Логотип Казан Утлары
Комедия

КЫЗ БИРҮ


ӨЧ ПӘРДӘЛЕ МОҢСУ КОМЕДИЯ
КАТНАШАЛАР:
Шәңгәрәй — пенсионер
Биби — хатыны, пенсионерка
Сөенбикө — кызлары, студентка
Бакый — эшче
Гелбану — хатыны, трамвай йертүче
Тимер — уллары, студент.
Гариф — күрше карт.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Өч бүлмәле шәһәр квартирасы. Ишектә озын-озын өч звонок ишетелә. Биби кухнядан, кабаланып, шуны ачарга йөгерә.
Биби. Бу кайсы булыр икән?.. (Ишек ача, ишектә Шәңгәрәй.) Шаштың мәллә, шул кадәр басмасаң звонокка? Җитмәсә, өчәр мәртәбә.
Шәңгәрәй. Шартлы звонок. Беренчесе — син, икенчесе — кызым, өченчесе — мин. Биклә ишекне! (Кабаланып алга уза.)
Биби. Кая барасың? Кара ул аякларыңа! Нинди шартлар куеп маташу инде ул пенсионер кешегә.
Шәңгәрәй. Сөенбикәләр кая?
Биби. Киттеләр.
Шәңгәрәй. Икесе бергәме?
Биби. Бергә инде, бергә, гел бергә! Сал аякларыңны!
Шәңгәрәй. Ә кая киттеләр?
Биби. Белмим. Сал дим.
Шәңгәрәй. Син аларның кая киткәннәрен генә түгел, кая басканнарына кадәр белеп торырга тиеш бу көннәрдә... Мин генә пенсионер түгел хәзер бу йортта, шуны онытма. Аннан соң килеп мин инде стажлы пенсионер. Ул сүзгә күнеккән, үртәлмим. Ә менә яшь пенсионерларга...
Биби. Ярый, ярый... Пенсионер сүзен телгә алмаска дип килештек бит инде бер. .
Шәңгәрәй. Үзең бит...
Биби. Кара ул өстеңне, чыланып беткәнсең. Тагы шул Ләтской- да булдыңмы?
Шәңгәрәй. Шунда.
Биби. Сал плащыңны, идәнгә саркый. Коеп яуганда, бакчада шахмат уйнап утырамы кеше?
Шәңгәрәй. Шахмат уйнамадым мин.
Биби. Нишләдең соң?
Шәңгәрәй. Бала карадым.
Биби. Ә?!
Шәңгәрәй. Бала карадым.
Биби. Кем баласын?
Шәңгәрәй. Парамон кордашның игезәкләрен. Бәләкәйләр, шундый матурлар.
Биби. Плащың гына түгел, пин- жәгең дә чат су. Ул бәләкәйләрне дә җебетеп бетергәнсеңдер бит...
Шәңгәрәй. Юк шул, җебетмәдем, яңгыр ява башлагач, мин плащымны салып бәби арбасына капладым.
Биби. Парамон кордашың плащын салып капласын иде. Аның бәләкәйләре бит.
Шәңгәрәй. Үзе ул җәмәгать эше китте. Миннән оныкларын карап торуны
Биби. Син инде бик рәхәтләнеп...
яңгыр ява. Ә тегеләр минем белән сөйләшәләр... Ыггы... Ыггы... Имеш, нәрсә ул анда шабырдый, нигә безне томаладың?.. Куллары белән очыналар, янәсе, плащны алып ташла, томалама...
Биби. Матурлармы?
Шәңгәрәй. Шундый матурлар, шундый... Ә исләре? Исләре борынны кытыклый.
Биби. Соң шунда бакчада тилмертмәсәң шул бәләкәчләрне коеп яңгыр яуганда, монда алып кайтсаң?
Шәңгәрәй. Ә Парамон? Шаярма!.. Кая... Кая әле безнең теге мин алып кайткан бәби арбасы?
Биби. Нишлисең аның белән?
Шәңгәрәй. Үлчәп карыйм. Безнең ул таррак булмас микән... (Караңгы бүлмәдән өр-яңа коляска тартып чыгара да. кесәсеннән бау алып, үлчәп карый.) Әйттем бит, тар. Менә Парамон кордашның арбасы нинди киңлектә.
Биби. Соң бит ул игезәкләр арбасы.
Шәңгәрәй. Ә бәлки безнең дә игезәк булырлар, каян беләсең. Биби. Куй, зинһар, арбаны урынына, тумаган тайның билен
белән йортлар идарәсенә үтенде...
Шәңгәрәй. Алар миңа тәмам ияләнеп җиттеләр. Яңгыр ява башлагач башымны плащ астына тыктым. Плащка шыбыр-шыбыр
сындырма. Сөенбикә кайтып керер.
Шәңгәрәй. Туар, туар, алла бирсә. Егете белән бергә киттеләр дидең бит.
Биби. Китсәләр, ЗАГСка китмәделәр бит әле алар. Институтларына кая билгеләнү турында язу алырга киттеләр.
Шәңгәрәй. Соң үзең бит, шул язуны алу белән үк язылышабыз дип әйтте Сөенбикә, дидең. ЗАГСка да гариза биреп кайттылар дидең түгелме?
Биби. Дидем дә бит... Әле үзләрен кая җибәрерләр, билгесез. Әллә кая җәһәннәмгә җибәрсәләр...
Драматург Сәет Шгкүров
Шәңгәрәй. Беркая да җибәрмиләр, монда, Казанда, аспирантурада калдыралар. Бу инде тәгаен хәл кылынган. Тиздән туй, арба кирәк булачак, алла бирсә...
Б и б и. ЗАГСтан соң туй... Туйдан соң тагы тугыз ай көтәсе бар. Ә син арба белән.
Шәңгәрәй. Балалар чукыр-чукыр килеп үзебезнең янда яшәсәләр, тугыз ай тоелмый да ул әнисе. Аннан соң инде мин дә арба тартып Лядскойга... Парамон арбасына борылып та карамыйм аннары мин. Парамонга ялыныч бетә... (Арбаны тирбәтеп.) Әме, улым, ыгы-ыгы... минем кадерлем!..
Биби. Куй арбаны, әнә ишектә кеше бар...
Шәңгәрәй. Алармы, Сөенбикәләрме!?
Биби. Белмим, бар, үзең кара.
Шәңгәрәй. Яшер... Капла, капла арбаны. Сөенбикә күрмәсен. Күргәне юкмы әле? Күрсәткәнең юкмы? Белмиме арба алганны?
Биби. Нишләп күрсәтим инде, син бигрәк тагы...
Шәңгәрәй. Кызыгын бетереп, әме, әнисе?..
Биби. Ач ишекне, кайчаннан бирле звонок биреп тора кеше. (Шәңгәрәй ишекне ача, ишектә Гариф.)
Гариф. Аз гына да ихтирамың юк кешегә. Шылдыравык төймәсен баскан килеш шунда, бусагада, үлеп калсам... Гөнаһысы кемгә? Янә килеп сиңа.
Шәңгәрәй. Нигә үләсең ди әле син, шул гәүдәң белән?
Гариф. Гәүдәдәмени эш? Үзәк, үзәк какшаган?..
Шәңгәрәй. Үзәгең дә какшамаска тиеш, әле пенсиягә дә чыкмаган килеш... Аннан безгә, пенсионерларга, ни кала?
Гариф. Пенсия алам дип өйдә тик ята алмыйм инде мин. Сигезенче дистәгә китсә дә. Каравылда, авыр булса да, вакыт тизрәк үтә.
Шәңгәрәй. Ә мин сиңа кайчаннан бирле әйтә киләм, чык ул каравылдан дип.
Гариф. Чыгып кая барасың, кулыңда башка кәсебең булмагач. Әй, калдыр әле, сөйләнерлекме соң хәл... Тамак кипте. Кая, аллы- гөлле Гөлбибинурҗамал, әнә шул ликтирически самаварыңны кабызып җибәр әле, сайрасын бераз, һич түзәр хәлем калмады. Савап булыр, җомгадан кайтышым. Тәһарәтем исән чакта чәй эчеп, догасын кылып чыгыйм. Күрше хакы бар диләр бит. Ә мин күрше генә дә түгел — кардәш, димәк, икеләтә савап... Шәңгәрәй кордаш белми ул аны, мәчет карты булмагач.
Шәңгәрәй. Беренчедән, кордаш ук түгел, алай бик картайтма кешене. Аннан килеп гөнаһым да юк минем мәчеткә йөрергә. Гөнаһ кылырга вакытым булмады. Эшләдем. Гомерем буе эшләдем. (Журнальный өстәлдәге башланган шахмат тактасына күрсәтеп.) Әйдә, утыр, кичә калган уенны бетерәбез.
Гариф. Ә, юк... Мин бу уеннан отказ бирәм. Син мәтәштергән моны. Минем ладиям монда калмаган иде.
Шәңгәрәй. Соң, алла колы, үзең ракировка ясап чыгып киттең бит.
Гариф. Ясаса да, болай түгел иде. Менә болай иде.
Шәңгәрәй. Шулай йөрдеңме? Ярый, йөр. Ә менә мин болай...
Г ар и ф. Кызык., шулай итеп мәчеткә гөнаһлы кешеләр генә йөриләрмени инде синеңчә?
Шәңгәрәй. Белмим. Мәчет картларының барысы турында да хөкем йөртүне өстемә ала алмыйм. Ә менә мин белгәннәре шулай- рак. Гомер буе гөнаһ кылалар да, картайгач, сакал-мыекларын түгәрәкләп кырып, кырпу бүрекләр киеп, суфи булып мәчет юлын таптый башлыйлар. Әйтерсең алтмыш ел буе кылган гөнаһны биш-
алты ел мәчеткә йөреп кенә юып була... Нишлисең, куй пешканы... Күрмисе ңмен и?..
Гариф. Күрәм, күрәм... Белмәссең... Тәһарәте нык булып, ихлас күңелдән сәҗда кылса... Менә шулай...
Шәңгәрәй. Ә менә син? Ихлас күңелдән кыласыңмы сәҗдәне?
Г ар и ф. Мин чутка кермим. Минем гөнаһ кылганым булмады.
Шәңгәрәй. Ничек син генә читтә калдың икән ул гөнаһтан? £ Гариф. Чөнки мин үз гомеремдә бер генә мәртәбә дә өйләнмәдем. 2 Хатын өстеннән йөрмәдем, хатын җәберләмәдем. -
Шәңгәрәй. Ә ни өчен соң сиңа «Күке Гариф» кушаматы куш- з каннар яшьрәк вакытыңда?
Гариф. Кушканнар инде. Заманасы шул булган... Кушамат бит * гөнаһ түгел. ®
Шәңгәрәй. Ничек гөнаһ түгел? Ничә бала атасы икәнеңне 2 беләсеңме соң син үзең? *
Гариф. Беразын беләм. п
Шәңгәрәй. Шулай да? 3
Гариф. Мин белгәннәре — уникегә тула бугай. н
Шәңгәрәй. Менә, күпме сабыйлар өмете, күпме ятимнәр яше... “
Гариф. Аның каравы, алар үсеп балигъ булгач ирекле. Шуның □ белән квит.
Ш ә ң г әр ә й. Ничек алай бик тиз генә квит әле ул?
Гариф. Билгеле, квит. Әйтик, мин өйләнеп, үз өемдә үстерсәм ул балаларны, үскәч һәркайсы миңа алимент түләр иде. Хәзер бит ул модада. Ә болай алар — ирекле казак. Алимент та юк миңа, черт та юк.Теләсәң ничек яшә. Ярый әле, Гөлбибинурҗамал кардәш игелекле кеше булып чыкты. Туган җанлы.
Шәңгәрәй. Туган инде. Чыбык очының чыбык очы.
Гариф. Туганлыкның оч-төбе юк.
Шәңгәрәй. Нинди очы да, нинди төбе турында сөйлисең син? Минем Бибиәсмам Казан артыннан. Ә син Бишбалта.
Гариф. Менә шул Бишбалта дигәннәре — минем бабамның бабасының бабасы, авылдан-авылга самавар төзәтеп йөргәндә, Бибиәсма кардәшнең туганнан-туган әбисенең әбисен ябештереп алып киткән дә инде үзенең Бишбалтасына.
Шәңгәрәй. Болай булгач, якын туган була икән... Моны сиңа кайсы әбиең сөйләгән иде?
Гариф. Ә нишләп әби? Әнә шул, сезнең ишегалдындагы фатирыма күчеп килгәч, миңа моны синең Бибиәсмаң үзе сөйләде һәм шул көннән бирле, ходаның рәхмәте, мине ашыннан-суыпнан калдырмый. Менә мә — мат!
Шәңгәрәй. Тукта, тукта, ничек — мат?
Гариф. Шулай инде, мат. Тегеләй дә, болай да бара алмыйсың... Квит!
Шәңгәрәй. Башта минем нервамда уйный, чыгырымнан чыгара, аннан — мат. Туган, имеш.
Гариф. Ник булмасын, билгеле, туган.
Биби (кухнядан чыгып). Чәй булды!
Гариф. Әйттем бит. Менә ул туганлык!
Биби (Шзңгзрзйгз). Әйдә, син дә эчеп ал бер табында. Сусагансың син дә, көне буе кеше баласы карап.
Гариф. Әйттем бит... Юкса, ул миннән көлә, «Күке», имеш. Безнең күкелек, кордаш, бер чамадарак. Әйдә сыйлаганда — су эч дигәннәр... (Тзрзззгз карый.) Кем ул? Сезнең кыз кемне ияртеп кай тып килә? Попмы дип әйтим, шундый озын чәчле. Алай дисәң, нигә сакалы юк?
Шәңгәрәй. Цец! Бар тизрәк кухняга! Сакалың бөртекләрең берәм-берәм йолкып кесәңә тутырмас борын...
Гариф. Барам, барам. Сакалсыз калуга караганда, сакал белән мәртәбәлерәк. Сакал — сакал инде ул. Сакалга аңа ихтирам-хөрмәт. (Кухняга кереп китә.)
Ишектә дүрт мәртәбә звонок.
Биби (ишек ачып). Бу нишләвегез инде шул звонок белән? Әчер, дүртәр мәртәбә.
Сөенбикә белән Тимер керә.
