Логотип Казан Утлары
Повесть

КИТӘ КАЗЛАР...


алисә өенә тау асты буйлатып, аулак сукмактан гына кайтырга булды. Көндезен, ул җәйләүдә чакта, фермада Мәскәүдән килгән корреспондент булып киткән, Халисә турында аеруча төпченеп сорашкан. Гадәттәгечә, план да йөкләмә турында гына түгел, өлкән терлекченең бөтен үткәне-булга- ны, тазалыгы-саулыгы, ире кем дә бала-чагалары ипчекләр?.. Барысы турында да кызыксынган корреспондент. «Үзебезчә, саф татарчалап, шундый да оста сөйләшә Мәскәү егете; ул чибәрлекләре, ягымлылыклары тагы!—диделәр кызлар.— Берәр туган-тумачаң түгелдер ич, Халнсәттәй, нигә алай аерып алып сорашты икән?»
Юк, андый, үзе каләм иясе, үзе башкалада яшәүче туганнарын хәтерләми Халисә. Эше шул булгач, сорашыр да, кирәк тапса, газетына да язып чыгарыр. Ни гаҗәбе бар моның?
Гаҗәбе юк югын, ә менә күңелнең әллә генә кайсы кыллары рәхәт авыртулы тибрәнеп алды Кара инде... янәсе, аны газетага язарга ниятлиләр. Мәскәү кадәр Мәскәүнең үзеннән килгән егет, кашык очына элеп йотардай сылуларны бер читтәрәк калдырып, аның турында күбрәк сорашкан... Вәт, карт тиле!
һәм менә Халисә кичке моңсу күләгә иңеп килүче тын сукмактан ялгызы гына атлый. Күптәннән буйлаганы юк иде аның бу тау асты буйларын. Баксаң, тал-тирәк куаклары ничек куерып, ничек шәбәреп ‘үсеп киткәннәр биредә. Әйтәм җирле, язын бытбылдыклар бигрәк олыдан кубып сайраштылар быел — аларга тагын иркенлекләр кайткан икән шул. Тау битләрен эре-эре җир җиләге яфраклары каплаган. Күп сабаклар инде икенче кабатын чәчәк атып утыралар. Болары җиләк өлгертмәс өлгертүен, әмма язгы чәчәкләр җиләкне бик мул биргәнгә охшый — хуш исләре хәзер дә борынга килеп бәрелгәндәй булды. Бала чакларны, кыз чакларны искә төшереп, берәр уч, берәр бөртек кенә булса да җиләк капкалап үтәргә, нигә инде элегрәк әйләнмәскә иде бу тирәләрне? Юк шул, гел ашыгасың да кабаланасың. Эштән кайтканда, тузан йотып, тизрәк туры юлдан чабасың, юл уңае машина очраса, шул булыр-булмас бер чакрым өчен дыңгырдык кузовка менеп кунаклыйсын.
Халисә гел җил-җнл генә атларга гадәтләнгән аякларын тыя төште.
Җай гына бер атлап уз әле син, Халисә, бу тирәләрне. Әнә бит, кайчандыр инде корып бетә язган тал-тирәкләр яңадан гөрләп калыкканнар. Ата-бабалары куаклыгына бытбылдыклары да кайтып җиткән. Канчандыр уем-уем гына калган җир җиләкләре яңадан бөтен тау битен биләгәннәр. Хуҗа булганнар да, бернигә карамый, чәчәк атуларын беләләр...
Әнә тал-тирәкләрнең мәһабәт бабасы — колачын киң җәйгән бөдрә тал ла исән икән әле. Шулай горур җәелсә дә, колач җитмәс бил-кәү- сәсен түбән үк игән ул хәзер. Челтәр инеш аның чал сакал-чәчләрен иркәләп кенә юып үтә.
Халисә, шул бөдрә тал кәүсәсенең тирән сыр-жыерчыкларын сыйпап узды да, адымнарын акрынайта-акрынайта тукталып калды.
Туктал, Халисә, бер тукталып ал син бу турыда. Ул карт тал белән уртак серләрегез күп иде сезнең, сагынып искә алыр хатирәләрегез дә җитәрлек, һәм... нәкъ әнә шул хатирәләр алып килде дә түгелме инде сине бирегә? Баягынак, корреспондент егет турында сүз чыккач, ул күңел кылларың тикмәгә генә тибрәнде дисеңме?..
... Шаһбаз да шулай авыл кешеләре, колхоз хәлләре турында гел газетага язып чыгарыр иде. Хәер, монысы соңрак... Яка килгән укытучы беренче көннәрдә шактый сәер һәм бераз серлерәк тә булып телгә менде. Өс-баш бик затлы-пө.хтәдән иде моның, һәрвакыт матур галстук тагып, ялтыр ботинка киеп йөрер, яше-картына баш иеп, «Хәерле иртә» яисә «Хәерле көн» дип исәнләшеп үтәр. Ә мәктәптә укучыларга әйткән: «Мине Шаһбаз Кәримович дип йөртегез», дигән, үзе дә башка укытучыларга шулай «ович» лап кына дәшә икән. Болар бер дә алар- ча, Мөндешчә түгел, ул вакытта әле андый сүзләр гадәткә кермәгән, шунлыктан шактый мәзәк яңгырый иде.
Боларына шулай сәерсенеп-гаҗәпсенеп йөргәндә, яна укытучы турында тагы бер бик берәгәйле хәбәр таралды. Герой икән ич ул Шаһбаз Кәримович дигәннәре! Фин сугышында батырларча сугышып, орден алып кайткан икән ич.
Орденлы кешене дә Мөндешләрнең моңарчы бары рәсемдә генә күргәннәре булганлыктан, бу хәбәргә бик ышанып бетмәүчеләр дә булды. Нигә соң, алайса, күкрәк киереп, орденын тагып йөрми ул? Газеталарда рәсеме дә чыкмады шикелле.
Тиздән ышандылар. Кызыл Армия көнендә Шаһбаз клубка баштанаяк хәрби киемнән килгән, ә күкрәгендә Кызыл йолдыз ордены балкый нде.
Ордены белән генә әсир итмәде ул кичне Шаһбаз Мөндешне. Докладтан соң үзешчәннәр концерты булды. Шаһбаз Кәримович Такташ шигырьләрен чыгып сөйләде. «Без сыныйбыз көчебезне», «Өйрәнегез!», «Мокамай». Халык идәннәрне дөбердәтә-дөбердәтә кул чапты, тагын сөйләвен сорадылар. Шаһбаз яңадан сәхнәгә чыгып басты да, аяк астына текәлгән килеш, беразга сүзсез басып торды. Аннары башын күтәреп, оялчан гына елмайды. «Рөхсәт итсәгез, иптәшләр, мин үзем язган берәр шигырьне дә укып күрсәтер идем», диде. «Сип, әйдә сип!» — диделәр залдан — яңа укытучының сәерлекләренә инде күнегә башлаганнар нде.
Шаһбазның үзе чыгарган шигырьләре дә Мөндешләр күңеленә бик хуш килде. Тагын түшәмне күтәрердәй гөрләтеп кул чаптылар. Шундый юллар хәтергә нык сеңеп калган:
Хисләремне жырга салып. Каеннарга килеп таянам Җырдан илем, халкым өчен Гомеремне дә аямам.
Шул төнне микән, әллә бераз соңракмы, Шаһбаз Халисәнең төшенә керде. Имеш, укытучы шундый да ягымлы-якты елмаеп, «Хәерле нртә, Халисә!» дип ана сәлам бирә, башын игәндә дулкын-дулкын чәчләре чигәләренә ишелеп төшә. Аннары алар янәшә атлап китәләр. Ни өчендер такыр сукмактан түгел, чуер ташлар өстеннән, челтерәп аккан инеш буйлап, тубык тиңентен су ерып атлыйлар... ♦
Шуннан соң Халисә, Шаһбаз аңа үзенең «Хәерле иртә»сен өнендә < дә әйтсен өчен, гел аның юлына юлыгуны чамалап йөри торган булды. 5 Ләкин бик сирәк очрашалар, Шаһбаз Каримович мәктәпкә барышлый- 5 кайтышлый, Халисә фермада эштә кала, ә тегендә-монда чыкканын га кайдан чамалап бетерәсең?. Нигә инде берәр ел элегрәк, Халисә дә £ мәктәптә укыганда килмәде икән соң ул сөйкемле-сн.херле укытучы? х Дәрес буе ягымлы йөзенә карап, тылсымлы сүзләрен тыңлап утыру- ♦ лары үзе бер бәхеттер!..
Көтмәгәндә мондый бәхет Халисәгә дә елмайды. Шаһбазны фермага агитатор итеп билгеләделәр дә һәр шимбә көнне, кичке савым бетәр-бетмәстә, укытучы, кояштай балкып, алар янына килеп җитә иде. Башта, шук-шаян сүзләр кыстыргалап, барысының да хәл-әхвәлләрен сораштырып йөри, аннары ферма өенә җыелалар. Монда инде укытучының йөзе җитдиләнә, болай да бер-беренә бик якын куе кара кашлары бергә кушыла. Кара тәреле фашист танкларының Европада тагын бер илгә басып керүләре турында ярсып сөйли ул. Илебездәге хәлләр турында сөйли башлагач кына, кырыс күләгәле кашларга якты нур төшә.
Ничек шулай башланганын Халисә сизми дә калды. Алар фермадан еш кына бергә кайталар иде. Ниләр сөйләшәләр иде соң әле? Хәер, Халисәнең сүзләре «әйе, эһе» дән артмый, юл буе Шаһбаз нидер сөйли иде. Нидер дип.. Күбесенчә, Шигырьләр сөйли иде бит ул. Үзе чыгарган шигырьләр булды микән ул, әллә башка шагыйрьләрнекеме? Бу турыда Халисәнең сораганы булмады.
Ә менә газеталарда Шаһбаз язган мәкаләләрне Халисә яхшы хәтерли. Авылдагы үзең күргән хәлләр, фермада бергә эшләгән иптәшләрең турында газетадан укулары бигрәк күңелле икән ул. Шундый да килештереп, күңелле итеп яза иде шул Шаһбаз. Халисә аларны кат-кат укый, җыр шикелле күңеленә ятлап бетерә иде.
Ә бервакыт Халисәгә дә әйтте Шаһбаз: «Синең турыда да язам әле мин, чыннан да җыр шикелле яңгырардай итеп язам»—диде.
Юк, фермадан бергә кайтышлый түгел, менә шушында, тау астында әйтте.
Шушы юан тал шаһит бу сүзләргә.
Нәкъ бүгенгедәй, кичке эңгер төшеп килгән чаклар иде, Халисә көтүдән кайтмый калган сарык бәтиләрен эзли төшкән иде. Тал турысына җиткәч, тукталып калды. Халисәнең бала чак дусты иде бу тал, сабый чакларда шушы талның әнә теге юан ботагына, куе яфраклар арасына менеп утырыр иде дә, дөньяларын онытып, хыял дулкыннарында тирбәнер иде. Бу юлы да шул ботакка менеп утырасы килде Халисәнең, «олы тиле» дип, үз-үзеннән көлеп кенә куйды да, талның кытыршы кәүсәсенә килеп сөялде. Ә хыяллар, хыяллар... Буй үстерү белән генә һич бетәселәре юк икән аларның, яңадан-яңалары туа тора икән. «Шаһбаз» дип пышылдады кызның иреннәре, хыяллары да шул серле-сөйкемле егет тирәсендә бөтерелә иде, һәм... Могҗиза юк диген инде син бу дөньяда. Шунда, күктән иңгәндәй, алтынсу шәфәкъ нурларына уралып, Шаһбаз үзе каршына ук килеп чыкмасынмы! Гаҗәп, ХалнСә элеккечә укытучы сөйләгәннәргә «әйе, әһе» дип кенә бармады бу юлы, егетнең шаян сүзләренә шуклык, җитди сүзләренә төптәнрәк уйлап.җавабын кайтара барды
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН
Әнә шул кичне әйтте инде Шаһбаз: «Җыр булып яңгырардай итеп язам әле мин синең турыда. Хәзергә сүзләрен генә табып бетерә алмыйм»,— диде. Ә үзенең болай да һар әйткән сүзе Халисә өчен иң матур җыр булып яңгыраганын белде микән?
Карт тал белән тын сукмак кына да ишетеп калмадылар бит әле ул җырны. Күпмедер атлагач, икесе берьюлы артларына борылып карасалар, качкын бөдрә бәти дә аларга ияреп кайтып килә иде.
Ах, бу шаянкай! Халисәнең мәңгелек хатирәләренә үрелеп калыр вчен юри шулай көтүдән качып калмады микән ул? Ник дигәндә...
— Кара сии бу наянны...—дип Халисә бөдрәкәйнең башыннан сый- памакчы булып иелде, аның белән бергә Шаһбаз да иелде, ә бәти, баш бирмичә, сикергәләп чабып китте. Халисә дә, Шаһбаз да, көлешә-кө- лешә, аның артыннан йөгерделәр.
Җир җиләге исле тау асты буйларын күңелле пар көлү яңгыратып торды.
— Бәтине җайлап кына күтәреп алгач, тау аслары тынып калды.
— Әйдә, әнисе янына кайтарып куйыйк инде без моны,— диде Шаһбаз, нигәдер шыпыртлап кына.
Шулай ярым пышылдап кына сүз алышкалап, тыелып кына көлеш- кәләп, алар Халисәләрнең бакча артларына күтәрелделәр, бил тиңентен әрекмәннәр ерып, лапаска үттеләр.
Әрекмәннәр чыклы-салкынча иде.
Лапас яңа кайтарып аударган печән белән тулы.
— Их, печәнегез дә печәнегез!—диде Шаһбаз, бәтине абзарга кертеп җибәргәч.— Рөхсәт булса, шушында гына ятып таңны каршылар идем мин. Ә син, Халисә, бар кер. Тыныч йокы, тәмле төшләр!
Шуннан соңгылары, чыннан да, татлы бер төш сыман.
Фәрештәдәй җиңеллек белән очып кына болдырга күтәрелгәч, тукталып калды ул. Гел елмаясы-көләсе килә, ишегалдын тутырып, бөтерелә-бөтерелә очынасы-сикергәлисе килә, тагын әллә ничекләр бер тилерәсе килә иде...
Үзенә ишеттереп «леп-леп» тибүче йөрәген тыярга теләгәндәй, кулларын күкрәк турысына кушырып күпмедер басып торгач, тын гына болдырдан төште дә лапас ягына таба юнәлде.
Төнге күбәләкләрне, тәти кондызларны да өркетмәстәй тавышсыз- өнсез генә атлап килгән иде килүен. Такта ишек ярыгыннан, ай нуры белән бергәләп, ул да Шаһбазга тагын бер кат күз төшерергә генә ниятләгән иде. Кинәт лапас ишеге ачылды да, бик мул ромашка исе, тукранбаш исе, баллы чәчәк исе бөркелде. Шунда ук кызның бит очларын, беләкләрен кайнар иреннәр яндырып-яндырып алды Нидер пышылдагандай йомшак кыштырдаучы печән әллә үзе болар өстенә ишелде, әллә, кинәт бөтен дөньясы әйләнеп китеп, шулай печән эчендә калдылармы алар?
— Җырланмаган җырым син минем, Халисә!.. — Бу сүзләрне гүя баллы чәчәк исле дөньясы үзе пышылдый кебек иде. — Ә хәзергә... Бар, кер инде син, Халисә, .иртүк торасың бардыр. Кер...
