Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Иртәләрнең берсе
Әйләнә Җир тавыш-тынсыз гына Иртәге көн янына табан — Айлы төн үтәли үтеп бара Кояшчыгыш ягына Казан.
Янып, балкып Җиргә төшеп китте Метеор үзенең орбитасыннан, Бөек һөҗүм вакыты җиткәнлекне Хәбәр иткән ракета сыман.
Горизонтта — яңа таң калыкты Тантаналы капка шикелле!
Киләчәккә табан аккан Ыкны, Актанышны, Ыкны, Мөслимне
Таң капкасы аша яңа көнгә Алып килеп керде Җир шары. Сабан туйга барган кебек итеп Эшкә чыга безнең Ил тагы.
Табигатьне гүя атакалап, һөҗүм башлап кырый төбәктә, Районнарны кыю секретарьлар Алып кереп китте көрәшкә.
Алып керде алар Актанышны, Бөгелмәне, Әлмәт, Шөгерне, Генераллар дивизияләрне Җиңешләргә илткән шикелле!
Терле елларда язылган шигырьләремнең бер кадәресе ике томлык сайланма керләр күләменә сыймаган иде. Шулерның кайберләрен укучыларыбызга журналыбыз аша тапшырасы килә. X. Т.
ь «К У.» М I.
65
Эштән кайтышлый
Син уйланып бераз туктап алдың Киләчәккә үтеп барышлый...
Кояш инде шактый артта калды,
Казан инде
Кичне каршылый.
Күчмә байрак нурларында балкып Үтеп китте бүген дә көнен;
Ә урамда шундый күңелле кич. Болытлы да, бөркү дә түгел.
Зур җаныңның барлык иҗат көчен Биреп тагын илең эшенә, Байрак тотып кереп бара төсле Бу көнең дә Гасыр эченә.
Моннан ара якын кебек ничек, Сыйныфларсыз тормыш чорына. Байрагыңны килер көннәр җиле Җилфердәтә төсле тоела...
Ә печәнне...
Бу ягын да Илнең күримче дип, Атта гына килдең Кырлайга... һәм мине дә шулай атта гына Алып чыктың безнең кырларга.
Каеннар да, әйе, баланнар да, Бар да монда — синең илдәшләр!— Безне дә лә үзеңнеке ит дип, Баш ияләр сиңа миләшләр.
Бәхетле син: һичбер гамь юк синдә, һәр ягында — Ил дә, җир дә бар, Ул диңгездән теге диңгезгәчә Кайда киңлек — анда син дә бар...
һәм... тугармый гына бәйләп куйган Ат та бар бит, абзый, дөньяда! — Син дә шагыйрь, әйтик, мин дә шагыйрь, Ә печәнне атка кем сала?!
.. Байтак көнең юлда үтә, ир-ат, Илдән-өйдән ерак җирләрдә. Гаиләнең .өйнең иминлеге, И хатын-кыз, синең иңнәрдә.
Бураннарда искә төшәсез дә, Җылыныр китә безнең күңелләр!— Сагындырган өчен рәхмәт сезгә, Юксындырган өчен, сеңелләр.
Яздан хәбәр булып алтын нурлар Тәрәзләрдән түргә кергәндә, Үбеп-кочып сезне, и җаныйлар, Сәлам әйтеп чыксын бездән дә.
...Ә кем белә аны — алдагыны,— Ниләр булыр... шушы ел узгач: Килеп җитәр тагын — туган көннәр... Кем булыр да анда, кем булмас...
Моңсыз әле, тыныч безнең күңел. Гөлләр генә әнә... уйчаннар: Тыныгызда хәтерләгез әле — Дигән сыман уйга чумганнар.
«Әйтмәсәләр» истә түгелмени Безнең өчен газиз исемнәр?!
Сип әле, сип, су сип шул гөлләргә! — Күңеллерәк гомер итсеннәр...
Юлдан гына
«Безнең юл»дан1
Чыккан идек юлга.
Күбәү идек...
Борылып карасак,
Азайганбыз:
Киләчәккә инде
Күчкән күпләр безнең арадан...
Сәлам бирә йөрәк
Юлдан сиңа,
Истәлеге итеп
Бу көннең:2
Тик яртысы гына булсын иде
Бу Иллесе
Синең гомернең!
1 «Безнең юл» — хәзерге «Казан утлары» журналының Галимҗан ага Ибраһимоа чорындагы исеме.
* Гази Кашшафның 50 еллыгы бәйрәмендә укылган шигырь.
Кына
<Төшләреңә кереп йөдәтермен».
Р. Алка
Ак болытлы Әлтәм төннәрендә,
Алтын таллар күләгәсендә
Җаннарыма яллар бирим дисәм,
Искә төшеп йөдәтәсең лә, Искә төшеп...
