Логотип Казан Утлары
Повесть

КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА


туйдырыр, мунчасын ягар, акланыр-пакьланыр, җегәр җыяр...
Кичә күк күкрәүле, яшенле яңгыр Казан тирәләрендә гөлдерәп әйләнгән итте. Бәлки кайдадыр ярыйсы ук төшкәндер, Сәрбижиһан түтәйләрнең Савиново поселогында тузан куырып кына узды.
Ничә ел инде рәтле-юньле явым-төшем булганы юк. Быелгы яз, мең тугыз йөз житмеш бишенченең язы, бигрәк тә аяусыз килде. Май аеның соңгы көннәре, ә жириең беренче тамчы дым күрүе — кичәле-бүгенле.
Галәмәт корылык кешеләр жанына шом, шик, сагаю сала. Үз гомерләрендә күпне күргән өлкән һәм урта буын кешеләр кытлык кыйнамагае дип имәнә, чиратлар газабын күз алдына китереп хафалана. Яшьрәкләр башына андый уйлар төшми бугай — тормыш авырлыгын татыганнары юк.
Корылык — илгә-көнгә уртак килгән каза. Дәүләтебезнең халыкны ач-ялангач итмәсен Сәрбижиһан түтәй белә, житмеш ел гомеренең илле сигезен Совет шартларында яшәгән кеше. Аның нлдән-көннән аерым борчуы бар, шуңардаи гажиз ул. Бу борчуның сәбәбе — кече улы Саматның пырдымсызлыгы, үжәтлеге, кешечә көн итә белмәве
Булдыксыз бер адәм имгәге булса икән, аттан ала да туа, кола да дип, язмышыңа рәнжер идең. Җитмеш һөнәр иясе бит. Ташчы, балта остасы, столяр, калайчы, кирәк икән, мич тә чыгара. Рәсемне тел шарт
ыелгы язда, мөгаен, беренче шундый иртәдер бу. Вак, бик вак тамчылы яңгыр төшеп тора. Күк гөмбәзенә сыек кына болыт чыбылдыгы корылган.
Сәрбижиһан түтинең күңелендә күптән үткән хатирәләр яңаруга да шушы пыскак яңгыр сәбәп булды шикелле. Тәрәзә буенда утырган килеш, ул күзен урамнан алмады. Уйлары, елларны кире чигереп, узган көннәргә тоташкан иде.
Әүвәл елларда, сугыштан соң, әле ире Низам да исән чакта, авылда яшәгәндә, шулай була торган иде. Чәчүләр беткәч, ике-өч көн шундый яңгыр явар иде. Алны-ялны белми өшәнгән авыл халкы йокы
латырлык итеп ясый, кулында гармун сайрата. Ат урынына эшли, хезмәтнең ниндиеннән дә тайчанмый. Эштән тәм таба. Әмма ләкин үзсүзле инде, баш бирмәс. Акчаны чамасыз ярата. Кесәсендә акча күп чакта баш югары, кешеләр белән исәпләшеп тормый.
Өйләнде. Башлы-күзле булганына өч ел. Әлегә (кайчанга тикле? Утызны тутыра лабаса!) бала-чаганы кирәксенми. Югыйсә, хатыны Зәмирә багалмадай балалар үстерер иде. Уңган, булган. Чибәр, акыллы.
Төп йорт белән янәшәдә генә менә дигән өй өлгерттеләр. Буралык наратны үзе моннан биш ел элек мари урманында эшләп алган иде. Өйне алты почмаклы итеп, урамга буй белән салдылар. Калай белән яптылар. Идәннәр буяулы. Верандасы киң, якты. Рәхәтләнеп яшәргә генә дә соң, юк кына! Шабашка тартыла Самат. Өч жәй йөрде, сүз әйтмәделәр: өй җиткерү, аңа җиһаз булдыру ансат кына барып чыкмый. Инде килеп, быел да шул эшкә китүенә хатыны да, абыйсы Морат та риза түгел. Сәрбижиһан түти, кулыннан килә торган булса, улын һич кенә дә җибәрмәс иде. Ләкин тегесе киңәшкә колак сала торган түгел шул.
Абыйсы белән бер бригадада эшлиләр иде. Күршедә генә, кул сузы- мында, утыз җиденче кварталда, тугыз катлы йорт салалар иде. Тагын эшеннән расчет алган.
Үткән елларда читкә бергә чыккан белеше бар. Егор атлы. Шуның белән китмәкчеләр. Кул алмашка күрше малаен, Ильясны ияртәселәр. Тегесе быел тугызынчыны гына бетерсә дә, бәдәнле-буйлы, өздереп эшли торган егет. Күп балалы семьяда үскән, эшләп ашарга өйрәнгән. Мотоцикл кирәксенә, йөртергә право алган, шуңа акча юнәтмәкче. Ике-өч көн укуы кала икән дә, ташлап китәргә ризалашкан.
Табылмаган мал тау чаклы инде ул. Нәфсесенә булышмасын иде дә сон Самат... Әйтеп сүзеңә колак салса икән...
Тәрәзә пыяласын вак-вак шадрага' күмгән бөрчек-бөрчек тамчылар, тора-бара зураеп-авыраеп, бер-берсенә кушылдылар да эз калдырып аска сузылдылар. Сәрбижиһан түтәй уйларыннан аерылып урыныннан торды. Аягы ойый башлаган иде, балтыр буйларын сыйпаштыргалап алды Гәүдәсен турайтыйм дигәндә, биле чатнап киткәндәй булды. «Сөбханалла!» дип куйды ул. Аннары, көзге яныннан үтешли ак яулыгы астыннан чыгып торган чал чәчләрен яшерде, бармак битләре белән күз төпләренә кагылып алды. Көзгедән аңа кайчандыр бик матур коңгырт булган, инде төсләре уңып, нуры кимеп барган күзләр текәлде. «Яшьлек дәвер язга охшар, картлык дәвер кышка охшар. Үтте гомерләр!»
Гәүдә сылулыгын сагынып сөйләргә генә инде. Аркага бөкре кунма» ган кунуын, мәгәр калак сөякләре иркен күлмәк аша да төртеп тора. Картлыкның иң рәхимсез шаһитлары — җыерчыклар. Маңгайга да тирән сызылганнар, борын төбеннән ирен читләренә таба да аяусыз уелганнар. Бит уң ягындагы бәләкәй миң, ерымга төшкән таш сыман, җыерчык эчендә югалып калган.
Ике өй арасындагы кәлиткә ачылып ябылды. Көзге каршында тукталуын кемдер күреп, гаепләр төсле тоелгач, Сәрбижиһан түти көзге яныннан читкә тайпылды. Аннары ишегалды тәрәзәсенә күз салды. Җнл-жил атлап Самат кайтып килә иде. Җилкәләрен сикертә-сикертә- атлавыннан ук күренеп тора — тузынган, ярсынган, нинди чебен тешләгәндер?.. Мондый чакта килен генә кыйшык сүз ычкындырмасын берүк...
Әнә Зәмирә, Саматын каршыларга дип, болдырга чыкты. Иремең йөзе чытыклыгын абайлау белән:
— Бик кәефсез кайтып киләсең, юлың уңмадымы әллә? — дип сорады.
Самат ачыргаланып кул селтәде.
— Уңгамын-тунганын кем белсен! Сафдил абыйның артына кыл сыймый. Ике авыз сүз сөйләшергә вакыт таба алмады. Ни булса булды, гаризам биргән. Мине көчләп тота алмыйлар. Өйгә килеп чыгал- м ассынмы дидем, килерме, юкмы?
— Соң шуннан?
— Шуннан шул: табын көйлә. Мәеңне чыгар. — Саматның тузган куе кашлары озын кара тап булып бергә кушылды. Шомырттай күзләрендә ачулы очкын кабынып сүнде. Ул, нервланып, учлары белән башта сул кулының, аннары уң кулының бармак төпләренә басты. Бармак төпләре шырт-шырт килде. — Алып куйганың бардыр бит?
— Юк иде шул.
— Син дә кибетче булып йөрисең, әйтмәсәм дә әйтим. — йорт башы плащын, кепкасын салып, чөйгә элде, туфлнләрен бер читкә тибәрде дә өйгә узды. Зәмирә дә аңа иярде.
— Кибетче дип... — Аның чәчәк таҗыдай матур иреннәре үпкәләүдән турсаеп куйды, зәңгәр күзләренә рәнҗү бәреп чыкты. — Бу атнада ял итәм ич. СишәмбеДә генә эшкә...
Самат керпеләнеп торган каты кара чәчен зур учы белән сыйпый- сыйпый әйтеп салды:
— Галимҗан Ибраһимов проспектына ике атлап, бер сикерәсе. — Аның тавышында каршы сөйләүне өнәмәү ярылып ята иде. — Ике ел гастрономда эшлисен, сине дә сәгать унбер тулганны көттермәсләр, шәт! Озаклама!
Зәмирә өстенә болоньи плащын киде, башына плащның кыекча яу- лыгып япты. Гадәткә бирелеп, плащ кесәсеннән кечкенә көзге алган иде, бик тиз кире тыкты. Чәч төзәтеп, күз-каш буяп көзге тирәсендә тулганганын иренең пәрие сөйми.
Болдырда кайнанасы туры килде.
— Кая киттең болан бик ашыгып? — диде ул кече килененең кәефе кырылганын чамалап. — Бер-бер хәерсез хәл бармы әллә?
— Юк, әнкәй, юк. Кер, әйдә, — дип елмаерга тырышты Зәмирә. — Мин үзебезнең гастрономга гына барып кнләм...
— Алай гына булса ярый, килен
Сәрбиҗиһаи түтәй өйгә кергәндә, улы, газета алып, түр өстәл янына утырган иде.
— Нишләргә булып беттең инде, улым — Карчык тыныч кына шулай сорады.— Китәмсез?
— Китүен китәргә инде. — Самат урыныннан күтәрелде. — Уз, әнкәй. Утыр.— Ул әнисенә урындык бирде — Кая булса да китәргә. Эштән шул исәп белән китүне беләсең. Менә Фариз абыйны көтәм әле. Ул бер колхоз председателе белән сөйләшеп кайткан булырга тиеш иде...
Анасы урындыкка барып утырды да тирән сулап куйды. Тамырлары бүртеп торган кул аркаларын ышкыштыргалап, Саматка карады һәм:
— Быел чыгып йөрмәсәң дә ярар иде дә бит инде, улым, — диде.
Самат ялт итеп башын күтәрде, әнисенә чекерәеп бакты. «Ни сөйлисең» янәсе.
Саматның карашы ананы сискәндермәде.
— Чыны шулай, улым. Чыны шулай. Килен дә дүртенче җәен ялгыз калырга тиеш була. Яшьлектә гөрләшеп яшисе чакта Эшләп тора торган җирең дә яхшы иде, акчаны әйбәт төшереп килдең. Абыен гел шунда төпләнгән килеш бит, бер дә зарланмый.
— Абыйның дөньясы түгәрәк лә аның!
— Сөбханалла! Синең тормышның кай чите китек? Портҗнрен менә дигән. Кием-салымыгыз да җитәрлек. Инде дә килеп, ызбан эче әйләнеп чыкмаслык. Шөкер итә белергә дә кирәк.
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА ф
—Юк әле, әнкәй, шөкер итмим әле. Беләгемдә көч барында, башым эшләп торганда, шөкер итмим. Тагын да тырышып карыйм әле.
— Ул тикле дә...
Самат әнисенә фикерен очлаганны да көтмәстән сөйләп китте. Сөйлисе килә иде аның, күңелендәгесен әйтәсе килә иде. Тормышта нәрсәгә һәм ник омтылганын әнисенә генә булса да аңлатып бирү кытыгы биләп алган иде аны.
— Менә син шөкер ит, әнкәй. Безне үстереп җиткердең, аякка бастырдың. — Болар Саматның рәхмәтен аңлатырга тиеш сүзләр иде. Ул төчеләнә белми, эчендәгесен гап-гади генә әйтеп салды. — Туган энеңә, мәрхүм Салихҗан абыйга рәхмәт диген. Колхозда ул заманда рәт югын аңлаган. Илленче елны безне монда төяп алып килгән. Мунча хәтле генә булса да, өй әмәлләшкән. Әткәй үлгәч, нужаңны уртаклаша белгән. Хәзер инде, әнкәй, ике ягында ике гүрнәчә...
— Шуңа шөкерана итик дим бит. Мал корчаңгысы, улым, дәвалап булмас бозык ул.
— Юк, әнкәй, мин ныгырга да ныгырга тиеш әле. — Самат, өстәлгә кадак сугып керткәндәй, учы белән шап итеп сукты.«Рухлану галәмәте аның йөзен ачып җибәрде. Иреннәренә елмаю чыкты, карашы балкып китте. Төз борынының яфраклары дерелдәшкәләп алды. — Теплицаны киңәйтәсем бар, машина аласым... Боларга акча кирәкме? Күп кирәк. Лотерейга отканны көтеп ята алмыйм, аның буласы юк... Машинаның консерва банкасы кебек ни җиттесен түгел, «Волга» алачакмын...
— Бәхет анда гына булса икән, улым...
—Бәхет турында күп ишеттем мин, әнкәй. Гапытуыда да аңлаттылар, армиядә дә политзанятие булмый тормады. Аннан сон, беләсең, кичке мәктәп бетердем. Аттестат кулда... Ну мин үземчәрәк уйлыйм. Бәхет, әнкәй, менә монда, алдан йөрүчедә...— Самат, уң кулын алга сузып, имән бармак бите белән баш бармак очын ышкып күрсәтте.
Сәрбиҗиһан түтәй кәефсезләнеп башын бер читкә борды һәм, тирән көрсенеп:
—Әй, бала, бала... — диде. — Кемгә генә охшап мондый булдың икән? Әткәң бу сүзләреңә ни әйтер иде дип уйлыйсың?
Улының моңа да җавабы әзер иде.
—Әткәй ошатмас иде. Ул гомере буе артык туры, артык беркатлы булган. Шуңа күрә сиңа да, безгә дә җиргә сеңгән иске ызба белән мүкләк кәҗәдән башка берни дә калдыра алмаган.
Сәрбиҗиһан түти утырган җиреннән капылт калкынып куйды. Эчке ярсыну аның күңелендәге ниндидер пружинаны ычкындырып җибәрде төсле.
— Әткәң турында яман сүз әйтәсе булма! Гүргә кергәндә дә бәхилләмәм. Еллары нинди иде! Низам Билалов кем булганын авылдашлардан сорашып кара, Кушкаенныкылардан...
Әнисе күз яшен тыя алмагач, Саматка читен булып китте, тавышын йомшатты, сүзләрен сайлабрак сөйләргә тырышты. Әмма барыбер уен- дагысы теленә килеп кенә торды.
— Ярый, бетте, әнкәй, бетте, — дип юатмак булды ул. — Гафу ит... Ну мин, әйтмәсәм дә әйтим, әле яңа гына буй турайтып киләм. Дөньяның җаен белеп яшәгән кешеләрнең балалары, минем яшьтәшләр, тормыштан бушлай, бер тиенсез алганны мин ни бәягә алдым, беләсеңме? Кабан күле хәтле тир агызып... Егермегә җиткәнче димәсәң, кеше күзенә карап яшәдем. Инде менә уйлап кара, шул мескенлекне үземнән тамчылап чыгарып бетерер өчен, мин нишләргә тиеш идем?
— Кемгә охшап болай каты бәгырьле булдың син, улым?
Ана моны шул тикле ихлас итеп сорады, Самат бермәл җавапсыз торды, аннары әнисенә якынрак килеп әйтте:
— Юк, каты бәгырьле түгел, уяулык, сизгерлек бу, әни, Авыз ачып көн итеп булмый бит.
— Абыен болай түгел ләбаса!..
— Ул дөньяда күбрәк яшәгән, йомшарга өлгергәндер. Ападан биш
яшькә өлкән, миннән унбергә.... Аның яшенә җиткәндә, кем белсен, мин дә бүтәнчәрәк булырмын, һәркемнең үз аршыны барын да онытма, ♦ әнкәй! <
Сүз шунда өзелде. Сумка кабартып Зәмирә кайтып керде. Бүгенгәчә б гаиләдә аңардан бернинди дә сер булмаса да, кайнана авызын чама- 2 лабрак ачкан яхшы дип исәпләде. Киленнең кемлеге оа1ык тумый беленмәс, дигәннәр. *
— Тагын явып китә алмады, җилли, аяза... з
Киленнең һава хәле турында әйткәненә кайнана ялгап китте.
— Ахыры гына хәерле булсын инде. Шәһәр җирендә әле бер хәл. =
Чәчәкне су сибеп тә үстереп була. Авыл халкын кайгыга урый инде бу * явымсызлык... ф
Шунда, авыл халкы дип авыз ачуга, Сәрбиҗиһан түтәй баядан бир- в ле онытып торган хәбәрен кинәт исенә төшерде.
— һә-әй, бу хәтернең кимеп-саегып калулары! — диде өтәләнеп. — Ни гомер онытып торам ич. Керүем дә шуның өчен иде. Авылдан хат s бар. Парторг Кыям язган булса кирәк. Менә
Карчык хатны Зәмирәгә сузды, килене Самат кулына бирде.
Самат, хәтта язылганнарны үтәли күрергә теләгән шикелле, кон- < вертны тәрәзә яктысына куеп карады, аннары аның бер читен чеметеп =: ертты. Хатны алып, ак кәгазьгә тезгән юлларны беравык эченнән генә укып барды. Шуннан соң башын күтәрде. ю
— Барыбызга да сәлам язганнар..
— Рәхмәт яусын, сәламәт булсыннар. Авылда ниләр бар дигәннәр? — Сәрбиҗиһан түтәй, күп хәбәр ишетергә ниятләп, колагын торгызды.
— Алай бик җәелеп китмәгәннәр, — диде Самат колхоз парткомы секретаре язганнарга бик илтифат итмәгән сыман. — Үзләренә кирәкне кайгыртканнар.
— Нәрсә ул?
— Менә болай язган Кыям абый. Тыңла. «... һәммәгезгә мәгълүм, хөрмәтле авылдашлар. Сиксәненче елда безнең «Яшәр» колхозы оешуга илле ел тула. Авылның гына түгел, тирә-юньнең мөхтәрәм кешесе Низам абзый Билалов, белгәнегезчә, колхозны төзешкән һәм аның беренче председателе булган кеше. Шушы постта ул Бөек Ватан сугышына үзе теләп киткән көненә кадәр эшләгән. Авыр яраланып кайткач та. Низамов ага байтак истәлекләр язган дип сөйлиләр. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре әйтүенчә, күмәк хуҗалыкның унъеллыгына багышлап үткәрелгән тантанада, кырыгынчы елның язында, ул бик гыйбрәтле доклад сөйләгән. Чыгышының тексты кызыл коленкор тышлы калын дәфтәрдә иде, диләр. Ул язмаларның сакланган булуына шикләнмибез һәм аларны колхозның үзәк утарында — Кушкаенда ачылачак Дан музеена бирерсез дип ышанабыз, үтенеп калабыз.. »
Самат укып барганда, Сәрбиҗиһан түти хыялында тагын яшьлегенә кайтты. Аның күз алдына табигатьнең ямьле бер почмагындагы туган авылы Кушкаен килде
... Зөя суын җил-давыллардан ышыкларга теләгәндәй, елгадан чит- тәрәк сузылган таулар куенына сыенып утырган авыл якында гына. Җиләкле печәнгә бай урман аланнары... Авыл уртасында мәһабәт ике күл... Тау итәгеннән агып чыккан челтер чишмәләр... «Тимерче кизләве», «йолдызлы чишмә», «Кыштуңмас»... Авыл буенда гына да унлап алар. Шуңадыр, тау асты урамын «Чишмәле урам» дип тә йөртәләр, һәр чишмәнең үз җыры, үз көе, үз сере бар сыман. Суларының тәме —
телеңне йотарлык, салкыны — теш камаштыра торган. Гасырлар күкрәген тишеп, җир астыннан ташлар ярып, ургып чыкканга шулайдыр. Шул чишмәләрдән су эчсәң, ару-талуларың юкка чыга, дөнья ямьләнә төшә. Яшәү көче биреп ага ул чишмәләр. Аккан юллары — гомер юлы...
Ә шул чишмәләрнең берсен инде кырык елдан артык авыл халкы «Низам чишмәсе» дип йөртә. Утыз беренче елның җәеннән бирле.
Ул елны тирә-юнь авылларда, иген өлгереп килгәндә, колхоз басуларына ут салу хәлләре булгалады. «Яшәр» колхозын оештыручы ир- егетләр, коммунистлар, комсомоллар да һәр төнне кыр сагына чыгалар иде. Көннәрнең берендә, караңгы июль төнендә, дозорга чыкканда, тау астына җиткәч, яшь председатель Низамны ат өстеннән атып ектылар. Ул, уң иңбашы җәрәхәтләнеп, чишмәгә йөзе белән капланып төште. Кайнар каны чишмә суына кушылып акты.
Мылтык тавышыннан өркеп, аты читкә ташлангач, председатель әле һаман ат өстендә дип белеп булса кирәк, кабат аттылар. Низамның колхозга әтисе йортыннан алып килгән малкае төн суыгы төшкән җиргә гөрселдәп ауды һәм, үлем ачысы белән тартыша торгач, катып калды.
Чишмә суының салкыны хәл өстәде кебек Низамга, һәрхәлдә, һушыннан язарга ирек бирмәде. Төнге тынлыкны тыңлап ятып, үзенә һөҗүм итүчеләрнең китеп баруына ышангач, ярасын сул кулы белән басып (бәйләр әмәле юк иде), көч-хәл белән авылның иң кырый йортына менде. Җил капканы ачып керде. Ишек шакырга көче җитмәде, болдырда егылды. Ике-өч минут үттеме икән, тыны кабып, йорт хуҗасы — авылның ярлы-ябагаеннан берсе — Чишмәбаш Сәлим кайтып керде. Болдырга аркылы яткан кешене күреп, коты очты.
— К-к-кем бу? Ниш-нишләп ятасың? — диде ул тотлыгып.
— Мин әле бу, Сәлим абый. Низам... — Яралының тавышы зәгыйфь чыкты. — Аттылар... Иңбашым яралы... Бәйләргә иде, бу килеш кайтып җитә алмам...
— Ә-ә... ни... хәзер...
Сәлим каядыр китте. Тавыш ишетеп, хатыны торып чыкты. Йокысыннан айнып җитәр-җитмәс.
— Сиңа әйтәм, нәрсә бар, ходаем?—дип куркынды.
Болдыр буена әйләнеп килгән Сәлим:
— Чишмә буенда мылтык шартлагач чыккан идем... Председатель Низамга атканнар икән... Ул менәтерә безгә кайтып егылган. Лампаны алып чыгар идең...
Аннары икәүләшеп Низамны өйгә алып керделәр.
Самат хатны ашыкмый гына укый бирде:
«Колхозыбыз тарихын язарга керештек. Аны авылдаш журналистыбыз Әдһәм Сәлими язачак. Партком өч кешедән редкомиссия төзеп раслады. Низам абый Билалов хатирәләре бу эштә зур терәк, тарихи документ булачак. Беренче председателебезнең истәлекләрен безгә ирештерүегезне сорап, колхоз идарәсе һәм парткомы исеменнән: «Кыям Хайсаров».
Сәрбиҗиһан түтәй, яулык очын күзләренә тидерә-тидерә, тыңлап утырган җиреннән кинәт сикереп торды. Зәмирә олы кешенең болай өермәләнеп китүенә сәерсенеп тә калды. Ул әле иренә, әле кайнанасына карады.
— Шулай булмыйни!—Ананың тавышы гыжлап-ысылдап чыкты. Сәлим Әдһәме тарих язсын да, мин аңа иремнең истәлек язмаларын үз кулым белән тоттырыйм ди. һе! Тапканнар Тархан тилесен. Шуның атасы бит чишмә буенда әткәгезнең гомерен өзәргә теләүче, канын коючы... Кая, бир әле! — Сәрбиҗиһан түтәй хатны Саматтан алды. — Әткәгезне атканның иртәгесен тикшерүче килгәч, иң беренче Сәлимне кысып алдылар Ялгышмадылар бит! Утырып кайтты ләгънәт орган җан. Хәерче булганга, аңсыз эшләгән дип, мәрхәмәтлерәк тордылар бугай
инде. Кулак Баһау-карун яллаган булган. Каруннын эзе шуннан бөтенләй суынды...
— Сөйләгәнең бар, әнкәй, беләбез... — Самат әнисенең язмаларны ят кулга бирүгә аяк терәп карышасын белеп торды. Шунлыктан, үзенчә бик тиз исәп йөртеп алгач, ананың нечкә кылларын чиртергә булды. — Бирмэсән, бик дөрес
эшләгән буласың, әнкәй. Әткәйнең төсе итәрлек бердәнбер хатирә. Ну алдан ук шунысын әйтим, синнән ул дәфтәрләрне абый кулы белән алачаклар. Алар абыйны күндерәчәк, абый сине риза-бәхил итәчәк.
