Логотип Казан Утлары
Очерк

МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН


Башкалабызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар
Саумы, шәһәр! Синең шәһәрне ташлап киткәнең дә, аның белән озакка аерылып торганың да юк. Гел яхшылык кына теләүче, киң күңелле дустың төсле, ул гомерең буе синең юлдашың булды. Син аны кичә дә күрдең, бүген дә ул <;инең күз алдыңда, моннан бер генә сәгать элек урамнарын урап кайттың, дулкын-нардан күзең алмыйча Идел ярында басып тордың, канатлары белән иңеңә кагылырдай булып баш очында очкан акчарлаклар тавышын тыңладың. Монысы шулай. Ләкин шәһәр белән һәр очрашуыңда, рухи халәтең нинди булуга карап, — шат күңелле яки бераз ямансу чагыңмы, әллә га
ләмнең, вакытның чиксезлеге турында фәлсәфи уйларга чумган вакытыңмы,— син андагы үзгәрешләрне күрми, сиземләми калмыйсың.
Кояш, күз чагылдыргыч аяз көн вәгъдә итеп, әле офыктан күтәрелеп кенә килгән, әле көндезге ыгы-зыгы башланмаган тымызык иртәләрдә шәһәр борын-борыннан килгән могҗизаны — тереклекнең уянуы-яңа- руы могҗизасын түземсезләнеп һәм сөенеп-зарыгып көтеп алучы сабый баланы хәтерләтә, һәм аның бу халәте анда яшәүчеләргә — яңа көн туу белән гадәти эшләренә, тормыш мәшәкатьләренә чумучы кешеләргә дә күчә, бу көндә аларга да уңыш вәгъдә итә төсле. Ә менә көндәлек ыгы-зыгы башланып, кешеләргә як-якларына карарга, үз тирәсендәге- ләрнең бу дөньяда нинди максат белән яшәүләре турында уйланырга ара калмый торган, һәркем бүген үз файдасына, җәмгыять файдасына үзе башкарырга тиешле эшләр белән генә мәшгуль булып, дөньяның колач җитмәстәй киң һәм мәһабәт икәнлеген, әмма ком бөртегедәй генә тоелган адәм баласының да бу биниһая иркен галәмдә нинди зур урын тотуын аңы-фикере белән булудан бигрәк инстинкты белән генә сиземли алган бер вакытта шәһәр бөтенләй икенче булып күренә. Җиде төн уртасында, ерактагы галактикалардан иңгән серле тонык нурлар якты-
ОЧЕРКЛАР
га тотына.
Менә үз гомерендә күпне татыган, алдан күрергә өйрәнгән борынгы бабабыз сызып калдырган беренче эз. Ул кара урманнар белән капланган Идел ярларына килгән дә, бу урыннарның «хайван асрамага яраклы, умарта кортларына, яшелчәләргә, киек-җәнлеккә һәм балыкка бай» * булуын тиз шәйләп алган һәм урманнан арындырып сөрелгән беренче басуга беренче уч орлык чәчкән.
Кеше хәтере — ул календарь кәгазенә битараф куллар төшергән тамгалар түгел, салкын мәрмәр һәйкәлләр һәм колонналар да түгел. Хәтер ул — һәрберебезне дулкынландырган теләк, үткән еллар һәм гасырлар ераклыгына фикер карашы белән үтеп керү теләге, ул — бү» генге яшәешебезнең асылын һәм мәгънәсен аңларга омтылу, ул — алдагы елларны каплап торган пәрдәнең бер почмагын гына булса да күтәреп, киләчәкне күзалдына китерергә тырышу Әгәр без бүген шәһәрне «Саумы, чал кала!» дип сәламлибез икән, бу безнең аның үткәненә, бүгенгесенә, аның эшчән кыяфәт белән кабатланмыйча гына алга, яңа үрләргә таба баруына ихтирам күрсәтүебез генә түгел, бу безнең аңа киләчәктә дә яна уңышлар теләвебез.
Башкалабызны минем төрлечә, төгәлрәк итеп әйтсәк, һәрчак бер үк дәрәҗәдә зур кызыксыну белән төрле урыннардан күзәткәнем бар һәм һәр очракта аны яңача итеп күрәм. Я ул алдына ачып салынган китап битләредәй ярылып ята. аның бар нәрсәсе синең күз алдында, бар нәрсәсе аңлашыла Я үзгәрүчән гасырларның үсеш кануннарын аңларга f тырышуы белән ничектер серле, аңлаешсыз кебек тоела Ничек кенә булмасын, аның кыяфәтендә күз белән күреп, акыл белән аңлап бете-реп булмый торган ниндидер бер нәрсәсе кала төсле.
Көмеш коштай болытларга тикле очып менгән самолеттан караганда шәһәр уч төбендәгедәй: анда-санда яшел таплар булып чәчелгән парк- бакчалар, уктай сузылып киткән урам-проспектлар, күгелҗем тасма булып яткан Идел һәм Казан елгалары, сирәк очрый торган табигать бүләге якташыбыз, русның бөек җырчысы Федор Иванович Шаляпин Адриатик диңгезенең гүзәллекләренә дә алыштырмастай матур күл дип мактаган, бөек Тукайны күп кенә шигъри юлларга рухландырган Кабан күле. Ләкин югарыдан караганда шәһәрнең күңелдә туган образында, — рәссамның бер генә урынында буяу төшерелми калганга күрә тө гәлсег булып күренгән картинасындагы төсле, — нидер җитенкерәми
Ә шәһәр аша. юл күрсәтүче кызыллы-яшелле утларны, урамнарны һәм тыкрыкларны саный-саный. тиз йөрешле машинага утырып узганда I яисә салмак алымнар белән атлап үткәндә, киресенчә, кү эәтү киңлеге
1 «Казпн тарихы» Текстын хәзерләүче һәм кереш мәкалә язучы Г I! Моисеева. Мэскәү. 1954. 47 бит
лыгында исә шәһәр өченче бер төсле гәүдәләнеш таба: мәшәкать һәм бетмәс ваем-шөгыльләрдән талчыккан булып түгел, яна казанышлар, вша эш-тырышлыклар, яна кайгы-борчулар өчен яна көч туплаучы булып күренә.
Менә шул чакларда күңелдә аңа баш иеп сәлам бирү теләге туа: «Саумы, шәһәр!»
Бер үк агымсуга ике тапкыр кереп булмый, диләр. Шәһәргә карата да бу шулай. Аңарда бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек: һәйкәлләр һәм таш-тимер сыннарда элеккечә үк үткән заман төсмере сакланган, ту- пыллар элеккечә үк шаулаша, кешеләр һаман шулай каядыр ашыгалар, дөнья куалар. Ләкин кеше дигәнеңнең үзенчәлеге дә шунда шул: аның күңел түрендәге хатирәләр җебе беркайчан да өзелми, һәм шул хәтер дигән нәрсә кешене, аның теләгеннән һәм ихтыярыннан тыш, үткән заманнарга алып китә, һәм ул, үз тормышының сәхифәләрен актарган төсле, шәһәр тарихындагы билге һәм тамгаларны күңелендә яңартыр
ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН. НУРЛЫ КАЗАН
дип әйтимме, шул җитми төсле: игътибар аерым детальләргә юнәлгәнлектән, гомуми тәэсир тулы ук булмый.
Менә биредә, элекке Арча кырында, Себер башланган урында «Пу-, гачевтан да хәтәррәк җинаятьче» Александр Николаевич Радищевның богауларын салдырганнар. Әлбәттә, географ күзлегеннән караганда, болай әйтү дөрес түгел. Иксез-чиксез Себер ул чакта да Урал аръягында башланган. Ләкин ул вакытта Радищевны сөргенгә озатучы сакчылар, Екатерина патшаның аны Себергә җиткәч кенә богаудан азат итәргә мөмкин дигән катгый күрсәтмәсен истә тотып, Казанны үткәч тә богауларны кирәксез тапканнар.
Менә зур-зур таш пулатлар белән чолгап алынган бер генә катлы бу кечкенә агач өйдә вакыт дигәнең үзе үк артка чигенеп, безне үткәннәргә илтә төсле. Биредә кайчандыр халкыбызның бөек мәгърифәтчесе, батыр рухлы Каюм Насыйри яшәгән.
Рух бөеклеге кайчак үзенең тулы чагылышын ялтырап үткән яшендәй кыска гына бер мәлдә, кеше үлем һәм газаплар аша үзенең үлем- сезлегенә таба атлаганда таба. Ә менә кайберәүләрнең тормыш батырлыгы болай ялтырап үтми, аларның беренче карашка күзгә бәрелеп тормаган бөтен аңлы тормышы, ул тормышның һәр көне — замандашлары өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә эшләнгән бөек, тыйнак батырлык. Каюм Насыйри шундыйлардан. Бу өйдә хәзер дә кешеләр яши, шуңа күрә анда һәркем кереп йөрми. Ләкин шәһәргә, аның үткәненә бу тирәдән торып күз ташлаганда күпләрдә үлгәннән соң гына аңлау тапкай бу кешенең истәлеге һәм тормышы алдында ихтирам белән баш иясе килә. Тәбәнәк кенә бу өйдә яшәгән какча гәүдәле ул кешенең күкрәгендә көрәшче һәм эзләнүче, мәгърифәтче һәм галим, рәссам һәм шагыйрь йөрәге типкән. Мулла-мунтагайның каһәренә, эзәрлекләү һәм мыскыллауларга дучар булган бу бөек көрәшче соңгы сулышына кадәр төп максатына — халкын агарту максатына турылыклы булып калган. Ул ирекле тыңлаучы булып университет лекцияләренә йөргән, үзе мәктәпләр ачкан, үзе шуларда дәрес биргән, алар өчен табигать белеме, тарих, математика, география буенча дәреслекләр төзегән, повесть һәм хикәяләр язган, дини гореф-гадәтләргә каршы көрәшкән. Бу агач йорт янында уйланганда, фани дөнья кешедән өстен була алмый, дигән борынгы хакыйкатьнең ни дәрәҗәдә зирәк булуына тагын бер кат төшенәсең.
Александр Сергеевич Пушкинның Казанга килүенә бәйле урыннардан үткәндә дә безнең күңелне шундый ук кичерешләр били. Биредә мин «Капитан кызы» авторының Пугачев восстаниесе турында материаллар туплап йөрүенә кагылышлы инде безгә мәгълүм нәрсәләргә берни дә өстәргә җыенмыйм. Шагыйрьнең Казанга 1833 елда 6 сентябрьгә каршы төндә килеп төшүе, биредә лицейдагы сабакташы, хәзерге Биектау районының Каймар авылына, кайнатасы нмениесенә баручы танылган шагыйрь Евгений Баратынский белән очрашуы, шулай ук шигырьләр язгалаучы Эраст Перцов өендә шахмат уйнавы, университет профессоры Карл Фуксларда кунакта булуы, анда Фуксның хатыны Александра Андреевнаның шигырьләрен тыңлавы, Пугачевта әсирлектә булган сәүдәгәр Л. Ф. Крупенниковның башыннан үткәннәрен игътибар белән тыңлавы һәм язып алуы, Казанда вакытының бушка үтмәвенә шатланып, хатынына: «Фәрештәм минем... бу якларга килеп чыгуыма канәгатьмен»,— дип хәбәр итүе күпләргә билгеле.
Ләкин эш даталарда һәм вакыйгаларда гынамыни?! Конкрет фактларны читкәрәк куеп торып булса да, бөек шагыйрьнең ул вакыттагы уй-фикерләрен, йөрәк газапларын аңлыйсы, күз алдына китерәсе килә. Сакланып калган кәгазьләргә, патшаның үз рөхсәте белән бирелгән юл документларына караганда, бу елны А. С. Пушкин Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесенең тарихын язар өчен Орен-
бург далаларында булган. Болары билгеле. Ә менә шуннан сигез ел элек дуслары — декабристлар: Кюхельбеккерлар. Пущиннар, Якуниннар үтеп киткән Себер трактына — кайгы-газап юлына аяк басканда •шагыйрь күңелендә нинди уйлар кузгалуын, бу кичерешләрнең ни дәрәҗәдә тирән булуын кем генә әйтә алыр икән? Бәлки шагыйрь ирләре артыннан Себергә киткән батыр йөрәкле декабрист хатыннары турында * беренче тапкыр унике яшьлек кызый чагында әтисе—Ватан сугышы 5 каһарманы генерал Раевский гаиләсендә күреп, гомере буе ихтирам 2 һәм самими мәхәббәт белән йөрәк түрендә йөрткән Мария Волконская * турында уйлангандыр? «Полтава» исемле поэмасына багышлаудагы = менә бу юлларны хәтерлик:
Сиңа — ләкин серле музамның
Колагына вне житәрме? йөрәгемнең омтылуларын Тыйнак күңелен аңлап бетәрме’ Я шагыйрьнең багышлавы да. Үткәндәге сөюе күк. тагын Җавап тапмый синең алдыңда. Танылмастан үлеп китәрме? Бел. ичмасам, минем моңнарым Сиңа бер чак якын булганын — һәм аерылгач, уйла шуны да.
► Минем көйсез тәкъдир юлымда
Синен ерак, хәсрәт яланын. Әйткән сүзең, соңгы авазың. Тик шул минем күңел байлыгым һәм шул гына гыйшкы җанымның *
(Н. Исзнбзт тзрҗемзсе.)
Бу юллар саф мәхәббәтен тугрылык хисе, рух батырлыгы белән баета белгән Мария Волконскаяга багышланган. Ул чакларда башкалада еш була торган балларның берсендә, — бәлки яшь княгиня кат- нашканнарының соңгысындадыр,— А. С. Пушкин Мария Николаевна янына килә дә болайди: «Әгәр мин, княгиня, сезнең язмыштан көнләшәм дисәм, сез, бәлки, миңа ышанмассыз да. Сезне авыр тормыщ көтә, әмма ул фидакарьл.еккә, батырлыкка бай тормыш булачак. Сез заманыбызның иң яхшы кешеләре арасында Яшәячәксез, ә без.. »2
Күрәсең, кеше күңеленең, кеше хәтеренең үзенчәлеге шунда: мондый очрашулар, аларга бәйле уйланулар, хатирәләр кайчакта шәһәрнең үзен бераз томалап торалар. Нишләмәк кирәк!?
I ... Казанның иң зур байлыкларыннан берсе —су дәрьялары! Бәлкем чыннан да шәһәргә су өстеннән торып карау яхшырактыр? Иртә, әле бик иртә. Кояшның яңа гына чыгып, әйләнә-тирәгә түм-түгәрәк күз булып текәлгән чагы, һава тып-тын, җилсез, кояш нурыннан су өстендә утлар кабына да җитез, шаян ялкын белән дөрләп яна башлый. Син алсу су көзгесенә караган килеш сирәк очрый торган бу искитмәле гүзәллеккә хәйран калып утырасың.
Кечкенә катер, талгын дулкыннарны икегә ярып, ашыкмый гына алга бара. Бернинди җыерчыксыз су өсте әле һаман тылсымлы көзгене хәтерләтә. Ә шәһәр — зур, мәһабәт шәһәр — үтә күренмәле алсу ераклыктан сиңа карап тора. Очлы башлы мәчет манаралары, соборларның алтын гөмбәзләре... Борынгы корылмалар белән аралашып, бетон һәм пыяладан эшләнгән бүгенге көн биналары башларын күккә чөйгән Яшел бүрекле агачлар, кара нокталар, сызыклар булып каядыр ашы гучы кешеләр, машиналар күренә... Корылмаларның иң биекләре — ак
I А. С. Пушкин. Сайланма әсәрләр, нкс томда Татарстан китап нәшрияты, Казпи, 1954 ел. 232 бит
» А Гессен 3 томда Дәүләт матур әдәбият нәшрияты. 1955. 165 бит
могҗиза — Кремль һәм милли архитектурабызның, бөтендөнья архитек-турасының җәүһәре — җиде катлы Сөембикә манарасы.
Җырлый башлар стеналар. Ак моңы чыңлап чыгар. |
Якты көндә сез могҗиза ясагыз, буяучылар!
һәм Кремль ялтырасын кара күздә яшь булып Төшләрдә күренсен Казан, кадерле ак төш булып.
Рөстәм К у туй.
Казан чыннан да ак төш хатирәсе сыман. Борын заманны белүче, аңа кагылышлы һәр нәрсәгә ихтирам белән караучы кеше өчен шәһәр элек татарлар, марилар, чувашлар гына яшәгән бу крайга рус архитектурасы традицияләре үтеп керүнең сирәк очрый торган чагылышы буларак, шәһәрнең тышкы кыяфәтендә эз калдырган, кеше күңеленә тәэсир көче ягыннан кабатланмас архитектура стильләренең бер-берсенә үзара йогынты ясауларының, бер-берсе белән кушылуларының ачык үрнәге буларак кадерле.
Кремль — ул биредә яшәгән халыклар тарихында кискен борылыш тудырган уналтынчы гасыр корылмасы. Рус җиренең иң яхшы архитек-торлары Постник Яковлев һәм Иван Ширяй янгыннан соң хәрабәләр өеменә әверелеп калган Кремль калкулыгында ул заманнарда иң ышанычлы һәм популяр саналган Псков стилендә төзелеш эшләре башлыйлар. Искә төшереп үтик: борынгы рус шәһәрләре Суздаль, Владимир, * Бөек Ростов шул стильдә төзелгәннәр.
Заманында аңа охшаш биналарның бик сирәге, — Мәскәү тирәсендәге Фили соборы һәм Нижний Новгородтагы Строганов чиркәве генә,— тиңдәш була алырлык Петр һәм Павел соборы — Россияне үзгәртеп коручы исемен алган, Рус дәүләтен көчле диңгез державасына әверелдерү турында кайгыртып, безнең шәһәребездә верфь һәм адмиралтейство оештырган Петр Беренче патшаның Идел буенда булуы истәлеге, ул вакытларда киң таралган, купшы бизәкләргә бай барокко стиле белән мавыгу нәтиҗәсе.
Петр Казанда нибары 12 көн тора. Эше-мәшәкате гаять күп булуга карамастан, ул борынгы Болгар шәһәре хәрабәләренә барып килергә вакыт таба, Кече манарага менеп төшә һәм «... туздырылган шәһәр калдыкларын, андагы зарарланган һәм җимерелергә торган корылмаларны һәм монументларны төзәтү өчен һич кичекмәстән берничә ташчы җибәреп, аларны җитәрлек кадәр известь белән тәэмин итәргә, ал арны саклап калу турында кайгыртып торырга... моннан да артыграк зыян күрмәсеннәр өчен аларны карарга ел саен кемне дә булса җибәреп кайтарырга»I куша. Әмма патшаның бу әмере үтәлми, коры фәрманның бәя- i се, халык әйтмешли, сукыр бер тиенгә кайтып кала.
