Логотип Казан Утлары
Шигърият

«КАПКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕЗДӘ КУНАКТА


Чувашчадан тврҗемөлер
Александр Галкин
Салмыш Якку маҗарасы
Айнымас Яккуга бер көн Бәйрәм килгән тагын да: Чөмергән аракысын да, Чожлап торган балын да.
Үз-үзен белә алмаслык Хәлгә җиткән көенә, — Ава-түнә, бата-чума Атлый икән өенә...
Тик капкадан кайтып керсә, Күрә, эшләр начар ла: Ишек тышкы яктан бикле, Аны ничек ачарга?
Яккуга соң моның гына Җаен табу озакмы...
Бер тимер табып ала да Каера ул йозакны.
Чормадан сикергән мәче Аудара буш чиләкне.
Кинәт куркып сискәнергә Яккуга күп кирәкме:
— Кем анда тавыш чыгара, Азына үз башына?
Көчен сынашасы килсә, Чыксын минем каршыма.
Йодрыкларын төйнәп Якку Әрле-бирле йөренә. Шунда ике йодрык аңа Дүртәү булып күренә.
— Әһә, миңа яныйсыңмы... Инде менә түз генә!
...Китереп бәрә үз шәүләсен Чагылдырган көзгегә.
Башы белән сөзеп шуны Кызык итим дигәндә, — һушын югалтып ул үзе Авып төшә идәнгә.
Василий Тоймак
Инфаркттан качып
Бер күршем бар — яше узган
Җитмештән ашып.
Сер итеп әйтим: яши ул
Инфаркттан качып.
Кояштан да алда чыга
Ишеген ачып:
Чүп-чар түгәргә йөгерә
Инфаркттан качып.
Ишегалдында домино
Сугалар шашып.
Ул бер читтә утын яра
Инфаркттан качып.
— Кибеттән әйләнеп кайттым, Ишетәмсең, карчык?!
Сөт шешәләрен тапшырдым Инфаркттан качып.
Керен юа... Футбол тибә
Ярсыпмы-ярсып.
Каршы капкага туп кертә
Инфаркттан качып...
Йөгерешләрдә таң калдыра һәммәбезне дә...
Инфаркттан качып әле ул Узар йөзне дә.
Рашит Герай терҗемелере.
Надежда Черепанова
yvwwww* V'^W'ZTVWWW'AZWVWWWWMi
Сихерле апрель
Нигезе бар, дивары бар...
Юк түшәме, түбәсе.
Плакаты бар, сүзләре бар:
«Апрельдә өлгерәсе!»
Узды язлар. Нигезендә
Кычыткан атты чәчәк.
Ә плакаты шаулады гел:
«Апрельдә өлгерәчәк!»
Кошлар кебек бер-бер артлы
Тезелеп узды көннәр.
Ә плакат сөйләде гел:
«Апрельдә өлгертәләр!»
Апрельдә булгач, апрельдә,
Ышаныгыз инде сез.
Кайсы елның апрелендә? —
Шунысы гына билгесез.
Үтенеч
Ничегрәк әйтим икән?..
Кыскасы, әни мине
Кайчандыр шушы яслегә
Бирмәкче булган иде.
Мин үзем зур инде... Ләкин
Чират җитте бит менә!..
Шул чират белән кызымны
Алмассызмы яслегә?!.
Вениамин Тимаков
Трибун шагыйрь
Тыныш билгеләренә ул Мәктәптә үк гашыйк иде. Онытмады буй җиткәч тә, Гомер буе шашып сөйде.
Сигез юллы шигырендә Тыныш билгеләре — сиксән. Чүпләп бетерәлмас кошлар, Җим урынына җиргә сипсәң.
Шигырь язгач өндәү тезеп, «Трибун шагыйрь!» ди ул үзен. Газетларның, журналларның Бәйрәм саны гына түзсен!..
Александр Калган
Моральсез мәсәл
Төнлә куянны өенә
Озата икән керпе.
Әйбәт кенә барган чакта
Куян кычкырган өркеп:
— Елан, елан! Кара елан!..
Кеопе әйткән: «Шаулама!
Бер читкә кит, ә мин хәзер
Сабак укытам аңа».
Куян дер-дер килеп һаман
Кычкыра икән анда:
«Ай, ул мине йоклата ич,
Гипнозлап тартып ала!»
Инәләрен тидергән дә
Куян тәпиенә керпе:
«Йоклама, бар, йөгер, — дигән, —
Йөгер, тими бит беркем!..»
Агулы дәртен сүндергәч
Керпе зәһәр еланның,
Дәшә икән: «Әй, куян дус,
Кил монда, кайда калдың?..»
Ә куян исә бу вакыт
Судка гариза язган:
«Явыз керпе пычагыннан
Чак исән калды абзаң...»
* « *
Моральләрсез-нисез генә
Булсын, әйдә, бу мәсәл...