Ә... Тимергали дә бар икән, гафу итә күр зинһар. Мин Сөенбикәне үзе генә дип торам. Аның шулай шаярта торган гадәте бар.
Сөенбикә. Звонокны Тимер бирде, нәүбәт буенча ул — дүртенче.
Тимер. Нигә кызартасың син мине. Сөенбикә? (Шәңгәрәй белән исәнләшә.) Исәнмесез!
Шәңгәрәй. Исәнме, кем, Тимергали улым... Я, кая төбәделәр үзегезне?
Сөенбикә. Безнең шәхси эшебезгә кемдер берәү читтән торып тыкшынган, ахры.
Тимер. Берәү генә микән?
Сөенбикә. Безнең икебезне дә Казанда калдырмакчы булалар.
Шәңгәрәй. Шул начармы?
Сөенбикә. Безнең өчен начар. Хәтта бик начар.
Шәңгәрәй. Сөйләмә, кызым, юкны. Казан — сезнең туган илегез. Биредә сезнең әти-әниләр...
Сөенбикә. Безнең бит үз планнарыбыз, үз хыялларыбыз бар. Юк инде, әткәй, без үз язмышыбызны үзебез хәл кылыйк инде.
Шәңгәрәй. Үзегез хәл кылып кая бармакчы буласыз?
Сөенбикә. Башкалар кая барса, без дә шунда.
Шәңгәрәй. Безнең турыда уйларга тиештердер бит сез. кызым.
Биби. Ярар инде, әтисе, үзләре беләләрдер, бала түгелләр бит. Шәңгәрәй. Ничек инде бала түгел? Син ни сөйлисең?
Биби. Чәй эчеп ал дим. Фикерләрең чуала башлый озак чәй эчмәгәч. Әнә, мат алуың да шул чәй эчми тору галәмәте.
Шәңгәрәй. Сиңа көлке. Сиңа бүген булса, шул җитте. Син иртәгә турында уйлый белмисең.
Б и б и. Минем дә шул инде, әтисе, чәйсез чигәм түнә. Әйдә, чәй янында чукырдашыйк булмаса.
Шәңгәрәй. Балаларны да дәш чәйгә.
Биби. Аларны син тынычсызлама. Аларга бу якта әзерләрмен. Үзләре дигәнчә утырырлар, үзләре дигәнчә эчәрләр. Хәзерге яшьләр шуны ярата. Ирек куй син аларга.
Шәңгәрәй. Нәрсә? Мин аларның иркен тыям мәллә? Әллә мин начарга әйтәмме?
Биби. Әйтмисең, әтисе, әйтмисең. Әйдә, чәең суына. (Кухняга чыгалар.)
Сөенбикә. Менә әйттем бит. Бу, һичшиксез, безнең әтинең җиңел кулы белән эшләнгән булырга тиеш, дидем. Ул ничә ел инде аспирантура дип тукып килә.
Тимер. Безнең әти дә тик ятмаган. Бүген мине ректоратка чакырып алдылар да сигезенче төзү-монтаж трестында калырга тәкъдим иттеләр. Тресттан минем фамилиягә заявка килгән.
Сөенбикә. Трест трест әле ул, аспирантура түгел. Анда, ичма
са, үзеңә бер участок бирсәләр, рәхәтләнеп, җәелеп үзең дигәнчә эшли аласың.
Тимер. Эшләрсең, бар, безнең әти белән. Әйтәм ич, егерме ел инде ул үзе шул трестта эшли. Имеш, мин ул трестка барсам, аның кубызына гына биеп яшим булып чыга. Тегене — тегеләй итмә, мо- ♦ ны — болай итмә. Менә сиңа ирек, инициатива, перспектива! Рәхәт- > лән...
Сөенбикә. Ә аспирантурада? Шул ук кафедра, шул ук карт профессор. Күзләре белән синең һәр адымыңны йотардай булып тора. '
Тимер. Әллә шулай?! *
Сөенбикә. Нишләсен инде ул? Сиксәнгә кадәр кафедрада ф утыргач. я
Кухнядай Гариф чыга.
Гариф. Сиксән яшьлек картка ни булган? Сиксән яшьлек карт £ көчендә әле ул. Менә мин сезнең атагызны матка утырттым түгел- « ме, шушы сиксән яшьлек башым белән.
Шәңгәрәй (кухнядан чыга). Син бит ул. Сине бит юкка гына н күке димәгәннәр. п
Сөенбикә. Әткәй, кирәкми, алай тупас булма. (Кухняга керә.) о Гариф. Дорфа сөйлисең, кордаш, дорфа.
Шәңгәрәй. Кордаш түгел, картайтма кешене!
Г ар и ф. Күрше, алайса, күрше. «Күрше хакы — тәңре хакы» дигән китап. (Тимергә.) Наданлык галәмәте. Хуш, сезне кем дип атыйк иде, чибәр егет?..
Тимер. Тимер.
Гариф. Тимер... Тимергали була инде ул мулла кушкан атыгыз белән әйтсәк. Бик хуп, бик к\ркәм. Кил, күрешик, булмаса. (Ике кулын сузып.) Гарифулла абзаң булам инде мин. Бу тирәли киләп салып йөрүеңне бик күптәннән күзәтеп килсәм дә, үзеңне күреп, сөйләшә алганым юк иде. Чибәр генә егет икәнсең бит, сачларың да...
Шәңгәрәй. Гарифулла абзый!..
Гариф. Ә... Әйе шул, түргәме? Түрдән узыйкмы? Әйдә, алайса,
кем, Тимергали улым, бәхетең-тәүфыйгың белән диикме? Төкле аягың беләнме?
Шәңгәрәй. Кем, Гарифулла, безне калдырсаң ничек булыр икән?
Гариф. Булмастыр, миннән башка барып чыкмастыр. Әле шул сач турында иде сүзем. Күркәм, бик күркәм. Атамыз адәм дә шушындый озын кара сачлы булган, имеш, дигән сүрәләр дә бар. Аннан килеп пәйгамбәрләремез дә озын сач йөрткәннәр. (Көйли.)
Поз мең алтын -горур ирди Бонем башымда таҗым. Инде таҗ урынына калди Шушы озын кара сачым.
Шәңгәрәй. Син примерга сүрә китерә башладың, күрше. Робагыйларыңны калдырып торсаң ничек булыр икән?
Гариф. Робагый түгел бу. Мин фикеремне китап сүзе белән расларга күнеккән. (Тимергә күз кысып.) Наданнар гына бит ул безнең бүгенге мөхтәрәм яшьләремезнең шушындый күркәм озын сачларындин көльргә яраталар. Көлке түгел бу. Озын сач — безнең борынгы бабаларымызның күрке. Тарих ул ничәмә ничә елларга р әйләнеп кайта ди китап. Яшьләремезнең ышбу күркәм сачларын мии тарихымызның кире әйләнеп кайтуы дип саныйм... Килер бер
кен. .. Читек-кәвеш киеп мәчеткә дә йөри башларлар әле безнең яшь ләремез. (Тимергә борылып күз кыса, үзе кети-кети көлә.)
Шәңгәрәй. Син чәй эчтеңме?
Гариф. Эчтем.
Шәңгәрәй. Кайда?
Гариф. Кухняда.
Шәңгәрәй. Алайса, бар, догасын да шунда, кухняда, кыл инде син, монда безне ялгызыбызны гына калдыр. Сүзебез бар.
Гариф. Ә... Әйе. Ләббәйкә. (Кухняга кереп китә.)
Тимер. Күңелле карт.
Шәңгәрәй. Күңелне болгата торган карт. Я, әйдә, утырыйк. Хәзер табын әзерләрләр. Менә монда... Монда утыр, түргә...
Тимер. Юк, анда ук кермим мин.
Шәңгәрәй. Шунда, шунда, фәкать шунда. Менә шулай. Я... Тәбрик итәм үзегезне. Казанда, трестта калуыгыз белән.
Тимер. Булмастыр. Авырга туры килер безгә Казанда. Бигрәк тә ул трестта калсак.
Шәңгәрәй. Килмәс, килмәс... Аллага тапшырып, теге-ни... Әлеге шул үзегез турында... Сез... Тәвәккәлләгез генә, тәвәккәлләгез!
Тимер. Әле әткәйләр белән дә киңәшмәгән.
Шәңгәрәй. Ә, әйе, алар белән килешү кирәк. Алар белән киңәшсез эшләнә торган эш түгел бу.
Тимер. Шулай, әлбәттә. Ләкин менә башта сезнең белән...
Шәңгәрәй. Безнең белән? Ә... Әйе, әлбәттә, безнең белән. Әнисе, әнисе дим, чык әле бире. (Биби чыга.) Менә Тимергали улым башта безнең фикерне белергә тели, ни дисең?
Б и б и. Ә? Ай, ай алла! (Елый.)
Ш әң г ә р ә й. Тукта әле, ник елыйсың?
Биби. Ничек еламыйсың инде, ана лабаса мин, нинди ана соң шулай кинәт кенә... Бердәнбер кызын...
Шәңгәрәй. Нинди кызын? Кемнең кызын? Нәрсә син, шаштың мәллә? Ул бит синең кызыңны сорарга килмәгән. Казанда калу- калмау мәсьәләсендә бездән киңәш сорарга килгән. Шулай бит, кияү? Әй, ни, Тимергали дигәнем лә...
Б и б и. Оятлы гына иттең. Белер-белмәс башың белән... (Елап кухняга кереп китә.)
Шәңгәрәй. Тавык төшенә тары керә ди, тукта инде, шыңшыма инде анда.
Гариф (кухнядан чыга). Шыңшыйсы-нитәсе юк, аллага тапшырып алдым-бирдем ясарга да...
Шәңгәрәй. Бар, зинһар, үз өеңә чыгып яса әле алдым-бир- демеңне.
Гариф. Кая төртәсең, ул ишеккә түгел.
Шәңгәрәй. Кайсы ишеккә соң?
Гариф. Анда, ваннага. Төтен юллыгына фифируз төтәтәсем бар бит әле минем, чәйдән соң.
Шәңгәрәй. Үз өеңдә төтәтерсең.
Гариф. Ярамый. Намазлыкка исе сеңә. (Ванна бүлмәсенә кереп китә.)
Шәңгәрәй. Менә бит, куып та чыгарыр хәл юк үзен. Әнисе дим... (Кухняга кереп китә.)
Кухнядан Сөенбикә чыга.
С ө е н б и к ә. Әллә аңлаштыгыз да инде?
Тимер. Аңлаша язып калдык.
С ө н б и к ә. Анда әнкәй елап чыккан.
Тимер. Гомумән алар мине дөрес аңладылар.
Сөенбикә. Нишләргә инде болар белән?
Тимер. Артык сузарга ярамый. Бүген үк, менә хәзер үк алар- ның рөхсәтен алырга да...
Сөенбикә. Рөхсәтне алар бик теләп бирерләр. Ә аннан соң нишләргә? Беребез кафедрада, беребез треста калабызмы?
Тимер. Юк инде. Бу турыда ике уйлану юк. Сөйләштек, бетте. ♦
Сөенбикә. Сөйләштек тә бит.. Картлар кызганыч. Күрәсең: >. елыйлар.
Тимер. Елый бирсеннәр.
Сөенбикә. Каты бәгырьле икәнсең син, Тимер. £
Тимер. Минекеләр елап кына калмаячаклар. Минем әткәй яка- * дан ук алачак. Шуннан куркып мин җебеп калырга тиешме? Үз хыя- ф лыма хыянәт итәргә? Үземнең киләчәгемне җимерергә? Булмый...
Сөенбикә. Бәлки җайлап... Күз-яшьсез, якалашусыз гына да күндереп булыр.
Тимер. Ничек?
Сөенбикә. Башта ике якның да рөхсәтен алыйк, өйләнешик, язылышыйк, туй итик, аннан соң... Аннан соң алар үзләре дә каршы килмәс.
Тимер. Белмим. Алай гына риза булмаслар.
Сөенбикә. Күрербез. Әйдә, башта ризалыкларын алыйк. Бар, шакы, чакырып чыгар үзләрен монда.
Тимер. Синсез булмый. Синнән башка минем кыюлык җитми. Әйдә икебез бергә.
Сөенбикә. Ә ничек?
Тимер. Менә болай. Башта шакыйбыз. Алар чыга башлау белән мин синең кулыңнан алам, алар күренү белән «шап» итеп кар- шыларына тезләнәбез.
Сөенбикә. Юк, син генә тезләнәсең. Минем кулымнан алган килеш син тезләнәсең, ә мин басып торам.
Тиме р. Ихтирамсызлык була бит бу.
Сөенбикә. Булмый.
Тимер. Юк, икебез дә тезләнәбез.
Сөенбикә. Син генә тезләнәсең. Йоласы шулай, минем күргәнем бар. Егет кызның кулыннан ала да әтисе-әнисе каршына килеп тезләнә. Менә болай: тезлән-тезлән. Алай түгел.
Тимер. Ничек соң?
Сөенбикә. Егет бер тезенә генә тезләнә. Уң кулы белән кызның сул кулын ала да, үзенең сул тезенә тезләнә. Менә шулай...
Тимер. Шуннан нишли?
Сөенбикә. Шуннан башын күтәреп тантаналы рәвештә сүз башлый. Хөрмәтле...
Тимер. Хөрмәтле Шәңгәрәй абзый һәм хөрмәтле Биби апа!
Сөенбикә. Чыгалар...
Тимер. Тезләнәбез.
Сөенбикә. Син генә тезләнәсең.
Тимер (Сөснбикәнең кулыннан алып тезләнә.) Хөрмәтле Шәң гәрәй абзый!..
Гариф чыга.
Гариф. Гарифулла абзаң әле бу. Тезләнүең дә шәригатькә сыймый. Татар тезләнми. Татар үлгәндә дә үрә катып үлә.
Тиме р. Үрә катып кыз сорамыйлар инде, Гарифулла абзый.
Гари ф. Сорамыйлар шул.
Т и м е р. Ә ничек сорыйлар.
Гариф. Бер ничек тә. Әгәр чын егет икән, сорамыйча гына урлап алып китә. Әгәр инде җебегәнрәк булса, яучы җибәрә.
Т и м е р. Ә кемне?
СӘЕТ ЩӘКҮРОВ
Гариф. Карчык-корчыкны. Әгәр инде дәрәҗәлерәк булса, ир- ат җибәрә. Ир-атның да күркәмен, мөхтәрәмен. Менә минем кебекне.
