Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ ҺӘМ ЦЕНЗУРА


4 Л Л Г" «4 ft ЛПРелгы Беренче рус революциясе тәэсирендә барлыкка кил- I Ч|1 J" I Mil Я гән вакытлы татар матбугаты үзенең беренче адымнарын- ■ нан ук полиция һәм цензураның еэлексез эзәрлекләвенә
юлыга. Дөрес, революциянең яңа күтәрелешеннән курыккан патша хөкүмәте, хәлиткеч көрәштә вакыт оту нияте белән, халыкка ташламалар да ясарга мәҗбүр була. Ул ялган вәгъдәләр белән тулы 17 октябрь манифестын игълан итә. Әмма царизмның матбугат иреге хакындагы вәгъдәләре кәгазьдә генә кала. Демократик матбугат органнарына каршы көрәш милли окраиналарда аеруча кискен төс ала.
Демократик татар матбугатының көннән-көн киңрәк колач ала баруын күздә тотып, җирле властьлар 1906 елда матбугат эшләре буенча Казанда вакытлы комитет тезү хәстәренә керешәләр. Бу комитет 1907 елның 1 январеннан үзенең эшчәнлеген җәелдереп җибәрә1. Вакытлы татар матбугатын күзәтү һәм аның юнәлеше турында Эчке эшләр министрына ай саен отчет биреп бару комитетның төп бурычларыннан берсе була. Моннан тыш, ул татар газеталарының һәр санын 6 данәдә Петербургка җибәреп тора. «Казан цензура комитеты,— дип яза Р. Нәфиков,— патша хөкүмәте кушкан эшләрне пөхтә итеп үтәүче, еш кына инициативалы һәм оператив рәвештә эш итүче орган була» 2.
Революция дулкыннары чигенә башлагач, царизм татар матбугатына каршы көрәшне тагын да көчәйтә төшә. Бу хәл татар интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре арасында тирән ризасызлык уята. «Агыэны ничә сантиметр кадәр ачып сөйләргә «сүз иркенчелеге» бирелгән, шул кадәр итеп сөйли бирәмез» 4 5,— дип яза, әлеге мәсьәләгә тукталып, «Азат» газетасы.
Билгеле ки, «Азатвның рәсми нашире һәм мөхәррире Казан мулласы Габдулла Апанаев була. Ләкин газета редакциясендә, Апанаев һәм аның үзе кебек либераль журналистлар белән бергә, демократик рухтагы интеллигенция вәкилләре дә эшли. Апар арасында өзлексез көрәш бара *. Демократик лагерьны Г. Камал белән Г. Ко- ләхметов җитәкли, алар үз тирәләренә М. Гафури, Н. Думавый, М. Укмасый кебек прогрессив язучыларны тарталар. «Азат» газетасының демократик юнәлеше шул әдипләрнең эшчәнлегенә бәйле.
Цензура йодрыгын да башлап нәкъ менә «Азат» газетасына татырга туры килә. Газетаның 9 ичы санында басылган хәбәрләрнең берничәсен цензура эчтәлекләре ягыннан с хекүмәткә каршы» юнәлдерелгән дип таба. Ул хәбәрләрнең беренчесендә сүз Саратов губернасы крестьяннарының чуалышын рәхимсез рәвештә бастырган генерал-лейтенант Сахаровның үтерелүе хакында бара. Икенчесендә Казан полицмейстерының коралсыз халыкның демонстрациясен кан белән бастырырга хәзерләнүе турында языла. Казан округ суды прокуроры суд палатасы прокурорыннан «Азат» газетасына каршы кичекмәстән кискен чара күрүен таләп итә. Эш юстиция министрына кадәр барып җитә. «Азатиның 10 нчы санында «сизгер» чиновникларның дикъ-
' А Г. Каримуллмн Татарская книга начала XX века Рус телендә. Казан. 1974 ел ЭТ6 баг
• Р И Нафигои Формирование и развитие передовой татарское общественно политическое МЫСЛИ Рус толендә. Казан. 19Ы ел. 60-61 битләр
• «Аэат> газетасы. 1906 ел. 19 февраль
5 М. Гайнуллин Татарская литература и публицистика начала XX века Рус телендә, казан. 1966 ел, 39 биг.
