ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Елтыр гына елтыр
«Елтыр гына елтыр утлар яна, Юлаучыдан калган бер күмер...■
Башкорт uftepaaaaa.
И җыр гынам, җырым! Сөйгән җырлар!
Бирсен язмыш сезгә мең гомер...
Җыр бар — димәк, җан бар! һәр моңлы җыр — Юлаучыдан калган бер күмер, Елтыр-елтыр янган бер гомер...
Гашыйкларның кайнар сулышлары
Шул күмергә килеп кагылса,
Таң җилләрен капыл уятырдай
Сагыш яки бәхет табылса,
Иле өчен яуга чыккан ирнең
Акбүз аты чапса далада,
Ил атасы соң догасын кылса,
Исем кушылса яшь балага,—
И җыр гынам, җырым! Сөйгән җырым!—* Елтыр-елтыр янган бер күмер!— Уянасың, дөрләп кабынасың...
Бирсен язмыш сиңа мең гомер!
И җыр гынам, җырым! Кыргый атны
Йөгәнләгән батыр шикелле
Бик ерактан алып килдең безне, Киләчәккә кадәр илт инде...
1976
Табыну
Ялгыз ат кешни кырлар түрендә... Юксыну микән, сагыну микән?— Сәер бер кошның канат җилләре Бөтен дөньяма кагылып үткән. Яфрак явымы туган җиремдә, Ялгыз ат кешни кырлар түрендә.
Кошлар кунмаган тирәк бар микән? Кулларым белән орындым таңга, Карашларыма үрләде ялкын, Кабындым дөрләп — ут капты канга! Чагылып күлдә торналар үткән... Кошлар кунмаган күлләр бар микән?
Кырларны иңли кылганнар җиле... Дүрт ягым кыйбла! Табынам — моңга! Моңсу бер илгә чакырган кебек Ялгыз ат кешни туган ягымда. Шул атны эзләп табасы иде... Кырларны иңли кылганнар җиле!
Ялгыз ат өне — бөек моң бугай, Синең рухыңа багышлыйм җанны! Моңым син — Илем, Илем син — моңым, Кабул кыл берүк минем догамны.
Көзге томанга төренгән тугай, Ялгыз ат өне — бөек моң бугай...
Илемнең моңы! Табынам сиңа! Якты тойгымны кабул кыл, вакыт. Илкәем моңы — иң олы кайгы, Илкәем моңы — иң олы шатлык. Килер дәверне сагынган сыман, Илкәем моңы, табынам сиңа...
1975
Янабыз!
— Янабыз! Янабыз! Янабыз! Янабыз! ...Ялмады ут сусыл болыннарны.
Тонык чишмә парга очты чажлап — Урманнарны айкый газаплы ут, Биек күккә ургый утлы газап.
Үлем ялмый яшел кәүсәләрне, Ятып ауный гөлләр арасына: *
Җир астыннан — коры саздан гүя Гүләп килеп чыкты Хиросима.
Сылу кәрван иде кырмыскалар — Күрмәделәр алар гарасатны.
Купты дулап кайнар көл бураныз һәрбер күзәнәктә — Нагасаки.
Күпме чорлар буе җиде төннең Кыл уртасын көткән абагалар Төш күрәләр иде... Төшләрендә Балкып чәчәк аткан иде алар!
Чатнап күккә очты якты төшләр... Кызыл тиен — чынлап утлы йомгак.
Төптән, астан тамырланып, янып Үсә, чәчәк ата кайнар колмак!
Заманадай куе шаулы урман...
Өстә — ялкын, ут үрмәли астан.
Сайрап торган килеш яна былбыл — Утлы алма — кыргый алмагачта.
Киек яна тозактагы килеш...
Тозак салган аучы, кайда хәйләң? Кузлар чөеп «бишташ» уйный афәт һәм фаҗига уйный «әйлән-бәйлән».
Кем ут салды сиңа,
Заманадай
Шаулап торган биек, көчле урман? ...Күктән янып төшкән самолет күк Янып төшеп калды
җавап
чордан...
1975
Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе И Бөек төн! Син — мәңгелек сердәш!
Серне көнгә сөйләү — язык ләкин, язык...
Газабымны сиңа сөйлим, Төнем.
Тыңла мине, аңла.
Бу мин — Сазлык.
Ишетәсеңме: дәшәм талларыма,
Түмгәктәге тәкәрлеккә дәшәм,
Уйдык күлләремә, камышларга
Эндәшәм мин,
Дәшәм— бәхилләшәм.
Ташпулатлар җитми кешеләргә,
Тыгыз туфрак җитми,
Җитми азык —
Мин китәргә, мин кибәргә тиеш,
Юл бирергә тиеш —
Бу мин — Сазлык:
— Бәхил булыгыз!
Бәхил булыгыз сез — мең тавышлы, Мең очышлы шаулы саз кошлары!
