Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЕМ ӨЧЕН, ҖЫРЫМ ӨЧЕН...


атарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубына кергәндә, уң як стенада ак мәрмәрдән эшләнгән истәлек тактасы тора. Ул тактага Бөек Ватан сугышы елларында батырларча һәлак булган язучыларның исемнәре теркәлгән. Алтын хәрефләр белән язылган изге исемнәр арасында Лотфи Вәли дә бар.
Бик күп укучылар Лотфи Вәлинең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыналар. Язучылар союзына, редакцияләргә аның турында сорашып хатлар килә. Бу мәкалә шул сорауларга җавап рәвешендә язылды.
Лотфи Вәли (Лотфи Вәлимөхәммәт улы Вәлимөхәммәтов) 1910 елда тугандаш Башкортстан республикасының Кушнаренко районы. Илек авылында туа. Лотфига бер яшь тулганда аның әнисе вафат була. Берникадәр вакыттан соң, әтисе өйләнеп, булачак шагыйрь үги әни тәрбиясендә кала. Үз әнисенең ягымлы сүзләреннән, җылы карашыннан мәхрүм булган балага бик яшьли авыр эшләр башкарырга туры килә. Унбиш яше дә тулмаган килеш, авылын ташлап, ул Бөре шәһәренә чыгып китә, анда төрле урыннарда хезмәт итә.
1929 елда Лотфи, башкалабыз Мәскәүгә күчеп, шундагы заводларның берсенә эшкә керә, кичләрен укып, үзенең белемен күтәрә. Бу — беренче бишьеллыклар, коллектив хуҗалыклар төзү башланган чор, халык хуҗалыгының барлык тармакларында хезмәт энтузиазмы киң җәелгән бер чак була. Нәкъ шул елларда завод- фабрикалардан, төзелеш мәйданнарыннан, колхоз кырларыннан әдәбият мәйданына бик күп яшьләр килә. Лотфи Вәли — шуларның берсе.
Аның әдәбиятка килеп керүендә герой-шагыйребез Муса Җәлилнең роле эур. Мәскәү шәһәрендәге заводларда һәм төзелешләрдә эшләгәндә, ул М. Җәлил тарафыннан оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, башкалада яшәүче шагыйрьләр белән очраша, алардан киңәшләр ала. Лотфиның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре ул елларда Мәскәүдә татар телендә чыгып килгән «Коммунист», «Эшче» газеталарында, «Октябрь баласы» журналында басыла.
Инде әйтелгәнчә, Лотфи Вәлигә иске тормышның авырлыгын бик кечкенәдән үз җилкәсендә татырга туры килә. Шуңа да аның шигырьләрендә әнә шул авыр тормышка ләгънәт уку, байларга һәм алпавытларга ачу һәм нәфрәт белдерү, аларга каршы көрәш мотивлары калку итеп күрсәтелә. Шагыйрьнең семья архивыннан табылган «Җәбер, золым күрдек без» дигән шигырендә, мәсәлән, мондый юллар бар:
Җәбер, золым күрдек без,
Иске бишмәт кидек без.
Байлар өчен эшләсәк тә,
Хәер сорап йөрдек без.
Т
Лотфи Вәлинең беренче шигырьләре сәнгатьче эшләнешләре ягыннан шактый зәгыйфь була. Ләкин шунысы характерлы, алардан шул чорның сулышы беркелеп тора, ул шигырьләрдә хезмәтнең дан эше. мактау эше икәнлеге шактый калку итеп, пафос белән әйтел бирелгән. Менә аның Ибраһим Гази һәм Мирсәй Әмир төзегән «Каләмле ударниклар» альманахында басылган «Туган цехлар аккорды» шигыренең беренче юллары: ♦
Ул цехларның кайнар тезү чоры
Җырлап үтелмәгән үтүен.
Туар җырлар кебек. j
Без аларның
Сагынып кеттек ходка китүен...
