Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЫЗГАН БАЛДАК


амбәрия аш-су исемнәре язылган менюга үрелгәндә, аптырап калдым: уң кулында алтын балдак... Янәшә бармагында чәүкә башы кадәр кашлы йөзеге дә бар. Үзе дә, минем нәрсә уйлаганымны абайлаган кебек, кашлысын уйнаклатып алды:
— Янтарь! Матурмы?
— Гәрәбә,— дидем мин, аны төзәтеп.
— Була алай әйтергә дә, — дип килеште.
— Мәсьәлә гәрәбә кашлысында түгел, Гамбәрия,— диде мин, мәгънәле генә елмаеп.— балдакны уң кулга кию ярәшү билгесе түгелме соң?
— Христианнар җоласы гына икән ул кияүгә чыкканчы
балдакны сул кулга кию. Гарәп, поляк яшьләре аны загска чаклы уң кулда йөртәләр. Ә мин — интернациональ. Ничек телим, шулай киям.
— Җаный балдагын гына сул кулга кияләр дисең инде?
— Шулайрак. Сул кул йөрәккә якынрак,—диде ул, сөрмә яккан күз кабакларын бер җыеп, бер йомып. Аннары иреннәрен турсайтты:
— Әй, моның балдаклыгы да инде... Әллә кайчангы ла ул. Әни аны миңа ридикюль дип йөрткән иске сумкасыннан диплом яклаган көнемдә алып кигертте. Яңа бүләк аласы килмәдеме шунда...
— Бүләкнең кечесе, алтынның искесе булмый.
— Нигә булмасын,— диде ул, атсыз бармагын тырпайтып,— менә ич тузып, нечкәреп беткән.
Мин сискәнеп киттем. Бу бит, бу бит шул... Мираска калып, кул- дан-кулга күчеп сызган шул балдак. Хәтеремдә онытыла барган бер сагыш яңарды.
Табын алдында төс бозарга ярамас — әлеге уйлардан котылырга теләп, алдымда томырап яткан әфлисунга үрелдем. Карап торуга матур гына күренсә дә, кабыкка гына калынайган икән. Көньякта үскән әлеге тансык җимеш белән каршымда утырган назлы сеңел арасында ниндидер уртаклык барын тойдым мин бу минутта.
Гамбәрия белән күрешмәгәнгә елдан артык вакыт үткән иде инде. Башта ул миңа узган шушы арада уңайга үзгәргәндәй тоелды. Олыгаеп киткәндәй. Сүзчәнләнгән. Өстендә балтырларын япкан озынча
күлмәк. Болай да нечкә билендә аеллы каеш та күргәч — жәлләп тә куйдым үзен. Изүенә чәйгүн капкачы чаклы брошка каптырган. Фасоннан калышмыйм дип «мөгез чыгарып» маташуы да үзенә күрә килешеп тора. Йөзендә, буй-сынында апаның яшь чактагы чалымнарын күрү кардәшлек хисен арттырды.
