Логотип Казан Утлары
Повесть

КАШАН ҖЫРЫ


Җыр язмышы — кош язмышы кебек, Бер тирәдән үтә юллары Җыр да кайчак егылып төшә жиргә. Күтәрелә аннан югары.
Унның берсе
выл читеннән узган автобустан ун кеше төшеп калды. Алар, сынаган сыманрак, бер мәл авыл ягына, кырларга карап тордылар.
Эсселек басыла төшкән иде. Якты август көне кичкә авышкан чак. Үткән атнада гына тоташлый яуган яңгырлар жирнен бар тузанын юган. Бөтен жир чиста, саф. Күз күреме житәрлек һәр тараф ап-ачык. Офык читенә болытлар тавы орынып тора. Авыл шул якка таба күтәрелә барган үргә урнашкан. Өйләрнең кызыл, яшел, ак түбәләре тау битендәге чәчәкләр кебек күренә. Авылның урта бер жиренә — бакчалар артындагы ындыр табагына кырларның бу ягыннан да, теге ягыннан да машиналар очып килә дә очып китә Ерактан алар ояларына ширбәт ташыган бал кортларына охшый. Ындыр табагындагы аксыл-соры көшелләр тәлинкә тутырып салган алтын балны хәтерләтә.
Автобустан төшеп калган кызлар һәм егетләр — студентлар иде.
— Зур авыл икән, — диде аларның берсе.
— Бай күренә. Тамак тук булачак, — диде икенчесе.
— Синең тамагың кайгысын көтеп яталар ди!
— Исе белән дә тук мин авылның!
— Сиңа исе, миңа ите, алайса.
Олы юлның ташын чыгырдата-чыгырдата, мәңгелек мәшәкать йомгагын сүтеп яткан авылга таба атлап киттеләр. Аларны, чемченүеннән туктап, тирән ерганак белән юл арасындагы бушлыкка арканланган ялгыз бозау озатып калды. Олы юлдан өзлексез агылган машиналар дулкын булып, каядыр артка чигенде дә студентларны әрем, ак мәтрүш кә исе, каты билчән кыштырдавы, тавыклар кытаклавы, шомыртлар каралыгы, алмалар алсулыгы белән тулы утрауга кагып калдырды сыман.
Иң элек егетләрнең озын чәчләренә, ә кызларның чалбардан булу
ларына күзләре төшкән авыл кешеләре аларны кала артистларыдыр дип уйлады. Колхоз идарәсенең, авыл советының кайсы якта икәнлеген сораштырулары бу уйны куәтли төште.
Тын авыл урамын шаярышу, көлешү авазына күмгән бу яшьләр арасында куе кашлы, кара мыеклы, озынчарак борынлы Бәхтияр дә бар. Күз кабагы күз алмасының яртысын диярлек томалап торганга күрә, йөзе ачулы һәм серле тоела. Яше белән ул студентлардан өлкәнрәк. Арткы кесәсенә дага белән ат башы рәсеме ябыштырылган чалбарын киң каеш белән буган, чәчәкле күлмәк кигән. Нәкъ студентларча. Сүзгә катнашмыйча бер-ике адым читтәнрәк атлап бара. Күзәтүчән кеше аның бу төркемгә кагылышы юклыгын чамалар иде. Дөрестән дә, ул студентларга бүген генә килеп кушылды. Ләкин тегеләре аның кем икәнлеген белми әле. Сорашсалар әйтер иде. Сорашмадылар.
Ул тыныч йөз белән авылны күзәтеп килә.
Өйләр, каралты-куралар таза, ямьле. Агачлар куп: тупыллар, шомырт, чияләр! Сулавы җиңел. Койма, рәшәткә араларыннан, качып кына егетләр күзәткән, тик әле алар күзе төшәрлек булып өлгереп җитмәгән кызлар сыман, битләренә кояш кунган алмалар күренеп кала. Алмалы авыл — нурлы авыл.
Шаулы төркемдәгеләр авыл җитәкчеләренә үзләренең артист түгел, бәлки студент икәнлекләрен әйткән чакта да Бәхтияр, аларга катнашы булмаган кыяфәт белән, ләкин җитәкчеләргә үзенең студентларга кагылышы юклыгын сиздермәскә тырышып, читтәрәк тора бирде.
— Театр килгән дип торабыз тагын, — диде үзен «колхоз председателе Кәбир Шаһгалиев» дип таныштырган кеше. Аның ян-якларына кызарып пешкән кабартма ябыштырып куелгандай дәү битендә кеп-кеч- кенә күз караеп тора. Ул, күзе кечкенәлеген йөзенең көләчлегеннән дип белсеннәр дигән шикелле, гел елмаеп сөйләшә. Тирәсендәгеләр дә елмаймый булдыра алмый. Ул елмаю, ирексездән, Бәхтиярнен калын иреннәре читенә дә елышкан иде.
— Ә без сезнең артистларны тыңларга килдек, Кәбир абый.
Чәчен үрми-бәйләми иңбашына салган озын буйлы, тулы гәүдәле кызның председательгә җавабын уенга алдылар.
— Элгәре үзегезне күрсәтегез әле.
— Бурычлы калынмас,— диде кыз, йөзен каплаган чәчен озын тырнаклы бармаклары белән колак артына сыпырып.— Ә бәлкем сезнең дә бардыр берәр такмак. Җырларсыз...
— У-у, рәхәтләнеп! — Председатель кычкырып көлеп куйды. — Чынлапмы? — дип, аптырабрак калган кызга текәлде.
— Чынлап... Без — университеттан. Халык иҗаты — жыр, бәетләр җыеп йөрибез.
— Ә-ә! Менә ничек!.. Озаккамы?
— Дүрт-биш көнгә, — диде баян кабына утырып сигарета көйрәткән сакал-мыеклы егет. Шапгалиев сагая калды.
— Дүрт-биш көнгә? Урып-җыю кызган чак... Ара тар — мәшәкать күп. Сезне кайгыртып булыр микән?
Председательнең кәефе үзгәреп китте.
Моны күреп, аның белән баскычта басып торган идарә кешеләре эчкә кереп китте. Төркемдәгеләрнең моңарчы сүзгә катышмаган өлкәнрәк яшьтәгесе алга чыкты. Бәхтияр аның студентлар җитәкчесе икәнлеген автобуста белгән иде инде.
— Дөресен әйткәндә, иптәш председатель, безнең шөгыль дә үзенә күрә урып-җыю... Гафу итегез... — Ул ярты йөзен диярлек томалап торган кара күзлеген салды. — Гафу итегез. — дип кабатлады да кулын сузды. — Хәбир Миңлеханов мин... Без дә бит, сезнең кебек үк. урып- җыюда. Безнен вакыт та урам тузаны түгел. Рухи азык җыеп йөрибез, фольклор...
— Ярар, — диде председатель, идарә ишегенә таба борылып аваз салды. — Нәгыймә!
Чәчен толымлап аркасына салган бер кыз күренде.
— Студентларны кунак йортына озат әле, сеңелем. Хөсниҗиһан апаң
ашатсын-эчертсен. Сөт-катык кына түгел. Ите дә мул булсын... Кы- ♦ зык, — диде ул. Юан. кыска бармаклы кулын Хәбир Миңлехановнын з иңбашына салды. — Нәрсә, аңламас дип шүрләдегезме? Аңлыйбыз, з агай-эне. Тик уңарсыз микән? Күптән ташып бетергәннәрдер инде ул * җырларны Казан калаларына. 5
— Калгандыр әле бер-икесе. Халык җанының төбе юк аның — кое 3
шикелле гел тулып тора. *
— һәр кешенең үз җыры була. Табылыр, — дип, Бәхтияр дә сүзгә ф
кушылды. Егетләр-кызлар да, Кәбир Шаһгалиев тә аның кем булуы о. белән кызыксынмады. Председательгә ул студентларның берсе булып * калды. Студентларга — әлегә беркем дә түгел... *
— Сезнекеләр сакаллы да мыеклы икән,—диде председатель, ана <
күз ташлап. u
Кунак йортына урнашырга киткәндә, колонкага иелеп. Бәхтияр су £ эчте. Башта тәмле тоелган су, ком белән ышкыгандай, тамагын әчетте- * pen калдырды. Ниндидер тәмсез, каты.
2
— Рөхсәт итсәгез, мин дә шушы бүлмәгә урнашыр идем
Бүлмәдә өч карават. Өстәл, кечкенә шкафлар — һәммәсе ялтыраган.
Идәндә келәм, тәрәзә пәрдәләре затлы тукымадан
Миңлеханов ана читләбрәк карады.
— Теге бүлмәләрнең түшәме буялган, ә монда табигый... Чын авыл өе. һавасы шәп, — дип аңлатты Бәхтияр.
— Ярар.... Безгә барыбер, — диде Миңлеханов
Миңлеханов, муенын сузып, түшәмгә карады. Такталары киң, түшәм дә, стена да — яңгырап торган нараттан. Берничә урынга сагызы саркып, тамчыланып каткан Нарат исе.
— Кем буласыз соң? — диде ана Миңлеханов, урнашу ыгы-зыгысы сүрелгәннән соң караватына сузылып яткач
«Тагын бер кат сорасын әле».
— Гафу итәсез ., күршене белеп торганың яхшы дигәннән кызыксынуым.
— Бәхтияр.
— Юк, мин кем диюем. — дип ычкындырды ялгыш Миңлеханов.— Гафу итегез... — Ул. кара күзлеген салып, кулын сузды — Хәбир Мин- леханов, студентлар белән.
— Беләм бераз.
Бәхтияр канәгать. Миңлеханов аның кем булуын, ник, каян килүен сорарга уңайсызланып калды. Күренеп тора: яхшы күңелле кеше булырга тиеш.
— Кайдадыр күргән дә күк...— диде Миңлеханов.— Казандамы, кайда, хәтерләмим.
— Күпләр мине кайдадыр күргән күк. Пөз шундый, күрәсең. Корреспондент мин.
3
Бәхтпярнен үз коллекциясенә берәр яна җыр өстисе килгән иде. Студентларга ул шуның өчен ияреп китте дә.
Кызыксынган кешегә — җырлар бихисап. Ләкин Бәхтняргә һәр бнр- меш көн диярлек дөньяга килеп торган чуар җырларның кыйммәте дә
бер генә көнлек. Аңа бүтәне, халык җырлары кирәк — болын чәчкәләре. Алардан ул җаны теләгән такыя үрә, бәйләм ясый, зиһенен баета.
Ул үз коллекциясенә андый-мондый җиңел, зәвыксыз такмакларны кертми. Куе үлән арасындагы кызыл җиләк ишеләрен генә җыя. Тыңлый да — шул җиләкләрне авыз итә күк.
Ул үзе эзләп тапкан, үзе генә белгән җырларны җыя. Аларның да халык тарихының текә борылышлар ясаган зур вакыйгалар, дөньяның бөтен давылларын, җирнең бөтен дулкыннарын үзенә сыйдырып, кадерләп саклаганнарын.
Халык тәненнән аккан кан — су булган, җаныннан аккан моң — җыр, җырдан аккан мәгънә — ил... Бәхтияргә шундыйлары кирәк.
Әүвәлрәк ул ни ишетсә, шуны язып бара иде. Әмма соңга таба язганнарын төрле китапларда очрата башлады. Баксаң, күбесе аңа хәтле үк теркәлгән икән. Җыр саны, такмак, куплет төрлелеге гаҗәпсендерсә дә, галимнәр җыр түгел, хәтта чебен санына хәтле белеп тора икән лә! Бер пар чебеннән бер җәйдә ике миллион токым тарала, ди, әйтик.
Җырларның күбесе төрле халыкта да кабатлануын белгәч, Бәхтияр- нең сөмсере коелган иде.
Аларның таралу сәбәбен ул озак эзләде, һәм тапты.
Бер заман, студент чагында, әнкәсенә бәрәңге-яшелчә утыртышырга кайтканда ул чәчәк орлыклары алган иде. Алар авылында моңарчы күренмәгән чәчәк. Шул матур чәчәкне утыртуын үзенчә яңа җыр чыгару сымаграк тойган иде. Әнкәсе аның орлыкларын күрше-күләнгә өләшеп бетергән. Матур чәчәкләрнең шулай таралуы кешеләрнең бер-бер- сенә матур җыр җырлавына тиң. Димәк, җырларның да шатлык белдергәннәре күбрәк тарала икән! Менә шуңа җирдә шатлык җырлары күбрәк, ә кабатланмастайлары зуррак кичерешле була икән. Менә шуннан Бәхтияр кайгылы хәл, канлы вакыйгаларга багышланган җырлар белән генә кызыксына башлады. Беренче табышы ниндидер камыш шавы турында әнкәсе чыгарган сагышлы җыр булды.
Яшь бер кыз, җәй көне салкын күл суында бот тиңентен йөреп, терлек азыгына камыш ура, шуннан гомерлек зәхмәтле сырхау ала...
Йөрдем көмеш күлнен. ай. буеннан, Камышларын урдым муеннан;
Селәүсеннән куркып саргаймадым, Мин саргайдым дөнья уеннан.
Урак урган гына ла тавышка
Тәкәрлекләр кача камышка; .
Иөзкәемә сары нур ябышты
Эчкенәем тулы сагышка.
Кара да гына елан. ай. туз башлы
Йөри көмеш камыш буенча.
Кара да камыш, ялгыз башым
Йөридер лә язмыш буемча...
Ниндидер камыш урудан төпсез бер моң... Каян килә?
Җирдә бала табулар, кабер казулар барында җыр чишмәләре ургый да ургыйдыр. Дөньяга яңа килгәннәр, ана сөте беләк бергә, шул чишмә суларын эчә. Караңгы дөньяга китеп барыр алдыннан кеше күңеле кабатланмас үз җыры белән тула. Чөнки: моңлана белгән кеше генә — кеше. Җырлый, җырлана торган ил генә — ил. Иле бар кеше генә — кеше.
Шушы нәрсә хәрәкәттә чакта яшәү дә мәңгелек хәрәкәттә.
Бәхтияр үзен бишектә яткан ярдәмчесез сабый итеп тә, соңгы сулышын алыр өчен, хәлсез терсәкләренә таянып мендәреннән калкынган карт итеп тә тойганы бар. Ә аның каршысында микрофон, каләм белән дәфтәр тоткан студент басып тора, имеш. Бер куркынды, бер дулкынлан-
ды. Ахыргы сулышын алып өлгермичә тынсыз булыр да күнелендәге соңгы моңын аларга җиткерми калыр күк. Ул вакытта бишектәге бала нишләр?
Диңгез буендагы санаторийга бару ниятеннән ваз кичеп, тотты да университетка шалтыратты:
— Сездән быел фольклор җыярга чыктылармы әле? ♦
— Августта чыгачаклар. з
— Кай якка? я
— Быел тәжрибә кебек бер нәрсә — Казаннан ерак түгел. *
Сәбәбен сорашмады: якын арада да әлегә билгесез җырлар барлы- J
гын-юклыгын сынап карамакчылардыр. 3
— Юлга — кайсы көнне? $
Әйттеләр. ф
— Карагыз әле, кем сорый? Кем сорыйдим. алло? Алло? а
Үрмәкүч ®
1 -

Килгән көнне студентлар ял итте. Яздыру, язу әйберләрен җайла- « дылар. Өч төркемгә бүленделәр. Көтүләре белән йөрмәсләр бит инде. п Әзерләнеп беткәнгә хисаплап, бер чандыры сумкасыннан тасма алды да магнитофонын эшләтеп карады
Карты каршында да җырламаган карчыклар яисә аек килеш күршесе алдында да көйләмәгән картлар яшьләргә, җитмәсә магнитофонга, жыр әйтеп утырырмы икән? Әйткән шәттә дә ни генә әйтерләр?
Моны Бәхтияр студент чагында ук татыды. Студентлар җәтмәсенә күбрәк такмак-мәзәк, табышмак-әйтем генә эләгү — шуңа Бәхтияр хәзер алай итми. Чын коллекционер аучы шикеллерәк ул. Аңа бераз үрмәкүч сыман була белү кирәк. Әйе, үрмәкүч. Кеше күңелендәге ин матур, иң яшертен җырга ия булыйм дисәң, ялгыз йөре. Яна жыр — су төбендәге балык. Аны ятьмәгә эләктерү — үзе бер сәнгать, һәр кешенең күңеле үзенчә көйли, һәрберсе өчен аерым ятьмә кирәк. Кемнең күргәне бар үрмәкүчнең икәүләп яисә анда бишәүләп пәрәвез үргәнен? Гел ялгызы... Бу аның үз табышын икенчесе белән бүләргә теләмәү инстинк-тыннанмы? Юк, әлбәттә. Комсызлыгыннанмы? һич. Шулай ышанычлырак. Ризыкка иң тиз, иң якын юл салыр өчен үрмәкүч ничәмә метр пәрәвез җебен ялгызы гына эрли, ябыштыра, үрә. Кайчагында бердәнбер чебен яки анда черки-мазар өчен.
Кайбер җырларын Бәхтияр ялгызы гына йөрүе, кеше күңелен ача белүе аркасында тапты.
Ә Хәбир Миңлеханов студентлары карт-коры белән ничегрәк сөйләшергә кирәклеген әле алай ук белеп бетерми. Килделе-киттеле рәвештә җыйналышалар да юлга ашкыналар. Өйрәтелми җигелгән атның дилбегәсен ычкындырган сымаграк. Җилдерәләр генә! Кая анда юл читенә үк елышып үскән сусыл җиләкләрдәй, үзләре синең күңеленә керә.м дип торган җырларны күрү?! Фольклорчы өчен ашыкмау — иң төп кагыйдә
Менә бу гамьсез егет-кызлар иртәгә нишли инде? Әйтик, ничәседер бер йортка килеп керерләр. Бер абзый ишегалды себереп йөрер.
«Исәнмесез. — диярләр студентлар — Рөхсәттер ич?»
«Шөкер генә. Әйдәгез, әйдә, узыгыз».
«Без — студентлар Фольклор җыеп йөрибез»
«Фул-клур? Бездә андый нәрсә югые шул. Чүпрәк-чапраклар бирдек.
Бирдек иске китаплар... Фул-клур — юк»
Фул-клурнын фольклор икәнлеген абзыйга аңлату артык кыен бул- маса да, бу чит сүз уяткан шөбһәне анын күңеленнән җилләтеп бетерү өчен шактый вакыт кирәк.
17
«Менә шул инде, борынгы жыр-бәет жыябыз, әкият-мәзәк».
— Ә-ә-ә,— дип сузар агай. — Мин онытып бетергән инде. Сез, лучше, бүтәннәргә керегез. Хирыслыгым булмады андыйга».
«Бәлкем, апа бардыр...»
Эх, бардыр дию — зур гөнаһ! Шундый алсу, жыерчыгы да беленмәгән йөзле абзыйның «апасы» барлыгына шик белдерергә ярыймы соң? Кыска гына калдырылып киселгән сакалына чал йөгерсә дә, бетәшкән дип уйларлыкмы әллә әле ул?
«Бар, бар. ыһым, — дияр карт себерке сабы тотасы кулына төкерә- төкерә.— Өйдә. Оялыр ла ул. Мәжлестә дә кыюсыз».
Барысы да өйгә кереп китәрләр. Юк, берәрсенә абзыйны сөйләштереп каласы, югыйсә.
«Жыру? И-и-и, булмагаины-ы... Кеше көләр Галимә жыру әйтеп утыра дип. Җәш чак булсае...»
Алай да әбиләр күңеленә ачкыч таба студентлар. Экспедиция ахырына тикшереп карасаң, күп нәрсәләре әби-карчыклар авызыннан.
Әби чәй эчәргә кыстар.
«Юк, юк, әбкәй, мәшәкатьләнмәгез. Ашыгабыз. Әле тагын җиде авылга өлгерәсе...»
Бусы да зур ялгыш. Соң, әбиләр теленә ачкыч — чәй ләбаса. Ихластан кыстый бит! Аның чәен эчәргә риза булып, абзыйны да дәшсәләр...
«Соң, ашыгыч икән — бусагага аркылы ятмаган. Җиде авылда җитмеш карчык очрар әле, миннән генә бөтәймәссез», — дип уйлар әби. һәм, микрофонга сак караш ташлап, алмагачларның майның унбишендә чәчәк атуын искә алыр, дус-ишләренең алмагач чәчәкләре күклеге дә хәтерендә икән әле...
Шуны җырлар да тынлык урнашыр, магнитофон тасмасы чыжылдый башлар.
«Рәхмәт, әби».
«Үзегезгә рәхмәт, оланнар. Изге юлда икәнсез».
«Сау булыгыз, абзый».
«Хуш иттек, хуш. Бигайбә инде, ара тар чак. Югыйсә».
Сизәсезме? Агайның җаны кытыклана. Ул үпкәли кала
Аннары соң түрдәге комод өстендә кемнең тальян гармуны тора иде сон әле?
Капка келәсе шыкылдар, канәгатьсез йөзле студентлар, бер-берсенә карарга уңайсызланып, күрше яисә каршы йортка юнәлер.
Андамы, җиденче, унынчы өйдәме аларга:
«Кәжә Нуруллаларына керәсегез калган. Менә кемдә ул җыруга һә-вәслек!» — диярләр.
«Кайда торганнарын әйтмәссез микән?»
«Әнә теге яктан. Унике өй аша».
Санап карыйлар: ишегалды себереп йөргән абзыйларга туры килә. Әйләнеп керү уңайсыз шикелле...
Ярда кәҗәләр. Тау-таш арасында кыр кәҗәләре дә шулай ышкынып йөридер. Моннан йөз ел элек тә утлагандыр ул көтү, йөз ел элек... Әйтүе нинди ансат! Ә йөз елдан соң? Үткәннәргә ара шундый якын! Чөнки аның һәр мизгеле синең каныңда, аңында эрегән. Шул синең гомерен. Ә киләчәк — ул инде син түгел, ул — бүтән. Әнә шул томан, шул көтү. Йөз елдан соң да шулай тыныч һәм гамьсез көтү йөрер микән монда? ♦ Бүлмәне чит, тамак төбе белән җырлаган тавыш тутырып тора. Җирән чәчле егет магнитофонын әйләндерә.
Уйсулыкның теге ягында үр. Кырлар, болыннар, авыл арасында сәгать угы кебек туктаусыз әйләнеп йөргән көтү үрнең астыннан түбәсенә кадәр дулкын-дулкын баскычлар уйган. Бик күп дистә даганы өсте-өс- тенә тезгәннәр сыман Юк, баскыч түгел. Бу борынгы җиргә аларны көтү дә уймаган. Вакыт уйган аларны. Кеше маңгаендагы җыерчыклар кебек алар.
— Тиздән көтү кайта, —диде Бәхтияр.
Минлеханов, ачык ишек яңагына таянып, күрше бүлмәдәгеләргә эндәште.
— Фәгыйлә, Билал!
— Әү? — диде бер кыз.
— Керегез әле. — Фәгыйлә дигәне председатель Кәбнр белән сөйләшкәне икән — ул керде. Аның артыннан — баянчы Билал. — Ничек, урнаштыгызмы?
, — Җәннәт! — диде Фәгыйлә.
— Җәннәтнең кошлары гына юк, — диде Билал
— Ә сез кем? — диде Фәгыйлә. Ул буяган кебек озын, чынга охшамаган керфекләрен йомып-йомып ала Үзе янәшә, ә шул керфекләре, тузгып торган чәче арасында тагын да аграк тоелган муены, калынча иреннәренә карап, Бәхтияр аны театр сәхнәсе түрендә итеп күрде.
— Армадыгызмы? — дип сорады Минлеханов.
— Җитмеш чакрым юл үтепме?
— Җитмеш чакрымны якын итеп без, бер күрер өчен килдек б-е-ез,— дип көйләде аның артыннан Билал.
— Нитик, алайса, концерт куйыйк бүген. Халыкка ничек белдерик икән? — диде Минлеханов.
— Тәвәккәллик, Хәбир абый. Урак өсте. Халык сусагандыр җырга.
— Без кызганмасак, үзләре дә кызганмас иртәгә җырларын
— Тукта әле, Билал. Урак өстендә җыр кайгысымыни? Кич кенә кем белеп бетерсен дә кем генә җыелсын икән? — Бәхтиярләр бүлмәсендә чебен кунмасын дип битен газета белән каплап яткан җирән чәчле егет тә сүзгә кушылды.
— Тиз генә игълан язып эләргә кирәк берничә урынга, —диде Мин- “леханов
— Ә сез белдерү-фәләнсез генә, — диде Бәхтияр. — Радиодан әйттерергә кирәк. Беләсезме, әгәр болай итсәгез...
Ул портфелен кул астындагы кечкенә шкафка куйды Студентларга аркан иде. аның нишләгәнен күрмәделәр. Борылды да магнитофон тасмасы сузды
— Магнитофон ала барып, башта әйләндерегез әле шушыны. Монда бер карт белән бер карчык җырлый. Бергә җырлыйлар
Студентлар ана гаҗәпсенгәндәй карап торалар иде Минлеханов күзлеген салды, кысасы очыннан тотып, биш-алты кат әйләндергәләп алды.
— Сез кем сон? — дип сорады Фәгыйлә.
— Без сезнең кебек халык арасында йөргән идек бер җәйне Шуннан калган нәрсә. — диде ул тасмага ымлап. — Без дә концерт куя идек алдан Шулай иткәч, халык ияләшә. Кызыксыну арта.
Кухняда бая ак җәймәләр өләшкән, аларны урнаштырган яшь хатын
1 күренде Ул инде ни ара газ кабызырга өлгергән, чыжлатып коймак пе
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШАП ҖЫРЫ
шерергә керешкән. Саллы гәүдәсе җиңел һәм шома уйнаклап тора. Ул яктан кызган май, әче камыр исе бөркелде.
— Безгә мәллә бу, Хөсниҗиһан апа? — дип сорады Фәгыйлә.
— Аш пешкәнче тамак ялгарыгызга.
— Кая, нәрсә ул сезнең? — диде Минлеханов һәм, тасманы алып, җирән чәчле егеткә сузды.— Куй әле, Хәмит.
Хәмит, торып, тасманы магнитофонга куйды. Хәзер инде колакны чит музыка тырнамый. Сәер бер тамак кыру, ниндидер пышылдау: «Йә инде, йә, бабай...» Тонык кына итеп әтәч кычкыра, урындык кузгала...
«Мин туксан өченче сәнәдә дөньяга килгән бала, — дип әйләнә маг-нитофон тасмасы.— Җәшләй тегү тектем, читләргә йөрдем. Бер җылны җәштәш җегетләрем Донбасс шахтыларыннан кайтканые. Шулардан отып калган бер җыруымны җырлыйм. «Бөдрәм-бөдрәм» атала»
Егетләр дә, кызлар да кайсы-кая утырышты. Күрше бүлмәләрдән дә кереп тулдылар.
Пешеренүен куеп, Хөсниҗиһан да, суыктан кергәч җылы мичкә са-рылгандай итеп, күкрәге белән ишек яңагына сыенды.
Бүлмәгә шәүлә иңде — үткәннәр шәүләсе. Үзе иңдеме, бәреп кердеме? Күңел әллә тетрәнә, әллә дулкынлана... Ниндидер моңсулык. Бәх- тияр инде ничәнче кат дәшә үз-үзенә: «Нигә — бала? Инде исәнме-юкмы икәне билгесез ул картның теләге микән бу, әллә үкенече микән? Җитмеш алты ел гомер иткән бала... Үзен мәңгелек итеп күрәсе килгәннән әйткәндер ул «бала» дигәнне». #
Ул яздырып алганда бабайга җитмеш алты иде. Ә тавышы көр, моңлы. «Бөдрәм-бөдрәм». Шундый чәчәк бар: ул тәбәнәк кенә, сабагында икеме, өчме көл төсендәге йөнтәс шар. Дөньяның бар гөнаһсызлыгы шул чәчәктә кебек — йомшак. Кулга алдың исә: «Син миңа тимисең бит, абый?» — дигәне ишетелә сыман.
Картның да тавышы — шул чәчәк күк: саф, тылсымлы.
«Җәшләй, җәштәш, җыру җырлыйм...» Ак кылганнар шулай кыш-тырдыймы? Әллә көзге яланда дөньяның бар авыртуын, нахак каһәрен бер үзенә җыеп утырган каты билчәнме?
Нибары бер минутлык җыр. Ә шулай да гасыр белән гасыр арасын тоташтырып куя. Ике тормыш уртасында — магнитофон. Шул магнитофон, көнле бишек булып, сине үткәннәр моңына тирбәтә. Юатамы, әллә сине гасырлар давылының мәхшәре белән очраштырамы? Ничәмә буынның бөтен моң-зарын, кабер ташлары чылаткан иртәнге чык сыман, күңелгә яга мәллә?
