Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӘВӘ КОШЛАРЫ БЕЛӘН СӘҮДӘ


әрле кошларның нинди бәяләргә сатылу-алыну- ларына килсәк, минем үземнең, мәсәлән, өч йөз фунт-стерлингка сатылган тәве кошы да күргәнем бар, — дип куйды кошлар, хайваннар карачкысы ясаучы мактанчык оста. Дөньяны аркылы буйлыга гизгән яшь чакларын исенә төшерде булса кирәк бу минутларда, — беләсезме шуны, өч йөз фунт-стерлинг!
Ул миңа күзлеге аша түгел, күзлегенең өстеннән бер мәл карап торды.
— Алайга китсә, мин дүрт йөз фунт-стерлиңг бирсәләр дә, хуҗасының сатудан баш тартканын нинди тәвә кошлары да була, сэр.
— Ә бит мин әйткән тәвә кошларының искитәрдәй бер җире дә юк, алар гап-гади тәвә кошлары иделәр. Хәтта, әйтергә кирәк, яхшы ук йолкынганнар-шәрәләнгәннәр, күпме көннәр корабта ачлы-туклы килсәң, йолкынырсың да шул. Аннары бит әле ул елларда тәвә кош-лары белән кызыксыну да ул чаклы кызган чак түгел, кайдан кил гән мондый котырган бәһа диген син. Юк, җаным, моның сере бар, шул йолкынып беткән биш тәвә кошы арасыннан берсе бриллиант йоткан, имеш. Менә кайда аның сере.
Бәлагә тап булган ул кошта болай үзе кыяфәт юк түгел, сэр Мо- хини диярсең, королева, бер сүз белән әйткәндә. Аягыннан башына, дөресрәге, аягыннан иңбашына хәтле күздән үткәр, Пиккадилидан чыгып кына килгән франт кебек. Ә иңбашыннан өстәрәк калку баш, кара-кучкыл, иләмсез һәм чикләвек хәтле шешле баш, чын булса әгәр, өнә шул шештә утыра, ди, инде бриллиант ташы. Җен алыш тырган тәкатьсез җан иясе, ачлыктандыр инде, күреп алуы була түгәрәк кисәкне, йотып җибәрүе була. Соңыннан, йотып җибәргән арты ук, сизенеп ала: эш тикмә түгел монда, тамакны ертып узган дай итте, кинәт бер разбой сала һәм, үзенең серле кошка әверелгән леген белдермәс өчендер инде, тизрәк ыругдаш дүрт юлдашы белән аралашып, эз югалтырга ашыга. Бөтенесе күз ачып йомганчы була бу хәл. Мин әлеге вакыйга урынына иң элек йөгереп килүчеләрнең берсе. Ишетәм, теге мәҗүси, үзенең әллә кем түгеллегенә, башка тәвә кошларыннан ни белән дә аерыл.маганлыгына ышандырырга тыры шып, шаһитлеккә барлык мәҗүси аллаларын чакыра. Шунда шул ике матрос һәм ул тәвә кошларын алып баручы егет шаркылдапмы
күргән кеше. Менә
шаркылдыйлар. Башыңны җүләрлеккә салмасаң, көләрлек эш тә бар монда, синең кесәгә керәчәк затлы ташны югалтуның моннан да әкәмәтрәк очрагы булуы мөмкинме! Әлеге тәвә кошларын карап алып баручы егет вакыйганы, әлбәттә, үз күзләре белән күреп өлгермәгән. Кыйммәтле ташның ничек югалганлыгын абайламый калган. Дөресен әйткәндә, мин үзем ул затлы ташның кинәт болай юкка чыгуы өчен әллә ни борчылмадым. Ник дисәң, белеп торам, тәвә кошларын алып баручы франт мактанчык, корабка утыруы белән үк шул бриллианты белән урынлы-урынсыз шапырынып, тәмам туйдырып бетергән иде.
