәгә демонтаж үткәрергә туры киләчәк. Сез әйткән чыгымнарның да бермә-бер артуы мөмкин,
Бер мизгелгә тынлык булып алды.
— Ә икенче сорауга нәрсә диярсез? Француз әфәнде белән «дипло-матик» мөнәсәбәтләрне җайга сала алырсызмы?
— Хәзергә берни дә әйтә алмыйм.
— Алайса, мине тыңлагыз. Күрүемчә, сезнең өчен хәзер ике юл калган: берсе — төрле экспериментларны кичекмәстән туктату, икенчесе— француз белән, фирма вәкиле белән уртак тел табу...
— Безнең өчен икенчесе кулайрак.
— Мин дә шулайдыр дип уйлыйм.
Мин аның кабат ялтырап-балкып елмаюын көткән идем. Әмма директор бары тик җитдиләнде һәм, әңгәмәнең төгәлләнүен сиздерергә теләгәндәй, кызу-кызу тезә башлады.
— Менә шул, Имам Хисамович. Бурычларыгыз билгеле, максатла-рыгыз зур, дәвам итегез. Әмма эшне озакка сузмаска. Минем Мәскәүгә җавап бирергә тиеш икәнлегемне дә онытмагыз. Өч көн срок сезгә. Җавап китергәндә рөхсәт-фәлән сорап тормагыз, бәрегез дә керегез, Аңлашыламы? Алайса, бик һәйбәт. Уңышлар телим!
6
Мине Мәскәүгә чакырып телеграмма килгән. Соңга калмас өчен, иртәгә иртүк сәфәр чыгарга кирәк. Анда КамАЗ чыгарачак автомашиналарның иң соңгы вариантын кабул итәчәк комиссия эшендә катнашырга тиешмен.
Хәлемне аңлатып, Леонид Борисовичка шалтыраттым. Ул бу хәбәрне бик тыныч кабул итте. Башта хәерле юл теләде, аннары командировкада булу гына мине «Франц-Пуатвен» корпорациясенә җавап бирүдән азат итмәячәге турында кабат кисәтеп куйды.
Бөтен өметем — яшь коллегаларымда. Экстренный киңәшмәгә җыелдык. Көйгә килмәс француз китереп чыгарган четерекле эшне ничек кенә булса да кичекмәстән җайга салырга кирәк иде.
Генеральный директор бер түгел, мең хаклы — көтмәгәндә килеп туган бу аңлашылмаучылыкның, чыннан да, бик яман, бик хәтәр яклары да бар. Шушы көннәрдә генә «Экономические проблемы и международные отношения» дигән журналда нәкъ безнекенә охшашлы ситуация
турында язылган бер мәкалә басылган иде. Анда АКШның «Дженерал мотрос» фирмасы Көнбатыш илләрнең берсе белән, килешү кагыйдәләрен бозды, дип конфликтка керә һәм Бөтендөнья патент-лицензия ассоциациясе аша теге илдән миллионнарча доллар штраф түләтә. Комсызлануда, бер-берсен талауда аларны өйрәтеп торасы юк, ул яктан алар- нын азау тешләре күптән шомарган. ф
Иң элек Даииал белән Николайны генеральный директор тарафыннан тәкъдим ителгән ике юл белән таныштырдым. Шунда ук вакытның * гаять кыска булуын, җитмәсә тагын, үч иткән кебек, үземнең иртәгә таң £ белән командировкага китеп барачагымны әйттем.
— Нишлибез? Кайсы юлны сайлыйбыз? — дидем мин.
Яшь коллегаларым уйга калып каш җимереп торган арада: «Төп максатыбыз — мсье Шавальены цейтнот хәленнән чыгару булыр», дип үз фикеремне алдан ук әйтеп, кабат кисәтеп куйдым.
— Шулай итү мәслмхәтрәк булыр. Без моның белән бары тик отачакбыз гына... ■
Соңгы көннәрдә күзенә ак-кара күренмәгән Николай; «Өченче юлы да бар... Нокаут ясау. » — диде.
Бу фикер Даниалга ошады, ахрысы: Николай хаклы дигәндәй, авызын ерды.
— Тыелган адым. Ярамый... Бигрәк тә дипломатиядә, — дидем мин Шунда ук көйгә килмәс французны үз ягыбызга аудару юллары турында баш вата башладык.
— Әгәр дә кирәк икән, безнең идеяләребезнен соавторы булсын. Тик без башлаган эш белән, безнең тәкъдимнәр белән мавыксын, безнең белән бергә янсын-көйсен...
Даниал мине бүлеп:
— Япсын өчен кабызырга кирәк, —дип кыстырып куйды.
— Менә шул «кабызу» бурычы сиңа йөкләтелә дә инде,— дидем мин, аның фикерен куәтләп. — Инде ул да ярдәм итми икән, мин кайткач уйлашырбыз, үзебезнең хаклыкны башка юл белән исбат итеп карарбыз...
Беренче очраган трамвайга утырдым да автозавод янына китеп бардым. Һәдияне каршы алырга иде уем.
Сәгатемә күз салам. Берничә минуттан аның да эш сәгате чыгачак. Өлгерерменме икән?
Учкомбинат тукталышында төшеп калдым Трамвай китеп барды. Нәкъ шул вакытта учкомбинатның ачык ишегеннән Һәдия килеп чыкты. Баскычтан да яшьләр кебек йөгереп кенә төште. Шул кызулык белән җил-җил атлап минем якка таба килә башлады. Аның күңеле шат, хыяллары якты иде булса кирәк.
Әмма мине күрү белән ул шып туктады. Йөзендәге мөлаемлык та юып алгандай булды. Хәтта чак кына агарынып та китте сыман.
— Нәрсә булды?.. — диде ул, тәмам каушап-югалып.
— Берни дә юк. Һәдия...
— Чынын әйт... Ул-бу бармы әллә?
— Чын, Һәдия, берни дә юк.
Чак кына тынычланды кебек.
— Ә ничек килеп чыгасы иттең?
Мин көлмичә булдыра алмадым.
— Сагындым да килеп чыктым менә.
Һәдия млне култыклап алды.
— Мәшәкатьләнеп йөрисең калмаган...
Урам буйлап барабыз Тирә-якта ыгы-зыгы. Трамвайлар. Олы киң урамнан тоташ агым булып машиналар агыла...
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕН1
Сүз куешкан сыман, тыныч тыкрыкларның берсенә борылдык һәм ашыкмыйча гына юлыбызны дәвам иттек.
Һәдия үзенең эше, үз группасындагы кызлар турында сөйли. Тиздән саубуллашу кичәсе булачак икән. Аның өйрәнчекләре, төзүче һөнәрләре алып, төрлесе төрле якка таралачаклар.
— Хәзер инде балалар түгел алар. Шулай ук үз көннәрен үзләре күрерлек мөстәкыйльлек тә юк аларда. Иң хәтәр чаклары. Тормыш китабының беренче битләрен генә ачалар. Нәрсә көтә аларны? Күп нәрсәне белмиләр. Мәхәббәт тә озак көттермәс... Аннары гаилә. Кызганычка каршы, боларның берсе генә дә уку программасында күрсәтелмәгән. Төзүче дигән таныклык алу ул бит әле кеше тормышында кирәк булган барлык белемне дә үзләштерде дигән сүз түгел. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин алар белән тагын берничә ел бергә булыр, бергә эшләр идем. Шулай булганда мин аларны хаталардан, ялгыш адымнардан йолып кала алыр идем кебек...
«Әй-йе, — дип уйлап куйдым мин. — Тәрбия эшендә иң әһәмиятле- се — тәрбияченең кем булуы. Хикмәт шунда».
Бераздан иске Чаллының тыныч урамнары башланды. Я к-якта кайчандыр административ биналар булып саналган икешәр катлы агач йортлар, таш кибетләр. Моннан нибары ун ел гына элек бу тирәләр иске Чаллының үзәк урамнары иде.
Бераздан үзебез дә сизмәстән Кама буена килеп чыкканбыз. Елга өстеннән дымлы җил исә. Шундый рәхәт — йөзгә кушуч белән талгын су сипкән сыман. Ирексездән йөзеңне елга ягына куясың.
Көчле дулкыннар кагып тигезләгән комлык буйлап алга таба киттек. Аяк астыбызда вак дулкыннар чут-чут итә. Янымда Һәдия атлый... Аның бая югалып-каушап калуы мине бераз сәерсендергән иде. Җаен туры китереп, бу турыда үзенә дә әйттем.
— Искәрмәстән генә сине күргәч, чыннан да әллә берәр хәл булдымы икән дип уйладым шул, — диде ул.
— Кодрәтемнән килсә, мин сине, Һәдия, һәркөнне кич шулай каршы алыр идем, иртән эшеңә кадәр озатып куяр идем. Кулымнан килердәй булса, атнамның җиде көнен дә сиңа, балаларга багышлар идем. Белсәң иде икән, Һәдия... Күңелемдә сиңа карата изге хисләр күпмелеген. Тик. ничектер, һаман да әйтә алганым юк. Инде әйтәм-әйтәм дип, талпынып та куйгандай -итәм...
Һәдия кабат сагайган сыман булды, хәтта адымнарын әкренәйтте. Аннары күзләрен тутырып миңа сирпеп алды да, әкрен генә әйтә салды:
— Кирәкми... Кирәкмәс, Имам...
Бу хәл мине яңадан аптырашта калдырды.
— Ник, Һәдия? Нигә алай дисең син?..
— Ничектер сүзләреңне . саубуллашырга җыенган кеше сыман итеп сөйли башладың.
Тизрәк тынычландырырга ашыктым.
— Алайса, зинһар, җаным, гафу итә күр. Мин бары тик сине яратуымны, үземнең синең белән бәхетле булуымны гына әйтмәкче идем... Ә бит мин бу якларга тик үткәнем белән очрашырга дип кайткан идем. Чынлыкта исә киләчәгем белән очрашырга язган икән...
Һәдия, үзе дә сизмәстән йөрәксенеп, кинәт кенә минем терсәгемне ике куллап эләктереп алды да күкрәгемә килеп елышты.
— Мин дә бәхетле, Имам! Бик тә. бик тә бәхетлемеи . — дип башлады ул. — Бәхетнең нәрсә икәнен бары тик хәзер генә белдем, хәзер генә төшендем кебек. Минем хәтта тормышка, дөньяга карашыма кадәр үзгәрде хәзер. Элегрәк мин һәр туган көнне котым очып: бүген нинди хәвеф-хәтәр булыр микән инде? дип каршылый торган идем. Хәзер бөтенләй башка, Имам... Минем бар теләгем, шушы халәт озын го-
мерле була күрсен берүк.— Аннары кызыксынуын җиңеп дәвам итте.— Хәзер мин һәрбер туар көнне ниндидер могҗиза көткән кебек зарыгып көтеп алам, һәрбер туган көн өчен куанып бетә алмыйм. Син янымда булганда, Имам, минем сирәк-мирәк булып алган кайгы-хәсрәтем дә куанычлы Чын әгәр! Вакыты белән, бик иртә тынычланмадыммы икән, дип тә уйлап куйгалыйм. Чыннан да, синең белән җаным тыныч минем. Тормышым өчен дә, балаларым өчен дә җаным тыныч. Үземне тормыш дулкыннары гына түгел, хәтта җил-давыллар да үтеп керә алмаслык нык стена артына яшеренгәндәй хис итәм. Вакыты белән, кеше җилкәсенә артыграк салынмадым микән, дип уйлап та куйгалыйм. Билгеле, вакыты белән укымышлы булмавыма уфтанып куйгалыйм. Баштарак, без бит тиңнәр түгел, дигән уй да туып бимазалый иде. Әмма синең миңа карата, балаларга карата булган шәфкатьлелегенне күреп, ул уйларны башымнан чыгарып ташларга тырыша идем. Аннары син һаман мине күтәрергә, хезмәтемне күрергә тырыштың. Шул ук әткәй, хатын-кыз—мамык мендәр: күпертсәң күперә, күпертмәсәң киезләнә, дия торган иде.— Һәдия кинәт елмайды, керфекләрен сирпеп күзләремә карады: — Аннары бит мин хәзер, ни әйтсәң дә, инженер Котдусов хатыны...
Ә бу кечкенә нәрсә түгел... .
Яр буеның бу өлеше кинәт киңәеп киткән сыман булды. Яигыр су- £ лары юудан ишелеп, коры яр сыман нәрсә хасил булган. Әмма ул яр * эче күптән инде вак куаклык, куе үлән белән капланган. Шул яктан х яшь тал, шиңгән үлән һәм төрле чәчәкләр исе аңкып тора.
Җир өстенә эңгер иңә башлады. Су буена салкын төште. Без кайту ягына бор'ылдык.
Өйдә безне яңалык көткән икән. Кунагыбыз Петр Ильич, ут капкандай аннан-моннан гына җыенган да, китеп тә барган Бу хәбәрне безгә Гөлҗиһан апа әйтте.
— Ә Ислам?.. — дигән сорауның телемнән ычкынуын сизми дә калганмын.
— Ул кунакны озата китте.
Димәк, Ләйлә... Аның аркасында китми калган, һәм мин, бүген үк,• ул кайткач та, алып узынган егет белән үтемле генә итеп сөйләшергә кирәк булыр дип, күңелемә беркетеп куйдым.
Чәйләп алгач, Һәдия белән Гөлҗиһан апа мине юлга әзерли калдылар, ә мин кабинетыма кереп киттем. Исламның чемоданы урыныннан да кузгатылмаган, таратылган көе ята бирә.
Нәрсә уйлый бу егет? һәрбер мавыгуның хәтәр ягы бар лабаса. Шул турыда уйламый микәнни соң ул?
Шул чак үзем өчен аяныч бер хакыйкать ачкандай булдым. Ислам заманында мин ясаган хаталарны ук кабатлый түгелме соң? Шулай ич.
Тагын уйлар...
Тәрәзә каршына килдем. Олы урамның киң асфальтыннан сирәк- мирәк үткән машиналарның мотор тавышлары ишетелеп кала. Каршыдагы тыкрыкта, соң булуга да карамастан, зур җанлылык. Кая карама, кран уклары, көчле прожекторлар .
Исламны көтәм. Командировкага киткәнче сөйләшеп калырга кирәк. Акылсыз кеше түгел, бәлки аңлар
Шундый уйлар бедән креслога килеп утырдым Тумбочка өстендәге лампочканы кабыздым. Шунда күземә Николай биреп калдырган көрән тышлы дәфтәр чагылды.
Кулыма алдым Билгеләп куймаганлыктан, беркөн туктаган урынны таба алмадым. Урта бер җирен ачтым Шунда астына сызып куелган
ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР ф
сүзләргә игътибар иттем. Карасам: «Ур-ра-а! Тормышка чыктым...» дигән сүзләр астына сызып куелган икән.
Шул сүзләрне укыгач, ирексездән: бу дуамал баш тагын нинди ахмаклык эшләде икән инде, дигән уй туып куйды. Хатыны, баласы булган укытучы белән бик җиңел танышуы, машина йөртергә өйрәнүләре һәм, ниһаять, шул Лә.бип Хәнипович дигән бәндәгә тормышка чыгарга ризалык бирүләре миңа шундыйрак фикергә килергә, үземчә нәтиҗә ясарга хокук бирә иде кебек.
Укуымны дәвам итәм:
«...Габбаска карата булган хисләрем нәрсәдән башлангандыр, анысын хәзер әйтүе кыен. Шулай да бер кечкенә генә вакыйганы онытасым юк. Январь ае яман салкын булды быел. Машиналарга да, безгә, экскаваторчыларга да, бик авырга туры килде. Көннәрнең берендә гадәттәгечә эшкә килдем. Габбас кабинадан сикереп төшеп исәнләште дә, машина ходта, кабул ит дип, кайтып китәргә җыена башлады. Шул чак ул туктап, минем бияләйләремә күз төшереп алды, һәм гаять дәрәҗәдә гади генә итеп: «Бияләйләрең бик юка икән, Ниса. Мә, минекеләрне ки. Кичкә тагын да суытачак»,— дип, кулындагы бияләйләрен салып миңа сузды. «Ә үзең?...» — дидем мин, рәхмәт тә әйтергә онытып. «Мин кайтып барам ич... Ә өйдә яңалары бар», — диде дә безне икенче сменага алып килгән автобуска таба китеп тә барды.
Киндер белән тышланган иркен, йомшак бияләйне шунда ук киеп тә алдым. Анда әле Габбасның кул җылысы да суынырга өлгермәгән иде. Ул җылы кулымны гына җылытып калмады, шунда ук кайнар дулкын булып йөрәккә үк үтте. Шул вакыйгадан соң мин Габбас белән очрашу сәгатьләрен көтеп ала, эшкә ашкынып бара торган булдым. Мин — гашыйк идем.