Апаның да чәчләре шундый коңгырт иде. Чал төшә башлагач кына хна белән юып җирәнәйтте. Ул да шулай нәзек гәүдәле иде, соңгы елларда гына юанаеп китте. Ул кыз чакта да озын күлмәк кияләр иде. Әмма кыланып, ыспайланып үсмәде безнең апа. Заманасы башка, тәрбиясе үзгә иде шул. Әйбәт кияүгә чыккач кына муллыкка, тынычлыкка иреште ул. Җизни сабыр табигатьле, максат куеп яши торган кеше булып чыкты. Институтчан аспирантурага калды. Фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алгач, ике йөкне бергә тартты: көндез эшләде, кичләрен докторлык диссертациясе язды. Хәзер ул калабызның күренекле профессоры. Апа да, яшьли эшләп үскәнгәдер, профессорша булып өйдә генә утырмый. Баш киемнәре ательесында — хисапчы. Менә бик кадерләп кенә икесенә бер кыз үстерделәр. Аның бәхетле булуын өмет итәләр. Бәхет капкасы кызлары ачачак ВУЗ ишеге дип уйланылды. Югары белем алсын өчен аңа бөтен шартлар тудырылды. Гамбәрия беркайчан да өй эшләренә бөгелмәде. Кием-салым нужасын белмәде. Гәүдәсенә ятышлы күлмәк- пальто ишеләрне кырыкмаса кырык җирдән кайтарта тордылар. Ә үзенә китаптан баш күтәрмәскә куштылар. Гамбәрия исә, китапханәгә киттем дип, теләсә кайда йөрде, дәрескә хәзерләнү сылтавы белән, тетелеп беткән мәхәббәт романнары укыды. Шулай да үз көенә генә унынчыны түгәрәкләде. Аны җизни эшли торган институтка кабул иттеләр. Каникул вакытларында, «кешечә ял итсен» дип, курортларга озаттылар. Шулай итеп, тарта-суза, академик яллар ала- ала институтны да ерып чыкты кызый. Тәҗрибәсез белгечкә калада урнашу чамалырак булдымы, әллә, чынлап та, дөнья күрсен диебрәкме, кызларын поселок тибындагы бер район үзәгенә эшкә җибәр-деләр. Мин шул якка командировкага барышлый, апаның гозерен үтәп, уч тутырып эш хакы ала торган кызына бүләкләр белән «акчалата ярдәм» алып килдем. Гамбәрия озын кунычлы итеккә бер аягын гына тыгып карады да, ярап тора бу дип, бүләкне шкаф тартмасына яшерде. Куен кесәсеннән шәмәхә бишлекләр чыккач та башы күккә тимәде, әҗәткә биргән акчасын гына алгандай, челт итеп кошелогына салып куйды. Аннан соң чәйнек-мазар кузгатып мәшә-катьләнәсе килмәдеме, әллә очрашу-күрешү сылтавы беләнме — мине ресторанга алып китте.
Сеңел чынлап та әзер табыннарга күнеккән икән шул. Чәчләрен калфак астына җыйган официантканы исеме белән генә чакырып алды. Шул арада өстәлгә, ипидән алда баш булып, муенын сузган мөһерле шешә килеп кунды. Ярый әле, бу юлга шөбһәләнүем урын- сызга булган, монысын фасон өчен генә кыланган икән.
Шуңа охшашлы бер вакыйга искә төшеп, үз алдыма гына елмаеп куйдым. Мондый «фасонлы» табынны мин беренче мәртәбә алар- да күргән идем бит.
Каникул вакытында әнкәй мине, пароходка утыртып, Казанга озатты. Өстә бөрчекле яңа күлмәк. Аягымда бәрән йоныннан бәйләнгән оекбаш, сары ботинкалар. Кулымда бер төенчек күчтәнәч: шешә белән бал, әнкәй үзе пешергән күкәй күмәчләре. Җизни белән апа пристаньга ук төшеп каршыладылар. И сагынганнар, и әзерлә неп көткәннәр. Өстәл башына утырттылар үземне. Табын тулы тәм- том. Шунда җизни, мыштым гына үрелеп, шкафтан уенчык стакан нар алды да шуларга нидер салып каршыбызга куйды. Борынга әч келтем конфет исе бәрелде.
— Бу ни бу? — Мин эйтэм.
— Кызыл аракы, — ди җизни.
— Абау, әллә мине Әшрәф абый дип белдегезме?
Апа белән җизни бер-берсенә карап көлемсерәштеләр. Югары оч- тагы чөгендер борынлы Әшрәф абыйны онытмаганнар икән әле. Ә ♦ үзем шул арада күз кырыем белән генә апаны күзәтәм:
— Кабып кына кара менә, кайту белән әнкәйгә әләклим.