Ул чак Петр дәүләт казнасын ничек тә булса тулыландыру турында баш вата, һәм менә, елъязмалар хәбәр иткәнчә, көннәрнең берендә патшага аны ниндидер сәүдәгәрнең күрергә теләвен әйтәләр. Башта Петрның бик нык ачуы килә, ул әрсез сәүдәгәрне куып чыгарырга куша, ләкин соңрак ачуын баса, кызыксынып китә һәм тегенең ни йомыш белән йөрүен белергә тели.
Сәүдәгәр үзен Михляев дип тәкъдим итә, мануфактура хуҗасы мин, ди, ә теләгем шул була: уз патшама байлыгым белән ярдәм итмәкче булам, ди. Патша тегенең предприятиесен карап чыга һәм, күрәсең, анда эшнең куелышы белән канәгать кала, ә инде сәүдәгәр һәм аның хатыны поднос белән алтын һәм көмеш акчалар, энҗе һәм кыйммәтле ташлар тулы миски дә китереп тоттыргач, ул бөтенләй эреп китә һәм Михляевка тәмам таркалу хәленә килгән казна постау мануфактурасын бүләк итә. Петр әлеге сәүдәгәр турында башкаласына киткәч тә оныт- <
I А. Форм азов Очерки по истории русской археологии. Москва, 1961, стр. 28.
мый, аңа: «...әгәр ул заводта сезгә ярдәм кирәксә, ул турыда турыдан- туры безнең кабинетка һәм мануфактур коллегиягә язып җибәрегез, |без исә сезгә ярдәм итеп кенә калмабыз, бүтәнчә дә шәфкатебездән калдырмабыз», — дип хат та яза.
Тәхет иясе кешенең үзеннән шундый хат алгач кем генә битараф кала алыр икән? Башы күккә тиярдәй булып шатланган сәүдәгәр патша алдында бурычлы булып калырга теләми. Петрның Казанга килүе истәлеге итеп изге собор салдырырга карар кыла. Әгәр шундый зур корылманың дүрт елда әзер булуын искә алсак, аны салучы осталарның ничек тырышып һәм ашыгып эшләүләрен күз алдына китерүе кыен булмас. Дүрт ел — хәтта безнең көннәр өчен дә зур ара түгел, ә монда тагын шуны да искә алырга кирәк: соборны ике тапкыр салырга туры килә, чөнки беренчесе уңышсыз чыга, инде бетте дигәндә генә ишелеп төшә. Эшне бүтән осталарга тапшырырга туры килә. Әмма Петрга бу бүләкне күрү насыйп булмый. Фин култыгында һәлакәткә очраган корабны коткарам дип нык кына салкын тидерә һәм 1725 елның 28 январенда дөнья куя.
Татарстан Дәүләт музеенда Петрның билгесез автор тарафыннан ясалган рәсеме саклана. Дөрес, патшаның йөзен уратып, артык тасма телләнеп язылган түбәндәге шигъри юлларны исәпкә алмаганда рә- • семнең искитмәле бернәрсәсе дә юк:
Каралыкны давылдай куып таратып.
I • Россияне Петр акылы агартты II
Әгәр Петр Беренчегә багышланган бу юллар шигъри яктан камил булудан ерак торсалар, шул ук патша хөрмәтенә шулай ук билгесез архитектор тарафыннан төзелгән собор — соклангыч гүзәл, нәфис. Ул инде ике ярым гасыр буена тора, шулай да аның белән һәр очрашу — үзе бер зур бәйрәм.
Шәһәрнең үзендә Идел әллә ни зур түгел, Казан елгасын да кертеп исәпләгәндә Россу япең бу төп урамын тиз йөрешле катерда бер сәгать эчендә аркылы чыгып була. Ләкин кеше хәтерендә, кеше күңелендә тизлек үлчәве, тәэсир үлчәве бөтенләй башка. Шәһәргә якынлашканда беренче карашка кечкенә генә, беленер-беленмәс төсмерләр буенча аның үткәнен күз алдына китереп бастырасың, бүгенгесен барлык нечкәлекләре белән күреп куанасың, киләчәге турында уйланасың Хәер, Казан га охшаган, Казан кебек үк шәһәр-һәйкәл дип атап була торган бүтән торак урыннары да кешегә шулай тәэсир итәләр булыр*
Язмыштан узмыш
Ил буйлап сәяхәткә чыккан һәм безнең шәһәргә вакытлыча гына килгән туристны да, анда күптән яшәүче кешене дә бер үк дәрәҗәдә кызыксындырган беренче сорау: Казанга ничек нигез салынган? Безнең заманда яңа шәһәрләр еш салына, аларның төгәл язылган туган көннәре була, алар, вакыты җиткәч, чирек, ярты гасырлык бәйрәмнәрен уздыралар. Аларның, әйтик, мең еллыклары да шундый ук төгәллек белән билгеләп үтеләчәк. Тарих өчен мең ел күпмени ул — вакыт дәрья сында бер тамчы су кебек кенә!
... Ә менә Казанның метрика кәгазендә андый төгәл әйтеп куйган көн әле билгеле түгел кебек. Аның каравы, шәһәрнең барлыкка килүе турында риваятьләр шактый. Менә аларның берсе. Европаның көнчы-
II Рәсем сәнгате галерсясе Каталог Татарстан АССР Дәүләт музее. Казан. 3—4 бит
ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН ф
тышындагы беренче дәүләтләрдән саналган Идел буе болгарлары иленең башкаласы җирән сакаллы Батый хан урдалары тарафыннан яулап алынганнан соң шәһәр ялкын кочагында кала. Кара төтен таралгач карасалар, янгын хәрабәләре өстендәге калкулыкта патша хатыны яшь > бикәч басып тора. Бикәчнең ике абыйсы да дошман явыннан исән калган. һәм менә алар кеше аягы басмаган куе урманнар аша үтеп, ерак- еракларга, юрга атлар барып җитә алмас, очар кошлар очып җитә алмас урыннарга китәләр һәм шунда бер крепость, ягъни бүгенге Казанны нигезлиләр.
Шул ук риваятьләр шәһәрнең исемен болай аңлата: яр буена килеп җиткәннән соң беренче тукталыш вакытында ук кешеләр, имеш, казаннарын суга ялгыш төшереп җибәрәләр. Менә шуннан киткән, имеш — Казан, Казанка...
Бу турыда бәет сымак бер нәрсә дә бар:
Твшеп киткән кыз кулыннан инешкә алтын казан.
һәм калыккан шул урында зур кала — шәһри Казан
Сүз дә юк, риваятьләр барысы да кызыклар, матурлар, ләкин, кызганычка каршы, күп очракта алар хакыйкатьтән шактый ерак булалар һәм шәһәрнең паспортын тутыру өчен фәнни нигез булмыйлар. Бу очракта да шулай: Казанның паспорты шушы көнгә тикле тутырылмаган һәм аның туган көненең дә билгеләп үтелгәне юк.
һәм менә, ниһаять, борынгы гасырлар авазыдай, гүя үткәннәрне безнең көннәр белән тоташтыру өчен билгесез елъязмачы тарафыннан махсус сузылган нечкә генә җеп, шәһәребезнең ничәмә-ничә еллар эзләү нәтиҗәсендә табылган һәм археологик экспедицияләр, казынулар, әдәби чыганаклар белән расланган метрика кәгазе. Әлеге билгесез Пимен- ны тыңлап карыйк:
«Бысть же на Каме реке старый град, именем Брягов (Ибраһимов — автор искәрмәсе), оттуда же прийде царь, именем Санн Болгарский. И поискав по местам проходя в лета 6685 и обрете место на Волге, на самой украине русской, на сей стране Камы реки, концом преле- жаху к Болгарской земле, другим же концом к Вятке и к Перми.. царь вознагради на месте том Казань.» III
Инде «Ка-зан» — «Каз-ан» сүзенең үзенә килгәндә, бу атамадагы «каз» («каш», «кас», «кәс») сүзе борынгы төрки телләрдә «чик», «кырый» мәгънәсен аңлаткан. Болай булганда чыннан да исем җисемгә туры килә бит. Казан — Болгар дәүләтенең кырыенда, чик буенда салынган катау, кала. Бу тирәдә яшәүчеләр исә — каз кабиләсе, ягъни чик буе кабиләсе кешеләре. Хәзер галимнәр «казак» та — шул ук «каз» тамырыннан килеп чыккан сүз булырга тиеш дигән фикердә торалар. Чыннан да, теге вакытлардагы Дон казаклары, Җаек казаклары, Запорожье казаклары да дәүләтнең чигендә яшәүчеләр, ул чикләрне дошман явыннан саклаучылар булган бит.
Бу урында безгә бераз гына чигенеш ясарга һәм тарих битләрен актарырга туры килердер төсле. Инде телгә алынган елга кадәр нәрсәләр булган соң? «Рус җирләре чигенә үк» килеп, анда шәһәр салган кешеләр кем булганнар да, аларны бирегә, «хайван асрау өчен уңайлы», «киек-җәнлеккә, умарта кортларына, байлыкка бай» урынга нинди җилләр китереп ташлаган соң?
Мәгълүм булганча, VI гасырга тикле болгарлар Кара диңгез буе далаларында күчмә тормыш алып барганнар, Иделнең, Донның түбәнге
III «Кама елгасында Брягов (Ибраһимов) исемле иске шәһәр бар иде. әнә шуннан Саин Болгарский исемле патша килде. Эзли торгач, төрле җирдә йөри торгач, ул 6685 елда Иделдә, рус җирләре чигендә үк. Кама елгасының бу як ярында, бер ягы белән Болгар җирләренә, икенче ягы белән Вяткага һәм Пермьгә караган бер урын тапты Патша шул урында Казанны салды».
агымнарында яшәгәннәр, ләкин, хазарларның, сугышчан гарәп кабиләләренең кысрыклавына каршы тора алмыйча, бүтән җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Аларнын бер өлеше Дунай якларына, хәзерге Болгария урнашкан җирләргә килеп чыккан, анда төпләнеп калган һәм христиан динен кабул иткән. Икенче өлеше исә Иделнең урта агымына, Кама тамагы тирәләренә күчеп килгән. X гасырда Идел буе болгарлары мөселман динен кабул иткәннәр. 922 елда Болгар дәүләтенең башкаласына Багдаттан күп кенә илчеләр килә — алар арасында укьгмышлылар, архитекторлар, һөнәрчеләр дә була. Шуңа булса кирәк, Идел буе болгарлары дәүләтенең шәһәр корылмаларында, бизәнү, көнкүреш әйберләрендә һәм археологик казылмалар вакытында табылган бүтән нәрсәләрдә Көнчыгыш культурасының йогынтысы. Урта Азиянең борынгы шәһәрләрен бизәгән осталарның эш алымнары да сизелә. Идел-Кама болгарлары чыныккан, чыдам, көчле кешеләр булганнар. Төньякта алар Кама-Чулманның югары агымына кадәр, көньякта хәзерге Жигули тауларына, Урал елгасына кадәр барып җиткәннәр, көнчыгышта исә Агыйдел буйлап йөзгәннәр, ә төньяк-көнбатышта Нижний-Иовгород тирәләренә кадәр барып, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, балык тотканнар. Матур-матур таш диварлар төзи белүче, су үткәрү өчен катлаулы корылмалар ясаучы осталары булган, зур шәһәрләрне дә, кечерәк авыллардагы өйләрне дә җиренә җиткереп, зәвык белән сала белгән, үзара дус яшәгән, эш сөючән болгарларның даны срак-еракларга таралган булган. Россия дәүләтенең күп томлык тарихы авторы В. Н. Татищевның язуына караганда, Болгар иленнән килгән төзүче-осталар монголлар явына кадәр күп элек ^к Юрьев-Поль г ской, Владимир кебек билгеле рус шәһәрләрен төзүдә катнашканнар
Болгарлар металл койганнар, каен тузына яза белгәннәр, оста сугышчылар, иген игүчеләр саналганнар, югары культурага ия булганнар XII йөздә Якуб иби Ногман исемле гаЛнм-кадн \з халкының тарихын язып калдырган. Монголлар һөҗүм иткәнгә кадәр үк Кол Гали әле бүген дә поэзия сөючеләрне образларының саф. фикеренең тирән, теленең төгәл һәм камил булуы белән таңга калдыра торган «Кыйссаи Йосыф»- ын шул чакта язган.
Күп җирләрдә, күп илләрдә зур сәүдә үзәге буларак даны чыккан Болгар иленә Кама, Чусовая, Вятка елгалары буйлап төньяк сунарчылары, Идел буйлап гарәп илләре һәм Византия сәүдәгәрләре килә торган булган, Новгородтан төшүче зур-зур көңмәләр туктаган
Тынгысыз булган ул вакытлар, шомлы булган: кеше иген басуына да җәясен-угын кулына алмыйча йөрмәгән, һәр авыл үзенә күрә бер ныгытма итеп корылган, ә сугыш, ау, балык тоту, бал җыю. иген игү. терлек үрчетү кебек үк, гадәти бер нәрсә саналган Шуңа күрә болгарлар, Владимир князе Андрей Боголюбскнй һәм аның боярлары арасында низаг чыгудан файдаланып, үз җирләренең төньяк чигендә ныгытма төзегәннәр
Шәһәрләр язмышын гадәттә кешеләр язмышы белән чагыштыралар, һәм бу очраклы хәл түгел. Яшь чакларда алар да зур дәрт белән, хыялга чумып яшиләр, ә олыгая төшкәч, чәчәк ату вакытларында, киләчәкнең какшамас булуына чын-чынлап ышанган хәлдә, бизәнә, байлык туплый башлыйлар Әмма беркемнең дә теләк-омтылышлары белән исәпләшми торган тарих бөтенесен үзенчә хәл итә, әле генә чәчәк аткан, гамь белми яшәгән шәһәрләр юкка чыга, онытыла, кайчандыр дан-шөһрәткә күмелеп яшәгән башкалалар күңелләрдә ачыну уята торган фаҗигале язмышка дучар була.
Шул ук язмыш дигәнең болгарлар башта чик буенда кечкенә генә бер катау итеп салган шәһәрчеккә дә катлаулы тормыш, бай киләчәк
ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН. НУРЛЫ КАЗАН
билгеләп куя. Ул, тарихның текә сикәлтәләре аша үтеп, башкала дәрәҗәсенә җитә, дөньяның ике зур кисәген — Европаны һәм Азияне тоташтыручы шәһәргә әверелә. Ныгытманың салынуына чирек гасыр үтәр-үтмәс, шәһәрне Всеволодның көчле дружиИасы тар-мар итеп • ташлый. Ә 1273 елда Казанга Алтын Урда ханы Минге-Тимер гаскәрләре ябырыла. Моннан соң ызгыш-низаглар белән алмашынып торган чагыштырмача тыныч еллар уза. һәм, һич көтмәгәндә, 1370, 1391—1395 елларда Казанга Нижний Новгородтан ушкуйниклар һөҗүм итәләр. Ә 1445 елда шәһәр өстенә тагын бер бәла килә: Алтын Урда ханнарының соңгысы Олы Мөхәммәт аны хәрабә итә...
Әйе, еракта калган дәһшәтле гасырлар агышында, янгын хәрабәләрендә Казан үзенең туган көнен югалткан дип тә уйлыйк ди. Әмма Идел белән Казан елгасы кушылган урындагы калкулыкны һәм аның тирәләрен үзләренең көн күрү җирләре итеп сайлаган соңгырак буын кешеләре әле Чыңгыз хан урдалары басып кергәнче үк корыч кою, таш пулатлар салу, аларга махсус торбалар аша су үткәрү осталары буларак танылган, галимнәре һәм шагыйрьләре булган болгарларның ва-рислары икәнлекләрен бер вакытта да исләреннән чыгармаганнар.
Еллар, гасырлар үткән, Идел һәм Казан сулары ага торган. Шәһәр дә үзгәргән, зурайган, тирә-юньгә, ерак-еракларга танылган. Анда ма- тур-матур сарайлар, биек-биек манаралар, базарлар белән ул чит илләрдә дә дан казанган. Шәһәр стеналары янына Иван Грозныйның йөз илле меңлек гаскәре килеп туктаганда патша воеводалары Казан ко- . рылмаларының «бик тә биек, таштан салынган» булуларын әйтми кала • алмаганнар.
Әмма тарихны үзгәртеп булмый. Аңардан өйрәнергә, бүгенге көн һәм киләчәк файдасына сабак алырга гыйа мөмкин. Иван Грозныйның күп меңләгән гаскәрләренә җитәкчелек иткән воеводалар арасында да тискәре патшаның ихтыярына каршы төшәргә, яулап алынган һәр шәһәрне хәрабәгә әйләндерү ул әле дәүләт башлыгының көчен һәм куәтен раслаучы бердәнбер чара түгел, бәлки рух көчсезлегенең дәлиле генә икәнлеген аның исенә төшерергә җөрьәт итүчеләр табылмаган.
Хәер, бу очракта артык катгый булуы кыен. «Грозный», («Дәһшәтле») кушаматының тикмәгә генә бирелмәгән булуын да онытмыйк. Россиянең баш опричнигы үтә чыккан каты куллы, кызу канлы, авыр холыклы адәм булган. Ачуы чыкканда ул теләсә кемнең башын кистерү яисә дарга асудан гына түгел, бөтен-бөтен шәһәр-авылларны күз яшенә һәм канга батырудан да тартынып тормаган. Моның өчен борынгы Новгород һәм аның халкы белән булган хәлне искә төшерү дә җитә. Шәһәр дәһшәтле Иванның теләгенә каршы килергә батырчылык иткән өчен генә алкын сулы Волхов елгасы җәзага тартылганнарның каныннан һәм үле гәүдәләреннән кап-кара төскә кергән. Ә бит. ни генә әйтсәң дә, Новгород ул әле башкала халкы белән берүк динне тотучылар шәһәре, чын рус шәһәре.
Гомеренең дүртенче гасырын тутырып килә торган Казанга да үзенең яңа тарихын, кем әйтмешли, беренче казыктан башларга туры килә. Чөнки яңа шәһәрнең беренче корылмасына — Иван Грозныйның зур җиңүенә багышланган һәм бүгенгәчә сакланып калган Благовещение соборына — нигез салмас борын патша шәһәрдәге элекке барлык биналарны җир белән тигезләргә боерык бирә.
һәм менә безгә, хәзерге буын кешеләренә, ул замандагы Казанның кыяфәтен, борынгы осталарның иҗат җимешләрен гасырлар томаны аша якынча гына булса да күз алдына китереп бастыру өчен ничәмә- ничә еллар буе шундый катлаулы сәбәпләр һәм вакыйгаларның чуалчык төенен чишеп азапланырга, хәрабәләр һәм янгын көле катламнарында казынырга туры килә.
Эзем калсын дисәң...
