Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘРӘКӘТЕ КАРЛЫГАЧЫ

Яхъя Абдуллин,
философия фәннәре кандидаты. Әнвәр Хәйруллин,
фәнни хезмәткәр.

Г. Курсавиның тууына 200 ел тулу уңае белән
оссиянең экономик һәм культура тормышындагы үзгәрешләр, иҗтимагый фикер үсеше һәм революцион омтылышлар XVIII гасыр азакларында ук татар халкы арасында үзенең тәэсирен күрсәтә башлый. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең үтеп керүе гасырлар буена яшәп килгән традицияләрне какшата, акрынлап гамәлдәге социаль тәртипләргә һәм урта гасырчылык күренешләренә каршы протест тенденцияләре тарала, аерым даирәләр буржуаз-демократик ирек лозунглары күтәреп чыгалар. Бер төркем буржуалашкан ясаклы татарлар Екатерина II оештырган комиссиягә җибәргән наказларында, мәсәлән, болай дип язалар: «һәр кеше үзенең табигате белән нәрсәгә дә булса сәләтле булып туа; төрле катлаулардан чыккан кешеләрнең игенчелек хезмәтенә күнегүләре дә, үзләрен коммерция эшенә багышлаулары да мөмкин. Кеше рухына тынычлыкны бары тумыштан бирелгән иреге сакланганда гына таба һәм ул иминлеген һичнинди көчләүсез, үз ихтыяры белән тәэмин итәргә хаклы. Рус дәүләтеннән читтә эш итәргә теләгән һәр кеше, әгәр үзенең кире әйләнеп кайтачагына ышанычлы дәлилләр китерсә, император җәнаблә- ренең башка бәндәләре кебек үк, һичнинди тоткарлыксыз паспорт белән җибәрелсен: коммерциядә беркем дә үзенең кәсебеннән мәхрүм ителергә тиеш түгел». (Русское историческое общество. 115 том. СПб, 1903 ел, 375 бит.)
Шул ук вакытта халык массалары арасында социаль һәм милли изелүдән котылуга омтылыш та көчәя бара. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында татар хезмәт ияләренең актив катнашуы — моның ачык бер мисалы.
Халыкның иҗтимагый аңындагы бу үзгәрешләр идея-теоретик яктан мәгърифәтчелек хәрәкәтендә чагыла. Татарлар арасында бу хәрәкәт XVIII гасыр азагында һәм XIX гасыр башында формалаша башлый һәм аның нигезендә халыкны урта гасыр торгынлыгыннан фән һәм прогресс мәйданына, ислам идеологиясенең кысан рамкаларыннан мәгърифәт дөньясына чыгаруга омтылыш ята. Г. Курсави, И. Хәлфин һәм
Р
Утыз Имени (Әл-Болгари) шушы прогрессив хәрәкәтнең беренче карлыгачларыннан булдылар.
Күренекле галим, татар иҗтимагый фикерендә рационалистик агымга нигез салучыларның берсе Габденнасыйр Курсави (Әбунасыйр Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирәк әл-Курсави) 1776 елда 1 Казан губернасы Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне ул Малмыж өязе, ♦ Мәчкәрә авылы мәдрәсәсендә ала. Гаять сәләтле һәм белемгә омтылу чан бу баланы мәдрәсәдә биргән белем генә канәгатьләндерми. Ул үзлегеннән дә күп укый һәм кайбер мәсьәләләрдә остазларыннан өстенрәк фикер йөртә башлый. Мәдрәсәне тәмамлагач, Г. Курсави ул вакыттагы традиция буенча заманының гыйлем һәм мәгърифәт үзәге саналган Бохарага укырга китә. Андагы күренекле мөдәррисләрнең берсе — Мөхәммәт Нияз Колый әт-Төрекмәнидән дүрт ел буе дәресләр ала. Бохара- да узган елларында ул һәрьяклап дини тәгълиматны өйрәнә, бик тырышып көнчыгыш телләрен үзләштерү өстендә эшли, күренекле шагыйрьләрнең һәм урта гасырда яшәгән фикер ияләренең әсәрләре белән таныша. Укуын тәмамлап туган якларына кайткач, Курса авылында ул зур мәдрәсә ача һәм үз тирәсенә шәкертләр туплап, мәгърифәтчелек идеяләрен пропагандалый башлый. Кыска гына вакыт эчендә тирә- якта зур дан казанып өлгерә.