Егерменче гасырның күзе тулы — мөлдерәмә яшь. Ничә сугыш, ничә киселгән язмыш, күпме өзелгән моң, тәсбих төймәләре булып тезелгән хәсрәт. Үткәннәрнең кое кебек тирән, караңгы салкын куеныннан шушыр җыр булып кысылып чыга алар.
Бөдрәм -бөдрәм, бөдрәм -бөдрәм...
...Ә-ә-әй!
Бөдрәм-бөдрәм искән, ай. жилләрдә
Бөдрәм-бөдрәм тузан таралды-ый;
Маңгайларга язган хак язмыштан Бөдрәм-бөдрәм чәчем агарды-ый.
Бөдрәм-бөдрәм ак мамык очыра
Кара сазда үскән ак җикән;
Мөлдер-мөлдер чынлый көмеш шөлдер,— Күзләремнән чыккан яшь микән?
«Тын бетә бит, оланнар».
«Тагын берне, бабай, берне генә...»
Күпме кыстасалар да, җырламый карт. *
Аннан сон янгыравык, нечкә тавыш белән бер әби башлый:
Түбәтәй генәемнек. ай. түбәсе.
Түбәсендә көмеш түмәсе.
Тел очкайларына бадьян кабып.
Тик сынамак өчен үбәсе.
Миңлеханов белән Билал, Бәхтияр тасмасын да алып, радиоузелга з дип киткән, кызлар Хөсниҗиһанга бәрәңге әрчешә. Ә Бәхтиярнен күз з алдында — күл, күңелендә — камыш шавы, шул камышны, кыштырда-* та-кыштырдата, әнисе урып йөри. Үзе ура, авызында бер җыр: бөдрәм- $ бөдрәм, бөдрәм-бөдрәм... =
Киек каз юлыннан i ө ө
I <
Студентлар концертына барып йөрмәде Бәхтияр. Ятты да йоклады. £ Хөсниҗиһан уятты. Икенче якка әйләнгән хәйлә белән Бәхтияр аңа бо- х рылып ятты: белештерми әле, янәсе. Кырын яткан җирдән күз кырые я белән генә чамаласа — кухнядагы ут кына яна, мәгәр якты. Аның караваты янында — Хөсниҗиһан. Кыска җиңле аксыл күлмәктән. Юудан утырганмы, тегелеше шулаймы — кысан, ахры: җиң кайтармасы беләгенә батыбрак тора. Ашыккан булса кирәк: еш-еш тын ала. Бармаклары белән Бәхтиярнен иңбашына сак кына орынгандай:
— йоклыйсыңмы соң? — ди.
Учы кием аркылы да кайнар кебек.
— Карале дим, концерттан килешем, кайтырларына дип сөт кайна* тырга куйган идем. Карый тор әле...
Бәхтиярнен бер кулы күкрәк турысында: Хөсниҗиһан кулы якынлашканда, искәрмәстән, беләгеннән электерде:
— Фәгыйлә, синме? — диде ул юри.
Хөсниҗиһан төкреген йота-йота бер кавым ни әйтергә белми торды.
— И-и-и, шәрык гәләе. — дип, күкрәген кыскан тынын чыгарды ул, ниһаять.— Фәгыйлә, Фәгыйлә... Затсыз!
— Каян белим, апа җаным. Билләһи, гөнаһсыз.
— һы, гөнаһсыздыр, кагылган берәү Фәгыйләгә калгач.
— Әллә көнлисең инде, апа? Ә? — Бәхтияр маңгаена шуышкан яулыгын төзәткән хатынга бармак изәде.— Яшьләрдән көнләү гөнаһ, апа җаным.
— И, энем, кайгым шул гына булса иде...
Бәхтияр аның әле генә агарынган йөзенә кисәк кан йөгерүен, борын тирәсендә тир бөртекләре җемелдәшүен чамалап алды Күзе кырыеннан сизелер-снзелмәс өчәр җыерчык таралды. Кухня ишегеннән туры төшкән ут битенең һәр хәрәкәтен, сырын тирәнәйтә, баета, серле итә...
— Ә ирең, апа?
Хатынның күзендә ташып торган очкын сүрелде китте. Ирененнән — елмаю, күзеннән көлемсерәү качты. Бүрәнкәгә салган сөтнең агып бетүе күк булды.
— Вафат булды ирем. Шофер иде Сорочый тавыннан төшкәндә тормозы тотмаган...
Җиңел әйтте: тавышында сыкрау чыкмады.
— Алайса, апа, үпкәләмә инде, гафу...
— И-и-и, энем, уйлама «Уф» дигән тыннарым белән тартын алып булмый бит Дөньяга кыз баласы булып килгәнмен, бәхеткәйгә тиң итмәгәч соң...
— Кыз баласы? Мондый сүзне беренче ишетүем.
— Кешедән кеше ким түгел дә бит. бәхеткәйләре тин түгел, — дип сузды хатын. Бәхтиярнен кайтарып соравын әллә ишетмәде, әллә инде ишетеп тә нскә-өнгә алмады.
— Ярар, энем, концерт бетте, кайтырлар. Бии калганнар иде. Сөт кайнатырга куйыйм дип кереш кенә, син карарга күнмәссең микән дигән уй белән уятуым булды...
Үрдәк сыманрак вак-вак атлап, Хөсниҗиһан кухня ягына ашыкты. Аягы әлеге куркудан хәлсезләнгәнме, урындык читенә генә эләгеп утырганга талган микән?
«И бу хатын-кыз! Бөтенесенә уртак газап — бала табу. Шулай булмаган җир кайда бар?»
«Дөньяга кыз баласы булып килгәнмен».
Бәхтияр төшенде, ахрысы.
Шаулашып, көлешә-көлешә студентлар кайтты. Фәгыйлә иңендә — Билалның күн пинжәге.
Ут кабынды. Табынга җыелдылар. Ә Бәхтияр болдырга чыкты да култыксага таянды. Хөсниҗиһан әле эчтә. «Ярар инде, беренче көнегез, ияләшкәнче», — дип, кул югычка су җылытып салды, плитәгә чәй куйды. Шул суы, шул чәе кебек, ахры, ул, күңеле җылы.
Салкынча. Айнын тулып килгән чагы. Караңгыда кара-шомлы күренгән сирәк-мирәк болытлар көтүе шәйләнә. Киек каз юлының кара ат сыртындагы шләя тәңкәләре бульгп ялтыраган эре йолдызлары. Болар авылның төнге күген якынайтып күрсәтә. Ат тугаргандагыча, шул Киек каз юлын дөнья сыртыннан кайтарып салдырып булырдыр шикелле. Кемнәр адашыр икән аннары? Кошлармы? Кешеләр дәме? Авыл өйләренең төнге утлары — кара бүрек эчендә йокымсыраган сары чебешләр.
Авыл йокламый әле. Машина уза, ындыр табагында эш тукталмаган» ыгы-зыгы тынмаган.
— Бәхтияр...
«Фәгыйлә».
Фәгыйлә, шалтыратмаска тырышып, юынгычта кул юа:
— Әйдә, кер, нәүмиз бульгп каласын ич.
Ачык ишектән егетләрнең Хөсниҗиһанны кыстаганы ишетелә:
- И, апа гынам! Бу бит — нәрсә генә инде бу?
— Йокы даруы, й-йокы...
— Мин кем сезгә, каныктыгыз. Әнә, кызларыгызны кадерләгез. Үпкәли күрмәсеннәр. Көнләштерерсез ялгыш.
— Көнләсен, кем, Хөсниҗиһан, — Миңлеханов кыяр чәйни. — Хата-ланмыймдыр? Чамага караганда бер тирәдәрәк бугай без. Кырык берләрме?
— Үпкәләтәсез апагызны. Утыз икенче генә.
— Мин елын, туган елын әйтәм.
— Ә-ә...
Ул турыда төпченмәделәр, Билал кыстый:
— Бит иннеге генә бу, күңел сөрмәсе.
— Дару, дару...
Түзмәде, ахрысы, Хөсниҗиһан: өй тутырып хуплап тордылар.
— Әттәгенәсе!
— Бәхтияр кайда, егетләр?
Фәгыйлә аның янына басып кулын сөртә:
— Әйдә, керик.
Кашы сирәк, керфекләре озын Фәгыйләнең. Нинди бизәге соң аны матур иткән? Тешләреме, сипкелеме, бите түгәрәклегеме? Чигә чәчләренең дулкыныдыр бәлки. Ихтимал, кулының ныклыгы, бармакларының озынлыгыдыр.
Бәхтияр аның артыннан кузгалырга яхшысынмады. Өстәлдән чүмеч < алды. Кухняда салкын су эчә, имеш Ишек ачык. Югалуын сизәрләрме | икән? Берәр ничек аңлатыр әле. *
Кунак йортының ишегалды бик зур. Ике капкалы. Чәчәк түтәлләре ♦ сузылган. Бер якта алма агачлары. Хөсниҗиһан кайсы капкадан чыгып, & кай якка китте икән? Барыбер ич, урамга чыга. Табуы мөмкин әле. Әһә, * сул якта кемнеңдер эте чәбәләнеп өрә. Хөсниҗиһанга өрүедер. Шунда е таба ашыкты. Дөрестән дә, тәрәзәдән төшкән ут белән рәшәткә сырла- < ган турыны берәүнең шәүләсе кисеп үтте.
Урам Киек каз юлы буйлап сузылган иде. «Адаштырмас микән бу п юл?» — дип уйлады ул. *
2
... Студентларны кичә радиодан күпләр тыңлаган бугай. Өйдән-өйгә йөрибез дигәннәрен күп кеше ишеткән. Кайсы бер өйләрдә килүләрен көтеп торганнар хәтта. Кер\гә чәйгә кыстыйлар. Аскы урамны тиз генә йөреп чыгарлар кебек иде. Насыйп булмады. Әллә көннең кызулыгы тәэсире дә бар шунда. Сүлпәнлек басты.
— Бүгенгә җитте мәллә соң? — диде Фәгыйлә.
Анын сүзен Билал хуплады:
— Әйе, кичен күрше авылда концерт куясы.
— Бе-еренче көнгә җ-җитәр...
Миңлеханов каршы төште:
— Ширияздан дигәннәренә кермичә дәме? И, түзем сездә! Ничә кеше шул бабайга керегез диде бит. Тикмәгә әйтмәсләрдер.
Урамга буйлый салган йортка җиткәндә, кызлар әлсерәп төште, егетләрнең сөмсере коелыр чиктә иде.
Миңлеханов төркемендә — Фәгыйлә, Билал, Хәмит. Бәхтияр дә алар белән
Ширияздан картларга керер алдыннан студентларның һәммәсе бергә җыйналды. Миңлеханов шулай теләде. Аларга ничә карт-карчык:
— Шириязданны калдырмагыз, — дигән киңәшен җиткерде йорт- җире шушы урамда икән. Менә инде капкасын кагалар. Аның чираты, һәвәслеге ни дә икән? Авыл кешеләре сөйләвенә караганда, данлы бер җыр белә, нмеш
Ширияздан дигәннәре, кояш шактый кыздырса да, киез итектән, башында - колакчыны күтәрелмәле бүрек.
Алар капканы ачып кергәндә, ул кое чиләгеннән җиргә шарлатып су агыза иде.
Кергән чакта берсе дә капка астыннан башланган кечкенә ермак күрмәде Читтәрәк үрдәкләр быкырдаган былчырак күләвек тә бар.
Картиын сәламгә каршы җавабы саран булды:
— Шөкер әле.
Хәл-әхвәл белешеп, йомыш әйтелгәч, озын-озын төкле калын кашын җыерды
— Кая инде, балалар! Кем коткысы? Хәзер зиһен тарау ла Бнш-ун җыл әүвәлтенрәк әмәле чыгарые.
Бәхтияр Фәгыйләгә җавап кайтармады. Ул Хөсниҗиһанны уйлый. Фәгыйләнең нигәдер ирене турсайды. Кунакханәгә уздылар
«Кайда йөрисез?» — дип, Хәмит ана стакан сузды. Кыстатмады. Бө-тенләйгә тыны җитмәде, яртысы кадәресен генә эчә алды
Егетләр-кызлар көлешә. Чандыр Хәмит кызларча киенеп иннек-кер- шән сөрткән дә тәбәнәк буйлы Ислам белән җырлаган икән. Тәнәфестә бер егет Исламнан сораштырган, имеш: кем дә кем сон ул—озаткан шәттә сүз унарлыкмы да санга сугарлыкмы? Шуннан көлүләре икән.
Хөсниҗиһан китте
Кыяфәте ачулы картның. Шул ачуны очлы сакалы, киң яңаклары, өшетерлек дәрәҗәдә чәнчеп карый торган гаҗәеп кара күзе көчәйтә. Тавышы коры, чатнап тора: ташка таш бәреләмени. «Балалар» диешеннән генә күңеленең ерак бер төшендә җылы урын барлыгын чамаларлык.
— Капка төбендәге тактамның бер-икесен алып киткәннәр, хәерсезләр. Мунча түбәсенә дип хәстәрләнгән ием. Сез утырышыгыз.
Үзе балта белән ботак-сатак чабарга кереште. Балтасын кыска селтәнә, каты итеп чаба, тамак төбе сызгырып куя.
«Гайрәтле. Мондыйныңмы зиһене тарау?» — дип уйлый Бәхтияр.
Ишегалды киң, чиста. Капкага каршы якта такта түбәле келәт, өч- ме-дүртме торыклы абзар. Ян якта — алма бакчасы. Койма башыннан куш йодрык шәйле алмалар балкып тора.
— У-у, бабай, бакчаң шәп икән!
— Җәшлегендә теләге шәп булганга, кызым. Керегез, ашагыз — кү-ңелегезгә хуш икән. Ә җыр әйтергә чама жук.
Студентлар картның карышуына аптырамады. Күпме кеше шулай алар йомышын кире кага. Картлар күңеле серле йозак, ашыгып бер бәйләм ачкыч шалтыратырга керешмә. Сөйми алар кабалануны. Ясаган чәйләрен кыстатмый гына эч. күңел йозакларына орынырга ашыкмый тор. Алдан нәкъ тиешле ачкыч табу мәгъкуль. Бер мәлне үзләре келт итә алар. Картның киреләнүен дә шулай юрадылар. Өметләре киселмәде әле.
— Ашагыз, мул анда.
Карт бүленгән эшен дәвам иттерде. Чаба торган агачлар арасында корыган, кипкән алмагач ботаклары бар. Бәхтияр белә: алар кипкәч — имәннән каты. Мәгәр картның балтасы шәп чаба.
— Каяле, агай, үзем.
— Ә?
Балтасын китереп чапкан мәлдә әйткәнгә, картның күкрәге «Әһ-һ?!» дип сулкылдап куйды.
— Сулу ал дим, агай!
— Син ник бакчада түгел? Ә, өлкәнрәк чамадасың икән.
Картның кулыннан балтасын алып, Бәхтияр бар җәһәтлеге һәм ярсулы гайрәте белән ботак чабарга кереште.
— Тотнагың бүтән. Җаның сабыр..,
— Каян, агай.
— Күңелең китек калмасын, әйтим. Әнә, күрәмсең, ишләрең алма ашый. Җыенысы бер агачтан. Иң асылы — шул. Алмасы дәү. Тапканнар тәки. Кызгануым түгел, бик хуп.
— Корт яхшыга куна.
— Хак сүз. Тик ул агачның соңгы җылы быел.
Эшләми эшләгәнгәме — Бәхтиярнең сулуы капты. Карттан бераз гына уңайсыз булса да, тын алырга чама итеп, бүкәнгә чүкте.
— Ничек — соңгы?
— Соңгы. Язын чәчәккә бөреләнгәндә корый язды. Чак апкалдым, Бөреләнгәндә авырган агач җәй күрмәс. Иптәшләрең моны белми ләсә... Олан, ә олан, бәлкем минем дә, шул алмагачныкы күк, соңгы җәемдер? Мисалга, ул алманың бер-икесе калырга тиешме?.. Кашан алмасы бит ул! Кеше алмагачмы — соңгы җырын да өзәргә...
Картның күңел төбе Бәхтияргә шулай ачыла башлады. Укыганы бар: асыл энҗенең кабырчыгы затсыз. Картның кырыс йөзе бай зиһенен томалап торыр өчен генә мәллә?
— Әле дә ярый тандың. Кешенең үзе белән ләхеткә иңәсе соңгы җырын алма, олан. Җан җырусыз кеше... Корыган кашан алмасы, корыган, Ихластыр.
Бәхтияр көлеп җибәрми түзә алмады.
— Кәмит кеше син, агай. Юк нәрсәне күпертәсең.
— Күпертәм? Кеше жыры бакчамдагы кашан алмасы диюемме күпертү?
— Казан алмасы диюеңдер, агай.
— Кашан диюем, Кашан... ш белән әйт, ш белән.
— Андый сортны ишеткәнем юк. ♦
— Җуктыр, жуктыр. Бу актыккысы. Ахыргы баг алмасые. з
— Кашан, баг,— дип кабатлады Бәхтияр. Аның әнисе шулай матур, з билгесез сүзләр кушып сөйләшкәли иде. Ул уенда тагын камыш шавы * ишетә дә, нечкә билле житү кыз баланың, күлмәк итәген билендәге пу- J тасына кыстырган килеш, урак белән камыш уруын төсмерли.
— Аталышы нигә Кашан соң аның? Хикмәте ни?
— Кашан тавында үскәнгә. Шуннан күчерелгән. ♦
— Соң, тагын күчер берәрне. Яшерәген. Бардыр әле. с.
— Бетте, олан. Тракторлар белән йолкып-йолкып аттылар Кама <
жарыннан түбәнгә очты, акты-китте баг алмалары. Урынында Масла- * ның алма бакчасы хәзер. <
— Анда бетсә, бүтән жирдә бардыр.
— Моның ишесе жук, олан. Алмасы башта әче булса да, бер араны л чат бал белән тула ул. Татып карамадың аны. Ул бит болгар бабайлар- * дан калган агач, болгарлардан хәтле калган!
Портфель тоткан, нигәдер чалбар балакларын сызганган Минлеха- нов күренде. Аның артыннан — бүтән студентлар.
Бәхтияр сүзнең табышмаклы урында бүленүенә түземсезләнеп көенде.
— У-у, рәхмәт яусын, бабай!—диде кызларның берсе.
— Менә бу алмаң тәмле икән, агай! Үзе кечкенә, эче чат ярма. Бал инде менә,— диде Фәгыйлә.
Ул, төсе белән дә, зурлыгы белән дә йомырка сарысы ише булган бер алманы чертләтеп тешләп ала да «нәм-нәм» дня-дия чәйнәргә керешә. Авыз тирәсенә алма суы чәчри
— Җитте, жәмәгать! Эшкә башлыйбыз. — Миңлеханов Ширияздан карт утырган бүрәнәгә утырды.
— Абзый, сез карулашмагыз инде, зинһар, кирәк бит. Өлкәннәр китә, жырлары калсын дип йөрибез лә.
— Үзләре калып, жырлары үлгәннәр дә була, агай-эне. Җан асра- мак — жыр асрамак бер түгел. Гаепкә алма, кем...
— һәй лә, бабай! — дип кычкырды Билал. — Шаулатып утын кисәсең әле, сөбханалла диген!
— Кисәсең кирәккәч. Кирәккәч кенә жырлый алсаең, сез әйткәндн.
Карт, алла билем дип, урыныннан кузгалды, биленә арттан кулын салган килеш, кое авызына иелде. Бер мәл нидер чамалап торды
— Болай булгач, булмады әле бу, жәмәгать. Ышаныч баглаган идем, югыйсә Әллә ничә кеше әйтте ич Шириязданнарга сугыла үтегез дип.
— Безгә дә бер әби шуны искәртте...
— Тикмәгә түгел, димәк. Нихәл итәсең. Әйдәгез, жәмәгать. Әбәт жи- теп узды.
Студентлар чыгып китте. Бәхтияр дә. Бүленеп каласы килмәде. Миң- лехановка кызык эстәгәндәй генә ияргән иде ул.
Иртән, ашап-эчкәч, Миңлеханов аннан.
— Ә сез нишләп йөрисез? — дип сорады.
— Нишләп?.. Урып-жыю турында язасы иде. Яңа керешкәннәр. Язарлык әллә ни юк әле.
— Соң. әйдәгез безнең белән. Кызык нәрсә ул фольклор.
Бәхтияр Ширияздан карт ишегалдыннан урамга чыкты Аркасы буйлап кайнарлык ташкыны йөгерде — Хөсниҗиһан килә иде.
... Кичә ул аны искәрмәстән куып җитәргә базмады. Нигә? Ни сәбәп белән? Үзеннән биш яшьләргә өлкән хатын. Авыл хатыны өчен биш яшь аерма — үзе бер гомер. Ни уйламас та, ни дип сүкмәс. Уйлавы бер хәер, эт итеп сүксә менә . Җир ярылса сикерер хәлгә тарырсын. Тыныч башка бәла өстәп... әллә бәла, әллә ни тагын
Икеләнә-икеләнә араны кыскартты. Тәвәккәл...
«Нәрсә, тәвәккәл?—дип эндәште ул үз-үзенә. — Тәвәккәл таш ярамы? Таш кынамы?»
«Ә үз башың ярылса?»
«Эх, кайда соң ул «Кочагында үлсәм дә шат» дип җыр чыгарган әүвәлге тезгенсезләр?!»
Ул оялып китте. Шып туктады. Алда ниндидер ир заты:
— Хөсниҗиһан!—дип аваз салды. — Хөсниҗиһан!
— Кара мәче булма, Ногман, бүлмә минем юлымны. Туйдырдың тәмам.
— Туктале, тыңла...
— Өстерәлмә тирәмдә дим.
— Куеныңда таш йөретмәле, Хөсниҗиһан! Балаларым хакына...
— Балаларың сиңа, шул нәрсәм! Кемгә алмаштың, Ногман! Яшь- башкайларымны никләргә генә хурладың? Мин хурлансам, син түгел күзем төшкән таш янар...
— Изге шул син...
Бәхтияр, урамның икенче ягына чыгып, басынкы авазларга якыная- рак төште. Хөсниҗиһаннар өе турысы, ахрысы. Хатын, ап-ак булып, багана башындагы ут яктырткан төштә басып тора. Әйтерсең яктыга елышкан күбәләк. Утка тиеп канатын көйдергән күбәләк сыман, аның да күңел канатлары янганмы, хәзер дә янамы әллә?.. Я булмаса, үзе яктырткыч бөжәк, ә аның каршысындагы аваз иясе шуны аулаган төнге кошмы? Ә бит ул кош кайчандыр бер Хөсниҗиһанның пар канаты булганга охшый.
«Вафат дигән иде ич!» — дип уйлый Бәхтияр.
— Соң, минем хатын лабаса син!
— Яна гаиләң югалткандыр, Ногман. Авыру тилгән бер тотып ыч-кындырган кошны минеке дими. Әй лә, син исерек белән авыз чайкаган мин гәләй!.. Китсәнә юлдан, вөҗданыңнан ваз кичкән нәмәрсә!..
Хөсниҗиһан зәһәрләнеп караңгыга атлады дэ шапылдатып капкасын ябып кереп китте.
Ир заты очкылык тота-тота китеп барды.
«Үлмәгән ич. Аерылганнар!»
Көтеп торса, Хөсниҗиһанның йокларга ятуы бар.
Шакыды. Әкрен генә итеп тә, катырак та. Ишеттеләр.
— Әле югалмадыңмыни, денсез! — дип сүгенә-сүгенә Хөсниҗиһан аваз салды. Каты кычкырмый, якыннан ишетелерлек дәрәҗәдә генә. Күрәсең, күршеләр, үткән-барган ишетүеннән яхшысынмый.
Бәхтияр аны капкага аркылы тыккан агачны шудыра дип тора иде, кече капканы үзе сыярлык кына ачкан хатын кулында көрәк шәйләп алды. Өлгермәде, исенә килгәнче, янбашына сугудан артка атылып китте дә, ташка абынып, чалкан барып төште. Аякка басам дип янгарак борылган иде, аркасына да сукты. Хөсниҗиһан кулында агач көрәк икән.
— Җитте сиңа, оятсыз. Иртәгүк сәвиткә барам, бел аны, иманыңнан түнгән нәрсә. Кем дип белдең, кем?
Көлсенме Бәхтияр, еласынмы, дәшми-тынмый качсынмы? Танытмыйча. Якты җирдән үтәсе бар шул. Кемлеген тәгаен танымаса да, студент кына иде дип, иртәгесен дөнья кубаруы бик ихтимал.
— Апа җаным... тагын мин лә бу...
Кызган хатын туктамады. Төрткәләүдән туктамады. Бәхтияр, чарасы калмагач, сикереп торып аның көрәгенә ябышты.
— Апа жаным, тагын мин лә бу!.. — дип пышылдады.
— Лб-бау, хәерсез!.. Ычкын җәтрәк кеше күргәнче...
Көлкегә калды шул. Көлкегә генәме? Иртән, Хөсниҗиһан ашарга ♦ пешереп киткәнче, йоклаганга сабышты. Хәзер инде нинди күз белән з күренсен? Жир бит түгел лә ул көпә-көндез аның күзенә чалынырга, з Бер-бер юне табылыр, шәят, онытылыр.
...Студентлардан аерылып калып, Ширияздан картларга кереп качу- ; дан битәр әмәле булмады.
Ксшан каласы ♦
Бәхтияр төшлеккә кунак йортына кайтып тормады. Ширияздан карт < янында калды. Инде менә аның гомерендә башына килмәс соравы бар: u
— Нинди тау ул — Кашан тавы? Кай төштә? £
— Кама буенда. Борын заманда ул тауның текә ярында Кашан ка- *■ ласы торган. Болгар шәһәре...
Бәхтиярнең күңел төбе кытыклана. Башында уйлар учагы кабына да сүнә, кабына да сүнә.
— Кем әйтте5
«Ундүртенче гасыр...» — дип хәтерләде Бәхтияр. Белә ул бу кала хакында. Болгарга караган китаплардан бу хакта укыганы бар. Кайберсенең ул беренче укучысы да булган иде . Юка гына зәңгәр тышлы китап хәтерендә. Апа кадәр кеше кулына эләкмәгән. Бәлки эләккән дә булгандыр, әмма ачып укылмаган. Ул аның әле киселмәгән битләрен тарагы белән ертып укыды.
«Кашан, Кашан. — дип кабатлады ул күңеленнән — Жүкәтау, Кнр- мәнчек...— дип саный китте. — Болгар шәһәрләре ..» Ләкин хәзер ул бер нәрсәне дә белмәгән атлы кыланды. Сөйләсен карт, сөйләсен.
— Кем әйтсен — ата-баба хәтере әйтә. Ата-баба хәтере —ил хәтере ул. — Карт сүзеннән туктады да карлыгач көтүен күзәтә башлады. — Янгыр явасы кызуга китте.
«Әйе, хәтер чишмәсе тарих тавы түреннән агып чыга,— дип уйлады Бәхтияр. — Әгәр туып үскән оясын тапкан карлыгач хәтеренең серенә төшенә алсаң, карт сүзенә гаҗәпләнмәс тә идеи Жиде баба хәтере... Карлыгачлар дөньяга килгән ояларын ничек шулай онытмый да. аларнын бу гаҗәп хәтере йомыркадан чыккан балаларына ничек итеп күчә икән? Ә безнең, безнең нигезләр кайда, таныйбызмы без аларны?..»
— Кайда соң ул тау?
— Жырак түгел. Дүрт-бнш чакрым моннан, Шуран авылыннан Кама буйлый бер чакрым хәтле өстәрәк. Шунда як-ягыннан ике ерганак белән чикле бер үр булыр.
— Без бит инде әзме-күпме укыган, агай, тарихны да белмибез түгел, син әйткән хак микән? — дип сораган булды.
Йөзе жил-су ашаган ташлы кыяны хәтерләткән карт аңа авыр һәм салкын итеп карап куйды. Бәхтияр, куып чыгара хәзер бу дип, шүрли калды хәтта.
Картның карашы, чыннан да, күңелгә пошаман салырлык Кыска аксыл чәче һәм ак кашы астындагы чем-кара күзе белән ул тау бөркетен хәтерләтә. Әйтерсең кояш яктырткан текә ак кыяда караеп торган ике керәшә оясы...
— Мин укытучы түгел, кем, Бәхтияр... Белмәгән өчен җәза итеп икеле куймыйм адәм баласына
Бәхтияр төшенеп житә алмады. Теләсәң ышан, теләмәсәң ирексезләмим, кеше үз ихтыярында диюеме?