Елан куянга ымсынган, Тик чагалмаган... Ә жәл!..
Фаил Шәфигуллин тәрҗемәләре-
Виталий Енеш
АЛТЫН КЕШЕ
уган авылыма чакырып телеграмма килде. Үч иткәндәй, автовокзалда халык — кара болыт. Касса янында эткәлә- шә-төрткәләшә торгач, ике төймәмне өздереп, сыңар бияләемне төшереп югалттым.
Аптырагач-йөдәгәч, кесә ягын чамалап карадым да такси ялларга булдым.
— Кара әле, агай эне,— дидем мин, шакмак билбаулы машина ның тәрәзәсен кагып. — Авылга кайтасы иде. Бик ашыгыч... Әнием авырып киткән.
— «Ноль өч»кә шалтырат. «Ашыгыч ярдәм» машинасы хәзер илтеп куяр, — дип авыз ерды шофер.
— Ха-ха... Шаян егет икәнсең, — дидем мин, тегенең күңелен кү
Т
рергә тырышып һәм кесәмнән шыгырдап торган бишлекне чыгарып, уч төбенә салдым.
— Ә сиңа чыра кирәкмиме? Нарат чырасы, — диде шофер, минем кулдагы бишлеккә күз агы белән карап.
— Чыра? Нигә ул?
— Миннән җүләррәк таксист эзләргә. Көндез чыра яндырып.
Егетнең тел төбен аңлап, кесәдән унлык чыгардым.
— Теге йорттан справкаң бармы? — дип мыскыллы елмайды шофер. — Юкса, синең бер шөребең бушагандай тоела. Таксины чытыр арбадан аера белмисең.
Әмма ни генә булмасын, миңа көнендә авылга кайтып җитәргә кирәк иде. Шунлыктан, эчтән әрнеп булса да, теге унлык янына тагын бер бишлек өстәдем.
— Мин бюрократ түгел түгелен... — дип авыр сулап куйды таксист. — Шөрепләрең үз урынында икәнлегенә справкасыз да ышанам. Әмма җиде чакрым — җиде адым түгел. Бу ләшпердектә, ул тикле җиргә барып, солы кесәле чөмерергә...
— Што син! Нинди кесәл?! Менә мо-оннан сыйлап җибәрермен!— дидем мин, җилнең уңай якка авыша башлаганын сизеп.— Әҗерен дисәң, тагын биш сум өсти алам.
— Ярый, хуп, сыйладың да ди. Тик ул авыл юлларында... — дип муенын кашып куйды егет, — сикәлтәдә машинаны чегән арбасы кебек чөя. Андый чакта шоферның игътибары беләсеңме нишли?.. Асфальтка сипкән борчак кебек тарала да китә. Берәр яры бәрелеп, харап булуыңны көт тә тор... Юк, туганкай, булмый.
Шоферның бу сүзләре чеп-чи уйдырма икәнне бик яхшы аңласам да, каршы әйтмәдем.
— Ышанам, дус кеше,— дидем, аны һаман юмаларга тырышып.— Тик мин нитәрмен... Юл буе сиңа кызыклы анекдотлар сөйләп барырмын. Игътибарың һич таралмас.
— Кара әле, син ярыйсы кеше күренәсең бит, — дип, мыек астыннан көлеп куйды теге. — Анекдотларны яратам мин. Тик менә... Ул юллардан бер генә узып кара. Машинаны тәүлек буе юып та адәм рәтенә кертеп булмый.
Дөресен әйткәндә, минем нервылар какшый башлады. Әмма сер бирмәскә тырыштым.
— Исең киткән иске чикмәнгә! Үзем юып бирермен. Җылы су белән. Теләсәң, селтелесе белән.
— Хуп! Яхшы кеше икәнсең, — дип, машина ишеген ачып җибәрде таксист. — Әйдә, утыр булмаса. Справка сораганым өчен ачуланма. Әйтеп кара менә үзең, кем ул пассажир? Комсыз җанвар, ач күз! Машинага кереп утыру белән счетчикка текәлә дә ката. Янәсе, алдый күрмәсеннәр аны, бер тиенен эзләп кесәсенә кермәсеннәр хәрам корсакның! Ә син... Син һәйбәт кеше икәнсең. Справкасыз да күренея тора.
Мин бик канәгать булып, машинага кереп утырдым. Әмма машина урыныннан кузгалмады.
— Тукта әле, братан, баруын барырмын да, кайтуы ничегрәк булыр икән соң? — дип, кинәт кенә каерылып карады егетем. — Кем белсен, юлда батып-нитеп калуың бар. Сиңа нәрсә, үз өеңдә — җылыда, йомшакта. Ә миңа төн буе йолдыз санаргамы?
Мин тизрәк аны юатырга тырыштым:
— Курыкма, бу турыда уйлармын инде, — дидем. — Минем абый колхоз председателе. Газик белән озаттырыр.