Аңынчы инде мин Габбасның армиядә хезмәт иткәндә, тыныч вакытта, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән булуы турында да ишеткән идем. Ни өчен икәнлеген бары тик соңыннан гына белдем. Гаять тә гади нәрсә турында әйткәндәй, үзе сөйләде. Ә минем чәчләрем үрә торды...
Атом су асты көймәсендә хезмәт иткән Габбас. Төньяк Котып бозлары астыннан үткәндә була ул хәл. Зур тирәнлектә, ни сәбәптәндер, двигательләр эшләүдән туктый. Ремонтлау өчен тиз генә өскә калкырга команда була. Әмма уннарча метр калынлыктагы бозны көймәнең корпусы белән генә ваттыра алмыйлар. Аңынчы да инде көймә берничә тәүлек өскә калыкмаган була. Кислород запасы юк дәрәҗәсендә. Менә шунда башлана коточкыч маҗаралар, йөз кешедән артыграк экипаж кислородсыз кала. Матросларның кайберләре һава җитмәүлектән өметсезлеккә бирелә башлый. Арада хәлдән таеп идәнгә егылучы-лар да булган.
Билгеле, көймәнең бозны ваттырырлык, хәтта эретеп бетерерлек тә көч-егәре булган.
Менә шунда иң соңгы чараны кулланырга булалар: атом ягулыгы белән эшләүче реактор бүлегенә кереп, төп двигательне ремонтлап карарга, дигән карарга киләләр. Бу гаять җаваплы, шул ук вакытта хәтәр эшне (үзләре теләк белдергәч) механик Габбас белән электрик Филимонов дигән егеткә тапшыралар. Радиоактив матдәләр белән зарарланмасыннар өчен, нәкъ космонавтлар кебек итеп, махсус скафандрлар, радиоактив нурлар үтмәслек киемнәр кидерәләр аларга...
Су өстенә калыккач, люкларны ачкач, һаваның су кебек шаулап керүе, кешеләрнең шул люк янына килеп йотлыгып сулаулары, кайбе- рәүләрнең хәтта һуштан язулары турында сөйләүләрен тыңлаганда тәннәрем чымырдап киткән иде.
Шулай итеп, су асты көймәсе эшен төгәлли.
Тиз арада Габбаска булган тойгым, йөрәк төбеннән күтәрелеп, бөтен тәнемә таралды, бераздан инде бөтен барлыгымны яулап алды.
• Әйтерсең, лә мина канат куйдылар. Ниһаять, язгы җилләр исте, 8 Март көне килеп җитте. Сигез кешедән торган бригада членнары бергә кушылып мина истәлекле бүләк тапшырдылар Шул ук айда минем туган ф көнем. Ял көненә туры китереп, шуны билгеләп үтәргә булдым. (Бергә эшләгән иптәшләрем алдында бурычлы булып каласым килмәде.) < Яшьләрнең «Чалман» дип йөртелә торган кафесында өч-дүрт өстәлне а. бергә кушып, табын хәзерләттем. Кабат расходланмасыннар өчен, туган = көнем икәнлекне белдертмичә генә барысын да мәжлескә чакырдым, g Яшерен-батырын түгел, бар теләгем Габбас белән якыннанрак танышу 5 иде. Ф
Ул кичне бригада членнарын танырлык түгел, барысы да искитмәле _ итеп киенгәннәр, һич кенә дә гади экскаваторчы егетләр димәссең. £ Үзем турында әйткән дә юк. Мине гел брезент тужуркадан, колакчын = бүректән күреп ияләшкән егетләрем, телдән язган сыман ах-х! иттеләр ® дә баскай урыннарында катып калдылар. Ул көнне егетләрне әсир итә- го чәгемне үзем үк сизенгән идем. Андый чакта, ошарга теләгәндә, без ха- * тын-кызларга иблис үзе ярдәм итә ди бит.
Ул кичне мин табын күрке идем. Музыкантлар да, безнең өчендер g инде, күбрәк татар көйләрен уйнадылар. Ә бит анда илебезнең барлык * милләт вәкилләре диярлек җыелган. Алай гына да түгел, КамАЗ хәзер г халыкара төзелешкә әверелеп китте. Монда хәзер америкалыларны да, французларны да, немецларны да, италиялеләрне дә очратырга мөмкин. Алар Кама автомобиль комплексының аерым заводларын җиһазларга тиешләр икән. Берсеннән-бсрсе матур, берсеннән-берсе достоин кавалерларны берүзем авызыма каратып утыруымны күреп, кафедагы башка кызларның күзләре янулары турында әйткән дә юк.
Ул кичне морадыма ирештем, барлык танцыларны да диярлек Габбас белән генә биедем. Аз сүзле, тыйнаклыгы белән аерылып торган Габбасның да теле чишелде: «Ниса, сез шундый сылу бүген... хәтта куркыныч сылу...» — дип комплимент та әйтеп куйды. Күңелем белән, «ә син курыкма», дисәм дә, телем белән, «көлмәгез инде», дип чытлыкланган булдым.
Мәҗлес көткәннән дә матур үтте. Әмма соңыннан, безгә хезмәт күрсәткән официантка кыз янына барып счет сорагач, аның «егетләр түләделәр инде» дигән сүзләрен ишеткәч кенә кәефем кырыла язды Егетләргә: «Нишләдегез инде!» — дип үпкәмне белдерергә теләгән идем дә, кая ул, авызымны да ачырмадылар.
Шул көннән соң Габбас белән очраша башладык. Бик тирәндә, кайдадыр йөрәк төбендә яткан кайнар хыял-ниятләрне кабыза. \ргып торган хис-тойгыларны кузгата алды ул. Акылымны җуяр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булдым. Гомумән, әллә нишләдем мин. Була бит шундый- рак Хәл... Кинәт уянып китәсең. Тәрәзәләрдән күзләрне чагылдырып кояш нурлары бәрә. Тышта искиткеч матур көн. Юк, юк!.. Бер тышта гына түгел, күңел күге дә, ничектер кинәт аязланып, яктырып киткән. Гүя җанны кыйный, җанны рәнҗетә торган бер генә нәрсә дә калмаган. Тормыш мәшәкатьләре дә, борчулы уйлар да юк. Бары тик шул якты нурларны балкытучы, күңелләрне иркәләп назлаучы, берсеннән-берсе татлырак хыяллар вәгъдә нтүче аяз көн генә бар. Андый вакытта кеше чиксез бәхетле... Габбасны күрүем, аның белән очраша башлавым миңа да нәкъ менә шулай тәэсир итте. Тормышыма искәрмәстән, һич кенә дә көтмәгән яктан яктылык сирпелдемени! Моңарчы белгәннәрем, күргәннәрем барысы да кинәт кенә әһәмиятен югалтып, мәгънәсез бер •нәрсә булып калды. Габбаска карата чын мәхәббәтем мине бөтенләй икенче кеше итте. «Минеке бул» диде, карышмадым. Хәер, бөтен бар-
лыгымны биләп алган хис-тойгыларыма каршы торырлык халәттә түгел идем инде мин.
Башта Чаллыда, аннары Мөслим районында аның тигез, мул тормышта яшәүче әти-әниләренә кайтып туй ясадык. Шулай итеп, кавыштык. Саубуллашканда әнисенең әйткән сүзләре хәтердә уелып калган. «Миңниса кызым, Габбасны ярат. Аның сөям-көям кебек сүзләргә саран булуына карама. Әтисе дә шундый, бераз йомыграк кеше. Мине сораганда да андый назлы сүзләр әйтеп тормады. Әйдә, диде, тормыш юлын бергә-бергә үтик. диде. Алтын таулар түгел, бары тик турылыклы, намуслы тормыш вәгъдә итәм, диде».
Миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр ул көннәрдә. Кешенең шул кадәр дә бәхетле булуы мөмкин дисәләр, элегрәк үтерсәләр дә ышанмас идем. Нур өстенә нур дигәндәй (икебез ике яктан эшләп торгангадыр инде), бер бүлмәлегенә булса да яңа квартира бирделәр.
Шулай куанышып кына яши башлаган бер чорда тормышыбыз күген хәвефле, шыксыз кара күләгә томалады: Габбас белән бергә атом реакторы бүлегенә кергән Филимоновның үлгән хәбәрен алдык. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Кременчуг шәһәренә яңа экскаватор алырга командировкага китәргә җыенган Габбасны Мәскәүгә чакырып телеграмма килеп төште.
Аннан кайтканда батыр, тимер ихтыярлы Габбасымны такырлыгы калмаган иде. Минем: «Нәрсә булды, ни өчен чакырганнар», дип ялы- нып-ялваруыма каршы тыныч кына: «Эх-х, Ниса! Чак кына сабыр итәсебез калган икән...» диде. Бу аның өйләнгәнлегенә үкенүен белдерүе иде...
Шул вакыт ишек ачылды. Аяк очларына гына басып Ислам кайтып керде. Кабинет ишеген ачу белән мине күреп алды.
— Ә-ә, әти... Салют! Ник йокламыйсың?
— Сине көтә идем...
Бу сүзләр аны чак кына сагайттылар булса кирәк. Әмма әллә ни исе китмәгән кыяфәт белән диван янына килеп чишенә башлады. Ин элек пиджагын салып урындык башына элде. Кискен хәрәкәт белән галстугын йолкып алды. Аннары үзалдына сөйләнгән кебек итеп тезә башлады.
— Баягынак кына Петр Ильичны озаттым... Үч иткән кебек син дә,
Һәдия апа да өйдә юк идегез. Бик тә инде сезнең белән адәм рәтле итеп саубуллашырга теләгән иде. Бик канәгать булып китте. Күп итеп рәхмәтләр әйтергә кушты. ,
— Ник алай ашыкты соң ул? Шулай капылт кына китеп баруын әйтәм...
— Сәбәбе шул: көндез Мәскәүгә шалтыраткан идек. Төп-төгәл өч көннән Лондонда, яшь галимнәрнең халыкара симпозиумында булырга, дигән хәбәр алдык. Андый сәяхәтнең, белгәнеңчә, мәшәкате зур. Чит ил паспорты алу, тегесе-монысы... өч көннең үткәне сизелмәячәк тә.
Аның Чаллыда калуының төп сәбәбен бик яхшы төшенсәм дә, сорау бирдем.
— Ул симпозиумга син дә барырга таеш идең түгелме соң?
— Тиеш идем.
— Соң?
— Бу юлга мин калып торырга булдым.
— Кызганыч. Андый сәяхәт гелән тәтеп тормас бит...
Сизәм. егетнең сер бирәсе килми.
— Зарар юк! Анда бармый калудан әллә ни югалтмам кебек...
— Бармыйча калу ярый идемени?
— Ярый. Җылы урын буш булмый диләрме әле?.. Андый җиргә барырга теләүче кандидатураларга мохтаҗлык булмаячак.
Тизрәк төп мәсьәләгә күчәргә кирәк иде. һәм мин, кереш сүз ясап- ннтеп тормыйча, аның Ләйлә белән үзара мөнәсәбәтләре турында сорап куйдым.
— һәрхәлдә, мин сине мондый адым ясарга сәләтле кешедер дип ф уйламаган идем...
Ислам бу сөйләшүнең, иртәме-соңмы, барыбер котылгысыз нкәнле- < ген алдан ук сизенгән, алдан ук белгән, әлбәттә. Шуңадыр, минем сүз- £ ләремә әллә ни исе китмәде аның. Бу күңелсез әңгәмәне уен-көлкегә бо- = рып җибәрергә маташып карады.
— Син, әти, миңа мораль, вәгазь укырга җыенасың түгелме? Мо- = раль уку, белгәнеңчә, картаю билгесе диләр.
— Бәлки шулайдыр. Әмма син мине тыңларга тиеш .
— Тыңлыйм! Бөтен игътибарым синдә, әти, —дигән булып каршы- о ма ук килеп утырды бу. Аннары әйтә салды.—Ләкин алдан ук кисә- = теп куям: минем Ләйләгә карата булган хис-тойгыларым хәзер инде ® үгет-нәсихәт тыңлаудан узган. Яраттым мин аны!.. Менә шул, әти. о
— Ләкин бит ул ир хатыны... *
— Беләм. Әмма берни дә эшли алмыйм.—Аннары ирен кырынла- £
ры белән генә елмаеп әйтте. — Аннары, әти, шуны бел: мәхәббәт без- s нең чорда сирәк очрый торган дефицит нәрсә ул. Аны хәзер хәтта блат * белән дә табып булмый. %
Исламның илтифатсызлыгы, бернинди тартынусыз җыен тузга язмаган фәлсәфә сата башлавы бик үк ошамаса да, түздем, үз-үземне кулга алып, әңгәмәне дәвам иттем.
— Тирәнтен уйлап эшлисеңме бу адымны? Күңелеңнең вакытлыча гына иләс-миләсләнеп китүе түгелме?
Егет күзен дә йоммады.
— Түгел, әти.
— Уйланып җитмәгән адым ясап, кеше күңеленә мәңге кичермәслек, мәңге төзәлмәслек яра салуың бар. Шул турыда уйладыңмы?
— Уйладым, әти. Хәтта Ләйләнең кайда эшләячәге дә билгеле.
Бу кадәресен мин дә көтмәгән идем. «Үгет-нәсихәт тыңлаудан узган инде» дип, әнә нәрсә турында әйткән икән.
— һәрхәлдә, Ислам, мин синең бу адымыңны аклый алмыйм. Гомерле булырмы ул мәхәббәтең, шул турыда да бик нык уйларга кирәк. Хуш исле гүзәл чәчкә дә көзен шиңә...
Ислам җавабын алдан ук әзерләп куйган сыман әйтте:
— Нишлисең бит, әти. Безнең беребез дә бу фани дөньяга мәңгегә дип килмәгән.
— Ислам,— дидем мин ахыр чиктә.— үзен турында гына түгел, чак кына булса да Вәгыйз турында да уйлар идең. Ул ансыз да шактый авырлыкларны күргән, җәбер-кимсетүләрне кичергән кеше. Кеше гаиләсен җимергән дигән хәбәр тирә-юньне аркылыга-буйга көнендә айкап чыгачак. Шул турыда уйлар идең. Аннары алдыңда диссертация яклау кебек гаять зур эш тора. Гомумән, зур көрәш көтә әле сине алда. Ә көрәшкәндә, барыннан да элек, тылның нык булуы шарт. Иренә хыянәт итә алган аумакай хатын сиңа турылыклы булыр дисенме?..
Минем соңгы сүзләрем Исламга ошамады:
— Ничек тә Гетера булмас!.. — диде ул, ниндидер сарказм белән.
Җавапсыз каласым килмәде, мин дә борынгы грек эпосына мөрәҗәгать итәргә булдым.
— Пенелопа булыр дип уйлыйсыңмы?..
Бу сүзләрдән соң Ислам кинәт үзгәрде. Йөзендә. әрепләшергә җыенган сыман, ниндидер бер ят елмаю хасил булды. Урыныннан күтәре
леп йөреп килде. Бары шуннан соң гына кабат каршыма килеп туктады да, ишетмәсәң ишет алайса дигәндәй, әйтте:
— Нәрсә, әти, минем белән ачуланышырга, араны бозарга телисенме әллә? Күп кенә яктан сиңа охшаган булуыма мин гаеплемени?..
Бу аның үткәннәрне искә төшерүе, Зинаида белән булган вакыйгаларга ишарә ясавы иде.
— Бу нәрсә? — дидем мин, каты итеп.—Миннән көлүеңме, әллә мина үпкәңме?
— Юк, комплимент!—диде ул, күзен дә йоммыйча.
Ямьсез тынлык урнашты. Әмма озакка түгел. Ислам бу урынсыз сөйләшүгә чик куярга теләгәндәй итеп әйтте:
— Җитте, әти! Бу турыда бүтән сөйләшмик. Әгәр дә ялгышам икән, беркемне дә гаепләмәм. — Тавышына кадәр үзгәрде аның, йомшарды, мөлаемланды. — Тагын шуны әйтә алам, әти: минем бу адымым мине дә, шулай ук сине дә компрометировать итмәячәк. Борчылма. Андый адым ясыйм икән инде, ул һәр яктан акланган булыр.
Шуның белән сүз дә бетте дигәндәй, диванга урын җәя башлады. Миңа да аңа тыныч йокы теләп чыгып китүдән башка чара калмаган «де.
Эштән иртәрәк кайттым. Ишекне ачып керсәм — өйдә Николай. Каядыр соңга калудан курыккандай, Һәдия дә киенеп тора.
— Кая җыенасыз? — дидем мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча.
— Барабыз әле, — дигән булды Николай да. — Һәдия апаның ярдәме кирәк булды бит әле, Имам Хисамович...
