Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ХАКЫНДА СҮЗ


Г. Тукайның 90 еллыгына багышланган танта-налы. щичәдә сөйләнелгән доклад буенча
үп милләтле Ватаныбыз мәдәнияте тарихында шундый исемнәр бар, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, алар «мәңге яши һәм хәрәкәт итә торган күренешләрдән саналалар, алар гомерләрен үлем өзгән ноктада тукталып калмыйлар, ә бәлки җәмгыятьнең аңында алга таба үсүләрен дәвам иттерәләр». Татар халкының бөек шагыйре, күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай шундый әдипләр рәтенә керә.
Халыкның бөек шагыйрьләре «буш урында» тумый. Аларны зур социаль һәм милли күтәрелеш дәверләре тудыра. Тукайның иҗат юлын XX йөз башындагы, В. И. Ленин сүзләре белән әйтсәк, «йокымсырау хәлендәге Россия революцион пролетариат һәм революцион халык Россиясенә әверелгән чордагы»1 азатлык хәрәкәте ялкыны яктырта. Шагыйрьнең беренче иҗат адымнары 1905—1907 еллардагы революция тәэсирендә татар дөньясында көчле демократик хәрәкәт башланган чорга туры килә. Шул хәрәкәт тәэсирендә Тукай яңа татар әдәбиятын башлап җибәрә, милли әдәбиятта критик реализмга нигез сала.
Шагыйрь үз иҗаты белән гасыр башындагы татар мәдәниятенең иң матур сәхифәләрен яза. Татар халкының күңелендә йөргән социаль теләкләрне, аның патриотик һәм милли омтылышларын, эстетик хисләрен Тукай искиткеч тулылык һәм тирәнлек белән чагылдыра. Шуңа да аның мирасының әһәмияте бер татар поэзиясе белән генә чикләнми. Аның иҗат мирасы милли әдәби телнең формалашуында һәм иҗтимагый фикер үсешендә тулы бер эпоханы тәшкил итә. Тукай, беренче булып, рус, дөнья әдәбияты классиклары һәм халык авыз иҗаты җәүһәрләренең татар әдәбиятына үтеп керүенә киң юл ача. Бу җәүһәрләрне аның поэзиясе аша татар укучылары гына да үзләштереп калмый. Әлеге мәсьәлә уңае белән күренекле әдәбият галиме И. С. Брагинский болай дип язган иде: «Габдулла Тукайның әдәби осталык ягынн|ч гомум Европа биеклегенә күтәрелгән һәм революцион эчтәлек белән сугарылган поэзиясе Россиянең Шәрык әдәбиятларына көчле йогынты ясаган әдәби факторга өйләнә 2.
Тукай кыска, әмма иҗади яну белән тулы гомер юлы үтә. Матбугатта беренче шигырьләре басыла башлаган 1905 елдан алып рәхимсез чахотка кабергә алып киткән 1913 елга кадәр вакыт эчендә шагыйрь тарафымнан йөзләгән шигырь, тугыз поэма, дистәләрчә публ ицистик мәкалә .языл пан. Аның иҗатын һич икеләнүсез гасыр башындагы милли тормышның энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Ләкин шагыйрьне бер татар дөньясы алдында торган мәсьәләләр генә борчымый, ул бөтен Россиядә,
* В И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 23 том. Казан. 256 бит
1 «Вестник истории мировой лнтературь» альманахы. 1960 ел, 5 сан. 4 бит.
К
хәтта бөтен денья күләмендә барган вакыйгаларны иңләргә омтыла. Ул кеше күңелендәге иң яшерен хисләрне уятучы нечкә лирик, эксплуатациягә нигезләнгән тормыштагы гаделсезлекне кискен фаш итүче үткен сатирик, үз чорының иң меһим сәяси һәм социаль мәсьәләләрен яктыртып баручы ялкынлы публицист була. Тукай шагыйрьлек талантын органик төстә җәмәгать эшлеклесе, гражданлык батырлыгы белән бергә куша, үз гомеренең бөтен мәгънәсен халкын бәхетле итүдә күрә — аның бөеклеге әнә шунда. С. Рәмиевкә язган хатларының берсендә ул зур горурлану белән: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә»,—ди. Аның бөтен иҗат эшчәнлеге шул сүзләрнең дөреслеген раслый.