— Шулай да, сәер кеше син. Ярый, хуп, газик озата килде ди. Ә биредә, кабинада мин ялгызым булам түгелме соң? Шунда кинәт фикер таркалып китсә... Янда анекдот сөйләүче дә булмагач...
— Бусы өчен дә кайгырасы юк, — дип, көйсез шоферның сүзен бүлдем мин. Күрше кызы инде әллә кайчаннан шәһәрдәге туганнарына кунакка килергә җыена иде. Сөйләшермен дә утыртып җибәрермен. Яныңда андый чибәр кыз утырганда...
— Алайса, булды гына, — дип кычкырып әйтте шофер. — Шәп кеше икәнсең, валлаһи! — Әмма шунда ук егетнең борыны салынып төште. Тик... Тик куркам шул, братан. Ул чибәр кыз өчен егетләрегез тотып ярмагае үземне...
— Ихтимал. Бик ихтимал, — дип баш кактым мин. — Тик син курыкма. Беләсеңме, мин... мин көрәшче, гимнаст, мин боксер, мин, мин... ышанмыйсыңмы?..
Мин авызын кыйшайтып утырган таксистны якасыннан каптырып алдым да машинасыннан сөйрәп чыгардым.
— Ышанасыңмы? Әйт, ышанасыңмы? Мин штангист, мин самбист, мин...
— Ышанам, ышанам...— дип, көч-хәл белән хырылдап җавап бирде шофер.— Ышанам, братан... Шәп кеше икәнсең. Утыр, киттек... Алтын кеше икәнсең...
һәм без ярты сәгатьтән, елдыртып, авылга кайтып җиттек.
Аркадий Эсхил
БАРЫП ҖИТТЕ
Хикәя
өннәрдән бер көнне электросварщик Мигулай Якушин эшкә өр-яңа мотоциклга утырып килде. Сөенечтән Мигу- лайның авызы колагына җиткән иде. Тик ул үзенең бу куанычын башкаларга сиздерергә бераз кыенсына да иде кебек. Әмма төзелештә бергә эшли торган иптәшләре аны шунда ук сырып алдылар. Лаклы өслегендә кояш нурлары балкып торган җыйнак һәм җитез машинаны алар төрлесе төрлечә мактый башлады.
Бары тик монтажчы Алексей Айгашев кына авыз ачып ләм-мим «сүз әйтмәде. Ул мотоциклны кат-кат әйләнеп чыкты, кырына беркетелгән бәллү арбасын селкеткәләп карады. Тик шуннан соң гына, ■үв-үзенә сөйләнгән кебек, борын эченнән генә мыгырданып куйды:
— «Урал-67»— ярыйсы машина инде ул. Көчле машина. Ләкин... Аның нәрсә әйтергә теләгәнен беркем дә төшенеп җитмәде. Алексей үзе дә аңлатып торуны кирәк санамады, ахры, кырт кына борылды да эш урынына китеп барды. Башкалар да таралыштылар.
Мигулай мотоциклын эш кораллары саклана торган склад янына, күләгәгә илтеп куйды.
Җан дусты Алексейның әйтеп бетерелмәгән фикере көн буе аның башыннан чыкмады.
— Нәрсә әйтергә теләде икән соң бу Айгаш? — дип уйлады ул.— Башта мактады, аннары, нәрсәдәндер канәгать булмагандай, йөз чөереп китеп барды. Мин бит аны кирәкмәстән алмаган. Урламаган да. Хәләл кул көчем. Ничә еллар әкренләп җыя килдем. Ни әйтсәң дә әз акча түгел бит — мең ярымнан артык. Ә ул... Дус дисәң дус!...
Әйе, иске дуслар иде Алексей белән Мигулай. Яшьлек дуслары
К
иде. Профессиональ-техник училищены икесе бергә тәмамладылар. Эштә дә, ял вакытында да гел бергә булдылар, бер үк тулай торакта яшәделәр. Бер үк язда гашыйк булдылар. Сөйгән кызлары да аерылмас дуслар иде. Төс-битләре дә, хәтта исемнәре дә бер-берсенә охшаш: Юлькка белән Улькка. Игезәкләр диярсең...
Тиздән туйлары да булды. Башта фатир мәсьәләсе шактый кыен иде. Тик балалар туып, якты дөньяда үз урыннарын даулый башлагач, һәр ике гаиләгә дә берәр бүлмәле әйбәт кенә фатир да биреп куйдылар.
Шулай итеп, әкрен-әкрен дөньялары түгәрәкләнә барды егетләрнең. Хезмәттә дә гел югарыга үрләделәр. Һәм, иптәшләре шаяртып әйткәнчә, иң югарыга, ак болытлар янына менеп җиттеләр. Берсе монтажчы, икенчесе электросварщик — икесе дә верхолазлар.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр, һәм акчасы да хезмәтенә күрә түләнә. Әз-әзләп арттыра бара торгач, менә Мигулай мотоцикл да алып җибәрде. Тик нәрсәсен өнәмәде икән соң аның Айгаш? Әллә, юкса, көнләшүе микән соң?..