— Ә мин ярдәм итә алмаган булыр идеммени?
Николай урынына Һәдия җавап бирде.
— Монда эшләр, Имам, мәхәббәткә, йөрәккә бәйләнгән... Бүген больницадан Ниса чыга. Шуны каршыларга баруыбыз. Бәлки әле туп- туры безгә генә кайтырбыз...
Николайның тешләрен санарлык.
— Ә мин тагы чын дустым дип йөргән булам, — дидем мин Ни-колайга. — Әйт, дуслармы без?
— Бик дуслар, Имам Хисамович!
— Дус кем ул?
Николайның җавабы әзер:
— «Икенче мин», — дигән Зенон.
— Соң шулай шулгач. Чын дус ком сахрасында — суы белән, дин- гездә — көймәсе белән, тормышта — киңәше белән уртаклашыр, диелә бер акыллы мәкальдә.
Николай җитдиләнә төште.
— Күңелегезне киң тотыгыз, Имам Хисамович, сезнең киңәш, сезнен ярдәм дә кирәк булыр әле.
— Менә монысы егетләр сүзе! Тик...
Сүзебезне Һәдия бүлде.
— Киттек, Коля. Югыйсә, соңарабыз.
Алар ишеккә юнәлделәр.
— Хәерле юл сезгә!
7
Командировкалардан шушындый күңел күтәренкелеге белән кайткан чакларымны хәтерләмим. Хәтта самолетның гүләве дә җиңү маршы уйнавын хәтерләтә иде. Чөнки юлым уңды: барлык йомышларым да җиренә җиткереп үтәлде.
Тик менә яшь коллегам гына гомерендә беренче тапкыр үзенә йөк- ләтелгән бурычны үти алмаган. Әлеге француз Даниалның сүзләренә колак та салмаган. «Кеше ише генә дә кыланмый бит, мөртәт Аптыраш та йөдәш аның белән», дип сөмсере коелып каршы алды мине яшь коллегам.
— Зарар юк, барыбер әмәлен табарбыз, сындырырбыз... — дидем ф мин.
Күңелем күтәренке иде минем. Хикмәт юлым уңуда гына да түгел. * Яшь коллегаларым да җанга ял булырлык хәбәрләр белән каршыладылар. Николайның шатлыгы аеруча зур, ул машина белән бәрдергән = хатын-кыз кризисны уздырган. Һәдия белән танышуына бик куанган. * Ризвановның да үзенә күрә шатлыгы бар: хатыны Наилә Чаллыга кү- х ченеп килергә ризалык биргән.
Мсье Анриның гына кыяфәте ошамады. Авызын турсайтып, мыекларын кабартып йөри бирә. Юньләп сөйләшеп тә булырлык түгел үзе о белән... х
Ахыр чиктә егетләрем көйгә килмәс француз белән башкачарак эш ™ итеп карарга булдылар. Берәр тынычрак кафега чакырырга дигән ка- Ф рарга килделәр. Бу тәкъдимне ипләп кенә тегенең үзенә дә җиткерде- х ләр. Әмма Анри анда-монда барырга дип бер дә атлыгып тормый икән, £ кафега барудан катгый рәвештә баш тартты Ләкин ул шунда өчебезне х дә гаҗәпләндерерлек тәкъдим ясады: узе безне кунакка чакырды Бер * шешә француз коньягы да бар, имеш. Авызын бураикалап, бармак бит- s ләрен үбеп алып, кулын кош очырган сыман өскә таба чөюенә караганда, коньягы бик шәп булырга тиеш иде.
Әмма шунда ук бер шарты барлыгын да әйтте: эш турында, бигрәк тә техник-контроль стенд турында ләм-мим сүз катмаска. Чөнки бу мәсьәлә ул хәл итә алудан күптән узган, янәсе. Бу инде алдан ук безнең өметебезне кисеп, коралсызландырып кую иде.
Башка чара калмады, ризалык бирдек. Эштән соң машинага утырдык та яңа шәһәргә китеп бардык.
Иртәме-соңмы, стенд турында барыбер сүз кузгаласына ышана идем мин. Юлда да гел шул турыда гына уйлап бардым Бәлки шуңа күрәдер, ак диварлары белән ялт итеп торган яңа шәһәргә җил уйнатып килеп җиткәнебезне сизми дә калганмын
Анри сигезенче катта тора икән. Тәрәзәләре завод ягына караган. Ике бүлмәле гостиницаны хәтерләткән номер. Зәвык белән эшләнгән интерьер.
Анри безгә тәрәзәләр турысына куелган өчпочмаклы өстәл тирәсенә утырыша башларга кушты. Үзе табын хәстәрләргә кереште. Иң элек көл савыты һәм бер пачка сигарет белән шырпы куйды. Чуар этикеткалы фильтрлы сигареты да, хәтта шырпысы да үзләренеке иде.
Аннары лимон алып килде, аны юка гына итеп телемнәргә кнскәлә- де, махсус савыттан шикәр оны сипте. Бер тартма конфет китереп куйды Тартмасына ярым шәрә хатын-кыз сурәте төшерелгән иде.
Тик шуннан соң гына Анри каз йомыркасына охшашлы озынча-йом- ры фужерлар белән бер шешә коньяк алып килеп өстәл өстенә куйды. Чуар этикеткалы коньяк шешәсен күргәч, Даниал, бармагы белән этикеткага ымлап «1748» дигән санны күрсәтеп, миңа сораулы караш ташлады.
— Фирмалары шул елны оешкан, — дидем мин
Квартираны күздән кичереп утырган Николайның карашы түрдәге өстәл өстендә торган хатын-кыз портреты янында туктап калды. Да- нналга да, кара әле, дип мөрәҗәгать итте. Мин шунда ук таныдым: Каролина рәсеме иде бу.
Ул арада икенче бүлмәгә кереп киткән хуҗа да чыкты. Безнең өчебезнең дә портрет белән кызыксынуыбызны күреп:
— Минем хатыным Каролина, — диде ул. Үзе эш белән мәшгуль. Коньякны ачты. Аннары фужерларга бармак илле итеп кенә коньяк койды. Үзе һаман сөйләшүен белде. — Каролинаны сезнең шефыгыз мсье Кутузов күреп белә, — диде ул, мыек астыннан гына елмаеп. - Хәтта аның белән танцевать иткәне дә бар...
— Анри, — дидем мин, өй хужасын бүлеп. — Әйдәгез, хәзер үк үзенә бер төрле сделка ясап куйыйк әле...
— Рәхим итегез, мсье Кутузов!...
_ Сез мине алай, рәсми тонда, мсье Кутузов дип түгел, бәлки менә минем яшь коллегаларым кебек, исемем белән генә атагызчы.
Француз дустанә елмаю белән балкып:
— Була ул, — диде. .
һәм ул шунда ук, бөтенләй акцентсыз диярлек, мина исемем һәм әтием исеме белән дәшә башлады.
Француз бая башлаган фикерен дәвам итте: хатын-кыз турында гәп сата башлады. Ул сүзне шактый ерактан уратып, сәяси мәсьәләләргә бәйләп алып китте. Америкалылар, мәсәлән, Европаның бик күп илләреннән үзләренә инженерлар, фән-техника кадрлары жыялар икән. Моны алар «акыл аулау» дип атыйлар, һәм бу нәрсә бизнесменнар өчен иң эффектлы, ин файдалы булып санала икән. Чөнки укытасы-нитәсе юк, рәхим итеп, шунда ук эшкә жигә дә башла. Ул кармакка бары тик французлар гына капмыйлар — океан артына китмиләр икән.
Мсье Шавалье моны үзенчә аңлатты.
— Безне Ватаныбызда өч төрле нәрсә тота: туган телебез, тәмле аш- суыбыз һәм... хатын-кызларыбыз.
Хужа беренче тостны да үзе тәкъдим итте.
— Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, бу тостны да кешелекнең яртысы, иң гүзәл икенче яртысын тәшкил иткән хатын-кызлар өчен күтәрик...
Мин икенчерәк тост көткән идем. Дуслык яки анда хезмәттәшлек хөрмәтенә эчәрбезме әллә дип уйлаган идем. Нишләмәк кирәк, хужа тәкъдименә кушылмыйча чара юк.
Анриның коньягы чыннан да әйбәт иде. Хәер, аның шундый икәнлеге шешәне ачу белән таралган үзенчәлекле татлы исеннән үк сизелгән иде.
Аякларыбызны сузып җибәреп, иркен, йомшак креслоларда иркенәеп утырабыз. Авызда сигарет. Ачып куелган тәрәзәләрдән, челтәр што- раларны селкеткәләп, саф һава кереп тора.
Сүз иярә сүз китеп, инженерларга, белгечләргә кайсы илләрдә ничегрәк белем бирелүе турында әңгәмә кузгалды. Анри Франциядә укыган. Әмма патроннары аны (сәләтле дип булса кирәк) Англиягә «Бизнес Скул» дип йөртелә торган бизнесменнар мәктәбенә практикага жн- бәргән. Андый мәктәпләр турында минем дә ишеткәнем бар иде. Ул махсус уку йортларында, кагыйдә буларак, менеджерлар, ягъни индус- триянең төрле сферасында эшли һәм идарә итә алырлык яшь инженерлар яңадан ике ел дәвамында өстәмә белем алалар. Шул дәвер эченда алар фән-техника революциясе проблемаларын, идарә итү теориясен, җитәкчелек итүдә социаль һәм психологик аспектларны, кул астында эшләүчеләрне материаль стимуллаштыру, өр-яңа идарә итү техникаларыннан кибернетиканы, электрон-хмсаплау машиналарын, телемеханиканы эш процессында файдалану, шуның өстенә әле экономия, хокук, өлешчә социология фәннәрен дә өйрәнәләр. Ә риторика — аерым бер фән, ди. Чөнки булачак бизнесменга еш кына цех начальнигы яки берәр зуррак фабриканың баш инженеры ролендә, хуҗалык ситуацияләренә бәйләп, вәкаләтле комиссия алдында ун минут чамасы чыгыш ясарга туры килә икән. Шул ун минут эчендә ул производстводагы хәлне җентекләп анализларга һәм, теге яки бу авыр хәлдән чыгу юлын сайлап, конкрет карар кабул итәргә тиеш. Риторика занятиеләре аеруча
җанлы үтәләр икән. Чөнки булачак бизнесменмын чыгыш ясавы видео-магнитофонга язып алына һәм бөтен коллектив белән тикшерелә. Кабул иткән карары дөресме? Фикере ачык әйтелгәнме? Үз-үзен ничегрәк тоткан? Тышкы кыяфәте, халәте — барысы да исәпкә алына икән.
Анри, сүз унаенда, бездә кадрлар хәзерләү системасында булган кайбер кимчелекләрне дә тәнкыйтьләде. Бу өлкәдә алга киткән чит ил- ♦ ләрнен практикасыннан шактый ышандыргыч, шул ук вакытта бик а. гыйбрәтле мисаллар да китерде.
Мсье Шавальенын сүзендә өлешчә генә хаклык та бар. Бездә хә- u зергә оештыру сәләтләре, зур потенциаль мөмкинлекләре булган чын ш мәгънәсендәге җитәкчеләр хәзерләүдә шактый кимчелекләр яшәп килә | әле. Кызганычка каршы, кадрлар хәзерләү мәсьәләсе белән турыдан- = туры шөгыльләнүче югары уку йортларында кешеләр белән эшләү ♦ сәнгатенә тиешенчә өйрәтмиләр. Кадрлар хәзерләү шаблонга, уку план- а нары стандартка, диплом өлешләре схемага әверелеп китә.
Әңгәмә, нинди генә виражлар ясаса да, әкренләп барыбер фән-тех- „ пика революциясе, фәннең турыдан-туры җитештерү көченә әверелә и баруына әйләнеп кайтты. £
Ул арада кунакчыл Анри бушап калган фужерларга яңадан коньяк _ салды. Бу юлы инде тост-фәлән әйтмичә генә күтәрдек. Табын яны гөр- > ләп тора. Белмим, нилектән шулайдыр, соңгы елларда мин үземне еш * кына бер фикердә тотам: теге яки бу күренеш инде бер тапкыр бул- п ган, хәзер яңадан кабатланган сыман тоела башлый. г
Менә бу гөрләп торган табынны да минем инде күргәнем бар, тушындагы кебек бәхәсләрне дә ишеткәнем бар сыман булып тоела башлады. Әлбәттә, бар..
«Шеф» дип, минем өчен җаннарын бирергә әзер торган яшь коллегаларым Горькнйдан килгәч булгалый иде андый әңгәмәләр. Туп-туры минем люкска килеп төшкәннәр иде алар. Николайга диванны биреп, Даниалга өстәмә койка куйдырып, өч буйдак бергә яши башлаган идек. Ял һәм бәйрәм көннәрендә яки эштән соңармыйча кайтылса, безнең номер гөр килеп торган «штабка» әверелә торган иде. Кешедән арынып торган чагыбыз булмады. Николай белән Даниал аркасында күп кенә талантлы яшь инженерлар, кызыклы кешеләр белән таныш-тым. Ду-у килеп яшәгән идек, әңгәмә, бәхәс кебек нәрсәләр бер генә минутка да тынып тормас иде. Нинди генә темалар, нинди генә проблемалар тикшерелеп хәл ителми иде анда!..
Гомумән, яшьләр белән булганда, алар белән аралашып яшәгәндә үзем дә җилкәмнән ун-унбиш ел гомерне алып ташлагандай хис нтәм. Чөнки алар соклана, гаҗәпләнә, хәйран була беләләр. Ә андый кешеләргә ялкынланып кабыну, яну хас.
Хәзер дә сүз фән-техника өлкәсендә әледән-әле булып торган революцион сикерешләр турында бара. Әмма йорт хуҗасы бу фикер белән килешергә теләмәде. Мин инде хәзер гауга чыгар, авызын чамалап ачмаган французны элеп алып селкеп салырлар дип уйлаган идем. Әмма мин көткәнчә булмады Николайның да бу мәсьәләгә карата шактый үзенчәлекле карашы бар икән.
— Мсье Анри, — дип башлады ул, тәмәке көлен кагып төшергәннән соң, — андый тойгы, андый тәэсир вакыты белән миндә дә булгалый. Андый тойгы, минемчә, үзебез яшәгән һәм моңарчы күрелмәгән гаять зур ачышларга бай эпохабызның «эченнән» торып караганга гына шулай тоеладыр... Пөз елдан соң үткән юлыбызга күз төшерә алсак, шик юк, фән-техника өлкәсендә без бары тик «революцион снкерешләр»не генә күрер идек...
— Бик примитив фикер йөртәсез кебек... — Бу сүзләрне кулларын күкрәк турысында кушырып утырган Даниал әйтте.
Барыбыз да аның ягына борылдык. Николай да җавапсыз калтиады.
— Бәлки, — диде ул, әллә н.и исе китмәгән кыяфәт белән. — Шуңа, күрә дә мин ул сүзләрне аксиома дип тәкъдим итмим.
— Дөрес, — дип куйды Анри, үз чиратында салпы якка салам кыс-тырып, — Николай хаклы. Яңа фикер әйткәндә стандарт рецептлар булмый... Килешмисез икән, рәхим итегез, теләгән кадәр коррективалар кертә аласыз..,
Даниал гадәттәгечә ирен кырыйлары белән генә елмаеп куйды. Сизелеп тора, аңа бу сүз көрәштерү ошый иде.
— һәрхәлдә, техника политикасы турында фикер йөрткәндә интуиция һәм гипотезалар белән генә эш итүдән сакланырга кирәк. Андый вакытта дипломатия дә начар киңәшче... Шулаймы, Имам Хисамович?
Бу инде Даниалның мине дә сүзгә чакыруы иде.
— Карап-карап торам да, Николай, шактый нык төрттерде бит әле бу сиңа...
Барысы да елмаештылар. Әмма Николай да бетте-бетте, әйттем исә кайттым дип кулын күтәрүчеләрдән түгел.
— Төрттерсен!.. — диде ул, Даниал ягына кулын селтәп. — Андый төрттерүләрне генә күп күргән без. Андый гына төрттерүләргә карата миндә хәзер иммунитет барлыкка килгән...
Ул арада сүз кисәк кенә борылыш ясады: егерменче гасырның икенче яртысындагы ачышлар, галимнәрнең тоткан роленә күчте. Бу мәсьәләгә карата да Анриның үз фикере бар икән. «Коллектив иҗат» дигән нәрсәне бөтенләй кабул итә алмавын ачыктан-ачык әйтте дә салды. «Фәнни ачыш», «фәнни иҗат» кебек сүзләр бары тик бөек исемнәр белән бәйле булуын исбат итә башлады.