Үзе куа, ә кайнар иреннәр аның саен иңбашларны, чигә чәчләрен, муен, изү турыларын яндыра бирде, яндыра бирде...
— Җырлыйсы иде ул җырны... Җырлыйсы иде!
Таң сандугачлары күңелдәгене болай да бик матур җырлап биргәннәр иде кебек тә бит...
Иртәгесен кичкә тагын шул тал төбендә очрашырга сүз куешканнар иде.
Очраша алмадылар.
Иртән радио коточкыч хәбәр китерде: сугыш!
Төн урталары узганчы, авыл советында җыелыш барды ул кичне, Шаһбаз шунда утырды.
Көн аралаш диярлек военкоматка барып йөрсә дә, аны алай тнз генә алмадылар. Ә күпмедер көннәр үткәч, сугышка башка китүчеләрне станцага озаткан олауларның берсе туп-туры Шаһбаз Кәримович фатирда торган йортның капка төбенә килеп туктады. Тимер хут арбада аякларын җайсыз гына бөкләп, гөмбәгә охшаш кызыл башлык кигән яшь кенә, чибәр генә бер хатын утыра, янындагы кызгылт чемодан өс- ♦ тенә исә, кулына абзыйның чия саплы чыбыркысын кысып тоткан җете о. кара күзле бер малай менеп атланган иде. $
— Шаһбазның аерган хатыны белән малае кайткан. Сугыш җирлә- <
реннән, кырык үлемне кичеп кайтканнар ди, бичаралар я
— Алай законный аерылышып та бетмәгәннәр ди бугай ди инде = үзләре... Шаһбаз армиядә хезмәт иткәндә танышкан да...
— Ни генә булмасын, җанкисәгем, үз кәефең генә кәеф түгел шул * инде бүгенгесе көндә. Сыеныр кешең булганда бик сыенырсың! =
Халисәгә бу сөйләшүләр каядыр бик еракта яңгыраган кебек кенә * ишетелә, ә зур коңгырт күзләре нигәдер гаҗәпсенгән, нәрсәгәдер үпкә- ч ләгән сымаграк караучы ул хатын, җилфер тасмалы матрос чәпләшкә- * се киеп алган ул җете күз малай бирегә китап битеннән сикереп төш- л кән кебегрәк тоелды. Хәтта исемнәре үк сәер: хатын—Земфира, ма- ® лай — Роберт атлы икән. ®
Бик авыр кара болытлы иде микән ул көн, әллә эңгер-меңгер чак- *" лар идеме? һәрхәлдә, кояшлы түгел иде. Шуннан соңгы көннәрдә дә * тиз генә күренмәде әле кояш. Тик шул караңгылы-яктыда Шаһбазның < балкышлы елмаюлары күренеп-чагылып китә, әмма, никадәр балкыш- ө лы булмасын, моңсу-сагышлы иде, гаепле-әрнүле иде хәзер бу елмаю... X Аның шул кояшсыз көннәрдә әйткән сүзләре тагы да әрнүлерәк булып күңелдә уелып калган. «Аера да, кавыштыра да икән бу сугыш, Халисә,— дигән иде ул.— Менә миңа да һич көтелмәгән кавышу китерде бу сугыш, һәрхәлдә, көтми идем инде мин Земфираның кайтуын. Ә менә... бик көтеп алган, озак эзләп тапкан бәхетемнән, кавышмас борын аеруы бугай бу сугышның. — Нык-җыйнак куллар Халисәнең беләкләрен авырттырып ук кысты да, кинәт хәлсезләнеп калгандай, аска салынып төште
Көтелмәгән. . Барысы да көтелмәгән иде шул ул көннәрдә озатулар, әле бер, әле икенче шәһәрне калдыру турында Информбюро хәбәрләре, теге-бу ^шкә кеше җибәрергә кушып, идарәгә явып торган кәгазьләр. матәм язулары, кичә генә чем-кара чәчле апаның чал толымнары... Барысы да көтелмәгән иде.
... Кичләрен көтүләр кайтып, урамнар талгын гына тынып калган арада, Земфира, кулына кечерәк ак бидон тотып, Халисәләрнең күршесе Мәхмүзә әбиләргә сөткә килә иде Яшел бәбкә үләнле сукмакта аның биек үкчәле туфлиләре сөртенеп-сөртенеп ала, каршына хәтәр ысылдаучы казлар очраса, бу «ларны әллә кайдан уратып уза. Кай көнне хаҮын җете күз улын да ияртә, малай исә, ысылдык казларны күрүгә, кулындагы тал чыбыкны бик батыр айкый-чайкый, һөҗүмгә ташлана, әмма әнисе аны, русчалатып шелтәли-шелтәли, читкәрәк сөйри иде.
Бервакыт, Мәхмүзә әби өйдә юк иде бугай, Земфира, ак бидонын күтәреп, Халисәләргә килеп керде. Кичке савымны базга куеп кына менеше иде Халисәнең, Земфира кызара төшеп кенә сүз катуга, кызый күзен дә йоммыйча: «Сөтне әни сипаратка алып китте»,— диде дә, кырт борылып, лапаска таба йөгерде.
Капка акрын гына шыгырдап ябылды, Халисә йөгерә килә-килештән печәнлеккә үк менеп китте, ромашкалы, тукранбашлы печәнгә капланып, үкси-сулкылдый елап җибәрде. Ромашкалар, тукранбашлар,
баллы чәчәкләр нәкъ теге кичтәгечә хуш ислеләр иде, югыйсә... Әмма бигрәк каты, шырпылы-чәнечкеле иде хәзер печәнлек.
Кыш үзенең зәмһәрир 'суыкларын, күз ачкысыз бураннарын, чын усалланып, бик иртә алып килде ул елны. Шаһбаз Кәримовичны озатканда да шулай буранлы, суык көн иде. Аңа карамадылар, укытучыны озатырга бөтен урам кузгалды. Шул бик хәтердә: барысының да каш- керфекләрен ап-ак кар сырган, ә Шаһбаз Кәримовичның мунчадан яна чыккандай кызарган йөзендә ник бер бөртек кар куныл торсын, кайнар тир тамчыларыдай тәгәрәп төшә торалар иде.
Төркем янына артлы чанага җигелгән кыңгыраулы ат килеп туктагач, Шаһбаз хатынының карлы иңбашларыннан кысып тотып алды.
— Шулай, Земфира... Син гел-гел матур уйлар гына уйла. Менә кыш. салкын... Ә син иң ямьле язларны, чәчәкле болыннарны, җиләкле аланнарны күз алдыңа китер. Әйтәм ич, Земфира, чын матурлык иң матур уй-хыяллардан туа. Матур булырга тиеш минем кызым... я улым. Бик матур! Матур уйла, гел матур уйла, Земфира, яме.
Буран шавы, төркем гөҗләве астында ярым пышылдап кына әйтелгән бу сүзләрне, ихтимал, читләрдән берәү дә ишетмәде бугай. Ләкин Халисә аермачык ишетте аларны. Ишетүен ишетте, әмма сүзләрнең мәгънәсе һичничек зиһененә сыймый иде. Зиһен бүтән уй-сүзләр белән тулы иде бу вакытта: «Аера да, кавыштыра да... Көтелмәгән кавышу... көтеп алган бәхетемнән аера... Аера!»
Усал буран артлы чананы бик тиз үз эченә йотты. Тик дугадагы кыңгырау тавышы гына бик озакка кадәр яңгырап торды: «Аера... аера... Матур уйла... матур. Аера...»
Халисә кайтып җитәрәк, казларын караштырырга дип, бакча артларындагы кечкенә буага сугылып, сәер бер күренешкә тап булды. Олы гына гәүдәле бер ир-егет яр читенә чүгәләгән дә, зур кара портфеленнән алып, су эчендәге казларга нидер ыргыта. Җим-мазар сибә булса кирәк, су өстендәге чәчрәүле урыннарга казлар муеннарын суза- суза узыштан йөзеп киләләр. Пинжәк якасына ук төшеп торган эре бөдрәләренә караганда, кунакка кайткан берәр студент-фәләндер инде бу.
Ул арада казлар нидәндер өректеләр дә, каңгылдаша-каңгылдаша канатларын җилпеп, кызыл тәпиләре белән су өстендә йөгерешкәндәй чуалыша башладылар. Ул да булмады, бер оя каз, канатлары белән сызгырулы аваз чыгарып, һавага күтәрелде. Алар артыннан икенче, өченче оя казлар очты.
Егет, һавадагы казлардан күзен алмыйча, аяк өсте басты. Аннары ул Халисәгә таба борылды, аның кара тутлы йөзен сабыйларча якты елмаю балкытты. Елмаюы сабыйларча булса да, яше өч дистәдән өстә иде бугай инде аның, алай студент халкыннан түгелдер. Шушы кеше чак кына елмаеп карап торгач, Халисәне тәмам шаккатырып, аңа исеме белән дәште:
— Саумысыз, Халисә апа! Кайтып килешме?
— Бәй! Танып бетерә алмыйм... Кем дип әйтим? Исәнмесез!—«Кызлар әйткән корреспондент егет әллә шушы инде?» дип күңеленә килде аның.
— Йорт казларының болай биек очуларын беренче күрүем. Ни булган аларга, Халисә апа?
— Сез танып сөйләшәсез дә бит... Безнең генә хәтерләр тишек чиләк белән бер хәзер.
— Теге вакытларда болай очмыйлар Иде бит ул казлар, Халисә апа. Хәтерегездәме, ничек акыллы гына булып, тәпи-тәпи йөз чакрымлап юл үттеләр алар?
Халисә, үзе дә сизмәстән, арткарак чигенеп куйды.
— Роберт! Энем жаным... син түгелме сон?
— Шул үзе.
Халисә, колачын җәеп, алга омтылды. Роберт та, атылып килеп, олы гәүдәсе белән аның кочагына бөтенләе белән сыеп бетте. Үз гомерендә берәү белән дә, якын туганнары белән дә, болан кочаклашып күрешкәне юк иде Халисәнең. ♦
— һай, энем җаным... Ахыр заманда, кемне уйласаң шул каршына ь чыгып басар, ди. Шуның ише, әле генә сезләрне уйлап кайтып килә р идем. Чыннан әгәр менә!
— Бу казлар мине шул елларга алып китте, Халисә апа.
— И гомерләр... Исәннәр бер күрешә. Казлар дигәннән, ул еллар- t
ны канатлары барын да онытканнар иде шул алар, әйтерсең аларны * да ил кайгысы баскан иде. Ә хәзер, тамаклары тук булгач, күккә, би- ф еккә ашкыналар. _
— Менә бит!.. Ә син ахыр заман дисең. Көннән-көн канат кагар =
чаклар хәзер. ч
— Күңел гел унсигездә дә бит... Гел канатлы дигәндәй
— Менә бит! Бер дә үзгәрмәгәнсең син, Халисә апа. Тик әнә... те- •- гермән тирәләрен әйләнгәнгә күптәнме әле?
Халисә Робертның соңгы сүзләрен төшен мич ә рәк торды. Төшенеп х алгач, көлеп җибәрде. Халисәнең чал чәчләренә ишарәли ич... Шаһбаз ® да шулай кыектан атып мәзәк сөйләшергә ярата, кайчак аның тел тө- _ бен тиз генә төшенә дә алмый идең. Улында да әтисе шуклыгы, күрә- 2 сең. Ә төскә-биткә әтисенә әллә ни охшамаган ул. Буйга гына түгел. < йөз чалымнары да озынчадан моның. Шаһбаз исә буйга да, йөзгә дә * җыйнак, түгәрәк иде. а
— Тегермән тарта бирә, он тузаны оча тора, чәчләргә куна тора инде ул, энем җаным.
— Оча, Халисә апа, оча он тузаны, һәм әнә... Казлар да оча. Кызык бит?
— Кызык дип... — Халисәнең әйтер сүзләре өелешеп тамак төбенә килеп тыгылгандай булды. — Кызык дип, нигә монда басып торабыз соң әле без? Әйдәче, әнә генә бит безнең өй. һай, ничек кайталар белдең, рәхмәт яугыры. Бер күрешү — бер гомер, ди..
— Әйе, Халисә апа. Самаварны екканчы, тастымалны сыкканчы бер гәпләшеп утырабыз әле. Син кайта тор, Халисә апа, мин хәзер... Талтирәк турыларын бер урыйсым килә.
— Ярый, ярый. Бик озак та юанма тагын. Күңелне кузгаттың, зарыгып бетәрмен.
Ул кайтып кергәндә, кызы Гөлүсә ян өстәлне үзенең китап-дәфтәр- ләре белән тутырган да, бөдрәрәк куе чәчләре, бөтен игътибары белән шулар өстенә иелгән, Габдрахман да институтка керү имтиханына хәзерләнүче кызына комачауламастай шөгыль тапкан: анысы комод өстендә кайчаннан бирле өн күрке генә булып утырган матур будильникны ботын-ботка, чатын-чатка сүтеп ташлаган, җиң очы белән маңгай тирен, борын очын сөрткәли-сөрткәли, шуны җыеп маташа.
Халисә, өстен алышкан арада, тиздән бик кадерле кунак кнләсен әйтте, кухня якка чыгып китте, кире борылды Йөренә бирә... Йөренүен, гадәтенчә, бик җайлы йөренә, тик әледән-әле урындыкларга, өстәл читенә сөртенеп уза, эше дә бер дә алга тәгәрәми иде. Чүмеч тотса, ул кулыннан төшеп кнтә, йомырка алыйм дип шүрлеккә үрелсә, кулы беләзектән онга бата.
Гөлүсә, карандашы белән бөдрә чәч болытларын ике якка аерып җибәреп, ана көлемсерәп карап торды.
— Әни, бик арыгансың син. Инструктажыңны гына бир дә, ял итеп тор, булмаса.
«Инструктаж»ны тыңлый-тыңлый, Гөлүсә әнисен өйалдындагы кечкенә бүлмәгә озатып та куйды.
Шундагы ятакта аякларын җыеп кына кырын ятуга, Габдрахманы бер бер кулына ялтыр каешлы протез аягын күтәреп, икенче кулы белән стенага ябышкалап титаклый-сикергәли. сыңар балагын җилфер- дәтә-җилфердәтә такта ишек янына килеп туктады.
— Әнисе!.. Эһм Чәй янына мәе дә кирәк булыр инде аның. Бик кадерле кунак дисең бит.
— Анысын үзең карыйсың инде. Акча, әнә, көзге артындагы зәңгәр тартмададыр.
Халисә торып утырды.
һай, моны кибеткә җибәрде дә җибәрүен... Бер рюмканы төшереп алса, Роберт белән сүз алышырга да ирек бирмәс инде. Гел шулай бит... Аз гына кабып алдымы, берәүгә-бер аваз ачарга ирек бирмәстән, калын тавышы белән бөтен өйне тутырып, сугышта йөргән-күргәннә- рен сөйләп китәр, ул арада, сугыштан ук ияреп кайткан кара кыр сумкасын күтәреп килер, өстәлне Верховный Баш Командующийның ана атап язган рәхмәт язулары, орден-медаль кәгазьләре белән тутырыр. Шулар янына, әңгәмәдәшен сискәндерердәй котсыз шакылдап, сумкадан җен ташы күк иләмсез кырлы-сырлы снаряд кыйпылчыгы килеп төшәр... Сөйләр сүзләре күбен бик күп тә инде бахырның...
Халисә кинәт туңып киткәндәй булды да үрелеп кенә шундагы чөйдән шәльяулык алып иңнәренә салды.
