Логотип Казан Утлары
Роман

ИДЕЛ КЫЗЫ


ИКЕНЧЕ БАШЛАМ
ур тормышка чыгу, ата-бабаның төшенә дә кермәгән аң-белемле булу, ялтыравыклы штиблет, затлы пинжәк киеп, шәһәр малае булып йөрүләр бөтен дөнья сугышының аяусыз корабына бәрелеп чәлпәрәмә килде.
Солтан Алабуганың земское училище укучысыннан янә дә авыл малаена, Түбән очның ярлы Садыйк малаена әйләнеп калды.
Төннәр караңгы — утсыз; көннәр, гаять зур йомгактан сүтелгән җеп шикелле, һаман бер төсле эчпошыргыч күңелсезлекләре белән узып торалар. Сугыш халыкны икегә аерып куйды: берсен Га
лиция, Буковина кырларына илтеп, кара гүргә салды, икенчесен черетеп баетты. Алпавыт Халитовлар, Шакир хаҗилар, кызыл малчы Габделхәлимнәр, сугыш афәтеннән миңгерәүләнгән ярлы-ябагайның күзен ут яндырып, тулпар атларда, келәмле кашовкаларда җилләр уйнатып уза торган булдылар
Ике ел эчендә күзгә күренеп күтәрелгән Таминдар Тураев Иш буена алты ташлы тегермән салдырды; Чаллыны. Чистайны, Алабуганы агач материалы белән тулысынча тәэмин итәргә хыялланып, такта яру заводы җиткезде.
Зартугайның урта бер җирендә, әйләнә-тирәгә ерактан ук күренерлек булып кызыл кирпечтән һәм нарат бүрәнәдән ике катлы бина калкып чыкты. Түбәсен табаклы калай белән ябып, яшел буяуга буядылар, ике мәхәлләнең дә маңгай тиренә салынган биек манаралы ике мәчет белән дә ярышырдай бу бина, яңача укыту өчен салынган мәдрәсә хезмәтен дә, бер үк вакытта школа-мәктәп хезмәтен дә үти башлады
Татар авылында мәктәп булу — бу инде һушыңны алырдай яңалык, Монда инде Югары мәхәллә мулласы Сөләйман хәзрәт белән Фатих
Давамы. Башы беренче санда
хәлфә укыткан дин сабагына гына риза түгелләр. Таминдар Тураев яңа мәктәпкә түккән акчасын мужик балаларының башын катырып һәфтияк ятлатуга гына җибәрәсе килми, үзенең Идел-Кама пароходчылыгында эшләргә тиешле булдыклы, белемле кеше тәрбияләргә ниятләнә иде.
Мәктәп йорты зур. Урта бер җирендә урам буе коридор, сул якта — хәлфәләр, уң якта — сыйныф бүлмәсе. Солтан тәүге мәртәбә Габбас мулладан дин сабагы алган, укый-яза белергә өйрәнгән мәдрәсә, — моның белән чагыштырганда, — мунча хәтле генә. Монда утырып укый торган аяклы парталар бар, ләкин ул җиһазлы бүлмәдә матур язу белән русча дәресләр генә алып барыла. Коридорның аргы башындагы берсеннән-берсе зур ике бүлмәгә парта-мазар куеп тормаганнар. Укуны идәнгә утырып, аяк бөкләп укыйсың. Дин сабагы белән татарча дәресләр — шушында.
Кичен, мәктәп бүлмәләренә караңгылык иңгәч, кара ишек янындагы киштәләрдән эчмәкләр1, мендәрләр, киезләр алынып, таеп егылырдай шома идәнгә җәелә. Ишегалдына чыга торган арткы ишек янында, салкын коридорда аяк киемнәре өелеп ята. Бәләкәй шәкертләр бер-бер- сенең чабатасын бутап, сугышып китәләр. Кухняның ачык ишегеннән шәкертләр пешергән кабыклы бәрәңгенең әчкелтем исе борыннарны ярып керә, суыкта торудан өшегән ипине җылыткан чакта, бүлмәне тутырып тәмле ис тарала. Кухняның чормасына өйдән алып килгән бер кисәк туң итне асып куялар. Аларны чукырга бетмәс-төкәнмәс песнәкләр җыела.
Иртән торгач, урын җыю, мендәр атышу йоласы башлана һәм ул Фатих хәлфә, сакалсыз саргылт йөзен чалшайтып, тал чыбыгы белән шәкертләрнең аркасына чажылдатып тамызып чыкканчы дәвам итә.
Сыйныф бүлмәләренең берсендә, парта-мазар куелмаганында, үзләренә кызыл чаршау корып, Мирзаян, Шәрифҗан, Нух Галләм яшиләр. Фатих хәлфә аш-суга киткән чакларда, хәлфә урынына дин сабагын Нух Галләм укытып тора, бу аңа, сабакның үзен укытудан бигрәк, тәртип бозган бәләкәчләрнең каныннан килү өчен кирәк. Нух Галләм намаз укыган чагында аяк бөкләп утырмасаң, яки фани дөнья сүзен китереп кыстырсаң, колакны өзеп чыгарырлык итеп бора, яңак төбеңнән чиләк төбе ясый; сыек тал чыбыгы яки ишкән сөлге белән һуштан яз-ганчы кыйный—казыйлык вазифасын ул ихлас күңелдән, җаннары рәхәтләнеп, ярсынып-ярсынып үти. Нух дигән пәйгамбәр исемен аңа шәкертләр кансызлыгы, хәзрәт алдында гел ялагайланып йөргәне өчен бирделәр.
Шәрифҗан белән Мирзаян кечкенәләрне җәберләмиләр. Аларның үзләре генә белгән серләре бар — кайчан карама, әкрен генә сөйләшеп йөриләр. Вакыт-вакыт шәкертләрнең колагына аларның аулак өйгә, солдаткалар янына баруы, Сөләйман хәзрәттән яшереп сыра эчүләре дә килеп җитә. Хәзрәт белән алар үзләрен иркен тотып, дәрәҗәләрен белеп сөйләшәләр, вакыт-вакыт учитель Гаврилов белән дә әңгәмә корып алудан тартынып тормыйлар. Алабугада нибары бер кыш эләгеп калган рус теле Солтанга аларның кайбер сүзләрен чочлап калырга мөмкинлек бирә, тик ул «реферат» дигән, «социал» дигән сүзләрне генә аңлап җиткерми. Күрәсең, ул сүзләрдә кеше белмәскә тиешле яшерен мәгънә бардыр, шулай булмаса, Шәрифҗан белән Мирзаян аларны шыпырт тавыш белән, үзләре генә ишетерлек итеп әйтмәсләр иде...
Кышкы караңгы төннәрдә дәү шәкертләр, бәләкәчләрне җыеп, куркыныч әкиятләр сөйлиләр. Соңыннан шәкертләр ишегалдына чыгарга куркып, юрган астына поскан килеш, төне буе йоклап китә алмый азапланып яталар.
Эчмэк — Әгерже ягында матрацны шулай диләр.
— Тәкмәк-Чүрәкәй кырыла безнең бер заманны, — дип, ак керфекле күзләрен зур ачып, бармакларын тырпайтып сүз башлый әкиятне иң матур сөйли белүе белән дан алган Шәрифхан. — Ийе, прәметеки кырый йорттан кырылып килә авыл. Әҗәл дигәнең сыпырып кына бара.
Бәләкәй шәкертләр Шәрифхан-әкиятчене уратып алганнар да, идән- ♦ гә чыпчыклар кебек тезелешеп, авызларын ачып тыңлыйлар. з
— Әтүтән Пэттәхләрнең беренче көнне имчәк балалары үлде, икем- 5
че көнне инде җиде яшьлек кыз балалары г\р иясе булды. Тагын бер * атна да үтмәгәндер, олы малайларын зиратка илтеп күмеп кайттылар. 5 Шундый дагын әшәке Әҗәл ияләште авылга, бер өйгә килеп кердеме, 3 һәммәкәйсен бер очтан кырып чыкмыйчан һич кенә дә туктамый. Бер . айдан Пәттәхнең катыны хан тәслим кылды. Халык анысына аһ итәр- д гә өлгермәде, авылда тазалыгы, гайрәтлелеге белән дан тоткан балта о остасы Пәттәх үзе теге дөньяга китеп барды Алтмыш биш яшьтә генә = ие әле. Авыл исәбенчә йөзне тартырлыгы барые. £
Авыл старостасы белән дисәтиек, әлеге мәрхүмнәрнең ишек-тәрәзә- < ләренә аркылы такта кагып, өйне яптылар. Алланың биргәненә шөкер, ә шуның белән эш бетте дип торсалар, Әҗәл дигән явыз мөртәт-бәдбәхст, = муены астына килгере, бер атнадан күрше йортны кыра башлады. Бер < ай тула дигәндә анысының да ишегенә аркылы такта кадаклап куйды- u лар. Халык йөрәгенә шом төште. Авыл тынып, үлемен көтә башлады. Көтәргә сабырлыгы җитмәгәннәре аркасына капчык асып, Себер ягына урман кисәргә, сал агызырга, шахталардан җир күмере белән алтын чыгарырга китеп барды. Киткән берсе хәбәрсез югала — прәметеки галәмәт аптырамыш! Таминдар бай булып Таминдар бай хәсрәткә төште. Чаллыга, ди, Сарапулга, ди, Казан каласына, ди, агачны, ди, мин кем белән агызырмын?! Үлем афәтеннән куркып, Тәкмәк-Чүрәкәйләр генә түгел, Балтачлар, Салагышлар, Саранбайлар кузгалды, бөтенләй урман эченә, үлемнең буе җитмәс наратлык арасына поскан Яуморзалар- га курку төште. Алабуга бояры Стахиевның тол бичәсе, Казанга, гене- рал-губернаторга барып, нишлик икән дип киңәшкән, имеш Губернадан халык чыгып бетсә, мин үземнең сыра заводларыма рабучн сыйныф каян табармын дип кара кайгыга төшчән. Халыкның Әҗәлдән качуын берәр төрле әмер яки фәрман белән туктатып булмасмы, ди, имеш. Таминдар Тураев шушы арада үлем хастасыннан губерна халкын коткарып калу өчен татар байларын җыясы, ди, акчасы бер миллионнан да ким булмаганнар һәммәкәйсе бергә җыелып, дөньяның иң атаклы табипларына бик зур байлык вәгъдә итеп, гариза-үтенеч җибә- рәселәр, ди.
— Шуннан, шуннан? — дип сабырсызланалар шәкертләр
Шәрифхан әле вакыйганың нәрсә белән беткәнен әйтеп бирергә ашыкмый. Әҗәл явыз мөртәт-бәдбәхетнең Казан заводларыннан, Ижаудан, Алабуга белән Чистайдан кешеләрне кырырга план корып ятуын озаклап сөйләп китә, тик шәкертләр тагын сабырсызлана башлагач, янә дә Тәкмәк-Чүрәкәйгә кайтып төшә.
— Әхәл өченче йортны кырырга тотынгач, авыл халкы төрлечә юрый Нәрсә бу? — диләр. — Ходаның нинди каргышы төште безгә? — диләр. — Югынсаң, безнең Тәкмәк-Чүрәкәй явызлыгы белән дан алган авыл да түгел. Гомер буе иген игеп, чабата тукып, көянтә бөгеп көн күргән авыл. Язга чыксалар — бура бурарлар, көзгә керсәләр - Тәкмәк күленнән алган мунчаладан чыпта сугарларые. Каныкты бит Әхәл безнең Тәкмәк-Чүрәкәйгә. Бөтен өязгә атаклы ат караклары да, күбенгәнче аракы эчәрдәй дуңгыз көтүчеләре дә юк бездә. Бердәнбер зимагур Байгыш барые, аны да Өфе белән Бөгелмә чуен юлында, кәртле уйнап оттырганнан соң, түләр акчасы булмагач, поезддан ыргытканнар дип сөйләделәр. Озын сүзнең кыскасы — Әхәл явыз мөртәт-бәдбәхет ник безнең авылга каныкты — беркем берни белми, и шулай уң беркем бер
ничек каршы тора алмый. Әҗәл синец Йортыйны сайладымы, кыра да сала — вәссәләм. Ярман сугышы башланганга ике ел уздымы-юкмы, Әҗәл рәхимсез кулы белән Тәкмәк-Чүрәкәйнең унбиш йортын кырды да салды.
Чират уналтынчы йортка килеп җитте бит инде!
Боларның, мин сиңа әйтим, нәкъ шул көннәрдә, Ярман сугышыннан агач аягын шакылдатып, солдат уллары-җанвалит кайтып төшмәсенме! Яман хәтәр гайрәт ора бу! Юл куймам, ди. Үземнең гарип булып калганым да җитәр, ди. Ат суя торган пычакны тегермән ташында кайрый. Бер көн кайрый, ике көн кайрый, өч көн кайрый. Әллә Әҗәл мөр- тәт-бәдбәхет сизенгән, әллә инде адәм җанын кыеп йөрү кебек, дөньядагы иң әшәке, иң пычрак эштән җаны бизә башлаган — килми. Ярый, хуш: егет һаман да кайрый бит, җиде көн, җиде төн кайрый, пычакны прәметеки Гали пәкесе итеп кайрап җиткезә бу. Өйдәгеләр җиде төн уртасында колһу аллаларын әйтеп, ишек-тәрәзәләргә бастырык бастырып, аңа гына да риза булмыйча, кат-кат бисмилла укып, сыпырынып йокларга яталар. Солдат-җанвалит йокламый Прәметеки күзен йокы алмый. Әти-әнисенең, энекәшләренең аяк очында утырып тора. Кулында ат суя торган пычак. Тәрәзәдән ай нуры төшә, пычак ялтырамасын дип, солдат-җанвалит аны шинель җиңе эченә тыгып асрый. Әҗәл явыз мөртәт-бәдбәхет килгәнне көтә бит инде пычак...
— Пычак турындагысы аңлашылды, әҗәл турындагысын сөйлә, — дип, сүз кыстырып җибәрә Солтан.
Нух Галләмнең иләмсез каты кулы Солтанның муен тамырына кагылып ала:
— Тик кенә утыр, хәерче бете!
Солтан куырылып килә, эш зурга китүдән куркып дәшми.
— Кай төштә туктаганыем әле? — ди Шәрифжан.— Әһә, пычакны шинель җиңенә яшереп, сәке буенда утырып тора солдат-җанвалит. Башында папахасы, өстендә шинеле—Микулай патша армиясеннән алып кайткан. Төн урталары уза, беренче әтәчләр кычкырыр чак җитә, солдат- җанвалитның тәмаммы ачуы чыга башлый, беренче әтәч кычкырдымы— җен-пәриләр килми, куркып кача торган була бит. Солдат- җанвалит соңгы сабырлыгын җыеп көтә. Менә бер заманны ишеккә салган беләк юанлыгы бастырык «келтер-ррр!» итеп кенә китә дә тавыш-тынсыз ишек ачыла. Ишектән төенчек чаклы гына бер карчык килеп керә. Кап-карадан киенгән. Үзе, җитмәсә, бөкре, җитмәсә, күзләре, мәче күзе шикелле, ут яна, солдат-җанвалит, беренче мәлгә, шүрләп тә куя. Әмма1 дә ләкин шүрләгәнен сиздерми, пычакны шинель җиңенә яшереп саклап тора. Әлеге күзе ут янып торган бөкре иң кырыйда яткан малай янына килә.
— Гафият Бөкре түгел микән?! — дип кычкырып җибәрде авызын ачып тыңлаган Әптери. Нух Галләмнең аяусыз каты кулы бәләкәчне тынсыз итте:
— Тик кенә утыр, тишек борын!
Әптери борынын алача күлмәгенең җиңенә төртеп, мышык-мышык елый башлады, төрле яктан ысылдап, аны шундук туктаттылар.
Шәрифҗан Әптерине үзенә якынрак тартып сыендырды да сүзен дәвам иттерде:
— Юрганның итәген генә ачып, солдат энесенең табанын ялый башлый бөкре. Чалт-чолт ялый. Солдат-җанвалит моны ишетеп тора, йоклаганнар берсе дә ишетми бит инде... Солдатның энесе әкрен генә ыңгырашып куя, шул җитә солдатка, сикереп тә төшә сәке йөзлегеннән, пычакны бөкренең йөрәгенә тыгып та җибәрә!
Бөкре үсә-үсә, зурая, күперенә, күбенә, иллә дә мәгәр, күперенү-кү- бенүдән ары уза алмый, кара чапанын ачып, бөкрәеп төшә, пычак кадалган урынын озын тырнаклы кара кулы белән каплап:
— Ай, улым, хараплар иттен, хараплар иттең карчык кешене, —ди.
— Ә солдат нәрсә ди? Солдат нәрсә ди?
— Бүлдермә, кәҗә катыгы!
— Ә син әрекмән боламыгы!
— Яңагыңнан чакма кабызып алырмын, хәчтерүш, бер телеңә баш
булмасаң! ♦
— Ә нәрсә кәҗә катыгы, ди! Безнең кәҗәбез булганы да юк.
Әкренләп тыналар. Шәрифҗан, берни булмагандай, гамьсез-ялкау- з рак тавыш белән әкиятен ялгап алып китә: *
— Солдат дәшми. Ул бит белә, убыр белән япа-ялгызыңа диплома- J
тиягә керергә ярамый. Кердеңме, ул хәл җыя, сүзе белән сине сихерли, = табан астыңны ялап, каныңны эчә башлый... ф
Бөкре карчык тавышсыз гына борыла, ишектәге беләк юанлыгы бас- = тырык «келтер-ррр!» итеп кенә ала да, бүтән берни ишетелми: Әҗәл о явыз мөртәт-бәдбәхет юкка чыга. ~
Иртән солдат гаиләсе уяна. Барысы да исән. Убыр бит малайның та- х бан астын имеп бетерә алмады Бар да сөенәләр инде болар. Солдат- * җанвалит күршеләрен җыя. Менә шулай-шулай булды дип җиде төн е уртасында күргәннәрен сөйләп бирә. Тәкмәк-Чүрәкәйләр, авыллары бе- £ лән, убыр киткән юлны карарга чыгалар. Ак кар өстендә убырдан кан < тамып калган икән, әнә шул канлы эздән бара торгач, күрше авылы Саранбайларга барып чыгалар. Җиргә чүгеп беткән тәбәнәк кенә бер өйгә керәләр. Керсәләр — өй шып-шыр. Мичтән башка берни юк. Ә мич галәмәт дәү, прәметеки ярты өйне алып тора. Мич башыннан ыңгырашкан тавыш ишетелә. Менеп карасалар, тау чаклы булып күбенгән-бүр- тентән, җирән чәчле, җирән мыеклы, мимечкә охшаган берәү ята.
— Теге убырмы?
— Шул инде, шул!
— Ә нишләп ул мыеклы? Ул бит карчык ие?
Бүлдерүче малайга ике мендәр тондырдылар.
Пырхылдап каз мамыгы очты
— Сөйлә, Шәрип,— диде Мирзаян.
— Ярый, хуш. Җирән мыеклы убырны мич башыннан сөйрәп төшерәләр. «Ярты авылны кырдың, бәдбәхет, синең аркада нинди әйбәт балта осталары, чыптачылар, көянтә бөгүчеләр, тугымчылар әрәм булды, басуда игеннәр чәчелми калды, күпме кеше кара җир куенында ята!»— дип битәрлиләр, битәрлиләр дә, идәнгә салып, бөтен авыл бергә таптап үтерәләр. Мәетен ерак басудагы бүре чокырына илтеп, тап- тый-таптый күмәләр. Ләхет-мазар алып тормыйлар, буйга өч аршын, тирәнлеге ике аршын чокыр казыйлар, да, чокыр төбенә йөзтүбән кап-лап, башына имән казык кагалар.
— Ә имән казыкны ни өчен кагалар?
— Вәт тиле. Убыр бит ул тиз генә үлми, чокырдан чыгып йөри ала.
— Чистый! Чыккач тагын хәл җыеп авылларны кырып йөри башласа?
— Шуннан? Шуннан?
— Нәрсә шуннан? Шуннан шул инде: убыр оясыннан чыга алмый. Кешеләрнең канын имеп йөри алмый. Солдат авылны афәттән коткарып кала.
... Куркыныч вакыйга сөйләнеп беткәч, бәләкәй шәкертләр, эчләреннән тынып, әле һаман башына казык кагып күмгән убыр тәэсиреннән айный алмыйча, озак кына утырып торалар.
Мирзаян үз алдына көрсенеп:
— Кайчан килер икән ул көн? — дип, әкрен генә әйтеп куя.
Тышта, тәрәзә артында, караңгы, анда әллә ничә убыр берьюлы кузгаткан җилләр сызгырына, кайдадыр еракта шушы шәкертләрнең әтиләре, абыйлары убырлар белән сугышып йөри. Дәшми шәкерт хал
кы. һәм әле бик озакка чаклы ялгызы гына ишегалдына чыгарга куркып иптәшен чакырып яши, йомыш белән төркем-төркем генә чыгалар. Суыктан, суыктан бигрәк чат башларында, караңгы урамнарда сагалап торган убырдан куркып-калтыранып, барысы бергә, күмәкләшеп йоклый торган зур бүлмәгә ашыгалар.
Курку хисе мәктәп-мәдрәсәдә яңа бер вакыйга булганчы дәвам итә.
II
Язын, кар эри башлагач, шәкертләр мәктәп-мәдрәсәдә килеп чыккан бер кыргый күренешнең шаһиты булдылар.
Мәктәп-мәдрәсә тирәсендә биек итеп бозлавык-тау ясалган иде. Тауның итәгендә әрәмәлек, әрәмәләр арасында челтерәп чишмә ага, аның суы кыш көннәрендә дә туңмый кала иде.
Чаналары булмау сәбәпле, бәләкәй шәкертләрнең күбесе бишмәт итәгенә утырып шуа, хәлфәләр күрмәгәндә мәдрәсәдән эскәмия сөйрәп чыга, я берәр тапкыррак шәкерт, абыйлары сугышта булу сәбәпле лапас астында коргаксып яткан зур чананы сөйрәп алып килә дә, дәррәү шуңа төялеп, чыр-чу килеп, юлда очраган кар көртләреннән өермәләр өереп төшеп китәләр.
Солтан белән Әптери бер көнне каравыл өе лапасында аунап яткан иске чананы сөйрәп алып килделәр. Төялде бала-чага, төялде бала-чага! Киттеләр, мин сиңайтим, боз тавыннан элдертеп! Ул чыр-чу, ул сөенеч! Ат чанасы, бураннар уйнатып, менә авам, менә таралам дип тау астындагы зиреклеккә кадәр төште дә, вак әрәмәләрне сыдыртып узып, юан бер зирек төбенә килеп бәрелде. Ак кар өстенә, чүлмәкләр төсле, шәкертләр тәгәрәшеп китте. Алай гына булса бер хәер иде, кар астыннан кәрзине белән сыра шешәсе шалтырап килеп чыкмасынмы!
Бала-чага, кызык ясап, кәрзинне шешәсе-ние белән күтәреп чаптылар, шешәләрне кар өстеннән тәгәрәтеп уйнадылар, аннары юанрак бер зирекне сайлап, шуның кәүсәсенә ыргыта башладылар. Моның ахыры никадәр ямьсез бетәсен башларына да китереп карамадылар.-
Эш Сөләйман хәзрәткә барып иреште.
Каян килгән шешәләр?
Кем сыра эчкән?
Кем кәрзинне әрәмәгә күмеп куйган? •
Сөләйман хәзрәт иң турылыклы мөрите — Фатих хәлфәне үз янына чакырып, икәүдән-икәү генә киңәште Сыраны бүтән беркем дә түгел, олы шәкертләр эчкән, эзне яшерер өчен кәрзинне әрәмә төбенә күмеп куйган дигән ныклы фикергә килделәр. Ни чыкмаса шул шәкертләр белән ыстудиннардан чыга. Дөнья болгатучылар! Мәңгелек сабак булсын, бүтәннәрне дә әшәкелеккә өйрәтеп йөрмәсеннәр, каезларга сыртларын!
