Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫГА АЧЫК ХАТ

Җаваплылык хисе, намус эше...

* —Андыйларга үз вөҗданнары белая күзгә-күз очрашу куркынычрактыр, күрәсең, улым,—дип жавап бирде Павел».
А. Иванов.
Шушы гөнаһлы җирдә тормыш. Повесть.
Әхәт иптәш Гаффаров!
Сезнең беренче китабыгызга ике повесть һәм ике хикәягез кергән. Яшь язучының беренче китабына шул кадәр әсәр кертү — зур нәрсә. Бу — безнең әдәбиятта шактый сирәк очрый торган күренеш. Өнә шуңа күрә, басылып чыгу белән, ул игътибарны үзенә җәлеп итте, укучылар арасында зур кызыксыну уятты.
Аннан соң без хәзер әдәбияттан, гомумән, бик күпне көтәбез. Бу, күрәсең, тормышыбызның алга баруы, җәмгыятьнең рухи тормышы нык тирәнәю һәм катлаулану белән, безнең алга килеп баскан мәсьәләләрнең күбәюе, җитдиләнүе һәм аларны чишүдә әдәбиятның әһәмияте тагын да арту белән аңлатыладыр. Чыннан да, соңгы елларда совет әдәбиятында нык алга киткән тормыш таләпләренә җавап бирерлек, замандашларыбызның зур өметләрен аклый алырлык бик күп әсәрләр барлыкка килде.
Әлбәттә, безнең татар әдәбияты да үзенә тормыш тапшырган шушы мактаулы миссияне заман таләп иткәнчә, намус белән үтәргә тырыша. Аның уңышлары — укучылар сокланып укый торган әсәрләр шул хакта сөйли. Ул әсәрләр безнең әдә-биятка булган ышанычыбызны тагын да арттыра. Ләкин, шуның белән бергә, соңгы берничә ел эчендә әдәбиятыбызның заман тормышын, бүгенге көннең олы геройларын сурәтләүдә бирешә төшүе дә шактый нык сизелә башлады. Мәсәлән, соңгы ике-өч елда басылган роман-по- вестьларны алып караганда, аларның зур күпчелегенең үткән тормыштан алып язылганлыгы күренә. Бу язучыларыбыз- ның әйләнә-тирәбездә барган җанлы тормышка игътибарлары кими төшүе турында сөйли. Дөрес, безнең бүгенге тормыш проблемаларына багышланган роман-по- вестьларыбыз да байтак. Ләкин аларның күбесе сәнгать әсәре алдына куела торган олы таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел әле. Бу хәл тормыштагы яшь буынга — яңа чор, яңа заман рухында тәрбияләнгән укучыга бигрәк тә ачык сизелә. Ул үзенең күңел дөньясы, рухи омтылышлары белән безнең күп кенә әдәби әсәрләребездә сурәтләнгән геройлардан өстен тора. Ә бит чын әдәбиятның төп бурычы гел хәрәкәттә булган, һәр вакыт алга барган тормышның яңа рухи
биеклекләрен яулау, заман кешеләрен шул өлкәдәге ачышлар белән сокландыру булырга тиеш.
Сезнең бу китабыгыз әдәби җәмәгатьчелек әнә шундый уйлар белән борчылып яшәгәндә, әдәбиятта куренгән Һәр яңа исемнән зур яңалык көтеп, һәр яңа китаптан күңелләрне тетрәтерлек давыл өмет итеп яшәгәндә басылып чыкты. Ләкин бу китабыгыз белән Сез безнең өметләрне акламадыгыз. Алай гына да түгел, безне бик нык аптырашта калдырдыгыз, күңелдә зур борчылу хисләре тудырдыгыз. Һәм әлеге хис Сезгә шушы хатны язарга мәҗбүр итте.
Моңа күбрәк Сезнең «Яра» повестегыз сәбәпче булды. Шуңа күрә сүзне шул әсәрдән башлыйк
Повестьтагы вакыйгалар Рахман исемле егет исеменнән сөйләтелә. Рахман Миләүшә дигән кызны ярата. Ләкин аларның әтиләре гомер буе талашып яшәгән. Миләүшәнең әтисе Галимҗан — Рахманның әтисен нахакка төрмәгә яптырган кеше. Миләүшә исә әтисенең бу эшләре турында берни белми. Рахман кызның күзен ачарга тели һәм шул максат белән әтисе белән Галимҗанның тормышы турында китап яза. Бервакыт, җай табып, ул китабын Галимҗанның үзенә укыта. Үткәндәге әшәкелекләре белән яңадан очрашкан Галимҗан, авыруга сабышып, биш көннән үлеп ките. Бик гадиләштереп, җыйнап әйткәндә, әсәрдә шул вакыйгалар турында сәйләне.