Тукайның баһадир шәхесен бер күз ташлауда иңләп бетерү бик кыен, кыска бер мәкаләдә тормышының һәм иҗатының бөтен якларына үтеп керү мөмкин түгел Шуңа күрә биредә шагыйрь иҗатына бәйле кайбер мәсьәләләргә генә тукталып үтәргә туры килә.
Тукайның иҗат эшчәнлеге башланган чор татар халкы тарихында, аның рухи тормышында һәм культурасында гаҗәеп бер дәвергә туры килә. Яңарыш чоры Европа халыклары өчен нинди роль уйнаган булса, татар халкы өчен Беренче рус революциясе еллары шундый ук роль уйный. XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар милләте иске, дини кысалардан, феодаль йомыклыктан гомум Россия һем дөнья прогрессы киңлекләренә таба зур борылыш ясый. Халыкның социаль һәм милли үзаңы уяна. Иҗтимагый фикернең үсешенә көчле этәргеч ясаган көндәлек матбугат туа. Татар театры барлыкка килә. Тарих аренасына революционерларның, талантлы әдипләрнең һәм культура әһелләренең бөтен бер плеядасы күтәрелә: Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гафур Коләхметов... Нибары ун ел вакыт эчендә алар яңа татар поэзиясен, проза һәм драматургияне, публицистика һәм әдәби тәнкыйтьне, тарих фәнен һәм тел белемен тудыралар. Егерме яшьлек Тукай хаклы рәвештә милли культура әһелләренең иң алгы сафына баса. Аның күпкырлы талантында халыкның яңа уянып килгән көчләре аеруча тулы чагыла.
1905—1907 ел революциясе чәчкән орлыклар шагыйрьнең өлгергән, җитлеккән иҗатында мул шытым бирәләр. Изүгә нәфрәт, хөрлеккә сусау һәм туган җиргә тирән мәхәббәт аның иҗатының нигезен тәшкил ите. Революцион демократлык карашлары аның поэзиясенең пафосын һәм төп юнәлешен билгели.
Тукай патша Россиясенең реакцион асылын, тарих тарафыннан аның үлемгә һәм һәлакәткә дучар ителгәнлеген ачып бирә, әрнү һәм нәфрәт белән халыкның авыр көлен сурәтли. Әмма ул бер вакытта да халыкның көченә һәм мөмкинлекләренә аз гына да шикләнми. Шагыйрьнең үлемсез әсәрләре безгә үткәндәге авырлыклар һем кыенлыклар турында гына түгел, ә туган җирнең гүзәллеге, аның кешеләренең рухи матурлыгы хакында да сөйли:
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине.
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине._
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркь итмәде: Алды дүрт ягымнан ялкын, якмады, харкь итмәде. Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
(«Туган җиремә».|
Тукай поэзиясенең сәнгатьчә байлыгын туган җиргә, туган халкына мәхәббәт сугарып тора. Аның гүзәл лирикасы һәм «Шүрәле» поэмалары шул хакта сөйли. Ул әсәрләрдә һәркемгә таныш җирләрнең, бала чактан таныш табигатьнең, үзенә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре булган халык тормышының матурлыгы яңадан ачыл- гвндай була. Халыкка, хезмәт кешеләренә булган шушы мәхәббәт Тукай эстетик концепциясенең буеннан-буона сузыла. Шагыйрьнең: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул. әдип ул, шагыйрь ул», — дигән мәгълүм сүзләрендә бу бик ачык чагыла. Бүген. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет кешелерө коммунизмның мәһабәт бинасын салган көннәрдә, халык массаларының иҗади куәтенә һәм зур мөмкинлекләренә шул рәвешчә тирән ышану безне аеруча нык дулкынландыра.