._ Мәгърифәтче галимнең көчле акылы, тирән укымышлылыгы бик күпләрне сокландыра. «Курсавиның гыйлемдә улан мәртәбәсе шул дәрәҗәдә иде ки.— дип искә
дәлилләрене һич кемнең иганәтендән (ярдәменнән) башка вә һичбер китабә мөрә
Оренбург. 1903 ел, 122 бит.) Курсавиның башка замандашлары да шуны ук куәтли. Аның турындагы истәлекләрнең берсендә: «Нәзары дәкыйк (карашы анык), китаб вә сөннәт гыйлемнәренә маһир, иҗтиһады (тырышлыгы) куәтле, истинбаты (нәтиҗә дошманнарын, киресенчә, калтырарга мәҗбүр итә Соңгылары, җае чыкканда, аның —- белән очрашудан кача торган булганнар. Чөнки һәр нәрсәдән мәгълүматлы, туры х һәм үткен сүзле галим белән бәхәскә кереп кеше көлкесенә калганчы, аның күзенә чалынмауны мәгъкульрәк күргәннәр. Шундый берничә фактны Ш. Мәрҗани үзенең х «Мөстәфад әл-әхбар*ында күрсәтеп үтә. «Бер вакыт.— дип яза ул,— Муса бай мелла *3 Фазылны иртә белән чөйгә алмага җибәреп, кариб (якын) килүб җитдектә хадимдән (хезмәтчедән) кунак я мәҗлес бармы дип сорагач, юк, Курса мулласы гына бар дип җавап биргәч, гарәбәсендән (экипаж) төшеп би-ля тәүәккыф (туктал та тормыйча) 05 җәяүләп Яңа бистәгә кайтуб китмеш, вә бер мәҗлесенә мөлла Ибраһим әфәнде вә Дәмади мөлла Таҗетдин әл-Иштирөки тәкрар дәгъват иделүб (кабатлап чакырылып та) вармай калмышлар». (Ш. Мәрҗани. Мөстәфад өл-әхбар... II том, Казан, 1900 ел, 169—170 битләр.)
Курсави уннан артык фәнни хезмәт язып калдыра. Алар арасында иң мәшһүре— «Әл-иршад лил-гыйбад» (Кешеләрне туры юлга өндәү) исемле китап. Татар иҗтимагый фикер тарихында бу хезмәт күренекле роль уйный. Халкыбызның рухи тормышында аның урынын билгеләп Г. Сәгъди: «Әл-иршад лил-гыйбад» үзе тәнкыйди
' Г Курсавиның туу һәм үлү еллары герле чыганакларда герлемә күрсәтелә М Гзйнхлтин •Татарская литература XIX века* (Казан. 1975 ел. 9 бит) лигам хезмәтендә 177Ъ 1818 етлариы атый Н Гороховның «Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Повол.кьм* (Кахам. 1941 ел. 151 бит* Диган хеэмәтеидә 178В-1814 еллар күрсәтелә К На.ыйра «с. тор чышын 1765 1813 (календарь. 1877 ел. 43 бит). Ж Налили 1783-1814 (Очерк а.тораа обгт..каи кости и литературы волжских татар Мәскәү-Петроград. 1923 ел. 33 бин. Г Сәгъди ' (И13
(Татар әдәбияты тарихы Катан. 19% ел. 21 бит). X Хисмәтуллам 1776-18)) (Г. Ибраһа ..'* исгмендЗте Тел. әдәбият Һам тарих институты архивы. £7 фонд. I теркәмә еаалае б»* « • .• 3 ( битләр) әллар белән чиклиләр Ш Мәрҗани б« - ■ Р Фәхретдинов ■ • еллар әйтелә
МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ХӘРӘКӘТЕ КАРЛЫГАЧЫ
ала аның фикердәше булган Әхмәд бин Сәгыйть әш-Шырданый,— һәр фән бабының
җәгать итмәй, күңеленнән бәян идәргә мөкътәдир иде*. (Р. Фәхретдинов. Асар, III җ..
чыгару) тугры иде», диелә. (Шунда ук. 123 бит.) Курсави турында замандашларының фикерләрен бергә туплап. Риза Фәхретдинов аның «озын буйлы, киң маңгайлы. Ч олуг күзле, үткен сүзле, арык вә риязый (ябык гәүдәле), табигате зәки (зирәк), £ фитънәте (үткенлеге) кямил, фәһме (аңлавы) дөрес, җавабы сәригъ (тиз), хитабы с бәдигъ (сөйләшүе матур), зиһене мөстәкыйм (туры), вәкарьле (горур)» булганлыгын күрсәтеп үтә. (Шунда ук, 99 бит )
Курсавидагы бу сыйфатлар дуслары һәм фикердәшләрендә соклану хисе уятса,
бер эсэр, ул (Курсави) моның белән гәрчә гарәп телендә булса да, татарда беренче мәртәбә тәнкыйть юлын ача. Аның тәнкыйде дә каты, ачы. Әлбәттә, әдәби тәнкыйть түгел, дини, фәлсәфи, бер тәнкыйть» (Г. Сәгъди. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1926 ел, 22 бит.),— дип язды.
«Әл-иршад лил-гыйбад» әсәрендә, шулай ук башка китапларында һәм күп санлы чыгышларында Г. Курсави искелекне, туңлыкны ачы тәнкыйть уты астына ала, патриархаль йолаларны, урта гасырчылык тәртипләрен аклаучы идеологии өскормаларны фаш итә, схоластиканың һәм фанатизмның чын йөзен ачып бирә. «Курсави,—дип яза Ш. Мәрҗани аның эшчәнлегенэ бәя биреп,— хәдисләр, борынгылар өйрәтүе белән күзләре томаланган галимнәр һәм надан руханилар янында үзенә урын тапмады. Алланың сыйфатлары һәм мәҗбүри үтәлергә тиеш булган дини кагыйдәләрнең күплеге, борынгы шәхесләргә табыну кирәклеге турында сөйләүчеләр юлыннан бармады. Аның өчен фәнни чыганаклар бар нәрсәдән дә өстен иде... Гомумән, ул дөреслек сөюче галим ир иде». (Лобачевский исемендәге китапханәнең сирәк очрый торган кулъязмалар бүлеге. Ш. Мәрҗани. Вафият-әл-әслаф вә тәхият-әл-әхлаф (Борынгыларның үлеме һәм аларның киләчәк буынга бүләге). 6 том, 146 бит. Авторлар тәрҗемәсе.)