Утлар дөрли көзге куе җилдә, Төн таулары түбәләрендә.
Сүним әле, тыныйм бераз дисәм,
Искә төшеп йөдәтәсең лә, Искә төшеп...
Синнән калган кына кайсы икән?
Кайсы чарлак тәрәзәсендә?
Тәрәзләрдә гөлләр күргән саен
Искә төшеп йөдәтәсең лә, Искә төшеп...
Җиделәр
Ал байрагын, гүя җан байрагын Җилфердәтеп Заман җилендә, Ноябрьның соңгы җидесендә 1 Килеп керәм җитмеш җидемә.
Синең, Илем, җырдай гүзәл телнең Чәчкәләре микән җиделәр?— Шулар, никтер, гомер буе миңа Шигъри серле җылы бирделәр.
Көйләрдәге, төсләрдәге җырың 2 3 Яңрый, Галәм, һәрбер җидеңдә: Бу халәтең ишарәдер бәлки Мәңгелекнең берәр серенә...
...Җиде төндә, җиде юл чатыннан
Баксам әгәр Җидегәнеңә,
«Җиде үлчә — бер кис!» дигәннәрең Иңде минем күңелләремә.
...Чүлләрен дә кичтем дәверләрнең, Гөлләрен дә өздем аларның...
Гасыр аша үтмәкчедер бәлки Синең, Хәсән, гомер кәрваның?..
2 Иске стиль белән исәпләгәндә 1900 ел ноябреның 27 се шагыйрьнең туган кене.
3 Спектр һәм музыкадагы гамма һ. б. җиделәр.
Сиксәненче еллар ягындагы Капкаларның җиделесенә Җитәрсең дә, кәрван, үтәрсеңдер Ул капканы тик минсез генә...
Шигъриятнең лирик милләтеннән, Бер каннандыр безнең бу җаннар. Белмим нидән, нигә шулай икән, Сагындыра Сезне бу айлар?
Әйткән иде инде Дөнья миңа, Әйткән иде әллә ничә кат.— Дөрес икән: бары — фикри, шигъри, Рухи дуслык балкый ич фәкать!
Милләтләргә бүлгәләсәләр дә Лирикларны кайбер гасырда, Төп милләте һәрбер чын чәчәннең Шигърият бит, дуслар, асылда.
«Шигъри» кәсеп мәрәкәйчеләре Тәрәздән дә — түргә узса да, Алар «җаны» җиде ят бит безгә!— Гәрчә каны «кардәш» булса да.
Кагылмасын шигъри кардәшлеккә Фани дәртләр, фани өметләр: Теге дөньяда да — я «яшисе», Я «үләсе» бар бит, егетләр.
Шигъриятнең лирик милләтеннән, Бер каннандыр безнең бу җаннар... Менә шулай сагына бу айларда Хәсәнегез сезне, туганнар.
...Җил дә йоклый,
Төн дә тып-тыныч.
Сәбәп юк та дулкынланырга,
Нишләп, Диңгез,
Уф та уф килеп
Зарланасың Гагра ярында...
Син әйтәсең:
— Минем гомерем
Нинди кызык, нинди чиксез ул!
Әйдә, дисең,
Алмашабызмы?—
Мин — син булыйм, ә син — Диңгез бул!
Юк, кирәкми,
Синең — мәңгенең
Озынлыгы чиксез дә шиксез,
Ә мәңгегә хөкем ителү...
Беләм аны,
Ул бик күңелсез.
...Кашлар — кыйгач, йөзләр — көләч.
Кояш болар!—диярлек.
Аяк баскан эзләренә Асыл гөлләр сибәрлек.
Кайгы килсә, илермиләр.
Халык исмен сатмыйлар:
Тешне кысып, яшьне йотып, Илдән әдәп саклыйлар...
Ул чактагы заманалар Драмага-бай иде. Югалганнар, убылганнар, Җуелганнар бар иде.
Ялгыз калды... Нишләсә дә Иле исмен сатмады.
Тешен кысып, яшен йотып, Йөрәгендә саклады.
Күргән-белгән сөйли һаман: «Көтте, түзде, бизмәде, Гомерләре өзелсә дә, Өметләрен өзмәде...»
Ишетә алса әйтер идек:
— Үзеңне дә сөяргә Кирәк иде!.. Соңга калдык Менә шулай дияргә...
...И сез— безнең сеңелкәйләр!— Кашларыгыз кыйгачлар, Илнең гомер юлларына Нур сибүче кояшлар,
Әнә шулай сөя сезнең Йөздән туксан җидегез! Әй, егетләр!
