Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ҺӘМ ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕ


хмәт Фәйзинең «Галимҗан абзый янында» исемле истәлегендә шундый юллар бар:
«Галимҗан абзый театр һәм драматургия мәсьәләләре белән нык кызыксына. Сораша. Үзенең театрны яратканлыгын, драма әсәрләренең тамаша өчен язылуларына карамастан, аларны яратып укыганлыгын сөйли. Аның китапханәсендә классик һәм яңа драматургларның, театр эшчеләренең зур гына әсәрләре, мемуарлары почетлы урында торалар».
Чыннан да. әдип драматургия һәм театр белән даими кызыксынып торган, һәм бу — коры кызыксыну, гади ярату гына да булмый. Ул үз гомерендә бер генә сәхнә әсәре яза, шулай да без Г. Ибраһимовның татар драматургиясен үстерүдә роле зур булды дип әйтә алабыз.
Әдип драматургияне әдәбиятның мөстәкыйль һәм үзенчәлекле бер тере дип карый. Аның сәхнә әсәрләре турындагы карашлары анык бер концепция төсендә Бөек Октябрьга кадәрге чорда ук формалаша. Тарих сәхифәләре шул хакта сөйли.
1915 елның 23 январенда Шәрык клубы сәхнәсендә Фатих Сәйфи-Казанлының
§§§ Г. Пбраһкиоа турында истәлекдер. 331—332 битләр.
’ «йолдыз» газетасы, 1915 ел. 25 январь.
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
«Ямьсез тормыш» исемле пьесасы куела. Г. Ибраһимов әсәр һәм спектакль турында шунда ук рецензия язып чыга *.
Пьеса рецензент игътибарын, иң әувәл, үзендәге яңа типлары белән җәлеп итә. Г. Ибраһимов фикеренчә, әсәрдәге ул типлар шул чордагы татар тормышын, татар җәмәгатьчелегенең аерым катлауларын биләп алган алдынгы фикерләрне дөрес һәм төгәл чагылдыралар. Халыкка хезмәт итү юлына баскан Мөхәммәт кебек образларның тормышчан булуын рецензент татар хәятенең үзенчәлекләре белән бәйләп аңлата, Саттар, Һаҗәр образларының әдәби эшләнешләрендәге көчле якларга туктала.
Әсәрнең идеясе әһәмиятлеме, түгелме, аның төп фикере яңамы-юкмы — Г. Ибраһимов пьесага әнә шул ноктадан карап якын килә, һәм аерым образларны бәяләгәндә ул, иң әүвәл, шул критерийларны күздә тота. Татар халкының башка халыклар белән тигез хокуклы булырга тиешлеге турындагы фикерләрне, Мөхәммәт образы аша уздырыла торган башка фикерләрне ул яклый һәм үстерә.
Драматург Мөхәммәтне милләт, халык өчен җаны-тәне белән көеп йөрүче итеп сурәтләгән, ди рецензент, берәүләр, «милләт», «халык» сүзен үзләренең шәхси мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышып, аның белән сату итсәләр, Мөхәммәтнең милли аңы рухының төбенә, тирәнгә яшерелгән. «Халыкка матди азмы-күпме файда итим дигән һәрбер татар — милләтемезнең 90 процентын ясый торган ярлы татар арасына керергә кирәк, ярлылык сәбәпле үрчи алмый торган авыл халкына, эшнең иң авырын эшләп, акчаның иң азын ала торган завод-фабрика халкына, көн уздыру кайгысыннан котыла алмый торган шәһәр әһелесенә үзләренең кеше икәнен аңлатырга кирәк, аларның бүтән милләт кешеләре белән тигез яшәргә хаклары бар икәнен төшендерергә кирәк». Мөхәммәтнең төп максаты менә шул. һәм шул идеяне уздырганы өчен, Г. Ибраһимов аны татар әдәбияты өчен яңа, кирәкле һәм файдалы образ дип саный.