мәгатьчелек моңа рөхсәт алу өчен югарыга мөрәҗәгать иткәч, художество академиясендә бу турыда кәгазьгә менә нинди резолюция салалар: «һәйкәлне шундый итеп салырга кирәк ки, ул сурәтенең нәфислеге һәм буе-сыны белән шагыйрьләрдән иң беренчесенә Россиянең ихтирамын чагылдыру максатына туры килерлек һәм бер үк вакытта империянең Казан кебек шактый мөһим шәһәре өчен бизәк булып хезмәт итәрлек булсын» Төрле елларда шәһәребездә X. Крами, Г. Руш, К. Мюфке, И. Ефимов кебек архитекторларның эшләве, ул заманнарда сирәк очрый торган хәл: хатын кыз скульптор Мария Диллонның бөек математик Николай Иванович Лобачевский һәйкәлен иҗат итүе үзе зур бәхет түгелмени?!
Безнең көннәрдә — элек күз алдына да китереп булмаган мөмкинлекләр чорында — үзеңне күрсәтүе чагыштыргысыз җиңелрәк, әлбәттә. Уйлап карыйк. Әлмәткә 100 мең кешеле зур шәһәр булып җитешер өчен чирек гасыр кирәк булды. Түбән Кама шул ук санга 15 елда иреште. Ә менә гасырыбызның индустриаль гиганты — Кама автомобиль заводына нигез салынган көннән соң җиде ел үткәндә Чаллының халкы 250 мең кешедән артып китте Элек, колачлар мондый зур була алмаган бер заманда, гомере һәм иҗатының санаулы гына еллары дәвамында архитектор күп нәрсә майтара алмаган, билгеле. Шулай да ул үткән елларның чын осталары, кем әйтмешли, тамчылап, мыскаллап булса да, шәһәребезнең йөзен бизәгәннәр, оныкларына үзләренең автографларын калдырганнар. Үз эшләренең чын осталары, югары идея өчен фидакарь көрәшчеләр булган бу кешеләрнең һәркайсы турында аерым-аерым тукталырга кирәк иде дә бит, урын чикле булу сәбәпле, моны эшләү мөмкин түгел. Шулай да ике кеше — Петр Гаврилович Пятницкий һәм Михаил Петрович Коринфский турында әйтми мөмкин түгел. Аларда үз-үзләренә ихтирам, иҗат эшләренә мәхәббәт хисе, халыкка хезмәт итү теләге шул тикле көчле булган ки, бу аларга, материаль һәм техник мөмкинлекләрнең чикләнгән булуына карамастан, иреккә һәм азатлыкка омтылуның һәртөрле чагылышын сүндерергә тырышучы патша чиновниклары куйган күп санлы киртәләрне җиңеп, бүгенге Казанны әле дә булса бизәп торучы, алай гына да түгел, күп милләтле ватаныбызның архитектурасы тарихында зур күренеш булган иҗат җимешләрен калдырырга мөмкинлек биргән
Сез инде, шәт, төшенгәнсездер: сүз П Г. Пятницкий белән М П Ко- ринфекийның хәзерге республика башкаласына университет бинасы бүләк итүләре турында бара Бу сүзләрдә һич арттыру юк Чөнки алар, университет биналарының бөтен бер ансамблен төзү белән генә чикләнмичә, бу уку йортының үзен юк ителүдән саклап калган кешеләр дә.
Әмма язмыш дигәнен дә сукыр ук түгел икән ләбаса. Без язмыш кушкан эш дип санаган нәрсәләрдә дә кайчак зур мәгънәне төсмерләргә мөмкин икән. Әйтик, 1552 елда хәрабәләр өеменә әверелеп калган Казанны яңадан торгызу эшенен русның ул замандагы иң яхшы осталарына тапшырылуы үзе шундый бер бәхет түгелмени? Ачуы басылып, бераз аек акыл белән эш итәр хәлгә килгәч, Иван Грозныйнын Постник Яковлев һәм Иван Ширяй кебек атаклы осталарга,—сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: Казан ханлыгының Россиягә кушылуы истәлеге булган Василий Блаженный соборын салган кешеләргә,— «Казан шәһәрен таштан төзергә» дип әмер бирүе бу Идел буе шәһәренең икенче дәрәҗәдәге шәһәр итеп каралмавын раслаучы бер дәлил. Яисә менә тагын шундый бер мисал. Әдәбият сөючеләрдә Россия шагыйрьләренең патриархы дип атап йөртелгән Гаврила Романович Державинга Казанда һәйкәл кую теләге уянып, бу һәйкәлнең проекты эшләнгәч һәм җә
ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
Билгеле булганча, Казан университеты — илдәге моңа охшаш уку йортларының иң өлкәннәреннән берсе: ул бары тик Мәскәү, Петербург һәм Дерпт (хәзерге Тарту шәһәре элек шулай дип йөртелгән) укыту үзәкләреннән генә яшьрәк булган. Университет ачылган чакта аның биналары без бүген шәһәребезнең һәркем өчен иң кадерле булган урынында, унҗиде яшьлек Володя Ульянов һәйкәле каршында күрергә күнеккән төсле булмаганнар. Ул икесе кварталның ике башына бер-бер- сеннән шактый ерак урнашкан икешәр катлы йортларга урнашкан булган. Ачылып эшли башлавыннан соң күп тә үтми, шәһәр тормышында, Идел буе халыклары тормышында, ил тормышында, фән һәм мәгърифәт тарихында, азатлык өчен көрәш тарихында шул тикле зур урын тоткан бу университетның язмышы чыннан да кыл өстендә кала. Аны япмакчы булалар.
Әйе, чак кына япмый калалар Нижний Новгородтан Астраханьга кадәр бөтен Идел буен, Уралны, Кавказ һәм Себерне эченә алган Казан уку-укыту округының җитәкчесе итеп Магницкий дигән кеше куелгач, ул Казан император университетындагы эшләр белән таныша да, аны... ябарга кирәк дигән нәтиҗәгә килә Патша исеменә җибәргән кәгазендә ул менә болай дип яза: «...Ул зарарлы университет елына 134 меңнән 247 мең кадәргә төшә... Гадел һәм катгый хөкем йөрткәндә, ул юкка чыгарылырга тиеш. Бу юкка чыгаруны ике төрле: а) университетны ябу һәм б) аны кеше күзе алдында җимереп ташлау төсендә эшләргә мөмкин. Мин үзем соңгысын кулайрак күрәм».
1820 елда университетка архитектор һәм архитектура укытучысы итеп художество академиясен тәмамлап чыккан Петр Гаврилович Пятницкий билгеләнә. Кешенең тавышы, кнлеше-килбәте, чәче-бите һәм гомумән тышкы кыяфәте кебек үк, талант дигән нәрсә дә атадан ма лайга, анадан кызга дигәндәй, әллә ни күзгә ташланмыйча гына буын- нан-буынга күчеп килә дә кинәт кенә шуларның берсендә үзен күрсәтеп куя, диләр. Белмим, бу очракта ничегрәк булгандыр: әлеге кагыйдә раслангандырмы, әллә киресенчәме. Чөнки Петр Гаврилович руханилар семьясыннан чыккан һәм яшьлегендә артиллерия инженеры булырга укып йөргән кеше. Минемчә, монда тумыштан килә торган сәләттән битәр талантның тулы чагылышы өчен зарури булган бер сыйфат — кешедәге характер көче һәм рух батырлыгы турында әйтергә кирәк Чөнки менә шушы ике канаты булмаса, художник көрәшче була алмын, һавага күтәрелә алмый.
Петр Гаврилович Пятницкий, әлбәттә, Магницкийның фикерен-ка- рашын белгән, әмма аның алдында баш ияргә теләмәгән, каушап калмаган гына түгел, бу фикергә каршы чыккан, университетны саклап калу, аны киңәйтү кирәклеген, моның мөмкин булуын раслаган һәм моңа ирешү юлларын да күрсәтеп биргән.
— Әлеге ике йортны тоташтырсаң,— дигән П. Г Пятницкий үз карашын аңлатып,— тоташ бер бина килеп чыгачак... һәм ул Казандагы иң яхшы корылмаларның берсе булачак.
Пятницкий барысын да кичергән: ревизияләрне, тикшерүче комиссияләрне дә, шымчыларның берөзлексез күзәтеп йөрүләрен дә, вакка- төяккә бәйләнүләрне дә,— ләкин үз максатыннан чигенмәгән һәм университетның төп бинасын менә без бүген күрә торган хәленә җиткезми туктамаган.
Ташчылар ике бинаны бер-берсе белән тоташтырганнар. 160 метр озынлыгындагы, кирәкмәгән озын, төссез, эчпошыргыч яссы бернәрсә килеп чыккан. Инде нишләргә? Пятницкий, бинаның урта бер җиренә 12 колонналы, ә ян-якларына алтышар колонналы портиклар куйдыра һәм шул килбәтсез бинага, әйтерсең, җан өрелгәндәй була, ул искитмәле бер тантаналы төс ала. Колонналар үзенчәлекле: алар өскә таба тарая барганга, кешедә, гомумән, бөтен бина күккә омтыла төсле тәэ-
сир кала. Бу колонналарның инен-буен дигәндәй Н. II Лобачевский исәпләп чыгарган булуны раслаучы кәгазьләр сакланган. Ул бит күп еллар буе университетны төзү комитетының рәисе булган һәм, оста оештыручы буларак, бу эшләр белән үзе җитәкчелек иткән, максатына ирешүдә архитекторга зур ярдәм күрсәткән.
Нәкъ менә Н. И. Лобачевский аркасында, аның теләктәшлеге һәм ♦ ярдәме белән университет бинасы талантлы Пятницкий теләгәнчә төзелә. Ләкин архитекторның үзенә эш урыныннан китәргә туры килә. Бөек сатирик М. Е. Салтыков-Щедрин соңрак «Мерзнцкнй» дип атаган әлеге Магницкий архитекторның үзбелдеклелеген гафу итми һәм. форсатын табып, аны «университетта эштә киләчәктә түзеп торып булмаяпроектын гына үзгәртергә кирәк дигән.
Төзелешне университетның төп корпусы артындагы бушлыкта башлап җибәргәннәр. Патша галижәнабләренең бу бина проекты белән аерата кызыксынуын искә алыптыр инде, обсерваториядән тотынганнар. Аның төп фасады батынкы ярым түгәрәк булып урнашкан Анатомия театры бинасы да бик үзенчәлекле: матур-матур колонналар аны күршесендәге бүтән корылмалардан аерып тора. Анатомия театрыннан уңдарак— өч катлы китапханә бинасы. Аның ян-ягындагы биек баскычлар колонналар белән бизәлгән. Хәзер бу бинада дүрт миллионнан артык китап бар. Югары уку йортлары китапханәләре арасында ул Мәскәү университетыныкыннан гына калыша. Биредәге китап саклагыч университетның үзеннән элегрәк туа. 1799 елда Казанга, 18 арбага төяп, князь Потемкин-Таврическнйның 429 пот авырлыктагы китапларын китерәләр. Алар шул елларда ачылырга тиеш булган Екатерино- слав университеты өчен билгеләнгән була Китапханәдә тупланган кулъязмаларның күбесе уникаль гына түгел, алар бәһасез. Биредә, мәсәлән, Потемкин китапханәсеннән калган чын хәзинә — бозау тиресеннән ясалган илле күн кисәгенә сигезенче гасырда ук төшерелгән кулъязмалар саклана. Шунда ук болгар чоры истәлеге —Кол Галинең «Кыйссаң Йосыф» поэмасы, Сарай, Котби. Курсави, Мәрҗани, Каюм Насыйриларныц, бүтән шагыйрьләр һәм галимнәрнең әсәрләре—күп гасырлык тарихы булган татар әдәбияты җәүһәрләре. Н II. Лобачевский тарафыннан ул заман өчен шактый кыйммәт бәягә — 45 сумга сатып алынган хәзинә — Россиядә чыккан беренче басма — кулъязма түгел, басма! — китап — Иван Федоровның «Апостол»ы, атаклы Әбу- галисинаныц, Бируниның, борынгы Көнбатыштагы һәм Көнчыгыштагы бүтән фикер ияләренең әсәрләре. Н В Гогольнең автор тарафыннан чак кына утка ягылмый калган «Ганс Кюхельгертен»ы. А С. Грибое-довның «Акыллылык бәласе»нең кулъязмасы һәм башкалар беркемне дә битараф калдырмыйлар. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, Грибоедовның бу кулъязмасы әсәрнең беренче басмасыннан ун елга өлкәнрәк.
һ «к У • м I?
ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
чагын» кисәтә
П. Г. Пятницкийдан соң архитектор итеп Михаил Петрович Коринфский кабул ителә. Талантлы, оста архитектор моңа кадәр үзенен туган җирендә — Арзамаста, аннан соң бераз Нижний Новгородта эшли, Сембер шәһәрендә элек һәркемгә билгеле булган Троицкий соборын сала. Казан университеты — Коринфскийда булган архитекторлык талантының канат җәюе, аның иң гүзәл һәм иң соңгы чәчәге. Бик тиз арада — нибары ярты ел эчендә — ул анатомия театры, китапханә, химия лабораториясе, физика кабинеты, астрономия обсерваториясе, оранжерея биналарының проектын эшләп өлгертә. Булган бит шундый заманалар, һәр кем, эшнең рәтен беләме-белмиме, аны башкаручыга күрсәтмә бирә алган. Язучыны — әсәр язарга, рәссамны — рәсем ясарга, архитекторны йортлар салырга өйрәткән. Николай патша да шундыйларның берсе. Әлеге биналарның инде әзер сызымнарына күз ташлаган да барысы белән дә ризалашуын әйткән, бары тик обсерватория
97
Билгеле булганча, комедия 1833 елда, автор һәлак булгач кына цензура рөхсәте алып, дөнья күрә. Тагын шунысы кызык: әсәр башта Ревель- дә нәшир һәм тәрҗемәче Карл Кноррннге тарафыннан немец телендә чыгарыла, ә бу китапка цензор буларак рөхсәт бирүче кеше Казан университетында күпмедер вакыт профессор булып торган Фридрих Эрдман була.
Казанда бу комедияне моңа кадәр дә укыган булганнар. Аның әле цензор кулы тимәгән кулъязмасын шәһәребезгә Петербургта Сенат мәйданындагы восстаниегә кадәр үк якташыбыз—декабрист Дмитрий Завалишин алып килә. Ул чакларда Казан университетында студентлар инспекторы булып эшләгән атаклы язучы И. Лажечников болай дип яза: «Мин Казанда чакта ике күренекле вакыйга булды: берсе — күктәге коточкыч шау-шу, шатырдау, икенчесе, җирдә булганы,— Грибоедовның үлемсез комедиясе».
Комедиянең профессиональ театрдан элегрәк һәвәскәрләр тарафыннан сәхнәләштерелүен раслаучы дәлилләр бар. Казанда Чацкий ролен соңрак патша самодержавиесе тарафыннан тыелган «Колокол» журналының актив хәбәрчесе булып киткән шагыйрь Эраст Перцев уйнаган.
Борынгы Рим кешеләре әйтмешли, һәр китапның үз язмышы була. Университет китапханәсенең сирәк очрый торган кулъязмалар бүлегендәге меңләгән китапның һәркайсы — культура, тарих, әдәбият, политика өлкәсендә күренекле бер вакыйга. Хәзер китапханәгә дөньяның барлык дәүләтләреннән диярлек меңнән артык журнал килеп тора Вакытлы матбугат басмаларын алдыру өчен генә ул елына егерме биш мең сум акча тотыла.
Университетның төп корпусы белән янәшә, урам аша гына, 1973 елның көзендә физика факультеты өчен төзелгән 16 катлы яңа бинада укулар башланды. Хәзер төп бина каршында 20 катлы тагын бер корпус өлгереп җитте. Монысында китапханә һәм гуманитар факультетлар урнашачак.
Пятницкий һәм Коринфскийныц элекке корылмаларын белгечләр пропорцияләре искиткеч төгәл, композициясе гаҗәеп камил булган бик матур ансамбль дип бәяләгәннәр. 20 катлы әлеге яңа бина төзелеп беткәч, яңа һәм элекке биналарны эченә алган университет шәһәрчегенең тәэсир көче тагын да артты.
Тагын бер нәрсәне әйтеп үтәргә кирәк. Университетның мәдәният, фән, мәгърифәт өлкәсендәге даны, биналарын төзегән атаклы архитекторларның җиңел кулыннан башланып киткән шөһрәте-популярлыгы аны тәмамлаган, аны горурлык белән үзләренең альма-матерлары дип санаган кешеләр тарафыннан, аларның хезмәтләре белән арттырыла- зурайтыла килә. Университетта аталы-уллы Ульяновлар — Илья Николаевич һәм Владимир Ильич укыганнар. С. Т. Аксаков, Л. Н. Толстой, П. И. Мельников-Печерский аның студентлары булган Бөек геометр Н. И. Лобачевскийның даһи ачышлары шунда эшләнә. М. П. Коринфский төзегән лаборатория бинасын бүген җиде истәлек тактасы бизи: алар химия өлкәсендәге ачышлары Ватаныбызның горурлыгы, даны булып әверелгән Н. Н. Зинин, А. М. Бутлеров, А. М. Зайцев, А. Е. Арбузов, К. К. Клаус, В. М. Флавицкий, В В. Марковников кебек күре-некле галимнәр хөрмәтенә куелган. '
Шәһәр салынганнан соң күп, бик күп еллар үткән, күп вакыйгалар, бик күп социаль, экономик, иҗтимагый үзгәрешләр булган. Менә инде Идел дә элеккегечә шәһәрдән җиде чакрым еракта акмый, дулкыннарын Кремль стеналары янында ук шаулата. Шәһәр төзүчеләрнең хыялга иң бирелүчән ■булганнары да элек мондый киң колачны, мондый адымнарны күз алдына да китерә алмаганнардыр. Канатлы фантазия, нечкә зәвык җимеше булулары белән һәркемне таңга калдырылык тарихи корылмаларга күз салганда борынгыларның «чама белән эшлән-
сен, жыйнак һәм матур булсын» дигән акыллы таләпләре искә төшә. Бу кагыйдә үткән буын кешеләре тудырган нәрсәләргә ихтирамны гына түгел, аларның оныклары турында кайгыртуларын да, аларга иҗат итү өчен шартлар тудыру турында уйлануларын да эченә ала Мен-мен рәхмәт аларга моның өчен'
Тарихи тетрәүләр борын-борыннан архитектураның явыз дошманы ♦ булып килделәр. Бихисап сугыш-бәрелешләр Казанга да шактый күп = зыян-бәла китергәннәр. Шулар өстеиә тагын шәһәр тыныч елларда да j ничәмә-ничә тапкыр икенче бер коточкыч афәткә — янгыннарга дучар * булган, көл өеменә әйләнеп калган. Әйдәгез, иренмичә санап карыйк: з 1579 ел — бер, 1598 ел — пке, 1672 ел — өч. Аннары зур янгыннар 1694, £ 1742, 1757 елларда була. Шуларга тагын 1774, 1815, 1842 елларда бул- = ган афәтләрне дә өстик. Ут-күз бит бәлаләрнең дә иң куркынычлысы х Иң явыз дошман күңелендә дә кайчак мәрхәмәт хисе уятырга, аңар- « дан акча биреп, мал-мөлкәт биреп котылырга мөмкин Ә уттан алай * котылып булмый, ул — коточкыч нәрсә. 1815 елда булган янгын вакы- ■= тында, мәсәлән, Казанда мең ярымнан артык йорт юкка чыга.