— Йөзләгән урта кул композиторлар бергә җыелып «Патетик соната» кебек әсәр иҗат итә алмаган кебек, сәләтсез галимнәр дә, урта кул инженерлар да әллә ни кыра алмыйлар, — диде ул, үзенең хаклы икәнлегенә нык ышанган кеше сыман.— Тулы мәгънәсендә зур ачышлар өчен Коперниклар, Галилейлар, Эйнштейннар кирәк булгандыр-
— Гафу итегез, мсье Анри... — Тагын Даниал сүз алды. — Әгәр дә мөмкин булса, бер сорау бирер идем...
Француз гадәттәгечә итагатьле:
— Рәхим итегез, мсье Даниел.
— Хәер, сез инде ул сорауга өлешчә җавап та бирдегез кебек...
— Нинди сорау иде ул?
— Мин сездән, мсье Анри, ниндирәк лидерны өстенрәк күрәсез? дип сорамакчы идем. Шеф — диктаторнымы, әллә шеф — киңәшченеме?
— Талантлы диктаторны, — диде Шавалье, күзен дә йоммыйча. — Андый шефлар үз-үзләренә нык ышанучан, кыю-катгый һәм авторитетлы булалар. Р1н яратмаганым — үз фикере, ныклы карашы, ачык идеясе булмаган кеше.
— Бу фикерегезгә мин дә кушылам, — дип дәвам итте Даниал. — Әмма коллегиаль хезмәтне бөтенләй инкарь итеп ташлавыгыз белән һич килешә алмыйм.
— Анысы сезнең эш. Әмма мин үз фикеремдә калам. — Анри әңгә-мәдәшенең йөзенә текәлеп дәвам итте. — Безнең, француз халкының «Икәү булганда өрәк күренми» дигән мәкале бар. һәрбер ачыш, зурмы ул, кечкенәме, иң элек бер кешенең, аерым бер шәхеснең башына килә... «Ачыш» сүзен «илһам» белән дә алыштырып булыр иде. Илһам ул тиз ясаган расчет, дигән Наполеон.
Сизелеп тора, Даниалның да тиз генә бирешәсе килми.
— Алайса, коллектив премияләр, гыйльми дәрәҗәләр бирелүен ничек аңлатырсыз? Минемчә, фән-техника -революциясе чорында коллегиаль иҗатны инкарь итү дөрес булмас. Чөнки хәзер фәнни эшнең характеры торган саен үзгәрә бара, аерым шәхесләрнең, нинди генә акыл
■ияләре булсалар да, рольләре торган саен кими... Сез ничек уйлыйсыз, •Имам Хисамович? Дөрес сукалыйммы?
— Тукта әле, Даниал, — дип сүзгә кушылды Николай. — Тотасың да һаман мөрәҗәгать итәсең. Ул бит сиңа кешеләр чакырган саен чыгып баш июче артист түгел...
Шаулап көлешеп алдылар. Әмма өй хуҗасы Даниал куйган сорау- ф ны җавапсыз калдыруны килештермәде, ахрысы. Башын кынгыр сала ь төшеп, коллегасына таба борылып утырды.
— Коллектив премияләр, гыйльми дәрәҗәләр, дисез сез, мсье Да- £ ниел. Аларга да реаль карарга кирәк. Минемчә, премияләр, гыйльми = исемнәр бирү ул теге яки бу фәннең ниндидер дәрәҗәдә үсүен билге- К ләп үтүнең үзенә күрә төрле формасы гына...
Тагын шаулашып алдылар. Иң бөек ачышлар, табылган законнар- ф яың күбесе, кагыйдә буларак, бик очраклы хәлдән туалар, янәсе. Ар- _ химед, мәсәлән, үзенең законын ваннада юынганда ача. Ньютонга да о бәхет бары тик башына алма төшкәч кенә елмая...
Шулай шау-гөр килеп утыра торгач, төн уртасы җиткәнне сизми дә ™ калганбыз. Дәррәү кубып, Анрига рәхмәт әйтеп, саубуллаша башла- о дык.
«Бик шәп!» дип уйладым мин, авызы ерылган Анрига карап. Алай > ук теш үтмәслек чикләвек түгел икән... Климат үзгәрүнең беренче бил- s гесе шушы була күрсен берүк. „
Өй хуҗасы безне баскыч төбенә кадәр озата чыкты. «
Киткәнче Ислам белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карарга кирәк иде. Чөнки теге көнне сөйләшкәндә теләгәнемне аңлатып җиткерә алмадым кебек.
Билгеле, мәхәббәткә каршы көрәшүнең, нәкъ тормышка каршы көрәш кебек, мәгънәсезлеген дә, барыбер көткән нәтиҗә бирмәячәген дә белә идем. Шулай да күңелемә җыелганны әйтмичә калыр хәлем юк. Кем белә, бәлки сон, түгелдер әле? Бәлки әле уй-хнсен, тыелгысыз дәртен басарлык ихтыяр көче дә бардыр үзендә, һәрхәлдә, шулай булуына ышанасы килә.
Сөйләшергә җае да чыкты. Ислам үзе минем янга килеп, үзләрен аэропортка кадәр илтеп кую өчен машина сорады.
— Самолетыгыз кайчан китә? —дигән булдым мин, төп сүзгә керешү өчен җай эзләп.
— Кичке сәгать дүрттә.
— Яхшы. Алайса, үзем озатып куярмын.
Ләкин Ислам катгый рәвештә минем тәкъдимемне кире какты.
— Кирәкмәс, — диде ул. — Хәзергә Ләйләнең сиңа күренәсе килми. Шулай ук мин дә каршы
— Димәк, бергә китәргә булдыгыз?..
— Әйе.
— Алай. Алайса, рәхәттән бигрәк михнәтне күбрәк күргән Вәгыйз яңадан бәхетен югалта булып чыга... Күрәләтә торып алдана. Эх-х, Ислам! Кешене алдалавы кыен эш түгел. Бигрәк тә Вәгыйз кебек беркатлы, Вәгыйз кебек ышанучан кешене...
— Аның тулы мәгънәсендә кеше булуына шигем бар... — диде ул.
— Каян алып әйтәсең аны?
— Сиземләвем буенча.
— Интуиция алдаучан була. Бәлки кеше сүзенә карап андый ялгыш •фикергә килгәнсең? Әмма мин гайбәт-информацияләргә карап кына кеше турында андый фикергә килергә ашыкмас идем.
— Кешене танып-белү өчен күп кирәкми.
— Бу фикерең белән дә килешмәс идем. Аннары син аның үткәне белән дә бераз кызыксыныр идең... Мин үзем, мәсәлән, егылганны түбәләү ягында түгел. Егетлек булмый ул...
— Егылган түгел ул. Тумыштан шуышып-сөйрәлеп йөрүче зат...
Бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләгәндер Ислам, ул кадәресен тө- шенмичәрәк калдым. Авызымнан бары тик «аяусыз син!» дигән сүз генә ЫЧКЫНУЫН тоеп калдым.
Ислам бүтән сүз куертып тормады, жәһәт кенә өс-башын алыштырды да каядыр чыгып китте.
Сораган вакытына машина җибәрдем. Илтә барган шофер аларнын үз рейслары белән нәкъ күрсәтелгән сәгатьтә Новосибирск шәһәренә очып китүләре турында кайтып әйтте.
8
Искәрмәстән генә телефон шалтыравыннан сискәнеп киттем. Трубканы кулыма алдым.
— Әй-йе!..
Генеральный директор икән.
— Тыңлыйм, Леонид Борисович!
Тавышы кырыс. «Привет» дип кенә исәнләшкәндәй итте дә сүзгә кереште.
— Мине «Франц-Пуатвен» корпорациясе вәкиле белән арагызда чыккан низагның ахыры кызыксындыра...
— Ахыры нәрсә белән бетәсен хәзергә үзебез дә белмибез, Леонид Борисович. Ул бит алай ансат кына эшләнә торган эш түгел.
— Ә менә мин ул скандалның нәрсә белән бетәчәген чак кына төшенә башладым кебек. Тиздән, бик тиздән , ифрат та ямьсез-читен бер хәлдә калачаксыз...
— Каян алып әйтәсез аны?
— «Франц-Пуатвен» корпорациясе яңадан аваз салды... Сезнең һәм ярдәмчеләрегезнең анкета күчермәләренә кадәр таләп итәләр. Әнә, документларны оформлять итә башладылар инде...
— Нинди максат белән икән?
— һәрхәлдә, башыгыздан сыйпар өчен түгелдер. — Аннан соң инде генеральный директор сүзен озакка сузмады: — Менә шул турыда сезгә искәртеп куюны үземнең бурычым дип санадым,— диде дә трубканы куйды.
Димәк, хәлләр' торган саен җитдирәк төс ала. Леонид Борисович тикмәгә генә шалтыратмас. Мин инде аны беләм: вак-төяк өчен генә болай итми торган иде ул. Эшлекле, үзен яраттыра, ихтирам иттерә белә торган җитәкче. Мин Чаллыга кайтканнан бирле монда шактый җитәкчеләр алышынырга өлгерде. Беренче авырлыклар, кыенлыклар тууга шиккә төшкән, төшенкелеккә бирелгән түрәләрнең күбесе бу тирәләрдән тизрәк шылу ягын карадылар. Аларга алмашка Леонид Борисович кебек дәвер колачын күрә, заман сулышын һәм бүгенге көннен динамикасын тоя белгән кадрлар килде. Әйе, зур ихтыяр көченә ия ул. Шуның өстенә абруе, дан-шөһрәте дә бар. КамАЗга килде дә (үзен бер дә СССР автомобиль транспорты министры урынбасары дип тормады) җиң сызганып эшкә дә кереште. Яңа директорның шунда ук бер әйбәт ягы ачылды: нинди генә яңалык турында ишетсә дә, шунда ук кызыксына, яңалыкның асылына төшенү, аны производствода куллану ягын карый. Ә яңалыкка мохтаҗлык юк монда. Хәзер монда КамАЗ төзелешендә. «Иң яңа», «иң зур», «иң беренче» кебек сүзләрне атлаган саен ишетергә мөмкин.
Тик менә шул тәвәккәл директорыбызга кинәт кенә әллә нәрсә булды. Техник-контроль стендына безнең тарафтан кертелә торган «корректуралар» нигә аны шул кадәр пошаманга төшерде?
Шунда ук яшь коллегаларны чакыртып алдым. Эшебезнең көе китебрәк торуын әйттем. Янарак кына Леонид Борисович белән булып үткән әңгәмәнең эчтәлеге белән таныштырдым. Кисәтеп куюын да яшер- ф модем.
Беренче булып Данная телгә килде:
— Ит яхшылык, көт яманлык, менә шул була торгандыр инде. — Бу аның кире беткән Шавальены тиргәве иде. — Әни, мәрхүмә: «Тиешсез кешегә иткән яхшылыкның ахыры хәерле булмый аның», — дия торган иде.
Кичекмәстән шул ук минутта Анрины чакыртып алып, күзгә-күз карап, кабат бер тапкыр сөйләшеп карарга булдык.
Бу юлы да Даниал үзенең шиген белдерде.
— Тәмле телебезне әрәм итү генә булмасмы икән?
— Юк, булмас, — дидем мин, ана каршы төшеп. Сүз уңаенда бүтән чара, башка юл калмавы турында да өстәп куйдым.
Французның бая гына, стендның меңләгән киштә-стеллажларын монтажлаучы электросварщиклар тирәсендә чуалганын күреп калган идем. Әллә ни ерак китә алмагандыр әле, дип уйладым да, алдымдагы усилительнең кнопкасына басып, микрофонга кычкырдым:
— Мсье Шавалье!.. Мсье Шавалье! Сезнең хәзер үк конторага керүегез сорала... Конторага рәхим итегез!
Ике-өч минут үттеме икән, еш-еш сулап, Анри килеп керде. Моңарчы аны эзләүче дә, чакыртучы да юк иде. Бәлки шуңа күрәдер, бу хәл анар шактый ук сәер булып тоелган булса кирәк.
— Нәрсә бар? Тыңлыйм сезне... Ни булды?.. — диде ул, туп-туры минем өстәл каршына килеп басып
— Сөйләшәсе бар, — дидем мин, аңар утырырга урын тәкъдим итеп.
— Тыңлыйм сезне...
Сүзнең нәрсә турында буласын белгәч, мсье Шавалье, бүтән хәсрәтегез булмаса, юк белән башыгызны катырмагыз, дигәндәй кулын гына селтәде дә урыныннан ук купты. Әмма автозаводның генеральный директоры белән булып узган әңгәмә турында ишеткәч, сагайды, җитдиләнде.
—- Әй-йе! — диде ул, тагын да җитдиләнә төшеп —Корпорация босслары белән мин тыгыз элемтәдә торам. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә сез кертә торган үзгәрешләр турында яңадан сүз булды. Техник мәгълүматларны гына түгел, ул эшнең кемнәр тарафыннан башкарылуы турында да сораштылар.
— Мсье Шавалье, сүзегезне бүлгән өчен гафу итегез, әлбәттә Нишләп әле сез «сез кертә торган» дигән сүзләргә аеруча нык басым ясап әйтәсез? Бу эштән сез дә читтә тормыйсыз бит. Без, мәсәлән, сезне ул идеяләрнең, ул технологии камилләштерүләрнең соавторы дип саныйбыз...
Француз минем маневрны шунда ук төшенде, күрәсең, ирен кырыйлары белән генә елмайгандай итте. Әмма күзләре һаман да салкын елтырый иде.
— Хокукларым була торып, башта ук катгый рәвештә каршы төшмәгәнмен, үз ихтыярымны көчләп такмаганмын икән, димәк, нәкъ сез әйткәнчә, бу эшкә бәйләнеше, катнашы бар кеше булып саналамдыр инде, — диде ул.
Аның көйгә килә башлавын күреп һәм уенын-чынын бергә кушып:
— Әгәр дә җавапка тарта-ннтә калсалар, ул җавапны бергәләп бирербезме соң? — дип сорап та куйдым.
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
— Эш алай ук зурга китмәсен иде инде. Әгәр дә андый-мондый хәл
булса, шуны белегез: таякнын иң юан өлеше минем башка төшәчәк. — Аннары җитдиләнеп өстәде: — Эш урынымны югалтып кына да кал-маячакмын, бөтен карьерам чәлпәрәмә килеп җилгә очачак. Бездә бит сездәге кебек бер урыннан чыктың да икенчесенә рәхим итеп барып кердең түгел... » *
Анри бу сүзләрне ихлас күңелдән әйтте кебек, һәм без бу әңгәмәне:
— Бераз сабыр итик әле, ни күрсәк тә бергә күрербез, — дип, чын егетләрчә килешү белән тәмамладык.
Таратып салынган чертеж-сызымнарын тәртипкә китереп маташа идем, кабинетка Даниал килеп керде.
— Имам Хисамович, сез Анрины күрдегезме әле?
— Юк. Ә нәрсә?
Даниал елмаеп дәвам итте:
— Такырлыгы юк аның...
— Нәрсә булган?
— Асыл кош тоткан диярсең инде менә! Кая басканын да белми. Монтажчылар арасына кереп алган да шаяра, көлә... Куанычы эченә сыймаган кеше кебек кылана.
— Әллә берәр хәбәр алдымы икән?.. — дидем мин, бу үзгәрешне үзебезнең эш белән бәйләп.
— Белмим шул, — диде Даниал. — Алай булган тәкъдирдә ул туп- туры сезнең янга керер иде...
Бу хәл миндә дә кызыксыну уятты. Цехка кергәч күрдем: мсье Ша- валье чыннан да эшчеләр төркеме арасына кереп алган да куллары» селтәп-кизәнеп нәрсәдер сөйли, нидер исбат итә. Аны урап алган монтажчыларның авызлары колакларына җиткән.
Гөр килеп торган төркем, мине күргәч, тынып калды. Анри мине шәйләп алды да:
— О-о, мсье Имам Хисамович!.. — дип кычкырып җибәрде һәм, кул-ларын болгый-болгый, миңа таба килә башлады. Килә килешли үк яңалыгы белән уртаклашты. Бер сүздән барысы да аңлашылды: Каро- линасы килгән икән.
Ләкин әйтергә теләгәне ул гына булмаган, үзләренең безгә кунакка килергә теләкләре барлыгын да белдерде.
— Каролина шулай тели, — диде Анри, һаман да рәхәт елмаеп. — Сезнең гаиләгез белән, тормышыгыз белән якыннанрак танышмакчы була.
— Рәхим итегез! — дидем мин.
Анриның сүзе бетмәгән булган икән.
— Тик, зинһар, атап хәзерләнмәгез. Без сезгә бүген үк барабыз, — дип өстәп тә куйды.