Пьесаның гомуми әһәмиятен билгеләгәндә Г. Ибраһимов аның сәнгатьчә эшләнешенә дә нык игътибар бирә. Монда әдипнең драматургия законнарын яхшы белеп эш йөртүе күренә. Мәсәлән, ул пьесаның композицион яктан йомшак булуын билгеләп уза. «Пьесаларда... булса да, булмаса да, ярарлык нәрсә урын алмаска тиеш,— дип яза Г. Ибраһимов. —Пьеса шундый бер калыпка куелган булсын ки, аның бер җирен төшерү яки киметү өйнең бер почмагын җимереп алу дәрәҗәсендә хис ите-лерлек булсын». Пьесадагы һәр нәрсә бер юнәлешкә, төп фикерне ачуга хезмәт итәргә тиеш — Г. Ибраһимов драма әсәренә әнә шундый таләпләр куя.
Пьесаның үзенә тулы һәм тирән бәя бирү белән бергә, әдип аның сәхнәгә куелышына карата да игътибарга лаек фикерләр әйтә. Ул артистларның уеннары турында, аерым рольләрнең башкарылу дәрәҗәсе хакында төпле сүз йөртә, дөрес искәрмәләр ясый.
Г. Ибраһимов гаҗәеп ныклык белән һәм эзлекле төстә әдәбиятның идея сафлыгы өчен көрәшә. Моңар мисалларны аның Октябрьгача булган тәнкыйтеннән үк күпләп китерергә мөмкин. Мәсәлән, «Тормыш» газетасының 1915 елгы 26 февраль санында аның «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән» исемле мәкаләсе басыла. Исеменә караганда, сүз анда аерым бер әсәр хакында гына барырга тиеш иде кебек. Ләкин тәнкыйтьче соңыннан ак эмигрант булып киткән Г. Исхакиның бөтен иҗатына тирән анализ ясый: бу кешенең анык бер мәсләге булмавын күрсәтә, аның әсәрләрендәге идея буталчыклыгын ачып сала. Чыннан да. буржуаз табигате һәм идея тот- наксызлыгы Г. Исхакины олы сынау көннәре — Октябрь социалистик революциясе җиткәч каршы як лагерьга алып чыга, аны хезмәт иясенең кан дошманына әверелдерә. Шул рәвешчә, тормыш Г. Ибраһимовның хаклы булуын тулысымча раслый.
Әлеге мәкаләдә сәнгать әсәрендәге персонажлар, типлар һәм типиклык турында кызыклы фикерләр бар. Аның бу мәсьәләләргә карашын тулырак аңлату өчен, бер өзек китерик:
«...Татар шәкерте, татар мулласы, татар сәүдәгәрләре бар,— ди әдип.— Татар шәкерте яки татар сәүдәгәре эчендә бик наданы, галимрәге, бик бае, бәхетлесе, бә- хетсеэе булырга мөмкин. Аларның һәрбер кешесе — үзенә бер хәят, аерым бер шәхес. Ләкин язмышлары тәэсире белән шул бер сыйныфта төрле «аерым шәхесләренең
һәммәсе, һич булмаса, күбе арасында уртак булган сыйфатлар бар. Мехәррир бер шәхесне, мисле бер Габдене ала да. аның шәхес хәяте эчендә бетен сыйнфыйны галәм 1 булып шәкертлегеннән, яки сәүдәгәрлегеннән килгән сыйнфый язмышын, сыйнфый сыйфатларын тәҗәссем иттерә2. Сәүдәгәр сыйныфының шәхесендә без аның бетен сыйныфына галәм булган язмышын табабыз.
Менә шулай эшләнсә, аны әдәби галәмдә тип дип атыйлар»
Шушы карашка таянып, әдип татар тормышында соңгы вакытларда мәйданга чыккан мөгаллимәләрнең характерлы сыйфатларын күрсәтеп бирә, аларның авыр эш шартлары хакында, алар яшәгән мөхит һәм шул шартлар тәэсирендә барлыкка килгән психологик үзенчәлекләре турында сүз йөртә. Әнә шул ноктадан карап «Мөгаллимә» пьесасындагы образларны бик нык тәнкыйть итә.
«Мөхәррир я матур вә мәгънәле хыял язсын, яки үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдына ачып салып, шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга — һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен». — ди ул.
