Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬ

Шул җырны көйлим
Инеш сипкәнме әллә хуш исне Мул итеп шулай япь-яшь талларга?
Яшь тал исеннән исереп җил дә Дәртле җыр көйләп йөри ярларда.
Шул тал исеннән исердем мин дә, Җыр тора ташып күңел түрендә. Яшь таллар белән бергә иелеп Шул җырны көйлим туган җиремә.
Биш тәрәзә
Биш тәрәзә — бишесендә
Биш кояш балкып яна.
Биш егет киткән бу өйдән Бишәүләшеп бер таңда.
һәр таң саен биш кыз үтә
Биш тәрәзә яныннан.
Бишесендә биш егетнең
Йөзе гүя чагылган...
Биш тәрәзә — бишесендә
Биш кояш тора көлеп:
Балкыта шулай аларны Сүрелми калган өмет.
Адашкан яз
Кыш уртасы. Ә урамда Сулар ялтырап ята.
Яз адашып йөри тышта, Котырынган бураннарның Җиңеннән тарта-тарта.
Изүне чишәр идем, Адашасы иде шулай....
Гөрләвекләргә әйләнеп, Яшьлегем үзәннәренә Йөгереп төшәр идем.
12 апрель
Гаҗәеп күңелле көн ' иде, Тамчылар биеште тып та тып. «Галәмдә — Кеше! — дип күкләргә Кычкырды Җир үзе. — Юл ачык!»
Гаҗәеп көн иде — сөенеч
Алырга ашыгып җил чапты... ... Ничә ел үтсә дә, шул җилгә Торам күк ачып мин кочакны.
Егерме миллион яра
Әй, дөнья, булма битараф,
Тәнемне капшап кара:
Егерме миллион җөй анда,
Егерме миллион яра.
Хәтерне капшап кара син,
Мәңгелек утлар капкан;
Егерме миллион баласын
Югалтты яуда Ватан...
Әй, дөнья, булма битараф,
Күзеңне ачып кара:
Егерме миллион җөй җанда, Егерме миллион яра.