— Морат ник чәчелеп төшсен?
— Үзең әйтә торасың бит, йомшак күңелле. Намуслы. Сөттән ак, судан пакь. Син — коммунист кеше, диячәк аңа Кыям абый, шундый эшнең тәрбияви ягын чамалыйсынмыни, диячәк. Коммунистик хезмәт ударнигы булган совет кешесенә мондый тар карашлы булырга ярамый, дип җибәрәчәк.
— Дәфтәрләр минем кулда. Мин исән чакта берәү дә үрелә алмас. Хаклары юк!
— Талап алмаслар, анысы... Олы улың үгетеннән балавыздай эрия- чәксең дип әйтеп торам бит, әнкәй! Син үзең дә намуслы, саф күңелле, гадел...
— Ярар, ярар, тел шомартма. Каты әйтмәгән саен да Гадел булмыйм дип нишлим? — Карчык хәзер үк әйле-шәйле килә башлады. Мораты әйтсә (ә ул ышандыра белә, яхшы укытучы шикелле), йомшарачак та төшәчәк. — Нишлим?
Самат нәкъ менә шушы сорауга нәкъ менә шушы секундта җавап бирү кирәген сизеп торды. Карчыкның шик-шөбһәсен өреп очырырлык җавап кирәклеге аңа бик ачык иде.
— Нишлим дип баш чатнатып торасы түгел, әнкәй: әткәйнең бөтен дәфтәрләрен керт тә куй безнең сандыкка. Шуның белән шул, нокта! Абый таптыра башласа, кая куйганымны онытканмын диген. Хәер, кирәкмәс, алдашып гөнаһлы булма. Саматларда диген. Укырга алды дин әйт. Минем йодрыкны абыйдан тегеләйрәкләр дә тиз генә ача алмаслар...
— Хәзер үк кертеп куйыйм булмаса.
— Керт шул, әнкәй. Калган эшкә кар явуы бар.
Зәмирә иренә сораулы караш ташлады, ләкин сүз әйтмәде. Самат исә күз кыскандай итте һәм канәгать елмайды.
2
Прораб Сафдил абыйсы килмәде. Җәй үзәгендә, төзелештә кылны кырыкка ярырдай булып йөргәндә, бригаданы ташлап китәргә вөҗданы җиткән кеше белән уртагым юк, дигәндер
— Хәерле булсын! — Самат, һәммә нәрсәгә битараф кеше сыман, кул селкеде.— Мин үзем генә дә утыра беләм өстәл артында, әйтмәсәм дә әйтим...
Бригададан тәмсезләнеп китүенә Самат, чыннан да. нык борчыла, кире кайтырын уйлый, бездә эшсезлек юк, муеның булса — камыты табыла днп үз-үзен юатырга тырышса да, күңеле тынгысызлана иде.
Берне күтәреп куйгач ук, галстугын бушатты, изүенең өске төймәсен чишеп җибәрде, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, битен сөртте.
Бер уйлаганда нәрсә, азимуты билгеле аның. Колхоз белән сүз башы сөйләшенгән Барасы, договор төзисе, дөбердәтеп эшкә башлыйсы. Дөрес, бер нәмәрсәкәй кире килебрәк тора: медпунктның яңасын да шул урында ук төзергә булганнар. Авыл уртасы бит Иске бинаны сүтү дә алар җилкәсенә төшәсе. Ну... сүтү —төзү түгел. Шуның өстенә мо
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА ф
ның өчен тияре аерым булырга тиеш... Председательләре — ут кеше инде, каһәр! Акча санарга бик оста. Эшче куллар җитмәгәннән генә гаҗиз. Хак килешеп, договор язганда, аяк терәп торырга туры киләчәк... Калганы — үзләреннән тора. Батырып эшләргә дигәндә — буыны нык әле. Шабашка сыек буынлылар йөрми дә. Акчага йөрүчеләр бригада подряды ысулын зрә дә шәп отып алган кешеләр алар. Үзләренә күрә Злобиннар, Мәүликовлар. Аерма шунда: шабашниклар сәгатьләрен санап эшләми. Аларның эш көне — бер таңнан икенче таңга! Җе-лекләре суырыла. Ну сәмәне — во!
Самат бераз черем итеп алмакчы иде, барып чыкмады: шактый изрәгән булса да, күзен йокы алмады. Сикереп торды да юл хәстәренә кереште. Кашык-савыт, алмашка эчке кием, кырынырга пәке, көзге, ислемай, кулъяулыклар — һәммәсе кирәк. Энә-җеп, хәтта чалбар ямаулыкларын да онытмаска дип күңеленә киртләгән иде ул. Зәмирә барысын әзерләп куйган. Кайда соң әле үзе? Ә, әнә, ишегалдында Язгөл белән сөйләшеп тора икән. Ярар, серләшсеннәр!..
Самат бөтен кирәк-ярагын рәте-чираты белән, ипләп-таслап дигәндәй, биштәренә тутырды. Күңеле белән Балыклыда иде инде ул. Колхоз председателе каршында, өстәлгә терсәкләрен җәеп утырган килеш, кирпечтән медпункт, аңа ялгап медперсонал өчен торак һәм аптека салуның хакын сатулаша...
Куллары биштәрендә, авыз эченнән генә җыр көйли.
Иртә торып суга барам. Суның салкынын алам... Суым салкын, эчем ялкын, Синең утыңда янам...
Ул Һаман шулай: теленә килеп юлыккан җыр сүзләрен ун да кабатлый, йөз дә... Көен дә. Иртән үзенә ияргән көйдән кичкә кадәр арына алмый. Нидер эшли бирә, көйли бирә, видеомагнитофон тасмасын кирегә әйләндергән кебек, үткәннәрне берәм-берәм хәтерендә яңарта, гүя гомер йомгагын сүтеп карый.
...Суым салкын, эчем ялкыя...
Өйгә кемдер кереп килә. Абыйсы икән, Морат. Эштән кайтып, өс- баш алыштырган да сугылып чыгасы иткән, күрәсең.
— .Сәлам күчмә кабилә кешеләренә! — табигате белән юаш, үтә тыйнак кеше булса да, Моратның кайчак шулай төрткеле сөйләшә торган гадәте бар.
— Сәлам утракларга! — Самат борылып абыйсына карады. — Күсәк белән кусаң да урыннарыннан кузгала алмаучыларга! Каккан казыкларга!
— Нык утырганнар алайса, ә! Җирдә үзләрен хуҗа итеп сизәләр...
— һәркемгә яраткан сыныгы. Әйдә, түр якка уз. Мин хәзер, биштәр авызын гына бәйлим. Атом ягулыгы бар анда азрак...
— Рәхмәт, алай омсынып тормыйм.
— Сыйлаганда су да эчәләр. Кер, әйдә, кер. Мин — момент.
Морат алгы өйгә узгач, Самат, бая әнисе керткән дәфтәрләрне тиз генә биштәренә салды да, капчыкны аяк астыннан арырак алып куйды.
...Суым салкын, эчем ялкын...
Алгы өй бусагасын атлагач, көйләп кергән җыры өзелеп калды. Моратның йөзе бик җитди иде. Ага кеше өстәл кырындагы урындыкларның берсен читкә алды да, арка терәп утырды. Уң аягын сул тезенә атландырды. Аннары каты кара чәчен сыйпаштыргалады. (Ике туган бер-берсенә шул хәтле охшаганнар, кул хәрәкәтләре, йөз чытулары,
каш җыеруларына кадәр бер төсле. Тик Морат гәүдәгә кайтышрак. Аннан сон абый кешенең чәченә инде мул булып чал кергән).
— Әйдә, абый, тын ал азрак, арыгансың. Тот, әйдә! Хәерле юл телә энеңә...
— Кирәк чагында теләдем мин сиңа, энем. Теләдем Аңлый идем, ир-егет өйле-көйле булырга тиеш. Морадыңа ирештең, әйеме? Ирештең. ф Инде нәрсәгә бу зимагурлык? Канатлы кырмыска булып йөрү нигә? Сиңа хәзер тамыр җибәреп, өеңдә яшәргә кирәк. Өеңдә! Балалар үстерергә вакыт. Бик вакыт! Дуадак каз шикелле күпме йөрерсең? Күпме йөрергә мөмкин дип беләсең?
— Ә-ә-әй! — Самат кабынып китте. — Хәерче гвардиясе үрчетеп кем рәхәт күргән әле?!
— Нәрсә-ә-ә? — Морат торып басты һәм энесенә шундый итеп карады, тегесе ихтыярсыздан телен тешләде. — Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме синең? Колагың? Безне нинди елларда үстергәннәр, шыңшымаганнар. Син бүгенге тормышта шүрләп торасын. Бүгенге! Ниткән тузга язмаган фикер дә, колакка ятмаган сүз бу? Колакка!
Сабыр Морат бер кызмасын гына, дулый башласа, дулый ул. Әле дә, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан килеш, ишекле-түрле йөренеп китте.
— Янына керүем боларны сөйләргә телем кычытып торганнан түгел,— днде ул нык үпкәләп. — Түгел. Аракы өметләнеп тә кермәдем.— Ул, ачу катыш гарьлектән тешен кысып, иренен тешләштергәләде, тыныш ясады. Каш астыннан карап утырган Саматка шушы сүзсезлек эт итеп тиргәүдән дә яманрак иде. Чыдамады, үзе: — Тешләнмә, тешен бетәр, — дип сүз катты.
— Синең кебекләр белән тешең дә бетәр, эшен дә бетәр, — диде Морат. — Үзең ярар да инде, өйрәнеп киттең шабашкага. Тегермән яларга өйрәнгән этнең он күрми күрсә, эче күгәрә, ди. Егор да синең парың. Кышын кибеттә рабочий, ат азгыны тайга ияргәндәй, сиңа тагыла. Күрше малаеның, Ильясның дим, нигә күңелен алгысыттың? Нигә? Әле бит ул тугызны гына бетерә. Дөньяга чыгып кына килә. Беренче атлаганы ук шабашлык юлында булырга тиешме егетнең?! Шулай тиешме? Чабак сикерсә — чуртан авызына. Хәләл тормыштан читкә сөйрисен егетне!
Морат ике өй арасындагы ишек буена барып басты, гүя энесенең дорфаланып чыгып качарыннан шикләнә һәм сакта тора иде.
— Анысында синең ни катнашың бар? — Самат та йөрәксенеп куйды. — Әтисе риза. Малай атлыгып тора. Семьяда җиде кашык алар, беләсеңдер. Мотоцикл кем алып бирсен апа?! Алма пеш, авызыма төш дип килми ул акча...
— Акчаны адәм рәтле юл белән дә эшләп була. Чын коллективта. Мин аны җәйлеккә үзебезгә урнаштыра алам.
— Синдәге сәдакага сәгать алырга гына...
— Мал шырпысы мигә бнк тиз кадала. Быелгы шабашлыкның шаукымы егетнең канына сеңеп калырын уйламыйсыңмы?
— Ансыз да уйларым буа буарлык. Син генә ул бөтен дөньяның бөкресен төзәтмәк булып маташасың. Каян килгән БМО башлыгы! һәммә нәрсәдә аның эше бар, имеш!
Морат бу мыскыллы сүзләрне авырга алды. Бер бүртенеп кызарды, бер агарды Яңак сөякләре калкынышты, куе кашлары сикереште Ул җилкенеп энесе каршына килде. Ярсып кулларын бутады. Әйтерсең туганын бауга урап, хаксызга тыпырчынуыннан туктатырга тели иде. Читтән берәр кеше карап торса, бу агай-эне сугышып китәр дип уйлар иде, мөгаен. Әмма Билаловлар гаиләсендә кешегә кул ягу гадәтенең гомергә булганы юк. Морат үзенә дә сәер тоелган тавыш белән кычкырды гына:
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
— Бар, һәммә нәрсәдә эшем бар! Үзем белеп торган, күреп торган гариплеккә күз йома алмыйм!
Абыйсы каршында басып тору кызган табада тору белән бер тоелганлыктан, Самат түргәрәк китте.
— Йомма! Төнлә дә шар итеп ят күзләреңне. Кеше ашына гына катык катма. Өйрәт әнә кызын Язгөлне, улың Балкышны...
Сөйләгәненең җилгә очуына тәмам иман китергәч, Морат чыгып китте. Самат, муенына салган элмәкне алып ташлаган, кул-аягын бәйләргә иткән бауны чишеп ыргыткан шикелле, иркен сулап куйды.
— Вәт акыл ияләре! — Ул үртәнеп сөйләнде. — Әле әнкәй вәгазь укый, әле монысы үгет-нәсихәте белән сагыз кебек сыланды. Әйтмәсәм дә... Олы юлга кеше таларга чыгаммы? Хәрам акчага күз алартаммы? Эшләгез сез дә минем кебек...
Самат стаканга хәмер койды.
— Ике арага чәчәкләр утыртыйк, Алма апа. — Язгөл Зәмирәгә шулай эндәште. — Ике рәт итеп. Берсенә тюльпаннар — лалә чәчәкләре. Алар иртәрәк чәчәк ата. Икенчесенә астралар — кашкарыйлар. Алар кара көзгә кадәр чәчәктә утыра...
Язгөл, сүзләрен хуплауны өметләнеп, Зәмирәгә карады. Уналты яшен тутырган бу кызның йөзендә әйтеп бетергесез самимилек, гадилек нуры уйный иде. Дөньяга, кояшка, ак болытларга, яшел үләнгә, агымсуга, үз поселокларының Казанкага караган читендә калкып чыккан тугызар катлы мәһабәт ташпулатларга сокланып зур ачылган коңгырт күзләрендә бәхет очкыннары елтырады. Куе да, озын да керфекләре еш- еш җилпенеп, шул очкыннарны сүндермәскә, дөрләтә төшәргә телиләр иде шикелле. Ул апасыннан җавап көтте, ә бармак очлары белән йомры калку күкрәге өстенә төшкән калын толым очын сүтеп тә үреп торды. Табигатьнең иң матур төсләренә манылган хыялларын толымына кушып үрә иде кебек.
— Әй, акыллым! — Зәмирә тирән сулады да сагышлы көрсенеп куйды. — Чәчәкләр дисең син, сеңелем... Шундый чагың шул әле. Гаепләп әйтүем түгел. Бәхетле вакытың, чәчәкләр белән серләшер көннәрең...
Алма апасының җете зәңгәр күзләренә мөлдерәп яшь тулганын, матур иреннәренең ихтыярсыздан калтырана башлаганын күргәч, Язгөл куркынып китте.
— Ни булды, Алма апа? — Кыз Зәмирәнең ике беләгеннән тотты.— Рәнҗеттеләрме әллә?..
— Юк... — Зәмирә күз яшен йотты. Яңагы буйлап тәгәрәшергә өлгергән тамчыларын кул аркасы белән сөртеп алды. — Рәнҗеткән кеше юк... Тамагым тук, өстем-башым бөтен. Эшлим. Кибеттә дә. өйдә дә... Чәчәкләр дисең син. Самат абыең теплицаны киңәйтик, ди. Кибет эшеннән буш көннәремдә суган сатарга куша. Озакламый редиска өлгерер... Акча корты кергән бәндә җанын аямас икән ул...
Язгөлнең аллы-гөлле хыяллары кинәт сүнде. Ул, Алма апасын ничек юатырга да белмичә, тынып калды. Зәмирә исә, эч серен сөйләр кеше табылганга шөкер иткән төсле, сөйләвендә булды.
— Чәчәкләр... Аларны сулдыру тиз, күңелне сындыру тиз... Рәшәткә тотабыз, ди, быел ике арага. Рәшәткә дә койма! Өй тәрәзәләренә эчке яктан тимер рәшәткә... Болай да җаным төрмә рәшәткәсе эчендә кебек... Тормышта, сеңелем, кычыткан бул икән, билчән бул. Ялан кул теләсә кем кагыла алмасын икән сиңа.
Зәмирәнең кинаяле сүзләре Язгөлгә аңлашылмады. Шулай ла Алма апасының семья тормышыннан канәгать түгеллеген төшенде. Шул тәэсирдән ул:
— Гомергә шулай булыр микәнни? — дигәнен сизми дә калды.
Зәмирә килешле йомры җилкәләрен жыерды һәм, Язгөл соравын җавапсыз калдырып, өенә кереп китте. Язгөл байтак ялгызы гына басып торды...
Борчылу, тынгысызлану галәмәте булса кирәк, Зәмирәнеи ун күз кабагы да, сулы да алмаш-тилмәш тартып тилмертте. «Уң күз тартса — ♦ хәерлегә, — ди аның әнисе, — сул күз — күңелсезлеккә» <
Зәмирә төрлечә юрап бакты Бәлки Самат китми калыр, бу жәйне о бергә жәйләү насыйп булыр. Акылына кайтсын иде дә китмәсен иде, g чын әгәре! һәр көнне күз алдында, һәр төнне яныңда булса, күңел уты- § рырга яхшырак бит. Иләс-миләсләнергә урын калмый. Китә калса, ни- * ләр булып бетәсен Зәмирә әлегә анык кына әйтә алмын. Иозак-бнк. jS күз-колак, ныклы кул буларак кирәк ана бүгеннәрдә Самат Китмәсен £ генә иде! Ничек кенә димә, гомер сукмаклары кушылган ич инде... 5
Ул да түгел, Зәмирә берсе икенчесен куып килгән диңгез дулкынна- * рыдай уйларның бүтәннәренә күмелеп кала. Китсә, хәерлерәк булмас- ♦ мы? Күз көеге кебек көн саен каршысында йөрмәс иде. ичмасам! Сулыш » иркенәеп калыр. Ихтимал, айлар буе йөдәткән шик-шөбһәсенең очына ° чыгар, өзеп кенә бер карарга килер. Ниһаять, яшьлегендә үз сөйгәне < белән очрашып, курыкмый-калтырамый гына сөйләшергә жай табар... «
Кайсы хәерлерәк соң моның? Ун күз кабагы ни дип тарта да сул * күз кабагы ниләр дип йолкына? Нинди куаныч көтә икән аны туар тан- о нарда? Кайгы-хәсрәтнең нинднләре сагалап тора икән? <
Иңнәренә таш булып яткан уйларыннан авыраеп, ул аш-су ягына үтте. Чәй яңартырга ниятләп, газ пл итәсенең конфоркасын кабызып < жибәрде. Чыпчык томшыгыдай гына ялкын телләре зәңгәрсу тәлгәш • хасил итте. Шул чак плитә өстеиә өйгә кереп калган күбәләк очып килде, борчак-борчак кара таплар кунган кызгылт канатларын җилпеп, ут тирәсендә бөтерелә башлады. Зәмирә аны куллары белән куып карады, күбәләк китмәде. Аннары башындагы яулыгын салып селтәнде Яулык жиле житә калды бугай, күбәләк янә тәрәзәгә очып китте.
— Җүләркәсм, канатыңны көйдерергә йөримсең? Кит. бар кит, урамга ук оч! Янып үлмәк буласыңмы? Синнән башка да канат каурыйларын көйдергәннәр җитәрлек бу дөньяда!
Үзен көйгән күбәләккә тиңләгәч, тагын күңеле тулды
Кичке чәй янында ире эшләре уңайга барса, унбиш-егерме көннән кайтып китәреп әйтте, үзе югында Зәмирә ниләр эшләргә тиешлеген аңлатты.
— Син дә бер дә килми генә булмассың әле. — диде аннары. — Сагындыра бит, сабыр канатларың сынар...
— Син сагыныр төсле күренмисең әле. Сагына торган булсаң, болай атлыгып тормас идең. Ничәнче жәй инде — Шулай диде дә Зәмирә боз йөрәкне дә эретерлек итеп елмайды. Аның уң бит уртасы чокыраеп калды. Әлеге мизгелдә ул гүзәлләргә тиң иде. Каршында илаһи балкыш күреп. Самат хәйран калган төсле булды. Хатынының тасвирга бирел- гесез мөлаемлыгы ана да күчте. Ул дөрес күрәмме соң дигән шикелле, утырган җиреннән бөтен гәүдәсе белән артка каерылды Ерактанрак карап тормыш юлдашының чибәрлегенә тагын бер кат ышанырга телн нде кебек.
Зәмирә иренең соклануын шундук тойды. Самат рухының бозы эрү халәтеннән файдаланып калырга ашыкты
— Чынлап әйтәм, әллә соң китмисенме? — диде. Тавышында наз да. гозер дә. сизелер-снзелмәс кенә кисәтү дә. ялвару да бар иде. Мәгәр Самат күңелендәге кыллар хисләрнең бу бәйләмен кабул итәр дәрәҗәдә нечкә түгел иде шул Тәгаенләгән сәфәренә аркылы төшәрдәй сүзләр аның кәефен кырды. Чырае тагын кырысланып чыкты, күзе-башы җимерелде, елмаюын бозлы су сибеп сүндерделәрмени!
— Нәрсә дип әле барыгыз да бер такмакны такмаклыйсыз? Хорга жыеп өйрәттеләрме әллә? Әнкәй, абый, син... Чүбек чәйнәп май чыгар- макчы буласызмы?
Зәмифә дә сүрелде.
— Син шуны аңла. — Самат учы белән өстәлгә сугып куйды. — һәр адәм баласының тормышта үзенә тигән өлеше һәм көмеше була. Әйтмәсәм дә әйтим, мин дә өлешемә тигән көмешне тиешенчә алырга тырышам.
— Беләм лә...
— Тукта, алай димә. Тормыш ул — буар елан. Мәлҗерәп торып кара. Сөякләрең ничек шатырдаганны ишетерсең. Өй кирәк идеме, кирәк иде. Булдырдым. Машина кирәк. Булдырачакмын! Моторлы көймә!.. Анысын да!.. Син кирәк идеңме, кирәк идең. Кирәк тирәкне ега, сине үземнеке иттем. Килен булып төшкәнеңне сизми дә калдың...
Самат җиңүле елмайды. Ләкин кинәнеп, ихластан елмаю килеп чыкмады.
Зәмирә аны көйдергеч карашы белән баштанаяк капшап узды. Аның ачудан кысылган күзләренә суык ятсыну чыгып өлгергән иде инде, тик Самат бу хәтлесен абайламады.
— Ерткыч! — Зәмирәнең иреннәре генә пышылдап куйды.
— Нигә, шулай түгелме әллә? Әйтмәсәм дә әйтим, синең урында булырга бер кыз да каршы килмәс иде.
Зәмирә кинәт кенә борылып, иренә карады. Акаеп карады дияргә мөмкин. Әмма ачулы чагында да сөйкемле, чибәр иде ул.
— Сиңа гына чыгыйм дип хыялланган идем шул...
— Ул-бу булмаган булса, чыкмас идем дисеңме?
— Тартма әле тел тегермәнеңне! Гарык шул сүзеңнән.
Өйләнешүләренә кагылышлы сөйләшү — өч елдан бирле Саматның күңел сызлавыгы. Электән Зәмирәнең үзен яратмаганын белә, шуңа күрә дә хатыны тирәсендә күрергә күркәм, тотарга куркам димәле хәзинә тирәсендә тулганган төсле йөри. Наз теләнеп тә максатына ирешмәгән минутларында хатынының җан җәрәхәтенә аяусыз орынудан ләззәт таба.
Зәмирә дә әчегә төче була алмый, Саматка карата еш кына кырыслана. Шул рәвешчә, матур гына башланган көннәрнең тәмсезләнеп тәмамланган очраклары сирәк түгел. Бүтән берәүнең исеме хатын-кызның күңел эчкәресендәге иң нәфис, иң нәзберек кылларына кагылып торса, күз алдыннан китмәстәй булса, газапның да газабы икән...
3
Язгөл белән Ильяс — сабый чактан күршеләр. Балалар бакчасына бергә йөрделәр, бер елны бер үк мәктәптә укый башладылар. Уйнаган- нары-шаулаганнары гел бергә булды. Кыскасы, яхшы танышлар иде алар. Мәгәр бу язда үзләрен бөтенләй яңабаштан танышкан төсле хис иттеләр. Гаҗәп хәл! Әллә кайдан серләр пәйда булды, сөйләшер сүз бетми башлады, күңелләр аулак кирәксенде. Иң кызыгы—дөньяга бер-берсенең күзе белән караучан булып киттеләр.
Ильяста, үзе дә аңлап житкермәстән, Язгөлгә изгелек, яхшылык эшләү теләге уянды. Ул аны һәр вакыт канат астына алырга ашкынды. Кызның күзләрендә үзен күрсә, җанына канатлар үскән шикелле була иде.
Язгөлнең дә рухы йөрәк дусты, сердәш, киңәшче һәм терәк эзләгән чак иде. Кыз чын күңеленнән аның килерен көтте. Бүгенме-нртәгәме, әллә айлар, әллә еллар үткәчме — кайчан да булса бер киләсенә өмет өзмәде. Баштарак бу егетне ул хыялый бер зат итеп күзаллый иде.