Габдрахман дисең син... Үзең соң, үзең! Ул еллар турында сүз чыкса, әллә үзеңнең сөйләп сүзләрең бетәсе бармы?
Әйе, очмыйлар иде ул чакларда казлар. .
Шаһбаз китүгә, тиздән Халисә үзе дә ерак юлга кузгалды. Пермь ягындагы торф эшенә җибәрделәр аны. Аннан язлар җитеп, карлар киткәч кенә кайтты. Авыл бик үзгәргән иде .Өйләр җиргә сеңә төшеп, кечерәеп калган кебекләр, элеккечә, ашыгып кына пошкырулары, арба дыңгырдаулары белән урамнарны матур яңгыратып, бер генә ат та узмый — алар амбар төбе калдыклары, өстәвенә, хуҗалыклар китергән бәрәңге кабыгы балтушкасы ашап, сабанга чыгарга хәл җыеп яталар. Кичләрен сыңар-сыңар тәрәзәләрдә генә җемелдәгән тычкан утлары бик тиз сүнә, аның каравы, әле бер, әле икенче капка төбендә моңлы җыр яңгырый башлый. Көе дә, сүзләре дә Халисә өчен яңа:
Караягы төн, болытлы көн Без аерылган көн бит ул.
Әмма Халисәне иң гаҗәпкә калдырганы Земфира булды. Урамда очраткач, Халисә аны башта танымый да торды. Кая киткән аның зифалык-чибәрлекләре? Аягына ыштырларын ямьсез итеп чорнап, аннан-моннан олы чабата бәйләгән, хәлсез күзләре эчкә баткан...
Халисә кичен шакмаклы тастымалга ярты ипи төйнәп, бер чүлмәк сөт алып Земфираларның фатирына барырга җыенды. Җыенып беткәч, нигәдер хәле киткәндәй, шап итеп урындыкка килеп утырды.
Колак төбендә Шаһбазның сүзләре яңгырагандай булды. «Аера да, кавыштыра да... Гел матур уйла!»
Кулындагы төенчеккә шып-шып күз яшьләре тамып төште.
Аннары кисәк урыныннан торды.
Земфира түр караватта ятып тора, Робертның исә авызы колакларына җиткән, ул чуар сөлгене алъяпкыч итеп биленә бәйләп алган да, җиңнәрен сызганып, агач кашык белән мискидә шык-шык камыр изә иде. Колхоздан ярдәм итеп, күпмедер он биргәннәр икән үзләренә. Халисә кергәч, Земфира да торып утырды, һаман да шулай нигәдер га-
жәпсенгән, нәрсәгәдер үпкәләгән сыман караучы күзләре монсу гына елмайды.
Тиздән Халисәне күрше Олы Дүндәр авылындагы заготскот пунктына эшкә алдылар. Эше бик мәшәкатьле иде анын: тирә-як колхозлардан, хуҗалыклардан йөкләмәгә җыелган терлек-туарны болар, җәяүләп, Казанга куып китәләр. Көннәре дә, төннәре дә талчыктыргыч юл- ♦ да үтә. а.
Шулай да, бер вакыт табып Земфира янына кереп чыкты. Земфира | бик ябык булса да, күзләре теге вакыттагыча хәлсез карамый, өс-ба- < шы да пөхтәдән иде. Ә түр караватта бала, кыз бала йоклап ята. Халисә балага карап кына алды да, күзем ти мәге дип, тизрәк читкә бо- Ь рылды, тагын карады. *
Тикмәгә генә теләкләр теләмәгән икән Шаһбаз. Матур иде, сокла- ф нып туймаслык матур иде аның кызы. Юк, әтисенә яисә әнисенә ох- х шап та түгел, үз чибәрлеге белән чибәр иде бала. Ул дугай-дугай озын керфекләр, ул бөрмә алсу иреннәр, кыйгач кара кашлар!.. Исемен дә, ч бик туры китереп, Гүзәл дип кушканнар *
Йоклый иде шул Гүзәл... Әгәр уяу булса, шәйләми калмас иде Ха- t- лисә: дөм сукыр иде ул кыз бала. £
х Ф н
— Исәнлек-саулык, иминлек-тынычлык бу өйгә! Шатлык-куаныч- ч лар өйгә дә сыеп бетмәсен! Бәхет гөле мәңге шау чәчәктә утырсын! s
Роберт бусагадан ук шулай шаулап килеп керде. Керә-керешкә зур » портфеленнән өстәлгә үзенең күчтәнәчләрен — пачка-пачка цәйлүн чәе, < лимон, тәм-томнар өеп куйды. Әнисенең «ннструктаж»ын төгәл үтәп, * Гөлүсә өстәлне хәзерләгән иде инде. Роберт ишегалдындагы насослы коедан үзе су чыгарып, салкын суны өстенә коя-коя юынып кергәч, табынга утырыштылар.
Бу вакыт Гөлүсә, капканы ачып, ишле бер оя казларын куып керт* те. Тәрәзәдән моны күреп алуга, Роберт тагын казларга бәйләнешле истәлекләрне кузгатып җибәрде.
Яка кала алулар, дошманны камап-камап тар-мар итүләр хөрмәтенә бик еш салютлар яңгырап тора, инде менә Олы Җиңү салютлары да яңгырар көнне зарыгып, ашкынып, өзелеп көткән чаклар иде.
Халисәне заготскот конторына чакырып алды да әйттеләр:
— Бу юлы, сеңелем, Казан мясокомбинатына казлар илтәсез. Малайларына да әйт, хәзерләнә башлагыз.
— Бәй! Кайда соң ул казлар? — диде Халисә. Ул заготскотның буп- буш абзар-лапасларын яңа гына әйләнеп кергән иде.
— Казлар хәзергә хуҗалыкларда. Участок авылларын йөреп чыгып, үзең җыясың. Менә исемлек. Хуҗалыкларга тиешле йөкләмә кәгазе җиткерелгән. Малайларың иярт тә, бүген үк җыя башлагыз.
Авыр, ай, бик авыр булды ул казларны җыеп алулары Дөрес, «тизрәк җиңеп кайта гына күрсеннәр, бездән берни дә җәл түгел» дип, оядан иң симез, иң зур дигән казларын сайлап бирүчеләр бар, әмма бар шундыйлар.. Казларын әллә кая, басу түренә үк куалар да «казларыбызны суеп бетердек, базарга да чыгардык, калганы, әнә, абзар артында чәчәк аталар» дип күзләрен челәйтеп тик карап торалар Булмады түгел, «сабыйларыма ит затыннан бердәнбер карап торган малыбыз нде» дип күз яше сыгып алучы апалар да булды.
Ә менә күрше Мәхмүзә әбинең сүзләре, нрексездән, Халисәнең үзенең күз яшьләрен сыгып чыгарды Өч фронтовик анасы буларак, аңа йөкләмә кәгазе дә юк нде югын. Кара бүрекле, эре нәселле ала казын күтәреп, әби үзе алариың каршына чыкты
— Кыз язмышы — каз язмышы, диләр иде безнең заманда, Халисә сеңелем,— диде ул яшьле күзләрен чет-чет йомгалап.— Аннары килеп, болай диярләр иде: кызлар күз яше, кызлар рәнҗеше төшкәннәрнең кул-аяклары бөрешер, андыйлар кабергә кергәч тә ләхетләрендә җиде кат әйләнеп ятыр, диярләр иде. Шуның ише, кызлар күз яше булып китүләредер хәзер инде бу казларның. Бер дә бүтән түгел. Мондыйга калгач, бик тиз бөрешер нимеснең кул-аягы, Гитлер мәлгуньнең дә чәнчелеп катыр сәгатьләре җитүедер. Бер дә бүтән түгел. Мә, кызым, кабул күреп ал бүреккәемне. Картым әйтмешли, гуардин каз бу. Ярар. Гитлер мәлгунь башына! Бисмиллаһи...
Шуннан соң Халисә һәр капканы ачып керүгә, сүзне, иң әүвәл, Мәхмүзә әби әйткәннәрдән башлап җибәрә торган булды да, «гуардин» каз артыннан бүтәннәрне ияртү шактый җиңеләйде.
Өч көн дигәндә казларны җыеп бетереп, заготскотның бер абзарын _аң-гоң гаңгылдау, каурыйчмамык бураны белән тутырып куйдылар. Иртәгә таңнан юлга чыгып китәсе.
Вазифасының иң кыены инде үтәлгәнгә санап, балтыр итләре сулык- ■сулык сызлаган аякларына бераз хәл алу өчен, Халисә контордагы киң эскәмиягә сузылып кына яткан иде, бик кисәк ишек ачылды да, ярдәм- челәреннән берсе Хәбир килеп керде. Үзе елмайгандай итә, үзе бераз -каушаганга да охшый иде.
— Халисә апа!.. Мин сезнең белән бара алмыйм бит. Армиягә ки- тәм. Повестка килде. Сугышны бетереп кайтам.
Ярдәмчеләре арасында иң өлкәне, Халисәнең уң кулы иде Хәбир. Аның яшьтәшләре җәй көне үк армиягә киттеләр, моны бүсеренә операция ясатыр өчен больницага салдылар да, шуның белән генә калып пора, үзе иптәшләреннән калышуына бик көенә иде.
— Ай алла! Хәерле юллар булсын инде. Исән йөреп, исән кайта күр Үзең әйтмешли, сугышны бетереп кайт! — диде Халисә, ә эченә пошаман төште. Бик җайсыз килде бит әле бу. Ике малай белән генә юлга чыксаң, йөз казыңны йөз якка таратырсың да бетерерсең. Колхоздан кеше сорасаң, барыбер берәр хөрәсәнне генә бирәчәкләр. Чынлап эшкә ярардай малайлар, хатын-кызлар үзләреннән артасы юк. Нишләргә соң?
Шунда келт итеп Роберт исенә килеп төште. Яшькә яшьрәк булса да, бик елгыр, бик үткен малай, булдырмый калмас. Аннары, ни генә әйтмә, үзенә дә файда. Азмы-күпме акчасы тия. юлда тамагы да тук -булачак. Директор юлда бер казны суеп ашарга рөхсәт итте.
Халисә шунда ук дүрт чакрымдагы Мөндешкә кайтып китте.
Ярым караңгы өйгә килеп керүгә, түр караватта Земфираның тын гына ыңгырашуын ишетеп, ишек катында тукталып калды. Аннары, нигә болай соңлап йөрүенең сәбәбен аңлатыр өчен генә, йомышын сөйләп бирде.
— Бар, улым, барып кайт. Бүген дә сиңа аркаланып кына яттым. •Син югында торып йөрим мин үзем, — диде Земфира Робертның сүзсез генә, күзләре белән генә рөхсәт соравына җавап итеп.
Көзге иртә болытлы иде, салкын җил исә иде.
Казлар, абзардан чыгуга, бик ачы кагылдашып, канатларын киң җилпи-җилпи. тагын мамык-каурый бураны очырып алдылар. Авыл урамнары буйлап та шулай кацгылдаша-кангылдаша, кагына-кагына чыктылар алар. Әле берсе, әле икенчесе теге-бу капкага борыла, һәр тыкрык, һәр сукмак саен өелешеп-төртешеп шул якка каералар, һәр тарафтан аларга, тагы да ачыграк каңгылдап, оядашлары җавап кайтара иде.
Басу юлына чыккач, казлар гөр-гөр килеп кенә, тыныч кына атлый башладылар. Гуртчыларның хәйләләре дә шәп иде шул. Алдан, казлар көтүсннрн аз гына алдарак, җигүле ат бара. Арбада солы капчыклары.
Капчык өстенә менеп атланган Роберт учлап-учлап юлга, көтү алдына солы сибеп бара. Казлар солы чүпли-чүпли, гөңгелдәшә-чөнгелдәшә атлый бирәләр...
Яктыра төшкәч, җил басылды. Алда офык чите җилфер-җилфер килүче бик олы кызыл әләмне хәтерләтә, өскә таба саф зәңгәрсу’ буй сузыла. Көндезгә аязырга чамалый, ахры. ♦
Комбайн белән урган җирләр буеннан үтәләр бугай, басу вак-вак & чүмәләләр белән чуарланган. Мондый басулар сирәк очрый хәзер. Кул 5 белән, лобогрейка белән урсалар, көлтәләрне хәлдән килгәнчә тизрәк < юлчылар күзеннән эчкәрәк кибәннәргә куярга, я әвен янына ташырга * тырышалар. 2
Халисә малайларга авыз ачарга да өлгермәде, алданрак барган ж Габделхак арбага бер кочак салам алып салды. Аннары тагын бер ко- ф чак: Зиннур да аннан калышмады.
Бик тырыш, бик хуҗалыкчаң малай шул Габделхак. Пәкесе, инә- Z җебе, бау йомгагы һәр вакыт янында булыр анын, кул-аягың киселеп- ч тырналып китсә, күкрәк кесәсеннән чип-чиста чүпрәген дә чыгарыр. Тик 4 менә буйны гына кызганыбрак биргән ана ходай. Инде уналты яше бе- н лән бара, ә егет кысып бәйләгән биле белән — нәкъ пөхтә генә бер ар- ф па көлтәсе. х
Зиннуры исә гәүдәгә буйчан, әмма ялкаурак. Аның каравы, теле ® ару-талуны белми. Тукталышларда, тыңласаң тынламасан да. аның н хикәятләре өзлексез яңгырап торыр (әллә җен дигәннәре бар микән — 2 башлыча шул турыда әллә ниткән серле-хикмәтле вакыйгалар сөйләр- < гә бик ярата), юл буе жыр сузар, такмак әйтер. Әнә хәзер дә җырлап • атлый ул, тик, йокысы туеп бетмәгәнме, тавышы үз яныннан әллә нн £ ерак китә алмый.
Ә салам дигәннән... Үзеннән-үзе Хәбирне хәтерләтә ул салам. Тагын биш-алты чакрымнан Пашкау урманы буеннан үтәчәкләр. Бнк хәтәр урын ул. бүреләр оясы анда. Шунда кирәк булуы бар саламның. Ә ничек кирәклеген Хәбир өйрәтте. Эш болай булды. Әле янарак кына мал жуып йөри башлаган чаклары иде. Сарык көтүе илтә барышлары. Шул урман буена җнтәрәк. алдагы атта баручы Габделхак ачыргала- нулы -калтыраулы тавыш белән кычкырып җибәрде:
- Бүреләр'.. Әнә. бүреләр!
Көтү алдыннан баручы Халисә. үз-үзенә хисап бирмәстән. алга ыргылды. Искәрмәстән тез астына китереп суккандай, туктап калды, җиргә чүкте. Әнә алар, бер өер бүре.... (Ничәү алар? Өчәү, дүртәү... ун, егерме? Бу турыда әле дә араларында бәхәснең тукталганы юк.) Бүреләр урманнан юлга таба чыгып киләләр, нигәдер бер дә ашыкмыйлар, янәсе, сарык көтүе алар авызына таба үзе тәпн-тәпи килә ич..
Ләкин сарыклар да кинәт тукталып калдылар, гел бергәрәк оеш- каннан-оеша баралар. Халисә бар көченә кычкыра-кычкыра, чыбыркысы белән бик үтемле сыптыра-сыптыра. көтүне басу ягына таба куа башлады. Юк. тыңламыйлар малкайлар, һаман бер-берләренә сыен- ганпа-н-сыеналар.