Г. Ибраһимовиың шундый характердагы принципиаль чыгышлары татар драматургиясенең һәм гомумән татар әдәбиятының реализм һәм халыкчанлык нигезләрендә үсүе өчен ныклы җирлек хәзерли. Әгәр дә бу мәкаләнең революция алды елларында, ягъни әдәбиятта реализмга, халыкчанлыкка хилафлык очраклары күбәйгән бер чорда язылган булуын да истә тотсак, аның кыйммәте тагын да арта төшүен күрербез.
Бөек Октябрьдан соң драматургиянең яңа нигезләрдә үсәргә тиешлеген әдип иң беренчеләрдән булып аңлый. Бик гыйбрәтле факт: аның революциядән соң иҗат иткән иң беренче оригиналь сәхнә әсәре — «Яңа кешеләр» исемле драма була. Бу, күрәсең, тикмәгә түгел. «Чөнки әдип, — дип яза бу турыда М. Хәсәнов.— тормыш һәм көрәш темпы гаять көчле бер чорда гади бер повесть яки хикәянең әле берничә кеше тарафыннан укылып өлгергәнче, пьесаның сәхнәдә инде йөзләрчә тамашачылар тарафыннан каралачагын яхшы белә иде»3. Шуның белән бергә, мәсьәләнең икенче ягы да бар: революциянең беренче елларында татар театрларының репертуарлары шактый чуар була. Аннан соң әле генә сәнгатькә һәм әдәбиятка якынайган хезмәт иясе массаның күпчелеге грамотасыз булуын да хәтердән чыгарырга ярамый. Театрның халыкны тәрбияләүдәге мөһим роленә һәр вакыт югары бәя биреп килгән язучы, әлбәттә, революцион репертуарны булдыруга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
«Яңа кешеләр» 1920 елның көзендә язылып тәмамлана һәм. Бөек Октябрь бәйрәменә багышлап, шул ук елның 8 ноябренда сәхнәгә куела. Җәмәгатьчелек спектакльне түземсезлек белән көтеп ала һәм шактый җылы каршылый. Тәнкыйтьче Галә Хо- даяров аны «инкыйлап әдәбияты нигезендә зур бер таш булырга ярарлык» әсәр дип саный**** ††††. Драма шулай ук хәзерге әдәбият гыйлемендә дә югары бәя алды. Г. Ибра- һимов иҗатын җентекләп өйрәнгән күренекле әдәбият галиме Гали Халит, мәсәлән: «Бу пьеса татар драматургиясендә социалистик революция темасына багышланган есәрләр арасында күренекле урын алды».— дип язды *.
Социалистик революция тормышның һәрбер өлкәсенә яңалык алып кияә. кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне баштанаяк үзгәртеп кора. кешеләрнең үзләрен яңарта. Революция чын мәгънәсендә яңа кешеләр, яңа геройлар барлыкка китерә. Аларны яңа әдәбиятта чагылдыру, андый геройлардагы иң күркәм сыйфатларны шигырь һәм җырда олылау, сәхнәдә сурәтләү иң актуаль бурычларның берсе булып көн тәртибенә баса. Шуңа күрә дә алдынгы язучылар революцион үзгәрешләрне эстетик күзаллауларын бер урынга — заман каһарманын гәүдәләндергән образда туплап бирергә омтылалар Азатлык сугышында катнашу һәм революцион эшкә бирелгәнлек андый уңай геройны билгеләүдәге төп сыйфат итеп алына
* Галәм — билге
■Тәжәссем иттерә — гәүдәләндерә
• М Хәсәноп Галимҗан Ибраһимов Kaiax. 1964 ел. 142 бит
