Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Чатнап торган аяз кичнең бере.
Башың чөеп баксаң, түбәңдә Көмеш тояк яшь ай-колын йөри, Йолдыз чүпләп зәңгәр үзәндә.
Ай да әле синең кебегрәк, Сабыйларга кызык табыла: Тугыз катлы өйгә баскыч терәп Меник микән, улым, янына?
Нәрсә тора безгә? Ай-колынның Тоягыннан ал да бер тотып, Чатнап торган аяз көз күгеннән Утыр шуннан йолдыз ыргытып.
Яшел чирәм, сары тузганак
Улым утыра шундый җитди төстә, Нидер буяп, нидер сызгалап. Үрелеп карыйм. Рәсем ясый икән. Яшел чирәм, сары тузганак.
Чирәмлектән аста су йөгерә, Зәңгәр төскә анысын буяган, Өстә кояш, сабый күзләренә Шулар күчкән олы дөньядан.
Дәфтәренә бала якты язны, Тыныч майны куйган күчереп.
... Вата күрмә берүк шул дөньяны, Бөтен сакла аны, Кешелек!
Мәңге шулай: чәчәкләр — Сабый кызның учында, Үсмер кызның түшендә, Җитү кызның чәчендә, Хатыннарның кулында, Бәхетленең юлында, Ялгызакның уенда, Парлыларның туенда, Очрашканның куенында, Кемнең бакча түрендә, Кемнең тәрәз төбендә, Аерылганның исендә, Онытылганның төшендә, Ирнең кабере өстендә — Мәңге шулай: чәчәкләр...
Салисә Гәрәева
ICDBCDICDBCDICDBCDBCDBCDBCr
Тимер елый
Тимер елый. Минем үзәк өзгеч Шул тавыштан йөрәк сызлана. Телем-телем тиресе салдырылган Тимерне мин өзелеп кызганам.
Колагымны яра инәлүе, Баш миенә үтә яшендәй: Тимер әрнүеннән керфегемә Эленеп кала кайчак яшем дә...
Авыртуны тимер кисәге дә Белә кебек... Бәлки беләдер? Корал булып кеше үтергәнче Тимер әллә ничә үләдер?
Цехта
Станокта токарь — татар кызы Деталь ясый, чарлый, сыр сыза. Станогы кызның кулларына Буйсына да гүләп җыр суза...
Корыч йомычкалар — сары бөдрә, Агалар да алар агалар, Станокның тигез гөрләвеннән Туып тора тагын яңалар.
Йомычкалар авыр пресс белән Кысыла да китә мартенга. Ә бераздан, алтын сары булып, Кояш чыга мартен артында...
Җир әйләнә Кояш тирәсендә — Шуңа охшаш хәлгә юлыктым: Карусельле олы станокның Баскычында дөньям оныпым.
Җир шарының әллә яртысы бу — Әйләнә дә бер шар әйләнә.
Күк һәм зәңгәр кайнар йомычкалар Бер-берсенә килеп бәйләнә.
Ә расточник егет нык кулында Әйләндерә кебек Җир шарын. Җир шарының имин өйләнүе Нык кулларга бәйле, дусларым.
Көз
Көз яңадан сары чәчле җилен Илче иткән Илмән тавына: Җир орыну белән яшел усак Кызыл учак булып кабына.
Миләшләрнең хәзер горур чагы — Төймәләре кызыл якуттан.
Яшь кияүләр хәзер авыз итә Чөгендерле кызыл катыктан.
«Жигули»лар белән туйлар уза, Мичкәләрдә уйный әче бал... Яшен тизлегендә яшьлек уза — Җаның сөйгән ярга дәшеп кал!
Көз яңадан сары чәчле җилен Илче иткән Илмән ягына: Сары яулык булып чорнала ул Кызыл завод торбаларына...
Мин әйләнеп чыктым Тургаякны, Бастым дулкын юган ташына. Кыяларга басып колак салдым Ярга суккан дулкын тавышына...
Бөрлегәннәр өздем урманыннан, Чәчәкләрдән үрдем такыя. Серен ачты миңа яшермичә Таганайда һәрбер тау, кыя...
Акчарлаклар очты баш очыннан Дулкыннарда күкрәк чылатып. Шул дулкыннар бөтен хәсрәтемне Агызып китте, мине елатьнп.
Яңа туган бер нарасый кебек, Чистарынып калды күңелем. Чәчләремә көмеш итеп алдым Дулкыннарның ап-ак күбеген...
Никадәр дәрт кайный әле күкрәгемдә Йолдыз булып балкыр өчен күкләреңдә Тормыш язым.
Гомер юлы аккан судай бара үтеп, Таңнарымны каршылыйм мин бәхет көтеп, Уйный сазым...
Яңа көннәр туа — алар дәшә алга, Борчуларым, үткән юлдай, артта калган — Яшәү кызык.
Үз сукмагын үтәр өчен, басып ташка, Кызым тора юл башында, ал кояшка Кулын сузып.
Казан төне
Казан төне. Йолдызлары тере — Күктә дә бар алар, җирдә дә, Җем-җем итә алар — таң җилләре Йолдызларны гүя җилгәрә...
Аксыл-сары, зәңгәр, кызыл утлар Ялмап тора цирк гөмбәзен. Балкып янган Казан утларыннан Йолдызлы күк үзе көнләсен!
Ераклардан, Идел аръягыннан
Аваз килә. Әйтә Җир-ана:
— Элеккечә мәгърур безнең Казан, Игелекле бул, кызым, син аңа!
...Сиңа минем йөрәк омтылышым, Ак Казаным, ишет, өн салам: Еракларда — Урал туфрагында Йөз аклыгың саклый кыз балаң!