Курсави халыкның киләчәге, аның прогресс һәм мәгърифәт юлына баса алуы фәнни белемнәр һәм мәдәният таратуга бәйләнгән дип карый һәм, шуннан чыгып, мәдрәсәләр салу, китаплар язу эшенә өнди, гасырлар буена яшәп килгән иске традицияләрне җимереп, хакыйкатьне эзләргә чакыра, фикергә ирек даулый, кеше акылын богаулап торган чылбырларны өзәргә омтыла.
Курсави, беренчеләрдән булып, руханилар кулында хөр фикергә каршы корал итеп файдаланылган бик куп догматик кагыйдәләрне фаш итә, дин һәм алла исеме белән халыкның аңын томалау өчен тырышкан консерватив муллаларның чын йөзләрен ачып бирә. Дөрес, аның хезмәтләрендә без әле турыдан-туры дини тәгълиматны тәнкыйтьләүне күрмибез һәм бу гаҗәп тә түгел. Мондый тәнкыйтькә Курсави яшәгән чорда объектив җирлек тә юк, моңа ул субъектив яктан да әзер түгел иде. Мәгърифәтче галим моны үзе дә аңлый һәм заманының кара көчләренә каршы көрәштә кулайрак юллар эзли. «Шуны белергә кирәк,— дип яза ул,— безнең гасырыбыздагы һәм үткән гасырдагы адәмнәр арасында шундыйлар бар: алар гыйлемнән бер төрле дә өлешләре булмаган хәлдә үзләрен гыйлем кешеләре рәтенә куялар. Менә шуларның тудырган сүзләрен хикәя кылу һәм сүзләренең бозыклыгын ачып бирү өчен алардан аерым битләр ачсам бик яхшы булыр иде. Шулай итеп, наданлыктан һәм наданнардан качу, алардан йөз дүндерү, наданлыкны үтерү, ул наданнарның исемнәрен үк югалту өчен бик яхшы эш эшләнгән булыр иде. Ләкин эшнең соңы начар булып чыгудан... аларның яңлыш булган бер игътикадка, галимнәр каршында ташланган сүзләргә ышанырга ашыгуларыннан куркып, бу юлны тотмадым. Хосусан, гыйлем әһеленең киеме белән киенеп тә. караңгылык ишекләренә ябышып ятучы кешеләрдән курыктым. Шуның өчен тик аларның сүзләренең бозыклыгын гына ачып бирүне, сүзләрен читкә кага баруны гына халык өчен муафыйграк һәм нәтиҗәсе яхшырак булыр дип таптым». (Г. Курсави. Әл-иршад лил-гыйбад. Казан, 1903 ел, 2 бит. Гарәпчәдән безнең тәрҗемә.— Авторлар.) Бу юллардан күренгәнчә, Курсави искелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлерәк чараларын табарга тырыша, искелек сагында торучы көчләрнең йомшаграк урыннарын эзли һәм, һөҗүмен шунда юнәлтеп, бу көчләрнең бердәм фронтын какшатырга, алар өчен изге саналган идеологии өскорманың заман таләпләренә җавап бирмәвен ачып салырга уйлый.
Дөньяга караш мәсьәләсендә Г. Курсави әле идеализм чикләреннән чыкмый, алланың барлыгын һәм берлеген таный. Шул ук вакытта ул дини бәхәсләрдә мөтә- кәллимнәр (дини тәгълимат — кәлям вәкилләре) тарафыннан ифрат дәрәҗәдә куертылган алланың сыйфатлары турындагы өйрәтмәләрне кискен тәнкыйть итә. «Алланың күп төрле сыйфатларын, исемнәрен, дөньяны, табигатьне һәм барлык җан ияләрен барлыкка китерүен һәм башка төрле мөмкин булган сыйфатларын,—дип саный ул,— бары тик кешеләр үзләре генә уйлап чыгарганнар, сөбхане рөббикә рәббе-әл-гыйззәте гамма ясыйфунә, ягъни үзен ничек итеп сыйфатлауга алла мохтаҗ түгел, ул аннан ерак тора. Аны төрле кисәкләргә, саннарга бүлгәләргә һәм аерырга һич кирәк түгел. Алланың сыйфатлары: ишетүе, күрүе, бөек акылы, кулы һәм йөзе
юк... Ул күп төрле һәм күп санлы була алмый. Алланың сыйфаты бер генә һәм бары үзе өчен генә». (Р. Фәхретдинов. Асар. Ill җ., 99 бит.) Бу өземтәдән күренгәнчә, Г. Курсави, беренчедән, алланың сыйфатлары турындагы бәхәсне дә, аңа тагылган сыйфатларны да дин галимнәре уйлап чыгарган бер уйдырма гына итеп карый һәм, икенчедән, аны күрсәтелгән сыйфатлардан аерып, абстракт төшенчәгә әйләндереп калдыра. Бу иҗтимагый һәм философик фикернең ислам дине кысаларында гасыр- ф лар буе формалашкан төшенчәләрен какшату-җимерүдә мөһим бер адым иде һәм _ ул Г. Курсави эшен дәвам иттерүчеләргә дөньяга караш мәсьәләсендә тагы да кыюрак фикерләр күтәреп чыгу өчен җирлек булды. Моны без Ш. Мәрҗани мисалында — ачык күрәбез. Мәрҗани мөтәкәллимнәр белән алла һәм аның сыйфатлары турында бәхәс алып барганда, алланы официаль дини тәгълимат вәкилләре тарафыннан тагыл- < ган сыйфатлардан арындырып, яшәешнең нигезендә ятучы абстракт бер принцип — мәңгелек (кыйдам) дип саный. Шул ук вакытта ул, алланың табигатькә мөнәсәбәтен “ — , о