Танылган рус язучысы Анатолий Ивановның «Шушы гөнаһлы җирдә тормыш» повесте буенча куелган нәфис фильмда да әнә шундый хәлләр тасвирлана. Сезнең әсәрегездәге кебек үк, анда да ике егет бер кызга гашыйк була. Повестьта — Рах-манның әтисе Булат белен Галимҗан, е фильмда — Павел Демидов һәм Денис Макшеее. Туй булыр алдыннан Денис (Галимҗан), Павелның (Булатның) башына тимер белән сугып, ул һушын югалткач, амбарга ут төртә һәм кешеләргә утны Павел (Булат) төрткен дип сөйли. Моның ечен Павелны (Булатны) 8 елга термегә ябалар. Аннары сугыш башлана. Павел (Булат) штрафной ротада сугыша, есир төше. Сугыштан соң да тиз генә авылына кайта алмый, Павел (Булат) өч ел Себерде урман кисә. Ә бу вакытта инде Денис (Галимҗан) Марияга (Вәзирәгә) әйләнгән була. Шулай итеп, нахак гаеп белән төрмәгә киткән, немец тоткынлыгының бөтен газабын кичергән Павел (Булат) тормышның тагын бер рәхимсезлеге белен очраша — аның сөйгәне дошманына кияүгә чыга. Кинода Павел Денисны аның янәшәсендә булуы белән — вөҗданына ка-гылып газаплый. Сезнең китапта исә Булат авырып үлеп китә, бу рольне аның улы Рахман башкара. Ә нәтиҗәләр бер үк — Денис та, Галимҗан да күпмедер вакыттан соң донья куялар. Бу фаҗигагә китергән сәбәпләр дә. әсәрләрдәге тел фәлсәфә дә ике авторныкы да сузгә-сүз туры килә. Аны Сез болей дип бирәсез: «әти дә Галимҗанны шулай иткән. Аны үз-узе белен ялгыз калдырган. Үз вөҗданы белән күэгә-куз—»
Шулай итеп, Сез үзегезнеке дигән повестьны экраннардан яратып караган фильм белән чагыштырып чыктык. Сез. билгеле, кайбер яңа геройлар керткәнсез. Ләкин алар да Сезнең повестька яңа мөгь- нә өсти алмый. Шуңа күре Сезнең бу повестегыз — бер сатылган әйберне икенче төскә буяп яңадан сату гына. Ә. белгәне-гезчә, буяуны алыштырудән әйбернең асылы үзгәрми—
Китабыгызга кергән икенче повесть «Язлар моңы» дип атала. Бусы нинди дә булса әсәргә охшаган димим. (Хәер. Г. Николаеааның «Урак осте» романында шуңа охшашрак вакыйга бар. Үлгән хәбәре килгән Степан сугыштан исен кайта, е кайтуына хатыны икенче кешегә кияүгә чыккан. Алар бер авылда, бергә яши башлыйлар.) Ләкин бу әсәрдә до тормыштан үзегез табып алган конфликтлар, үзегез ачкан кешеләр юк диярлек. Повестьтагы картларның барысы да — безнең әдәбиятта бик күп очрый торган картлар. Эне шуңа күрә. Сезнең повестьтагы геройларның яшәгән урыннары, килеш-кыяфетлоре, кыскасы, автор сурәтли торган күренешләр шактый шома булса да. геройларның үз характерларыннан чыгарга тиеш булган фикерләре, сөйләшүләре чын түгел, аларның үзләренеке түгел. -Язлар моңывн- нан ике геройның сөйләшүен алып карыйк. Сөйләшү Фәрданәнең яңа ире чулак Ярми Сәгыйдулланың гармунын пычракка сугып төшергәч бара:
«— Кемгә үч итәсең? Хатыннарның ин гаебе бәр? Хатыннар күзен тырнап йөрисең теннер буе. толлар хәтерен.
— Хәтерләрендә булса да — сафлар Исләрен иснәтү түгел, якын да җибөр- милор
— Шул сафлыкка дегет сылап йөрисең!
II. «X. У.» М I.
161
— Каракның бүреге яна...
— Үз коеңа төкерәсең.
— Ә син шул коедан су эчәсең. Ничә еллар инде эчәсең. Эчәсең, эчәсең...