Эчмәде бу. Уенчык стаканга иренен генә тидерде дә әчкелтем нәрсәне читкә куйды. Җизни алай итмәде. Моңарчы гел оялып тора идем үзеннән, аракы капкач, минем алда дәрәҗәсе төште китте моның. Исерә бит, табын бозып җырлап кына җибәрмәсә ярар иде инде, дим эчемнән генә. Әле үзе мине сөендереп: —Бүген кинога да барабыз, — дигән була тагын. Кая ди ул, бараммы соң хәзер, аңа
— Нургаличек, имеш! Әллә нинди сүзләр чыга сезнең авыздан. Бер ачуын китергәч, әни мине тилебәрән орлыгы ашагансың дип орышты. Ярый инде, мин әйтәм, сарык үзе тиле булгач, баласына акыл каян килсен. Монысы белән килешәм. Ә причем монда зерно? Логика җитми сезгә кайчак, логика!
Мин ул төшенмәгән сүзләргә аңлатма биреп утырырга ирендем дә астыртын гына елмаеп куйдым.
— Әйдә көл, көл, — диде бу исе китми генә, — искелек белән яңалык һәрчак көрәшеп яши. Диалектика! Менә син үзең карап торуга интеллигентный кеше. Парикмахерскийга йөрисең, кино карыйсың, мода журналлары да алдырасың, ә эчең тулы искелек.
Үзен шулай сөйләндереп утырудан бер кызык табып, дәшми генә тыңлап торуымны «сүзләремне җөпли бу» дип уйлады булса кирәк, тагын да дәртләнебрәк өйрәтә башлады. Тора-бара киенү зәвыгыма да тел тиде. Күлмәгемә ваграк сәдәф такканмын, туфлям- ның үкчәсе нәзегрәк икән. Тырнакларыма кына салмаганмын. Кешенең күзе башта кулыңа төшә, имеш.
— Болай булгач, минем искелек тышыма да бәреп чыккан икән,— дидем мин уфтанган булып.— Ничек төзәлергә соң, ә?
Ул, башын артка ташлап, яңгыратып көлеп җибәрде.
— Без үскәндә кыз балага шаркылдап көлү килешми диләр иде.
ияреп кеше көлдерергә.
Бәхеткә каршы, җизни җизни була белде. Исермәде дә, сүзендә торып кинога да алып барды.
Ул чакта миңа унбиш яшь иде. Гамбәрия бу яшьтә инде буе белән дә, кыланмышы белән дә миннән күпкә уздырган иде. Шул елны аның туган көненә җыелдык. Кайчандыр миңа уенчык стакан булып кына тоелган рюмкалар бу көнне дә өстәлдә мөлдерәп утырдылар. Гамбәрия, теге чактагы үсмер яшьтәше кебек, алдына куелган сыйдан борын чөермәде. Минем гаҗәпсенүемә каршы, апа да колагыма: «Балигъ булды инде, шәһәр кызы бит, әйдә барысын да күреп утырма», —дип кенә пышылдады.
Быел Гамбәриягә егерме алтынчы китте. Ә әнисе өчен ул әле һаман да олы сабый.
— Я,— диде миңа әлеге дәү сабый, исемем белән генә дәшеп,— йоклап киттеңме әллә, ник дәшмисең, Казанда ниләр бар?
— Олыларны исеме белән атаган кешене «озын тел» дия иде безнең өнкәй.
— Апалар, абыйлар алар базарда, стаканлап көнбагыш сатып утыралар, белдеңме? Онытылып бетәсе архаик сүзләр...
— Бәлки син атаңның җитмеш яшьлек агасына да исеме белән генә дәшәсеңдер. Нургаличек, хәлләр ничек, дигәнең юкмы соң?
Гамбария иренен кыйшайтып мине үртәп куйды:
•ВӘВРОВА ф СЫЗГАН БАЛДАК
— Моны миңа өйдә әйткәннәре бар. Пәрәнҗәме әле, шуны бөркәнгән надан әбиләр сүзе бу. Көләрлекләре булмаган шул аларның. Елатканнар гына ул әбиләрне, дигән идем, әни үзе, «синең белән сүз көрәштереп булмый» дип, кычкырып көлде.