турыдан-туры тасвирлауга күчкәч, пантеизм позициясенә баса һәм аны туктаусыз ж яңаручан һәм конкрет әйберләрнең барлыкка килүенә җирлек булган мәңгелек табигать белән тиңләштерә. *
Курсави мөтәкәллимнәрнең философияне дини тәгълимат казанында эретүләре белән дә килешә алмый һәм бу аның кәлям турындагы фикерләрендә ачык чагыла. 2 Билгеле булганча, кәлям, мөтәкәллимнәрнең күп гасырларга сузылган тырышлыгы £ белән, нигездә дини философия булып формалаша. Аның тарафдарлары дөнья һәм 2 аның конкрет әйберләренең яратылышы мәсьәләсен шәригать кануннары нигезендә ;г хәл итәргә тырышалар. Курсави фикеренчә, бу урынлы түгел һәм кәлямне баштанаяк дини тәгълимат белән тәңгәлләштерергә ярамый. «Шуны белегез ки, и дөреслек 2 юлыннан баручы барлык сәләфләребез,— дип яза ул. — Алланың берлеге һәм аның сыйфатлары турындагы өйрәтүләр фәкать мәҗбүри дини кагыйдәләрнең эчтәлеге һәм шәригать рөхсәт иткән эшләрнең нигезе генә . һәм ул өйрәтүләр генә кәлям = фәнен тәшкил итмиләр. Кәлям фәне ул фәлсәфәгә керә торган фән». (Р. Фәхретди- “ нов. Асар. Ill җ., Оренбург, 1903 ел, 26 бит.— Авторлар тәрҗемәсе.) Күренүенчә, с; кәлям — философик фән, ә философия коры дини өйрәтүләр белән генә чикләнми £ һәм аның проблемаларын шәригать кануннары нигезендә генә хәл итәргә ярамый с Фикерен раслау өчен ул борынгы грек философларына мөрәҗәгать итә. кәлямнең ° ислам дөньясына алардан килеп кергәнлеген һәм аларда аның рамкаларында киң философик мәсьәләләр каралганлыгын күрсәтә.
Курсави яшәгән чорда искелекнең һәм фикри туңлыкның төп терәкләреннән _• берсе тәкълидчелек була, һәр төрле фанатиклар, дини тәгълимат әһелләре хөр х фикергә каршы көрәш алып барганда шуңа таяналар, борынгылар сүзенә турылыклы 4 булырга өндиләр, патриархальлек традицияләреннән тайпылмаска һәм күптән яшә- ' гән мөселман авторитетлары тәгълиматына сукырларча ышанырга чакыралар. Мәгъ- рифөтче галим моңа кискен рәвештә каршы чыга һәм искелеккә яраклашып йөрүче ~ надан тәкълидчеләрдән көлеп түбәндәге юлларны яза: тәкълидчеләр «безнең илебезнең яки теге илнең галимнәре фәләнчә фәтва биргәннәр. Без дә шушы фәтва- х дагыча гамәл итәргә тиешбез. Чөнки аларның фәтвасына каршы чыгу диннән йөз чоерү булыр иде,— диләр... Фәлән китап фәлән шәһәрдә фәлән вакытлардан бирле мәшһүр. Димәк, анда икътикад (дини инану) һәм гамәли мәсьәләләрдән булган бар-лык хөкемнәр хак, аңа каршы килү һич ярамый. Аңа каршы чыгучы — ул явыз, азгын кеше, ул кяфер булып санала, аны үтерү хәләл, хәтта тиеш, аны үтерүче сәеаплы булачак,— диләр. Бу сүзләрне сөйләүчеләр бидгатьчеләр (яңалык кертүчеләр) артыннан иясеннән һич аерылмый торган эт кебек ияреп йөрерләр. Син аларга меңләп ныклы дәлилләр китерсәң дә. хәтта алар аны үз күзләре белән күрсәләр Д», үзләренең кимчелекләрен танымаслар, күзебез ялгышты, без сихерләндек, диярләр». (Г. Курсави. Әл-иршад лил-гыйбад. Казан. 1903 ел. 40 бит )
Кемнәрнең дә булса әйткән сүзләре яки кылган гамәлләре белән гамәл кылу, борынгы авторитетларның сүзләрен һәм эшләрен көндәлек практикада дәлил итеп «лу, Г Курсави фикеренчә, бары «караңгылык һәм наданлык әһелләре уйлап чыгарган бер нәрсә генә». (Шунда ук, 42 6.) Зур авторитет саналган борынгы дини галимнәр һәм закон чыгаручылар да — кешеләр. Алар замандашларыбыз табына торган Дини кагыйдәләрне һәм законнарны эзләнү юлы белән иҗат иткәннәр- һәм бу эзләнү № 147
процессында аларның дөреслеккә тап булулары да, ялгышулары да мөмкин. Шулай булгач, алар әйтеп калдырганнарга сукырларча ышану зур ялгышлык. Аерым кешеләрнең әйткәннәре, алар нинди генә зур авторитет саналмасыннар, уйламыйча-нит- мичә ышана торган дәлил түгел, һәр кеше үзенең кылган гамәленә акылы белән ышанычлы дәлил эзләргә тиеш.