— Хәзер анда нәрсә... Мин барсам, таба аламмы ул төшне? Берәр i эзе калганмы соң аның?
Күзен кыса төшеп, карт көлемсерәп куйды:
— Бабаңның бабасы димим... бабаңның атасы каберен эзли керешсәң, таба алырсың микән?
— Юктыр, ихтимал. Ул бит кабер. Шәһәр булып шәһәр...
Картның сөйләшүе кызык: Бәхтиярне бер мәртәбә дә сүзеннән бүлгәне юк әле. Тыңламаган да кебек үзе. Хәтта кәржин үрергә кереште. Җаваплары төгәл: Бәхтияр зиһенендәге уйны, бодай арасыннан чүп аралаган шикелле, капшап, эзләп ала.
— Әй-й, олан! Күпме кала ята димсең җир астында?! Бу дөньяның без белмәгән күпме зираты бар!.. Тагын күпмесе булыр әле... Ә? Иң хәтәре — хәтер зираты... Хәтерең күмелсә — рухың күмелү белән бер.
«Әйе, — ди Бәхтияр килешеп. — Калаларның калалары, бабаларның бабалары... Зиратларда һәммәсе тигез».
Бәхтияр үзенең ни өчен килгәнлеген дә онытып торды. Ул картка кәржин үрешә — чыбык юныша. Тыныч эш. Картның куллары бер көйгә очкан кош канатларымыни: бер күтәрелә, бер төшә, аннары, әйләнеп, тагын күтәрелә... *
2
Әле яңа гына Ширияздан картның бер борчуы кимеде. Идарәдән күпме сорап йөдәткәч, утын китереп ташладылар. Бая көпчәкле трактор килеп туктау Бәхтиярне кунак йортына кайтып торудан коткарды. Хөсниҗиһан Ширияздан карт өе турыннан узып китүгә, шул утынны бушатышырга кереште. Юан нарат утыны. Дөрес, төп буеның үзәге черегән, алай да утынга таза. Кипкәч күкерт булып кабынырлык.
Утын бушатылгач, аны китергән кешеләр карттан бер литрлык акча дәгъваладылар.
— Юграк чак бит, оланнар, пеней килмәгән,— диде карт.— Шушыңа канәгать калсагыз... — Ул тракторчыга өчлек сузды.
— Бурычка алып торсаң?
— Түлисе бит барыбер. Карт кешегә рәнҗемә инде, Мәрданша энем.
Сүзгә Бәхтияр дә кушылды:
— Сезгә бит моның өчен колхоз түли. Урак вакытында берәү сезне <; изге эшкә юллаган, сез калым теләнәсез. Килешми.
— Тәртибе шул... — Тракторчы егет карашы белән аны баштанаяк, аяктан-баш сөзеп чыкты. Тәне көчле, кояшта янган ялангач беләкләренә кара көмеш йөгертелгәнмени — елкылдап тора. Бәхтияр аның кулы йодрыклануын күрә.
— Син кысылма, студии, — диде өлкәнрәк яшьтәге йөкче. Анысының карашы елгыр, сынап карый.
— Соң, братлар, бу картка сәдака гына бирерлек. Сез аныкына мохтаҗмыни? Идарәгә җиткерсәм, рәхмәт әйтмәсләр.
— Дәшмәсәнә! Нинди брат ди без сиңа, көлчә!
Тракторчы да, йөкче үзе дә көлчә дигәннән шырык-шырык көлешеп алдылар.
— Ярар, Ширияздан абзый, бигайбә, алайса.
— Ихластыр, оланнар, рәнҗемәгез инде.
— Ярар, калмаган. Ә син, студии, клубка чык бүген, хе-хе. Кытыклы , уйнарбыз, эхе-хе-хе...
Бәхтияр кызмый. Сабыр булырга күнеккән. Низаглар — юл пычрагы, алар аша сикереп үтә белә. Булдыра алганча... Бераз уңайсыз, билгеле,
горурлык дулый, кайчак, түзәр әмәл тапмыйча, бүртенә. Кайчак әшәке
• кеше ояласы урынга, үзең кызарасың. Усаллыкка юл кую бетеп жнтмә- гән шул әле...
3 ♦
з
Хәзер инде Бәхтияргә үзенең бу авылга эләккәненә гомер буе үкен- з мәстер кебек тоелды. Билгеле, аның ялы — көньякта ял итәм дип кыш, <= яз буе ымсынган теләге — Ширияздан картның ишегалды белән, бакча- = сының утыртмалы читәне белән чикләнде. Әйе, кайдадыр ярларында 3 пальмалар үсеп утырган шау диңгезләр бар, сыннарын сикертә-сикертә 5 модалы биюләр биергә һәвәс кызлар бар. Кайдадыр Кырымнар, Па- ф рижлар, Алтын комнар — зур дөньяның рәхәтлек мәккәләре бар. Кем- л нәр өчен соң алар? Шул тикле даннары булган диңгезләрнең, ерак ил- < ләрнең Бәхтиярне рәхәтлеге белән ымсындыра алмаулары — ни соң ул? *
Ә бит әле Парижлар яна оеша башлап, урамнары кояш төшмәс тар < булган чакта, түбәсе зәңгәр ташлы Болгар сарайлары, Биләр һәм ме- u нә — Кашаннар чәчәк аткан лабаса! Ни аерма ул замандагы берәр £ французның Болгарга омтылмавы белән Бәхтиярнең бүген Парижлар х
• белән кызыкмавы арасында?.. ф
Карт жайлап кына кәржин үрде үрде дә, аннары, торып, коесыннан ике чиләк су алды, аны бура сәкесенә беркетелгән авыш улакка салды. Шарлап аккан су улак төбендәге озынча ләгәнгә тулды. «Маллары көтүдән кайтуга жылынып торсын өчендер», — дип уйлады Бәхтияр.
Чиләген өченче тапкыр кое төбенә төшерә карт. Бер тыңлаганда чыгыр шыгырдый күк, икенче колак салганда — Ширияздан картның буыннарыдыр сыман.
Ул тагын су чыгара. Бусы ләгәннән артып ташый, капка астыннан урамга ага.
— Ләгәнең тулды инде, Ширияздан абзый!
— Беләм...
«Белә торып?.. Акылына зыян килгән дисәң...»
— Урамдагы каз-үрдәк өчен мәллә соң ул?
Карт эндәшми. Кое тирән түгел, чыгыр тоткасын карт жпде-сигез генә кат әйләндердеме — сулы чиләк менеп тә житә. һәм менә тагын бер чиләк су авыш улак буйлап сай канаудагы болганчыкка кушыла.
— Ник түгәсең аны, агай?
I Карт тамагың, кырды, күзен ачарак төшеп коега пышылдады:
— Әһә, бүгенгә житкән.
Аның мыек очларына тир кунган, аскы иренен бүлтәйтеп, аларга тын өрә: кф-фф...
Әйтерсең лә, серле дога әйтеп, шул коены өшкерә. Аннары, шөгыленнән арынып, бил тирәсен угалагач кына ул Бәхтияргә борылды
— Суы тәмсезләнә шулай итеп тормасаң. Билгеле бер турыны үтә дә... Сасы тәм сеңә. Ни хикмәттер... Хикмәте шул: бераз казыгач, йомшак бер катлам бар күк ие. Әллә турфы? Шуның аркасында мелләле.
— Шулай тоела гынадыр ул. Җыела төшкәч, суы җылымсаланадыр.
— Кайнаткач та чит тәм кала. Ниткәндер саз тәме.
— Аннан эчмәскә кирәк, алай булгач.
— Ә каян аласың бүтәнен? Чишмәгә хәтле бер чакрым. Калунканы- кы хәтсез каты, бу жылыда өч сәгатьтән зәңгәрләнә ул. Авызга алгысызга әйләнә. Анысы да якын түгел аның . Ун өй аша... Үзеңнекеннән калдырмасын диген.
— Шулай гел түгеп торасынмы’
— Чарасыз булгач, нихәл нтмәк кирәк?
— Минут саен кое чыгыры әйләндерү буламы? Чишмәгә бер бару хәерлерәктер, минемчә.
— Күп тими ул... Көнгә дистә ярым чиләк түгәсе... Сыер заты булгач, аңа каян төткәзәсең читтән ташып? Җәен рәхәт. Суганга сибәсең, кыярга, алмагачка... Кышын бөтенләй әз, су килү кими.
— Шайтан белсен тагын! Син, агай, ел тәүлеге кое төбе сакларга мәҗбүр икән ич! — Эченнән ул: «Кое колы!» — дип аптырашта калды
Ширияздан карт тагын кәрҗин үрергә тотына.
— Ниткән мәҗбүр! Гомер итү мәҗбүр нәрсә димени?
«Чынлап та. Су агызу — дөнья итүнең гамәле бит инде, картның көн-дәлек тормышы. Ел тәүлеге бер төрле эш эшләп без үзебез дә тормыш коесын бер халәттә тотабыз түгелме сон? Гаҗәбе бу түгел. Хикмәт карт коесының суы тәмсезләнүендә. Ник? Тын торгангамы? Әмма кое суы... Аның тәме — хәрәкәттә».
Бәхтияр кызыксынуын баса алмады, торып, коены карап килде. Искитәрдәй әллә ние юк. Гадәти бер кое. Карт өчен эче пошуы тиккә генә. Су агарга тиеш икән, аны агызу кирәктер инде. Безнең гомер үтү белән вакыт агышы су агуга тиңләнә Ләкин бу юлы Бәхтияргә вакытны алга үрмәләгән арба итеп түгел, кирегә тәгәрәгән тәгәрмәчкә тиңләү уе килде, һәм менә ул. зиһенендә ничә гасырны үтте дә, Кашан хакындагы уйга килеп җитте. Кем белә, картның сүзләре берәр риваять белән очраштырмасмы. Риваять булган җирдә җыр да йөри. Ниндидер җыры бар диделәр ич.
Ләкин сораштырырга өлгерми калды: студентлар тагын килеп җитте. Бу юлы дүртәү: Миңлеханов үзе, Билал, Фәгыйлә, чандыр Хәмит. Хәмит белән Билал авыр магнитофоннарын күтәреп килгән — тирләп- пешкәннәр.
— Менә кайда икән әле син. Анда эзли чыга яздык,— диделәр.
— Агайга утын китерделәр дә... тоткарланылды. Кайтып тормадым инде.
— Анда Хөсниҗиһан апа да... ач кала берәвегез дип...
Керү белән, иңенә аскан фотоаппаратының ат күзе төсендәге шәмәхә пыялалы объективын Билал картка таба төбәде. Карт, әүвәлгечә, алар- га исе китми генә кәрҗинен үрә.
Билал уйлана-уйлана, ашыкмый гына йөри. Картны әле кое чыгыры астыннан төшерә, әле кул арбасы көпчәгенең тырнаклары арасыннан, әле лапаска сөялеп куелган баскычка менгән җиреннән Картның бер ягына кояшта ялтырап яткан дәү җиз табак куйды, анысы эченә ак калайдан эшләнгән комган утыртты.
— Истәлеккә, истәлеккә, бабай!
Алай да түгел, Фәгыйләгә, калын табанлы түфлиләре рәсемдә чәчрәп торырлык итеп, өйалды баскычына утырырга кушты. Үзе туктаусыз сүз чәчте:
— Гасыр белән гасыр очрашу, ә, егетләр? Хәзер ни, Фәгыйлә, ми-крофонны бабай авызына якынрак китер.
— Микрофон алынмаган ич әле.
— Соң, Хәмит, авызыңны ачып торма инде, чыгар, ходла микрофонны Монда берәү тарихи рәсем төшереп ята.. Әһә, менә, шәп! Каплама, комганны, комганны! Булды. Нит, түфлиеңне кәрҗингә терә Яхшы. Юк, юк, аягыңны аера төш... Гасыр белән гасыр...
Фәгыйлә курчак кебек. Ничек кушса, кул-аягын шулай йөртте: күтәрде, төшерде, ерагайтты, якынайтты.
— Безне дә онытма инде, Билал, — диде Миңлеханов.
— Хәзер, хәзер Тагын бер кадр гына. Ни, Хәмит, анау бүкәнне дә куй әле. Әйе, артка ., күләгәгәрәк. Балтасын каптыр, һоп! — рәхмәт, бабай.
Ширияздан карт, каршы яктырткан кояшка күзе чагылудан ике учын да маңгаена китереп һәм күзен кысып, Билалны күзәтте. Хәзер анын
бите Бәхтияргә такталары араланган түбә кыегы, ә күзе — чарлакка якты төшсенгә ярым ай итеп уелган ике тишек булып күренде.
— Ни нәрсәгә ул? — диде карт.
— У-у, бабай! Бер егерме еллардан бу рәсемнәр!.. Менә боларнын берсе дә калмагачмы? — Билал, кулларын жәеп, бөтен ишегалдына иша- ♦ рәләде. Каршысында ни бар — һәммәсен, кирәкмәс, чит нәрсәдәй, үзен- з нән читкә этәргән сыман булды. — Бу рәсемнәрнең һәммәсен дә акчага £ әйләндерәм мин бер заманны! э?
Фәгыйлә, иңбашын җыерып, бармак очлары белән авызын тома- = лады. Дәшмә, янәсе. Аннан телгә килде:
— Син ул сөлгеләрне, әбиләрнең җеп эрләвен, кәләпүшле бабайлар- 5 ның ишегалды себерүләрен шуның өчен төшерәсеңмени, Билал? Ф
— Тарихка калсын, тарихка' Боларнын эзе дә булмый монда бер а егерме-утыз елдан. Эзе дә! Таш йортлар, и ул техника .. <
Бәхтияр, сизмәстән, бер генә мәлгә күзен йомып алды. Яшел җирлек- * тә — чылатып киптерелгән киндер өеме... талкы... сүс һәм әнкәсенең кул < сырты белән маңгаеннан тир сөртүе. Сөртелгән мангае тир тамчылары *- чылатудан ялтырап тора. Бер читтәрәк — шушы күренешкә туп көпшәсе £ кебек итеп кара объективлы фотоаппаратын төбәгән Билал Күлмәген- х дәге уч төбе хәтле сары значоктан чагылган нур күзне авырттыра.
— Бүкәнне урынына куегыз, балалар, — диде карт, тавышы үзгәрүен
* йөткерәсе килүдән күреп, тамагын кыргалады. — Комганны да.. Калмый кая китәр алар? Калган ич монынчы. Сез чыгып киткәч тә торырлар, бүтәннәр килсә дә.
Билал бәхәскә кушылырга җитешмәгән Миңлеханов белән Хәмиткә эндәште:
- Гөшерәм. Сез дә басыгыз, Бәхтияр. Фәгыйлә... Бабайны капламагыз тик.
Күзен фотоаппаратка якынайткач, ул аптырап китте. Бәхтиярнең ачулы, хәтта кызарып ук чыккан йөзен күреп алды
«Минем әнинең камыш, я арыш уруын да шулай ваемсыз елмаеп төшерер иде микән бу?» — дип уйлады Бәхтияр.
— Ашыгасың син, Билалетдин брат! Тереләрне, үлмәскә килгәннәрне күмәргә аш-шыгасың, — диде Бәхтияр тешләрен кысып
Ул Бнлал алдында бигрәк тәбәнәк күренә. Ләкин Билал аның киң күкрәге каршысында куркып калудан озынайган кебек.
Яманлык сизеп, Минлеханов алар арасына басты.
йодрыкланган кулын күтәргән иде Бәхтияр. Кире төшерде. Бары тик тотлыгудан көчкә:
I — Бүкән белән... балтаны урынына куй, — дип пышылдады. — Аннары сон сыз моннан... фольклорчы...
һәрнәрсәнең ахыры бар
1
Утын җиңел киселә иде. Бар тарафка нарат чәере исе таралды Бә\- тиярнең дә, Фәгыйләнең дә куллары сагызга буялган, шуңа тузан, пычкы чүбе ябышып беткән...
Студентлар дәшми-саубуллашмый гына чыгып китте. Хәбир Миңлеханов карттан гафу үтенде, беркемгә дә ишарәләмәстән:
— Киттек, — диде.
Фәгыйлә дә киткән иде, бераздан кире борылып керде
Хәзер ул Бәхтияр белән утын кисеп азаплана Юан гына бер наратка керешкәннәр иде, карт пычкыларын бүтәнчә куйдырды:
— Тар ягыннан кисегез, шулай көйле.— диде ул.
Чынлап та, агач түгәрәк түгел, бер якка юкарак. Аны шулайга жай- лагач, пычкы җиңел йөри башлады.
Карт, селкенмәсен өчен, агачны тотып тора.
— Юкка кыздың ул балага, — диде ул. — Рәнҗемәдем мин Яшь 1 әле ул, аңлар... Нәстә аны, — диде ул тыныч кына.
Бәхтиярнең әнкәсе дә шулай, кайткан саен, үләсе ди. Сизә Бәхтияр: ул моны һич теләми. Шуңа күрә Бәхтияр аның алдында үлем-китем турында ялгыш сөйләп ычкындырудан бик саклана иде.
Картка да ни дисең? Кирегә үгетләсенме? Үзен-үзе корбан кылырга җыенганнарга гына биреп буладыр үлмә дигән үгет-нәсихәтне. Картлар нәрсә: иелеп йөри-йөри иң күп күргәннәре — җир: кеше, көнен кичергән саен, җиргә якыная ич.
Сүзне икенчегә борасы килде. Картны шул уенда калдырсынмыни?
— Яна киселгән, ахрысы, бу агач,— диде.
— Янадыр. Пенсиядәгеләргә корысы тәтиме? Бүтәннәргә әле бусы да юк.
— Урман якын бугай ич. Әнә генә. — Бәхтияр ияге белән урман ягына ымлады.
— И-и, аны да урман дисәң... Сирәгәйгән инде ул, үтә күренә. Чат иләк.
— Алай булгач, бу ерактандыр. Бу тирәләрдә нарат үсми бугай.
Бәхтиярнең бу районга бер-ике килгәне бар. Бу авыл да хәтерендә. • Бу тирәдә нарат-чыршы үсмәгәне аңа яхшы билгеле.
— Юк ла, урак өстендә ерактан китереп йөрми инде. Моннан гына. Кашан тавыннан. Безнең тирәдә бер җирдә дә нарат үсми, ә анда үсә. Изге урын булгач, кисмиләр ие, корыса гына мәчеткә апкайтып кискәннәре хәтердә. Әтинең атасы Бикбулат бабай да әйтә торганые: әүвәл заманнарны Сабакайдыр, Кызыл-Юлгадыр, безнең авылдыр халкы җәй көне ел саен шунда йөри, дога кыла торган булганнар дип, хәзер анда иң күбендә ике дистәләп агач калгандыр инде. Әүвәле күп ие.
— Ә ник кисәләр икән соң аны әз генә калгач?
— Кисә инде, нишләтәсең... Болары иген арасында булгандыр, кү-рәмсең...
Инде өч торык кистеләр, Фәгыйлә арыды. Аның белән кисү җайсыз. Бәхтияргә пычкыны тартасы гына түгел, этәсе дә. Әле ярый, картнын пычкысы көйләнгән: үтә, ипле.
Хәл алырга туктадылар. Фәгыйләнең бите алсуланган, тирләгән уч төбен ботына сыланып торган кысан, ләкин киң балаклы чалбарына сөртә, бармак очлары белән күлмәк изүен эләктереп, тәненә һава җил- петә. Аннары, биленә таянып, матур итеп кирелә дә бүрәнәгә, Бәхтияр < янәшәсенә утыра. Якын утыра, орынып диярлек. Бәхтияргә уңайсызрак. Моны Фәгыйләгә сиздерсә, ул уңайсызлануы көчәячәк кенә. Башына бер кайнар уй килә дә, балавыздай эреп, бөтен тәненә тарала: «Нәрсә шушы кызны үз итәр егет түгел мәллә?» Кочаклар иде. Тегесе карышмас та бәлки. Янда күзен кысып әллә кая карап торган ап-ак чәчле карт бар. Фәгыйләдән тир исе килә. Шул искә нарат сагызы исе дә кушылгач...
Монын ише кичереш аның өчен яңа түгел. И Фәгыйлә кебек бер-ике сылуы белән очраштырганы бар дөньяның! Аларны бераз вакыттан кабат очратыр күк булган иде. Юк икән, һәрнәрсәнең башлангычы — аның ахыры да икән...
— Ә син ник иптәшләрең белән түгел, Фәгыйлә?
— Әй лә! Билалның баягы кыланышы ачуымны китерде.
— Ник инде? Дусларсыз бугай.
— Дуслар?.. — Фәгыйләнең уң яңагы тартышып куйды. — Ялгызлык куркыта мине.. Бер айга да түзем җитми,—диде ул. Җиңеләйтте. Ләкин Бәхтияр мәгънәсенә төшенеп җитә алмады, картны күзәтә иде. Ул
исә уйлары авырлыгыннан басылып, бөкрәеп утырганда, башын артка ташлап, дөньяда гаме булмаган адәм шикелле, каршы өйнең телевизор антеннасына текәлгән.
«Жанында нинди жыр бар икән бу бабайның?» дип уйлый Бәхтияр.
Карт тезенә таянып баса да кереп китә. Бәхтияр йомычка белән тырнагын чистартып азапланган Фәгыйләнең кулына кагыла. Фәгыйлә мона илтифат итмәстән, ;>шен дәвам итә. Бары тик «җылы», я булмаса «каты» дип әиткәндәгедәй, тыныч кына:
— Ялгышасың... — ди.
Әле генә сез дип эндәшә иде Фәгыйлә. Бер кагылу белән Бәхтияр үзен -син» түбәнлегенә куйды. Әллә «син» якынлыгынамы?
— Кисик мәллә? — ди Бәхтияр.
— Әйдә.
Утын кискәч, ял иткән арада картның бакчасында йөреп алган- « нар иде.
— Бая беткәнче ашаган икән сез Кашан алмасын. £
— Кем алмасын?
— Шундый сорт икән. — Бәхтияр карттан ишеткәнен кабатлап тормады. — Ашап бетергәнсез диюем.
— Бабай үзе кыстады ич. Иң тәмле алмасы шул булгач... Ач кешегә аш пешертмә, ялан тәнгә күлмәк кистермә ди Безгә җитә калгандыр.
Фәгыйлә сабагында утырган дәү табактан көнбагыш чемченә.
— Ә бу агач быел корый язган инде... Соңгы елын алма бирүе Бер- икесе I калдырасы калган картка да.
— Белмәдек ич.
— Белсәгез әгәр?
— Өзмәс идек ул тиклем. Соңыпа хәтле.
— Ә бит өзәсез.
Фәгыйлә, Бәхтияргә карап, иңбашын җыерды.
— Көнбагышнымы? Монда күп ич. Әнә күпме! Табак-табак.
— Җыр җыюгызны әйтәм мин. Карт-коры сезгә бәлки соңгы җырларын җырлый торгандыр. Соңгы елны... Алар да бит — карт кешеләрнең .-оңгы алмалары. Җырлар диюем. Бәлки сезгә җырлаган кешеләрнең кайсыберсен, икенче кат килсәгез, очрату насыйп та булмас.
— Аңа карап җыймаска мәллә? Кирәкмәсә йөрмәс идек. Аннары — җырлаган кеше соңгысын җырлыйм димәс. Җырларның очы-кырые юк бит... Алма ашалып бетә ул анысы, ә җыр җырланып бетмәстер.
Фәгыйлә сүзләре Бәхтиярне бераз 1аҗәпсендерде. Фикер яналыгы белән түгел. Бәхтияр үзенең ялын кайда үткәрәсен әйткән бердәнбер кешенең фикере сүзгә-сүз Фәгыйләнеке шикелле үк булуы белән
Бәхтияр үз уйларын аңа гына ышана иде. Ул кызның уе-сүзе генә түгел, күзе дә дөреслек белән тулган кебек. Ә йөзе, шул күзләре сыман, гел якты, салкын су белән югандай саф. Ул кыз — бер заводның комсомол секретаре. Үз вазифасына тирән береккән.
Бәхтияр иң яшертен серләрен дә апа җиткерүдән курыкмый — әйтә дә, ниндидер сейфка бикләп куйган сыман, үз уйларының ышанычлы жиргә урнашуына шикләнми.
Шулай, ул кыз Бәхтияр! ә:
— Җүләрләнгәнсең дисәм, дорфа булыр — ир кеше җыр җыеп йө
риме инде? Ярый ла эшең белән бәйле булса. Син фольклорчы түгел бит1 — дигән иде. .
— Минем язган нәрсәләрдә — гел фольклор гына, ник бәйле булмасын! Ни язсам да халыктан. Мин —плагиат. Мәкаләләремдә халыктан чыккан әзер мәгънәләрне үземнеке итеп кулланам мин...
з, .к. У • J* !•
— Артык гадиләштерәсең...
Бәхтиярнең бу әңгәмәдәше филология белемле, һәм аның белән сүз көрәштерү секретарь кызга ләззәт биргәнен Бәхтияр яхшы белә иде. Икәү генә калсалар исә, Бәхтияр белән секретарьның телендә әдәбият та мәдәният. Бу, ахыр чиктә, Бәхтиярне күптән туйдырды. Инде бер- берсенә карата хисләре дә сүрелмәде түгел бугай.
— Җырсыз кеше юк, — диде кыз, сүзен дәвам итеп. — һәркемнең үзенеке генә булган моңы-зары бар. Ишеткән берсен, сөйләм калыбына салып, язуыңда кулланасың икән — бу әле плагиатлык түгел. Син кешенең бердәнбер җырын куллансаң, башка мәсьәлә, — дигән иде.
Дөресен әйткәндә, .аның болай галимчә сөйләмен Бәхтияр өнәми. Мәгәр ике елга якын сузылган танышлыктан бүген кер эзләү беркатлы ваклык булыр иде.
— Синең дә бармы ул — үзеңнеке генә исәпләнгән җыр? — дип төрттереп сораган иде Бәхтияр. Чибәрлеккә бай-мул секретарь кызның җыр көйләү, биер һәвәслеге чамалы. Әмма хатын-кыз назлылыгы, вакыты уза барган кыз хәйләлеге бар. Хәер, анысы да сизелер-сизелмәс кенә, нечкә.
— Бар, — ди ул.
— Соң, тыңлсТт бер. Ишеттергәнең юк моңынчы.
— Син — минем җыр, — дигән җавап ишетә Бәхтияр. Кызның үз күкрәгендә яткан башы янга шуыша да, аның сулышыннан Бәхтиярнең култык асты кытыклана.— Беренчесе. Бәлки соңгысыдыр...
Бәхтияр аны кызгана.
Әһә, бардыр ул һәммә кешенең үзенеке генә булган җыры.
Кем белә: берәүгә — Фәгыйләдер...
— Бер үлгәч, кешене үлем бүтән куркыта алмыйдыр инде... Картлар соңгы сүзләрен жәлләми,— ди Фәгыйлә, читән казыгына элеп куелган ат башы сөяген кулына ала. Сары сөяк инә очыдай нечкә генә сызыклар белән чуарланып беткән: күзәнәкле, җип-җиңел.
— Ярар, килешәм. — диде Бәхтияр. Казан кызын уйлап, ул Фәгыйлә белән сөйләшүнең очын югалткан иде инде. Мондый очракта теләсә ни белән килешергә туры килә.
— Алма да ашамыйсың, көнбагышыңны да ташладың, — диде Бәхтияр сүзе беткәнгә эче пошып.
— Алмадан туйган, көнбагыш өлгермәгән әле... Бу сөяк нәрсәгә икән?
Бәхтияр ул сөякнең нәрсәгә икәнен белә иде. Үзе дә, кызыксынган булып, Фәгыйлә белән янәшә басты. Кара, нәкъ аның буе икән. Ялан аягында калын табанлы түфли— шуңа. Шәһәрдәге секретарь кыз моннан тәбәнәгрәк. Тәне дә какча. Фәгыйлә кай ягы беләидер күтәрә алмас- тай матур герне күз алдына китерергә мәҗбүр итә. Ә бит, читтән күзәткәндә, теләсә нинди герне күтәреп булыр күк...
— Сөякме? Күрәсең, Ширияздан карт әүвәле умарта асраган.
Сөякне алган булып, Бәхтияр Фәгыйләнең кулына кагылды. Ул моны ялгышлык белән эшләгәндәй кыланган иде дә, кыз алай кабул итмәде: кулын кабаланып тартып алды.