Өйне күз алдына китерәм: кунаклар каршыларга әзерме? Һәдиянең, эше ничегрәк икән? Кайчанрак кайтыр, эшендә җыелыш-фәлән юкмы икән соң?..
Шунда ук Һәдиягә шалтыраттым. Билгеләнгән ул-бу күренми икән. Тавышы көр иде Һәдиянең. Әмма кичен кунаклар буласын, кунакларның да бик четереклеләре икәнен белгәч, ничегрәк каршыларбыз икә» соң аларны дип, каушабрак калды.
Кичен төп-төгәл сигездә звонок шалтырады. Каролина ишектән ке- рә-керешли үк, күптәнге дустын очраткан сыман, туп-туры Һәдиягә таба атлады һәм аны кочаклап алып, битеннән үбеп алды. Үзе нәкъ күгәрчен кебек гөрләп сөйләнепме-сөйләнә.
Һәдия исә елмаеп башын игәләп, ияген кагып тора. Бер кәлимә сүзен аңламагач, нишләсен соң?
Ул арада Каролина Анри кулындагы төргәктән алып Һәдиягә бөтен 1өньяга билгеле «Шанель» дип аталган ислемай сузды. Әгәр дә мондый 5үләк Зинаида кулына эләксә, куанычыннан үрле-кырлы сикерер иде. Хндый әйберләрне кулына төшерү мәрхүмәнең хыял-максаты иде шул ф Тик Һәдиянең, әнә, әллә ни исе китмәде. Елмаеп, тыйнак-басынкы ына башын ия-ия, үзенең рәхмәтен белдерде.
Каролина мине дә онытмаган.
— Ә монысы, мсье Кутузов, сезгә!.. — дип, миңа да бер төргәк тот-тырды. Бүләкне кулыма алу белән тойдым: китаплар.
— Мерси, мадам Каролина! Мерси!..
Нурия белән Һадига да бүләкләр булган. Әмма алар өйдә юк: берсе — пионерлар лагеренда, икенчесе — Кама аръягында дачада. Билгеле инде, Гөлҗиһан апа да өлешсез калмады.
Квартираны бер кат күздән кичергәннән соң, кунаклар чак кына тынычлангандай булдылар. Әмма табын янына утырып, алларына ризыклар китереп куйгач, яңадан ах та вах килә башладылар. Сый-хөрмәтне, әзерләнгән ризыкны күкләргә чөеп мактадылар.
Сүз иярә сүз китте. Мин тәрҗемәче. Күбрәк, җете-яшел күзләрен елтыратып, мадам Каролина сөйләнә. Үз-үзен тотышы ипле-әдәпле. Чын бер ихласлык белән елмаеп-балкып утыра. Барысының да күзләре аңарда.
Анри мыекларын тырпайтып киерелеп утырган да сигарет көйрәтә. Аның да күзләре Каролинада. Сөеп-иркәләп карый. Тикмәгә генә «мәхәббәт таш йөрәкне дә кешелекле итә» димәгәннәрдер шул.
Гөлҗиһан апаның үз хәсрәте иде.
— Ризыкларны яратмадылар, ахрысы...— диде ул, борчылып.
— Ник алай дисең, Гөлҗиһан апа?
— Ник дип, күреп торам ич. Бигрәк тә, әнә теге, нечкә билле чәчбинең ашау рәвешенең бер дә атасы-анасы юк. Ашыйм микән, юк микән дигән сыман, чәнечкесе белән кармаланып тик утыра...
Көлмичә булдыра алмадым
— Юк өчен хафаланма, Гөлҗиһан апа. Сый-хөрмәтегез, хәзерләнгән ризыкларыгыз ифрат та һәйбәт булган. Рәхмәт сезгә. Ә аларның, үзең әйтмешли, чукып-төртеп утыруларына әллә ни исең китмәсен, ул халыкның бар ашаулары шул.
Әңгәмә барышында Каролина Һәдиянең кайда эшләве белән кызыксынды. Аның мастер икәнлеген белгәч, үзенең хәйран булуын яшерә алмады. Ирләр эшен башкарырга сәләтле, кыю икәнсез, диде, хәтта «батыр» дип атады.
Күпмедер вакыт утыргач, табын яныннан кузгалышып, тәнәфес ясап алдык. Гөлҗиһан апа: «Каячы, табынны яңартыйм әле»,— дип, өстәл янында кайнаша калды. Каролина урыныннан күтәрелү белән • яңадан Һәдиягә барып сарылды Куллары белән ишарәләр ясап нәрсәдер аңлата, нәрсәдер төшендерә башлады. Анри, бераз һава алыштырыйм, дип балконга чыкты.
Мин дә, бер-ике тапкыр тәмәке суырып алу нияте белән, кабинетыма кердем. Шунда мадам Каролина биргән бүләкне кулыма алдым һәм бик тә пөхтә итеп, ефәк тасма белән бәйләнгән төргәкне чишә башладым. Аннан Шавалье эшли торган фирманың тарихы бәян ителгән китап килеп чыкты.
Кабат шау-гөр килеп өстәл янына утырыштык. Әмма бу юлы әңгәмә баягы кебек үк җанланып китә алмады. Шунлыктан әллә ни озак юанмадык Чәйдән соң кунаклар китәргә җыена башладылар
Каролина, яңадан күгәрчен кебек гөрләп, Һәдияне иңеннән кочып,
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
битләреннән үпте. Анри да, үз чиратында, Һәдиягә дә, Гөлҗиһан апага да кат-кат рәхмәт белдерде.
Шактый соң иде инде. Шунлыктан мин кунакларны трамвай тукта-лышына кадәр озатып куярга булдым. Урамга чыккач та сүз гел Һәдия турында барды. Каролина Һәдиягә тәмам гашыйк булган иде.
— Менә ул чын матурлык кайда!.. — дип куйды ул. — Рухи гүзәллек, табигый матурлык шундый була ул.
Бу фикергә Анри да кушылды.
— Әй-йе, чын матурлык яклауга да, исбат итүгә дә мохтаҗ булмый- Трамвай да озак көттермәде.
Без чын дусларча саубуллаштык. Ишекләр ябылды. Кунаклар, кул изәп, китеп тә бардылар. Бу минутта мин үзем генә калуыма чак кына сөенә дә идем. Башымда бер-берсен кысрыклаган уйлар өермәсе бөтерелә. Кеше язмышы, аның бурычлары, аның вәкаләтләре турында уйлыйм...
Кеше туып, тәпи йөри башлау белән дөньяның зурлыгына, галәмнең киңлегенә карап сихерләнә, хәйран кала. Күп тә үтми, ул фани дөньяга үз халкының, туган җиренең бер вәкиле булып килгәненә төшенә башлый, һәм ул шул мактаулы, бер үк вакытта гаять җаваплы бөек миссияне үз җилкәсенә күтәреп алырга әзер булырга тиеш.
* *
Бүген безнең улыбыз Һади да мәктәпкә барачак.
Без бик дуслар аның белән. Моннан берничә генә көн элек һадн йокларга яткач янына кердем.
— Ничек, улым, үсеп буламы?.. — дип, караваты янына килеп утырдым. Шунда ул минем кулымны нәни куллары белән тотып алды да куенына кысты.
Буш кулым белән рәтләп өстен яптым, аркасыннан сөйдем.
— Тизрәк йокыга китәсе иде, — ди бу.
— Улым, ник алай?
— Иртәгә сине тизрәк күрәсем килә...
Ничек итеп аны сөймисең дә, ничек итеп җылы гәүдәсен кочагына алып кысмыйсың ди!
— Әти!
— Әү, улым?
— Көннәр кая китәләр?
— Нинди көннәр?
— Менә бүгенге көн... Кичәге көн. Кая китәләр алар?
— һы-ы!.. Көннәр кая китәләр дисең, алайса? Авыр сорау бирдең син, малай, һәр үткән көн безнең тормышыбызда нәрсәдер калдыра, улым... Үзеннән соң эз калдыра. Син, мәсәлән, тиздән укырга барырсың. Язарга, укырга өйрәнерсең. Менә шулар сиңа үткән көннәр бүләге булачак алар... Без дә тиздән заводны төзеп бетерәбез. Тиздән машиналар чыгара башлыйбыз. Аларның барысын да безгә яңа туган көн булып узган гомер бирә...
Гадәттәгедән иртәрәк тордык бүген.
Өйдә ыгы-зыгы...
Ниһаять, бар да әзер. Һадины мәктәпкә үзем озатып куярга бул- дым.
Без урамда. Чалт аяз көн. Нәни улымның өстендә мәктәп формасы. Аякларында ялт-йолт итеп торган яңа ботинкалар. Кулында чәчәк букеты.
Юл бирегез! Туар көннәр кешесе килә...
Ул түгел, мин дулкынланам.
— Әти... Әти дим...
— Нәрсә, улым?
— Ә ник бик озак итеп, үскәнче укыйлар?
— Шулай кирәк, улым.
— Тиз генә булмыймы?
— Булмый, улым. Уку ул зур нәрсә. Үскәнче дә укырсың, үскәч тә ♦ укырга
туры килер әле, улым. Гомер буе укыганда да бик таманга килә торган чорда яшибез...
Хәзергә әле айлап бетерми. Әмма бер нәрсә бәхәссез: янымда туган ил киләчәге, Ватан язмышы атлый...
Нәни улым белем алырга бара. Әмма белем алу гына аз. Бик аз. Баланын тәрбия алуы да шарт. Икесе ике нәрсә боларнын. Кызганычка каршы, хәзергә әле бездә бу ике нәрсәне тиешенчә якынайта алу житеикерәми. Миңа калса, тәрбия бирү белем бирүгә караганда да әһәмиятлерәк. Чөнки тәрбия — кешене кеше итә. Бары тик белем генә алган кешене мин мораль яктан камил, тәмам җитлеккән, һәр яктан өлгергән дип әйтә алмас идем. Гельвецкий: һәркем даһи булып туа, дигән. Әмма дөрес тәрбия алмаган кешегә карата минем шигем зур. Кәкре үскән агачтан туры күләгә көтмә, димәсләр иде аны. Баланы дөрес тәрбияләү — безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү — киләчәктәге кайгыбыз, күз яшебез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдында гаебебез, дигән сүзләре белән Макаренко бер түгел, мен тапкыр хаклы.
Өлкән абыйлар, апалар! Юл бирегез!.. Урам буйлап жиде яшьлек гражданин атлый. Зур тормышның ишеген ачар өчен мәктәпкә бара ул.
Менә мәктәп. Аның ишегалдында — мәхшәр. Балаларның кулларында чәчәкләр, чәчәкләр... Балалар үзләре дә чәчәкләр төсле Ата- аиаларның куанычы йөзләренә чыккан
Баскыч төбенә мәктәп директоры чыгып баскан. Яшь буынны каршыларга дип чыккан ул. Аның тәбрикләү сүзләре яңгырый
Ниһаять, беренче звонок.
Нәни Һади артыннан кул болгап калам. Хәерле юл, улым! Хәерле юл...
Бар борчылганым Вәгыйз иде. Аны искә төшергән саен кай жн- ремдер әрнеп, сызып куя. Минем тормышыма шакып-ннтеп тормыйча, өермә кебек бәреп кергән бу язмыш өчен мин һич кенә дә битараф булып кала алмыйм.
Әйе, кайчандыр тормыш юлында сөрлеккән, жәбер-кимсетелүне, рухи газапларны күп кичергән һәм хәзер дә искәрмәстән генә зур югалтуга дучар булган ул кешенең язмышы мине бик нык борчый. Аның турында еш уйлагангамы, Вәгыйз инде минем өчен чит-ят кеше түгел иде
Ахыр чиктә түзмәдем, очрашырга, һич югында, сөйләшеп карарга кирәк дигән фикергә килдем. Туп-туры өенә барырга тартындым. Ин элек телефон аша сөйләшергә булдым.
Тырыша торгач, таптым үзен. Мин икәнне белгәч, бәлки сөйләшергә дә теләмәс, сөйләшкән очракта ла шактый ук ачы сүзләр әйтер, дип юкка гына хафаланганмын икән. Алан булмады. Тавышы көр, хәтта нәрсәгәдер сөенә дә иде кебек.
— Вәгыйз туган, саумы! Төнгә каршы мин борчый идем...—дип башладым мин
— Таныдым, Имам Хнсамович. Тавышыгыздан ук таныдым .
— Тормышлар ничек сон?
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ ф ИНЖЕНЕРЛАР
•— Хәзергә ярый...
— Мәрхәбә түти исән-иминме?
— Ул да бер көйгә генә йөри. Сыкранса да кыймылдый...
Күреп, сөйләшергә теләвемне белдердем. Үземне, ничектер, гаепле кеше кебек хис итүемне әйттем.
— Юкка хафаланмагыз, Имам Хисамович. Беркемне дә гаепләмим.. Барысы да үз урынында: ким дә түгел, артык та түгел. Киткән икән, әйдә, китә бирсен. Димәк, шулай кирәк булган. Аның шулай буласы көн кебек ачык иде. Үзем гаепле... Барысына да бары тик үзем генә гаепле. Тормышны аны, Имам Хисамович, хыянәттән башламыйлар... Бигрәк тә гаилә тормышын..,
Вәгыйз сөйләде дә сөйләде:
— Бәлки, Имам Хисамович, үкенәсеңме? дип сорарга телисездер. Үкенәм. Бик үкенәм. Элегрәк уйламыйча эшләгән нәрсәләрем өчен үз- үземне үлгәндә дә гафу итәсем юк.
Соңгы сүзләреннән соң минем аны чак кына тынычландырасым, юатасым килеп китте. Вакыт үзенекен итәр... Вакыт дигән нәрсә мәр-хәмәтсез дә, шулай ук дәвалаучы да дип әйтәсем килде. Әгәр дә очрашып, күзгә-күз карашып сөйләшкән булсак, һәрхәлдә, сүз башкача- рак булыр төсле иде. Уен-көлкесеннән дә баш тартмаган булыр идем. Бер кыркылганга карап сарык та гомере буе шәрә йөрми, дип бәлки төрттереп тә куйган булыр идем. Әмма андый сүзләр телефон аша сөйләнмиләр. Үзең дә сизмәстән кеше күңеленә мәңге төзәлмәс яра салуын бар.
Бераздан икебез дә, сүзләребез беткән кешеләр сыман, тынып калдык. Вәгыйз шалтыратуым өчен кабат рәхмәтләр әйтте, шулай шалты- раткалап торуымны үтенде.
Саубуллашып телефон трубкасын куйгач кына әйтергә жыенып та сүзләремне әйтми калган кеше сыман хис иттем үземне, һич югында, Мәрхәбә түтигә сәлам әйтәсе калган, дип уйлап алдым.
Кайтырга чыктым. Шактый соң булуга да карамастан, олы урамда җилдәй җитез автомобильләр, автобуслар. Ыгы-зыгы, шау-шу. Беренче очраган тынычрак тыкрыкка борылдым. Чак кына хәл аласы, саф һава сулыйсы килеп китте. Вәгыйзнең: «Тормышны аны хыянәттән башла-мыйлар», дигән сүзләре әле дә булса колак төбемдә яңгырап тора. Бу сүзләр күңел түренә уелып калды. Тавышы көр булса да, бәхетсез иде ул. Кайчандыр нәрсәдер көтеп, нәрсәдер өмет итеп, янып-көеп яшәгәндә ул күп тапкырга бәхетлерәк булгандыр, дигән уй килде башыма. Билгеле, шулай булгандыр. Чөнки Вәгыйз ул вакытта гашыйк иде. Ин изге, иң гади, кешенең рухи гүзәллеген чагылдыручы хис белән янып, рә- хәт-куанычлы чын юану татып яши иде.
Кеше тормышы, кеше язмышы шулай яратылгандыр инде. Ул һәр вакытта да нәрсәдер көтә, өмет итә. Гүя ниндидер бер ак пароход килеп чыгар да, кеше шуңа утырып бик күп еллар буе хыялланып, зарыгып көткән максатына юл алыр сыман тоя. Әмма еллар үтә тора... һәм кеше бары тик шунда гына үзенең юк белән хыялланганына, бөтенләй юкка ашкынганына төшенгәндәй була. Бакса, авызы ипигә туймыйча, менә була, менә морадыма ирешәм дип өметләнеп-ашкынып, ак пароход көтеп уздырган яшьлек еллары иң бәхетле, иң куанычлы еллар булган икән ләбаса! Бу хәлне, аянычка каршы (бәлки бәхеткә каршыдыр), бары тик чигәләрне бәс сукканнан соң гына төшенәсең икән, һәм шул, менә була, тиздән бар да рәтләнер дип йөргән яшьлек елларыңны юксынасың, өзгәләнеп сагына башлыйсың икән...