Сандугач жыры аша, таңда офыкны бизәгән бихисап нурлар аша хәбәр биреп килер дип көтә иде. Алай булмады. Ильяс үзен тыйнак, әмма шактый кыю тотып, мәхәббәтен белгертте. Язгөл дә моңа шаккатмады. Аннары аптырады да: мәхәббәт дигәннәре шулай гап-гади генә башланып китә микәнни соң?
Ильяс янәшәсендә булганда, Язгөл күңеле куаныч һәм ләззәт белән тула. Икәү бергә атлаганда, аңа ташпулатлар, урамдагы агачлар, газоннардагы чәчәкләр, кошлар чыркылдашуы, кичке эңгер-меңгер — һәммәсе татлы бер серлелек белән өртелгән төсле тоела.
Ж.әй буена эшкә китәсе булгач, Ильяс бүген Язгөл белән мөмкин кадәр озаграк йөрергә тырышты. Гашыйкларга хас булганча, җыен юк- барны сөйләшеп һәм шуннан искиткеч зур ләззәт алып, кул тотынышып йөри торгач, алар Савиново поселогына җиткәннәрен тоймадылар да. Берничә көн элек Химиклар культура сараенда «Самоцветы» дигән ансамбльнең концертын караганнар иде. Менә хәзер шуны искә алып, Язгөл:
— «Болытлар артында»ны тагын йөз тыңлар идем! — диде.
Ильяс аны шундук җөпләп алды.
— Әйе, мин дә тыңлар идем. Ул ансамбльнең кайсы җырын гына әйтмә — во дигән! «Безнең адрес — Советлар Союзы», «Крюково авылы», алда әйткәннәребез... — Аннары ул иң охшаткан җырыннан берничә юлны кабатлап көйләде:
Не надо печалиться. Вся жизнь впереди.
— Безнең хакта бу, эйеме?
— Ничек дип әйтим? — Кыз назлы көлемсерәде.
— Бөтен тормыш әле алда булгач..
Алар Язгөлләрнең өй турындагы бакча буендагы эскәмиягә утырдылар. Җылы, чәчәкләр исе белән тулы җәйге төн яшьләрне үз чыбылдыгы астына алды. Гүя ул аларның эчкерсез сүзләрен хәтта йолдызларга да ишеттермәскә тели иде.
Ильяс кызның кулларын үз учларына алырга чамалаган иде, Язгөл, этәреп җибәргәндәй, читкә тайпылды.
— Тик кенә, яме... — Ул моны ачулануга бик якын кырыслык белән әйтте. Шулай да, чамадан ашкан төрпәлегеннән җайсызланган сыман, соңрак тавышын йомшартты. — Син бит футбол уйныйсың...
— Шуннан?
— Кагыйдәләрен беләсеңдер дим. Кул белән кагылмыйча гына..,
— Я, ярый, үпкәләмә, Язгөл .
Кызның рәнҗүе узды. Сөйләшеп киттеләр. Сүз иярә сүз чыккач, Язгөл:
— Әйт әле, Ильяс, — диде, — яраткан кешеңне кыерсытырга мөм- кинме?
Ильяс кашларын өскә чөеп елмайды.
— Аңламадым, Язгөл. «Ярату» сүзе белән «кыерсыту», «рәнҗетү», «газаплану» сүзләрен янәшә куеп булмый, минемчә.
— Мин дә шулай уйлыйм, ә тормышта киресен күреп торам.
— Нинди мисалларың бар?
Кырт кисеп сорагач, җавап бирәсе кыен булып калды. Тиктомалдан, сер тотмас үрдәк шикелле, үзенең туганнары турында сөйләргә тиеш була лабаса. Әйбәтме соң бу? Кирәге бармы мондый мисал китерүнең?
Ахырдан кыз әйләнеч юл тапты.
— Мин белгән бер семья бар, — диде ул. — Ире дә, хатыны да бо- лай бик әйбәтләр. Тормышлары яхшы. Ире генә һаман канәгать түгел, гел акча җитми аңа. Акча дигәндә, үлгәнен дә белми... Хатыны да бик тырыш. Бал корты кебек. Эшендә дә, өйдә дә. Барына сөенеп яшисе
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
килә аның. Бәхетле буласы килә. Ире аңламый. Аңларга теләми. Кыерсыта...
Ильяс ияк кага-кага тыңлап торды. Аннары:
— Дөньяда төрле кеше бар,— дип куйды.— Акчасыз да булмый, билгеле... Алай да... — Егет Язгөлнең тел төбен төшенгән иде. Үзенең Саматка ияреп китәсен дә уйлап алды. Шуңа җавабы торыксыз килеп чыкты. — Алай да, әнкәй әйтмешли, акча дип үлгән аттан дага каерырга да ярамый инде...
Язгөл баш чайкады.
— Белмим, белмим. Тормыш ямен җибәрә торган булгач, нигә кирәк ул байлык? Яратуны үтергәч... Мин әткәй белән әнкәй өчен сөенеп бетә алмыйм. Акча дип һич чыгырдан чыкканнары юк. Ә үзләре гаҗәп татулар, дуслар. Бер генә тапкыр ачуланышканнарын да күргәнем юк. Әйбәт кенә эшлиләр дә... Икесе дә төзелештә...
Кинәт алар сүзләрен шунда бүлеп, үзләре дә сизмәстән тын калдылар. Бер-берсенә сыена төштеләр. Бакчада сандугач сыздырып җибәрде. Аңа күрше бакчадагылар да кушылды.
Казанка аръягында, көн чыгышында тулган айның сихри нурларыннан тукыган саргылт ефәк тасма. Башта ул тар гына иде, минут үткән саен киңәя барды. Аннары ай яктысы тоныклана төште шикелле... Әмма яшьләрнең күңеле тулы нур иде, бәхет иде.
4
Үзйөрешле паромда Иделне кичкәч, Югары Осланнан Балыклыга кадәр берәр юл уңае машинага эләгербез дип сүз куешканнар иде. Шул ният белән Иске Аракчинодагы кичүгә йөри торган автобуска бардылар. Егор алданрак килгән булып чыкты. Самат белән Ильясны күрүгә, ул пинжәк җиңен сыдырып, сәгатенә күз салды, аннары офыктан колга буе күтәрелергә өлгергән кояшка карап, баш чайкый-чайкый гаҗәпләнгән булды:
— Юл чыкканда шул хәтле йокламасагыз!..
Кул биреп күрештеләр. Егор Ильясны, Ильяс Егорны белми иде. Бер-берсенә сынаулы карашып алдылар.
Егор Кононовичка егет ошады. Ильясның кара кашлар астына кереп чумган карасу күзләре матур ялтырый. Ул күзләрдән җылылык бөркелә кебек. Каратутлы, кара чутыр егет. Кул кысуыннан ук беләгендәге куәтен чамалап була. Җилкә киң, бәдән нык күренә — төптән юан чыккан. Замана малае бит, нечкә генә мыек җибәргән. Күп сөйләшми торганга охшый. Сүзгә җавап урынына кайчак ак, тигез тешләрен күрсәтеп елмаю белән чикләнә бугай.
Егор абзасы да егет күңеленә хуш килде. Ачык чырайлы, мәзәкчән. Саргылт чәчләрен артка тараган. Йөзе тулган айдай түгәрәк Янак сөякләре калку. Үзе чуваш икән, ә татарчаны өздереп сөйли, татарыңнан аерып алмалы түгел Янтуганда үскән, татар авылындагы чуваш урамында. Әкәмәт агай! Юк кына кызыктан да кинәнеп көлә. Көлгәндә аның сыек зәңгәр күзләре кысылып, сызык кына булып кала. Сөйләгәндә әңгәмәдәшенең җилкәсенә зур учы белән кагылучан. («Вәт, парии, менә бит нәрсәкәй!») Хәйләсез, беркатлы булса кирәк, Саматның шаяруына да шундук ышанырга тора. Әнә бит Самат абыйсының, Иль-яска күз кысып, «Паром башта Свияжскига бара, кире кайтканда гына Югары Осланга туктыйсы икән». — диюе булды, Егор хафалана калды.
— Озак була инде, алайса. Балыклыга кич кенә барып җитәбез икән, — ди. Паром гомергә андый рейс ясамый, югыйсә.
Аргы яктан төяп чыккан машиналарын, мотоциклларны бушатып, бирге якта чират көткәннәрен төягәнче шактый вакыт үтте. Җәяүлеләр
иң соңыннан кереп урнашты. Егор, ике машина арасына иске плащын жәеп, Самат белән Ильясны чакырды.
— Юл аягы! — диде ул, эре тешләрен күрсәтеп көлде. Аннары капчыгыннан шешә чыгарды, колбаса, икмәк, суган алды. Стаканнарга хәмер койгач, юлдашларына эндәште. — Төрек коньягы! Айкала. Тот, Самат, син дә, Ильяс браток!
Ильяс, гөнаһ кылган адәм төсле, кып-кызыл булды да:
— Мин эчмим, эчкәнем юк, — дип читкә китте. Аның сүзен Самат шундук ныгытып куйды.
— Шаярма, Егорушка! Дошманлашмыйк дисәң, моннан соң энекәшне кыстап авыз ачасы булма. Менә шул. Беренче и соңгы әйтүем шушы. Синең белән миңа да соңгы эчү бу, белеп тор Эшне бетереп, тиярен кесәгә салып кайтканчы стоп-кран ябыла. Елдагыча, сухой закон! Я, сәламәт бул!
— Тау сана!1 — диде Егор үз телендә.
Паром кузгалгач, Ильяс, бортка таянган килеш, җәелеп аккан Иделгә карап барды.
Яз иртә килгәнгәме, май азагы гына булса да, Идел җәй уртасындагы кебек иркен сулый иде. Су инде яз башындагыча болганчык түгел, чистара төшкән. Идел аръягының тау битләрендәге урманнар ямь-яшел. Соңгы елларда су кимегәнлектән сыртларын калкыткан комлы утраучыкларда яшь тал агачлары үсеп утыра, әллә нинди кыяклы үләннәр күтәрелеп килә.
Идел өсте тулы балыкчы. Көймәләреннән якорь төшергәннәр дә, кармак салып, тын калганнар. Яннарыннан моторлы көймәләр, су трамвайлары, «Метеорлар* үтеп киткәч, көймәләре бишек булып тирбәлә.
Көтәләр балыкчылар. Билгесезлек һәм өмет биләгән аларны. Чиертерме балык, биетерме калкавычны? Тартып чыгардым дигәндә генә кире суга ычкынмасмы кулга керәм дип торган табыш? Сунарчы белән балыкчының күпме гомере шул сорауга җавап эзләп үтә бит. Хәер, тормыш үзе дә гөл көтү, өметләнүдән гыйбарәт бугай ла инде ул Менә Ильясның да уенда барып урнашасы авыл, башкарып чыгасы эш. Юллары уңса, быел көз ул мотоцикллы булачак.
Җилкәсенә кул салуга әйләнеп караса, Егор дәдәсе икән.
— Вәт әйт әле син миңа, Ильяс браток, — диде ул аңа, — балык ник су өстенә сикереп чыга?
— Төрле сәбәптән булуы мөмкиндер.
— Алай да?
— Суда кислород җитми башласа...
— Аннары?
— Чуртан куып килсә... Качып котылу өчен.
— Алай гына да түгел, браток. — Егор елмая-елмая сөйләп китте — Күптән өйрәнгәннәр, ди, балыклар бу һөнәргә. Борын заманда ук дип язганнар бер китапка. Болан булган: Балык янына кунакка бер Кысла килгән. Сәлам биргәч: «Ярга чыгып кергән идем, яңгыр ява»,— дигән.
— Нәрсә соң ул яңгыр? — ди икән Балык.
— Су тамчыларының күктән коелуы
— Ә тамчы дигәнең ни нәрсә?
Кысланың аңлата-аңлата теленә төер чыккан. Балык барыбер аңламаган. Шуннан соң: «Кая, мин үзем сикереп чыгып карыйм әле Шунда белермен», — дигән Шул заманнан бирле балыклар судан сикереп, дөнья хәлләрен белеп торалар икән Мең кат ишеткәнче бер кат күрү яхшырак дигән сүз дә шуннан калган, имеш .. Вәт. парии, менә бит нәрсәкәй!—Ул Ильясның җилкәсенә сугып куйды Аннары тагын сөйләнергә тотынды: — Беләсеңме, Ильяс браток, татарлар нигә «Агый- делнең аръягында бер энәгә бер сыер» дип җырлыйлар?
1 Сау булыйк!
17
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА ф
— Белмим, Егор дәдә!
— Белмәсәң, әйтим. Чувашлар сыерны «энә» диләр. Чынлап, чынлап.
Бер сыерга — бер сыер булып чыга. Ягъни кая барсаң да бер кояш булып чыга. -
Самат та сәфәрдәшләре янына килеп басты.
— Җитәбез...
Паром причалга килеп җитәрәк үз дулкынына үзе эләкте һәм киң корпусы суда нык утыруга карамастан, сизелерлек тирбәлеп алды. Самат сүз юктан сүз булсыныкын гына әйтеп куйды:
— Үзен-үзе бәлли-бәү итә бу...
Җәяүлеләр беренче булып чыкты. Самат, төркем башы, паромда чакта ул бер-ике шофер белән сөйләшеп караган иде, берсе Макылга кадәр генә кайтучы, икенчесе Борындыкка баручы булып чыкты. Шуңа күрә паромнан дебаркадерга, аннан ярга чыккан һәр машина хуҗасына сүз куша торды.
— Балыклыга кадәр ал безне. Өчәү без... — Ул, җәһәтрәк аңласыннар өчен, уң кулының өч бармагын тырпайтып күрсәтте. Җавапка:
— Минем тимерләр өстендә артың кабарыр, агай-эне. Кабинага берегезне генә ала алам...
— Мин ул уңайга түгел, Кама тамагына кайтам...
— Алырмын, ну столовойга кереп, корсакны алдап чыгам, берәр сәгать көтәрсез, — дигән сүзләр генә ишетте.
йөк машинасының соңгысы чыгып килә иде. Паромга керергә дигән чират башындагы зур үзбушаткыч шоферының сабыр канатлары сынган идеме, ул каршыга кузгалды. Аз гына, бик аз гына сөзешми калдылар. Самат исә ике арага кысыла язды. Өне алынды. Шуңа җан ачуы белән үзбушаткыч шоферына акырды.
— Иманыңны алам бит мин синең, паразит! Кая ашыгасың?
Тегесе дә тозлап-борычлап җавап кайтарды.
Алар әйткәләшкән арада шофер халкы җыелып өлгерде. Паромнан чыгып баручы соңгы машинаны ашыктырдылар. Самат күтәрелеп караса, ни күрсен: ул машинаның шоферы Зиннур икән ләбаса! Менә сиңа мә! Очрашу дисәң дә очрашу! Зәмирәдән колак каккач, Савино- водагы йортын сатып, каядыр Северный поселогына күчеп киткән иде бу егет. Кыяклаган иде, гарьлегеннән күзгә-башка күренми йөри иде. Паром басмасында күрешергә насыйп икән...
Күзләр-күзгә кадалып алгач, сәлам бирми ярамый. Аннан соң Саматка ни?! Ул морадына ирешкән, сүзен сүз иткән егет. Җиңүче җиңелүчегә мәрхәмәт күрсәтә икән, оттырган кеше моңа шат булырга тиеш.
Автомашина, ярга чыгып бер читкәрәк туктагач, Самат Зиннур янына килде. Егор белән Ильяс та аңа иярделәр.
Зиннур, кабина ишеген ачык калдырып, җиргә төште.
— Сәлам әүвәлге күршегә!—диде Самат, башлап кул сузды.
— Исәнме, Самат абый. — Шофер да сер бирми күреште. — Уһу-у, тагын бер күрше монда икән әле, саумы, Ильяс энекәш!
Аннары ул Егорга да кул бирде.
— Син дә дөньядамыни? — Самат йомышын кисәк кенә әйтеп салмады, ялыныч булып яңгыравыннан сагайды. — Кай тарафларга юл тотуың?
— Буага барам.
— Кайда эшлисең хәзер?
— Мотор заводында. Ә сезнең кая барыш?
— Шул якка. Балыклыга. Алып барасыңмы?
Зиннур берсүзсез ризалык бирде. Самат кабинага, Егор белән Ильяс кузовка менеп утырдылар. Машина, тау менәргә җилкенеп, тизлеген арттырды.
Утыргыч йомшак булса да, юлнын уйдык-чокыр җирләрендә баш түбәсе белән кабина түшәменә тиеп-тиеп киткәли иде. «Кызык! — дип уйлады Самат. — Мин дә үз дулкынында үзе тирбәлгән паром хәлендә бүген, ә?! Йөрәк дулкыннары кагуын кичергән көндәш белән янәшә барам. Маңгайга-маңгай гөрселдәтеп сөзешә язган ике машина кебек бит без... Тормышның киң басмасын тар итеп очрашкан кешеләр...»
Авыз йомып бару икесенә дә уңайсыз иде
— Ничек соң, авыл юллары бик җиләтмиме? — Самат шулай днп сорады. Зиннур бер сүз белән генә:
— Күнегелгән эш, — дип җаваплашты.
— Ярыйсы түлиләрме?
— Мин канәгать.
Шофер моны эчкерсез әйтте, тик Саматка бу сүз төрткеле тоелды. «Мин канәгать, син гемә ул комсыз, тәңкәнең зурысын эзләп чабасың» димәкче микән? «Әйе, чабам. Чабам да, табам да!» Үзалдына үртәлә торгач, эчке бер ярсыну белән, әмма аны тышка түкмәскә тырышып, тезеп китте:
— Мин юк-барга канәгать булалмыйм! Алты почмаклы өем бар, өй тулы менә дигән җиһазым бар, бакчам бар, теплицам бар... Фәрештәгә алыштырмаслык хатыным бар —Ул күз чите белән Зиннур йөзен күзәтте. Нишләр? Үзгәрерме йөзе? Юк, бик тыныч бара. Юлга карап чекерәйгән, әйтерсеһ күршесенең сүзенә колак та салмый. — Инде машина кирәк. Көзгә булмаса да, яренгә «Волга» алам. Аннары шуңа
утырып Кавказга! Парлашып... ң
Зиннур аның әйткәннәрен бик сабыр гына җөпләде.
— Ярый торган эш... ш
Байтак кына сөйләшми бардылар, һәр икесенең үз уе иде. Аннары вак-төяк турында гәпләштеләр. Ике сәгать тулып узды дигәндә, осталар Балыклының урам башында төшеп калдылар.
— Сау бул!—диде Самат, шоферга кул биреп. — Имин йөр. Җырдагыча, миңа уңга, сиңа сулга, язмыш кушканы шулай! һәркем үз юлына... Сирәк очрашабыз. Көн дә күрешкән заманнар да бар иде бит, мин әйтәм. Я, хуш...
Егор белән Ильяс рәхмәт әйттеләр. Өсләренә тузан мул кунган иде. Алар, судан чыккан казлар канат җилпегәндәй, кагына-сугына башладылар.
Председатель идарәдә иде. Осталарны хуп күреп каршылады.
— Көттек. Квартир әзер. Ялгыз бер әбигә урнаштырабыз. Сөйләшенгән. Әбекәй аш-суга бик оста, туй сыйлары хәзерләргә йөртәләр үзен, йорт-җире чиста, канәгать булырсыз, — диде. Ильяска малайсытып карады бугай каравын, тик моны искәреп өлгергән Самат без өчебез дә бер тиң эшли торганнар дигәнне аңлатып куйды.
Әбекәйнең йорты медпункттан кул сузымында гына диярлек булып чыкты. Төзисе бинаның планын-сызымын караганчы, хак мәсьәләсендә кул сугышканчы ашап-эчеп килделәр. Сүзнең зурысы аннары башланды.
Председатель ялланачак осталар алдына сызымнар куйды. Самат алариы үз каршысынарак тартты. «Боларны мин карарга тиеш. Егор белән Ильясның эше — кушканны башкару», — дн иде аның килеш- килбәте.
— «Гигант» колхозы салдырды безнең районда шундый фельдшер- лык-акушерлык пункты, — дип аңлатты Самат янына килеп баскан председатель. — Без анда баргалый торабыз, кат-кат күргәнебез булды. Үзебезгә дә шундыйны салыйк дибез. Буйга — егерме дүрт, иңе алты метр... Биеклегенә килгәндә, шәһәр квартирлары кебек кенә итмәбездер. Өч тә егерме дип билгеләнгән. Медпункт үзе. аптекасы, персонал өчен торак. Аста — склад дип атыйк — подвал ясыйбыз. Кирпечне җитәрлек
КАМ АЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
кайтарып өйдек. Матчалыклар, идән сайгаклары, түшәмлек, идәнлек такталар әзер. Кыскасы, агач материалы тулысы белән бар. Ишек, тәрәзәләрне үзегезгә ясарга. Түбәне шифер белән ябасы. Чират ана килеп терәлгәнче кайтарырбыз дип уйлыйм. Кадак, буяу хәстәрләдек. Измә савытларын көйләп куйдылар. Җылыту үзәктән булачак. Боларын коруны да сезнең җилкәгә салырбыз дип торабыз..
— Мәктәп директоры белән сөйләшеп карарбыз. Үз үтерми, ят ярлыкамый диләр. Моңарчы ярдәмнәреннән ташлаганары юк иде.
— Сөйләшергә, сөйләшергә... Ашау-эчү гвардейски булырга тиешен әйтеп тормыйбыз инде, Гаяз Минһаҗевич
— Бюджетыгыз рөхсәт иткән дәрәҗәдә сыйларга сүз бирә алам.
— Хуп! Яшен яшәгән бинагызны сүтәргә дигәне...
— Договорга кертәбез аны...
— Өстәмә итеп!
— Килешербез дип уйлыйм.
— Подваллап җибәрәсе булгач, аның базын машина казый дип планлаштыргансыздыр инде?
— Утызынчы еллар түгел, Билалов энем, көрәккә калмабыз. Экскаватор да, бульдозер да хутта...
— Алайса, инде түп-түгәрәк тияре турында...
Председатель әйткән бәя Саматка без булып кадалды. Ул сикереп үк торды.
— Сез нәрсә, Гаяз абый?! Көненә ун сумны мин аны хатынымнын җылы кочагын ташлап китмәгәч тә эшлим. Разрядым шундый. Мәзәк яратсагыз да, чынлап сөйләшегез әле.
— Мин әйттем.
— Ихлас сүзегез шул булса, саубуллашыйк кына. Әбекәйнең чәе өчен рәхмәт әйтик тә... Безгә һәр сәгать кадерле. Күршеләрегездән дә чакыру бар иде. — Самат председатель күзенә батырып карап алдашасы итте.
— Кем, Хәйруллин чакырамы?
— Ул да...
— Кәбирев тәме?
— Ул да дип әйтик...
— Шулдыр, гараж әмәлләмәкчеләр. Җир җәя — бер бәя инде ул, Билалов энем. Бер колхозда да котырган акча юк .. Күкерт булма, кабынып төшмә, синең бәяне ишетеп карыйк...
— Алдан атаганыгыз кадәр ике дисәгез, шуңа подвал стенасын өюне, ишек, тәрәзә ясауларны, иске медпунктны сүтүне өстәп түләсәгез, тотыгыз бишне — ун булсын!..
Байтак тарткалаштылар. Председатель сабырын җуймады, тешләп тартсаң да артыгын ычкындырмастай булып утырды. Самат каударланды, кызды. Ул уенсыз-мазарсыз Балыклыдан китәргә әзер иде. Кәбиревкә сугылып, бәхет сынарга ниятләп торды (былтыр бер колхозда җылы гараж салдылар, җаен беләләр)
— Без бит, Гаяз Минһаҗевич, сезнең расценка дигәнегезгә карап тора алмыйбыз. Юк, агай, юк. Тәүлегенә җиде сәгать эшләргә килмәдек чөнки. Юк! Унҗиде-унсигез сәгать эшлибез, Гаяз Минһаҗевич. йоклап алу да чиратлашып безнең. Шимбә юк безгә, якшәмбе юк. һәр айга сигез көнне икеләтә түләүдән чутлап җибәрегез әле. Өч айга егерме дүрт көнең куш бәядән... Муеныгызга көчләп тагылырга килмәдек. Ихтыярыгыз...
Председатель Саматның барысын исәпләп-чутлап куйганлыгына сокланды хәтта. Алай да үзенә сиздермәде. «Дөрес әйтә, каһәр! Шомарган .» Уйлана торгач, колхоз башлыгы сынды, килеште.
Кабинетка баш бухгалтерны чакырдылар.