Ә бакча капкасын әз генә ача төшебрәк үзләрен күзәткән Хөсниҗиһанны алар шәйләмәделәр. Аның карашы сөяккә төбәлгән. Юк, аңа түгел. Бер мәлгә берсенә-берсе орынган кулларга бугай. Ул нидер әйтергә талпынган иде, күрәсең, тынды, карашын капка күгәненә күчерде. Кулында кызыл бер нәрсә.
Бәхтияр, күзенә төшкән чәчен аралаганда, иң әүвәл шул кызыл нәрсәне күрде. Чәч күзне томалаганда, ерак әйберләр якын булып күренә. Кызыл нәрсә — кызыл алмамы? Хөсниҗиһан капканы ябып өлгерде.
«Чү, минем удостоверение ич. Кичә төшеп калган, димәк. Ә ни калган аңа монда?»
— Безнекеләр әзерләнәдер инде,— диде Фәгыйлә.
— Кая?
Күрше авылга ди бүген. Әллә бармыйсы? — Кыз кырын басты ф да иңбашы аркылы ана карады.
«Минем белән калыр өченме?» Бу ven Бәхтияр чак теленә күчерми калды:
Минем белән... минем белән монда аеоылып калма тагын. Эзләр.
— Эзләр? Кем?
— Кем? Билал
— Ә-ә! Эзләр шул, — диде Фәгыйлә. Кырт борылып, бакчадан чыгып китте.
3
Ишегалдында Хөсниҗиһанның ни өчендер тоныкланган тавышы ишетелде «Ә. коены карыйдыр», — дип уйлады Бәхтияр. Тагын коемы? Аңа бу авылдагы бөтен кеше дә Ширияздан картлар ишегалдына кое карар өчен генә килә торгандыр сыман иде инде.
— Ә, Фәгыйлә! Нишләп берүзең?
— Түгел Бәхтияр дә бар. Бакчада.
— Ул нишли тагын?
— Ә кунак йортында ни калган аңа?..
— Мәйтәм, монда ничек килеп эләккән?
— Безнең җыр җыеп йөрүгә ияреп.
— Ул да җыямыни?
— Юк, болай гына. Гәҗит кешесе ул. Кызыксына, болай гына иярде.— Ә син нишлисең монда, Хөсниҗиһан апа?
— Әтигә булышырга килдем.
«Нинди атасына? Ә кыз баласы диюе ни?»
Кое чылбыры чылтырады. Бакча капкасын пычак йөзе генә сыярлык «теп ачкан Бәхтияр коедан сулы чиләк алырга киерелеп иелгән Хөсниҗиһанның аркасын күрде.
— Нигә ул су? — дип түземсезләнеп сорады Бәхтияр. Капканы сәер итеп ачкан җирдән эндәшүе хатынны кисәк шикләндерде, ахрысы, үрелеп чиләк алганда җыерыла төшкән итәкләрен ашыгыч сыйпап алды
— Маллар кайта, шуларга
— Соң, сулары бар ла.
— Кояшта артык җылымсаланган анысы. Кое суының тәме китә җылымсаланса.
— Атаң кая? — Бәхтияр ишегалдына үтте. Соравының, янәсе болан гына әйтелүен сиздерер өчен, кое каршындагы бүрәнәгә утырды
— Йоклый әле әти Бакчы ике кәрҗин үргән. Бәрәңге алырга әзерләнә. Әнәтерә. утын кисеп ташлаган кем беләндер.
— Бергә турадык Ә син кичә кыз баласы дип... Ә хәзер — әти.
— Тиз шикләнәсең икән. Белеп бетер, наный, кыз баласының да атасы була. Юкса — ничек?
— Була. Тик...
«Дөрестән дә. кемнең атасы юк? Яки булмаган?. *
— Нәрсә «тик?»
— Юк, мин болай гына...
Бәхтияр капка ярыгы аша төшкән кичке кояш нурыннан күзен кыса. Кичәге төннән соң бу хатынның берни булмагандай сөйләшүе оялта аны. Иңбашы авыртх ы үзен сиздерә әле Кайтып китсә ни була? Кунак йорты буштыр инде, тегеләр киткәндер. Ләкин, кирәкмәс кешедәй, ялгызы каласы килмәде.
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШЛИ ҖЫРЫ
Хөсниҗиһан тал чыбыгы калдыклары, йомычка җыя. Кара толымнары иелгәндә җиргә тия, очларына йомычка, чүп эләккән. Кулыннан тотасы иде хәзер аның.
— Хөсниҗиһан... апа... син ни, кичәге өчен битәрләмә инде. Билләһи, әллә нишләп шунда... Авыл дип, мажара эзләнгәнгәме инде...
Уйламады да Хөсниҗиһан. Чыбык-чабыкны тал кабыгы белән көлтәләп бакчага чыгарып куйды, яфракларын кәржингә тутырып, абзарга кереп китте — тиреслеккәдер.
Аннан чыккач, мунчала юешләп, баскычны сөртә башлады.
— И, наный! Хәсрәтең биш тиен бакыр икән. Яшь чак жүләр чак димәсләрие аны. Син инде каргама тагын. Теге тәре дип орылган ласа.
— Иреңме?
— Шул.
— Үлгән дигән идең ич кичә кичен.
— Шулай итеп башны ташка орды шул ходай! Югыйсә, берәүдән жәбер алып яшәр идеммени?.. Бусы икенчесе...
— Ә-ә...
— «Ә-ә» генә түгел шул. Тарихы кан-яшьле. Язмышыңа жен төкергәч соң... — дип, хатын сүзен кырт кисте дә өйалдына кереп китте. — Нимә дип йоклап ята соң әле бу әти? Авыру ияргән мәллә тагын .
Бәхтияр аның артыннан:
— Аргандыр, — дип калды.
— Гомергә булмаганны.
Бәхтияр үз күңеленең ничектер төссезләнеп бушаюын тоя. Аны Хөс-ниҗиһанның беләгеннән тотасы' килдергән хис биләми инде. Кичтән берәр туйда-мазар утырганнан соң, иртән, баш авыртуга түзә алмыйча, бүтән эчмәскә үз-үзенә вәгъдә ташкыны яудырган кеше шикеллерәк.
Хөсниҗиһанның язмышыннан зарлануы Бәхтиярнең кайнар уйларын суынган мунча ташына әйләндерде. Инде кич, урам ягы көтүдән кайткан мал, аны каршылаган кешеләр авазы белән тулы. Тагын бер төн якынлаша. Хөсниҗиһан язмышыннан сукрана икән, моны ишеткән кешенең бурычы — ул сукрануны оныттыру түгелмени? Ләкин ничек итеп?..
Карт уянган, ахры — йөткергәне ишетелде. Нидер әйткәнме, Хөсниҗиһан:
— И, әти. оят инде, билләһи! Рәхмәт юк тагын, — дия-дия, кызарып өйалдыннаи чыкты.
— Ә минем ниемә хәҗәт синең кызгануың! Мохтаҗ түгел, шөкер!
— Мохтаҗ чакта гына соң була ул.
— Кирәкми, синең хәләл көчкә калмаган! Син үзеңне кайгырт.
Ширияздан карт та күренде. Күзе кысык, яз чирәме күк тырпайган ак чәченә мамык кунып беткән — нәкъ тузганак.
— У-у, син мондамыни әле? һы, чат сазлык сөлеге икәнсең!—диде ул Бәхтпяргә.
— Хәзер китәм.
— Кууым түгел, түземлегеңә ис китүем.
Карт абзарга таба атлады.
Хөсниҗиһан баскычтагы комганнан су агызып кулын юды да алъяп-кычына сөртте.
— Килеп булышкан ярамый. Янәсе, үзем... Мин йөргән булам тагын үз өемлә эш калдырып.
— Кунак йортына барасынмы, Хөсниҗиһан апа?
— Юк инде. Тегеләр китте. Кайткач, үзләре карар. Ияләшкәннәрдер.
— Алай булгач ни... Минем кичәгенәк анда... бер-бер нәрсә төшеп калмагандыр ич?
— Нинди бер-бер нәрсә?
— Кызыл тышлы кенәгә бер.
Ә-ә! Тапкан идем дә бер әйбер иртәнчек көтү куганда.
Бәхтняр сиздерми генә Хөсниҗиһанның кулын күзәтә. Хатын кесәсендәге таныкнамәне капшап карамый булдыра алмады.
— Ала килмәссең микән?
— Килмәссеңме дип... ни, килеп ал соң, ашыгыч икән.
— Түгел түгелен. Хәзер барсам ярармы?..
— Монда йомышың бетсә әгәренки. Бераздан, кайтышлый, яме? Минем әле барып киләсе җирем бар.
— Ярар, кайтышлый, Хөсниҗиһан... апа. Кайтышлый.
Кыз баласы
Болгар дигән зур каланын Урамнары бигрәк тез булган. Бәхетле кызлар бик күп түгел. Бармы икән меннән бер уңган?
1
— Каян белдегез наратларның ярамаган җирдән киселгәнен?
— Ширияздан абзый әйтте.
— Ул әйтсә генә инде... Кистереп әйтә. Үзәккә үткәзеп.
Председатель баштарак Бәхтияр белән сөйләшеп торыр кебек түгел иде. Каядыр ашыга, машинасының ачык ишегенә кереп китәм-кереп ки- тәм дип кенә тора:
— Кискәннәр икән, ябыштырып булмастыр ич инде, — дип каядыр кузгалырга чамалаган иде.
Бәхтияр:
— Мин өлкә газетасыннан, — дигәч кенә, авыш галстугын рәтләп, чәчен сыйпап куйды.
— Ник моңарчы әйтмәдегез аны?
— Эшегездән бүлдерәсем килмәде,— диде Бәхтияр, аклангандай итеп.
— Кем кисте икән аларны?
— Тракторчысы Мәрданша атлы.
— Бәрдемша икән...—диде председатель Кәбир.
— Кем-кем? Бәрдем...
— ... ша. Холкы бәрдем-суктымлырак. Мәсьәлә анда түгел Фольклор җыеламы?
«Фольклор җыеламы?» Председательнең бу хакта кызыксыну сүзләре Бәхтияргә кипкән елга комы кыштырдавы булып кына ишетелде Болай гына соравы. Ышанмый.
— Барып килик әле шул җиргә, Кәбир абый, шул наратлар үс* кән җиргә.
— Бәлки, соңрак барырбыз?
— Ашыгыч түгел.
— Сез озаккамы сон, нинди мәсьәлә белән?
— Күзәтим әле, күңел нигә тукталыр
— Шәп инде ул, күңел кушканны гына эшләп йөрү
— Шәп дип... эш-эш инде, Кәбир абый
Председатель, машинасын кабызгач, янә дәште:
— Мин тиз...
Бәхтияр студентларга иярмәде. Миңлеханов та кыстамады, һәм Бәхтияр: «Кичкә хәтле!» — дип ялгызы гына идарә ягына атлады.
Ул инде җыр эзенә төшүенә шикләнми. Студентлар да җыяр җыр чәчәкләрен, шиксез. Экспериментлары уңарга охшый болан Казан тө бендәге авыл булса да, билгесез җыр-такмаклары фольклорчылар киш
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШАП ҖЫРЫ
тәсенә менеп бетмәгән бугай. Миңлеханов шулай юанып торды кичә. Дөрестән дә: кайсыбер диңгез гәрәбәле, бүтәне мәрҗәнле, һәр авыл үзе бер җыр диңгезе, күрәсең. Ләкин һәр диңгез дә үз гәрәбәсен яр кырыена кагып чыгармый. Энҗе теләгәннәргә су төбенә чумарга кирәк.
Студентлар арасында Бәхтияр шул җыр диңгезенә иң тирән чумганы булмас микән? Әлеге «кыз баласы» дигән нәрсә... Хөсниҗиһанның колакка ят яңгыраган сүзенең төбе хикмәтле. Берәүнең кыз килеш тапкан баласы, кеше теленә гайбәт сазы булып түгел, киресенчә, матур бер сүз булып кергән — «кыз баласы»... Көтмәгән сүз. Аның ишеткәне юк. Зһәрхәлдә.
Кыз баласы. Бәхтияр белә инде: алты гасыр элеккеге бер дастанның шушы авылда бер күңелдә сакланган ике генә сүзе бу. Башка җирдә «җилдән туган» диләр. Монда: «кыз баласы!»
Хөсниҗиһан диңгез дулкыны кебек киң итеп бер уфтанган иде кичә: «Кашан каласы — кызлар баласы». Әйтерсең лә җансыз тарихның яшел болынында хәтер байрагы эләр манара тергезде Бәхтияр — Кашан каласы.
һәм менә ул председательне көтә...
Озак көттермәде.
— Вакланмыйк мәллә соң? — диде председатель. — Бәлки, әнә, комбайнчы Ядегәрне язаргадыр. Пәһлевандай эшли.
— Эшлидер дә... Ял итәренә агач күләгәсе калганмы соң?
— Күләгә эзләр чакмы, күләгә!.. Иген диңгезе бит! һәр минуты исәптә.
— Диңгездә утрау булу да кирәктер. Хәзер инде эшләү минуты гына түгел, ял итү минуты да кадерле.
— Кадерлибез дә! Әнә культура сарае! Авылың белән җыел —колачы иркен.
— Җир кешесенең чын ялы җир матурлыгы да түгел микән? Сәхнәдә авыз җырлый, табигатьтә — җан. Ялгыз агачлар киселә икән, җан •еларга тиеш, — диде Бәхтияр.
— Хак сүз. Ярар, кузгалдык,— диде колхоз башлыгы.
Машинада бөркү. Тән су сорый.
— Инешегез авылның бер очыннан икенче очына. Буагыз—уртада.
— Өстә көтүлеккә су суыргыч машина бар безнең. Астан ук бусаң, ■су менеп җитми. Шуңа күрә урта бер җирдән буарга туры килә.
— Анысы шулай инде. Производство — буа гына түгел. Тегеннән буылса, моннан акмый... Утын китертү дә: ерактан китерелсә, трактор бүленә, шулай ич?
— Ул агачларны мин кушып кистерткән димисеңдер бит, иптәш Шәйморатов?
— Кисүчеләре вакытында кисәтелми икән...
— Кисәтелгән, энем, борчылма. Без булмасак, мелиораторлар күптән төбе-тамыры белән йолкып аткан булыр иде инде. Әнә кара, күрәсеңме иген арасында берәр куак я агач? — Председатель уфылдап ■куйды. Капрон эшләпәсен арткы утыргычка атты. Бәхтияр аның колагыннан өстәрәк кенә пеләш төш шәйләде. Чәче кара председательнең, дулкын-дулкын. Ә бу җире —дулкын какканда батып-калкып торган кебек күренгән дәү таш: сулык-сулык килеп тора — яра эзе. «Ике йө- .рәкле», дигән уй килде. (Күкрәгендәге йөрәге дә, шушы ярасы да председательнең җан җире бит.)
Бәхтияр:
— Авыртамы? — димичә түзә алмады.
Күрәсең, Бәхтияр ишеләрең кызыксынуы председатель өчен яңалык түгел. Туры әйтте:
Синен кебекләр артыграк каныкса — авырта. Ә берәүләр күз алдында золымлык кылса — сызлый ук. — Бәхтияргә алда, нәкъ юл турысында эленеп торган кояшның кайнарлыгы, шарлама булып, менә- менә бодай басуына ургылып төшәр күк тоелды. — Син нәрсә, иптәш корреспондент, өчәр-дүртәр йөз еллык наратларны кисү мине сызландырмый дип беләсеңме? Бәлки картраклардыр да әле. Кинәнеп Казан- ♦ нан туристлар ташырлык. Күрсеннәр әйдә! г
Бәхтиярне машина түгел, бер хис дулкыны тирбәтә. 2
Горурлыкмы? Тик кем өчен? Үзе өченме, председатель өченме?
Сызлый, энекәш... Йөрәк тамыры өстендә бит ул җәрәхәт. Ә йе- < рәк җир өстендә инде безнең. Шулай булгач, тән ярасы җир ярасына < сизгер ул.
■ — Гафу итәсез... — диде Бәхтияр. Нигәдер, үз авылында яшәгән зә- а гыифь акыллы Миңлехарисны хәтерләде. Шуны бер кыерсыткан иде < малай чакта. Аннан, жәлләп, атасыннан калган кечкенә шөшлене чыга- * рып биргән иде. Председательдән гафу соравы, шул шөшлене биргәндә- < ге кебек, күңеленнән юшкын юды. «-
— Нәрсә — «гафу»... Эш тыгыз... Тик бер белер идем кем кискәнне. £ Табар идем! Шул җәрәхәт сызлавына дару итеп. Тапкан идем бер. Бу х тирәдәге бердәнбер калган ләкләк оя корган наратны кисеп сата га берәү. Торф отряды шоферы, игелексез. Үз кулын кискере нәрсә. Караңгыда ләкләкне күрмәгән, янәсе. Калтырый ук башлыйсың кайбер ябалак намуслылар эшен күреп.
— Дөрес әйтәсез.
— Начарлык турында башкача ничек әйтәсең?
Машина, кисәктән, югарыга таба юл алды. Ләкин үр күтәрелә барган саен, юл, дуга ясап, түбәнгә авыша башлаган сыман тоела Шулай итеп, юл үзе гел өскә күтәрелсә дә. машина гел бер биеклектән бара шикелле. Үр маңгаенда нарат башлары күренә. Әмма машина тирә-юньгә караганда югарырак үрләсә дә, арыш кырына сирәк-мирәк сибелгән наратлар, артмый-кнмеми генә, алга барган шәпкә әйләнәләр генә. Ярым түгәрәк үр, биек булмаса да, әллә кайсы төшләр дә учтагыдай күренеп тора.
Кашка менеп җитәбез дигәндә генә, машинага ун метр чамасы киңлектәге бер биеклекне үтәргә туры килде. «Өйгә керер алдыннан бусага аша үткәндәге кебегрәк»,— дип уйлап куйды Бәхтияр. Шушы «бусага» үр сыртын мичкә кыршавы булып иңләп тоткан, ул булмаса» түгәрәк үр, ком таучыгыдай басылып, ишелеп төшәр иде сыман
— Кашан тавы бу, — дип, председатель Бәхтнярнен күзәтеп баруына аңлатма биргәндәй итте. — Бу сикәлтәсе шул тауны саклаган балчык вал булган.
Алда үр итәген кисеп үткән ерым күренде. Шунда җитәр алдыннан» ерымны уң якта калдырып, юл яссы муентыкка килеп керде һәм кисәк каерылды да, инде сулда калдырып, тагын бер ерым башыннан узып китте. Ике ерым арасы йөз метрлар чамасы иде Юл дугаланып артта калды, күренмәс булды, ә үр көтмәгәндә артка чигенеп, машина яссы таштай тип-тигез мәйданга килеп чыкты. Шундый тәэсир, әйтерсең лә машина тупка әйләнгән дә җирдән сикереп өстәлгә килеп төшкән Өстән караганда 6v урын бәрхет түбәтәйгә охшаган икән. Әйе, бәрхет тү-бәтәйгә. Бәхтнярнен күз алдында, ирексездән. Шишкинның арыш кырындагы наратлары һәм шул наратлар арасына атлы юл төшерелгән рәсем яңарды. Өстә, бодай арасында, әле анда, әле монда наратлар үсеп утыра.
Үрдә бодай кыры. Өлгереп җиткән бугай инде.
— Менә, Кашан тавы дип атала инде бу төш, — диде Кәбнр кабат
лап. Машинасын туктатты, чөнки юл бодай басуына барып терәлеп, кинәт юкка чыккан иде.
— Тау ук түгел бугай ич, — диде Бәхтияр, артка таба борылып, ерак кырларны күзеннән кичерде.
— Ә син тегендә кара әнә, — диде председатель. — Кама!
Бәхтияр яр читенә үк йөгереп килде. Кискен жил исте дә аның сулышын бүлде һәм ул текә яр читеннән чигенергә мәҗбүр булды. Ярның биеклегенә сокланырга гына өлгерде ул. Тауның Камага караган кашыннан текә ак кыя башланган, сөзәгрәк урыннары гына үлән-куак белән капланган.
— Шәп урын бит, ә? — диде аның янәшәсенә сиздерми килеп баскан председатель.— Кала торган диләр монда... Кашан каласы.
— Шушындамыни инде ул?—дип сорады Бәхтияр.
— Син беләсеңмени? — дип гажәпләнде председатель.
— Искә кереп калган шунда, — диде Бәхтияр. — Университетта укып үткән идек. Шушы дип кем белгән?
Ул председательдә кызыксыну, шуна өстәп горурлык хисе уятуына исәпләп ялгышмады
— Моны университетта үтәләрмени?
— Шушындый тарихи жирнең наратларын кисәрлекме сон! — диде Бәхтияр. — Үзегез әйткәндәй, туристлар ташырлык монда. Тик Казаннан гына түгел.. Анау наратларны кисәләр, алайса...
— Дөресен әйткәндә, миндә дә хата бар, — диде председатель. — Мин әнә теге ике корыганын аударырга әйткән идем, читтәгеләрен. Алар, күрәсең, авырыксынган корыны кисәргә... Ни бит, Ширияздан картны әйтәм. тынгысыз бик. Бир дә бир аңа, урак өсте, транспорт юк димә.
— Кашан каласы — кызлар баласы,— диде Бәхтияр йөзен председательгә таба борды да әле үкчәсенә, әле аяк очына басып чайкалып торды.
Кәбир сөйләвеннән кырт киселде. Күзен кысып наратларны күзәтте.
— Бусын да университетта укып үткән идегезме? — дип сорады ул. Тавышын әкренәйтте, кашлары өскә күтәрелде.
— Бусын башка төштә ишеткән идем, — диде Бәхтияр, уе белән үз янына Хөснижиһанны дәшеп алды да аның кичә сөйләгәннәрен хәтеренә йөгертте. «Кызлар баласы... моны Кәбир абый да белә, димәк».
2
Әллә риваять, әллә чын — Хөснижиһан кичә Бәхтияргә бер хикәят сөйләгән иде. Кызганыч та, шатлыклы да хикәят.
Шәмсенурны төнлә, кичке бакча эскәмиясендә айга карап утырган җиреннән урладылар. Кулын каерып тоттылар да яулыгын йомарлап авызына тутырдылар. Аннан алма агачлары астыннан иелә-бәгелә инеш ягына күтәреп алып киттеләр, каерылган койма тактасы арасыннан чыккач, арбага күтәреп салдылар. Койма ярыкларыннан атасы ишан хәзрәтнең нараттан буратылган ике йортындагы утлар гына җемелдәп калды. Ишан хәзрәт сәдакага килгән һәр әйберне, көмеш тә мәржән, атлас та ефәк, кыйммәтле тире дә савыт-сабага әйләндереп, кызы Шәмсенурга бирнәгә салган иде — алар да калды.
Хәзрәт исенә килеп, бөтен йорт, бөтен авыл Шәмсенурны эзли купканда, төн уртасы җиткән иде инде. Ә бу вакыт Шәмсенур, хәзрәтнең иң ихлас мөриденең чибәр төпчек улы өенә төшкән, ә Башкорт җиреннән мәхәллә эше белән килгән яшь бай мулла аларга таң алдыннан никах та укып өлгергән иде инде.
Беренче баласын табудан ук вафат булган Шәмсенур, гомере кисе
лүгә сәбәпче баласының да үз язмышын кабатлыйсын белсә, тырышыр* тырмашыр, бер-бер чарасын күрми калмас иде бәлки.
Язмыш дигәнең биш бармаклы кул түгел шул: ничек кирәксә шула* бөгеп, нәрсәгә кирәксә — шуңа ябышып булмый.
Төн күбәләкләре, яктылык эзләп, айга юл алыр иде алай булса, жир- дәге утларга кунып, үз-үзләрен харап итмәсләр иде. Язмыштан узмыш, ♦ чыннан да, юк шул. а
Шәмсенурның кызы Гөлҗиһан да, шул күбәләкләр сыман, ялгыш үз з бәхете канатын көйдерә. *
Колхозда җитен игүчеләр башлыгы иде. <
Җитен йолкып сугылган, көлтәләре Мунчала күленә чылатылырга = салган урыннан алынып, чәчеләрдә киптерелгән, инде иртәдән караңгы- * га хәтле талкырга да керешкәннәр иде. ♦
Менә шунда, көзге бер кичне, гөнаһ шомлыгына каршы, ничектер а. үзе генә соңлаган җиреннән, аны бөтен авылга бер тракторчы Ишмо- * ратка урлаганнар. Урлаучыларның берсе Җангәрәй, икенчесе Ширияз- * дан, Ширияздан — Ишморатның тугрылыклы җан дусты. <
Чыланган җитен исе, талкынган сүс исеннән аерып, Гөлҗиһанны да _ арбага салганнар. Карышмаган ул, кычкырмаган, чәбәләнмәгән. Иш- л> морат дип башына да килми, карышыр иде — үз күңеленең әүвәлгедән * Җангәрәйдә булуы сукырайткан Ялгышмас та иде. Җангәрәй аңа күч атып, сүз җиткереп торган егет. Мунчала күленең җитен чылатканнан каралган суы ник пышылдамаган Гөлҗиһанга Җангәрәйнең анын бүтәнгә алып китүен?
Пар ат тирләп чыкты. Авылны читләтеп, бакча башларыннан гына бу очтан аргы очка юырттылар.
«Тракторда эшләгәч, икмәк күп тиде Ишморатка, — ди Җангәрәй — Туйны мулдан итмәкче».
«Балны да ун чиләк салдым ди».
«Ясый инде туйны! Исәбе зиһен чүпләп бетерәлмәслек».
Ширияздан Гөлҗиһанга ымлый:
«Районга дан җитен кызын ала кочакка»
«Жәл түгел. Үзе дә бит МТСта атаклысы».
Пар ат — тирләп чыга, арбаның кадак-шөрепләре нык кагылган, нык тартылган, арба төбенә салсаң, су торыр, күчәр дегете лыч лычкылдаган— тавышсыз җилдерәләр генә. Кыр буш, болыт юк, ай яңа калкып килгән чак.
Ярты юлны тын килгән җитен кызы Гөлҗиһан, егетләрнең ниятенә төшенгәч, Җангәрәйгә сүз әйтмәк булып, туктарга куша.
«Тр-р-р! Уңайсыз мәллә, чибәрем?» —ди Җангәрәй.
«Берәмтекләп җитен йолыкканга түзгән кыз арба катылыгына гына чыдамасмыни? Якты булса, күз яшьләремне күрер идең. Үзеңә генә әйтәсе сүзем бар. Җангәрәй!» — дип өзгәләнә Гөлҗиһан
«Ишморатка калдыр сүзеңне, чибәрем. Төннәр озыная...»
«Ялынып сорыйм, тыңла мине!»
«Ялынып?... Ширияздан, ишетмә!»
Ширияздан, арбадан төшеп, чнткәрәк киткәч, Гөлҗиһан Җангәрәйгә күңелен ача:
«Ялынып дип... Чаршау артындагы караватымнан сора, колагыңны куеп, йөрәгемне тыңла, Җангәрәй, Ишморатка барырга теләмим мин Үз очыңа аптөш, үз ояңа!.. Үзебездә дә, күрше авылдан да егетләргә күпме кыз урлашканыңны беләм.. Үзең өчен дә берне урла әле бүген, егет булсаң! Үкенмәссең. Мин сине яратып йөргән идем»
«Минеме?! Синме? Күптәннәнме?..»
«Былтыргыдан булса ни дә, кичәгедән ни . Менә хәзергедән булса да барыбер түгелмени синен ише егеткә!»
Шулай дигәч, сикереп кузгалган пар аттан Гөлҗиһанның сүс тузаны сеңгән яулыгы гына төшеп кала юлга. Ширияздан ни икәнен белештерми, арттан чапкан да була, чабата бавы чишелеп, шуңа абынып кала.
Шул калудан кала. Ишморатны әйт. Соң инде кыз урларга читләрне яллап җибәрәме егет кеше! Дуслыкның үз урыны бар, иптәш дип алтын ышандырырга мөмкин кешегә. Мәгәр вәгъдәләшмәгән кызны түгел.
Ишморатка ни кала? Ни булганын гарьлегеннән өй борынча сөйләп йөрсенмени? Ә Ширияздан? Кичтән дуамалланган башны иртән ташка орудан ни мәгънә?
Бер елдан соң, фин сугышына китәргә дип аркасына биштәр аскан җиреннән, Җангәрәй генә, әнкәсе карчыкны ялгыз калдырганына үкенеп: «Кайтмам, ахры, әни, көтмә син: берәүне рәнҗеттем, бөтен токымыбызга җитәр каргышы. Юлымда очраган чишмәгә кара төкерек төкердем бит, әй!» — дип, җитен исе белән дөнья тулган шул кич вакыйгасын сөйләп киткән ди. Ә авылны чыккан чакта Шириязданнарга сугылган һәм ак кәҗә бәрәне белән уйнап йөргән бер кызчыкның башыннан сыйпаган да: «Кем баласы икән син, ә, кем баласы?» — дия-дия күзен сөрткәләгән, имеш.
