Логотип Казан Утлары
Публицистика

X. БӘДИГЫЙ


(1887—1940)
Күренекле фольклорчы һем тел гелиме Хуҗа Бәдигый га шушы елның 24 декабрендә 90 ел тула. Ул 1887 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Берсут авылында дөньяга килә. Кечкенә чагыннан ук аң-белемгө омтылучы үсмер 1900 елда Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Бераздан аның әтисе вафат була. Гаиләдән булышып торучы булмагач, шәкерткә уку һәм көн күрү шактый авырая. Ләкин бу авырлыклар аны аң-белем юлыннан тайпылдыра алмый, Хуҗа үз көнен үзе күреп, укуын дәвам иттерергә тырыша: җәйге ял вакытларында үзе кебек ярлырак шәкертләр белән бергә сукно фабрикасында, сәүдәгәр кибетләрендә. Мәкәрҗә ярминкәсендә кара эштә йөреп бераз акча төшерә һәм кышларын шул «байлыкяка тамак туйдырып яши.
1905 ел революциясен X. Бәдигый «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте буларак каршылый. Шул елларда ул революцион һәм демократик хәрәкәткә катнаша башлый, шәкертләр хәрәкәтенең үзәгендә кайный. Үзенең биографиясендә X. Бәдигый ул турыда: «Революция елларында иптәшем Гали Агишев (Габдрахман Мостафин) исемле студент җитәкчелегендә, шәһәр читендә урнашкан бер революционер квартирасында төннәр буе татарча прокламацияләр күчерә һәм шуларны кирәк урыннарга ябыштырып йөри идек».— дип яза. Шул елларда ул журналистлык эшен башлый, «Әльислах» газетасында мәдрәсә тормышыннан язылган мәкаләләр бастыра.
1908 елда «Мөхәммәдиямне уңышлы тәмамлагач, мәдрәсәнең педагогик советы тәкъдиме белән, ул шунда ук укытучы итеп калдырыла. Ул вакытларда мәдрәсәдә рус теле укыту җайга салынмаганлыктан, шәкертләрне алдынгы рус культурасы белән таныштыру эше бик сүлпән барган. X. Бәдигый бу хәлне мәдрәсәдә укыту эшенең зур кимчелеге итеп саный һәм үзлегеннән рус телен өйрәнергә керешә.
Совет властеның беренче көннәреннән үк тәҗрибәле педагог-галим җиң сызганып халыка аң-белем бирү, мәктәпләрне яңача үзгәртеп кору, укытучы кадрлар хәзерләү, мәктәп балалары өчен дәреслекләр төзү кебек мөһим эшләргә тотына. 1918 елдан 1926 елга кадар ул К. Насыйри исемендәге педагогия техникумыңда. Казан хатын-кыз укытучылары семинариясендә, мөселман пехота курсларында. Көнчыгыш академиясенең татар рабфагында, Коммунистик университетта. М. Вахитов исемендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. X. Бәдигый Академик үзәк эшендә дә актив катнаша. 1926 елда аны, Академик үзәк тәкъдиме белән, Ленинград Көнчыгыш институты каршындагы тюркология семинариясенә укырга җибәрәләр. Институтны уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ул, аспирантурада уку белән беррөттән, Герцен исемендәге педагогия институтында рус теле методикасы буенча лекцияләр дә тыңлый. Шул елларда «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» дигән темага диссертация язып тәмамлый.
1930 елда X. Бәдигый Казанга кайта һәм гомеренең соңгы кеннәренө (1940 елга) кадәр Көнчыгыш педагогия институтында укытучы, доцент һәм соңгы елларда профессор була.