Сөенбикә. Бу инде дәрәҗәле егет, Гарифулла абзый. Инженер булды, диплом алды. Ә менә кыюсыз. Урлап китә алмый. Бәлки... (Тимергә күз кысып) бу егетнең яучысы сез булырсыз?
Гариф. Яучы булып Шәңгәрәй каршысына барыргамы?
Сөенбикә. Әйе.
Гариф. Куркыныч, кыйнап чыгарыр.
Сөенбикә. Чыгармас. Үзем яклармын.
Гариф. Шулай дисәң генә, юкса, ул денсезгә ышаныч юк. (Тимергә күз кысып.) Кая, бар, ваннада әниеңнең чүпләмәле сөлгесе эленеп тора иде. Алып чык шуны. (Сөенбикә сөлге алып чыгып бирә, Гарифулла иңбашына сөлге аса, читек балтырыннан бер балагын чыгара.) Безнең заманда менә шулай яучылыйлар иде аны... (Кәмит уйнап, әкрен генә тамак кырып ишеккә бара башлый.) Аллага тап-шырдык!.. Әй, тукта әле, тукта. Моның соң мәһәре күпме булыр?
Тимер. Нинди мәһәре?
Гариф. Соң, алла колы, мин сиңа бушка йөрмәм ич. Яучылык вазифасы зур нәрсә ул. Илчелек вазифасына тиң, ди китап. Бәс, шулай булгач, аның мәһәре дә шулайрак булырга тиеш.
Тимер. Күпме соң, күпме?
Гариф. Мин сездән акчалата сорамам инде. Әле хезмәт хакы алып караганыгыз юк үзегезнең. Атай кесәсеннән өйләнү бик үк егетлек саналмый бу заманда, әйдә, была ни была, вак-төяк бүләк- фәлән генә алып бирерсез.
Тимер. Нинди бүләк?
Гариф. Әйтик, укалы кәләпүш, каюлы читек, аннан килеп вилюр эшләпә, кримплен пәлтә.
Тимер. Аз икән.
Сөенбикә. Бер инженерның ике айлык хезмәт хакы.
Гариф. Бер юлы бирмәссез, ай алла, качкан җирдә түгел бит, көтәрмен. Ала каргада алачагың булсын ди. Я, ярый, хәерле сәгатьтә... (Ишеккә бара башлый.)
Тимер. Гарифулла абзый, бер балагың чыккан.
Гариф. Бу кадәр дә надан булыр икән хәзерге яшьләр. Аның бөтен мәгънәсе дә балакта бит! Я, ярый, аллага тапшырдым. (Кухня ишек төбенә барып тәкбир әйтә.) Аллаһы әкбәр, валлаһы әкбәр лә илаһе-иллалаһе, валлаһе әкбәр...
Кухнядан атылып Шәңгәрәй килеп чыга.
Шәңгәрәй. Бу нинди кәмит бу?
Гариф. Әссәләмәгаләйкем!
Шәңгәрәй. Туктат дим, хәзер үк, шәмәкәй!
Гариф. Илгә иминлек, йортка бәрәкәт, үзегезгә кодрәт бирсен.
Биби (кухнядан чыгып уен икәнен аңлап ала.) Шулай булсын, шулай булсын, амин.
Шәңгәрәй. Син нәрсә, күрә торып, шул чалмалы клоунның сүзен җүплисең?
Биби. Син аның кыяфәтенә кара, кыяфәтенә.
Шәң гәрәй. Төкерәм мин аның кыяфәтенә!
Гариф. Төкермә! (Сыңар балаклы аягын алга куеп.) Күрәсеңме моны?
Шәңгәрәй. Күрдем ди, я шуннан?
Гариф. Нәрсә бу?
Шәңгәрәй. Балак.
Гариф. Нинди балак?
Шәңгәрәй. Сыңар балак.
Гариф. Сыңар балак шул, сыңар балак. (Көйли.)
Сыңар балак пар сорый.
Сыңар балаң яр сорый.
Сыңар балак кигертмә — ♦
Сыңар балаң тилмертмә. >
Пары барда парлап кал. £
Яры барда ярлап кал. 5
Балагын тык урынына.
Балаңны яр куенына 3
Урнаштыр син, әй ата! ы
Балаң ярын ярата. .
Яшәсен алар парлап. *
Бер-берен карап, барлап. я
Матур гомер уздырсын. о
Сиңа онык тудырсын. £
Китсен буын-буынга. х
Яшәүнең яме шунда! «
(Бар да көләләр. Шәңгәрәй Гарифның шаяртканын аңлап ала.)
Шәңгәрәй. Кара син аны, ә? һәй, егетләр, ул ниләр белә! ы Мин бит моны һич кирәкмәгәнгә яши дөньяда бу карт дип уйлап £ йөри идем. Ә ул ничек көйли? Бәдәваммени! Күреп укыйсыңмы аны, ул кадәрне, яттан беләсеңме?
Гариф. Күреп укыйм.
Шәңгәрәй. Кайдан күреп?
Гариф. Менә бу ике яшь гашыйкның күңел күзеннән.
Шәңгәрәй. Ә син алар күңеленә ничек алай тирән керә алдың?
Г а р иф. Анда керүнең кирәге юк. Ул аннан утлы чишмәдәй ургып чыккан. Вакытында чарасын күрмәсәгез, харап булулары бар.
Шәңгәрәй. Нинди чара соң ул. картлач?
Гариф. Аның чарасы бер генә. Бу ике яшь йөрәкне бергә кушу. Шәңгәрәй. Дөрес сөйлиме ул, балалар?
С ө е н б и к ә. Дөрес, әткәй.
Тимер (Сөенбикәнең кулыннан алып.) Хөрмәтле Шәңгәрәй абзый һәм сөекле Биби апа! Безгә рөхсәтегезне биреп, безне бәхетле итсәгез икән...
Шәңгәрәй. Я, ни дисең, әнисе?
Б и б и. Мин әйттем бит инде... Мин бая ук әйттем бит инде.. (Елый.)
Шәңгәрәй. Елама!
Б и б и. Шатлыктан ул, әтисе, шатлыктан...
Шәңгәрәй. Рөхсәт дисеңмени инде?
Биби. Нишлисең бит, йоласы шул, берни кылып булмый.
Шәңгәрәй. Үзләре нәрсә ди соң? Бер-берсен яхшы сынаганнармы? Тормыш юлын лаеклы итеп үтә алырларына ышаналармы?
С ө е н б и к ә. Ышанабыз, әти.
Тиме р. Ышанабыз.
Шәңгәрәй. Алайса, бәхетле булыгыз, балалар, миннән фатиха! (Яшьләрнең кулларын кулга тоташтырып, маңгайларыннан үбә.)
С "Гн б и к 0.}Рв*»эт’ откай’ Рэхмат- 8ВКЭЙ!
Гариф. Менә шулай... Ә хәзер өстәл, туй!
Шәңгәрәй. Ашыкма! Кияү бит үзе генә түгел. Ата анасы бар. Туй кебек зур нәрсәне бергә җыелып, бер өстәл артында хәл кылырга кирәк. Әйтик, ничек, кайда, кайчан? Мин, профессиям буенча бухгалтер кеше буларак, туй кебек нәрсәнең сметасын да алдан карай кую ягында.
Биб и. Әй, әтисе, карап торган бердәнбер кызыбызның гомер эчендә бер килә торган туен смитләп тормабыз инде.
Шәңгәрәй. Белмисең син, карчык, дөньяда бер нәрсә дә сметасыз эшләнми. Шулай бит, кияү?!
Тимер. Әлбәттә, шулай. Без бу турыда үзара сөйләшкән идек инде.
Шәңгәрәй. Сез сөйләткәнсездер, анысында шигем юк. Ә менә без, ике якның да ата-аналары, бергә җыелып бу нәрсәне бергә хәл кылырга тиеш. Инде, шулай булгач, сиңа хәзер, кияү, өегезгә кайтып, әтиеңне, әниеңне, ягъни кода белән кодагыйны, бирегә алып килергә туры килер. Ә без синең белән, әнисе, табынны шәп итеп әзерли торыйк.
Сөенбикә. Мин дә барыйммы, әткәй?
Шәңгәрәй. Кая?
Сөенбикә. Тимер белән.
Шәңгәрәй. Ә, юк, кызым, сиңа хәзер килен булып төшмичә ул йортка барырга ярамас.
Биби. Әй, балакайгынам, бер генә дә янымнан җибәрәсем килми үзеңне. Бердәнберем бит син минем (елый). ’
Шәңгәрәй. Шыңшыма! Сезнең анда, кияү, алты бала дидеңме әле?
Тимер. Алты.
Шәңгәрәй. Синнән башкамы?
Тимер. Миннән башка.
Шәңгәрәй. Ә квартирагыз өч кенә бүлмәлеме?
Тимер. Юк, дүрт бүлмәле.
Шәңгәрәй. Дүрт бүлмә дә аз инде алты балага. Бәлки әнә шул квартира мәсьәләсен күздә тотып, әтиегез Казанда калмаска үзе киңәш иткәндер сезгә?
Тимер. Юк, киресенчә. Безнең әти Казаннан кптүгә бөтенләй каршы.
Шәңгәрәй. Акыллы кеше күренә синең әтиең. Туган җирен ташлап киткән кешенең хәлен белә, димәк, ул.
Тимер. Ул бит шул трестның патриоты. Мин төзүчеләр институтына керү белән үк минем колак итен ашарга тотынды — укып бетергәч, безнең трестка киләсең, безнең СМУның прорабы буласың, дип. Үзенең прорабы белән килешә алмый. Егерме ел инде бергә эшлиләр, егерме ел буена бер-берсе белән якалашып киләләр.
Шәңгәрәй. Беләм, беләм, әтиеңне яхшы беләм. Ишетеп кенә түгел, күреп беләм. Кем булып эшли әле ул?
Тимер. Монтажник.
Шәңгәрәй. Кайсы участокта?
Тимер. Алтынчы СМУда.
Шәңгәрәй. Исеме ничек иде соң әле?
Тимер. Бакый.
Шәңгәрәй. Әйе. Бакый Курманаев. Әле син безгә килеп йөри башлагач ук, шул Курманаев токымы түгел микән бу дип уйлап йөри идем... Әйе, уйлаган алга килә...
С ө е нб и к ә (бүлмәсеннән). Тимер, бер генә минутка кер әле.
Тимер. Хәзер. (Сөенбикә бүлмәсенә кереп китә.)
Биби. Нәрсә, танышмы әллә?
Шәңгәрәй. Таныш кынамы соң?
Биби. Бигрәк әйбәт.
Шәңгәрәй. Нәрсәсе әйбәт?
Биби. Уртак тел табарга дим.
Шәңгәрәй. Табарсың бар, Курманаев белән уртак тел. Аның белән каберең якын булмасын.
Биби. Ни сөйлисең син, әтисе?
Шәңгәрәй. Трестта беренче партизан! Анархист!!!
Биби. Әтисе дим... ♦
Шәңгәрәй. Прорабның үзе белән егерме ел якалашалар дип> әйтеп тора бит сиңа... s
Биби. Якалашмыйча гына эш бармый инде ул кайчакта.
Шәңгәрәй. Прораб кынамы соң? Управляющийның үзенең2 якасыннан алганы бар. Ә минем? Ничә мәртәбә кереп якамнан ал-* ды. Ул өстәл сугумы кирәк... Юк, юк... Ул кеше белән уртак тел та- ♦ бып булмый. а
Биби. Тынычлан әле, әтисе. Курыккан эш хәерлегә була ул. о Балалар инде, аллага шөкер, бер-берсен сынаганнар. Бер-берсен яра-£ талар. Ә кайда ярату — анда бәхет. Нинди генә ата-ана булмасын, * үз баласының бәхетенә каршы төшми. Әйдә, киен әле, әтисе. Барыйк™ әле икәүләп шул кода каршысына. Сөйләшик әле ипләп, мәсьәләне ачыктан-ачык уртага куеп. Аңлашырбыз, шаять.
Шәңгәрәй. Кая барыйк? Курманаевларгамы? Аллам сакла- э сын! Башым ике түгел лә минем, күрә торып, көпә-көндез Курма-^ наевка барып керергә.
Сөенбикә белән Тимер чыгалар.
Тимер. Болай караганда кырыс минем әтием, ә асылда әйбәт кеше ул. Яхшы күңелле, аның белән килешеп була.
Шәңгәрәй. Булса, үзе монда килсен әле ул. Менә мин аның белән сөйләшеп карыйм әле үз өемдә, аяк терәп.
Тимер. Килә, әлбәттә, бик рәхәтләнеп килә.
Шәңгәрәй. Килсә — алып кил. Егет ягы йөрергә тиеш яучылап. Кыз ягы түгел. Безнең алай этеп-төртеп бирә торган кызыбыз юк. Әнисе, шуны аңла.
Тимер. Киттем. Әйдә, Сөенбикә.
Ш ә ң г ә р ә й. Ә ул кая?
Тимер. Безгә. Аның бит әле бездә булганы юк. Әниемнең Сөен- бикәне бик күрәсе килә.
Шәңгәрәй. Күрәсе килсә, ул да килсен. Әтиең белән бергәләп, тәпи-тәпи басып, колак сөенчесен култык астына кыстырып. Менә ул булыр безнеңчә...
Тимер. Киттем. Ләкин... минем дә бер шартым бар.
Шәңгәрәй. Сөйләп кара, нинди шарт ул?
Тимер. Әтием белән бер булып, уртак тел табып, икегез безне үзегезнең трестыгызда калдырырга кыстый күрмәгез. Безнең үз планнарыбыз, үз хыялларыбыз бар...
Шәңгәрәй. Әгәр дә үз хыялларыгызны тормышка ашырырга теләсәгез, сез нәкъ менә шул безнең трестка төпләнегез дә инде, улым. Ул Россия Федерациясендәге иң алдынгы трест. Аның офыгы киң, перспективасы зур. Мин үзем утыз ел шунда эшләдем. Белом, кечкенә генә бер участокның гади хисапчысыннан башлаган идем, трест кадәр трестның баш бухгалтеры дәрәҗәсенә кадәр үсеп җиттем.
Тимер. Ничек кенә булмасын, без анда калмыйбыз. Без Казаннан китәбез.