Аңлашылса кирәк, бу хәбәр, әлбәттә, минуты-секунды белән бөтен корабка таралды. Бөтенесе, төрлесе төрле яктан, фараз кылырга, уйдырма корырга тотындылар. Ә тәвә кошларын алып баручы көяз егет чак кына елап җибәрмичә, үзенең каютасына китеп күздән югалды. Көндезге аш вакытында (ә арабыздагы падиша дигәнебез, үзенең ике егете белән һәр вакыт аш өстәленең бер як читендә- рәк утыра торган иде) корабның капитаны падишаны җиңелчәрәк кенә үртисе итте, теге бичараны бу да чыгырыннан чыгарды булса кирәк. Капитанның шаяртып әйткән сүзләре әле дә булса минем колагымда яңгырап тора: янәсе, бер бриллиант кисәге өчен ул әлеге өтелгән тәвә кошларын үз акчасына, әлбәттә, сатып ала алмый. Курыкма, үзенә тиешле бриллиантны да ул болай да алачак. Ник дисәң, Британия гражданины, үзенең хокукларын яхшы белә. Бриллиант табылырга тиеш. Теләсәң ничек тап та, чыгар да сал! Юкса, капитан лордлар палатасына шикаять белән китәчәк.
Тәвә кошларын алып баручы егет тумранның да тумраны икән, аның туң башына ни дә булса чүкеп кертү мөмкин түгел иде. Йолкыш кошлары янына врачны якын да җибәрмәде. Имештер, аңа тапшырылган тәвә кошларына фәлән-фәлән төрле ризыклар гына ашатырга, аларны фәләнчә-фәләнчә итеп кенә алып барырга кушылган. Әгәренки кушылганча эшләмәсә, аны көне-сәгате белән эшеннән өреп атачаклар. Шулай да тәвә кошларының ашказаннарын чайкатуга каршы түгел, хәтта әлеге кошларның ашказанарын чайкау мөмкин түгеллекне белгәне хәлдә, моны үзе таләп итә иде. Җүләр саткан барлык бенгалиялеләргә хас булганча, төрле законнарны һәм хокук тәртипләрен белгәнлеген күрсәтергә тырышты, әгәр ул әйткәнчә эшләнмәсә, тәвә кошларын закон сагына куйдырачагы һәм бүтән шундый әкәмәтләр белән өркетергә маташып карады. Шунда ук тагы, имештер, улы кайдадыр Лондонның үзендә адвокат булып эшли торган бер картлач остарырга тотынды. Аныңча, болай килеп чыга икән: кошмы, хайванмы тарафыннан йотылган нәрсә — нинди генә нәрсә булмасын ул — әлеге кошның яки хайванныңмы анда органик бер кисәгенә әверелә, бу — закон буенча шулай, димәк ки, падишага монда тик бер генә юл: йотылган бриллиантның тияр бәһәсен кайтаруны таләп итү юлы гына кала. Тик ул очракта да җавап бирүче якның таптыручы якны саксызлыкта гаепләп, котылып калу ихтималы юк түгел, имеш.
Монда инде безнең падиша дип йөртелә торган кешебезнең дә борыны яхшы ук салынып төште. Шулай булмыйча соң, бөтенесе дә картлач китергән дәлилләрне куәтләп торалар ич. Корабта чын законны белүче юрист булмаганлыктан, без барыбыз да — белсәк тә, белмәсәк тә — әлеге четерекле вакыйганы үзебезчә юрарга, хөкем чыгарырга тотындык. Соңыннан, Аденны узып киткәннән соң, пади- шабыз, күрәсең, үзе дә бүтәннәр белән уртак бер фикергә килде булса кирәк һәм без, әкренләп-әкренләп булса да җыйнаулашып, тәвә кошларын бишесен дә уптым-иләйһи сатып котылу ягын карарга киңәш иттек.