Шул чак Халисә шарт-шорт мылтык аткан тавышка күтәрелеп каралы Күтәрелеп карауга эченә җылы йөгерде. Мылтык атмыйлар икән атуын. Хәбир юл буендагы саламга ут төртеп җибәргән дә, үзе учакның бу ягында чыбыркы шартлата икән. Ул арада Зиннур да килеп җитеп, бүреләр юлына яңа учаклар кабыза башлады. Малайларның мондый тапкырлыгы Халисәнең дә зиһеннәрен ачып җибәрде. Ул. йөгереп. учактан башы янып торган бер көлтә салам алып килде, шул утлы чыбыркы белән алдагы көтү башы тәкәгә бер-нке сыпырган иде, теге алып-бнреп чабып китте Ана бөтен көтү иярде Шундый хутлы чабып киттеләр сарыклар, бар көченә йөгергән Халисәне ярты чакрымлап артта калдырдылар.
Бераздан, атны кушаяклап чаптырып, аны малайлар куып җитте. Ат та бүреләрдән өркеп, басуга таба дулап киткән булган, шунда аны Габделхак тотып алган икән.
Әмма бүреләр дә тиз генә тәмле ризыктан мәхрүм калырга теләмәделәр. Аларның инде икенче яктан — басу буйлап ыргылып килгәннәре күренде. Малайлар арбадагы печән беткәнче, алдагы авылга җиткәнче, юлга утлы көлтәләр ташлый-ташлый, чыбыркы шартлата- шартлата бардылар.
Шушы вакыйгадан соң алар, басуда очрыймы-юкмы дип, юлга арба тутырып салам төяп чыга торган булдылар. Бу юлы, Хәбирне озату сагышыннанмы, салам турында онытканнар иде. Ярый әле, очрады.
Хәбир, Хәбир! Күңелләр үк тыныч иде синең белән, ышанычлы юлдаш, барыбызга да таяныч идең.
Хәзер ул да юлдадыр... Ак юл сиңа, егеткәй!
Тиздән тагын әнә шул хәтәр урыннарны үтәчәкләр. Сарык ите белән генә түгел, каз ите белән дә сыйланырга яраталар бит ул бүреләр. Чыксалар, нишлиселәр булыр?
Әлегә тыныч кына, гөр-гөр сөйләшеп кенә атлый бирә казлар.
Инде тәмам яктырып бетте. Кояш хәзергә болыт астында, әмма көнбатыш күк йөзе чалт аяз.
Баядан бирле ишетелер-ишетелмәс кенә көйләп-монаеп барган Зиннур кычкырып ук җырлый башлады.
Китә казлар, китә казлар.
Китә казлар кайларга?..
Китәләр шул, китәләр, бичаракайлар. Мәхмүзә әби әйтмешли, кызларның рәнҗүле күз яшьләре булып китәләр...
Көтү яныннан баручы Зиннур, туктап, Халисәне көтеп алды.
— Халисә апа! Бу казлар кайтмаска китә инде. Безнең Хәбир әйләнеп кайтыр микән?
— Авызыңнан җил алгыры! Нигә кайтмасын? Сугышны бетереп кайтам диде ул.
— Миңа да шулай дигән булды да... Хәбирне генә көтеп торганнар ди анда.
Зиннур, чыбыркысын аллы-артлы болгый-болгый, бик каты шартлатып куйды.
— Таныйсыңмы, Халисә апа? Хәбир чыбыркысы бу. Миңа истәлеккә биреп калдырды.
Шушы чыбыркы, Зиннурның аны Хәбир кебек үк оста шартлатуы Халисәнең шөбһәле күңеленә кинәт тыныч бер җылылык салды.
— Беләсеңме, Зиннур, чын-чын күңелдән әйтелгән теләк һәр вакыт чынга аша ул. Хәбир, минемчә, сугышны бетереп кайтам дип чын күңелдән әйтте.
— һе! Бер солдат сугышны бетерә ди...
— Хәбир генә сугышны бетерә димим мин дә. Теләге кабул булып, ул баруга, сугышы да бетеп куйса?
Зиннур, казларны әсәрләндереп, чыбыркысын тагын бер шартлатты да алгарак атлады. Тагын җыр сузды.
...Вак кына, куак кына.
Күпсенмәгез, күп тормабыз.
Без монда кунак кына.
Халисә үзалдына гына елмаеп куйды. Янәсе, син гел Хәбир дә Хәбир дисең бит. . Тиздән ул, Зиннур да, ерак юлга кузгалмагае. Кузбасстагы ФЗӨ мәктәбенә кеше җибәрүләрен сорап авыл Советына язу килгән. Егетнең шунда китәр исәбе бар. Җыры белән шуны аңлатуы.
Ә чын күңелдән әйтелгән теләк кабул була дигәннәре, чыннан да, хак сүз. Монда Халисә Шаһбаз теләгән теләктән иманы какшамаслык итеп ышанды Кара инде, Шаһбаз теләгәнчә, чибәрнең дә чибәре бит Гүзәл. Тик... Күзләре генә күрми бичаракайның. Ничек алай булды икән соң ул? Туганда сукыр түгел иде диләр бит аны. Җаен-нбен та- ф бып кына Роберттан бер сорашасы иде.
Ә Робертның бу вакытта куллары юлга солы сибә, уйлары исә * әллә кайларда гизә иде.
Зиннур белән Габделхакның әледән-әле чыбыркы шартлатулары, = туктаусыз арба дыңгырдавы хыялга бай малайны сугыш кырларына * ук алын китте. Гөрс тә гөрс снарядлар ярыла, автоматлар, пулемет- ♦ лар тырылдый икән. Ут-төтен, кара сөрем эченнән солдатлар атака- х га бара. Иң алдан, пистолетыннан ата-ата, солдатларын алга әйди- = әйди, аның командир әтисе йөгерә. с;
Сугыш беразга тынып кала. Ап-ак башлык кигән повар солдат * хәйләкәр генә елмаеп әйтә: Ф
— Иптәшләр, әйбәт сугыштыгыз, беләсезме, мин хәзер сезне нәрсә ә белән сыйлыйм? Юк, зрәгә баш ватмагыз, барыбер белә алмыйсыз. * Ка-аз ите белән сыйлыйм мин сезне хәзер. Мондый тәмле ит ашагач, н көчегез сразы икеләтә артыр. Менә күрерсез. ч
Шунда аркасына бик калын сумка аскан почтальон солдат килеп = килеп җитә, боларга хат өләшә. Өлкән лейтенант Шаһбаз Гайсинга £ да хат бар. Роберт улыннан.
Тиз генә хатны укып чыга да өлкән лейтенант Гайсин, урыныннан “ сикереп торып, кулын күтәрә.
— Иптәшләр!. Беләсезме, бу каз итен безгә кем җибәргән? Минем якташларым күчтәнәче икән ул. Ә минем Роберт улым, ул казларны йөз чакрым куып илтеп, безгә юллаган. Белеп ашагыз!..
Ат янына Габделхак килеп, Робертның уй-хыялларын бүлде.
— Син, сыбызгы, чамалабрак сип солыны. Әле барасы юл ерак,— диде ул бик ачулы тавыш белән. Үзе кулын атның камыт астына тыгып карады, ат барган көйгә генә аркалыкны күтәребрәк бәйләргә тотынды. — Син әрекмән колакка ышансаң, атны да эштән чыгарырсың әле. Ыңгырчагың бушап беткән монда, момент чиләнеп чыга бит хәзер ат сырты.
— Габделхак абый! — диде Роберт, мөмкин кадәр ягымлырак итеп дәште. Тегесе ишетмәмешкә салынды — Габделхак абый, синең әтиеңнән дә һаман хат юкмы?
— Юк, малай, һаман хат юк, — диде дә Габделхак юлдан читкә* рәк каеручы казларны куарга йөгерде.
Юк шул, Робертның әтисеннән дә күптәннән хат юк Инде ме«ә бу казлар турында язачак хатын да кушып исәпләсәң, Роберт әтисенә утыз дүрт тапкыр хат яза. Бәлки монысына җавап килер?
Башкасы башка, әтисе Гүзәлнең фоторәсемен алды микән, юк микән? Шуны бик беләсе килә Робертның, ә үзе хат саен «зинһар, кызымның фотосын җибәрегез» дип үтенеп-үтенеп сорап язды ул Инде менә Гүзәлнең фотосын җибәргәнгә ел тула, һаман да җавап юк.
Җиңел булмады Гүзәлне фотога төшерүләре.
Фоторәсем сорап әтисеннән беренче хат килгәндә, салкын кыш иде әле. Ә фотога төшәр өчен унике чакрымдагы район үзәгенә барырга кирәк. Бөтен стенасы кызлар, әби-бабайлар, бала-чага рәсеме белән тулган «Фото Парикмахерская» дигәннәре бары шунда гына
Роберт председательдән ат сорарга дип, наряд вакытын чамалап, идарәгә бер барды, ике барды. Барган саен шул: теге эшкә, бу эшкә дип, бригадирлар председательдән ат даулыйлар, үзара талашып бе
тәләр, Роберт, бугаз төпләре ачыта башлаганчы тәмәке төтене иснәп, бер читтә утыра-утыра да, йомышын әйтергә кыюлыгы җитмичә, кайтып китә иде.
Ә әтисеннән көн аралаш хат килеп тора ул чакта. «Кызымның рәсемен күрсәм, өйгә кайтып килгән күк булыр идем», ди. «Кызым туганын белгәч, фоторәсемен инде бөтен рота зарыгып көтә башлады», ди.
Февраль ахырларының яз исе аңкып торган, чут-чут тамчылар да тамгалый башлаган кояшлы көне иде. Роберт, Гүзәлне кечкенә чанага төреп утыртып, юлга чыгарга булды.
Әйе, барганда да, кайтканда да бик җылы иде, матур иде көн. Роберт үзе әледән-әле бүреген салып, парланып торган юеш чәчләрен кояшта киптерә-килтерә кайтты. Бара-бара да, чананы бик чалулатмаска тырышып кына дөп-дөп юыртып та китә иде.
Әмма куанычыннан битәр үкенечкә булган икән бу сәяхәт.
Гүзәл иртәгесен ут янып авырый башлады. Роберт бу юлы Олы Дүндәрдән врач алып килергә председательдән атны бик кыю сорады. Председатель дә аңа берсүзсез үзе утырып йөри торган күк айгырның дилбегәсен тоттырды.
Атна дигәндә Гүзәлнең хәле әйбәтләнеп, элеккечә чырык-чырык көлә, карават башына тотынып дырык-дырык сикерә, карамый торсан, салкын идәнгә төшеп, мүкәләп тә китә башлады.
Ә ике көн үтүгә, тагын урын өстенә ятты ул. Хәзер инде алай ут янмый, елап та бик интектерми иде, ләкин тамагына бер нәрсә капмады, бары әнисенең буш имиен генә суырды.
Җәйләр җитеп, җирләр кипкәч кенә Гүзәл тернәкләнде. Хәле әйбәтләнүгә, бик шәп тәпи дә йөреп китте. Тәпиләвең бик әйбәт тәпили, ләкин нигә гел ике кулын алга сузып атлый соң ул? Уенчыкларын да капшанып-капшанып кына таба?
Гүзәлнең сукраюына врач килеп карагач кына ышана алдылар. Тирән чишмә суыдай саф, күкчәчәктәй матур күзләр... күрмиләр. Моңа һич тә ышанасы килми, бәгырьләрне өзәрдәй авыр иде.
Урман буена җитәрәк, Зиннур да, Габделхак та көтүнең сул ягына чыктылар. Зиннур, әллә шүрләвен басар өчен инде, тагын җыр сузды.
Алып бирим ал тасма, шул, Бәйрәмнәрдә тагарсың, Алсу күлмәкләрен киеп, Сагынганда карарсың.
Юк, алай шүрләү-фәлән сизелми тавышында. Карале, әллә ни булды әле ул Зиннурга бүген. Гел шаян җырлар гына җырлап бара иде ул моңарчы. Бүген җырлары да, тавышы да моңлы. Әллә Хәбир дусты киткәнгә моңлана, әллә инде берәр сылукай йөрәгенә юл салды микән? .
Сагынганда карарсың... Халисә дә карый. Юк, бүтән кызлар кебек, бүләк баш яулыгы, яисә, әнә җырдагыча, ефәк чәч тасмасы алып карамый ул. Үзе чиккән батис яулыкка төрелгән җыйнак кына төенчекне кулына ала. Шаһбазның газета битләреннән кисеп алынган ике шигыре, ике дистә мәкаләсе, аннары, барыннан да кадерлерәге—өчпочмаклап төрелгән алты хат монда. Халисә аларны берәм-берәм яңакларына кыса. Ә кабат укып торуның кирәге юк. Шаһбазның һәр хатын яттан белә ул. Соңгы хатындагы сүзләрне исә, төенчекне алып карамасаң да, күңелдә кабатланмаган көне юк. «Хәтереңдәме, Халисә, җырланмаган җырым син минем, дигән идем мин сиңа. Үзем дә гаҗәпләнеп куям, һич көтмәгәндә, туктаусыз туплар шартлап торган-
да, ул жыр туды! Киләсе хатымда мин ул шигырьне үзенә дә язып җибәрермен. Хәзергә кайбер сүзләрен тагы да матуррак итеп әйтәсем килә».
Инде менә көтә башлаганга тиздән ел тула, ул җырлы хатның һаман да килеп җиткәне юк.
Кинәт Халисәнең шул өчпочмаклы хатларны тагын берәм-берәм ♦ яңагына кысасы килә башлады. Нигәдер, шулай итсәң, күңелләр җи- £ ңеләебрәк киткәндәй була. £
Кара инде... Бер бүләк күлмәге дә бар бит, югыйсә. Шул... Шәфикъ $ биргән булган иде. Анысын Халисәнең ни кигәне, ни алып караганы о юк. Әрәм ятканчы, әллә берәр ятимәгә бирергә микән?
Әй, болай бик нечкәреп барсаң, бүреләр чыгып, акылга утыртма- * гае үзеңне. Әлегә казлар бик тыныч кына, һаман бер көйгә гөңгелдә- ♦ шеп атлый бирәләр. Хәтәр барын сизсәләр, тынычсызланырлар, кыч- _ кырырлар иде. Бик сизгер жаннар бит алар, казлар.
Шаһбазның сөйләгәне бар иде бит. Моннан ничәмә мең еллар * элек, Рим шәһәренә җиде төн уртасында дошман явы басып кермәк- * че булган. Шунда казлар бик ачы каңгылдаша башлап, гаскәрне дә, *• халыкны да уятканнар. Шуннан бирле казлар: «Без Римне коткар- £ дык», — дип гел горурланып йөриләр икән.
Шуның шикелле, бу тирәдә дә абайрак-саграк була күрегез, җан- ® кисәкләрем!
Хәзергә ул-бу юк. Урман тыныч кына, маһәбәт кенә шаулый. Зин- 5 нур һаман жыр суза, Габделхагы аннан аз гына да калышмас өчен < ашыгып, терт-терт атлый. Робертның исә бу тирәләрнең хәтәрлеге ту- * рында гамендә дә юк, нидер сөйләнә-сөйләнә, юлга солы сибүен белә. а.
һәм кинәт...
Алдагы бер казның бик ачы кычкырып җибәрүе Халисәнең күкрәк турысына хәнҗәр булып кадалды кебек. Бөтен көтү гаңгылдашып чуалыша башлады, Зиннур белән Габделхак, чыбыркы шартлата-шарт- лата, урман ягына йөгерделәр. Роберт арбага торып баскан да, кулын болгый-болгый, аларга нидер кычкыра калды.