Үткәнне кире кайтарып булмый, әмма аннан өйрәнергә, сабак алыр- f- га мөмкин, һәм хәзер, мөмкинлекләребез һәм тәҗрибәбез чагыштыр- ♦ гысыз арткач, бүгенге Казанны, дөресрәге, иртәгәге Казанны төзегәндә х «чама белеп эшләнсен, жыйнак һәм матур булсын» дигән таләп истә ° тотыламы соң? 5
Элеккедән калган һәр корылма алдында аның борынгы нәрсә бул- * ганы өчен генә баш ияргә кирәкмидер, мөгаен. Әйтик, инде без телгә п алып үткән сәүдәгәр Михляевнең, безнең буын кешеләре генә түгел, оныкларыбыз да сокланып караячак гүзәл бина — Петр һәм Павел соборын салдырып калдырган Михляевнең үзе яшәгән йорты да бүгенгәчә сакланган. Ул Казандагы торак биналарның иң өлкәне буларак атаклы. Әмма үзе бер ягы белән дә искитмәле түгел — кеше яшәргә яраклы гап-гади бер йорт
Университеттан киткәннән соң Петр Гаврилович Пятницкий, Петербургка күчү турындагы чакырудан баш тартып, үзенең калган гомерен дә шушы күп милләтле Идел буйлары белән бәйләргә була Казанда кала, тагын ике дистә ел буе йортлар сала. Ләкин талантлы останың университет бинасы кебек ватаныбыз архитектурасы тарихына кер^п калырдай бүтән бер нәрсәсе дә сакланмаган. Нишләмәк кирәк, сәнгатьнең һәр төрендә шул хәл: бер жәүһәргә йөзләгән, кайчакта хәтта меңләгән урта кул нәрсә туры килә.
Ә шулай да күңел дигәнең моның бүтәнчә булуын тели, чөнки сүз бер генә кешенең язмышы турында түгел, синең өчен кадерле, синең күңеленә якын шәһәр турында бара, үз балаларыңның, оныкларыңның, киләчәк буын кешеләренең гасырлар үткәннән соң да менә хәзер, бүген салынып ята торган корылмаларга, бөтен-бөтен кварталларга, урамнарга карап соклануларын, «менә, ичмасам, булган оста кешеләр, шәп төзегәннәр!» диюләрен күз алдына китерәсе, килә.
Әйе, хыялда гына булса да шәһәрнең киләчәген күз алдына китереп бастыру теләге бик көчле. Әмма монда ялгышу ихтималы да зур Тарихта андый хәлләр дә булгалаган. Әйтик, мәсәлән, үткән гасырның азагында рәсми статистика: үлүчеләр саны туучылар саныннан өстен булганга күрә Казанның халкы I960 елга үлеп бетәргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә хыялларны калдырып тору һәм ышанычлы документларга таянып фикер йөртү хәерлерәк. Россия Федерациясенең Министрлар Советы республикабыз башкаласы үсешенең гене-раль планын раслады. Ул план нигезендә 2000 иче елда Казан халкы 1 миллион 200 мең кешегә жнтәр дип исәпләнә. Шәһәр биләп торган жнр мәйданы 10 процентка гына зурайса да, аның торак фонды 3 тап
кыр артачак. Димәк, шәһәр биеклеккә таба үсәргә, хәзерге күп кенә иске йортлар урынына 9, 12, 16 катлы яңа биналар калкырга тиеш. Менә тагын бер кызыклы чагыштыру: материаль җитештерү сферасында эшләүчеләр саны 31 процентка гына артса да, промышленность продукциясе күләме 3,7 тапкыр зуррак булачак.
Әйтәсе дә юк, колач киң. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле: мондый киң колач, мондый темплар ашык-пошык эш итүгә китермәсен иде, көндәлек ыгы-зыгы алдан күреп, уйлап-чамалап төзүгә комачаулык итмәсен, һәр яна адым, үтелгән һәр ел шәһәрнең үсешен күрсәтә торган коры саннар өстәү белән генә чикләнмәсен, бу өлкәдә чын казаныш-табышларны, чын уңышларны да арттырсын, яңа төзелгән һәр бина бүгенге ихтыяҗларны канәгатьләндерергә яраклы корылма булып кына калмыйча, шәһәрнең чын бизәгенә әверелсен, ана ямь- матурлык өстәсен, иң югары зәвыкка да җавап бирерлек булсын, камил булсын, тәэсирләндерерлек булсын иде.
Бәлки бу кирәгеннән артык таләпчән фикердер. Безнең буынга үэ җәүһәрләрен калдырган осталар конвейердагыча эшләмәгәннәр. Үэ гомерләрендә телгә алып сөйләрлек бер-ике бина төзеп калдыра алсалар, алар өчен бу ярыйсы булган. Ә хәзер мөмкинлекләр чагыштыргысыз артыграк. Проектлар институтларда, лабораторияләрдә эшләнә, төзелеш мәйданнарында — куәтле техника. Биналарны төзүдән бигрәк әзер детальләрдән, конструкцияләрдән җыялар-монтажлыйлар.
Әйе, мөмкинлекләр артты. Тик менә шәһәрнең үсеш тарихында вакыйга булырдай, бәйрәм булырдай уңышлар саны ничектер әкренрәк арта. Чыннан да шәһәрдә архитектураның: аек акыл белән, әмма матур итеп төзергә кирәк, дигән төп кагыйдәсен бозып салынган нәрсәләр юк түгел. Әйтик, миңа, мәсәлән, чагыштырмача күптән түгел салынган «Татарстан» һәм «Идел» исемле кунак йортларында тукталган танышлар, каләмдәш дуслар алдында гафу үтенергә туры килгәне бар. Алар- ның бу биналарның бер ягына урнашкан номерларында трамвай яисә поезд тавышына йоклап булмый дип зарлануларына каршы мин гадәттә: «Ни хәл итмәк кирәк, техника заманы бит»,— дигән булам. Үзем аңлыйм: машинаның монда бернинди катнашы юк. Кунак йортларын юллардан читтәрәк, шау-шусызрак урынга салырга техника комачаулаганмыни?!
Республикабыз башкаласының үзәк магистральләреннән берсе Татарстан урамының проектын эшләгән архитекторларның ни уйлап эш итүләрен, аларның эстетик зәвыгын аңлау, күз алдына китерү шулай ук кыен. Елга порты янында ук тугыз катлы биналар калыккан. Аннары түбән катларында пыяла витриналы кибетләр, аптекалар, парикма- херскаялар урнашкан шундый ук биек, зур-зур балконлы өйләр тезелеп китә. Ә менә шулар арасында, нәкъ күз төбендә, соры төстәге казарманы хәтерләткән иләмсез озын, биш катлы яссы бер корылма сузылып ята. Әгәр бу һәр иҗат эшендә очрый торган гади бер уңышсызлык кына булса, гаепле кешесен гафу итмәсәң дә, аңлар идең Әмма бу очраклы уңышсызлык яисә хата түгел, бу — камил булмаган зәвыкнын ашыгыч җимеше, кем әйтмешли, булсынга түгел, гомер үтсенгә йөри торган битараф булган кеше эше.
Зур шәһәр кебек катлаулы социаль һәм иҗтимагый организм турында фикер йөрткәндә болай плюслар һәм минуслар куеп чыгу иң дөрес юл түгел, әлбәттә. Шулай да мин күзгә бәрелеп торган уңышсыз- лыкларны бер баганага тездем дә шунда ук икенчесенә казаныш дип әйтердәй нәрсәләрне санап киттем, һәм, әйтергә кирәк, соңгыларын табуы кыенрак булды. Әйтик, күз явын алырлык гүзәл опера театры. Эченә керсәң чыгасы килми, нечкә зәвык белән башкарылган чын художестволы бизәкләргә карап, сокланып туймыйсың, һәм шуның янында гына, мәйдан аша — консерватория концерт залының яссы «пыяла
тартмасы». Дәүләт циркының очып баручы тәлинкәне хәтерләткән соклангыч бинасы янында да — Себер, Үзәк Россия, Идел буе шәһәрләренең күбесендәге шундый ук биналардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый торган, тышкы кыяфәтенә караганда исеме җисеменә һич туры килми торган Спорт сарае. Кремль калкулыгында Ольга Александровна Кашиниева җитәкчелегендә «Гипровуз» институты архитекторлары проекты буенча эшләнгән бина — университетның мәһабәт физика корпусы басып тора. Ә шуннан бер квартал гына түбәндәрәк, Бауман урамы чатында — Татар ашлары йорты. Күзең бер ияләнгәч карап торырга ярыйсы да кебек. Тик шунысы начар; аның пыяла сте-налы залларында җәен миең кайнарлык эссе була, ә кышларын жил уйный. Яисә тагын бер мисал. Хәзер Казанда зур мичкәгә яисә имән кәүсәсенә охшатып ясалган, ишек өсләренә әллә ниткән хикмәтле фонарьлар эленгән сыраханәләр бер-бер артлы туып тора. Анда сиңа, керү хакын түләсәң, ике кружка <ак бүрекле» сыра агызып бирәләр, кулыңа сыр кисәге, яисә §алык-мазар тоттыралар. Монысы аңлашылсын да ди. Тик менә икенче бер нәрсәне аңлавы кыен: ни өчен Казан тикле Казанда чын самавары шаулап торган нибары бергенә чәйханә? Чәй онытылырга дучар ителгән эчемлеккә әйләнеп барамы әллә?!
Әлбәттә, һәр бина үзенә бер максат белән салына һәм шул максаты- а на хезмәт итә. Концерт залында, әйтик, орган моңнарын ишетергә, үз ° башкаручыларыбызның һәм гастрольгә килүче артистларның уйнау- “ җырлавын тыңларга мөмкин. Спорт сараенда хоккей уйныйлар, штан- *• гистлар яисә көрәшчеләр көч сынаша. Татар ашлары йортына кеше * милли ризыкларыбыздан авыз итәр өчен керә. Ләкин шуны да оныт- мыйк: һәр бинаның тышкы кыяфәте, архитектурасы да кешегә тәэсир итә, аның зәвыгын тәрбияли бит. Хәлбуки, ашык-пошык эшләнгән, бер- берсенә игез балалар кебек охшаган стандарт биналар кеше күңелендә нинди генә матур тойгылар уята алыр икән?!
Казан — мәңгегә онытылырга, юкка чыгарга дучар ителгән шәһәр- авыллар язмышын читләтеп үтә алган, күп тапкырлар хәрабәләрдән калыккан һәм үз киләчәгенә ышанган хәлдә алга бара килгән шәһәр. Менә хәзерге зур чикне атлап чыкканда безнең һәрберебез шәһәрнең бүгенгесе, иртәгәсе өчен икеләтә, өчләтә җаваплылык сизәргә, башкалабыз илнең төрле почмакларындагы бүтән шәһәрләргә охшаш булмасын өчен көчебезне кызганмаска, шәһәрнең үзенә, аның шундый өлкән яшенә, яшьләрчә кыю хыялларына хас үзенчәлеген саклау, бу үзенчәлекне арттыру юлында тырышырга тиеш. Юкса, әгәр без үзебездән элек яшәгән кешеләрнең якты истәлеге алдында баш имәсәк, алар үрнәгендә эшләмәсәк, аларның иҗат җимешләренә карап коры сокланудан гына ни файда?!
Тамырлар һәм ябалдаш
Ничек кенә булмасын, Казанның иң күркәм өстенлеге, бүтән бер җирдә дә кабатланмый торган ип мөһим үзенчәлеге шунда; анда төрле архитектура стильләре бергә кушылган, төрле милли культураларның бер-берсеиә үтеп керүе, бер-берсен баетуы чагылган Россиянең үзәк бер җирендә, җырларда җырлана торган Агыйдел, төньяк гүзәле Вятка, хезмәт сөючән Чулман-Кама һәм рус елгаларының анасы Идел бергә кушылган урында яшәүче күп кенә халыкларның һәм цилләтләр- ләрнең гореф-гадәтләре биредә янәшә яши.
Әнә карагыз: совет чорының беренче елларында салынган йортлар һәм безнең көннәр корылмалары, тәрәзә яңаклары милли орнамент белән матур итеп бизәлгән тәбәнәк бистә өйләре һәм өр-яңа культура
ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
сарае, манараларын күккә чөйгән мәчетләр һәм түгәрәк гөмбәзле чиркәүләр— болар барысы да бер китап сәхифәләре, һәм аларны һәркем кызыксынып укый.
Бөтен гомерен читтә йөреп үткәргән Александр Иванович Герцен Вяткага сөргенгә барышлый Казанда була, ул гына да түгел, язгы ташкын вакытында жандармнар күзәтүе астында Идел аша чыкканда чак кына батмый кала Шәһәр урамнарында йөри, күзәтә, чагыштыра, Казанның үзенчәлеге турында уйлана. Соңрак «Провинциядән хатлар»- ында ул болай дип яза: «Әгәр, Петр алдан күргәнчә, Россиягә Көнбатышны Европа белән таныштырырга язган икән, ул чак, һич шик юк, Казан — Европа идеяләренең Азиягә һәм Азия характерының Европага үтүе юлында төп кәрван-сарай».
Николай Васильевич Гоголь: архитектура — ул гасырның елъязмасы, дигән. Җир йөзендә берничә культураның бер-берсенә йогынтысы, күп кенә милләтләрнең, төрле социаль группаларның гореф-гадәтләре бергә кушылу үзен нык кына сиздерә, төрле чорларга кагылышлы иҗтимагый һәм социаль мөнәсәбәтләрнең эзләре ярылып ята торган шәһәрләр аз түгел, әмма рус, татар һәм Идел буенда яшәүче башка милләтләр архитектурасы бер-берсе белән үзара аеруча якын мөнәсәбәттә булган бүтән кала юк.
Нишләмәк кирәк, заманасы шундый булган: архитекторларның сәләте һәм осталыгы үзләренең тулы чагылышын төрбәләр, изге храмнар салуда гына таба алган. Җир йөзендә кеше күңеле өчен гүзәллек-ма- турлыктан да якын нәрсә бар икән?! Әмма шәһәрләр җирлегенә күчереп караганда гүзәллекнең әһәмияте ләззәт чыганагы булу белән генә чикләнми, ул безгә халкыбызның, күп милләтле дәүләтебезнең тарихыннан сабак бирә, ул безгә биредә, Рәсәйнең үзәк бер җирендә илебез архитектурасының ничек үсүе, камилләшүе турында сөйли. Бүгенгәчә сакланып калган уникаль һәйкәлләр, аларны иҗат иткән осталарга карата рәхмәт хисе уяту белән бергә, иртәгәге көн турында, илебез халыклары культурасының бер өлеше булган архитектураның киләчәктә үсеш юллары турында уйландыра. Үткәннәрне белми торып бүгенгене аңлап, киләчәкне күзаллап булмый.
Бүген борынгы Казанның нинди булганын берәү дә тәгаен генә әйтә алмый. Тик ару-талу белмәүче археологлар гына, үткәннең югалган эзләрен һәм билгеләрен эзләп, күп тапкырлар җимерелгән шәһәрне күз алдына китереп бастырырга тырышалар. Үткән еллар патша самодержавиесе политикасының төп кагыйдәсе милли тигезсезлек, халыкларны экономик һәм рухи изү икәнлекне раслыйлар, ике гасыр буена шәһәрдә Псковтан китертелгән осталарның корылмаларыннан башлап Россиягә читтән кертелгән классицизм, барокко, «византия-рус» стильләре кануннары буенча салынган биналарга кадәр төзелеп тә татар милли архитектурасы үрнәкләренең ни өчен бөтенләй булмавын аңларга ярдәм итәләр. Ул гына да түгел, унҗиденче гасырның урталарында фанатик булганы өчен Аксак Каратун дигән кушамат тагылган архиепископ Лука Канашевич сакланып калган татар архитектурасы корыл-маларын да җимерү турында указ чыгарттыра. Ул чакта хәзерге Татарстан җирендә дүрт йөздән артыграк дини корылмаларны җир белән тигезлиләр. Билгеле, аларның барысы да оста куллар белән күз явын алырлык матур итеп салынган булгандыр дип әйтеп булмый. Шулай да араларында кабатланмас могҗиза дип атардайлары да аз булмагандыр кебек.
Унсигезенче гасырда Екатерина II мөселман дине корылмалары салырга рөхсәт бирә. Билгеле, монда да ул үз файдасын күздә тота. 1767 елда Әби патша үз дәүләтенең көнчыгыш төбәкләрен карап кайтырга була һәм Казанга да килә. Культуралы императрица булып күренергә тырышкан, Вольтер, Дидро кебек француз мәгърифәтчеләре 102
белән хат алышып торган Екатерина аны французларга хас нәзакәтлелек белән «Төньяк Семирамидасы» дип атаган бу кешеләрнең берсенә Казан турында болай дип яза: «Кадерле Вольтер! Мин сезгә нинди дә булса бер Азия авылыннан хат язармын әле дип янаган идем, менә хәзер шул сүземне үтим...» Аннан ул. тәэсирләрен уртаклашып, болай дип дәвам итә: «Бөтен Идел буенда халык бай яши. тамагы тук... беркем дә зарланмый, мохтаҗлык чикми», «мине бик әйбәт каршылыйлар, менә дүртенче атна инде һәркайда берүк төсле шатлык — ...әгәр рөхсәт бирсәң, шәһәр кешеләре аяк астына келәм урынына үзләре ятарлар иде».
Ай-Һай, бу гади ялагайлыкны, тәлинкә тотуны чын ихтирамның чагылышы дип кабул итүче тәхет иясе адәмнәрнең гомер төзәлмәс сукырлыгы!
Әби патша булып киткәннән соң сигез ел үткәч, Казан «крестьян патшасы» Пугачев гаскәрләрен шатланып каршы ала. Татарстан Дәүләт музеенда билгесез рәссамның бер эше саклана. Анда Пугачевның сурәте Екатерина патша портреты өстенә төшерелгән. Ачлык-хәерче- лектән, изелү-рәнжетелүдән интеккән крестьяннарның баш күтәрүе Әби патшаны шул тикле куркыткан ки, ул дәүләт җинаятьчесе дип игълан ителгән Пугачевны Казанга алып килергә җөрьәт итмәгән, шәһәр халкы күз алдында Пугачевның тик... карачкысын гына җәзалаганнар.