Яшь шагыйрь шахтерлар, метро төзүчеләр, чуен коючылар турында күп яза. £ Аның «Забойлар төбеннән». «Колчеданнар җыры турында». «Даешь, металл!» г шигырьләрендә хезмәт эчендә кайнаган эшче шагыйрьнең уй-кичерешләре белән ® очрашабыз. u
Ибраһим Гази белән Мирсәй Әмир эшче шагыйрьнең беренче шигырьләремә — уңай бәя бирәләр: «Иптәшләрнең күпчелеге проиэеодстаоның эчендә торып, үзлә- ф ренең әдәби хезмәтләрен конкрет бер производствоның көндәлек практик бурычларына бәңләп алып бара беләләр,— диләр алар.— Мәсәлән. Мөхәммәт Садри. = Лотфи Вәли һ. б. тагын бик күп иптәшләрнең шигырьләре үзләре эшли торган * производствоның көндәлек мәсьәләләренә карата язылган. Шуның белән бергә, бу g шигырьләр конкрет алынып язылган бер производство өчен генә яраклы булмыйча. гомумән, бөтен производстволардагы кимчелекләр белән көрәшү өчен үткен корал «■ була алалар һәм совет әдәбияты өчен алар шул яклары белән кыйммәтле до...» г
Лотфи Вәлинең иҗат колачы елдан-ел киңәя, зурая бара Ул япон самурайлә- и рыиа каршы шигырьләр яза («Кыйнадык һәм тагын кыйнарбыз»), тоньяк Котыпны үзләштерүчеләрне тәбрикли. Аның бөек В. И. Ленинга багышланган шигырьләре байтак. Үзе оригинал шигырьләр язу белән бергә, ул башка милләт шагыйрьләренең юлбашчы турындагы күл кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Мөскөүдә эшләгәндә Лотфи Вәли нәшриятта аерым китап итеп чыгару ечен үз шигырьләреннән бер җыентык төзегән. Аңа шагыйрь Мансур Крымов эчке рецензия язгаи. Бу турыда М. Крымоаның хаты бар:
«Лотфи Вәли!
Саумы? Мин 5 гыйнвардан 2 февральгә кадәр командировкада булдым Шуңа күрә синең язган хатларыңа җавап бирә алмадым. Әле 2 февральдә генә Мәокәүгә кайттым, һәрхәлдә, синең сораган сөальләреңә җавап бирәмен.
Мөскөүдә китап бастыра торган урын юк. Аны Сәердловскига җибәрсәң шөп булыр.
Аннан соң, мин сүэ башы язарга булган идем, командировкага китү аркасында эшли алмадым. Синең китал-шигырьлер Муса Җәлилдә ята.
Мин, аны тиз арада алып, берәр чарасын күрермен.
Хәзергә сау бул.
Дуслык сәламе белен: М. Крымов.
2/11 — 1934 ел.»
Күпме тырышсак та. хәзергә бу җыентыкның язмышын ачыклый алмадык. Шагыйрьнең үэ архивында да, Муса Җәлил белән Мансур Крымов архивларында да әлеге кулъязма табылмады.
Беек Ватан сугышы башланыр алдыннан. Лотфи Вәли берничә тапкыр Казанга килеп, Язучылар союзы каршындагы әдәби консультация бюросына үзенең шигырьләрен калдырган. Шигырьләрен тикшергәннәр, иң уңышлыларын сайлап алып, шу* елларда чыккан терпе җыентыкларга керткәннәр. Мәсәлән, 1939 елда чыккан «Тут* ил» альманахында бер шигыре бар. Анда сүз данлы совет иле турында 6* Шагыйрь шул илнең гражданины булуы белен горурлана Шигырен ул зур зрвлык
һәм рухлану, шундый илең булуга горурлану хисләре белән, пафослы һәм тантаналы итеп тәмамлый:
Тик бер синдә генә яшәү — шатлык. Яшәү — бәхет, яшәү — күңелле!
Шуңа күрә сөям, илем, синең Җирең, суың, зәңгәр күгеңне!
Лотфи Вәли үзенең җыентыкларын бастырып чыгарырга өлгерми кала — Бөек Ватан сугышы башлана. Шагыйрь, кулына корал алып, немец илбасарларына каршы сугышка китә. Фронтта ул батыр разведчикларның берсе була, зур һәм җаваплы заданиеләр үти, часть командирыннан рәхмәтләр ала. Каты бәрелешләрдән соңгы кыска ял сәгатьләрендә, юл капчыгыннан кәгазь, карандаш алып, шигырьләр, очерклар яза, көндәлекләр алып бара. Ул Казан һәм Мәскәү белән, язучылар һәм газета-журнал редакцияләре белән тыгыз элемтәдә була. Яңа шигырьләрен «Совет әдәбияты* журналына җибәреп тора. Менә аның «Совет әдәбияты» журналының 1942 елгы апрель санында басылып чыккан «Йөрәк тавышы» дигән шигыре:
Суксам тимер өзәр чагым минем,
Йөрәгем көчле, үчле, ялкынлы.
Илем өчен, җырым, әнкәм өчен Кабатлыйм мин изге антымны!
Кабатлыйм мин аны чын күңелдән. Кабатлыйм мин халкым алдында. Кабатлыйм мин: бөтен илбасарны Тар-мар итү өчен барын да!