Халисә кесәсеннән шырпысын алып, арба янына йөгерде. Юл читенә салам ташлап ут төртим генә дигәндә, Габделхак йөгереп килеп җитте.
— Халисә апа, кирәкми... Бүре түгел, төлкеләр ул.
— Ай, чукынчыклар! Каз ите ашыйсылары килгән икән, кара син аларны!.. Зиннур кайда соң?
— Төлке куа, — диде Габделхак турсаеп кына.
— Йөрсен инде! Ул төлке куганда, монда бүреләре килеп чыксын тагы!.. Әйдәгез, җәһәтрәк үтәсе иде бу тирәләрне. Син алгыларны кызулат, мин арттан куам Роберт, атыңны хутлырак атлат.
Зиннур аларны урман буен узып, шактый ара үткәч кенә куып җитте. Сулулары капкан, үзе тирләп-пешеп чыккан иде.
— Их, Халисә апа... Куып җитеп... булмады. Куып җитсәм, шушы чыбыркы белән ярып... тәки берәрсен үтерә идем
— Синең үзеңне ярам әле мин чыбыркы белән. Көтүне ташлап йөргәнең өчен ярам. Бир әле Хәбир чыбыркысын!
— Я инде, Халисә апа... Күрәсең ич, бүрекнең бер рәте калмады. Берәр төлке тотсам, бүрек тектерер идем.
— Син бер уңайдан күпләбрәк тотарга кара инде ул төлкеләрне. Тунга да җитәрлек булсын,—диде Габделхак, һаман да турсаеп кына.
— Нигә, туны да мишәйт итмәс иде. Бишмәтнең кырык ямавы, кырык бер тишеге... Бер нарушны киләм әле мин бирегә. Төлке ауларга.
— Ярар, шулай итәрсең. Бер төлкене миңа якалыкка дип атап тотарга да онытма, — диде Халисә. — Әйдәгез, шушы хут белән бар-
«К. У» М 4
17
сак, тиздән Чиканаска җитәбез. Ашап алырбыз да, аннары Бутаман- ны ничек тә якты күздә үтәсе иде.
Халисәнең болай әйтүенең сәбәбе бар иде.
Югары Бутаманда алар моңарчы Гөлчирә түтиләрдә тукталалар иде. һәр вакыт якты йөзле, тәмле телле, ару-талуны белмәс Гөлчирәт- тәй инде аларның якын бер туганнары кебек булып бетте. Боларның көтүләре чаттан борылуга, Гөлчирәттәй капка ачарга йөгереп чыга: -Килеп җиттегезме, наныйларым? Юл газабы — гүр газабын ничегрәк үттегез?» — дип сөйләнә-сөйләнә, малларны төз лапаска урнаштырырга булышып йөри. Еш кына юлда, яңгырларга, юеш карларга очрап, боларның өс-башлары манма чыланган була. Андый чакларда Гөлчирәттәй, өй эче майдай җылы булуга карамастан, шунда ук тагын мичкә ягып җибәрә, һәр вакыт елык-елык ялтырый торган җиз са- мавары ни арада гөжләп менеп утыра! Иртәгесен барысының да коп- коры киемнәреннән рәхәт җылы бөркелеп тора, аякчулары хәтта кырлы бәләк белән таслап-йомшартып ук куелган була.
Яшь аралары ике елдан артык булса да, игезәкләрдәй бертигез, пар карлыгачлардай бер-берсенә охшаган ике малае бар Гөлчирәттәй- нең—Шамил белән Камил. Халисә аларны туган энеләре кебек сагынып килә, сабыйлар да тәмам үзенә ияләнеп беттеләр. Ишектән керә- керешенә ике яклап муенына асылыналар, аннары, матур апаның икесе ике тезенә утырып, күчтәнәч шикәр шакмагы белән тәмләп чәй эчәләр.
Гөлчирәттәй барысының да гаиләләре-тормышлары белән яхшы таныш, килгән саен алар турында бәйнә-бәйнә сораша, сәламнәрен җиткереп тора. Аеруча Габделхакны якын итә ул. Сөзешү батыры буларак авылда мәшһүр кара кәҗәсенең куе сөтеннән үз малайлары белән рәттән Габделхакка да өлеш чыгара. «Мәле, бәләкәчем, эчеп җибәр, тагын бер карышка үсеп китәрсең, — ди. — Әйдә, әйдә, кыстатып- көязләнеп маташма, киявем буласың юк. Кыз табарга өлгерә алмый калдым шул, нихәл итәсең...»
Гөлчирәттәйнең иреннән дә, Габделхакның әтисе кебек үк, күптәннән хат юк.
Бер Халисәләр генә түгел, бу ягымлы өйдә бүтән юлчылар да була. Стена буйлап ястыгы, мендәре тезелеп киткән, ипләп толыбы-биш- мәтләре җәелгән идәндә барысына да урын җитә.
Юлчылар изрәп йокыга китүгә, бирегә, кул эшләрен алып, күрше хатыннар керә, кызлар җыела, кайчакларны сугыштан кайткан ирләр дә кереп утыралар. Алар юлчыларны борчымас өчен акрын гына сөйләшәләр. тыелып кына көлешәләр, соңрак, тыенкы гына моңлы җыр сузыла башлый.
Халисә үзенә ике яклап сыенышкан Шамил белән Камилне кочаклаган килеш изрәп йоклый, йокы аралаш тигез генә быдыр-быдыр сөйләшү, моңлы җыр да ишетелеп тора. Бик рәхәт аңа шулай ике сабый кочаклаган көйгә моңлы җыр канатында тирбәлүләре.
Бер вакыт — әле Халисә ятарга өлгермәгән иде — ишекне тыйнак кына ачып, рөхсәтен дә сорап, бер ир-егет килеп керде, бик ягымлы сәлам бирде. Өстендә хәрби кием моның, кулында кыска таяк, шуңа таянып, гәүдәсен бер якка янтайтып-янтайтып. авыр гына атлый. Сугыштан яраланып кайткан солдат, күрәсең. Юк, өстендәге шәп гимнастеркасына, көзгедәй ялтырап торган хром итекләренә караганда, гади солдат кына да түгелдер бу, офицер ук булмагае.
Егет, өйдәгеләрнең сүзенә әллә ни катнашмый гына, бер читтә көлемсерәп утырды. Берничә тапкыр каш астыннан гына Халисәгә ка- рап-карап куйды. Соңгы каравында Халисә сискәнеп китте. Ах, әллә
генә кайсы яклары белән Шаһбазны хәтерләтә түгелме соң бу? Кара кашларымы, әллә көлемсерәвеме? Юк, көлемсерәве охшамаган Шаһбаз күк, шулкадәр дә нурлы-җылы итеп, бүтән берәү дә елмая-көлә алмас. Ә шулай да... шулай да әллә кай төшләре генә Шаһбазга тартым.
Егет озак юанмады. Ул чыгып киткәч, кич утыручылар сөйләшеп *■ алдылар: *
— Тәмам кеше булды бит бу, ә!
— Шулай ул сугыш. Берүләрне юк итә, юкларны бар итә, $
Шул көннән башлап, егет бу өнгә Халисәләрнең һәр тукталуларын- л
да килеп керә торган булды. Гөлчирәттәйдән яисә бүтән берәрсеннән Ь атап сорашырга уңайсызланса да, Халисә сөйләшүләрдән аның кемле- * ген болай да белеп алды. Биредәге участок ветпунктының мөдире икән « ул. Алар эшенә дә бик якын, бик зур кеше икән ич. Мал докторы бу- _ лыр өчен институтында да укып кайткандыр. Исеме — Шәфикъ. Без- = йен ишеләр генә түгел икәнсең сии, Шәфикъ абзыкай!
Ә үзе — кара инде! — ниндиен тыйнак, инсафлы, һәр вакыт шулай > ишеген сак кына кагып, рөхсәтен сорап кына керер, урын күрсәткәч £ кенә килеп утырыр. Мөдир кешенең эше бик күптер инде, еш кына е бөтен юлчылар йоклап беткәч, кич утыручылар да тарала башлагач * кына килеп керә ул. Гаҗәп, ни арып-талып килүенә карамастан, Шә- ® фикъ кереп чыкмыйча торып, Халисәне йокы алмый башлады Пышылдашып кына диярлек юл хәлләрен, тегесен-монысын сөйләшеп = утыралар алар. Чаманы бик белә егет. Кич утыручыларны озатып бе- * тереп, Гөлчирәттәй почмак якка кереп китүгә, Шәфикъ та урыныннан < кузгала. «Ярар, юл кешесенең йокысын урлап утырмыйм», ди дә. Ха- °- лисәнең кул аркасын сак кына сыйпап куеп, таягын шакылдатмаска тырышып кына атлый-атлый ишеккә юнәлә.
Аларнын бер юллары бик мәшәкатьле, бик тә борчулы булды. Бу- таманга җитәргә әле биш-алты чакрымлап бар иде, берәм-берәм сарыклары авырый башлады. Ни хәл бу? Шулай берәм-берәм тәгәрәп үлә дә башласалар, ничек җаваплар бирерсең дә хакларын ничекләр түләп бетерерсең? Ярый ла, түләтеп кенә калсалар...
Бара-бара кайбер сарыклар бөтенләй аяктан егылдылар. Андый- ларны атка салырга, арбага сыймаганнарын иңнәргә күтәрергә туры килде.
Алар Бутаманга җиткәндә инде караңгы төн кунган, һәммәсе эштән чыгып арыганнар иде. Малайлар, хәтта чәй дә эчеп тормастан, идәнгә җәелгән толыпка тәгәрәштеләр.
Халисә, ике тезе өстенә Шамил белән Камилне утырткан килеш (алар, матур апалары килүгә, яткан җирләреннән сикерешеп тордылар), мәлҗерәп утыра бирә, ә эчендә утлар яна иде. Нишләргә соң? Әллә ветпунктка барып, Шәфикъка әйтеп караргамы? Җиде төн уртасында кешене уятып йөрүе бигрәк уңайсыз инде. Үткән-барган малларны карау аның вазифасына да керми торгандыр. Элегрәк тә килеп җитә алмадылар, ичмасам. Бәлки, гадәтенчә, бирегә кереп тә чыккандыр ул.
Гомере озын булгыры, шул чак бнк таныш-тыйнак ишек кагып Шәфикъ үзе килеп керде.
— Нигә бик соңладыгыз? Бер-бер хәл булдымәллә? — диде ул. хафалы тавыш белән, гадәттәге сәламен дә бирергә онытып.
— И Шәфикъ абый... Бәлагә тарыдык шул. Башкайларыбызга җитә, ахры, бу сарыклар.
— Нәрсә булды. Халисә? Әйт тизрәк.
— Сарыкларыбыз авырый. Кайберләре барып җитә алмас, тәгәрәшерләр, ахры.
— Соң, Халисә.. Авыру малларны дәвалаучы каршыңда басып тора түгелме соң? Әйдә, карыйк әле.
Шәфикъ, авыру сарыкларны карагач: «Мин тиз ге«ә пункттан дарулар, шприцлар алып килим дә, хәзер терелтәбез аларны. Тамчы да кайгырма, Халисә».— дип сөйләнә-сөйләнә, капкага таба юнәлде. Төн карасы гына җитмәгән, аяк асты да тайга/к-былчырак иде. Халисә, йөреп килеп, егетнең җиңеннән тотты.
— Шәфикъ абый... Булмаса, үзем генә барып килим. Ачкычыңны биреп, даруларның кайда икәнен әйтсәң... Сезгә бик кыен бит болай.
— һи! Л1ондыйларны гына күрмәгәнме без!
— Анысы шулай да... Анысы бит аның сугышта, сәламәт чакта.
— Без тылда да солдат.
— Алайса... Әйдә, иптәшкә мин дә барам.
— Бик шат булыр идем дә... Бик тә арыгансың син, Халисә. Мин әйләнеп килгәнче, ял итеп торуың хәерлерәк булыр.
— Арыганнар онытылды әле монда, Шәфикъ абый.
Ветпункт авылдан читтә, барыр юл шактый ерак иде. Никадәр сер бирмәскә тырышса да, Шәфикъның авырткан аягы таеп-таеп китә. Бер сөрлегүендә ул чак кына егылмады, Халисә аның таяксыз кулыннан култыклап алды.
— Сезгә бигрәк мәшәкать ясадык инде, Шәфикъ абый.
— Нигәдер, миңа бу мәшәкать рәхәт кенә. — Шәфикъ Халисәнең үзен беләгеннән тотып барган бармакларын култыгында кысканнан- кысты. — Ике дә уйлама, Халисә, аякка бастырабыз малларны.
— Баса гына күрсеннәр... Бар ышаныч синдә генә, Шәфикъ абый.
— Абыйда абый... Шул «абый» диясе берәр төштә «җаный» дигәнен дә ишетсәң икән ул.
— Алай әйтүчеләр дә бардыр.
Шәфикъның аягы тагын таеп китте.
Дарулары, уколлары бик тә килеште аның, көтүне югалтуларсыз тапшырдылар.
Малларга гына түгел, Халисәнең йөрәгенә дә әллә нинди шифалар салды, ахры, ул кичне Шәфикъ, һич ару-талуны белмәстән, җилкенеп килә ул хәзер Бутаманга, юлда, Зиннурга кушылып, җырлап та җибәрә. Шәфикъ та бу өйдән кермәс борын чыгып китәргә ашыкмый. Әллә ни дә сөйләшмиләр үзләре, әмма егетнең назлап кына кулдан сыйпаулары, чак кына тәмәке исе, ниндидер дару исе аңкып торулары Халисәгә рәхәт-күңелле.
— Әллә теге кичтәге кебек култыклашып кына бер әйләнеп киләбезме, Халисә? — ди Шәфикъ еш кына. — Бик бөркү монда.
— Ай, бик арыдым шул, Шәфикъ абый. Икенче бер вакыт, яме?
— Алайса, икенче тапкырга ат җигеп киләм әле мин. Тарантаска киерелеп утырып кына әйләнербез.
— Алай кылана күрмә, Шәфикъ абый. Кеше әллә ни әйтер.
— Кеше дисең син... Ә менә бу йөрәктә нинди ялкыннар дөрләгәнен белсәң икән.
Октябрь бәйрәмен алар юлда каршыладылар. Ул кичне Шәфикъ гадәттәгедән соңрак—өйдә инде утырдашларда таралып беткәч, Гөлчирәттәй дә үз урынына барып яткач кына килеп керде. Кулында җыйнак кына төргәк иде.
— Бәйрәм белән котлыйм, Халисә, — диде ул ничектер каушап кына. — Менә монысы, теге... Сиңа бәйрәм бүләгем.
Төргәктә затлы күлмәк иде. Халисә ни әйтергә дә белмәде.
— Ачулансаң ачулан, Халисә, мин ат җигеп килдем,— диде Шәфикъ, һаман да шулай ашыгулы-каушаулы. — Өстәлем тулы сый-нигъ- мәт, әйдә, бергәләп бәйрәм киче итик, ә, Халисә?
— Ошамаганны! Китче инде, Шәфикъ абый... Нигә алай итәсең? Үзегез генә күңелле итеп утырыгыз, мәҗлесегез ямьле булсын!
