Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА ОКТЯБРЬ ТАРИХЫННАН...


Данлыклы революционер, халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, Төркия коммунистлар партиясен оештыручыларның берсе—Мостафа Сөбхи күпләргә яхшы билгеле. Ялкынлы керәшченең шактый гомере безнең илдә үтә, нәкъ менә Россиядә ул революцион көрәшнең бердәнбер дөрес юлын — большевизмны таба.
1910 елдан Төркия социалистик партиясе члены Мостафа Сөбхи 1915 елда Ураль- скида РСДРП сафларына кабул ителә. Бөек Октябрь революциясеннән соң ул яшь Совет дәүләтен ныгыту, аны дошманнардан яклау эшенә бөтен көчен һәм сәләтен бирә. 1918 елның башында В. И. Ленин Декреты белән Үзәк Мөселман комххариаты төзелгәч тә Мостафа Собхи шунда эшкә билгеләнә, халыкара пропаганда бүлеген җитәкли.
Эш буенча Мостафа Сөбхигә илнең күбрәк милли районнарында — элекке Төркес- танда, Кырымда, Кавказда булырга туры килә. Андагы җирле халыкларның хезмәт ияләрен социализм өчен көрәшкә туплауга кул коч куя. пролетар интернационализм лозунгларын пропагандалый.
Мостафа Сөбхи берничә мәртәбә Идел буенда, шул исәптән Казанда да була. Әдәбиятта, мәсәлән, аның Үзәк Мөселман комиссариатында эшләве, 1919 ел башында татар телен фәнни эшкәртү максаты белен Казанда конференция оештыруга куйган эшчәнлеге, Мөселман комиссариаты каршындагы гыйльми һәйәтне җитәкләве шактый киң яктыртылган.
Эзләнүләр алып барганда күптән түгел бу юлларның авторы Мостафа Сөбхинең Самарада (хәзерге Куйбышев шәһәре) булуы турында яңа мәгълүматларга юлыкты. КПСС Үзәк Комитеты янындагы марксизм-ленинизм институтының Үзәк Партия архивында Мостафа Сөбхинең бер хаты сакланган (17 фонд, 65 тасвирлама, 399 эш, 11 бит). Ул 1919 елның 13 декабренда язылган һәм Самарадан Мәскәүгә РКП(б) Үзәк Комитеты секретаре Елена Дмитриевна Стасовага җибәрелгән.
Хаттан күренгәнчә, Самарада Мостафа Сөбхи РКП(б) Үзәк Комитеты һәм Коммунистик Интернационалның Башкарма комитеты җибәрүе буенча Тәркестанта барышлый туктый. Мостафа Сөбхи хатында Мәскәүдән Самарага 15 көн баруы, килеп җиткәч авырып китүе турында яза. Шулай да революционер актиө эшчәнлеген туктатмый, Көнчыгышка караган мәсьәләләр белән җитди шөгыльләнә тәрем, фарсы, һинд һам башка көнчыгыш халыкларыннан тезелгән интернациональ отрядларда политик тәрбия алып баруны оештыра, алар белән эшләүгә политик хезмәткәрләр туплау чараларын күрә.
Бу вакытта Самарада Төркестан халыкларына интернациональ ярдәм күрсәтү өчен татар һәм башкортлардан формалашкан хәрби частьлар да күп була. Мостафа Сөбхи шул гаскәрләр арасында зур эш алып бара. Мәсәлән. 1919 елның 27 декабренда ул Самара шәһәренең татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге алдында махсус доклад белән чыга. «Идел һәм Урал буе татар-башкортлары арасында Сөбхи докладын дип исемләнгән бу документ Мәскәүдәге Октябрь революциясе һәм социалистик тезелеш Үзәк Дәүләт архивында табылды. Күренекле терек революционеры
үзенең чыгышында 1917 елның Февраль буржуаз революциясеннән соң татарлар һәм башкортлар арасында җәелеп киткән шактый көчле милли азатлык хәрәкәтенә анализ ясый. Ул Февраль революциясеннән соң җылы яңгыр артыннан гөмбәләр кебек калкып чыккан төрле милли оешмаларның буржуаз асылын ачып сала, халкыбызның турылыклы улы Мулланур Вахитов инициативасы белән оештырылган Мөселман Социалистлар комитетының эшчәнлегенә югары бәя бирә. Шунда ук Сөбхи Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты янында В. И. Ленин тәкъдиме белән оештырылган Эчке Россия Мөселманнары Комиссариаты (искәрмә: соңрак ул — Үзәк Мөселман комиссариаты, Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты дип тә йөртелә) эшкә башлаган вакыттагы гомуми обстановканы тасвирлый, комиссариатка йөкләнгән бурычларның «бик әһәмиятле һәм кыен» булуларын аңлата, аның төрле милли-буржуаз оешмаларга, аларның контрреволюцион эшләренә каршы көрәшен яктырта. Мостафа Сөбхи беренче Совет автономиясе проекты — Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы — мәсьәләләренә дә киң кагыла. Шул уңайдан кузгалган фикер көрәшен күрсәтә.
