Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин һәм Салман


Күптән килгән гадәт булгач, Мин дә инде кыймадым,
Утын китергәч, Салманны Ярты белән сыйладым.
Хатыным да кыстап торды, Айга-вайга карамый.
Миңа гына күз акайта:
— Син авыру, ярамый!
Салман китте. Салган баштан Әй абына, әй түнә. —
Иртәгесен елап килгән Җәмәгате Зәйтүнә.
...Бәйрәм ашы — кара-каршы, Китап та аны мактый.
Салманга утын турыйбыз Яртыны ваклый-ваклый.
Зәйтүнәсе бигрәк кыстый, Айга-вайга карамый.
Салманына күз сала да:
— Син авыру, ярамый!
... Җыелыш булды, әй, бер көнне Бөтен сүз хәмер булды,
Шул мәлгуньгә чик куярга Бик катгый әмер булды.
— Чик куярга! — дигән сүзне Мин дә керттем планга.
Салам китергәч, Салманга Салдырмадым грамм да.
Салман китте. Салган сыман Әй сөртенә, әй түнә.
Иртәгесен рәхмәт укый Җәмәгате Зәйтүнә.
Салман күрше дә бу хәлне Шул килеш калдырмады.
Мунчага нигез салышкач, Грамм да салдырмады.
Телләрдән юып төшердек «Юабыз» дигән сүзне. ...
Кайберәүләр әле һаман «Каралмасалар» ярый дип
Жәллиләр, имеш, безне.