катен җәлеп итәрлек тагын бер мәкалә басыла. «Гаепсез сүзләр» бүлегендә газета крестьяннарның помещик җирләрен көч белән тартып алырга җыенулары хакында хәбәр итә. Казан цензоры бу хәбәрне яшәп килгән дәүләт строен бәреп төшерергә өндәү дип бәяли һәм редакцияне яңадан суд җаваплылыгына тарту турында эш кузгата '. «Азатиның 11 нче саныннан соң цензура газетаны бөтенләй туктатуны таләп итә. Суд карары чыгып өлгермәүдән файдаланып, Г. Камал белән Г. Коләхметов аның 12 нче санын да бастыралар. Мондый «башбаштаклык» патша администрациясенең күпме генә «җенен» чыгармасын, революция шартларында цензура газетаның 10 нчы санын конфискацияләү һәм «Азатпның чыгуын бер атна чамасы туктатып тору белән чикләнергә мәҗбүр була 6 7 8 9.
1906 елның 5 маенда «Азатиның 44 нче санына тагын арест салына. Габдулла Апанаевка бу җитә кала. Цензура эзәрлекләвеннән куркып калган редактор газета битләрендә актуаль политик мәкаләләр бастыруга төрле чаралар белән каршы кил» башлый ’. Ләкин редакция хезмәткәрләренең Г. Камал җитәкчелегендәге демократик өлеше үз позициясендә нык тора. Газета редакциясендәге либераль буржуаз һәм демократик көчләрнең үзара көрәше анда басылган материалларның эчтәлегендә д» чагылмый калмый, әлбәттә. Җирле властьлар белән яңа низаглар килеп чыгудан шүрләгән Апанаев 30 майда «Азат»ны яба...
Казан большевикларының көчле йогынтысында чыккан «Азат халык» газетасының гомере тагын да кыскарак була. Аның нибары 15 саны чыгып кала. Нашире һам мөхәррире Г. Камал булган бу газетада социал-демократик характердагы күп кенә мәкаләләр, хәтта партия съезды материаллары басылып килә. Шуңа күрә «Азат халык»ның җирле властьлар, аерым алганда, Казан цензура комитеты белән мөнәсәбәтләре аеруча киеренке була. Газетаның аерым саннары, цензура тыкшынуы аркасында, берничә көн буе таратылмый тора. «Азат халык» битләрендә басылган социал-демократик рухтагы мәкаләләрне даими рәвештә күзәтеп барган цензорлар, аның 15 нче санында царизмның золымы һәм милли культураларны кысрыклавы хакында мәкалә басылгач, ныклап «эшкә» керешәләр. Уңай очрак чыгудан файдаланып, цензура самодержавиегә каршы тавыш күтәрергә җөрьәт иткән газетаны ябу чараларын күрә: 15 нче сан шунда ук конфискацияләнә, Г. Камал суд җаваплылыгына тартыла — бер айга гражданская гауптвахтага ябарга хөкем ителә*. Г. Камал югары суд органнарына апелляция бирә һәм адвокат ярдәмендә суд карарын үзгәртүгә ирешә. Бер айлык төрмә урынына аңа 100 сум күләмендә штраф салына10. «Азат халык» яшәүдән туктый.