Кече атна көнне мәктәп-мәдрәсә кайнап торган кырмыска оясына әйләнде. Зур кибән чалмасын башына ураган, кулына чукмар башлы озын кара таягын тоткан, буй-буй яшел чапанлы, мәһабәт ак сакаллы Сөләйман хәзрәт шәкертләр яши торган, сабак укый торган, олы шәкертләр йоклый торган бүлмәләрне берәм-берәм йөреп чыкты.
Берәүнең дә сәламенә сәлам бирмәде.
Аңа ияреп, көтүләре белән хәлфәләр, Югары мәхәллә картлары йөри, алар да ләм-мим сүз дәшмиләр иде-
Хәзрәт әмере белән Нух Галләм бер олау тал чыбыгы кистереп, аны кайнар суда пешекләтеп куйды; хәзрәт әмере белән ике хәлфә озын ике сөлгене бау итеп иштеләр.
Төш вакытларында учитель Гаврилов, сары мыекны бик хәтәр кабартып, барлык укучылар-шәкертләр белән исәнләшеп, дин әһелләре йөргән бүлмәләрне йөреп чыкты.
Бераздан аның Фатих хәлфә бүлмәсендә:
— Әгәр сез экзекуциягә юл куясыз икән, мин бу эшне болан гына калдырмыйм, земствога хәбәр итәм, губерна газетасына язып чыгам! — дип, ачы тавыш белән кычкырганын ишеттеләр
Бераздан ул, хәлфәләр бүлмәсеннән килеп чыкты да, тар якалы ф пальтосының чабуларын җилфердәтеп, коридор буйлап китеп барды. Чырае бик усал, иреннәре кысылган иде.
Кичке сәгать сигезләрдә Фатих хәлфә кечкенәләрне аерым бер бүлмәгә кертеп япты — ишекне тышкы яктан келә белән бикләде. Хәлфәнең чыгып китүе булды, Зартугай малае Шәкүр, Кече елгадан Әптери, төймә борын Әхмүш ишекне чыра пычагы белән ачтылар да аяк очларына гына басып коридорга чыктылар — стена буена тезелделәр. Алар янына Солтан чыгып басты.
Ишелгән сөлгенең ялангач аркага туп аткандай шапылдап килеп төшүе, тал чыбыгының чажылдап һаваны телүе, ыигырашу-елау, ачыргаланып кычкырып җибәрүләр бәләкәйләрнең берсен дә тыныч калдырмады. Алар, берәм-берәм килеп, җәзалау эше барган ишек төбенә өелделәр. Бүлмәдән ишетелгән ыңгырашуларга йомшак күңелле Әптери түзә алмады — елап җибәрде. Солтан белән Әхмүш, аның авызын учлары белән каплап, киредән бүлмәгә алып кереп киттеләр.
Караңгы бүлмәдә алар кергәндә тагын берничә бәләкәй шәкерт, кыйналучыларны кызганып, мышык-мышык елап утыралар иде
Ул да түгел, кемдер ашыгып бүлмәгә килеп керде. Шәкүр белән Әхмүш, үз почмакларына посып, башларын мендәр астына яшерделәр — Фатих хәлфә түгелме дип курыктылар.
Ләкин бүлмәгә кергән кеше хәлфә булып чыкмады. Аның әллә ничек рәнҗеп, буыла-буыла сулыш алуыннан, кармаланып, әйберләргә абына-сөртеиә йөрүеннән шәкертләр аңлап алдылар — әкиятче Шәрифхан, үз якларын саташтырып, бәләкәйләр ягына килеп кергән икән...
Идән сайгакларын шыгырдатып, тагын кемдер керде йөрү рәвешеннән Салагышның Усал Зариф >нкәнен абайладылар. Ул караңгы бүлмәне бер айкап алгач, ярсулы тавыш белән.
— Сөләйман палачның анасын өшкермәсәм, исемем Зариф булмасын! — диде. Бүтән сүз әйтмәде, ишекне каты ябып чыгып китте.
Бүлмә эче тынып калды. Айны болыт каплаганга һәм ут алмаганга, йөрәкне баса торган шомлы караңгылык бәләкәйләр бүлмәсендә бик озак сакланып торды.
Солтанның күңеле ярсыган, күзенә йокы керми, башында хәвефле уйлар, шыксыз күренешләр болгана, ул бу минутларда үзенең дә кыйналган дәү шәкертләр арасында булмавына үкенә иде.
Ул күрше бүлмәләрдә тавышлар тынып беткәнче йоклый алмады. Алабугада үткәргән көннәре, Нурия белән җитәкләшеп, Ерзовка иллюзионына барулары, биш йөз потлы бакыр кыңгырау хакында бәхәсләшүләре исенә төште. Чаң тавышыннан җиргә чүккән атлар, улап елаган марҗалар, пристаньга таба агылган халык төркеме тузан-томан- нары белән, төс-бизәкләре белән, акыру-бакырулары белән күңелендә буталып күз алдында торды. Аннары ул Нуриянең инде Зартугайда булмавы, Пәнҗәр дигән урыс авылына укырга китүе хакында уйлап яггы. Үтереп эче поша, күңелен сагыш баса башлады. Нурия, Солтан кебек, ярлы баласы түгел шул, мулла кызы. Мәхдүмә диләр аны! Теләсә, әтисе аны Петербургка илтеп укыта, теләсә Таминдар бай малаена кияүгә бирә ала Юк, Солтан аның бай малаена кияүгә чыгуын теләми. Ә ник теләми? Ул барыбер Солтан белән бергә булмый бит инде. Кемгә кияүгә чыкса да, барыбер түгелмени? Их, менә хәзер Солтан янында Шәяхмәт абыйсы булсын иде. Менә ул, ичмасам, нишләргә кирәген әйтеп бирер иде. Юк шул, юк аның янында Шәяхмәт
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
абыйсы, нишләтәсең аны — Иш суына баш түбән ташланасыңмыни?! Ул ерак инде Солтаннан, ул инде әллә кайларда, сугыш утларында... Хәбәр-хәтере дә юк, исән микән, сау микән?
Күзен шар кебек ачкан килеш, әрнегән йөрәген 1кулы белән басып, Солтан караңгы түшәмгә төбәлеп ятты. Бүлмә эче әүвәлгечә үк караңгы, таң атарга ерак иде әле.
Дәү шәкертләр ягыннан кемдер ыңгырашып куйды. Аңа теләктәшлек белдергәндәй, бәләкәйләр арасыннан берсе йокы аралаш сулкылдап алды һәм бүлмә эче тагын шәкертләрне бер-берсеннән аерым итеп сиздерә торган шомлы караңгылыгы белән торып калды.
Солтан бәләкәй йомышы белән ишегалдына чыгып барганда Усал Зарифның аяк киемнәре саклана торган салкын коридорда кара күләгә булып басып торганын күрде; култык астында талдан үргән кәрзин иде. Якынлашып килүчене сизгәч, колакчын бүреген күз өстенә үк басып, ишектән чыгып китте.
Шәкертләр арасында атна буе Усал Зариф турында имеш-мимеш йөрде. Янәсе, ул мәктәп-мәдрәсәгә ут төртәчәк, үзен кыйнаган Сөләйман хәзрәт белән Нух Галләмнән үч алачак.
Шәкертләр атна буе әнә шул өметле-шомлы хәбәр белән яшәделәр. Ләкин Усал Зариф үзе дә, ул төрткән ут та күренмәде. Мәктәп-мәдрәсә тагын көйләп-көйләп укыган догалар, мендәр атышып сугышулар, бишмәт итәгенә утырып тау шуулар кебек көндәлек мәшәкатьләренә күмелде.
Сугыш җиреннән кешеләрнең үле хәбәрләре килеп торды.
III
Борынгылар белеп әйткән: олы каза беркайчан да ялгызы гына йөрми, үзе белән кече казаны да ияртеп алып килә.
Сугыш афәтенең Зартугай өстенә кара кайгы булып ятуы гына җитмәгән иде, уналтынчы елның язы авыл халкына яңа бер мәшәкать өстәде.
Кама иделе быел, гомердә булмаганча, иләмсез бер дуамаллык белән кузгалды: юлында очраган ярларны җимерде, йөз яшәр өянкеләрне, тирәк-карамаларны төбе-тамыры белән актарып ташлады, урман кишәрлекләрен агачлары-ниләре белән умырып алып, актарылып-ша- шынып аккан чоңгылына сөйрәп төшерде.
Оясыз калган козгыннар, болыт-болыт булып, ачы тавышлар белән каркылдашып, һәлакәт упкынындагы агачлар артыннан ияреп бардылар.
Баштарак, беренче көннәрне, дәрья суларының шашынып актарылуына хәтта сөенгәннәр иде. Бәлки хәерлегәдер, бәлки илгә җиңеллек килер, кайгы-хәсрәт язгы бозлар белән агып китәр дип өметләнгәннәр иде.
Китмәде хәсрәт, яңалары өстәлде.
Дөбер-шатыр килеп, ярсып-дулап бозлар агып бетүгә, Кама суы күзгә күренеп арта башлады. Арта-арта җәелде, киңәйде, болыннар, үзәннәр буйлап китте.
Кама суы Иш елгасына бәреп керде, югарыга таба күтәрелә башлады, Зартугайның болыннарын, болын буе бакчаларын күмде. Аның белән генә дә чикләнмәде, халыкның котын алып, урамнарны, ишегалла- рын су басты.
Гомердә булмаган бу хәл Зартугай халкын ике кулсыз итте.
Күрше күршегә керә алмый интегә; тез тиңентен су эчендә калган сыерлар иртәсен дә, кичен дә дөнья бетереп мөгриләр; әтәчләр йокы аралаш суга егылып төшеп, яман ачы тавышлар белән кытакларга то
тына; утыннары су эчендә калган кешеләр мич кабыза алмый интегеп бетәләр иде.
Бәла килде дип кул кушырып утырып булмый. Ындырга чыгарга, какшаган читән-койманы ныгытып куярга кирәк, югыйсә, су бөтенләй агызып алып китүе бар. Аякка кияргә күн итек юк, бөркәнеп чыгыйм ♦ дисәң кәжән юк — аптырамыш. Садыйк абзый кебек ярлы-ябагай су аз 3 булган башка елларны гомер эчендә бер килеп чыккан тәҗел йомышын £ үтәргә күршесеннән көймә сорап тора торган иде, быел көймә һәркем- * нең үзенә кирәк, шуңа күрә аңа да Солтан белән икәүләп барлы-юклы 5 бүрәнәдән, такта-токтадан сал әмәлләргә туры килде. Шул салны 5 колга белән этеп күршегә керәләр. Таминдар бай кибетенә тоздыр, - керосиндыр ише нәрсәләр алырга баралар.
Суның ишәюе Таминдар байга ифрат та кулай булып чыкты. Кама- © да сал кууны, тирә-юньдәге өяз калаларын агач белән тәэмин итүне х өстенә алып, ул Тугызбуй төбәгендә урман кистергән иде, хәзер шул * агачны су кимегәнче дип Иш буендагы аяклы амбары янына су юлы бе- < лән генә китертә башлады. Шунда беррәттән сәүдә эшләрен дә оныт- ө мады. Кыш буе келәттә яткызган олау-олау сабынын сигез-тугыз авыл- = дагы кибетенә бүлеп биреп, бәясен икеләтә арттырды. Тозны чыгарыр- < га ашыкмады, тыныч-имин елларны Урал ягыннан ташыткан тозы тау- *- тау булып келәтләрендә ята бирде, тагын бераз сабыр итсә, ул аны өчләтә кыйбат бәягә сатачагын белә иде.
Халык арасында ризасызлыклар, мыгырданулар башланды. Колга белән көчәнә-көчәнә сал этеп тә Таминдар бай кибетеннән ашка салырлык тоз алып кайта алмаган Садыйк карт бик хәтәр карганды:
— Иман юк кешеләрдә! Көпә-көндез тиреңне тунарые, валлаһи! Иех, дөньясы, эт оясы, лач итеп бер төкерерием дә, әйләнеп тә карамый кител барырыем.
— Кая китәсең? Дөньясын су басты бит, — дип йомшак кына сөйләнә Мәүдүдә җиңги.— Киям дисәң күн итеге юк, бөркәнәм дисәң кәҗәне юк. Ашны тагын тозсыз пешерербез микәнни инде бүген?
Су атна буе китми торды. Ул арада Югары очтан да, Түбән очтан да үлгән маллар, агып киткән читәннәр, җимерелгән лапаслар хакында да сүз ишетелә башлады.
Мәзин азан әйтүне киметте — иске көймәгә утырып мәчеткә чыгу— зур бер мәшәкать. Зартугайлар Тәкыймулла тавышын атнага ике мәртәбә генә ишетәләр. Ул да халыкка җитә калды:
— Илдән бәрәкәт оча. Изге дога ишетергә дип салдырган мәчетләребез башында козгын каркылдап утыра. Менә күрерсез, сугыш җирендә мәетне әрдәнәләп өя башларлар, аларның җаннары анда дога өмет итеп тилмереп ятыр!
Апрельнең унберендә, көндезге сәгать берләр тирәсендә, Садыйк картларга Нәбкәй староста белән Салагышның Кысык Минҗан килеп чыктылар. Аларны бик ныгытып сумалаланган зур кара көймә белән
■ десятский Дөмекн китерә килде.
Нәбкәй старостаның капкага таяк белән суккан тавышына Садыйк абзый порттан чыкты, улы кайтты дип уйлап:
— Нәрсә капка кагып маташасың? Ач та кер! Кулың корымагандыр бит! — диде.
Капка келәсе күтәрелеп, кече капкадан Нәбкәй старостаның кама тоткан кара бишмәте һәм ак калайлы түше күренгәч, Садыйк карт каушый калды:
— Солтан дип торам бит, кибеткә китеп дөмекте, хәерсез, сыртына таяк белән саласы нәрсәкәй,—дип болдырдан торып сөйләнә башлады.
— Нәрсә син анда көчек кебек өрел торасың? Ач капкаңны! — диде Нәбкәй староста. ,
— Бик ачарыем да, Нәбиулла абзый, аягымда киез катадан башка бернәрсә дә юк шул, агач башмагымны малай киеп киткәнме...
Десятский күпме генә көтсәң дә, капканың ачылмаячагын, Садыйк картның язгы суга киез катадан барып кермәячәген аңлап, капка ачу әмәленә үзе кереште: тырыша-тырмаша торгач, капканың келәсенә менеп атланды, ике аягы белән капка баганасын кочаклап, бастырыкны этеп төшерергә итенә башлады.
Ләкин бастырык тыгыз итеп тыгылган, өстәвенә, дым белән бүрткән, Дөмеки кебек көчле кеше дә аны бер кул белән генә этеп төшерерлек түгел иде.
Болдырда басып торган Садыйк карт, тула чикмәненең чабуларын ике кулы белән күтәреп, очып китәргә кагынган ябалактай талпынып, Дөмекигә киңәш биреп тора башлады.
— Үзеңә тарт син аны, Динмөхәммәт. Юк ла, бер кул белән булмый аны. Ишетәсеңме, алла бәндәсе! Булмый дип әйтәләр бит инде сиңа. Күрмисеңмени, күзең чыкканмыни? Бастырык бүрткән, ике куллап тарт, сиңа әйтәм, Динмөхәммәт, ике куллап тарт, кая соң, нишләп соң... шуңа да көчең җитмимени?!
Дөмеки, Садыйк картның акыл биреп торуына соң дәрәҗәдә ачуы чыгып, артыграк тырышып җибәрде бугай, капка баганасын кочаклаган аягы шуып китте дә, үзе шапылдап суга барып төште. Җан-фәрманга кычкырып, сикереп торды:
— Өйрәтеп торган була, анаңны... бастырык белән ярасы! Хуҗа, имеш, болдырга чыккан да каткан, төшеп ачып кертсәң...
Ул, озын кунычлы күн итеге белән су шупырып, капка бастырыгына килеп асылынды, бастырык ычкынып, ике капка ике якка шыгырдап ачылып китте, һәм Нәбкәй староста белән Кысык Минжан, зур кара көймәне этә-этә, болдыр төбенә килеп туктадылар.
Садыйк карт кунакларны каршы аласы урында никтер өенә кереп китте.
— Мәгънәсез ахмак! Хәерче танау! Әдәм рәтле каршы ала да белми, имансыз! — дип сукранды моңарчы түзеп торган Кысык Минжан.
Садыйк карт, өйдән олтанлы киез итек алып чыгып, десятский Дөмекигә тоттырды, тегесе болдырга утырган килеш, черәшә-черәшә күн итеген салып, шобырдатып суын түгәргә, чолгавын һәм кара ямаулы ак оекбашын сыгарга кереште.
Ниһаять, Дөмеки аягына олтанлы киез итекне киеп алгач, барысы бергә күрешә башладылар. Күрешү, элекке тыныч заманнардагыча, күтәренке, шау-шулы булмады, Нәбкәй староста Садыйк картның биргән сәламен мыек астыннан мыгырданып кына кабул итте дә, тәбәнәк ишеккә башын бәрә язып, эчкә узды. Аның артыннан Кысык Минжан белән Дөмеки дә килеп керделәр.
Өй эче фәкыйрь булса да пөхтә, мич ап-ак итеп агартылган, ак калай белән ямалган сары самавыр кучкарда тора, тәрәзә өсләренә, матча һәм колга турыларына бизәкле кызыл ситсыдан кашагалар эленгән иде. Тәрәзә пыяласы ватылган берничә өлгегә карындык тарттырганнар — ике катлы тәрәзә аркылы ул карындыклар Кысык Минҗан күзенә бәйләгән кара чүпрәк төсле күренә иде.
Садыйк карт көтелмәгән кунакларның әле һаман да нинди ният белән килүләрен аңлап җиткермәгәнлектән, ашыгып-кабаланып, түрдән узарга чакырды, корама чүпрәкләрдән теккән киез-көрпәләрне кунакларның дәрәҗәсенә карап, сәке йөзлегенә куеп чыкты.
Шуның белән ике арада иминлек урнашты шикелле.
Рәвешен китереп, кул күтәреп дога кылдылар.
— Я, Садыйк, ни эшләр җимертәсең, авырмыйсыңмы? — дип ерактан сүз башлады Нәбкәй староста.
— Авыруын авырмыйм да, шулай да хәлләр бигүк әллә кем түгел
әле, Нәбиулла абзый, — дип төшенке генә җавап кайтарды Садыйк карт һәм, сирәк сары сакалын бирчәйгән бармаклары белән аралаш- тыргалап, Нәбкәй старостага төбәлеп калды. Сез, янәсе, нинди йомыш белән йөрисез? Юньле йомыш беләнме? Ай-Һай, Садыйк йортына староста белән десятскийның икесе берьюлы килмәгәненә биш былтыр ♦ бардыр инде... з
Нәбкәй староста Садыйк карттан алай тиз генә сүз алып булмаяча- з гын белә иде, шуңа күрә әле байтак утырырга туры киләчәген чамалап, кама якалы кара бишмәтен сала башлады. Аңар ияреп, Минҗан белән Дөмеки дә кайсы кайры тунын, кайсы бишмәтен салып, сәке йөз- - легенә куйды. Колакчын бүрекләр дә салынып, түбәтәйдән генә калды- ф лар. Кышкы киемнән тирләп өлгергәнгәме, алар бишмәт-бүрекләрен са- а луга, болай да бөркүрәк бәләкәй өйгә тир исе мул булып таралды. о
Әллә шул исне сизеп, әллә вакыты җиткәнгә, ишек катынарак бәй- ~ ләп куйган үгез бозау корсак асты җебеннән нечкә генә итеп чаптыра х башлады. *
— һай, мөртәт, вакытын гына көтеп тора бит, — дип, Садыйк карт $ идәнне юешләттермәс өчен, башта бозауның сыртына учы белән жи- ; ңелчә сУгып, аны шөгыленнән туктатты, аннары чүлмәк алып килеп, бо- < зауның эше беткәнче бөкрәеп көтеп торды. Хатыны Мәүдүдә почмак u якта ир-атка күренми утыра, анысы бозауның тәртип бозганын белсә дә чыгарга базмый иде.
— Алай икән, эшләр шәптән түгел дисең инде, — дип Нәбкәй староста тагын сүзне ерактан уратып башлады, әмма аның чал сакалын гасабиланып сыйпап куюыннан һәм күпне күргән каеш түбәтәен артка чигереп, җилкә чокырын кашып алуыннан Садыйк карт бу көтелмәгән кунакларның юк-бар йомыш белән генә килмәгәнлекләрен аңлады
— Нәүширвән картның ике малае да үлгән! — диде Нәбкәй староста.
Хәбәр Садыйк картка әллә ни тәэсир итмәде, сугышта үлгәннәрне көн саен ишетел торганга, моны да гадәти бер хәлгә санап, ябык- коңгырт кулларын — икесен берьюлы — битенә якын китерде, авыз эченнән пышылдап дога кылгач:
— Авыр туфраклары җиңел булсын. Бигрәк тә бәхетсез сәгатьләрдә туганнар икән, бичаракайлар,— диде.—Нәүширвән бабайны күрдегезме әле?
— Күрдек. Хәбәрен үзем китереп бирдем, — диде Кысык Минҗан, күзендәге кара чүпрәкне рәтли төшеп.
— Нишләде? Бик хәлсезләнмәдеме?
— Нишләсен... Мин хәбәрне әйткәч тә башын селки башлаганые, мин киткәндә дә башын селкеп калды.
— Тагын нинди хәбәрләр бар? — диде Садыйк карт.
— Тегермәнче Чишмәнтәй плин төшкән
— Анысын каян белдегез?
— Салагышның Усал Зариф аягын өздереп кайтты. Шуның белән бергә булганнар. Бер дә генә сугышырга теләмәде, берәр ай азаплангач та, ике кулын күтәреп, мимечләр ягына йөгерде, ди.
— Мимечне бик кансыз, диләр, анда чыгып отармы соң ул?
— Адәм баласына кайда да бер инде: тамагы тук, өсте бөтен булса, шмшан артыгы ип кирәк Кем белә, еллар иминләнеһ китсә, плинии- ләрне алмашкан чакта, бәлкем, кайтып та килер. Туп җәдрәсеннән үлгәнче, ярман җирендә исән калуың да ихтимал бит әле...—дип сүзләренә бернинди тойгыда салмыйча корыгына итеп әйтеп куйды Кысык Минҗан,—Сезнең ничек соң, Садыйк? Энең Шәяхмәттән хәбәр-хәтер юкмы? — Якчягына каранып алды. Нәбкәй староста белән десятский Дөмеки дә сабырсызлана башладылар
— Туктагыз әле, сез нәрсәнедер әйтеп бетермисез, кунаклар. Сезгә миннән ни кирәк соң? — диде Садыйк карт шикләнеп.
Нәбкәй староста урыныннан торды:
— Бу араларда сиңа читтән берәү дә килмәдеме?
— Ул ниткән сүз? Кем миңа читтән килергә тиешле?
— Син сораганга җавап бир, Садыйк, чит кеше булмадымы синдә?— дип, чүпрәк бәйләүдән исән калган бердәнбер күзе белән акаеп карады Кысык Минҗан.
— Беркем дә килмәде, шөкер. Беркем дә килмәде. Туктагыз әле, нигә сез минем башымны катырасыз, туп-туры әйтегез: сезгә кем кирәк?
— Безгә кирәк кеше бер генә: синең энең Шәяхмәт,— диде Нәбкәй староста, Садыйк картның күзләренә туп-туры карап.
Садыйк карт җилкәсен җыерды, башын кырын салды:
— Ә нигә әле сез Шәяхмәтне минем өйдән эзлисез? Аның бит үз өе бар. Аннары килеп, сез бит аның сугышка киткәнен үз күзегез белән күрдегез. Хатыны Сара да авылда калмады, сугышка киткән чагында Алабугага китеп барды бит.
— Киткәнен күрдек, Садыйк абзый, ә менә кайтканын күрә алмадык,— диде десятский Дөмеки, сүзгә кушылып.
— Кайтканы юк бит аның!
— Кайткан ул. Синдә качып ята. Син аны безгә әйтергә теләмисең,— диде Нәбкәй староста. Ул, Садыйк картның каршысына ук килеп, сүзенә куәт өстәгәндәй, озын кара таягы белән идәнне тукылдатып куйды.