Үзе киткән, Хөсниҗиһан атлы шушы балага, чәчәк авыруының кеше битенә шадра уеп калдырганы кебек, кыз баласы дигән ым салып киткән Кайтмый калгач, улы истәлеге итеп, әнкәсе өч дусның Гөлҗиһанны урла\ тарихын ахирәте колагына пышылдаган. Бер төймәдән дисбе булмый. Ахирәтенең ахирәте юкмыни?..
Ишморатларга барып, Җангәрәй белән Гөлҗиһанның эзсез югалуына аптыраган Ширияздан кире китә Җангәрәйләргә. Алар өе — тегермән буасы буенда. Бер якта буа яры белән чикләнгән зират, бирерәк— алма бакчалары.
Җангәрәйләр тыкрыгында аңа сулык-сулык елаган Гөлҗиһан очрый.
«Чү! Адаштың мәллә монда?! Кайда Җангәрәй?»
«Җансыз Гәрәй... Сазлык бакасы... Ашадыгыз башымны, и хараплар иттегез!..»
«Син аңлатып сөйлә әле...»
Гөлҗиһанның әүвәл җырлап торган тавышы кипкән камыш сабагы кебек ватылып, таушалып чыга:
«Аңлатыр идем — дөнья кошларсыз хәзер минем өчен... һәрнәрсәдә— чыланган җитен сасысы, җитен сасысы... Җитен итеп талкыдыгыз, җитен итеп...»
Гөлҗиһанның җитен сүсе булып тузгыган күңеле шул төнне тормыш дигән нәрсәнең авыр талкысы арасына салына. Җангәрәй талкысы да, Ширияздан талкысы.
... Ширияздан Гөлҗиһанны үзенә алып кайта. Җангәрәй мыскыл иткән җитен кызын.
— Шуннан менә — мин. Хөсниҗиһан дигән исем кушканнар. Кыз баласы, — дигән иде Хөсниҗиһан кичә.
Дөньяга канатсыз килгән кош бүтән кошлар канатын күреп торудан гына оча алмый. Бәбкә чакта канатсыз икәнен тоймаса да, күзе ачылгач, аннан ни яшерәсең?..
Хөсниҗиһанның канаты гына кем менә?!
Аның бер канаты булып Карелия сазлыгында Җангәрәй каерылып калган. Икенче канаты Шириязданга бөтен бу як Европаны айкап-иң- ләп, себереп-тазартып кайтырга көч биргән.
Кешенең канаты кем икәне белән кызыксыныр вакыт булганмы соң?
Ә бит теге чакның җитен исле бер төнендә өч егет «урларлык» кызның чибәрлеге нинди дан булмагандыр?..
Шуна күрә бу тарих гайбәткә түгел, хәтта гыйбрәткә дә сөйләнми. Ул бөтен авылга бер җыр — кыз баласы...
Хөсниҗиһан боларны кичә сөйләгән иде. Бәхтиярне кунак итәсе килеп, почмак яктан алып чыккан шәрабтән ярты стакан чамасы авыз иткәч, ояларыннан чәчәк балы җыярга очкан бал кортлары кебек, сүзләре берөзлексез безелдәп кенә торды. Шул сүзләре, кәрәзгә җыелган бал булып, Бәхтияр зиһененә җыелып калды.
Хөсниҗиһан көтмәгәндә:
— Ә менә мин бүген бәхетле әле, калганнары чукынып китсен! — дип әйтеп ташлады. Башын чайкап, күзен каплый төшкән чәч тотамын артка сирпеде. Кемгәдер каршы йөгергәндәгедәй, кулын җәеп җибәрде.— Улымнан телеграмма килеп төште бүген. Икенче бишлесен алган. Уни- верси-тет-ка керә, — диде ул. — Керер. Шундый җирләргә кергәненә атасына куану гына насыйп булмаган. Аракыга сатты шул башын Я^- мыш диген, — диде ул калтыранган тавыш белән.
Бәхтияр аның үзенә сәеррәк, таркаурак карап сөйләвенә игътибар итте. Ниндидер сырхаулы, күңеле боек кешеләр шулай сөйләшә. Яки бүтәннәрдән яшертен уе булган кешеләр. Бәхтияргә кинәт кенә MOipa, балаларын кече яктан йоклатып, үз моңыннан бушанып утырган ялгыз хатын янында түгел, әнкәсе янында утырадыр кебек булып китте. Ул Хөсниҗиһан йөзендә әнисе йөзе чалымын күргәндәй булды. Ул чалым нидә дисә — әнә шул күз карашында икән. Бәхетләре үткән гомерләрендә яки киләчәк хыялларында булган, ләкин менә бүгенге көнендә аннан мәхрүм кешеләр шундый карашлы.
Хөсниҗиһан шул карашы белән Бәхтияргә әнкәсе кебек якынга, кирәклегә әйләнде дә куйды! Кулын иягенә таянып сөйләнгән дә сөйләнгән! хатын аның өчен тагын да матураеп китте. Ялгызлыкка дучар, үз бәхете булмаган шушы чибәр Хөсниҗиһан менә хәзер үк ана ниндидер бәхет бирер кебек сәер бер хис биләде Бәхтиярне.
— Тагын ике генә сынавы калган улымның. Бәхетләре булып, керсен генә иде. Бүтәннәргә эләккән ата кырыслыгы, тәрбиясе тимәде шул аңа — йомшак үсте. Кыюлыгы җитәрме? Мин дә йомшак...
Хөсниҗиһан еламсырап сөйли. Аны юатыр берәр сүз булса икән! Ә ник юатырга? Бераз иркенрәк халат кигәнгә, озын, ак муены тагын да озынаебрак, аграк күренгән бу хатын кызганыч кебек. Ләкин Бәхтиярнең аны кызганасы килми. Кимсетү булыр күк Ялгызы гына кырда шау чәчәктә утырган шомыртны бераздан чәчәкләре коела бит инде дип кызганырлыкмыни? Ана иркәләнәсе, рәхәтлек өчен бер-ике тәлгәшен
Җангәрәйнең әнкәсе сугыш елларында орден алган Гөлҗиһанның йөзек кашын — Хөсниҗиһанын Җангәрәем куеп китте, дип сөйләнгән, имеш.
ф КАШАП ҖЫРЫ
үзеңнеке генә итәсе килә...
Бәхтиярнең Хөсниҗиһанны уйлап киңәйгән күңеленә дә әллә нәрсәләр сыеп бетәр сыман, һич югында, менә шушы — Хөсниҗиһанлы, йоклап яткан ике балалы, самаварлы, сөтле өйрәле, табак-савытлы, каша- га-чаршаулы өй..
— Мин дә йомшак... Таптый-таптый. дөнья йомшартып бетергән
— Улыңны әйтәм, керер.. Хөсниҗиһан., керер. Бер бишле түгел бит, ике бишле... — Ул апа дип эндәшсә, әле генә уйлаган шомырт чәчәкләре салкын кар белән алышыныр сыман тоелды. — Ни, бу балаларың белән малаеңның арасы... артык күп түгелме сон?
— Аларның бары тик кечесе минеке Олылари хәзерге ире»
лә... Балалары йөзен күрмәгере!
— Ә аналары? — диде Бәхтияр пышылдап.
— Апалары — мин... — Бәхтияр стенага эленгән чигү бизәген карап тора иде. капыл ана борылды. — Акламассың шул, наный \иалары вафат, минем апам иде. Апамның ире булганга, жәлләп, шушы балаларына балаларыма ана булыйм дип. бик гозерләгәчтен . Ә ул. бәрәнге йөрәк!. И-Н. наный, начар уйлама тагын, кай төшемне шул . Үаһнрәгә
алыштырды икән — шуны әйтә алмассыңмы, ичмаса?.. Белмәссең, белмәссең, наный, үзем дә белмим, шуңа җавап тапсам, кертер идем өемә, гаебем булса төзәтер идем, ышаныр идем антларына. Тәүбәгә килгән бугай. Инде күңелем төбе дә тишек, кем нәрсә белән тутыра алыр икән?.. Гүрләргә дә сыймаслык дәү иде бит минем күңел, и-и-и...
Кайда ишеткәне бар иде Бәхтиярнең мондый сүзләрне, кемнән? Ә-ә, әнкәсеннән бит! Ул бит шулай урак белән арыш уруларын, сыер җигеп урманган утынга барганнарын, язгы суларны сагына. Сагынмас иде — һәрберсендә Бәхтиярләрнең атасы янәшә булган яшьлеге. Коелган яфракларда, аккан суларда, очкан кошларда...
Хәзер инде Хөсниҗиһанга апа дими чарасы юк.
— Хөсниҗиһан апа, эңгер-меңгер төште инде, теге минем таныкламаны бир дә, кузгалыйм.
— И наным, онытканмын бакчы! Хәзер, хәзер...
Аннан да, моннан да эзли башлады Хөсниҗиһан. Ашыга-ашыга, ләкин тын гына, басынкы гына. Мәчесенә сөт тә салып алды. Бушаган шешәне каядыр яшерергә өлгерде. Бәхтияргә нигәдер Хөсниҗиһанның шәүләсе юктыр булып тоелды.
,— Халат кесәңдә кенәгә, Хөсниҗиһан апа.
— Хәтер чуалмый иде алай, Бәхтияр энем. Әллә генә нишләдем шунда! Кичә сине ялгыш кыйнап...
— Хәтерне юк-бар белән чүпләмик инде. Кичә кыйналган, бүген сый-ланган — нәрсә аны. Рәхмәт!
— Кузгаласың дамыни?.
3
— Нишлибез инде хәзер. Бер кискән агач кире ябышмый, — диде председатель Кәбир.
Тын иде. Иген кырындагы вак-төяк кош аваз сала, һава, чикерткә тавышы сыман, тынлыктан зыңлап тора.
Трактор эзе белән барып, яңа киселгән нарат төпләрен таптылар. Сусыл йомычкалар исе өлгереп килгән бодай, җир, су исләрен күмеп киткән. Йомычкалардан мул сагыз саркып чыккан — гәрәбәгә әйләнгән күз яшьләре. Сагыз тамчылары гүя тере. Эчендә ниндидер асылташ катып калган да, башны әз генә авыштырсаң да, шул таш әле җете яшел, әле җете сары, әле җете кызыл, әле ал нур сирпи.
— Дөнья кешедән, агачтан, җәнлек-җанвардан, су белән һавадан тора дибез бит. Әнә, Кашан туфрагы ишетсен: шәрә ич бу яклар хәзер. Безнең токымнар, шушында ук басып, сүкмәсләрме безне'1 —диде Бәхтияр.
— Ул хәтлесен кем белгән? Без ул эшне калдырмыйк әле оныкларга. Безне гайбәт итеп сөйләрлек булмасын, ә? — Председатель көлеп җибәрде. Көлеп кенә түгел, биеп тә җибәрде шикелле: бөтен төше калтырый, бизгәк тота диярсең. — Без әрләмибез ич, анау калку... күрәсеңме, бодай арасындагы буш җирне... Әнә шул калку урындагы кабер ташы астында яткан гүр иясен...— Аннары ул җитдиләнде.— Иптәшләр суды җыярбыз. Сабак булыр. Бүген үк, Бәхтияр иптәш... Мин бит корыганнарын кисегез дип җибәргән идем аларны. Тыңламаганнар, — дип кабатлады.— Баксаң, ул агачларның берсенә тагын ләкләк оя корган икән. Әнә! — дип күрсәтте.— Ел саен килә ул безгә, бичара.
Кояшка каршы иде, Бәхтияр нарат очындагы дәү ояны авырлык белән генә шәйләде.
Мотор тавышы ишетелде. Председатель машинасы янына, кинәт калкып, көпчәкле трактор килеп туктады да тынды.
— Кем булыр бу? — диде председатель.
— Ширияздан абзыйларга утын китергән трактор. Номеры шул.
— Шул,— дип раслады Кәбир.— Бәрдемша... Гафу итәсең, Мәрданша.
Тракторны кабыздылар. Ул машинаны әйләнеп кире борылмакчы иде, Кәбир туктап торырга кушып кул изәде.
— Исәннәрме?—диде җиргә сикереп төшкән Мәрданша. Күн итек- *
тән. — Безнен, Кәбир абый, сезнең йомышны үтәп йөрү иде. — Ул трак- ? торда калган кешегә ишарәләде. Бәхтияргә күз атты. з
— Мин оныткан да инде. *
— Ике нарат дип кичә... ;
— Ул бит кичә. Бүген — бүген. 3
— Кичә өлгерелмәгән нде безнең. Ашлык ташудаек. Өстә калмасын *
инде дип килгән җирдән. — Ул, башын янтайта төшеп һәм бер күзен ♦ йомып, кояш ягында торган Бәхтияргә сынагандай карап тора. □.
— 'Өлгерелмәгәнэ!.. Ә минем сүзне икеләтә арттырып үтәргә җые- * насыз икән.
Мәрданша сизмәстән: <
— һәр вакыттагыча! — дип ычкындырды.
— «һәр вакыттагыжракка киткән шул, энекәш... Намус дигәнегезгә X көч килә башлаган. Кичә бер булгансыз лабаса инде!
Мәрданша аңлады: "
— Үзебез өчен түгел бит, Кәбир абый. Карт-корыга.
— Юк, үзебез өчен. Менә шушы кырны игүчеләр өчен ул наратлар, энем.
— Безгә нәрсә — кушылгач. Эшлисең, эшлисең...
— Эш түгел сезнең эш, Мәрданша. Этнең мәче кууы бу эш! Гел шул эчү артыннан... Бүген дә, корыганнарын запаска калдырып, яшелләрен кисәсе идегезме?
— Бүген корыганнарын. — Мәрданша борынын тартып куя, кепкасын маигаена шудырып, башын кашый.
— Сатарга исәпләп инде, ә?.. Менә нәрсә... Хәзер кая кушылган, шунда эшлисез, кич белән бүтәнчә сөйләшербез.
— Өз дә кис инде аны, Кәбир абын, кич сөт илтәсе миңа. Ара булмас.
— Сиңа терәлмәгән. Илтүче табылыр.
— Табылса, эзләгез, алайса! Миңа нәрсә — кул-аяк тышауланмаган. Әнә генә Чаллы! Киттем-бардым булыр!
— Эх, энекәш! Ә карт атаң-әнкәңне кемгә калдырам дисең? Алар корыган нарат кына түгел шул! Сатып булмый... вөҗдан шикелле.
— Нигә кирәк алар?
— Кем? Атаң-әнкәңме?
— Наратлар дим. Беткән ич инде барыбер.
— Соңгы телем ипи кадерле, Мәрданша. Син менә бакча артыгыздагы талларны кисәргә ябышып кара! Атаң, Биккол карт, әүвәл кулын кистерергә бирә сиңа.
- Безнең вакыт юк бит, Кәбир абый, синең вәгазеңне тыңлап торырга. Комбайннар чыга хәзер. — Мәрданша тракторының ачык ишеге тоткасына барып ябышты да эчкә сузылды.
— Вәгазь дигәнең — бабаң васыяте ул.
Трактор морҗасыннан кара төтен ургып чыкты Тизлек күчергече кытырдады. Председатель, авыр гәүдәсен алпан-тилпән китереп, урыныннан кузгалган зәңгәр трактор каршысына чыгып басты да, кулын җәйде:
— Тукта! Кая?
— Ашлык ташырга, кая! Ашлык! — дип кычкырды Мәрданша. Бәхтияргә ул шулай итеп тракторын председательгә өстерә шикелле тоелды.
— Туктат дим, әй!
Трактор, теше ыржайган жанвар булып, Кәбиргә якынлашты, тормозы белән ыңгырашты да, аягын терәп туктаган ат кебек, туктап калды.
— Юк инде. Рас килгәнсез икән, буш китү юк. Тракторны алты чакрымга бушка куар идегез, ә? Кырык ат көчле тракторны. Кырык ат ич ул! Кырык!! Әби патша да унике генә атлы арбада йөргән. Сез инде үзегезгә-үзегез патша булып бетмәгез әледән. Кисәсез корыган агачның берсен. Галимә әбигә кертерсез. Карагыз аны, әнә теге, ләкләк оялаганын кисәсе түгел. Берсен генә. Кич белән иптәшләр судында үзем дә булам. Сорармын.
— Нинди суд тагын, Кәбир абый?
— Үз судың. Вөҗданың сукыр икән, иптәшләрең ачар күзеңне, Мәрданша!
— Ә төкергән без аңа! Бурлыкта тоттыгыз мәллә?! Юл бир, Кәбир абый!
— Ялгышма, Мәрдәнша! Әйткәнне тыңла син. Күрәләтә кеше ялгышуына юл бирмим мин. Ун ел инде председатель, хаталана күрмә коры нотык сөйли бу дип. Борыл!
Корыган нарат очыннан дәү бер кош күтәрелде.
— Япа-ялгыз, — диде председатель. Машинасына кергәндә бер генә мәлгә тукталып торды. Бармаклары дерелдәвеннән Бәхтияр аның дулкынлануын сизде.
Председательнең: — Әнә теге кабер ташы кебек ялгыз кош, — дип кабатлавы аны Ширияздан карт турында уйларга мәҗбүр итте.
Ул да япа-ялгыз гомер сөреп ята. Аның хәтере очына да, шушы корыган наратта оя тапкан ялгыз ләкләк булып, бу дөньяның югала барган бер җыры кунган булырга тиеш. Ничек кузгатырга ул җырны? Наратлар да мәңгелек түгел бит. Алар киселеп беткәч, ләкләкләр, торналар, бака челәннәре кая кунар? Ата-бабалар җыры кемнәрнең хәтер очына күчәр? Шул җырга ниндидер Мәрданшалар балта белән кизәнмәсме?
Кизәнмәс. Куллары корыр. Чөнки кешеләр хәтере — Җир кояшы. Кешеләр хәтере — киләчәкнең әнкәсе.
Борынгылар белән киләчәк арасында Кәбир абыйлар тору шәп.
Югыйсә, Билал ишелер, бүгенгене киләчәкнең кабере итеп күрүчеләр дә бар ич. тере мәетләр
Үткәннәргә таш атарлыкмы? Ул чагында киләчәкнең ашы нинди булыр?..
Карлыгач сере
Карлыгачкай кара, муены ала. Ник моңая икән бу бала?!
I
— Ну, студии син диделәр. Үз башыңа ашыккансың, көлчә!
Фәгыйлә белән талгын гына биегән Бәхтияр яныннан Мәрданша шулай дип, зәһәр пышылдап, ышкылып узды. Мәрданша биергә чакырган кызын биленнән кысып тоткан. Кызы исә терсәкләрен аның киң күкрәгенә терәгән.
— Нәрсә ди ул?
Фәгыйләнең болай да зур күзе нидер сораганда яки гаҗәпләнгәндә тагын да матуррак ачыла. Хәтта ачудан зәһәрләнеп кысылган чагында
да матур аның күзе. Муенына ураган куе көрән ефәк яулыгы күзен тагын да дәү итеп күрсәтә.
Үткән атнада яуган яңгырлардан гөмбә күп булырга тиеш дип, студентлар урманга барып кайткан иде. Юллары уңды. Шуларны чистартып ятканда матур, тыгыз тәнле, кечкенә бер гөмбәне тоткан Фәгыйлә:
— Кара, кара, үзе кеп-кечкенә булса да, кортларга өлгер- ♦
гән!—диде. з
Билал аның әйткәнен кискен генә: з
— Кайбер кызлар да шулай: үзләре япь-яшь... — дип элеп алды. *
— Шуннан? — диде Фәгыйлә. =
— Шуннан... син әйткән гөмбә күк инде, бактың исә...
— Бактың исә? — диде Фәгыйлә. Кинәт кызарып китте. Өстәл аркы- * лы үрелеп, кечкенә генә кулы белән Билалның яңагына сугып җибәр- ф де. Билалның таза бите тартылып, көчле ияге дерелдәп куйды. — Мин сиңа бу хакта ымларлык берәр сәбәп биргәнме әллә?
— Җәмәгать, җәмәгать, җәмәгать! Шаштыгыз мәллә шул кадәре? *
Әхлаксызлык бит ул сугышу! Кызлар егетләр белән... И-и-и, замана!— < Миңлеханов Билалга якын ук килде дә текәлеп-текәлеп аның битен тик- *" шереп чыкты. — Җавап бир аннары сезнең өчен... £
Бнлал йодрык белән алдындагы гөмбә өеменә китереп сукты. *
— Менә шул, бактың исә. Каракның бүреге яна, күрәсең,— диде ул.
— Кемнең яңагы яна әле анда?!—дип көлде кызларның берсе.
Хәмит Фәгыйләгә бәйләнде:
— Син нәрсә? Тик торганда. Сиңа әйтүе мәллә?!
— Кем әйтә әле миңа дип? Кызлар турында әйтә. Безнең турыда. Димәк, мина да!
Юк. Бәхтияр Билал белән Фәгыйлә арасындагы бәрелешнең тикмәгә түгеллеген сизенә. Тышкы хәрәкәт — күңел көзгесе. Сүз әрләше — эчке ызгыш, Фәгыйлә белән Билал арасындагы соңгы җепнең өзелүедер бу.
Матур иде Фәгыйләнең шул чакта күзе. Нәфрәт белән зәһәрләнүнең дә матур чагы бар икән...
Мәрданша тагын аларга якынлашты.
— Шулай итеп, председатель белән морадыгызга ирештегез тәки, ә? Ул ун тәңкә ыштрафны чәйним, чәйним, чәйним дә битегезгә төке- рәм мин!
— Ник бәйләнә ул? — диде Фәгыйлә.
— Ширияздан абзыйга без турашкан агачны тиешсез җирдән кисея алып кайткан ул. Кашан тавыннан.
— Нинди Кашан соң ул һаман?! Әле алма, әле тау.
— Кала торган ул тауда. Кашан каласы. Сөйләсәң, озын. Ләкин кызык. Үтмәдегез мәллә?
— Кем хәтерләгән инде бөтенесен?
— Үз халкы тарихын белмәгән кеше — Ватансыз кеше
— Бер фактны белмәү — халык тарихын белмәү дигән сүз түгел бит әле.
— Мин гомумән әйтәм.
Баянчы уйнавыннан туктап, биючеләр кырыйга елышкач та шул турыла сөйләштеләр. Фәгыйләнең кәефе шәп, күп елмая. Бәхтиярнек күзенә туры карап рәхәтләнеп сөйләшә. Биегәндә гел Бәхтияр иркендә, карышмый.
— Аксак Тимер бөек Болгар каласын алган чагында Габдулла хан хатыннары һәм берничә баласы белән хөкем палатасына кереп кача.— дип сөйли Бәхтияр әллә кайчан бер китаптан укыганын — Аксак Тимер ул бинаны бүрәнәләр белән уратып алдырган да ут төрттерткән Хан
үзе дә, янындагы кешеләр дә янып үлгән. Үтә матурлыгы өчен Болгарда хур кызы дип даны чыккан, акыллы, киң күңеллелеге белән изге саналган кызы гына исән калган. Кызны ут алмаган. Тимер сугышчылары аны ак киемдә утырган килеш әлеге портның түбәсеннән табып алганнар. Могҗизага исе киткән Тимер, аны тагын бер агай-энесе белән Сәмәр- кандка алып киткән.
Ләкин, Аксак Тимер үлгәч, ул кыз белән малай әсирлектән качып котылган. Башта алар Кашанда куыш тапкан, аннары, Габдулла ханның котылып калган һәм Казан шәһәренә нигез салган тагын ике улы — Алтынбәк белән Галимбәк дигән туганнары янына күчеп киткән...
Утта янмас хан кызы турындагы риваятьне Фәгыйлә йотылып тыңлый.
— Каян беләсең боларны? —дип сорый ул. Тагын бию башлана, Бәхтияр аның беләгенә кагылыр-кагылмас кына:
— Биибезме? — ди.
Фәгыйлә бөтен хәрәкәте белән Бәхтияр иркендә. Аның якынлыгыннан Бәхтиярнең аңы томаланып-томаланып ала. Мөгаен, Кант белән ?1аплас әйткәнчә, дөнья томаннан барлыкка килгәндер. Менә Бәхтияр дә — бүтән дөньяда. Ул дөньяның йолдызлары — Фәгыйлә күзе, кояшы — Фәгыйлә елмаюы.
Шунысы бар ләкин: боларның һәммәсе Бәхтияр дөньясыннан хәтәр ерак, чиксезлектә, бүтән — чит вакыт эчендә һәм моның белән килешү, бәрәңгеләр алынып беткән көзге көн кебек, сагышка бирелдерә.
Ләкин ул сагыш Бәхтияргә Мәрданшаның, ике егет белән үзенә яшертен караш ташлый-ташлый. пидер сөйләп ятуын күреп торырга комачауламый. Серләшсеннәр соң! Ун тәңкәләрен чәйнәп, аның битенә төкерергә җыенуларыдыр. Мәрданшаның бу сүзләре ни аңлатканын белә Бәхтияр. Үзе дә авылда егет булып үскән кеше. Әмма бу куркыныч түгел. Авыл җирендә бу эшне кешелеклерәк эшлиләр. Куркыту итеп кенә. «Нахакка» кыерсытылган күңелләрен басар өчен генә...
Фәгыйлә белән ул бүтән дөньяда. Мөгаен, бүтән дөньядан караганда, җирдәге пышым-пышым явыз ният корулар тагын да кешелексезрәк булып күренәдер. Бүген моны Бәхтияр шулай кабул итә Пышылдашсыннар соң. Бәхтияр бүген Фәгыйлә дөньясын саклап теләсә нинди көчкә каршы көрәшергә әзер.
— Кашан каласын, Шәһребану атлы бугай, хан кызы салган, дип сөйли риваятьләр Күп шәһәрлекләр, ныгытмалар корып, ул атасына каршы сугышып йөргән. Ярамаган эш. әйеме, Фәгыйлә? — ди Бәхтияр.
— Ярамаган эш, — дип килешә Фәгыйлә.
— Шуна күрә ул хан кызы салдырган һәр нәрсәгә кызлар баласы дигән яманат кушканнар. Кашан каласы — кызлар баласы — аңладыңмы?
— Юк.
— Атага каршы ачу тоткан кызның кала, ныгытмалар салуын... бе-ләсеңме.. законсыз эш күреп шулай атаганнар — кызлар баласы Аң-лашыламы? — ди Бәхтияр.
— Каян беләсең боларның һәммәсен? һәм кем соң син? — диде Фә-гыйлә, бию беткәч, культура йортыннан кунак йортына таба кайтышлый.
— Ә мин — Шәһребануның улы.
— Рәхим итегез, Шәһребану кыз баласы Бәхтияр Шәйморатов,— дип шаярта Фәгыйлә.—Таныш булыгыз.
2
— Әйдәгез соң, таныш булыйк... кем әле. . Шәһирбану кыз баласы Бәхтияр Шәйморатов.. («Мәрданша», дип уйлый Бәхтияр). Ә мине Бәр-
демша диләр. Бер бәрдем — ша! Бар иде, юк булды дигән сүз, ягъни мәсәлән.
Бәхтияр белән Фәгыйлә студентлардан бераз арткарак калганнар иде. Икәве генә. Студентлар ун, юк, инде унбиш адымнардыр алда, урам тутырып көлешә-көлешә кайта. Алар арасында Билал белән Хәмит кенә юк. Бәхтияр аларның үзләреннән арттарак калып килүләрен абайлап ♦ алган иде. Алар якынрак.
Ә Мәрданшаның нияте ачык.
— Ә сез кем? — дип, йөзе белән Фәгыйлә йөзенә орына язып сорый ул. — Танышырга рөхсәттер ич? Курыкмагыз, егетләр кулы.
«Кешедән дә матур нәрсә юк. Ә үзенең кеше икәнлеген онытып торган кешедән ямьсез нәрсә бармы икән?» дип уйлый Бәхтияр.
Мәрданша, Фәгыйләнең яулыгын тартып алып, үз муенына бәйләп куя:
— Истәлеккә. Төсен итеп саклармын. Аб-бау, җаным, шаккатты. Карасана күзләрен, — дип көлде ул иптәшләренә Фәгыйлә ягына ишарәләп. Аннары Бәхтияргә таба борылды: — Шул хәтле дә гзшыйк мәче булып карап тормасаң сон. Танымыйсынмы әллә, студии?