Бу уңайдан Г. Курсави «иҗтиһад мөнкарыйз» төшенчәсен дә читкә алып ташлый. «Кайберәүләр,— дип яза ул,— инде и>ңтиһад белән шөгыльләнү заманнары күптән узып киткән, мөкаллиднең (иярүченең, хәзерге заман кешесенең) дәлиле бары мөҗ- тәһиднең сүзе генә булырга мөмкин, без үзебез уйлап эш итүдән гаҗизбез, аңа ихтыяҗыбыз калмады,— диләр». Болар, мәгърифәтче галим фикеренчә, «фахиш, гаять бозык сүзләр», алар «халык арасында җаһиллек— караңгылык тараталар». (Г. Курсави. Әл-иршад лил-гыйбад. 29, 30 битләр.) Юк, иҗтиһад гасыры узмаган, һәр кеше, кайчан гына булмасын, үзенең көче җиткән кадәр уйлап, иҗтиһад белән эш итәргә тиеш.
Шулай итеп, Г. Курсави борынгы авторитетларга сукырларча ышанудан баш тарта һәм хакыйкатьне эзләп табуда һәр кешегә тулы хокук бирелүен таләп итә. Ул кешеләрне, гасырлар буена яшәп килгән традицияләрне җимереп, акыл үсешенә, аек фикергә турылыклы булырга, аңа ирек бирергә чакыра.
Курсави йөзендә без шулай ук ислам дөньясында киң таралган мистик агым — тәсаууыфның (суфичылыкның) аяусыз бер дошманын күрәбез. Үзенең әсәрләрендә һәм чыгышларында ул тәсаууыфка төренү күренешләрен, һәр төрле суфичылыкны һәм ишанланучыларны фаш итә. «Безнең гасырыбызда һәм үткән гасырларда,— дип яза ул,— халык арасында тәсаууыфка бирелү, «иршад» (изге юлга күндерү) һәм «истиршад» (изге юлга күндерелү) ны дәгъва кылу таралып китте. Ләкин моны дәгъва кылучылар тәсаууыфның чын мәгънәсен һәм максатын белмиләр. Нәтиҗәдә алар берсе өстендә икенчесе булган катлаулы караңгылык эчендә томаланалар; гүяки болар төпсез диңгезгә батканнар да, анда дулкын өстенә дулкын күтәрелеп, аларны һаман каплый, баса бара». (Г. Курсави. Әл-иршад лил-гыйбад. 51 бит.) Шулай итеп, мәгърифәтче галим үрмәкүч пәрәвезе кебек халыкның аңын томалаган суфичылыкны коточкыч караңгылык һәм төпсез диңгез белән тиңләп, аның мәкерле тозагына эләгүдән кисәтеп куя, ә эләксәң исән чыгуың шикле булыр дигән фикерне искәртә. Әгәо без Г. Тукайның әле Беренче рус революциясеннән соң язган шигырьләрендә дә суфиларны һәм ишаннарны сүгеп чыгуын, Ф. Әмирханның да аяусыз көрәш алып баруын искә төшерсәк, аларга кадәр 100 ел элек яшәгән Курсавиның суфичылыкка каршы чыгышы ни дәрәҗәдә әһәмиятле булганлыгын ачык күз алдына китерә алырбыз.