Татар социалист-революционерлары органы булган «Таң йолдызы» газетасы да каты эзәрлекләүләргә дучар ителә. Газета битләрендә эсерларның лидерлары шактый актив басылса да, аның рухи җитәкчесе Сәгыйть Рәмиев була. 10 нчы саннан алып соңгы 65 нче санына кадәр ул «Таң йолдызыиның җаваплы редакторы вазифасын үти. Нәкъ шул чорда редакциянең цензура органнары белән мөнәсәбәте көннән-көн кискенләшә бара. 17 октябрь манифестының чын асылын үз җилкәсендә башлап шушы газета татый дияргә була. «Шул хөррияте матбугат хакында, — дип яза «Таң йолдызы», — гәзитәмез әллә никадәр үзенең төсен югалтты... кызыл төсе әллә никадәр уңды»11. Ул үз укучыларын «тагы бер мәртәбә юл араларыннан чынлабрак укырга, чынлабрак уйларга чакыра» 12. Кыска гына вакыт эчендә газетаның 15, 25 һәм 62 нче саннарына арест салына, редактор Сәгыйть Рәмиев берничә мәртәбә суд җаваплылыгына тартыла. Аңа күпмедер вакыт Казан төрмәсенең бер кешелек камерасында утырып чыгарга туры килә 13. «Таң йолдыэыинда басылган материаллардан коты очкан губернатор, ахыр килеп, газета басыла торган Ермолаева типографиясен ябарга мәҗбүр була. Газетаның язмышы шуның белән хәл ителә. Ләкин реакция елларында,, жандарм идарәсенең инициативасы белән, соңга калып булса да, «Таң йолдызыянын. 1. 4, 5, 7, 8, 12, 13, 16, 22, 23, 25, 28, 47, 49, 50, 51, 59 һәм 62 нче саннарына да яңа-
6 ЦГИА СССР. 1405 фонд. 530 тасвирлама. 320 эш. 42 бит.
’ «Азат». 1906 ел. 18 март
1 М Гайнуллин. Күрсәтелгән хезмәт. 39 бит
• Г. Камал Альбом. Казан. 1941 ел, 9—10 битләр.
’ Шунда ук. 10 бит.
• «Таң йолдызы» газетасы. 1906 ел. 20 сентябрь.
12 Шунда ук.
■ Ш Садретдииов. Сәгыйть Рәмиев иҗаты Казан. 1973 ел. 22 бит.
дай арест салына. Газетаны уку һәм кулдан-кулга йөртү катгый рәвештә тыела. «Таң йолдызыиның дәвамы булып чыккан «Таң мәҗмугасы» ике, «Тавыш» газетасы ган догасын изеп эчсә дә, аңа моның да файдасы тимәде. Шул ук санда Әстерхан ахуны Мохтар Салиховның «Казан губернасындагы ачлардан кыз сатып алырга» китүе хәбәр ителә. Бу да игътибарга алына. Әстерхан округ суды журнал редакторы Хәби- J булла Гомәровка каршы эш кузгата һәм аны ике айга төрмәгә ябу. ә «Туп»ны тук- - тату турында карар чыгара1. Ләкин бу карар көченә кергәнче, редакция хезмәткәр- < ләре аның яңадан ике санын чыгарып өлгерәләр. Тиздән өлкән советник «хөкүмәткә 7 каршы» чыгышлары һәм «дәүләт хезмәтендә торган чиновникларга тел тидергән өчен» 7 журналның 3 нче санына яңадан арест сала. «Туппның гомере бөтенләйгә киселә. <
II Дәүләт думасы әгъзасы, трудовик Кәлимулла Хәсәнов редакторлыгында 1907 3 алның апрель-май айларында Петербургта чыккан «Дума» газетасы да патша хөкү- S мәтенә шактый мәшәкать тудырган. Казан губернаторына җибәргән яшерен донесе- 2 ниедә матбугат комитеты газетаны «революцион партия» органы дип атый, «Дума» . эшчеләрне стачка һәм забастовкаларга, ә крестьяннарны помещик җирләрен тартып ж алырга өнди, ди 2. «Дума»ны ябарга кирәклеген искәртеп, комитет губернаторга анда басылган мәкаләләрне тәрҗемә итеп җибәрә. «Дума» газетасы Петербургның үзендә о дә һәртөрле кысулардан җәфа чигә һәм еш кына билгеләнгән срокка чыгыл җитә = алмый ’. II Дума таратылганнан соң күп тә үтми, бу газета яшәүдән бөтенләй туктый, х аны Петербургның шәһәр башлыгы яптыра.
1906—1907 елларда Оренбургта чыгып килгән «Карчыга» журналының гомере шу- 7 лай ук озын булмый. 1907 елның июль аенда 9 нчы саны чыгуга ул туктап кала. «Гөр- - чә моңарчы архивларда журналның ябылу сәбәпләрен ачыкларлык документлар та- е; былмаса да.— дип яза М. Гайнуллин,— аның үз ихтыяры белән тукталмавы ачык»14 15. = ■Карчыга»ның нашире һәм мөхәррире Шакир Мөхәммәдовка бик еш «жандармерия , тарафыннан... салына торган» штрафлар түләргә туры килә 5.