Докладта авторның татар һәм башкорт партия кадрларының формалашуы турындагы фикерләре дә игътибарга лаек. Алар арасында килеп чыккан кайбер каршылыклар һәм тайпылышларны Мостафа Сөбхи нигездә бу работникларның яшьлеге һәм тәҗрибәсезлеге белән аңлата.
Шул ук вакытта ул милләтчелек ягына булган һәртөрле тайпылышларга кискен каршы чыга. Докладчының бу турыда әйтелгән фикерләре гаять кызыклы һәм әһәмиятле. Ул барлык халыкларның якты киләчәге өчен илебез халыкларының дуслыгын тагын да ныгытырга кирәклеген әйтә, аларны Коммунистлар партиясе байрагы тирәсендә берләшергә чакыра: «Татарларга, башкортларга, үзбәкләргә, кавказлыларга һәм гомумән Россиянең көнчыгыш халыкларына,— дип яза Мостафа Сөбхи,— имин яшәү өчен, әгәр дә көч һәм куәтләре таянырлык берәр нигез бар икән, ул — фәкать РКП(б) белән тыгыз бердәм эшчәнлек, бер революцион фронт»,
Мостафа Сөбхинең шушы докладында әйткән кайбер фикерләре хәзерге халыкара эшчеләр һәм коммунистик хәрәкәт өчен дә бик актуаль яңгырыйлар. «Әгәр дә ул хәзер халыкара форманы кабул иткән партия белән (искәрмә: автор большевиклар партиясен шулай дип атый — X. Р.) кулга-кул тотынып тыгыз элемтәдә эшләмә- сә, Көнчыгышта булган бер генә оешма да Европа империализмына житди йогынты ясый алмаячак». Халыкара революцион хәрәкәттә бердәмлек кирәклеген күренекле интернационалист әнә шулай кискен куя һәм бу юлда Коммунистлар партиясенең тоткан урынын югары бәяли.
Доклад гражданнар сугышы чорында язылган. Коммунистлар партиясе илне революцион үзгәртеп кору өчен дә кискен көрәш алып барган чак бу. Күп милләтле Россиядә милли мәсьәләне халыклар дуслыгы нигезендә хәл итү юлында партия зур эш башкара. Буржуаз милләтчеләргә каршы аяусыз идеологии көрәш алып бару белән бергә, большевикларга еш кына революцион лагерьда килеп чыккан каршылыкларны да чишәргә туры килә. Мостафа Сөбхи докладында бу мәсьәләләр дә берникадәр чагылыш тапкан. Әмма алар барысы да материал белән танышканда укучыдан тарихилык принцибын күздә тотуны таләп итә.
Доклад текстының тәрҗемәсе түбәндә кайбер кыскартулар белән бирелә '.
Идел буе татар һәм башкортларының хәзерге хәрби-революцион оешмаларын ачык итеп күз алдына китерү өчен, аларның Февраль революциясеннән соңгы тарихына берникадәр күз салырга кирәк. Февраль революциясеннән соң... вак милләтләр арасына үзидарә һәм политик ирекләр лозунгысы ташлангач, татар-башкортлар оеша башладылар, Идел һәм Урал буенда авылларга кадәр милли Советлар төзелде. Төрле армияләрдәге мөселман солдатларыннан аерым полклар төзелә башлый, алар- га параллель рәвештә мөселман хәрби оешмалары барлыкка килә. Шушы гражданский һәм хәрби учреждениеләрнең үзәге булып Уфада Милли мәҗлес яки парламент, Казанда Бөтенроссия Хәрби бюросы тора. Әлеге оешмаларга кадетлар, мень
' Документның сакланган урыны: Мәскәү, Октябрь революциясе һәм социалистик тезелеш Үзәк Дәүләт архивы, 1318 фонд. 1 тасвирлама, 155 эш, 30—31 битләр.