Шәңгәрәй. Юк инде, без моңа аслан риза түгел.
Сөенбикә. Әткәй...
Ш әң г ә р ә й. Җитте. Шуның өчен үстердекмени сине? Картайган көнемдә үземне ташлап китәр өченме?
В и б и. Тукта инде зинһар, тоткарлама кешене. Барсын, ата-
анасын бирегә алып килсен, башта төп мәсьәләне хәл итик, аннан... Бар, улым, бар, алып кил әтиләреңне.
Сөенбикә. Кара әле, Тимер, син озак йөрмә инде, яме?
Тимер. Бүген тамаша булачак монда. Күз яшьләре дә аз сыгылмаячак. Синең күз яшьләренә җеби торган гадәтең бар, кара аны, нык бул. (Китә.)
Биби. Бигрәкләр дә күркәм бала инде...
Шәңгәрәй. Күркәмеңне күрсәтер әле, Курманаев килсә.
Биби. Алар килгәнче табын әзерләргә кирәк, әйдә, кызым.
Гариф. Әйе шул. Табынны шәп итәргә кирәк. Кодалар алдында йөз кызартырлык булмасын.
Шәңгәрәй. Ә син кызартмассың, кодалар килгәндә үзеңә чыгып торырсың.
Гариф. Юк инде, мин беркая да чыкмыйм. Мин баш кода. Минем урыным түрдә.
Шәңгәрәй. Балагыңны җыйдыртыр әле ул синең, Курманаев.
Гариф. Җыймыйм. (Бибигә күз кысып.) Никах та укыйм әле мин шул балак белән кодалар килгәч, тәһарәтем исән чакта.
Шәңгәрәй. Пенсия дә аз ала, нинди хисапка яши икән бу карт дип баш вата идем... Карасаң, аның кәсебе бар икән.
Гариф. Бар шул, аллага шөкер. Өйләнсә — никах укыйм, туса — исем кушам, үлсә — ясин чыгам... вакыты җиткәч, үз җеназаңны кем укыр?
Шәңгәрәй. Җеназасын укытыйм әле шуның!..
Биби. Ходай өчен кирәкми, әтисе, шундый шатлыклы көннең ямен җибәрмә.. Күңелең киң булсын.
Шәңгәрәй. Син өйрәттең аны шул киң күңеллелегең белән.
Гариф. Дөньяда миһербанлы бәндәләр дә бар. Аллага шөкер.
Шәңгәрәй. Яп авызыңны!
Гариф. Ярый, ярый, комачауламыйм. Әзерлә табыныңны, мин чыгып торам. Кодалар килгәч әйләнермен тәһарәт яңартып.
Шәңгәрәй. Менә яңартырмын мин сиңа, аягыңны басасы булма.
Гариф. Кара әле, Нурлыбибигөлҗамал, син игелекле адәм, ничек яшәдең бу бәндә белән?
Шәңгәрәй. Җитте!
Гариф. Әт-тә-тә-тә! (Чыгып кача.)
Биби. Ни булды?
Шәңгәрәй. Әгәр моннан соң кодалар алдындамы, алар киткәчме, туй вакытындамы, туйдан соңмы — барыбер, бу карт минем бусагамны атлап керә икән, белеп тор, үзеңне дә шуның белән бергә куып чыгарам.
Биби. Әй, әтисе, нигә шулай дисең икән, үзең бит урамнан килеп кергән этне дә куып чыгара алмыйсың — ашарына чыгарып саласың. Бу бит кеше. Шуның өстенә карт кеше. Ялгыз, ятим...
Шәңгәрәй. Ялгыз булса, яшәсен үзе генә, нигә монда сыендырасың?
Биби. Сиңа шахмат уйнарга иптәш булсын дип... Шуның өстенә туган.
Шәңгәрәй. Нинди туган?
Биби. Чыбык очы. Минем әбиемнең әбисе...
Шәңгәрәй. Җитте... Барыгыз табын әзерләгез.
Биби. Күптән шулай диләр аны, әтисе!
Йөгерә-нөгерө табын әаерлорго тотыналар, ут сүна, пердо төшә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Тавын езерлангөи. Шаңгәрей чәнечке-кашыклар барлап йера. Биби белая Соенбнка кухнядан соңгы тәлинкәләрне күтәреп чыгалар.
Биби. Булды бугай инде. Син, кызым, сал алъяпкычыңны, бар ♦ бүлмәңә кер, киен. £
Сөенбикә. Мин аларга күренеп тормыйм, шунда бүлмәдә ге- = нә утырырмын.
Биби. Юк, кызым, без сине бу якка да чакырып чыгарырбыз, з Аларның бит күрәсе-күрешәселәре килер.
Сөенбикә. Оялмыйча... ♦
Биби. Ояласың инде ул, кызым, оялмый булмый. Оялып булса « да чыгарга туры килер. Шәбрәк киен.
Сөенбикә. Кайсы күлмәгемне киим икән, әнкәй, әйдә бергә >■ сайлыйк әле. J
Шәңгәрәй. Ә мин ничек киеним? =
Биби. Син бик әйбәт киенгәнсең. Ир кешегә тагы шуннан да ь артык...
Шәңгәрәй. Алай димә әле, әнисе... Кемнеке — аныкы, дигән- « дәй... Аннан соң Курманаевлар алдында сер бирергә ярамын бит. *“
Ишектә берсе артыннан берсе озын-озын звоноклар бирә башлыйлар.
Бер, ике, өч, дүрт, биш...
Б и б и. Ай алла, нишләүләре бу?..
Шәңгәрәй. Биш мәртәбә. Кем булыр икән бу?
Биби. Бар инде, кем булса да ач, үзең куйган шартлы звоноклар.
Шәңгәрәй. Шунда шул хикмәт — бишенчебез юк бит безнең...
Биби. Булмаса — булыр, ай алла, көттермә кешене, бар ач.
Кызы бүлмәсенә кереп китә. Шәңгәрой трюмо янына барып киемнәрен тоэәтә. Пульверизатордан исле майлар спптера. аннан бик купшыланып ишек янына килә.
Шәңгәрәй. Хәзер, хәзер... Рәхим итегез, рәхим итегез, кунак. Ә?! Син нәрсә?
Ишектән Гариф керә.
Гариф. Шулай инде... Әле бер аягы керсә, икенчесе кермәгән килмешәк — дүртенче, ә безне бишенчегә калдырдылар. Менә яртышар сәгать бусагада шылдыравык биреп тор инде хәзер.
Шәңгәрәй. Бишенче дә, унбишенче дә, илленче дә — бер кем дә түгел син, йөрмә, оныт бу ишекне.
Гариф. Оныткан идем дә бит, искә төште. Анда төтен юллыгында фифирузым калган.
Ваннага керә.
Ш ә ң г ә р ә й. Ал да, бар, ычкын!
Гариф. Тукта инде бераз. Кергән кергән көйрәтеп тә китим.
Шәңгәрәй. Оеңдэ көйрәтерсең, хәзер кунаклар килә.
Гариф. Килә шул менә, шуңа ашыгам да, кая, җибәр, ябыйк ишекне.
Шәңгәрәй. Нишлисең?
Гариф. Минем үземдә кран ватылган. Кайнар су килми. Тәһа рәт яңартам. Никах укыйсы булыр... Яп ишекне! (Ванна иин.-ен ябып эчтән бикли.)
Шәңгәрәй. Биби! Бибиәсма!
Б и б и. Нәрсә инде?!
Шәңгәрәй. Кара теге бишбалтаңны!..
Биби. Нишли?
Шәңгәрәй. Никах укыйм ди.
Биби. Укымас, укымас, үрти генә бит ул сине.
Шәңгәрәй. Әгәр мине кодалар алдында хур итсә, икегезгә дә ямь юк.
Биби. Итмәс, үртәнмә.
Ишектә звонок.
Шәңгәрәй. Кем булыр икән?
Биби. Кем булсын инде?
Шәңгәрәй. Килделәрме?
Биби. Килделәр, әлбәттә.
Ш ә ң г ә р әй. Нишлибез?
Б и б и. Нишлисең, ач.
Гариф ваннадан чыга.
Гариф. Туктагыз...
Шәңгәрәй. Кая барасың?
Гариф. Мин чыгып калыйм.
Шәңгәрәй. Кая?
Гариф. Өйгә.
Шәңгә рәй. Чыкма, күренмә. Кит кереп ваннага.
Гариф. Чыгам дидем — чыгармадың, инде үзеңә үпкәлә.
Шәңгәрәй. Яп ишегеңне, шунда гына утыр. Тыныңны да чыгарасы булма.
Биби. Ач инде, ач ишегеңне. Көттермә кунакларны.
Шәңгәрәй Әйе, шул. Әйдә... Рәхим итегез, рәхим итегез, кадерле кунаклар!.. (Киң итеп ишекне ача.)
Бакый (ишектә). Мөмкинме?
Шәңгәрәй. Әйдәгез, әйдә. Рәхим генә итегез, мөмкин, бик мөмкин.
Ишектән Бакый, Гөлбану, Тимер керәләр.
Биби. Узыгыз, уз, кая, плащегызны монда бирегез. (Икесе дә кунакларны чишендерәләр.)
Шәңгәрәй. Әйдәгез, менә, түргә узыгыз, кем... Ничек әле?
Бакый. Нәрсә? Оныттыңмы әллә? Шулай инде, хәтергә бераз саерак диләр бит сезне.
Тимер. Әти, үткәнне искә алмаска дип килештек бит инде.
Бакый. Әйе, әйе шул, оныткан бит. Исемем Бакый булыр минем. Әти мәрхүм Габделбакый дип йөртә торган иде. Кемгә-кемгә, ә менә сиңа оныту һич тә килешми, начальник.
Шәңгәрәй. Ә минеке Шәңгәрәй. Шәңгәрәй Исламгәрәевич.
Бакый. Ул кадәрлесен үк әйтеп тормам. Ич-мичләп сөйләшүне җенем сөйми. Олы кеше буларак Шәңгәрәй абзый гына диярмен. Кем белә, килешеп китсәк, бәлки кодалар да булып куярбыз. Гәрчә кайчандыр үзара якалашкан кешеләр булсак та.
Тимер. Әти!
Бакый. Бетте, бетте.
Шәңгәрә й. Әлбәттә, кодалар. Без инде сөйләштек, килештек, хәл кылдык.
Бакый. Кем белән.
Тиме р. Менә минем белән. Әти, син зинһар үзеңне кешечә тот. (Тимер кыз бүлмәсенә кереп китә.)
Шәңгәрәй. Әйе, Тимергали кияү белән.
Бакый. Аңа бит безнең исемнән сөйләшергә вәкаләт бирелмәгән. Монда бит әле гаилә башлыгы — мин бар. Аннан килеп менә
әнисе... Танышыгыз, һәрвакыт минем кубызга гына биеп торучы минем хөрмәтле хәләл җефетем Гөлбану шәрифәләре.
Гөлбану. Ай, әтисе, ялгышмыйсың микән? Киресенчә түгелме?
Бакый. Нәрсә, мин синең кубызыңа биим булып чыгамыни инде? Ф
Гөлбану. Булгалый. Кая кем... >.
Биби. Биби. Ь
Гөлбану. Әйе, Бибикодагый, әйдә күрешик. Исән-сау гына 10
яшисезме? з
Биби. Бик аллага шөкер, дөбердәтеп.
Гөлбану. Шулай кирәк. Дөбердәтеп тә калмагач дөньясында... ♦ Кая, сезнең белән дә күрешик, кода. в
Шәңгәрәй. Бик мәслихәт, бик күркәм. Шулай да сезнең кай- о сыгызның вәкаләт гамәлдә соң? Берегез кода ди, берегез вәкаләт юк £ ДИ.
Гөлбану. Минем. Мин бирәм вәкаләтне. Мин балаларымны 3 туганда ук вәкаләт белән тудырдым. Кая, аякта хаклык юк диләр н руслар, түргә узыйк, утырыйк. ы
Шәңгәрәй. „
Б и б и г Әйдәгез, рәхим итегез Менә монда утырыгыз. 0
Бакый. Хуш... Барыбыздан олы гореф-гадәт бар бит әле, бабайлардан калган. Алар нәрсә диләр иде? Иң әүвәл йортка бәрәкәт бирсен дип фатиха кыла торганнар иде. Амин!
Шәңгәрәй. Шулай булсын!
Гариф (ванна бүлмәсеннән атылып килеп чыга). Юк.. «Амин» дип кенә алай бик кыска тотмагыз әле сез, мөселман бәндәләр. Аминга кушып шунда берәр сүрәсен дә әйтеп җибәрик.
Шәңгәрәй. Сүрәләп тормыйбыз инде без, күрше. Анысы сметага кертелмәде.
Бакый. Бу күрше дигәнегезнең үзен дә сметага кертмәгәнсез, ахры, ваннага бикләп куйгансыз.
Шәңгәрәй. Аны берәү дә бикләми. Ул үзен-үзе шулай җәзалый. Теге дөньяда әжерен күрер өчен. Элек бит дөньядан ваз кичеп, тау тишекләрендә, мәгарәләрдә гыйбадәт кылып яшәүче изгеләр булган. Менә бу карт та инде шул изгеләрнең безнең заманга калган бер нөсхәсе, ләкин ул мәгарә урынына ванна бүлмәсендәге төтен юллыгын кулайрак күрә.
Бакый. Төтен юлында гыйбадәт кыламы?
Шәңгәрәй Юк. Төтен юллыгына гыйбадәт кыла.
Гариф. Гыйбадәт гыйбадәт инде. Кайда кылсаң да әҗере тия. Менә бу мәҗлес шул гыйбадәт нәтиҗәсе түгелме соң?
Бакый. Мәҗлес булып җитмәгән әле. Мәҗлескә кадәр хәл кыласы мөһим мәсьәләләр бар.
Гөлбану. Анысын балалар үзләре хәл кылганнар инде, безгә калдырмаганнар. Мә, кодагый, рәхим итеп алып куй шушыны. (Төенчек суза.)
Б и б и. Бу нәрсә була соң инде?
Гөлбану. Мәһәре — колак сөенчесе.
Гариф. Бәрәкалла, ул мәһәрдә безгә дә өлеш булырга тиеш.
Бакый. Сез кем соң?
Гариф. Баш кода.
Бакый. Ничек баш кода? Без сезне кодалаганыбыз юк.