— Ник киттең соң? Ник кайтмадың? Янгыннан соң...
— Күмер өстенә кайттым шул, күмер естенә. Көлләрне җил очырды. Җан менә пыскый әле. Пыскый, Ярми!
— Фәрданәнеке дә пыскысын дисеңме? Ниемә дип кенә кыйнадың соң ул Гитлер- ны, эх, алла колы! Монда кайтып хатыннар изалап йөрер өчен дәмени?
— Бусы инде минем эш, минем!
— Синеке микән... Синеке микән, Сә-гыйдулла...»
Күргәнебезчә, биредә характерлар бәрелеше юк, хисләр, кичерешләр кайнарлыгы җитми, һәм автор алар урынына адым саен халык мәкале кулланып, хәлне төзөтмәкче була.
Китерелгән мисаллар тагын бер нәрсә турында сөйли: кичерешләр чынлыгы булмаганда, ул бушлыкка үзеннән-үзе төчелек тула икән. Ә кичерешләр чынлыгына бары тик геройларыңның характерын белеп бетерсәң, аларны тулысынча аңлый алсаң гына ирешеп була.
Сөйләшү тел мәсьәләсенә кагылгач, тагын шуны да әйтик: сез геройларның эчке дөньяларына, уй-фикерләренең диалектикасына караганда аларның теленә, сүзләренә артык нык игътибар бирәсез һәм, геройның эчке дөньясы буш икәнлеге сизелмәсен дип куркып, укучының игътибарын кинәт кенә табигатькә, тирә-юньгә күчерәсез. Менә берничә мисал:
«Аның сүгенүен буа ишелүе күмеп китте».
«Ярми гармунны урам уртасына таба тибеп тә очырды. Гармун ялгыз каз кебек каңгылдап куйды да тынды. Елгада бозлар чатнады. Күрәсең, ташкын буаны ашый башлаган, су тавышы көчәйде. Яр- минең сүгенеп кычкыруына кайтаваз белән зират агачлары җавап бирде, этләр өрергә тотынды»... «Фәрдәнә әкрен генә аягына басты: и ходаем. Тау астындагы күл ягыннан әче итеп тәкәрлек кычкырганы ишетелде»... «Нишлисең бит. Җинаять кылмады лабаса, Фәрдәнә! Ахыры хөерлегә булсын. Күрәсең, бу сугышның ялкыны тәнне генә көйдермәгән...» «Арыш кыштырдады. Аның озын дулкыннары Тилгән тавы ягыннан өзек-өзек кенә итеп
гармун ярсынуын алып килә иде»...
Күрәсез, адым саен я буа ишелә, я арыш кыштырдый, я әче итеп тәкәрлек кычкыра...
«Язлар моңы» повестеннан очраклы төстә сайлап алынган шушы мисаллар да Сезнең әдәбиятта һәм, конкрет алганда, кешеләр, геройлар күңелен ачуда җиңел юлдан — ялгыш юлдан баруыгыз хакында сөйли. Юк, кешенең күңелен тәкәрлек кычкыруы, арыш кыштырдавы аркылы гына ачып булмый, аның өчен язучының үэ күңеле бөтен геройларныкыннан тирәнрәк, нечкәрәк, баерак булырга, аның үзенең тормышта кичергән тирән кичерешләре, алган көчле тойгылары булырга тиеш. Шулар аша гына язучы үз геройларын чын кешеләр, ихлас күңелле, рухи дөньялары булган кешеләр итеп бирә ала. Без әнә шундый кешеләргә, ихлас сүзле кешеләргә генә ышанабыз.
Китабыгызда тагын кечкенә генә ике хикәя бар. Берсе — «Әҗәт», икенчесе «Кояшның салкын чагы» исемле. Аларның соңгысын гына әдәбиятта бераз үзегезчә- рәк атлап китәргә тырышкан бер адым дип кабул итәргә була. «Әҗәт» исә фикере ягыннан да, образлары ягыннан да безнең әдәбиятта яңалык була алмый.
«Кояшның салкын чагы» исемле хикәядә Әсфән белән Хәдичә мылтык алып урманга, ял итәргә чыгалар. Әсфән кыр казлары күреп, башта атарга уйласа да, ләкин кызганып («Тукта... шулай итеп үзеңә, Хәдичәгә, җиһан тынлыгына, яшәешкә ат-салар?!») мылтыгын кире куя. Хәдичә исә, аның мылтыгын алып, казларга үзе ата. («Менә ничек аталар аны, Әсфән! Мылтыгың шәп синең!»)