Шундыйларның
Кадерләрен белегез...
Әле дә хәтердә
...Сорады Тары нараты: «Исемкәй ничек синең?»
— Әптел дә, Гаптел дә түгел, Тимерхан!— минем исем.
Сискәнеп куйды Нараткай — Кайгырта, чамалаша:
«Индеге чорда, энем,— ди,— Бу исем «янар» ласа?!»
Кайгырма, Нарат агай, дим, Бу исем — хәйран исем: «Ханиымны төшерсәләр дә, «Тимер»ем кала минем!..
...Сорады Карел каены: «Кайларда туган ягың?» Илемнең кайда икәнен Белмәкче була, җаным.
— Кайларда булса да, димен, Дөньяга килгән җирем,
Мең елдан бирле, сеңелкәй, Туган тел минем илем...
...Ә миләш, Минзәл миләше, Бик чибәр гибрид миләш:
— Минемчә яшә, Тимур!—дип Бирмәкче миңа киңәш...
Тукай да — «И тел...» дигән ич. Күрәсең, шуңа күрә, Исәң дә, җаным, башыңны, Йөрәк бит аягүрә.
Мин тере бит әле
Була, кордаш, шундый читен кичләр...
Җанга терәк кирәк чагында, Такташ та юк инде, Кутуй да юк, Барып чыгып ишек шакырга.
Әйтә торган иде безгә Такташ,
Ярым җитди, ярым шаярып: «Бу дөньяда бәндә күп тә күбен, Таяныч аз, кәбәм, таяныч.
Гомер юлы тигез асфальт түгел, Базлар да бар кайбер урында... Абынырбыз да әле, егылырбыз да, Торырбыз да, алла боерса...
Яшь талантлар башы аша үтеп, «Шабашниклар» үрли шигырьгә. Кул бирергә түгел, сүз кушарга Чирканасың шулар ишенә...»
Шулай дия иде безгә Һади, Ярым җитди, ярым шаярып... Такташлы чор ерагайган саен, Кими бара интим таяныч.
Була шундый авыр, читен төннәр... Җанга терәк кирәк чагында, Мин тере бит, Миңа килеп чыгып
Мөмкин әле ишек шакырга.
Сандугачлар эзлиләр каенны
Бетерделәр аны...
Бәлки аның
Без белмәгән гаебе булгандыр...
Сандугачлар белән дус иде ул, Бәлки аны... бары шуңадыр...
Үтерделәр...
Кем уйлаган... шундый яманлыкны
Кем дә булса тагын башлар дип:
Шундый гүзәл затны
Балта белән
Дүрт кисәккә турап ташлар дип,
Кем уйлаган...
Ул яшәүне җирдә сөя иде, Кочаклардай булып, үз күреп!— Әле генә менә унынчыдан, Имтиханнан чыккан кыз кебек...
Зифа иде, сылу гүзәл иде, Күрми калдык, саклый алмадык...
Безне бит ул
Кешегә саный иде...
Ә без?
Юк, без моны аклый алмадык!..
Уйлый иде:
«Болар — яшәү дусы.
Алдынгылар болар, аңлылар.
Җырларында минем исемне дә
Ничә тапкыр телгә алдылар...»
Ди иде ул.
Үтерделәр аны... Бәлки аның
Без белмәгән гаебе булгандыр.... Сандугачлар белән дус иде ул, Бәлки аны... бары шуңадыр...
Турап ташлап ап-ак тәнкәйләрен, Сирень төбенә яшереп киткәннәр. Ерткаланган яшькелт шәлкәйләрен, Яфракларын «кәфен» иткәннәр...
Ә тормышны ничек сөя иде! Кочаклардай булып, үз күреп, Әле генә менә унынчыдан, Имтиханнан чыккан кыз кебек...
Ташлардагы язулардан
Үтәр чорлар, дәвер, гасыр үтәр... Син дә үтә, китә барырсың. Сискәнер дә бәлки нәсел хисе, Уяныр да — уйга калырсың...
Давыллардан — Чыңгызлардан соң да, Үз көненә кайткан илләр бар. Ташларына бак та Тарихларның, Гыйбрәтләр ал — син дә, легендар.
Ни күрсәң дә берәм-берәм түгел, Бергә күтәр, бергә чыда син, Сыкратса да матәм килгән көннәр, Бергә сыкра, бергә ела син.
Иләс нәфес киңәшләрен түгел, Җаның-бәгърең әмерен искә ал: Китмә, купма, бер карыш та күчмә, Тукай калган җирдә — Илдә кал.
Еллар бераз суытса да җанны, Данын сатма туганнарыңның: Каралганы, каргалганы булма, Чәчкәсе бул асыл тамырның!