Крестьяннар арасында булып узган чуалышлардан, аларда татарларның, башкортларның, чувашларның, чирмешләрнең рус ярлылары белән бер сафта булуларыннан борчуга төшкән патша хөкүмәте кечкенә милләт халыкларын бераз тынычландыру нияте белән кайбер дипломатик адымнар ясый. Аерым алганда. Россиядә ислам дине буенча махсус духовный управление оештырыла. Аның башында торучы мөфти һәм бүтән дин әһелләре дәүләттән акча алып тора башлыйлар. Идел буе мөселманнарына мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Әби патша пра
ф МӨЦЛЫ КАЗАН. НУРЛЫ КАЗАН
вославие дине попларының да, мөселман муллаларының да, католик- пасторларның да һәртөрле диннең нигезен тәшкил иткән нәрсәгә — хосусый милекчелеккә каршы бармаячакларын, дога-вәгазьләрендә дингә ышануларны, хакимлек ул алла тарафыннан бирелгән нәрсә, аңа тел-теш тидерү — зур гөнаһ, дип, яхшылык та, яманлык та алланың үзеннән, дип ышандырырга тырышачакларын, аларны күндәм булырга, сабыр булырга өндәячәкләрен яхшы аңлаган.
Казанда бүгенгәчә сакланган милли архитектура үрнәкләре нәкъ менә шул вакытларга туры килә дә. Шәһәребезгә, А. И. Герцен әйтмешли, Азия Көнчыгышы төсмерең биреп торган Мәржани, Әҗем, Апанай мәчетләре безнең өчен төзү осталарының борынгы бабаларыбыз традициясен сакларга, тормышны бизәргә, кеше күңелендәге иң нечкә кылларның хәрәкәтен ташта гәүдәләндерергә омтылуларының ачык дәлиле.
Тагын шунысы игътибарга лаеклы. Нишләп соң шул мәчетләрнең берсен халык Мәржани мәчете дип атаган? Ул бит баштарак аны салу өчен акча биргән Юнусов бай исеме белән йөртелгән булган. Хәзер исә Казанда бу исемне белүче кеше сирәк, ә менә Мәрҗанине беләләр. Бу кеше шул мәчеттә күпмедер вакыт мулла булып торган өчен генә- ме? Билгеле, дингә хезмәт иткән кешеләрнең барысы да, әйтик. Бэкон, Спиноза, Джордано Бруно кебек олы фикер иясе булган дип әйтеп булмый. Шулай да алар барысы да тискәре, надан булган дию дә дөрес булмас. Шиһабетдин Мәржани, мәсәлән, зур гыйлем иясе кеше, халыкны агарту өчен күп көч куйган мәгърифәтче булган. Заманында ул Бохараның бөтен Көнчыгышта дан тоткан «Мнр-Гарәп» мәдрә-сәсендә белем алган. Ул намаз укыту, вәгазь әйтү белән генә чикләнмичә, мәчеттә мәдрәсә ачып, үзе шунда балаларны укырга язарга өйрәткән, тарих белән кызыксынган, бабаларыбыз болгарлар, Казан хан-
лыгы турында, Россиянең үсеш тарихы турында, Көнчыгыш халыкларының мәдәнияте турында күп кенә әсәрләр язган Димәк, йсемен мәңгеләштерү өчен кешегә зур байлык иясе булу, мәчетләр салдыру гына аз ул. Дөньяда кеше шәхесенә, аның эшләренә бәя биргәндә бүтән төрле үлчәүләр кулланыла икән.
Үткән заманны кире кайтарып булмый, әмма еракта калган, инде онытылган бала чагың урамына кире кайтып була. Татарстан Дәүләт музеенда шәһәрнең үткәненә багышланган күргәзмә залларында йөргәндә мин нәкъ менә шул турыда уйладым. Казан музее илдәге иң бай музейлардан санала. Анда алты йөз меңнән артык экспонат бар: төрле гасырларның кәгазь һәм металл акчалары, рус һәм татар театрларының беренче афишалары, Путилов заводы чыгарган «Фордзон» тракторы, Идел буеның җир асты хәзинәсе-нефтьтән ясалган беренче каучук... Биредәге һәр өченче экспонатны музейга, борынгы каберлекләрдән, кешеләр яшәгән элекке авыл-шәһәр казылмаларыннан табып, тарихчылар, археологлар биргән. Кувшин һәм чүлмәк, бакыр савыт һәм бронзадан эшләнгән көзге, алкалар, көмеш-бакыр акчалар, исемнәре билгесез рәссамнар тарафыннан зәвык белән бизәлгән меңнәрчә бүтән нәрсәләр үткәндәге тормышны күз алдына китереп бастырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, кешедә ватанга, туган җиргә мәхәббәт тә тәрбиялиләр.
Менә шуңа күрәдер инде, борын заманнардан сакланып калган һәр нәрсәне без кулыбызга зур дулкынлану белән алабыз. Күңелебездә күп төрле хисләр уяна. Ни өчен дисәң, менә шул чүлмәкләр, Болгар иле осталары металлны мичтә эретеп искитмәле төгәллек белән ясаган әйберләр булмаса, бүгенге җитлеккәнлек тә булмас иде. Борынгы нәрсәләрдә— чигелгәннәрендә, гравер яисә ювелир кулы белән бизәнгәннәрендә, алтыннан, көмештән, энҗедән, асылташтан, яшмадан, ахактан гаҗәеп осталык һәм зәвык белән эшләнгәннәрендә — никадәр бай фантазия, күпме төсмер бар!
Менә шул борынгы осталарга карата ихтирам хисе саклау белән бергә, без тагын бер җитди нәрсәһе дә онытмаса идек: үткән буыннар иҗат иткән бу җәүһәрләрне туплау, саклау гына аз, алардан өйрәнә дә белергә, аларның ишен арттыру өчен тырышырга, соңыннан үкенерлек адымнар ясаудан саклана белергә кирәк.
Туган шәһәренең әдәби биографиясен яратмаган, аңа ихтирам сакламаган кеше, мөгаен, юктыр. Константин Паустовский әйтмешли, әдәбият ул зурайткыч пыялага охшаш — халыкның тормышын һәм күңелен ачыграк итеп күрергә ярдәм итә. Зур көрәшчеләр һәм олы шагыйрьләр булган Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре белән очрашу бездә нинди якты хисләр уята! Ә исемнәрен йөрткән бакчаларда безне Лев Толстой һәм Максим Горький көтә. Аларны күреп, бездә дөньяга менә шундый фикер һәм сүз титаннары күзе белән күз ташлау теләге туа. Ышанырга кирәк, килер бер көн, шәһәребездә Хөсәен Яма- шев, Мулланур Вахитов, Гафур Коләхметов кебек революция көрәшчеләренә, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташтай акыл ияләренә һәм әдипләренә дә һәйкәл куелыр.
һәм менә шулар арасында Гаврила Романович Державин һәйкәле дә үз урынында торса, ничек яхшы булыр иде?! Кызганыч, бик тә кызганыч, әмма нишләмәк кирәк, искене юк итми торып яңаны төзеп булмый дигән ялгыш һәм зарарлы фикер өстенлек алган заманнар да булган, арада кайберәүләребез Ленинның: «Без йөз еллар буена артта калуыбызны куып җитәргә тиеш»,—дигән сүзләрен, без сынлы сәнгать өлкәсендә кирәгеннән артык «бәреп төшерүчеләр» булып киттек, дигән кисәтүләрен онытып җибәргәннәр. Зур осталар саналган архитектор Карл Тонның һәм скульптор Самуил Гальбергның сирәк
очрый торган иҗат җимеше, Казан татарлары арасында «Бакыр бабай» дип дан казанган Г. Державин һәйкәле дә әнә шулай юк ителгән.
Хәлбуки, Гаврила Державин — Россия шагыйрьләренең шаһы, Пушкинны илһамландырган әһел, патша сарайларында, хөкемдарларның күзенә карап, алардан өстен булып, үз карашларын менә ничек . кыю әйтә алган шагыйрь: *
Җир хакимнәре, көчлеләр. Боеручылар, ишетегез. Сез әле һич беек түгел. Кайгылар кичмәсәгез!
(•Бөеклеккә».)
Бу юллар югары даирәләрдә ялагайлык, чиннарга табыну, икейөзлелек чәчәк аткан, кешедә киң күңеллелек, кыюлык кебек сыйфатлар түгел, түрәләргә ярый белү, үзеңнән өстеннәрнең теләген түбәнчелек белән берсүзсез үти белү югары бәяләнгән бер заманда язылганнар.
Әмма Казан кешеләренең Державинга мөнәсәбәте моның белән генә дә билгеләнми. Аларның шагыйрьне бүтәннәргә караганда ныграк үз күрергә, күбрәк ихтирам итәргә нигезләре бар. Беренчедән, ул Казанда яшәгән, Казан гимназиясендә укыган. Икенчедән, аның әле бөек князь Василий Васильевич заманында ук мөселман диненнән баш тарткан ерак бабасы Баһрам морзаның тамырларында татар каны аккан.
Тормыш дәвам итә. Аңарда гармония, гүзәллек ахыр чиктә барыбер тантана итә. Тормыш шуның белән көчле дә. Хәзер Татарстан Дәүләт музеенда Г. Р. Державин почмагы бар. Анда шагыйрьнең рәсеме, язу өстәле, кара савыты, кәнәфие куелган.
Шәһәребез аша үткән Александр Герцен аның тышкы кыяфәтендә Европа һәм Азия культуралары чигендә торучы кәрван-сарай билгеләрен күреп кенә калмаган, ул заманда ук университетлы культура үзәге булган Казанда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең рухын, асылын да төсмерли алган. Идел буе төбәгенең башкаласын ул замандагыча итеп күз алдына китерергә тырышып карыйк. Күп булса йөз мең кеше яши торган шәһәр. Сәүдәгәрләрнең күп санлы кибет-алачыклары. Урамнардан әледән-әле «барабызлар» үтеп китә, вәкарь белән атлап городовойлар йөреп тора. Губернатор йортына якынлашкан саен алар ешрак очрый. «Усия» исеме белән билгеле пристаньда йөк ташучыларның интернациональ телдәге: «Раз-два взя- ли»лары яңгырый. Урамнарда студентларны, хәтта профессорларны да очратырга мөмкин.
Без Казанны ничектер илебезнең химия бишеге дип, математика өлкәсендә атаклы Александрия шәһәре көндәше дип санарга күнеккәнбез, һәм табигать фәннәре күгендәге бу яктылык тарих, хокук, әдәбият, тел белеме кебек өлкәләрдәге эзләнүләрне һәм уңышларны ничектер күлә- гәдәрәк тә калдырган шикелле. Хәлбуки. Казанда 1814—1853 елларда эшләгән әдәбият сөючеләр җәмгыятенең бер утырышында профессор Петр Сергеевич Кондырев, ул вакытларда шәһәрдә хөкем сөргән рухи атмосфераны чагылдырып, болай дигән; «Без бүтән милләт халыклары арасында, борынгы татар патшалыгында,, элекке Болгар башкаласы якынында яшибез. Безне татарлар, чувашлар, чирмешләр, мордвалар, вотяклар, зыряннар (коми халкын элек шулай дип йөрткәннәр — М 3 ) чолгап алган Әрмәннәр, фарсылар, башкортлар, калмыклар, бохара- лылар һәм кытайлар бүтән җәмгыятьләргә караганда безгә якынрак торалар. Безгә тел яисә әдәбият мәсьәләсендә алар белән бәйләнешкә керү һәм бу хәлне үзебез өчен файдалану ансатрак Бу халыкларның төрле җырларын, риваятьләрен, язмаларын, повестьларын, китапларын... җыю нинди файдалы».
я ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
Россиядә тагын нинди шәһәр үзендә төрле телләрнең шулай янәшә яшәүләре белән мактана алыр иде икән? Университетта гарәп һәм фарсы телләре кафедрасы ачылгач ук татар һәм төрек телләрен өйрәнү кафедрасы оештырыла, шулар өстенә тагын Россиядә беренче булган кытай һәм санскрит (һиндстанда әдәби тел шулай аталган.—М. 3.) телләре кафедрасы эшли.
Ватаныбыз әдәбиятын сөючеләрнең алда инде телгә алынган җәмгыятен оештыручы кеше Нигъмәт Ибраһимов була. Киң катлау укучылар белә булыр: бу татар гимназиядә һәм университетта дәресләр биргән. Ләкин менә руслар гына түгел, бүтән милләт кешеләре дә яратып җырлый торган, хәтта белгечләр дә күп еллар буена рус халкы тарафыннан иҗат ителгән дип санап йөрткән:
Во поле березонька стояла, Во поле кудрявая стояла. Ой. люли-люли стояла, Ой, люли-люли стояла.—
дигән җыр сүзләренең нәкъ менә шул Нигъмәт Ибраһимовныкы икәнен барыбыз да беләме икән?!
Революциягә кадәр йөз елдан артык яшәү дәверендә нибары берничә дистә татар егетен укытып чыгарган император университетында шушы милләт кешесенең дәрес бирүе үзе үк гаҗәеп хәл. һәм әгәр Нигъмәт Ибраһимов анда укыту белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, шагыйрь буларак та танылган икән, әдәбият сөючеләр җәмгыяте оештыру фикерен алга сөргән генә түгел, гаять зур мәгърифәтчелек эше алып барган, соңыннан үзен узып киткән әдипләр тәрбияләгән икән, әгәр танылган язучы, рус теленең чын остасы Сергей Тимофеевич Аксаков күп еллар үткәч аның турында: «Минем әдәби юнәлешемдә бу кешенең әһәмияте зур булды», дип язарга кирәк тапкан икән, димәк, ул чыннан да олы җанлы кеше, зур талант иясе булган.
Халыкның, һәр аерым шәхеснең рухи тормышы, рухи эшчәнлеге логика һәм статистика кануннарына буйсынмый. Күп милләтле Ватаныбыз халыклары культураларының бер-берсен баетуларын, бер-бер- сенә үтеп керүләрен раслаучы мисалларны чагыштырып карыйсың да, бабаларының тамырларында бөтенләй икенче милләт каны аккан әдипнен Россиядә беренче шагыйрь булып китүе кебек яисә Казанда Әби патша рөхсәте белән ачылган милли типографиядә татар язучыла- рынын әсәрләре белән беррәттән Лев Толстойның, Лермонтовның, Некрасовның цензура тарафыннан тыелган китапларының тәрҗемәсе дә басылу кебек фактларга һич гаҗәпләнмисең.
Поэзиясенең милли рамкалар белән һич чикләнмәгән булуына, бөтен Россия поэзиясен туендырып торган тамырлардан үзенең дә көч һәм илһам алуына басым ясап, бөек Тукай менә ничек язган:
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш.
Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш.
Менә «Татар поэзиясе антологиясе» — халкыбызның шигърият өл-кәсендәге иң матур казанышларын үзенә туплаган калын китап Сигез гасырлык тарихы бар бу шигъриятнең. Кол Гали, Мөхәммәдъяр. Дәрд- мәнд, бөек Тукай... Алар — Октябрьга кадәр үтелгән зур һәм авыр юлдагы якты маякларның бары тик кайберләре. Аннары Такташ, Исәнбәт, Кәрим... Батыр рухлы Җәлил — илебездәге шагыйрьләр арасында бердәнбер Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Болары совет чоры талантлары. Антологияне актарып чыккач, барыннан да элек, бүтән халыклар әдәбиятларыныкы кебек үк, татар әдәбияты әсәрләренең дә күп милләтле илебез культурасының уртак казанышы бу
луы турында уйлыйсың, һәр шигырьнең үз халкы рухын, йөрәген рус укучысына ачып бирүче икенче авторы — тәрҗемәчесе бар. Владимир Луговской һәм Самуил Маршак, Анна Ахматова һәм Демьян Бедный, Евгений Винокуров һәм Михаил Исаковский, Михаил Светлов. Евгений Евтушенко, Ярослав Смеляков һәм Павел Антокольский — татар шагыйрьләренең әсәрләрен русчага менә нинди атаклы кешеләр тәрҗемә ♦ итә.
ган урыннар күп түгел алар.
Шәһәребездән ерак түгел, бөек Тукай: «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр. Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлай диләр», дип мактаган урыннарда милли аяк киемнәре фабрикасы эшли. Биредә матур-матур читекләр, бәрхет һәм күн туфлилар, чүәкләр тегәләр. Аларның һәркайсы болгар чорыннан бирле камилләштерелә килгән милли нәкыш-бизәкләр төшереп чигелгән була. Борын-борыннан Идел буенда гына түгел, барлык тирә-юнь илләрдә билгеле булган чи- гүле читекләрнең беренче «авторлары»— болгар осталары. Әле X гасырда ук болгарлар төрле төстәге йомшак күннән читек-кәвешләр теккәннәр. Йомшак хром-юфть әле хәзер дә Урта Азиядәге «болгар» артикулы белән йөртелә, калмыклар һәм алтайлылар әйбәт күнне «пулгайры» дип, ә венгрлар «багарня» дип атыйлар. Болгар осталарының, ә соңрак казанлыларның чигүле аяк киемнәре борын-борыннан Урта Азия, Кавказ, Квнбатыш Европа ярминкәләренә чыгарылган.
Хәзер дә җәйге-көзге эшләр бетеп, кырларны ак кар юрганы каплагач, Казан арты авылларында борынгыдан килгән шушы шөгыльгә тотыналар, рәссамнар ясап биргән бизәкләрне булачак читек кунычларына, үкчә артларына, чүәк башларына күчерәләр. Арчадагы, Дөбъяз- дагы, Янаширмәдәге махсус цехларда меңнән артык чигүчеләр, тегүчеләр хезмәт итә. Биш йөздән артык кеше бу эшне өенә алып башкара. Бабаларыбыз сәнгате яши, вакыт үткән саен яңа эчтәлек белән байый, зуррак тәэсир көченә ия була бара. Рәссам һәм архитекторларыбызны» ата-бабалар тәҗрибәсенә, алар осталыгына торган саен ешрак мөрәҗәгать итүләре, алар калдырган мирастан, хәзинәләрдән хәзерге фикер
Казан турында сөйләгәндә, аның турында бик күп төрле матди һәм рухи байлыкларны, традицияләр һәм гореф-гадәтләрне үзенә җыйган һәм җыя барган үзәк буларак уйланганда, тагын шуны да өстәп үтәргә мөмкин. Тормыш үзе, күпмилләтле совет дәүләтебезнең үсеш баскычлары бөек рус художнигы Ф. М. Достоевскийның хыял-өметләрен бик ачык раслый. Ул: «һәр культура башка барлык милләтләрнең азат һәм мөстәкыйль үсүләре юлында һәм алар белән туганнарча бердәмлектә генә, үзара тулыландырылып, үзенә башкаларга хас үзенчәлекләрне үзләштереп һәм үзендәге үсентеләрне аларга биреп, бер-берсе белән рухи уртаклык табып, үзара сабак алышып яшәгәндә генә күтәрелә алачак», дип язган иде.