Тукайның бөтен шигъри эшчәнлеге новаторлык характерында. Армый-талмый өзлексез эзләнүләр нәтиҗәсендә ул татар поэзиясен революцион идеяләр, гражданлык лирикасы белән баета, татар әдәбиятында реалистик поэма, үткен политик сатира жанрын гамәлгә ашыра. Тукай интонацияләр байлыгы һәм эмоцияләр төрлелеге белән аерылып торган, әле моңсу, әле шаян яки ироник рухта яңгырый торган, кеше хисләре турында нечкә итеп, ихлас күңелдән сөйләгән бик күп шигырьләр яза. Аның социаль стройның бозыклыгын, тормышның консерватив формаларын фаш иткән кискен һәм үткен эпиграммалары, сатирик шигырьләре киң яңгыраш ала. «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы — аның иң әһәмиятле әсәрләренең берсе. Ярсулы сарказм һәм табигый көлү, политик памфлет һәм тормышчан юмор, фантастик шартлылык һәм реаль картиналар бу поэмада табигый һәм органик рәвештә бергә кушылалар, җитди реалистик сатираның ныклы эретмәсен хасил итәләр. Тукай монда Октябрьга кадәрге татар җәмгыятенең реакцион күренешләрен хурлык баганасына тери, прототиплары реаль тормыштан алынган образларның бөтен бер галереясын тудыра. Дини поэманың сюжет һәм стиленнән файдаланып, ул дини-патриархаль катлауларның рухи хәерчелеген ачып сала, татар тормышындагы феодаль калдыкларны дөмбәсли.
Шагыйрь, кеше һәм гражданин буларак, Тукай бүген безне — коммунизм җәмгыятен төзүчеләрне дә сокландырырлык куп кенә сыйфатларга ия. Аның нык һәм эзлекле патриотизмы, туган җиргә бирелгәнлеге—шундый сыйфатларның берсе. Шунысы аеруча кыйммәт: бу — чын интернационалистның патриотизмы. Шагыйрьнең милли горурлык хисе аның интернационалистлыгыннан аерылгысыз. Тукай, иң бе- ренчеләрдән булып, үз милләтенең хәзергесе һәм киләчәге бөтен илнең тарихи юлыннан, барлык халыкларның азатлык өчен көрәшеннән аерылгысыз булуын аңлый:
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл:
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөрүһе ру сияһ!
(«Китмибез!»|
Шагыйрь руслар һәм башка халыклар белән дуслыкка дан җырлаучыга әйләнә. Җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору өчен барган көрәштә төрле милләт хезмәт ияләренең үзара берләшү темасы Тукай иҗатында бөтен көчкә яңгырый. Аның буржуаз милләтчеләргә, пантюркистларга һәм панисламистларга каршы килешмәүчән көрәше идея ягыннан тирән ышанганлыгыннан килә.
Ихлас күңелле лирик һәм ялкынлы трибун Тукай бер үк вакытта тирән фикерләр һәм фәлсәфи гомумиләштерүләргә ия шагыйрь дә була. Аның иҗатында халыкның күп гасырлык тәҗрибәсе, акылы чагыла. Шуның белән бергә, Шәрык поэзиясенә хас хикмәтле сүз традициясе Тукай иҗатында алдынгы рус һәм Европа әдәбиятларының фикер казанышлары белән байый. Татар шагыйре иҗатының буеннан-буена кешенең тормышта тоткан урыны, замандашларының язмышы турында борчылып уйланулар сузыла, һәм бу пассив борчылу түгел. Тукай иҗатында кешегә мәхәббәт һәм аңа теләктәшлек тарихи оптимизмнан, хөрлек хисеннән аерылгысыз. Ул кеше акылының бөеклеген җырлый. Яктылыкка, аң-белемгә, акылга мөрәҗәгать итү — аның поэзиясенең даими мотивлары. Гади кешене капитал дөньясыннан югары күтәрә торган хезмәтне ул шундый ук кайнарлык белән зурлый. Яшьләргә адресланган шигырьләрендә Тукай гуманистик моральне, дөньяви һәм фәнни карашларны, чынбарлыкка сәламәт мөнәсәбәтне алга сөрә.
Шагыйрь үзен халкының якты киләчәге өчен, иҗтимагый тормышны тамырдан үзгәртеп кору өчен барган көрәштән читтә итеп күз алдына китерә алмый. 1906 елда ■Мөселман иттифакы» партиясенә һәм аның җитәкчеләреннән И. Гаспринскийга багышланган «Шартлар» исемле памфлетында ул: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм», — дип яза.