Гариф. Ягъни мәсәлән — яучы!
Бакый. Яучылыкка да ялламадык.
Гариф. Сез ялламадыгыз, анысы шулай. Ләкин яшьләр үзләре
147
10*
ялладылар. Укалы кәләпүш, каюлы читек, вилюр эшләпә, кримплен пәлтә — вәт!
Гөлбану. Йоласы шул икән, булыр, абзыкаем, борчылма.
Кримпленнар артыннан йөрергә әле вакыты булмады. <
Гариф. Бәрәкалла! Менә бу нәкъ безнеңчә — мөселманнарча. Юкса, никахны нәрсә киеп укырмын икән дип баш вата идем.
Бакый. Никахын да йола буенча укыйсызмы? Башта килен буласы кешенең безгә үзен күрсәтмичә торып?
Г а р и ф. Ә кәк-же.
Бакый. Ә юк, без каршы. Без башта киленнең үзен күрергә телибез.
Гариф. Сезгә нәрсәгә ул? Яшьләр үзләре күргән, күрешкән, шул җиткән.
Гөлбану. Юк, җитмәгән. Мин — ана. Булачак балакаемның үзен күрергә тиешмен.
Бакый. Әйе, бу заманда киленне ата-анага күрсәтми бирмиләр.
Шәңгәрәй. Килен дисеңме?
Б а к ы й. Әйе, килен. Безнең өчен инде ул килен була, ягъни мәсәлән. Кая чыксыннар иде. Күрешсеннәр биредә.
Шәңгәрәй. Ярый, әнисе, аллага тапшырдык, җебемә. Нишләмәк кирәк, шулай язгандыр инде. Әйт, чыксыннар. Чыгып карасыннар булмаса. *
Биби (ишеккә барып). Балалар, балакайлар...
Гөлбану (ишеккә барып). Улым, Тимер.
Биби. Кызым. Сөенбикә.
Гөлбану. Чыгыгыз бирегә, акыллыларым.
Биби. Кызым, кода-кодагыйларның күрешәсе килә үзең белән.
Гөлбану. Әле бит без синең белән күрмәгән-күрешмәгән.
Шәңгәрәй. Әйдәгез, балалар, әйдәгез.
Сөенбикә белән Тимер керә.
Биби. Оялма, кызым, оялма, бер синнән генә калмаган. Башта менә әти булачак кеше белән күреш.
Шәңгәрәй, Нинди әти, кайнатай диген.
Бакый. Как то-есть әти түгел? Әти... Самый настоящий әти. Исәнме, кызым? Кая, бир кулыңны, күрешик. Әйбәт, бик әйбәт, акыллы бала күренәсең, рәхмәт, рәхмәт. Менә инде әниең белән күреш.
Биби. Балакаем минем...
Шәңгәрәй. Җебемә дим... *
Гөлбану. Рәхмәтләр генә төшсен үзеңә, балакаем. (Сөенбикә- нең маңгаеннан үбә.) Бәхетең-тәүфигың белән, кызым!
Гариф. Кая, утырышыгыз.
Шәңгәрәй. Нишләмәкче буласың безне утыртып?
Гариф. Утыргач күз күрер. Кодалар, менә түргә узыгыз. Кияү белән кыз менә монда, минем уң ягыма, ә кодагыйлар читтәрәк торыгыз.
Гөлбану. Нишләп без читтә торыйк ди?
Гариф. Ярамый, хатын-кызга килешми, ди китап. Барыгыз, бар. кухняга ук чыгып торыгыз.
Шәңгәрәй. Ә син нишләмәкче буласың аларны кухняга чыгарып?
Гариф. Никах укыйм...
Шәңгәрәй. Юк инде, алар чыкмый. Алар менә монда, табынның түрендә утыралар. Ә син бар үзең чык. Әнә төтен юллыгы тирә- ’ сенә кереп укы никахыңны.
Гариф. Никахыңны, имеш? Миңа кирәкмени ул никах? Әнә, балаларыгызга кирәк. Шунсыз тору дөрес түгел, ди китап.
Шәңгәрәй. Тора башлагач үзләре дөресләрләр. Анысын синнән сорамаслар.
Гариф. Эх, җәмәгать, Мөхәммәт өммәте, мөселманнар! (Елаган ♦ булып күзләрен сөртә, үзе читкә борылып көлеп тә ала.) Шушы >■ көнгә калдыкмыни соң инде? Никахсыз тору, беләсезме, ни дигән = сүз?
Бакый. Белмибез, белмибез. Безгә чуртымамы кирәк? Әнә үз- S ләре теләсә нишләсеннәр. *
Шәңгәрәй. Алай. Безнең әле аннан мөһимрәк мәсьәләне хәл ♦ кыласыбыз бар, әйеме, кода? я
Бакый. Нинди мәсьәлә?
Шәңгәрәй. Кая, әйдәгез, табынга утырышыйк. >
Гариф. Юк, җәмәгать, никахсыз табында утырмыйм. Шәһит * китсәм китәм, барыбер никах укыйм.
Шәңгәрәй. Мәгарәңә кереп укы.
Гариф. Укыйм. Кайда укысам да укыйм, тик укуым гына хак £ булсын. л
Шәңгәрәй Төтен юллыгына кычкыр, монда ишетелмәсен. ° Гариф. Ишетелмәс. Ә ояты сезгә булыр.
Бакый. Сметага кертмәгәч, ояты да булмас аның, абзый.
Гариф (ваннага юнәлә.) Аллаһы әкбәр, валлаһы әкбәр, лә ила- һы иллалаһы, валлаһы әкбәр! (Ванна бүлмәсенә кереп китә, бар да көлешәләр.)
Шәңгәрәй. Ягез, утырышыгыз. Кода белән кодагый менә монда түргә. Ә син, әнисе — минем янга. Ә балалар...
Бакый. Аларның кирәге булыр микән бу табынга? Алар инде үзләренекен эшләгәннәр, кем әйтмешли, безне фактка китереп терәделәр. Безгә хәзер шул фактны хәл кылырга кирәк. Смета дисең бит үзең. Бухгалтер булмасам да, мин дә смета дигән нәрсәне яратам. Ә смета ул безнең кесәдән чыга. Шулай булгач, без үзебез генә хәл кылыйк инде моны, кем...
Гөлбану. Кода.
Бакый. Ашыкма... Хәзерге яшьләр бит алар керемен-чыгымын уйлап тормый, ресторан ди башларлар... Чәчәккә, ефәккә күмелгән такси, тарантас, пар ат!..
Шәңгәрәй. Ә нигә пар ат, тройка!
Бакый. Әнә бит!
Тимер. Әти, сез ул ягын үзегез генә хәл кылыгыз инде. Без...
Бакый. Әйе шул, бар, бар, курыкма, мин артыгын ычкындырмам. (Яшьләр эчке бүлмәгә кереп китә.) Шулай... Тройка дидеңме әле кем...
Гөлбану. Кода.
Бакый. Тукта! Теге шешәдә нәрсә ул?
Шәңгәрәй. Коньяк.
Бакый. Без анысын эчеп тормабыз. Безнең эчкә килешмәс ул. Кандала исе килә. Безгә әнә тегесен үзебез шикелле простоен сал. Ә, юк. шаяртма... Уймак белән аракы эчәргә өйрәнмәгән без. Безгә әнә теге стаканга сал. Тутырып. Я. тапшырдык... Танышу күрешү өчен. (Эчәләр.) Мин үзем күп эчмим эчүен. Миңа тагы бер стакан тутырып куегыз да... Анысы килешү өчен булыр. Әгәр килешә алсак. Килешә алмасак. шулай тулы килеш калыр. Мин аңа иренемне дә тидерәчәк түгел. Хуш, нәрсәдә туктап калдык әле без? Тройкадамы?
Гөлбану. Анысы инде аның сүз иярә сүз чыккач кына. Хәзерге заманда каян табасың аның тройкасын.
Бакый. Сүз иярә сүз чыкмасын ул. Чыктымы, таптыра. Ә мин тройкалый алмыйм, бигайбә. Минем әле анда, әнә ул малай артында тагы алтысы чират көтеп тора.
Гөлбану. Син, әтисе, алай, гел юкка салышма. Аннык кына рәтебез бар.
Бакый. Рәтне бит аны рәтләп рәтләргә кирәк. Шунсыз ул рәтнең рәте булмый ди. Кыскасы шул: беренче көнне, ягъни ЗАГСтан кайткач — башта сездә — кыз йортында туй мәҗлесе уздырабыз.
Гариф (ваннадан чыга). Туй мәҗлесе түгел, никах мәҗлесе. Башта «Риза булып алдыңмы?» «Риза булып бардыңмы?»ны кычкыртабыз.
Шәңгәрәй. Сиңа анда төтен юллыгында кычкырт дип әйтелгән бит.
Гариф. Төтен юллыгында төтен иснәп кенә булмый бит... Ә монда әнә... (исни) бәлеш исе димме?
Шәңгәрәй. Ал әнә кирәген, безне генә калдыр.
Бакый. Мә, бәлеш артыннан берне тотып та җибәр. Укырга җиллерәк булыр.
Гариф. Аллам сакласын, булмаганны, ул хәрамнең минем авызыма да кергәне юк. (Коньяк шешәсенә карап иреннәрен ялый.)
Бакый. Ә син күрсәтми генә, итәк астыннан гына. (Беркемгә дә күрсәтмичә, Гариф кесәсенә коньяк шешәсен яшерә.)
Гариф. Аллаһы әкбәр, валлаһы әкбәр лә илаһы иллалаһы, валлаһи, әкбәр. (Кесәсен капшый-капшый ваннага кереп китә.)
Шәңгәрәй. Хуш, шуннан нишлибез?
Бакый. Шуннан инде икенче көнне килен төшерәбез. Ярый, такси белән булсын ди, аласыларын төяп йортка алып кайтабыз... һәм шунда — төп мәҗлес. Бу йорттагы мәҗлеснең сметасын син төзисең, төп йорттагы мәҗлеснең сметасын мин төзим. Син үз йортыңа кемне телисең, шуны чакырасың, мин үз йортыма кемне телим, шуны чакырам Ә теге төтен юллыклы мәгарә козгынын син дә чакырмыйсың, мин дә чакырмыйм.
Шәңгәрәй. Өченче көнне нишлибез?
Бакый. Өченче көнне яшьләрнең үз ишләрен җыеп әйбәтләп кияү коймагы белән сыйлыйбыз. Шуннан — вәссәләм! Дүртенче көнне эшкә! Космос чоры, атналар буе туйлый торган заман түгел.
Шәңгәрәй. Ярый, мин риза. Мин бу шартларның барысын да берсүзсез кабул итәм. Ә менә сез киленне, ягъни минем кызымны, төп йортка төшерәбез дидегез. Моны ничек аңларга?
Бакый. Шулай, туры мәгънәсендә.
Шә ң г ә р ә й. Озаккамы инде?
Бакый. Ничек озаккамы? Бөтенләйгә! Безнең нәселдә бер алып, бер җибәреп йөрү гадәте юк. Мин моны не позволю берсенә дә.
Шәңгәрәй. Ләкин бит минем кызымның төп йорты монда. Менә шушы нигездә.
Бакый. Ә, юк... Кыз баланың төп йорты килен булып төшкән йорт була. Ә туган йорты аңа кош оясы сыман нәрсә — бер очып киттеме, ул анда кире кайтмый.
Шәңгәрәй. Бу элек, хосусый милекчелек чорында шулай булган. Ә хәзер синең йорт та, минем йорт та юк. Коммунальный! Кайда торса да барыбер.
Бакый. Барыбер түгел...
Шәңгәрәй. Бу очракта бер түгел, әлбәттә. Биредә алар өчен яхшырак, киңрәк, иркенрәк, тынычрак.
Бакый. Син нәрсә, бездә тыныч түгел димәкче буласыңмы?
Шәңгәрәй. Алай димим, әлбәттә. Шулай да анда алты бала... Алтысы да ир заттан... араларында буй җиткән егетләре дә бар. 150
Юк, юк булмый. Минем кызым, минем бердәнбер кызым андый шартларда яши алмый.
Бакый. Булмаса — булмый. Әнә стаканың... Хатын, ал колак > сөенчеңне, әйдә киттек, бигайбә!
Гөлбану. Утыр, нишләвең бу? ♦
Биби. Ай алла, бу нинди мәсхәрә? >
Бакый. Син, хатын, тартма чабудан. Башыңнан чүперәгең күп- = тән төшкән, уйлап кара син дә бераз. Без нәрсә, малай өйләндерә- ~ безме, әллә малайны кияүгә бирәбезме? Ә?.. Ә ул акыллы карт кы- 5 зын өйләндерә булып чыгамы? Шулаймы? Әйт, шулаймы?
Гөлбану. Кычкырма, кеше өе бит бу. ♦
Бакый. Кычкыртасың килмәсә кеше тегәрмәненә су коеп утыр- ® ма. Бар әнә теге якка чыгыгыз. Хатын-кыз эше түгел бу. Без, ирләр, с үзебез хәл кылырбыз. £
Биби. Әйдә чыгыйк, кодагый, чыгыйк. Теләсә генә нишләсен- * нәр. ®
Гөлбану. Ярый, чыгабыз. Тик шуңарчы менә моны иснәп " кал әле син, әтисе. (Бакыйның борын төбенә йодрыгын китереп куя.) £ Шуны да исеңдә тотып хәл кылырсың. ®
Гөлбану. Биби кухняга чыгалар.
• Бакый. Адәм мәсхәрәсе... Мин, Бакый, малай кадәр малай үс- терәм дә, нәселгә тап төшереп, шуны кияүгә бирәм, шулаймы?
Шәңгәрәй. Кем әйтә аны шулай дип? Сез малаегызны өйләндерәсез, без кызыбызны бирәбез. Ләкин алыш-биреш беткәч, туйлар узгач, алар бирегә күчеп киләләр. Бу йортта яшиләр — бары шул. Менә аларның үзләренә генә аерым бер зур йокы бүлмәсе. Менә зал. Ә без карчык белән теге як бүлмәдә. Сездә бит мондый мөмкинлекләр юк.
Бакый. Кем әйтә аны юк дип, кем әйтә? Әгәр өйләндерәм икән, димәк, бар. Аерым йокы бүлмәсе дә бар, залы да бар.