Иртәгесен, иртәнге аш өстәле янында дуамал шау купты. Тәвә кошларын карап алып баручы егетнең аларны сатарга, әлбәттә, бернинди дә хакы юк һәм ул моңа барачак та түгел иде. Ләкин Поттер * дигән бер субъект бу сату-алуны шау-шусыз гына да башкарырга мөмкинлек барлыгын, күрәсең, падишага сиздереп өлгергән иде булса кирәк, падиша шундук Поттер әфәндене җир күтәреп тормаслык алама сүзләр белән сүгәргә тотынды. Хәлбуки, без барыбыз да бер фикергә килдек: Поттер ачык авыз түгел, нәрсәдән нинди ис кил гәнлеген белә һәм әфәндебез моны яшермичә әйтеп үк бирде. Ул инде тәвә кошларын сатарга рөхсәт сорап Аденнан Лондонның үзенә телеграмма сугарга да өлгергән, Сүәештә җавап алырга тиеш, имеш. Моны ишетеп мин, яшерен-батырын түгел, шундый төшемле очракны кулдан ычкындырганлыгым өчен, үземне ачык авыз булуда гаепләп, эчемнән генә битәрләп тә куйдым. Сүәештә Лоттер әфәнде тәвә кошларының хуҗасы булып әверелде, ә падиша чак кына елап җибәрмәде, әйе-әйе, чын күз яше белән елый язып калды. Аннары ул алны-артны карап тормыйча, Поттер әфәндегә әлеге тәвә кошлары өчен ике йөз илле фунт-стерлинг, ягъни ♦ Поттер түләгән акчага караганда ике йөз процентка арттырып тү- а ләргә тәкъдим ясады. Ләкин Поттер нык торды, әйтте кычкырып: ч әгәр биш тәвә кошының берсенең, һич югы, сыңар канатын гына булса да сатардай булсам, билләһи менә, аягымнан асып куйсыннар. Ул > аларның, ягъни биш тәвә кошының бишесен дә суячак һәм, әлбәттә, u бриллиантны табачак. Әмма соңыннан, уйлана торгач булса кирәк, шулай да тәвә кошларын сатарга риза булды. Нишләмәк кирәк, сату-алуга хирес кеше, җитмәсә тагы, чак кына «мать якасына!» дияргә дә, алдашырга да ярата иде булса кирәк. Тәвә кошлары өчен түләгән бәягә ияреп яхшы гына «сюрприз» да килгәч, малны ычкындырудан курыкмады. Ничек кенә булмасын, шулай да тәвә кошларын барысын берьюлы түгел, кызык өчен һәр башка сиксән фунт- стерлинг исәбеннән берәмләп сатарга, ә үзенә, бәхетен сынап карау өчен, берсен калдырырга карар кылды.
Әйтсәк әйтик, бриллиант дигәне дә бик кыйммәтле мал шул. Безнең арада, корабта затлы ташлар белән сәүдә итүче бер сәүдәгәр бар иде, кәрлә генә бер кеше шунда, еврей, шул адәм башта ук, әлеге бриллиант кисәге тәвә кошларының берсе тарафыннан йотылганчы ук, падиша дигәнебез затлы ташны кулында уйнатып, кеше саен күрсәтеп, мактанып йөргән чагында ук, дәррәү өч дүрт мең фунт- стерлинг бәя биргән иде. Шунлыктан, үзегез уйлап карагыз, тәвә кошлары белән ясалган бу «лотерея»ның кешеләрне кызыктыруы, утсыз-шырпысыз күзләрен яндыруы гаҗәпмени!
Мин кичә, тәвә кошларын алып баручы егеткә сүз каткач, егет, аны-моны абайламастан, ычкындырып салган иде. Тәвә кошларының берсе үзен кәефсез тота, ашказаны бозылганга охшый, дигән иде. Әйтүенә караганда, үзенә күрә тамгасы да бар, ди, анысының — койрык канатларының берсе ак, бөтенесе .түгел, берәве генә. Икенче көнне, аукцион башлану белән, нәкъ әнә шул җанвар сатыла башлагач, бәясе сиксән биш фунт-стерлингка сикергән ул тәвә кошына мин шундук берьюлы тагы биш фунт-стерлинг арттырган идем, югыйсә. Ашыга төштем, ахрысы, күрәсең, мине алдан ук нәрсәнедер белә бугай бу төлке, дип уйладылар, бөтенесе дә койрыгында әлеге шул бер генә ак каурые булган тәвә кошына ябырылдылар. Ә падиша, әйтергә кирәк, теше-тырнагы белән сырышты ак каурыйлы тәвә кошына — арттырган саен арттыра, тәмам саташты акай күз. Ниһаять, еврей йөз җитмеш биш фунт-стерлингка бәреп алды кошны — бетте шуның белән эш. Падиша «Йөз дә сиксән!» дип кычкырып карады, ләкин соңга калды, чүкеч төште, сделка бетте, дип игълан
ТӘВӘ КОШЛАРЫ БЕЛӘП СӘҮДӘ
итте Поттер. Кыскасы, койрыгында бер генә ак каурые булган тәвә кошы затлы ташлар белән алыш-биреш итүче сәүдәгәр еврейга эләкте һәм ул, озак уйлап тормастан, кулына пистолетын алып, кошка | атып җибәрде. Поттер дигәнебез, шайтан алгыры, ай-һай, тавыш күтәрде шунда — бу килештән сез миңа калган өч кошымны сатарга комачаулыйсыз, янәсе,— ә падиша, шундый дәрәҗәле башы белән, шатлыгыннан тәмам тилерә язды. Хәер, без барыбыз да диярлек чак кына кызмага бирелдек кебек. Яшермичә әйтәм, атылган кошның, ниһаять, эчен актарып, аннан бернинди дә затлы таш чыкмагач, мин үзем дә иксез-чиксез куандым. Шул өтеккә бәя өсти-өсти, мин дә бит йөз кырык фунт-стерлингка хәтле җиткән идем — алла саклады бу юлы.