* •-»шче» газетасы (Мәскәү). 1920 ел. 16 ноябрь
†††† История татарской советской литературы Рус телендә. Мәскәү. 1965 ел. 153 бит
Г. Ибраһимов революция тудырган һем революцияне ясаган көрәшчеләрне «яңа кешеләр» дип атый, яңа дәвернең үзенчәлеген һәм өстенлеген иң әүвәл шундый каһарманнарда күрә. Дөрес, чорның үзәк каршылыгын тәшкил иткән сыйныфлар көрәше әсәрдә драматургии яктан тәмамланган бер үзәк конфликт аркылы чагылмый. Драмага композицион бөтенлек тә җитенкерәми. Андагы эпизодлар — әйтерсең лә гражданнар сугышы вакыйгаларының бер җирдә бүлеп алынган аерым өлеше. Әдипнең драматургия жанрында тәҗрибәсезлеге башка яклардан да үзен сиздерә. Мәсәлән, озын монологлар күп, персонажларның эш-хәрәкәтләре еш кына сәхнәдән тышта калдырыла. Шулай да тәҗрибәле язучы революцион көрәшнең кешеләр язмышына ясаган тәэсирен, бу язмышларның куп төрле вариантларыннан берничәсен шактый ышандырырлык итеп күрсәтеп бирә. «Яңа кешеләр»дә беренче героик-революцион һәм тарихи-революцион драмаларга җитеп бетмәгән нәрсә — образларны индивидуальләштерүдә шактый алга китеш бар. Берсе өстенә икенчесе махсус өелгәндәй тәэсир калдырган дәһшәтле, ләкин таркаурак вакыйгалар үзәгендә Батырхан, Камәр, Зәй-ния, Тимеркәйләрнең җанлы образлары калкып тора.
Ш. Усманов үзенең сәхнә әсәрләрендә, яңа бер проблеманы күтәреп, революциягә килүнең гаять үзенчәлекле юллары булырга мөмкин икәнлеген куйган иде. Г. Ибраһимов исә. мондый мөмкинлекләрнең төрле вариантларын алып, шуны конкрет образлар ярдәмендә күрсәтә. Батырханның революциягә юлы белән Камәрнең, Тимеркәйнең яки Шәйбәк картның көрәшкә килү юллары һич тә бер-берсенә охшамый. Ләкин күпме генә төрле-төрле булмасын, аларның һәркайсының көрәш юлы тормыш логикасы белән аклана һәм сәнгатьчә ышандыра. Батырхан характерындагы ныклык һәм катылык соңыннан аңа танылган кызыл каһарман булып җитешергә ярдәм итә. Ә Камәрдә һәм Тимеркәйдә, мәсәлән, андый сыйфатларны революцион вакыйгалар тәрбияли. Камәр баштарак үтерү-үтерешүләр турында тыңларга да авырсына. Бераздан канлы көрәш ситуацияләре аны чыныктыра, ләкин моңар карап ул һич тә тупасланмый. Бу кызда кече күңеллелек, ягымлылык дошманнарга карата нәфрәт һәм катылык белән бергә яши.
Революция үз нәүбәтендә Батырхан характерын да баета, аңа яңа үзенчәлекләр өсти. Ул хәзер дошман канына сусаган таш бәгырьле кеше түгел инде. Ул — бер дә юкка кан түгүләргә, җан кыюларга каршы кеше, революцион көрәш тәртипләренә буйсынуны үзенә катгый закон итеп алган, башбаштаклыкка юл куймаучы акыллы җитәкче. Бу яктан аның үсеше күз алдында. Икенче пәрдәдә үз-үзен белешмичә сыйнфый дошманнарын атып үтергән Батырхан соңгы пәрдәдә, гәрчә Камәрне үтерүчеләргә күңелендә нәфрәт ташыса да, самосуд ясаудан тыелып кала, Тимеркәйгә дә андый эш эшләргә ирек куймый.