Мин яраттым сезне бу дөньяга — Кемнәр язар сезнең язмышларны?— Бәхил булыгыз!
Нинди җилләр сезне кайсы җирнең Кайсы якларына таратырлар?
Кайда булыр сезнең җылы оя — Автострадада, чүлдә, кратерда? Бәхил булыгыз!
Ишетерсезме зирек кәүсәләрен Юа-юа яңгыр сибәләвен, Юаларым! Нинди гөлгә кунып Тибрәнерсең син, саз күбәләге?— Бәхил булыгыз!
Болыт булырга дип хыялланып Таңда уянучы ак томаным!— Бәхил! Бәхил! Тирәндәге суым, Кара суым минем — тере каным!
И Бөек Төн! Йөрәгемә кадәр Экскаваторлар керә казып. Мин юл бирәм комга. Китәм. Кибәм. Бәхил бул, Төн. Я, хуш.
Бу мин — Сазлык...
...Тыңлады Төн. Биектәге йолдыз Тетрәп-тетрәп серле төнгә дәшә:
— Әйтче, Төнем, әйтче: нәрсә булды? Нәрсә булды? Ник җир бәхилләшә?!.
1976
Кайчан сәфәр?
Әмирхан ага Еникиг»
Көше дигән чаткы кабынганда,
Балкып киткән чакта серле эңгер, Иштеләдер сорау: «Кайчан сәфәр? Көтеп тора сине озын гомер!»
Җиргә түгел, күккә карар вакыт...
Тәпи басу ләкин бигрәк хәтәр!
Әмма дөнья һаман ашыктыра:
— Кайчан сәфәр, улым? Кайчан сәфәр?
Туган йортның капкасыннан чыгып
Күз йөгертсәң офыкларга кадәр, Кабаланып дәшә офыгарты, Балкып-балкып дәшә:— Кайчан сәфәр?
Дәшә шулай хикмәт, билгесезлек, Түгелгән кан һәм коелган яшьләр, Яшәвеңнең бар мәгънәсе дәшәр, биниһая ерак киңлекләрдән, Үрелеп буй җитмәс биекләрдән:
— Кайчан сәфәр?
Соң сәфәргә кеше җыенганда
Әдәп саклый дөнья — бер сүз дәшми. «Балкыдык та сүндек... Язмышлар бер...я Дигән сыман күктә яшен яшьни.
«Китәм...» димәс Кеше.
— Киләчәккә
Китәсең...— дип дөньялыкка дәшәр,— Я, хуш, дөнья... Юлчы юлда булсын... Имин булсын юлың!.. Кайчан сәфәр?
Бар җылымны сиңа калдырам мин, Бүтән байлыгым юк, гаеп итмә...
...«Балкыдык та сүндек... Язмышлар бер... Дигән сыман йолдыз очар күктә.
1976
Курку
Ничәнче төн бер үк төш күрәм мин, Мин — исемсез нәни кош икән...
Кемдер мылтык төзи астан миңа — Тын алганын хәтта ишетәм.
Йолдыз серен аңламакчы идем, Серен төшенмәкче болытның — Кемдер мылтык төзи астан миңа! — Сайравымны хәтта оныттым.
Кемдер мылтык төзи, мылтык төзи! Очам кичке нурда ялтырап.
Күтәр мине, канат, биеккәрәк!
Янчы, кичке кояш, яктырак!..
Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар?
Чиксез ерак ялтыр ташлармы? Әллә инде афәтләрдән куркып Артык биек менгән кошлармы?
...Ничәнче төн күрәм бу төшне мин, Шомландыра ул төш, тетрәтә.
Мин уянам. Шомлы курку белән Лош сулкылдый эчтә — күкрәктә.
Ничәнче төн шомлы төш күрәм мин һәм куркудан каба сулуым: Кош булуың хәтта шомлы чакта Җинаятьтер — кеше булуың...
1976
Туган тел хакында
Тел ачылгач әйтә алсаң: «Әни!»— дип, Тел ачылгач әйтә алсаң: «Әти!»—дип— Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң: «Әни!»—дип, Соң минутта әйтә алсаң: «Әти1»— дип — Күзләреңә яшьләр тыгылыр, Туган телең әнә шул булыр...
1976
Моң
Ерак тарих сыман серле яклар! Моңның туган иле, синме бу? Нинди төшләр күреп йоклый гөлләр... Җирдә төнге гөлләр тынлыгы...
Мин оныткан идем бу якларны, Кошлар өнен, каен чукларын, Учакларның кызыл канат җилпеп Таңга кадәр янган утларын.
Шул учакка бүген кагылдым мин, Тузгып-тузгып очкын сирпелде. Калыкты моң — мең кат яндырылып Исән калган дастан шикелле.
Сәлам сиңа, сәлам, серле төбәк!