— Үзегез генә... Их, Халисә! Беркемем дә юк минем. Кирәкми дә. Халисәдән башка миңа берәү дә кирәкми,— һәм ул куллары белән башын тотып урындык артына капланды
Халисә, үзе дә сизмәстән, егетнең башыннан сыйпап, чуалган чәч- ♦ ләрен рәтләп куйды. Бик кызганыч та иде аңа Шәфикъ, шул ук вакыт- & та ул әйткәнгә күнәргә һич тә күңеле тартмый иде. Шунда, бигрәк ч аермачык булып, күз алдына Шаһбаз килеп басты да, Халисәнең бө- < тен тәне буйлап яшен тизлеге белән кайнар бер дерелдәү үтте. Ул ара- о да Шаһбаз ут-төтен эченә кереп тә югалды.
— Шәфикъ абый... — диде Халисә әсәрүле пышылдап, — сугышта 2
бик куркынычмы? Сөйләгәнең дә юк. <
— Нәрсәсен сөйлисең инде аның?.. — диде Шәфикъ башын күтәр-_
ми генә. — Курыксаң, куркыныч инде ул... -
Бераздан ул, башын күтәреп, каядыр читкә генә караган килеш ч уйланып утырды, үзе, әллә канлардай йөгереп килгәндәй, еш-еш су- лый иде. й
Аннары ул сөйләп китте. Тавышы башта тотлыгулы-карлыкканрак ? яңгыраса да, сөйли-сөйли тәмам остарды. Иң куркыныч маҗаралар х белән тулы дәһшәтле бер әкият сыман иде аның сөйләгәннәре... Мо- ® нарчы тыйнаклыгы белән генә сиздерми йөргән, күрәсең, әнә нинди дәһшәтләр аша кичкән, кырык үлемне җиңгән каһарман егет икән ич 2 ул Шәфикъ! . » <
Халисә аны капка төбенә кадәр озата чыкты. ®
— Үпкәләп китә күрмә инде, Шәфикъ абый. Мин бит белмәдем. а.
— Нәрсәне, Халисә?
— Ниләр генә кичми солдат башыннан! Сөйләмәгәч, каян беләсең?
— И Халисә!.. — Шәфикъ бик авыр көрсенеп куйды да беразга сүздән калды.— Халисә, әнә шул чат башына кадәр генә булса да, яныма утырып барсаң икән, ә?
Чат башын кай арада узып киткәннәрдер, күзгә чалынмый да калды. Тик шунысы бик хәтердә: тарантастагы печәннән ромашка исе, баллы чәчәк исе аңкый иде. Бигрәк күңелгә якын, таныш .хуш ис...
Кайтышлый тукталуларында тагын ат җигеп килде Шәфикъ.
Тарантаста шул ук хуш исле печән иде.
Ах, ичмасам, шул печәне генә булмаса соң!..
Бер иртәне Гөлчирәттәй әле почмак якка, әле бу якка үтеп, сүзсез генә тызынлап йөренде дә бик кырыс әйтеп куйды
— Бу өйнең бусагасын да атламас итәм әле мин ул Җаклы Җаныйны Эзләрен суытам!
— Кем ул Җаный, Гөлчирәттәй?
— Кем дип.. Шул Шәфикъ инде. Бездә аның ишеләрне Җаклы Җаный диләр. Имеш, сугышның уртасында йөргән, имеш, нимеснең танкларын яндырган... Үләрсең шапырынуына! Сугыш дигәннең «с» хәрефен дә күргәне юк бит ул бичараның.
— Ничек инде?.. Ул бит... яралы.
— Малай чакта аттан егылып төшеп имгәнде ул, сеңелем җаным. Кая ана солдат булулар! Сугыш чыкканчыга кадәр ветсанитар булып йөрде дә, мал докторыбыз фронтка киткәч, урынына моны куйдылар. Болай, чирле малларга кулы бик килешә үзенен. «Доктор иптәш» дип җанландырып та җибәрсәң, ярты үлеп беткән малыңны да терелтә. Әмма ләкин... Беркөнне, сугыштан кайткан солдат сыман кыланып, сиңа шапырынып утыруларын ишеткәч, йөрәккәйләрем дулый башлады. Торып, авызын шап ябыйммы дигән идем, өй тулы юл кешесенең татлы йокыларын тәмсезлисем килмәде. — Гөлчнрәттәйнең тавышы чын ярсулы яңгырый башлады.— Нн хакы бар аның безнең ут эчендәге
ирләребез исеменнән сөйләшергә? Ни хакы бар?! Кара син ул мөртәтне?' Солдатлар анда ил өчен кан койсын, ә бу алар даны белән ат казан* макчы! Арт сабагын укытам әле мин аның, ул Саручий базардан сатып алган солдат киемнәрен салып ыргыттырам!
Халисәнең чигәләре шаулый, йөрәге сулык-сулык тибә, берара бөтенләй тибүдән туктап калгандай була, чак кына кыймылдаса да, гөрселдәп идәнгә авар шикелле иде.
Кыр-болын чәчәкләре яңгыр яумаса чык тамчыларыннан да балкып ачылырга әзерләр. Тик үтә саф булсын, бөртек тә тузансыз булсын ул тамчылар! Тузанлы тамчыларны назлы-нәфис чәчәк таҗлары күтәрә алмый.
Мәхәббәт гөле өчен андый тузанлы тамчылар — ялган. Ялганның тамчысы да иң өлы-гүзәл гөлләргә дә үтергеч агу. Андый тамчыларны гөлләр, әрни-сызлый, тизрәк иңнәреннән селтәп атарга ашыгалар.
Барыннан да бигрәк яралы солдат булып, ут эченнән, Шаһбаз- яныннан кайткан егет булып Халисәнең күңелен яулаган иде Шәфикъ. Олы хис иде, изге хис иде бу.
Әнә нинди изге-нәфис чәчәккә тузанлы тамчы тамды.
Саф тамчыларга мондый тузанны нинди рәхимсез җилләр ташлаган соң әле?
Мәхәббәт ялкыны, сорап кабынмаган кебек, сүнгәндә дә ниндидер- сорауларга җавап эзләп маташмый.
Сораулар соңыннан, шактый соңлап кына күңелне газаплы-әрнү- ле тырный башлый. Ә хәзергә...
Икенче тукталуларында тагын керде Шәфикъ. Бу юлы гимнастеркадан түгел иде инде үзе... Бусагадан ул атлауга, Халисә, үзен кая куярга белмәстән, ишеккә атылды. Артта нидер гөрселдәде: әллә ишек яңагына бәрелде теге, әллә егылып ук калды...
Шуннан соң Шәфикъ бу өйдә күренмәс булды. Әмма бер килүләрендә Гөлчирәттәй сөйләп алды:
— Сиңа гына күренмәгәч тә, бире сугылмаган көне юк ул мескеннең. Үкереп җыламый гына!.. «Белмәдем шул, Гөлчирәттәй, уйнап сөйләгәнне болай чынга алырын белмәдем», дип өзгәләнә... Туп-туры күзенә бәреп әйттем үзенә. «Уен сүзнең бер чиге була аның, мин әй- тәм, шул чикне уздыңмы — я упкын, я ут. Ничу ут белән уйнарга!»
Шулай да Гөлчирәттәйнең шәфкатьле күңеле ачу саклый белми иде. Бер керүләрендә, тагын җай гына Шәфикъ турында сүз чыгарып, сөйләп утырды:
— Аның кордашлары армиягә киткәндә, сугыш чыкмаган иде әле. Шунда бу бичараның ничекләр боегып, нәүмизләнеп, иптәшләрен озатып калуын күз алдыма китерәм дә егетнең күңелен аңлагандай булам. Үз ишләре шикелле солдат була алмагач, моның шулай хыялында гына сугышып йөрүедер бәлки. Аннары, үз ялганына үзе ышанып дигәндәй, хыялларын чын итеп сөйләведер... Шулайдыр ул.
— Ут белән уйнамыйлар дисең бит, Гөлчирәттәй.
— Уйнамыйлар, сеңелем, уйнамыйлар. Анысы хак. Ул ягына гомер кул куясым юк.
Шәфикъның үкенүле сүзләрен Гөлчирәттәй Халисәгә моннан соң да берничә мәртәбәләр җиткерде.
Ә үткән тукталуларында Гөлчирәттәй Халисәнең ялгызын гына өй- алдына дәшеп алды да уйга да килмәгән хәбәр җиткерде.
— Карале, сеңелем, теге тагын кергән иде. Шәфикъны әйтәм. Нн ди... Мин аның малларын авырудан йолып калган шикелле, бер селтәнүдә юк та итә алам, кемнән йөз чөергәнен белеп торсын, ди... Берүк, сак була күрегез, сеңелем. Күзләрендә иблис чаткылары шәйләдем. Әйтәләр бит... Дәрт-гыйшык дигәннәре ул кеше күңеленә күгәрчен дә оялата, шакалын да сыйдыра, диләр. Сак була күрегез.
Мондый янаулы сүзләрне Халисә иң башта Хәбиргә ирештерде. Егет, көтмәгәндә, бик куанычлы көлеп җибәрде. Аннары каш аралары ачулы җыерчыкланды.
— Болай итәрбез, Халисә апа. Бутаманда тукталулар бетте моннан ары. Әле Дүртөйледә, әле Каенлыда кунарбыз. Эзне саташтырырга. Күләгәсе дә күренмәсен безнең тирәдә!
... Бүген иртән юлга чыкканда, Хәбир әйткәнчә, Каенлыда кунарга сөйләштеләр.
Чикан аста әбәтен ашап, бер-беренә сыенышып кына арбадагы са- 2 ла.мда баш төртеп тә алгач, малайларны алмаштыргандай булды. Зин- £ нур тагын үзенең шаян жыр-такмаза капчыгын чишеп җибәрде. Ф
Өстәлләрдә пар бәрәңге, х
Янында ипи дә булса! х
Безгә ипне нәрсәгә, ч
Табаклап ите торса. ч
— Бигрәк килештереп җырлыйсың, хәерсез, — диде Халисә, кө-
лемсерәвен яшереп кенә. е
— Нигә, Халисә апа, туры килә ич. Каз ите бик тәмле булды, шун- х да, вак-вак кабып кына, теш арасына кыстырып җибәрергә ипне дә ® булса...
— Ит куәтне ипигә караганда күбрәк бирә ул, энем. Кайгырма =
бер дә. <
— Кайгыручылар без түгел. Әнә немец кайгырсын хәзер. Безнеке- < ләр үз җирләренә бәреп кергәч, башларына уй төшкәндер ннбуч. *
— Син, Зиннур абый, җырлый-җырлый гына очып китә күрмә тагын,—дип, Роберт та сүзгә катнашты,— Канат ите ашадың бит.
— Әйдә, бот ите ашаган малай, йөгерүеңне бел.
— Йөгерергә була. Син оча-оча гына сугыш җиренә үк барып җитсәң, безнең әтиләргә дә сәлам әйтергә онытма диюем
Чыннан да, шәп йөгерә Роберт. Әбәттән соң, солы сибеп кенә атта барудан баш тартты ул. Олауга Габделхакны утыртырга туры килде. Сафтан тайпылырга чамалаган казларны тәртипкә чакырып, көтү буйлап тәгәрәп кенә йөри хәзер Роберт, ул арада, Зиннур абыйсы белән көч сынаштай, ду килеп көрмәкләшеп тә алалар.
Малайларның шуклыкларына, шаян сүзләренә катнашкалап, күңелле генә атласа да, Халисәнең күңеле тыныч түгел иде.
Я Дүртөйледә, я Каенлыда кунып, эзне яшерербез, дип, җиңел генә әйтте дә әйтүен Хәбир.. Ай-Һай, әгәр тегенең мәкерле нияте бар икән, атына утырып кына өч-дүрт чакрымны үтү ни тора аңа? Барыбер Бутаман аша үтәсе бит, күреп калыр да... Әгәр инде, Бутаманга кермичә, урман юлыннан әйләнсәң, бик караңгыга калына. Өстәвенә, һаман шул бүресе, төлкесе...
Бара-бара Халисәнең пошмаган күңелен тагын бер нәрсә кыбырсы- та башлады.
Көн үзәгендә, чалт аязып бетмәсә дә, рәхимле кояш, болыт өерләрен аралап үтеп, шактый вакытлар битләрне рәхәт җылытып бара, андый чакта әче җиле дә буйсынулы тынып кала иде. Көн авышкач, болыт өерләреннән таулар хасил булды, җил элеккечә яннан түгел, башларны идереп, каршыга бәреп исә башлады.
Җылы якларга очып китәр өчен канат ныгытырга чыккан кара каргалар төркеме, ашыга-ашыга, бер-берсен уздыра-уздыра каркылдашып, бөтенләй түбәннән генә очып үттеләр.
Бер дә бүтәнгә түгел, яңгырга бу. Каргаларның шуңа хәбәр салулары
Тагын җеп бөртекләренә кадәр чыланасылары, телләрне тешләгәнче
дерелдиселәре бар икән әле. Каенлыда ниндирәк фатирга туры килер, ләр инде? Гөлчирәттәйнең якты йөзен, җылы мичләрен, аның кырлы бәләге аша үткән коры-йомшак аякчуларны, һай, бик тә сагынырга туры килмәгәе.
Ләкин бәла бөтенләй көтелмәгән тарафтан сагалап торган икән аларны.
— Әйдәгез, егетләр, җәһәтрәк атлатыйк әле боларны. Караңгыга калсак, кусаң да атламый башларлар,—дип, Халисә ярдәмчеләрен искәртеп алды.
Малайлар җитдиләнделәр. Габделхак атны чаптырып көтүдән шактый алгарак китә дә, аннары гына, «дөгә-дөгә-дөгә» дип, казларны чакырып солы сибә башлый. Казлар, муеннарын сузып, ирексездән кызулыйлар. Зиннур чыбыркысы да еш-еш шартлый. Тик Роберт кына— сабый түгел диген! — һаман да шуклыгын итә. Көтү тирәли дә гел тәгәрәп йөрүе генә җитмәгән, ул арада, елгыр колындай, басу буйлап та чабып китә, әллә кайдагы куакларны әйләнеп килә.
Шулай бер әйләнүендә ул көтүдән шактый артта калды. Иөгерә- йөгерә дә, эчен тотып, акрынлый, тагын йөгереп китә. Бик юргалый торгач, эченә кату чыкты, ахры, балакайның.
— Роберт энем, син алай бик шәбәрмә әле,— дип, малайны шелтәли генә башлаган иде Халисә, сүзеннән кинәт туктап калды. Коры шуклык кына түгел, ахрысы, бу. Төсләре киткән, иреннәре үк күгәргән ич моның.
— Энем җаным, әллә берәр җирең авыртамы?
— Әй, чепуха, Халисә апа. Менә... азрак эчнең рәте китебрәк тора.
— Каячы, әйдә, атка утыр беразга. Хәл алганчы гына булса да.
— Юк, юк, кирәкми, Халисә апа. Үтте инде. Бер җирем дә авыртмый хәзер.
Ләкин алай «үтте инде»гә бик охшамый иде. Аяк атлаулары сөй- рәлүле сүлпәнләнде, сиздермәскә-күрсәтмәскә тырышып кына һаман эчен тоткалый.
Ай-ваена карамыйча, арбага яткызасы иде моны, дип, Халисә ана таба килә башлаган иде, Роберт тагын юлдан читкә йөгерде. Халисә бераздан Зиннурны аның янына җибәрде.
Кире килгәндә, Зиннур Робертны култыкламакчы була, тегесе аның кулын читкә этәрә, шулай тарткалаша-тарткалаша килеп җиттеләр.
— Роберт энем, әйдә, арбага ятып бар, тыңла әйткәнне.
— Только солыны үзем сибәм,— диде Роберт, күм-күк иреннәрен ялап алып.