Тукай инанган революцион демократ була, эшче сыйныфы партиясе сафларына баскан кешеләрне котлап язган шигырьләре белән ул марксизм-ленинизм идеяләренең бөеклеген аңлауга якын килеп җитә. Шуның белән бергә, Тукайның сәяси карашлары хакында сүз йөрткәндә без, билгеле, шагыйрьнең каршылыклы якларына, аның дөньяга карашындагы кимчелекләргә дә күз йоммаска тиеш. Шул ук вакытта ул кимчелекләрнең объектив, социаль факторларга, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән шартларга бәйле булуын да онытырга ярамый. Бигрәк тә реакция еллары шагыйрь күңелендә газаплы уйланулар, тирән рухи яралар калдырмый калмаган. Кайчак Ту-кайның шигъри уйлануларында гаделлеккә, бәхетле тормышка шикләнү авазлары яңгырап китә. Ул чор кешеләрендәге иң яхшы сыйфатларны буып-үтереп торган буржуаз Россия шартларында башкача була да алмаган. 1915 елда А. М. Горький татар шагыйре Тукай турында болай дип язган: «Бу дөнья художниклар өчен түгел, анда һәр вакыт аларга кысынкы һәм уңайсыз булды — шуңа күрә аларның роле мактаулырак та, батыррак та.
Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы!» дип бик шәп әйткән». Әлеге сүзләрне язганда А. М. Горький нәкъ шул хәлне күздә тоткан. Буржуаз дөньяның тимер читлегендә Тукайның хөрлек сөюче шигъри табигатенә тар һәм тынчу була. Хәтта шундый мизгелләрдә дә татар шагыйренең йөрәгендә иэу-кыерсытулар эчендә яшәгән хезмәт кешеләренә мәхәббәт уты сүнми. Без Тукай гуманизмы дип йөрткән якты башлангыч җиңеп чыга. Ул халыкның иҗади көченә ышана. Азат көннәр турында хыялланып, ул:
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары, Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. —
дип яза. Без үзебезне менә шул какшамас тарихи оптимизмның, шагыйрь һәм гражданин буларак, менә шул ышануның рухи варислары дип саныйбыз.
Новатор шагыйрь буларак, Тукайның роле бәяләп бетергесез зур. Ул татар поэзиясендә үзенә кадәр хакимлек иткән иске кануннарны, дини-мистик һәм сентименталь романтиканы җимереп ташлый. Ул милли шигъри культураны һәм татар шигырь төзелешен гаять киң юлга чыгара, аның артыннан килүче шагыйрьләр бүген дә шул юлдан баралар.
Әмма татар әдәбияты тарихына новатор шагыйрьнең иҗат практикасы гына түгел, ә бәлки теоретик фикерләре дә гаять тирән йогынты ясый. Ф. Әмирхан, Г. Ибра- һимовлар белән бергә, Тукай әдәби тәнкыйтькә, революцион-демократик эстетикага нигбэ сала. Аның әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә сәнгатьнең чынбарлыкка мөнәсәбәте, аның халыкчанлыгы һәм партиялелеге, реализм принциплары кебек гаять мөһим мәсьәләләр күтәрелә һәм хәл ителә. Тукай үз чорындагы әдәбиятның күп кенә күренекле вәкилләре иҗатына төпле бәя бирә.
Тукай демократии татар культурасын үзенең поэзия, публицистика һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге әсәрләре белән генә баетып калмый. Чын интернационалист булуы аның рус һәм Европа әдәбиятына иҗади якын килүендә, күп санлы тәрҗемәләрендә һәм тәкъдимнәрендә дә чагыла. Ул, беренче булып, рус теленнән тәрҗемә итүне чын иҗат эшенә әйләндерә һәм бу өлкәдә гүзәл уңышларга ирешә. Тукай аркасында татар укучылары рус азучыларының 8 А. Жуковскийдан алып А. М. Горь- кийга хәтле булган киң даирәсе белән танышалар. Әмма аның милли культураны алдынгы рус һәм Европа әдәбиятларының казанышлары һәм традицияләре белен баету өлкәсендәге роле тәрҗемәләре белән генә чикләнми. Тәрҗемә итү белән бергә, ул алдынгы рус азучыларының ачышларын һәм тәҗрибәсен үзләштерә. Әле ижат таңында ук «Пушкино» исемле шигырендә Тукай болай дип яза:
Тиңдәшсез шагыйрьсең |афәрин|. Пушкин Александр!
