Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКАДЕМИЯНЕҢ 250 нче ӘГЪЗАСЫ...


Галимҗан Ибраһимовның Сәнгать фәннәре академиясенең члены итеп сайлануы турында беренче тапкыр «Кызыл Татарстан» газетасы язып чыга«Бөек татар әдибе Галимҗан Ибраһимовның 20 еллык хезмәт бәйрәме уңае белән, Дәүләт сәнгать фәннәре академиясе, әдипнең әдәби-иҗади, шулай ук гыйльми хезмәтләрен тәкъдир итеп, аны шушы академиянең члены иттереп бертавыштан сайлавы турында Татарстан Мәгариф халык комиссариатына Мәскәүдән рәсми кәгазь алынды. Галимҗан Ибраһимов—татарлардан академия члены дәрәҗәсен алган беренче гыйльми эшче».
Соңыннан бу хәбәрне республиканың башка матбугат органнары күчереп баса Галимҗан Ибраһимовның Сөнгать фәннәре академиясенә сайлануы әдипнең үзе өчен дә, Татарстан республикасы һәм татар халкы өчен дә шатлыклы һәм истәлекле вакыйгага әйләнә.
Галимҗан Ибраһимовның академия члены ител сайлануы хак икән, аның турындагы мәгълүматлар да шул ук академия архивында сакланырга тиеш бит инде. Эзләнүләрне академиянең үзен һәм аның архивын ачыклаудан башладык.
СССР Художество академиясе белән Сәнгать фәннәре дәүләт академиясе икесе ике чорда оешкан һәм бер-берләреннән нык кына аерылып торган фәнни оешмалар булып чыкты. СССР Художество академиясе 1947 елда гына төзелә. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, әлеге академия архивында безне кызыксындырган мәгълүматлар була алмый. Кала ГАХН (Государственная академия художественных наук) архивы. Сәнгать фәннәре дәүләт академиясе фәнни-тикшеренү учреждениесе буларак 1921 елда оештырылган икән. Төп максаты — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру. Аның әдәбият белеме, музыка белеме, сынлы сәнгать белеме, театр белеме, кино белеме буенча махсус бүлекләре булган. Академия үз тирәсенә шушы өлкәләрдә эшләүче күренекле галимнәрне берләштергән, зур оештыру эшләре алып барган. 1931 елда ул Сәнгать белеме дәүләт академиясе (Государственная академия искусствознания) булып үзгәртелгән. 30 нчы елларның ахырыңда аның эшчәнлек даирәсе тагы да тарайган — Ленинградка күчерелеп. Театр һәм музыка фәнни-тикшеренү дәүләт институты булып калган.
Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенең архив фонды Ленинградта түгел, ө Мәс- кәүдә Үзәк дәүләт әдәбият һем сәнгать архивында сакланган булып чыкты. Шул архивтагы материаллар белән танышканда, без 250 нче делога юлыктыꇇ‡‡‡‡ §§§§§§. Аның тышына «Личное дело Ибрагимова Галимжана. Начато 13 января 1928 года» дил язылган.
Шул елларның җанлы эзләрен саклаган документларны зур дулкынлану белән укый башлыйбыз. Менә күренекле әдәбият галиме, юбилей комиссиясе члены Габд- рахман Сәгъдинең Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенең президенты профессор П. С. Коганга адресланган хаты. Ул 1927 елның 16 декабренда язылган. Бу хат, безнеңчә. берничә яктан әһәмияткә ия. Беренчедән, ул 20 нче елларда рус һәм татар әдәбиятчылары арасында яшәп килгән иҗади дуслык турында сөйли. Г. Сәгъди хатының баштагы өлеше шуңа яңа бер дәлил була ала.
‡‡‡‡‡‡ 192В ел. 29 январь саны
' Үэәм дәүләт адәбият һәм сәнгать архивы (ЦГАЛИ) 9*1 фонд 10 тасвирлама. 250 эш
ф ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
«Сезнең хатыгызны һәм аның белән бергә рус әдәбияты тарихы буенча язган гаять тә кыйммәтле хезмәтегезне алуым белән бик тә шат- мын. Хезмәтегезне аеруча бер ләззәтләнү, канәгатьләнү хисе белән укып чыктым. Аны укыганнан соң бу хезмәтнең миңа Октябрьдән соңгы чор татар әдәбияты тарихын төзегәндә гомуми фәнни характердагы зур чыганак буларак бөтен кыйммәте тагы да ачыла төште».