Хикәянең соңгы юллары мондый: «Әсфән, тынычланырга теләп, болыт тауларына карады. Алар Хәдичәнең йөзе кебек ачык, якты иде. Әсфәнның болытларга кагыласы килде, ләкин алар ерак иде».
Биредә, беренчедән, кансызлыгы белән шаккатырган Хәдичәнең йөзен болытка охшату образга яңалык өстәми, фикерне тирәнәйтми. Икенчедән, нишләп әле Әсфәннең Хәдичәгә (болытларга) кагыласы килә? Ул аннан качарга тиеш иде кебек бит™ Кыскасы, биредә ясалма катлауландыру ап-ачык күренеп тора. Шуңа күрә укучы хикәягә ышанмый, аны күңел белән кабул итә алмый.
Сезнең беренче китабыгыз әнә шундый- рак уйлар тудыра. Күргәнегезчә, шактый күңелсез уйлар. Ә ныклабрак, игътибар беләнрәк карасак, без бу уйларны тудырган сәбәпләрнең тамыры шактый тирәнгә
киткәнен күрербез. Юк, сезнең китап очраклы күренеш түгел. Сезнең китап — әдәбиятыбызда соңгы елларда нык сизел» башлаган бер тенденциянең җимеше ул. Аның исеме, кыскама әйткәндә, тормышка битарафлык. Кеше гомерләре, аларның тетрәндерерлек язмышлары булып, кайнап, бөтерелеп ага торган тормышка, аның күңеле сусаган кешеләренә, яндыргыч проблемаларына гаять битарафлык, тормышта йокыга талып яшәү, бүгенге дөнья белән алыш-бирешнең бик тараюы.
Сез мавыктыргыч хәлләр. вакыйгалар белән алдап укучыны үткәнгә, үзегез дә белмәгән, китаплар аша гына таныш булган үткәнгә алып китеп. аны картларга ошатып ясалган, авызларына гаять акыллы, гел мәкальдән генә торган сүзләр салынган курчаклар арасында йөртәсез. Курчаклар дөньясын тереләр дөньясы дип алдыйсыз. Моның шулай икәнен, чын тормыш түгел, алдану икәнен Сезнең повестьларыгызны укып чыгып байтак уйланып торгач, «мин бу әсәрләрдән нинди яңа нәрсә алдым соң әле?» дигән сорауга җавап эзли башлагач кына сизәсең. Юк икән, болар барысы да безгә инде күптән таныш кешеләр икән...
Аннан соң, Сезнең әдәбиятта мондый ялгыш юнәлеш тотуыгыз бу китап белән генә чикләнми әле. Күптән түгел «Казан утлары» җурналында (1975 ел, 12 сан) «Теге гозер» дип аталган яңа повестегызны укыдык. Сез Эрнест Хемингуэйның «Карт һәм диңгез» хикәясен бик нык үзгәртеп, ләкин әсәрнең төп фикерен, идеясен үзгәртмичә, Хемингуэй картын татар карты иткәнсез һәм аның кулына балык урынына сыер тоттыргансыз. Тегендә балыкны акулалар ашаса, монда сыерны бүреләр ашый. Тегендә дә. монда да балык (сыер) образы тормышта кеше эзли торган бәхет, юанычны аңлата. Хемингуэй героен татар тормышына күчерү Сезнең ул повестьны искиткеч нык ясалмалылык. уйлап чыгарылган хәлләр, уй-лар. фикерләр белән тутырган. Андагы Җиһангир карт юлында очраган һәр нәрсәдән боек фикер чыгарырга тырыша. Хемингуэй картының балык артыннан атна буе диңгездә йөргәндә кичергән уйланулары төсле итәргә тырышу, Сезнең по-вестьта чынбарлыкны нык кочләү кешенең реаль уйларын көлкегә өйләндерү, «ыскача әйткәндә, бөек Хемингуэй егеренә кызганыч пародия булып чыга.
Шулай итеп, Сез язучылыкны буяучы
II* һөнәре белән алыштырып барасыз. Әйбер— кешенеке, буяу гына үзегезне**. Моңа кайберәүләр ышанырга да мөмкин, чөнки телегез әйбәт кенә кебек. (Кызганычка каршы, бүген матур тел белән күп гөнаһларны каплап була әле.) Ләкин зама-ныбызның акыллы укучысы моңа алданмаячак. Ул әдәбияттан да тормыштагыча чынлыкны, намуслы керәшне яшьлек исә- меиә лаек булырлык матур батырлык к*то. Әдәбияттагы яшьлекнең тормыштагы «шь- лек кебек тынгысыз һәм революцион, акыллы һәм матур, бай рухлы һәм көчле булуын көтә...