— Ни сөйлисез сез, алладан оялыгыз! Көпә-көндез нахак бәла яккан өчен, аяк-кулыгыз тартышыр! — диде Садыйк карт, тавышы калтырап китте.
— Ләчәнстуаның безгә биргән фәрманы шундый, Садыйк, без синең йортыңа тентү үткәрергә тиешле, — диде староста. Моны ул иң гадәти бер сүзне әйткәндәй әйтте. Әмма күзләре шундук бимазалы елтырый башладылар.— Десятский, нәрсә карап торасың? Ач сике астын, актар идән асларын.
Дөмеки, дәү гәүдәсе белән иелеп, сәке сайгакларын берәм-берәм әйләндереп салды, әрҗәгә утырган ана каз чит кешене күрүгә бик хәтәр ысылдап Дөмекинең иңенә килеп ябышты.
— Көш-ш-ш, нәгъләт, явыз токым! — Дөмеки куллары белән бутанды.
Идән'асты капкачы почмак якта икән — Садыйк картка Мәүдүдә җиңгине аннан чыгарырга куштылар. Мәүдүдә җиңги битен яулык белән каплап, чоланга чыккач, Кысык Минҗан белән десятский өй астына төшеп киттеләр.
Садыйк карт идән ярыкларыннан фонарь утының яктысын күреп, күңелсез уйларын уйлады.
«Гомерлек хәсрәт булды бу Шәяхмәт. Кеше туганнары кеше төсле: сугыша, үлә, хәбәре килә. Моның үзе киткәч тә бәласе безгә тия. Тап- .масалар, мине җавапка тартсалар, йа ходаем, бар икән күрәселәрем...»
Лапасны, чоланны, ат һәм сыер абзарларын — берсен бер калдырмый актарып бетерсәләр дә Шәяхмәт Айдаров табылмады.
— Син безгә рәнҗемә, Садыйк, ләчәнстуаның әмере белән без сине Салагышка алып китәргә тиешле, — дип башлаган иде Нәбкәй староста, Кысык Минҗан аны ярты сүздә өзде: — Нәрсә син, староста башың белән патша дошманын үгетләп торасың! Кулына богау сал да озат Алабуга өтермәсенә. Анда аның телен ача белерләр!
Садыйк карт кызганыч булып җыерылды.
— Картаймыш көнемдә нигә мине мыскыл итәсез? Шәяхмәттә минем ни дәхелем бар?
Аңа киенергә боердылар, ашарына ризык алдырып, көймәгә альт чыгып утырттылар.
Мәүдүдә җиңги картына кагылганчы ләм-мим бер сүз дәшмичә, түзеп утыра алган иде, әмма йорт башлыгын алып китә башлагач, түземе җитмәде, күз яше белән елап, кулларын сузып, ире артыннан чыкты:
— И-a, ходаем, миһырбанлы бәндәләр, Садыйкның ни гаебе бар? Алладан оялыгыз, хур итмәгез безне! — дип такмаклый-такмаклый көймә артыннан язгы суга шопырдап килеп төште.
Десятский Дөмеки аны өенә кертеп куярга тели, әмма зиһене чуалган Мәүдүдә җиңги, ир-ат бар дип тә тормастан, күлмәк итәкләрен күтәреп, ак ыштанлы, тула оеклы аяклары белән көймә артыннан язгы суны ерып килә иде.
Старосталар Мәүдүдә җиңги белән Солтан кайтып кергәнче азапландылар. Садыйк карт сал белән капка төбенә килеп туктаган улына:
— Әниеңне алып кер, алла хакы өчен алып кер, суык тидерә бит инде, мин хәзер кайтып җитәм, Салагышка гына барам мин, — диде.
Солтан керергә теләми карышкан әнисен өйгә алып керде, манма су булган оек-чуын салдырып, ястыкка яткыргач:
— Ни булды? Әтине кая алып киттеләр? — диде.
— Качкан бит, имансыз. Безнең башыбызга...
— Кем качкан? Кая?
— Шәяхмәт качкан. Сугыштан,—диде Мәүдүдә җиңги, сулкылдап.
Солтан шаккатып калды. Әле генә ишеткән хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Сугыштан качкан кешеләрнең патша дошманы саналып, төрмәләргә, сөргеннәргә җибәрелүен аның ишеткәне бар иде, ул да аларны ябып кую ягында иде. Әмма абыйсы Шәяхмәт шул эшне эшләр дип башына да китерми иде. Туктале, ннчек инде аның абыйсы патша дошманы булсын? Ул нинди киң күңелле, нинди эш яратучан иде бит. Ул салган «карванкаларны» берәү дә сала алмый, ул агызган салларны берәү дә агыза алмый, берәү дә аның төсле мавыгып Солтанның җырын тыңлый алмый иде. Андый кеше нишләп патша дошманы булсын?!
Солтанның дөнья бетереп кычкырасы, үрсәләнеп елыйсы, әтисен алып киткән кешеләрнең битләрен тырмап төшерәсе киДә иде..,
IV
Лапас эче салкынча, эңгер вакытындагыча караңгы, зур су киткәнгә әле бер атна да узмаганлыктан, җирдән дым исе, ләм исе аңкый иде. Әтисен Салагыштан кичә генә кайтардылар. Аның күңеле төшенке, эшкә кулы бармый, сабанга чыгарга кирәкле ат тырмасыныңкоелган тешләрен кагарга кирәк булгач та бик ыңгырашып кына тотынды. Солтан аның белән янәшә, җиргә тезләнеп, карама ботагыннан тырма теше юна, ара-тирә әтисе әйткән сүзләргә колак сала, бер генә сүз белән. «Ийе, ярар», — дип куя иде.
Урамнан кемдер ачы тавыш белән кычкырып узды:
— Каравыл өенә җыенга! Каравыл өенә җыенга!
— Бар әле, кара, әллә сугыш беткәнме? — диде әтисе.
Солтан, ямаулы чалбарына кунган йомычка чүпләрен кага-кага, капкадан чыкты. Караса — киез каталы аякларын як-якка чаптар аттай ташлап, ак тула эшләпәне баш өстендә болгый-болгый, Майтты- пыра чаба, җиң сәләмәләре җилфердәп бара:
— Каравыл өенә җыенга! Каравыл өенә җыенга!
Капкадан атылып чыккан бала-чага, таякка таянган карт-коры, төркемнәргә оеша башлаган солдаткалар каравыл өе ягына таба баралар. Урамның урта бер җиреннән түшенә ак калаен аскан Нәбкәй староста атлый. Солтан анар сүз кушты:
— Ни булган, Нәбиулла абзый, сугыш беткән мәллә?
— Баргач белерсең: ннмитлинны каравыл өенә. Атаң кайттымы?
— Кайтты.
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
— Кайчан?
— Кичәгенәк.
— Ул да барсын. Староста әйтте диген, сәгате-минуты белән килеп җитсен, ыштубы!
Садыйк абзый җыенга барудан катгый рәвештә баш тартты. Нәбиулла старостаның исемен ул ишетергә дә теләми, зимагур Шәяхмәт өчен «дапруска» тартканы, олыс өтермәнендә зинданга салып йөрткәне өчен ул аңар һәм гомумән Зартугай халкына бик ачулы иде.
— Бармыйм. Төкерим җыеннарына! — диде ул һәм лач итеп җиргә төкерде.
Солтан каравыл өенең сынык тәртәле, коргаксып беткән мичкәле пожарный арбасы тора торган лапасы янына килеп җиткәндә, анда әлле-хәлле халык җыелырга өлгергән иде инде, йорт башлыгы ирләр сугышта булганлыктан, лапас яны төсе уңган камзуллы катыннар, киндер күлмәк-ыштанлы бала-чага белән тулы, чал сакал, мескен бүрек, каешланган кәпәч анда-санда гына, серәешеп кенә күренә, шунлыктан Сөләйман хәзрәтнең буй-буй сызыклы яшел чапаны, кибән чаклы бохар чалмасы, кояш эссесеннән көеп беткән соргылт бер яландагы яшел утрау сыман, әллә каян күренеп тора, халык күңеленә билгесез бер шом да сала иде.
— Олы башы'белән хәзрәт чаклы хәзрәт кузгалгач, җүнлелеккә булмас.
— Тапшырдык бер ходаның үзенә. Тәкъдирдә язганы булыр.
— Тәкъдир дисең син, торасың да тәкъдир дисең, нишләп соң ул үлем бай-бәтчәгә килми, безнең ише ярлы-ябагайга ябырыла? Байлар әнә чиертсәң кан тамарлык булып симерешеп йөриләр!
— Сиңайтәм, күрше, авызыңны чамалап ач, хәзрәтнең колагы очлы, олы малае Динислам Алабугада әфисәрлектә эшли диме...
— Торасың да шулай дисең, торасың да куркыта башлыйсың. Инде җаным, курка-курка куркулык кояк чиккә җиттек бит инде, Нурлы- гаян. Үлгәнне үлгән дип әйтми тере дип әйтиммени? Югары оч Рамазанның сигез кызга бер малае барые, анысы да аяксыз калып, гәспитәл- дә ята ди бит. Рамазан абзый кайгысыннан түшәккә егылган. Унбер җанга ике имана — каян тамак туйдырырга кирәк.
— Габбас мулла ни карый икән соң? Хәнифәне никахлап алды да асрау итеп тота. Алай бит гадел түгел. Ичмасам, ул булышсыные Рамазан абзыйларга.
— И дә сөйләп карыйсың инде, Хупҗамал! Муллалар алар, җаным, үзенә кирәктә генә мулла, сиңа кирәктә алар юрга: хәсрәтең белән килсәң, йомры телләрен ясмак итеп җәяләр, капкаларын артыңнан өч катлы биккә бикләп калалар.
Солтан халыкны ыра-ера эчкә узды. Ике карт, корсакларын артыш таягына терәп, патшалар турында гәп сугалар:
— Безнең патшаның нурыхы беткән, эснәрәт ясый алмый икән.
— Нишләп беткән аның пурыхы?
— Ярман ышпиуннары Казан пурхаваен шартлаткан ди бит.
— Китсәнә?! Булмас!
— Булган шул менә. Тугымчы Тәүфикъ Ижауга керәчингә барганые кул арбасы тартып, шул сөйләп тордые пурхавай шартлаган дип. Яртысы күккә очкан, яртысы җир астында янып беткән. Бер дә, бер дә галәмәт булган, үзбәк-казакъ якларындагы кебек җирләр тетрәп торган.
— Менә син, хикмәти хода. Алай икән алайса. Безнең патша алай пурыхсыз да калгач, ярмаинар бигрәк пырдымсыз кыланырлар инде...
Солтан Нурияне эзләп йөргән җиреннән Габбас мулланың ат караучысы Бөкре Гафияткә тап булды. Ипләп кенә сорашу нияте белән аның янына туктады, әмма бөкре, инде атна буе кырылмаган ияген сыпыр- галап, көтүче әшнәсе Ләлек мамык чыбыркының сүзен тыңлый, тегесе
жәен-кышын киеп йөрүдән юкарып, теленеп беткән сары кайры тунны җилбәгәй җибәреп, кулларын бутап сөйли:
—■ Безнен оклауның үнәре артты бит әле, ахири. Дерә дә хәтәр әйбәт үнәрләре килеп чыкты оклавыбызның. Башта ул токмач җәяргә бик маһир ие, сугышка хәтле дибәйтәм. Кече атна көннәрне, мин сиңайтим, ф телеңне йотарлык токмач җәеп бирә торганые. Ару азык беткәннең сулында, бодай онын төштә генә күрергә калгач, оклау җаныем бәрәңге төя, кер тәгәрәтә башлады. Ярмаи янараллары бала-чага өстендәге киндер күлмәкне дә ике малайга берне генә калдыргач, оклау малай- шалайның баш түбәсенә кунып йөдәтте. Инде менә хәдергесе көнне, мин сиңайтим, оклау нишли диген? Оклау хәдер, ходаның рәхмәте, иртәле-кичле минем сыртта бии. Асылбикә җиңгәгез аны минем сыртта шундаен да оста биетә, гомер буе оклау биетеп йөргәндер диярсең!
Малайлар чырык-чырык көлә. Тешсез авызын мүкелдәтеп көтүче үзе дә рәхәтләнеп көлә. Тол катыннар, әбиләр, солдаткалар авыз читләрен яулык почмаклары белән каплагандай итенеп, күзләре белән генә ымлашалар: һай бу Ләлек мамык чыбыркыны! Булса да булыр икән дөньяда бер ялганчы, тиктормас тел хәерчесе, теле булмаса, билләһи* дер газим, көпә-көндез тилгән күтәреп китәсе бит үзен
Ике улы тиң сугышта үлгән Нәүшир-вән карт, чатлы-ботлы артыш таягын күкрәгенә терәп, керфеге коелып беткән күзләрен кояш җылысына йомып, йокымсырап тора иде, каяндыр чабышып килеп чыккан малайлар тавышына сискәнеп күзләрен ачты.
— Киләләр! Киләләр!
Халык каравыл өе янына кысыла төште, төркем тыгызланды.
Тире-яры җыеп соңгы елларда бөлгән Әхмәтҗан, җиңел сиртмәгә җиккән һәм каты килүдән ярсыган кара алашасын дилбегәне нык тартып, нәкъ халыкның уртасына китереп туктатты. Тол хатыннар чырыйлап читкә сибелделәр. Әхмәтҗан түшне киереп сиртмә-арбадан төште. Аның белән бергә сиртмәдән десятский Дөмеки, Нәбкәй староста, Са- латышның Кысык Минҗан төштеләр. Күрәсең, Кысык Минҗанны алмага Салагышка барып килгәннәр, теге — бик хәтәр закон капчыгы
Каравыл өе янындагы баганага иске чуен кисәге элгәннәр, шул турыга иске бер өстәл куйганнар иде. Өстәл янына Зартугайның эреле- ваклы түрәләре җыелды.
Нәбкәй староста түшенә таккан калаен рәтләп куйгач, кулына тоткан чүкече белән чуен кисәгенә китереп сукты:
— Җәмәгать! Без, кайсыдырки Зартугай кешеләре, бүген, ягъни кече атна көнне, җыелдык авылыбызның каравыл өе янына бәк хәтәр дәү эш белән. Авылыбызның Айдар Шәяхмәте, сугышта сугышырга те- ләмичән, дизилтир булган. Чыннан торып әйтсәк — качып киткән. Менә күрегез: ике башлы сәмруг кош пичәте сугылган казна кәгазе алдык.— Кәгазьне сургучлы мөһереннән тотып халыкка күрсәтте. — Бу кәгазьдә әйтелгән, сугышта сугышмаган кәнитилни кешеләрнең йорт-җирен, иманасын чүкеч сугып сатарга яки мәхәллә исәбенә алырга, диелгән. Айдар Шәяхмәтенең йорты Югары мәхәлләдә булганы өченгә без, ягъни кайсыдырки Зартугай кешеләре, бу мәхәлләнең башы, указлы мул* ласы Сөләйман хәзрәтнең фатихасын алу мәслихәт булыр дип фекер йөртәбез.
Солтан игътибар итте: Нәбиулла староста соңгы сүзләрен халык ишетсен дип бугазны киереп, көчәнеп әйтеп бетерде. Ул сүзен тәмамлаганда, кызы Нурия һәм олы хатыны Шәмсениса белән бергә, җыенга Габбас мулла да килеп җитте. Мулланың да өстендә чапан, башында чалма; тик сакал-мыегы гына, Сөләйман хәзрәттән аермалы буларак, сумаладай кара, шешмәк кабаклы кысыграк күзләре тыныч, хәтта гамьсез дә кебек иде. Ул янында ана үрдәктәй тулышкан абыстае һәм аксыл йөзле, зифа буйлы кызы булганга тыныч иде шикелле. Солтан
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
Нуриянең билләрен өздереп торган ак атлас күлмәгенә, чия төсендәге кызыл камзулына, баш түбәсендә бик килешле утырып торган энҗеле калфагына, чулпы таккан озын кара толымнарына игътибар итте. Хәер, Солтаннан башка да бу асыл затка игътибар итүче булгандыр. Әнә Сөләйман хәзрәт, чукмар башлы кара таягы белән җиргә төртә-төртә, Габбас мулла гаиләсе яныннан вәкарь белән узды: Габбас мулла сәламенә җавап бирмәде кебек, иреннәрен генә кыймылдатып алды, Шәмсениса тирәсендә тамак кырды, Нурияне күзләре белән сөзеп ашыкмыйча узды. Шул сәбәпле ул өстәл янына халык көткәннән озаграк барды, кулына тоткан коръәнен озаграк ачты, халыкка карап: «Мөэмин-мөселманнар!» — дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде, хәзрәт янында әллә каян гына Бөкре Гафият пәйда булды:
— Җәмәгать! — дип халыкны сискәндереп ярык быргы тавышы белән кычкырып җибәрде. — Җәмәгать! Зартугайда ике мәхәллә. Әгәренки без бер мәхәлләнең башлыгын өстәл янына чакырганбыз икән, икенчесен дә чакырырга онытмыйк!
Габбас мулланың аркасына чымырдап салкын йөгерде: исереп килмәгәнме чучка танау?
Халык төркеме чайкалып алды. Гөжләү, Бөкренең сүзләрен бизмәнгә салып карау китте, кайбер урыннардан хәтта хуплау тавышлары да ишетелә башлады. Габбас мулла, әгәр хәзер үк үзе катнашмаса, хур булачагын аңлап, аз гына алгарак чыкты:
— Авылдашлар! Зартугайның мөхтәбәр мулласы, чирек гасыр буена дин-мәгыйшәт юлында җанын аямыйча эшләп килгән Сөләйман хәзрәт барында мин анда чыкмам. Бүлдерми генә тыңлыйк хәзрәтне, — диде.
Урта бер җирдән дивана Майттыпыраның:
— Мәчет ауганчы таралыйк!—дип кычкырып җибәргәне ишетелде.
Халык көләргә, бер ишесе дивананы үгетләп тынычландырырга кереште.
Байтак кына азапланганнан соң халык төркеме тынды, Габбас мулланың бик вакытлы әйтелгән акыллы сүзләреннән канәгать калып, Сөләйман хәзрәт сүз башлады. Ашыгып башлады ул сүзен, тартып-сузып торуның ни белән бетәчәген ул инде абайлап өлгергән иде.
— Мөэмин-мөселманнар, дин кардәшләребез, аллаһы тәгаләнең ризалыгы һәм сезнең рөхсәтегез белән, әйтер сүземне әйтим. Ил өстендә афәт йөри. Безнең уртак Ватаныбызны хур итәргә, ата-бабаларыбыз гомер сөргән шушы мөкатдәс туфракны нәҗесләргә ярман армиясе басып керде. Өченче ел инде шул явыз дошманны безнең җир-сулары- бызга якын җибәрмәскә, изге динебезне мыскыл иттермәскә дип Рә- чәйнең төрледән-төрле халыклары кан коялар. Аллаһы тәгаләнең кодрәте, патша хәзрәтләренең шанлы гаскәре белән нимес янаралларын, чучка төсле итеп, борыннары белән җиргә төртмәенчә торып, аларның Рәчәй туфрагыннан эзләрен суытмаенча торып без, мөэмин-мөселманнар, җан тынычлыгы тапмабыз. Җиңгәнче, дин дошманын кырып бе-тергәнче сугышьфга кирәк. Патша хәзрәтләренең фәрманы вә һәм дә Рәчәй мөселманнарының фатихасы шундый. Ил өстенә әфәт килде. Бәлшивикләр дигән әэҗүз-мәэҗүз токымы, нимесләр белән сүз берләшеп, илне сатарга, безнең динебезне, мөселман өммәтен мыскыл иттерергә телиләр, йа хода, шуларның кулын кыскарт, шуларның юлын бүлеп куй дип без биш вакыт намазда тәңредән сорарга фарыз кешеләр. Менә шундый зыян-зәверле, болгавыр бер заманада безнең Зартугайның Айдар углы Шәяхмәт сугыш кырын ташлап китеп, илгә хыянәт итте. Ул, мөгаен, безнең җиңелүебезне, дин-шәригатебезнең бетүен, үзебезнең мескен бер бичара булып, явыз дошман кулында кол булып яшәвебезне телидер. Мин коръән тотып каргыйм аны. Ике кулымны берьюлы күтәреп, аның үзенә, нәселенә бәддога укыйм, аның йортының безнең авылда чекрәеп тормавын телим. Сез, мөселман кардәшләр, әгәр
дә безнең бабаларыбыз тоткан динне мыскыл итүләрен, җир-сулары- бызны пычратуларын теләмисез икән, минем изге ниятемә кушылырга, минем белән бергә Шәяхмәткә бәддога укырга тиеш буласыз. Аның әтисе Айдар мәрхүм патша хәзрәтләренә егерме биш ел хезмәт иткән солдат ие. Мин, Зартугайның указлы мулласы, дин-шәригать юлында җанымны фида кылырга әзер торучы мөэмин-мөселман, Айдар углы Шәяхмәтнең йортын чүкеч сугып сатарга, үзен Зартугай иманасыннан мәхрүм итәргә фатихамны бирәм. Амин! Аллаһы тәгаләне бер дип вә бар дип таныган мөселманнар кул күтәреп дога кылыгыз. Аллаһы әкбәр!
«Аллаһы әкбәр!> — дип мөгрәде мәчет картлары.
Тол катыннар, солдаткалар кулларын авыз тирәсендә тотып үзләре белгән догаларын укыдылар, карт-коры кулын баш турысына кадәрле күтәрде, шул мәлне дивана Майттыпыраның янә дә ачы тавышы тынып калган авыл өстен ярып җибәрде:
— Мулла бабай!
— Ни булды, алла бәндәсе?
— Бер тартырлык тәмәке бир әле!
Хатын-кыз аһ итте.
Нәүширвән карт йокымсыраган җиреннән уянып:
— Ни булды? Ни булды? — дип як-ягына карана башлады
Сөләйман мулланың мөритләре, тәкъва мәчет картлары, Майттыпы- раны үгетли-үгетли халык арасыннан алып чыгып китәргә азаплана башладылар. Мескен бүрекле ике карт дивананың телгәләнеп беткән сәләмә җиңенә килеп тотынды, ә тегесе диваналарга гына хас бер дуамаллык белән картларның икесен ике якка атып, солдаткалар арасыннан чыгып чапты.
Бу күренеш халыкка авыр тәэсир итте. Дивана — хода тәгалә гыйбрәт өчен яраткан гөнаһсыз бәндә — аны рәнҗетү җүнлелеккә илтмәс дип, үзара рәнҗеп сүз башладылар. Тагын шау-шу купты. Әнә шул шау-шуга пар атны рессорлы кибиткага мичәүләп җиккән Таминдар бай килеп төште. Ул, яше инде иллеләр тирәсендә булса да, авыл кешеләре төсле сакал-мыеклы түгел, чиста итеп кырынган какча битле, җиңел сөякле бер кеше икән, кибиткадан егетләрчә бер җитезлек белән җиргә сикерде. Зартугайда мәктәп-школа салдырган, Бояр урманы дигән урманнарга хуҗа булган, Кама белән Иделгә пароходлар чыгарып җибәргән бу кешене, башка байлар төсле зур корсаклы, кып-кызыл тук чырайлы, затлы киемле итеп күз алдына китергәнгә, халык башта бераз сәерсенеп, аптырап, тынып калды. Аның башындагы җемелдәвек каракүл бүрегеннән башка татар дип әйтерлек киеме дә юк, өстенә сыланып торган яшькелт френче дә, ялт итеп чистартылган кара сафнян итеге дә, гәүдәсен төз тотып, төгәл-матур атлап килүе дә — барысы да хәрбиләрчә иде. Аның белән янәшә атлаган, күз явыңны алырдай яшел парча җиләнле, кара итекле, ефәк җеп һәм алтын ука белән чиккән кызыл бәрхет түбәтәйле Габделхәлим сәүдәгәр күңелләргә күбрәк хуш килә, аны чыннан да бай итеп танырлык бар иде
Ләкин шул ук көнне, Шаукымлы Шәяхмәт йортын саткан чакта, зартугайлар беренче бай итеп Таминдар Тураевны танырга мәҗбүр булдылар.