X. Бәдигыйның халык иҗаты белән кызыксынып китүе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чорда ук башлана. 1907 елда татар һем чуваш фольклорын өйрәнү ф максаты белән Казанга венгр галиме Ю. Мессарош килә. Аңа татар фольклоры, эт- Л нографиясе һәм татар теле буенча дәресләр бирердәй бер ярдәмче кирәк булгач, < мәдрәсә мөгаллимнәре бу эшкә Хуҗаны тәкъдим итәләр. Алар күренекле галим S белән икәүләп Казан шәһәрендә һәм тирә-як авылларда халык иҗаты әсәрләре җыя- “ лар. Хуҗа Бәдигый күренекле галимнең фольклор җыю һәм ейрәнү алымнарын 5 күзәтә. Ю. Мессарошның теоретик һәм методик ярдәме белән ул үзе дә халык иҗатын җыю һәм өйрәнү эшенә керешә. *
«Мөхәммәдия» шәкертенең халык әдәбияты белән ныклап кызыксынып китүенә £ аның халык шагыйре Г. Тукай белән очрашу һәм сөйләшүләре дә зур йогынты ясый. . X. Бәдигыйның Тукай турындагы истәлекләреннән күренгәнчә, шагыйрь яшь фольклорчы эше белән даими рәвештә кызыксынып торган. Тукай белән «Әльислах» газетасы редакциясендә беренче мәртәбә күрешүләре турында X. Бәдигый болай яза:
«Тукай минем халык әдәбияты җыеп кайтканымны алдан ишеткән булса кирәк, миңа туп-туры карап:
— Ә, халык әдәбиятын җыючы кеше синмени әле ул? Нихәл, эшләпә туламы, әллә эшләпәнең төбен тишеп капчык тектеңме? — диде. Мин башта, аның соравын аңламыйча, бераз кызарып алдым...
— Әле капчык тегү түгел, эшләпәнең үзен дә тутырып булмый, ул эш җиңел түгел икән, — дидем.
— Зур эшне башлап җибәргәнсең, инде шул юлыңда дәвам ит!»X.
X. Бәдигый бу елларда халык иҗатының күп жанрларын эченә алган «Халык әдәбияты» исеме белән бер серия китаплар чыгарырга ниятли. Шул теләген тормышка ашырып, ул 1912—13нче елларда «Мәкальләр», «Табышмаклар» дигән фольклор җыентыкларын чыгара. Күл тә үтми, «Бәетләр» җыентыгы һәм «Җырлар» китабы да дөнья күрә. Бу сериядәге китапларны чыгару эшен ул Бөек Октябрь революциясеннән соң да дәвам итә. 1919 елда китап сөючеләр игътибарына «Мәкальләр» җыентыгы, ә 1926 елда «Халык әдәбияты. Мәкальләр һәм табышмаклар» дигән күләмле хезмәт тәкъдим ителә.
Хуҗа Бәдигый халык иҗатын киң күләмдә өйрәнүче галим. Аның игътибарыннан фольклор жанрларының һәм төрләренең берсе дә читтә калмый. Шул нәүбәттән ул балалар фольклоры әсәрләрен дә җентекләп өйрәне, аларны махсус җыеп, бастырып чыгару эшен башлап җибәрә. 1913 елда чыккан халык иҗаты җыентыгына ук Бәдигый балалар телендә йөри торган такмак һәм такмазаларны, бишек җырларын кертә. Ул халык һәм балалар уеннарын да җыя, аларны төрле җыентыкларда, журналларда бастыра.
Фольклорчы-галим югары уку йортларында һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә фольклор фәнен укытуның беренче программаларын тезүдә катнаша, Казан педагогия институтында татар фольклоры буенча лекцияләр укый.
Гомумән, татар халкының авыз иҗатын җыю эшенде үзенең остазлары К. Насый- ри һәм Г. Тукай традицияләрен дәвам иттергән, марксизм-ленинизм тәгълиматына таянып татар фольклористикасының методик һем теоретик нигезләрен салуга зур элеш керткән олы галим ул X. Бәдигый. Аның хезмәтләре фольклор һәм тел гыйлемебез тарихында аерым бер этап. Ул калдыргөн бай мирасны барлау, җыйнау һәм дөньяга чыгару алдагы кеннәң бер бурычы булью кала.