Революция чигенүгә йөз тоткан шартларда матбугат чыгару эшен дәвам итү, редакторлык вазифасын үтәү көннән-көн кыенлаша бара. Цензура, полиция агентларының эзәрлекләвенә дин башлыкларының. сәүдәгәрләрнең корткычлыклары, аяк чалулары, яла ягулары естәлә. Бу һөҗүмне бигрәк тә Уральскида чыккан npoipeccHB газета-журнал җитәкчеләренә күп татырга туры килә. «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» исемле гаэета-журналларның рәсми редакторы Камил Мотыйгыйның мөселман динчеләренә һәм искелеккә каршы көрәше карагруһчыларда тирән ачу уята Мотыйгыйның үзенә һәм гаиләсенә кыйнау белән янаулар әледән-әле кабатланып тора. Типографиягә берничә мәртәбә һөҗүм оештырыла. Шундый һөҗүмнәрнең берсе турында Г. Тукай үзенең «Погром» дигән мәкаләсендә язып чыга’. Үзләренең мәкерле планнарын тулысынча тормышка ашыра алмаган карагруһчылар «дини хисләрне мәсхәрәләгән», хатын-кызлар хокукын яклаган, реакционерларны фаш иткән һәм башка шундый «җинаятьләре» өчен К. Мотыйгыйны берничә тапкыр суд хөкеменә тарталар. Шундый «мәсхәрәләнгәннәрнең» берсе — танылган карагруһчы, Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшев була. Аны «Фикер» битләрендә «Казанда бөлгән Әхмәт- Жан бабай кыйссасы» исемле имзасыз басылган мәкалә г чыгырыннан чыгара. Сәйдә- шов белән Мотыйгыйның ярты елга сузылган «мөнәсәбәт ачыклашулары» «Бәянел хак» белән «Фикер» газеталары битләренә дә күчә. 1907 елның февралендә «Фикер» Мотыйгыйга Казан округ судыннан повестка килүе турында хәбәр ите. Суд 12 мартка билгеләнә " Г. Тукай шушы авыр көннәрдә Мотыйгыйга ярдәмгә килә:
1 «Казак утлары» журналы. 1966 ел. б сан. 151 бит
*ТАССРның Үзак даүлат архивы. 420 фонд. 1 тасвирлама. 90 »ш. 44 бит
• «Дума» газетасы. 1907 ел. 1 май
• .М Гайнуллин Татарская литература и публицистика начала .XX века. > 6 битлар
• «Совет адабияты» журналы, 1905 ел, 5 сан. 151 бит
15 «Фнкер» газетасы. IW06 ел. 10 июль
' «Фикер» газетасы. 1406 ел. 3 июль.
• «Фикер» газетасы, 1907 ел. IS февраль.
исә алты саны чыкканнан соң туктап калалар.
1907 елның март-апрель айларында Әстерхан шәһәрендә чыккан «Туп» журналының гомере бигрәк тә кыска була. Столыпин галиҗәнабләреннән көлгән өчен, өлкәнең вице-губернаторы тарафыннан аның беренче санына ук арест салына. Эчке эшләр министрының «эче авырта» дип яза журнал, мөфти хәзрәтенең язып алып бар
VdAFir.ltl
Ъәр заман хакны сәвәннәр сез кеби мәкъһур улыр, Кустәрер бер көн кәлер дә милләтең миһре сәңа...
Дугры сөйлә, дугры яз, хәвеф итмә һичбер кемсэд?н, Сабир ул, чын дәшмәмештер эшләрең сәһле сәңа '.
1907 елның 22 февралендә җирле властьлар тарафыннан К. Мотыйгыйның нәширлек һәм мөхәррирлек хокуклары алына 16 17. Ә 24 февральдә Уральск өлкәсенең хәрби губернаторы «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» газета-журналларын бай сәүдәгәр Гобәйдуллин карамагына тапшыра. Ләкин яңа хуҗа тиздән «Фикер» һәм «Әлгас- рел-җәдит»не үзе яба. Ә «Уклар» инде 1906 елның ноябрендә ук чыгудан туктаса» була.