Нәбкәй староста чүкеч белән чуен кисәгенә китереп сукты:
— Ил һәм халык дошманы Айдар Шәяхмәтенең йортын сатабыз. Кем күпме бирә?
Өстәл янына беренче булып атсыз Әфләтун килде.
Халык кинәт сәерсенеп тынып калды. Сәерсенергә урыны да бар Әфләтун эттән дә ярлы иде. Ике метр озынлыгындагы бу кеше яшь чагында чамасыз гайрәтле булган. Култык астына кыстырып китәрдәй бәләкәй Бәрбәрнягә өйләнгәч, казна урманыннан өйлек бүрәнәне җил
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
кәсенә күтәреп ташыган дип сөйлиләр. Бу хәлнең күпмесе дөрес, күп- месе хыял җимешедер — бер хода үзе генә белә. Авылда аның йортыннан да кечерәк йорт, аның тәрәзәсеннән дә кечерәк тәрәзә, аның ихатасыннан да каралтысызрак ихата юк. Иорт буенда мунча, мунчага ышыклап ясаган лапас кисәге. Бар булганы шул. Җәен юклы-барлы иген үстереп, көзен бакчадан бәрәңгесен казып алгач, Әфләтун күрше- тирә авылларга чыгып китә: казан төбе ямый, самавыр төзәтә, мич кап-качлары әмәлләп бирә; кара көздән китә, ташу сулары шаулап тынгач, буш бөктәрен аркасына асып, өенә кайтып керә. Кыш буена хатыны ялгыз өйне саклый. Ходай аларга ике бала биргән, икесен дә кире алган. Икәүдән икәү генә ялгыз яшәп картайсыннар дигәндер инде. Авылда алар турында сихерче дигән, убырлы дигән сүзләр йөри, зират яныннан узган чакта бала-чага бер-берсен Әфләтун убыры тота дип куркыта. Ләкин авылны таң калдырганы — аларның убырлы дигән кушаматы да, эттән ярлы булулары да, кышның кышында икесенең ике җирдә яшәве дә түгел. Ир белән хатынның дәгъвасы. Хатыны — төенчек хәтле генә бер нәмәрсә — кычкырыша башласа, әвен хәтле Әфләтунга ләтчә булып ябыша икән, кубарып ала алмассың. Әфләтун үзе Бәрбә- рияне җүнле сүз белән үгетләп җиңә алмагач, мин югында сиңа җеннәр ияләнгән, ахры, дип, самавыр кургашы эретә торган тимере белән аркасына кыздырып баса икән. Кышкы озын кичләрдә Бәрбәрия үзе янына утырмага килгән солдаткаларга сөйләп торган: быел әле Әфләтуным аркама кызган тимер белән басмый киткәнне, шуңа күрә арка- җилкәм кычытып тора, янәсе. Әфләтунның кышларын бакыр-тимер эшендә йөрүе дә ирек ачып кайту ниятеннән түгел, бер тамагын туйдыра алмаганнан, моны бөтен авыл белә иде. Бер вакытны, Таминдар бай әле яшь-җилкенчәк чакта, үзенең тегермәнендә эшләүче, уен-көлкегә бик әвәс егет белән сынап-тикшереп карарга булганнар. Күпме ашый ала, янәсе! Әфләтунны чакырып алганнар да уракка ялланган көннек- челәргә дип пешерелгән ике чиләк сыешлы табак белән аш һәм тегермән ташы чаклы күмәчне алдына китереп куйганнар:
— Ашап бетерә аласыңмы?
— Алам, — дигән Әфләтун.
Ашның өресен күмәч белән җыеп ашаган, токмачы белән итен кулы белән табакка кереп ашап бетергән.
Егетләр сынамак өчен аны Аксагыз тавына менгергәннәр, таудан йөгертеп төшергәннәр, берни булмаган. Өйләренә кайткач, Әфләтун төн уртасында мунча артына чүмәлә салып куйган, шуңа күрше тавыгы батып, чыга алмыйча үлгән, ди.
Менә шушы Әфләтун, киндер күлмәк өстеннән кигән төймәсез чикмәнен кулы белән каплаттырып, бер аршынлы чабаталары белән җиргә лаштырдатып басып, өстәл янына килде, чикмән кесәсеннән янчык тартып алды, янчыктагы вак акчаны өстәлгә аударып салды һәм:
— Шәяхмәт йортын үзем алам, менә сезгә ун тәңкә акча — көмеше дә, бакыры да, барысы бергә, — диде.
Мәзәк күрергә ниятләнгән халык алгарак узды, өстәл янына балачага ябырылды.
— Әфләтун абзый ун тәңкә бирә. Җәмәгать, ун тәңкә! Кем бирә артыгын? — диде Нәбкәй староста.
— Егерме тәңкә!— диде тире сатып бөлгән Әхмәтҗан һәм кешеләр бакырчы Әфләтунның йөзе сабый бала йөзе кебек бозылуын һәм аның алыптай зур гәүдәсе белән Әхмәтҗанны каплап куюын күрделәр.
— Син, Әхмәтҗан, минем юлыма аркылы төшмә. Мин бу акчаны төннәр буе самавыр ямап җыйдым, әдәм рәтле йорт алырмын дип. Син, Әхмәтҗан, алладан курык!
Нәбкәй староста чүкеч белән ватык чуен кисәгенә орды:
— Егерме тәңкә көмеш! Артыгын кем бирә?
Габделхәлим берьюлы илле тәңкә вәгъдә итте.
Әфләтун абзыйның чырае кара болыт булып каралды, һәм ул калтыранган куллары белән бакырларын янчыгына тутырып, халык арасыннан чыгып китте.
— Җәмәгать, илле тәңкәгә җиттек! Илле тәңкә, илле тәңкә, кем артыгын бирә? Әгәр дә артыгын бирүче булмаса, йортны илле тәңкәгә ♦ Габделхәлим
купискә сатып җибәрәбез!
Өстәл янына төп-төгәл адымнар белән, күн итекле аяклары белән каты-каты басып, Таминдар Тураев килде:
— Бер йөз тәңкә. Халыкка игълан ит: Шәяхмәт йортын сатканнан килгән акча солдаткаларга, сугыш ятимнәренә бүленеп биреләчәк.
— Бер йөз тәңкә! Җәмәгать, ишеттегезме, Таминдар бай бер йөз тәңкәсен дә кызганмый. Йортны сатудан килгән акча солдаткаларга бүлеп биреләчәк. Бер йөз тәңкә, кем артыгын бирә?
Тирече Әхмәтҗан йортның урынына — авылның урта бер җирдә булуына, бакча тулы шомырт, миләш, балан үсүенә үлеп тә кызыга иде, өстәвенә, сал куучы Шәяхмәтнең йортны агачның бер дигәненнән, кала суккан төсле итеп җиткезгәнен белә иде ул, кинәт икеләнә башлады: әллә тәвәккәлләргәме? И беткән баш беткән, бөлгән баш бөлгән! Җаныннан кадерле итеп саклаган соңгы акчасына бу йортны эләктереп калырга ниятләде:
— Бер йөз дә илле тәңкә! —диде бәяне бик кинәт күтәреп.
Монысы инде иң югары бәя, шәт каршы килүче булмастыр.
— Ике йөз тәңкә, — диде Таминдар бай тыныч кына
Нәбкәй староста чүкеч сугып, ике йөз тәңкәне халыкка игълан итте.
— Ике йөз унбиш тәңкә! — диде ярсынып киткән тирече Әхмәтҗан.
— Артыгын бирүче юкмы? Ике йөз дә унбиш тәңкәгә сатам йортны!
Монысы инде йортның тиешлесеннән күп артканы иде. Шәтиншал- ла, берәү дә хәзер миңа каршы чыкмас дип фикер йөртте тирече, ләкин ул Таминдар байның Габделхәлим сәүдәгәр белән алдан ук сүз беркетеп килгәнен белми иде.
Сөйләшкән буенча Габделхәлим сәүдәгәр ике йөз дә иллене бирде. Халык арасында тел шартлату, күпсенү, соклану тавышлары ишетелде.
Таминдар бай алгарак чыкты:
— Өч йөз тәңкә. Соңгы бәя. Җитте!
Шуннан артыгын бирүче табылмады. Шул сәгатьтән башлап Шәяхмәт Айдаров йортына Таминдар бай хуҗа булды
«Хәзер инде бу йорт сүтеләчәк,— дип уйлады Солтан.— Инде бо- лайга киткәч, аның агач бакчасын да кисеп ыргытырлар. Күрәсен, салчы Шәяхмәтнең нигезен корытырга исәпли болар. Нигә шулай гаделсез син, дөнья? Ник син берәүне баетасың, берәүне талыйсың?»
Солтан бу көнне җанын айкаган әнә шул сорауларга җавап бирерлек түгел иде. Ул Габбас мулланың Шәяхмәт абыйсын яклап бер генә сүз дә әйтмәвенә, халыкның да ризасызлык-мазар белдермичә, сарык көтүедәй өелешеп торуына кәефе китеп, үз алдына ярсынып, өйләренә кайтты.
Теше коелган зур агач тырма лапасның урта бер җирендә ята, әтисе агач бүкәнгә ничек утырып калган булса, әле һаман шул урында башын Иеп утырып тора иде.
— Я, ни булды? — диде ул, башын күтәрми генә.
— Саттылар, — диде Солтан.
— Нәрсә саттылар? — Карт бу юлы башын күтәрде, сирәк сары сакалы дерелдәп китте.
— Шәяхмәт абыйның йортын саттылар. Акчасын салдаткыларга өләшергә диделәр.
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
— Күңелем үк сизгәнне аны...— тавышы рәнҗүле, сүлпән һәм боек булып ишетелде.
...йорт сату вакыйгасын Габбас мулла үзенчә кичерде. «Адәм баласы төрлечә яши,— дип фикер йөртте ул.— Зыялылар китап укый, граммофон уйната, театр карый. Көндез кичергәннәрен төнлә төшендә күрә, ягъни бер үк тормышны ике мәртәбә күңеленнән үткәрә, шуңа күрә йоклый алмый интегә. Ә менә крәстияннең эш башкачарак: ул ашый, сабан сөрә, вәгазь тыңлый, өенә кайта да төш-мазар да күреп тормастан, изрәп йоклый. Бу хәтлесе аңлашыла. Ә менә Айдар Шәях- мәтенә ни җитмәгән? Сугышка тикле урман кисте, сал агызды, әргән уйнатып күңел ачты. Инде менә сугыштан качкан. Качып кая бара? Җир казып, җир астына керәме? Әллә качкын булып урманда ятаргамы исәбе? Гомер буе ничек җир астында ятмак кирәк? Ул бит үзеңне тереләтә күмеп кую, якты дөньядан үз теләгең белән исән чакта ук ваз кичү дигән сүз. Ярабби, әллә мин аңламаган икенче бер хикмәте бармы соң бу дөньяның?»
Шәмсениса абыстай бүгенге хәлләрдән үзенчә бик төгәл нәтиҗә ясады: «Нурияне Айдар Садыйкларына керүдән тыям. Патша дошманы булган нәсел белән аралашу җүннелеккә түгел. Нуриянең телендә Солтан. Солтаның, болай булгач, олтан булып куймагае...»
Язгы көн сүнеп бара. Кояшның соңгы нурлары мәчет тәрәзәләрендә, Габбас мулла йортының өске кат өлгеләрендә учак утыдай дөрләп яна. Шәфәкъ нурыннан офык читенә җыелган болыт өемнәре яна, ләкин инде офыкта тар бер тасма гына булып калган яктылык отыры кими, кара-кучкыл болытлар офыкны күмеп киләләр, шәфәкъ алсуы отыры югарыга, отыры биеккә үрләгән саен эңгер куера, әрәмәләрдә кошлар чыр-чуы тына, җир өстенә салкынча канатын җәеп, төн килә.
Габбас мулла йортында язның бу төнен дә артык хәвефләнмичә, тыныч вә имин каршыладылар. Мулланың яшь хатыны Хәнифә түбән өйнең тәрәзә капкачларын ябып, тупыл белән карт каенның бергә кушылып шаулавын, кайдадыр аргы очта этләр өрүен тыңлап торды. Бөкре Гафият кола бия белән сабанчы күк-турының бурабзар ишекләрен түбәтәй чаклы йозак белән бикләп куйды. Ат караклары керә алмас инде. Аргы аранда көндез күрешкән яшь үгезне сагынып башмак тана мөгрәп куйды. Аннары тавышлар тынды. Мулла йорты иртәнгә тикле өнсез калды...
Иртәгесен өйлә вакытларында Зартугайның ике диванасы — Майт- тыпыра белән Вәсвәсә Вәли, урам бүлешә алмыйча, Түбән мәхәллә мәчете каршысында җан-фәрманга сугыштылар. Тавыш ишетеп капка төбенә чыккан Габбас мулла ал арның бер-берсенә оча-оча кунуын, «Югары очка менмә, минем урамга кермә!» — ди-ди, ачы тавышлар белән бер-берсенә кычкыруларын җаны тетрәп карап торды. Барып аерырга базмады. Диваналар бер-берсенә йодрык күрсәтә-күрсәтә, канаган авыз-борыннарын сәләмә җиңнәре белән сөртә-сөртә, икесе ике якка китеп баргач, күңелсез уйларын уйлады: «йа алла, кая бара бу дөнья? Тилеләр булып тилеләр дөнья малын бүлешә алмын сугышкач, акыллыларга ни кала?..»
Шул көнне үк Шәяхмәт йортын саткан акчаның бер йөз тәңкәсен солдаткаларга бүлеп бирделәр Артык та түгел, ким дә түгел, өчәр тәңкә тиде. Кырык тәңкәсе йортны сатарга фатиха биргәне өчен Сөләйман хәзрәткә, ун тәңкәсе сатуны оештырганы өчен Нәбкәй старостага эләкте, калган йөз илле тәңкәсе Таминдар байның үзенә әйләнеп кайтты.
Күкрәп торган бакчалы Шәяхмәт Айдаров йорты урынына нәкъ бер айдан кыр ташыннан салынган шыксыз зур соры кибет калкып чыкты. Агач бакчаны кисеп товар складлары ясадылар.
Язгы су яткан болыннарда чалгы белән каерып ала алмаслык печән уйган. Бояр урманы, Саклау урманы, Тугызбуй яклары үз гомерләрендә күрмәгәнчә куерып, кара-кучкылланып утыралар.
Болын өлеше алырга барган Садыйк карт Иш буеннан күңелләре ♦ нечкәреп кайтты. Болынның анар аеравык үләнлесе эләкмәде эләгүен, шулай да юлда барганда күргәннәре картның әллә кайчангы истәлекләрен кузгатып, яшь чакларын, гайрәтле чакларын искә төшерде.
Герман сугышы чыкканчы егетләр печән өстен гармуннар уйнап, атларын эшлия-чуклар, җиз тәңкәләр белән бизәп каршы ала торганнар иде. Быел болын күрке булган таза беләкле егетләр дә, печән өстенә дип печтергән яшь тәкә симертүче йорт башы ирләр дә юк. Алар кайдадыр чит-ят җирләрдә, окопларда бет туйдыралар, чит-ят җирләрдә вәйран булып, газдан тончыгып үләләр. Алар өлешенә кызлар сөлге сукмый, Салагыш базарыннан бизәкле тырмалар кайтартмый, калага баручылар артыннан алъяпкыч һәм кулъяулык чигәргә тамбур җепләр кушып җибәрми — күңелсез узачак печән өсләре...
Печән өсте, сабан туе, кыр җыены вакытларында яшь-җилкенчәккә чабатаны тугызлыдан, унберледән үреп дан алган, нәкъ менә шул вакытларда еллык керемен дә алып кала торган Бикәмәт карт быел:
— Кая китте бәйрәм-сабан туйларым? Кая китте ярминкәләргә чыгарып сатарлык чабаталарым? — дип аһ орды.
Быел ат аягы кыздырырга чыгучы да күренмәде. Урамнарны, абзарларны баскан язгы салкын су мал-туарның, шул исәптән чабыш атларның да аякларына китереп сукты. Көтүгә терлек-туар бермә-бер кимеп чыкты, хайван зиратына озатылган аттыр, сыердыр, сарыктыр үләксәсенә көн саен ач бүреләр җыелып, аларның җиде төн уртасында үләт базы ягыннан ишетелгән улау тавышлары йөрәккә шом сала иде.
Таминдар Тураев кызыл малчы Габделхәлимне Зартугайда, Яумор- зада, Саранбайларда, Салагышта, Тәкмәк-Чүрәкәйдә ачкан яңа кибетләренә күзәтче-башлык итеп куйды. Мәркәз каласы Петербургтан укып кайткан улы Һашимны куй тиресе җыярга кыргыз даласына юллады. Бояр урманы эченә рус алпавытлары төсле итеп салдырган ак таш пулатлы, җимеш бакчалы, Иш буена таш баскычлар ясап төшә торган террасалы утарына Ырымбур миллионерлары Хөсәеновлар үрнәгендә «Тәфтиләү> дип исем куштырды, аның управляющие итеп башкорт ягыннан немец Клаусны китертте. Ниһаять, җитте бер көн: Чистай, Чаллы, Алабуга кебек өяз калаларын дер селкетеп үз кулында тоту, Алабуганың кораб төзергә яраклы нарат урманнарын бөтенләе белән үз кулына төшерү, Идел-Кама пароходчылык компаниясен киңәйтү уе белән янып яши башлады. Моның ише зур эшкә тота-каба гына тоты- , нып булмый, Казан, Уфа, Ырымбур, Сембер байлары белән киңәш- табыш итәргә, аларның фәтвасын алырга, тәгәрмәчкә таяк тыкмаслык итеп үз арбаңа җигеп куярга кирәк иде.
Башкортның иркен даласында ничәмә-ничә ел җиргә кинәнеп яшә- |ән зирәк акыллы, педант дәрәҗәсендәге төгәл Клаустан ул Россия капитализмының тууы, үсүе, тамыр җәюе турында мәгълүмат җый- дыртты, бөлгенлеккә төшкән фабрикантларның, алпавытларның, эре сәүдәгәрләрнең хезмәт исемлеген өйрәнде, пароходчылык компаниясен киңәйтү өчен казна кәгазьләре хәстәрли башлады.
Уналтынчы елның маенда ул «Тәфтиләү» утарын Казан губернасындагы теләсә кайсы байның күзе ут янарлык итеп төзеп җиткезде. Европа зәвыгы белән көйләнгән гөл түтәлләрен, газоннарны управляющий Клаус солдаткалардан, сугыш ятимнәреннән, үсмерләрдән эшләтте; шулар ук сарык ионы алдылар, туку станнарында палас суктылар, мнллн орнамент белән тәрәзә-ишек япмалары, шторлар әзерләделәр.
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
Кыскасы, Таминдар Тураев, колачны җәя алган кадәрле җәеп, Идел- Урал байларына үз тәртибен тагарга әзерләнде.
Кунак җыелу көнен 15 июньгә билгеләделәр.
Тугызбуй якларында нәкъ шул көннәрдә ел саен кыр җыены үткәрелә торган иде. Ач-ялангач халыкның күзенә кылчык булып кадалмас өчен, бәйрәмне урман-кырларга чыгып түгел, биек коймалы утар эченә бикләнеп, аулак итеп уздырырга тиеш таптылар.
Таминдар Тураев, бүгенге дәрәҗәсенә ирешкәнче, җитмеш җиде кат тир түгеп, җиде пот тоз ашап, мең дә бер мәртәбә алдап һәм үзе дә аяусыз алданып, дөньяны таный белергә өйрәнгән иде шул.
Әтисе торф байларында эшләде — Чакалтайда. Гайрәтенә бөтен Чакалтай баш ор-адырые. Ял көннәрендә алып кайтырларые Кама аръягыннан көмешкә. Утырып алырларые өчәүләшеп сәкегә: Сабир, Хәтмулла, Борһан — анысы Таминдар әтисе. Бер чирекне каплап кына куярларые. Өчесе тиң кып-кызыл: чиертсәң кап тамарлык. Тамуын да тамган, әтисе бер төкергәндә ярты үпкәсен төкереп ташлаган. Чакалтай торфында чахут алганнар. Башта Хәтмулла үлде, аннары Сабир. Тәминдарның әтисе өзгәләнә: яшәргәе гүли кырыкка, аннары табатын яши белерием. Иех, күке күкәе, тукран кабыргасы, инәңнең калак сөяге! Сүгенүнең нәрсә икәнен белмәгән кеше җитмеш җиде катлы итеп сүгенде. Яши алмаслыгын белеп сүгенде. Утыз җиде яшь туларга ике көн калганда үлеп тә китте шул.
Әкәмәт икән ул — адәмнең үлеме. Иртән иртүк торды, хатынын уятты. Тыкырдатып, сабырсызланып, тәбикмәк пешертте. Берүзе утырып, тау чаклы тәбикмәкне ишеп салды — бурлат та бурлат, әтисе дә бурлат. Мыегына тамган майны кап-кара тырнаклы, көрәктәй дәү кулы белән сыпырып алды:
— Улым Таминдар,— ди,— Тәкыймулла мәзин белән кендекче Сафураны чакыр.
Тәминдарга унике яшь ул чагында. Аны-моны чочларлык малай: мәзин белән кендекчене үлем түшәгенә ятканда гына чакыралар, ясин чыгарга кирәк булганда гына.
Таминдар баскан урынында катып калды.
— Бар, улым, йөгер, үләм мин бүген.
Тәкыймулла мәзин, белән кендекче Сафураны алып кайтканчы әтисен борып та куйганнар.
Иртәгесен зиратка илтеп күмеп тә кайттылар.
Сабанга абыйсы чыкты, үзе белән Тәминдарны да алды. Әтисе көйли дә беләдерие соң суканы. Үләрен сизептер инде, бер атна элек көйләп куйган бу. Кызыл алаша белән кола бияне җигеп җибәрделәр— абыйсы Тәминдарга сука башын тоттырды. Көйле сабан яра җирне, сука тимереннән кара балчык агылган чакта күзләр әлҗе-мөлҗе килә. Җир башы кыен: суканы кулга күтәреп чыгарга кирәк. Унике яшьлек малайның сука чаклы суканы кул өстендә тотарлык җегәре юк, ике иң башына куеп, күтәреп чыгарга туры килә; күтәреп өлгермәсәң, таза пар ат сине сукаң-ниең белән буразнага аударып, сөйрәп алып китә.
Ике көн азапланганнан соң, иңбашлары суелып чыкканга нишләргә белми әрнешеп, тешне кысып сабан сөреп ятканда, җир башына Чакалтай бояры килде — Тәминдарның әтисе чахут алган торф заводының хуҗасы. Узып барышы дип уйладылар. Юк! Боларга атап килгән. Тройкалы, рессорлы тарантастан киерелеп җиргә төште—картузын салып, эчен кулъяулыгы белән сөртте: баш зур, маңгай карбыз шае, бүртеп-бүртеп тора, авыз тирәсе бөтенләй күренми дә, җирән сакал баскан, аякта күн итек, көзге кебек ялтырый.
Сәлам бирде, боларның бер тапкыр әйләнгәнен сабыр гына көтеп торды. Малай шәп: сабанны иңбашына салып, ыңгылдап күтәреп бара.
— Ну, сынок, мина эшкә керәсеңме?
Иң әүвәл абыйсы каршы чыкты. Дөньяда бер юаш не, каян кыюлыгы житте, каян сүзе табылды диген:
— Юк инде, гаспадин Фидрич, әтинең канын эчкәнең дә җитәр! Синен баткак-сазлыгыңны ерып, кырык яше дә тулмастан теге дөньяга китте! Хәтмулла абзыйны, Сабир абзыйны йогты синең сазлыгың!
Күрәләр, Чакалтай боярының мыек очы да селкенми.
— Байлык кыйбат йөри, балам. Кара-каршы йортны Борһанга кем бирде? Алаша белән байталны кем алдыртты? Абзар тулы терлек- туарны кем сазлыгы бирде? Минем торф сезне кеше итте, сез аны белеп торыгыз, оланнар!