Кәрлә буйлы еврей, барлык еврейларга хас булганча, өзгәләнмә- де-сугылмады, хәтта тыныч калды дияр идем мин. Туры килмәгән икән — туры килмәгән, нишләтәсең аны, бәхетең шундый булгач. Ләкин Поттер, әгәр аның шартын искә алмасалар, аукционны шундук туктатачагын белдерде, аның шарты: тәвә кошларының сатылырга дигәннәре бөтенләй сатылып бетмичә, товарны кулга биреш юк, имеш. Кыйммәтле ташлар белән алыш-биреш итүче сәүдәгәр, бу очракта андый шарт куелу һич урынлы түгел, дип бәхәс күтәрде. Тавышлар төп-төгәл диярлек икегә аерылды, кыскасы, шул: аук- * ционны икенче көнгә хәтле туктатып торырга булдылар.
Ул көнне кичке аш бик җанлы узды, сәбәбе аңлашылса кирәк, ничек кенә димә, Поттер сүзе сүз булды: болай бит аның өчен җиңелрәккә килә, ничек булып бетәр дип башны катырасы юк, ә без барыбыз да бу ходны уйлап тапканлыгы өчен аңарга бурычлы идек. Әлеге теге, улы кайдадыр Лондонда адвокат булып эшләүче картлач, бу эшне төрле яклап уйлаганнан соң, тәвә кошларының кайсының булса да берсенең эченнән бриллиант килеп чыканнан соң да, ул кыйммәтле ташны төп хуҗасына кире кайтармыйча калу законга сыйганлыгы яки сыймаганлыгы турысыннан үзенең шиге барлыгын белдерде. Ә мин исә, әле дә исемдә, кыйммәтле табылдыкны законсыз үзләштерү дигәнне юк сүз дип таптым, асылда бу чынлап та шулай булып чыгачак та. Кызу бәхәс кузгалды һәм, ниһаять, без корабта чакта ук тәвә кошларының барысын да үтереп бетерү ахмаклык булыр иде, дигән карашка килдек. Теге, Лондонда адвокат улы булган карт джентельмен тагын закончалыкны боргычларга кереште: имештер, аукцион — лотерея дигән сүз ул, ә лотерея закон тарафыннан тыелган нәрсә, димәк, бу килештән аңарга тик бер j генә юл — капитанга дәгъва белдерү юлы гына кала, имеш. Ә Поттер моңа каршы үз дәлилен китереп куйды: мин тәвә кошларын болай гына сатам, ә аларның эчләрендә нинди дә булса бриллиант барлыгын белмим һәм белергә дә теләмим. Ул яктан мине алдап сата дип әйтергә берәүнең дә хакы юк. Киресенчә, сатылачак өч тәвә кошының эчендә бриллиантның юклыгында аның иманы камил, булса тик үзенә алып калачак кошта гына булуы ихтимал, имеш. Ничек кенә сүз куертмыйк, икенче көнне тәвә кошларының бәяләре нык күтәрелде. Каһәр төшкән коткы, икенче көнне кошларның һәрберсе уртача ике йөз егерме җидешәр фунт-стерлингтан ашып китмәсенме! Шунысы тагы гаҗәп, падиша дип атала торган дәрәҗәле әфәндегә бер тәвә кошы да эләкмәде. Тамагын ерта-ерта кычкыруы гына калды аның, бүтәннәр бәя арттыра-арттыра бәхет сынаганда, акырыпмы-акыра: имештер, ул — аз да түгел, күп тә түгел — тәвә кошларын төрмәгә яптырачак. Ә Поттер юри аны котырта-котырта . эшлисе эшен эшли бирде. Бер тәвә кошы аз сүзле, тыныч характерлы чиновникка китте, икенчесе әлеге шул кыйммәтле ташлар белән алыш-биреш итүче сәүдәгәр еврейга, ә өченчесен, акча салышып,
корабның механиклары уртакка алдылар. Ул арада Поттер, ник сатып әрәм иттем кошларымны, дип сыкранырга-еларга тотынмасын-
I мы! Янәсе, күренеп торган меңнәрне җилгә очыруы булды бит бу, ә аның үзенә дип калдырганы, мөгаен, буш карачкыдыр әле, һәр вакыт ул, Поттер, ахмак булып кала. Мин аңарга, алайса, үзенә дип калдырганны миңа сатмасмы, дип сүз кушып караган идем дә, соңга калдым, ул инде һиндстаннан кайтып килүче һәм анда җәмгыять, әхлак проблемаларын өйрәнеп, башына дөнья хәтле акыл туплаган политик бер эшлеклегә соңгысын да сатып җибәрергә өлгергән иде. Бу соңгысы өч йөз фунт-стерлингка киткән.