— Анаң синең үзеңчә фикер йөртә башлаганыңны гына хуплаган. Татар хатыннарының пәрәнҗәдән йөрмәгәннәрен белә ул. Надан дип хәреф танымаган кешеләрне атыйлар. Ә синең әбиләрең үзләренә күрә мәгълүматлы булганнар. «Таһир белән Зөһрә»ләрне шатырдатып укый иде безнең әнкәй.
— Беләм, — диде Гамбәрия ияген кагып, — әлеге балдак яткан ридикюльдә аның хатлары да саклана иде. Стенографистлар кебек чолдин-болдин гына язган, гарәпчә итеп.
Официантка тәлинкәләр өләшкән арада сүз икенчегә борылды.
— Монда шундый инде,— диде кыз, алдына яткан чәнечкесенә ымлап, — салатына да, гуляшына да бер генә прибор куялар. Сала сала инде...
— Әти-әниләрең, анда кызыбыз үзе теләп авылда яши, дип мактанып утыралар, ә син инде аннан туйгансың да икән.
— Әй, — диде ул авызын кыйшайтып, — ни провинция түгел, ни кала түгел, әллә нәрсә шунда. Рәсемнәрдәге калфаклы кызларыгыз, аля прическа ясап, мини итәктән твист сикерәләр. Түбәтәен кыңгыр салып атка атланасы егетләрегез шлем киеп мотоциклда чаба. Артларыннан тузан кубып кала. Кошлар сайрасы багана башында репродуктор гүли. Кинематографлар өчен заповедник авыллар тоталар, ахры. Кайда икән алар, барып күрәсе иде, ә? Адресларын сорап Мосфильмга мөрәҗәгать итми булмас. Соңгы кинолары да ошамады, унынчы класстагыларның кочакланышулары турында. Анысын да языйм әле. Рецензия итеп. Мәхәббәт турында бер солидный фильм караган юк.
Аның тотрыксыз фикерләрен ишетмәмешкә тырышып, уйларым белән яңадан бала чакка кайттым. Апага ияреп кинога йөргәннәрем искә төште. Егет белән кыз үбешкәнен мин беренче мәртәбә экранда күреп шаккаттым. Кайсыдыр пырхылдаган булды, апа оялып башын аска иде. Иптәшләреннән ядкарьләр яздыра торган истәлек дәфтәре бар иде аның. Шундагы мәхәббәт җырларын миннән качып кына күңеленнән ■ ятлап утырганнарын да хәтерлим. Кич утырырга кергән күрше апаларның аннан кызыклы китаплар укытканнары да истә. Шундагы геройларның яратышуларын тасвирлаган урыннарны кызарып, пышылдап кына укый иде ул. Менә шундый оял- чан, хисчән ападан туганмы соң бу белдекле шаталак кыз?
Йокыдан соңарып торса да, түр башынарак үрмәләгән шул Гамбәрия. Дөньяны да шуннан гына күзәтә, җәяү атласы араны машинада уза. Идел буйларын тарсынып, Кара диңгез ягына юл салды. Актрисалар белән бергә кояшта кызынып, яшьлектә әти-әниләренә тәтемәгән рәхәтлек эчендә яши. Дөнья гизгәндә кызыклы юлдашларга тап булган ул. Күренекле бер шагыйрь үз имзасын куеп китабын бүләк иткән аңа. Озын чәчле художник рәсемен ясарга кызыккан аның, Алтын Йолдызлы агай перронга чемоданын күтәрешеп чыккан. Өйдәгеләрнең күз өстендә кашка әйләнгән иркә сеңелебез атаклы шәхесләрнең үзенә карата булган бу мөлаемлыкларын һаваланыбрак кабул итә, үзен шул ихтирамга бик лаеклы итеп саный, ахры. Йомшак туфракта суга туенып үскән яшелчә сабакка котыра... ди бит халык.