Алда сөйләгәннәрдән күренгәнчә, язучы бу әсәрендә революция чоры көн тәртибенә куйган тагын бер әһәмиятле мәсьәләне күтәрә. Сүз пролетар гуманизмның асылы хакында бара. Пьесадагы үзәк образлар да, сюжет үстерелеше дә шул проблеманы хәл итүгә буйсындырылган. Моны аерата Шәйбәк карт образы ачык раслый. Бу образда язучы көч куллануга каршы булган, бар нәрсәгә дә яхшылык һәм йомшаклык белән генә ирешергә омтылган диндар кеше тибын күрсәтә. Революция мондыйларның да күзен ача. «Ташка каршы аш белән ат!» дигән беркатлы ышаныч сыйнфый дошманнар белән эш иткәндә яраксыз гына түгел, хәтта зарарлы да икән. Картның «кан түгүгә киткәч, шәп түгел инде ул1» дигән сүзләренә Батырхан «канлы юл — изге юл1» дип, ачыктан-ачык каршы төшә, һәм тормыш, фаҗигале вакыйгалар ярдәмендә. Шәйбәкне көрәшнең корбаннарсыз гына була алмаганлыгына төшендерә Шулай итеп, әсәр пролетар гуманизмның төп кануннарын дөрес чагылдыра, Шәйбәк кебекләргә революциянең тирәнлеген аңларга, катлаулы сорауларга җавап табарга, кирәксез шик-шөбһәләрне читкә атарга булыша.
«Яңа кешеләридә Г. Ибраһимовның әдәби стиленә хас үзенчәлек тә чагыла. Монда да реалистик һәм романтик алымнарның үзара тыгыз катнашмасы — синтезы күзгә ташлана. Гомумән, татар әдәбиятында бу чорда революцион романтизмның торган саен ныграк урын ала баруын күрергә мөмкин. Моны тарихи шартлар, азатлык пафосы, яңарыш омтылышы тудыра. Яңа театр — героик театр төзү бурычын уңышлы хәл итү өчен, драматурглар революцион романтизмның көченә таяналар.
Батырхан образында романтизация геройны башка персонажлардан һәм массадан югарырак, өстенрәк куеп сурәтләүдә үк чагыла. Аның үз сүзләрен әйтү рәвеше, сөйләү стиле үзенчәлекле. Ул хәтта үзен чолгаган кешеләр арасыннан эре гәүдәсе белән дә күтәрелеп, калкып тора. Боларны автор ремаркаларда кат-кат искәртеп бара. Камәр образы шулай ук якты, романтик планда бирелгән: бу кызда көрәш ♦ һәм жиңү, бәхетле тормыш төзүгә омтылыш бергә берләшкән. Вакыйгаларны оеш- Е; тыруда ачык контрастлык, дәһшәтне арттыра бару да әсәрнең романтик яңгырашын ы көчәйтә. S
Шул рәвешле, беренче революцион пьесалар арасында «Яңа кешеләр» пробле- 2 матикасының шактый катлаулы булуы белән аерылып тора. Монда сыйнфый көрәш, 3 гәрчә аның трактовкасы әле шактый ук туры сызыклы булса да, бары тик пафос бе- ‡‡‡‡ §§§§ лән генә, берьяклы гына сурәтләнми инде. Автор аның күп төрле политик, иҗтимагый — һәм хәтта этик мотивларын тотып алган. Язучы заманга һәм геройга хас үзенчәлек- 3 ләрне, төрле катлаулардан чыккан кешеләрнең революция тәэсире астында рухи й үсешен сурәтли. 2