Шагыйрь һәм солдат Лотфи Вәли, алда әйтелгәнчә, Төньяк-Көнбатыш фронтта башта минометчы, аннан соң разведчик, сапер булып сугыша. Берничә тапкыр яралана, ләкин алгы сызыктан китми. «Чигенмим мин» дигән шигыре безгә аның фронт тормышы турында сөйли:
...Көрәш кырын ташлап, бу хәлемдә
Артка чикмим, иптәш санитар. Ярам өчен тагын үч алам мин. Кемлегемне аңа танытам!
...Ә бу ярам минем тирән түгел. Әле көрәшерлек хәлем бар.
Үз аягым белән бер адым да Чигенмәм мин. иптәш санитар!
Сугыш кырында ул шигырьләр генә түгел, чәчмә әсәрләр дә яза. Аның окопта язган «Ертылган хат» дигән очеркы бар. Әсәрдә Әхәт Әхмәтҗанов дигән снайперның кыюлыгы, тапкырлыгы җанлы, йөгерек тел белән, истә калырлык итеп сурәт-
Бөек Ватан сугышы елларында Лотфи Вәлинең иҗаты тагын да үсә төшә, әдәби осталыгы камилләшә. Ул, хәрби осталыкка өйрәнү белән бергә, иҗат активлыгын да арттыра. Шигырьләре, очерклары, мәкаләләре фронт газеталарында һәм Татарстандагы газета-журналларда басылып бара. Лотфи Вәли хезмәт иткән дивизия, фашист офицерларын һәм солдатларын кырып, бик күп әсирләр алып, шәһәрләрне һәм авылларны азат итә. «Без зур адымнар белән алга барабыз! Без фашист илбасарларны җиңәчәкбез!» — дип яза ул хатларында.
Төньяк-Көнбатыш фронт сугышчылары дәүләт чикләренә якынлашалар. Гвардияче полклар сафында Лотфи Вәли дә алга юл яра. Бер биеклек өчен барган сугышта немец илбасарлары безнең гаскәрләргә бик нык каршылык күрсәтәләр. Өч тәүлектән соң гына биеклек совет сугышчылары кулына күчә. Җир асты ныгытмаларыннан, землянкалардан, блиндажлардан төркем-төркем булып немец солдатлары һәм офи
церлары чыга, кулларын күтәреп әсир төшәләр. Арада бик күл илләрне талаган, соает халкына бәла-казалар, үлем һәм дар агачлары алып килгән «СС» дивизиясе солдатлары да була. Алар хәзер мескен булып кыланалар. «Гитлер капут. Берлин капут!» дип, дер-дер калтырап, совет сугышчылары алдына басканнар. Бу күренешме күзәткән Лотфи Вәли «Пленный илбасар» дигән шигырь яза һәм Казанга җибәрә. Әсәрдә ерткыч Гитлер солдатын ул болай сурәтли:
Ул, күтәргән килеш ике кулын, Шәфкать сорый — яшьле күз белән. Ерткычлыкның бетен зәһәр агуы Аңкып тора аның узеннән. Бетен ачуымны бергә җыеп Карап торам шушы кулларга. Канга баткан шыксыз бармакларын Өлгермәгән, явыз, юарга. Шушы инде безнең аналарны. Газиз балаларны буган кул. Куз яшьләре белән шәфкать сорый... Карагыз, ничек мескен булган ул!
Лотфи Вәли сугыш кырыннан өч-дүрт дәфтәр шигырьләр җибәрә Ләкии алар янгын вакытында юкка чыгалар. Фронттан язган хатлары да. фоторәсемнәре дә янып колга әйләнә. Архивының бик аз өлеше генә сакланып калган...
1943 елның кышы. Окопларга кар сырышкан. Көчле җил күз ачарга да ирек бирми Тирә-якта артиллерия канонадасы. Баш өстемнән безнең самолетлар очып уза. «Катюша»лар дошманга ут ташкыны яудыра. Көчле «ура» тавышлары яңгырый Немецларның атаклы дивизияләрен сытып-җимереп. совет сугышчылары алга ыргыла. Атакага күтәрелүче солдатлар арасында бер сугышчы мина ярчыгы тиеп җиргә егыла. Аның күкрәгеннән кан саркый. Ул полкташлары кулында килеш соңгы сүз-ләрен әйтә:
— Хатыныма, балаларыма хат языгыз... Кыр сумкасында шигырьләрем бар. аларны Казанга, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә җибәрегез...
Батыр сугышчы дөнья белән мәңгелеккә бәхилләшә.
•Совет әдәбияты» журналының 1944 елгы 2—3 саннарында Лотфи Вәлинең фронттан җибәрелгән соңгы шигырьләре басылып чыга.