Шулай борчылып уйлана торгач, дусты белән электән ике арада булган бер сәер әңгәмә Мигулайның хәтеренә төште.
Икәүләшеп көндезге сменадан кайтып киләләр иде.
— Яшерен-батырын түгел, Мигулай... — дип, дустының колагына пышылдады Алексей. — Яшерен-батырын түгел, дөньяга акча хуҗа. Шуңа күрә дөньяның рәхәтен белеп яшәргә кирәк. Акчаң булса — син кеше, булмаса — чүп. Киңәшем шул — ниндидер коры хыяллар белән яшәмә. Булдыра алган кадәр умырып калырга тырыш. Мин ни өчен, көн таң атса, таракан кебек, тимер баганага үрмәлим? Яшермим, шул акча өчен. Егылып, муенымны сындырудан да курыкмыйм. Ник дисәң, акча кыштырдавы кыюлык бирә. Синең белән без югары разрядлы мастерлар. Дөньяның рәхәтен дә башкалардан күбрәк татып калырга тиешбез.
Дустының мондый сәер фәлсәфәсе кинәттән Мигулайның өнен алды. Шунлыктан ул, авыз ачып, каршы бер сүз дә әйтә алмады.
Ә бераздан алдынгы эшче Алексей Айгашевның мондый карашлары сүздә генә түгел, эштә дә күренә башлады.
Әйтик, бер генә мисал... Практика узарга төзелешкә һәр ел саен йөзәрләгән яшьләр килә. Аларны кулларыннан тотып өйрәтергә, аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк. Мигулайга быел да ике өйрәнчек беркеттеләр. Ә Алексей исә аяк терәп баш тартты.
— Балалар бакчасы түгел бу. Минем үземнең эшлисем бар! — дип кырт кисте ул.
Дөрес, моңа гына карап, аны артык битәрләүче булмады. Ләкин Алексейның йоткошлыгы көннән-көн арта барды. Ул бер җирдә фатир ремонтлый, икенче берәүгә су кертә, өченчесенең идәнен буйый, унитазын төзәтә.
Дөрес, мондый эшләрне ул башта ял көннәрендә генә эшли иде, тора-бара, шәбрәк «чумара» күренсә, эштән дә сыпырткалый башлады.
Еллар узу белән, семьялар да зурайды. Иске дусларның икесенә дә бер үк йорттан өчәр бүлмәле фатир бирделәр. Шул ук атна ахырында Мигулай фатир «юарга» дус-ишләрен кунакка чакырды. Кунаклар арасында Алексей да бар иде. Ләкин Алексей үзе кунак чакырырга ашыкмады...
Мигулайның өй туеннан соң ике-өч атна да узмады, Алексей төзелешкә чия төсендәге ялтыравыклы «Жигули» машинасына утырып килде. Иптәшләренең котлавын ул, машинасыннан да чыкмыйча, бик горур кыяфәттә тыңлап утырды. «Без алай, кайберәүләр кебек, ты-
рылдавык мотоцикл белән вакланмыйбыз, — дигәндәй, кырын гына Мигулайга карап алды.
— Бүген барыгыз да миңа кунакка килегез, — диде ул, машинасыннан чыккач.—Бүген сәгать сигезгә. Берочтан «Жигулины» да юып алырбыз!
Алексейга кунакка барырга Мигулайның аягы тартмады. Хатыны Юлькка гына көч-хәл белән ризалаштырды.
Мигулайлар барганда кунаклар җыелып бетә язган иде инде. Иң түрдә иң хөрмәтле кунаклар — төзелеш җитәкчеләре утыра. Дөньяның җаен белеп яши торган Алексей җае чыккан саен аларга аерым игътибар күрсәтергә тырыша.
Бүлмәдә өр-яңа шифоньерлар, сервантлар, китап шкафлары, күзләрнең явын алырлык келәмнәр... Залда каз оясы хәтле чуклы-чуклы люстра. Чын хрустальдән! Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора. Шәрабы дисәң — хет башыңнан коен.
Мәҗлес тиз арада кызып китте. Тостлар әйтелде, котлаулар булды. Яшьтән үк җыр-музыка ярата торган Юлькка яңгыравыклы матур тавышы белән җыр башлап җибәрде:
Цевиль ага. Цевиль ага.
Цевиль ага Иделгә...
Кунаклар аны дәррәү күтәреп алдылар. Җыр артыннан җыр ялганып китте. Аннары биюләр башланды. Яңа фатирның идәннәре генә түгел, түшәме дә дер селкенде кебек.
