Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Атлар китә...
Колыннарын калдырып, Соңгы юлга атлар китә, Башлар иелгән.
Ул башкайлар безнең куллар белән Иркәләнгән, күпме сөелгән, Бик еш кына күпме төелгән.
Атлар китә.
Күзләрендә сүнеп Шәфәкъ кала, Ава чаганнар, Бу күзләрдә бүген Тулган Айдан һәм Кояштан корбан чалалар.
Бу күзләрдә бүген яңгыр яумас,
Үлән шиңәр,
Корыр елгалар.
Ат күзендә үлгән колынкайлар Тәртәләргә кереп еларлар.
«... Сезнең тарткан йөкләр авыр булган,
Китүегез авыр аннан да...»
Колыннарын юаткандай атлар
Кычкырамы:
«Авыр чакта ятып аунама...»
Атлар белән хатирәләр китә, Кайтмас өчен китә бала чак, Атлар белән сабан туйлар китә, Тәүге сөю китә — изге чак.
Атлар белән тарих китә кебек, Тәүге буразналар, коммуннар...
Атлар белән Каховкалар китә, Волочайлар китә, Шамуннар, Атлар белән Бәхтиярләр китә, Будённыйлар китә, Шәкүрләр,
Атлар белән кыңгыраулар китә, Китә алган беренче үрләр. Нигә әле яулык болгамыйлар,
• Озатмыйлар чыгып капкадан?
Атлар китә...
Нигә әле әни
Казан асып учак якмаган?
Ә болында тайлар уйнап йөри, Бәхетләрен күреп еларсың.
Музейларда тарихи ияр туза, Хуҗасы кем, кайсы еллар соң?
Егылалар күккә менеп, Егылалар тупсада да.
Егылалар унсигездә, Егылалар туксанда да. Унсигездә дә авалар, Мәңгелеккә исем үреп. Туксанда да егылалар, Тупсаны да биек күреп.
— Кайт! — диеп, еракта, кыр буйлап Уйнаклап колыннар җилдерә.
— Кайт! — диеп, еракта, урманда Сагынып җиләкләр өлгерә.
— Кайт!—диеп, еракта, күкләрдә Җып-җылы болытлар җыела.
— Кайт! — диеп, еракта, күлләрдә Сагынып аккошлар коена.
Еракта, табында бер читтә Бүленгән ашларым суына.
Еракта бер сабый тын гына Әтисе куенын сагына.
«Көз» циклыннан
Бүген бакча базарларга күчкән,
Суган исе яра борынны, Чәчәкләре чыңлый акча булып — Үзгәрми көз, һаман борынгы.
Үзгәрми көз, сары моңы белән, Яңгырлары белән чылата, Табыннарга чакырып көлдерә дә Урманнарга кертеп елата.
Үзгәрми көз, югалтулар булып, Туйлар булып керә тормышка — Сөйгәннәрдән аера да алДап, Ятлар белән дөнья корыша.
Үзгәрми көз, каз канатын кызга, Ә каз башын бирә ирләргә.
Каурый сипкән кебек кыз-кыркынны Сибеп чыга төрле җирләргә.
Үзгәрми көз — биргән хәтле ала, Шыр ялангач кала болыннар.
Такыр башлы егетләрне озатып Перроннарда тузгый толымнар.
Үзгәрми көз, кабатланмый да ул, Кабатланмагандай сагышлар, һәр вокзалда яңа югалтулар, һәр базарда яңа табышлар.
Сентябрьгә керәм — үләннәрем, Алмаларым белән хушлашып, Салкын йолдызларга өмет баглап, Сары аем белән дуслашып.
Яңгырларны алып, август аен Җиргә җәеп керәм тын гына: Эзләремдә сары сулар кала, Яфрак ята бүртеп шым гына.
Сукмакларым кала учак ягып, Көймәләрем кала ярларда, Тәрәзәдә алсу таңнар кала, Усал этләр кала арада.
Хыянәтләр, вәгъдәләрең кала, Синең җылың кала башкага. Йөрәгемдә исемеңне уеп Син торгызган кара таш кала.
Бер ялгызым керәм сентябрьгә: Миләшләрем яна таң булып, Офыкларым тау артында ята, Әле беркемне дә җылытмаган Утлы кочак кебек йомылып.
Күпме язларымнан мәхрүм калдым. Мәхәббәт, дип, матур алдандым, тик түздем Яраланган пар йолдызлар сыман Еракларда торып калды ике күзем.
Мин яралган җиргә көне-төне Туктамыйча коя салкын яңгырлары. Оеп барган күлдә китәлмичә Калган кыр казының моңы яңгырады.
Өй артымда чиный эт көчеге — Сыенырга юк урыны, юк хуҗасы. Бу тормышта әле күпмеләргә Күшексә дә ярдәм кулын бар сузасы.
Ана кебек гадел була күр син, Дөнья, үлчәвеңдә үлем, гомер ята. Синдә бар нәрсә дә урынында! Кемдер тере чәчәк, кемдер агу сата.
Кемдер елый, кемдер көлә синдә — Тамашамы, язмышмы бу, кем соң белсен?! Тырнак асларында тычкан елый — Дөнья булгач мәчеләр дә белеп көлсен.