Минем дөрт-омтылышым синең дәртең белән бер үктер...
Бетен әсәрләреңне укыдым һәм күңелдән ятладым;
Гелбакчаңа кереп, мин дә җимешләреңнән авыз иттем...
Тукай Пушкин поэзиясенең гуманизмын, хөрлек сөючәнлеген һәм тормышны раслаучан рухын үзләштерә; ул Лермонтов шигырьләренең бунтарьлык пафосын тирән аңлый; аңа Некрасов иҗатындагы нәфрәт һәм сагыш якын була; ул Лев Толстой һәм Максим Горькийга соклана. Менә шуңа да ул үз халкын алар иҗаты белән таныштырып кына калмый, ә бәлки алдынгы рус язучыларының иҗатына хас идеяләрне һәм образларны татар әдәбиятының асылына, татар халкының рухи тормышына алып керә.
Тукай үз күңеленә якын фикер һәм хисләрне Көнбатыш Европа әдәбиятының иң яхшы үрнәкләреннән, аерым алганда, Байрон, Гете, Шиллер һәм Гейне әсәрләреннән эзли. Аның поэзиясенең ялкынында Шәрык, рус һәм Европа шигъриятенең иң яхшы традицияләре бергә кушыла һәм бу яшь татар әдәбиятының идея-эстетик мөмкинлекләрен бик нык көчәйтеп җибәрә.
Тукай иҗаты милли эстетик процессның яңа юлга чыгуы хакында сөйли. XX йөз башыннан. Беренче рус революциясе көннәреннән алып, татар халкы акрынлап дөньякүләм тарихи процесска килеп кушыла. Колониаль артталыктан һәм милли йомыклыктан арына барып, ул дөньякүләм тарихи вакыйгаларга катнаша башлый, гомум Россия күләмендәге азатлык хәрәкәтенең бер өлеше булып әверелә. Халыкның чын тормышын чагылдырган әдәбият та принципиаль яңа биеклеккә күтәрелә. Ул милли чикләнгәнлек һәм Шәрык ^оригинальлеге» кысаларын җимерә. Аның тема һәм образлар диапазоны, сәнгатьчә тасвирлау мөмкинлекләре, бер яктан, халыкның яңа тарихи тәҗрибәсе, икенче яктан, дөньядагы алдынгы әдәбиятларның сәнгать тәҗрибәсе исәбенә байый. Башкача әйткәндә, милли әдәбият үсеше дөнья күләмендә барган эстетик процессның магистраль юлына килеп кушыла. Кушылу ноктасы исә — нәкъ менә Габдулла Тукай мирасы.
Билгеле, боларның берсе дә татар әдәбияты үзенең милли йөзен, сәнгатьчә фикерләүнең гасырлар буена туплана килгән милли формаларын югалткан икән дигән сүз түгел. Заманга йөз белән борылу татар халкының рухи тормышына гасырлар буенча якын булган нәрсәләрне читкә алып ташлау түгел. Тукай бу мәсьәләдә дә иң дөрес юлны таба. Ул сәнгатьтәге милли традицияләрнең прогрессив якларын кабул итә, ләкин аларны чынбарлыкны сурәтләүнең яңа реалистик тәҗрибәсе хисабына яңарта, үзгәртә, икенче төрле рәвешкә кертә. Ул XX йөз башында формалашкан дөньякүләм өдәби-эстетик критерийлар биеклегендә торып иҗат итә һәм бу биеклек милли әдәбият һәм сәнгатьнең алга таба үсеш юлында төп нокта булып кала. Тукайның татар әдәбияты, татар халкының рухи культурасын үстерүдәге тарихи роле шунда. һәм аның поэзиясенең интернациональ әһәмияте дә шунда.
Кешелек җәмгыятенең дөнья күләмендәге культура хәзинәсе нәкъ менә күп терле булуы белән кыйммәтле дә һәм һәр милли культура аңа үз буяуларын, үз төсмерләрен өсти. Тукай мирасы — вакыт ягыннан да һәм әһәмияте ягыннан да татар культурасының XX йөздәге гомум кешелек культурасына керткән беренче казанышы. Шул хакта сөйләүче бик күп дәлилләр китерергә мөмкин.