Әмма шул чак кинәт... Табынның тап уртасына кимендә ике пот авырлыгындагы әлеге хрусталь люстра килеп төште. Бүлмәдә ут сүнде. Хатын-кызлар чырылдап кычкырып җибәрделәр. Бәхеткә каршы, беркем дә зарарланмаган, имгәнмәгән иде. Түрдә утырган түрәләрнең берсе каушап калган хуҗаларны һәм кунакларны тынычландырырга ашыкты:
— Җәмәгать, борчылмагыз, — диде ул. — Мәҗлес вакытында савыт-сабамы, ниме... ватыла икән, бу инде бәхеткә дигән сүз. Әнә, күрше бүлмәдә ут балкып тора. Ишекләрне ачып җибәрегез дә әйдә, күтәрегез. Зур бәхеткә! Хуҗалар бәхетенә! Яңа «Жигули»ның гомере озын булсын! Ура!
Мондый тосттан соң Алексейның кырылган кәефе яңадан рәтләнеп китте.
Әйе, «Жигули» аның күптәнге хыялы иде. Машинаның үзеннән дә бигрәк, киләчәктә ул китерәчәк табыш ярсыта иде аның күңелен.
һәм күп тә үтми, Алексей Айгаш, машинасына утырып, ял көннәрендә кәсепкә чыга башлады.
— Канашкамы? Утыр әйдә! Свияжскигамы? Рәхим ит!
Бертуктаусыз ары да бире чаптыра. Ульяновск шәһәренә йарып килә, хәтта Горький тирәсен әйләнә. Юлда автоинспекция туктатса, Алексейның җавабы әзер: «Туганнарымны илтәм» — вәссәлам!
Әмма хрусталь люстраның җимерелүе Алексейга бәхетне ни өчендер һаман китермәде. Безнең чуваш картлары әйтмешли, иң озын арканның да очы була!.. Көннәрдән беркөнне, «туганнарын» Канашка алып барганда, аны җәмәгать автоинспекторлары туктатты. Болары инде Айгашның «туганнарын» танырга телвмәделар. Кырт кисеп әйтелде табышлы «Жигули» хуҗасына:
— Әйдә, төш, авылдаш! Килеп җиттең!
Әйе, шулай итеп барып җитте Алексей Айгашев. Иптәшләр суды алдына ук барып басты.
Судта аның иске дусты Мигулай да чыгыш ясады.
— Әйе, барып җиттең син, дустым Айгаш’ — диде ул әрнеп.— Тәмам барып җиттең!
Геннадий Мальцев
VVV5AAAZVV\AA/>AAA/VVVVWtfVWVVVVVVVVVVVVVWi
r
СЫРТ СӨЯГЕ
авел Васильевич, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган авылына
кайтты. Аның бәхетенә, колхозга югары белемле агроном кирәк иде. Ул,
бик шатланып, шунда эшкә урнашып калды.
Булдыклы яшь агрономны авылдашлары да яраттылар. Киң күкрәкле, зәңгәр
күзле, әзмәвердәй таза бу егет барыннан да бигрәк кызлар күңеленә хуш килде.
Аның турында уйлап, күпме Чибәркәйнең күпме төн йокылары калмагандыр!..
Тик Павел бу турыда үзе һичнәрсә сизенмәде. Чөнки аның кызларга күтәрелеш
карарга да вакыты юк иде. Ник дисәң, яшь агроном җилкәсендә кырыкмаса-
кырык мәшәкать: язгы чәчү, урып-җыю, туңга сөрү, ашлама кайтару, кар то®у...
Аның өстенә агроуку, төрле җыелышлар, төрледән-төрле утырышлар... Әмма ул
барысына да өлгерде, төн йокысын калдырып булса да, һәр эшен вакытында эш
итеп барды.
— Вәт, ичмаса, безнең Павлуша! Җилкәсе киң, сырт сөяге нык. Күпме
салсаң да тарта, — дип сокландылар колхоз җитәкчеләре.
Һәм озак та үтмәстән, аны комсомол оешмасы секретарьлыгына тәкъдим
иттеләр. Авылдагы алтмыш биш комсомол, кул чабып, ура кычкырып, Павелны
бертавыштан сайлап та куйды.
Ул арада зоотехник укырга китеп барды.
— Ярты ел өчен яңа кеше алып торуның ни мәгънәсе булыр икән, — диде
председатель идарә утырышында. — Менә безнең арабызда Павел Васильевич
утыра. Яшь иптәш, энергичный. Аңа гына йөкләп торсак дим. Җилкәсе киң, сырт
сөяге нык. Тартыр бит?
— Ник тартмасын, тартыр! — дип, бертавыштан кычкырды идарә әһелләре
һәм дәррәү кул чаптылар.
Озакламый колхозчыларның гомуми җыелышы булды. Анда иптәшләр
судына судья сайлау мәсьәләсе карала иде.
— Мин Павел Васильевичны тәкъдим итәм, — диде авыл Советы
председателе. — Булдыклы, яшь, тырыш...
— Дөрес, дөрес. Җилкәсе киң, сырт сөяге нык, — дип кычкырды тракторчы
Игнат Сумков.