Официантка чәйгүн белән кофе дә күтәреп килде инде. Гамбәрия аны кечкенә чәшкәләргә агызып авызына тидерү белән кире тәлинкәсенә куйды.
Минем сораулы карашыма чыраен сытып:
— Әллә әчегән чәй инде, — диде.
Табынның яме, авызның тәме китте. Егерме алты яшьлек сабыйны сайратып утыруы башта күңелле сыман иде, тора-бара кәеф кы рыла башлады. Ул шуны сизенде, ахры, игътибарымны башка нәрсәгә җәлеп итәргә тырышып, баш бармагын күрсәтте дә авызын ♦ очлайтып «во» дип куйды. *
— «Во»сы нәрсә инде?
— Күлмәк. Менә дигән күлмәк тектердем, әйтми дә торам тагын. < Яңа елда телевизордан «Зәңгәр огонек»ны карадыңмы?
Фасонын шул кичәне алып барган диктордан күчереп алдык. < Аныкы төсле пряжкалы туфлям да булды. Киенеп көзге каршына 3 бассам, экраннан үземне карап торгандай булдым. Зерә дә килешә! и
— Ал-а ай,— дидем мин башымны чайкап,— өс башың, буй- ♦ сының белән экран йолдызларына охшагансыңдыр да бит, йөрәгең < белән тиңме соң син аларга? “
— Минем йөрәк нормаль — минутка алтмыш удар. Аларныкын о. санаганым юк.
— Бөтен хикмәт тә шунда шул. Кешеләр йөрәгенең тибешен аң- <а лаудаи мәхрүмнәр — тере мәрхүмнәр, дигән бер зирәк.
Кыз, мәхрүм, мәрхүм сүзләренең мәгънәсенә төшенергә теләгән- < дәй, бераз уйланып торды да яңадан ачылып китте: а.
— Кешеләрне берсеннән-берсен аерып бәяләү искелек калдыгы, 2 ди әти. Бу — профессор сүзе. Үзе нинди зур кеше, ө аның янында = әни кем инде безнең? Ничек кенә яхшы яшиләр әле! 4
— Сиңа әниең дәрәҗәсенә җитәргә ерак әле, бик ерак, сеңелем.
Әйбәт хатын булу үзе бер сәләт. Тик менә әни буларак ул йомшаграк.
Күңелдә баядан бирле ургып торган бу сорауга җавап эзләгәндәй, мин тагын баягы сызган балдакка карап алдым. Гамбәрия, куера барган үзара мөнәсәбәтебезне җиңеләйтәсе килеп, ахры, матур гына итеп елмайды да үзе дә алтынлы бармагына күз салды:
— Исең китте инде шуңа, бик ошый икән — жәл түгел, әйдә махнем! Я, күпме тора дисең шуның бәясен?
— Бер телем арыш ипие!
— Ә?!
Кыз бармагыннан шудыра башлаган балдагын кире урынына утыртты да. хәйләң барып чыкмас дигәндәй, сул күзен кысып кычкырып көлде.
— Әйе, — дидем мин сүземне куәтләп, — кайчандыр берәү синең дәү әниең янына «Чирле балам ачка тилмереп ята, шушы алтын бәрабәренә бер телем ипи бирче» дип килгән булган.
Гамбәрия күзләрен түгәрәкләндерде:
— һы, алайса, бушка килгән мал бу?