— Танышыйк соң. Шикләнмә. Чиста. Бу кул белән әле бер генә карттан да сәдака алмаган, — диде Бәхтияр.
Шуннан соң ни булганын Бәхтияр ачык хәтерләми. Ул бары авызын ачып калган Мәрданшаның алдагы тешләренең тимер икәнен генә күреп калды. Фәгыйләнең яулыгын аннан алу омтылышы аны сукырайт кан иде инде.
Ул борын яфракларының, һава җитмәгәндәге шикелле, ярсудан калтырана башлавын тоя Багана башындагы кечкенә лампочка сипкән тонык яктылыкта моны беркем күрми күрүен. Ләкин ул үзе моның шулай икәнен яхшы белә. Дулкынланса, аның борын яфраклары һәм аягы кызышырга, калтырарга керешә. Бармаклары дерелди. Хәзер төнге күк йөзе, кошлар тавышы, дулкын кагуы, дуслары көлүе — һәммәсенең Мәрданша муенына күчкән яулыкны кире йолкып алу белән генә кире яула- начагын аңлый Бәхтияр.
— Бир яулыкны! — Аның бар нәфрәте киерелгән иреннәреннән ташып чыга.
Беренче булып апа Мәрданша сукты:
— Мә соң! Ун тәңкәнең бер тәңкәсе,— диде ул сукканда.
— Икенчесе, — диде ул ияртеп килгән егетләрнең берсе Артка чигенеп өлгергән Мәрданша Бәхтиярнең эченә кизәнде. Бәхтияр сыгылып килде, ләкин тураеп борылды да яндагы Мәрданшаның иягенә орды
— Сдачасы Сана, дөресме?
Фәгыйләнең кычкырганын ишетә Бәхтияр. Ләкин аның тавышына йөгереп килгән Билалнын:
— Була да бетә моның ише ыгы-зыгы. Ә минем сугышып йөргән дип университеттан сөреләсем килми, — дигәнен хәтерләми. Ул шулай ук Хәмитнең, ип элек Мәрданшага каршы басар алдыннан, әйдә дип, Фәгыйләнең култыгына орынган Билалга сукканлыгын белмәгән иде. Ә менә егылган чакта кулына таш туры килеп, шуны эләктергәне һәм Мәрданша каршына туры басып:
— Бир яулыкны! — дип пышылдаганы исендә аның. Арттан сукмасыннар өчендер инде, койма ягына баскан Мәрданшаның Бәхтияр кизәнеп өлгергәнче качып котыла алмасын сизеп:
— Мәсәнә, бәхетсез псих, — дип, бөтен нәрсәне уенга борырга маташканы күз алдында тора
Ә ул арада йөгерешеп килгән студентлар арасындагы Минлеханов- ның: .
И җир бит, тәрбиясез! Үз авылыгыз кызлары беткән мәллә? — дип 4 «к У • »• ю.
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШАП ҖЫРЫ
Мәрданшага бармак янап калганын иртәгесен көлеп Бәхтияргә Фәгыйлә сөйләде.
— Әнкәсенә барып әйтегез сез ул Мәрданшаны, Хәбир абый, почмакка бастырсын,— дип көлгән Фәгыйлә.— Кычыткан белән кайбер жирен чәбәкләсен, ә!
— Җыен әхлаксыз эш сезнең зат аркасында, Фәгыйлә Юлдашева.
— Почмакка бастырырсызмы, Хәбир абый?
— Телеңә тилчә чыксын иде, сеңелем... Инде авыл малайларына да җитештеңмени? Билалың кайда, хәерсез?
— Башы ике бармагым арасында, калганы кайдадыр Билалымның, Хәбир абый жаным! Мин тилгән булып, ул чебеш булса да, мин аны ашамас идем.
— Ник тагын?
— Ите телгә йокмас, аның каравы, батып үләрлек итеп буяп бетерер иде ул.
— Затсыз син, Юлдашева. Кыз башын белән...
— Ә бит Билалың, Хәбир абый жаным, егет башы белән кызлар артына посты. Урыны шунда аның.
Бәхтпяр боларны яхшы хәтерли. Ул Фәгыйләнең акылына сокланган иде.
Кинәт кенә ул туган илендә кыш узганны сизеп, үз оясына кайтырга чыккан карлыгач серен тойды кебек. Менә шушы — чәч шарламасын озын муены өстеннән җилкәсенә таратып җибәргән, күрер күзгә эре сөякле, ләкин нечкә билле кыз мине адаштырмас шул сер мәллә соң? Ана юнәлеш алып очыйм мәллә соң күңелем дәрьясы аша? Эч кенә авырта менә... Катырак сукканнардыр. Авыртсын сәнә! Канаты каерылган кош та очарга талпына. Ә Фәгыйлә... шундый якында ул.
— Кайсыгызның сәдәбе, мәгез,— ди Миңлеханов. Иелә дә җирдән бер сәдәп табып ала. Ничек күреп алгандыр. Багана башындагы ут сүрән, юкса.— Җиңегезнеке, ахрысы — Табышын башта Хәмиткә суза, аның свитер кигәнен абайлагач, Бәхтияр җиңенә карап ала.
— Минеке түгел, рәхмәт, — ди Бәхтияр.
— Ташлагыз, Хәбир абый, — ди Фәгыйлә. — Бүтән җирдән төшкән төймә ул.
Студентлар белән бергә, бик уңайсызлап авырткан эчен тотып, Бәхтияр дә сулкылдый-сулкылдый көлде. Нишләрен белми аптырап калган Миңлеханов төймәне акча чөйгәндәгедәй чиртеп очырды да нәзегрәк тавышы белән аларга кушылды.
Кузгалып киттеләр.
— Юкка көләбез, — диде ул бераздан тыелгач.
— Еларгамыни? — диде Хәмит.
— Шушы кечкенә авылга да сыймый сугышасыз бит, хәерсезләр. Зуп-дур дөньяда ни булмас?
— Төймә булмас, — диде кайсыдыр.
— Булмас иде шул, әгәренки бер урамга сыеша алсагыз.
— Нишлисең соң... явызлык белән тар урамда да. киң дөньяда да сыеша алмагач! Ярый ла, аннан сәдәп кенә төшеп кала торган булса... Бухенвальдлар кала. Җиңеп кайткан әтиләрнең вакытсыз каберләре кала. — диде Бәхтияр.
«Троялар, Карфагеннар, Кашаннар кала»,— дип өстәде ул күңеленнән.
3
Эче авырта. Кунак йортына җитәрәк. бер чокырга басып, аягын кай- шалдырды. Шул аягына кабат басканда авыртуга түзмәде, янәшәсендә атлаган Фәгыйләнең иңбашына таянды. Фәгыйлә моны үзенчә аңлады: йөзен кисәк аңа борды, тукталып калды.
— Кайтыйк мәллә? — дип пышылдады.
— йөрик әле, — диде Бәхтияр. Бераз сөйләшер өчен Фәгыйләгә нинди тәкъдим әйтерен белми бара иде.— Ялгыш басып, аяк кайшылды, ахрысы. Кан утырмасын.
— Кайтыйк, салкын суга тыгып торырсын.
— Әйтәм бит Билалга, — дип кычкырды Хәмит.
Фәгыйләнең ачуы чыкты:
— Бер ат солы боткасы ашаганда бүтән атларга карарга оялам дип әйткән, имеш, — диде ул.
— Аңламадым, —диде Бәхтияр.
— Кызларга тук нәрсә ул. Мин булсам ни ана, бүтән булды ни. Ат уенда солы булган шикелле... уйлаганы бер аның... Аңа бар нәрсә — корт төшкән гөмбә...
Кунак йортына житәрәк, тар бер тыкрыкка борылдылар. Бакчалар ягыннан алма, чык исе аңкый.
Фәгыйләнең тавышы тын. Ул тавышны учка алып, бит белән шуиа назланып буладыр сыман. Назланып.. Ә нигә назлап түгел? Ник әле без гел үзебезгә, үзебезгә... Секретарем минем. Сина минем наз тимәгән икән бит? Мин генә назланган. Бәлки синең мин теләмәгәндә дә минем белән бергә буласың килгәндер. Бу хакта уй төшмәгән — димәк, яратмаганмын. Ә Фәгыйлә...
Ә ул:
— Авыртамы? Ныграк таян миңа... авыртса, — ди. «Ныграк таян»
Ничек бу кадәр дә тирән мәгънәле соң бу хатын-кыз күңеле? Аның бит назланасы килүе белән назлыйсы килүе бергә: «таян миңа»
— Фәгыйлә...
— Әү, Бәхтияр?
— Тамыры шактый ук тартылган, ахрысы, моның.
— Таян дим ич.
— Көчең җитәрме соң?
— Җитәр. Көчле мин — спортчы. Ишкәк ишәбез.
Тыкрык башына җитеп уздылар. Алма исе артта кала. Басу ягыннан салам, кибәк нее килә. «Барасы да барасы иде, барасы да барасы шулай, — дип уйлый Бәхтияр. — Бүген генәме, әллә гомер буенамы?»
— Бәхтияр, кем син?
— Телисеңме, икебез дә булам? Хәер, теләмәсән дә булганмын инде, ахрысы.
— Ничек инде?..
— Миндә син дә бар кебек хәзер. Миннән сине алгач — мин калам. Менә мин кем.
Фәгыйлә гаҗәпсенеп караган күзен зур ачып аңа текәлә Ләкин Бәхтияр ул күздә кайсыдыр бер йолдыз чаткысын гына күрә. Шушы чаткы нәкъ менә шушы бер мизгелдә Фәгыйлә күзендә чагылып китәр өчен күпме очты икән җиргә табан? дип уйлый ул.
— Бу төн — төш кебек, — диде Бәхтияр.
— Төш?.. Ә-ә! Ямьсез килеп чыкты шул. Сугышудан да ямьсез нәрсә юк.
— Анысы аның — өн.
— Мәгънәсез өн. Дөресен әйткәндә, мин синең аны җиңәчәгеңне шундук тоеп алдым.
— Ник?
— Белмим. Шулай теләгәнмендер.
— Теләгәнгә... Миңа аның шушысы төш — шулай теләвең — Ул тотлыгып калды. Учы белән каты итеп маңгаен ышкып алды. — Бу йолдызлар, бу ай, бу...
— Бу алма, салам исе! — дип куәтләде Фәгыйлә аның сүзен. Сөрлегеп киткәндә тотып калдымыни!
— Сиңа рәхәтме монда?
— Авылдамы?
— Авылда... Монда... — Бәхтияр аска, тыныч кына сулап яткан авылга таба кул изәп күрсәтмәкче иде, ялгыш Фәгыйләнең иңбашына орынды. Ләкин шул орынудан ул аны якын һәм ачык итеп, Фәгыйлә йөзендәге һәр сызыгы, гәүдәсендәге һәр хәрәкәте белән тоеп калды. Әле генә салкынча тоелган төн һавасы буйлап җылы бер җил дулкыны йөгерде. Фәгыйләнең кайнар сулышы шулай бөтен басуга таралды мәллә? Бәх- тиярнең тыны берара киселеп торды, аннары ул тирән итеп сулыш алды.
— Рәхәт монда, — дип пышылдады Фәгыйлә.
Аның тавышын, аның сулышын Бәхтияр каяндыр үз эченнән ишетә иде. Фәгыйлә аңа буй һәм караш җитмәслек ераклыктан, миллион еллар очкан нурларның теге ягыннан карап тора сыман.
— Чыннан да төш... — Бәхтияр, үз күңеленең читенә үк кереп поскан кыюлыгын туплап, каршысындагы иң ерак йолдызга табан кул сузды. — йолдызларның иң якыны ничек аталганын беләсеңме? — дип сорады ул үз алдындагы аклыктан.
— Сириус,— дип пышылдады Фәгыйлә. Учын чак селкетеп, ул күкнең кайсыдыр билгесез бер ягына изәде. — Сириус.
— Юк. Иң якын йолдыз... синдер дип, мин беркайчан да әйтә алмас идем, әгәр бу дөньяда... Фәгыйлә атлы кыз булмаса.
Җаннарыннан чиксез ераклыкта аларның куллары очрашты. Башта бармак битләре белән генә. Аннары җир тирәнлегенә омтылган имән тамырлары кебек, аларның бармаклары бармакка тоташты. Бәхтияр үзен Фәгыйләнең бер бармагы итеп кенә тойды. Аның учына сыеп бетәсе, шунда, Фәгыйләнең озын, көчле бармаклары арасында адашып каласы килде.
Фәгыйләгә Бәхтиярнең үзе турында уйлавын сизү чиксез рәхәт иде. Бүтән беркем турында түгел, үзе турында гына! Аның каршысындагы егет күңелендә тагын бер Фәгыйлә бар — хыял һәм теләк дөньясында яшәгән Фәгыйлә. Ул, шул кыз белән кушылырга теләгән төсле, аңа сые- нарак төште. Аның ышанычына, шаулап торган йөрәгенә якынрак, түр- гәрәк, озаккарак...
— Мондый төш була димени, җүләр... җүләрем минем. Төш итеп әрәм итәрлекме соң моны? Сине, — диде ул тыела алмыйча.
Аңа хәзер Фәгыйлә ни сөйләсә дә барыбер. Сөйләсен генә, туктамасын. Пышылдасын. Пышылдавына чәче кыштырдавы кушылсын. Кушылсын— йолдыз нурлары белән салам исләре аларның бармаклары төсле бер-берсенә тамыр җәеп кушылсын.
Бәхтиярнең шушы уй белән сулкылдаган йөрәге тибешен, яшен чаткысы итеп, җир үз тирәнлегенә үткәрде. Кешеләрнең хыяллары, тормышлары алма исенә дә, салам кыштырдавына да, җир җылысына да сыя.
— Кызык, син нигәдер дәвәеп калдың, — диде Бәхтияр.
— Сигаретың бармы синең?
һич көтелмәгән сораудан Бәхтиярнең аңы уянып китте. Бармаклары үзеннән-үзе бушады. Йозак ычкындымыни. Хәтта буыны да шыртлап куйды. Фәгыйләнең кулы мамык кына мәллә — авыртмаган. Шул кысуга соң. Ул, кабаланып, күнеккән хәрәкәт белән кесәсеннән сигарет чыгарды да Фәгыйләгә сузды. Шырпы ялкыны, дөнья караңгылыгыннан аерып, Фәгыйләнең йөзен яктыртты. Ә шул ут читендә — терекөмеш төсле күз яше. Эреде һәм, шәмдәй ак йөз буенча тәгәрәп төшкәч, ирен читендә туктап калды.
— Ник елыйсың, Фәгыйлә?
— Елыйм?.. Күзгә тәмәке төтене кергәндер.
— Әй, еласаң иде син бер, Фәгыйлә! Җырдагыча.
— Җырдагыча?
— Әйтимме?
— Я. — Гаҗәеп канатлары белән серле бер дөньяга очыртып алып китәрдәй могҗиза көтеп, ул, күзләрен зур ачып, Бәхтияргә текәлде.
Бәхтияр көйләмичә генә, шигырь сөйләгән сыман, түбәнгә, авылга * карап:з
Ике дә генәй түгел, ай. вч фонарь. _
Фонарьлары саен шәм янар.
Ике каш аранда сиксән керфек— =
Керфекләрен саен яшь тамар.— J
дип пышылдады. Кайсыдыр бер тыкрыкта эт улап җибәрде. Тынлап _ торган да, түзә алмыйча, елап җибәргән диярсең. Бераздан туктады - һәм ник, ичмаса, берәр чикерткә аваз салсын — зыңгылдап торган тын- - лык! Бары тик басу өстендә җәймә булып җәелгән яңа ашлык, чык, су X исләре генә бу дөньяның сулаганын, җирнең, арып йоклаган анадай, >- иртә таңнан уянырга әзерләнеп ятканын искәртеп тора сыман иде.
— Яшь тамар?
— Куркасынмыни яшьтән? «
— Нинди кызны куркытмыйдыр ул. Фр-р! — диде Фәгыйлә, иңбашын җыерып башын селкә-селкә.
— Шатлык яше булса дамы?
— Нәкъ шунысы кирәкмәс тә!
— Ник?
— Андые аның бер мизгеллек... Бер бөртек.
— Ташыганы язсын, алайса.
— Анысы нинди?
— Хәсрәтләре белән көйдерә торганы.
— Чү! — диде кыз, бармаклары белән анын авызын каплады
— Әйе. Күз яшенең шундые татлы Сөю, ярату дигән хәсрәт китергәне.. Бусы гомергә бер генә Иң бәхетлесе — шул.
— Кем соң син, кем? — Фәгыйлә һич көтмәгәндә, тартынусыз-ннсез, Бәхтиярнең күкрәгенә капланды. — Каян алдың соң син бу ихласлыкны, Бәхтияр абый?—дип әллә көлә, әллә үкси иде ул. Бәхтияр, нишләргә белмичә, тораташтай тынсыз калды.
— Синнән, Фәгыйлә.— Кайдадыр, икенче бер томанлы дөньяда калган, үзен беренче мәртәбә атландырып йөрткән ат искә төште. Җирән иде ул байтал, нәкъ җиз самавар инде менә! Кояшка каршы чыгып карасаң, йоннары алтын нурлар булып сирпелә дә кала иде. Менә шул байталның озын ялы белән күзен сөртә-сөртә елаганы хәтерендә Бәхтиярнең Җитәкләшеп йөргән күрше кызы, ул җыеп биргән чынаяк китекләрен алмыйча, селтәп торып тегермән суына ыргытканнан соң. Дегет исе, әнкәсе урган камышны арбага төяп кайткан атасының тирләгән күлмәге исе белән бала чагы. Бәхтияр, нәкъ шул вакыттагыча, Фәгыйләнең куе, каты чәченә битен яшерде. Монда аны бернинди рәнҗү табып алмас шикелле. Әгәр дә ул шушы кызга гомерен бирсә, ул аны, чынаяк китекләре итеп, вакыт тегермәненең заяга әйләнгән ике ташы арасына илтеп ташламас микән?
— Кечкенә чакта мин атланып йөргән атның ялы җилдә шулай кыштырдый иде, — диде ул, аның чәчен бармаклары белән аралый-ара- лый. — Әле кайчан гына, кайчан гына!
Фәгыйләнең дә үзен аның бала чагында янәшә күрәсе килде. Алар ниндидер бер ат каршысында. Аның кулында эре тоз сибелгән ипи Юеш иреннәрен шапылдатып, ат шуңа үренә Сулышы кайнчр, каты төкләре белән учны кытыклый Бу —Бәхтияр икән. Иелеп, аның учын үбә
Иреннәре чак кына кыймылдап тора. Кыз аларның вак дерелдәвен сизә. Мыегы кытыклауга түзмичә, кулы тартылып-тартылып китә. Кытыклану түгелдер бу, бәлки йөрәгенең шашып тибүедер, җанының сулкылдавыдыр. Ишетсен бу егет ул шашуны, тойсын ул сулкылдауны — Фәгыйлә, күзен йомып һәм башын артка ташлап, Бәхтияр аның — Фәгыйләнең кулын үбүенә бүтән карышмады.
— Кадерлем, — диде Бәхтияр үзе дә сизмәстән.
Дөнья чиксез тарайды, салкынайды кебек. Икесенә дә кысан булып китте. Бу кысанлыктан качарга, котылырга теләгәндәй, алар бер- берсенә елышты.
— Җырым буласын киләме, Фәгыйлә?
— Син көлмә, яме. Көлмә генә!
— Нидән, нидән?
— Ни әйтсәң дә, дөньядагы иң матур, иң мәгънәле җыр — кеше генә Син генә, — дип өстәде Фәгыйлә бераздан кыюсыз, нечкә тавыш белән.— Тик көлмә минем сүзләремнән. Бәлки юкка сөйләмимдер
— Юкка түгел... Юкка түгелдер.
Бу борынгы җирдә аткан яңа хис чәчәге аларныкы иде. Шунда, бакчалар артында, алма исе белән кичә урылган арыш исе уртасында икәве басып калдылар.
Тупыллар арасында өйләрнең соры шәүләләре төсмерләнә иде инде. Инештән бөдрә бу күтәрелә, һәм ул, суырып алгандай, көндез көтү йөргән уйсулыктагы томан диңгезенә агыла. Ул җирләр, чыннан да, диңгез култыгы булып күренә, үзенә әйдәп тора.
Башта Фәгыйлә, аннары Бәхтияр кунак йорты ягына, әнә шул томан диңгезенә таба атлап киттеләр. Чыклы үләндә эзләре генә каралып калды.
Кое
Иске кое... Көч һәм газап белән
Ынгыраша чыгыр.
Ычкыныр да чыгыр, өзелер күк Үткән еллар — чылбыр...
С. Хәким.
Ширияздан картның урынга авуына бишенче көн инде.
Бәхтияр аны борчырга кыймый әле. Көтә. Түземлек кирәк. Стүдент- лар киткәннән бирле ул картның үз өенә күчте. Хөсниҗиһан килеп йөри,, хәл белешә.
Бәхтпярнең күз төбендәге шеше кайтты. Хәзер инде күзе ат күзе хәтле булып тоелмый. Әрем яфраклары пешекләп каплауның әзме-күп- ме сихәте тиде бугай: тамыры тартылган аягы сызламый. Хөсниҗиһанга рәхмәт. Югыйсә, аягы гына түгел, аяк астында җир сызлаган кебек иде башта.
Эчендәге авыртуы гына әз-мәз сизелә әле. Төн уртасында айга карап улаган эт сыман, бер көйгә җанны тырнап тора. Вакыт-вакыт ул эт бөтен чылбырлары белән тартылып ыргыла.
Авыртуын ул уй белән басарга тырыша. Гомумән, кирәкме-юкмы, кеше һәрчак уйлап йөрсә яхшы Зиһеннең бар истәлеге янып бетеп, көле генә калса да, кеше уйларга тиеш. Уйлаудан туктаган кеше —һавага килеп кергән метеор: янып бетә. Кешегә исә үз омтылышына жит-
мичә янып бетү һич ярамый. Уй юк урында берни юк. Кешеләр, әйберләр, ахыр килеп, дөнья үзе. һәр кеше — дөнья умырткасы. Бәхтияр уйсыз калсын ди. Ул чагында җан ачыйгысы белән камыш урган хатыннын җырын Ширияздан карт күңелендәге тирән яшерелгән җырны кем бергә тоташтырыр? Өченче елгы һава торышын быелгы белән кем чагыштырыр? Ниндидер яхшылыкларны, кемнәрнеңдер кабахәтлеген кем хә- ♦ терендә тотар — әгәр кеше уйлар мәшәкатеннән туйса? Кеше шул уйда гына чын, шул уйда гына яши ләбаса? Хәтердә.. Әйтик. Фәгыйлә
Көн аеруча якты бүген, эссе. Югары урам бакчалары артындагы кукуруз басуы эчендә торып калган җил тегермәне шәүләсен рәшә тирбәтә. Инеш аръягындагы тугайда биш ат утлап йөри. Тугайны кыйгач кисеп, бер төркем малай инешнең түбән ягына балыкка бара Берсе җәтмә тоткан, һәм ул Бәхтияргә малайларга ияргән дәү күбәләк булып тоелды. Авылны ике тигез кисәккә бүлеп куйган юлдан машиналар уза. Баштарак, бу авылга килеп төшкәннең беренче көннәрендә, ул машиналарны үзләре туздырган тузан куып җитә алмый иде. Ул чагында тузаны да әз иде — шуна булгандыр. Хәзер җирне янадан тузан басты. .Машина
2
Китәр алдыннан ул Бәхтнярне эзләп тапты. Җитди иде. сүзе салмак иде. Кичәге шаянлыгы күзендә генә чалымлана. Ләкин аңа җитдиләнү килешми бугай. Кояш нурында яктырып яткан шома ташны мүк басып киткән күк. Йөрсен шунда елмаеп: шаян булсын, җитез, ул шулай матур
— Сау бул хәзергә, — диде Фәгыйлә. — Әле кайтып китмисеңмени?
— Бу күз беләнме?
— Шул күз белән. Мин сиңа кара күзлек бирәм менә, күренмәс.
— Эштә нишләрмен?
Фәгыйлә:
— Ә син эзләрсеңме мине? Килерсеңме? Бер атнадан, тагын ике авылны әйләнгәч, кайтабыз инде без.— дип сорады.
Фәгыйлә соравына туры җавап бирә алмады. Ашыкмый гына, озын мыегын ирене өстенә сыпыра-сыпыра һәм тирә-юньне күзәтә-күзәтә.
— Мин дә кайтам ике-өч көннән, — диде Бәхтияр
— Шалтыратсам ярар микән?
— Менә инде!.. Фәгыйлә...
— Әү?
— Табармын.
Табигать буш. сагышлы: электр чыбыгына ник бер карлыгач кунсын. су буенда ник бер керәшә уйнасын, күктә ник бер карга күренсен Тугай өстендә тилгән генә әйләнә — йомран эзләведер.
Табигать киң, электр чыбыклары буш Аның каравы. Бәхтияр шат — күңел җепләрендә, сәйлән булып. Фәгыйләгә әйтергә теләгән, ләкин әйтми калган, ләкин тәгаен әйтәсе сүзләре тезелешеп тора.
ГАФФАР ф КАШАП ҖЫРЫ
авырайды инде: район үзәге ягына ашлык ташыйлар. Машиналар акыл £ иңгән, үзләренең дөнья тоткасы икәнлеген тойган ирләр сымаграк сал- х макланды. Аларга каршы килгән бушлары сәлам биреп үткән яшь- п җилкенчәк кебек үтеп китә
Бәхтияр дә кинәт кенә үзен әнә шул үзләре туздырган тузанны куып җиткән саллы машиналар хәлендә итеп тойды. Аның да элек җилбәзәгрәк, җиңелрәк һәм үзен иреклерәк тоткан күңеленә олы бер йөк — сөю йөге килмәде микән? Ачык белми әле бу хакта, белми Менә кайтыр Казанга, очратыр Фәгыйләне дә ачыклар.
3
Студентлар күрше районның зур бер авылына китеп барды.
Ә Ширияздан абзый терелмәгән әле.
— Түз инде бер-ике көн, искә төшеп бетми бит каһәр жыр,— дип уфтанды ул.
Ничәнче көн инде Ширияздан карт коесыннан беркем су түкми. Дөрес икән: суы дүрт-биш сөям кадәр күтәрелгәч, тәме әллә нишләде Чәй кайнатырга дигән суны Хөсниҗиһан чишмәдән китерә. Анысының суы тәмле: ниндидер баллы, йомшак.
Ә менә кичә Хөсниҗиһан килмәде. Кисмәктәге су бетте. Төбендә калганы җылымсаланган, тәмсез.
Ярар ла дип, чүмечен чумылдырып кое суын алды. Тәмен сынап карады. Шикләнердәй гаеп тапмады. Артык сусаганга күрәдер дип уйлады.
Түгел икән. Тагын эчте. Шул ук. Саз тәме килми. Газга куеп кайнатты. Картка чәй ясап бирде. Ул да аны-моны әйтмәде...
Тагын өч сөямнәр хәтле күтәрелгәч, коедагы су бүтән артмады. Суы әүвәлгедән күпкә чистарак. Күрәсең, көн саен түгеп, болгатып торма- гангадыр.
Бәхтиярне башта гадәти, аннары саз тәме сеңгән суның инде менә яңадан тәмлеләнү сере уйландыра. Суның тәмсезләнүе мүкле, гөмбәле бура агачларының аста калуы белән аз-маз аңлатырлык үзе. Әмма яңадан тәмлеләнгән чагында да шундый ук бүрәнәләр күмелде ич? Ә су тәмле...
Бәхтияр дулкынлана ук башлады. Шушы сергә төшенсә, картка тәмсезләнү чигенә якынлашкан суны түгеп мәшәкатьләнәсе калмый.
«Тукта, тәмсезләнү чиге?» — дип сагайды ул. Тәмсезләнү чиге.. Бо- лай булгач, тәмләнү чиге дә булырга тиеш бит. Коеның сере — әнә шул ике чик арасындадыр.
Димәк, күтәрелгән чагында кое суы ике чик үтә.
Тәмсезләнү. Моңа гөмбәләр, мүк белән капланып беткән, почмаклары чери башлаган сура ярыкларыннан саркып, су җир дымы белән кушыла торгандыр. Дымлы, юеш катламдагы матдәләр, су күтәрелгәч, эридер, таркаладыр. Ул гына да түгел. Катлам чылангач, шунда җир асты суы тупланадыр. Кое казыганда, беренче су чыккан урынны узып, икенче су катламына төшеп җитәргә тырышалар. Тирәндәге су йомшаграк була. Ширияздан картның коесы да шундыйдыр.