Колхозчылар дәррәү кул чаптылар. Бертавыштан сайлап, судья итеп
куйдылар Павелны.
Тагын бер айдан колхоз стена газетасына редактор сайладылар. Бу эшне дә
Павел Васильевичка тапшырырга тиеш булдылар.
— Туктагыз әле, иптәшләр, сез нәрсә уйлыйсыз? — дип, урыныннан купты
Павел. — Минем өстә әнә бит никадәрле эш!..
Ул, бармакларын бөгә-бөгә, үзенә йөкләтелгән җәмәгать эшләрен саный
башлаган гына иде, алгы рәттә утырган көтүче Осип Аверкиев кычкырып куйды:
— Әйдә, нитмә. Павел!.. Мәтәштермә, яме. Семьяң, бала-чагаң юк. Яшь,
таза, сырт сөягең нык. Син тартмый, аны кем тартсын.
Башкалар да Аверкиев сүзен хуплады, бертавыштан Павелны редактор итеп
сайладылар.
Шулай итеп, куласадагы тиен кебек бөтерелә башлады егетең. Ир- тә таңнан
фермага чыгып чаба, аннан басуга, аннан симәнә амбарына, амбардан тагын
фермага, бүген кич комсомол җыелышына, иртәгә идарә утырышына,
политукуга, агроукуга... Төн урталарында жына өенә кайтып егыла да, кулына
алган газетасын да укый алмыйча, йоклап китә, иртә таңнан тагын сикереп тора.
П
Шулай көннәрдән бер көнне, биш кенә минутка дип идарәгә сугылган иде,
аның артыннан ук, пыр тузып, Осип Аверкиев чабып керде:
— Менә кара, иптәш секретарь, — дип умырылган күлмәк җиңен Павелның
борынына төртте Осип. — Күр, менә нишләтте башкисәр Игнат. Күлмәгем
күлмәктәй генә түгел иде, инде хәзер нәрсә?.. Идән чүпрәге... Тиешле чарасын
күр. Син бит иптәшләр судында судья. Син газета редакторы...
Ул да булмады, бусагада тәмам ярсыган Игнат Сумков күренде.
— Әз эләкте бугай әле сиңа! Шулаймы? — дип гайрәт чәчте ул> бала
башыдай йодрыгын Осипның борын төбендә селкеп. — Кирәкме тагын?!
Шушындый беткән башка колхоз көтүен ышанып тапшыргач соң... Эссе, имеш,
аңа! Арыган, имеш! Күләгәгә кергән дә хырылдап йоклап ята. Ә көтүе бодайга
кереп тулган. Бодае нинди иде бит! Үзем сөреп, үзем чәчкән җир. Менә шул,
секретарь, иртәгә үк комсомол җыелышын җый!
Икенче көнне Осип, иртә таңнан, көтү куганчы ук, Павел Васильевичка өч
гариза китереп тоттырды. Аларның берсе комсомол оешмасы секретаре исеменә,
икенчесе иптәшләр суды председателенә, өченчесе стена газетасы редакторына
иде. Осипның таләпләре катгый: хулиган Сумковны комсомолдан куарга,
иптәшләр судына тартырга, стена газетасына язып чыгарга.
Төш вакытында Игнат та нәкъ шундый ук өч гариза язып китерде.
Күп тә үтми, әлеге гауга турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде.
Колхозчыларның очраганы берсе Павел Васильевичны туктатып сораштыра, үз
фикерен әйтә, киңәш бирә. Киңәшләре исә төр- ледән-төрле:
— Кул озайткан өчен Игнатны унбиш тәүлеккә утыртырга.
— Осиптан тапталган иген бәясен түләтергә.
— Икесен тиң стена газетасына язарга.
— Шелтә бирергә...
— Эштән куарга...
Тик Павел Васильевичның гына аларны юньләп тыңларга вакыты юк иде.
Көндәгечә — ут капкандай һаман йөгерә, һаман чаба. Идарәдән кырга, кырдан
амбарга, амбардан фермага, фермадан җыелышка, җыелыштан утырышка...
Түзсәң, түз, түзмәсәң — ярыл!..
Тик җәйге эшләр бераз саегып, көзге яңгырлар башлангач кына комсомол
җыелышы җыярга берара вакыт таба алды.
Җыелыш ачылганда Осип белән Игнат иң алгы рәттә, икесе янәшә күңелле
генә гөрләшеп утыралар иде. Үзләренең гаризалары каралачагын ишеткәч,
икесенең дә чәчләре үрә торды.
— Син нәрсә, иптәш секретарь, әллә кайчан онытылган юк-барны казып
чыгарасың?! — дип торып басты Осип.
— Әйтәсе дә юк. Безне түгел, сине тикшерергә кирәк монда. — дип
гайрәтләнде Игнат. — Кергән гаризалар өч ай буе саргаеп ята. Стена газетасына
кайчаннан кулың тими.