Шәңгәрәй. Бардыр, бәхәсләшмим. Ләкин бит әле сезнең тагы алты бала да бар. Аларны кая куясың?
Бакый. Анда синең эшең булмасын. Бәлки мин коридорга сәндерә ясап шунда тутырырмын аларны.
Шәңгәрәй. Ә өйләнсәләр берәм-берәм?!
Б а к ы й. Өйләнсәләр дә табарбыз! Тик өйләнсеннәр генә, йортка кермәсеннәр!
Шәңгәрәй. Ах, менә ничек? Ләкин иске караш бит бу, кода.
I Иске караш!
Бакый. Теләсә ничек булсын, йортка керү егетлек түгел. Ә мин егетләр үстерәм. Җиде егет, җидесе дә җелек кебек. Горурлар! Ул үзе дә йортка керми. Горур ул! Тимер, чык әле монда! (Тимер Сөенбикәне җитәкләп чыга.)
Тиме р. Нәрсә, әткәй?
Бакый. Үзең генә чык!
Тиме р. Сүз безнең икебез турында барачактыр бит?
Шәңгәрәй. Дөрес, улым, икегез турында барчак.
Бакый. Улым түгел, кияү!
Шәңгәрәй. Юк. улым! Минем кызымның кияве миңа улым кебек булырга тиеш. Минем кызым бер генә. Мин аны үз янымнан җибәрә алмыйм. Минем карап торганым бит ул.
Бакый. Соң алай булгач син аны кияүгә бирмә. Карап кына тор үзенә.
Тимер. Әткәй!
Шәңгәрәй. Яратышалар бит алар, мәхәббәткә каршы торырлык көч бармыни дөньяда?
Бакый. Шулай булгач көчәнеп маташма инде. Егет өйләм» һәм кызны килен итеп үз йортына алып кайта, бары шул!
Ш ә ң г ә р ә й. Юк, монда алып кайта! Аларның безне ташлап китәргә хаклары юк! Кызым, китмисез бит, улым, кияү, монда торасыз бит?! Әйтегез инде шуңар, аңлатыгыз инде зинһар... Бу йорт сезнеке бит... Бөтен мөлкәте белән сезнеке.
Бакый. Түгел! Аның үз йорты бар... Аның үз мөлкәте бар. Булмаса үзенекен булдырырлык көче бар, сәләте бар. Нигә ул сиңа йортка керсен? Нигә син аны мыскыл итәсең?
Тимер. Әткәй, туктыйсыңмы син, юкмы?
Б а к ы й. Юк. Син нәрсә, мине монда мыскыл итәр өчен алып килдеңме? Әнисе, җыен, китәбез! (Кухняга бара башлый, аннан — Гөлбануның йодрыгы күренә.) Ә?.. Йодрыкмы?.. Әнә аңа күрсәт син аны, белсен безнең нәселне!
Шәңгәрәй. Безнең дә бит нәсел бар. Минем дә бит шул нәсел өчен тырышуым. Балалар безгә, әниләре белән икебезгә, берсеннән- берсе матур, туп шикелле түгәрәк йөзле оныклар булдырса, без шул оныкларны карап үстерсәк...
Бакый. Нәрсә? Онык? Син әле оныкны да үзеңә генә өмет итәсеңмени? Үзең шикелле нәзек бармаклы бухгалтер ясар идең бугай минем оныгымнан. Юк инде, булмый торсын. Мин үзем тәрбияләп үстерәм үз оныгымны. Тимердәй нык итеп. Минем династиям — эшче! Хыялланма, картлач!
Шәңгәрәй. Хыялланам. Кем генә хыялланмый? Гомерем буе шул оныклар дип хыялландым бит мин, балалар! Бар да беттемени соң?
Сөенбикә. Әтием, елама!
Тимер. Әткәй, тынычлан!
Бакый. Ә?.. Нәрсә?! Нәрсә дидең?! Әти дидеңме? Хатын, чык әле! Гөлбану дим, чык әле!
Гөлбану (кухнядан чыга). Нәрсә, исе беттеме?
Бакый. Син ишеттеңме, син ишеттеңме ул аңа нәрсә диде?
Тимер (Бакыйны кулыннан тартып читкә алып китә). Әткәй, минем артык түземем калмады, син мине чыгырымнан чыгардың, нәтиҗәсе өчен миңа үпкәлисе булма. Бер кайчан да! Сөенбикә, әйдә, киен, киттек. Безнең башка юлыбыз калмады.
Сөенбикә. Тимер, тукта әле, Тимер, тыңла әле...
Тимер. Киен! (Сөенбикэне бүлмәсенә озата.) Әнкәй, сез безне гафу итегез, без бераз йөреп кайтыйк, институтка барыйк, дуслар белән киңәшеп карыйк. Болар белән хәзер бернәрсә дә барып чыкмас. Безгә хәзер үз юлыбызны табарга кирәк.
Гөлбану. Барыгыз, балалар, бар. (Тимер Сөенбикә бүлмәсенә керә.) Болар икесе дә кызганнар, суытырга кирәк. Монысын мин аның хәзер үзем суытам.
Б а к ы й. Син бер нәрсә дә ишетмәдеңмени, алла колы!
Гөлбану. Ишеттерим әле менә мин сиңа!..
Бакый. Җыен, хәзер үк китәбез.
Гөлбану. Утыр...
Бакый. Син ишетмәдеңмени, ул аңа нәрсә диде?
Гөлбану. Нәрсә диде?
Бакый. Менә шушы картка «әти» диде.
Шәңгәрәй. Кода, син минем авырткан җиремә кагылма. Акыллы булсаң, син бөкрегә бөкре димә. Юкса...
Бакый. Нишләрсең, юкса? Нишләрсең? Минем малай, минем улым, үз әтисен... Су бирегез, су!..
Гөлбану. Утыр! (Бакыйны идәнгә төртеп утырта.)
Бакый. Янам!
Гөлбану. Мә, сүндер. (Бакыйның баш түбәсен» өстәлдәге шешәдән «шифалы су* коя.)
Шәңгәрәй. Нәрсә ди бит, ә? Ул миңа нәрсә ди! Ой, кулым, кулым корыша! Әнисе, грелка!.. Грелка бир! (Биби грелка чыгара, ф ваннадан Гариф чыга.)
Гариф (Гөлбануга). Нәрсә? Тәһарәт яңартасызмы? Шешәдән, £
Сөенбикә. Тукта әле, Тимер.
Тимер. Нишләдең инде?
Сөенбикә. Тын алыйк бераз...
Тимер. Тын алып торырга вакыт юк.
Сөенбикә. Әллә кире борылабызмы?
Тимер. Син ни сөйлисең?!
Сөенбикә. Әткәй кызганыч бит. Күрдең ич нинди хәлдә калды.
Тимер. Ул вакытта бар инде, борыл, ләкин шуны белеп борыл, мин бер кайчан да, бер кайдан да кире борылмаячакмын.
Сөенбикә. Димәк, син мине яратмыйсың?
Тимер. Яратсам да кире борылмаячакмын. Авыр булыр, сагынырмын, ләкин түзәрмен. Хуш!
Сөенбикә. Син нәрсә, китүеңмени инде?
Тимер. Әйе, китүем?
Сөенбикә. Кая?
Тимер. Кая дип сөйләштек соң?
Сөенбикә. Ул бит хәзер үк түгел иде. Бәлки хәзер үк китүнең кирәге дә булмас. Бәлки әткәйләр килешерләр. Бәлки килешкәннәр- дер дә инде.
Тимер. Булмас. Безнең әткәй тешләгән җиреннән өзми туктамый ул. Аннан соң аларның килешүләре әллә безнең өчен дип беләсеңме? Алар үзләрен кайгырталар. Аларга, беләсеңме... онык кирәк. Нәсел кирәк. Ә син гомер буе алар итәк астында соска кабып яшә. Әти, тегеләй итимме, әти, болай итимме?
Сөенбикә. Безнең әти андый түгел, ул безнең шәхси эшебезгә катнашмаячак.
Тимер. Ә аның өч бүлмәле квартирасы? Мин шунда яшәргә тиеш һәм шуның өчен...
Сөенбикә. Ни сөйлисең син? Минем әтиемне кем дип беләсең? Син бу сүзләрең белән мине дә, минем әтиемне дә хурлыйсың.
Тимер. Юк, минем аның турында начарны уйлап әйтүем түгел. Ул бик әйбәт кеше. Ләкин барыбер мин анда үземне квартирант итеп сизәчәкмен. Ә минем алай яшисем килми. Хуш!
Сөенбикә. Хуш.
Тимер. Я бар, нигә бармыйсың инде, бар!.. Бар, бар, әтиеңнең канат астына...
Сөенбикә. Барырмын шул. Нигә син мине куасың?..
Тимер. Әтиең ярдәмендә аспирантурада калырсың. Галим бу
ә? «Шифалы су» белән? Ә соң комган, комган кая?! «с
<0 Эчке бүлмәдән киенеп Тимер белән Свенбикә килеп чыгалар. Гариф 3
Тимернең ярсулы кыяфәтен күреп тиз генә ваннага кереп кача. *
Тим£р. Ярый, сез боларны шифалый торыгыз, ә без...
Биби. Озак йөрмәгез инде сез, балалар!
Сөенбикә. Без тиз кайтырбыз, әнкәй. £
Гөлбану. Монда кайтырсыз бит, улым? *
Тимер. Бирегә кайтырбыз, әнкәй, сез безне монда көтегез! =
Тимер, Свенбикә китәләр. Эчке пәрдә төшә. к
Тимер белән Сөенбикә җитәкләшеп эчке пәрдә алдына килеп чыгалар. ш
лырсың — кандидат, доктор, профессор... һич югында, профессорша...
Сөенбикә. Ничек дидең?
Тимер. Профессор хатыны булырсың дим...
Сөенбикә. Нәрсә?! (Кизәнеп Тимернең өстенэ килә, ләкин кинәт туктап кала. Кулындагы сумкасын җиргә бәреп, ике кулы белән йөзен каплап елый.)
Тимер (җирдән Сөенбикәнең сумкасын ала. Сумкада аның туй күлмәге, туй бөркәнчеге). Син боларны ни өчен алдың?
Сөенбикә. ЗАГСка барабыз дидең бит үзең. Ризалык белән барыбер биреп җибәрмәячәкләр, ябыштырып алып китәм дидең.
Тимер. Ябышып чыккан кыз ярты юлдан кире борыламы?
Сөенбикә. Кире борылмый идем мин... Барыбер... Әйткән белән дә...
Тимер Әйтмә дә инде син болай булгач... Мин үз бәхетемне үз җилкәмә күтәреп, юлсыз җирдән юл ярып, җилгә каршы алга, фәкать алга барам. Кирегә борылдык юк! (Сөенбикәне күтәреп алга омтыла.)
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Бакый идәндә, башына чалма кебек юеш селге ураган хәлдә, кулындагы буш «шифалы су» шешәсеннән баш түбәсенә әледән әле су коеп утыра. Шәнгәрәй ун беләгендәге грелкага сул кулын салган да шуны туктаусыз селкеп идән буенча арлы-бирле йөренә. Гариф җырлый-җырлый өстәлдәге нигъмәтне сыпырта.
Гариф. Чын адәм җәннәткә керди, Җөзә дәүләтләри ирди.
Б а к ы й. Шыңшыма әле!
Гариф. Бакый күрди аны Иблис,
Идөрди Шәнгәрәй ихлас...
Бакый. Син үзең Иблис. Шабашник.
Гариф. Шабашник та була алмадым мин — шабаш! Артельгә алмадылар мине. Яшь чагымда да алмадылар. Күп сөйлисең, күпне күрәсең дип курыктылар. Эх... (Көйләп.)
Үтти инди ул заманнар,
Очтылар шул кош кеби.
Уйласам ул көннәрем тик...
Төннә күргән төш кеби...
Бу стакандагы аракыны эчмим дисең инде син, алайса?
Б а к ы й. Эчмим. Иренемне дә тидермим.
Гариф. Бәрәкалла, бик дөрес эшлисең. Мөселман өммәтенә хәмер эчү харам. (Стакандагы аракыны әле бер урыннан икенче урынга күчереп куя, әле аның өстен каплый, әле ача.)
Иөз мен алтын торур ирди Бәнем башымда таҗым. Инде таҗ урнына калди...
Ш ә ң г ә р ә й. Җитте, зинһар чыгып кит!.. Алла хакы өчен дип үтенеп сорыйм, чыгып кит!
Гариф. Китәм, китәм...
Чын адәм җәннәтин китди...
Өстәлләрдә нигъмәт бетди.
Шушы хәмер башка җитди, Әвеш-тәвеш китәм ирди.
(Чыгып китә башлый һәм шул чак аның шактый ук исерек икәне сизелә. Яныннан узганда, Бакый аның кесәсеннән баягы коньякның буш шешәсен тартып ала.) Ал, ал. Кирәк нәрсә түгел ул. Минем аңа исем китмәде, яшь чагымда да... Тик менә җанымны кая куярга белмәгәч кенә... Кысыр кайгы кайгыртасыз сез икегез дә. Ул булды- ♦ мы, кыз булдымы, тегендә тордымы, монда тордымы — барыбер >• түгелмени? Бәхетлеләр бит сез икегез дә... Ә менә мине ул бәхет чит- = ләтеп үтте. Эх...
я
Гәззелбану. чәчтәңкәң... *
Безнең белән утырганга
Ачуланмасмы әнкәң? *
Яна бит, яна менә монда... Акрын гына пыскып яна. Бер ел гына да о түгел, ун ел гына да түгел. Алтмыш ел шулай яна. Әйтсәң кеше £ ышанмас. Шуңа күрә бер кайчан да, бер кемгә дә сөйләгәнем бул- * мады. Беренче булып сиңа әйтәм: шабашник түгел мин, ломовой 2 извозчик. Бишбалтаның заманында дан тоткан ломовой Гарифы. Гомерем буе ат белән эшләдем. Яңа бистәдә тире ташыдым мин ат £ белән. Күке дә түгел мин, Шәңгәрәй күрше, ишетәсеңме, күке дә « түгел. Унике түгел, бер балам да булмады минем. Егет кеше әле ° мин. Акком астында Гәззелбануым бар иде. Миңа бирмәделәр. Ломовой Гарифтан хурландылар. Бер сәүдәгәргә биреп икебезне дә гомерлек бәхетсез иттеләр. Көн саен мин Бишбалтадан, Акком астын урап, Яңа бистәгә эшкә йөрдем. Ә ул, боегып, почмак тәрәзәсенең пәрдәсен аз гына күтәрә төшеп, минем арттан карап кала иде. Озак яши алмады. Сагыштан чахуткага сабышып вафат булды. Ә мин башка бер кемне дә яратмадым. Ярата алмадым. Гомерем буе аны уйлап яшәдем. Шул да буламы күке? Ә менә Гәззелбануның бер кызы калды... Калды аның бер кызы... Нәкъ Гәззелбануның үзенә охшаган... Ә кешеләр сөйлиләр, лыгырдыйлар бакылдыйлар... «Биш- балтада бакалар бакылдашып яталар...» (Җырлый-җырлый чыгып китә. Аның җырына да, сүзенә дә беркем игътибар итми, хәтта тыңламыйлар да.)