Бу юлы Таминдар алга чыкты
— Саз эчендә үләргә кушмады миңа әти! — Иреннәрен кысып әйтте, башны бүредәй текә тотып үҗәтләнеп әйтте.
Чакалтай бояры үгетләмәде.
— Булдырачак бу. Кеше чыга бу көчектән! — диде. Сиртмәле тарантасына утырып, тузан туздырып китеп барды.
Китте. Сүзләре Таминдар күңелендә уелып калды
Җирне Таминдар үҗәтләшеп сөрде. Әтисеннән калган пар ат белән алмаш-тилмәш урман урлады. Бүтәннәр таң йокыларын йоклаганда ул инде казна урманыннан бер йөк утын урлап кайткан, аны Салагышның хәллерәк кешеләренә сатып килергә дә өлгергән булыр иде. Бервакыт ^л эләкте — усаллыгы белән крестьянның котын алып торган каравылчы аңа мылтык күтәреп чыкты. Салкын бер чымырдау Таминдарның тун эченнән кереп, йөрәгенә кадәр барып житте: ул төзи башлаган матур дөньяны каравылчы бер селтәнүдә чәлпәрәмә китерәчәк! Таминдар газраиленә буйсынды — атып ул кушкан якка алып барды. Каравылчының аңын томаларга, юаш һәм куркак булып күренергә кирәк иде аңа. Каравылчы тәмам тынычланып, утын төягән арба өстенә менеп утыргач, мәче өлгерлеге белән газраиле өстенә сикерде, тартып алган мылтыгы белән баш түбәсенә орды, күкрәгенә тезе белән басып, ике куллап буып үтерде.
Таң алдыннан башланган буран атна буена котырынды: эзләрне, юлларны, җинаятләрне күмде,—• давыл Таминдарның баш түбәсеннән узды.
Җәзасыз котылу аңа тагын да ныграк әрсезләнергә ирек бирде, көч бирде. Абыйсын ул хуҗалыктагы арзанлы хезмәтчегә әйләндерде, картаеп хәлдән тайганчы ат абзарыннан чыгармады.
Егерме биш яшенә җиткәндә Борһан Тәминдары тирә-як авыллар! а даны таралган гайрәтле ир иде инде. Шакир хаҗиның төпчек кызына өйләнеп, бирнәне алтын-көмештәв алгач, тынычланып калырга да мөмкин иде, югыйсә. Тәминдармы тынычланыр кеше! Бабай тиешле кешедән ул бирнәгә җир өлеше дә суырттырып алды, аннары Шакир хаҗи тәкъдиме белән Стахеевларның аракы заводына барып керде. Стахеев аның ныклыгын, зиһенен бәяләп, белемле зур инженерына ярдәмче итеп билгеләде. Якын-тирә авыллардан җыелган сала мужиклары белән уртак тел табу өчен рус промышленнигына җирле халыктан, турыдан-туры әйткәндә, татарлардан үз кеше кирәк иде.
Таминдар ышанычны бише белән аклады. Төгәллеге, мужиклар белән мөгамәләдәге кансызлыгы өчен. Стахеев аны үләр алдыннан өстәмә җир белән бүләкләде, Алабугада аның өчен махсус таш кибет ачтырды
Аеруча җан ачып сөйләшкән бер мәлне Стахеев аңардан:
— Этнең кем булган? — дип сорады.
— Чабаталы түрә,— дип җавап кайтарды Таминдар.
— Тураев булырсың. Таминдар Тураев — көчле яңгырый.
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
Әйе, яңгырады яңа фамилия. Ике-өч елдан авыл саен кибет ачып җибәрде, Иш буена аяклы амбар салды — Айдар Шәяхмәтен һәм гүәр- дин кебек ун егетне сал куарга яллады; Зартугайның урта бер җиренә, Калай түбәле итеп, ике катлы йорт салдырды, Алабуга гимназиясен тәмамлаган улын мәркәз каласына политехник институтка озатты. Ул аның барлык коммерция эшләрен эшләргә, аның үзеннән дә уздырып эшләргә тиеш иде.
Ундүртенче елны башланган бөтен дөнья сугышы татар буржуазиясенең яңа йолдызы булып калыккан Таминдар Тураевны олы юлга чыгарып, аның кул-аягын бөтенләй чишеп җибәрде.
Дөнья хәзер — аныкы.
VI
Габбас мулла болын өлеше бүлгән җирдә 'булып, өенә кайтып кына җиткән иде. Кыңгыраулар зеңгелдәшкәнне ишетте. Кулын колагына куеп, тыңлашып торды. Зеңгелдәшкән тавыш алар йортына якынлаша. Хәвефләнә калды. Сабан туена да, кыр җыенына да кеше чакырмага- ные лабаса! Кем булыр бу? Печәнгә төшәргә торганда кем шулай кың- гыраулы атлар белән җил куып йөрер икән?
Кояш нуры ишегалдының мал-туар таптамаган чирәмен, язгы яшь үлән төсле, ямь-яшел итеп күрсәтә, келәт белән ак мунчадан төшкән күләгәдә ала бозау күшәп тора, йорт нигезендәге комда тавыклар коена иде.
Капка аръягында, урамда кыңгыраулар зеңгелдәшеп тындылар. «Тпрууу!» дигән яңгыравыклы тавышка атлар ярсып пошкырына башлады.
Сары буяулы биек урыс капканың бер бүлемендә шалтырап келә күтәрелде. Кече капка шыгырдап ачылды. Ишегалдына кызыл сәхтиян читектән, аксыл бизәкле парча җиләненең чабуларын җилфердәтеп, җептәй нечкә мыеклы, чал сакаллы, ыспай каракүл бүрекле берәү килә башлады. Бик җәһәт атлап килүеннән дә, затлы киемнәреннән дә әле һаман кем икәнен танымый тора иде Габбас мулла, килүче кинәт яңгыравыклы шат тавыш белән: «Әссәләмәгаләйкүм, хәзрәт! Әллә кунак көтмәгәниеңме?» — дип сәлам биргәч, хуҗаның йөзенә, кара бөдрә сакал-мыегын балкытып, елмаю җәелде:
— Вәгаләйкемәссәлам. Ярабби, Габделхәлим кайнаган түгелме соң* Таныр хәлләр дә юк. Менә син, фаразан. Беренче гильди купец төсле киенгәнсең бит. Әллә, мәйтәм, Мәскәүләр бик баетып җибәрделәрме үзеңне?
Келәт алдына утырып, кул күтәреп дога кыла гына башлаганнар иде, каяндыр келәт астыннан килеп чыккан ата күркә, усал коркылдап, туп-туры Габделхәлим кайнагайга ябырылды: кызыл сәхтиян читек ачуына тиде бугай. Габбас мулла, догадан бүленеп, күркәгә кәвешен атып бәрде:
— Көш, нәгъләт, көш! Кунак килеп тә котылыр хәл юк шуш^л зимагурдан.
Габбас мулла, догасы бүленүгә кәефе китеп, ашык-пошык кына хәл-әхвәл сорашып алды, аннары кайнатасын өйгә керергә кыстый башлады.
— Өйгә үк кереп торалмам, хәзрәт. Таминдар байның йомышын йомышлап килдем. Шәмсениса, Нурия, үзең кече атна көнне Таминдар Тураев утарына килеп җитәргә дигән әмер бар!
Габбас мулланың кара тутлы түгәрәк йөзеннән кан качты:
— Т-т-туктале... Ни сәбәп? Мотлак безме?
Габделхәлим кайнаган Габбас мулла гаиләсен Таминдар байга үзе көчләп такканын әйтергә теләмәде. Хәтерләре калуы бар иде. Кояш эссесеннән тирли башлавын сизеп, бөркүлектән котылу өчен, аксыл парча җиләнен ашыкмый гына өстеннән салды, терсәк тинентен бөгелгән беләгенә элеп куйды, сары хәтфә камзул өстеннән ныгытып буган киң яшел билбавын да бушатты, шуннан соң яңгыравыклы ачы тавышына шелтәле рәнҗеш өстәп әйтте:
— Син инде, менла кем Габбас, борыныңны бик күтәрмә. «Ни сәбәптән, нилектән?» дип, авыл гыйбаты кебек төпченеп тә маташма. Таминдар хәтле Таминдар бөтен гаиләң белән кунакка чакырган икән, син аны мәртәбәгә сана. Ярый, диген, барырым, диген. Анда, туганым, нитук.мышты Иш буйлары, ничәмә-ничә өяздән җыелган татар байлары булачак.
— Аһ, кунаккамыни әле ул?! — Габбас мулла кинәт тирләп киткән маңгаен ак сатин күлмәгенең лоптырдап торган җине белән иркенләп сөртте; кайчанга, ничә көнгә барырга, куна барыргамы, атны үзең тотып барыргамы, әллә булмаса, ат йөртүче ялларгамы — барысын төпченеп сорашты.
Вакытның бушка узуына пошына башлаган Габделхәлим сүзне бик коры тотты:
— Хәзрәт башың белән үзең дилбегә тотып йөрмәссең. Бөкре Гафиятне тарантас башына чүмәштереп кую да килешеп бетмәс. Аллага тапшырып, берәр малай ялла. Чибәррәк булсын, кеше куркып качмаслык! Кешечә киенгән булсын, теләсә кая борынын тыга торган булмасын. Төшендеңме?
Габбас мулла, ат тотарга кемне чакырырга икәнен уйлап, башын кашып торды, кәләпүшен рәтләп куйды, аннары кинәт кабалана башлады: кайнагасына бер чынаяк чәй дә эчертмәде бит әле. Габделхәлим абзый бернинди кыстауга да күнмичә, китәргә дип кузгалгач кына, югары кат балконыннан Нуриянең энҗе калфаклы башы күренде: озын толымнарына таккан көмеш чулпылары чылтырап балкон рәшәткәсенә бәрелделәр:
— Әти, әни әйтә, абзыйны сүз боткасы белән сыйламасын, карабодай боткасы белән сыйласын, ди.
Нурия балконнан юкка чыкты — һавада көмеш чулпы тавышы гына эленеп калды. Кызыл малчы Габделхәлимне бу йортка китергән нәрсә дә әнә шул чулпы тавышы иде! Чулпының иясен — Нурия сылуны — Таминдар байның килене итеп, шуннан үзенә мул гына өлеш каерып алырга җыена иде сәүдәгәр.
Чулпы тавышына ияреп ул өйгә керде
Шәмсениса абыстай Габделхәлим абзыйсына чәйне үзе ясап эчертте. Кунакка барудан ул үзе катгый рәвештә баш тартты — Габбас янында олы абыстай карт күренәчәк, аны кызганып караячаклар. Хә- нифәне җибәрүгә дә теше-тырнагы белән каршы төште — Рамазан хәерче кызына байлар йорты тәтеми торсын. Ул фәкать Нурияне генә әтисе белән җибәрүгә берсүзсез ризалашты — буй җитеп килгән кызны байлар белән таныштыруның зыяны тимәс.
Кучерга Садыйк малае Солтанны сайладылар. Садыйк абзый улын җибәрергә тешен кысып кына риза булды: халык бер көннән печәнгә төшә, ә аның өендә бердәнбер чалгы тота торган үсмер кунакта йөрсен, имеш! Килеп чыга бит кирәк түгел чагында! Кәкре китерә дә куя. Ләкин ул аяк терәп каршы килергә дә курка, ник дисәң, Габбас мулла алар мәхәлләсеннән, фатнхасын-мазарын сорап барасы булыр. Азмыни крестьянның мулла-мәзиндә йомышы? Өстәвенә, Солтанга кул җилеше дә бирермен диде бит әле, мондый ябык елны анысы да ярап торыр...
Габбас мулла йортында ике көн буена туйга барган кебек әзерләнделәр Шыңгырдап ачыла торган борынгы сандыктан Шәмсениса абыс-
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
тай Гыйматдин мәрхүмнең иң затлы киемнәрен чыгарды, сандыкны иелеп актарганда, күзләре дымланды: боларның кадерен беләчәк кеше түгел инде Габбас. Мужикның мужигы бит. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый.
Аның каравы, кызы Нурия сандыктан алган бер әйбергә тыны-көне бетеп сөенде. Сәйлән тезгән озын чуклы кызыл калфакны кулына тоттыргач:
— Әле минем мондый калфагым да бармыни? — диде.
— Синеке түгел алар, минеке, тилекәй. Миңа аларның кирәге шул кадәр генә инде, сиңа калырлар. Юлда барганда ук монысын кимәссең, бизәкле, биек үкчәле читегеңне дә юлда кимәссең, байлар йортына баргач алыштырырсың. Ишетсен колагың, байбикә янында гына бул, тиешле-тиешсез ир-ат белән чыр-чу килмә, олылар алдында күп сөйләмә, матур гына йөре, матурлыкның чиге юк...— Шәмсениса абыстай авыр бер көрсенде, сандыгын япмаган килеш калдырып, балконга чыгып китте.
Ике көн тоташ пешеренеп узды. Кош теле, бавырсак, чәк-чәк, гөбәдия әзерләделәр. Шәмсениса абыстай, мәшәкатьле булса да, боларына Хәнифәне чакырмады, аның кызына әйтеп бетермәгән сүзләре күп иде.
— Анда, бәлкем, яшь әнкәң ничек дип тә төпченерләр, тешеңне агартып, начар сүз әйтәсе булма, мине көлкегә калдырма. Байлар сы- научан була, өс-башыңны читтән килгәннәр янында алыштырма, байбикә янында гына алыштыр, миннән Таминдар хаҗи хатынына сәлам әйтергә онытма. Ник килмәде дип сорасалар, авырып тора әле, диген, яме, балам...
Габбас мулланың да мәшәкате муеннан иде. Ул садака-мазар бирергә кирәк булса дип, бер янчык көмеш акча әзерләде, берәр тәңкәлек көмешләрне аерым портманега җыйды; иртәгә кузгаласы дигән көнне кичтән авылның иң оста чәч алучысы Кәрәми картны чакыртып, чалгы пәкесе белән чәчен алдыртты, сакал-мыегын озаклап төзәттерде. Аның муенына ак сөлге салып, әле һаман аяклы көзге каршысында утырып торуына ачуы кабара башлаган Шәмсениса абыстай:
— Бик артыгын тырышма, анда синең Нурияңнән башка яшь-җилбәзәк килмәс әле,— дип, хәзрәтнең авырткан җиренә кагылып узды. Шуңа күрә Габбас мулла ул көнне мунчага да карт абыстай белән бармады, ана үч итеп арка юарга Хәнифәне чакырды.
Кече атна көнне иртән иртүк Садыйк малае килеп җитеп, кара- туры айгырны чыбык тарантаска җикте. Кеше-кара кузгалганчы авылдан чыгып китәргә тырыштылар.
Нурия, башына энҗеле яшел калфак кадап, өстенә юл җиләне бөркәнеп, әтисе белән янәшә, мамык ястыкка аркасын терәп утырган, ат кузласындагы Солтанның искерә төшкән кара иинжәге, ак якадан күренеп торган көрәнсу йомры муены аны чиксез дулкынландыра иде.
Авыл урамын атлатып кына чыктылар. Басу капкасын йөгереп барып ачкан ялан аяклы, түбәтәйле ике малайга Габбас мулла бишәр тиенлек бакыр тоттырды; саранлансам, юлым уңмас дип, чирәмгә кушучы белән кызыл билле прәннек сибеп җибәрде; капка ачкан малайларның, әүмәкләшеп, чирәм арасыннан прәннекне җыйганнарын ат капкадан чыккач та әле каерыла-каерыла карап барды, үзенең дә еракта калган бала чагы искә төште — күңелен сагыш биләп алды.
Көн бик иртә иде әле. Кара-туры айгыр атлатып кына барган уңайга, юл уртасында ике буй булып сузылган үләннәрдән чык коелып, тарантас көпчәкләрен кара-кучкыллата. Тау битенә урнашкан сөзәк бакчаларда, Иш елгасына кушылган Төчкәнеч инеше үзәннәрендә тал-тирәкләрне бил тиңентен күмеп, иртән сауган җылы сөт сыман төтәп, куе аксыл томан җыелып тора; кайдадыр әрәмәләр арасында,
кояшны чакырып, ашыга-ашыга тартар кычкыра; ерак офык читендәге сирәк болытлар лимон сарысы, әфлисун сарысы, кытай алмасы кебек кызыл төсләргә кереп, балкып яналар.
Габбас мулла белән кызы Нурия янәшә утырып кунакка бара. Нуриянең кызыл малчы Габделхәлимнәрдә кунакта булганы бар, байлар йортында кунакны ничек каршы алуларын, ничек сыйлауларын ул беркадәр чамалый, аны кунакта буласы көннәр, ризык өйгән табын янында атлас-ефәккә төренгән байларның шаулап сөйләшүләрен тыңлап утырасы минутлары түгел, Солтан белән бергә, бер тарантаста утырып барулары, аны ике-өч көн гел үз янында итеп тоячагы дул-кынландыра иде.
— Әйдә, энем, рәхмәт яугыры, куалый төш,— диде Габбас мулла.
Солтан иренен очлайтып, атка чөңгереп җибәрде, каеш дилбегәне матур гына итеп кагып куйды. Кара-туры айгыр, йөрәк кагып, тарантасны тигез такыр юлдан элдертеп алып китте.
Юлның ике ягыннан сары йөгергән арыш басуы, куе яшькелт бодай корамалары, алсу төстәге карабодай кишәрлекләре йөгерел-йөгереп артта кала бардылар. Җемелдәвек кара дугага тагылган көмеш кыңгырау иртәнге тын һавада зеңләп, күңелдә матур көйләр кузгатып бара. Нурия дугадагы кыңгырауны, дугадан өстәрәк күгелҗем төсләрдә балкыган күк-йөзен, чыгып килә торган кояш нурыннан ялкынланып янган үтә күренмәле кисея болытларны дәртле күңеленә җыеп бара иде.
Ярты юлны узгач, Аксагыз тауларының итәгендә, уйсу урында чылтырап агып яткан изгеләр чишмәсе янына тукталдылар. Габбас мулла чишмәдә битен юар алдыннан чүпрәк кисәге ертып суга салду. яшел чүпрәкне су агызып алып киткәнне тын гына карап торды, аннары тәһарәт алды, яшел чирәм өстенә чигүле намазлык җәеп, иртәнге намазын укыды. Аның изге гамәлен көткән арада, Солтан кара-туры айгырның камыт бавын ычкындырып, камыт киезе белән ат муены арасына кулын тыгып карады — камыт сукмаганмы икәнен белде, атның арка-лыгын бушатып, йөгән тезгенен чишеп, айгырга хәл алдырды: тарантас артына таккан чиләгеннән пумала алып, күчәрне майлады — юлга чыккан чакта майларга вакыт тимәгән иде. Шул эшләрне үтәгән арада ул Нурия белән бергә булуның, аның хәзер ул башкарган эшләрне карап торуының бәләкәй генә бәхетен күңеленнән кичерә иде
Дөньяга кояш чыкты. Юлчылар, эшләрен бетереп, кузгалып киттеләр. Дугага тагылган көмеш кыңгырау зеңгелдәвенә күктә талпынган тургай сайравы килеп кушылды. Болын буйларында көтүләр, чалгыларын иңбашларына күтәргән ирләр, җиңел сиртмә-арбаны тутырып төялеп барган хатын-кызлар төркем-төркем булып күренеп калдылар.
Юлда, кара-каршы очрашкан чакта, тула чикмәнле, киез эшләпәле авыл агайлары, чалгыларын иңбашларыннан алып, Габбас муллага сәлам биреп китәләр, яшь үсмерләр, күзләрен тасрайтып, уттай печән өстендә бу тәти кошлар нигә әле киенен-ясаныл йөриләр, дигәндәй, әрсезләнеп карап калалар иде.
Инде печәне чабыла башлаган болын буеннан узган чакта, Габбас мулла, эш кешеләре яныннан тизрәк үтеп китәргә теләп, тагын бер мәртәбә Солтанның исенә төшерде:
— Куа төш булмаса, энем!
Таминдар бай утары янына килеп җиткәндә, кояш инде шактый югары күтәрелеп, нык кына кыздыра башлады. Түбәсенә эре кара хәрефләр белән «Тәфтнләү» дип язылган таш баганалы челтәр капка янында аларны ике кеше: каннагайлары Габделхәлим абзый һәм җирән мыеклы, чнчүнчә курткалы Клаус каршы алдылар. Габбас мулла белән кызына тарантастан төшәргә булыштылар Габделхәлим абзый аларны үзе белән ияртеп, кунак йортына алып китте.
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДСЛ КЫЗЫ
Солтанны кинәт сагыш басты. Ятимлек тойгысы, йөрәген тимер боҗра белән кыскандай, кысып китерде. Энҗеле яшел калфагын баш түбәсенә кадап, чугын ян якка кайтарып төшергән Нуриянең, көмеш чулпыларын чылтыратып, озын кунычлы сары ботинкалары белән вак-вак атлап, билләрен сыгылдырып китеп баруын ул моңсу күзләре белән озатып калды— ник килүенә үкенә башлады.
Ярлы язмышы яр читендә шул. Бер үк тарантаска утырып килделәр, югыйсә, бер үк кояш аларны җылытты, бер үк тургай аларга җыр бүләк итте; чишмә буйлары да, яшел болыннар да, — барысы-барысы уртак иде, сәлам биреп печәнгә киткән авыл агайлары да уртак иде, инде менә ул уртаклык бетте, аларның сукмаклары аерылды. Мулла кызы байлар ягына китеп барды. Солтан ат караучы, ат җигүче, ат туаручы булып, шушы җирән немец Клаус янында торып калды. Ник килде ул монда? Ник печәнгә чыкмады? Хәзер аның яшьтиләре. Иш буйларын яңгыратып, чалгы яный, каерылып-каерылып печән чаба, ә ул Габбас мулла тарантасының дегет исен иснәп, Таминдар байлар лапасында ятсынмы?
Башына бохар чалмасы, өстенә яшел атлас чапан бөркәнеп, озын кара таягын үзе белән алып, алмачуар байталда Сөләйман хәзрәт килеп төшкәч, Солтанга кызыграк булып китте. Хәзрәтне Фатих хәлфә үзе китерә килгән иде. Хәзрәтне шул ук ике кеше, Клаус белән Габделхәлим абзый каршы алдылар, ат лапаска китереп кертелде, тарантастан әрҗә, чуар ашъяулык белән төргән күчтәнәчләрне алып, Фатих хәлфә хәзрәт артыннан юырттырып китте, ләкин ул бирегә, Солтан уйлаганча, кунак булып килмәгән, кучер булып кына килгән икән — тиздән әйләнеп тә кайтты. Атын туарышырга Солтанны да чакырган иде, тегесе күңеленнән: «Бик кирәгең барые», дип уйлады, әм.ма теленнән:
— Чит ат янына барырга куркам мин, тешләп атса, я тибеп җибәрсә...— дип, юаш кына җавап кайтарды.
Шулай итеп, шәкертләргә тал чыбыгы ашаткан кансыз хәлфәдән үч алды. Хәлфә кыска буйлы иде, аңар Солтан алдында, озын торыклы байталның камыт-ыңгырчагын салдыру өчен, атны тарантас янына китерергә туры килде. Тарантас өстендә үрмәләп, корсагы белән шуышып йөргән хәлфәне күреп торган, аның көлкесенә шаһит булган Солтанның җаны канат какты.
Солтанның аты тарантаска бәйләп куйган җирдә печән утлап тора иде, җирән мыеклы Клаус кучерларга — Солтан белән Фатих хәлфәгә — атларны алып, үзе артыннан барырга боерды.
Тарантаслар капка төбендәге лапаста торып калдылар, Солтан белән хәлфә, атларны җитәкләп, Клаус артыннан киттеләр.
Утар бик зур иде — бара-бара арып беттеләр.