Хатта П. С. Коган хезмәтенең исеме аталмаган. Сүз нинди хезмәт турында бара— әйтүе кыен. Бу елларда танылган әдәбият галименең рус совет әдәбиятына караган ике китабы басыла. Аларның берсе — «Пролетарская литература» (1924), икенчесе — «Литература Великого Х-летия» (1928) исемле китаплар. Г. Сәгъди хаты 1927 елның ахырында язылган, димәк, П. С. Коганның икенче китабы әле чыгып өлгермәгән була. Шулай ук авторның 1924 елны чыккан беренче китабын җибәрүенә дә ышанып бетәсе килми, чөнки бу вакытта инде андагы күп кенә фикерләр искергән, тәнкыйтьләнгән була. Күрәсең, П. С. Коган татар галименә китабын түгел, ә шул вакытларда басылган берәр хезмәтен җибәргәндер. Хатның үзендә сүз китап турында түгел, ә рус әдәбияты тарихы буенча язылган яңа хезмәт турында бара.
Г. Сәгъди хатының Г. Ибраһимов юбилеена багышланган өлешендә дә татар әдәбиятчысы белән рус галиме арасындагы якын һәм дусларча җылы мөнәсәбәтне бик ачык тоярга мөмкин:
«Сезгә билгеле булган Галимҗан Ибраһимовның иҗтимагый-әдәби эшчәнлегенә 20 ел тулу уңае белән Татарстан республикасының Мәгариф халык комиссариаты махсус дәүләт комиссиясе төзеде. Комиссия юбилейны үткәрүгә хәзерлек эшен башлады да инде. Бу юбилей шушы елның март аенда, аның беренче яртысында үткәреләчәк. Юбилейны үткәрү буенча дәүләт комиссиясе тарафыннан Галимҗан Ибраһимовны Сәнгать фәннәре академиясенә тәкъдим итү турында — аны академиянең члены итеп сайлау өчен — карар чыгарылды. Озакламыйча Сез әлеге рекомендацияне алырсыз, бу турыда мин Сезгә алданрак хәбәр итәргә кирәк дип санадым. Үземнең шәхси фикерем буенча да, бөтен татар җәмәгатьчелегенең фикере буенча да Галимҗан Ибраһимов Сәнгать фәннәре академиясенең члены итеп раслануга бик тә лаеклы. Ул, бер яктан, классик татар язучысы, икенче яктан, әдәбият галиме. Галимҗан Ибраһимов татар әдәбияты тарихын һәм әдәбият теориясен марксистик нигездә эшләүгә күп хезмәт һәм көч куйды, бу өлкәдә кыйммәтле күп хезмәтләр бирде. Татарстан республикасы дәүләт комиссиясенең' әлеге тәкъдиме Сезнең тарафтан тиешле бер булышлыкка очрар дигән ныклы ышаныч белән калам.
Сезне ихлас күңелдән хөрмәтләүче — Г. Сәгъди».
Документлар арасында ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Г. Ибраһимовны Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенә член итеп тәкъдим иткән хаты да бар. 1928 елның 5 январенда язылган ул хатка юбилей комиссиясе председателе, ТАССРның Мәгариф халык комиссары Н. Мөхетдинов, Гыйльми үзәк председателе М. Таһиров, Гыйльми үзәкнең гыйльми секретаре М. Фазлуллиннар кул куйган. Анда Г. Ибраһимовның төрле өлкәдәге эшчәнлеге күрсәтелә. «Татарстан республикасының Мәгариф халык комиссариаты,— диелә ахырдан,— Галимҗан Ибраһимовның югарыда саналып үтелгән зур хезмәтләрен искә алып, аны Сәнгать фәннәре академиясенә тәкъдим итүне зарури дип таба һәм аны Сәнгать фәннәре академиясенең члены итеп раслау турында Сезнең алда үтенеч кузгата».
Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенең җитәкчелеге, шул исәптән аның президенты П. С. Коган Татарстан партия, совет оешмаларының һәм галимнәренең Галимҗан Ибраһимовны академиягә член итеп тәкъдим итүләрен хуплап каршы алалар һәм бу мәсьәләне озакка сузмыйча хәл итеп тә куялар. «Дело»да шул турыда сөйләүче документлар теркәлгән:
«СССР халыклары сәнгатен өйрәнү бүлеге президиумының 1928 ел, 12 январьда үткән утырыш беркетмәсе.