Шәңгәрәй. Ә мин кияүнең әтисе син икәнен белгәч тә өметемне өзгән идем. Син дуамал белән уртак тел таба алмасыма ышанып.
Бакый. Ышангач соң нигә малайның үзенә үк отказ бирмәдең? Ник минем арттан җибәрттердең?
Шәңгәрәй. Кызганычка каршы, бүген генә белдем шул мин аны. Балаларның мәхәббәтен инде һичбер нинди сәбәп какшата алмас хәлгә килеп җиткәч кенә белдем. Озак йөрде малаең минем кыз тирәсендә, ә менә фамилиясен сорарга акыл җитмәде.
Бакый. Сорыйсың калган. Ул вакытта мин дә мондый ук хәлгә җитмәгән булыр идем.
Шәңгәрәй. Кайчандыр синең якаңнан алган анархистның кодасы булырга йөр инде син, карт юләр, ә?
Б а к ы й. Ә ни өчен соң мин синең якаңнан алдым икән, хәтерләмисеңме?
Шәңгәрәй. Хулиган булганга.
Бакый. Булмастыр. Ялгышасыңдыр, картлач. Мин сәбәпсез берәүнең дә якасыннан алмыйм, инде шул хәлгә барып җиткәнмен икән, димәк, син мине үзең мәҗбүр иткәнсең.
Шәңгәрәй. Булдымы икән, ай-һай! Мин һәр вакыт синең шикелле анархистны читләтебрәк үтәргә тырыштым.
Бакый. Беләм мин сезне, кәнсәләр халкын, сез һәр вакыт җайлашырга яратасыз. Начальствога яраклашырга, димәк... Ә алар...
Шәңгәрәй. Син мине хакәрәт итмә!
Бакый. Сезнең пшене һәр вакыт ике йодрык арасында тотарга кирәк.
Шәңгәрәй. Син нәрсә? Шуның өчен килдеңмени өемә: мине ике йодрык арасына кысарга? Булмастыр! Чөнки намусым чиста!
Бакый. Шикләнмим. Шулай булмаса, мин синең бусагаң аша атламас идем. Ә мин үзем килдем, теләп килдем. Җитмәсә тагын, улыма узганны искә алмаска дип сүз биреп килдем.
Шәңгәрәй. Уф...
Бакый. Менә минем ул «уф»...
Шәңгәрәй. Башың авыртамы?
Бакый. Чатный. Махмырның нәрсә икәнен гомердә белми идем.
Шәңгәрәй. Эчмәдең дә бит.
Бакый. Лөкма дә капмадым. Эчми исердем.
Шәңгәрәй. Эчми исерү начар эш ул... Менә минем үземә борчылырга ярамый... Аз гына борчылдым исә — кулым сызлый башлый. Үзәккәйләремә тия-тия сызлый.
Бакый. Безнең хатын-кыз кавеме кайда соң?
Шәңгәрәй. Кухняда. Килеште алар, чукыр-чукыр киләләр. Авызлары авызга, телләре телгә йокмый.
Бакый. Йокмас шул, кодагыйлар бит!
Шәңгәрәй. Без генә, кодалар, уңмадык бер-беребездән.
Бакый Үзең бит менә нинди хәлгә китердең кешене. (Чалмасына шешәдән су коя.)
Шәңгәрәй. Ә мине! Кулымны кая куяр урын тапмыйм. Бармакларым берәм-берәм сызлыйлар.
Бакый. Зинһар, яңадан башлама. Гомерең буе счет төймәсен күп тартканга сызлый ул синең бармакларың.
Шәңгәрәй. Эээ шул...
Бакый. Теге, чыгып киткән карт нәрсә сөйләде ул?
Шәңгәрәй. Белмим, бер нәрсә ишетмим, бер нәрсә күрмим.
Бакый. Никах укымагандыр ич?..
Шәңгәрәй. Укыды бугай.
Бакый. Кайда.
Шәңгәрәй. Анда — төтен юллыгы тарафларында.
Бакый. Балалар ишетмәгәндер ич?
Шәңгәрәй. Юк бугай.
Бакый. Анысы ярый. Юкса, оятын кая куяр идең?
Шәңгәрәй. Оятын кая булса да куярбыз... Ә менә балаларның үзләрен кая куярга? Тегендәме, мондамы?
Бакый. Җитте! Яңадан кузгатма! Хатын!
Гөлбану (кухнядан чыга). Нәрсә, әтисе, әллә исе беттеме?
Бакый. Исе башка тиде. Баш чатный, кызышам.
Гөлбану. Ә син кызарга ирек бирмә. Шешәң кулыңда ич, суытып тор баш түбәңнән.
Биби. Ә синең, картым, грелкаңны яңартасы түгелме?
Шәңгәрәй. Кайнар әле, кайнар.
Биби.. Алайса, әйдә, кодагый...
Гөлбану. Әйе шул, кодагый. (Бакыйга.) Карагыз аны, шыңшыйсы булмагыз, тыныгыз да чыкмасын! Әгәр тагын безне бүлдерсәң, ямь көтмә. Рәхәтләндек кодагый белән сөйләшеп. Яңадан туган шикелле булдык. Әйдә, кодагый, болар белән вакытны әрәм итмик. (Кухняга кереп китәләр.)
Бакый (пышылдап). Кода, ә кода!..
Шәңгәрәй. Нәрсә, кода?
Б а к ы й. Син тартмыйсың инде, ә?
Шәңгәрәй. Юк иде шул.
Бакый. Йөрәк янганчы тәмәке пыскысын дигән идем.
Шәңгәрәй. Теге картның бардыр ул анда, төтен юллыгында. Гел шунда калдырып чыгып китә. Икенче керергә сәбәп булсын өчен. (Ваннадан папирос алып чыга.) Менә, пачкасы белән. «Себер». Мә, сүндер йөрәгеңне. (Папирос бирә, шырпы кабыза.) ♦
Бакый. Рәхмәт. (Суыра, төтенгә тончыга.) >.
Шәңгәрәй. Синең дә белеп тартуың түгел.
Бакый. Белеп эшләгән эш булмады шул әле монда.
Шәңгәрәй. Басыламы бераз? £
Бакый. Әйе бугай. *
Шәңгәрәй. Басылса, минем бер соравыма тыныч кына җа- ♦ вап бир әле. Әйтик, балалар, синең бер ничек тә акланмый торган ю законың буенча, сездә торып калдылар, ди. Әйтик, синең икенче ма- о лаең, яки өченче малаең өйләнгәнчегә кадәр, ди. >
Бакый. Юк, бөтенләйгә. *
Шәңгәрәй. Ярый, бөтенләйгә дә булсын, ди. Әйтик, шул вакыт g эчендә боларның бәбиләре туды, ди...
Бакый. Соң? ш
Шәңгәрәй. Әйтик, минем оныгым?.. ®
Бакый. Ничек синең?
Шәңгәрәй. Минем дип, икебезнеке дә инде.
Бакый. Уртак бала булмый.
Шәңгәрәй. Ярый, уртак түгел, сезнеке генә, ди. Сез икегез дә эштә, сезгә әле пенсиягә ерак.
Бакый. Сузма.
Шәңгәрәй. Шул. Сез эшкә киткән вакытта миңа, әнә шул кечкенә бәбине менә ышбу арбага салып... (Караңгы бүлмәдән бәби арбасы тартып чыгара.) Бакчага... Лядской бакчага тартып алып чыгарга рөхсәт итәрсезме?
Бакый. Юк.
Шәңгәрәй. Әгәр икенчесе туса?.. Өченчесе туса?..
Бакый. Юк, юк!
Шәңгәрәй. Башка улларыңнан да оныклар булса?
Бакый. Юк, юк, юк!
Шәңгәрәй. Әгәр дә җиде улың җидесе дә үзеңә охшап җидешәр бала булдырсалар?
Бакый. Җиде җидең — кырык тугыз гына була бит әле ул. Күпмени? Илле дә булмагач...
Шәңгәрәй. Комсыз икәнсең син, кода-кунак!
Бакый. Онык кирәк булдымыни? Онык кирәк булгач, малай үстерәләр аны, кыз үстермиләр, картлач...
Шәңгәрәй (кинәт үзен-үзе онытып кычкыра). Җитте!
Гөлбану } (кухнядан атылып чыгалар). Ни булды, ник кыч-
Б и б и J кырышасыз?
Бакый. Ә юк, монысы мин түгел инде.
Биби. Нишләвең бу, картым?
Шәңгәрәй. Әнисе, беләсең бит, иң авырткан җиремә кагылсалар, мин үзлегемне югалтам.
Б и б и. Ә бу арбаны нигә чыгардың?
Бакый. Ул аны безгә бүләк итте. Придан итеп.
Шәңгәрәй. Юк инде, үзең сатып ал. Малмыни ул сиңа кырык тугыз арба! (Арбаны урынына кертеп урнаштыра. Өстәлдәге буш шешәләргә карап.) Кая соң, бер нәрсә дә калмаганмыни монда?
Бакый. Нәрсә эзлисең? Күршең әнә стаканны да каплап чыгып киткән. Мә, менә, суыр. (Папирос суза.)
Гөлбану (папиросын тартып ала). Каян алдың әле моны, ничә ел тартмаганны?
Бакый. Мәгарә картыбыз сау булсын безнең. Кая әле, кодагый, берәр нәрсәң юкмы шунда?
Биби. Суыткычтан башланмаганын чыгарам. (Өстәлгә бер шешә коньяк китереп куя.)
Бакый (шешәне ача. ике рюмкага салып берсен Шәңгәрәйгә суза.) Тот, кода, борын салындырма. Әйдә, килешик, бәхетеңнән илленчесе туса — анысы синеке!
Шәңгәрәй. Рәхмәт!
Бакый. Рәхмәтең белән ашыкма — әле беренчесе тумаган.
Шәңгәрәй. Җитте, мыскыл итмә. Минем дә шартым бар... Инде шул шартны тыңла.
Бакый. Сайрап кара!..
Шәңгәрәй. Мин сайрамыйм — әйтәм. Һәм бу — закон. Кыз белән кияү шушы йортта торачак. ЗАГСтан соң һәр кайсысы үз фамилиясендә кала. Беренче малайны кыз үз фамилиясенә, ягъни минем фамилиягә яздыра. Ә мин бар мөлкәтемне, дачамны, машинамны, гаражымны — барысын, барысын аңа, үземнең оныгыма, минем нәселемне, минем буынымны дәвам итүчегә васыятьнамә итеп язып калдырам. Менә шул!
Бакый. Дачаңны? Нинди дачаңны?
Шәңгәрәй. Дача нинди була? Ике катлы. Икенче катыннан балкон чыга. Балконнан бормалы баскыч төшә. Аннан сигез кырлы гөмбәзле беседкага керә. Беседкадан бассейнга сикерә. Бассейнда алтын балыклар...
Бакый. Хыялланма, карт!.. Безнең нәселдә байлыкка кызыгучы булмады һәм булмас та...
Шәңгәрәй. Булмаса, әнә ал колак сөенчеңне дә, рәхим итеп, үкчәңне ялтырат минем өемнән!
Биби. Әтисе, нишләвең бу?
Бакый. Ярый, хатын, җыен!
Гөлбану. Кузгалма!
Биби. Хараплар гына иттең, хурлыкка калдырдың башкайла- рымны...
Шәңгәрәй. Елама, син гаепле барысына да. Син, син, син! Син дә әнә кодагый шикелле, җиде бала таба ала идең. Теләмәдең. Тумас борын харап итеп бардың барысын да.
Биби. Акылыңа зәгыйфьлек килдеме әллә синең? Ни сөйләгәнеңне белмисең. Алар бит яшьләр. Кодагыйга нибары кырык. Тимер кияү аның беренче баласы. Ә мин кырык яшемдә чакта шушы төпчек кызыбыз туды.
Шәңгәрәй. Төпчеге шул. Аннан элеккеләре кая?
Биби! Кая имеш!.. Сорый бит әле тагын... Безнең яшьлек нинди чорга туры килде соң? Җидешәр бала үстерерлекме?.. Сугышта өйләнештек. Икебез бер санбатта идек. Мин медсестра, ә ул казна- чай. Демобилизацияләнгәч Казанга кайтып төштек. Бер кемебе» юк. Йөри торгач, шәһәр читендә бер квартир тапты бит бу. Квартир дип. квартир да түгел инде, пычкы чүбеннән катырган кечкенә генә бер куыш. Икебез дә эшкә урнаштык. Бу әлеге шул трестка счетовод, ә мин клиникада — сестра. Икебезнең хезмәт хакын кушсаң — айһайла!.. Я, әйт инде, кодагый, шул хәлдә ничә бала табарга тиеш идем мин? Илленче еллар уртасында гына үз квартирыбыз булды бит безнең. Әле ярый, шушы төпчегемне — Сөенбикәмне табып калдым.
Шәңгәрәй. Табып шәп иттең инде, мине нәселсез хәлдә калдырдың.
Б и б и. Булыр, әтисе, булыр. Бер нәрсәбез юк иде, бар да булды
бит. Нәселебез дә булыр. Тик менә миңа шуны әйт әле спн: ник ялганлыйсың? Кая безнең машинабыз, кая гаражыбыз?
Шәңгәрәй. Ник? Оныгыбыз булгач машина да, гараж да алабыз дип сөйләштек бит!