Башкалар әдәбиятта, тормышта тырышә- тырыша уз сукмагын салганда, үзе яңа матурлык, яңа рухи дөнья ачу эчен җан- фәрман тырышып ятканда, абына-сорте- иә алга таба атлаганда һәм бары тик шулай гына тормыш юлын намус белән үте алачагына ышанып, шул ышанычны ныклы бер таяныч итеп алган бер вакытта. Сезнең шушындый шома, ләкин тайгак юлдан атлавыгыз безне нык борчый. Аннан да ныграк борчыганы тагын шул. Сәэ үзегезнең каләмдәшләрегезгә, үэ үрләрен яулый-яулый, үэ ачышлары белән укучыны сокландыра-сокландыра, авыр, ләкин намуслы юлдан баручы яшьтәшләрегезгә ма- саюлы караш ташлап, аларның моңарчы ирешкәннәрен җиңел генә сызып ташларга телисез. «Идель альманахының 1975 елда чыккан санындагы мәкаләгездә А. Ганиев, Р Кәрамиее, И Низамовлер иҗатына булган артык җиңел караш әнә шундый тәэсир калдыра.
Үз каләмдәшләрегез турында шулай естән генә фикер йөртүегез һәм җиңел кулдан язылган мәкалә бастыруыгыз — бу инде ялгышу гына түгел, бу — ялгыш юлда тынычланып калу, тирә-яккә, башкаларга игътибарлы. эзләнүчән карашның булмавы. Әнә шулар Сезне чын әдәбиятны. аның олы максатларын аңламауга ки-тергән. Чын әдәбият олы күңелнең, заман рухы белен, кешеләрнең иң зур омтылышлары, өметләре белән дулкынланган нечкә күңелнең тормыш белен очрашуыннан, акыллы һәм усал дөнья белән бәхәсеннән, ихлас керешеннән туа.
Безнең яңа чорның бик күп яңа агымнары. яңа кечләре, яңа юллары бар. Заман әдәбиятының эур бурычы — кешегә ул юлларда, ул көчләр арасында югалып калмаслык, олы кыйбласын югалтмаслык көч һәм зиһен, акыл, гыйбрәт бирү Шуя олы бурычны үти-үти ул үзе дә яңа ■•*-
163
лар, яңа конфликтлар биеклегенә күтөре- лә, яңа тормышны өйрәнүче буларак, тәҗрибәсен арттыра. Чын әдәбиятның, чын язучының юлы — шул юнәлештә.
Яшь авторлар... Безнең әдәбияттагы яшьләргә күп нәрсә җитми. Ә шулай да, барыннан да бигрәк, аларга тормыш өчен, аның ничек агуы, кая таба агуы өчен үзендә җаваплылык булдыру җитми. Әнә шундый социаль пассивлык бүгенге көн алдында көчсезлек булып чагыла һәм аларны, ирексездән, үткәнгә, «тәмле» үткәнгә яки «ачы» үткәнгә алып китә. Ә бү- генне аңламаган, аның көрәшләрен, тенденцияләрен дөрес тоймаган кеше өчен, билгеле, үткәннән бүгенгегә дә, киләчәккә дә юл юк. Ул бары тупик кына!
Тормышка яшь, яңа буын кереп бара. Ул — Сезнең, безнең буын, Әхәт иптәш Гаффаров! Ул буын тормышта зур эшләр башкарырга тиеш. Ләкин моның өчен аның юл башы дөрес булу, ышанычлы атлап бару өчен баскан җире нык булу, җилкәгә күпме генә авырлык салганда да, тайдырмый торган, екмый торган булуы кирәк. Яшьлек әнә шулай юл башында торганда тирә-юньгә карана, үзенә җитмәгән тәҗрибәне, акылны башкалардан эзли, яшьтәшләренең, үзенең нинди ялгышлар җибәрүен белеп торырга, тормышның дөрес юллары кайда икәнен белергә тели... Шундый олы өметләр аның карашын әдәбиятка юнәлтә. Бу караш бер буынныкы гына да түгел, ул — бер буын аша бөтен җәмгыятьнең җавап көтүе.
Аңа җавап бирү яшь язучының намус эше, аның яшәү мәгънәсен билгели торган эш!