Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУЛАТ ХИКМӘТЛӘРЕ


Булат белгән
Сайлый белгән Нинди заман, — Бөтенесе Бигрәк таман! Бәхетен ул Җайлый белгән — Туган җирне Сайлый белгән!
Булат карый
Булат эшли
Ансын ары Илттерәсе, Бусын бире Китерәсе...
Уйлый Булат, Җитди төсе — Уен түгел, Җитди эше!
Нинди әни Сайлый белгӨң, Нинди әти Сайлый белгән! Дәү әниләр Сайлый белгән, Дәү әтиләр Сайлый белгән!
Булат карый Дөньяга — Аңа бар да Өр-яңа! Урамагыз Юрганга — Карый яңа Урамга!
Кыстамагыз Йокларга — Карый яңа Йортларга! Карый аңа Дөнья да — Булат та бит Өр-яңа!
Зур начальник Булат монда — Техника күп Кул астында. Тракторны Эшләтәсе... Танкларны Нишләтәсе?
Булат яктырта Кайтып керә- Керүенә Электрга Ул үрелә — Тизрәк алгы Якка уза, Берәм-берәм Ут кабыза. Лампочкадай Үзе көлә — Күзе көлә, Йөзе көлә. Ул кердеме, Өй яктыра — Бар кешене Елмайттыра! Булат бии Әделдәти- Үтәти, Тик тормыйдыр Бу тәпи! Тып-тып кына, Тып кына, Юргалыйдыр Мут кына! Нинди көйгә Көйлидер, Нинди телдә Биидер: Әделдәти- Үтәти, Әти тәти! Мин тәти! Булат сызгыра Ни кызык бар Кошсыз гына? Куаклыкта Кош сызгыра! Булат — кошча, Кош — аныңча, Буламени Охшашмыйча? Тыңлаштылар, Аңлаштылар, Сызгырулар Алмаштылар. Белмим, нидер Тел төбендә — Сөйләшәләр Кош телендә! Булат чаба Поезд фырлап, Тузып чаба, һәммәсен дә Узып чаба: Улап чаба, Дулап чаба! Поезддан тиз Булат чаба!! Ыргып барган Ат та кала, Машиналар Артта кала — Әйе, әйе, Уйлап кара — Ул бит вагон Буйлап бара! Булат ничәдә Булат, Булат, Яшермә, Әйт, син ничә Яшеңдә? Мыштым гына Йөрмә гел, Исәпликче Бергә бер: Былтыр булса Бердәнбер, Быел артты Бермә-бер! Бигрәк зирәк Бала шул — Яшен саный Ала шул!