Ә бер тәмсезләнгән су. тагын күпмедер җыелгач, яңадан ничек тәмлеләнә икән соң? Торф катламы турысында гына тәмсез тормый микән ул? Күрәсең, Ширияздан карт аны әлеге торф катламына җиткерми тоткан, шуннан узгач, тәме әүвәлгечә калуын белмәгән.
Бәхтияр шушы уйлары белән кое караңгылыгындагы күренмәс йозакны ача алуына горурланды. Ул гүя әле генә тирән чокырда ятып, дөньяны күрер рәхәтлектән мәхрүм торган да инде менә ул дөньяны биек манара башыннан күздән кичерү, танып-белү бәхетенә иреште. Бөтен нәрсә ачык. Ин кимендә менә шушы кое.
Ә бит тормыш — шул ук кое. һәр тормышның чиста суны тәмсезләп тора торган катламы бар. Ул катламны яңа бура белән каплап куярга, күмдереп аста калдырырга кирәк. Чисталык, сафлык тәме биеккәрәк күтәрелсен!
Гасырларның сазлы катламнарыннан саркып чыккан халык җырлары — әнә шул су.
... Бер Мисыр пирамидасында үзенең төсен җуймаган чәчәк бәйләме табыла. «Бу чәчәкләр меңнәрчә елларның бер мизгел генә икәнлегенә шаһит» дип язганны укыганы бар иде Бәхтиярнең. Ширияздан карт күңелендәге дастанда шул чәчәк кебек. Менә сөйләтер, язып алыр да гасырларның мәңгелек хөкеменә тапшырыр. ..
Соңгы җыру
Кемдә мон бар. кемдә хис бар —
Жырсереншулааласыи .
1 ?
йокыдан яна уянып килгән көннең битен тан белән янгыр юып £ китте. -
Аннары соң авыл өстеннән берара болытларкабарып узды. Әйтер- =
сең лә ниндидер булдыклы хатын мамык мендәрләрен кипсен дип күк * гөмбәзенә элеп куйган да, тузгыта-тузгыта җил аларны читкә алып ки . теп бара. *
Авыл өстеннән мендәрләр, түшәкләр, ястыклар оча. Сүрүләре ак- < тан гына. е
Әллә сон мендәрләр акмыйча, зәңгәр даладагы кар көртләре ышы- * гында ак сарыклар көтүе утлап йөриме? u
Нәрсә генә булып күренсәләр дә, алар бары тик кояш нурлары бе- •- лән каймаланган ак болытлар гына. Жил аларны теләсә ничек укмаш- ” тыра, тарката, бөтенесен бергә куып китереп, яшен камчысы белән кый- » ный-кыйный елата да, юаш ак бәрәннәр итеп, бүтән илләргә куып китә.
’ Ак болытлар мәңгелек хәрәкәттә. Кешелек хәтерендәге җырлар кебек.
Болытлар үзгәрә, мендәрләр... сарыкларга әйләнә. Ә җырлар — җилдән җитез елларның туры һәм тугры атлары алар; бөтен рухлары, теләсә кемне әсир итәрлек кыңгыраулары белән киләчәккә таба ыргылалар.
Бәхтияр капка төбендәге эскәмиягә, Ширияздан карт янәшәсенә утыра. Алар койманың тузган рәшәткәләрен алыштырдылар. Хәзер ял итүләре.
Болытларны күздән кичергәч, Бәхтияр карашын аргы яктагы кырларга күчерде. Каршы якта — үрле басу. Арышын суктыргач, саламын җыеп, инде сөрергә дә керешкәннәр. Гайрәтле «К-700» тракторы басуның калку маңгаена кара буразналар сыза.
Кеше маңгаен еллар да шундый ук тирән сырлар белән челтәрли. Ширияздан картныкы, мәсәлән. Инде аның йөзенә пәрәвездәй нечкә эзләргә дә урын калмаган. Озынча борынына хәтле челтәрләнеп беткән. Бар җирен үткән гомеренең сары сукасы сукалап ташлаган. Тик бит очларындагы бармак башы хәтле урын гына кагылгысыз калган. Алсуланып тора хәтта Аннан өстәрәк — чем-кара күз—төбендә ак болытлар чагылган ике кое Бүген алар Бәхтияргә буш булып күренә. Әле кичә генә алар төпсез мәгънә белән тулган шикелле иде. Инде —буш сыман. Ул кое төбендәге алтын мәгънәне хәтер чылбыры белән суырып чыгарып. тамчысын да түкмичә, Бәхтияр үз хәтеренә салып куйды
Бәхтияр таң беленер-беленмәстә сусап уянып китте Өйалдында йоклый иде. Тәрәзәгә күз салды. Караңгы, йолдызлар күренми. Өстендәге тунны ачуга, тәненә чирканчык энәләре чәнечте. Тун астына кире чумарга уйлады. Тик үз-үзен сынатасы килмәде. Кармаланып өйалды ишеген ачты, болдырга чыкты. Стенага эленгән чүмечне капшанып тапты да савыттан чумырып су алды. Су тәмле иде. Балланган диярсең. Аннан, сязелер-сизелмәс кенә итеп, кар исе килә кебек.
— Чык монда!.
Бу тавышка сискәнеп китте Күрмәгән иде — болдыр ишеге ачык тора икән. Ул үзе дә, ник икәнен белмичә, аяк очларына гына басып, ишек яңагына барып сөялде: гүя тавыш күбәләк тә шуны куркытасы килмәде. Ишегалды караңгы иде әле һәм башта бернәрсә дә шәйләмәгәнгә, буш күренде. Кайдадыр ниндидер тамчы тама Бүтән тавыш юк
«Чык монда!..»
«Кем булыр икән бу?—дип уйлады Бәхтияр.—Карт авырып ята ич».
Айны болытлар каплаган. Аларнын ертык урыннарыннан тулып, җиз кебек кызарып ай күренгәндә, бөтен ишегалды калтырап торган зәңгәрсу шәүләләр белән тулды. Шушы минутта ук ул кое чыгыры астыннан Ширияздан картның соры-зәңгәр йөзен шәйләп алды. «Айдан төшкән мәллә бу? — дип уйлады ул.— Әллә коесыннан чыгып киләме?»
Уеннан шомлана калды. «Карт, чыннан да, авырып ята ич?!.»
Ул, өйалдына кире керергә дип борылырга теләсә дә, әле кабынып, әле сүнеп торган сары йөздән күзен ала алмыйча, сак кына итеп бер баскыч түбән төште. Карт, бөтенләй бөрешеп, кое артындагы бүкәнгә утырган, ахры. Чыгыр баганалары һәм чыгыр үзе аның йөзен рам белән чикләгән. «Улмы соң бу?» — дип уйлады ул һәм, түзә алмыйча, караңгылыкка:
— Нәрсәгә мин сиңа? — дип кычкырды.
«Әгәр дәшсә, бу — ул».
— Йокың бик басса, кыстамыйм, — диде карт.
— Ник анда утырасың, Ширияздан абзый?
— Җан сызлаганда күз йокламый, олан.
Тагын ай калтыранып алды. Аның яктысы бу юлы бар нәрсәне яңадан өн итте. Бәхтияр картны кызганып куйды. Аны юатасы, җыен мәгънәсез сүзләр сөйләшеп утырасы килде.
— Әллә берәр тол хатынны уятып килдең инде шунда? — дип шаяртты, аягына ниндидер галуш элеп, аның каршына килеп басты. Карт тәмәке тартып утыра иде.
— Үземнең тол җанны уяттылар әле монда... Кылыч тавышларың ишетәм.
Бәхтияр сагая калды.
Ай югалды. Кайдадыр читтә утлы канатлары белән аҗаган кагынып алды. Шуның бер чите Бәхтияр күңеленә тиеп китте: картның сүзе серле тоела иде. Ул тирән итеп иснәде дә, җылы төренеп, кое сәкесенә, картка кырын утырды, йокысы килә иде.
— Син авырыйсың ич, Ширияздан агай, мә, тун бөркән.
— Ауга алып барган эткә борынчак киертәләрмени?
— Нәрсә, нәрсә?
— Мин сиңа кызлар баласын сөйләргә җыенам... син миңа тун ябасын... Безгә тун — тиздән җир... Җиңелчәдән җөреп калырга кирәк...
Карт урынында кымшанып куйды. Бәхтияр хәзер генә аның иңенә чуклы калын шәл ябылганын күреп калды. Карт тирән итеп тәмәке суырды. Болытлар белән күмелгән ай кебек, тәмәке яктысыннан йөзе калтыранып куйды.
Бәхтияр йокы белән тартышканын аңлады һәм, куркыныч төштән- арынырга теләгәндәй, күзен зур ачып картка каршы борылды.
— Мин бит язып бара алмыйм.
— Борчылма җукка. Үзем язып барам.
— Үзем? — Бәхтияр аптырады.
— Зиһенеңә язам... Кылычларның ничек чыңлаганын ишеткәнең, бармы?
— Ә синең?
— Төркестанда минем ротаны бакыр җыланнар өере диләр ие.
— Кем?
— Басмачылар.
— Ә бакыр елан?
— Ни нәрсәме?.. Ул, олан, үкчәң белән бассаң, колагыңнан чыга торган җылан. Менә ник алар без килеп чыккан тирәдән үкчәләрен җиргә тигезмичә кача ые... Бусы аның әкият түгел... Безне сөйләргә... әкият итеп... җырак әле... Кызлар баласы әкиятеннән дә җырак.
— Бусы якынракмыни?
— Каршында.
Карт, тәмәкесен соңгы кат суырды да, калкынып, төпчеген ләгәнгә ыргытты.
.— Алар бер кыз, ике ир туган булганнар, — диде карлыккан, тонык тавыш белән.
— Кемнәр? — дип сорады Бәхтияр. Тәнендә кайнар дулкын уйнак- ланып алды: «Шушы»! — дип уйлады ул.
— Кызны, Шәһирбануны, атасы гел үзе белән бергә болан ауларга алып йөри икән
— Аталары кем?
— Шаһ. Хатыйп шаһ... Бервакытны шулай, җиде үзән, җиде үр кичеп. ике улын алып, Шәһирбануны ияртеп, шаһ елга ярына килеп чыга Күрәләр — алар куып килгән болан таш кыя очына менеп баскан. Кичке кояшта боланның мөгезләре алтын булып яна, кояш нурын кырыкка телеп, кырык тарафка чәчә, тоягы белән типкән җирдән утлы ташлар чәчрәп оча.
«Бу — синеке!—ди Хатыйп шаһ кызына. — Атып төшерә алсаң, ике каламның икенчесен сиңа бирәм».
«Ә миңа ишә кала?» — дип сорый төпчек улы. Җанына курку йөгерә
«Сиңа беренчесе».
«Ә миңа ничә? — ди өлкән улы. — Минем калага минем тәнем белән ■башымны аерган арадан гына үтәрсез! — дип, булат кылычын суырып чыгара да: — Синең шикелле эткә кала биргәнче, эт күк каберсез булыйм», — дип агай-энесенә ташлана.
«Үз каныңны үзенә эчертми торып, сиңа кала калдырмыйм!» — дип, анысы да алмаз очлы сөңгесен абыйсына каршы бора.
һәм агай-эне. атларын күз ачып йомганчы бер-берсенә каршы бастырып, сөңгеләрен сөңгегә, кылычларын кылычка тери. Янгир катыш боз өермәсенә охшап, бер-берсе белән аталары үлгәч мирас булачак калалары өчен сугыша да башлыйлар.
Эчләренә шайтан өермәсе оялаган шикелле, араларына беркем керә торган булмый. Миләш саплы сөңгеләре бер-берсенең калканнарына бәрелеп сынгач, бер-берсенең кылычларын җиде җирдән тураклагач, атларыннан төшеп, хәнҗәрләргә ябышалар. Алар сугышкан җирдә үлән көя, туфрак, кан белән тугланып, сазлыкка әйләнә. Сазлык аларны башта тездән, аннан кендектән, аннан күкрәктән, аннан муеннан күмә. Болар, тешләрен бер-берсенең муеныннан ычкындырмый, атлары-ниләре белән үз каннарында үзләре тончыгып үләләр, үз каннары белән кушылган җирдә зыярат табалар. Иң соңыннан иң олысының гына башы калкып кала.
«Миңа ник кала калдырмадың?» — дип сорый ул, һәм аның сонгы тамчы каны күз яше булып сазлыкка тама.
«Ә мин сине җиде калага бер баш итмәкче идем», — ди дә шаһ булат кылычы белән аның башын кисеп тә ата.
Уллары өчен оялып, ул Шаһирбануның күзенә туры карарга да кыймый
«Ике калам бер кызыма насыйп икән», — ди.
«Ә тидерә алмасам?» — ди кыз һәм алтын мөгезле боланга алтын очлы угын төзи, йөрәгенә ир туганнары өчен әрнеп үпкә каны сава, иртәнге ай төсле ак бите буйлап энҗе-энҗе яшь тәгәри. Ә үзе, Чакмар аты •биеп торса да, сөлектән сынын, җәясе шикелле артка таба каерып, ут
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШЛИ ҖЫРЫ
тояклы боланның ярсу күкрәгенә төбәп ук ата. Ук оча тора, ә Хатыйп шаһ кызына:
«Атып төшерсәң, шул кыя башына кирмәнчек салып бирәм»,— ди.
Әйтеп тә өлгерми, алтын ук боланга барып та җитә. Тик боланның янбаш сөягенә генә барып кадала: яраланган җәнлек, мөгезләре белән кояшка җитәрдәй булып бер омтыла да, үткән яшьлек, аккан гомер сыман, мәңгегә югала.
«Хәзер нишлисең?» — дип сорый Шәһирбану атасыннан.
«Кыя башына кирмәнчек салам, — ди шаһ. — Кылыч тотарга, ук төбәргә шушында өйрәнерсең, кирмәнчектә торырсың. Хәзер минем меңба- шым син»,— ди. Шулай дип, атын җиде чуклы камчысы белән көйдереп ала да җиде тау, җиде үзән аша баш шәһәренә оча.
Таш кыя башына шаһ кырык көн эчендә кырык тәрәзәле кирмәнчек салдыра. Шаһирбану урманнарда кылыч белән агач кыеп, далаларда сөңге белән киек куып, елгаларда ук белән балык аулап гаскәри һөнәргә өйрәнә. Үзе белән бергә килгән җиде ахирәт кызын да өйрәтә. Кырык көн, кырык төн кылыч кайрап, сөңге очлап, ук телеп кырыгышар айлык атлар белән дөнья айкагач, кайтыр юлга чыгалар.
Шаһирбану Чакмары өстендә алдан оча. Ахирәтләре аның артыннан көчкә өлгерә. Беренче торакка җиткәч үк, йорт башларына эленгән юкә пумалалар күрәләр. Сак манарасы башындагысын сумалалап яндырганнар— сабы гына көйри.
«Аһ» итә Шаһирбану. Илләренә яу килгән!
Шуннан туктамыйлар. Баш кала утырган тауга күтәрелүгә, барчасы беравыздан еларга, сыкрарга керешә. Шаһирбану чулпыларын чишә, ачы җилдә ургып-ургып чәче җилпенә. Еламый. Кырык көн, кырык төн кылыч айкаган кулы хәлсез кала. Үзе, тау түбәсеннән ишелгән кар йомгагы булып, ак Чакмары ияреннән кара көйгән җиргә сыгылып төшә. Суынган күмерләрне тырный-тырный, ул да елый башлый. Яу килеп, баш каланы хәрабә кылган. Җан әсәрен калдырмаган, кол иткән. Кояш кара, һава кызыл, елга канлы. Кызлар туган өйләрен, җиңелгән илләрен кызганып ыңгыраша. Ә Шаһирбану, елау-сыкраудан туктап, кинәт җил өргән утлы күмер шикелле ялкынланып киткән күзе белән дошман атлары, куылган коллар эзе сузылган юлга текәлә. Тузанлы җил ул яктан әсирләрнең:
Үзәннәр, үрләр, сезләрне Безгә бүтән күрү юк Бәхетлеләрнең йөрәген Кылыч кискән, тишкән ук.— дигән үксүле зарын китерә.
Шаһирбану:
«Кыз батырлар! — ди. — Кичә акчарлаклар идек, бүген бөркетләргә әйләник! Бүреләр өере белән алышып, көч-сәләтебезне сынар чак җитте. Ил күзе безгә текәлгән. Күзе яшьле батыр булмый. Әйдәгез, җилдән узып, дошман артыннан!
Халык өчен үлгән батыр мәңге үлемсез ятыр.
Халык өчен җиңгән батыр яшәргә диеп кайтыр
Ә хәзер, этләр белән бүреләр туена ризык булмас өчен, туганнарыбызны җирлик!» Җирне мамык итеп, үтерелгәннәр ята. һаваны даган итеп, асылганнар чайкала. Кызларның йөзенә сагыш төне куна, йөрәкләрен үч сусавы көйдерә.
Алтын кадаклар белән кагылган итеге, франк сукносыннан тегелгән чикмәне, бакыр җөббәсе, алтын укалы кеш бүрегеннән Татагайрәш батыр ята. Шәһирбануның сөйгәне. Күкрәгенә тәңкә хәтле генә булып каткан кан табы уртасындагы дошман угын җил калтырата... "
Үлем тынлыгында бер яралы сугышчының соңгы сүзләрен ишетә Шаһирбану:
Кылыч алмый суырып
Дошманны кыраем дип.
Шаһ тез чүкте кол булып.
Сенгемне куяем дип.
Анын каны булып безне» кан акты. Аны жаны булып безне» жан чыкты Мирасы анын снка — кара бәхет. Хода снна риза кыла канлы тәхет...
Шаһирбану бу сүзләрдән, киек тәненә кадалган ук шикелле, калтырап китә. Тәне калтырый, җаны тетрәнә, ә күзләре нәфрәтеннән утлы күмер булып йөри. Сөйгәне Татагайрәш күкрәгендәге укны суырып чыгара да иярендәге укчасына яшереп куя. «Илне саткан атам йөрәгенә», — дип ант итә ул. Ә кызларга карап болай ди:
Атам булды йерәгемнен ярасы.
Кызыл кандыр күзләремне» карасы. Еглан йерткән күнелендә —хыянәт. Ошбу уктыр — мәнем атама кыямәт) .
...Сәгать унберләр Аръяктагы тракторларның берсе, ватылыптыр, ахры, туктап калды. Ширияздан карт та, нәкъ шулай, дастанын сөйләгән җиреннән кырт киселгән иде. Аны коры ютәл басты. Ул буыла, җиргә кадәр диярлек бөкрәеп йөткерә. Күрәсең, августның таң алды салкыны куырып алган аны. Култык астыннан кочаклап, урынына кертеп яткырганда, картның бөтен тәне, тегермән кәүшасы кебек, вак калтырау белән дерелди, тәне кызу, тирләп чыккан иде.
— Алдадым... бугай сине,— диде ул. Теше-тешкә тими иде. — Ым-сындырдым...— Бәхтияр аның өстенә юрган япты—Тагын яп, салкын,— диде карт. Иңеннән алып тунын да япты.— Син бар инде... ят...
— Сиңа чәй кирәк,— диде Бәхтияр. Бөтен күңеле белән картны кызгана башлады. «Мескенгә чәй ясаучы кеше дә юк икән авыра-нитә калса»,— дип уйлады.
— Бар, ят. — Карт башыннан ук бөркәнгән. Тавышы баздан чыккан сыман тонык, көчсез.— Мин күнеккән.. Япан кырда буран чыкмаса, суык кына... адаштырмый...
Бәхтияр газ өстендә су кайнатып чәй ясады, салып бирде. Карт, тимер караватына утырган килеш кенә, өрә-өрә чәй эчте, шикәр капмады
— Үпкәләмә инде... олан,— диде ул Бәхтияргә, каш астыннан гаепле караш ташлап. — Тик ул тәки атасын үтерә бит... Үз юлында гаскәр җыеп, дошман явын куып җитеп туздыра да, атасын тотып, таш кыядагы кирмәнчеккә томалап куя. Чишендереп, тере килеш... Ни ашарына... ни корал Оныткан атлы кыланып, Татагайрәш аркасыннан алган укны гына төшереп калдыра. Шаһ шул укны үз йөрәгенә чәнчи.
Чәй эчкәч, карт тынып, җиңеләеп киткән сыман булды. Урынга ятты. Күзе йомык, йөткергәч, хәл алгандай, тирән-тнрән итеп сулый башлады Аннары тәрәзәгә борылды. Пөзе ап-ак, кипшенгән иреннәре юка, зәңгәрсу. Күзендә, мәңге китмәс шикелле булып, ниндидер үкенеч, са- 1ыш мөлдери.
— Таң ата... Тик бу яктылык, кем... Бәхтияр олан... кое төбеннән. Балыкны коега салсалар, сукыраюына ул гаеплеме’
Карт саташа башлаган иде. Бәхтияр, кулъяулыгын салкын суга манчып. аның маңгаена куйды. Бары тик шуннан соң гына ул анга килгәндәй ачык итеп:
— Иртәгә сөйләп бетерермен... Син инде бигайбә... савык чак бул- сае ..— диде дә йоклап китте
ӘХӘТ ГЛФФАР ф КАШАП ҖЫРЫ
Аның янында бераз утыргач, утны сүндермичә генә, Бәхтияр өйал-дыңдагы урынына чыгып ятты. Ләкин күзен йокы алмады. Тышта шыбырдап кына яңгыр ява. Тәрәзә өлгеләрен зәңг.әр ялкын белән сыйпап яшен калтырый. Бәхтиярнең уенда, яшен чаткысы булып, шаһ йөрәгенә төбәлгән ук калтыранды...
Ә калай түбәне янгыр шавы дөбердәтми мәллә? Әллә соң анда, Шә-һирбану гаскәрләреннән миһербан-шәфкать сорап, дошман явы чәбәләнәме?
Таң ата. Бәхтиярне йокы баса. Бер генә тәрәзәле караңгы өйалды чиксез озын туннель итеп тоемлана. Менә ул, кулын сузып, алда төсмерләнгән яктылыкка карап бара. Яктылык та аңа каршы килә, ә ул Фәгыйлә йөзе икән. Ябык, ак яңагы юка кара чәч белән каймаланган, борын сызыгы, сизелер-сизелмәс башланып, текә дугаланган сирәк каш булып китә, озын керфекләреннән күз төпләренә күләгә кунган, мангае киң. Аннары соң караңгылыкны, Фәгыйлә сурәте белән бергә, яңа яшьнәгән яшен чәчрәтеп вата...
Уянып күзен ачканда, өйалды яп-якты иде. Төнге аҗаганнар стенага ябышып калган күк. Бөтен җирне кояш нуры яктырта.
Торып чыкса — ишегалдында гадәти кыяфәте белән Ширияздан карт йөри. Бакчадан ярты чиләк кыяр, помидор җыеп кергән, шуларны юып маташа иде.
Көн эссе, аяз, саф.
«Аның кичәге әкияте төш кенә булмады микән?—дип уйланды Бәхтияр. Аннары үзен: — Бүгенге әкияте»,— дип дөресләде.
— Тордыңмы?—диде карт, берни булмагандай елмаеп. — Әйдә, ашыйбыз тозлап монауларны... Хөсниҗиһан иртән сыер савып киткән... Сөте тәмле минем сыерның.
Картның борын очына, иягенә чиләктән чәчрәгән су тамчылары кунган, ә аларда кояш нуры чагыла иде. Моның белән ул балага охшап калган. Кичәгене һич искә алмады, әйтерсең берни булмаган. Сүзсез генә ашадылар, чәй эчтеләр.
— Инде дә бер эш барые, олан... миннән җимерек калмасын — каршы рәшәткәнең черегән җепсәләрен алыштырыйк әле. Син дә авырыксынма, зинһар. Миннән җимерек калмасын.
3
Бәхтияр Ширияздан карт янында утырганда, трактор тавышы ишетелде. Бераздан ул үзе дә күренде. Мәрдәнша. Арбада, алгы такталарга тотынып, Хөсниҗиһан баскан. Капка каршысында трактор туктап калды. Хөсниҗиһан, теге як борттан төшеп, аларга якынлашты. Кулында төенчеге бар иде.
— Менә, әти, алма бөккәне пешергән идем, коймак.
— Нәрсә җөрнсең инде мәшәкатьләнеп. Ач түгел лә. Җитмәсә, трактор куып.
— Безнең комбайнчыларга аш илтү, әти. Юл ыңгаеннан сугылу.
— Инде дә эшең... Чегән күк бер җирдән икенчесенә... Хәтә'.. Үз җи-реңдә аягың басмаган җир калдырмыйча җөреп калу үзе бер бәхет инде ул. Картаелды менә. Икенче кат басып чыгаргае җылы җиргә. Иң киме — карап...
— Әйдә соң,— диде Хөсниҗиһан.— Җил өрдереп кайт безнең белән бер.
— Каплардан урыйсың?
— Иортөстеннән. Күкертлектән... Ядегәре тагын — Кашан кырынук барып чыккан эш ясап. Берүзе... Әйдә.
— Җир җылысын җылы тән белән тою мәслихәт инде анысы. —
Карт сораулы караш белән Бәхтияргә карап куйды.—Карап калу да үзе бер гомер, ә?
— Иярәбез мәллә? — диде Бәхтияр.
— Үкенечкә калмасын соң!..
һәм менә алар трактор арбасында. Ширияздан карт Бәхтияр белән £ Хөсниҗиһан арасына басты. Күзе җанланып, каршы җилдәнме, дулкын- £ лануданмы йөзе кызарып китте. Түземсезләнеп, башын як-якка борга- = лап кына тора. з
Хөсниҗиһан җил тузгыткан чәчен җыйный.
— Малаең кергәнме сон. Хөсниҗиһан апа? Ф
Ялгышмады Бәхтияр. Хөсниҗиһан өчен шуннан кызык сүз булмас-
лыгын дөрес чамалады.
— Кайтты, кайтты! Сынауларын биргән, тик билгеле түгел ди әле. «•
Конкурс үтәсе калдымы ди шунда... Дүрт тә бишкә биргән, дүрт тә * бишкә! -
— Әйткән идем бит мин.
— Ә нәрсә дигән идең?
— Яхшыдан начар булмый дидемме әле?
— Истә дә түгел инде.
— Ә нәрсә истә? —диде Бәхтияр.
Хөсниҗиһан йөзен читкә борды.
— Мин, тишек авыз, артыграк сөйләшеп ташлаган ул көнне.
— Иртәгә китәм. Хөсниҗиһан апа.
— Аңламадым да, Бәхтияр... Безнең авылда нинди йомышың төшкән иде соң синең? Терелдең дә бугай инде, ә үзең гел монда әле.
— Күзнең шеше кайтсын дип көтү иде дә... Озакланды.
— Эч авырта дигән идең, беттеме, ничек?
— Бетте. Китәм иртәгә.
Беравык сүзсез бардылар.
— Соң... килеп кит кичен.
— Килеп дип Беркөн дә мәшәкатьләп...
— И-и-и.. Сөйләшеп утырырсыз шунда. Болай сүзгә начар кеше түгел ул. Кеше ярата.
— Кем, малаеңмы?
— Ә ул китә инде төштән соңгы автобус белән. Алсалар укырмын, ал масал ар, шул китүдән КамАЗга китәм ди... Иремне әйтүем әле, Ногманны!
— Әле бер көн генә...
— Әле бер көн генә аны... ачу бер килсә. Керттем инде, нишлисең. Язган булгач... Элек болан ук түгел иде... Тәүбәләргә килдем дигән булды инде. Нишләр менә. Кайтканнан биртен авызына аны-моны алганы сизелми әле сизелүен. Бик тәүфыйклы.
— Кабат башлар дип курыкмыйсынмы соң?
— Куркамрак шул! Ялгыз баш та читен... Ялгызлык ул. наным, хатыннар башына түгел, эт башына төшеп тә ябагаларын койдырта Күрми дә каласың икән ич ул гомер дигәнне!. Шуңа керттем Ногманны да. Тәүбәләре белән башларымны ашамаса инде Кызгандым чукынчыкны.
Тормышның үз шәригате бар шул. һәм, Хөсниҗиһан кебек, шундый җаннар бар — эчләре тулы иман! Иллешәр сажиннан бәреп чыккан чишмә сыман, тормыш кайберәүләргә авырлык өстенә авырлык өя тора. Әллә соң, суы сыгып чыгарылган алма шикелле. Хөсниҗиһанның яхшылыкларын бәхетсезлек шулай мул итеп кысып чыгара микән?