Без кысыр хыялыйлар түгел, нык нигезле оптимистлар. Шунысы куанычлы: тормыш сабаклары бушка китмәгән, үткәннәр белән кызыксыну һәм шушы кызыксынуларны бүгенгебез һәм киләчәгебез файдасына кулланырга омтылулар матур өметләр кузгата
Еллар бер-бер артлы үтә тора. Бер төрле стильләр юкка чыга, яңалары туа, гореф-гадәтләр үзгәрә. Машиналар, конвейерлар киң таралу аркасында һәр өлкәдә, хәтта художество-сәнгать әйберләре җитештерүдә дә, бертөрлелеккә, формалар гадилегенә омтылыш көчәя. Кайбер бизәкләр төссезләнә, стандартлаша.
Кайчак менә нәкъ шуның аркасында дөньяга бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган, җанга ләззәт, күңелгә шатлык бирми торган әйберләр дә тугалый. Бөтен дөньяга билгеле Хохлома һәм Палеха. Гәрәбәгә бай Балтик буе. Искитмәле матур челтәрләр эшләүче Вологда шәһәре, һәм борынгы, һәм бүгенгечә яшь халык һөнәрләре буыннан-буынга саклан-
ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
ләрне җиткерү өчен буяу һәм образлар эзләүләре — бик куанычлы, хуплауга һәм игътибарга лаек нәрсә.
Бәлки белгечләр, үзләренең һәрнәрсәдән хәбәрдар икәнлекләрен күрсәтү-раслау өчен, архитекторлар И. Гайнетдинов һәм Н. Скворцов- ларның Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасын бизәгәндә татар милли орнаментларыннан тыш тагын әле Урта Азия халыклары бизәкләре белән дә мавыгып китүләрен әйтми калмый торганнардыр. Ләкин чын сәнгать әсәре белән очрашканда—зур рәсемме ул яисә нәни генә сынмы, зур сараймы яисә җентекләп шомартылган-чарланган асылташмы— без бит стильләр һәм классификацияләр турында уйламыйбыз, әйбернең үзенә, аның камиллегенә карап сокланабыз, аңардан ләззәт алабыз, аны иҗат иткән кеше кичерешләренең үз күңелебездә дә кузгалуын тоеп шатланабыз, үз-үзебезне дә шәбрәк аңлый башлагандай булабыз. Андый чакларда без үзебезне күп көннәр һәм төннәр буена коры чүлдә адашып йөреп, ниһаять, су буена килеп чыккан решедәй хис итәбез һәм чын гүзәллек чишмәсеннән туймастай булып эчәбез.
Театр бинасында да шулай. Стеналарга, түшәмнәргә, баскыч кул-тыксаларына, рәшәткәләргә төшерелгән басымлы рәсем-бизәкләр күзне камаштырмый, киресенчә, бөтен бина эченә ниндидер җиңеллек, иркенлек, күркәмлек биреп тора һәм, аларга карап, һәркемнең күңелендә: мин дә үз эшемне шулай яратып, шундый осталык белән башкараммы икән? дигән сорау туа төсле.
1973 елда рәссамнардан Е. В. Киселев, Г. А. Зяблицев, П К. Макаров, Р. Алиев, В. В. Киселев, Ю. А. Ефремовлар «Акчарлак» рестораны бинасын бизәделәр. Тыштан карашка бина үзе әллә ни искитмәле түгел. Ә шулай да ресторанны «бик яхшы» билгесе белән кабул иттеләр. Төзүчеләрнең эшенә мондый югары бәя бирелүнең төп сәбәбе, минемчә, йорт эченең ак керамика белән искиткеч уңышлы бизәлүендә, һәр нәкышта, һәр рәсемдә осталарның сәләтен, талантын, үз-үзләренә, үз иҗатларына, эзләнүләренә карата таләпчән булуларын сизәсең.
Хәер, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Элекке традицияләрне бүгенге хисләр белән, яңа алымнар белән чама белеп, зәвыклы итеп, дөрес нисбәт саклап бергә кушу иҗатта һәрвакыт уңыш китерә. Музыкасында бабаларыбызның һәм замандашларыбызның уй-кичерешләрен бер үк дәрәҗәдә оста чагылдыра белгән, чын мәгънәсендә тылсым көченә ия булган Салих Сәйдәшевнең фантазиясе' белән. Рөстәм Яхин- ның нәфис романслары. Нәҗип Җиһановның опералары һәм симфонияләре белән баетылганнан соң татар халкының чал милли культурасының нинди киң колач, нинди көчле яңгыраш алуы һәркемгә билгеле.
Дөресен әйткәндә, без соңгы вакытта милли керамика дигән нәрсәне бөтенләй оныткан булганбыз кебек, һәм менә, шәһәребезнең бәхетенә каршы дип әйтикме, Казанга талант иясе бер кеше килде, һәм сәнгатьнең сүнеп бара торган шушы төренә җан өрелгәндәй булды. Мин илдә бик сирәкләрдән булган Абрамцев художество училищесын тәмамлап, моннан унөч ел элек безнең шәһәргә эшкә җибәрелгән Борис Шубинны күздә тотам. Зур талант һәм чын илһам, нечкә зәвык һәм тырышлык, халык иҗатының язмышы өчен җаваплылык хисе һәм үз эшенә мәхәббәт — чын художник булу өчен зарур бу сыйфатлар Борис Шубинга элекке осталарның «серләренә» төшенергә генә түгел, ә га- дәти бер кирпеч заводында художестволы керамика цехы оештырырга, тамырлары белән борынгы осталар һөнәренә барып тоташкан хәзерге заман производствосын оештырып җайга салырга мөмкинлек бирде. Узган берничә ел дәвамында ул инде уналты күргәзмә оештырды, анын продукциясе 1 миллион «тираж» белән эшләп чыгарылды.
Безнең матбугатта һәм галимнәр арасында Кремль калкулыгындагы гүзәл корылма — Сөембикә манарасы турында күптәннән инде бәхәс бара. Аның кем тарафыннан һәм кайчан төзелгән булуы әлегәчә бил-
сесез. Берәүләр, Казан Россия империясе составына кертелгән вакытта, ягъни 16 гасырның урталарында, бу манара инде булган дип, жиде катлы булып күтәрелгән һәм очлы башы белән күккә ашкан бу корылмада мөселман архитектурасы алымнары ярылып ята, дип баралар. Ләкин шундый ук төпле дәлилләр белән раслана торган икенче бер гипотеза да бар: манара Казан Россиянең Идел буе төбәгендәге үзәк шә- ♦ һәре булгач салынган, шуңа күрә ул үзенең тышкы күренешләре белән Мәскәү Кремле корылмаларын хәтерләтә. Бу фикер дә нигезле яңгырый, аңа да каршы сүз әйтүе кыен.
Фәнни бәхәсләрнең төрлесе була. Кайчак аңа катнашучылар әле кичә генә аяк терәп яклаган нәрсәләрен бүген юкка чыгарып ташлыйлар һәм, киресенчә, моннан бер генә атна элек яраксыз дип саналган дәлилне берсекөнгә күккә чөеп мактый башлыйлар. Мондый бәхәсләргә сагаеп карау хәерлерәк, чөнки алар хакыйкатьне ачасы урынга кайчакта мәсьәләгә буталчыклык кына кертәләр. Татарларның исеме белән бәйле хәлне дә фәндәге шундый буталчыклык үрнәге дип күрәм мин. Шуның нәтиҗәсендә күптән кырып бетерелгән татар кабиләләре, кабердән күтәрелеп, ярты Европаны яулап алганнар булып чыкты лабаса! Хәлбуки, Чыңгыз ханның явыз ния- • тенә буйсынып, Урта Азия, Россия һәм Европа шәһәрләренә, авылларына кара яу булып ябырылган урдаларда, «Дөньяны буйсындырырга уйлаган Тсмугжинның тормышы» дигән китабында (Мәскәү, «Наука» нәшрияты, 1973 ел, 62 бит) Е. Каганов язганча, «чын татарлар... аз булган, аларның дәһшәтле исемнәре генә калган, ә алар үзләре, монголлар кылычы белән туракланган хәлдә, туган олысларында җир ку- " енында ятып калганнар». Татар-монгол явы шул тикле бәхәссез реаль г факт булып киткән ки, төрле риваятьләр, легендалар, үзләре ишеткән һәр имеш-мимешне киләчәк буын өчен теркәп калдырган билгесез кешеләрнең елъязмалары бәхәссез хакыйкать буларак кабул ителгән, төрле телләрдә, әдәбиятның, сәнгатьнең төрле жанрларында яктыртылган, гәүдәләндерелгәи. һәм шулай итеп, Идел һәм Кама буйларында, Россиянең үзәк бер җирендә гасырлар буе яшәгән, чагыштырмача югары материаль һәм рухи культурага ия булган зур халык — болгар халкы тарихның сикәлтәле юлларында кинәт каядыр югалып калган да анын урынына каяндыр икенче бер милләт—татарлар барлыкка килгән?!
Казанның иң калку бер җирендәге жиде катлы бу могҗизаны, Сөембикә манарасын кем салганлыгы хакында кызу бәхәс купканда, мин ул кешенең барыннан да элек зур һәм бөек оста булуы турында, бер үк вакЫтта галим дә, инженер да, художник та булуы турында уйлыйм. Кем генә булса да — дан һәм зур хөрмәт аңа. Әгәр Сөембикә манарасы «теге заманга кадәр» салынган икән, аны төзүчеләр, һичшиксез, рус архитектурасы кануннары һәм алымнары белән таныш булганнар, алардан бик оста файдаланганнар. Әгәр «шуннан соң» салынган булса,— осталар мөселман архитектурасының алымнарына, формаларына ихтирам белән караганнар. Нәкъ менә шул нәрсә: үзендә ике культураның — Көнчыгыш Европа һәм Азия культураларының казанышларын туплаган булуы Сөембикә манарасына ниндидер тылсым көченә ия булган аерым бер үзенчәлек биреп тора, аны бөтен дөнья архитектурасының кабатланмас җәүһәре итә. һәм әгәр Казанга килүче туристлар, кунаклар саны елдан-ел арта икән, моның сәбәбен бәлки бу кешеләрдә Ленинградтагы Исаакии соборына, Сәмәркандтагы Биби-ханым һәм Гүр-Әмир мавзолейларына тиң искитмәле иҗат җимеше булган шушы Сөембикә манарасын үз күзләре белән к^реп китү теләгенең көчле булуыннан да эзләргә кирәктер?!
Тормыш дигәнебез көннәи-көн тизрәк агыла тора. Совет Сә.мәрканды Урта Азия шәһәрләренә генә хас тышкы кыяфәте белән матур. Арагва
АРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
һәм Кура елгалары кушылган урында урнашкан Мцхета ачык һавадагы музей булып кына калмаган, элекке традицияләрне файдаланып, аларны үстерү юнәлешендә төзелгән бүгенге көн корылмалары белән дә баетылган.
Узган дәверләрдә дә, хәзер күп милләтле Татарстан республикасының башкаласы булгач та, Казан географик яктан Идел һәм Кама елгалары чатында, бабаларыбыз сайлаган шул ук урында, Герцен әйткәнчә, «Европа идеяләренең Азиягә һәм Азия характерының Европага үтүе юлында төп кәрван-сарай» булып кала бирә. Мөмкинлекләребез артканнан-арта. Матди һәм рухи культура казанышларын сайлап үзләштерергә, милли традицияләребезне ишәйтергә һәм үстерергә шартлар күбәйде. Куәтле тамырлардан куәтле ябалдаш үсмәве мөмкин түгел!
Беренче биеклек
Беренче тау, Икенче тау, Өченче тау — бер-бер артлы тезелеп Кабан күленә таба төшә торган элекке урыннарга исем биргән бу биеклекләр, әлбәттә, Эльбрус, Монблан кебек таулардан күп тәбәнәк. Ләкин эш топографлар билгеләгән нокталарның диңгез тигезлегеннән ничә метрга югарырак булуында гына түгел. Өскәрәк менәргә, менгән саен күбрәк нәрсәләр «күрергә омтылу кешегә гомумән хас нәрсә, һәм ул, шушы табигый теләгенә буйсынып, шул хыял белән канатланып, егыла- үрмәли булса да, һаман биеккә үрмәли. Ниһаять, теләгенә дә ирешә. Аңа чиксез киңлекләр, океан-диңгезләр, урман-кырлар, авыл-шәһәрләр ачыла. Барысы да синең күз алдыңда Әмма — гаҗәеп хәл!—дөнья элеккечә үк серле һәм аңлаешсыз булып кала бирә.
Хәер, монда гаҗәп бер нәрсә дә юк. Эш күз күреме җитә торган җирнең киңрәк, ераграк булуында түгел, кешенең үз акылы белән вакыт дигәнеңнең эчтәлегенә, асылына үтеп керә белүендә, тормышның, җәмгыятьнең кая таба баруын еллар аша күрә, аңлый һәм төшенә алуында.
Миңа калса, Казандагы Беренче тау — кеше акылы әле моңарчы ирешә алмаган рух һәм фикер киңлекләре ачыла торган иң югары биеклекләрнең берсе. Унҗиде яшьлек Володя Ульянов нәкъ шушы тау башыннан иске дөньяның җимерекләре өстендә калкачак яңа Россияне күргән.
1888 елның көзендә, унсигез яшьлек Володя Кокушкино авылыннан сөргеннән кайткач, Мария Александровна хәзер Владимир Ильич Ленин музее урнашкан Беренче тау урамында квартирга керә. Бу Ульяновларның Казандагы беренче адреслары түгел. Патшаның үзенә каршы чыккан гаиләгә торыр урын табуы ансат булмагандыр, әлбәттә. Сембер шәһәрендә яшәүче бер дус кызына хатында Оля болай дип язган: «Бу квартирлар белән бәла... берничә көннән тагын күченәчәкбез:», һәм шунда ук яңа адресын да күрсәткән — Беренче, тау урамы.
Хәзер шәһәрдә күп урыннар элеккечә түгел. Урамнарда асфальт, конкалар урынына трамвайлар йөри, троллейбуслар йөгерә, газ фонарьларын электр яктырткычлары алыштырган. Бәлки без бүген патша хәзрәтләренең үзенә һөҗүм итүдә катйашкан дәүләт җинаятьчесенең энесе Володя Ульяновның ул чакларда бу тирәдә ниләр күргән булуын күз алдына да китерә алмаган булыр идек. Әле дә ярый, шул ук Беренче тау урамында Ульяновлардан биш кенә ел элек университетка керү турында хыялланып йөргән Алеша Пешков яшәгән, һәм үзенең автобиографик повестьларында бу тирәләрнең ул вакытта ниндирәк булганын тасвирлап калдырган. «Евреиновлар йорты (ул Ульяновлар торган Орлов йортының күршесендә.— М. 3.) фәкыйрь генә, тар гына урамның очында ялгыз калкып тора иде, аның бер стенасы янгыннан соң калган
халыклары күңеленнән әле җуелмаган була. Разин үзенең гаскәрләрен * Мәскәүгә Идел ярлары буйлап алып бара, үзе үткән җирләрдә кресть- * яннарны азат итә килә. Ләкин Сембер шәһәрен беренче һөҗүмендә ала алмыйча, бу шәһәр тирәсендә туктап кала. Сембергә ярдәмгә ашыккан һәм шунда камалган патша гаскәрләре башлыгы князь Борятннский тиз хәрәкәт итә алмавыннан, Казан елгасы тамагында угры татарлар, чувашлар һәм мордвалар белән бәрелешергә туры килүеннән зарлана Казандагы бик атаклы вакыйгадан — Россиядә социал-демократлар хәрәкәтенең булачак оештыручысы Владимир Ульянов та катнашкан студентлар сходкасыннан берничә генә ел элек шәһәрнең укучы яшь-ләре алпавытларга каршы баш күтәргәннәре өчен граф Апраксин җәзалаган Бездна авылы крестьяннары истәлегенә җеназага җыелалар. Анда II. Г Чернышевскийның фикердәше, Казан университеты профессоры А. П. Щаповның ачу һәм нәфрәт белән әйтелгән: «Сез, дуслар, бөтен халык күптән тилмереп көткән азатлык хакына көрәштә деспотизмның беренче корбаннары булдыгыз».— дигән сүзләре зиратта гына яңгырап калмаган. Аларны бар халык ишеткән. Аларны үзенең «Коло- кол»ында Александр Герцен күтәреп алган
Аерым-аерым караганда, бу фактларның очраклы нәрсәләр булып күренүе дә ихтимал. Ләкин алар —бер гомум закончалык чагылышы Тарих Идел буе төбәгенең башкаласы Казанны иҗтимагый һәм политик көрәшнең иң алгы сызыгына чыгара. Александр патшага аткан Дмитрий Каракозовның, Россия императорына һөҗүм итүдә гаепләнеп, Александр Ульянов белән бергә' җәзаланган Василий Оснпановның Казан университетында укыган булулары. Шлиссельбург казаматларында озак еллар тоткында яшәгән атаклы революционер Вера Фиг- нерның намуслы, киң күңелле профессор Франц Лесгафт лекцияләренә йөрүе —болар берсе дә очраклы хәл түгел.
һәр биография, һәр язмыш — югары максатка илтүче күперчек ул, язмыш каршында, хакыйкать каршында һәркем тигез булсын өчен көрәшкә өндәү ул! Оешмаган чыгышлардан — сыйнфый көрәшкә' һәм
| м 1 орький. Әсәрләр. 18 томда 1962. 9 том. 420 бат
бушлыкка карый. Бушлыкта куе булып чүп үләннәр үсә, әрем, тигәнәк, ат кузгалагы, бузина куаклыклары арасында җимерек кирпеч йорт калкып тора, ә ул җимерекләр астында — зур подвал. Анда хуҗасыз этләр яши һәм үлә иде» ’. ■
Сембер гимназиясен тәмамлаганнан сон, 1887 елның көзендә Володя Ульянов Казан университетының юридик факультетына укырга керү ♦ нияте белән Казанга килә.
Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, олы улы Саша үтерелгәннән сон Мария Александровнага, Володяның гимназияне бик яхшы аттестат алып, алтын медальгә тәмамлаган булуы берни тормый, дәүләт җинаятьчесенең энесенә ике башкаланың берсендә дә укырга рөхсәт булмаячак, дип турыдан-туры әйтәләр. Икенчедән, Казан Ульяновлар өчен ят шәһәр түгел. Казаннан 40 кына чакрым җирдә, бәләкәй генә утарында Мария Александровнаның әтисе Александр Дмитриевич Бланк яши. Өченчедән, Володяның әтисе Илья Николаевич үзе дә Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлап чыккан кеше. Ниһаять, тагын бер нәрсәне, Казанга килергә карар бирелүнең төп сәбәбен, Владимир Ильичның язмышында һәм биографиясендә зур роль уйнаган фактны — Казанның интернациональ шәһәр булуын, анда пролетариатның инде оешып килүен, революцион хәрәкәтнең тууын да истән чыгарырга ярамый. Володя Ульянов Казанга университетка укырга керергә килгәндә, Степан Тимофеевич Разинның кан эчүче боярларга, алпавытларга каршы көрәше, бу көрәштә «бергә булыйк!» дигән чакыруы Идел буе
А Р И П O Ь ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
шушы тарихи тенденция Россияне Николай Федосеевның беренче марксистик түгәрәкләренә алып килә.