Катнашалар: П. С. Коган, Б. М. Соколов, Ю. А. Самарин.
Тыңланды: Татар әдибе Галимҗан Ибраһимов кандидатурасын академиянең почетлы әгъзасы итеп сайлау турында.
Карар: Г. Ибраһимов кандидатурасын бик урынлы дип хупларга һәм ф Гыйльми советта раслатуга куярга.
Председатель: Б М. Соколов». ш
- Л 5 Күрәсез, Г. Ибраһимов академиянең СССР халыклары сәнгатен өйрәнү бүлеге буенча тәкъдим ителә. Бүлек белән күренекле галимнәрдән торган президиум җи- х тәкчелек иткән. П. С. Коган, Б. М. Соколов, Ю. А. Самарин — шул чорның күренекле, 7 авторитетлы галимнәре. н
СССР халыклары сәнгатен өйрәнү бүлегенең карары нигезендә Г. Ибраһимовны S академиянең почетлы әгъзасы итеп сайлау турындагы мәсьәлә 13 январьда акаде- £ миянең Гыйльми советында карала. Советны, гадәттәгечә. П. С. Коган алып бара, g Мәсьәләне тикшерүнең тулы барышы, кызганычка каршы, сакланмаган. «Дело»га * кыскама беркетмәнең күчермәсе генә теркәлгән:
«Дәүләт сәнгать фәннәре академиясе Гыйльми советының 1928 ел. a 13 январьда үткән утырыш беркетмәсенең (№ 179) күчермәсе.
Председатель: П. С. Коган. <
Гыйльми секретарь: А. А. Сидоров.
Секретарь: Л. П. Копейкина.
Тыңланды: СССР халыклары сәнгатен өйрәнү бүлеге буенча Г. Ибра- < һимовны член-корреспондент итеп сайлау турында.
Карар: Кабул итәргә һәм конференция раславына тапшырырга».
5 нче биттә кара белән кулдан язылган түбәндәге язу бар: «1928 елның 13 январенда (протокол № 179—§ 7) СССР халыклары сәнгатен өйрәнү бүлегенең член-кор- респонденты булып расланды».
Г. Ибраһимовны академиягә сайлауга кагылышлы кәгазьләр арасында бер документ игътибарны үзенә аеруча нык җәлеп итә. Ул — Сөнгать фәннәре академиясенә әдипнең үз кулы белән язылган хат:
«Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенә.
Минем Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенә сайлануым турында Сезнең 1928 елның 25 январенда җибәргән 108 номерлы хәбәрегезне алдым. Мине шулай олылавыгыз өчен бетен академиягә гаять тә тирән рәхмәт хисләремне белдерүемне үземнең бурычым саныйм. Хәзергесе вакытта (1927 елның апреленнән) Ялта шәһәрендә климатик дәваланып ятам — миндә каверналы үпкә туберкулезы. Минем быелгы академик елда Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенә доклад укырга баруым тулысы белән дәвалануның барышы һәм сәламәтләнүемнең темпы белән бәйле Беренче мөмкинлек булу белән шәхсән доклад сөйләүне үземнең бурычым саныйм.
Сезнең хатыгызга җавабымны соңга калып язам, чөнки Сезнең тарафтан миңа дип җибәргән хәбәрегезне Татарстан республикасы аша шушы көннәрдә генә алдым.
Хөрмәт белән: Галимҗан Ибраһимов.
Ялта, Барятинская, 5.
20 февраль, 1928 ел».
Әлеге хаттан күренгәнчә, Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенә сайлануы турындагы хәбәр әдипкә 1928 елның 25 январенда җибәрелгән. Тик аңа ничек дип хәбәр иттеләр икән — академиянең почетлы члены дипме, член-корреспонденты дипме? Табылган архив материаллары бу мәсьәләгә дә өлешчә ачыклык кертергә булышалар.
Сәнгать фәннәре дәүләт академиясенең составь! действительный членнардан һәм член-корреспондентлардан торган. Документлардан күренгәнчә. Г. Ибраһимов член- «орреслондент итеп расланган. Академия әгъзаларының сайлану процедурасы ягын
нан икенче төрле аерымлыклары да булган: гадәти членнар һәм почетлы членнар. Почетлы әгъзалар итеп әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аеруча зур казанышларга ирешкән әдәбият һәм сәнгать әһелләре сайланган. Г. Ибраһимов — әнә шундыйлардан.