Бакый. Дөрес, кода, сөйләшүе хак булсын. Сөйләшенгән булса ♦ булыр. Ә дачасы? Анысы сөйләшенеп кенә калмагандыр бит? >
Биби. Каян килгән ди. Идел буенда бер кечкенә генә куышы = бар. Балыкчы бит ул. Җәй буе мине шунда сөйри, уха пешерергә дигән булып. Шулпалык балык тота алса икән үзе... з
Бакый. Дәшмә, кодагый! Балыкчы ул бай була... Хыялга. * Шәңгәрәй. Хыялдан татлы нәрсә юк дөньяда, әгәр беләсең ♦ килсә. Ходай хыялдан аермасын! а
Бакый. Амин, шулай булсын! Әйдә, тотыйк берне, соңгысын о төплик. Миңа ярамый — иртәгә эшкә. Монтажник бит егерменче £
этажда. *
Без монтажниклар биектә.
Без монтажниклар һавада. ь
Без монтажниклар һаман да ы
Күк түбәсенә менеп... ®
Күтәрдек! (Эчә.) Ярый, бигайбә, әле машинаң белән гаражың алынмаган икән. Алынса да безне кызыксындырмый ул. Машина бит ул — җирдә, түбәндә йөри. Ә без — монтажниклар. Без югарыда... Әйдә, хатын...
Гөлбану. Утыр. Нәрсә? Тагын шөрепләрең кыза башладымы? (Кулына тулы шешә алып.) Суытыргамы?
Бакый. Юк, безнеке кызмый. Трамвай түгел бит ул. «Трамвай ползет как черепаха» диләрме әле? Безнең бит не ползет. Безнең бит югарыда. Анда — җиләс! Әйдә, киттек!
Гөлбану. Юк, китмим. Мондый кодагыйны ташлап китәр хәлем юк. Мин монда калам. Улым белән икәү без монда күчеп киләбез. Монда иркен, сыярбыз. Ә син әнә алты малаең белән яши бпр шунда. Тәккәббер, буш куык!
Бакый. Яшәрмен! Ашын пешерәм, керен уам. Гомер буе син икешәр смена трамвай кудың. Ә мин балалар карадым. Ә хәзер инде алар үзләрен-үзләре карый. Аш пешерәләр, кер уалар, идән юалар. Ләкин сиңа монда — кодагыең янына үзеңә генә күчәргә туры килер. Минем улым монда килмәячәк. Минем улым үзем шикелле гоРУР УЛ.
Гөлбану. Килер...
Б а к ы й. Килмәс!
Гөлбану. Килер...
Бакый. Килмәс!
Ишектан Тимер белән Сеенбпка кайтып керә.
Әнә, үзеннән сора.
Т и м е р. Нәрсәне? (Кулындагы зур чемоданны, аркасындагы рюкзакны куя.)
Шәңгәрәй. Юк, юк, кирәкми. Сорамагыз. Бер нәрсә дә сорамагыз!
Гөлбану. Юк, сорыйбыз. Бу мәсьәлә алар иркендә. Алар яшисе бит. Шулай икән, ничек телиләр — шулай булсын.
Б а к ы й. Алар түгел ул! Малай хәл кыла мәсьәләне. Ир — баш, хатын — муен, дигәннәр бит.
Тимер. Сез әле һаман бер балык башы турындамыни? Без инде күпме җирдә булдык, никадәр мәсьәләне хәл кылып кайттык.
Гөлбану. Бу мәсьәләне дәме, улым?
Тимер. Нинди мәсьәләне?
Гөлбану. Менә, туйдан соң кайда тору мәсьәләсен. Бездәме, яки менә кодалардамы?
Тимер. Билгеле, хәл кылдык.
Гөлбану. Кайда?
Бакый. Сорап маташа бит, ә? Ана, имеш, үз улын үз куллары белән тотып йортка кертмәкче була. Шалиш! Курманаевлар диләр аны... Курманаев токымы диләр аны!..
Тимер. Курманаев нишләргә тиеш соң, әткәй?
Бакый. Курманаев Курманаевларда калырга тиеш.
Тимер. Гафу ит безне, әткәй, без анда калмаячакбыз.
Б а к ы й. Ә?
Тимер. Без ул йортта тормаячакбыз.
Шәңгәрәй. Бездәме? Ай, рәхмәт, менә рәхмәт, кияү? Әнисе, ишетәсеңме?! Ач!!. Ач бүлмәләреңнең ишекләрен төбенә кадәр. Ал чемоданыңны, кияү... Алып кер чемоданыңны менә бу бүлмәгә!..
Тимер. Гафу итегез безне, бабай, без анда да тормаячакбыз.
Шәңгәрәй. Ә кайда, кайда соң?
Тимер. Сездә яшәсәк — әтиләр үпкәли, әтиләрдә яшәсәк — сез. Берегезне дә үпкәләтмәс өчен без китәргә булдык.
Шәңгәрәй. Ә?
Бакый. Кая?!
Тимер. Эшкә, зур төзелешкә. Шулай яхшырак булыр. Сез дә үзара тыныч яшәрсез. Безнең хәлне белү өчен бер-берегез белән йөрешерсез. Без бит бүгенге көннән — төзүче инженерлар. Менә кулыбызда диплом һәм...
Б ак ы й. Һәм нәрсә?
Тимер. Путевка! Комсомол путевкасы.
Шәңгәрәй. Ә трест? Берегезне трестта, берегезне аспирантурада калдырырга тиешләр иде бит сезнең?
С ө е н б и к ә. Юкка мәшәкатьләнгәнсез, әткәй. Без ул тәкъдимне кире кактык.
Шәңгәрәй. Нигә?
Тимер. Трест, аспирантура алда әле ул. Ә безне зур төзелеш көтә.
Шәңгәрәй. Нужа көтә диген.
Тимер. Романтика көтә.
Бакый. Романтикагызны астыгызга җәеп, романтикагызны ябынып ятарсыз инде, ачык һавада, җил-давыл, яңгыр-буран астында.
Тимер. Безнең романтикабыз безнең иң зур байлыгыбыз ул, әткәй. Хәтерлә әле: мин сезнең беренче балагыз, кайда тудым? Романтиканың үзәгендә — чирәм җирләрдә, Казахстан даласында, кар өстендә, палаткада. Әниең белән икебезгә бер сыңар кашыгыбыз иде, дип сөйли идең бит үзең. Ә нигә соң без Сөенбпкә белән икәүләп, менә бу йортка — әзергә килеп керергә тиеш? Я булмаса, үзең әйтмешли, төп йортка кайтып сезне һәм энекәшләрне кысрыкларга? Юк инде, авырлык белән үзегез тапкан, үзегез булдыргансыз икән, карт көнегездә рәхәтен дә үзегез күрегез. Ә безнең үзебезнеке булыр. Сез инде безнең өчен барысын да эшләгән — үстергәнсез, укыткансыз, канатлар биргәнсез. Моның өчен без сезгә чиксез рәхмәтебезне әйтеп баш иябез һәм безгә шул үзегез биргән канатлар белән үзебез теләгән якка, үзебезчә очарга рөхсәт итегез.
Гөлбану. Я, күңелегез булдымы инде? Юкса, тумаган тайның билен сындырып, сугышу дәрәҗәсенә җиткән идегез, ике кода...
Бакый. Мин нәрсә, мин болай гына... Асылда мин каршы түгел. Әйдә, тора бирсеннәр шушы йортта. Шушындый квартираны
II «к
м I»
ачык һавага алмаштырырга соң сез?.. Калыгыз. Бер кая да китмәгез. Кода, әйт инде... Кода, үтен инде... Хәтта мин оныкны да синең ^фамилиягә яздырырга риза. Тик әйт, китмәсеннәр...
Шәңгәрәй. Улым, кияү... кызым Сөенбикә... Әллә китмисезме? Япа-ялгыз калабыз бит...
Сөенбикә. Юк инде, әткәй, бу мөмкин түгел. Борчылмагыз, ерактагы кояш җылырак була, ди. Без хат язып торырбыз, җәен ку- 5 накка кайтырбыз. 5
Биби. Ә кайчан китәсез соң, балакайлар? g
Сөенбикә. Бүген. Менә хәзер. Озакламый такси килеп җитә- * чәк. Без бит анда күбәүләп китәбез, әнкәй. Дуслар белән! ф
Биби. Ай алла, синең әйберләрең дә җыелмаган бит. я
Сөенбикә. Җыелган, әнкәй. Без бөтенесен дә тутырып, төй- о нэп куйган идек. Тимер белән. Менә алар, минем әйберләр... (Бүл- £ мэсеннән чемодан, рюкзак алып чыга.) *
Б и б и. Ә ЗАГС, ә туй?
Сөенбикә. ЗАГСта да булдык. Күрмисезмени, менә мин туй күлмәкләреннән ич. £
Биби. Әй, чыннан да, карагыз әле, без күрми дә торабыз. Ничек ° булдыгыз, кемнәр белән булдыгыз?
* Тимер. Дуслар белән. Бөтен группа килде шаһит булып. Бүген үк китүебезнең сәбәбен аңлаткач, срогыннан элек яздылар. Менә никах кәгазебез. Котлый аласыз.
Гөлбану. Бәхетле булыгыз!
Шәңгәрәй. ) Фатиха бездән, фатиха! (Олылар балаларын
Бакый. J берәм-берәм үбеп тәбрик итәләр.)
Сөенбикә. Туктагыз, мин бу күлмәгемне генә салып чыгыйм инде. (Бүлмәсенә керә.)
Б а к ы й. Ә туй, туй кайчан?
Тимер. Атаң акчасына туй үткәрү егетлек түгел ул. Менә барыйк. эшлик бер-ике ай. Аннан туйны шунда үткәрербез. Комсомол туен. Үзең әйтмешли, ачык һавада. Романтика.
Б а к ы й. Ә без?
Тимер. Сезне, әлбәттә, чакыртабыз. Туйның түрендә булырсыз.
Яшел чирәм өстендә...
Б и б и. Әй, балалар, балалар...
Тимер. Әйдә, бераз утырып алыйк. Хәзер килеп җитәргә тиешләр.
Гөлбану. Сез соң моннан китәсезме? Өйгә кереп чыкмыйсыз- Т1ЫНИ?
Тимер. Без булдык инде анда. Минем әйберләрне җыйнап алдык. Энекәшләр белән саубуллаштык. Җиңгәләре хөрмәтенә шампан- скилар шартлаттык. Бик тантаналы булды озату.
Гөлбану. Нигә соң шулай бик тиз китәсе иттегез?.. Ник безгә сәгате-минуты килеп җиткәч кенә әйтергә булдыгыз?
Тимер. Гафу итегез, әнкәй, без бүгенге группага язылырга соңга калдык... Анда урын беткән иде. Кинәт бүген ике урын бушады. Шулай ашыгыч рәвештә җыенырга туры килде. Өлгердек бит!.. (Тышта машина гудогы). Әнә. килделәр дә...
Сөенбикә (юл киемнәреннән чыга). Мин әзер.
Б а к ы й. Ярый, ни булса да булган, хәерлегә. Утырып алыйк!
(Бары да утыралар. Озак пауза.)
Б а к ы й. Я. кода, син олы кеше, фатихаңны бир.
Шәңгәрәй. Ә?..
• Биби. Фатихаңны бир. ди...
Шәңгәрәй. Ни дип әйтим инде мин?
Биби. Хәерле сәгатьтә диген.
Шәңгәрәй. Хәерле сәгатьтә.
Гөлбану. Я, балалар, кайда гына булсагыз да, игелекле юлдан йөрергә язсын.
Биби. Кешеләргә игелекле булыгыз. >
Рәхмәт яхшы теләккә.
Бакый. Әйдәгез, кузгалдык.
Биби. Әтисе...
С ө е н б и к ә. Әткәй...
Биби. Ярый, балалар, кузгатмагыз инде сез аны. Аңа чыгып йөрмәсә дә ярар. Фатихасын бирде бит инде. Утырсын ул, утырсын!..
Бакый, Гөлбану. Биби чемоданнарны алып чыгалар. Сөенбикә белән Тимер Шәңгәрәй каршысына килеп икесе ике якка тезләнәләр.
Сөенбикә. Әткәй, сау бул, бирешмә! (Үбә.)
Тимер. Без сезне бер кайчан да ташламабыз. (Үбә. Аннары торып, акрын гына чыгып китәләр, Шәңгәрәй хәрәкәтсез кала.)
Ишектән акрын гына Гариф керә. Озак итеп Шәңгәрәйгә карап тора. Аннан шахмат белән журнальный өстәлне алып Шәңгәрәй каршына китереп куя.
Гариф. Әйдә... шуыштырып алыйк бераз. Син миңа ачуланма. Мин бит чынлап түгел. Аптыраганнан башны җүләрлеккә салып t йөрү. Никахын да укымадым мин аның. Укый да белмим. Кайчандыр гаеттә төне буе тәкбир әйтеп йөри идек Бишбалта урамында. Күптән, мин малай вакытта ук. Аллаһы әкбәр, валлаһы әкбәр, дип. Шул күңелдә калган. Мәчеткә дә вакыт үткәрә алмаганнан гына йөрим. Кеше ятса ятам, кеше торса торам дигәндәй. Уңга борылганда да тәкбир. Артыгына рәт юк. Әйе, әрәм узды минем гомер. Бар куанычым — Гәззелбанудан калган кыз. Гомер буе аның үкчәсенә басып йөрим. Ә ул минем кем икәнемне дә белми. Әйе... Хәзер инде ул да пенсия яшенә җитте. Ә барыбер әнисе төсле. Әтисенә охшаса, мин бу кадәр берекмәгән дә булыр идем бәлки аңа... Бу квартирамны да бит мин аның монда күчеп килүен белгәч алыштырдым. Аны күрсәм, аның белән сөйләшсәм, Гәззелбануым белән сөйләшкән кебек булам. Юкса, вакытлы-вакытсыз монда кереп сезне борчып йөрер идеммени мин?
Озын пауза, ишектән күз яшьләрен сөртә-сөртә Биби керә.
Шәңгәрәй. Сәгать ничә?
Биби. Алты тула. (Шәңгәрәй торып киенә башлый). Кая. барасың?
Шәңгәрәй. Бакчага. Лядскойга. Парамон кордашның барасы җире бар бугай. Игезәкләрне карап торырсың дигән иде. (Чыга башлый.)
Пәрдә