— Дөрес, дөрес. Бәйрәмнәрдә генә чыга.
— Иптәшләр суды ник эшләми? — дип бер-бер артлы сүзгә кушылдылар
башка комсомоллар.
Шау-шулы фикер алышулардан соң, җыелыш бертавыштан карар кабул
итте: колхоз идарәсенең чираттагы утырышында стена газетасы редакторының
һәм иптәшләр суды председателенең отчетын тыңлауларын сорарга.
— Дөрес эшләгәннәр комсомоллар, — диде председатель карарны
укыгач. — Ышанычны акламады ул егет. Сырт сөяге сыек булып чыкты. Шелтә
ч әпеми булмас.
һәм чыннан да идарә утырышы, тапшырылган эшләргә салкын караганы
өчен, бертавыштан карар кабул итеп, Павел Васильевичка каты шелтә белдерде.
Григорий Луч
КАДЕРЛЕ КӨЧЕК
Хикәя
аникуллар җитү белән мин шәһәргә, абзыкайларга кунакка барам.
Абзыкайлар тугыз катлы әкәмәт зур йортта яшиләр. Икесе бер йортта,
тик фатирлары гына башка.
Авыл малаен шәһәргә нәрсә тартканын аңлыйсыздыр инде. Әнә бит анда
күпме кызык, күпме тамаша! Татлы тортлар дисеңме, шырпыга утыртылган
әтәч-кәнфитләрме, көймәле даганнар, зоопарклар, өйрәтелгән арысланнар
дисеңме... Дөрес, мин үзем дә хайваннар өйрәтергә хирес малай. Минем кәкре
койрык Алабай өчкә кадәр саный белә, яңагын сыйпасаң — күрешергә тәпиен
суза. Тик андый этләр авылда урам саен шул. Аның белән беркемне дә
шаккаттырып булмый.
Ә менә быел кышкы каникуллар алдыннан минем кече абзыкай, сәер бер хат
язып, бөтен авылны шаккаттырды.
«Хак булса, этегез бик матур көчекләр китергән, имеш,— дип язган иде ул.—
Кыенсынмаоаң, зинһар, бер көчегеңне миңа алып килә күр...»
Бу хатны алып укуга, бөтен агай-эне, туган-тумача, күрше-күлән баш ватарга
тотынды. Соң инде!.. Шәһәр циркында өйрәтелгән арысланнарга тикле була
торып, ни пычагыма икән аңа гап-гади авыл көчеге. Аннары килеп, шәһәр өендә
эт оясын кайда кормак кирәк тә, ул көчекне ничек асрамак кирәк.
Тик мин артык баш катырып тормадым. Икенче көнне үк Алабай көчекләре
арасыннан иң тересен, иң шаянын сайлап, арыш капчыгына тыктым да,
автобуска утырып сәфәр чыктым.
Юлда андый-мондый хәвеф-хәтәргә юлыкмадым. Тик капчыктагы
тиктормас көчегем генә берөзлексез теңкәгә тиеп йөдәтте. Иң элек ул, ничектер
җаен табып, капчык киндере аша минем уң кулны тешләп алды, аннары
янәшәмдә утырган бер агайның сул кулңн тырнады, аннары, дуңгыз баласыдай
чинап, автобустагы бар халыкның җенен чыгарды. Ярый әле, артык озак барасы
түгел, нибары өч кенә сәгатьлек юл иде. Инде шул чыелдык аркасында
автобустан сөреп төшерәләр икән дип шүрләп утырганда, шәһәргә килеп тә
җиттек.
Артын-алдын абайлап, яңадан трамвай-фәләнгә утырып азапланмадым,
капчыгымны җилкәгә асып, җәяү генә киттем.
Ишекне абзыкай үзе ачты. Минем кулдагы тере капчыкны күргәч, аның
авызы колагына җитте. Шунда ук капчыктагы көчекне тартып чыгарды да чат-
чот үбәргә кереште, бүлмә буйлап сыңар аягында биеп китте. Биеп арыгач,
көчекне идән уртасына бастырды да, аның тирәсендә кушаяклап, тышаулы ат
кебек сикеренеп йөри башлады. Ул сикерә, ә мин, тиле кеше кебек, ни эшләргә
белмичә, ишек
К
төбендә басып тик торам. Белмим, әллә чишенеп түргә узасы, әллә борылып кире
ч ыгып китәсе...