Утарның урта бер җирендә кызыл калай түбәле, ике катлы ташпулат буйдан-буйга сузылып китә, аның гөмбәзле чарлагында, аллы- яшелле төсләргә буялган вак кына тәрәзә өлгеләрендә, салават күпере төсле булып, кояш нуры уйный иде. Алабугада укып йөргән чагында Солтанның икешәр-өчәр катлы купең йортларын, зур-зур ташпулатларны күргәне булды, никтер алары Таминдар бай ташпулаты хәтле тәэсир итмәгәннәр, күрәсең, аларның тузанга баткан, буяулары уңган булуы аларны күрергә комачаулагандыр, ә Таминдар байның ташпулаты әле генә җитештерелгән, энәдән-жептән генә чыккан булганга күрә, кояш күзендә чекерәеп, балкып-масаеп утыра иде.
Солтан озакламый бу зиннәтле йортның өске катына байлар килеп тулачагын күз алдына китерде. Алар бәбәкләрен бәгърәйтеп Габбас мулла кызына төбәлерләр, аны мактап төче сүзләр әйтерләр, ә ул, шул мактаулар белән килешеп, мактаулардан башы әйләнеп, эреп* изелеп утырыр...
Шул турыда уйлагач, аңа күңелсез булып китте, аның кара-туры айгырны да җитәкләп барасы килми, Таминдар бай утарындагы бер генә каралтыны да күрәсе килми башлады. Аның хәзер үк, менә шушы минутта ук, биредән чыгып китәсе, чалбар балакларын сызганып, чыклы үләннәрне ерып, Иш болыннарында йөрисе килеп китте.
Ләкин ул, инде монда бер килеп капкач, җирән немец Клаус артын- ♦ нан барырга тиеш иде, ул ни әйтсә, шуны үтәргә тиеш иде. з
Ике катлы ташпулатның аскы катында ишекләрнең күп булуы Сол- S танның игътибарын җәлеп итте. Анда кибетләр, келәтләр, «келәт саен * затлы товар, мануфактура, җиләк-җимеш вареньелары, олавы-олавы 5 белән тоз өелгәнен, әтиләренең соңгы тиеннәрен суырып алган тоз тау- s ларының шушында ятканын ул белми иде. Ул, атын җитәкләгән көе, ф тимер күгән, тимер араталар белән беркетелгән ишекләргә карап бар- а ды, бу ишекләрнең хуҗасы нинди каты куллы кеше булырга тиешлеген о уйлады, шул хуҗаның хуҗабикәсе итеп Нурияне күз алдына китергәч, = җаны өшеп китте. *
Бояр утарының урта ихатасын хуҗаларга аш-су пешерә торган бү- * рәнә йорт, ак мунча, кыргый колмак чорнап алган беседка, күкрәп үс- ө кән чәчәк түтәлләре биләп тора, утарның бу өлешендәге каралтылар “ барысы да тәбәнәк булып, ике катлы ташпулатның зурлыгын, мәһабәт- < леген аерыбрак күрсәтер өчен салынган төсле тоелалар иде.
Клаус кучерларны ашыктыра башлады. Аның яңа кунаклары килеп җитүе бик мөмкин иде. Тик мәдрәсәдә көннәр буе коридор таптаудан ары китмәгән Фатих хәлфә, күпме генә ашыктырсаң да, барган кадәреннән кызурак бара алмый, шуңа күрә Солтан ашыгудан гына бер файда да юк иде.
Бара торгач, алар утарның хезмәтчеләр яши торган ихатасына да килеп җиттеләр. Кичләрен кучер халкы, ат караучылар, пешекчеләр, ишегалды себерүчеләр, кибетчеләр, тагын әллә ничә төрле һөнәр ияләре тыгызланып тула торган такта түбәле агач йорт тәбәнәк булса да, нарат бүрәнәләрдән нык итеп салынган, аның янында ат абзары, сыерлар абзары, бозаулар араны, кош-корт кетәклекләре, утын лапаслары, тагын әллә ниткән каралтылар тезелеп китә, бу утардан инде урта утардагы кебек таш һәм акшар исе түгел, майда пешкән итле бәлеш һәм кабартма исе дә түгел, тирес исе, тавык тизәге исе, тагын ниндидер ачы-төче исләр килеп тора иде.
Утарның аргы ихатасына чаклы барып җитмәделәр. Егерме-утыз гектар җирне биләп, Иш буена хәтле төшеп җиткән алма-чия бакчасын, зәцгәрле-сарылы умарталар илен, җиргә сеңдереп эшләнгән пыялалы парникларны ерактан гына күрә алдылар. Хезмәтчеләр ихатасыннан Иш буе болынына чыгып, атларын тышаулап җибәргәч, Фатих хәлфә борынына яшькелт вак «насбай» салды, рәттән ике тапкыр бик каты төчкерде, кайдадыр ярсый-ярсый эт өргән тавышка колак салды, аннары буй җитмәс бер нәрсә турында сөйләгәндәй, серле итеп:
— Вәт, ичмасам, яши кешеләр! — дип, кызыл фәсле башын озак кына селкеп торды.
— Үзләре тапканга яшәми бит алар. Ярлы-ябагайның канын суыра,—диде Солтан. Ул кайчандыр, сал агызган чакта, абыйсы Шаукымлы Шәяхмәт әйткән сүзләрне исенә төшерде.
Фатих хәлфәнең төсе качты. Озын бармаклы ябык кулы белән битен каплап, ачулы гыжылдады:
— Көфер суз сөйләп торасың, фасыйк! Таминдар байга әйтсәм, муеныңны борып ташлар.
— Анысы булыр синең ише шымчыдан, — диде Солтан тыныч тавыш белән, ләкин шуннан соң кинәт ярсып китеп, хәлфәгә күзенең агын әйләндереп карады. Киң җилкәле, үзеннән бер башка олы үсмер егеттән шыгаеп, Фатих хәлфә читкәрәк тайпылды...
VII
Өйлә вакытында кунакларның зурраклары килә башлады. «Тәфти- ләү» утарына мичәүләп аргамак җигелгән тарантаслар, кибиткалар, фаэтоннар килеп туктады. Европача костюмнан, галстуктан, штиблеттан, тук чырайлы, юантык гәүдәле ирләр нәфис хушбуй исләрен бөтен утарга тараткан, асыл күлмәкле, хәситәле хатыннарын кулларыннан тотып җиргә төшерделәр. Хәзер боларны Клаус белән Габделхәлим кибетче генә каршылап тормый, чәчне керпе кебек кыска итеп алдырган, ярым хәрби яшькелт френчлы, биек кара күн итекле бер кеше каршылый, фаэтоннардан төшкән кунакларына кул сузган чакта аның кырыс чыраена елмаю куна, усал йөзе аз гына булса да яктырып китә иде.
Солтан аның теге көнне Шәяхмәт абыйсы йортын сатып алган Тәминдар бай икәнен таныды. Ат туарышкан сылтау белән Солтан кунакларның барысын да каршы алды, барысын да күздән үткәрде, адәм баласы киеп йөри торган киемнең никадәр затлы, никадәр елтыравыклы булуына, аннан да бигрәк, шушы зиннәтле киемле кешеләрнең гадәти яшькелт френчлы, кырыс чырайлы кешегә буйсынып, юашланып калуларына, яки шундук мактау сүзләре яудыра башлауларына хәйран калды. Килгән кунакларның чамадан тыш. байлыгы, җигеп чыккан атларының баскан җирләрендә биеп-тибенеп торулары аны янә дә Нурия өчен хафаланырга мәҗбүр итте.
Солтанны чынлап торып курку алды. Ул хәзер килүчеләрнең үзләрен генә түгел, алар белән янәшә Нурияне дә уйлый, Нуриянең чибәрлеге аларның күзен яндырыр, Габбас мулланы кайсы да булса бер бай үз ягына аударып куяр дип курка башлады.
«Алтын күргәч фәрештә азган».
һәм ул чыннан да шулай иде. Таминдар бай хатыны — әтәч кикриге төсле кызыл калфаклы Латифа бикә, Габбас мулла кызының кулын үзенең җылы йомшак учыннан җибәрмичә:
—Исемең кем, гөлием? Нуриямени? Бигрәк матур исем? Кайсы чишмә сулары шулай килеште? Ничек шул тиклем дә чибәр булып үстең? — дип оялтты. Ак эскәтер япкан түгәрәк өстәл янына утыртып, гөбәдия белән, өйдә пешкән баллы тәм-том белән сыйлаган чакта, кызга ава төшеп:
— Син шундый чибәр, шундый тәрбияле кыз күренәсең, үз өемә генә алырыем,— дип пышылдады.
Нурия бит очыннан кызара башлап, колак яфракларына чаклы ут булып кызарды. Шуны күреп торган Латифа бикә аны мактап бүтән бер сүз дә әйтмәде, үзе белән бергә кунак йортларын күрсәтергә, кунаклар җыеласы залның бар җире дә әзерме икәнен икәүләп белешергә алып китте. Күңелендә: «Бу минем Һашимыма иш булыр, иншалла. Миңа моны ходай үзе китереп тоттырды. Тәрбияле йортта, мулла өендә инсафлы булып үскән, тизрәк улымны өйләндерергә дә Мәкәрҗә ярминкәләрендә тәтәйләр янында буталудан туктатырга кирәк. Таминдар байның азгынлыгы да җитәрлек булды. Монысына да әтисе юлыннан китәргә ирек куймам?» дигән уй бик ныклап күңеленә кереп урнашты.
... Ир-ат хезмәтчеләр яши торган якта ат караучы Гата — утыз яшьләрдәге чулак — Солтанның күңелендәге шомны тагын да көчәйтеп җибәрде. Газета кәгазенә тәмәке төрергә җыенып:
— Байлары җыелсын да ди. Ә ул Габбас мулла кызына монда ни пычагым калган? — диде.
— Ә нигә? — Солтан аның мәче күзе төсле яшькелт, әрсез күзләренә төбәлде.
Гата чулак кулынын кисентесенә кыстырып «ә» дигәнче тәмәке төреп алды, кәгазьне төкерек белән чылатып ябыштырды, кул кисентесенә кысып, чакма таш сызды, череккә үрләгән утны тәмәкесенә кабызды, тирән итеп эчкә төтен суыргач, ике борын тишегеннән самавыр торбасыннан чыккан төсле ике агынты аксыл төтен чыгарып, әйтте:
— Байларның үз иманы үзе белән. Үз закуны үзе белән. Сусыз юа, ♦ җилсез
киптерә. Үсмер кызга мондый җирләргә килеп йөрергә иртәрәк әле, туганым.
— Син нәрсә? Ул бит әтисе белән! — Солтан, чамадан тыш дулкын-лануын сиздерергә теләмичә, битараф-салкын тавыш белән, гамьсез генә әйтергә маташса да, тавышы калтыранып чыкты.
— Әтисе дисең. Габбас мулла бит буй җиткән кызын үз янына яткызып йоклата алмый. Аның белән бергә бәдрәфкә дә бара алмый. Козгынның тавыкны кай урында тотып басканын каян беләсең...— Гата тәмәке төтененнән саргайган сап-сары эре тешләре арасыннан «тычт» итеп идәнгә төкерде, Солтанга таба яны беләнрәк борылып:
— Нәрсә, мәхдүмәгә әллә үзеңнең күзең төштеме? — диде.
— Төшмәде.
— Нигә, алайса, калтырана башладың?
— Авылдаш бит. Бергә килдек, бергә кайтасы...
— Чыпчык күгәрченгә иш түгел.
Солтанның җен ачуы чыкты, тамак төбендә нидер готгылдап тора башлады:
— Нәрсә син туктаусыз бер сүзне каркылдыйсын? Салып торып җи-бәрермен!
— Чү-чү, егетем, бик кәпсрәймә. Гата абзацның кирәк булып чыгуы бар. Күреп торам, мулла кызына күзен төшкән, сыбызгы! Ярар, булдыра аласың икән, әтмәллә. Мин, кирәк булса
Солтан күзенең агын әйләндереп бер карады да, тыны кысылудан гыжылдап, чулак өстенә килә башлады
— Туктыйсыңмы-юкмы, кабәхәт?! Тагын бер генә сүз әйтеп кара... бер генә сүз! Җыланны сыткан кебек шакшы телеңне тешләп катарсың!
Чыннан да ат караучы тел тибрәтеп тагын бер генә яман сүз әйтсә дә, Солтан аңа ташланырга, умырырга, ертырга, уңлы-суллы яңакларга, исән кулын сындырып чыгарырга әзер иде. Ат караучы абзый моны аңлады, күрәсең: сабыйларча саф бер елмаю белән елмаеп, әле бүген генә танышкан үсмер егетнең җилкәсенә исән кулын китереп салды:
— Яшь шул әле син. аягыңа сыер басмаган. Байлар җәберен дә татымагансың. Күңелең синең ак болыт кебек. Миңа җикеренмә син, егет булсаң, Таминдар байга җикерен. Аның халуйлары сине бик озак ярсытып тормаслар, өстенә овчарка җибәрерләр дә җенеңне өздереп чыгарырлар. Белдеңме? — Ул кинәт шыпырт тавышка күчте:—Менә нәрсә, үскәнем Мин синең мәхдүмәгә муеннан гашыйк икәнеңне күреп торам Шулай булгачыннан, авызың белән кош тотып йөрмә, сак бул. Таминдар байның олы малае, үләксә козгыны кебек, кайда чибәр, кайда яшь —тырнагын батырырга гына тора. Әгәр дә мәгәр, алай-болай кыр җыенына мулла кызы белән Һашим чыгасы булсалар, берәүгә дә ышанма, тарантас башына кучер булып үзең утыр, аңладыңмы? — Шул сүзләрне әйткән чакта аның җыерчыклы какча бите әллә ничек чалышаеп китте һәм ул чулак кулы белән янә дә күз ачып йомганчы тәмәке төреп кабызды.
Шул минуттан башлап Солтанның җан тынычлыгы югалды. Кайдадыр эт өргән тавышка да, ярсып айгыр кешнәгәнгә дә ул ихатага йөгереп чыгып, көннең икенче яртысын кешеләрне күзәтеп үткәрде...
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
Бәйрәмне Тәминдар бай нигезен изгеләндерүдән башладылар.
Башына бохар чалмасын урап, яшел атлас чапанын кигән мәһабәт ак сакаллы Сөләйман хәзрәт; кара хәтфә түбәтәйле, ак күлмәкле, кара кәзәкиле һәм кара бөдрә сакаллы Габбас мулла; тар балаклы кара чалбары, сары ефәк жилеткасы, зәңгәр кәзәкие белән, бөтереп куйган чибәр кара мыегы, ияк очында гына калдырып алдырган очлы карасакалы белән аерылып торган, муллаларның икесеннән дә яшьрәк Даут мулла ташпулатның югарыгы катында, гыйбадәт кылу өчен дип билгеләнгән аулак бер бүлмәдә, һәркайсы үзе алып килгән намазлыгы өс- тенә аяк бөкләп утырып, өчесе берьюлы бөтен коръән чыктылар.
Коръән чыгу йоласы ике сәгатьтән артык вакытны алды. Муллаларның берсе дә хәрамлаша алмый, ник дисәң, алар, көндәш хатыннар сыман, бер-берсен бик нык күзәтәләр, шуның өстәвенә, әле Таминдар бай үзе шушы вакыт эчендә, «эһ» тә димичә, алар белән бергә утырды; коръән укылып беткәч, буй-сынын егетләрчә ыспай, эшкуарларча җитди итеп күрсәтә торган ярым хәрби френчының чалбар кесәсеннән ка лын гына бумажник чыгарып, шытырдап торган өр-яңа николайка- ларны муллаларның кулына тоттырды. Үзе алар белән бергә утырып, кычкырып дога кылды, доганың бер генә сүзен дә бозмады, эштән беркайчан да курыкмый торган көрәктәй кулларын кара тутлы ябык бите алдында ышанычлы итеп тотуы, гомумән гыйбадәт кылу кануннарын дин-шәригать кушканча җиренә җиткереп үтәве һәм үтәтүе белән өч мулланың өчесе алдында да ихтирам казанды, алар хәзер аның теләсә нинди гозерен теләсә кайчан үтәргә әзер иделәр...
Йортны изгеләндергән арада кунакларның беришесе, Клаус белән бергәләп, Таминдар Тураевның утарын карады, кайсысы Иш буена чыгып, озак юлдан соң хәл алды. Бай улы Һашим, әнисе Латифа бикәнең әмерен үтәп, Габбас мулла кызы Нурияне иң яхшы фаэтонда кыр-бо- лыннарны әйләндереп кайтырга ниятләде.
Орлов юртагын бахромалы фаэтонга җиктеләр. Кучерлыкка Габделхәлим сәүдәгәр көндезге матур киемнәре белән үзе менеп утырды.
Солтан хезмәтчеләр йортыннан ихатага чыккан иде. Башны югары чөеп, гайрәт орып килгән Орлов юртагы аны таптап китә язды. Солтан ат караучы чулакның киңәшен исенә төшерде — аркасы чымырдап китте. Яшен тизлегендә уй туды: болынга! Әйе, әйе, болынга чабарга! Хәзер үк сәгате-минуты белән. Ул, алдын-артын абайламыйча, болынга йөгерде, кара-туры айгырның тышавын чишеп, өстенә менеп атланды да, фаэтон киткән якны шәйләп, басу юлына чыгып чапты.
Фаэтонны эзләп озак йөрде. Тапмады. Инде атны кайтарып куеп, Гата абзый белән ат караучылар йортына ятып йокларга да уйлап бетергән иде, шул мәлне Иш буена төшеп менү никтер исенә килде.«
Орлов юртагын ул ерактан ук күреп алды. Күз бәйләнә башлаган офы/к читеннән бүре уты төсле өермәле тәгәрәп фаэтон килеп чыкты, минуты-секунды белән якынлаша башлады, Солтан каушады, кара-турыны кушаяклап чаптырып китте, ләкин Орлов юртагы аны бер-ике минуттан куып җитте. Солтан үз артында ярсып пошкырган атның арт аякларына чүгеп туктавын, Габделхәлим сәүдәгәрнең яңгыравыклы ачы тавыш белән кычкырганын ишетте:
— Тукта!
Туктады. Читкә чыкты. Фаэтон аның белән тигезләште.
— Син нишләп монда йөрисең, малай актыгы?!
— Айгырны сугарып кайтам.
Фаэтон кузласыннан кучерның ярты гәүдәсе сузылды, тавышы ысылдап чыкты:
— Кем рөхсәт итте сиңа, эттән туган йолкыш?
— Берәү дә рөхсәт итмәде.
— Хәзер үк кайтарып куй атны, юкса...
Солтанның киреләнәсе килеп китте:
— Кайтармасам?
Габделхәлим сәүдәгәрнең ярсудан буылып гыжылдый башлавына фаэтон ишеге ачылып, башта аннан ир-ат башы, аннары... энҗеле калфак күренде. ♦
— Кагылмагыз Солтанга... 3
Нурияне ул шундук таныды, аңа бүтән берни кирәкми иде. Чит ир- 3 ат белән икәүдән-икәү генә утырып торган, сәхрә гизеп йөргән Нуриягә * карата аның күңелендә гарьлек уты, көнчелек уты, нәфрәт уты — бары- 5 сы берьюлы кабынды. Аның, чәчләрен йолкый-йолкый: «Хыянәтче!» — 5 дип кычкырасы килде. «Кагылмагыз», имеш! Табылган монда яклаучы! Тик ул кычкырмады, ат өстеннән иелә төшеп:
— Рәнҗемә, Габделхәлим абзый, хәзер кайтарып куям мин аны,— о
диде. Кара-турыны камчылап, бай утарына турыдан ярып чыкты. Сү- х зендә торды:'айгырны тышаулап, болынга җибәрде, аның җир тетрәтер- * лек кешнәп, бияләр янына барып кушылганын тыңлап торды, анна- < ры, Таминдар бай утарына кереп тә тормастан, кулындагы камчыны е койма аша тондырып, Иш елгасы буйлап эңгер-меңгердә каралып кү- = ренгән өянкеләр, кара таллар яныннан түбәнгә, Зартугайга таба ки- < теп барды... *-
Күз тәмам бәйләнеп, Таминдар бай утарына күгелҗем күләгәләр яткач, кунаклар килүгә махсус алынган бәллүр люстралы Кәндилләрне, стена буйларына тезеп чыккан шәмдәлләрне кабызып җибәрделәр. Төтен сыман җиңел өрфия пәрдәләр аша, биек тәрәзәләрне балкытып, урамга ут көлтәләре бөркелде.
Кунакларны зәңгәр залга чакырдылар Фирүзә төсенә буялган биек диварларга, балавыз белән ялтыратылган паркет идәннәргә, залның буеннан-буена сузылган ак эскәтерле, шәраб-нигъмәт тулы өстәлләргә күз төшергәләп, кунаклар залга керә башладылар
Таминдар бай, көндезге киемен үзгәртмәгән, яшькелт төстәге ярым хәрби френчтан иде. Тутый кош кебек киенгән, бәхетле тук тормыштан тулыша башлаган Латифа бикәне ул кулыннан җитәкләп килеп керде:
— Кадерле кунаклар, табынга рәхим итегез, — диде.
Кибетләр башлыгы Габделхәлимгә һәм хуҗа улы Һашимга кунакларны утырту вазифасы йөкләнде. Европача киенгән, изүенә кара бант таккан, милләткә ихтирам йөзеннән башына кара кәттәши утыртып куйган җиңел сөякле, әтисе төсле зур борынлы Һашим мәҗлес көйләүнең рәтен белә булса кирәк, ул бик тиз арада кунакларга урын табып бетерде.
Таминдар байның бер ягына Ырымбур байлары Хөсәеновлар утырдылар, икенче ягына Габдерахман Ишморатов хатыны белән урын алды, аннары өстәлнең ике ягына, кара-каршы Сөләйман хәзрәт белән Габбас мулла утырдылар. Габбас мулла янына, әдәп белән генә, рөхсәт сорап, Һашим әфәнде үзе утырды һәм, үтә дә нәзакәтлек белән иелеп, кулын күкрәгенә кушырып, Нурияне үзе янына утыртырга рөхсәт сорады.
Уфа бае, атаклы матбагачы Кәримов үзенә юлдашка Даут мулланы сайлап алды, ул ханым-әфәнде белән килмәгән, шуңа күрә аңар иптәш кирәк, Даут мулланың ул шигырьләр язуын белә, нәфис әдәбиятны бик ихтирам итә икән. Аннары калган кунаклар утырыштылар.
Кунаклар утырышып беткәч, табын яны кинәт бик тын булып калды. Башларына энҗеле калфак кадап куйган, үтә дә сылу һәм яшь өч кыз шампан шешәләреннән хрусталь бокалларга шәраб коеп чыктылар.
Таминдар бай урыныннан күтәрелеп:
— Әфәнделәр, минем йортымны олылап килгән өчен сезгә тәшәк- кердән гаҗизмен. Мөлдерәмә тулы шәрабләрне, кадерле вә могтәбәр кунакларым, сезнең рөхсәт белән, милләтебез саулыгына тәкъдим итәм, милләтебез яшәсә, без яшәрбез, — диде.
Кунаклар урындыкларны дөбердәтеп аягүрә бастылар. Хрусталь рюмкаларны, кызлар биленнән тоткан кебек, сак кына тотып, бәллүр чыны белән чыңлатып чәкештеләр дә күтәреп куйдылар.
Нуриянең уналты яшькә җитеп шәраб дигән нәрсәне эчеп караганы юк иде, әтисе рөхсәт иткәч, Һашим әфәнде дә кыстагач, әз генә авыз итеп куйды. Бераздан аның рәхәт кенә, җиңелчә генә башы әйләнә башлады, хрусталь люстраның бәллүр чуклары аңа нур җепләре суздылар, күз кысышып җемелдәштеләр. Аңа хәзер мондагы кешеләрнең барысы да матур, барысы да әйбәт булып күренә, ул менә хәзер Иш елгасы тугаеннан, караңгыдан кармаланып кайткан Солтанны башына да китерми иде...
Шәраб рәхәте кешеләрнең әкренләп башларына китә башлады. Торып басучылар Кама буенда татар буржуазиясенең яңа йолдызы калкып чыгуы, аның киләчәге зур булуы турында тост әйтеп, үзләре әйткәнгә үзләре ышанып, кул чаптылар. Хрусталь бокалларда шампан күбекләнде, бәләкәй рюмкалардан канга күчкән француз коньягы тамырларны кымырҗытты; барысы да кыюландылар, барысы да үзләре әйткән сүз Таминдар Тураев күңеленә сары май булып ята дип уйладылар. Таминдар — мактау сүзенә исерә торган кеше түгел, ул әйткән сүзнең һәркайсысын үз үлчәвенә салып карый, чиреген кабул итсә, өч чиреген, стенага бәрелеп атылган борчак кебек, кирегә атып тора иде.