Курсавиның бу кыю фикерләре искелек сагында торучы бөтен кара көчләрнең, шул исәптән, үзләрен галим санап йөргән фанатикларның, әлбәттә, ачуын китерми калмый. Алар аны диннән язуда гаеплиләр, «кяфер», «зиндикъ». «дәһри» дип каргыйлар. Дини фанатизм хакимлек иткән ул заманда мондый хәтәр сүзләр үзләре ук үлем җәзасына хөкем итү белән бер булган. Ахыр чиктә эш шуңа барып җитә дә. Бу вакыйга Бохарада, Ш. Мәрҗани китергән мәгълүматларга караганда. 1808 елда була. Бирегә Курсави үзенең иске таныш-белешләре белән очрашу, андагы галимнәр белән үзен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен килә. Очрашулар вакытында аның белән Бохара голәмасы арасында дини-философик бәхәсләр чыга һәм үзенең туры сүзе, көчле дәлилләре, ачык фикере белән ул бу бәхәсләрдә өстенлек ала. Ачудан ярсыган голәма «үзсүзле» бу татарның көфер сүзләре турында Бохара әмире Хәйдәргә җиткерә. Әмир Хәйдәр Г. Курсавиның үзен тыңлап карарга теләк белдерә һәм, зур голәма мәҗлесе чакырып, аның катнашы белән мөназара (дини-схоластик диспут) оештырырга боера. Р. Фәхретдинов җыеп калдырган мәгълүматларга караганда, гадәттәге голәма мәҗлесләрендә тәртипсез һәм мәгънәсез шау-шулардан туеп беткән Г. Курсави, моны ишетеп, хәтта шатлана да. Ул әмир Хәйдәрнең үзе кат-нашында узачак мондый зур мәҗлестә сорауларга иркенләп җавап бирергә һәм үзенә дә сорау куярга мөмкин булыр, фикерләр ачыкланыр, ә соңыннан зур белгечләр тарафыннан һәр яклап анализ ясалыр һәм төпле йомгаклау сүзе әйтелер дип уйлый. Шуңа ышанып, үзенең фикерләрен мәҗлестә ачыктан-ачык бәян итә. «Солтанәтле улан бу мәҗлестә,— дип яза Р Фәхретдинов,— Г. Курсави максадын сабыр вә
вәкарь үзрендә изах әйләмеш (аңлатмыш); ничә сәнәләрдән бирле низам (тәртип) үзрендә сәйләмәя хәсрәт чигүб йөрмеш улан морадыны да зө әп-мәҗаз (күчерелмә мәгънәдә сөйләшүчеләр) вә яки гакяз (таякка таянып йөрүчеләр) мәйданында таяк тотып сөйләмәктә улан гарәп хатибы мисалында (вәгазь сөйләүче кебек) тәкърир (аңлатып сөйләү) идәрәк, хәзари хәйран (аптырап калган шәһәр халкын) вә хәсымлары- ның (дошманнарының) шөбһәләрене әсасыннан (тамырыннан) вәйран итмештер (җи- ф мерде)». (Р. Фәхретдинов. Асар. Ill җ., 120 бит.)
Г Курсави үзенең фикерләрен шул кадәр дәлилләп сөйли ки, аның белән бәхәскә ярсып килгән голәма ни дип җавап бирүдән дә гаҗиз кала. Соңыннан бу вакыйга = турында мөлла әбү ән-Нәгыйм мәхдүм дигән берәү; «Мөлла әбү ән-Насыр Бохара Ч голәмаларыны һәммәсене бер тишеккә тыгып китте»,— дип искә ала. (Ш Мәрҗани. ** Мөстәфад әл-әхбар... II кисәк, Казан, 1900 ел, 169 бит.)
Ләкин иске кануннарга ябышып ятучы әмир Хәйдәр дә, Бохара голәмасы да - <Ө Г Курсави күтәргән мәсьәләләрне аңлаудан ерак торалар. Алар аның фикерләрендә бары диннән язуны гына күрәләр. «Аның сүзене фәһем итәрлек куәт, — дип яза co- “ ңыннан Бохара голәмасыннан берәү, — безем галимләрдә булмады». (Р Фәхретдинов. х Асар, III җ., 120 бит.) Ә әмир Хәйдәр «диннән язган» бу татарның башбаштаклыгына g чик куярга була һәм аны ислам кануннарын бозган өчен үлем җәзасына хөкем итә- Хөкем карары әмир Хәйдәрдән тыш реакцион руханилардан 16 кешенең имзасы белән беркетелә. Җәзалау көне килеп җитә. Әмир Хәйдәр сәясәт мәйданына XXIV килеп 2 үзенә билгеләнгән урынга урнаша. Тоткынны крепостьтан алып чыгып көчле сак ас- ? тында мәйданга китерәләр. Аның ике ягына ялангач кылычларын өскә күтәреп ике 2 җәллад баса. Курсавиның гомерен саклап калу теләге белән, дуслары аңа «акылга 2 килергә» һәм эшләгән гөнаһысы өчен «тәүбә кылырга» киңәш итәләр. Дусларының киңәшен тыңлап, ул үлем җәзасыннан котылып кала. Ләкин Курсави үзенең фикерлә- * реннән баш тартырга уйлап та карамый һәм яңадан да әмир Хәйдәр хөкеменә дучар = булмас өчен Бохарадан качып китә. Ватанына әйләнеп кайткач, ул элеккечә үк, мәгъ- “ рифәтчелек идеяләрен пропагандалавын дәвам иттерә, дини-философик бәхәсләрдә tr үзенең мәгълүм позициясен яклый. Ш. Мәрҗани күрсәткәнчә, әмир Хәйдәр соңыннан >» үзенең өч хатасы турында бик үкенеп сөйли торган була. Бу өч «хата»ның берсе с Курсавины җәзаламыйча калдыруы була. «Ул һаман да Курсавига үч тотып йөрде һәм ге «бозык карашны өчен аны битәрләүдән туктамады. Үзенең үчен бастыру өчен ул аны үзенең ватанында да үтерергә әзер иде». (Лобачевский исемендәге фәнни киталха- л нәнең сирәк очрый торган кулъязмалар бүлеге, № 614 (г). Ш. Мәрҗани. Вафият әл- әслаф... 6 том, 146 бит.)