Саматның җиңел генә «Сүтү — төзү түгел» дип җибәргәне бөтенләй рас килмәде. Сүтү үтләтә торган шөгыль булып чыкты
Эшне калай түбәне каерудан башладылар. Әйтерен бармы, заманында бу түбәне япкан осталар иренмәгән! Ефәк күлмәк җөйләре дияр- ф сең, калайларны берсен икенчесенә шундый итеп «ямап» барганнар — каерып алмалы түгел. Беренче табакны аеруча интегеп куптардылар һәм бернигә яраксыз иттеләр: тишеп, яньчеп бетерделәр. Кадаклары урыннарыннан кымшанмадылар да, тик тырпаешып калдылар, кләш- чәләр «эшләпәләре»н генә салдырганнар иде. Әйтерсең лә кадаклар ■осталарга: «Сәлам сезләргә!» — дип әйтер өчен баш киемнәрен кулларына алганнар...
Самат, калай астындагы такталарга утырып, кубарылган табакны караштыра башлады.
— Күпне кичергән, күпне... — дип авыз эченнән сөйләнде ул. — Биш-алты кат буяганнар. Ә казна йортлары түбәсенә буяу дигән нәрсәнең еш тәтемәвен Мәнди анасы да белә. Шулай булгач, егерме ел гына торган да торган инде бу калай...
Тик аның максаты түбә ябылган елны ачыклау түгел, бәлки, җаен табып, калайларны мөмкин кадәр бозмыйчарак кубару иде. «Аннан күз күрер, — дип фикер йөртте ул. — Иделнең бирге ягында ук дача ■салучылар йөзләгән, берәрсенә куарга була... Колхоз бездән күгәргән калайга хисап алып тормас ла инде!..»
Түшәмгә салынган туфрак уалып тузанга әйләнгән: аяк баскан саен пырхылдап өскә күтәрелә, төчкертә, авыз-борынга, колак тишекләренә тула. Ә түбәдән яңгыр үткән урыннарда тузан каткалакка әйләнгән, анысын көрәк белән көрәмәле.
Көннең-көн буена майтарганнары шул булды: түбә калаен сүтеп алдылар, кайчыларны ектылар, идәнне, түшәмне сүттеләр. Тик стеналар торып калды. Ал арын тиз ишәрбез дигән исәпләре дә чынга ашмады. Черүләре җиткән бүрәнәләрне дә берәм-берәм алырга туры килде. Ярый әле. акылларына килеп, идәнне беренче көнне сүттеләр һәм чүп- чар идән асты базына олага торды. Югыйсә, олаулап чүп көрәргә т\ры килгән булыр нде.
Көн төшкә кадәр нык кыздырды. Осталарның тозлы тиргә баткан аркалары кызарып чыкты. Башларына дүрт почмагын төенләп япкан кулъяулыкларын әледән-әле суга мана тордылар Фатир хуҗасы әбекәйнең салкын әйрәнен чиләге белән чөмерделәр
Кичке якта кояш баешында карасу-шәмәхәләнеп болыт кабарды
— Эх, үткәзеп яусын нде хәере белән' Егор Кононовпч күккә карап шул теләген әйтте. — Июнь башының җылы яңгыры бернигә алыштыргысыз бит ул. егетләр!..
Самат белән Ильяс, арулары җиткән идеме, анын сүзенә кушылмадылар.
Җилләде, давыллады, тузан өермәләре бөтерелде, ләкин Балыклыда яумады, болытның чабу чите генә эләгеп, тамгалап кына үтте Шулай да кайдадыр мәрхәмәт күрсәтте бугай, аллы-гөлле булып салават күпере чыкты. Шуңа сокланып карап торган Егорның тагын сөйләшү кытыгы кузгалды, авызын ерып сүз башлады.
— Карале, браток, салават күперен, — днде ул.— Матур бит. ә!.. Шәүлегән түше кебек.
— Нәрсә ул шәүлегән? — Монысын Ильяс сорады. Ул учы белән күкрәген ышкып утыра, тир катыш тузан төерләрен сыпыргалый нде.
- Татар малае үзен, шуны да белмисен Шәһәрдә үскән шул Кош ул шәүлегән, кош. Аны яңгыр теләнчесе дип тә йөртәләр. Урысчасы —
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
иволга. Янгыр яусын иде дә салават күпере чыксын иде дип тели ди ул гелән.
— Ник алай? — Егет Кононовичның кармагына эләккәнен сизми дә калды.
— Салават күпере — аның матурлыгының башы...
— Ничек?
— Болай булган... — Егор Кононович тәмләп сөйли башлады. Ә күзләре биниһая биек, галәмәт зур күпер булып асылынган матур тасмаларда булды. — Шәүлегән соп-соры бер кош булган кайчандыр. Ну, чыпчык төсле. Ә хәзер аның каурый канатлары соры, яшькелт, кызгылт, күгелҗем... Каян алган ул аларны? Бер китапта язган, көннәрдән бер көйне шәүлегән күк күкрәвек ишеткән. Бүгенге кебек болыт килә икән. Шүрләгән шәүлегән. Яфраклар арасына посып боеккан да яңгыр узганны көтә, ди. Бер заман күзен ачып бакса, ни күрә: болыттан елгага кадәр төрле-төрле төстәге дуга-тасмалар сузылган! Шаккатып карап торган бичара кош моңа. Үзенең дә шул төсләр кебек матур буласы килгән. Дәртләнеп киткән дә, канат кагып, салават күперенә таба оч-кан. Кеп-кечкенә йөрәге, ярылырдай булып, шомланып типкән. Шулай да матур булу теләге куркуны җиңгән. Шәүлегән салават күпере тасмаларының арасыннан кат-кат очып узган һәм шундый матур кош булып калган. Вәт, парин, менә нинди нәмәрсәкәйләр!.. — Бу юлы Егор аның җилкәсенә сукмады, Ильяс ераграк утыра иде.
Кич җитте. Авыл киче. Аның ямен авыл һавасын сулап, сала ипиен ашап, яшел чирәмдә аунап үскән, басуында иген иккән, көтү көткән, болыннарында печән кибәннәре өйгән кеше генә бөтен тирәнлеге белән төшенә. Дөрес, яшел чирәм дигәнең хәзер авыл җирендә дә тансыкка калып бара. Тракторлар, комбайннар, бульдозерлар, авыр йөк машиналары тыз-быз йөргән урамнарда ничек үссен ди ул? Сандугачлы әрәмәләр дә ишәя бармый. Табигать җырчылары кешеләр үстергән бакчаларга күчә. Әмма барыбер авыл һавасы җанга рәхәт, тәнгә сихәтле.
Самат моны тәнендәге һәр күзәнәге белән сизә. Ник дигәндә, аның тамырларында ата-бабадан килгән авыл эшчәне канының дәвамы ага. Шуңа күрә эшкә керешкәндә дә ул борынгыдан калганча, крестьянча итеп, ял-тәнәфесне, нечкәреп торуны, назланып кылануны белмичә тотына. Ат урынына эшли һәм моны бик табигый хәл дип чутлый. Хәер, Егор Кононович та шундый ук токымнан. Хезмәткә муеннан чумарга дигәндә, чуваш кардәшләргә куш. Алар бериш кешеләрнең атна буе майтарганын бер тәүлектә очлап куючан халык...
Әнә офык итәкләрен алсуландырып, моң гына булып кояш батып килә, кичке салкын төшәргә итә. Юк, салкын да түгел әле ул, җирнең кинәнеп сулавы.
Самат хуҗа әбекәйнең иртәдән үк ташып куйган һәм көне буена кояшта торып җылынган йомшак суы белән ләззәтләнеп, илаһи бер тәм табып, пошкырына-пошкырына юынды.
— Үрдәк кебек, син, әй! — Егор юынып алган, хезмәттәшенә кызыгып карап тора иде.
— һе, ни гаҗәбе бар? Әйтмәсәм дә әйтим, мин бит Зөя буенда үскән малай. Елгадан кайтып керми идек. Ат сугару дисеңме, балык каптырумы, һай-һаулап, бер-беребезне суга ташлый-ташлый көймәдә йөзүме! Без малай чакта Зөя тирән иде, күпердән сикерә идек. Ат йөзәрлек булгач инде! Хәзер генә балак та сызганмыйча аркылы чыгалар..,
Юынып-сөртенеп өлгергән Ильяс сорап куйды.
— Сезнең авыл моннан әллә ни ерак та түгел бугай бит, Самат абый?
— Ерак диясе юк. Буага моннан, ну, кырык километрдыр. Аннан ун-
унике. Атың яхшы булса, сигез-тугыз... Машина гасыры өчен чепуха ара...
Шул рәвешле вак-төяк сөйләшеп, әбекәйнең кичке ашы өстәлгә килгәнне көткәндә, Самат, кинәт магнит тарткан төсле, күрше ишегалдына карап, шаккатып, авыз ачып калды. Әбекәйләрдән тәбәнәк кенә койма аерып торган күрше йортның ишегалдында иңнәреннән көянтә- ♦ чиләген дә төшерергә өлгермәгән бер хатын-кыз басып тора иде. <
Самат бил тиңентен ялангач килеш койма буена китте.
— Исәнмесез! — Төзүчеләр әртиле башлыгы күптәнге танышына g эндәшкәндәй сәлам бирде. — Күңелем сизә: сез — Сафдилә апа кызы, з Исемегез Нурсинә. Чишмәдән кайтып килүегез.
— Дөрес әйттегез. Шулай да багучы була алмыйсыз. Әүлиялегегез ч бик чамалы. Медпункт салырга килгән булгач, фельдшер Сафдилә апа- < гызны бөтенләй күрми булмагансыз. Минем әни инде кызы турында co- < рамасалар да, сөйләргә тора.
Самат телдәрләнә бирде.
— һөнәрегез буенча врач инде сез. Эшләвегез Казанда. Отпускыга ®
кайттыгыз. Шунысына гына башым җитми, мин сезне Казанда ничек ч күргәнем юк икән? *
— Эскерттән энә табар идегезме соң? Казан, ай-һай, зур бит!.. <
— Хак сүзгә җавап юк, Нурсинә. Чишмә суын авыз иттермәссезме? * Сусаудан гаҗиз бүген. Көне... Бер генә чүмеч... Мин чишмәгә бай авыл о малае. Шул суны әллә нинди шифалы эчемлекләрдән алга куям...
— Рәхим итегез... — Нурсинә мөлдерәмә чүмечне койма аша сузды. °- Чүмечтә кичке шәфәкъ нурлары тонык кына чагылып киткән төсле ш
булды. Саматның койма аръягында үзеннән кул сузымында гына торган терапевтны да, ни сәбәптәндер, шул шәфәкъкә тиңлисе килде, мөлаем да, моңсу да. Чибәрлеккә өстәлгән мөлаемлык. Каратутлы, күзләрендә ташкүмер каралыгы. («Ак матур — чак матур, кара матур — бик матур...») Керфекләре куе, ялгап ясагандай озын, әмма табигый. Кашлары! «Ничегрәк сызыйм икән?» — дип, талантлы рәссам баш ваткандыр төсле. Кыйгачның кыйгачы. Бит очларында багалма алсулыгы. Алтын алкаларының кашларына да шул алсулык күчкәндер кебек. Гади генә чәчәкле ситсы күлмәге шул кадәр килешле тегелгән, кызның бил нечкәлеген дә, күкрәкләрнең тыгыз йомрылыгын да. җилкәләренең ки- лешле-матур булуын да аермачык күрсәтеп тора. Жәл, толым үстермәгән! Чигә бөдрәләренең күркәмлеген бермә-бер арттырыр иде. Табигатьнең тагын бер хатасы: сул як аокы казнасында кәкрерәк үскән бер теше бар. Тик ул теш кызның чибәрлегенә һичнинди зыян китерми.
Аның бу теше — бары тик аерымлык билгесе, дөньяда аңа охшаган гүзәлләр табыла икән, алардан аерып алыр өчен тамга гына дип уйлап алды Самат.
Авырулар күңелен күреп сөйләшүдән гадәтенә кергән микән, Нурсинә бик йомшак, бик ипле сөйләшә, тавышы җанга ятышлы..
Су салкыныннан ухылдап куйды Самат.
— Суым салкын, эчем ялкын дип җырлыйлармы әле? — диде ул.— Рәхмәт, Нурсинә.
— Исән булыгыз... — Врач терәлеп калды. — Исемегезне белмим.
— Самат. Самат Билалов. Озакка кайттыгызмы дип сорасам, әрсезлек димәссезме?
— Сер түгел, бер айга. Кырымга да, Кавказга да бармадым, әни янында буласым кнлә.
— Бик дөрес.
Шул чак Саматны ашка дәштеләр.
— Безнең егетләр адашкан Сау булып торыгыз, Нурсинә, — дип, шаяру аралаш җитди әйтеп куйды Самат.— Керим. Күрешербездер
әле. Ара ерак, яна йөрәк, дип торасы түгел. Безгә дә керегез, вакыт тапсагыз...
— Үзегез рәхим итегез.
— Була ул, рәхмәт!
Кызлар белән теш агарту түгел иде, югыйсә, исәпләре. Тамакны шәпләп туйдыргач, Егор белән Самат бина салынасы урынга янә барырга сөйләштеләр («Ильяс шактый биртелде, сафтан чыгарып ташламыйк, ял итсен»,—дип килештеләр). Эш шунда: сазлык киптерү участогыннан, төнлеккә дип, председатель экскаватор кайтартты. Ул электр яктысында эшләп (багана утыртып, прожектор өчен линия тарттылар), нигез базын казыячак. Төзергә алынган кешеләрнең шунда булулары кирәк тә кирәк. Анда уйдык, монда таучык калса, көрәк белән ерак китә алмассың.
Колхоз башлыгы сүзендә торды. Күз бәйләнер-бәйләнмәс экскаватор эшли башлады. Аның эшен карарга авылның бөтен бала-чагасы җыелган иде. Йоклар вакытлары җитеп узгач, әти-әниләре шунда эзләп килделәр.
Самат белән Егор таң сызылганда гына кайтып яттылар. Талчыгулары җиткән иде. Егор Кононович, мендәргә башы тиюгә, йоклап китте. Йоклаганны елан чакмый. Хак икән шул. Ике хезмәттәше тирән,, тигез тын алып, бер тиң йоклыйлар. Ильяс нидер сөйләнеп тә алды. Ихтимал, төш күрәдер. Ә менә Самат йоклап китә алмый. Күңеленә әллә нинди уйлар килә. Кирәге дә, кирәкмәсе дә. Мең дә бер төрлесе. Дөнья кууга бәйләнгәне дә, тузга язмаганнары да.
... Малай чакта аның үз колхозлары умарталыгына барганы булды. Анда ник аяк басканына үкенеп, ак тәүбә, кара тәүбә иткән иде. Чөнки умартачы картның корт караган чагына килеп эләккән иде. Картка ни! Йөзендә битлеге, кулында төтәткече. Кортлар аны таныйлар бугай, тимиләр. Ә Самат дигән бәләкәй малайга каныктылар гына! Әүвәле бер- икесе бәйләнеп изалады. Малай алардан качып котылырга теләп йөгерде, кулларын бутады. Шуннан соң тагын да күбрәк ябырылдылар. Берсе чакты, аннары икенчесе... Әрнүдән, коты алынудан бәләкәй Самат дөнья тузгытып елый башлады. Чыдаша алмыйча җиргә ауды. Ярый әле, күрше бабасы төтәткече белән бик тиз килеп җитте. Әй, «ыслады» үзен! Шуннан кортлар китте.
Малайның бите шешеп чыкты, күзләре, пәке белән сызып җибәргәндәй, ярык кына булып калды. Кул аркалары кабарып килде. Бәгыренә әрнү төште.
Умартачы карт:
— Елама, улкаем, елама! Бал корты чагуның файдасы күп, — дип- юатып та карады. Файда белән зыянны аерырлык идемени ул?!
Хәзерге Самат Билалов бот буе сабый түгел. Умарталыкта чәчәлә- неп еламый. Файданың ни икәнен дә төшенә, зыян-зәүрәткә юлыкмыйм дип тә җан ата...
Уй өере, көзге болыт төсле, һич тә таралмый бит. Өйдән чыгып китәр алдыннан абыйсы Морат белән бәхәсе, әнисе сүзләре, хатыны Зә- мирәнең әле җәйге кояш кебек җылынып, әле кышкы тимердәй булып сөйләгәннәре... Туган авылыннан партком секретаре язган хат... Әтисенең истәлекләр дәфтәре...
Булмады, йокыга китә алмады. Песи сыман сак кына торды да өйдән алып килгән будильнигын карады. Текелди, куа минутларны, куа сәгатьләрне, гомерне... Нәкъ иртәнге өчтә шалтырарга көйләп куелган. Инде ике тулып узган. Янә ятакка барып ятты Самат. Күзләрен йомып та карады, ике йөзгә тикле санап та бакты. Юк булгач, юк! Үз җанында үзе казына, үзе эзләнә ич. Гаепләүче дә үзе, адвокат та. Әнә тагын күз алдына Зәмирә килде. Җитмәсә, бу юлы Нурсинәне дә ияртеп килгән. Икесе ике ягында. Эндәшмиләр, юынаулы, үпкәле карыйлар гына...
Шунда Самат уйларында кинәт бер ачыклык пәйда була. Зәмирә ана гел диярлек салкын йөри, үз итми, жанын ачмый, ят санын. Аның күз карашларында Саматка үпкә, үчлелек бетеп тормый. Аңарда үзенә җитәрлек тә, кешегә бирерлек тә җан җылысы юк. Ә менә Нурсннә... Аның белән бер сөйләшү — үзе бер гомер. Аның күзләрендә ана кай- ф гыртучанлыгы, сеңел нәфислеге һәм нәзакәтлелеге, дусларча тугры- < лык, синең хисеңне, уйларыңны аңлау бар кебек. Хәйләкәрлек, хөсет- 5 лек, комсызлык, явызлыкның эзе дә юк. з
Аннары Саматның күңелен вөҗдан дигән прокурор биләп алды. 5 Аның үз хакыйкате, үз фикерләре. «Син, Билалов, — ди ул, — әкәмәт 3 уйлап куйдың әле. Зәмирә бит синең белән парга җигелеп, тормыш йө- з ген тарта. Дөнья көтү ул урта мәктәптәге классташ кызыңның альбо- ь мына шигырь язу гына түгел. Тормыш итүнең аяз көне бар, җил-да- х вылы бар. Исән чак бар, сырхау чак бар. Әйтеп бетергесез сөенечләре, 5 йөрәккә кан саудыра торган кайгы-хәсрәте бар... Бәс, шулай икән, җиде ф кат үлчәп бер кис. Кешегә баш дуамалланыр өчен түгел, уйлар өчен би- а релгән. Йөрәк дигәнеңне йөгәнли алмасаң, нинди ир-егет син? Зирәк о акыллы кешеләр: «Тормыш — көрәш», дигәннәр. Көрәштә, туганкай, * каш сикертеп, күз кысып, елмаеп торып кына булмый Синең олы гө- s наһың бар, шуны онытма. Зәмирәгә ни рәвешле өйләндең? Башта кул < салдың, соңыннан ул сиңа чыгарга мәҗбүр булды. Зәмирә карашында- * гы рәнҗү дә бәлки шуннандыр... Нурсннә бәлки изгедер, ну бит әле < син аны тик бер тапкыр гына күрдең... Шул хәтлесенә дә башыңны эш- ч ләт, кирәксенерме ул сине, юкмы?..» *
Ул төнне Самат керфеккә керфек тә какмады. Мәгәр шуңа үкенмә- ю де. Нурсинәнең елмаеп иртән исәнләшүе, бер-ике авыз әйтүе аның рухында ниндидер өермә кузгатты. Кабыныр-кабынмас сүнәчәк утка сәбәп булдымы ул өермә, зур ялкынның тәүге очкынын алып килдеме? Бәлки тормышта чын-чынлап үз дигәнеңне очрату шулай була торгандыр?
Самат бик ерактан, томан аша гына бер нәрсәне шәйләгән төсле булды: үз намусы каршына хөкемгә баса түгелме соң?!
6
Язгөл өч атналык производство практикасы үтеп кайтты. Колхозда эшләделәр. Биектау районында. Мәктәп интернатында яшәделәр.
Классташлар белән булгач, бер дә алан ямансуларга туры килмәде. Көндез басуда чөгендер сирәкләделәр. Кичләрен клубка йөрделәр: кино карадылар, үзешчән сәнгать концертына катнаштылар, бригаданың стена газетасын чыгаруда булыштылар. Ә малайлар авылдагы яшьтәшләре белән футбол ярышы оештырдылар
Боегуын, юк, боекмады Язгөл. Кояшта кызып, җилдә каралып, чыныгып, ныгып кайтты. Шулай да Казанны бик сагынды Күрше районда гына булсаң да, сагындыра икән ул. Дәү әнисен күрергә зарыкты, әти- әнисен сагынды, Алма апасын. Тагын тагын берә\не юксынды Бүтәннәрен кайткач ук күрде, сөйләште, ә «берәү» ерактарак, Самат абыйсы белән. Хат язарга кыймый инде ул. Бу кадәресен Язгөл белә. Сабан туена бер генә атна калды, шунда кайтып килмәсме? һич югы, бер генә көнгә. Ләкин Самат абыйсы кул астыннан ычкынулары, ай-һай!..
Шулай үз уйларына уралып, кичен Волгоград урамындагы иптәш кызларына барганда, ул, чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, кирәкмәс бер очрашуга тарыды Гастрономнан яңа гына эшен бетереп чыккан Алма апасы кибет читендә элек алар урамында яшәгән Зиннур абыйсы белән сөйләшеп тора иде. Үзе көлә, йөзе көлә иде Алма апасының! Басып торышына кадәр үзгәреп киткән, бүТәнен әйткән дә юк. Башын югары тотып, мактанычы бар төсле сөйләшә. Бәхетле минутлар кичерәдер, күрә
сең. Олыларның Зәмирә элек Зиннур белән яратышып йөргән дигәне Язгөлнең колагына кергәне бар иде. Бәлки чындыр ул сүз?.. Алайса, нигә өйләнешмәгәннәр?
Язгөл, аларны күрмәмешкә салышып, читтәнрәк үтмәкче иде, аның хәйләсен бик тиз абайлап алган Зәмирә үзе кычкырып туктатты.
— Язгөл, кая ашыгасың, акыллым? — диде.— Туктап кит әле, үскәнем.
Кыз ояла-ояла гына алар янына килергә мәҗбүр булды. Алга манып алгандай, кызарды, янып чыкты.
— Исәнмесез!—диде ул, олыларга күтәрелеп карамый гына.— Дус кызым янына барышым иде.
— Озак торасыңмы?
— Әйләнеп кенә чыгам.
— Алай булгач, бергә кайтырбыз. Мин сине шушында көтәрмен,
яме. ,
— Ярый.
— Нәкъ шушы урынга кил.
Язгөлнең аякларыннан богау салдырдылармыни! Ялт борылды да ашыгып китеп барды. Күңелендә бер сорау бөтерелде: бу ни эш? Гади күрешү генәме, әллә Зиннур абыйсының эш сәгате бетүгә махсус килеп каршылавымы? Алма апасын болай көләч итеп, бәхетле итеп күрүенә ул чын күңелдән шат. Елмаюын онытмаган икән әле. Бик әйбәт! Икенче яктан караганда, Язгөл өчен һич шатланыр сәбәп юк. Әгәр дә Алма апасы аның Самат абыйсын исеннән чыгарып, бүтән берәү белән күрешүдән тәм таба икән, моны хуплап булмый инде. Абыйсына ишеттерсәләр, әти-әнисенә, дәү әнисенә ишеттерсәләр? Ишеттермәсеннәр дә, ди. Мондый очрашулар Алма апасының абруена нур өстимени? Ире бар өстеннән... Андый хатыннарны пычрак сүз белән атыйлар ич...
Язгөл әйләнеп килгәндә, Зәмирә янында Зиннур юк иде инде. Алма апасы Язгөлне култыклап алды һәм алар Хөсәен Ямашев проспекты буйлап өйләренә юнәлделәр. Әлерәк кенә Язгөлне камап алган сорауларга җавапның зур өлешен Зәмирә үзе бирде.
— Мине Зиннур белән күргәч, аптырап калдыңмы, үскәнем?—диде ул, җете зәңгәр күзләре белән Язгөл күзләренә текәлеп. Аның чәчәк таҗыдай иреннәре читенә сәер генә елмаю кунган иде. Ул үзе дә аптыраудан арынып бетмәгән иде бугай. Аптыраган көләр, йөдәгән елар дигәннәре шул була торгандыр,— Син хәйран калма. Һәрхәлдә, мин шулай киңәш итәм. Тыңла, үскәнем. Үзегезнекеләрдән кемгә дә булса сөйләгәнче...
Язгөл аның сүзен бүлде.
— Берәүгә дә бер сүз әйтмим, Алма апа. Икмәктер менә, кояштыр!..
Зәмирә аның самимилегенә, әле чыгып бетмәгән балалыгына дикъкать итте, якын итеп, үз итеп көлеп җибәрде.
