Логотип Казан Утлары
Нәсер

ИКЕ НӘСЕР


Мәхәббәтем
үген синең туган көнең. Ничәнче тапкыр инде мин шушы көнне дулкынланып көтеп алам. Көтә- көтә хыяллар диңгезендә йөзәм, әллә нинди планнар корам, безгә хәтле бер кеше дә әйтмәгән сихри сүзләр эзлим.
Тик бүгенгә кадәр безгә ул көнне бергә үткәрергә туры килмәде. Күңелем түрендә сакланган җылы сүзләрем әйтелми, бүләкләрем бирелми калды. Шулай да ел саен, син туган көндә, бер китап арасына күзнең явын алырлык чәчкәләр төшерелгән бер открытка өстәлде: бәйрәм өстәленә, бер караганда әллә ни күзгә бәрелеп тормаган, әмма кыш уртасында Да күпереп чәчкәләргә күмелгән бер гөл куелды.
Тик сип үзең генә булмадың...
Менә бүген алгы бүлмәдә мин ничәмә еллар нәкъ шушы көндә чылтыравын көткән кыңгырау тавышы ишетелде. Бары син генә шулай, артык бер минут та тышта, ишек төбендә торасың килмичә, берчә таләпчән, берчә түземсезләнеп, шалтыратасың. Бу — Син! Бөтен булмышың белән син.
Ишеккә йөгерәм. Син икәнне белсәм дә: «Кем бар!» дип сорыйм.
— Без...— дисең син.
Кайчандыр, кемнедер шаяртыпмы, әллә үзен-үзе артык олылаучы берәүдән усал көлепме әйткән шуЛ сүзне син еш кына кабатлыйсың. «Без-з-з-з». Бу — Син!
Өйгә керәсең. Куе кашларың, керфекләрең бәсләнгән. Салкыннан бит алмаларың кызарган. Перчаткаларыңны тиз генә саласың — кулларың да өшегән икән. Кил әле, җылыныйк. Менә шулай: сине озак- озак көтүдән һәм әле килүең шатлыгыннан янган чигәләрем кулларыңны җылытсын. Битләреңне син очраган саен: «Җылы һәм йомшак куллар...», дип мактаган кулларыма алам. Әллә маңгайларны- маңгайга, чәчләрне-чәчкә куеп җылынасың киләме? Синеңчә булсын. Бүген — синең туган көнең бит.
Нигә әле басып торабыз? Әйдә, түргә уз. Бәйрәм табыны көтә си. не. Син менә монда, үз урыныңа — минем каршыма утыр.
— Туган көнең белән котлыйм...
Күңелең нечкәреп китте, күрәсең. «Рәхмәт сиңа!* дигән сүзеңне дә үтә дулкынланып әйттең. Хисләр ярсып ташудан без бермәлгэ сүзсез калдык. Юк, юк, сүзсез калмадык — күңелләргә сүз бирдек.
Мин сиңа карап сокланам. Кырык өстендә инде, ә күңелең балаларча саф. Эчкерле түгелсең: көләсең килсә — көләсең, күңелең тулса — елыйсың. Бернинди тормыш шаукымы сине тупасландыра алмаган, күрәсең. Күзләреңнән элеккечә нур бөркелә. Тик маңгаеңа тагы бер буразна өстәлгән, чигәңә көмеш тузаны кунган.
Тукта! Нигә уйланып калдың? Ни борчый сине: үткәндәге күңелсез хатирәләрме, әллә башка берәр шикле уймы?
— Мин сине яратам... Рәхмәт сиңа... Дөньяда яшәвең белән миңа ярдәм итүең өчен рәхмәт!— дисең син.
Йөрәгең миңа күптән бер сер сөйләгән иде. Шуны телдән әйтергә җыенгансың, шуңа дулкынлангансың икән.
Мин дә үземә олы бәхет килүгә шатмын, синең өчен дә, минем өчен дә озак еллар сер булып йөргән хиснең бүген килеп яңадан ургылып чыгуына куанам.
...Кайсыберәүләр безне: «Сез тиң түгелсез», диләр. Ялган сүз ул. Ышанма син аңа. Нигә тиң булмасын, ди. Кайбер кешеләр гомер буйларына бер түбә астында көн итеп тә, уртак тел таба алмый, уртак язмышка тиешә алмый, читләр булып калалар. Шул ачудан я бер- берсенең җанын кыйнап, я шәхси уңышсызлыкларыннан дөнья фаҗигасе ясап, үз-үзләрен кимсетүгә, берсен-берсе юкка чыгаруга барып җитәләр.
Ә без синең белән көтмәгәндә очраштык та җан дуслар булып киттек. Безнең бөтен нәрсәбез, бар булмышыбыз уртак иде. Әйтерсең лә без гомер буе бергә яшәгәнбез: бер үк ана сөтен имгәнбез, бер үк тугай печәнендә аунаганбыз, бер үк кыр икмәген ашаганбыз, бер үк чишмә суын эчкәнбез.