Җил көчәйгәннән-көчәя, хәтта казларның да ни шома сырт йоннарын кабартып-җилфердәтеп үтә, биткә эре-эре тамчылар да чәпәштерә башлады.
Халисә арба янына килгәч, эчләре жу итеп китте. Робертның солы сипкәндә куллары калтырый, ияге дерелди, үзе еш-еш сулый иде.
— Роберт энем, .менә моны киеп ал әле, туңгансың син,— дип, Халисә сырма өстеннән кигән кожанын сала башлаган иде, Роберт аякларын арба читенә сузды.
— Кирәкми, Халисә апа. Алайса, мин җәяү барам.
— Энем җаным, тыңла әйткәнне. Авырып китсәң, әниеңә мин ни җаваплар бирермен?
— Төшеп йөгерсәм, хәзер җылынам мин.
— Йөгерсәң! Күп карышсаң, камчы белән сыртыңа менеп төшәрмен әле менә! Ят тыныч кына!
Әле караңгы төшәргә иртәрәк иде, шулай да, күк йөзен тоташ салынкы болыт каплаганга, күзләр бәйләнә башлады. Казлар да адымнарын акрынайттылар. Ардылар да бугай, караңгылык та эчләренә
шом сала булса кирәк. Артыграк куа башласаң, күкрәкләрен киереп алалар да. алга түгел, берәм-берәм читкә тайпылалар. Янәсе, алай бик кызулатсагыз, без үз ягыбызны үзебез карыйбыз, бигайбә.
Сирәк янгыр бер туктый, аннары битләрне тагы да чеметтеребрәк чәпи башлый. Ф
Халисә арба ягында тыелып кына ыңгырашу ишетте. ь
һай, үкенечләргә генә алып чыкмаган булса ярар иде баланы. J Үзем дә инде... Күптәннән эләккәне юктыр дип, малайны каз ите 5 белән артыграк сыйлап ташладым бугай шул. *
Хәзер инде Халисәнең бар теләге тизрәк Бутаманга җитү иде. Ка- ® енлыга кадәр барып, белмәгән-күрмәгән фатир эзләп йөрүне уйлыйсы = да юк хәзер. Үзенең янау ниятләре белән чәнчелеп китсен Шәфигы. Ачу килгән чак—кулда пычак дигәндәй, алай-болай яныбызга юрый * калса, кирәген алмагае. =
Яигыры алай үтәли чылатырлык яумаса да, әче җиле юеш киемнәр ® аша үзәкләргә кадәр үтләште. R
Бутаманга караңгыда гына барып керделәр.
— Халисә апа!.. Бер генә бит кәгазь табып булмас микән? Миңа ©
иске китап бите булса да ярый, юл араларына язам мин аның. н
— Табарбыз, Роберт энем, табарбыз. Бүгенгә тыныч кына йокла е; да, торуыңа кәгазь янында булыр, йокла, кадерлем.
— Әтигә хат язмакчы идем. Шушы... казлар турында. е
— Бик әйбәт булыр, иркәм. «Молодец синең улың» дип, мин дә < шунда бер читенә язып куярмын. Йокла хәзергә, яме, кадерлем.
Өй эче тулы кеше булса да, тагын тып-тын булып калды. Алар кергәндә бик яман гырылдап йоклаган юлчылар да бүрәнә сөйрәтүдән туктадылар.
Гөлчирәттәй кулына ап-ак, шоп-шома кәгазь бите тотып килде.
— Менә, баш очына куй җанашымның. Габдуллаҗаныма хат язармын дип саклаган идем... Хәл эчендә булса да, һаман әтисе турында уйлап ята балакай.
Алар килеп кергәндә, башын сөлге белән кысып брйләгән Гөлчирәттәй, аркасын җылы мичкә терәп, йон эрләп утыра, кәефе юклыгы әллә кайдан сизелә иде. Болар ишектә күренүгә, сикереп торды да элеккечә йөгереп йөри башлады, башындагы сөлгесен кайчан чишеп атканын күрми дә калдылар. Ни арада Робертка кипкән шомырт кайнатып китерде, мәтрүшкә чәе эчерде.
Инде менә баш очындагы кәгазьне үрелеп кенә капшап карагач, Роберт тынычланып йоклап китте
Ишекне сак кына ачып, әле Зиннур, әле Габделхак кереп-чыгып йөриләр, Халисәнең сораулы карашына баш кагып кына җавап бирәләр.
Аларның болай сүзсез сөйләшүләрен Гөлчирәттәй дә төшенеп утыра икән.
— Син бер дә хафаланма,—дип. пышылдабрак әйтте ул Халисәгә,—Мин күршеләргә дә әйтеп куйдым, казларың янына якында килә алмас Шәфигы Ике дә уйлама!. ’ Менәтерәк, бала гына сихәтләнә күрсен. Эштән кайтышына, әтисенең куенына атланып куаныр гына чаклары да бит нарасыйның... И дөньялар!
йоклый Роберт. Ике учын да өсле-өсләп яңак астына куйган. Битләре кайнар кызарып торса да, сулыш алулары тигез хәзер. Кипшергән иреннәре кыймылдап-кыймылдап куя. Әтисенә язар сүзләрен кабатлыймы, әллә, төшендә күреп, аның белән сөйләшүе микән?
Кайларда йөрисең дә ниләр уйлыйсың икән син шушы минутларда, Шаһбаз!
Мыштым гына Габделхак керде, кулларын угалап, мичкә елышты. Нидер исенә төшепме, Гөлчирәттәй ашыгып кына почмак якка үтте. Габделхак аның артыннан күзләрен тутырып карап калды. Гел Робертны кайгыртып, Гөлчирә апасы аңа бүген бик игътибар итә алмады, шуңа нәүмизләнүе инде бу юлы сабыйның.
Халисә, сырмасын иңбашларына гына салып, ишегалдына чыкты.
Җил басыла төшкән, ләкин һаман да бик болытлы бугай, дөм караңгы.
— Халисә апа, син уйлама, мин моннан барысын да күреп ятам. Күз, ябалакныкы кебек, ияләшеп бетте. — Зиннурның калтыраулы^ тавышы әллә кайдан, баздан ишетелгән кебегрәк яңгырый, үзен шәйләп булмый иде.
— Син кер, Зиннур, җылынып чык. Кайда соң син?
— Монда мин. Оҗмахта.
Арбадагы салам, төнге тынлыкта олы тавыш чыгарып, кыштырдый башлады. Әнә кая кереп чумган икән егетең.
Халисә лапаска үтте. Казлар, бәбкә тавышлары чыгарып, йомшак кына чеңгелдәшеп алдылар.
Теге чакта, сарыклары чирләгән кичтә дә, шушылай дөм караңгы, җилле иде.
Шәфикъ, төн йокыларын калдырып, авыру сарыкларны дәвалап йөрде ул чакта.
Инде менә шул ук кеше малкайларга үлем белән яный.
йа алла, нәрсәсен генә Шаһбазга охшаттың соң син ул егетнең? Кай якларын?
Аркасы буйлап салкын йөгерде, ә битләренә кайнар кызыллык бәреп чыкканын тойды. Кемнәрнедер үзенә охшатканы өчен Шаһбаз ана, Халисәгә, үпкәләп, якында гына басып торадыр кебек тоелып китте.
Зиннур чыгып аны тагын җылы өйгә куып кертте. Халисә, йоклап китмәс өчен, яңагына таянып кына Роберт янына килеп яткан иде, тагын күз алдына Шаһбаз килеп баскандай булды. Бу юлы аңа үпкәләп карамый Шаһбаз. Гадәтенчә, нурлы-җылы елмая. «Тиздән җырлы хатым сиңа барып җитәр, Халисә, көт!» ди. Ә баш очыннан, биек-биек- тән торналар-очып бара. Моңсу гына кыйгаклыйлар торналар. Чү! Нигә бик шомлы-шөбһәле каңгылдаша башладылар соң әле ул торналар?
Халисә сикереп торып тышка атылды, лапастагы казлар арасына ук барып керде. Казлар тагы да ачырак каңгылдаша башладылар. Халисә баганага эленгән корымлы фонарьны алып, бик җентекләп аслыкны караштыра башлады: агу-фәлән ташлап китмәгәннәрме? Юк, ул-бу сизелми. Нигә тынычсызланалар соң болар?
Капка ачылды да, уфылдап-мышнап Зиннур килеп керде.
— Халисә апа!.. Ну, кирәген бирдем... Туйганчы ярдым чыбыркы белән.
— Кемне ярдың? Ни булды?
•— Кем булсын... Шәфикъка ялланган берәр бәндәдер инде. Урам яктан лапас тактасын кубарып маташа иде. Ну, казлар да бик сизгер. Алар аваз салмаса, бәлки мин абайламый да калыр идем. Әй, ярдым да соң үзен! Әллә өй биеклеге сикергәндер, валлаһи. Бәхете, качып котылды.
— Молодец, Зиннур энем! Хәбир чыбыркысын юкка гына сиңа ышанып калдырмаган болай булгачыннан. Рәхмәт, энем җаным! Әйдә, бар, юлга кузгалганчы, инде бераз йоклап ал.
Казлар һаман да тынычланып җитмиләр иде әле. Бер ала каз бүксәсен киереп алгарак чыгып баскан да, Халисәгә нидер әйтергә теләгәндәй, барысыннан да уздырып, ачы-ачы каңгылдый. Мәхмүзә әбинең бүреккәе ич бу!
Шунда әллә ни булды, йөрәк бик авырттырып кысылып-кысылып куйды. Керфекләр кинәт чыланды.. «Кызлар күз яше булып китүләредер бу казларның» дигән иде бит Мәхмүзә әби Бигрәк килештереп, үзәк бәгырьләреңә җиткезеп тә әйтә беләләр сон бу әбиләр!
Халисә шәл чите белән күзләрен кызу-кызу сөртеп алды.
Юк, юк! Күз яше булып түгел, игелекле мал булып китсеннәр алар, ♦ казлар. Күз яше булып түгел, Мәхмүзә әби җаным! £
Казлар акрынлап тынычландылар.
Нәрсә булды соң әле бу? Зиннур әйтмешли, чыннан да, «Шәфикъ- $ ка ялланган берәр бәндә» йөриме, әллә инде очраклы бер үтүчегә ге- о нә тавыш кубаруларымы ул казларның? t
«Дәрт-гыйшык дигәннәре кеше күңеленә күгәрчен дә оялата, шака- 2 лып да сыйдыра» дия дә бит Гөлчирәттәй... Кай ягы беләндер Шаһ- > базны хәтерләтүче егет күңеленә андый шакал ничек сыя алсын икән?
Шаһбазны хәтерләтте шул, Шаһбазны. Аннары, әнә, ромашкалы, баллы чәчәкле печән исе... Аһ, бөтен кызлар да шулай минем кебек тиле микән?
Никадәр корытып сөртсә дә, керфекләр һаман чылана торды, чылана торды...
Калган юлны хәвеф-маҗарасыз гына үттеләр.
Хәер, бер маҗара сыманы булып алды. Инде Казанга җитәргә дә әллә ни күп калмаган иде, көпә-көндез, ялан кыр уртасында көтү янына әллә кайдан гына тагын ике төлке килеп чыкты Боларны иң беренче Роберт күреп алды. Зиннур көтүнең икенче ягында Габделхакка кызып-кызып нидер сөйләп бара, кулларын селти, селтәнгән көйгә чыбыркысын да арбага ыргытып калдырган иде. Төлкеләр күренүгә, Роберт әнә шул чыбыркыны алып йөгерде. Шул кадәр дә томырылып чаба малай, менә-менә мәхлукларның койрыкларына басар кебек иде. Хәтта арттагы төлкегә чыбыркысы белән сыптырып та алды. Ләкин шул чак, аягы сөртейепме, мәтәлчекле тәгәрәп китте. Төлкеләр коры елгага җитеп күздән югалдылар.
— Их, үзем булсам! Үзем булсаммы!—дип өзгәләнде Зиннур, күзләрен алартып Габделхакка карап куйды. — Снн бозауга сөт нмезәм дигән булып... Күрми калдым
— Син булсаң, тотмый калмас идең шул. Боларның койрыклары да озынрак иде бугай,— диде Габделхак турсаеп кына. Роберт һаман да исенә-һушына килеп җитми иде әле.
— Мнн... Зиннур абый... сиңа бүреккә булыр дигән идем Бүләк итмәкче идем.
Зиннур ачу белән Роберт кулыннан чыбыркысын тартып алды да кызу-кызу гына атлады.
— Халисә апа, Саручи базар мясокомбннаттан еракмы? — диде ул, шактый ара сүзсез генә баргач.
— Трамвайга утырсаң, нибары биш-ун минутлык юл. Нигә әле сиңа базар?
— Ачуым ачу, Халисә апа, бу бүрек белән авылга кайтмыйм Яна бүрек алам.
— Ал, энем җаным, ал. Иң матурын сайлап ал Акчаң җитмәсә, үзем биреп торырмын.
«Тәгаен генә бер сылуы күңелен кузгаткан моның, — дип \йлап аллы Халисә. — Аллага шөкер, болай йөгерерлек булгач, Роберты да тәмам тазарган».
... Шул көнне кичкә табарак Казанның Татарстан урамы сәер генә парад сымак бер тамашага шаһит булды. Таш урамны тутырып, ак казлар сафы бара, һәммәсе муеннарын горур гына дугайлап, өскә сузганнар, әле берсе, әле икенчесе башларын кыңгырайтып, багана очлавындагы ялтыр лампочкаларга ниләрдер җилфердәгән балконнарга ка
Р Ф А И Л ТӨХФӘТУЛЛИН
рап-карап алалар, үзләре артык шауламый гына гаң-гоң сөйләшәләр: «Бу ни гаҗәп бу? Бу фани дөньяның менә нинди хикмәтләре дә бар икән әле аның».
Ак колоннаның башындагы күк ат исә бернигә исе китмичә ялкау гына пошкыргалап атлый бирә, ә солыдан, саламнан бушап калган арбага дилбегәне кулларына чорнап тоткан Роберт аягүрә менеп баскан. Чыбыркыларын иңбашларына салган Зиннур белән Габделхак ян- яктан атлыйлар, шәһәргә җитүгә чыбыркысын арбага ыргыткан Халисә казларны куллары белән генә әйдәп бара, малайларга әйтер сүзләрен дә кул изәп-ишарәләп кенә аңлата.
Урам чатларында милиционерлар, машиналарны, олауларны туктатып, казлар сафына юл бирәләр, үтүчеләр, барыр юлларыннан туктап, аларга карап калалар, кайберләре кул болгый.
Комбинат артындагы биек агач коймалы мәйданга да казлар шулай муеннарын горур дугайландырып кына килеп керделәр. Әмма мондагы бихисап сарык, үгез-тана көтүләрен күрепме, бар мәэлдәү, мөгрәү авазларын басарга теләгәндәй, бик ачы каңгылдаша башладылар.
Аларның шулай үзләрен озата килүчеләр белән саубуллашулары булгандыр инде бу...
— Казлар китте. Шуннан соң, Халисә апа, теге җырдагыча: «Мин үзем дә уйлап торам, шул казлардан калмаска», дигән кебек, без дә бит авылдан киттек. .
— Хәтердә, бик хәтердә. Радиодан Донбасс җирләре азат ителүен ишеткәч, тәмам күңелләре кузгалды Земфираның.