Мин адашып йөрдем гел читтә: Кабул ит син, кичекмәгән булсам, Кабул ит син — хәтта кичексәм.
Без алдыйбыз сине, Моңстаным, Алдаган күк тугры ярларны, Аерабыз гүя яздан — назны, Ак кышлардан — ап-ак карларны.
Алданабыз алдап, Моңстаным, Сүнмәс җаның синең — матурлык! Матурлыкны исән саклау өчен Җиткән, имеш, бары батырлык...
Алданабыз алдап, адашабыз.
Йөртә дөнья, талкый, эндәшә. И матурлык! Дөнья ваклыклары Әверелә симең көндәшкә.
...Юлыгабыз сиңа көтмәгәндә — Изге моңның туган җиренә, Юлыккан күк иң дәһшәтле сергә — Мәңгелекнең бөек серенә.
Онытабыз кайчак сине, и моң — Канда дулап купкан диңгезне... Кабул ит син безне — соңармасак, Соңарсак та кабул ит безне!
1975
Бәгырь янында
С. Есенин туфрагына орынган
Яратасызмы аны чын күңелдән?
Яратасыз икән
Кайсысын —
Шатлыкларын кайгы иткәненме, Шатлык иткәненме кайгысын?
...Фаҗигале бәхет көз төсендә.
Кабер түгел бәгырь өстендә, Кабер түгел, бәгырь өсләрендә Шигъри сүзгә көзге төс керә.
Җилфердиләр җырлар көзге җилдә. Алтын сүзләр оча кыйгачлап.
Көмеш аваз куна җаннан-җанга — Ял итәргә эзли кунача.
Кабер түгел, бәгырь гөлгә мохтаҗ — Чәчәк куйыйк бәгъре өстенә.
Сизәсеңме, безнең карашларга Сиздермәстән көзге төс керә...
Син кайда соң аның яфракташы, Чәчәктәше, нурдаш, кардашы? ...«Вермут»олог мескен яшен түгеп Зар елады: «Безнең кардәш ул...»
Кичерегез аның яздашлары!
Хакыгыз бар сезнең еларга.
...Кара кеше йөри елашырга! Калкып чыгып кара еллардан.
Кара кеше күләгәсен еллар Бүгенгегә кадәр китерде.
Гүли алар һаман: «Яраттым!!!» дип, Кайтавазы кайта: «Ү-т-е-р-д-е-м...»
Фаҗигагә гашыйкмыни шагыйрь!—* Ә фаҗига аңа гашыйк шул. Кара трость оча һава ярып «...Прямо в морду... переносицу!»
Кара кеше йөри, кара кеше!
Кулларында — кара пәрдәсе.
Уйлый шыпырт: «Минем корбан, корбан...» һәм кычкыра:— Минем кардәшем!
...Каен төсе булып карый шагыйрь: «Куыгызчы шуны» дигән күк.
Шагыйрьме ул, җилме? Тетрәп яуган Яфракларның җаны гүяки...
1975
Кәк-күк!
Үткәннәрдәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!» Бүгенгедәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!» Киләчәктәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
...Тынып калды Идел култыгында Акчарлаклар һәм су кызлары.
Тынып калды чыршыларның каны — Гәрәбәдәй пакь сагызлары.
— Кәк-күк!
Тезләремә башың салган килеш, Син дә тынып калдың. Кулыңда Сыңар таҗы калган чәчәк тынды һәм күкләрдән иңде моң гына:
— Кәк-күк!
Сәгать эченә үк качты вакыт. Очып барган йолдыз туктады. Айсберглар сыман өнсез калды Иделнең ак пароходлары ..
— Кәк-күк!
Болытлардан төшеп килгән тамчы Ярты юлда калды эленеп.
Самолетлар — чыршы уенчыгы, Шушы өнсезлеккә күмелеп:
— Кәк-күк!
Туктап калды кәфен кискән кайчы... һәм, капсюльгә тияр-тимәстән, Туктап калды чакма. Тын урманның Түрендәге ялгыз миләштән:
— Кәк-күк!
Приговорга куеласы имза Баш хәрефтә калды. Үрмәләп Нәкъ йөрәккә килеп җиткән килеш Бөгәрләнеп тынды хыянәт. ’
— Кәк-күк!
Шигырь инде канат җәйгән иде Күкрәгемнән очып китәргә. Җил сыенып тынды канатына. Ашыкмачы, сүзем, иртәрәк...
— Кәк-күк!
Җирне сүтеп карамакчы булып, Формуласын таптым дигәндә, Туктап калды фикер... Чиксезлектән — Бик биектән, бик тә тирәннән:
— Кәк-күк!
Үткәннәрдәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!» Бүгенгедәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!» Киләчәктәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!» Туктый гына күрмә, Кәккүк! Кәккүк!
197*

Реклама