Юл кисеп үткән тирәнрәк ерганакларга сулар җыелып калган иде Трактор аларны чәчрәтә-чәчрәтә чаба. Каршыга ашлык төягән маши-
налар очрый, арттан бушлары узып китә. Кырда тик машина гөрелтесе генә. Югыйсә, табигать тын. Дүрт урында сигез комбайнчы, әллә ничә шофер ашаткач, соңгы җир итеп, Кашан ягына юл алдылар.
Кашан үре. Мәрданша тракторы, күтәрелә барган самолет сыман, үргә үрмәли, һәм менә күтәрелеп бетә дә, бинокльнең юан башыннан карагандагыча ерагаеп, басу күренә. Аның түрендә — комбайн, туктаса да, эшләп тора. Бодай арасындагы карт наратлардан кыска-кыска күләгәләр төшкән.
— Бункеры тулган,— диде Хөсниҗиһан.— Я безне көтәләр. Карыннары ачкандыр мескенкәйләремнең.
Шул мәлдә Бәхтиярләрне машина әйләнеп узды.
— Бункерлары да тулган икән. Нәкъ вакытында килгәнбез.
Ширияздан карт зур кызыксыну белән, хәтта кабаланып һәм нәрсәдәндер оялган кебек, тирә-юньне күзәтеп барды. Егылмас өчен ул аягын киң аерып, бөкрәя төшеп баскан, борт тактасына чытырдап ябышкан.
— Әүвәле... Ә-әнә тегендә...— Ул ияге белән каядыр алга ишарәләп күрсәтте.— Әнә тегендә... Безнең... минем ызаные.— Карт Кашан кырына түгел, моннан күренеп торган икенче бер үргә ымлый булып чыкты. — Ә бу җиргә без алма җыя киләдериек. Кыраулар бер куыргач... и-и-их!.. — Ул авызларын ук чәпелдәтеп куйды.
Аларны узып киткән машина комбайн янына түгел, киң елга яры буена табан китте. Бер мәл тукталып, аның шоферы кабинасыннан чыкты да, кулын йөзгәндәгечә кыландырып, Мәрданшаны да чакырып карады: су коенабыз, янәсе.
Мәрданша тракторын комбайн каршына китереп туктатты да сүндерде. Берәм-берәм җиргә коелыштылар. Хөсниҗиһан да авыр гәүдәсе белән сикереп төште. Басып кала алмады, артын-артын чигенеп, салам чүмәләсенә барып терәлеп калды. Ширияздан карт әле тегеләй, әле бо- лай итеп карады, ләкин Бәхтияр кочагын җәеп торса да, борт аша атлап чыгарга кыймады. Ниһаять, ул да җирдә.
— Кырда булмаганга ни гомер икән инде...—дип, ул, нидер эзләгән шикелле, аяк асларына карана-карана йөренергә кереште.
— Кайда соң бу? Әй, Ядегәр! — дип кычкырды Хөсниҗиһан.
— Су коена киткәндер,— диде Мәрдәнша, арба ышыгына килеп утырды.
— Комбайнын эшләтеп калдырыпмы?
— Җә җоклап ятадыр,— диде Ширияздан карт. — Бу эсседә. Ә бит җаңгырга, җаңгырга бөркү. Әнә, тургай әсәре юк.
Комбайнның салам җыйдыргычы артыннан комбайнчы күренде.
— Эше комбайн сүндереп торырлык булмаган икән,— дип көлде Мәрдәнша
— Шул телең булмаса.. —Хөсниҗиһан кулы белән эчен тоткан Ядегәрдән тизрәк читкә борылды. — Кая утырасың, Ядегәр? Аш суынды инде. Иң актык кеше — син.
Хөсниҗиһан Мәрдәнша алып төшеп саламга хтырткан термосны ачты, сумкасыннан ашъяулык, тәлинкә-кашык, ипи чыгарып урнаштырды:
— Әти, аша әйдә син дә.
— Кая...монда ашау... — Ширияздан карт, куркынып әле Ядегәргә, әле Хөсниҗиһанга каранды. — Нишләгән ул, оланнар?
Барысы да Ядегәргә текәлде. Ә аның йөзе ап-ак, аскы иренен тешләгән, чәче чуалып, тирле маңгаена ябышкан. Ул бер-ике адым атлады да җиргә сыгылып төште.
— Сук-кыр эчәк... имансыз... Шартламагае... икенчесе, егетләр...
Мәрдәнша, сикереп торып, тракторына менеп утырды, инде тар гына калган бодайны кистереп, су буена, рәшәдә калтыранган машина
ягына юл алды. Ядегәр, кырын яткан килеш, тезен эченә терәп куырылып килде.
Тормозларын чытырдатып, машина килеп туктады.
— Өлгерсәң, жарты сәгать сиңа, Сәет эне,— диде Ширияз- ♦
дан карт. з
— Беләм, бабай. з
Сәет билгә кадәр ялангач, ялан аяк. Бәхтияр белән икәүләп, Яде- гәрне кабинага кертеп утырттылар. Ширияздан карт читтән булышка- 5 лап йөрде. 3
— Кабаланмагыз, оланнар. Бу кырлар авыру гына түгел, бала та- *
булар да күрде... Үлгәнне дә... Бодаен урып бетереп киләдерме икән. ♦ Бүленде. ' о.
Машина киткәч, Мәрданша комбайнны сүндереп төште. <
— Ярдәмчесе кая киткән соң моның’ е
— Үз малае иде,— диде Хөсниҗиһан. <
— Бүген көтү чираты җитте аларнын. Шунда киткән,— диде Мәр- u дәнша.— Әйдә, утырышыгыз. Бүген бу кырны бетерәм дип чыгып кит- £ кән иде... бетерде пычагым... Дөнья гел син дигәнчә генә түгел шул ул. *
Хөсниҗиһан тәлинкәдәге ашны нишләтим икән дип уйлап торды да ф кире термоска бушатты.
— Ядегәргә язмаган икән... малга бирермен.
Ашъяулыгын җыйнап, кашык, тәлинкәне сумкасына салды
— Булдыгызмы? — дип кычкырды Мәрданша.
Бәхтияр трактор ишегенә барып тотынды:
— Буш кайтмыйк инде. Әйдә, бушат бункерын арбага.
— Ничек инде, хуҗасыз... Хәзер малаена җиткерерләр Ядегәр абыйның, килер, бушатыр.
«Ник мондый бу?—дип уйлады Бәхтияр. — Нинди көч шулай кире итә икән аны?!»
һәм ул, катгый карарга килеп, баскычтан югары үрмәләде, стартерга һәм газга басып, комбайнны кабызды.
— Куй арбаны бункер астына! — дип кычкырды ул, ике мотор тавышын уздырып. —Җиргә түгәм, югыйсә!
Ул бункер көрәгсчләрен хәрәкәткә китерде, җиргә берничә уч бодай түгеп күрсәтте.
— Төш аннан, естудин! Менеп сугып төшерәм хәзер... Ватасың ич!
Мәрданша чәчрәп җиргә сикереп төшкән иде дә, биленә таянып, кар- шысына Хөсниҗиһан килеп басты. Кулын бутый-бутый нидер кычкырды да ахырында аны эткәли-төрткәли кире куып менгерде. Мәрданша аның төрткәләүләреннән чыдый алмый көлде:
— Кытык... килә ич, кит моннан,— дип шыркылдады ул. Тик. әйләнеп килеп, арбасын бункер ягыннан комбайнга янәшә куйды. Буылып торган суны ерып җибәргәндәй, арбага ишелеп-ншелеп бодай ташкыны агылды.
Шуннан Бәхтияр төшмәде. Ул. куллары калтырануын да сизмичә, тизлек күчергечне алга этәрде, әкрен-әкрен генә, әйтерсең лә динамит төялгән машинага утырган кебек, муфта аергыч педальне ычкындырды. Алдагы һәм арттагы һәрнәрсә хәрәкәткә килеп, күзенә бер чүп килеп кунды Күзеннән әллә шул чүп, әллә башка нәрсә аркасында яшь саркып чыкты. Җнңелчә калтырану белән кузгалып киткән комбайн, сал шикелле тирбәтеп кенә, аны инде киңрәк елга хәтле генә сузылып яткан бодай кырына алып кереп китте. Аягына басып һәм бөтен буена сузылып, ул бункер авызының читеннән күренеп торган бодай агымын күрде. Гүя анда, ургып-ургып, алтын шарлама кайнап тора иде.
Комбайн яныннан, кулларын болгый-болгый, Мәрданша йөгерә.
— Туктат! Башың ике мәллә... туктат! Естудин!.. .
Бәхтияр аңа ак кепкасын болгап көлә.
в <к У • ю
65
— Тагын кил, Мәрдан!.. Күрсәтик әле бер!..
Дугаланып кергән җирдән борылганда ул артка борылып карый. Анда, кулын каш өстенә куеп, Ширияздан карт карап тора. Ул көчле җил сындырган, ләкин тамыры белән туфрагына нык береккән таза нарат шикелле генә күренеп калды.
Хедер канатлары астында бодай чәбәләнә. Комбайн, Бәхтиярнен үткән гомер секундларын санагандай, бөртекләп ашлык җыя. Әле кайчан гына соң, менә шушылай, Бәхтияр комбайнда эшли иде. Кичә генә кебек. Менә бункер яңа бөртекләр белән тулар, ә алар санынча булып җыелган минутлар аның унбишенче яшенең комбайнлы җәен кире кайтарыр да, алтын башаклы кечкенә генә басу итеп, алдына җәеп салыр кебек. Бәхтияр уе белән ул басуның алтын парчасын ачып карый Ә анда... кыш. Атасы үлгәннән соңгы кыш. Әнкәсенең җилпучында тагын бер ипи изәрлек кенә калган он... һәм менә колхоздан боерык белән алынган бер капчык бодай. Тегермән. Җылы он чишмәсе. Бәхтияр капчык тотып тора, әнкәсе он тутыра. Соңгы учын җыеп салгач, кулына щетка ала да он ящигын ялап алгандай себерә... Җирдә бер башак та калмасын өчен, комбайнны ничек тотасын белә Бәхтияр.
Башка җитеп кире борылгач, бункер тулды. Хөсниҗиһан Мәрданша белән кайтып киткән. Ширияздан карт Кама ярына барып баскан: канатын җыеп, тау башына кунаклаган тилгәнмени!
Бәхтияр комбайнын туктатты. Хәзер генә эчәсе килгәнен сизде: «Су...» Әнкәсе, камыш уруыннан туктап, әкрен генә аңа борыла.
«Ә-ә, сумыни? — ди ул, елмая һәм урагын иңбашына салып иелә дә читләрендә камыш үскән күлне аңа суза: —Эч, улым!»
Аннары кипкән камыш көлтәләре төялгән йөк артыннан китә. Ат дилбегәсен Бәхтиярнен атасы тоткан. («Әти, син күпме фашист үтердең?»— дип сорый бастырыклап төялгән йөкнең иң өстендәге ике көлтә арасына сузылып яткан кечкенә Бәхтияр. — «Кем санаган инде аны, улым? Булгандыр инде шунда...»)
Кызу. Гүя ул атасы эшләгән тимерчелек миче каршында. Мич өстендә шушы басу өстендәге шикелле үк рәшә... Атасының бер араны тимерчелеген ташлап торганын хәтерли Бәхтияр. «Анда бармыйм бүтән». Ничектер саташып авырган чагы иде. Терелгәч, алачыгына кире кайтты: «Хәтердәге крематорий утын шушы учак кына сүндерсә сүндерә, улым». Шуны сүндерер өчен микән — кышның иң салкын бер мәлендә •калдырып китте ак дөньяны...
«Җирдә туган, җиргә китәсе кеше шушы кыр алдында әҗәтле кала аламы соң?!» — дип уйлый Бәхтияр. Рәшә дулкыннары чайкалган үр өстенә диңгез эченнән күренгән корабль кебек әкрен-әкрен калка барып, зәңгәр трактор күтәрелеп килә иде. Әнә кемдер кабина тәрәзәсеннән кепка болгый — Мәрданша.
Ул килеп җитә дә, зур түгәрәк ясап, комбайн белән янәшә туктый.
— Ну, естудин...— Мәрданша елмаеп бармак изи.— Кем белгән синең безнең тамырдан икәнне, фәл-лән-төгән...
Ул бодай шарламасы астына кереп баса. Бер генә мизгелгә бодайдан коеп куйган җиз сын булып кала. Аннары, колагына кергән суны чыгарган шикелле, әле бер, әле икенче аягында сикергәли, чәч арасына кергән бодайларын каккалый.
— Әйдә, әйдә, естудин... Күпме духын бар — ку!
Ул елмая. Алдагы ике көмеш тешендә кояш чаткысы уйнаклап ала Тракторы морҗасыннан кара төтен ургыла — шунда йоклап яткан карганы куып чыгардымыни. Бу минутта үз күңеленнән дә куып чыгарды шикелле ул аны.
...һәм менә — соңгы өчпочмак та урылып бетте.
Комбайн, ашап туйган кызыл сыерга охшап, кыр уртасында тора Салам чүмәләләре—каядыр күченергә чыккан дәү әкәм-төкәмнәр кө
түе кебек. Ни ара үзгәреп өлгергән кырын таный алмыйча шаккаткан йомран, оясыннан перископ кебек сузылып, тирә-юньне күзәтә. Гаҗәпләнүеннәнме, сызгырып та куя хәтта.
Бәхтияр белән Ширияздан карт салкынча җил бәреп торган сөзәк яр буенда утыралар.
Кояш кичке бөтен нуры белән Кама өстенә сузылып яткан. Су кое- ♦ на шикелле. Сак кына хәрәкәтләнеп, яр кырыендагы суны чайкалдыра.
Карт егетләрчә гайрәтле матурлык белән җиргә кырын яткан.
— Ә синең мангай тиргә мул Икән,— ди ул су өстендә алтын каурыйлар булып чайкалган нурларга карап. — Тагын синең күңелең йомшак икән, менә шундый... — Ул, үрелеп, яр кырыеннан бер уч кара туфрак ала да үлән өстенә чәчә. — Синең тир җиргә тамды да сеңде-югал- ды түгел икән... Ул синең, беләсеңме, монда тамды, ә тегендә ургып чыга икән... Чишмә булып.
— Сөйләшеп тә карыйсың инде, Ширияздан агай!
— Сөйлимрәк шул. Ә син хәтереңә ал... Онытма: синең тир тамудан туктаса, бер җирдә чишмә корый дип бел.
— Ә бит... туктаячак бер...
— Җир зур ул. олан — бөтенебезне сыйдырыр анысы. Вакыт җиткәч... Ә кеше, анда кереп ятканчы, шундый итеп яшәсен — тамган тирен җир чистартсын да чишмә итеп чыгарсын, болыт итеп таратсын... Кешедән эшләгән эше генә кала... Бүтән берни дә... берни дә...—Карт аягын җыеп торып утыра,
тезен кочаклый.— Менә, тыңла әле
«Бер аучы яшәгән. Аның җиде улы, бер кызы булган. Кызын Бо- даһай дип йөрткәннәр. Сылулыгын әйткән дә юк, күзе төшкәннәр аның акылына хәйран кала икән. Тәне сөттән ак икән дә чәче көн уртасындагы кояштай да сары икән.
Мәгәр Бодаһайның даны бөтен иленә, күршедәге дус яисә дошман җирләренә таралу сере бүтәндә булган. Көлсә, ул басып торган җирдән челтерәп чишмә агып чыга икән дә вак кына саф алтын тешләреннән бөтен дөнья якты нурга күмелә икән. Шуңа күрә аучы белән аның җиде улы йөргән урман киек-кошка мул булган. Алар ачлыкның, бә- хетсезлекнең ип икәнен белми гомер сөргән.
Бодаһайның көлүе ерак карурмандагы Каракошлар патшалыгына хәтле ишетелеп, анда чишмәләр чыга, алтын тешләреннән чәчелгән нур аларның күген дә яктылыкка күмә икән. Каракошлар чыккан бер чишмәнең күзен томалап, чәчелгән бер нурны болыт-болыт кара канатлары белән каплап торган...
Ә Бодаһай көлә дә көлә, елмая да елмая икән.
Каракошларның ачуы чыккан. Чөнки аларга карурмандагы киек- кошларны сусызлыктан алҗытып, караңгы сукмакларда тотып ашау торган саен кыенлаша барган.
Каракошлар яу булып җыелганнар. Утлы-яшенле кара болытка әйләнеп. Бодаһай иленә ябырылганнар. Иң алдан чал сакаллы Баш Каракош очкан.
Бодаһайны тотып алып, Баш Каракошның колы итәргә килешкән алар.
Ничек икәнен сөйләп тормыйм, тик алтын толымнарыннан эләктергәннәр дә. аучы белән аның җиде улы тиз генә күреп калмасыннар өчен. Бодаһайны караңгы ерганак үзәне буйлап күтәреп Киткәннәр.
Бодаһай. туганнары ишетеп Каракошларны куа чыксын өчен, көлгән дә көлгән. Көлгән саен, кара үзән көмеш су белән тула икән Ә Бодаһай тип-тигез алтын тешләрен берәм-берәм елга ярына ташлый барган — абыйларына эз калдырган.
Елга яры буйлап килгәндә, алар Бодаһайның алтын тешләрен берәмтекләп җыя барганнар. Соңгы теше аларның учына салынуга, көн шикелле якты, кояш шикелле алтын кыз Баш Каракошны тәнендә кал
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШАН ҖЫРЫ
ган соңгы кайнарлыгы белән көйдергән дә, җиргә егылып төшеп, кояшка соңгы кат карап көлеп җибәргән. Аның алтын тешсез авызы көмеш сулы коега әверелгән.
Ә ир туганнары Бодаһайның алтын тешләрен алып кайтып, кайгысыннан йөрәге ярылган әтиләренең каберенә чәчкән, ди. Икенче елны кабер өстенә утыз ике үсенте борынлап чыккан. Көзгә алар Бодаһайның толымы күк дүрттән үргән һәм һәркайсы утыз йке бөртекле башак булып җитешкән.
Кешеләр яңа үсемлекләргә Бодаһай истәлегенә богдай дигән леем кушкан.
Ә Каракошлар, болытларга әверелеп, ышнасы-ышнасы белән җәйрәп яткан игеннәргә ябырыла башлаган. Канатлары белән кайнар җилләр җилпегән. Тик башаклар аларга карап, аткан ук шикелле горур кыяфәттә, тартылып үскән көйгә елмайган гына! Каракошлар исә гарь- лекләреннән утлап-яшенләп елап китә икән. Аларның күз яшен башаклар эчәр сулары иткән, ә җилләре белән чәчен тараган, бер-берсен сәламләгән.
Менә ни өчен бодайның эче Бодаһай йөзе күк ак, тышы кояш шикелле алтын.
Бодаһайның истәлеге итеп, илнең һәр кешесе үз җиренә бер бөртек бодай алып кайтып чәчкән... Менә шуннан бирле кешеләр җирдә иген игә башлаган.
Берни калмый кешедән. Кача гомер яраланган болан булып... Кеше гомере ул — күпер генә... Бер ягында — анаң кычкыруы белән синең елавың, ә бер ягында — синең кычкырмас булуың белән балаң елавы... Күпереңне ничек үтәсең бит—менә нидә төп хикмәт. Берәүләр... ә-әнә анау җомран сымак... үлән арасында кора да оясын... яши аллы-артлы каранып... Ә без... чәчтән сыйпасалар да, күсәк күтәрсәләр дә — йөз белән... каршы... җылмаеп!. Менә шушы Кашаннардан килгән гадәт... фигыль... Тугры булганбыз, хәйләсез. Артыгы белән... Менә бу Кашан җимерелүе. Бабай сөйли ие: киләләр бер заман Кама өсләтеп, көймәләргә төялеп. Ушкуйниклар. Өстән төшәләр. Войкнн чокырына җиткәч, ярга чыгалар, ә көймәләренә яр буеннан кисеп бүкәннәр утырталар да чикмәннәрен, бүрекләрен кидертәләр. И җибәрәләр көймәләрен түбән табан, агым ыңгаена. Ә үзләре чокыр буйлата посып кына арт яктан төшә. Кашан халкы җылга өсләтә килгән көймәләрне күрә дә, гаскәр дип белеп, олысыннан кечесенә хәтле коралланып, ярга чыга. Ә-әнә теге борынгадыр. Ә тегеләр арттан каплана боларга да әйдә кисәргә, туракларга... Әнә шул борында кырып салалар да инде безнекеләрне... Без бит хәйлә белән түгел... Без бит бүтәнчә көчле — яшәмчәнлек белән...»
Бәхтияр ялан аяклатып су читенә төшеп басты. Учлап су алды да битенә каплады. Су, йөзендә, иягендә, муенында ак юллар калдырып, түбән ага. Мыегында тамчылары гына кала.
Дөньяның бөтен суы түбән ага.
Моны бары тик корыган агач турысында зур-зур әйләнешләр ясап очкан ялгыз ләкләк кенә белми...
Яр читенә җиңел машина килеп туктый. Председатель Кәбнр Шаһ- галиевның гөлдерек тавышы. Ә бусы кем?.. Керфекләренә кунган су тамчыларын сыпырып алгач кына таныды Бәхтияр аны: Фәгыйлә. Кулларын, беренче кат очкан кош баласы шикелле, тигезле-тигезсез чайкап йөгерә. Юк, йөгерми: Бодаһай кыз кебек балкып көлүе һәм хыял канатлары аны Бәхтияргә каршы йөгертә иде.
Чү, әллә соң бу ләкләк Шәһребану каһарманмы? Бу җирдәгеләрне ул Кашан дигән каласының үлемсез балалары итеп күрми микән?
...Фәгыйлә Бәхтияргә эндәшми әле. Аның күзе әлегә тик: «Төш түгел бит бу, әме?»— дип кенә карый иде. Ә Бәхтнярнен ана: «Бу мәңгелек җирдә мәңге бергә булмыйча мөмкинме сон?» — диясе килә.
Әле чигенеп, әле яңадан үрмәләп, дулкын кага; табан астындагы ком ишелеп, кытык килә. Арырак, текә ак кыя читенә елга зур бер агач төбе чыгарып ыргыткан Аны төркем-төркем булып җыелышкан кара ♦ таплы кызыл бөҗәкләр — «фатыймалар» сарган. Шунлыктан ул төпкә кан укмашкан шикелле. Әйтерсең лә елга аны өстәрәк булган Кашан «борыны» ярыннан казып чыгарган. Ә «фатыймалар» .. алар Бәхтияргә Шәһребану батырның сонгы көрәштә түккән алсу каны булып күренде. Әнә, кисәк искән җил урыныннан җайсыз кузгалган бер бөҗәкне яшел мүк баскан ташка кагып төшерде . Тамчы булып тамды
Яндырган да шәмнәр сүнәрме
Җыр жырламый егет түзәрме?
Җырлар жырлап эчне бушатмаган Моңлы кеше егылып үләрме?!
Җирне шартлау яңгыратты — зират турысыннан очып барган самолет тавыш киртәсен узды. Хәер итеп, вак акча өләшеп йөргән агайның сөялле куллары калтырап китте, акчалары, тонык чылтырашып, туфрак катыш тапталган үләнгә коелышты.
— Ләхәүлә...
Әле генә өелеп беткән кабер калкулыгының текәрәк урыннарындагы коры балчык, зәгыйфь шыбырдап, аска коелды. Әйтерсең мәңгелеккә киткән гүр иясе ләхет кысанлцрына җайлашып ятты.
— Ширияздан абзыйга соңгы залп,— дип куйды артып калган ләхет тактасына чүгәләгән бер ир.
— Ике сугышта тугыз ел йөрдем ди торган иде, мәрхүм.
— Тугыз?!
— һе! Өч ордены гына бар...
— Күпме җирләгәндер үзе!
— Шушы кабер хәтле күпме окоп казыгандыр.
— Күрә инде адәм башы.
— Боларның бөтенесен алып китте инде ул.
— Апкитсәе, әй, апкнтсәе мәрхүмнәр кеше башына төшәсе казаларны!— соңгы тәһлил әйткән агай, ак сакалын сыпырып, тезләрен кага- кага урыныннан купты. — Кала шул!
Кузгалыштылар.
Урак өсте булса да, күмүчеләр күп иде
— Урыны шәп туры килде— кыл урта!
— Иркен төш, тыныч.
— Карчыгы Гөлҗиһан астай белән рәттән ..
— Карале, Вилдан, кәнүшнигә төшешли газ балунын калдырып кит әле минем.
— Иртәгә сугылырмын, Моталлап абый.
— Ярар, Вилдан...
— Син хәзер кая?
— Гайни телевизор алган — антеннасын утыртышырга сораган- нарые.
Зират капкасына таба кузгалган кешеләр әкренләп үз көйләренә, бу дөнья мәшәкатьләренә күчте. Кайсыдыр күлмәк җиңен кайтарып сәгатенә карап алды. Берсе, әнә, озакламый телевизор антеннасына дип чокыр казый башлар...
Ә сирәк каеннарның чуклары, рәшәткә буйларындагы кычытканы, шайтан таягы, меңьяшәр чәчәкләре, әремнәре, чокырлы урыннардагы
ӘХӘТ ГАФФАР ф КАШЛИ ҖЫРЫ
кура җиләге белән сагыш көендә җәйрәп яткан зиратта вакытберкем- гә дә кирәкмәс. Монда вакыт юк. Монда вакыт тигез секундлар агышыннан түгел, кеше гомерләре киселүдән җыйнала Монда мәңгелек кенә бар.
Бәхтияр, зират капкасына таба атлаган күмүчеләр төркеменнән аерылып, яңа кабер янына кире килеп басты. Бөтерчек җил инде кояш җылыта башлаган, ләкин әле дымсу калкулыкка чүп катыш үлән, чәчәк орлыклары сибәләп китте. Бәхтияр, казык төбендә ниндидер түгәрәк орлык шәйләп, кулы белән аның өстенә туфрак иште.
Күк төпсез зәңгәр. Кайнар кояш сиздерми генә Ширияздан карт каберенең баш-башындагы казыклардан төшкән күләгәләрне озынайта.
Бурасы тузып ишелгән һәм кәлшә, карт балтырган, тигәнәк арасында күренмәс булган, мөгаен, бүтән беркем дә килеп яңартмаячак кабер янында мәтрүшкә күреп, Бәхтияр аның ябалдашын өзеп алды да, учында угалап, орлыкларын җилгәрде. Борынына татлы ис бөркелде. Туфракны бармагы белән төрткәләп, орлыкларны берәм-берәм шунда салып чыкты һәм, Ширияздан, инде гүр иясе булган Ширияздан картны тынычсызламыйм дигәндәй, туфракны сак кына сыпырып күмеп куйды. Киләсе елга, кар сулары киткәч, бу калкулык куеныннан кояшка, биеклеккә омтылып, шул орлыклардан тернәкләнгән нәфис шытымнар калкып чыгар. Алар өчен кайда үсү мөһим булмас — әллә кабер, әллә күпме казысаң да берни чыкмас буш җир .. Иң мөһиме — дым, яктылык, җылы. Болар — мәтрүшкәләрнең салкын кышлар артындагы киләчәге...
Бәхтияр, карашын кырларга юнәлтеп, тын калды. Кошлар тавышы юк. Гаять зур саргайган яфрак буенча үрмәләгән кызыл бөҗәкләр сыман, еракта комбайннар шуыша, кырмыскалардай өн-тавышсыз гына машиналар йөгерешә. Баскычлы үр белән чикләнгән уйсулыкта бүген ат көтүе утлый. Җир галәмгә офыктан-офыккача сузылган сары кырлары һәм яшел тугайлары— җәйге пәрәнҗәсе аша карап тора. Кояш җирнең алтын табасы булып җәелгән ашлык басуларындагы арыш һәм бодайны туклык нуры белән коендыра.
Ә Ширияздан карт кабере, кайнар кояш һәм киң җирнең мәңгелек сулышында пешеп, зиратның кыл уртасына яңа чыгарып куелган ипи кебек, суынырга әзерләнеп ята иде.
Зират буш һәм ямансу. Чөнки ул бу авылның соңгы сугыштан исән- имин кайткан унөч сугышчысының җиденчесен үз куенына алды бүген. Әгәр дә аның туфрагы ерак җирләрдә ятып калган ике йөз сиксән тугыз улын үзенә кабул иткән булса, ул, ихтимал, бу кадәр дә буш тоелмас иде. Бу борынгы җирнең күпме кешесе һәм җыры үз туфрагында түгел.
Ләкин үз күңелендә, үз хәтерендә. Үлгәннәрнең җыры исәннәргә кала. Моны Бәхтияр бик яхшы белә.
1975—1977.