— Кит, сөйләнмә алай. Комсомолка башың белән. Дәү әниең дә алай карганмас.— Аннары, тыныч булырга тырышып, аңлата башлады.— Вакыты җиткәч, көне-сәгате белән мин барсын да өйдәгеләргә үзем төшендерермен. Чын дөресен, үз телем белән. Синнән үтенечем шул: хәзергә сер сакла. Гайбәт булып ишетелмәсен. Гайбәттән дә әшәке нәрсә юк, үскәнем. Әйткәннәре бардыр, яшьлектә Зиннур абыең белән яратышып йөргән идек без. Кавыша алмадык...
Зәмирә тынып калды. Миенә эретелгән кургаш булып ямьсез хатирәләр, шыксыз уйлар тулды. Шуларның авырлыгына чыдамаган төсле, ул башын иеп атлады. Аннары, барысын бер селтәнүдә түгеп-бушатып ташларга теләгәндәй, башын чайкап алды.
— Ул һаман да өйләнмәгән, ялгызы. Әгәр минем аның белән очрашуым Саматка ишетелсә, ул мине шул төнне үк кайтып үтерәчәк...
Мин ана тузан бөртеге кадәр дә хыянәт итәргә теләмим. Ахырынача хәл итеп, абыеңнан китәм икән, анда да әле законлы никахсыз Зиннур өенә аяк атлап кермәячәкмен. Әнием белән сеңелем янында торырмын .. Ә хәзергә... башым түнгән чак, үскәнем. Ике ут арасында мин. Нишләргә дә белмим...
Алма апасының шушылай итеп җанын ярып салуы Язгөл күңеленә ♦ яшенле давыл кузгатты. Аның тыны кысылды Тулам-түгеләм дип мөл- < дерәп атлый торгач, түзмәде кыз, елап җибәрде. Зәмирә дә каннар яшьләрен эчкә йотып килә иде. ?
Өйгә кайтып җиттеләр. Түр бакча тәрәзәсе ачык. Шуннан карап 5 торган Сәрбиҗиһан түтәй оныгы белән кече килененең боегышып кай- х туларына имәнеп калган иде. р
— Ярабби, бер-бер яман хәл бармы әллә?—Карчык, оныгын кар-£
шыларга дип, болдырга ук чыкты.— Ни булды, бәбкәм? Нигә болай 5 бик боек кайтасыз? х
Язгөл елмайгандай итте. ♦
— Юк, дәү әни, бер ни дә юк. Гел көлеп кенә йөрмиләр лә инде...— “
Шулай диде дә, кызарган күзләрен яшерергә теләп, тиз генә верандага ° кереп китте. <
— Гел көлеп кенә йөрмәгәннәрен беләм лә мин, беләм,— дип сөй-?
ләнде Сәрбиҗиһан түтәй, тирән эчле галошларын аягына кия-кия. * Кече киленен күреп чыкмый торып, күңеле урынына утырмасын белә . иде инде ул.— Көлке күп булса, күңел симерә, күңел карая... Эчем < сизә, ул баланың эше көлүгә калмаган әле. Иртә дә моңлы, кич тә £ моңлы... Ни әйтерсең бит иренә дә... Әйткәнеңә карый торган бала < булса икән... 13
Ул Зәмирә янына керде Килене аны гадәттәгечә олылап каршылады, җылы, йомшак, ипле сөйләште. Күпне күргән анага хөрмәте һәрчак зур аның. Кайнанасының кече күңелле, кеше җанлы, гадел булуын бик ошата иде ул. Кайберәүләр үз кызларына да мондый мәрхәмәтле, миһербанлы булмыйлар Сәрбиҗиһан түтәй йомыркадан жөй эзләүче кайнаналардан түгел.
Кыты-мыты, юкны-барны сөйләштергәләп, Сәрбиҗиһан түтәй әйтер сүзенә юл салды.
— Иртәгә смена атнаң бетә, килен-кызым,— диде ул бик җайлап кына,— Самат янына барып кайтыр идең. Аз-маз күчтәнәч илтерсең, өстен-башын карап, юасын юарсың, типчү кирәксә, типчерсең. Ике-өч көн торып кайтканнан монда бер ни дә үзгәрмәс...
— Авылга дисеңме, әнкәй?— Килене аңлап булмый торган сүз ишеткәндәй карап куйды. Карчык моны өнәмәде.
— Балыклыга дим. Ирең шунда эшләгәч. Берәү булса, бер атнадан җыенып барып кайтыр иде инде. Чаялыгың кимеп калды әле синен, килен-кызым. Безнекен учка учлап тотарга кирәк аны, кирәгендә сыйпарга, кирәгендә кысарга...
— Мин сыйпый да белмим, әнкәй, кыса да белмим... Өйрәнмәгәнмен...— Зәмирә теләр-теләмәс кенә җавап бирде һәм, баеп баручы кояшның ян тәрәзәдән төшкән нурларына карап, күзен кыса төште, ә йөзе таш төсле хәрәкәтсез һәм суык иде.
Шәфәкъ нурлары Сәрбиҗиһан түтәйнең йөзенә дә кунган һәм анын тирән җыерчыкларын каралыбрак торган җөй эзләре күрсәтәләр иде. Карчык битен сыпырып куйганда, шул җөйләрне җуярга азапланадыр кебек тоелды.
— Өйрәнергә вакыт...— Кайнана моны тыныч, мәгәр кырыс әйтеп салды — Бармактан балдак алмашкан көннәрегез түгел Үзеңнекен итә бел, хатыны бит син аның. Ирләрне алгы көпчәк дисәләр дә, арткы көпчәк тирән эздә булса, алгылары әллә ни нркенлн алмый. Киләсе атнаны да эшләргә кушалармы соң әллә? Эштән җибәрмиләрме?
— Кая җибәрмиләрме дисен, әнкәй?— Кайнанасы әйткәннәр аның аңына барып җитми иде, күрәсең.
— Сөбханалла! Самат янына дип торам бит. Ирең янына...—Карчык сискәнеп калды. Ни булган бу балага? Аннары әмер тавышы белән әйтми булдыра алмады,— Җыен да барып кайт. Иртәгә тәвәккәллә.. Мин дә бераз күчтәнәч куярмын...
Төнне Зәмирә тынгысыз үткәрде. Йокысының рәте-юне булмады. Таң алдыннан гына чын-чынлап йоклап китте.
...Таң яктысы белән ай нурлары бергә кушылган илаһи минутлар. Ай зур итеп кибән башы кисеп алынган ак калачны хәтерләтә. «Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач» дигән табышмак күңеленә килә, Зәмирә аны, сабый чагындагыдай, кат-кат кабатлый: «Пәрәмәчләр» исә мич тулы ук түгел инде, сирәгәеп калган. Күк йөзе урман аланына охшаш. Гүя шул аланлыктан бик мул җиләкне җыеп алганнар, икенче катка анда-санда янә җиләк пешкән. Йолдызлар — әнә шул җиләкләр..
Яктыра. Күп тә үтмәс, әнә тегеннән, көнтуар яктан утлы алтын шар тәгәрәп чыгар да акрынлап югары үрмәләр. Үләннәрдәге чык тамчылары җемелдәшер... Поселоктагы чия, шомырт, сирень, алмагач үскән бакчалар шау чәчәктә, йортлар ак.күбеккә чумган сыман. Инде миләш тә чәчәк атарга өлгергән. Булачак тәлгәшләр әлеге аксыл, ярмаланып торган эремчек шикелле... Кемдер шул чәчәкләрнең берсен өзгән дә (нигә әрәм иткән инде, уттай янып торган тәлгәш булыр иде!) арттан Зәмирәнең муенын кытыклый. Үзен һич кенә дә көнче күбәләк санама- са да (көнче кешенең кытыгы күп була диләр бит), түзеп тора алмый, шыркылдап көлә... һәм... ул көлеп уянып китә. Барсы да төштә генә икән! Әйе, чәчәкле яз үткәнгә байтак булды шул инде. Зәмирәнең дә язы чәчәк койды... Шулай да бу якты төш аның кәефен яхшы якка авыштырган иде. Күңелдәге кара болытларны таң җиле куып тараткан диярсең. Уйларына ачыклык кергән шикелле булды. Ул яшь кыз чагын- дагыча җитезлек белән урыныннан сикереп торды да, тиз генә өстенә халат, аякларына йомшак туфли киде. Матурлап урынын җыештырды. Караватының бер башына мендәрләрне кабартып куйды. Алар өстенә яңа яуган кар төсле каплама япты. Аннары, бер читкәрәк китеп, капламадагы бизәкләргә карап торды. Әйтерсең лә күңелен ничә көннән
• бирле изалап торган сорауга җавапны шул бизәкләр арасыннан табып алырга җыена иде.
«Самат янына барырга!»— иртүк кабул иткән карары шул булды. Тик наз эзләп тә, керен юарга да түгел. Ачыктан-ачык соңгы кат сөйләшү өчен барырга җыенды ул.
7
Табигатьнең кай төбәкләргә агыласы кайнар сулышы безнең якларга ябырылгандыр, ми кайнатырдай кызу көннәр торды. Кояш колга буе күтәрелү белән, җанны тыгызлап кыздыра башлый, шабыр тиргә батыра.
Төн салкынында иркен сулап өлгергән үлән-үсемлекләр көн уртасы якынлашканда шәлперәеп, шиңеп кала. Куаклар үз алларына йокымсырап, мәлҗерәп утыра. Яшеллек хаким итәр ай булса да, юл читләрендәге, койма буйларындагы үләннәргә сырхау сарысы суга. Юлларда тузан. Җып-җылы мамык тузан... Яңгыр юк та юк. Болыт та кабарып карый, югыйсә.
Көн үзәгендә батырып эшләргә тәкать-түзем калмагач, Саматлар эшкә яктыра башлау белән тотына башладылар. Иртәнге ашка сигезләрдә кайталар. Аннары янә ике-өч сәгать эшлиләр дә хуҗа әбекәйнең салкын келәтендә хәл җыялар. Көн сүрелә башлагач, төшкелекне ашап, тагын үз эшләренә керешәләр. Кич күз бәйләнгәч кенә кайталар.
Эшләре үрчи үрчүен. Ак кирпеч стеналар күзгә күренеп күтәрелә. Карарлыгы, сүз әйтерлеге бар инде. Колхоз председателе төзүчеләр янына сугылмый калмый. Кичә байтак күзәтеп торды. Каланыкылар кулындагы мастерокларның уйнаклавына, кирпеч араларындагы җөйләрнең чисталыгына игътибар итте «Башлыкларынын эше сәнгать — прәме! Егоры да остарып җиткән. Ильясы да олылардан калышмый, ♦ кирпечкә кирпечне майлап сылагандай итә, әй! Тизлектә генә өлкәннәргә ияреп җитә алмый. «Остазың бик булган кеше, егет! Өйрәнү үзе бер һөнәр. Өйрәнгәнең җирдә ятмас...» Ул эченнән шулай уйлады, ахырында үзләренә дә әйтте.
— Булдырасыз, егетләр! Күз генә тимәсен үзегезгә!—диде.
— Тиясе күз тигән инде, Гаяз Минһаҗевич,— дигән булды Самат, мактауга әллә ни һушы китмәгән шикелле. Чынында председатель сүзләре аның җанына май булып яткан иде. Үз бәясен үзе белеп торган кеше, фикерен читтән расласалар, үсенеп китүчәнрәк бит. Мәгәр Билалов малай-шалай түгел, мактанып күкрәк киерү тойгысын авызлыклый белә.— Эчке яктан басмалар куяр вакыт җитте, Гаяз Минһаҗевич. Терәкләрнең ныгын, такталарның калынын китертсәгез икән...
— Бүген китерерләр, энем.
— Пионерларыгыз бик уңган. Шуларны ике-өч кеше итеп кул арасына куйгалый торсагыз...
— Сөйләшенгән..
Көндезге ялга кайткач, юынып-чистарынып алдылар да келәт ягын карадылар. Егор Кононович, гадәтенчә, әкият сөйләргә җыенды
— Болай булган, Ильяс браток. Бер заман Кәҗә тәкәсе. Үгез, Тәкә очрашканнар. «Кайсыбыз акыллырак?» дип спорлашып киткәннәр. Берсенең дә ахмак буласы килми. Киткәннәр Ишәк янына.
— Әйт әле, кадерле Ишәк, кайсыбыз акыллырак?—дигәннәр...
Ильяс Егор Кононовичнын әкият капчыгы әледән-әле чишелә торуга күнегеп бара иде инде, үзен баласытып сөйләмәвен дә күптән аңлады, шуңа күрә бу юлы да көлеп кенә куйды.
— Монысын да китаптан укыдыңмы, Егор дәдәй?
— Китаптан.
— Ниндирәк китап соң ул?
— Исемен әйтә алмыйм. Кыз алып кайткан иде. Зурысы, пединститутта укый торганы. Бер бик зур укытучы турында. Шуның укучылары әкият язалар икән.
— Макаренкомы?
— Юк, ул түгел.
— Сухомлинский, алайса?
— Шул булырга мужет. Я инде, тынлап бетер
— Шуннан, шуннан?— Ильяс бик бирелеп тыңларга әзерләнгән кыяфәттә Егор дәдәсенә карады.
— Вәт шул. Ишәк әйткән: «Үлән ник үсә?» дигән соравыма җавап бирегез, шуннан сон кем акыллырак икәнен әйтермен», дигән.
Үгез үзенчә әйткән:
— Үлән яңгыр яуганга үсә,— дигән.
Ә Кәҗә тәкәсе:
— Кояш җылытканга үсә,— дип җавап биргән.
Тәкә бер сүз дә әйтмәгән. Ишәк уйлап алган, «Әһә!—дигән. — Тәкә акыллырак. Үгез белән Кәҗә тәкәсе әйттеләр әйтүен, ну бит аларнын хаталануы бар»,—дигән. Вәт нинди нәмәрсәкәйләр, Ильяс браток. Сүзсез Тәкә акыллы күренгән...
Егор әкиятен башлаганда, Самат Сафдилә апаларына кереп китте. Чишмә суы эчәргә. Салкынын, тешне сындыра торганын. Аның «сусавы» гадәткә керде. Егор белән Ильяс моны бик үк өнәмиләр. Кистереп
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
каршы да төшә алмыйлар. Бригадир бик үзенекен бөгүчән, кеше сүзен күтәрми.
Саматның ишек шакуына җавап булып, өй эченнән:
— Керегез!—дигән ягымлы тавыш ишетелде. Шуны ишетер өчен генә дә Самат бу бусагага көн саен әллә ничә тапкыр килеп китәргә риза иде.
— Хәерле көн, Нурсинә!
— Исәнмесез, Самат. Узыгыз. Сезгә карап, сәгать дөресләргә була, Уникенче нәкъ унбиш минут.
— Солдат чактан калган төгәллек.
Самат түрдә укып утырган Нурсинә белән сүз аЛышты, ә аяклары белән нык-нык басып, идәнне тикшерде.
— Эчне пошырмыйлармы инде?
— Тындылар. Сезнең кул тигәнне генә көткәннәр икән. Рәхмәт.
— Рәхмәтлек эш юк югын. Җан кыйнап шыгырдамаулары, селкенешеп тормаулары кирәк.
Бу сүзләрнең хикмәте шунда: өченче көн Самат фельдшер апасы квартирасының идән такталарын рәтләде. Баш-башларга терәк күтәртмә куйды, такталарны шуларга ныгытып беркетте. Чайкалгалап торалар, хаста карчык сыман, аяк баскан саен ыңгырашалар иде. Шул тотрыксызлык Самат күңелленә тия һәм аның үз хәлен, үзенең рухи халәтен хәтеренә төшереп тора иде. Идән такталар ныгыгач, Саматның да күңеле утырып киткәндәй булды.
Медпункт вакытлыча авыл советының бер бүлмәсендә генә урнашып торганга, дару-дәваның яртысы Сафдилә апасының үз өендә иде. Кергән саен Самат аларның латинча-русча язылган исемнәрен укый. Бүген дә ул баш чайкап торды.
— Күпме дару!—диде, аннары Нурсинәгә каерылып карап.—Таб-леткаларда, шешәләрдә, пакетларда... Үләннәр, тамырлар, төнәтмәләр, майлар... Ашаганга кадәр эчәргә... Аштан соң. Иокы алдыннан... Меңнән берен эзләп табарга кирәк инде, ә? Шагыйрь иң кирәкле сүзен тапкан шикелле, композитор кирәкле нотасын, художник иң дөрес төсне тапкан төсле...
Нурсинә, күзләрен зур ачып, Саматка текәлеп торды. Каладан килгән төзүче авызыннан беренче кат ишетә иде ул мондый сүзләрне, һич кенә дә мондый нечкәлекләрне аңлыйдыр дип уйламый иде ул аның хакында. Чапмаган да, юынмаган да бер оста дип кенә белә иде. Бак- саң-торсаң, алай гына түгел икән ич! Кайчак без кешенең иң-иң катлаулы үзе бер дөнья икәнен онытып җибәрәбез шул. Чыннан да бит кешедә начарлык яки яхшылык кына түгел, аңлавы читен, ә кайчак бөтенләй мөмкин дә булмаган үтә кызык, сәер һәм катлаулы сыйфатлар, шул сыйфатларның ничәмә-ничә төрле нюанслары сыешып яши ала...
— Хәер,— дип өстәде Самат алда әйткәннәренә,— йорт салынмый, кое казылмый кала. Дәрт иткәч тә чынга ашмый калган эшләр азмы жир йөзендә?! Шигырь, көй, картинаның тумый калуы да бар. Моны искәрмиләр генә. Шулаймы, Нурсинә?
Нурсинәнең кызыксынуы арта барды. Җавап итеп бер сүз дә эндәшмәде, җаныңны эретерлек итеп елмайды гына. «Сөйлә, тыңлыйм. Син минем өчен бөтенләй яна ягың белән ачылдың бит әле бу керүеңдә!»— ди иде аның төн карасыдай күзләре. Самат моны аңлады, әлбәттә. Тартынмыйча сүзен очлап куярга булды.
— Әгәр инде врач авыруның серенә төшенмәсә, дәвалар җаен бел- мәсә, эш харап. Кирәкле дару табылмаса да — каравыл! Кеше дөньядан китәчәк. Иҗат ителгән шигырь, көй, картина аның өчен юкка чыгачак...
Аннары ул, медикаментлар белән тулы шкафка таба ымлап, кырт кисеп сорады:
— Болар арасында минем авыруыма дару бар микән, Нурсинәг
— Мондый сорауга җавап бирер өчен, сезне баштанаяк тикшерергә, төгәл диагноз куярга кирәк,— диде врач.
Самат, беткән баш беткән дигән төсле кыюланып, хәтта беркадәр кирәксез әрсезләнүгә дә бирелеп, әйтте:
— Диагноз билгеле, доктор. Әйтмәсәм дә белеп торасыз. Мин сезгә ♦
гашыйк дип әйтсәм, куып чыгармассызмы? <
Нурсинә йөзендәге көләчлек әллә кай арада юкка чыкты. Ул ку- о лындагы китабын өстәлгә куйды һәм бер читкәрәк этәрде. Килешле = кыйгач кашлар сынып киткәндәй булды, күзләрендәге ташкүмер ялты- 5 равы сүнде. Ул нидер әйтмәкче иде бугай, ләкин Самат, аның авыз * ачуыннан өркеп, тизрәк үзенекен сөйләп калырга ашыкты.
— Ни дип сүгәргә җыенганыгызны беләм, Нурсинә. Өреп очырырга <
исәплисез. Күреп торам. Сүгегез, түзәм. Аңлагыз гына. Мин — мәхәббәт < дигән нәрсәне табалмаган малай. Бөтенесен сөйләдем бит. Яшермичә. * алдашмыйча... ♦
— Мондый темага сүз алып барырлык дәрәҗәдә танышлар дип » исәплибез икән, әйдә, «син» дип кенә сөйләшик әле.— Нурсинә тавы- ° шындагы нәзакәтлелек, аһәң нәфислеге дә кимеп калгаН иде шикелле. <
— Мин бик риза. <
— Синең кебек берәү, Самат, кул сәгатен тотып, остага килгән. Сә- ж гатьче алай караган, болай караган, ләкин ватык җирен таба алмаган и һәм сәгать хуҗасына: «Сез сәгатегезне заводить итәргә оныткансыз»,— * дигән. Борганнар, сәгать йөреп киткән. Шуның кебек, тормышта да без кайчак үз бәлаларыбызиың сәбәбен кирәкмәгән җирдән эзлибез, * төп сәбәпне онытабыз. Син дә шулай, миңа калса.
— Мин семья тормышым юклыгының сәбәбен артыгы белән беләм шул, Нурсинә. Артыгы белән, терсәк кенә ерак...
— Үз гаебен. Син ул гөнаһыңнан беркайчан да арына да алмаячаксың. Сине кем ярлыкасын?! Язмыш ирониясеннән начар юл юк. Яшьлегеңдә үзеңне «Галнябану»дагы Исмәгыйль кебек тоткансың.
— Алай чагыштырма, Нурсинә. Исмәгыйль белән без икебез ике заман кешеләре.
— Канында Исмәгыйльләр холкы тәэсире бар.
— Мин байлык белән алдырырга маташмадым, байлыгым юк иде.
— Кыз баланың чиксез байлыгына — намусына кул яккансың. Аңа тәти товар итеп карагансың. Чын яратуның «ч» хәрефе дә булмаган синдә. Мин-минлегеңне итәсең килгән...
— Монысы хак. Ахмаклыкның төбендә шул ята...
Бу минутларда аның вөҗдан газабы акрын-акрын көчәя, үзенең \ткен тырнакларын Самат йөрәгенә тирәнрәк батыра бара иде.
Сүзләре шунда өзелеп калды. Гадәттәгедән бераз иртәләп, Сафдилә әбәдкә кайтты.
— Райүзәккә барып киләсе була,— дип аңлатты ул вакытсызрак кайтып керүенең сәбәбен. Яшьләр кыенсынмасыннар диюе булгандыр инде.
Нурсинә белән Самат китаплар турында гәп куертып алдылар. Врач Купринның «Гранат беләзек» повестен укый иде
— Авызымдагы языгым,— диде Самат,— Наданлыгымны яшерә алмыйм, укыганым юк бу әсәрне.
— Ә укырга кирәк иде...— Нурсинә моны шундый серле итеп әйтте, Самат аптырап калды. Аннары.
— Үзегез... үзең укып бетергәч тә миңа биреп торсаң, укыр идем, билгеле,—диде. Аны озата чыккан Нурсинә җитди кисәтүне тиеш санады.
— Бүген сөйләшкәннәргә кабат кайтмыйк, Самат. Бу — минем үте-
нечем... Тормышта мәгънәсезлек эшләүдән сак булу сиңа да, миңа да бик, бик кирәк,— диде.
Авызына сукса, җиңелрәк булыр иде. Самат, нахакка җәберләнгән кеше төсле, карашын аяк астыннан күтәрмичә хуҗа әбекәйнең келәтенә кереп ауды.
Берсе дә йокламый иде, тик берсе дә сүз кузгатмады. Күңел җәбер- ләгеч бу тынлыктан котылырга сылтау табып, иң әүвәле Егор торды.
— Хозяйканың иң бәләкәй оныгына бишек ясап бетерәсем бар,— дигән булды Егор Кононович.— Истәлегем булыр, тирбәлсен әле бер сабый җан! Зрә дә зур кеше булып үсәргә мужет пацан. Космонавт булып, галим... Шунда әйтер, мин дияр, Егор Кононович Стрельцов ясаган бишектә үстем дияр... Бизәкләр кисәсем бар...
Ильяс та торып утырды. Каймактай ак тешләрен күрсәтеп елмая торган бу егетнең йөзен канәгатьсезлек галәмәте баскан иде. Әбисенә хәтере калган нәни бала кебек турсайган, тиз генә язылмаслык үпкәсе <5арлыгы сизелеп тора иде. Башта ул үзен-үзе рәхимсез сүкте: «Егор дәдә сөйләгән Тәкә мин... Сүзсез Тәкә Ишәккә акыллырак күренгән... Житәр, акыллы да, күндәм дә күренәсем килми. Икейөзлеләнү укшыта башлады...» Аннары ул мөмкин кадәр өлкәннәрчә итеп Саматка эндәште.
— Йоклап китмәдеңме, Самат абый?
— Юк, нигә?
— Сиңа сүзем бар.
— Сөйлә. Аның өчен дә гариза язып сорыйсы түгелдер бит?
— Син тыңлап бетер только, яме?
— Сайра, әйдә, сайра.
— Самат абый, син нигә дип һаман Нурсинә апа янында бөтереләсең? Килешми бер дә. Казанда хатының бар... Зәмирә апага ишетелсә, ул ни әйтер?
— Каян ишетә ди ул аны? Нәрсәсен ишетә?
— Мин кайтып сөйләсәм?
Самат йөзтүбән яткан җиреннән чалкан әйләнде дә, башын аз гына күтәреп, Ильяска карады.
— Юк, энекәш. Син мине сатып йөрмәссең. Сата алмыйсың. Хакың юк!