Әмир Хәйдәргә артык борчылырлык урын к>к иде. Чөнки аның фикердәшләре биредә дә мәгърифәтче галимгә тынгылык бирмиләр. «Казанга килгәч. — дип яза шагыйрь Гали Чокрый бу турыда ачынып,— мөлла Габденнасыйр әл-Курсави хәзрәтләренә =1 Дә бәдәхаһлар (яманлык теләүчеләр) булгандыр вә нәчә кемсәнәләр аңа тәгъян (кыс- < рыклау) кыйлгандыр». (Н. К. Крупская исемендәге Башкортстаи республика китапханәсе, крайны өйрәнү бүлеге. Гали Чокрый фонды, № 4013, 5 дәфтәр 3—5 битләр.) я Чыннан да Г. Курсавины ватанында да диннең нигезләрен тәшкил иткән кагыйдәләргә тискәре карашта булуда, дәрестә үзенең зарарлы фикерләрен сөйләп яшьләрне бозуда гаеплиләр. Курсави өстеннән Диния наэаратына донослар яудырыла. Мисал итеп, Казаннан ерак булмаган Өре авылының указлы имамы, ахун Фәтхулла Хөсәен улының мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеновка 1810 ел, 11 ноябрьда язган хатын китерергә мөмкин. «...Шул хосусда ки, — дип яза бу хатның авторы. — Казан округында. Югары Курсада Габденнасыйр Ибраһим углы мөҗтәһидлек дәрәҗәсен дәгъва кылып, Гомәр- өн-Нәсифигә (X гасырда яшәгән Урта Азия галиме. — Авторлар) комментарий биреп, нигездә асылы бозык булган үзенең карашын үз теләге буенча билгеләп, алланың тиешле булган (мәҗбүри) сыйфатлары һәм бөек үзенчәлекләре фәкать үзе өчен генә (ә безнең өчен түгел, ягъни алланың барлыгы, аның сыйфатлары безнең аңыбызга бәйле түгел), дип сейлел һәм алланың сыйфатлары күплеген инкарь ител, борынгы
XXIV Сәясчт мвАданм — политик тоткыннирпы җазал»\ урины
традицияләрнең үсүе, дәвам итүе белән бергә аек фикергә дә турылыклы булырга кирәк дип сөйли, һәм шундый сүзләре белән, дини мәсьәләләр буенча дүрт йөз елдан алып бу заманга кадәр, артык тырыш мөҗтәһидләр һәм күренекле галимнәрнең алмашчысы булган — галимнәр галиме Тәфтазани, хаклык эзләүче галим Дәвани Һәм Сәед Ширази һәм аларга охшашларны хурлап, аларга каршы чыгып, дөрес юлдан читкә тайпылып, ялган һәм начар юлга басты, һәм менә шул дүрт йөз елдан бирле көнчыгышта булсын, көнбатышта булсын, тулы нигездә яратып укылган һәм кулланылышта булган дини тәгълиматны өйрәнү буенча китаплар укыган мәдрәсәләрне чынбарлыктан читкә тайпылдырып (? I) һәм ул китапларга иярүне, ышануны тыеп, кайбер авылларга барганда хак юлдан җитәкләүче җәмәгать намазына бармый. Ислам диненең байрагы булган җомга һәм гаедләрне нигездә ташлый, яңача яшәргә кирәк, — дип, үзенең эшен галим затлар арасында булган йокымсыраган муллалар белән дәвам иттерүне мәгъкуль күрә. Тәкәбберләнеп, горурланып имтихан бирергә бармыйча (указ алу өчен Диния назаратына барып имтихан бирү турында суз бара.— Авторлар), мәдрәсәләр салдырып әле өлгереп җитмәгән, башлангыч сыйныф укучыларын үз тирәсенә туплап һәм янына җыйналган наданнарны эшкәртеп, «дәрес бирем». —дип, мөселман диненә ышануны боздырып, ялган һәм бозык юлга тарта. Аның мәдрәсәсен тәмамлап чыккан ничәмә-ничә укучылары, электә җомга һәм гаедне калдырмаган авылларга имам булып баргач, мөселманнарны изге гыйбадәт кылу урыннары булган җомга һәм гаедләрдән мәхрүм иттеләр. Сез бөек җәнабыбызга мәгълүм булсын: дингә ышануны яңача уйлап табучы (реформатор) һәм динсезлеккә илтүче буларак, бу реформаторның эше кяфер эше булып, аны (Курсавины) хурлап кына, аңа йомшаклык күрсәтергә ярамый. Динсезлеккә илтүче сәбәпнең иң зурысы тагын шул: Бохарадагы вакыйгаларга кадәр үк, ул алланың барлык тереклекне барлыкка китерүен бутады, аңа ышанмады, инкарь итте. Ул реформаторга кяфергә караганда да катырак җәза бирергә кирәк...» (Р. Фәхретдинов. Асар. Ill җ., Оренбург, 1903 ел, 109 бит.)