1907 нче елның Октябреннан, бу өч органның дәвамы сымак булып, «Яңа тормыш» газетасы чыга башлый. Ләкин ул беренче адымнарыннан ук цензура эзәрлекләвенә очрый. Аның икенче санында басылган «хөкүмәткә каршы юнәлештәге» мәкаләсе өчен редактор Мөхәммәтгали Мусинга 250 сум штраф салына. 20 нче санда «Инсаннар тормышы» дигән мәкалә урнаштырган өчен, Мусинга 300 сум штраф түләргә туры килә. Ул да түгел, редакторга 2 айлык төрмә яный. Уральск өлкәсенең хәрби губернаторы, газета «мондый мәкаләләре белән бер катлау кешеләрен (ярлыларны) икенче катлау кешеләренә (байларга) каршы куеп кына калмый, бәлки хөкүмәткә каршы да дошманлык тәрбияли», дип күрсәтә 18. Губернаторның бу ишарәсе газетаны ябуга сигнал була. 1908 елның мартында «Яңа тормыш» чыгудан туктый.
Китерелгән фактлардан күренгәнчә, татар демократик вакытлы матбугатының тууы, аякка басуы һәм үсүе туктаусыз полиция һәм цензура эзәрлекләве шартларында барган. Хөкүмәт органнары демократик матбугатның һәр адымын туктаусыз күзәтәләр һәм, газета-журналлар цензура рамкаларыннан аз гына читкә тайпылса да, редакторларга кичекмәстән каты җәза бирергә ашыгалар. Революция чигенүгә барган чорда һәм реакция елларында цензура аеруча нык котырына. Ул наширләр һәм мөхәррирләрне, демократик журналларны туктаусыз эзәрлекли. Цензураның демократик матбугатка, аның сотрудникларына ябырылуы нәтиҗәсендә газета-журнал битләрендә көн кадагына суга торган әһәмиятле материаллар басылмый кала. Азатлык идеяләрен буу өчен, патша администрациясе һәм цензура кулга алулар үткәрә, конфискацияләү кулланыла, газета-журналларның таралуын тоткарлый, типографияләрне яба, мөхәррирләрне суд хөкеменә тарта, аларны сак астына ала һәм штрафлар сала. Мондый адымнарга барганда җирле властьлар Петербургның цензура органнары белән киңәшеп, алардан күрсәтмәләр алып эш итәләр һәм үзләре күргән чаралары турында хәтта Эчке эшләр министрына мәгълүмат биреп баралар. Әлеге чаралар матбугат аша алдынгы идеяләрне пропагандалауны нык тоткарлый. Матбугат битләренә чыкканчы ук революцион характердагы материалларны цензор кайчысы һәлак итә. Ак баганалар, күп нокталар, тәмамланмаган фикерләр, имзасыз басылган мәкаләләр— позиция һәм цензура эзәрлекләвенең ачык мисаллары. Бер генә демократик матбугат та жандарм һәм суд органнарының катнашыннан башка ябылмый диярлек. Беренче рус революциясе елларында дөньяга килгән демократик татар матбугаты фактта рәсми властьлар тарафыннан буыла.
Ләкин барлык киртәләр һәм тоткарлыкларга карамастан, вакытлы матбугат тараткан демократик һәм социалистик идеяләр акрынлап кешеләрнең зиһененә үтеп керә, татар халкының аңына революцион йогынты ясый. Хәтта киң күләмле җәза ысуллары белән дә самодержавие изелгән милләтнең ирек сөючән омтылышларын буа алмый Чөнки халыкның азатлыкка, мәдәнияткә, прогресска, белемгә омтылышы искиткеч көчле була. Татар телендәге газета һәм журналлар хәтта иң ерак авылларга һәм караңгы почмакларга үтеп керәләр. Алар татар халкының рухи азыгына әйләнә, аны демократик ирек, якты киләчәк өчен көрәшкә рухландыра Үзенең массалар арасында алдынгы идеяләр таратуы, аларны царизмга каршы көрәшкә өндәгән фидакарь эшчәнлеге белән демократик татар матбугаты татар халкының гына түгел, бәлки бөтен төрки халыкларның тормышында якты эз калдыра.