Яшь татар совет театрын дөрес юлдан үстерү өчен барган көрәштә Г. Ибраһимов £ тәнкыйтьче буларак та якыннан торып катнаша. 1922 елның 22 январенда татар теат- £ рында Афзал Таһировның «Янгура» дигән драмасы куела. Г. Ибраһимов әсәрне һәм — аның сәхнәгә куелышын кискен тәнкыйтьләп чыга 1 Ул драма авторын халыклар ара- «. сындагы дуслыкны инкарь итүдә һрм зарарлы дини-милли фикерләрне куертып тас- S вирларга тырышуда гаепли. Г. Ибраһимовның рецензиясен укыгач. А. Таһиров Сәмәр- ? кандтан әдипкә хат язып җибәрә. Бу хатны Г. Ибраһимов тулы килеш газетада басты- Е= рып чыгара2. А. Таһиров аңар «Янгуравның 1918 елда ук язылган булуын, әммаОрен- 2 бургта сәхнәгә куелырга хәзерләнгәндә авторы катнашыннан тыш бөтенләй үзгәртелгән булуын хәбәр итә. «Шуның күчергән нөсхәсеннән берсен үзем күреп хәйран калдым, — дип яза А. Таһиров. —Чөнки куп кешеләр алыштырылып, чеп-чи ялган монологлар өстәлгән. Шул күчерелмәдән бер нөсхәсе Фатих Әмирханда да бар иде Сездә уйналган «Янгура» әнә шул булырга кирәк»
Г. Ибраһимовка драматургиябезнең идея сафлыгы һәм сәнгатьчә югарылыгы өчен көрәшне нэп елларында бигрәк тә киң җәелдерергә туры килә. «Контрреволюция каберстаныннан күтәрелгән— черек сөрем хәзер инде мәсьәләнең кая баруын (ягъни нэп чорының үзенчәлеген — А. Ә-) аңлап җитмәгән безнең иптәшләр, кайбер язучылар, артистлар, укытучылар арасында да үзенең кара сукмагын салырга, сиздер-мәстән анда да агуын чәчәргә уййый», — ди ул. Аның шикләнүләре дөрес булып чыга— төрле урыннарда идея ягыннан тотнаксыз пьесаларны сәхнәләштерү ешая. Чыңгызлар, Мамайлар хакында һәм дини сюжетларга мөрәҗәгать итеп язылган әсәрләр күбәя. «Әгәр дә бер революционер каләменнән үтсә, һәртөрле Чыңгызлар, Әюбиләр, Мөхәммәтләр бөтен мәгънәсе белән тарихтагы сыйнфый, икътисади революция хәрәкәтләрен ачып бирергә ярарлык маузуглардандыр, — дип яза Г Ибраһимов. — Ләкин, бердән, мондый нәрсәләр хакында язу планнары революционерлар тарафыннан түгел, бәлки, иң азы, «битараф» кешеләр каләменнән чыкканга, аннан да бигрәк, берсе Оренбургта, берсе Казанда, берсе Троицкида, берсе әллә кайда яткан язучыларның берсен-берсе белмәстәи, күрмәстән берьюлы шундый мауэугларга тотынулары—бу тормышның кайбер җирендәдер, ниндидер бер кара дулкын күтәрелүен, болар шуның җимеше генә икәнен күрсәтә торган галәмәтләр (симптом) дер» ’.
Шуның белән бергә, әдип революцион эчтәлекле яңа әсәрләрне һәм аларның үз вакытында, кичекмәстән сәхнәгә куелуын һәр вакыт яклый һәм хуплый, аларны пропагандалый. Ш. Усманов. Ф. Бурнаш, К. Әмири һ. б. пьесаларын ул үзенең әдәби ел йомгаклары төсендәге хисап мәкаләләрендә, аерым чыгышларыңда уңай бәяли, бу язучыларның алга үсешенә ярдәмләшә Мәсәлән. Ф Бурнашның «Яшь йөрәкләр», «Та- һир-Зөһрә» әсәрләрен «пролетариат хәрәкәтенең көчле дулкыннары астында, шулар
■ «Татарстан хәбәрләре» газетасы, 1922 ел. 31 январь
' Шунла ук. 19-*.’ ел. 3 апрель
’ Г Ибраһимои исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты архивындагы Фатих Әмирхан фондында, чыннан да. пьесанык бер насхәсе саклана
§§§§ «Кызыл шәрык яшьләре» журналы. 1922 ел. 2 сан
тәэсире белән» дөньяга чыккан пьесалар ' дип бәяләу белән бергә, ул аларның авторына «үзенең талантын үстерү өчен... ярлы авылларда, кызыл казармаларда, завод- фабрикаларда булу — шунда кайнау, шул рух белән сугарылу» кирәклеген әйтә, яңа тормышны конкретрак белеп язарга киңәш итә***** †††††.