Ниһаять, мактау сүзләре дә бик күп әйтелеп, байның яңа утары тәсбих урынына тартыла башлагач, ул кунакларны ни өчен чакыруының сәбәбен әйтер вакыт җиткәндер дип уйлады, музыкаль сәгать игълан итте, ханымнардан ирләрен аерып, үз конторына алып кереп китте.
Анда да табын бар иде, ләкин анысы бәлешләр, гөбәдияләр, блама- жилар, тортлар белән бизәлгән озын өстәл түгел, күзгә бәреп торган купшы табын түгел, шкаф эченә бикләнгән эшлекле җитди табын иде.
Таминдар әфәнде үз кулы белән буфеттан француз коньягы алды, үз кулы белән бөкесен ачты, чытыр ак, тотылмаган салфетка белән шешә башын сөртте, алдан ук турап куелган лимонны, вазасы белән алманы табынга куеп, рюмкаларга коньяк салып чыкты, берничә минутка гына игътибар итүләрен сорады. Ул башта утырып сөйләмәкче иде, әмма сөйләр минут җиткәч, дулкынлана башлады: нинди олы эшләргә тотынып янганын, ничәмә-ничә мең кубометр бүрәнәне үз гомерендә Кама дулкыннарына агызып җибәргәнен искә төшереп, уфтанып куйды.
—Без, әфәнделәр, бик авыр заманда бер табынга җыелдык. Ырым- бурның күрке булган бертуган Хөсәеновларнын, Рәсәй чаклы Рәсәйдә сүзләре үтә торган хөрмәтле кешеләрнең минем табынымда булуларына мин шатмын. Троицкины дер селкетеп торган Яушев әфәнде минем табынымны бизәде. Габдерахман әфәнде Ишморатов мин әле капитал дөньясына борынымны гына суза башлаган заманда меңәр гектарлы урманы. Казанда һәм Санкт-Петербургтагы мануфактура фабрикалары белән, Себер ягындагы алтын приискалары белән, ат заводлары, агач эшкәртү заводлары белән дан алган кеше иде. Ул минем табыныма килеп, мине олылады. Мәдәниятебез мәйданында ат уйнаткан Кәримов әфәнделәрне мин үз табынымда күрү бәхетенә ирештем. Олуг Сөләйман хәзрәт, хөрмәтле Габбас мулла, Даут мулла минем йортыма изге дога иңдерделәр. Мин моның өчен сезгә, әфәнделәр, мең рәхмәтле. Әмма безнең җыелуыбыз Рәсәй язмышы кыл өстендә торган чакта, немес- ләрнең корыч полклары Рәсәй халкын меңәрләп кырган заманда, берберебезне макташу өчен, шәраб сөремендә күңел ачу өчен генә дип уй-
ласак, зур хата ясаган булырыек. Безгә, татар буржуазиясенә, күзләребезне зуррак ачып, Стахиевлар, Крестовниковлар, Алафузовлар эшенә карарга кирәк түгелме икән? Безгә хәзер тире иләүче, күнче Фәхриләр, бәвел исе килеп торган бетле бәс тукучы. Казанның йолкыш байларыннан үрнәк алыргамы? Безгә патша сарайларында үз өендәге кебек йөри ф ала торган, патшаның унөч киңәшчесеннән берсе була алырдай алпавыт Ишморатовлардан, Сембер капиталистлары Акчурин әфәнделәрдән үрнәк алырга кирәк түгел микән? Моннан мең ел элек Шәһри Болгарда сафиян күне ясый белгәннәр икән, йөз ел моннан элек Казанда кәжә тиресеннән иң затлы күн ясап Яуропага чыгара белгәннәр икән, ни өчен без бүген йоклап ятарга тиешле?
Ул эчке киеренкелектән тирләп чыкты, сулышын буган френч-якасын чишеп җибәрде, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, озаклап маңгаен сөртте, шуннан соң тавышындагы борчылуны киметә төшеп, ышан- дыргыч-эшлекле тавыш белән җай гына алып китте:
— Тянь-Шань тауларыннан башлап Ока елгасының урта агымына тикле, Архангельдан Әчтерханга тикле кыргызлар, башкортлар, татарлар яши. Кыргызлар шушы көнгә тикле күз күреме җитмәс дүрт далада: Урал, Тургай, Акмулла, Семипалат далаларында күчмә тормыш алып баралар, исәбенә-санына чыга алмастай ишле куй көтүләре асрыйлар. Кыргызлар күптән ислам диненә карасалар да. коръәнгә бик исләре китми, үз гадәтләре, үз белдекләре белән яши бирәләр. Капитал дигәнне белмиләр, белергә дә теләмиләр. Кыргызлардан бире таба. Урал итәгендә, Урал аръягында башкортлар яши. Алар хәзер тоташ күчеп йөрүчеләр түгел, алар утрак тормыш алып баручылар. Җирне сука белән сукалый беләләр, әмма иген үстерергә атлыгып тормыйлар; ат көтүләре, болыт-болыт сарык көтүләре аларны туендыра Уралның чуен-бакыр кою заводларында рус белән татар бил бөгә. Урал байлыгы белән рус капиталистлары сәүдә итә. Безнең татар — җиргә ябышкан халык, сәүдәне саваплы ике шөгыльнең берсе дип санаган халык. Милләтебезнең күбесе авыл җирендә яшәсә дә, Идел буе калаларында безнең сәүдә кварталларыбыз бар. Ул гынамы! Касыйм татарлары, Сергач мишәрләре, нижгарлар Россиянең төрле калаларында, шул исәптән Мәскәүдә дә, Петербурда да сату-алу итәләр, безне, Ка-зан татарларын, Урта Азия товарлары кызыктыра, мишәрләр турыдан- туры русның үзе белән сәүдә итәләр, тимер юл буендагы барлык зур калаларда аларның буфетлары бар. Ә нигә безгә алардан файдаланмаска? Нигә безгә шул мөмкинлекләрне кулдан ычкындырырга?
— Нәрсә тәкъдим итәсез, Тәминдар әфәнде? —диде Габдерахман бай, утырган җиреннән кузгалмыйча.
— Берләшергә кирәк, әфәнделәр. Мөселман кардәшләребезне цивилизациягә алып чыгарга кирәк.
— Капиталны гына берләштерер! әме? — диде Даут мулла.
— Капитал белән генә булмас, дини бердәмлек кирәк. Сәүдәгәрләр белән муллалар башкорт белән кыргыз даласында йөриләр. Казан каласында басылган китаплар кыргызга, башкортка гына түгел, һинд- станга, Дунай буйларына барып җитә. Кыргыз даласыннан, башкорт даласыннан күпме кеше татар мәдрәсәләрендә укып, татар-мөселман гыйльмен үз халкы арасында тараткан. Болар барысы безнең тегермәнгә су коя түгелме?
— Берләшү өчен!
— Ныклык өчен!—дип ду килделәр милли хисләре куерып киткән кунаклар Таминдар әфәнде аларның тойгыларын тагын да көчәйтеп җибәрде. Ул мех эшенең татар байлары кулыннан герман еврейлары «улына күчүен, Луи Зальмның Казанда сәүдә конторасы ачып, Себер- дән, Урта Азиядән китерткән мехларны Германиягә озату бәрабәренә
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
сугыш чыкканнан башлап ике ел эчендә генә дә ундүрт миллион сумлык тире сатуын йөрәге ярсып, күзеннән очкыннар чәчрәтеп сөйләде.
Берләшү өчен, капиталны арттыру өчен, Идел-Камада компанияләр- ачу өчен, француз коньягы күтәрделәр. Боларны кулында капитал булган кешеләр эшләде. Өч мулланың өчесе дә я баш селкеп, я аларның сүзен җөпләп кенә утырды. Ләкин аларга да үз сүзләрен әйтергә кирәк булды. Монда зәңгәр томаннар артында яшәүчеләр түгел, кирәкле сүз- әйтергә тиешле кешеләр җыелган иде.
Беренче сорауны Таминдар бай Сөләйман хәзрәткә бирде. Ул ни уйлый, янәсе.
Сөләйман хәзрәт, атлас камзулының төймәләрен ычкындырып маташа иде, сорауга башын күтәреп:
— Мин риза, фатихамны бирәм, — диде.
Габбас мулла:
— Бу эшкә минем башым җитеп бетми, балалар укытырга кушсагыз, мин шунысына риза, — диде.
Даут мулла, әйтер сүзен ашыкмыйча, нык уйлап әйтте:
— Хыялларыгыз зур, ярсынуыгыз көчле, ләкин соңгарак калдыгыз, әфәнделәр. Ил өстенә инкыйлаб килә. Иртәме-соңмы ул безнең барыбызны да үз чоңгылына сөйрәп төшерәчәк.
Даут Гобәйди имзасы белән шигырьләр бастырган бу муллага Таминдар Тураев үзе дә, аның могтәбәр кунаклары да беренче мәртәбә- төбәлеп сәерсенеп карадылар...
VIII
Ул төнне Мәскәү күгендә болытлар куерды. Ул төнне җил Измаил паркындагы куакларны бөкте, юлларга, агачлар арасына сибеп җибәргән өндәмә-кәгазьләрне очырып, җиде төн уртасына тикле котырынып йөрде.
Аннары тынды.
Ләкин Мәскәү тынмады.
Дагалы атларга атланган полицейскийлар, жандарм офицерлары, җылы ояларыннан кузгатылган шымчылар (әле вак һөнәрче, әле мөгаллим, әле сукбай киемнәренә төренеп) Мәскәүнең аркылысын-буен айкадылар. Алтатардан, ау мылтыгыннан, берданкадан аткан тавышлар Мәскәүнең үзәк урамнарында да, чат-тыкрыкларында да ишетелеп торды.
Җиде төн уртасында мылтык тавышлары да тынды.
Ләкин Мәскәү тынмады.
Тәрәзә капкачлары ябылган, авыр соры шторлары төшерелгән зиннәтле йортлар эчендә, фәкыйрьлектән интеккән кысан баракларда якынлашып килгән давылның дәһшәтен тану яки танымаудан, килешү якн килешмәүдән туган өермәләр бара, әнә шул хәл кешеләрнең тынычлыгын алып, йокыларын качырган иде.
Мочальский урамының ике катлы йортында Бонакер акционер җәм-гыятенең төнге каравылчысы Нуриман абзыйның да йокысы качкан иде бу төнне.
Көндезен ул татарлар җыела торган урынга — Измаил паркына барды. Анда алар ат маклеры Тазюк белән очрашырга сүз куешканнар, Тазюк аңа алты яшәр алмачуар байтал табып бирергә вәгъдә иткән иде. Нуриман абзыйның нияте зурдан: кулга ат төшерсә, төнге каравылчылыктан чыгар иде. Олаучы булып йөрүгә ни җитә! Кайчандыр әле Сембердә, ат базарларында үзенең дә арадашчы булып йөргән чакларын, берсеннән-берсе усал мишәр әшнәләрен искә төшерә-төшерә, Измаил паркына килеп җитте, ләкин... Тазюкны очрата алмады.
Биктә сәер иде бүген парк. Вак товар сатучылар энә-җепкә, уймак* төймәгә дөньяда булмаган бәя сорыйлар; олаучы кузлаларына кәләпүшле татар агайлары түгел, картузлы урыслар утырган; күрәсен, алар монда сату-алу итәргә, кеше йөртергә килмәгәннәр, ниндидер башка йомыш белән җыелганнар. ♦
Аңгы-миңге килеп торганда, Нуриман абзый яныннан фуражкалы, з күн итекле эшчеләр белән уратылган хәлдә, яшь бер егет узып китте. S Нуриман абзыйга үзәк өзгеч якын булып, үз булып тоелды ул егет. * Бакчи, улы Шәймәрдән ләбаса! Нишләп йөри ул малакасус. Куып җн- 5 тәргә, җилкәсеннән умырып тотарга кирәк! Нуриман абзый куып җи- = тәргә теләп, улы артыннан дырт-дырт йөгерде, ләкин җитә алмады, әле- ф. ге төркем, егетне үз эченә ураган килеш, паркның конторына кереп юкка чыкты.
Нуриман абзый дөнья күрмәгән кеше түгел, конторга барып керергә дә күп сорамас иде, ләкин аны анда кертмәделәр. Көрәк сакаллы ике урыс: «Вам кого, гражданин?» — дип кенә сорадылар да, Нуриман абзый кем кирәген өзеп кенә әйтеп бирә алмагач, монда торырга ярамаганын, эшсез селкенгән кешеләрне полиция җыеп алып китәчәген хәбәр итеп, контор яныннан ипләп кенә озатып җибәрделәр.
һай, шул ипле кыланулары! Әгәр алар җикеренгән булсалар, усал сүзләр әйтеп, тупаслана башласалар, Нуриман абзый алар белән сөйләшә белер иде. Сембер базарларында ат маклеры булып йөргәндә дә, Бонакерлар фабригында төнге каравылчы булып торганда да ул кешене кешедән аерырга, кирәк икән, «права яклап», тавышлана белергә дә өйрәнгән иде. Мишәрнең дә мишәре, усалның да усалы иде Нуриман абзый. Сусыз юып, җилсез киптерә алырлык кеше иде. Менә син хикмәти хода, көрәк сакаллы ике урыс сине контор ишеге төбеннән ләм-мим бер сүз әйтмәслек итеп озатып җибәрсеннәрче!
Абзыйның сулкылдап йөрәге сызлый башлады, йөрәк сызлавы фуражкалы урыслар уртасында конторга кереп киткән яшь егетнең үз улы Шәймәрдән икәнен таныган минуттан башланды. Нишләп йөри ул монда? Дөньяларның болгавыр чагы, тычканның таяк белән йөргән чагы, ә ул унҗиде яше дә тулмаган аңгыра бәрән, урыс-унтагай белән аралашып, күзе-башы әйләнеп йөри. Юк, туктатырга кирәк аны. чик куярга кирәк бу эшкә! Өйгә генә кайтсын, ул аның белән сөйләшә белер, ул аны утлы табага бастырыр. Ормас-сукмас, Нуриман өендә балаларга сугу гадәте юк, ул ана каршы әнисе Хафизаны аякландырыр, күз яше койдыртыр. Ә хатыннарның күз яшенә каршы тора алган ирләр бармы дөньяда? Ай-Һай!
Абзыйның алдан күрә белергә өйрәнгән зирәк акылы дәһшәтле күренешләрне күз алдына бастырды. Аяк-куллары чылбырланган кешеләр атлый. Богау зыңнары ишетелә. Алла сакласын, өтермән дигәннәре дә. себер дигәннәре дә ерак түгел. Себер киткән малаең өчен канлы күз яшьләре түгеп утырыргамы — шул гына җитмәгәнне...
Нуриман абзый адәм баласының ни күрәсе үзе туганчы ук тәкъдирдә язып куелган була дип гөман кылган диндар бер адәм иде. Ул көн- нең-көнендә биш вакыт намазын укый, өйдәгеләрне дә изге ниятле итеп үстерергә тырыша, әмма динле булу анар сату-алу, арадашлык итү белән шөгыльләнергә дә, нәселле берәр аргамакны сатып җибәргәндә, маклерлык хезмәте өчен, мул гына кул җилеше алырга да комачауламый иде.
Мәскәүгә ул Сембер губернасының Питрәкчә авылыннан күчеп килде. Бер мең дә сигез йөз дә туксан сигезенче елның апрель ахырларында булды бу хәл. Яна гасыр башланырга бер генә ел кала аның беренче ир баласы дөньяга килде. Татар гадәте буенча әтисе исеменә ятышлы итеп, Шәймәрдән дип ат куштылар. Нуриман үзе бик тә таза, бик
ГАРИФ АХУНОВ
тә көчле ир иде әле ул чакта, бер генә төрле шөгыльдән дә куркырлык түгел иде — фатир табу бәрабәренә урам себерүче булып ялланды. «Артыңнан эшең көлеп калсын!» дигән кагыйдәне күңеленә беркетеп, тырышып-тырмашып эшләде, аның тырышлыгын хуҗалар күрделәр, бер ел узар-узмаста йорт хуҗасы Бонакерлар аны үзләренең фабрикаларына төнге каравылчы итеп билгеләделәр. Мочальский урамындагы ике катлы йортның икенче катына шактый иркен фатирга күчерделәр. Нуриман отыры олыгая барып, эшләгән урынында хөрмәт казанып, тагын ике малай, ике кыз үстереп, тыныч кына, үзалдына карап кына яши иде. Төнге каравылчылык янына Мәскәү байларының бик тәҗел йомышларын үтәп, аннары үзе дә базар көннәрендә Измаил паркында сату-алу эшләрен җәелдереп җибәргәч, Нуриман Ибраһимов Мәскәүлең хәллерәк мишәрләре арасына да керерлек дәрәҗәгә иреште. Дәрәҗәле мишәр, мәгълүмдер ки, беренче баласын аңгыра итеп, кара мужик итеп үстермәс бит инде! Шәймәрдәнгә — баш баласына — ул дин гыйлемен бирүне максат итеп куйды. Башта ул аны танышлары — укы-мышлы хәлфәләр кулына тапшырып, ун яшенә тикле коръән ятлатты. Шәймәрдәннең тавышы тигез, сулышы киң, зиһен дигәне беркемгә биргесез булып чыкты. Ун яшьлек малай кара хәтфә түбәтәйдән, сары сатин күлмәктән, ялан аякны муллалар кебек бөкләп утырып, яттан коръән укып җибәргәндә, мәҗлескә җыелган мишәрләр таң калып торалар, әти кешенең галибанә горурлыктан күңеле нечкәрә иде. Улының киләчәген ул бер дә бүтән түгел, указлы мулла итеп күрә, татар мәдрәсәләренең кайсысына бирсәм отармын икән дип, таныш-белешләре, туган- тумачасы, дус-ишләре белән киңәш кора иде.
Әллә дөньялар бик кинәт үзгәреп китеп, мулла-мунтагайың кадере беттеме, әллә үзе төсле ат маклерлары, алып-сатарлар белән гәп корган чакта дөньяга урысча белүчеләрнең көннән-көн күбрәк кирәк булуы турындагы сүзләр күңеленә коткы салдымы — ни булса да булды — Нуриман абзый коръәнне су кебек эчкән улын, елына өч тәңкә көмеш түләп, дүрт сыйныфлы урыс мәктәбенә — шәһәр училищесына илтеп бирде.
Ялгышы әнә шуннан башланды да инде аның. Югыйсә, аның Шәймәрдәне бүген урыс-улак белән әвәрә килеп йөрмәс иде. Малай коръәнне ничек тиз ятлаган булса, урысчаны да шундый тизлек белән күңеленә сеңдереп, Мәскәү китапханәләреннән чыкмый ята башлады. Ишле гаиләгә булышырга тиешле баш баланы кулдан ычкындырмаска кирәк иде. Нуриман абзый дүртьеллык училище бетергән улын Бонакерлар конторына йомышчы малай итеп урнаштырды. Сугыш чыккан авыр заманда улының трай тибеп урамда йөрмәве, ай саен йортка аз булса да акча алып кайтып торуы йорт җанлы атаның күңеленә сары май булып ягылды. Шуның өстәвенә, әти кешенең күңелен янадан-яна ниятләр җылытып тора: байлар кибетендә эшләгән булдыклы малайлар берәр елдан ук приказчик булып китәләр. Бакчи, улың берәр елдан мая туплап, үз кибетен ачып җибәрсә! Ә бит аның улы йолкыш бер бай кибетендә сабын сатмый, бөтен Мәскәвенә атаклы Бонакерлар фабригында эш йөртә. Ходайга шөкерана кылып, сабыр гына көтеп торсын әле менә Нуриман абзаң, аның улы Бонакерлардан әллә ниткән осталыкларга өйрәнер. Әйе, абзыйның ният зурдан, өметләр яктыдан. Ләкин ул бер нәрсәне онытып җибәргән: аның акыллы зирәк улы кибетчеләр арасына түгел, меңләгән эшче кайнап торган фабрикага килеп эләккән иде шул! Еллары да байбәтчәне, фабрикантларны тыныч кына симертеп яткан еллар түгел, эшче сыйныфы адым саен үз хокукын даулаган, урам уртасына чыгып, митинглар җыеп, әйтер сүзен бугаз ертылганчы кычкырып әйтә торган еллар. Аустрия кырларында, Аршауда, тагын әллә найларда адәм башы меңәрләп кырылган заманда, уналты яшьлек Шәймәрдән йомышчы малай булып кына калырмы? Нуриман абзый
күңеле белән нидер сизенә, әмма сизенүдән артыгына башы җитми, йомышчы малайдан хисапчы итеп күчерелгән улының аена унике тәңкә акча алып кайтуы — аны кискен уйларыннан туктата, улын тиешле юлда дип гөман кылырга мәҗбүр итә иде.
Юк, аның улы дөнья болгатучылар белән түгел! Аның улы азар-бизәр килеп йөрми! Менә шул бик җитә Нуриман абзыйга, шуннан артыгы кирәкми. Шушы хәл аңа таныш-белешләре арасында мактангалап куярга да сәбәп була. Ул бер нәрсәне башына китерә алмый... Аның зирәк акыллы улы, кемнәрнеңдер киңәше белән, кичке якшәмбе мәктәбенә барып керде, ә ул кичке мәктәптә, Шәймәрдәннән тыш, төрле за- вод-фабрикалардан җыелган эшчеләр укып йөри, чибәр булып үсеп килгән акыллы егетнең алар күзенә ташланмый калуы мөмкин түгел иде.
һәм ул шулай булып чыкты да.
Шәймәрдән Андрюша Меркулов белән танышты. Кара мыеклы, күзлекле, ыспай киемле Меркулов иптәшләре белән тәмәке тартырга чыккан чакларда үзалдына елмаеп тора, вакыт-вакыт авыр гына көрсенеп куя... Башкалар әйтмәгәнме дә әйтеп ташлый. «Карәле, сугышның эшче халкына файдасы юк икән ләбаса! Фабрикантлар, завод тотучылар кесәсен калынайту өчен генә кирәк икән сугыш». Болар көн саен Шәймәрдәннең колагына керә. Кышкы озын төннәрдә үсмер егет әнә шулар хакында баш вата. Күршеләре, Мочальский урамындагы кварталларда яшәгән эшче гаиләләре, җитмәүчелектән, тормыш кысынкылыгыннан зарланалар. Шәймәрдән эшчеләр сөйләгән сүзне Меркулов сөйләгән сүз белән чагыштырып карый — су бер үк тегермәнгә коела. Шунлыктан Шәймәрдән тәмәке тарту бүлмәсенә теләбрәк чыга, Меркулов сүзләрен теләбрәк тыңлый. Шәймәрдәннең танышлыгы Меркулов белән генә калмады, үзе дә сизмәстән, ул тагын бер кеше белән танышып алды. Монысы Иван Смирнов. Аксыл-сары чәчле, якты зәңгәр күзле, гомумән, якты холыклы бу кеше үз тирәсенә «ә» дигәнче бер дистә егет жыеп алды. Смирнов Благуша-Лефорт районындагы публичный земский китапханәдә сүзе үтә торган кеше икән, анда үзенең якыннары — «ышанычлы егетләр» өчен яшерен бүлек ачтырган, ә ул яшерен бүлек бик сайлап җыелган соцйал-экономик китаплардан гыйбарәт икән.
Китапханәче Галкина (большевик Галкин хатыны) Шәймәрдәнгә иң башлап Дикштейнның «Кем ничек яши» дигән китабын тоттырып җибәрде. Шәймәрдән, әтисеннән яшереп, төн уртасында, сукыр лампа яктысында китапны укып чыкты һәм өр-яна дөньяга килеп эләккәнен, ул дөньяның хәвеф-хәтәрле икәнен, үз тырнагыннан ычкындырмыйча, гел алга әйдәп, мавыктырып торуын аңлады.
