Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөембикәң белән


Манаралар күптер алар җирдә, Эйфельләр бар, диләр, күккә тигән. — И Казаным, кердең йөрәгемә Тыйнак-горур Сөембикәң белән.
Халкым аны үз күңеледәй гүзәл Легендалар белән бизәп төргән. Легендага күчкән улларыңны Күп озаттың Сөембикәң белән.
Мөмкинме соң сине буташтыру, Алыштыру башка-бүтән белән?! һәркем таный, һәркем аңлый сине, Санлый сине Сөембикәң белән...