Академиягә сайланганнар академия әгъзалары алдында фәнни доклад сөйләргә тиеш булганнар. Хаттан аңлашылганча, әдипкә дә шул турыда хәбәр иткәннәр һәм доклад уку өчен Мәскәүгә чакырганнар. Архивта Г. Ибраһимовның академиядә доклад укуына кагылышлы документ очрамады — көчле авыруы әдипкә андый мөмкинлек бирмәве мәгълүм нәрсә.
Галимҗан Ибраһимовның шәхси эше барысы 60 биттән тора. Баштагы 8 биттә — әдипне академиягә сайлауга бәйле документлар, хатлар. 9 нчы биттән Г. Ибраһимовның иҗатына кагылышлы материаллар башлана. Шулардан 5 биттә, мәсәлән, әдипнең язган әсәрләренең библиографиясе һәм алар турындагы рецензияләр исемлеге китерелгән. Болардан соң 32 биттә язучының әсәрләренә басылган һәртөрле рецензияләрдән өзекләр бирелгән. Өченче төр материаллар — Г. Ибраһимов документларының күчермәләре (алар 7 бит урынны алып тора). Боларның барысын да Гөлсем Мөхәмәдова төзегән, оештырган икәнлеге әйтелгән. Иң ахырдагы 8 биттә Г. Ибраһимовның автобиографиясе теркәлгән '.
Шунысын да әйтеп узарга кирәктер, «Автобиография» академия өчен махсус язылмаган. Г. Ибраһимов үзе билгеләгәнчә, 7 битлек ул автобиография райком өчен 1924—25 елларда төзелгән, ә өстәмәләр 1927 елда теркәлгән. Райком өчен язылуы автобиографиянең эчтәлегеннән дә күренеп тора: әдәби һәм фәнни эшчәнлегенә караганда, әдип күбрәк үзенең революцион эшчәнлеге, социалист-революционерлар партиясе белән ничек араны өзүе, коммунистлар партиясенә ничек килүе турында җентекләп яза.
Соңгы 8 нчө биттә автобиографиягә Г. Ибраһимовның үз кулы белән язган өстәмәсе бар. Аны тулысы белән китереп үтәбез:
«Бу автобиография 1924—25 елларда төзелгән иде. Авыруым турындагы өстәмә генә 1927 елга туры килә. Шуңа күрә берничә сүз белән генә булса да түбәндәге өстәмәләрне кертү кирәк:
1) Семья хәлем турында: 1924 елның 28 июнендә Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенткасы Өммегөлсем Давыдовна Мө- хәммәтовага өйләндем. 1926 елның 5 ноябрендә улым туды, аның исеме — Рөстәм.
2) 1925 елның сентябрендә мин Казанның фәнни делегациясе председателе сыйфатында Бөтенсоюз Фәннәр академиясенең 200 еллыгы уңае белән үткәрелгән тантаналарда катнашу өчен Татарстан республикасы хөкүмәте тарафыннан Ленинградка һәм Мәскәүгә командировкага җибәрелгән идем.
3) 1926 елның февралендә Татарстан республикасы делегациясе председателе булып Бакуга, Беренче тюркология съездына бардым. Бу съездның президиум члены булдым, «Төрки телләрнең орфографиясе» дигән темага доклад ясадым.
4) 1926 елның ахырларында, бигрәк тә 1927 елның мартында аспира- цион пневмониянең авыр формасы белән һәм III стадиядәге үпкә туберкулезы белән каты авырдым. Уң үпкәдә ике каверна. Шуның нәтиҗәсендә Татреспублика совнаркомы карары буенча озак вакытлы климатик дәвалану өчен Кырымга җибәрелдем, хәзерге вакытта гаиләм белән шунда яшим, һәртөрле эш докторлар тарафыннан тыела».
Академиянең 250 нче әгъзасының эш кәгазьләренә менә нинди материаллар тупланган булып чыкты. Язучының фәнни биографиясен ачыклауда аларның да күпмедер дәрәҗәдә әһәмиятләре булса кирәк.
1 Бу автобиография <Азат хатын» журналының 1967 елгы 2 санында басылды.