Өзеләм дип торган нечкә билле, назлы тавышлы туташтан ычкынган бу тупас сүз Mime тетрәндереп җибәрде. Кайда утырганымны онытып, үзем дә сизмәстән тавышымны күтәрдем:
— Нәрсә? Бушка дисеңме? Ачлыкның нәрсә икәнен беләсеңме соң син? Кара ачлык елны булган бит бу хәл! Андый чакта икмәк бәясе алтыннан өстен йөри! Яхшылыгын металлга алмашмаган әбиебез! Авыру сабый хакын хаклап авызыннан өзеп соңгы ризыгын бушлай биреп җибәргән, бу балдакны алып калмаган ул! Тик үлем түшәгендә яткан нарасыйга бер кыерчык ипи әҗәл даруы була алмаган алуын. Шулай да ашап бетерә алмаган сыныгын хәлсез куллары белән йомарлаган килеш җан биргән сабый.
Тамагыма төен тыгылгандай булды, тавышым алышынды, салмаклана төштем. †
† 11Б
Бердәнбер баласын җуйган бичара ана сагышлы минутларында «ярый әле, шунысы үкенечтә калмады — тилмереп сораган ризыгын авыз итеп үлде бәбекәем» дип юана торган булган. Җае гына чыксын, мин бу мәрхәмәткә каршы бер яхшылык эшләми калмам, дип нәзер дә әйткән, бичара.
Бу вакыйгадан соң күпмедер вакыт узгач, еллар иминләнгән. Яңа ашлык өлгергәч, исән калганнар хәлләнеп аякка басканнар. Көзге муллыкта ике еллык туй бергә гөрләгән. Безнең әнкәйне дә кияүгә биргәннәр. Никах мәҗлесе узгач, бүләкләр өелгән подноска баксалар, ни күрсеннәр, иң аста алтын балдак ята икән. Кем салган бу затлы бүләкне? Уйлашып карыйлар, сорашып карыйлар, иясен таба алмыйлар. Шунда күрше карты Хәйбери бабай бүләкне «сөбханал- лалап» әнкәйнең учына салган:
— Я күктән иңгән бу, я булмаса Хозыр Ильяс хәзрәтләре кереп чыккан монда. Хәләл бүләк бу сиңа, кызым, кулыңнан төшермә, югалтма, бәхетле юлдашың булыр.
Әнкәй мәрхүмнең хорафатларга, дини әкиятләргә ышана торган гадәте булмаса да, олы кеше сүзен тотыпмы, балдакны кулыннан бер дә салмады. Әткәй белән тату гомер итүен дә, балаларыннан игелек күрүен дә гел шушы рәхмәтле бүләккә юрый иде. Үләр алдыннан васыять итеп ул аны баш баласына — синең әниеңә тапшырды.
Сәер бүләкнең серенә без соңыннан гына төшендек. Аны безгә шул ук Хәйбери бабай үзе сөйләде. Балдак, әлбәттә, күктән дә иңмәгән, «Хозыр Ильяс дигән изге мосафир да» калдырып китмәгән аны. Бичара хатын үзе туйда катнаша алмаган, көмнән һәм ни өчен икәнен әйтмәскә кушып, бүләген шул Хәйбери карт аша тапшырткан икән. Менә шул балдак хәзер...
Гамбәрия агарынып китте дә, миңа тутырып караган килеш, бер мәлгә телсез калды. Моңа чаклы моң-зар әсәре күрмәгән фирүзәдәй зәңгәр күзләр «җитте, калганын сөйләмә, түгеләм, түгеләм» дигәндәй мөлдерәгәннәр иде.
Миңа да моңсу булып китте. Кызның ялга каршы иркен көне иде бүген. Шуңа апасы белән күрешү шатлыгы да өстәлгәч, кәефе күтәренке, теленә ни килә шуны минем белән уртаклашып, иркәләнеп утырасы килгән иде. Үпкәләттем, турырак әйттем... Туры әйткән туганына ярамаган, диләр.
Әнә ул дәресен хәзерләмәгән мәктәп баласыдай турайган да турсаеп алдына караган килеш дәшми утыра. Әйдә дәшмәсен, уйлансын. Кабатланмас истәлекле көннәр кебек васыятька калган истәлекләр дә үзләрен искәртеп торсалар гыйбрәтлерәк булалар.