Хак-хокук мәсьәләсендә шул тикле кимсетеп ташлагач, Ильяс барып тешләшер дәрәҗәгә җитеп гарьләнде. Гадәттә сүзен сатып алып кына сөйләшүче егет ярсынып, кызып китте.
— Кем кискән минем хакымны? Синме? Акча эшләргә ияртеп килдем дип, хокукымны тартып алмакчы буласыңмы? Юк, Самат абый, мин тырнак белән сыта торган кандала түгел! Мин...
Шулай диде дә Ильяс терәлеп калды, гүя тончыкты. Чынлап караганда, нәрсә «Мин»? Кем ул? Азак килеп, Саматның ике җилкәсендә бер башы бар. Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзен кара дигәндәй, . ул Ильяс белән чагыштырганда күбрәк яшәгән кеше. Нишләгәненә хисап бирә булыр. Бирә микән соң? Бирсә, шулай итәр идемени?! Өйдә аны көтеп торучы хатыны бар лабаса...
Егет тотлыгып калгач, Самат бастырып кына әйтеп салды:
— Мин... мин... Яшел кыяк әле син, белдеңме? Хокук дауларга остарсаң, дүрт ягың кыйбла. Минем сине богаулап куйганым юк. Бүген үк кайтып китә аласың. Эшләгән кадәренне кесәңә сал да бигайбә! Зәмирәгә нидер лыгырдый калсаң, муеныңны борырмын. Вакыты җиткәч, тылмачсыз да барысын белер...
Ильяс бүтән каршы эндәшмәде. Саматның куып кайтаруыннан курыкты. Мотоцикллы булам дип, хезмәткә чыгып кит тә буш кул белән кайтып керме? Әтисе ни дияр? Язгөл алдында сынату ни хурлык! Ә шулай да Самат абыйсы хаксыз. Холкы авыр. Каты кеше...
Кичке якта Казанга товарга баручы машина очрагач, Саматнын шәһәргә кайтып килү нияте кузгалды. Шофер белән килешеп, иске медпункт түбәсеннән төшерелгән калайларны төяделәр дә юлга җыендылар Түбән Осланга кереп, калайны бакчачыларның берәрсенә сылап калдыру хакында да сөйләшенде.
— Иртәгә әбәттән дә калмый килеп җитәм, сүлпәнләнмәгез,— диде ♦
ул Егор белән Ильяска.—Сез сабан туена кайтырсыз, бөтен бер тәүлек- < кә — Үзе шул чак бая Ильяска артык каты бәрелдем бугай дип уйлап * алды һәм, гафу сораган сыман, шаяртты.— Сеңелгә сәлам әйтимме | соң, Ильяс? £
Ильясның ак тешләре җемелдәште.
— Әйт, Самат абый. Күп сәлам диген... з
Машинаның моторы эшләп тора. Кабинага кереп утырасы да, тиз- £ леккә салып, кузгаласы гына. Тик Самат, күкәй салырга оя тапмаган = тавык кебек, әйләнде дә тулганды. Нурсинәне күреп, шәһәргә китүен * әйтәсе килә иде аның. Алай гына да түгел, көндез өзелә язган җепне ♦ ныгытып ялгарга талпына иде. Теләге булгач, чарасы табылды тагын. ш Өченче көн, бик дустанә сөйләшкәндә, Нурсинәгә әтисенең истәлеклә- о рен укытырга вәгъдә иткән иде ич. Шуларны кертү хәйләсе ишеккә * ачкыч була ала бит әле... s
Зәмирә поездда ук Балыклыдан бер хатынны очратты. Юлдашы < аны тынычландырып куйды: «Тимер юл станциясендә безнең якка кай- “ тучы машина булмый калмый, хафаланасы юк»,— диде.
Сүз йомгагы бер сүтелә башладымы, тәгәрәпме-тәгәри инде. Чирек сәгать дигәндә, Зәмирә Балыклы хатынының медпунктта җыештыручы икәнен белергә дә өлгерде, яңа салына торган медпунктның ниндирәк буласыннан да, кемнәр төзегәнлегеннән дә хәбәрдар иде инде Сәфәрдәшенә үзенең Самат Билалов хатыны икәнен әйткәч, җыештыручы хатын эч серен чынаяклап түгел, чиләкләп түкте.
— И-и-и, җанкисәгем лә, бәгырькәем лә,— дип өзгәләнде ул. — Иделгә таянма, иргә ышанма дигәнне аңлаганың юкмыни әле синең бу фани дөньяда? Ирең фельдшерыбызның кызы белән чуала бит! Чүкер- дәшмәгән көннәре, серләшмәгән кичләре юк. Күрерсең әле, үз күзләрең белән күрерсең... Ирең фатир тора торган йортның күршесендә генә тегесе дә.
Зәмирә эндәшмәде, тыңлап кына барды, телен йотты диярсең. Ил авызы капчык түгел, кысып бәйли алмассың. Бу түтинең дә хакны сөйләве дә бар, нахагын кушуы да бик мөмкин... Шулай да бу хәбәр Замирәне башта кайнап торган су чанына чумырып алгандай итте
Башын бер якка борып, вагон тәрәзәсеннән карап барырга мәҗбүр булгач, аңа юл буендагы телеграф баганалары җиргә авалар төсле күренде. Кызу, коры җәй ашыктырганга, сары төс җыя башлаган иген басулары да Зәмирә күңеледәй шом катыш өметсезлек белән дулкын- лана-чайкала иде.
Балыклы хатыны, теле кычытуга гаҗиз булып, кирәкмәсие тыкылдап ташлавын чамаладымы, шактый гына араны сөйләшми барды. Соңыннан сөйләгән сүз дә кибеттәге сатнн-ефәк, савыт-саба, кулъяу- лык-сөлге хакында иде.
Минутлар узды, сәгать үтте. Замирәнең уй агышы да акрын-акрын үзгәрде: «Әгәр бу апа чын дөресен сөйләсә дә, азак килеп, мнн ни җуям?! Үзем башлап араны өзәргә дип барам лабаса!»
Вагон эче яктырып киткән шикелле булды Поездның юлы борылдымы, тәрәзәгә кояш карады. Борылышта тепловоз да тизлеген кимет-
з. «к У» м 2
33
те, күрәсең, телеграф баганалары баягыча аумыйлар, сәлам биреп кенә калалар иде...
Кыскасы, Зәмирә күңеле бер болытлап, бер аязып барды.
Алар авылга кайтып кергәндә, Саматлар машинасы артыннан күтәрелгән тузан да басылып өлгермәгән иде диярлек. Бик аздан гына аймылыштылар.
Хуҗа карчык, тирә-күршеләрнең берәрсенә кергән булгандыр, өйдә юк иде. Ишеккә йозак та элмәгән, чыра гына кыстырып калдырган.
Зәмирә күчтәнәчләр салган сумкасын баскычка куйды, йортны күздән уздырды. Ир-атсыз хуҗалыкка охшап торганын абайлады. Ул үзе дә Савиновода шундыйрак йортта үсте. Әтиләре күптән вафат, ир туганнары юк иде. Гомер дигәнең агымсу, өйләрен сүткәнгә дә ике ел. Әнисе белән сеңелесенә биш катлы ташпулаттан квартира бирделәр...
Озаклады йорт хуҗасы. Бәлки Саматларның эшләгән җиренә барыргадыр?
Ул капка төбенә чыкты. Уң як күршеләрнең урам эскәмиясендә бер хатын-кыз утыра иде. Зәмирә шуның янына атлады.
— Исәнмесез!—дип сәлам бирде.
— Хәерле кич!—дип җавап кайтарды нидер укып утырган күрше.
— Медпунктны кай тирәдә төзиләр?
— Якын гына. Тыкрыктан борылгач та... Сез Самат янына килдегезме?— Ниндидер эчке бер тоем Нурсинәгә каладан килеп төшкән ханымның Зәмирә икәнен әйтте. Ә Зәмирә шундук Нурсинәне чамалап алды. «Шул. Юлдаш хатын нәкъ шуның турында сөйләгән.. Аннары Зәмирә тегенең кулындагы дәфтәргә игътибар итте, әйе, кайнатасының истәлекләр дәфтәре, үзенә күрә елъязмасы. Димәк, Самат аны үзе алып килгән һәм бу кешегә укырга биргән. Тиктомалдан гына нәсел-нәсәбенең серен чишеп йөри торганнардан түгел, араларында якынлык чыннан да булырга тиеш боларның...»
Зәмирә чәбәләнгән уй киләбен язып та өлгермәде, Нурсинә ана көтелмәгән хәбәр ирештерде.
— Самат Казанга кайтып китте. Әле генә. Унбиш-егерме минут элек. Ильяс белән Егор Кононович эштә...
— Сез һәммәсен белеп торасыз икән.
— Күршеләр бит... Утырыгыз. Юл килеп арыгансыз.
— Рәхмәт. Миңа кайбер нәрсәләрне генә калдырырга иде. Китәрмен дим.
— Төнгә каршымы? Алай эшләү кирәкмәс. Самат иртәгә төш чагыннан да кичекми кайтам диде шикелле. Шулайрак ишеттем.
— Алай икән...
Зәмирә шәһәрдән килгән төзүчеләрнең кайчан ни эшләячәкләрен сәгате-минутына кадәр белеп торган чибәр күршегә текәлеп карады. Ул аның ялтыр кара күзләрендә аңлавы кыен булган ниндидер көч барлыгын тойды һәм үзенең шул көчкә бирешә баруның кискен гарьлеген кичерде. Әнә шул көч алдында югала барган саен аны камап торучы, ихтыяр ныклыгыннан мәхрүм итүче газап көчәя генә иде. Зәмирә тиресенә сыймый башлады.
— Күрәм, Казанныкылар белән серегез бик килешә сезнең.
— Сөйләшми тормыйбыз. Телсезләр түгел бит. Алар да үзара аңлашалар.— Нурсинә бик тыныч кына җавап бирде. Аның сабырлыгы Зәмирәнең җенен чыгара иде.
— Мәхәббәт турында да гәпләшкәнгә охшыйсыз...
Нурсинә кулындагы дәфтәрләрне эскәмиягә куйды да торып басты, күлмәген сыпыргалап җибәрде.
— Гайбәт тыңларга өлгергәнсез, Зәмирә. Сизелеп тора. Әйтим, без Самат белән ул темага да сөйләшмәдек түгел.
— Минем яманатымны саткансыздыр.
Врач, уң кулын салмак кына күтәреп, сабыр итче дигән хәрәкәт ясады, Зәмирәнең сүзен бүлде.
— Юк, сатмадык. Белмәгән кеше хакында яман сүз сөйләүне мин түбәнчелек дип саныйм. Ә менә чын-чынлап семья тормышыгыз юклыкны Саматның әйткәне булды. Үзегезне күреп, авызыгыздан сүз ишеткәч, аның ул сүзләренә ышандым. Гаеп таягының юан башы ирегезгә төшәдер дип беләм...
Зәмирәнең күңеле тәмам тулышты. Җир астыннан калкып чыккандай, каршысында пәйда булган бу врач алдында сыгылып төшмәскә тырышу гына аны балавыз сыгудан тыеп торды.
— Хатыны барын белә торып, җан сердәшенә әйләнә алгансыз икән, әйтерсез Саматка. . Зәмирә синең белән араны бөтенләйгә өзәргә килгән иде диярсез. Бөтенләйгә! Аңладыгызмы?—Аның тавышы карлыгып чыкты, нервылану үзенекен итә иде.— Мин китәм аңардан Бүген үк китәм...
Каладан килгән яшь хатынның бу чама кайнарлануына врач булган врач та сәерсенде. Ләкин ул югалып калмады. Бу дәрәҗә тузынган кешеләрне генә күргәне бар иде. һаман да тыныч, тигез тавыш белән сөйли бирде.
— Сез ультиматумыгызны язып калдыра аласыз, һич югында, үзе белән бергә эшләүчеләр аша ирештерегез. Мине илче итмәгез. Андый дипломатиягә сәләтле түгелмен. Ә төнгә каршы юлга ялгыз кузгалырга киңәш итмәс идем,—диде.
Зәмирә, йөрәгенә чыдаша алмыйча, дырыс-дырыс басып, тыкрыкка таба китте.
Нурсинә өйгә керде, ут алды. Диванга аякларын бөкләп менеп утырды да укуын дәвам итәргә ниятләде. Ләкин барып чыкмады. Күзләре дәфтәр юлларын кат-кат капшый, анда тезелгән юлларның мәгънәсе аңына барып җитми иде. «Ичмаса, әни райүзәктән тизрәк кайтсын иде!»—дип ачыргаланды.
Егор Кононовпч Зәмнрәне бик хөрмәтләп, якын итеп каршылады. Ильяска калса, ул кунак кабул итүдән битәр, Казаннан килеп төшкән күрше апасын күрү сөенеченнән канатланды. Шәһәрне никадәр сагынып өлгергәнлеге шуннан аңлашыла иде.
Куанычлы сүзләргә генә озак дәвам итү насыйп түгел икән. Зәмирә үзенең бүген үк, хәзер үк китәргә тиешлеген кире каккысыз итеп әйтте. Җәяүләп булса да Ильясның озата баруын ялварып сорады
— Мин культура йорты директоры янына барып килим әле. Фәннур абый янына,—диде Ильяс —Мотоциклын биреп тормасмы? Дуслык юк түгел иде түгелеп...— Аның моңа чаклы бер мәртәбә Фәннур мотоциклында йөреп караганы бар иде инде
Юлы уңды егетнең. Ул Зәмнрәне Каратун станциясенә төнге поездга илтә китте.
Барганда ым кагып сөйләшүдән узмадылар. Бердән, машина бик тиз элдерә, җил чыгарып бара. Әйткән сүзеңне шул җил ала да китә, күршеңне рәтле-юньле ишетер хәл юк. Икенчедән, авызга-борынга тузан тула. Юл начар урыннарда тизлекне киметтең яки туктап калдыңмы, үзең туздырган тузан өермәсе өстеңә ябырыла.
Станциягә җиткәч, кагына-кагыиа аптырап беттеләр
Аннары Ильяс тиз генә кире борылырга ашыкты Тик Зәмирәнең аны җибәрәсе килми иде. «Азрак тор инде, минем ялгызыма күңелсез бит»,-- диде ул. Үзе, Саматның ниләр кылануын белергә теләп, сораулар бирә торды Күрше абыйсы тарафыннан бик каты кисәтелгән егет ачылып төшмәле. Иурсинә белән Саматның мөнәсәбәтен күршеләрчә дип аңлатты Хәер, шуннан артыгын ни әйтә ала иде соң Ильяс?!
Зәмирә алай уйлап бакты, болай үлчәп карады һәм Саматка язу калдырырга кирәк дигән карарга килде.
ЕАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА ф
— Хат кисәге язганчы гына көт тә, үскәнем, аннары китәрсең,— диде Ильяска, сумкасындагы эчке ян кесәдән кәгазь-карандаш алып. «Шушы ак кәгазьгә үз кулым белән үземә хөкем карары язам,— дип фикер йөртте ул.— Нишлим? Башка бер чарам да юк. Самат белән яшәп кала алмыйм. Мондый корбанның икебезгә дә кирәге юк дип беләм, мәгънәсе булмасына ышанам. Аны да, үземне дә алдап көн итәсем килми. Түземем бетте. Бәлки... бәлки Зиннур белән яңа көн туар. Аның бәгыре таш түгел. Сүзләре чын булыр дип өметләнәм. Риялана белми торган иде...»
Дәфтәр битенә борчак-борчак хәрефләрдән мондый җөмләләр тезелде:
«Самат! Күзгә-күз карашып соңгы мәртәбә сөйләшергә дип килгән идем. Калага кайтып киткәнсең. Бөтенләйгә аерылышуның башы юллар аймылыннан булды.
Мин синнән китәм. Бүген үк. йорттан үз кием-салымымны гына алам. Шырпыңа да кагылмыйм, тыныч бул. Алда бәхетем бар икән, калганы барысы да табылыр.
Әлегә әниләргә кайтам. Синнән гозерләп сорыйм, әни квартирасына да, эшкә дә килеп йөрмә. Зинһар өчен дип әйтәм.
Судлашып йөрергә дә теләмим. Менә шушы язуны аерылырга (документ өчен) ризалыгым дип сана. Бик кирәгем чыга калса, судья үземне генә чакыртып сөйләшер дип беләм.
Зәмирә».
Ильяс утырган мотоциклның кызыл уты күздән югалганчы карап торды Зәмирә. Җил уйнатып чабучы бу машина җанының бер кисәген умырып киткән төсле булды.
9
Сәрбиҗиһан түти кунак-төшем булырын алдан ук юрап куйган иде, ләкин Самат кайтып килер, Зәмирә аны очрата алмас дип башына да китермәгән иде.
Улының хәлләрен ана бәйнә-бәйнә сорашты: ниндирәк җиргә фатир кергәннәр, ашау-эчү җәһәтеннән хәлләре ничек, көннәр аяусыз кызу тора, эшләре авыр түгелме? Эченнән генә искәреп куйды, ябыгып, суырылып калган кече улы. Эшкә тотындымы, дуамалланып эшли. Кешегә дә аяу юк, үзен дә кайгырта белми.
Аннары җайлап кына сүзне киленгә күчерде.
— Кешегә әйтеп торып яздырасың юк, кош теледәй генә хат җибәрсәң дә артык булмас иде. Ул бит, син чыгып киткәч, иртә ялгыз башы, кич ялгыз башы. Дөньялардан үткән кебек йөри. Каңгырып көн үткәзә. Минем юату — тәк юату инде ул, ирнең юатуы — шәп юату.
Боларның барчасын Самат сабырлык белән тыңлады. Мәгәр әнисе карчык:
— Быелдан ары читкә чыгып эшләп йөрмәссең инде, улым. Син хезмәткә чытырдап ябышасың да һәммәсен онытасың, безнең күңел гел генә сызып тора,— дигәч, түземе төкәнә язды.
— Кәшәкә уйнап, шар сугып йөрмим, әнкәй! һаман бер нарат сагызым чәйнәмәгез әле,— дип йон кабартты. Сәрбиҗиһан түтәй Куш- каемнан колхоз председателе килеп китүен, әтисенең кәгазьләрен бик үтенеп соравын әйткәч, изге эшкә кирәк икән, бирми дә булмас дигәч, Саматның холык пәриләре барысы да берьюлы аягүрә басты.
— Тотсыннар капчыкларын!—дип кырт кисте.
— Аерым битләрен карточкага төшереп алыр идек, ди ул, балам. Музейга күчермәсен куярга, ди.
— Әйтмәсәм дә әйтим, әнкәй, чишендереп, шәп-шәрә килеш бер күрсәткәч, ояты-кыяты беткән кебек була инде ул... Алар кулына тоттырып җибәргәч...
Сәрбижиһан түтәйнең теге вакыттагы аяк терәп торуы юкка чыккан, бүген бөтенләй үзгәне сөйли иде.
— Авылдашлар хакы бар, алар алдында йөз аклыгы дигән нәрсә ♦' бар, улым. Әткәң исән булса, ул музейны үзе башлап ясашыр иде.
— Авылдашлар!—Самат үзалдына үртәлә башлады.— Ач тамакны тук итәләрме алар, ялангач тәнгә кисм киертәләрме? Председатель белән абый агартканнар сине, менә шул! Алар вәгазенә мәлҗерәп төшкәнсең.
Әнисе дә, тавышын эчкәредән алып, сынын катырак тотарга исәпләде.
— Ник дип әле син чәй янында, ризык алдында әнкәң белән ызгы-шасың?— диде Сәрбиҗиһан түтәй, улының каршысына ук килеп.— Хак сүз сөйләп торалар икән, ул синең башыңа да бер керергә тиеш... Без ул дәфтәрләрне тапмадык, алып киттеңмени?
— Алып киттем.
— Икенче кайтуыңда тота кайт.
— Уйлап карармын.
— Аршинга куеп та, бизмәнгә салып та үлчисе юк. Кайтар. Ике сүз итмә. Аларга мин хуҗа, бик беләсең килсә...
— Таптың даулашырлык мирас...
Шуннан артыгын тәмсезләнмәделәр. Абыйсын күрергә дип, Язгөл керде.
Саматның исәбе акыллы булып, буй җитеп килүче сенелесе белән матур итеп сөйләшергә иде, югыйсә, тик менә кәефе кырылды. Серкәсенә су тамганын Язгөлгә сиздермәскә тырышса да, «Имин эшлибез. Сау-сәламәтләр. Сәлам әйттеләр» дию белән генә чикләнүе үк яшь кызны сагайта калды. Өйдә ниндидер тартышлы сүз булганын ул шундук аңлады. Язгөлнең җылы сүз, әйбәт хәбәр өметләнүен тоеп торганга, Самат беравыктан әйтте әйтүен:
— Егор Кононович белән Ильяс киләсе шимбәгә кайталар,— диде. Дәү әнисе алдында кызый кыенсынмасын дип, Егор исемен юри алдап атады.
Аннары Самат юлга җыенды. Замирәнең авылда үзен көтеп торачагына шик-шөбһәсе юк иде аның.
— Абыйны күрә алмадым «нде, хәерле булсын, миңа дизель-поезд- дан калырга ярамый. Вакытның сәгате түгел, минуты кадерле чак,— диде ул, киенә-киенә. Шуңа ялгап Сәрбижиһан түтәй әйтте:
— Әле генә сөйләшкән әйбер хакында Моратның да уе минеке белән бер...
Самат саубуллашып чыгып киткәч, Язгөл аны кызганып калды: «Берни дә белмисең бит син, абый...»
Балыклыга әйләнеп килгәч, Самат башына күсәк белән тондырып- ган кеше хәлендә калды. Зәмирәнең кыска гына хаты аны катлы-катлы итеп, озын-озак уйланырга мәҗбүр итте: «Миңа килүе мәҗбүри икән, бер карыш та читкә тайпыла алмас дип хаталандым булып чыгамы? «Мин синнән китәм. Бүген үк». Бер көндә, бер атна яки ай эчендә генә туган карар түгел бу, түгел! Батыр сөйләшә, тәвәккәл сөйләшә. Таянычы бар, димәк Тылы нык. Инде шикләнергә җир калмады, бернигә дә карамастан, Зиннур белән элемтәсен өзми яшәгән... «Йорттан үз кием- салымымны гына алам. Шырпыңа да кагылмыйм, тыныч бул».
Турысын әйткәндә, мондый дәгъвасызлык баштарак Саматның аңына сыймады. Ничек була инде ул буш кул белән аерылып китү?
Бераздан ул Зәмирәнең бу сүзләренә шатланды кебек. Самат өчен бик яхшы эшли ич хатыны! Югыйсә, азмы дөньяда ирләрен бөлдереп
БАРЛАС КАМАЛ ОН ф КАНАТЛЫ КЫРМЫ' КА
киткән хатыннар? Азмы мал-мөлкәттән өлештә мине рәнҗетмәгез дип, ут-ялкын чәчә-чәчә, судьяларны якадан алучы Зәһәрбикәләр? Балыкны сөзешү авыр түгел, бүлешү авыр диләр бит. Хакыйкатьнең күзенә туп- туры карасаң, Зәмирә дә өч ел гомердә Самат йорты өчен аз «сөзешмәде» ич. Ә өлеш бар җирдә үлеш бар. Зәмирә бүлешергә дә, үлешергә дә теләми. Үз ихтыяры белән баш тарта. Соң бу тиклесе бит... бу тик- лесе — кешене мал-байлыктан өстен итә торган бүтән бер көч, башка бер этәргеч бар дигән сүз. Нәрсә ул? Нинди тылсым, нинди могҗиза? Зәмирәнең Зиннурга, Зиннурның Зәмирәгә яшьтән уянган мәхәббәт дәртеме? Бүленгән тавыктан бүленмәгән күкәй артык... Бәхетне бүленмәс, вакланмас яратышуда күрәмени соң аның хатыны? «Алда бәхетем бар икән, калганы барысы да табылыр» дигәне шуны раслый ич инде, шуны!
Хатны кат-кат укый торгач, Саматның җанын әлегәчә бер вакытта да күңеленә килеп карамаган уй кимерә башлады: «Мал бүлешүдән баш тартуы белән Зәмирә мине кимсетә түгелме соң? Ир булган ире өстеннән югары торганын күрсәтмәкче буламы? Әллә соң мин, чынлап та, дөнья куам дип, артыгын бөгеп ташладыммы? Кайда соң аның чик баганасы? Кирәк кадәр дигәне күпме? Артыгын җыю кайдан башлана? Мәхәббәтне, үзеңә ышанычны үз хәнҗәрең белән суюданмы? Әллә иртәрәк тәме?..