Ф. Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балетын бөтен Европада беләләр. Ул Европа континенты буйлап Лондон сәхнәсенә кадәр барып җитте. Ә бит «Шүрәлевнең сәнгатьчә образлар дөньясы Тукайның даһи талант көче белән тудырылган. Ләкин хикмәт аерым фактларда гына түгел. Иң мөһиме шунда, Тукайның иҗади батырлыгы күп милләтле социалистик культураның бер өлеше булган хәзерге татар сәнгатенең нигезен тәшкил итә Шагыйрь эшкәрткән уңдырышлы туфракта соңыннан Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов кебек бетен союзга билгеле сәнгать әһелләре үсеп чыкты.
Тукай поэзиясенең интернациональ әһәмияте төрки телле әдәбиятлар үсешенә әле Октябрьга кадәр үк йогынты ясый башлый. Аның шигъри мәктәбе бик күп татар әдипләрен генә түгел, ә бәлки башка милләтләрнең сүз Осталарын да үзенә тарта, □ашкорт шагыйрьләре Шәехзадә Бабич һәм Сәйфи Кудаш, үзбәк язучылары Абдулла Кадыйри һәм Гафур Толем, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылар СәкенСөй- оуллин һәм Баимбәт Майлин, таҗик әдәбияты классигы Садретдин Айни, теримен
азучысы бирде Кербабаев — үзләрен Тукай мәктәбе шәкертләре дип санаган әдип- мрнең тулы булмаган исемлеге менә шундый. Тукай әле исән чакта ук терки халык- лар арасында киң таныла. Казакъ совет язучысы, академик С. Моканоа аны «Шәрык поэзиясенең титаны» дип атады.
Россиядәге төрки телле халыкларның иҗат интеллигенциясен бөек рус культурасына якынайтуда Г. Тукайның роле бигрәк тә зур. Садретдин Айнидан Октябрь революциясенә хәтле Пушкин поэзиясен белә идегезме дип сорагач, ул: «Әйе. белә да идем, укыганым да бар иде, Тукайдан укыдым». —дип җавап биргән.
Тукай бөек рус әдәбиятын ихлас күңелдән пропагандалаучы була. Шуның белен бергә, рус әдәбияты үзе дә татар шагыйре алдында бурычлы булып калмады. Тукайның русчадан тәрҗемәләре Пушкин, Некрасов, Горький әсәрләрендәге образ һем ңдеяләрне төрки халыкларга илтеп җиткерә. Үз чиратында, Тукай иҗаты шундый зур интернациональ яңгыраш алган икән, моның өчен ул шактый дәрәҗәдә русча тәрҗемәләренә бурычлы. Бу тел — шагыйрь иҗатын безнең илдәге һәм чит илләрдәге миллионнарча укучыларга җиткерүче гади арадашчы гына түгел. Рус теле бик күп милли әдәбият әсәрләренә икенче һәм бик еш кына тагын да көчлерәк, киңрәк сулыш бирә. Менә ни өчен бүгенге тантаналы бәйрәм көнендә Тукайны тәрҗемә иткән рус шагыйрьләренең илебез халыклары арасындагы интернациональ дуслыкиы ныгытуга керткән өлешен аерым билгеләп үтәсе килә. Аларның иҗади хезмәте татар шагыйренең әсәрләрен яңа яклары белән яктыртырга булышты. Тукайны тәрҗемә итүчеләр арасында Анна Ахматова һәм Павел Радимов кебек олы шагыйрьләр, С. Липкин һәм С. Маршак кебек тәрҗемә осталары булуын әйтү дә җитә.