Тиң түгел, имеш. Ялган сүз ул. Иртәрәк булса да, чигә чәчләренә кырау төшә башлаган икәүнең хәтта уртак танышларга карашлары да бер үк төрле икән, ни эшләп алар тиң булмасыннар ди?
Нигә без соңлап очрашыйк ди? Без бит бер-беребезне гомеребез буе беләбез. Хәтерлисеңме сугыш елларын? Дүрт елга сузылган каһәрле, авыр көннәр сине дә, мине дә балалыктан мәхрүм итте. Сугыш, куркыныч әкиятләрдәге сихерле карчык сыман, безне олыгайтып җибәрде. Буыннарыбыз катмас борын авыр тормыш камытын кидерде. Үгез җиктереп җир сөрдерде. Кечкенә генә кулларыбызга өлкәннәр көче җитмәслек чалгы тоттырып печән чаптырды. Тире белән сөяккә калган беләкләребезне талдырып, үсәр-үсмәс игеннең көлтәсен бәйләтте, агач әзерләтте, торф кистерде, хәТта домна мич-ләре каршына бастырды.
Безнең буынга да зур сынау килде.
Туйлар да булмады ул елларда. Сугышка кадәр безнең Так елгасы топольләре, Дим буе тирәкләре күпме кеше серен саклыйлар иде. Ял көннәре алар, үзара, шыбыр-шыбыр килеп, серләшеп, яшьләр мәхәббәтен ышанычлырак яшерү өчен, үзләренең куе ботакларын ярга якынрак сузарлар иде. Көзен кемгә туй булачагын алдан белеп торалар иде алар. Ә көзен пар атларның дугаларына тагылган эреле- ваклы кыңгыраулар, зың-зың килеп, туй шатлыкларын хәбәр иткәч, топольле һәм тирәкле яр буйлары сарылы-кызыллы яфракларга күмелер иде. Әйтерсең лә шушы мәңгелек сердәшләр, ак бәхет теләп, яшьләр юлына чәчкә сибәләр.
Туйлар булмады шул ул чакта.
Шул дүрт елга сузылган сугыш сине дә, мине дә үз вакытында белем баскычлары буйлап үрләтмәде. Без озак, ун-унбиш елга соңлап кына ныклы һөнәр ияләре булдык. Шулай да шушы, безнең өчен олы сынау елларына әверелгән тормыш безне авырлыкларны ничек кичерергә, шатлыкларны ничек сакларга өйрәтте: салкын кыштан соң ф чыклы җәй киләсенә нык ышанырга, ил язмышын тоеп яшәргә, сафлыкны җуймаска өйрәтте. Тик ул еллар бөреләре тулган чәчкәләрне вакытында аттырмый калдырды. «Сөям» сүзен соңлап ишеттерде.
Аннан соң без «кешечә» яшәргә ашыктык. Кинәт кенә барысын да аңлап та җиткермәдек, тик югалтканны тизрәк эзләп табарга, артта калганны тизрәк куып җитәргә теләдек. Соңлап ашыгуыбыз безне шәхси тормышта абындырды да...
Әйе, үз йолдызыбызны озак таба алмый йөдәдек без. Бакырны алтын дип кабул иттең дә, соңыннан шул хаталану борчуы сине еллар буе буып торды.
Мин дә хаталандым. Хатам йөрәгемдә җуелмас яра калдырды.
— Син бәхетлеме? — дисең син.
Әлбәттә, бәхетлемен. Соңлап булса да, сине табуым белән бәхет- лемен. Син — минем яшьнәргә өлгерми калган яшенем. Югалтмыйк шушы бәхетне. Югалтмыйк.
Анам купы
лыгаясың, ахры, анам, олыгаясың. Алтмыш биш яшең тулганчы: «Арыдым, кызым»,— дип әйткәнең юк иде. Быел: «Картаям бит, балам», дидең. «Дим дә ераклашкан кебек... Кулларым да әйбер авырлыгын тоя башлады...» дип тә өстәдең әле.
Шул сүзләрне ишеткәч, үткән җәй Кыпчакка кайтканда авылдашларның:
— Анаң су сөлеге шикелле сылу гәүдәле, билдән түбән төшкән калын толымлы иде. Аның кайчан ятып, кайчан торганын һичкем белмәс — ничә күрсәң дә кулыннан эш төшермәс бик егәрле килен иде дип, «иде» сүзенә аерым мәгънә биребрәк әйткән сүзләре кылт итеп исемә төште.