Шундый уйларга бирелеп, шактый ук кәефем кырылып, кайту ягына борылдым.
Анри Шавалье безнең өчен, чын мәгънәсендә, авыртмаган башка тимер тарак булды. Тагын яңа хәбәр: «Франц-Пуатвен» корпорациясеннән комиссия килүе көтелә. Бу турыда да генеральный директор шалтыратып әйтте. Тавышы шактый ук борчулы иде аның. Техник- контроль стендын тапшыру-кабул итү процедурасы шау-шусыз, бәла- * казасыз гына узса ярар иде, дип борчыла иде булса кирәк.
Стендны монтажлау төгәлләнеп килә. Тартышсак тартыштык, ба- 5 рыбер үзебезчә иттек. Монтажчы-электриклар бригадасы билгеләнгән = графикны узып эшли. Әйдә, тизрәк төгәлләнсен иде инде. Бу четерекле эштән тизрәк котылып, үзебезнең төп эш — комплексның баш кон- = вейеры белән генә шөгыльләнәсе иде.
Мин тагын бер хакыйкатькә төшенгәндәй булдым: мсье Шавалье * тикмәгә генә безнең белән кызыксынмый, нәрсәдер ачыклый, үзе өчен бик әһәмиятле нәрсәнең асылына төшенергә, һаман да әле сер булып = кала биргән чынбарлыкны аңларга тели иде.
Баштарак, яшерен-батырын түгел, Анриның искәрмәстән генә «чә- « нечкеле» сораулар биреп куюы минем җен ачуларымны чыгара иде. * Нәрсә кирәк аңарга? Нигә дип әле ул эш яки минем белән генә кызык- £ сынмыйча, минем ничек яшәвем, хәтта гаилә тормышыма да тыкшына? г Һәдия, балалар, хәтта Гөлҗиһан апаның нигә кирәге бар аңар?
Бездә кунакта булганның икенче көнендә бугай, тагын бер сәер 2 сөйләшү булып алды. Минем янга кабинетка керде дә: «Чоу!» дигән булып кул күтәреп кенә исәнләшкәннән сон, алданган яки ышанычы акланмаган кеше сыман, йөзенә канәгатьсезлек кыяфәте чыгарып, тезә дә башлады.
— Пардон, Имам Хисамович... Әгәр дә хак булса, балалар да, шулай ук теге, без күргән карчык та сезнең әниегез булмаган ич... Барысы да чит кешеләр икән ләбаса...
Мин җайап бирергә ашыкмадым. Чыннан да нәрсә дияргә соң? Шулай ук аның соравын җавапсыз калдырырга да ярамый иде.
— Аири... — дидем мин әллә ни исем китмәгән кыяфәт белән. — Бу мәсьәлә сине шул кадәр кызыксындырамы? Синең өчен ул бик әһәмиятле нәрсәмени соң?
— Шулай да кызык!..
— Алайса, тыңла. Әйе, ул балаларның әтисе мин түгел. Әмма синең «чит кешеләр» дигән сүзең белән килешә алмыйм. Чит кеше балалары юк ул. Балалар чит кешенеке була алмыйлар. Шулай ук ана- карчыклар да чит кешенекеләр түгел... Балалар да, аналар да кешелек өчен бик изге нәрсәләр. Аларны беркемнең дә чит итәргә хаклары юк.
Шул сөйләшүдән соң ике-өч көн үттеме икән, яңадан минем яныма кергән бу.
— Хөрмәтле Имам Хисамович,—дигән булды, шактый ук төчеләнеп. — Каролинаныц бер үтенече бар сезгә..
— Шулаймы?.. Бездә кунакныд теләге изге нәрсә булып санала. Ягез әле, гүзәлләрнең гүзәле Каролинанын да теләген тыңлап карыйк.
— Ул сезнең телдә берәр кинофильм яки берәр спектакль-фәлән күрергә тели...
— Була ул! — дидем мин, бер дә исем китмәгән кыяфәт белән. Ә үзем эчтән генә уйлап куйдым: нәрсә күрсәтергә соң аларга? Бездә татар артистларының концертлары еш була. Шулай ук Чаллының үзендә дә халык театры бар. Әмма аларга ниндидер гадәти булмаганрак нәрсә күрсәтәсе иде бит. Моның өчен, әлбәттә, Казан белән элемтәгә кермичә булмастыр кебек иде.
Мин шунда ук Казанга шалтыраттым. Иң элек Татар дәүләт академия театры белән сөйләштем. Анда яңа сезонны ачып җибәрергә хә
зерләнәләр генә икән әле. Минем белән сөйләшкән администратордан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында сораштырдым. «Анда иртә дә, кичен дә «Шүрәле» балеты булачак», — диде ул.
Бик күп чикләрне кичеп, дистәләрчә илләрнең тамашачыларын таңга калдырган бу балеттан да кулайрак әсәрне табарга мөмкинме соң?
Шунда ук опера һәм балет театры белән тоташтыруларын үтендем. Өзлексез шалтыратып бимазалаудан кәефе кырылганга охшаган хатын- кызның: «Театр тыңлый», дигән тавышы ишетелде. Минем Чаллыдан, КамАЗдан икәнлегемне белгәч, әлеге дорфа-кырыс тавыш нәфисләнә төште. Билет яклары белән кызыксындым. Авыррак икән ул мәсьәлә. Шулай да КамАЗ кешеләре өчен бронь белән калдырылган урыннардан булса да өлеш чыгарырга мөмкин икән. Дүрт билетка заявка алды. Рәтләренә кадәр әйтте.
Калганы бик җиңел эшләнде. Аэропортка шалтыратып, Казанга һәм бүген үк аннан кире кайту рейсларын белештем дә самолетка билетларга заказ бирдем.
Бәхеткә каршы, Һәдиянең дә буш вакыты туры килде. Шулай итеп көтмәгәндә-искәрмәгәндә, Казан тикле Казанга барып спектакль карап кайтырга туры килде.
һәм менә тагын көтелмәгән яңалык. Эш белән мәшгуль идем. Туган авылым Гәрдәледән совхоз директоры килеп чыкты. Йомыш белән. Тагын ярдәм кирәк үзенә. Салам парландыру өчен өстәмә бункерлар куйганнар да табаклы металл таба алмыйча иза чигәләр икән. Булышырбыз дип вәгъдә иттем. Әмма килүенең төп сәбәбе (үзе әйтүенчә) мине кунакка чакыру икән. Бүген кичен авыл культура йортында гадә- ти булмаган мәҗлес оештырыла ди. Кичке алтыда авылда булырга ризалыгымны алып китеп барды.
Аның артыннан ук Анри килеп керде. Керде дә, тавышын уйнаклата төшеп, сүз башлады бу.
— Хөрмәтле Имам Хисамович! . Бәхет кошым Каролина килде. Сезне бүген кичкә үк кунакка чакырырга дип атап килдем. Мадам Һәдия белән, әлбәттә. Күрсәгез, ах-х! итәрлек Париж күчтәнәчләре дә бар...
— Гафу ит, Анри, бүген булмый,— дидем мин.
— Нигә булмый?..
Мин кабат гафу үтендем дә туган авылыма кайтырга вәгъдә бирүем турында әйттем.
Мсье, нәрсәдер исенә төшерергә теләгән кеше сыман, чак кына уйланып торды һәм әйтә салды:
— Имам Хисамович... Әгәр дә мөмкин булса, безгә дә авылыгызны күрсәтегезче. Үтенеп сорыйм сездән.
— Соң, рәхим итегез, — дидем мин. — Тик сез кунаклар көтәсез бугай бит.
— Сез булмагач, ул мәҗлес кичереләчәк. Сезнең хөрмәткә иде ул, Имам Хисамович.
— Киттек, алайса, бергәләп.
г Көннәр тәмам кыскарды. Без юлга чыкканда гына якты иде әле. Хәзер инде, әнә, тулган ай калыкты. Тирә-юньне саргылт яктылыкка манчып, гаҗәеп зур тизлек белән машинага ияреп бара. Урман куерган урыннарда гына күздән югалып торгалый ул.
_ Безнең «Волга» җил уйнатып алга ыргый. Туган авылыма кайтып барам. Ниндидер сихри бер көч йөрәкне ешрак тибәргә мәҗбүр итә. Туган як! Шушы сүзне телгә алу да күңел түрендә иң якты тойгылар өермәсен, хисләр давылын кузгату өчен бик җиткән.
Урман бетте. Юлның як-ягында иге-чиге күренмәгән киңлек. Иген басулары болар. Әле кайчан гына монда күкрәп арыш үсеп утыра иде. Ә хәзер игене җыеп алынса да, ни өчендер җире сөрелмичә калдырыл-
ган. Ай яктылыгыннан басу киңлекләре алтын йөгертелгән сыман булып күренә.
Мотор бер көйгә генә гөрелди. Машинаның тигез тавышына охшап, күңелдә әкрен генә истәлекләр агыла
Бу юл миңа бик яхшы таныш. Әти-бабаларым сөртенмәгән ташлар бик сирәктер бу юлларда. Миңа да күп тапкырлар үтәргә туры килде ф бу юлдан. Беренче тапкыр үткәндә сигез яшьләр чамасындагы ялан о. аяклы бер малай идем Әле дә булса хәтеремдә, кызу көн иде. Ялан £ аякларым астында кайнар тузан. Аякларымны шапылдатыбрак бастым & исә, табаннарны өтәрдәй булып кызган туфрак, терекөмеш сыман, як- 5 якка чәчрәп кала иде. *
Ул вакытта әти-әниләрем, Нижегородскига автомобиль заводы тө- = зергә дип. дөресрәге, тамак туйдырып, өс-баш юнәтеп булмасмы дип, > бәхет эзләргә киткәннәр иде. Корым-юөремгә баткан, ысланып беткән я бәләкәй генә пароходка утырып барган идек. Миңа билет алмадылар, о Әти мескеннең акчасы җитмәгән иде. Билет тикшергән вакытта мине, = тозлы балык исе аңкып торган галәмәт зур мичкәләр арасына төше- j реп, өстемнән биштәрләр белән томалап тордылар. Ул хатирәләр ка- ® дерле, әйтеп аңлаткысыз якын миңа.
Юллар, юллар! Әгәр дә язмыш дигән нәрсәгә ышансам, мин язмыш- > ны иң элек шул юллар белән чагыштырыр идем. Алар бит ил белән, < халык белән бергә кайгыны да, шатлыкны да кичереп, һәрнәрсәнең беренче шаһиты да булып торалар. Ә бу юллар богау чыңнарын да, тот- z кыннарның моң-зарын да күп ишеткән. Юлдан яхшы да атлый, яман да атлый.
Ил өстенә афәт килгәч, бу юллар безнең авыллардан йөзләрчә һәм меңнәрчә кешеләрне сугышка алып киткән. Алып киткән, әмма күпчелеген алып кайтмаган. Юлларның шулай, соңгы юлга озата торган яман яклары да бар шул
Әй-йе, адәм баласы кайда жан куясын, кайда туфрак буласын белми. Кеше дә, нәкъ очар кош кебек, әжәлен еш кына туган туфрагыннан, газиз җиреинән читтә таба. Минем әти-әнине генә күр инде! Шушы Чаллыга орынып торган авылда туып-үюсәләр дә. Горький каласы туфрагына барып, тигез җирне түмгәк иттеләр. Бәлки шуңа күрәдер, ул-шәһәр минем өчен үтә изге, үтә кадерле. Анда әти-әниемнең һәм минем белән тормышның ачысын-төчесен күп эчкән тормыш иптәшем Иажнянсң каберләре..
Туп-туры Кәримулла абзыйларга барып төштек. Өйдә карт белән ике нәни бала гына иде. Танышкан-исәнләшкән арада җаен туры китереп, Гарифулла белән килененең кайдалыгы белән дә кызыксындым.
— Партия җыелышы диделәр бугай. Килен дә. менә бу ике күзле бүкәнне ялт итеп кенә кертеп чыкты да, шунда йөгерде...
«Партия» сүзе Анринын да колагына кереп өлгергән. Шунда ук миннән: «Әллә коммунистлармы?» — дип сорап куйды
Мин иң элек Кәримулла абзыйга мөрәжәгать иттем:
— Нәрсә, икесе дә партиядәмени?
— Икесе дә. Киленне моннан ике ел элек алдылар Ни әйтсәң дә. һөнәр иясе, һөнәр иясе — ил терәге, диләр бит
Анри өйне кабат күздән кичергәч, бер кырыйда стена буенда пианино торуын күреп, тагын сора\ бирде
— Нәрсә, берәр җитәкче работниклармы әллә?
Киленнәренең дуңгыз караучы, өй хуҗасының гадн механизатор булып эшләве турында ишеткәч, янә ышанырга да, ышанмаска да белмәде.
Авылда нинди бәйрәм булуы белән кызыксындым.
Кәримулла абзый хәбәрдар.
— Хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, нәрсә булса да уйлап чыгарып кына торалар. Гажәп тә түгел. Халыкның ил-көн итүләрен генә күр син, кызыгып үләрлек.
Ул арада балалар янында чуалган Һәдия белән Каролинага игътибар иттем. Алар мәш киләләр. Өлкәнрәге кыз бала. Укырга йөрүе-йөр- мәве белән кызыксындым Юк, мәктәпкә керергә яше җитмәгән икән. Ә менә музыка мәктәбенә йөри башлаган.
Карасам, Каролинаның кулында ноталар. Бәләкәй кыздан нәрсәдер сорый. Кыз берни дә аңламый, бары тик елмая гына. Аңа да тылмач кирәк иде. Килдем, кунак апаның сүзләрен 1әрҗемә иттем. Каролина: «Бу ноталар белән кем уйный?» — дип сорый икән. Шушы бәләкәч уйный дигәч, мадам ах-х! итте. Бетховенны уйный икән ләбаса!
Баш өстенә зәңгәр бант утырткан, шундый ук төстәге чәч үргеч белән нәни толымнарын үреп салган кызчык әллә ни ялындырып тормады. Пианино янындагы урындыкка менеп утырды да, Каролина кулындагы ноталарның берсен алып, ике куллап уйнап та җибәрде. Бетховенның балалар өчен язган «Сурок» дигән жыры яңгырады.
Бәләкәй музыкант уйный, ә Каролина йомшак, йонлач жәнлекне куенына алган сыман хәрәкәтләр ясап, бөгелә-сыгыла француз телендә җырлый. Кызчык канәгать, күзләрендә очкын. Авызы ачык нәни малайның да күзләре аңлашылмый торган телдә сөйләшүче, ул белмәгән телдә җырлаучы апа кешедә.
Без, ир-атлар, үзара гәп сатып утырабыз. Күбрәк Кәримулла абзый сөйләнә.
— Яшьләр гомер көтә, картлар үлем көтә, дигәндәй, гомер узды да китте, күрше Хәзер менә, басу уртасында калган сука башы кебек мин утырам...
— Күпне күргән, озак яшәгән кеше шул сез, Кәримулла абзый, — дигән булдым, телемә башка сүз килмәгәч.
— һәй-й, кем! Каян килеп озын булсын, ди. Тәрәзәгә бер күз салып алу кебек уза да китә икән ул гомер дигән нәрсә. Үткән гомер — искә» җил, димәсләр иде аны.
Шул вакыт Кәримулла абзый җәһәт кенә урыныннан купты.
— Бәрәкалла! Намазымны оныта язганмын лабаса...
Тиз генә кече якка керде, мич алдыннан ялт итеп торган җиз комганын алды да, авыз эченнән генә догаларын мыгырданып, чыгып китте.
Анри тагын сорау ала башлады. Биш вакыт намазның һәм тәһарәтнең нәрсә икәнлеген аңлатып бирергә туры килде.
Ул арада тәһәрәт алып, өс-башын алыштырырга өлгергән Кәримулла абзый керде. Авыз эченнән генә нәрсәдер укый иде булса кирәк, керә-керешли беркемгә бер сүз әйтмичә, хәтта як-ягына каранмыйча кече якка үтте.
Бабайның намазлык җәюен күргән нәни музыкант та, тс-с, шауламаска дигән сыман, имән бармагын ирене янына китереп, күзе белән генә кече якка ым какты. Уйнавыннан туктап, пианино капкачына кадәр ябып куйды.
Өйдә тынлык урнашты.