Беек художникларны һәр эпоха үзенчә ача. Бөек Октябрь революциясе Габдулла Тукай язмышында ифрат зур роль уйнады. Революция булмаса, шагыйрь мирасы тарих байлыгы, үткәннең бер әдәби истәлеге булып калыр иде. В. И. Ленин 1910 елда Л. Толстой үлеме уңае белән болай дигән иде: «Художник Толстой хәтта Россиянең үзендә дә бик аз кешегә билгеле. Аның бөек әсәрләрен һәр кешегә илтеп җиткерү очан керәш, миллионнарны һәм дистә миллионнарны караңгылыкка, басынкылыкка, каторга хезмәтенә һәм хәерчелеккә дучар иткән иҗтимагый стройга каршы корәш кирәк, социалистик алмашыну кирәк». Юлбашчының бу сүзләрен Тукайга карата да кулланырга мөмкин.
Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә Тукай мирасы күпкырлы үсеш алган Татарстан сәнгатенең нигез ташына әйләнде. Гыйбрәтле бер факт искә төшә. Г. Тукайны белгән һәм аның талантын югары бәяләгән революция юлбашчысы I. И. Ленин, 1921 елның мартында РКП(б)ның X съездына килгән Каэан делегатлары белән очрашкач, татар әдәбиятының хәле белән кызыксына, Г. Тукайның эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы, дип сорый. В. И. Ленинга берничә яшь татар язучысын атагач, ул елмаеп: «Димәк, базда дары бетмәгән икән!» — дип куя.
Нәкъ менә социализм җәмгыяте Тукай чәчкән орлыкларга тишелеп чыгарга уңай шартлар тудырды. Әлеге шытымнар хакында сөйләгәндә, без татар совет әдәбиятының һәркемгә билгеле уңышларын гына түгел, ә бәлки татар музыкасының, сынлы сәнгатьнең, театр сәнгатенең дә уңышларын күздә тотабыз. Тукай ачкан образлар дөньясы сәнгатьнең барлык төрләрендә дәвам иттерелә. Аның иҗатының ха- лыкчанлыгы һәм гражданлык хисе, эзлекле интернационализмы республика сәнгать осталарының бүгенге иҗатына үтеп керде.
Безгә бүген Тукай мирасындагы һәм аның гражданлык йөзендәге күп нәрсә — гуманизм һәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм һәм халыкка тирән мәхәббәт. Ватанны <е>о Һәм интернационализм хисе—якын һәм кадерле. Тукай мирасына совет Татарстанының әдәби һәм культура тормышында катнашу хокукы бирә торган бәйләнешне—халык тормышы һәм бүгенге кон белән һәрьяклы бәйләнешне — без югары бәялибез.
Җитмешенче еллардагы татар совет әдәбияты һәм сәнгатенең йезен коммунистик тезелешнең гомум пафосы билгели, ә XXV съезд карарлары аларга алга таба үсү эчен дөрес юнәлеш бирә. Съезд культура әһелләрен «тарихыбызга, бүгенгебезгә һәм иртәгебезгә, партиябезгә һәм халыкка, бөек Ватаныбызга лаек сәнгать әсәрләре иҗат итәргә» чакырды. Шунысы куандыра, Тукай мирасы бу бурычларны үтәүдә таяныч була ала. Аңардан үрнәк алып, иҗат интеллигенциясе вәкилләре халык арасыннан, замандашларыбызның уй һәм теләкләреннән, бүгенге совет кешеләре тормышыннан үз әсәрләренә яңа темалар эзләп табалар.
Ел саен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр Г. Тукай исемендәге республика премияләре белән билгеләп үтелә. Әлеге югары бүләкне бирү теге яки бу художникның партиялелеген һәм халыкчанлыгын, югары иҗат осталыгын, аның бүгенге көн белән тыгыз элемтәдә яшәвен тану дигән сүз. Әдәбиятчының һәм сәнгать кешесенең үз хезмәтенә карата таләпчәнлеге дә бу югары бәянең аерылмас бер өлеше булып тора. Сүз татар халык шагыйренә бик тә хас булган таләпчәнлек хакында бара. Шунысы куанычлы, лауреатлар арасында без күп милләтле совет культурасы казанышы булып саналырлык әсәрләр иҗат иткән кешеләрне очратабыз. Менә шуңа күрә Тукайның әһәмияте, аның безнең әдәбияттагы, рухи тормыштагы роле үткән елларга караганда да масштаблырак, тирәнрәк, колачлырак булып килеп баса.
А. С. Пушкин бервакыт «Чын шагыйрьнең әсәрләре мәңге яңа һәм мәңге яшь булып кала» дигән. «Ваксынмыйм» дигән шигырендә Тукай да:
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим. — дип яза.