Ул арада абзыкай, нәрсәдер исенә төшкәндәй, түр бүлмәгә ташланды. Бүлмә
ишегеннән шунда ук чибәр җиңгәчәйнең, ягъни мәсәлән, абзыкай хатынының,
шатлыклы тавышы ишетелде. Озакламый алар этешә-төртешә алгы бүлмәгә
йөгереп чыктылар да яңадан көчеккә ябырылдылар. Гәүдәгә шактый саллы
булгангадырмы, чибәр җиңгәчәй сыңар аягында да биемәде, тышаулы ат кебек
кушаяклап та сикермәде. Аның каравы, дүрт аяклап, бүлмә буенча мүкәләп йөри
башлады. Көчекнең бер алдына, бер артына төште, эт булып өрде, бүре булып
улады, мәче булып мыраулады. Ярты сәгать чамасы шулай мәш килгәннән соң,
абзыкай белән җиңгәчәй ашыга-кабалана кухняга кереп киттеләр, аннан пар
бөркеп торган берничә тәлинкә тотып чыктылар. Бүлмәгә авыздан су китерерлек
хуш ис — суганлап, борычлап пешерелгән итле бәрәңге шулпасы исе таралды.
Тәлинкәләрне өстәлгә түгел, идәнгә, көчек алдына тезгәннәрен күргәч, мин инде
ычкындыра башлаган төймәләремне каптырдым. Ник дисәң... Ник дисәң, юлда
мин үзем дә ул көчектән ким ачыкмаган идем. Шунлыктан өлкән абзыкайларга
кереп чыгарга кирәктер дигән фикергә килдем.
Бәхеткә каршы, өлкән абзыкай да өйдә икән. Ул миңа ишегалдында ук
очрады.
— 0, Миша! — дип кычкырып җибәрде ул мине күрүгә. — Килдеңме?
Сәлам, егет, сдлам. Син, күрәм, безгә кадәр кече абзыкайла- рыңа кереп чыгарга
өлгергәнсең. Әйдә әле безгә, әйдә әле..
Без килеп керүгә, май кояшыдай балкып, түр яктан өлкән җиңгәчәй атылып
чыкты. Аның кулында тар гына сары каеш, ә «каешның бер башы... мәчедән чак
кына калкурак көчекнең муенындагы муен чагына бәйләнгән.
Көчек өрмәде дә, ырламады да. Әмма, җәлт кенә үрелеп, минем чалбар
балагының бер кисәген умырып алды.
— Курыкма, курыкма, тешләми ул, — диде абзыкай. — Беләсең ме, Миша,
теге ни бит... Шәһәрдә яшәп без табигатьтән, җан ияләреннән тәмам бизеп бетә
язганбыз. Шуңа күрә алдык әле менә тыгынчыкны. Ни әйтсәң дә, яшь чакларны,
туган якларны искә төшереп тора. Аннары эт, мәче ише җан ияләре кешене нечкә
күңелле, игътибарлы булырга өйрәтә... Жучка, Жучка, нәрсә бөтереләсең?
Карының ачтымы әллә? Әнисе дим, ни карап торасың, бир ашарына... Хәзер,
кечкентәй, хәзер, сорыкай... Ә син, Миша, чишен, түрдән уз, утыр.
Ул арада җиңгәчәй, кухнядан куш йодрык кадәрле симез ит алып чыгып,
көчеккә бирде дә диванга, минем янәшәмә килеп утырды. Сагынып көткән икән
бит, әкәмәт. Теге көчек симез калҗаны ботарлаган арада ничек укуым, ничек
яшәвем турында, әти-әни, туган тумача, күрше-күлән хакында энәсеннән-җебенв
кадәр сораштырды.
Аннары алар, икәүләшеп, көчекләрен юындырырга керештеләр. Исле сабын
белән сабынлап, җылы суда кат-кат коендырдылар, ап- ак сөлге белән сөртеп
корыттылар, башына тасма күбәләкле калфак, «стене казакига охшаган җиңсез
җилән кигезделәр һәм. мине кузгатып, диванга, җылы урынга салдылар. Әмма
урынымнан кузгатуларына минем һич хәтерем калмады. Чөнки, ниһаять, миңа
өстәл янына күчеп утырырга куштылар. Җиңгәчәй теге яктан майда кайнап, кы-
зарып пешкән пәрәмәчләр, морожный-пирожныйлар алып чыгып алдыма тезде.
Тик... Тик бу юлы да миңа ашау насыйп булмады. Пәрәмәчкә үрелгән генә идем,
ишек ачылып китте дә анда кече абзы- кайның нурлы йөзе пәйда булды. Ул,
бармак нзэп, мине тышка чакырып чыгарды һәм колагыма иелеп пышылдады:
— Энекәш! Анда сине минем күрше көтеп тора. Мин аңа синең
көчекләрең турында әйткән идем. Түшәмгә сикерде. Перәме-тәки якадан алды.
Әйдә, тынычландыр үзен. Берәр көчегеңне китереп бирергә вәгъдә ит. Шуның
өчен күрше белән без сине зоопаркка алып барырбыз. Анда хәзер кешечә сөйли
белә торган крокодил китергәннәр. Андый тамаша авылда төшеңә дә
кермәгәндер әле... Ә көчек мәсьәләсендә вәгъдә-иман булсын. Беләсең килсә, эт,
мәче ише җан иясе кешене игътибарлы булырга өйрәтә.
Габделхәй Сабитов тәрҗемәләре.