Ниһаять, Бриндизидә ул шайтан кошларын пароходтан төшерделәр. Гәрчә бу очракта да Лондонда адвокат улы булган карт джентельмен таможня тәртипләрен бозуда гаепләп, дәгъва белдерергә маташса да, аның сүзенә игътибар итүче булмады, төшерделәр. Шунда ук, тәвә кошлары артыннан ук диярлек, Поттер үзе дә, аның артыннан падиша да төште. Тәвә кошларын алып килгән һинд-ле егетебез, күңеле ияләшкән кадерле җан ияләренең күз алдында төрлесе төрле якка таралышуын күреп, чак кына акылын җуймыйча калды һәм, әгәр бриллиант чыга калса, ул затлы ташны кая җибәрергә дип тәвә кошын сатып алган кешеләрнең һәрберсенә
* тиешле адресны бирә торды. Ләкин тегеләрдән берсе дә аның исеме, адресы белән дә кызыксынмады һәм үз адресларын әйтергә дә ашыкмадылар! Аннары алар төрлесе төрле якка китеп бардылар. Ә мин пароходта Саутгемптонга хәтле сәфәремне дәвам иттем һәм анда, ярга чыкканнан соң, тәвә кошларының берсен, пароход механиклары җыелышып сатып алган өтелгән кошны янә бер күрдем. Ул шөкәтсез кош шул тирәгә җыелышкан ачык авызлар арасында, чит лектә, сыңар аягын яшерә биреп, сыңар аягында гына басып тора иде. Һәм уйладым мин шунда: ул кыйммәтле бриллиант ташын сак лау өчен бу өтелгән кош эченнән дә әйбәтрәк савыт табылмады микәнни? Әлбәттә, бриллиант дигәнең чынлап та аның эчендә булса!
Болар барысы да нәрсә белән бетте соң? дип соравыгыз мөмкин. Ничек булган булса, шулай бетте бугай... Хәер... Әйе, шуңарга ох шашлырак. Монда, әгәр беләсегез килсә, бу эшкә бер әкәмәт хәл шактый гына ачыклык кертә. Атна-ун көн узганнан соң, инде өйгә кайткач, мин шулай бер көнне Риджеят-стрит урамында үземә ки рөкле кайбер вак-төякләр алырга йөргәндә, беләсезме, кемнәрне күрдем? Падиша һәм Поттер — әшнәләрчә култыклашканнар, икесе
, дә яхшы ук сәрхушләр... Шуннан инде уйлап карыйк...
Әйе, бу уй минем башыма теге чакта ук бер килгән иде. Әмма бриллиант мәсьәләсендә шөбһәгез булмасын, бриллиант чын брил лиант булгандыр. Падиша дигәнебез дә, әлбәттә, дәрәҗә иясе кеше, бу яктан да минем шигем юк. Мин аның исемен газеталарда да укы дым, хәтта бер генә тапкыр да түгел. Ә менә тәвә кошларының бриллиантны чынлап та йотулары яки йотмаган булулары — анысы инде, ничек әйтәләр әле. икенче мәсьәлә.
ФАТИХ ХӨСНИ тәрҗемәсе