Ул чактагы унҗиде яшьлек гимназист Николай ФеЛэсеев ярыйсы ук хәлле гаиләдән'чыккан. Казанга университетка керү нияте белән килгән һәм монда марксизмны өйрәнүгә керешкән. Ул яңа, ирекле тормыш турында хыялланган һәм революцион тәгълиматның Маркс әйтеп биргән асылы: философлар дөньяны аңлату белән чикләнделәр, ә бурыч аны үзгәртүдән гыйбарәт, дигән сүзләре һәркемгә барып җитсен, аңлашылсын дип тырыша. Федосеев народникларга каршы көрәшә, алар белән бәхәсләр оештыра, зур көрәшнең бөек хакыйкатен аңлата торган листовкалар язып, үзе үк шуларны бастырып тарата.
Алеша Пешков инде бу вакытта Евреиновлар йортыннан китеп, Марусовкага күчкән һәм анда корректор булып көненә унбиш тиен хезмәт хакы алучы Гурий Плетнев исемле егет белән бергә яши башлаган була. Плетнев булачак пролетар язучыга Федосеев тарафыннан язылган листовкаларны тарату бурычын йөкли, ә тегесе, зур эш башкаруын аңлап һәм шуңа чиксез шатланып, Казандагы Алафузов һәм Крестовниковлар заводларында эшләүчеләр янына йөри. «Мин ул кешеләргә, шайтан белсен, ниләр генә сөйләгәнмендер,— дип яза Горький, үзенең Казандагы тормышын исенә төшереп.— Әлбәттә, сөйләгәннәрем- нең барысы да аларда бүтән төрле, җиңелрәк һәм мәгънәлерәк тормышның мөмкин булуына өмет уята ала торган нәрсәләр булгандыр. Кайчак мин мона ирешә идем һәм, шешенгән йөзләргә кайгы өртелүне, күзләрдә гарьлек һәм ачу кабынуны күреп, мин үземне бәйрәмдәгечә хис итә идем һәм горурлык белән: мин бит «халык арасында эшлим... аны агартам...» дип уйлый идем»IV.
Күңелләрдә менә шундый ачу һәм гарьлек кабынган, яхшы тормышка өмет уянган заманда Владимир Ульянов Казан университетына укырга керә.
Абыйсы Сашаның һәлак булуы уңае белән кайгылы уйлар кичерә Володя, тирән уйлана һәм патша үтерү, аерым шәхесләрнең батырлыгы гына уңыш алып килмәячәк, җиңүгә бары тик самодержавиегә каршы көрәшкә халыкны күтәрү юлы белән генә ирешергә мөмкин дигән нәтиҗә ясый.
Университетка керергә җыенганда ук ул Казан кебек культура һәм промышленность үзәгенең мөмкинлекләрен исәпкә алмый калмаган. 140 мең кешелек шәһәрдәге 10 мең пролетарий, йөзләрчә студент — бу инде көрәштә чын таяныч булырдай зур көч.
һәм Володя Ульянов беренче көннәрдән үк революцион караштагы студентлар белән якын элемтәгә керә, полиция «гадәттән тыш зарарлы» дип санаган Яков Богораз түгәрәгенең актив члены була.
Николай Федосеев патшага һөҗүм итүдә катнашкан Александр Ульяновның энесе турында күп ишетә, аны ихтирам белән телгә ала: «Аның белән якыннан танышырга кирәк. Гаять зур файда булачак»,— ди. Ләкин, кызганычка каршы, моны эшләргә өлгерә алмый.
Икърар итми булмый: иске Россиядә шымчылык югары дәрәҗәгә куелган булган, жандармнар аз гына шик астында булган кешенең дә һәр адымын күзәткәннәр. Охранканың нәкъ менә шулай шәп эшләгәнлеге аркасында, без бүген Володя Ульяновның университетта үзен ничек тотуын беләбез: «Занятиеләргә сирәк йөри иде... тантаналы актта булмады... Ниндидер начар эшләргә җыенып йөрде...»
Ә 4 декабрьда унҗиде яшьлек Володя Ульянов беренче чыныгу кичергән, аңа тормышының төп максатын билгеләргә — революцион көрәш юлына басарга төп этәргеч булган сходка башланып китә.
IV М. Горький. Әсәрләр. 18 томда М, 1962. 9 том. 440 бит.
Владимир Ульяновка университетка кире кайтырга рөхсәт итмиләр. Шуннан сон ул Казанда үтеп барышлый гына була. Ә Казан исә Россия социал-демократлар хәрәкәтенең төп үзәкләреннән берсенә әверелә. Партия заданиесе белән монда берничә тапкыр Н. Э Бауман, Я- М. Свердлов, В. В. Адоратский, Н. А. Семашко, А. С. Кулеша, И. А. Саммер һәм В. И Ленинның башка көрәштәшләре килә. Казанда беренче татар большевиклары Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Гафур Коләхметовлар яши һәм революцион эш алып бара. Петербургта «Аврора» залпы яңгырагач, революция сигналын беренчеләрдән булып Казанда ишетәләр, һәм прапорщик Николай Ершов кызылгвардиячеләр отрядын совет власте өчен көрәшкә күтәрә. Казан — Россиядә Октябрьның кызыл әләмен күтәргән икенче шәһәр.
...Хәзер университетта В. И. Ленин мемориалы эшли Анда бөтен нәрсә 1887 елдагы хәлгә китерелгән. Шул ук актлар залы Тик аның стеналарында тәхет иясе затларның портретлары урынына Толстой, Лобачевский, Аксаков, Бутлеров һәм университетны тәмамлап чыккан. Ватаныбыз фәненең горурлыгы булып танылган бүтән бөек кешеләрнең рәсемнәре эленгән.
Булачак юлбашчы тарих, хокук буенча лекцияләр тыңлаган аудитория яңадан ачык. Стенасында — сходкада катнашкан өчен университеттан чыгарылган студентлар исемлеге. Анда утыз тугызынчы кеше — Владимир Ульянов Аудиториядә — ул утырган парта
һәр иртәдә бу тирәдән, кулына китаплар тоткан, тужуркасын иңбашына салган бронза һәйкәл яныннан, дәрескә ашыгучы студентлар уза. һәм менә хәзер әлеге бронза егет үзе дә постаментыннан төшәр дә, аудиториягә кереп, үз партасына утырыр төсле тоела...
Беренче тау дип аталган урамда В. И. Ленин музее ачылды. Дмитрий Ильич һәм Мария Ильинична өйдәге бөтен халәтне элеккечә итүдә булышты. Кухня, Мария Александровна бүлмәсе, балалар бүлмәләре. Володяныкында—тимер кровать, китап киштәсе, өстәл өстендә—керосин лампа, пыяла кара савыты Урындык артына гимназист курткасы эленгән Биредән, Беренче таудагы өйнең тәрәзәсеннән, Володя Ульянов әрем, тигәнәк үскән бушлыкка, җимерек йорт калдыкларына карап торган һәм киләчәкне ул чакта әле каплаган пәрдә аша иске дөнья хәрабәләрендә калкачак бүгенге Россияне күргән
Ульяновлар гаиләсенең Казандагы тормышы турындагы истәлекләрендә Анна Ильинична «таныш-белешләр безгә килеп йөрмиләр иде» дип яза. Бу аңлашыла да: Казан мещаннары Сембер мещаннарыннан бер яклары белән дә аерылмаган, берәү дә «патшага каршы» булган гаилә белән дус булырга теләмәгән Ә менә хәзер Ульяновлар урамы дип йөртелә торган элекке Беренче таудагы элекке Орлов йортында В И. Ленин музее ачылганнан соң үткән 40 ел эчендә анда дөньядагы 105 илдән 4 миллионнан артыграк кеше булган Монда килүчеләр гади язу өстәле янында, бөтенебез өчен кадерле кеше укыган һәм битләре ачык калдырылган китапка карап озак басып торалар һәм биредән, бу бөек кешенең революцион көрәш юлы башланган урыннан бүтән бер генә биеклектән дә күрергә мөмкин булмаган нәрсәне күрергә тырышалар.
Идел өстендә могҗиза
Казан өстендә кичке шәфәкъ сүнеп, Иделнең яр сызыклары караңгылык эчендә югалып калгач һәм елга тигезлегендә бер-берсенә күз кысышучы утлар җемелди башлагач, Кремльнең Спасск манарасы әле кабынып, әле сүнеп китә торган куе кызыл төстәге нур эченә чума Шул ук вакытта искиткеч тәэсирле итеп металл чыңы яңгырый. Сәгать суга
а «к. У > м и
113
Казандылар бу күренешне үзләренчә «малиновый звон» дип атыйлар. Сәгать чыны, дулкын-дулкын булып, урамнарга, мәйданнарга тарала. Бер сугу саен манарада әлеге нур кабына. Искитмәле күренеш! .
Бу күренеш — Казанның горурлыгы, аның сере, могҗизасы. Александр Николаевич Скрябинның «Прометей» дигән поэмасы нәкъ Казанда беренче тапкыр тавыш һәм төсле яктылык ярдәмендә башкарылды. Кешеләр хакына, аларга изгелек итү хакына иң авыр җәзага барган, Зевсның нәфрәтеннән һәм үченнән курыкмыйча, аларга ут табып биргән мифик титан, бөек Прометейга багышлап язылган бу әсәрне, бу гимнны 1911 елда беренче тапкыр башкарганда аның яктылык партитурасын уйнау өчен инструментлар әле булмаган. Аны гади оркестр гына башкарган.
Шуннан соң ярты гасыр үткәч, Казан авиация институтының «Прометей» дип аталган конструкторлык бюросы энтузиастлары, махсус аппаратура иҗат итеп, А. Н. Скрябин поэмасын яктылык һәм музыка ярдәмендә башкардылар. Казан — ничәмә-ничә буын музыкантларының хыялын тормышка ашырган, аваз-аһәңне «күрсәтә» белү бәхетенә ирешкән беренче шәһәр. Ә Казан Кремленең Спасск манарасында сәгать суккан саен кабына торганы әлеге «малиновый звон»—прометейчы- ларның икенче җитди адымы. Ул кешеләрне тавышны «күрергә» генә түгел, архитектура формаларын «ишетергә» дә өйрәтә.
Әйе, кайчандыр, моннан күп еллар-гасырлар элек Казан үзенең туган көнен югалткан. Күрәсең, метрикалар һәм календарь даталары турында уйларга вакыт та, мөмкинлек тә булмаган ул заманнарда. Ләкин моннан күп гасыр элек тормыш итү өчен Идел һәм Казан елгалары кушылган урынны сайлаган кешеләр, бу тирәләргә соңрак күчеп килгән, үз илләренең чигендәге бу ныгытманы шәһәр иткән, зур дәүләтнең башкаласына әверелдергән буын вәкилләре бабаларының чуен кою, торбалардан су җибәрү, матур-матур таш пулатлар салу осталары булуларын, фәннәр белән шөгыльләнүләрен, шигырь-поэмалар язуларын онытмаганнар.
Мәсәлән, күпме вакыт Европада кешеләр чуен кою һөнәрен тик XVI гасырда гына үзләштергәннәр дип саналган. Ә менә археологлар Идел буе болгарлары илендәге домналарның нәкъ ике гасырга өлкәнрәк булуларын расладылар. Болгар дәүләте башкаласының җимерекләре астында галимнәр — күз алдыбызга китереп карыйк!— бүгенге домна мичләренең бабаларының бабалары булган егерме алты тимерче учагы таптылар. Әйтүләренә караганда, искитмәле уңайлы мичләр! Аскы өлешендә мичтәге ялкынны көчәйтү яисә киметү өчен махсус һава өрдерү җайланмасы, ә өстә, тирән чокырда — руда. Мич янәшәсендә әзер продукция — металл җыела торган базлар.
Тәгаен әйтүе кыен, үткән тормышның бу мөһим эзләрен тапкан ул кешеләр әлеге домналар янында басып торганда нәрсә уйлаганнардыр. Әмма, һич шикләнмичә, шуңа ышанырга кирәк: аларның шатлыгы инде югалган дип исәпләнгән атаклы Тутанхамон төрбәсен тапкан америкалы Говард Картерныкыннан ким булмагандыр!
Шундый фикер туа: инде бар нәрсә дә ачылган, табылган, ачыкланган дип санап, без кайчак эзләнүләрне иртәрәк туктатмыйбызмы, кайчандыр югалган истәлекле урыннарны, шәһәрләрне, цивилизацияләрне тапкан кешеләр турындагы китапларны кызыгып уку белән чикләнмибез микән?
Җиде яшьлек малай вакытында әтисенә әкиятләрдә сөйләнә торган Троя шәһәрен табарга вәгъдә иткән Генрих Шлиман картлык көнендә, эшен-шөгылен ташлап, бала чагындагы хыялын эзләргә чыгып китә һәм уңышка ирешә. Ул элиннар патшасы Приамның хәтта белгечләр дә бөек Гомерның шигъри уйдырмасы гына дип санаган легендар башкаласын ача. Белеме буенча юрист кеше, америкалы Джон Ллойд Сте-
фене һәм инглиз рәссамы Фредерик, Казервурд Кортеснын конкиста* дорларыннан соң гасырлар үткәч, джунглиларга китәләр һәм Төньяк Американың төп халыкларыннан булган майя кабиләләренең борынгы цивилизациясен раслаучы дәлилләр табып, бу Яна дөньяны безнең өчен яңадан ачалар. Ә менә инглиз Вильям Хайклинг Прескотт, бүтән тикшеренүчеләрдән үзгә буларак, эш бүлмәсеннән чыкмыйча гына — ♦ ул сукыр була — ана кадәр күзлеләр дә күрә алмаган нәрсәне күрә. Сәяхәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм булган бу галим борынгы манускриптларны тикшерергә керешә һәм майялар кебек үк борынгы халык— ацтеклар цивилизациясенең серен ачып, замандашларын шак- каттыра...
«Троя шәһәренең, майя һәм ацтек халыклары культураларының эзләрен тапкан әлеге кешеләр кебек үк, безнең тарихчылар һәм археологлар да Болгар дәүләте башкалаларының берсе бөек Биләр серләре турында озак еллар хыялланып яшәделәр,— дип сөйләде миңа Г. Иб- раһимов исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институтының сектор мөдире, тарих фәннәре докторы, бөтен гомерен борынгы тормыш эзләрен эзләүгә багышлаган галим Альфред Хәсәнович Халиков. — Шәһәрнең кайда урнашкан булуы турында мәгълүматларыбыз шактый иде. Ә Биләр үзе юк та юк. Әйләнә-тирәдә — иген басулары, авыллар, шәһәрләр Ә төгәл «адресны» белми торып җир казу эшләренә керешү — ул печән кибәне эчендәге энәне эзләү белән бер. Шуннан без авиациягә мөрәҗәгать итәргә булдык. Шул төбәкне самолеттан торып төрле биеклекләрдән фоторәсемгә төшердек. Ә рәсемнәрне зурайтып карагач үзебез дә шаккаттык — менә ич ул шәһәр, күз алдыбызда ич! Казый башлагач, дөрес юлда булуыбызга тагын бер кат ышандык Менә бит алар, җимерек стеналар, торак йортларының, кәрван-сарайның, урамнарның калдыклары. Бөек Биләр ул вакытта Милан, Генуя, Париж кебек зур шәһәрләр биләгән кадәр мәйдан биләп торган икән — 7 миллион квадрат метр...
Без бераз читкәрәк киттек бугай. Хәер, мондый чигенүләрдән башка хәзерге Казанны, аның холкын, бүгенге шәһәрнең үзенчәлекләрен аңлавы кыен булыр иде. Үткән заманнар шаһиты булган матди истәлекләр белән беррәттән, Казан үзенең иң гүзәл үзенчәлеген — заманны узып китеп, тирән мәгънәле, эчтәлекле тормыш белән яшәргә омтылышын саклап кала килгән.
Геометрия фәненең Копернигы саналган, «математика—ул фәннәр патшасы» дигән борынгы кагыйдәне тагын бер тапкыр раслаган Николай Иванович Лобачевский үзенең ачышлары белән вакытны ким дигәндә бер гасырга узып киткән. Ул чакларны искә төшерик. Фәндә күп гасырлар буена атаклы грек галиме Эвклид геометриясе хакимлек итеп килә. Әмма кайчандыр фәннең иң югары ноктасы булып саналган нәрсә тора-бара кеше акылының мөмкинлекләрен'чикли башлый, һәм менә 1826 елның II феврале. Казан университеты. Гыйльми совет утырышы бара. Анда атаклы галим һәм шундый ук атаклы оештыручы-төзүче, университетның колонналы мәһабәт бинасын төзүне’ яңа гына төгәлләгән кеше математиканың чикләрен галәм киңлекләренә кадәр җиткезә торган ачышы турында доклад ясый. Безгә, аның оныкларына, күп нәрсәне инде мәгълүм хакыйкать дип кабул итүчеләргә, хәзер бары да аңлаешлы. Ә ул чакта Лобачевский сүзләре бик сәер яңгыраганнар Аны тыңлап утыручылар аптырашта калалар ничек инде ул. җитди галим, өстәвенә, университет ректоры, студентларның яраткан профессоры, иптәшләренең ихтирамын казанган тикшеренүче бөек Эвклидның кануннарына тел-теш тидерергә җөрьәт итә?!
Яңа геометриянең принциплары турындагы бу докладтан соң «Ватан улы» («Сын Отечества») дигән журнал галимне мыскыллый торган мәкалә белән чыга: янәсе, акылга сыймаслык хәл. Лобачевский. **
** i Г&
М. ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
көннәре әле алда».
Лобачевскийның ачышына нәкъ бер ярым гасыр булды. Бу вакыт ( эчендә яңа математиканың үсүе һәм тантана итүе турында язып торуның кирәге бар микән?!
Югарыда китерелгән юллар СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының физика-техника институтында бөтен илгә билгеле булган механика мәктәбенә нигез салучы һәм аның башлыгы профессор Хәмит Мозаффар улы Мөштәринең лабораториясендә башыма килде.