Мондый донослар мөфти исеменә бер тапкыр гына язылмаган. Күбәүләр аның якты дөньяда исән-сау йөрүенә, Бохара әмире тарафыннан җәзаланмый калуына борчылганнар. «Мелла Җамалетдин бин Шәмсетдин әс-Сабави, — дип яза Ш. Мәрҗа- ни, — үзенең остазы мөлла Сәйфетдин бин Әбүбәкер әс-Сабавиның «һай шул нәрсәне Бохарада алуб кына куймадылар ләбаса» дидекене нәкыль кыйлур иде». (Ш. Мәр- җани. Мөстәфад әл-әхбар... II т., Казан, 1900 ел, 169—170 битләр.) Мөфти дә Г. Кур- сави өстеннән килгән доносларны илтифатсыз калдырмаган булыр. Аның үзенә дә Бохара атмосферасы шул кадәр сеңгән булган ки, ул хәтта үзенең муллаларга булган рәсми мөрәҗәгатьләрен дә фарсы телендә төзүне артык күргән. Шуңа күрә Бохара тәртипләрен күралмаучы Курсавига аның мөнәсәбәте ничек булганлыгын күзаллау авыр түгел.
Туктаусыз эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, дошманнарының күзеннән бераз югалып тору нияте белән, Г. Курсави туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр була, һиҗри белән 1227, милади белән 1812 елда ул хаҗ сәфәренә юнәлә. Юлда чума белән авырып, Төркиянең Стамбул шәһәрендә вафат була.
Шулай итеп, әле яңа гына 37 яшь тулган галим иҗатының һәм гомеренең чәчәк аткан чорында дөньядан китеп барды. Шулай да ул татар иҗтимагый фикер тарихында якты эз калдырды. «Заманында вә гасырында назыйре юк иде димиюрем,— дип яза Ш. Мәрҗани үзенең бер язмасында.— Буйлә димәк, аны дәрәҗәсеннән төшерү булыр иде. Голүм гакълия (акылга нигезләнгән фәннәр), голүм нәкълиядә (традицион фәннәрдә), мәһарәтдә (сәләтлектә), әдәб вә мөназарада (бәхәстә) мәзһәбләрне (доктриналарны) белмәктә, ... куәтле иҗтиһад, дөрес инстинбатда аның кеби кямил затны бу заман күзе биш йөз елдан бирле күрмәмеш иде. Заманасында улан адәм баласына тиңдәше юк иде». (Р. Фәхретдинов. Асар. Ill җ., 122 бит).
Шулай да ул вакытта Г. Курсави эшчәнлегенең әле ныклы социаль нигезе юк иде. Дөрес, Урта Азиядә дә, үз ватанында да аның тарафдарлары һәм аңа теләктәшлек күрсәтүчеләр була. Әмма алар әле аз санлы, ә искелек сагында торучы көчләрнең хакимлеге нык иде. Соңгылары тарафыннан Г. Курсави үзе генә түгел, хәтта аңа азмы-күпме теләктәшлек күрсәткән яки аның юлын дәвам иттерергә омтылган фи-
сердәшләре дә зур эзәрлекләүләргә дучар булдылар. С. Айни, мәсәлән, Г. Курсави тарафдарларыннан Хоҗанд мулласы Хаҗибатның мөселман мәктәпләрендәге укыту тәртипләре белән килешә алмаганы өчен укытучылык эше алып барудан тыелуын, ә Самарканд казые әбү-Сәгыйтьнең милке конфискацияләнүен күрсәтә. Ислам диненең консерватив тарафдарлары яшәп килүче тәртипләргә канәгатьсезлек белдерүләре. Коръәннең кайбер урыннарын шик астына алулары һәм аңа үзләренчә аңлатма бирүгә җөрьәт итүләре өчен һиҗуванлы Фазылны, Вабкенттан Мөэмин Хуҗаны, Бай- суниан Ходайбирдене каты хөкем җәзасына тарталар. (Кара: А. М. Богоутдинов. Очерки по истории таджикской литературы. Душанбе, 1961 ел, 261 бит.)
Бу шартларда Г. Курсави эшчәнлегенең нәтиҗәсе үз заманында зур була алмады. Монда аның дошманнарының көчле һәм куп санлы булуы белән беррәттән, рухи туңлык һәм халыкны каплап алган караңгылык та үзенең ролен уйный. Торгынлык һәм караңгылык үзенең хакимиятен дәвам иттерә иде әле. Шуңа күрә дә Г. Ибраһимов Г. Курсавиның эшчәнлеген калын кар катламы астыннан тишелеп чыккан һәм бик тиз шиңгән чәчәккә тиңләде. Ләкин аның яктылык һәм яңарыш турындагы хыяллары, ка-раңгылык дөньясына каршы юнәлдерелгән ачы тәнкыйте халык күңелендә тирән эз калдырды. Г. Ибраһимов, Г. Курсавиның тарихтагы урынын бәяләп, аны «алгы көн йолдызы» дип атый. (Каюм Насыйри мәҗмугасы. Казан. 1922 ел, 17 бит.) Чыннан да, аның иҗаты татар халкының уяну чорында якты нур чәчеп, прогресс һәм мәгърифәт дөньясына аяк басу турында хыялланган яшь көчләрнең юлын яктыртып торды. Татарларда рационализм карашларын һәм тәнкыйть фикерләрен беренче буларак күтә-реп чыккан Г. Курсавиның эшчәнлеген соңрак Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри кебек күренекле галимнәр дәвам иттерде һәм үстерде.