Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яз чиге шушы икән
Ала-кола карда Бара кара карга. Бара чаңгы
эзеннән, Чаңгы эзе — тезеннән. Тал-такырдан
килгәндә Чаңгы эзе бер мәлдә Гөрләвек булып
киткән — Яз чиге шушы икән!
Инде ала карга Яшел кырдан бара.
Эзкуарга имтихан
Маэмаем минем Чыгып
югалды, Ахры, шәһәрдә
Адашып калды...
Елап карадым — Таба
алмадым...
Минем арттан ук Кайтты бит
көчек —
Ачыгадыр ул, Туңадыр инде,
Найларда гына Кунадыр инде...
Мин тапмаганны.
Тапкан ул ничек?
Баскычны исни. Ишекне исни:
Кайтыр иде дә, Бетми адресны.
Әткәй юата:
Борыны белән
Укый адресны!
— Беләдер исне! Әткәй мактады:
— Моннан эш туар —
Эзләп карадым,
Сорап карадым.
Имтихан үтте Синең эзкуар!
Кадыйр тоткан
Рогатка:
— Ерак ата —
Трах-тах-та!
Бармы, Вазыйх,
Тотканың,
Ичмаса, бер
Атканың?
Юкмыни? Ах,
• Мескенкәй...
Җебегәннәр
Бетсен, әй,
Әнә мишень,
Күрәмсең —
Кыекта бер
Күгәрчен?
Юк, тидерә
Алмыйсың.
Булмас. Булмас!
Алдыйсың.
Әйдә бәхәс!
Бир биШне:
Отсаң, сиңа
Тиешле.
Песнәк^ пес-пес...
Бер песнәк килеп Кунды куакка. Ничек эндәшим
Икән кунакка?
Күмәч салдым да:
— Песнәк, пес-пес!— дим, Курыкма бер дә,
Җиргә төш, төш!—дим.
«Чит-чит, чит-чит»,— ди, Песнәк кымшанмый.
Чынлап әйтәм бит, Нишләп ышанмый?
Песнәк очкачтын
Күрдем песине:
— Ник килдең әле, Дәшмим бит сине!
Тирбәлеп калган Куакка карый, Ымсынып карый
— Иренен ялый.
«Песнәк бирер»,— дип, Торганмы иснәп?!
«Мәкерле бу...»— дип, Киттеме песнәк?..
Песнәк тә очты, Песи дә сызды.
Сөйләшә белмәү Араны бозды...
Оттырыш...
Көчле келәшчә
Келәшчә шап-шоп
Суга да тора.
Тактага кадак Чума
да тора.
Арада була
Кире кадаклар —
Аяк терәр дә,
Керми азаплар;
Башын кыйшайтып
Кәкрәеп төшәр,
Шул тискәрегә
Терәлер эшләр...
Келәшчә җәһәт
Каптырып ала,
Чыелдаттырып
Тарттырып ала!
Ятулар кая Монда
турсаеп - Кайнар
кадагың Баса
тураеп.
Очкын чәчрәтеп
Эшләгән чакта
Келәшчә кырыс ■
Тәртип ярата!
Җил бакчага кергән...
Җил капканы Ачкан — Җил-
җилаяк Качкан...
Әмма халык Бөлгәч:
— Җил бакчага Кергән!—
Көз буена Җилдән Алма исе
Килгән...
... Вазыйх атты.
Тиде бит!
Кадыйр:
— Шәп, шәп!—
Диде бит,—
Менә дигән
Мәргәнсең —
Нәкъ күзенә
Бәргәнсең!
Оттың, малай, Нык
ордың! ... Ә бит,
Вазыйх,
Оттырдың...
Җил бакчага
Кергән, Зур
алмалар
Күргән.
Ботакларга
Кунган, Җиргә
алма Койган.
Этләр өргән
Аңа:
«Сорамыйча
Алма!!»