Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХСӘН БАЯНГА 50 ЯШЬ


Әхсән Баян шигырь сөючеләргә дә. роман һәм повесть яратучыларга да һәм шулай ук республикабыз театрлары тамашачыларына да таныш исем. Иҗатының башлангыч чорыннан башлап, алтмышынчы еллар уртасына кадәр Әхсән Баян «Диңгез шавы». «Еллар тавышын тыңлыйм», «Мират», «Әйт сүзеңне, яшьлек». «Ике аккош». «Елларга ышаныгыз», «Сез аңларсыз мине» һәм башка шигырь китаплары белән укучыга үзенчәлекле һәм җитди поэзия әсәрләре иҗат итүче шагыйрь булып танылды. Ә инде алтмышынчы еллар уртасында язучы иҗатының яңа бер мөмкинлеге, проза әсәрләре язуга сәләте ачылды. «Ут һәм Су» романы. «Яшьлегемне эзлим», һәм «Төлке тоту кыен түгел» дигән по-нең зур проблемаларына юнәлтте.
Шул ук вакытта ул үзенең Мәскэүдэ. үзәк ■ нәшриятларда рус телендә басылып чыккан китаплары белән бөтенсоюз укучысына да билгеле булды. «Огонек» журналында дөнья күргән «Дүрт монолог» повесте. «Советский писатель» нәшриятында 1968 елда чыккан шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы һәм 1971 елда басылган «Яшьле-гемне эзлим» повесте. «Современник» нәшрияты тарафыннан 1975 елда бастырып чыгарылган «Кышкы чәчәкләр* исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы әнә шундыйлардан. Киләсе елда «Современник» нәшрияты авторның дүрт повестен туплап, бастырып чыгарырга әзерләнә.
Бер үк вакытта Әхсән Баян драматургия өлкәсендә дә эшли. Аның «һәйкәл» дигән драматик поэмасы Минзәлэ театры, ә «Күзләре нинди иде» дигән пьесасы Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә уңыш белән бардылар.
Язучы һаман эзләнүдә, язучы һаман юлда. Быел декабрь аенда Әхсән Баянга 50 яшь тулды. Бу түгәрәк датага язучы яңа әсәр. «Тавыш — табигать бүләге» дигән повесть белән килде. Без «Казан утлары» журналын укучылар исеменнән Әхсән Баянны иҗат бәйрәме белән котлыйбыз һәм бу санда аның шул яңа повестен тәкъдим итәбез.
«Дүрт монолог». «Тау ягы»
вестьлары белән автор әдәбият сөючеләрнең игътибарын бүгенге көн