Намазлык өстенә тезләнгән ил карты Кәримулла абзый ягына күз салам. Ай-Һай, картайган! Әмма аның йөзе җитди, шулай картаюына, шулай бетешүенә уфтану яки үкенүнең әсәре дә юк. Андый тыныч халәт бары тик тормышның -иң югары ноктасына күтәрелеп җитеп, текә кыя кырыена килеп баскан кешеләрдә генә буладыр. Ул инде, үзе әйтмешли, шекер, бу фани дөньяда бик күпне күргән. Егылган чаклары да булгалагандыр, әмма тагын торган. Ничек кенә булмасын, ул үз өлешенә тигән көмешен тыныч күңел белән кабул иткән, кеше бәхетенә
кызыкмаган. Шул мизгелдә бөкресен чыгарып утырган бу ил карты изге кешене, пәйгамбәрне хәтерләтә иде. Әнә, күз явын алырлык ап-ак күлмәге аша, яшеренгән канатлар булып, калак сөякләре төртеп тора...
Шул вакыт шау-гөр килеп Гарифулла белән Зәйтүнә кайтып керделәр. Безнен үзләрендә икәнлекне капка төбендәге машинаны күреп үк белгәннәр. Әмма кече якта кыйбла ягына йөз куеп намаз укып утырган ф картны күргәч, кинәт тынып калырга мәҗбүр булдылар.
Урам тутырып клубка барабыз. Төркемнен урта бер җирендә — Кәримулла абзый. Башында һәйбәт камчат бүрек, өстендә рәешкә генә кия торган яңа бишмәт, аякларында кәвешләр белән киелгән бизәкле сәхтиян читекләр. Буй-сын төз.
Киң, якты урам буйлап атлыйбыз. Өйләрнең ачык тәрәзәләреннән өй хуҗаларының гөр килеп сөйләшеп утыруларына кадәр аермачык булып ишетелеп кала. Кәримулла абзый әйтмешли, хәзер бит ашып- ташып торган иркенлек. Кунак-төшем, дус-ишләр, туган-тумачалар бергә җыела торган чак.
Бер ачык тәрәзәдән урамга Үутырып җыр агыла.
ЛА, былбылым, вай, былбылым.
Агыйцелдэ тан ата;
Таннар ата, өзелә үзәк. Җырлата да елата...
Җыр әллә нишләтеп җибәрде үземне Тәнем чымырдап куйды. Кинәт кенә чиксез дулкынлану биләп алды. Шул мизгелдә бугазыма ниндидер төер менеп утыруын, күзләрем дымлануын сиздем
И-и туган авылым! Бары тик синдә булганда гына туган телемнең яңгырашы, сафлыгы, аһәңе, нәфислеге мине тәмам әсир итә. Үтәдән-үтә күренмәле рәсемнәрне бары тик акварель буяулары белән генә ясарга мөмкин булган кебек, әбием сөйләгән әкиятләрне дә, халкым җырлаган җырлардагы сүзләрне дә бары тик саф ана телебездә генә сөйләп, бары тик үз телебездә генә әйтеп буладыр кебек. Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем. Тикмәгә генә; иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел, димәсләр иде аны. Әйе, туган телнең рухын безнең буын гомерлеккә бәгыренә сеңдергән. Аның рухы кичке һа-вада да, яңа пешкән икмәк исендә дә, киң Иделнең дулкыннар кагуында да, агач яфраклары лепердәвендә дә бар сымак, һәрхәлдә, мин моны күңелем белән шулай тоям.
Клубта да безне ачык йөз, якты чырай, тәмле тел белән каршы алдылар:
— Әйдәгез, әйдә, кадерле кунаклар! Рәхим итегез! Мәҗлесебезнең түр күрке булыгыз! — дип, кыз-киленнәр, чая җиңгәчәйләр кыстап кына да калмадылар, җилтерәтеп түр якка алып кереп тә киттеләр үзебезне.
Ә анда хәйран-тамаша, халык, халык Алма төшәрлек тә урын юк. Барысы да күргәзмә карарга дип килгәннәр Хәер, карарлыгы да бар шул. Зур залның буен нан-«буена ике рәт нтеп сузылган өстәлләр. Ап- ак эскәтерләр ябылган өстәлләрдә, күз явын алып, мен төрле ризык- нигъмәт тезелеп куелган Нәрсәләр генә юк анда! Ул балга катырган чәкчәкләр, камырдан эшләнгән ак, кызыл, ал, сары роза чәчәкләре бәйләмнәре, шикәр комы сибелгән төшләр, әллә ничә төрле паштетлар, кабартмалар, кырыккатламнар, гөбәдияләр, «ат тояклары», кыстыбыйлар. өчпочмаклар, пәрәмәчләр, тары тәбикмәкләре, күзикмәкләр, кә-бестә һәм бәрәңге бөккәннәре, хәтта көлчәгә кадәрле бар Бусы инде дөньяны күп күргән әбиләп эшедер. Ә табын күрке — бәлешләр аерым урынга тезелеп куелган. Анда тулган ай кебек булып йөзләре килгән
МӘХМҮТ хас ә но в ф инжгнгрлгг
ит бәлешләре дә, кабак, балан бәлешләре дә бар. Бер башта эчемлекләр: чымырдап торган әче баллар, эченә кисәкләп боз салынган әйрәнгә кадәр куелган.
Шунда ук вәкаләтле комиссия членнары мәш килә, һәрбер ризыкны кулларына алып, әйләндергәләп күрсәтеп, кем тарафыннан пешерелүен әйтәләр. Күргәзмәдә җиткән кызлар да, уңган киленнәр дә, җитез җиң-гәчәйләр дә. озын гомер кичереп, бай тәҗрибә туплаган әбиләр дә катнашкан. Теләгән кешегә ризыкны авыз итәргә дә бирәләр. Чөнки аш-су, ризык турында төпле фикер тупларга кирәк. Җиңүчеләрне дә әнә кыйммәтле призлар көтә. Беренче бүләк — 120 сумлык сервиз.
Тик менә шартлары бик катгый икән: аш-суның формасы да. нәзакәтле хәзерләнүе дә, йөзе килүе дә, тәме дә, кыскасы, куелган барлык таләпләргә дә җавап бирерлек булсын.
Эммабезгә әллә ни озак юаныргатуры килмәде. Совхоз директоры Бәшпров барыбызны да берьюлы кочаклаган сыман итеп бөтереп алды да кунаклар бүлмәсенә алып кереп китте. Анда инде ике кеше бар иде. Таныша торгач белдек: аларның берсе райком вәкиле, икенчесе өлкә газетасы хәбәрчесе икән. Анысы күргәзмә турында репортаж язарга килгән.
Гөрләп самавар кайнап торган табын янына утырырга да өлгермәдек. алдыбызга берьюлы әллә ничә төрле ризыкларны китереп тә куйдылар. Анрп белән Каролинага иң ошаган нәрсә — тутырган тавык булды. Каролина хәтта аның ничегрәк хәзерләнүе белән кызыксынып, рецептын да язып алды.
Без яңадан залга чыкканда совхозның жюри членнары җиңүчеләрне билгеләп, бүләкләрне тапшырганнар иде инде. Беренче урынны заманында мине кыр станында итле токмач белән сыйлаган Мингаян апа алган. Ул вакытта да механизаторлар: «һай, Мингаян апа, ашыннын тәмлелеге лә!..» дип, тикмәгә генә мактамаганнар икән.
Хәзер инде өстәлләр тирәсендә халык гөж килә. Табындагы барлык ризык халык карамагына тапшырылган. Түрдәге өстәл тирәсенә өлкән кешеләр: хезмәт һәм сугыш ветераннары утырган. Яшь кызлар аларны чәй белән сыйлыйлар.
Иорт хуҗаларыбыз безне көтеп торалар икән. Җәһәт кенә җыелып, кайтырга чыктык.
— Безнең килен дә бүләкләнде, — дип куйды Кәримулла абзый.
Һәдиягә җитә калды.
— Шулаймы? Менә һәйбәт булган. Тәбриклим, Зәйтүнә!
— Махсус приз бирделәр. — диде Гарифулла, оялып-югалып калган хатынына ярдәмгә килеп.
Авыз иткәндә иң беренче булып ашалып беткән ризык өчен дә жюри аерым бүләк билгеләгән булган. Зәйтүнәнең төче коймагын ялтыратып кына куйганнар. Бик һәйбәт! Ул да аш-суның яхшы хәзерләнгән булуын күрсәтә түгелме соң?!.
Хуҗалар безнең китүебез турында ишетергә дә теләмәделәр: төн безнеке, иртәгә ял. дип дәррәү күтәрелеп, табын хәзерләргә керештеләр.
Анрп белән без алма бакчасына чыктык. Менә таш җәелгән сукмак. Ул сиртмәле коега кадәр сузылган. Коеның бура, сукмак тирәләрен куе. йомшак үлән баскан — ят та тәгәрә.
Кайбер алмагачларның алмалары өзелмәгән, әнә тәрәзәләрдән төшкән яктылыкта ап-ак булып күренеп торалар. Аларның көзге сорт — антоновка алмалары икәнлеген исләреннән үк белеп була.
Бу бакча миңа бала чагымнан ук таныш. Менә шушы ян койма артында гына безнең өебез иде. Шушы койма аша гына сикереп төшеп, алмалардан күп авыз иткәләдем.
Безнең як койма буендагы бер карт алмагачның йодрык кадәрле алмасын өзеп алдым. Салкынча, саллы алма иде бу. Аның тешләрне
камаштырырлык ачы үткенлеге, шешәсе әле яна гына ачылган газлы су сыман, авызымда беркавым кайнап торды.
— һай-й, алмасы да алмасы!..
Малай чакта тикмәгә генә кермәгәнмен икән шул мин бу бакчага .
10 *
Вәгыйз Гайнанов хурында берсеннән-берсе яманрак хәбәрләрне 5 ишеткәч нәрсә дип уйларга да, ни дип юрарга да белмәдем. Хәер, сәбәп- = ләре дә юк түгел. Башта Ләйләсе ташлап китте. (Хыянәттән дә әшәке * нәрсә юк.) Аннары әнисе — Мәрхәбә түти дөнья куйган. Эшендә дә ча- = таклыклар чыккан дип сөйлиләр.
Әмма чын ир-егет андый гына югалтуларны күтәрә белергә тиеш * иде кебек. Ирексездән Исламның Вәгыйз турында: «Ул егылган түгел, “ ә сөйрәлүче адәми зат», дип әйткән сүзләре искә төште.
Ничек кенә булмасын, Вәгыйзнс эзләп табарга һәм ирләрчә бер л сөйләшеп карарга кирәк иде. Ләкин аны эзләп табу мин уйлаганча ук « җиңел булмады. Эш урынына шалтыраттым: эчеп-исереп берничә тап- * кыр прогул ясаганы өчен эшеннән куылган. Өенә киттем: анда тагын да £ яманрак яңалык. Җыен юлдан язган браматларны җыеп, күршеләренең тынычлыгын җуйган өчен, квартирыннан сөргәннәр. Шунда төшен- * дем мин: бер генә сөрлексен адәм баласы, аннары инде беттең, очсыз 2 лапасыңны көт тә тор икән.
Вакытымны югалтсам югалттым, әмма таптым Вәгыйзне. Таныр- лыгы калмаган егетнең. Менә ул дөньялардан киткәндәй булып каршымда утыра. Сизелеп тора, күңелен әрнү талын, хәсрәте хәттин ашкан. Күзләре эчкә баткан. Маңгаена тирән сырлар уелган. Ябыккан, бетешкән. Кием-салымы каткан. Күрешүебез ямьсез булды кинәт кенә әллә нәрсә булды егеткә, иреннәре дерелдәде, теленә сүз килми гаҗизләнде.
— Нда-а, Вәгыйз!.. Тәки махы бирдең. Мин синең тигез җирдә абына торган гадәтең барлыкны белми идем. — дидем мин, телемә башка сүз килмәгәч. — Я, әйт, нәрсә булды сиңа? Ни җитмәде? .
— Акыл... Акыл җитмәде.
«Әллә катырак бәрелимме икән?» — дип тә уйлап куйдым Әмма ярсу, газап, иңрәү, хәсрәт тулы бәгырьгә саксыз кагылу хәтәр нәрсә.
— Кеше үгете үт сытар, ди. Мин сиңа, Вәгыйз. үгет-нәсихәт укырга җыенмыйм. Шулай да бер-икесүз әйтмичә булдыра алмыйм Дәшмәскә хакым юк. Әйтче, зинһар, шулай кешелектән чыгарлык, акылыңны җуярлык нәрсә булды соң әле? Ярар, хатының китте ди. Әниең дөнья куйган. Әмма бит боларның берсе генә дә дөньяда булмый торган хәл түгел. Мондый югалтуларга без һәркайсыбыз әзер торырга тиеш. Син сау-сәламәт кеше. Кулыңда көч, беләгеңдә җегәр бар. Эшлим дисәң, рәхим ит, һөнәрең мактаулы
Вәгыйз, оеп калгандай, һаман да тик утыра. Аның шулай йокылы- уяулы халәттә утыруы ачуымны чыгара башлады. Әмма түздем, күтәрелеп бәрелмәдем. Көнен-сәгатен билгеләп, кабат очрашырга (бу юлы инде бездә) сүз куешып аерылыштык. Аңынчы мин Вәгыйзгә эш табып, яшәргә урын барлап куярга тиеш идем
Сүзендә торды, килде Кунак булды. Һәдия дә үз итеп киңәш бирде. Ә Гөлҗиһан апа: «Тормыш булгач. Вәгыйз улым, ачысын да, төчесен дә авыз итәсең икән аны», —дип, кош булып кына сайрамады инде.
Вәгыйз, рәхмәтләр әйтеп, китәргә җыенды Мин озатып куярга булдым. Чыгып китәргә генә торганда сәер бер очрашу булды: безгә Ниса килеп керде. Аны күрү егетне өнсез итте, ул: «Сез-з! » дип, бары тик бер сүз әйтә алды.
Ниса да аны таныды кебек. Әмма әллә ни исе китмәде. «Исәнмесез!» дип күреште дә түргә узды. Анда аны шау-гөр килеп Һәдия каршы алды. «Әйдә, әйдә, Ниса җаным! Ник ешрак килми торгансыңдыр, сагындырып кына йөрисең...»
Урамга чыккач, Нисаны каян белүе белән кызыксындым. Вәгыйз бермәлгә җавап бирә алмыйча торды. Аннары минем якка борылмыйча гына болан диде:
— Күңелле очрашу булмады ул... Бу ханым белән танышу да исереп, тилереп йөрүгә бәйле. Сөйләсәм... нәфрәтегезне уятырмын дип куркам.
Аны кыстамадым. Әмма ул, белсәгез белегез инде дигән сыман, ипләп кенә хикәяли башлады.
Квартирында яшәгән чагы булган Вәгыйзнең. Бер төркем исерек башлар җыелып нык кына эчкәннәр. Төн урталары булуга да карамастан, Вәгыйздән тагын берәр шешә аракы таптыра башлаганнар. Хуҗа кунакның ишәге, ди бит. Вәгыйз урамда очраган беренче машинаны туктата да туп-туры «Кама» ресторанына юл тота. Үч иткән кебек, ул да инде ябылырга өлгергән. Шунда Вәгыйз хәйлә юлына баса. Ишек катында торган бер бәндәгә пальтосын, бүреге белән шарфын бирә дә ■ишек янына килә: «Яңарак кына чыккан идем... Түләргә акчам җитмәгән иде», дип эчкә үтә. Гөрләп торган ресторан тынган. Буфет та ябык. Вәгыйз ялынып-ялварып, икеләтә бәя биреп, тәки бер шешә коньяк ала. Урамга чыкса, кием-салымын биреп калдырган бәндәдән җилләр искән. Анда сугыла, монда бәрелә, ник бер җан иясе күренсен. Үзәк-ләргә үтәрдәй булып, салкын җил исә. Вәгыйз трамвай тукталышына йөгерә. Анда да адәм заты күренми. Рестораннан чыккан кызулык белән бераз түзсә дә, соңрак чыдар хәле калмый. Җан газиз бит, Вәгыйз урамның аръягында торган йортларга таба йөгерә. Бер подъездга керә. Кайнар батарея-фәлән булмасмы дип, икенче катка күтәрелә. Юк. Караса, ишекләрнең берсе бикле түгел. Коридорга уза. Стена буенда кайнар батареяләр. Вәгыйз тиз генә җылыга аркасын куеп идәнгә чүгә. Менә кайда рәхәт, менә кайда җәннәт. Кесәсендәге шешәне чыгарып бераз гына өстәп тә куйгач, дөньясы түгәрәкләнгән сыман була. Шунда оеп утыра торгач, йокыга да китә... Чиләк-ләгәннәр доңгырдаганга уянып китсә, ни күрсен, идәнгә авып төшкән дә әйберләр өеп куелган урындыкны аударган икән.