Без, аның теләге үтәлде, Тукай халык күңеленә шундый кеше булып керде, дип раслый алабыз. Эчтәлекләре ягыннан күп мәгънәле һәм тирән булганга күрә, аның әсәрләре мәңге яшь, мәңге яңа булып калалар. Новаторлыгы бер яки берничә әсәрдә түгел, ә бәлки автор шәхесенең, характерының, фикерләү рәвешенең асылында булган бөек художникның язмышы әнә шундый.
Татарстан хезмәт ияләре белән бергә, бүген Тукайны бөтен совет халкы белә һәм ярата. Аның поэзиясе күптән милли чикләрне үтеп чыкты, безнең илдә, ихтимал, татар халык шагыйренең әсәрләре тәрҗемә ителмәгән тел юктыр да. Аның шигырьләре рус, украин, башкорт, казакъ, үзбәк, әзербәйҗан, латыш, уйгыр, чуваш удмурт һәм башка бик күп телләрдә яңгырый. Немец һәм төрекләр, инглиз һәм венгрлар Тукайны үз телләрендә укыйлар.
Тукай әсәрләренең интернациональ яңгырашы турында сөйли торган күп мисаллар китерергә мөмкин. Аның иҗатына күп милләтле совет әдәбиятының классиклары, прогрессив чит ил әдәбиятларының күренекле вәкилләре югары бәя бирә.
Без инде Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулуны билгелибез, һәр ел саен бу бей рәм киңрәк интернациональ төс ала бара. Бәйрәм тантаналары бер Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда гына түгел, ә бәлки Уфада һәм Уральскида. Ташкентта һәм Алма-Атада, ^акуда һәм Перьмдә, илнең башка шәһәрләрендә һәм республикаларында булып үтте. Күп республикалардан һәм өлкәләрдән килгән кунаклар катнашында үтә торган бүгенге кичә — бәйрәмнең интернациональ характеры турында сөйләүче матур бер мисал. Габдулла Тукайның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичә быелның көзендә илебезнең башкаласы Мәскәүдә уздырыла. Кыскасы, татар шагыйренең юбилее күп милләтле бөек илебездәге әдәбият һәм культураларның чын дуслык бәйрәменә әйләнде.
Тукай үз халкының бәхетле һәм якты киләчәге турында хыялланды, шул эшкә үзенең бетен талантын багышлады һәм гомерен бирде. Шуңа күрә аның мирасы — аның әсәрләрендә генә түгел. Тукай мирасы, аерылмас бер өлеш буларак, үз халкының бүгенге данлы язмышына, аның героик эшләренә һәм батыр хезмәтенә, бөек шагыйрьнең варислары ирешкән бөтен казанышларга килеп тоташа. Бөек Октябрь революциясе һәм КПССның милли политикасы нәтиҗәсендә татар халкы илебез халыкларының туганнарча гаиләсендә үзенә лаеклы урынны алды. Республиканың коммунизм төзелешендәге уңышлары Тукайга иң яхшы һәйкәл булып тора.
Шагыйрьнең туган җире — аның әсәрләрендә гүзәллеге макталган, авыр тормышы ачынып сурәтләнгән як —бүген иҗади хезмәт республикасына, зур нефть һәм химия, куәтле машина тезелеше, грандиоз тезелешләр республикасына әйләнде. Шулерны тормышка ашыру барышында моңарчы күрелмәгән күп милләтле хезмәт коллективлары барлыкка килде. Шундый коллектив көче белән гигант КамАЗ комплексы төзелеп яткан район хәзер Тукай исемен йөртә. Монда символик мәгънә бар. Бөек халык шагыйренең иң нәтиҗәле иҗат еллары узган, аның шигырьләрендә жырланган мәңге яшь һәм борынгы Казан бүгенге промышленность һәм алга киткән культура үзәгенә әйләнде.
Тукай чын күңелдән үз халкына бәхетле көннәр киләсенә ышанды. Без шул көннәрдә яшибез, һәм халык аны мәңге үз йөрәгендә саклаячак. Тукай мирасы коммунизмга керәчәк һәм гасырлар буе онытылмый яшәячәк.