шевиклар, уң эсерлар, дин башлыклары, икенче герле әйткәндә, буржуаз һәм соглашатель (буржуазия белән килешүчәнлек политикасы алып баручы — X. Р.) партия- ләриең аәкилләре кереп тула. Октябрь переворотына кадәр гасырлар буе изелеп килгән татар-башкорт халык массалары бу оешмалар тарафыннан күпертелеп вәгъдә ителгән ирекләрдән исертелгән булалар.
Шуңарчы Идел һәм Урал буе татарлары арасында. Меселман Социалистлар ко- ♦ митетыниан башка, сул революцион оешмалар булмый. Бу оешма Петроград сту- деиты, социал-демократ большевик буларак танылган Мулланур Вахитов тарафыннан < тезелә. Анда сул эсерлар да катнаша. Һәм оешма, эшчеләрнең сул агымын җитәк- = ләп, көчле хәрәкәт оештыру юлында эшли.
Октябрь революциясе башында, башка мөселман депутатларыннан аерылып, Мул- = панур Вахитов... Галимҗан Ибраһимен һәм үзенең партиялелеге белән билгеле бүл- < ган Шәриф Манатов «учредилка»ны большевиклар белән бергә ташлап чыгалар. л Шуннан башлап татар-башкортлар арасында сул эшчеләр агымы кечәя._
Хәзер сул агымның җитәкчеләре алдында, милли хәрәкәтне социаль революция - беләи яраштыру юлы аркылы, милли учреждениеләрне, милли республика проектын о бөтенләйгә юк итү ечен, (искәрмә: докладчы бу урында милли буржуаз оешмалар < һәм алар планлаштырган автономия турында сөйли — X. Р) яңа лозунглар, масса- = ларга яңа революцион учреждениеләр бирү бурычы килеп баса. Шушы максат белән Мулланур Вахитовка Петроградта Меселман эшләре буенча Үзәк комиссариат оештырырга тәкъдим ителә. <
Шулай итеп, бу комиссариат һәм башка политик оешмаларның «меселман» дигән “ исеме бетен меселман эшләрен бер юнәлешкә, Октябрь революциясе белән бер * эздән җибәрү өчен үзәкләштерү ихтыяҗыннан килеп чыга. Шул ук вакытта ул Кав- а казда, Төркестанда, Идел буенда, Уралда мөселманнар арасында кечле дини агым = булуын, һәм шулай ук җирле татар-башкортларның үзләрен «мөселман» дип атау- ~ ларын күздә тота.
Җыеп әйткәндә. Мөселман эшләре буенча Үзәк комиссариатка йөкләнгән вази- _ фалар бик әһәмиятле һәм кыен булалар.
Үзәк комиссариат урыннарда губерна комиссариатлары оештырган вакытта, п Уфада Милли мәҗлес актив эшкә керешә. Хәрби бюро мөселман частьларына х инструкцияләр җибәрә һәм казанда. Болакның сул ярында, татарлар арасында «Болак арты республикасы» игълан ителә. Үзәк комиссариат алдына контрреволюция яфме- ше булган бу кечкенә «республиканы» һәм шулай ук Милли мәҗлесне, хәрби учреждениеләрне таркату бурычы килеп баса. Суз уңаенда Хәрби бюро карамагындагы мөселман солдатларының саны 40 меңнән артып китүен дә әйтергә кирәк.
Үзәктә Мулланур Вахитов. Казанда- Сәидгалиев һәм башка татар большевиклары Керенскийдан калган барлык милли оешмаларны тараталар, кан түгүләрсез генә «Болак арты республикасы» юк ителә. Бу вакытта Үзәк комиссариат инициативасы.
’ Ленин һәм Сталин ризалыгы белән. Совнарком тарафыннан Татар-Башкорт Соөет Республикасы турында Положение чыга. Кызыл мөселман частьлары оештыру мәсьәләсе карала.