— Кузгалыр да... Эһм. Шулай ул туган туфрак. Кузгата ул күңелләрне. Эһм... Кая соң, Роберт, булмаса моны тотып куйыйк. Ул еллар ише моннан ары мәңге кабатланмасын дип берне күтәрик.
Халисә белән Робертның берсен-берсе бүлә-бүлә, икесенең дә күңелләренә уелып калган юл хатирәләрен уртаклашып, телдән әйтмә- гәннәрен эчтән генә кичереп утыруларына Габдрахман гаҗәп тынычлык күрсәтте, аларның сүзләренә катнашмады. Инде менә шулай тамак кыргалап сүз кыстыруы, аның үзенә дә тел яза башларга вакыт җиткәнлеген аңлатуы иде.
Ләкин аңа рюмкага сузылган кулын тагын кире алырга туры килде. Роберт урыныннан акрын гына торып, түрдәге комод янына килеп басты, өстенә чигүле челтәр япкан баянның ялтыр төймәләрен сыйпап куйды.
— Әнә шул туган туфрагы тарткан да инде әнкәйне. Әбиләргә кайтып, ике ай үтүгә, әнине җирләдек.
— И бичара! Күңелләре үк сизенеп ашкынган икән.
— Менә бит! Шулай ул күңел, сизә ул. Эһм... Әйдә, булмаса...
— Беләсезме, Габдрахман абый, Халисә апа! Мактанып әйтүем түгел, әнкәй өзелгәч тә, зиратта да мин күз яше күрсәтмәдем, үземне ирләрчә тота алдым. Ләкин икенче көнне... еларга туры килде. Әнкәйнең мендәр җәймәсе эченнән әтинең хәбәрсез югалуы турында язу табып алдык. Безгә күрсәтмәгән аны әни.
— Бичаракай... — Халисә кинәт башын күтәрде. — Хәзер инде әйтергә дә була, Роберт. Саубуллашканда Земфира миңа күрсәткән иде ул язуны.
Роберт урынына акрын гына килеп утырды.
— Исемдә... Бик елашкан идегез шул.
— Еларсың да... Карачы, баядан бирле сорыйм-сорыйм дип утырам. Ниме... Гүзәлнең язмышы ничегрәк? Кайда ул хәзер?
— Гүзәл Тольяттида. Музыка мәктәбендә укыта. — Роберт тагын комод өстендәге баянга күз Төшереп алды. — Халисә апа, Габдрахман абый, рөхсәт итсәгез, мин бер көй уйнап күрсәтер идем.
Ир белән хатын бер-берсенә карашып алдылар. Габдрахман күз иярмәслек тизлек белән алдындагы рюмканы бушатып куйды.
— Эһм... Халисә, алып бир Шаһбазның баянын, — диде. ♦
Роберт кинәт урыныннан күтәрелә төште.
— Халисә апа!.. Мин ялгыш ишетмәдемме?
— Олы малайныкы. Себер якларыннан кайтып, хәзер КамАЗда S
эшли.—Халисә баянны Робертка сузганда, берәр төймәсенә орынды- га мы, ыңгырашулы нечкә аваз чыңлап китте. -
Роберт, баянны тезләренә куйгач, күзләрен тәрәзәгә текәгән килеш, * беразга тын гына утырды, аннары бармаклары баянның бөтен сәдәп- ♦ ләре буйлап йөгереп узды. =
— Халисә апа, Габдрахман абый! Беләсезме... «Китә казлар» ди- JZ
гән көй бу. Тынлап карагыз әле! ч
Бүлмәдә моңлы-сагышлы аһәңнәр салмак кына агыла башлады. * Салмак агым сиздермәстән генә дулкынлана башлый, көчәя... Моң һәм п> ярсу, ашкыну һәм сагыш дулкыннары берсен-берсе куып чайкала, ур- * гылып-бөтерелеп ала, шул ук вакытта ачы-нечкә сыкрану да ишете- © леп-ишетелеп китә... Бик таныш та кебек бу көй, әле беренче генә ише- ** түләре дә сыман. ’ ч
Китә казлар... <
«Кызларның күз яшьләре булып китүләредер бу казларның». е Халисә кинәт кенә авырттырып-ачыттырып кычыта башлаган күз- £ ләрен угалап алды.
Авырттырып ачыта, кычыта күзләр, әмма керфекләр коп-коры иде.
Тамасылары тамып беткәндер шул инде ул күз яшьләренең...
Әйдә, таммасыннар гына инде... Ә менә хатирәләр, хатирәләр! Күз яшьләресез генә сыза алар хәзер күңелдә. Баян моңыдай.
... Казларны озатып авылга кайтуга, Шәфикътан хат килеп төште. Тулы бер дәфтәр, һәр бите үкенү, гафу үтенү, ялвару белән тулы. Гөл чи рәттәй егетнең күңелен дөрес сизенгән икән, хатта мондый сүзләр бар иде: «Сабый чакларда ук төшләремдә җилдәй җитез аргамакта кылыч айкап дошман өстенә ыргыла идем мин. Өнемдә исә язмыш миннән ачы көлде. Илгә кара яу килгәч, миңа бала чак омтылышларымны хыялымда гына тормышка ашырырга калды. Аңласаң икән син мине, Халисә бәгырем!»
Аңлашыла да кебек иде, әмма ничек дип тә җавап язарга кулы бармады.
Хатлар тагын, тагын килде. Шунысы истә: сирәк яңгырга эләккәндәй, таплы-таплы иде ул хатлар. Укыганда. Халисәнең үз күз яшьләре тамды микән аларга, әллә килгәндә үк шулай иделәрме?
Аннары хатлар килмәс булды. Соңрак хәбәре ишетелде: сугышлар бетүгә, ветеринария институтына укырга киткән Шәфикъ Үзенең әти кеше булачагын белми китте ул.
... Малай туса, исемен алдан ук кушып куйган иде инде Халисә. Үзен көткәндә керфекләр артык еш чылангангамы. Шаһбаз шактый чырсыз бала булды, бер елый башласа, туктатыр әмәлләр юк иде.
Мәхмүзә әбиләргә кунакка кайткан егет ниндидер йомыш белән аларга килеп кергәндә дә, Халисә әллү-бәллүләп ишекле-түрле баланы юатып йөри иде.
Кунак егет авылда туса да. Магнитогорск каласында үскән, армиягә дә шуннан киткән, сугыш бетәр алдыннан гына Германия җирендә каты яраланып, бер аягын калдырган, инде менә туган авылында сә
ламәтлеген дә бераз ныгыту нияте белән Мәхмүзә туганый апасына кайтуы иде.
һич онытыласы юк. Егет балага иелә төшеп: «Нигә дулый икән бу кеше? һайт сине!» — дип сүз катуга, Шаһбаз елаудан туктап, нәни кулларын ят абыйның күкрәгендәге ялтыр медальләргә сузды.
Күкрәге тулы орден-медаль, ә үзе бөтенләй үсмер чырайлы, какча- ябык гәүдәле иде кунак егет. Аз гына яшькелт-коңгырт күзләре монсу һәм сизелер-сизелмәс рәнҗешле карый, суырынкы яңакларына исә зәгъфран сарысы чыккан иде. Шунда Гөлчирәттәйнең «Ил өчен сугышып яралану, аттан егылып төшү түгел ул сиңа» дигән сүзләре аермачык яңгырап киткәндәй булды.
Ни гаҗәптер, шуннан соң да кунак егет кулына алдымы, ни ярсып елаган бала бик тиз тынычлана торган иде. Мәхмүзә әби инде бик какшаган, еш кына, йөрәк чире кузгалып, көннәр буе урын өстендә ята, мондый чакларда бу өйдә ашарга пешерү, идәннәр юу, тегесен- монысын карау Халисә өстенә кала, ә кунак егет бала белән мәш килә иде.
КөзТә таба Мәхмүзә әби дөнья куйды.
Габдрахман Магнитогорскига кайтып китмәде.
Сабый да сабый, бу да сабый диярсең. Халисә Габдрахманның тәмәке тартканын да бергә яши башлагач кына сизде. Анда да әле, лапаста көйрәтеп торган чагына Халисә килеп чыкса, бу тизрәк тәмәкесен артына яшерер иде.
Шаһбаз инде тәпи йөри, Габдрахман аны еш кына үзе белән ти-мерчелеккә алып бара, баланың бишектә чактагы елаклыклары күптән онытылган иде. Бер кичне, фермадан кайтуына өйдә үксеп-сулы- гып бала елавын ишеткәч, Халисәнең тез буыннары йомшарып, чигәләре жуылдап китте. Болдырдан ничек менгәнен дә сизмәстән, ишекне шар ачып җибәрүгә, бусагада туктап калды.
Бөтен бите шоколад белән, яшь эзләре белән буялып беткән бала идәндә ауный-тәгәри елый, аның янына Шәфикъ чүгәләгән дә, үзе дә елар дәрәҗәгә җитеп, юату сүзләре әйтә... Ә күзләре тоныкланып калган Габдрахман, бернигә исе китмәгәндәй, өстәл артында стаканын учына кысып, мәлҗеп утыра иде.
Ирен беренче мәртәбә салмыш килеш күрүе иде Халисәнең.
Бу өйдә беренче һәм соңгы тапкыр күренүе булды Шәфикъның. Хәзер ул ветинститутта студентларны укыта, профессор ук булмаса да, доцент-фәлән бугай.
һай, Гөлүсә кызым, нигәләр дип кенә нәкъ шул институтка керергә уйладың соң әле син?
Музыка тынып калды, ә сихри аһәңнәр бүлмәдә, күңелләрдә һаман да тын гына тибрәнә иде әле.
— Гүзәл үзе язган көй бу. Ә исемен, дөресен генә әйткәндә, мин шулай дип атадым. «Китә казлар»... — Роберт бу сүзләрне үз алдына гына караган килеш, акрын гына әйтте.
— И-и!.. Бигрәк моңлы бала иде шул, җанашым. Язмышлары ук моңлы дигәндәй... Сәламәтлеге ничек соң хәзер?
— Әйбәт кенә... Әни үлгәч, Гүзәлне Одессадагы сукырлар өчен махсус детдомга алдылар. Мин һөнәр мәктәбенә киттем. Шулай итеп, үскәндә үк очрашулар сирәк эләкте безгә. Ә очрашсак, Гүзәл миннән гел әти турында сөйләтә, авыл турында сораша, миннән гел татар көйләрен уйната. Аннары тагын, бу көйнең тууына менә нәрсә сәбәп булды...
Роберт урыныннан торып, идән буйлап кызу гына бер әйләнеп килде.
— Әнинең ул мендәр җәймәсендә калын гына бер шигырьләр дәфтәре дә бар иде. Әтиемнең үзе язган шигырьләре. Очрашсак, Гүзәл аны да кат-кат укыта иде. Ә соңрак... — Робертның бугаз төене кызу- + кызу уйнаклап алды. — Беләсезме, шушы шигырьләр безгә хәбәрсез югалган әтидән хәбәр дә алып килде.
— һай! Нинди хәбәр? — Халисә шактый каты кычкырып җибәрү-<
ен сизми дә калды. л
— Болай булды. Төмәндә мине алдынгы бер нефтьче белән таныш- t тырдылар. Безнең гадәт шул инде, кешенең бөтен эше-тормышы, бө- * тен гомер юлы белән кызыксынасың. Себердә туып-үскән, бик авыр ф сугыш юллары
үткән кеше икән. Әсир калып, күп концлагерьлар үткән, аннан качып, Франциягә кадәр барып җиткән, Каршылык отрядларында сугышып йөргән. Соңрак кына белдем, күрше группа командиры ватандашым, татар егете булып чыкты, ди, үзен, французча- лап, Жан дип йөртәләр иде»,—ди. «Шигырьләр сөйләргә бик оста иде Жан»,— дип, хәтерендә калган берничә шигырь юлларын да әйтеп күрсәтте. Беренче юллар ук мине сискәндереп җибәрде:
Сагынуымны җырга салып, Каеннарга килеп таянам Җырдай илем, синен өчен Гомеремне дә аямам.
Бу бит әтием шигыренә бик тә охшаган! Тик кайбер сүзләре генә..
— Охшаган гынамы соң! Шаһбаз шигыре бу. Аныкы! Аныкы! — Халисә кинәт ике куллап күзләрен каплады, бармак очлары шунда ук җылымса
чыландылар. (Юк, корып бетмәгән икән әле күз яшьләре) — Шаһбаз шигыре бу! Бервакыт клубта да сөйләгән иде. Ул кеше бик дөрес отып кына бетермәгәндер. Шаһбаз сүзләре.
— Бик ихтимал. Бәлки әтием үзе үк аны шулай үзгәрткәндер Ачыклыйсы нәрсәләр күп, әлбәттә.
Халисә күзләрен тиз-тиз сөртеп алды.
— Шуннан... шуннан тагын нинди хәбәрләр сөйләде ул кеше Шаһбаз турында?
— Тагын аның менә мондый шигырьләрен хәтерли:
Яраланган киек каздай,
Чит җирләргә егылып төшсәк тә.
Без тугрылыклы сина, Туган илем. Тәмуг газаплары кичсәк тэ.
Аннары:
Чын сөюләр яу эчендә Тагы да дөрли икән. Тынгылар бирми икән. Җиңелү белми икән.
Болары әтиемнең дәфтәрендә юк. Бу юллар инде... әтиемнең үзе турында Туган илгә җырга салып җибәргән хәбәредер.
— Менә бит! Эһм .. Хәбәрсез югалды дип йөр син безнең солдатны!— Габдрахман, үзе дә сизмәстән бугай, рюмкага үрелә башлаган иде, кулын кире алды.
— И дөньялар!.. Шуннан, ничек соң инде? Ул кеше ничек әйләнеп кайта алган да, Шаһбаз белән кайда аерылышканнар соң?
Роберт исә боларны ишетмәде дә бугай, урыныннан торып, озын чәчләрен артка сыпыра-сыпыра, тагын идән буйлап йөренеп китте.
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН
Аннары кинәт бүлмә уртасында тукталып калды.
— Тарихның бу сугыш турында иң олы язмасы бик кыска —безнең Җиңү. Әмма шушы ике сүз миллионлаган батырларның каны белән язылган. Дөрес, меңләгән батырлар турында Тарих аерым-аерым да язып калдырырга өлгерә алган, ә тагын меңләгән-меңләгән батырлар турында язарга Тарихның вакыты булмаган. Алары соңыннан, менә утыз ел буе инде языла... Кызганычка каршы, әтиемнең хәбәре дә миңа бик соңлап килеп җитте.
Роберт, урынына утырып, баянны кулына алды.
— Сентябрьдә журналист путевкасы белән Франциягә китәм. Бәлки әтиемнең сугышчан эзләренә төшә алырмын.
— Юлларың уң була гына күрсен дә, матур хәбәрләр алып кайтырга булсын'.. Й дөньялар... Карале, Роберт, теге көйне тагын бер уйнап күрсәтәсеңме әллә? Гөлүсә, кызым, кил, син дә тыңлале! Отып кала алмассыңмы?
— Ерактанрак тагы да матуррак ишетелә ул, әни,— Гөлүсә әллә өйалдымнан, әллә ишегалдыннан җавап бирде.
Бүлмәдә тагын моң һәм ярсу, ашкыну һәм сагыш дулкыннары бер салмакланып, бер ургып-бөтерелеп агыла башлады.
<Менә кайчан килеп җитте синең җырлы хатын, Шаһбаз!».
Халисәнең бите буйлап мәлдер тамчылар тәгәри, ул аларны сөртми... Сизми дә иде бугай.
1975-1976.