Иң элек бер ишек ачыла. Аннан пумала башлы ярым шәрә хатын- кыз килеп чыга. Вәгыйзне күрү белән шарран ярып разбой сала. Калган ишекләрдә дә кешеләр күренә. Шау-шу куба. Берсенең телефоннан милициягә шалтыратканы ишетелеп кала. Бераздан подъезд янына выжт итеп машина килеп туктый
Менә шунда күрә Вәгыйз Нисаны. Ниса: «Керегез монда... Тиз булыгыз!» — дип, Вәгыйзне үз бүлмәсенә чакырып ала. Шулай итеп милиционерлар коры килеп, буш китеп баралар.
— Соңыннан мин ул изге җанны күрү нияте белән әлеге йорт янына да килгәләгән идем... Тик очрата гына алмадым. Өенә керергә кыюлыгым җитмәде, — диде Вәгыйз, сүзен түгәрәкләп.
Трамвай тукталышында саубуллаштык. Мин кайтканда Николайда бездә иде инде.
Әнә табын янында Ниса утыра. Өстендә кара плиссер белән бизәлгән ак кофта. Ул елмая. Елмайганда бит очлары чак кына уймакланып чокыраялар. Ә күз карашы? Бер күтәрелеп, керфекләрен сирпеп караса, бәхет нурлары белән коендыргандай итә.
Мин дә табын янына килеп утырдым. Чәй эчәбез, Николай теләктәшлек эзләгән сыман итеп әле Һәдия, әле минем якка күз салып алга- лый. Аның нәрсә әйтергә җыенуын күңелем белән тоеп утырам.
, Имам Хисамович!.. — дип башлады ул дәртләнеп-илһамланып.— Әйтегезче Нисага... Сезнең сүзгә күнәр ул... Яратам мин аны Чыксын мина...
— И-и, Николай, — диде Ниса тыйнак кына. — Мондый хәлдә мин кемгә хаҗәт ди? — Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзенә чак кына күләгә кунган сыман булды.
— Миңа!.. Миңа кирәк сез, Ниса! Сездән башка яшәү юк миңа. Әгәр дә миңа чыгарга ризалык бирмисез икән .. Әйткән иде диярсез, < китәм дә барам. Сүзем — сүз, Мәскәүгә китәм. Бөтенләйгә китәм... £
Әйе, Николай чыннан да гашыйк иде. Ә аның кебек кешеләр әгәр - дә яраталар икән инде — дөньяларын онытып яраталар. Тик нишлә- * мәк кирәк, үзеңне көчләп яраттырып булмый шул.
— Юк, Николай...— диде Ниса әкрен генә һәм хиссез тавыш бе- лән,—Сүз дә юк, сез әйбәт кеше. Ифратта әйбәт!.. Акыллы,укымышлы. Тик сез мине дөрес аңлагыз. Мин хәзер бик теләгән тәкъдирдә дә ярата алмаячакмын. Беркемне дә. Минем өчен мәхәббәт үлде . Күмдем мин үземнең мәхәббәтемне. Хәзер мин кешене... бары тик кызганырга гына сәләтлемен. Күңелемдә бары тик шул хис барлыгын гына тоям мин.
Николайның ялыну-ялвару белән мөлдерәмә тулы күзләре Нисада. Тавышына җанны иркәләрлек җылылык өстәп әйтә салды:
— Мине... Мине кызганыгыз, Ниса. Шул хисегезне миңа бүләк итегез!.. Шуңа да риза мин.
Нисаның күзләрендә моңсулык.
— И-и, Николай! Сез нинди кызганыч буласыз, ди. Сездән дә бәхетле кеше юктыр бу дөньяда...
Шул чак минем башымда, караңгы төнне ярып узган яшен яктысы кебек булып, Вәгыйзне шәт кызгана да, бәхетле дә итә алыр иде бу гүзәл, дигән уй йөгереп үтте, һәм шунда ук сорап куясы да иттем
— Ниса, ә менә баягынак очраган егетне кызгана алыр идегезме? .
— Әйе, ул кызганыч кеше..
Нисаның җавабы күңелемә бик хуш килде. Кунаклар киткәч. Вә- гыйз белән Нисаны якыннанрак таныштырасы иде, дигән фикеремне Һәдиягә дә әйттем. Гаҗәп хәл: кызгану турында сүз чыккач, ул да Вәгыйз турында уйлап куйган икән.
Техник-контроль стендын кабул итү комиссиясенә тапшыру көткәннән дә җиңел үтте. Инициативаны үз кулыма алдым. Шавальега шактый ияләшелгән иде инде. Бәлки шуна күрәдер, ниндирәк сүз куллануың, ниндирәк тәэсир калдыруың турында уйламыйсың. Андый вакытта алар үзеннән-үзе туып кына торалар.
Шул зур эш хөрмәтенә җыйнак кына банкет сыман нәрсә оештырылды. Фирма вәкиле мсье Шавельега стендны камилләштерүдә ярдәм итүебез өчен. «Франц-Пуатвен» корпорациясе исеменнән бүләкләр дә тапшырылды. Җыйнак кына телефон-комбайннар иде алар Үзендә \к телефоны, диктофоны, магнитофоны. Үзең өйдә яки кабинетыңда булмаганда шалтыратсалар, кем, кайдан, нинди йомыш белән шалтыратуларын язып ала торган аппарат ул. Ул аппаратлар мина һәм минем кул астында эшләүчеләргә генә түгел, бәлки генеральный директорга да бүләк ителде.
Леонид Борисович, үземә генә ишетелерлек итеп, бу уңай белән болай диде:
— Ну-у, хөрмәтле Имам Хисамович, бу юлы да судан коры чыктыгыз бит, әй!..
— А как-же! — дигән булдым мин, чак кына кукраеп. — Аның шулай тәмамланасын мин белә идем.
— Каян белә идегез?
— Сизенү дигән нәрсә бар бит...
— Әйдә, әйдә, мактан инде.
— Мактану түгел бу, Леонид Борисович. Бер нәрсә бәхәссез, кар-шылыксыз җиңү юк.
Генеральный директор бүтән сүз әйтмәде, күз кырыйлары белән генә елмайды да, җиңү өчен дигән сыман итеп, кулындагы фужерын минеке белән чәкештерде. Моны күреп башкалар да фужерларына үрелделәр.
Машина алга ыргый. Асфальт өстендәге ярма сыман кар бөртекләре коры ком белән тузгып кала. Быел кар бик соңарды.
Юлның як-ягында яшь нарат үсентеләре. Шул агачларның җиргә кадәр диярлек төшеп-асылынып торган ботаклары астында моннан берничә көн генә элек күренгән беренче кар ятып калган. Әмма читтән караганда ул, бигрәк тә тизлек белән узып барганда, кар булудан бигрәк, җил очыртып илтеп ташлаган мамык кисәкләрен хәтерләтә. Әмма кояшның елмаюы нәкъ сырхау кешенеке сыман сүлпән-сүрән хәзер. Чөнки үзенең чуар шәльяулыгын изәп көз саубуллаша, көз узып бара. Ә яше иллегә җиткән кеше өчен андый вакыт шактый ямансу, шактый моңсу чор. Димәк, тагын бер ел үтте, тагын бер яшькә олыгайдык...
Французларны Бигеш аэропортына озатып кайтып кнләм. Әле яңарак кына Мәскәүгә очтылар. Аннан инде Парижга. Минем машинада, янәшәмдә утырып барганда мадам Каролина бер сер ачты. Анри инженер гына түгел, менә дигән журналист та икән әле. Чаллыда да тик ятмаган: «Кама могҗизасы» дигән китап тәмамлаган. Кайту белән дөньяга чыгарачак китабында безнең халыкка багышланган битләр дә шактый булачак икән. Самолет көткән арада (аэропорт тирәләрен әйләнеп йөргәндә) бу турыда Анри үзе дә әйтте.
— Безнең бик күпләребез өчен сез бары тик Россия генә идегез... — дип башлады ул.— Чынлыкта исә сез күптән инде Советлар Союзы икәнсез.
КамАЗда мсье Анри күп төрле күзәтүләр алып барган. Бигрәк тә татар хатын-кызларының тыйнаклыгы, тотанаклылыгы, өлкән кешеләргә карата булган ихтирамы аны тәмам әсир иткән. Табигатьнең нәкъ үзе кебек гади, нык, сәламәт милләтнең киләчәге ныклыгына ышанып, үз күзе белән күреп китүен яшермәде. Китабы чыгу белән берәр нөсхәсен җибәрергә дә вәгъдә итте.
Сүзендә торды Анри Шавалье. Китеп ике ай үттеме икән, Париждан бандероль килеп төште. Ачсам, исем-акыл ым китте — китап! Караштырам. Елкылдап торган яхшы кәгазьгә басылган. Тышлыгында — «КамАЗ-5320» маркалы машина сурәте.
Беренче битен ачам. Өзек-өзек җөмләләр. Язу ысулында авторның характеры ярылып ята «КамАЗ нәрсә ул?» — дип сорау куйган, үзе үк җавап та биргән «КамАЗ» — өч миллион квадрат метр мәйданны биләп торган җиде завод комплексы. Аны 150 меңнән артык кеше төзи. Бу супергиганты төзүдә, иңгә-иң торып, җитмештән артык милләт вәкиле катнаша. «КамАЗ» елына двигателе 210 ат көчле булган 150 мең автомашина чыгарачак. Өч күчәрле бу йөк машинасы 16 тонна йөк күтәрә, 80 километр тизлек белән йөри. Аны төзүдә (йөзләрчә чит ил фирмаларын санамыйча) 17 министрлык, Советларның 500 шәһәренең
6 менгә якын заводы, комбинаты, фабрикасы катнаша. Алар аны төзү =• материаллары, конструкцияләр, яна техника һәм технология җиһаз- = лары белән тәэмин итәләр. Якында гына автоград үсә. Бүгенге көндә анда 250 мең кеше яши. Шәһәрдә 80 кибет, 30 мәктәп. 35 китапханә » =
Татарстан турында да мәгълүматлар бар Аны нефть, химия про- < мышленносте үзәге һәм машиналар төзү республикасы дип атаган. а
Хатына күз салам. Хатның яртысы диярлек сәлам, рәхмәт сүзлә- 2 реннән тора. Каролинадан да барчабызга сәлам әйткән. »
«Хөрмәтле Имам Хисамович! Сүземдә тордым, «КамАЗ» турында £ күңелемдә булганны яздым. Объектив булдым кебек. Сезнең белән и якалашып яшәгән чакларның истәлеге булсын. Дөресен әйтим, китап н төрле фикер тудырды. Хуҗаларыма ошамады: «Тагын бераз КамАЗда £ калсаң, тәки коммунистлар партиясенә кереп кайтасы икәнсең»,—дип « төрттерүдән дә тартынмадылар. Яшерен-батырын түгел, патроннар бе- 2 лән ике арага бераз күләгә төшүгә дә сәбәп булды бу китап. Аның ка- У равы, Коммунистлар партиясе органы «Юманите» күккә чөеп мактап чыкты. «Без теләсә нинди маркалы металл коя алабыз, катлаулы ЭХМ- нар чыгарабыз. Әмма бер үк вакытта 150 меңнән артык кешене бергә туплау, аларны киендерү, тораклы итү, һөнәргә өйрәтү һәм, ниһаять, эш белән тәэмин итү безнең кулдан килми», дигән сүзләрне ассызык- лап басып чыгарды.
Сез тагын: бу Шавальены тәки үз ягыбызга аударып бетергәнбез икән, дип уйлый күрмәгез, һич юк! Мин инанганымнан кире кайта торганнардан түгел. Вөҗданым белән алыш-биреш итә алмавымны сез яхшы беләсез. Алда әйткәнемчә, мин бары тик күңелемдә булганны гына язарга тырыштым...»
Кире беткән Анри күз алдыма килде дә басты. Хатын тулысынча укып чыкканнан соң күңелемә ниндидер җылы дулкыннар бәргән сыман булды. ■
Ниһаять, килеп җитте ул көн. Бу көнне көткән арада бик күпләр кавыштылар, туй күлмәкләре киделәр. Яна гына дөньяга килгән бәби тавышлары хезмәт симфониясе авазлары белән аралашты. Ул көн — 16 февраль — календарьда гади көн иде. Шулай булса да ул үзенең масштабы белән дөньяны таңга калдырган «КамАЗ» елъязмасына, илебезнең бөек тезелешләре тарихына мәңгегә кереп калыр. Чөнки ул көнне баш конвейердан көйләү-җибәрү режимында беренче «КамАЗ» маркалы автомобиль төште.
Шул ук көнне кич миңа Ислам шалтыратты
— Әти, синме?.. Иң элек тәбрикләргә рөхсәт ит! Молодцы, әти!.. Дөньяны таңга калдырдыгыз
— Рәхмәт, улым!.. —Аның мине шулай тәбрикләве күңелемә бик хуш килде. Ләйләне алып киткәннән бирле бу аның икенче тапкыр гына хәбәр салуы иде. Беренчесе моннан еч-дүрт ел элек котлагыз, диссертациямне уңышлы якладым, дигән ике авыз сүздән торган телеграмма иде, һәм менә телефон звоногы Әмма мин тиз генә кайтып төшәргә теләмим, сорау биргән булам.— Ничек шалтыратырга иттең әле?..
Ислам бер мизгелгә тынып калды Аннары:
— Әти., миңа синең киңәшен кирәк,— диде.
— Гаҗәп —дидем мин, һаман да әле үпкәсе бар кеше сыман итеп, рмма ул моңа әллә нн игътибар бирмәде, сүзен дәвам итте
— Бу адымымны, әти, синең белән киңәшеп эшлим дигән карарга килдем.. —Мин дәшмәгәч дәвам итте._—Тормышымда зур үзгәреш булырга тора... Син ничек әйтәсең, шулай итәчәкмен.
Бу юлы да сүзен бүлдем.
— Кайчаннан бирле әле син шулай сүз тыңлаучан булып киттең? Җавабын алдан ук хәзерләп куйган диярсең.
— Син акыллы киңәшләр бирә башлаганнан бирле... Тыңла, әти. Чаллыга кайту мөмкинлеге бар. Иртәгә иртән соңгы сүземне әйтергә тиешмен...
Аның шулай ифрат та үз итеп сөйләшүе, киңәш соравы һәм, ниһаять, яныма кайтырга җыенуы үзенекен итте, күңелем кинәт кенә бәхеттән мөлдерәмә тулгандай булды. Әмма йөрәгемне ачып салырга ашыкмадым: «Ниндирәк эш тәкъдим итәләр соң?» дип сорап куйдым.
— Зур эш, әти. Чаллыдагы Казан авиация институты филиалын мөстәкәйль политехник институт итеп үзгәртеп корырга җыеналар...
Барысы да аңлашылды.
— Чыннан да, зур эш икән...
— Нишлим, әти?..
Хис-тойгыларымны тыеп тормадым, тездем дә тездем.
— Монда, улым, ике уйлап торасы юк. Кайтыгыз... Әлбәттә, кайтыгыз! Ата-бабаңнар туган як икәнлекне онытма. Тик менә Ләйлә... Бу мәсьәләгә ул ничек карый?
— Аның турында сорама инде, әти. Туган яклары белән тәмам саташты ул. Төшләрендә күрә... Елаштырып та алгалый. Сәбәбе дә юк түгел... Әти-әниләре, туган-тумачалары белән бернинди элемтә юк. Хатларыбызга, телеграммаларыбызга бернинди дә җавап алмыйбыз .. Хәтта телефон белән дә сөйләшергә теләмиләр. Шуннан үзең аңла инде. Җитмәсә тагын, Ләйләгә борчылырга да ярамый... Әни кеше булырга җыена Кайтып төшү белән, әти, безгә синең ярдәмең кирәк булачак, әби-бабайлар белән татулаштыру миссиясен сина йөкләргә дип торабыз...
— һы-ы, акылыгыз алтын икән! Өйләнгәндә миннән киңәш сорадыгызмы Сон? Алай гынамы әле...
— Өйләнү ул, әти, тормыш итүгә караганда бик күпкә ансат икән бит.
Дулкынлануым үзенекен итте. Тизрәк соңгы сүзләремне әйтергә ашыктым.
— Ислам... Ишетәсеңме, улым?! Йөрмәгез әллә кайда каңгыраеп... Соңгы сүзем шул: кайтыгыз.
— Шунда ук квартира да вәгъдә итәләр...
— Анысы, Ислам, кечкенә мәсьәлә. Бездә дә сыярсыз...— Тавышымның калтыранып чыгуын үзем үк тоя башладым, шунлыктан әйтәсе сүземне түгәрәкләү ягын карадым. — Булды, улым... Бар да аңлашылды. Көтәбез Кайтыгыз. Бергә яшик. Шуны бел, әти кешегә иң зур һәйкәл— аның улы!
Бу минутта тормышым тагын да мөбәрәкләнеп, тагын да түгәрәкләнеп киткән сыман булды.