Шәһәрдән көн кичке якка авышкач кына килгән иде. Караңгы капканчы өч-дүрт сәгать кенә эшләде. Ләкин эше шеш булып чыкты, тузан бөртеге кадәр дә канәгатьләнү тапмады. Я кирпече төшеп китеп ватылды, я измәсе бүлтәеп чыкты, бүгенге соңгы рәт дип тезгәннәре эчкәрәк тартылган булып чыкты. Ярсынып китеп, аларны кире кубарды, салынган измәләрен кырып ни гомер үткәрде, тигезләп янә өйде. Ахырдан чыдамы төкәнеп, кат-кат эшләргә туры килгәнгә җене кубып, тоз- лы-борычлы сүгенде. Кулдан эш төшү шулай була икән!..
Самат кичке чәйгә бөтенләй утырмады, келәткә чыгып ятты, йоклар нияттән түгел, билгеле, йөрәгенә түзә алмыйча, үзенә урын тапмаудан интегеп. Транзисторлы радиоалгычын кабызды. Мәскәү концерт бирә иде. Сергей Томинның «Молодо-зелено»сын башкардылар, аннары Александра Пахмутованың «Гайдар шагает впереди» җырын тапшырдылар. Соңгысына ул аеруча дикъкать итте. Җырчы Тимурларны, чын геройларны мактап җырлады, дуслыкны, тугрылыкны данлады, яхшы китапларны югары бәяләде, кеше бәхетен зурлады. . Гайдар алдан бара, уң флангта Җыр башлаучы. Барабаннар каккан тавышка җиңел, тукталусыз атлый. Күнелсезлекне, йомыклыкны, шәп-шәрә исәп-хисап белән гомер итүне, тук гамьсезлекне, дүрт дивар арасына җыеп тутырган зиннәтле эбер-чеберне өреп очырырдай булып атлый. Адымнары нык, ышанычлы...
Ни булды соң әле тагын Саматка? Җыр дигән нәмәрсәкәй сыкраган йөрәгенә нурлы канат очын тидереп узды да, аңа оят булып киттеме? Нилектән? Семьясы пыран-заран килүдәнме? Канындагы һәм җанындагы ваклыклар, ябышып ятарга кирәкмәгән юк-бар өченме?
Ул сикереп торды да, киенеп-ясанып, Нурсинәләргә кереп китте. Аңласа, Нурсинә генә аңлар аны бүген. Егор белән сөйләшүдән мәгънә юк. Ул хатыны белән чүкердәшеп яши, бүген генә гашыйк булганнар диярсең. Өч кыз үстерә. Җанын телем-телем кисеп балаларына өләшергә әзер. Ильяс беләм ни гәпләшәсең? Гөмбә шалкан әле ул егеткә...
Шактый сагаеп керсә дә, Нурсинә аны җылы каршылады, тик Зәмирәнең килгәне, үзе белән төрпе сөйләшүе турында ләм-мим әйтмәде. Самат бу хакта әңгәмәне үзе башлады. Рәнҗүен, гарьлеген, кимсетелүен җиңәсе ансат түгел иде аңа, җәза иде, ләкин сөйләми дә булдыра алмый, эченә җыеп торса, кату чыгасы иде.
— Хатыны йөз чөергән бәндәне күрәсең килсә, мина кара... — Ул шаярып бакты. Исе китмәгәнчәрәк елмаерга тырышып карады, артистлыгы җитмәде. Фаҗигасе йөзенә чыккан иде. — Менә моны укы. Минем бүгеннән буйдак икәнемә ышанырсың. — Зәмирә хаты Нурсинә кулына күчте.
Врач хатны бик тиз кире бирде. ♦
— Минем белән булган сөйләшүнең конспекты, — диде. <
— Күрешеп сөйләштегезмени? и
— Сөйләштек, Самат, һәм үпкәләмә, дөресен әйтим, акылсыз хатын
түгел ул. Тирән нәтиҗә ясарга җыенмыйм, анлык мәгълүматым да, | компетенциям дә юк. Шуны гына әйтә алам: сез икегез ике караш ке- * шеләре булгансыз. Ахмакларча туган трагедия генә сезне вакытлыча з җилемләп торган. Әйе, әйе... 5
Самат юан бармаклары белән өстәлгә барабан сугып алды, уңай- = сызланып кына Нурсинәгә карады һәм: *
— Буласы булган, буявы уңган инде, — дип көрсенде. Уфтануын ♦
белдермәскә тырышуы юкка гына иде, көрсенде, авыр сулады. Нурен- a нә аның күңеле каты яралы икәнен белә торып, һич тә качышлы уйна- ° мастан, фикерен очлауны кирәк санады. <
— Үткән эшкә салават дию генә аз. Сабак алырга кирәк. Мин үзем- s не кемгәдер акыл өйрәтергә хаклы кеше дип санамыйм, шулай да бу * очракта ни уйлаганымны әйтми кала алмыйм.
Самат курку катыш өмет белән аңа кабат йотлыгып текәлде. <
— Аңлап өлгерә алганымча, Самат, син дөньядан сыгып алырга ч мөмкин булганның барысын да сыгарга дип яшисең. Соңгы тамчысына < хәтле. Синең үз кыйблаң. Шул якка туп-туры ашыгасың. Күлдәвекләрне а дә, чыклы үләнне дә, чишмәләрне дә карап тормыйсын. Аягында туемсызлык итекләре синең. Яман нәфес күненнән. Суы-юеше, ташы-комы шуңа өркетми. Ә ул күлдәвекләр, чишмәләр, чык тамчылары бүтәннәрнең күңеле, эчке дөньясы булса? Хыяллары, өметләре... Син аларны таптап узасың. Белергә тиешсең, Самат, кыйммәтле, затлы әйбер дефицитын тутыру җиңелрәк. Кече күңелле, олы йөрәкле булу авыр. Аннан да авыррагы бер-береңне аңлауга, рухи кардәшлеккә ирешү. Анысы үтә дә катлаулы эш. Зәмирә шуны көткән, көтеп ала алмаган... Мораль укын дип кабул итсәң, ялгышасың. Ихластан әйтәм. Теләктәшлек итеп...
Самат балигъ булганнан бирле мондый сүзне төрле-төрле рәвештә ишетә килде. Әнисеннән, бигрәк тә абыйсы Мораттан. Зәмирәдән дә. Шушы кадәр ап-ачык әйтүче генә очраганы юк иде. Нурсинә ярып әйтте, еллар дәвамында үлек җыйган шешне ярып җибәргән шикелле. Самат җавапка ни дияргә белми утырганда, ул янә өстәде:
— Кичә син дөньяга алты почмаклы өеңнең түр тәрәзәсеннән челтәр пәрдә аша карагансың, иртәгә «Волгажң тәрәзәсеннән карарга ниятлисең. Катерың тәрәзәсеннән. Яшәү мәгънәсен белер өчен тормышка киңлектән карарга кирәк, минемчә Магистраль юлга чыгып .
Әле кайчан гына бик тәмләп, хыял диңгезендә колач салып нөзә- нөзә сөйләгәннәре Саматның үзенә каршы таш булып кайта түгелме соң? Нәкъ шулай. Тик ни кылсын? Хак сүзгә җавап юк Самат Нурсинәгә ачулана да, үпкәли дә алмый иде Шунлыктан ул бик җитди итеп:
— Чыгарыш син мине олы юлга, Нурсинә,—дип инәлде.—Бир кулыңны..
Нурсинә баш чайкады.
— Мондый сүз сөйләргә ашыкма, Самат. Ирләрчә үлчәп сөйләгәнең хәерле. Син мине белмисең бит әле Миндә дә беренче тәэсирләр генә...
Киләчәгеңне, алдагы бөтен гомереңне хәл итә торган сәгатьләр, минутлар була Шулчак нинди карарга килүең, нинди девизны сайлавыңнан барысы да бәйле булачак. Самат та шундый ызанда тора иде.
һәм үзенең шул халәтен секундына кадәр төгәллек белән истә калдырырга теләгән кебек, ул сәгатенә күз төшерде. Уникенчегә авышкан лабаса!
— Гафу ит, Нурсинә. Вакыт соң. Тыныч йокы телим, — дип саубуллашты.
Иртәгесен шәһәрдән телеграмма килде.
«Семьяда аңлашу өчен ашыгыч кайт. Әниең, абыең», диелгән иде анда. Телеграф бланкасы Саматка берничек тә тәэсир итмәде. Ул аны бер-ике кат укып карады да кесәсенә бөкләп тыкты. Төшкә кайтышлый авылдың элемтә бүлегенә сугыла кайтты. Өйдәгеләргә болай дип телеграмма сукты.
«Кайту кирәк дип санамыйм. Эш бик тыгыз, һәммәсе аңлашыла. Мин каршы түгел. Өйдә әни торып торсын».
Кулына квитанция алгач, Самат җанында-тәнендә бер җиңеләю тойды. Өстеннән авыр йөкне алып ташладымыни! Малай чакта тирләп- пешеп, тузанга батып, ындыр табагыннан кайткач та Зөядә су кереп чыккач рәхәт булып китә торган иде.
10
Төнлә яшенле яңгыр явып узгангадыр, шимбә иртәсе соклангыч иде. Болытлардан арынган күк йөзе шундый зәңгәр, гөмбәзнең бер читен кызларга яулык итеп кисеп бирә торган Кояш көлеп кинәнә. Иртәнге сигездә күләгәдә егерме градус җылы. Ярый әле, талгын җил исә, гүя кемдер биниһая зур җилбәзә җилпеп тора. Кышкы бураннарны искә төшерергә теләгән төсле, шул җилдә тупыл мамыгы оча.
Тупыл мамыклары җиңел, Саматның уйлары авыр. Кургаш сыман.
Егор, күп сөйләсә дә мәгънәсезне сөйләми торган беркатлы ир зат, бригадирның хәлен төшенә, ярдәм итә алмавына аптырый иде. Әбинең самавары кайнап чыкканчы дигән булып, ул да өйалды баскычына, Самат янына чыгып утырды.
— Уйга баттың әле син, Самат браток, башны аска идең. — Егор Кононович, гадәтенчә, иптәшенең җилкәсенә кагылып куйды. — Уйлар үрмәкүч пәрәвезе кебек. Үрмәкүчләр дигәннән, алар бер заман кояшны томаламакчы булганнар. Дөнья артык якты, кояшны бөтен яктан пәрәвез белән каплап куйыйк, дигәннәр. И кояш тирәли ятьмә үргәннәр. Бер мәлгә караңгыланып калган. Үрмәкүчләр бик шатланганнар, ялгышканнар только. Иртәгесен иртүк ачуы чыккан кояш боларнын ятьмәләрен яндырган, тәпиләрен дә көйдергән. Шул заманнан бирле үрмәкүчләрнең кояштан котлары оча икән. Җирдән йөри алмый торган булып калганнар, пәрәвезләре буйлап кына йөгерәләр. Аяклары көйгән бит! Вәт менә шундый нәмәрсәкәйләр, Самат энем... Син дә яндыр ул пәрәвезләрне!
Самат Егорга күз сирпеде.
— Эх, Егорушка, Егорушка! Синең әкиятеңдәгечә генә булсачы!..
— Ничек булса да, синең кебек егеткә җебеп төшү ярамый, менә шул. Яшәргә кирәк! Честно яшәү дә бик җиңел түгел, шуны аңгарасыңмы, Самат браток? Җиңел түгел! Аның өчен дә куәтеңне җигәргә кирәк. Потому что уңда — майлы калҗа, түгәрәк көмеш тәңкә, сулда — чибәр хатыннар... Кайчак үзеңә намордник кидерергә дә кирәк була.
Шулай гәпләшеп утырганда, ачык кәлиткәдән күрделәр: хуҗа әби өе белән Нурсинәләр йорты арасына «Жигули» автомашинасы килеп туктады. Кем булыр икән дип, капка төбенә барсалар, мә сиңа! Очрашуның көтелмәгәне. Машинаның алгы ишегеннән Сафдил Вафин килеп чыкмасынмы! Саматны күреп, ул да гаҗәпсенде.
— Балыклыга качар өчен шул кадәр үҗәтләнгән идеңмени, Билалов?— Аның беренче сүзе шул булды. Бер-берләренә каршы килеп, күрештеләр, исәнләштеләр.
— Шулайрак булган иде шул, Сафдил абый. Сине нинди җилләр китерде?
— Сине эзәрлекләп йөрүем түгел, тыныч бул.
— Мин казна малын урлап качкан кеше түгел лә эзәрлекләргә!
— Менә бу йортта бертуган апам яши минем. Авылның фельдше ры, — диде прораб. — Хәл белергә дип килешем.
Шул сүз һәммәсен ачыклады. Әйе, Нурсинәнең, бер абыебыз Казанда эшли, дип әйткәне бар иде шул.
Апалы-энеле ике туган — Сафдилә белән Сафдил—төскә-биткә бик охшашлар икән ич. Прораб абзасы да чандыр гәүдәле, какча озын йөзле, җирән керфекле күзләрен еш-еш йома, иягендә чокырчык.
— Безнекеләр әйдәләр микән, егетләр? — Сафдил үзенең апасы йортына таба баш какты.
— Нурсинә өйдә булырга тиеш. — Самат сүзен раславын кичектер-мәскә теләгән төсле, Нурсинә үзе капка төбенә чыгып килә иде.
— Ярый, егетләр, күрешербез әле,—диде Вафин..
Өйләдән соң Егор белән Ильяс Казанга кайтып киттеләр.
— Иртәгә кичтән килеп кунасыз.— Самат таләпне ике сөйләшергә урын калдырмый торган итеп куйды. — Берсекөнгә нртән-фәлән дип. икеле-микеле булмагыз. Юл белән башланган көн, аракыга дип ваклаган акча кебек, бәрәкәтсез. Иртүк эшкә ябышырлык булсын!
Хезмәттәшләре киткәч, Самат байтак кыймылдады әле. Алай да көндәгедән иртәрәк, җиде тулып узгач ук, кайтты. Әллә каян гына килеп туган бер хис—үзен аяу хисе кыстап кайтарды бу юлы. «Нигә дип эшче Саматка карата эксплуататор Самат әле мин? Адәм баласының яшисе гомеренә көч-куәт дигәнең исәпләми бирелмәгән ич. Яшьлегемә булып, шул куәтне түктем, чәчтем, кызганмый сарыф иттем, ди. Килер бит бер көн, сугар бер сәгать — бик кирәген эшләргә дә жегәр калмас...»
Бу уй үзенең шыксызлыгы белән аны куркытып җибәрде. Берничә секундка Самат үзен әлсерәгән, тормыш сүле сыгылып беткән, корышып калган карт итеп күрде һәм шундук, кара уйлардан арынырга теләп, җыр көйләргә тотынды:
Иртэ торып суга барам.
Сунын салкынын алам
Тик җырның азагы тагын бәгырьне көйдерүгә кайтып кала иде.
.. Суым салкын, эчем ялкын.
Сннең утында янам.
Кайтып керүгә, хуҗа карчык Сафдилә энесенең Саматларны кичке чәйгә дәшкәнен әйтте:
— Өчесе дә керсеннәр дигән иде. Җәгүр белән Ильяс киттеләр, дидем. Самат керсен, арада иң кирәге ул, диде
— Шулай укмыни? Рәхмәт, әбкәй, әманәтне тапшыруыңа.— Самаг, кызып, өс-баш алыштырырга җыенды.— Кеше дәшкән икән, баш тарту ярамас. Чакырып килгәннең аты олы диләрме? Сафдил абый минем элекке начальник та бит әле, әбкәй. Казанда аның кул астында эшләгән идем.
— Бик әйбәт, улым, бик хуп. Кер. Ашның бәрәкәте кунак белән.
Хуҗалар гөрләшеп-серләшеп өстәл янында утыралар иде инде. Самат ишек шакып кергәч, һәммәсе урыннарыннан кузгалдылар
— Әйдүк, әйдүк, энем! — Бәйрәмчә киенеп алганлыктан, яшәреп киткән күк булган хуҗа хатын Сафдилә ана каршы атлады.
ЬАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
— Уз, әйдә, уз... — Монысын Нурсинә әйтте. Ул да өс-башын алыштырган. Чәчәкле кремплпн күлмәк, лаклы туфлиләр кигән. Үзгәреп калган, ятрак булып. Чишмәдән су ташый торган ситсы күлмәге белән күңелгә кереп калганга шулайдыр.
— Менә монда рәхим ит. Сиңа дип саклап тордым. — Сафдил Нурсинә янәшәсендәге урындыкны күрсәтеп елмайды. — Мин апа белән рәттән утырыйм әле, сеңел каршымда булыр... Иң әүвәле Казан күчтәнәченнән авыз итик.
Прораб «Абу Симбел» алып килгән икән. Табигый үләннәрдән ясалган төнәтмә.
Исәнлеккә-саулыкка, тазалыкка-байлыкка дип чәкештеләр. Ирләр ирләрчә булды. Сафдилә белән Нурсинә ирен чылатып куйдылар. Хуҗаларның шәраб тәэсиреннән башка да кәефләре әйбәт иде. Җайлап кына, тартынусыз гына гәп куертып җибәрделәр. Беркадәр сөйләшеп утыргач, Сафдил, «рөхсәт итсәгез» дигәнне аңлатып һәркайсына карады да пинжәген салып урындык аркасына элде, галстугын да чиште. Аннары Саматтан сорады:
— Эшләр ничек бара соң?
— Нормально. — Ташчы шул җавап белән барысын да аңлаттым, артык төпченү булмас дип исәпләгән иде. Мәгәр Вафин ныклап сөйләшергә ниятләгән булып чыкты.
— Шәп каезладыгызмы колхозны?
— Мунчасына күрә ташы, хезмәтенә карата ашы, Сафдил абый.
Энесенең сорау арты сорау бирүен өнәмичә, әллә чыннан да кала төзүчеләренең фидакарьлегенә хәйран булгангамы, Сафдилә аларның сүзенә кушыласы итте.
— И-и-и, бу егетләрнең тырышлыгы, энем! Исең-акылың китәр. Бал корты белән бер алар. Кояштан алда аяк өстендә, караңгы капмый торып кайтмыйлар.
Апасы сүзен прораб ияк кагып тыңлады.
— Билаловның тырышлыгын беләм, апа. Үземдә эшләде бит. Останың остасы, күз алдында әйтүдән дә тайчанмыйм. Ул яктан бозылудан үткән. Кулыннан килмәгәне юк. Дүрт-биш кешене алмаштыра. Ну... — Сафдил, кашларын сикертеп, иренен бүлтәйтте.— Ну... дәвалап булмас чире бар. Җәй җиттеме, шабашкага кача.
Капылт кына үтә җитдиләнеп, мәҗлес сөйләшүеннән бигрәк кәнсә- ләр сөйләшүенә охшап калган әңгәмәне иске эзенә төшерергә теләп, Нурсинә арага керде.
— Авылда да төзергә кирәк лә, абый.
Сафдил, кесәсеннән зәңгәр тирәле ап-ак кулъяулык чыгарып, маңгай тирен сөртте (Самат шунда искәрде: галстугы, оекбашлары гына түгел, кулъяулыгындагы тирә тасмалар төсе дә костюмына иш бу агайның!).
— Сүзең дөрес, сеңелем, — диде прораб. — Шәһәр ничә дистә ел буена авылдан аласы эшче кулларны алып бетерә язды бугай инде. Хәзер авылның үзенә булышлык кирәк. Ул ярдәмне шефлар күрсәтергә тиеш Урыннарда инде колхозларның төзү оешмаларын ныгытырга кирәк. Материаль-технпк тәэминат ягыннан рәнҗетүне бетерергә, коры кул хезмәтеннән арынырга. Шабашникларга гына исәп тоту — хата ..
— Алар тиз генә бетмәячәк, Сафдил абый. — Самат моны кистереп әйтте.
— Быел димим, биш елдан да дип әйтмим, шулай да бетәргә тиешләр. — Прораб үз фикеренә нык ышана иде. — Рухи ягы гарип ул күренешнең. ААораль ягы. Кешенең бар булдыгын, сәләтен, акылын күп акча эшләү комсызлыгы суырып ала. Менә дигән осталарны гап-гади эш көченә әйләндерә. Атка, үгезгә, дөягә. Машинага. Шул кадәр тырышкан кеше адәм рәтле ялдан мәхрүм, культура-сәнгать җимешләреннән мәхрүм, семья назыннан мәхрүм. Шулай бара-бара политик
сукырга әйләнүе бар шәхеснең. Җитмәсә, шабашка әһелләре дәүләт билгеләгән түләү нормаларына өстән карарга күнегәләр, ертлачланалар. Монысы инде бөтенләй яраксыз.
Саматның кәефен китәрде бу сүзләр. Кунак булсаң, тыйнак бул дигәнне хәтерендә тотып кына дорфаланмый чыдады. Аннан соң Нур- синә белән аның әнисе алдында да тупас булып күренүдән сакланырга ♦ кирәк. Шуңа күрә сабырын җуймый гына җавап кайтарды:
— Буяуларны куертасың, Сафдил абый. Читкә чыгып эшләүчеләрнең хайванга әйләнгәннәрен күргәнем юк әле. Сатлык җанга да чыкмыйлардыр дип
беләм...
— Син дә таякны артык бөгеп ыргытма, Билалов. Мин шуны әйт-мәкчемен: кешенең тормышта үз-үзен раслау өчен зур бер мөмкинлеге бар. Ул да булса — хезмәт. Хезмәт!—Сафдил уң кулының имән бармагын күтәрде; күзләрен еш-еш йомып алды. — Тик хезмәтнең теләсә ниндие түгел. Кеше тарафыннан бу минем җәмгыятькә бүләк итәргә мәҗбүр өлешем дип аңлашылганы түгел! Бәлки үз-үзеңне тоту нормасы, вөҗдан бурычы, дәүләт һәм семья каршында бурыч дип аңлашылганы. Шул хезмәттә кешенең принциплары, иманы, намусы чагыла. Менә син СМУ ярты еллык планын үтәп чыгасы иде дип ут йоткан көннәрдә бригадаңны ташлап киттең. Безнең мораль таләпләре белән сыешмаганын белмисеңмени син бу эшнең? Беләсең. Күрәләтә үз ягыңны каерганны аңлап торган коллективның ачуы чыга. Алай гына да түгел, Билалов, синең өчен әрниләр дә алар. Ничә ел бергә эшлибез, акылга утырта алганыбыз юк, диләр...
Самат, учы белән каты чәчен сыйпый-сыйпый тыңлап утыргач, рәхмәт әйтим дә чыгып китимсәнә дип, урындыктан калкынып куйган иде, күзе ирләр бәхәсен ихлас белән тыңлап утырган Нурсинәгә төште. Самат аның корым-кара күзләрендә теләктәшлек тә, гаепләү дә күрде. Үзенә өмет баглау галәмәтен да чамалады... һәм... җиңелеп кире утырды. Шулай да мондый сүз кузгалган икән инде, сорап калуны кирәк тапты.
— Яңадан бригадага кабул итмәсләр диюеңме, Сафдил абый?
Сафдил өстәл яныннан торып йөренеп килде. Урынсызрак та, вакытсызрак та сүз кузгаттым бугай дип, мәгълүм бер үкенү кичерә иде төсле.
— Алай димим, Билалов. Синең кебекләрне һәркайда көтеп торалар. Син моны бик яхшы беләсең. Үсенеп китүең дә бәяне белгәнгә. Алай да кулыңнан эш килү белән спекуляция ясарга кирәкми. Монда эшлисе эшегезне түгәрәкләгез дә кайт үзебезгә. Басылып эшләргә кайт. Иптәшләреңне дә алып кил безнең бригадага. Соңыннан рәхмәт укырлар үзеңә. Шул хәтле зур эшләр алда..
— Уйлап карармын әле, Сафдил абый. Атлаган саея күзгә төртеп торырдай булсалар, дөньяның кендеге безнең бригадага гына берегеп калмагандыр. Муен булса...
Саф|дил Самат ялына килеп утырды.
— Я. ярый, ярый Кәефеңне җибәрдем шикелле Акыл өйрәтергә чакырып керткән икән дип уйлама. Сүз уңаеннан кереп киттек бу темага. Шулай да, дөресен әйтим, үз коллективымны тузгытып бетерәсем килми минем. Синең безгә кайтуыңны телим. Әйдә, киләчәктә бергә- бергә төзү өчен тотыйк әле.
Чәкешми генә тотып куйдылар. Сүз йөгерегрәк китте
— Ни гомер утырабыз,—диде бераздан Сафдил,—куль
тек, ни гармун уйнап күрсәтмәдең, ни җырлап бирмәдең, Билалов — Аннары ул апасы белән сеңелесенә аңлатырга тотынды.— Бу егет шәп гармунчы бит безнең. Җырларга дигәндә дә артистлардан ким түгел.
— Чынлапмы, абый? — Нурсннә гөнаһсыз сабыйларча сорап куйды — Каты да серле икәнеңә ышандым хәзер, — диде ул аннары Са
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
матка. — Айга якын гомер эчендә ник бер көй уйнап күрсәтсен, ник бер җыр җырласын. Кичә үлсәм, талантыңны белми үләм икән... — Үзе эчтән генә уйлап алды: «Абый хаклы. Үлә-тора эшләү, саннан чыгып ару-талу шулай итә торгандыр. Гармун кайгысымыни аңарда, җыр хәсрәтеме?»
