Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


И илаһи кышкы урман юлы! Менә кайда таңнар балкышы. Юл читендә бии каен кызы, Кыңгыраулы карлар алкышы.
Карт наратлар тирән уйга чумган, Тыңлап кышкы моңнар агышын. Халкым минем шул моңнардан алган Карурманның йөрәк кагышын.
Якын миңа аның һәр шырлыгы, Тирән күле, аулак аланы.
Җыелмыйча калган кышка хәтле — Ах, каршымда яна баланы!
Җәй җылысын җыйган ут-баланнар Бураннарда җиргә коелыр.
... Көне буе йөреп арган аучы Шул аланда туктап җылыныр.
Сыймый хыял тарлыкка, Сорый киңлек, хөррият. ...Җирнең түбән катында, Таулар-ташлар астында Чишмә туплый көч-куәт.
Хыял җәя канатын. Очар өчен җыр булып ...Җир кабыгын җимереп, Таулар көчен чигереп, Чишмә чыга ургылып.
Сыймый хыял тарлыкка, Киңлеккә әйди һаман. ...Җир куәтен туплаган, Ага-ага туймаган Чишмәдән илһам алам.
Как кыяда үсә каен, Ялгызы яфрак яра. Ә яныннан ак болытта, Гүя юртак акбүз атта Яшеннәр үтеп бара.
Ап-ак болыт куенында Йокыга чумган алар. Көннәр буе илләр буйлап, Утчсылычлар белән уйнап Шаярып туйган алар.
Үрелә каен болытка — Шундый да якын ара. Ә болытта арып йоклап, Яңа көнгә гайрәт туплап Яшеннәр үтеп бара.
Яшеннәр үтеп бара...
Сандугач
Мөлдерәмә нурлы таң тугач, Чык тамчысы гөлгә сарылгач, Сайрамасын ничек сандугач!— Күңеле тулы ялкын, моң булгач.
Җыры оча иңләп тугайны, Җыр канаты — алтын буяулы. Моңнан гына торган шул таңны Кинәт кызым елап уянды.
«Ник елыйсың болай, чү, кызым, Йом күзеңне, йокла, йолдызым. Сайрасын ла, кызым, сандугач. Җырны шулай өзелеп сагынгач».
Бишегенә кулым кагылгач, . Ни ишетәм: «Әт-тә, сан-ду-гач!»
Сабый тынды, елау басылды,— «Сандугач» дип теле ачылды.
Елмаясың
Иртән күрәм — елмаясың, Кичен күрәм — елмаясың. Ничәнче көн күзләреңне Төштә күрәм — елмаясың.
Күргән саен бер үк сүзем: «Йсәнмесез!» — елмаясың. Шуннан башка берни белмим, Калам сүзсез — елмаясың.
Әллә ниләр әйтер булып Килгән идем — елмаясың. «Башкаларга елмайма һич»,— Дигән идем — елмаясың.
Нигә һаман елмаясың?
Ялганган ботак монологы
Яфракларым җил иркендә...
Туфрагымнан ерак мин.
Бүтән агач кәүсәсенә
Ялганган бер ботак мин.
Шул агачның сутын эчеп,
Яз белән яфрак ярам.
Еллар үткән саен аңа
Ныграк кушыла барам.
Аның белән каршы алам
Елларымның иртәсен.
Тоя һәрбер күзәнәгем
Аның назлы иркәсен.
Тик яңгырлы көннәр була,
Йөзә кургаш болытлар.
Үткәннәргә кайта хәтер...
Тып-тын ага минутлар.
Тетрәнәм мин — бик таныш моң.
Көй, авазлар ишетәм...
... Үз агачым — үз әнием
Чакыргандай хис итәм.