Яңа драматургияне һәм театрны үстерүдә Г. Ибраһимов классикага ышаныч баглый. Бу җәһәттән аның Г. Камал, М. Фәйзи, Г. Коләхметов әсәрләренә мөнәсәбәте характерлы. Әдип Г. Камалның татар әдәбияты тарихында зур урын биләве турында берничә мәртәбәләр язып чыга. Мәсәлән, «Татар әдәбияты хакында тагын бер әсәр» дигән мәкаләсендә ул Җамал Вәлидинең русча чыккан китабында атаклы драматургка тиешле урын бирелмәүне зур җитешсезлек саный. «Г. Камал һәм әдип, һәм жур-налист.— ди ул. —Аның хезмәте бездә бик зур. Рус җәмәгатьчелеге алдына Г. Фәйзи, Ш. Рәхмәтуллинны китереп утыртып, Г. Кәмалларны хәтердән чыгару — бу музейга кереп филне күрмәү, әмма әһәмиятсез төймәне дөя итү булады𻇇‡‡‡. Икенче бер урында әдип: «Г. Камалның хезмәтләре һәркемгә мәгълүм, аның драмалары, комедияләре татар театрына нигез булды... әдәбият тарихында урыны зур булган кебек, революция матбугатында да аның ихлас хезмәте бар»,— дип яз১§§§.
Г. Ибраһимов беренче татар пролетар язучысы Г. Коләхметовның иҗатына һәм революцион эшчәнлегенә зур бәя бирә, аның драмалары, аларның әдәбиятыбыз тарихында уйнаган рольләре хакында ихтирам белән кат-кат язып чыга. Мисал өчен аның «Беренче марксист әдипнең мәҗмугасе»******, «Г. Коләхметов большевиклар белән эшләде» †††††† дип исемләнгән мәкаләләрен күрсәтү дә җитә.
1922 елда Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы аерым китап булып басылып чыга. Г. Ибраһимов аңа кереш сүз яза. Әдип әсәрнең татар драматургиясендә тоткан урынын билгели, аның югары идея-эстетик дәрәҗәсен күрсәтә. Үзенең халык- чанлыгы һәм реализмы белән бу әсәр драматургиядә яңа бер юнәлеш, яңа бер мәктәп ача, ди.
Гыйльми үзәк председателе сыйфатында Г. Ибраһимов республикадагы әдәбият- сәнгать эшенә турыдан-туры җитәкчелек итә, бу өлкәдәге бер генә тармак та аның игътибарыннан читтә калмый. Гыйльми үзәк театрларның репертуарын яхшыртуда, конкурслар уздыруда, драма әсәрләрен бастырып таратуда һ. б. зур эшләр башкара.
1925 елның 11 февралендә Гыйльми үзәк «Татар әдәбияты көтепханәсе» төзү мәсьәләсен карый һәм һәрберсе бишәр табактан барлыгы 40 китап чыгару турында карар кабул итә. Бу «Көтепханә» татар әдәбиятының халык авыз иҗатыннан, борынгы әдәбият үрнәкләреннән алып соңгы көннәрдәге язучыларның иҗатларына кадәр булган әдәби мирасны билгеле бер тәртиптә укучыга җиткерергә тиеш була. Шул хакта Гыйльми үзәкнең председателе Г. Ибраһимов һәм секретаре 3. Нуркин белдерү белән чыгалар . Монда бу зур басманың конкрет программасы бирелгән. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре рәтендә Г. Камал, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин, М. Фәйзи, Ш. Усманов, Ф. Бурнаш, К. Әмири һ. б. драматургларга да аерым томнар билгеләнгән.
Г. Ибраһимов татар операсының тууына чын күңелдән ярдәм итә. Мәсәлән, «Эшче» операсына нигез итеп М. Гафури поэмасы аның киңәше буенча сайлап алына.
1926 елда татар театрының 20 еллык юбилей бәйрәмен уздыруның киң җәмәгатьчелек яңгырашы алуы өчен ул күп эшли, юбилей кичәсендә татар драматургиясенең һәм театрның үсеш юлларын тирән итеп яктырткан доклад белән чыга.
Менә бу. әле һич тә тулы саналмаган фактлар, мәкаләләр, рецензияләр һәм, ниһаять, «Яңа кешеләр» драмасы Г. Ибраһимовның татар драматургиясе һәм театрына керткән өлеше зур булуы турында сөйлиләр.
*****