Казанда уннан артык югары уку йорты, күп санлы проект-конс- трукторлык һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре, дүрт академик институт бар. Менә шушы зур фән агачының барлык ботаклары бер үк тамырдан — университеттан үсеп чыккан. Медицина, авиация, химия- технология институтлары мөстәкыйль вуз булып турыдан-туры университетның элекке факультетларыннан, лабораторияләреннән үскәннәр, икенчеләренә университет үзенең галимнәрен биргән. Фәннәр академиясенең физика-техника институты да үзенең тамырлары белән Казанда математика һәм физика өлкәсендә электән үк билгеле булган тикшеренүләргә барып тоташа. Мин, мөгаен, профессор Мөштәри һәм анын шәкертләре китереп чыгарган теориянең асылын, әһәмиятен аңлап та җиткермимдер, бүтәннәргә дә аңлатырга җыенмыйм. Тик бер генә нәрсәне әйтәсе килә: фәнни идеясенең үзе исән чакта ук киң танылуына. шөһрәт казануына ирешү өчен галим кеше ни дәрәҗәдә тырыш һәм эзлекле булырга тиеш!
Профессор Мөштәри — гасырыбыз яшьтәше. Ул Бельтрами, Гельмгольц, Пуанкаре. Дарбу, Кэли, Клейн. Ляпунов, Менделеев. Столетов, Зинин кебек исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган галимнәр заманында. хәтерегездәдер, иң урта кул мәхәллә мәктәбе укытучысы белән тиң куелган бөек геометр Николай Лобачевский йөз еллыгын билгеләп үткәч дөньяга килә, совет чорында югары белем ала. фән белән шөгыльләнә башлый, гомерен саннар һәм механика законнары арасындагы үзара элемтәне ачуга багышлый. Аның бу өлкәдәге ачышлары бик тиз кулланыш таба, һәм шул нигездә фәндә тагын бер әһәмиятле юнәлеш туа.
Хәмит ага Мөштәри хәзер инде үзе бу институтта директор түгел. Җитмеш алтысын тутырган кешегә андый йөкне күтәреп бару кыенлаша. Ул шунда ук гади фәнни хезмәткәр булып эшли, әмма аның тәж- < рибәсе, аның белеме, Казан механика мәктәбенең остазы дигән югары исеме — яшь галимнәр өчен зур таяныч. Нефть промыселларында ку-
профессор кеше, мәхәллә мәктәбе укытучысына да шөһрәт китерә алмастай китап язарга батырчылык итә алган, янәсе, аның бу китабын «Геометриянең нигезләре» дип түгел, мәсәлән, «Геометриягә сатира» яисә «Геометриягә карикатура» дип атарга кирәк иде.
Хезмәт урыныннан китәргә мәҗбүр булып, сукыр хәлендә мохтаҗлыкта калгач та, Лобачевский үз тәгълиматының дөрес булуына тамчы да шикләнми, үз сүзеннән кайтмый, математиканың һәр вакыт фәннен бүтән өлкәләрендә яңа ачышлар өчен этәргеч булачагына ышанычын югалтмый, галим буларак, профессор буларак үзенең шәкертләренә еллар буе тукып килгән принципларыннан чигенми.
1828 елда Лобачевский университетны тәмамлаучылар алдында ял-кынлы речь белән чыга. Аның бу сүзләрендә уңышсызлыкка очраган кешенең ачынуы түгел, даһиның киләчәккә ныклы ышанычы яңгырый: «Халыклар тарихыннан сез шуны күрдегез,— ди ул.— һәр дәүләт са-быйлык, балигъ булу һәм картлык чорларын үтә. Безнең сөекле Ватаныбыз белән дә шул ук хәл булачак. Язмыш кушуы буенча ул әкренләп булса да мәһабәт югарылыкка күтәрелә һәм җир йөзендәге бер генә кабилә дә әле җитә алмаган биеклеккә менә. Петр, Екатерина, Александр чорлары атаклы чорлар булдылар, әмма Россиянен иң бәхетле
этле производстволар барлыкка килә, нефтьчеләр технологик аппаратларны саклаучы мембраналарын исәпләп чыгаруны сорыйлар. Математиклар моны эшли. Экономик файда—елына 15 миллион сум. Горь- кийдагы канатлы «Ракета»лар төзүчеләргә яңа проектлар эшләү өчен математик таблицалар кирәк. Алар да эшләнә. Алар да зур файда китерә. һәр ай, һәр ел шулай дәвам итә.
һәм мин Иделдә яки башка суларда дулкыннар өстеннән очып диярлек узган канатлы корабларны күргәндә, ин башлап, бу могҗизаларны эшләп чыгарган осталар турында түгел, фәннәр патшасы — математика турында, аның белән хыялланып, аны хәзерге биеклекләргә күтәргән галимнәр турында уйлыйм.
Әле күптән түгел генә, 1976 елның башында, Дубна физиклары Менделеев таблицасының яңа, йөз дә җиденче элементын табалар Дөрес, табылганнан соң ул секундның ике меңнән бер өлеше кадәр вакыт кына «яши» дә шунда ук таркала. Ләкин яна ясалма элементлар булдыру мөмкин икәнлеген тагын бер тапкыр раслау өчен шул мизгелләр дә бик җиткән. Менә шулай, әле кичә генә уйларга да мөмкин булмаганча, табигатьтәге искитмәле үзгәрешләрнең серенә төшенергә омтылганда физиклар Лобачевский геометриясе законнарына таяналар. Ул кануннар әле кичә генә мөмкин түгел дип саналган нәрсәне —яна элементлар төшләрен, димәк, материянең үзен кулда тотарга мөмкин итәләр. Ә бит әле сугыштан соң чыгарылган дәреслекләрдә дә атом төше — ул матдәнең бүленми торган иң кечкенә кисәкчәсе дип язылган иде. •
Кешелек тарихы — ул берсе артыннан икенчесе килә торган еллар, гасырлар тезмәсе генә түгел, ул — кыю хыяллар, шул хыялларның тууы белән тормышка ашырылуы арасындагы вакытны кыскарту өчен көрәш тә. Россиянең бу төбәгендә, чал Идел Чулман-Кама алкын су,- ларын үз кочагына ала торган урында кешеләр һәр вакыт кыю фикерле, теләкләренә ирешүдә нык торучан булганнар.
Бу уйлар минем башка университет ишегалдындагы бинада, Александр Михайлович Бутлеров лабораториясендә килде. Пробиркалар тулы шкафлар белән җиһазландырылган бүлмәдә тынлык. Шәһәр шау- шуы биредә ишетелми. Монда, бөек галимнең исемен йөрткән фәнни- тикшероц институтында, хезмәткәрләр күп түгел. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының органик һәм физик химия институты төп лабораторияләре хәзер биш катлы зур бинада. Ә бирегә күбесенчә укучылар. яшь химиклар олимпиадасында катнашучылар йөри
Атом чорына әле ерак була, кешелек әле электр энергиясен дә белми. Шулай да кеше акылы табигатьнең, материяне тәшкил иткән матдәләрнең серләренә торган саен тирәнрәк үтеп керә, һәм, ниһаять, галимнәр сан ягыннан елдан-ел арта барган химик ачышлар алдында каушап калалар. Алар моңа кадәр билгесез матдәләр барлыкка килүне күрәләр, әмма аларны китереп чыгаручы үзгәрешләрнең серен аңлый да, аңлата да алмыйлар Бу серләрнең ачкычын Александр Михайлович Бутлеров таба. Әле яңа туган яшь органик химия алдында нинди зур мөмкинлекләр ачылачагын алдан күреп, ул: кешеләр теге яки бу матдәнең ничек барлыкка килүен генә түгел, аның составын һәм үзлекләрен дә һич хатасыз алдан әйтеп бирә алачаклар, ди. тынгы белмәү- чән тырыш акыл ияләре өчен нинди киң «мәйдан* ачылачак, дип яза.
Хәзер Казан химикларының эш «мәйданнарының* бер «очы»— Иделдән еракта. Ык буенда. Баулы тирәләрендә, илебезгә ел саен йөз миллион тонна чамасы «кара алтын» бирә торган нефть промыселлары башланган җирдә, уртасы —Түбән Камада, куәтле реакторлар егерме меңнән артык скважинадан алына торган җир маен эшкәртә торган, ясалма каучук җитештерә торган, бүтән төр химия продукциясе өчен
М. ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН, НУРЛЫ КАЗАН
чимал бирә торган җирдә, икенче «очы»— биредә, Казанда, «Органик синтез» берләшмәсе заводларында. Бөтен республиканы биләп торган бердәм промышленность комплексының соңгы баскычы менә шунда.
Әйләнә-тирәдә — биек-биек колонналар, торбалар. Реакторлар, машиналар гөрелтесе. Без партиянең XXV съезды делегаты, аппаратчы Гөлсинә Җантимерова белән янәшә атлыйбыз. Ул ашыкмыйча, төпле итеп сөйләшә. Күренеп тора: минем өчен могҗиза булып тоелган күп нәрсә аның өчен гап-гади бер нәрсә. Алар — Гөлсинәнең көндәлек эше.
Элементларның периодик системасын тудырган Дмитрий Иванович Менделеев әле нефтьтән мазут, керосин гына аерып алынган вакытларда: нефть ягу — ул кәгазь акчаны дөрләп янган мичкә ташлау белән бер, кешеләргә «дүрт тиенлек нәрсәне биш сумлык» әйбергә әйләндерергә өйрәнергә кирәк, дигән. Гөлсинә Җантимерова яше буенча Менделеев бабайга аның оныгының оныгы гына. Күрегез: буыннарның язмышлары бер-беренә ничек килеп бәйләнде!
Могҗизачы-аппаратчыларның реакторлар белән ничек идарә итүләрен сөйләп тормыйк. Дөресен генә әйткәндә, һәр останың, — алмаз шомартучымы ул, җир сөрүчеме, барыбер,— эше турында сөйләү гомумән кыен нәрсә. Казанда нефтьтән нәрсәләр алуларын гына әйтеп үтик. Ацетон, фенол, этилен окисе, моноэтиленгликоль, полиэтиленгликоль, синтанол, полиэтилен, лаурила перекисе... Әле кичә генә күбебезгә билгесез булган, шуңа күрә исемнәре ничектер сәер яңгырый торган бу әйберләр мех, тукымалар, буяулар, уенчыклар, машиналар, корабльләр ясау өчен китә. Шуңа күрә Казан химиклары илебезнең һәм дөньяның төрле почмакларындагы меңнән артык заводла,р, фабрикалар белән бәйләнештә тора.
Көндәлек ыгы-зыгыга бирелеп, без еш кына күп нәрсәгә игътибар итмибез, кичәге белән бүгенге арасындагы аерманы күрми калабыз. Әйтик, балабызның бер көндә ничек үсүен кайсыбызның күргәне бар? Ә менә шул ук баланы берничә ай буена күрми торсак, очрашканда шаккатабыз: күр әле, янәсе, танырлык та түгел, ничек үскән!
Казан да шулай. Әмма шәһәрнең үткәненә күз ташлап, аны бүгенге көн белән чагыштыра башласак, бу «аралар» торган саен кыска була баралар. Чөнки бүгенгенең бер көне элеккенең гасырларына тиң!
Бервакыт архивта утырганда гасырыбызның башында Казанда үткәрелгән күргәзмә турындагы хәбәргә игътибар иттем. Бик кызыклы хәбәр. Бер завод хуҗасы күргәзмәгә трактир макетын куйган. Әлеге макетны ул, ничек башы җиткәндер, пыяла шешә эченә утырткан, һәм шундый тапкырлыгы белән дан казанган.
Хәзер республиканың Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә- йөздән артык тармакның әйберләре куелган. Күп кенә компрессорлар, суыткыч машиналар дөньяның 40 тан артык иленә җибәрелә. Хирурглар яраларны, операция урыннарын тегә торган могҗизалы җеп — кетгут салынган пыяла пробиркалар, кибернетик машиналар, ислемай, самолетлар. Кинопленка. Приборлар...
Хәер, хәзер кешене саннар белән шаккаттырып булмый. Бүген төп нәрсә — күпме эшләнгән түгел, ничек эшләнгән, төгәл итеп эшләнгәнме, ышанычлымы, матурмы. Сыйфат—менә нәрсә белән мактанып һәм макталып була!
Казанның мотор төзүчеләре бу яктан матур үрнәк күрсәттеләр. Узган бишьеллыкта заводта, эшне туктатмыйча, реконструкция үткәрделәр, лазер, ультратавыш кебек нәрсәләрне киң файдалана башладылар, детальләрне әзер модельләр буенча, өстәмә эшкәртүне таләп итми торган итеп коюга күчтеләр Ә самолет моторында мондый детальләр йөзләп, меңләп. Биш ел эчендә заводта шәхси кләймә белән эшләүчеләр* саны өч тапкыр артты. Конвейердан хәзер дә шул ук моторлар төшә,.
тик аермасы шул — аларның гарантияләнә торган эшләү ресурсы элеккедән өч-биш тапкыр артыграк.
Бу санны аңлаешлырак итеп ничек әйтергә соң? һәр двигательнең үзенең эшләү срогы була. Әйтик, ул бер мең сәгать эшләргә тиеш, ди. Ә менә Казан мотор төзүчеләре хәзер элеккеге өч-биш машинага тора торган моторлар чыгара башладылар, чөнки аларның эшләү срогы — ♦ 3—5 мен сәгать. Экономистлар исәпләп чыгарганча, бу нәрсә елына 220 миллион сум файда китерә Әгәр моторларны элеккечә чыгарып килгән булсалар, хәзер двигательләр санын берничә тапкыр арттырырга, моның өчен тагын шундый берничә завод салырга кирәк булыр иде.
Заманалар үзгәрә, талант, осталык бүтән мыскаллар белән үлчәнә: сан гына түгел, сыйфат та! Узган бишьеллык башында продукциянең бөтен дөньядагы һәм илебездәге ин яхшы стандартларга туры килүен аңлата торган Дәүләт сыйфат билгесе Казанда эшләнә торган өч дистә әйбергә бирелгән иде. Хәзер исә мондый әйберләр саны ярты меңнән артык. t
Заводлар, фабрикалар, аларда эшләнә торган машиналар, приборлар гына түгел, аларны тудыручылар, алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә.
һәр кешенең — картмы ул, яшьме, даны ерак таралганмы, әллә ул гомере буе, кеше күзенә артык чагылмыйча, тыйнак кына эшләп йөргәнме — ике биографиясе була: берсе — шәхси биография, икенчесе — халык белән уртак биография. Ләкин: «минем тормышымның һәр көнендә һәм һәр сәгатендә мине тудырган халкымның язмышы чагылды» дип барыбыз да әйтә аламы соң? Ә менә Хәким ага Сәлнмҗановнын һәм Галия ханым Нигъмәтуллиналарның шулай дип әйтергә хаклары бар.
Галия ханым татар профессиональ театры туган елны, ншан-мулла- лар беренче актерлар өстенә бар белгән бәддогаларын яудырган елны дөньяга килгән. Ә Хәким ага ул елны өч яшендә булган Алар бу коллективка, театр училищесының беренче чыгарылыш актерлары буларак, I 1926 елда бергәләп киләләр. Бергәләп милли сәнгатебезне үстерәләр • Туган йортлары булып киткән театрны профессиональ осталык, иҗат осталыгы үрләренә бергәләп күтәрешәләр. Театр яшь вакытта алар да
Күптән түгел самолет төзүчеләрнең культура сараенда Әхәт абзый һәм Хәтимә апа Мусиннар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әхәт ага заводта 39 ел эшләгән, Хәтимә апа — аңардан өч елга кимрәк. Әтиг әниләре белән бергә заводта алар гаиләсеннән тагын унбер кеше самолет җыя Аларның гомуми эш стажы — 200 елдан артык! Халык күп җыелган иде. Мусиннар белән бергә залда бөтен илебезгә билгеле хезмәт коллективына нигез салган ветераннар да, яшьләр дә утыра иде. Социалистик Хезмәт Герое, СССР Верховный Советы депутаты фрезерчы Галимулла Әсхәдуллин Мусиннар гаиләсенә яна паспортлар тапшырган вакытта, юбилярларга хөрмәт йөзеннән, яшьләргә үрнәк булсын өчен, бөтен кеше аягүрә басты.
Тагын бер бәйрәм истә калган. Республикабыздагы иң өлкән иҗат коллективларының берсе — Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Хәким ага Сәлимжановның һәм Галия ханым Нигь- мәтуллинанын алтын туйларын үткәрделәр. Туй булгач, туйдагыча инде. Котлаулар, изге теләкләр. Бәлки бу котлауларда, яшьләр туенда- гыча чәчрәп торган шатлык-шаяруларга караганда, өлкәннәргә карата сабыр ихтирам күбрәк булгандыр Нишләмәк кирәк! Аның каравы, бу тун икенче бер ягы белән аеруча игътибарга лаек бөтен аңлы гомерләрен театрга багышлаган бу мөхтәрәм кешеләрнең шәхси тормышларындагы зур вакыйга театрның үз тарихындагы дата — аның җитмеш еллыгы белән бер вакытка туры килде.
ЗАРИПОВ ф МОҢЛЫ КАЗАН. НУРЛЫ КАЗАН
яшь булалар. Ә үзләренең алтын туйларын республикабыздагы милли театрларның иң өлкәненә 70 яшь тулганда, ул чын мәгънәсендә профессиональ өлгергәнлек дәверен кичергәндә билгеләп үттеләр.
Казанның данлы үткәне, бүгенге казанышлары, иртәгәге планнары, хыяллары турында күп язарга, күп сөйләргә мөмкин. Мин биредә үзем белгәнне, үз йөрәгемә якын һәм кадерле булганны гына яздым. Икенче берәүләр бүтәнчә язар, бүтән нәрсәләр турында сөйләр, шәһәрнең тышкы кыяфәтендәге һәм рухи тормышындагы бүтән нәрсәләрне күрер һәм тасвирлар бәлки.
Теләк шул: бу язмаларым һәм күзәтүләрем шәһәребезне, аның тарихын өйрәнеп-белү эшенә кечкенә генә өлеш булып керсеннәр иде. Аларны укып, кешеләрдә тагын да күбрәкне белү, күбрәк нәрсәне ачыклау теләге тусын иде.
Казанның борынгы гербында елан сурәте төшерелгән. Риваятьләргә' караганда, ул елан бүген шәһәр урнашкан урыннардагы хәзинәләрне саклаган, анда ят кешеләрне җибәрмәгән.
Борынгы язмаларның берсендә мондый юллар бар:
Хәтта якын киләлмәгән кешеләр Яткан җиренә явыз аждаһаның.
Читтән, урап узганнар гел куркып Дәһшәт белән ыславыннан анын.
Минемчә, Мәскәүдәге Казан вокзалы бинасының иң биек җиренә архитектор Щусев куйдырган елан сурәтен күрмәгән кеше сирәктер. Елан Уралга һәм Себергә, Урта Азиягә һәм Идел буена китүчеләрне озатып кала, аннан килүчеләрне каршы ала. Хәзер шул елан төшерелгән шәһәр гербы кешенең чиксез иҗади мөмкинлекләре символы булып гәүдәләнә. Кешеләр ул аҗдаһадан куркып калмаганнар, аны җиңгәннәр һәм элек ул хакимлек иткән җирдә бүген могҗизалар