Самат килешмәгәнне кыланганда фаш булган кеше төсле сәер генә елмайды да иңнәрен сикертеп куйды.
— Гармунны алып килмәдем бит монда, Сафдил абый. Акча эшләргә килгән кешенең анлык вакыты буламыни?—Соңгысын прорабның үзенә карата керпеләнүенә җавап итеп, басымлап әйтүе иде. Сафдил янәдән әрепләшергә теләмәде.
— һай, туры әйткәнне яратмыйсың да, Билалов! — дип көлде генә.
Тагын тел чарламасыннар инде дип тырышкан Нурсинә кып-кыска тәкъдим кертте:
— Алып чыгыйммы күрше Галләмнең хромкасын? Уйныйсыңмы?
Әнисе кызының сүзен куәтләде.
— Әйе шул, бар әле, бар, тиз генә кереп чык...
Хромка Самат кулында сайрады гына. Музыкантларның төрлесен тыңлаган Нурсинә исе китеп, сокланып утырды. Өздерә икән ич бу Самат. Тешләклеген кара син аның, гармун дип ник бер авыз ачсын...
— Инде җырлап та бир!—дип кыстый башладылар Саматны өчесе берьюлы.
— Кайсы операдан, нинди арияне? — Самат үз соравыннан үзе көлде. — Сез әллә мине җырчы дип уйлыйсызмы?
— Хәзинәдә бары, энем, — диде Сафдилә.
— Ялындырма инде, ялындырма. — Прораб сорый идеме, әмер бирүе булдымы, аермачык әйтүе читен иде.
Нурсинә бу юлы эндәшмәде.
Самат җиңел көйне уйный башлады. Аннары җырлап җибәрде.
Иртә торып суга барам, Суның салкынын алам..
Нурсинә белән Сафдилә бер-берсенә карап куйдылар: «Җилле сиптерә икән!». Сафдил үзе җырлагандай горурланып башын күтәреп җибәргән иде: «Әйттемме мин сезгә!»
...Суым салкын, эчем ялкын.
Синең утыңда янам.
Шушы җырны җырлап биргәч, Самат, булган-булган кинаяләп тә җибәрим инде дип, батырлана төште һәм дәвам итте.
Алтын тояк, кемеш дага
Без атланган атларда;
Үзем үлми, гүргә керми
Калдырмамын ятларга..
Аннары шып туктады. Иңеннән гармун каешын салды. Хромканы диванга илтеп куйды.
— Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен концерт тәмам, — диде ул, радио дикторларына охшатырга теләп.
— Тагын берәрне уйнап җырла инде, энем, — дип, Сафдилә апасы чын күңелдән гозерләде. — Күңелне омсындырып кына калдырдың ич әле болай.
— «Искәндәр җыры»н, Самат. Җырла әле, зинһар. «Тапшырылмаган хатлар»дан. Уфа артистлары спектакленнән. Фидан Гафаров башкарганны...
— Көе әйбәт аның. — Монысына прораб та пичәт басты.
Самат ялындырмады, кыстатмады. Гармунын яңадан иңенә асты. Әле генә күргән төсле, өйдәгеләрне күзләре белән сөзеп карап чыкты да, стенага кадакланган келәмдәге ниндидер бизәккә текәлеп, уйга калды. Көйнеме, сүзләренме искә төшерә иде. Керпеләнеп торган кара чәчле, алсулык йөгергән тулы битле егет бу минутта кызыгырлык ма- ♦ тур иде. Аяк өсли торган килеш жыр башлады.
Сиңа килдем, иркәм...
Көй агылды, көй канатларына кунып, сүзләр агылды. Уйнап-җырлап торучының уйларында ни булгандыр да, тын калып тыңлаучылар нәрсә уйлагандыр, ачык әйтүе мөмкин булмаган хәл иде.
Каты итеп ишек дөбердәттеләр. Күрәсең, бусаганың тышкы катындагы иптәшнең беренче мәртәбә шакуы булмагандыр, гармун, җыр тавышы белән ишетмәгәннәрдер.
— Керегез, кер, — дип кычкырды Сафдилә.— Ишек ачык.
Бусагада ыспай гына киенгән озын буйлы ир-ат күренде.
— Гафу итә күрегез берүк. Миңа биш кенә минутка Самат кирәк иде...
— Керегез инде, керегез. Ишек төбендә торалармыни?—Сафдил да кичеккән юлаучыны өйгә чакырды.
— Юк, юк! Кереп тә, узып та тормыйм. Юл тузанын өйдә коясы түгел, Самат!
Самат аны шунда гына танып алды
— һи, Кыям абый икән ич! Хәзер — Ул, рөхсәт сораган кебек, өйдәгеләргә аңлатты. — Безнең авылның Кыям абый. Колхозның партком секретаре...
Самат чыгып киткәч, Сафдилә энесенең колагына киртләп куйды:
— Нигә алай каты сөйләшәсең син аның белән? Әйбәт кеше күренә бит,
— диде.
Энесенең жавабы әзер иде.
— Мин бит тикмәгә генә прораб түгел, апа, — диде. — Кырыкмаса-кырык төрле холыклы кеше белән сөйләшергә туры килә Күкерт төсле кабынучан мастерлар белән дә, үз бәяләрен белүче, әмма айнымый интектерүче бәндәләр белән дә, әлегә бар казанышлары озын чәч тә модалы штан булган һавалы малайлар белән дә. Барысына да сүз табарга, җанына сукмак эзләргә кирәк. Прораб эше политрукныкына охшаган...
Самат белән Кыям баскычка утырдылар Җиргә салкын иңә башлаган иде.
— Казаннан кайтып барыш, Самат энем, —диде Кыям агасы, сүз җаеннан аны-моны сораштыргалап хәл белешкәч. — Колхоз йомышлары белән барган идек. Кичүдә чират зур иде. шуңа соңгардык. Машина белән без Сезгә дә кергән идек. Сәрвиҗиһан түтәйне күрдек. Моратны да. Иркенләп сөйләштек. Синең дә кайтып киткәнеңне әйттеләр. Ник килүемне чамалыйсыңдыр дип беләм.
— Бераз гына.
— Шул инде, Низам абзый язып калдырганнар чутыннан. Мин җибәргән хатны укыгансың. Колхозда музей ачарга җыенабыз. К\мәк хуҗалыкның тарихын язабыз. Әткәң материаллары — тарих үзе бит, Самат энем
— Шулай шул.
— Аларны син монда алып килгәнсең икән.
— Әйе, миндә алар...
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
Сүз бозау имезә, диләр. Биш минутка дип чыккан Самат унны да торды, артыгын да. Бөтенләйгә чыгуы шул булдымы әллә? Нурсинә иртәгә абыйсы белән китәсен дә әйтмәде бит әле аңа. Саубуллашмадылар да...
Чоланга чыккач, Нурсинә Саматның авылдашы белән бик кырыс сөйләшүен ишетте. Ник болан кабынышып киттеләр икән дип, ихтыяр- сыздан колак салды.
— Низам абзый истәлекләре сезнең семья байлыгы гына түгел ул, колхоз хәзинәсе дә. «Яшәр»не әткәң үзе башлап йөреп төзегән, үзе ныгытышкан. Син аның изге эшен акчага әйләндермәк буласың. Оял әзрәк. Әткәң хакы турында уйлап кара.
— Кирәкмәсә алмагыз. Тарихыгыз да язылмый калмас, музеегыз да ачылмый тормас.
— Әнкәң риза. Морат берсүзсез риза, ә син шуннан файда чыгарырга маташасың.
— Маташмыйм бер дә. Мин әйткән сумманы чыгарып саласыз да дәфтәрләр сезнең кулга күчә. Аларга тулысынча хуҗа буласыз. Ап-ачык.
— Килешми, Самат энем. Илдән-көннән яхшы түгел. Авылдашлар алдында.
— Әйтмәсәм дә әйтим, авылдашлар белән читән үреп чәй эчәсем юк. Сатып аласыз икән — аласыз, юк икән — бигайбә! Хуш, Кыям абый!..
Партком секретаре капкага таба атлады, Самат өйгә кузгалды. Кәефе кырылган иде аның. Табынга кабат утырып тормады, чыгарга җыенды. Рәхмәт әйтте, тыныч йокы, тәмле төшләр теләде.
— Мин сине капкага кадәр озатып куйыйм әле. — Нурсинә, берни дә ишетмәгән, берни дә белмәгән төсле, уен-көлке аралаш сөйләнде.
— Менә бәхет! — дигән булды Самат та.
Озак сөйләштеләр капка төбендә. Нурсинә иртәгә китәсен әйтте, Самат бер кенге тәкъдимен янә яңартты.
— Булмас нәрсә белән кыстама, Самат, яме. — Нурсинә бу сүзләрне шундый йомшак, җылы әйтте, гүя ул әле генә елап туктаган нәни баланы юата иде. — Балыклыда айга якын торасың. Минем хакта байтак сүз ишеткәнсең.
— Ишетмәдем түгел, Нурсинә. Төрлесен сөйлиләр.
— Мин авыл халкына рәнҗемим. Нигездә, булганны әйтәләр. Дөресен. Нахак сөйләүчеләре дә бардыр. Анысы үз вөҗданнарына калсын. Инде аңладыңмы?
— Аңламадым, аңлыйсым да килми, Нурсинә.
—• Ярый, Самат, һнчьюгы бүгенгә бу сүзне калдырып торыйк. Үте- нәм синнән.
— Бүгенгә генә дисәң, риза.
— Тагын бер үтенечем бар.
— Тыңлыйм, Нурсинә.
— Бая син озаклагач, чоланга чыктым. Теләмәсәм дә шымчы хәлендә калдым. Сезнең бәхәсегезнең шаһиты булдым.
Самат, исең киткән икән иске чикмәнгә дигән кебек, кул гына селтәде.
— Пүчтәк өчен баш ватма!
— Пустяк түгел шул, Самат. Дөрес аңлаган булсам, син әткәң язмаларын сатмакчы буласың...
— Әйе. — Самат үтә тыныч раслап куйды. — Ни тора колхозга мең тәңкә?! Банктагы счетларында миллион ята...
— Хәтереңдәме икән, үзенә янап, кулак Баһау әтиеңә ничек дигән? <Ни җитми сиңа, Низаметдин авылдаш? Акылың бар, үзең сау-сәламәт,
типсәң тимер өзәрлегең бар. Аша да эшлә, эшлә дә аша. Ни дип шул хәерчеләргә рәхәт эзләп кыйланасың?» дигән, әйеме. Әтиең ничек җавап биргән? «Үзем өчен генә яшәсәм шулай итәр идем дә, халык өчен тырышам шул мин. Халык хәерче булганда, мин бай булалмыйм», дигән. Син менә халыкны, авылдашларыңны уйлап карадыңмы?
Самат эндәшмәде. Нурсинәнең авырткан җиргә ничек тиясен белүенә * исе китеп торды. $
— Колхозны төзик дип тә, аны фашистлардан саклап та кан кон- з ган әтиең истәлеген пычратма шул акча белән!
Самат сүзсез генә басып торды. 3
— Синеңчә нишләргә? Дәфтәрләрне бер тиенсез тоттырып җнбә- з
рергәме? 5
— Әгәр хокукым булса, гаделлек хакына мин сиңа шулай итәргә =
киңәш бирер идем. *
— һе... ♦
— Я, хуш. Иртәгәкүрешмәбездер. «
Нурсинә тиз-тиз кереп китте. Җилкәсенә катлы-катлы сораулар кү- °
тәргән килеш, Самат ялгызыторыпкалды. <
«... Турысын әйткәнгә хәтерең калмасын, хаксыз ук булсаң да, әйткән сүзеңнән авыр кайтучан син, Самат. Бигрәк тә эш акчага килеп тоташканда. Колхозга үзең кайтмагансың. Монысын аңлыйм. Партком секретаре белән шундый сүздән соң авылдашларың каршына кайтып төшү ансат түгел. Почта белән җибәрүең дә бик әйбәт. Төп максат ул язмаларның туган колхозыгызга барып ирешүе иде бит. Тотар булсаң, тагын бер киңәш: инде үкенмә. Кылган гамәлеңә үкенү, гомумән, үкенеч хисе йөрәк итен кимерә, нервларны талкый дигәнем .. Минем өчен гадәти эш көннәре башланды. Алар су тамчылары кебек охшашлар дияргә мөмкин Шулай да синең хезмәткә килүеңне, палатага кереп хәл белешүеңне көткән кешеләр барын дадми тоеп тору, аларга ярдәм кулы суза алуыңны белү күңелгә зур юаныч бирә, ышанычыңны арттыра, яшәүне мәгънәле, кызыклы итә... Егор Кононовичка, «Карабатыр» Ильяска да күп итеп сәлам әйт! Армый эшләгез.
Сәлам юллап: Нурсинә.
10 июль, 1975 ел. Казан».
Хат алган көнне Самат канатланып йөрде. Кәеф әйбәт чакта, мәгълүм инде, эш тә җырлап бара, Егор белән Ильяс та иң сөйкемле дусларга әйләнә! (Нурсинәнең сәламен ул аларга дөньякүләм яңалык хәбәр иткәндәй ирештерде.) Бу көнне аның тирә-юньдәге һәммә кешегә изгелек эшлисе килә иде.
Сусаганда су тансык. Авырганда сау-сәламәт көннәр рәхәте искә төшә. <
Нурсинәдән җавап хаты көткәндә, Самат шуларның һәммәсен бергә кичерде. Аның рухы «Исәнме!» дигән сүзгә сусады, «Сәлам сиңа!» дигәнне ничә кат укыса да туймас кебек булды Хат алып килергә тиеш яктылык аңа аяз таңнарны хәтерләтер төсле тоелды. Хат аны сау-сәламәт, көчле итәчәгенә ышанып көтте. Үзенең болан нәүмизләнүенә то- рып-торып аптырый да иде; «Яшь егет чагыммыни? Ләйләнең Мәҗнүнеме?! Олыгаеп та акылга утырмау шушы була торгандыр .»
Килде ул хат, көттереп булса да килде. Нурсинә җавапны саран гына язган иде.
Өйлә ялында Нурсинәгә хат язды ул. Ерып чыкканчы ярты дәфтәр кәгазь булды. Я бу җөмләсе килми, я теге фикере җан теләгәнчә калыпка салынып җитми. Ә сынатырга ярамый, һич ярамый! Дөнья көтү дигәндә, сүз сөйләүдә, хат язуда, укыган китабың турында фикер әйткәндә, өс-башыңа киенгәндә, галстук сайлаганда, дус-иш. таныш-белеш арасына килеп эләккәндә — барлык, барлык җәһәттән Самат Нурсинә югарылыгына күтәрелергә ант итте. Балыклыда эшләрне тәмамлап кайткач, кышлыкта урта мәктәп дәресләренә чын-чынлап ябышырмын дип аңына беркетеп куйды. Киләсе җәйгә төзелеш техникумының читтән торып уку бүлегенә гариза бирергә ниятләде. Нигә сынап карамаска ди бәхетне! Самат кемнән ким?!
Хатының юл араларына сизелер-сизелмәс кенә итеп ул шушы хыялларын да салырга теләде.
Нурсинәнең шәһәр адресы язылган конвертны почта ящигына салуга, Самат янә пошына башлады. Кайчан барып җитә әле ул? Район үзәгендә бер-ике көн тоткарланса, Казандагы почта бүлегендә берәр көн ята калса... Җомгада алмаса... Ул бит шимбәдә кайтам дип язды. Юк, хатка ышаныч зур түгел. Телеграмма бирергә кирәк. «Шимбәдә Казанда булам. Мине көт».— һәм вәссәлам! Телеграф почта гына түгел, йөрәк тибешен яхшырак аңлый...
Ул телеграмма сукты. Адресатка барып җиткәнен үзенә хәбәр итәсе итеп сукты, уведомление белән. Аннары Нурсинә белән Казанда, Космонавтлар урамында очрашасын күз алдына китереп бәхетле елмайды.
... Казанда исә йөзеннән елмаю качты. Ишек кыңгыравы төймәсенә баскан иде, күрше хатын чыкты (Нурсинә өч бүлмәле квартираның бер бүлмәсендә уртак кухня белән яши), доктор кайтмады әле, диде. Ярты сәгатьтән әйләнеп килгәч, шул ук җавапны ишетте. Кайтыр дип өметләнеп, сәгатькә якын гомер уздырып, кабат сорады — кайтмаган иде. Шунда сөмсере коелды инде Саматның. Бу минутта аңа дөнья малы кирәкми иде. Нурсинә юри чыгып киткән дип тә юрады ул. Күңел эчкәресенең дә иң тирән бер почмагында ниндидер бәләкәй шайтан кыймылдады. Аның исеме Көнчелек иде. Аны камчылап куарга теләде Самат. «Көнләшергә минем ни хакым бар әле?»
Соңрак тагын бер сугылырмын, диебрәк китеп барганда (нәкъ төнге уникедә Казан — Уфа поезды белән ул Балыклыга юнәлергә тиеш), юлда кара-каршы булдылар. Нурсинә ашыгып кайтып бара иде.
— Билгеләнгән вакытта син монда тәки, ә?—диде ул, җанга рәхәт өстәп елмайды һәм күрешергә кул сузды.— Исәнме!
— Кайтуы бер ни түгел. Кат-кат килеп тә күрми китүе әҗәл. Өметне өзгән идем инде.
— Гафу ит, Самат. Үч иткәндәй килеп чыкты. Институтта бергә укыган дус кызымның туган көне мәҗлесенә чакырулы идем. Бармый кадалмадым. Шуннан көч-хәл арынып кайтуым.
Самат томырылып аның күзләренә карады. Ләм-мим дәшми, озак карап торды. Сагыну галәмәте идеме икән? Беренче булып Нурсинә карашын читкә алды.
— Нишләргә җыенасың хәзер, Нурсинә?
— Әйтүле эшем юк.
— Алайса, киттек. Үзәк паркка кадәр җәяү барабыз. Сезнең халык, врачлар димен, җәяү йөрү файдалы дип аңлата, әйеме?
— Дөрес.
— Шулай булгач, киттек җәяү генә. «Җәй» ресторанында тамак ялгарбыз. Син кунакта сыйлангач та, минем эчтә Черкен этләре өрә,
— Өеңә кергәнсеңдер ич?
— Кердем дияр өчен кердем. Күреп чыктым. Әни белән гәпләштек. Абый, җиңги белән сөйләшкән булдык. Төзелеш кирәк-ярагына кайттым, дидем. Ә син белеп тор, мин сине күрергә кайттым!
— Рәхмәт илтифатыңа. Хат кына аз, телеграммалар белән кисәтә- кисәтә кайтасың.
— Тәртип яратам.
— Өегездә хәлләр ничек?
— Мондый чакта ничек булырга тиеш булса, шундый. Баштан сый-памыйлар... Асып куя алмаячакларын да белеп торалар...
Рестораннан чыккач, парк аллеялары буйлап ничә чакрым ара уздылар икән? Туктап торганнары булмады, кичке унны җиткерделәр.
Сүз агышында жай килеп чыгып: «Әйдә, үзеңне Савиново поселогына күчереп калдырыйм!» — дип куйды Самат. Нурсинә бик каты үпкәли язды. Беравыктан рәнҗүе бетте тагын.
— Мин сине күңелемә күчереп алып китәм, Нурсинә! — Самат инде ничәнче катка сүзне үз тәкъдиме ягына борырга ният итеп бакты. Нурсинә моңа каршы җавабында әйбәт шигъри сүзләрнең, кайнар хисләрнең тормышта кирәклеген, әмма аларны әрәм-шәрәм итми саклау зарурлыгын аңлатырга тырышты. «Мине түгел, «Кем соң бу, ниһаять?» дигән сорауны алып китәсең күңелеңдә, — диде.—Дөресме?»
Самат:
— Дөрес, Нурсинә. Ул сорауга тулы җавап тапканым юк бит әле минем, — дип килеште.
— Тыңла, алайса, берәүнең ямьсез яшьлеге турында, — диде Нурсинә. — Шул чагында аны күңелдә алып китүнең дә, хәтта аның белән бүтән очрашуның да кирәге калмас...
Самат аны бүлдермәскә тырышып тыңлап барды.
— Институтта укыганда бер маҗара да булмады. Укуда чөеп мактарлык идем димим, сүгеп ташларлык та түгел идем. Авыл мәктәбен тәмамлап килгәннәргә беренче мәлгә шәһәрдә үскәннәр белән ярышуы авыр. Мин өченче курсны бетергәнче уңга-сул га карый алмадым Тулай торак кошы идем. Дүртенче курста укыганда әти үлеп китте. Аның үлемен әни дә, мин дә бик-бик авыр кичердек. Үзебез генә беләбез. Яшьлегем узып барганын мин алтынчы курста гына чын-чынлап аңладым дисәм дә хата булмас. Төзәтенеп сөйләвем түгел, ана кадәр дә тирәмдә егет-җилән бөтерелгәләде, тик алары күбәләк уены гына иде әле. Эш урыннарына билгеләр алдыннан, алда дәүләт имтиханнары гына калган иде бугай инде, мин Чаллыдан килгән яшь инженер белән таныштым. Көтмәгәндә, уйламаганда
— Кешеләр алдан төзелгән программа буенча танышмыйлар бугай шул... — Самат үзләренең беренче очрашуларына ишарә ясады
— КамАЗ башланган гына чор иде. Ул. гашыйк мин сиңа, диде. Можга татары. Казанга еш килә иде. Гел очраша торган булып киттек. Кемне күреп, ниләр сөйләшкәндер, мине Чаллыга билгеләделәр. Икебез дә Чаллы кешеләре булып киттек. Ул бик күп укыган, гаҗәп күпне белә иде. Әдәбиятсыз, сәнгатьсез тормышны кыргыйларча җан асрауга саный, музыка дөньясы белән шәп таныш Авыз тутырып «интеллигент кеше» диярлек...
Болар Саматны сискәндерде. Мәгәр ул моны Нурсинәгә сиздермәде. Игътибар белән тыңлый бирде.
— Танытканыбызга бер ел дигәндә, җәен ял алып. Кавказга киттек. Кавказ минем өчен җәннәттер сыман тоелды Шул көзне мин балага уздым. Бу хәлне аңа — Рамазанга да әйттем Шул көн безнең мөнәсәбәтләребезгә кара бер сызык булып ятты Мин иң зур серемне ачкан минутларда Рамазан таш төсле суык һәм үзгәрешсез калды.
4 «х. у. .4 2
БАРЛАС КАМАЛОВ ф КАНАТЛЫ КЫРМЫСКА
49
«Нәрсә дип әйтим, — диде ул. — Балаңны юк ит дип киңәш бирә алмыйм. Сине җинаятькә этәрергә теләмим. Тудыр, үстер дип тә кыстамыйм. Мин аңа әти була алмаячакмын...» Әйе, күзен дә йоммады, вөҗдан газабы да кичермәде шикелле, тыныч кына, әдәпле генә әйтте. Табан ялтыратырга да җыенмады... Мин давыллы диңгездәге каекчы хәлендә калдым. Төзәтеп булмаслык хата ясавымны, нишләптер, атналар, айлар буе аңламый йөргән булсам, ул көнне бөтен газабы һәм хурлыгы белән төшендем. Бәгырем өшеп, ташка әйләнеп калган кебек булды... Яман хәбәр алдан йөри. Минем йөкле икәнлегем авылга да кайтып ишетелгән. Ике-өч көнгә ялга дип кайтсам, әни елый, бабай котырына башлады: «Иреңнән башка бу йортка ике аягыңның берсен басасы булма! Нәселдә булмаганны син күрсәттең», — дип акырды бабай. Аның сүзе безнең семьяда гомергә закон булып килде. Мин коточкыч адымга барырга мәҗбүр булдым... Шуннан соң азрак баш-күз алгач, министрлыкка килеп, ничек кенә булмасын Казанга күчерүләрен сорадым. Рәхмәт, ярдәмнәреннән ташламадылар... Инде монда өченче елым... Калганы — күз алдында.
Нурсинә тып-тын калды. Аннары, кич буе сөйләшкәннәргә сөземтә ясагандай, әйтте:
— Ә син мине җиңел генә «күңелемә күчереп алып китәм» дисең. Тормышта алай гына булмый ул. Үткән көннәрем иңемдә. Сау бул, Самат. Исән-сау барып җит, әйбәт эшлә...
Самат, Нурсинәне өенә озаткач, такси тотты да тимер юл вокзалына китте. Таксичы егет радиоалгычын кабызып куйган. Казан концерт тапшыра. Заказ бирсәң дә болай туры килмәс, Балыклыга сәфәр чыккан пассажирның уй-теләкләрен белгән кебек җырлыйлар иде:
«Күктә якты йолдыз яяа. Иң яктысы син күк тиясең. Сине уйлый-уйлый мин юанам. Бәлки әле син дә...
Бәлки әле син дә сөярсең...»
1975—2976.