Шуннан бирле Шәймәрдән әтисе теләмәгән тормыш белән яши башлады.
Унбишенче ел башында Андрюша Меркулов Шәймәрдәнне Павел Щербаков белән таныштырды. Ронталлер төймә фабрикасында мастер ярдәмчесе булып эшләгән шактый олы яшьтәге Павел Андреевич күптәннән большевиклар партиясе члены икән, аңар китапханәгә йөргән иң сәләтле, иң аңлы егетләрне большевиклар партиясенә тарту бурычы йөкләтелгән. Башта ул Шәймәрдән Ибраһимовка прокламацияләр тарату, аларны урамнарга, халык күбрәк җыела торган урыннарга ябыштыру кебек йомышлар кушты, аннары атнасына икешәр-өчәр тапкыр очрашып, тыелган китаплар бирә башлады.
Нуриман Ибраһимов, әти кеше, боларның берсен дә белми, улының әйбәт юлда йөрүенә шөкерана кылып, бик зур төгәллек белән, биш вакыт намазын укып бара иде.-
1915 елның урталарында Мәскәүдә, бигрәк тә Ибраһнмовлар гаиләсе яшәгән Благуша-Лефорт районында буталыш-болганышлар бик ки
ГАРИФ АХУНОВ ф ИДЕЛ КЫЗЫ
нәт күбәеп китте. Баш күтәрүләр, эш ташлаулар гадәти бер нәрсәгә әйләнде. Полицейскийлар, атларын ак күбеккә батырып, районның бер башыннан бер башына чаптылар.
Ачы сыбызгы тавышыннан, полиция атларыннан коты чыгып кайткан Нуриман абзый Шәймәрдәнне бер көнне бик каты кисәтеп куйды:
— Бакци, малай, син нишләп апаздайт итеп катәсың? Ата булып атәм мин сиңа, ишетсен кылагың, ярамаган эшкә катышып, үгә бәлә китерсәң, рәхим-шәфкать көтмә. Выт, шул, матри, малай...
Шәймәрдән әтисен тыныч кына тынлап торды, ак дип тә, күк дип тә әйтмәде, үз юлына китеп барды.
Сентябрь урталарында трамвай йөртүчеләр эш ташлады. Бер атнага сузылган чуалышны көч-хәл белән туктатып, башлыкларын берәм- берәм чүпләргә керештеләр. Андрей Меркуловны армиягә озаттылар. Павел Щербаковны төрмәгә яптылар.
«Аллага шөкер, минем улымның катнашы юк икән, җил-давыл безнең үгә кагылмый узды», — дип сөенде Нуриман абзый.
Шул көнне өметле яшь революционер Ибраһимовиы карт большевиклар җәмгыяте члены Александр Селивановка тапшырдылар. Мәс- кәүдәге хәлләр уналты яшьлек егет өчен баш әйләнгеч тизлек белән китте. Сентябрь кузгалышында гади эшчеләрне төрмәгә ябып тормадылар (төрмәләр инде болай да дыңгычлап тутырылган иде!). Өч йөз җитмеш бер кешене, солдат шинеле һәм папаха киертеп, аркаларына мылтык астырып, сафка тезделәр. Җиз торбалар дәртле бер марш уйнады, патша хәзрәтләренә исәнлек-саулык теләгән дога җыры мәйдан өстендә яңгырап торды, аннары алтын погонлы офицерлар бу кешеләрнең туп-туры фронтка озатылачакларын әйтеп, нотык сойләделәр. Моны халыкка күрсәтеп, махсус митинг җыеп, тантаналы итеп үткәрделәр. Фронтка китәсе солдатларны атлы полиция саклап торды: янәсе бу үз теләгең белән бару түгел, бу штрафнойга китү — үлем авызына туп- туры барып керү. Кем дә кем киреләнә, кем дә кем коткы тарата, баш күтәрә, эш ташлый, алар әнә шул язмышка дучар булачак.
Шуннан соң бер атна урамнар тын торды. Полиция участокларында, .жандармерия кабинетларында эшебезне җиренә җиткереп эшләдек дип лаф ордылар, фәрманнар яздылар, мактанышып шәраб эчтеләр. Ләкин аларның шапырынулы хыялларын чәлпәрәмә китереп, «Динамо», «Гном и Рон» заводларында стачка башланды. Эшчеләр аерым оешмаларга, җәмгыятьләргә тупланырга телиләр, көн саен йөзләгән эшче профессиональ союзларга алуны сорап, конторларга килә иде.
Шәймәрдән Ибраһимов металлистларның «Бердәмлек» союзына член булып керде. Башка гамәлләрен әйтмәгән кебек, монысын да әтисенә әйтмәде: идарә утырышларына, делегатлар җыелышына, полицияне алдау өчен үткәрелә торган концертларга катнашты. Эшче иптәшләре аның артистлык сәләтен күреп алдылар. Аның бу сәләтенә гашыйк булган Сергей Плаксин — Пелка заводы мастеры — аны бер дә бер көнне уз өенә чакырды, штофлы шешәдән салып, аракы белән, кайнар щи белән сыйлады, тормышын сорашып, җирән бөдрә сакалы эченнән ипле генә, мөлаем гына елмаеп утырды. Алар тагын ике мәртәбә идарә утырышында очраштылар. Урамнан бергә кайттылар. Соң иде, аулак иде. Плаксин Шәймәрдәнгә большевиклыгын рәсми рәвештә билгеләргә тәкъдим итте, артык бер генә сүз дә әйтмәде, үсмер егетнең кулын каты итеп кысып үз юлына китте.
һәм менә — Сембер губернасының ат маклеры улы, әтисе аны кайчандыр мулла итәргә хыялланган Шәймәрдән Нуриман улы Ибраһимов, уналты яшьлек егет—Пелка заводы каршында оешкан большевистик түгәрәкнең члены булып язылды.
Узар еллар, үзгәрер дөньялар, кешеләр шул чагында Шәймәрдән Ибраһимовнын уналты яшеннән большевик булуын горурланып, ачык- тан-ачык әйтерләр, ә бүгенгә әле ул бик күпләргә әйтелми торган, шаулап сөйләнми торган бер сер булып кала иде.
Шәймәрдән өлкән дусы, инде хәзер партиядәш иптәше большевик Плаксинга Благуша-Лефорт төбәге металлистларын профсоюзга туплауда булыша башлады. Туплану алгы көннәр өчен, киләчәк көрәшләр өчен кирәк иде. Өч-дүрт ай эчендә алар икәүләп Устав проектын төзеделәр, профсоюзларның Мәскәү Үзәк идарәсендә шул Уставны раслалап кына калмады, улыннан өзеп кенә сорады:
— Кайда ерисең син, малай актыгы?
— Боиакерлар җәмгыятендә тәртипсезлек күбәйде. Үзең дә күреп торасың бит, әти, эшчеләрне үгетләргә, тәртипкә чакырырга туры килә. Бонакерлар миңа ышаналар, — дип җавап бирде Шәймәрдән.
Үгетләү дигәне дөрес, ләкин нәрсәгә үгетләү — анысы башка мәсьәлә. Плаксин белән Ибраһимов эшчеләр үз хокукларын даулаудан туктамасыннар өчен, әледән-әле идарәнең җыелышын җыеп, атмосфераны кыздырып торалар, сөйләшергә җайлы булсынга концертлар, спектакльләр, төрле-төрле тамаша әзерлиләр, ике ай эчендә эшчеләрдән оешкан драматик труппа үз вазифасын менә дигән итеп үти иде.
Идарәнең кыюлануы шул кадәргә барып җитте, ул Благуша китапханәсен үз карамагына алды, Николо-Покровский, Преображенский по- требительләр җәмгыятенең эшенә катнаша башлады һәм 1916 елның башында Пелка профсоюзы эшчеләрен ике мәртәбә стачкага күтәрә алды. Бу инде җиңү иде. Чөнки стачка экономик таләпләр генә куеп калмады, сәяси демонстрациягә әйләнеп китте.
Благуша охранкасы Сергей Плакснннын эшчеләр сыйныфын киләчәк көрәшләргә әзерләве белән риза булып торырга теләмәде — аның артыннан шымчылар куйды. Көннәрдән бер көнне, уналтынчы елның гыйнварында аны төрмәгә илтеп тыкты, әмма яңа бер чуалыш башланудан куркып, суд ясарга ашыкмады: Плаксинны Благуша заводларындагы һәрбер эшче белә, аның өчен утка-суга керергә әзер торучылар күп иде.
Плаксин төрмәгә эләккәннән соң, Үзәк идарә Ибраһимовны Пелка профсоюзына җитәкче итеп куйды, шушы төбәкнең завод-фабрикала- рында күпләп эшләгән татарлар арасында аңлату эшләре алып барырга киңәш бирде. Аның белән генә дә бетмәде. Плаксин кулга алынып, Селиванов Петроградка партия эшенә күчерелгәч, Лефорт төбәге бөтенләй ялангач калды. Шуңа күрә Мәскәү комитеты Благуша-Лефорт төбәгендә партия эше белән җитәкчелекне дә Ибраһимовка тапшырды. Моңарчы ул район исеменнән өндәмәләр чыгару, прокламацияләр тарату, эшчеләрне профсоюзга туплау эшләрен тәҗрибәле өлкән иптәшләре ярдәмендә алып барган булса, хәзер ул бол арның барысын үзе белеп, мөстәкыйль рәвештә башкарырга тиеш булып чыкты.
». -К. У.» М 2.
тып, градоначальниктан оешманың оештырылуына рәсми рәвештә рөхсәт кәгазе дә алгач, 1915 елның азакларында учреднтельләр җыелышын җыйнадылар.
Плаксин идарәнең председателе, Ибраһимов секретаре итеп сайланды. Профсоюзларның Благуша-Лефорт бүлеге ярты ел эчендә райондагы эшчеләрне бер йодрыкка туплап, ин алдынгы, иң аңлы эшчеләрне большевиклар партиясенә тартырга тиеш иде.
ХУНОВ ф ИДЕЛ кызы
Боларын инде Ибраһимов әтисенә генә түгел, бергә эшләгән кайбер иптәшләренә дә әйтә алмый, моны Плаксин белән үзе генә белергә тиеш иде ул.
Әтисенә тора-бара шик төште. «Нишләп әле ул гелән-гелән эштән апаздайт итеп катә, минем белән сүләшергә келәми?» дип уйлады Уй
97
1916 елның июнендә аңа Измаил паркында массовка оештыру, массовкага башка районнардан да эшчеләрне катнаштыру, шул рәвешле күмәк чыгышларның оеткысын Мәскәү буйлап тарату бурычы йөк- л этелде.
Шәймәрдән, Бонакерлар җәмгыятендә үзе белән бергә эшләгән иң ышанычлы егетләрне сайлап, массовканы әзерли башлады. Полиция күзенә ташланмасын өчен, массовканы 15 июньгә, Мәскәү мишәрләре ел саен Измаил паркында сабан туе үткәрә торган көнгә билгеләделәр.
Нуриман абзый эче пошып Измаил паркында йөргән чагында, аның улы Шәймәрдән Ибраһимов, иртәгә буласы массовканы кайгыртып, паркка килгән иде, ул әзерләгән ссәүдәгәр» мишәрләр иртәгә буласы массовканың генеральный репетициясен үткәрәләр иде.
Нуриман абзый улының контордан чыкканын көтеп-көтеп тә көтеп бетерә алмагач, өенә кайтып китте. Хатыны Хафиза җиңги авырыбрак тора икән: июнь челләсендә мамык юрган ябынып караватта ята, өч- келләп ак яулык бөркәнгән башы гына агарып күренә иде. Нуриман абзый карават янына килеп иелде дә хатынының маңгаена кулын куйды.
— Ни булды сиңа, кортка? Башың кайнар, жарың бар бугай,— диде ул борчылып.
— Белмим. Эцем пыша. Шәймәрдәннең күзгә күренгәне юк. Кицке ашны ашарга да катьмады. Син дә цыгып киттең дә югалдың...
— Югалмадым мин, матавык белән ердем ие.
Шәймәрдән өчен борчылуын ул хатынына белгертергә теләми иде, шуңа күрә сүзне тагын авыруга борды:
— Дуктыр цакыртырга кирәк төгел микән сиңа, кортка? Яман цир булып безгә дә йоктырып куйма тагын...,
— Урамга цыгып ергәнем юк ла минем. Яман цир дип тифне этә-сеңдер. Аны бит сугыш ереннән апкайталар дир. Безнең сугышка барган кешебез дә юктыр да...
— Ярар, әбижәйт ителми генә ят шылай. Хәзер цәй ясап китерермен. Бал белән эцсәң узар шай.
Нуриман карт кешелеккә кия торган кәзәкиен, ак күлмәген, укалы яшел түбәтәен чиста ак яулык белән төреп, сандыкка салды, көн саен кия торган эш киемнәрен: зәңгәргә манган бәс күлмәген, төсе уңган кара чалбарын киде, башына каешланып беткән түбәтәен чәпәде, читеген кәвешкә алмаштырып, йорт эшенә тотынды. Самавыр торбасына чыра телеп яндырып салуга озак та үтмәде, Хафиза җиңги хафалана башлады:
— Ай аллам, нәрсәне яндырдың инде тагын? Самаварыңны сусыз куйдың шае, мәтәм...
Нуриман абзый әтәләнеп-кабаланып самавыр капкачын ачты, зәңгәрләнә башлаган самавырга су коеп җибәрде һәм чажылдап битенә бәргән пардан артка чигенде; самавырның борыны эреп төшкәнгә бик хәтәр кәефе китеп, урамнан кайтып кергән бәләкәйләренә чәйсез генә, май ягып ипи ашатты. Чәйнектә көндездән калган салкын чәйне эчертеп, йокларга яткызды. Өстәлдәге унлы лампаны кысыбрак куеп, улы Шәймәрдәннең кайтканын көтә башлады.
Шәймәрдән бик озак кайтмады. Ниһаять, төнге сәгать унберләрдә каты гына ишек кактылар.
йокымсырап барган Хафиза җиңги куркып уянды, урыныннан башын күтәреп:
— Ни булды? Кем бар? — диде, шабыр тиргә баткан, бурлаттай кы-зарган битен яулыгы белән сөртергә тотынды.
— Берни дә булганы юк. Шыпырт кына ят, Шәймәрдән катте.
Ишекне тагын да катырак дөбердәтә башладылар. Нуриман абзый тәрәзә пәрдәсен ачып, аска, ишегалдына карады, чолан төбенә бер төркем кеше җыелганын күреп, эче жу итеп китте, тиз генә кәзәкиея киде, җилкәсенә иске бишмәт салып, ишек ачарга чыкты.
Хафиза җиңги, ниндидер яман хәл барын сизенеп, урын өстеннән төшмәкче иде, хәле булмады, башы әйләнеп китеп, киредән ятты. *
Өй ишеген каерып ачып, шпорлы итекләре белән каты-каты басып, з ике жандарм офицеры, кулына фонарь тоткан полиция чиновнигы, мыл- з тыклы ике солдат, гадәти киемдәге пүнәтәйләр килеп керде.
Мыеклары зәһәр тырпайган, күзләре тасырайган, яннарына кәкре £ кылыч аскан погонлы кешеләрне күрүгә Хафиза җиңгинең йөзе көл ке- х бек агарды, куркып кычкырып җибәрмәс өчен, авызын кулы белән кап- « лады. Нуриман абзый туп-туры хатыны караваты янына килә башлаган а жандарм офицерының юлын бүлеп:
— Авыру, нилҗә! Шәригать ни вилит. Бонакер әфәндегә жалу ® итәм, — дип, авыру янына керү юлын гәүдәсе белән каплап куйды. к
Жандармерия офицеры аны җиңел чә генә читкә какты:
— А ну в сторону, князь! •
Хафиза җиңги, мыеклары тырпайган погонлы кешенең үзенә таба Z килгәнен күреп, чырыйлап кычкырып җибәрде. *
Пүнәтәйләрнең берсе арага кереп, жандармга шәригать кануннарын аңлатты, тегесе кул селтәп, икенче бүлмәгә борылды. Нуриман карт офицерга аңлаткан кешенең бүген үзе очрашырга тиешле ат маклеры Тазюк икәнен танып, өнсез калды. Ул бит аңар кичтән генә өен күрсәткән һәм алар икәүләп чәй эчеп утырганнар иде. Имансыз ук мишәр икән, бер дә бүтән түгел, йортны «Җантимерләргә» шул Тазюк күрсәткән. Үз мишәрен сатып йөрмәсә, сатар кеше беткән микәнни анар? Ат сатучы түгел, адәм башын сатучы булып чыкты инде бу болан булгач.
Нуриман абзый, зур бер бәлагә тарыганын аңлап, тешен кысты.
Төнге кунаклар ярты сәгать эчендә өйнең астын-өскә китерделәр. Өстәлләр ауды, урын-җирдән мендәрләр очты, аларның сүрүе ертылып, өй эче мамык белән тулды. Нуриман абзый белән Хафиза җиңгинең Сембердән башлап җыйган мал-мөлкәте идәнгә чүп итеп өелде. Камзулларга, кәттәшигә, кәзәкигә, бала итәкле, шлафырлы күлмәкләргә бер дә хөрмәт булмады, барысы да очты, барысы аяк астына салып тапталды.
Йокыларыннан вакытсыз уянган балалар, куркышып, сарык бәтиләре кебек, бер почмакка өелделәр, төрле тавышка еларга тотындылар.
Бу хәл тентүгә килүчеләрнең җен ачуларын чыгарды. Баш турысына фонарь күтәргән полицейский белән бергә, жандармерия офицеры Хафн за җиңги яткан карават ягына юнәлде. Ләкин шул мәлне ат маклеры Тазюк тагын жандармның юлын бүлде:
— Ваше высокородие, сак булыгыз: татарлар динне мыскыл иткән өчен кан үче алалар. Сабыр итик, башка җирдән эзләп карыйк, — диде. Ул моны русчалатып әйтте.
Нуриман абзый хәл җыярга өлгергән иде инде. Ул килүчеләрне өен рөхсәтсез туздыруда, авыру хатынын, балаларын куркытуда гаепләп, Бонакер әфәндегә, губернаторга жалу язу белән яный башлады.
Жандарм офицеры Нуриман абзыйның каршысында ук мыегын тырпайтып тора иде, карават кырыеннан бер адымга чигенеп, полицейский янына басты. Эчкәреге бүлмәне тузгытып ташлаган күзлекле офицер, мылтыклы солдат белән бергә чыгып.
— Берни дә табылмады, ротмистр әфәнде. Ни эшләргә боерасыз? — диде.
Котырып ачуы чыккан ротмистр:
— Матрацларны сүтәргә, сандык-чемоданнарны яңабаштан акта* рырга! — дип боерды, үзе ул арада фонарьлы полицейскийны чакырып, яктыртып торырга кушты.
— Документ!—диде жандармерия офицеры, Нуриман абзыйга төбәлеп.
Нуриман абзый эшкә кия торган иске пинжәген әйберләр өеменнән көч-хәл белән актарып алды. Пинжәкнен эчке кесәсе төймәләп куелган иде, төймәне ычкындыра алмыйча аптырап бетте, ниһаять, ычкындырды, паспорт салынган иске бумажникиы жандарм офицеры кулына бирде.
— Яктырт! Нәрсә катып торасың? — дип кычкырды ротмистр поли-цейскийга. Тегесе фонарьны якын ук китерде.
Ротмистр документларны актара-актара:
— Улыгыз кем? — диде. <
— Шәймәрдән, — диде Нуриман абзый.
— Кайда ул хәзер?
— Алла белсен, кайда йөри торгандыр, — диде Нуриман абзый, шушы шомлы минутларда улына рәнҗеп.
Ротмистр документларны карап бетерде, хуҗасына кире кайтарып:
— Беләсезме, князь, улыгыз Шәймәрдән Ибраһимовның кайда икәнен әйтмәсәгез, яки крамольный китапларын безнең кулга тапшырмаса- гыз, сезне төрмәгә утыртырга туры килер, — диде. Үзе янында басып торган эшләпәле Тазюкка дорфа гына дәште.
— Аңлат князьгә.
Тазюк, Нуриман абзыйның йөзенә туры карамаска тырышып:
— Малаеңның кайда икәнен сорый. Яшергән китаплары юкмы, ди. Яхшы чакта әйтеп кал, әшнә...
— Дуңгыз синең әшнәң, сатлык җан! — диде Нуриман карт, батыраеп, аннары ротмистрга таба борылып, татарчалап тезеп китте:
— Минем улымның ярамаган эш белән шөгыльләнгәне юк. Минем улым алланы бар дип һәм бер дип белә, патша хәзрәтләренә турылыклы ул, нахакка рәнҗеткән өчен аллаһы тәгалә сезне ярлыкамас.
Ротмистр Нуриман абзыйга: «Молчать!» дип кычкырырга авыз ачкан иде, эчке бүлмәдән:
— Ваше благородие, таптык! —дип кычкырдылар.
Эчке бүлмәдән зур гына чемодан күтәреп чыктылар. Чемодан ике төпле икән. Ротмистр чемоданның икенче төбеннән фамилияләр язылмаган паспорт бланклары, прокламация итеп бастырачак язуларның төп текстын тартып чыгарды да, Нуриман абзыйның борын төбендә селтәп, яшелле-күкле тавыш белән:
— Ә бу нәрсә, карт боргыч?! Бу сиңа атаң башымыни?! — дип кычкырды. — Оһо! — диде ул икенче мизгелдә. — Башкаланың страховой присутствпесына большевистик наказ проекты. Канальялар! Алдакчылар!! — Ротмистр, кизәнеп торып, Нуриман абзыйның яңагына сукты, карт чайкалып китте, битен тотып ыңгырашып куйды.
Ротмистр яшь офицерга:
— Ибраһимовның почеркын күрсәт! —дип боерды.
Тегесе планшетыннан ашыгып кына бер кәгазь бите алып бирде. Ротмистр әлеге кәгазь белән проектны чагыштырып карады.
— Точно. Ике тамчы су кебек! — дип, сөенечен баса алмыйча, кычкырып куйды.— Ә син, мерзавец, алла белән ант итәсең. Улымны патша хәзрәтләренә турылыклы итеп үстердем дисең! Дурак! Негодяй!
Чемодан төбеннән 1916 елгы революцион җырларны актарып алганда, ишектән Шәймәрдән кайтып керде. Өй тулган халыкны күреп, ашыгып чигенә башлады, полицейский, кулына тотып йөргән наганын ана төбәп:
— Кузгаласы булма! Кулыңны күтәр! — дип акырды. Солдат белән яшь офицер, Шәймәрдәнгә ташланып, кулын артка каерып бәйләделәр. Пинжәк кесәсеннән револьвер табып алдылар.
Хәвеф-хәтәр калмаганга ышанган ротмистр Шәймәрдән янына килде.
— Фамилия? — Аксыл фуражка астыннан бүре кебек карап торган уналты яшьлек үсмернең ныклыгына аптырый төшеп: — Фамилия? — дип кабатлады.
Шәймәрдән фамилиясен әйтте, тирләп киткән зур маңгаен жыерып:
— Алып китегез мине тизрәк!—диде, әтисенең рәнҗүле авыр карашын күтәреп торасы килмәде.
Нуриман абзый улы янына килде.
— Шәймәрдән... Улым... Бу нәрсә инде бу? Син нигә безне шылай...
Полицейский белән яшь офицер аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, читкә алып аттылар. Әти кеше урыныннан кузгалып канаган борынын сөртергә дә өлгермәде, аның улын, мылтык түтәсе белән төрткәли-төрткәли, ишектән алып чыгып киттеләр.
Ат маклеры Тазюк, чыга башлаган җиреннән борылып килеп
— Кара аны, мөэмин-мөселман, минем монда килгәнне Измаил паркында сүләп ерсәң, сине дә улың артыннан Себергә озаттырырмын, цукындырып ябып куярлар, телеңне тешлә дә май кап,—дип ыжылдады.
Шапылдап ишек ябылды.
Нуриман абзый тузгытып ташланган өе, чирле хатыны, куркышып бер почмакка өелгән балалары белән торып калды...
Дәвамы бар