-Татарларга. башкортларга, үзбәкләргә, кавкаэлыларга һәм гомумән Россиянен көнчыгыш халыкларына имин яшәү өчен, әгәр дә көч һәм куәтләре таянырлык берәр иигез бар икән, ул — фәкать РКП(б) белән тыгыз бердәм эш, бер революцион фронт. Әгәр дә хәзер бөтендөнья күләмендә танылган партия белән кулга-күл тотынып һәм бердәм элемтәдә эшләмәсә. Көнчыгыштагы бер генә революцион оешма да Европа империализмына җитди йогынты ясый алмаячак. Бу нигезләрне аңлаучы һәм үзенең фикерләрен РКП(б)ның һәм халыкара революцион хәрәкәтнең омтылышы һәм политикасы белән берләштерергә тырышкан коммунист кына үзенең фикерләвендә һәм эшләрендә, һичшиксез, азатлыкка лаеклы революционер.
Инде. Идел һәм Урал буенда яшәүче татар халкы арасындагы революцион хәрәкәткә иыскача күзәтү ясаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкин:
1J Татарлар арасында Октябрь вакыйгаларыннан башланган хәрәкәт бүгенгә көн- ( дә тарихи яктан төпле нигезләнгән масштаб алды.
J) Социаль революция күзлегеннән караганда, татар коммунистлары Көнчыгышта алдынгы көч әһәмиятенә ия булып торалар—
5) Бу алмашыну чорында Россия Совет хвкүмәте бюрократизм белән дә интегә. Шуның эчен дә яшь татар коммунистлары арасында, бигрәк тә алар белән сул эсерлар фетнәсеннән соң безнең лагерьга күчкән элекке сул эсерлар арасында, теге яки бу җаваплы постка билгеләү мәсьәләсендә берникадәр конкуренция, вак интригалар бар. Татар пролетариатына күп санда политработниклар кирәк булуын искә алып, бу яшь коммунистлар эшенә саклык һәм игьтибар белән карарга, алар- ның бер-берсенә булган жалобаларына азрак әһәмият бирергә кирәк.
6) Тәҗрибәле һәм сәләтле революционерлар дип танылган татар коммунистларына җаваплы постлар биреп, алар ярдәмендә халык массалары арасыннан яңа кеч- ләрне эшкә өйрәтү һәм тәрбияләү бүген җитәкче урыннарда торган коммунист ип тәшләрнең революцион бурычы булып тора.
7| Билгеле булганча, социаль революция һәм коммунизм нәтиҗәдә кешеләрне мул тормышка, югары культурага ирештерергә тырышалар. Шунлыктан татар эшчеләренә һәм кызылармеецларына моны аңлату өчен барысын да эшләргә кирәк. Бу — Көнчыгышта революцион хәрәкәтнең уңышы өчен беренче шарт. Бу алдынгы мөселман революцион көчләре, Көнчыгышның ерак өлкәләренә хәрәкәт итеп (искәрмә: бу урында Мостафа Сөбхи Кызыл Армия сафларында тугандаш Урта Азия халыкларына интернациональ ярдәм миссиясе белән хәрәкәт итүче татар-башкорт частьларын күздә тота — X. ₽.), үзләренең культурасы һәм инанганлыгы белән Көнчыгыш халыкларының куп гасырлар буе дәвам иткән Европа империализмының коллыгыннан котылу, якты тормышка ирешү ышанычын көчәйтерләр.
М. Сөбхи. Самара, 27. XII, 1919 ел.
...Докладның язылуына 60 елга якын вакыт узган. Шуңа карамастан, анда куелган кайбер мәсьәләләрнең куелышы бүген дә игътибарга лаек. Бигрәк тә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту проблемасы мәсьәләләре. Икенче яктан. Халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Мостафа Сөбхинең татар һәм башкортлар арасындагы революцион хәрәкәткә карашы, аерым фактларга һәм вакыйгаларга конкрет бәя бирүе методологик яктан да әһәмиятле һәм ул милли мәсьәләне, культура тарихын өйрәнүче галимнәребезгә, һичшиксез, файдалы булачак. Ул шулай ук киң катлам укучылар өчен дә кызыклы материал, әлбәттә.
Язманы журнал өчен әзерләүче һәм кереш сүз авторы — тарих фәннәре кандидаты
Р. ХӘЙРЕТДИНОВ.