Чынлап та олыгаясыңдыр шул, анам. Әнә бит, озын толымнарың Да, көмеш җепләргә уралып, кыска гына үремгә калган. Тау-Күл чишмәсенең таң нурларына коенган тәүге тамчылары белән генә юынган, ап-ак чибәр йөзеңә дә вакыт үзенең буразналарын салып узган. Ә кулларың... Әче әрем исе, зәһәр билчән яшеле сеңгән, сәнәк- көрәк, юкә дилбегә белән юкә чыбыркының сөян сабы бирчәйткән кулларыңны кулыма алам.
Олыгаясыңдыр шул, анам, олыгаясыңдыр. Шигырь белән язган хатларыңның берсендә юкка гына:
Мин картаям, җир яшорә.
Шул минем соенечем,
— дип язмагансыңдыр.
Тик мин бүген, әнием, еллар шулай бераз катылаткан, тик минем өчен һаман да аккош мамыгыннан да йомшаграк, беренче кырпак кардан да сафрак, аграк тоелган кулларыңнан җитәкләп, сине
О
РӘКЫЯ РӨСТӘМОВА ф ИКЕ НӘСЕР
яшьлегеңә алып кайтасым, туган авылыңдагы чишмәле тауның иң биек кыясына алып менәсем, хатирәләр диңгезенә чумдырасым килә.
— Хәтерлисеңме?
Сине, урманлы як кызын, кыйблага караган ягын кырыс җилләр ялангачландырган таулы, бөдрә таллар бизәгән иркен тугайлы як килен итеп төшергән.
Иренчәк килен булмагансың син. Ерак булса да, такта чәйне дә куян каныдай куе итеп чыгара торган югары оч ♦Кәлимулла» коесына көн дә суга баргансың. Юл уңаенда, көянтәңне иңеңә күтәргән көенә, үзең салган сукмактан Акбаш тавына күтәрелгәнсең. Күтәрелгәнсең дә, кулларыңны маңгаеңа куеп, Дим буйларына карый-карый. үзең туып-үскән якларга охшаш билгеләр эзләгәнсең.
Тау-Күлеңне сагынгансыңдыр инде.
Син, кечкенә генә Так елга буе кызы, мин туасы авылга үзең белән бергә күпләрне таң калдырырлык егәрлек, уңган киленнәргә генә хас сыйфатлар алып килгәнсең. Таң кошыдай, таң сарысы югалмастай элек үк йокың туйдырып, килен өлешенә төшкән һәммә йорт эшләрен эшләп куйгансың. Самаварың кайнатып, ашың пешереп, кайнанаң урыныннан торганчы табын әзерләргә дә өлгергәнсең. Кыйблага каратып салынган кабык башлы өйнең идәннәрен, болдырларын көн дә кырып, комлап юып, сары балавызга әйләндергәнсең. Кайнанаң тирләп-пешеп бер самавар чәй эчкән арада я атаемның, я кайненеңнең сатин күлмәкләре якасына, җиң очларына күзнең явын алырлык чәчкәләр чигәргә дә өлгергәнсең.
— Алтын икән хатыныңның куллары,— дигәннәр әтиемә.
Күрше карчыклары син кояш яктысында күз чагылдырырлык итеп шоп-шома акшарлаган мичне кытыршы куллары белән сыпы- рып-сыпырып карар да, мактау сүзе таба алмагандай, тел шартлатып, баш селкеп куяр булганнар. Чатыр тауның акбурын, күрәсең, сиңа чаклы бер килен дә әле шулай, синең кебек итеп җиренә җиткереп яндырмаган да, шулай, биткә пудра итеп сөртерлек хәлгә китереп төймәгән дә, җиз иләктән генә иләп, сөткә генә изеп мич акламаган да.
Бервакыт кием-салым тегәргә осталыгың да ачылган. Бизәкле чаршау артында ♦Зингер» машинада зеңгер-зеңгер килеп кием тегүеңне ишеткәч, югары очтан да, түбән очтан да апайлар, җиңгәйләр килгәннәр. Ә берничә көннән соң эре парчалы ситса-сатиннардан өрелеп торган бәбитәкле күлмәкләр киеп кайтып киткәннәр. Аяк-кул- ларың сызлаусыз булсын, — дип теләк теләгәннәр сиңа. Син чүпрәләп күпертеп пешергән икмәкнең, тары беленнәреңнең тәмлелеге үзе ни торган!
— Киленең салган икмәк уңган була, шуның бер сыныгын гына ашасам да савыгырмын кебек,— диючеләр дә булган.
Килгәннәр. Син, мул куллы килен, бер телем дә, бер кисәк тә түгел, ә күз нурларыңны кушып биш көреләп суккан шакмаклы ашъяулыгыңа бер бөтен икмәк төргәнсең дә: ♦Кирәк булса, тагы килегез»,— дип озаткансың аларны.
— Кулыңнан килә, килен, — дип киткәннәр алар.
Синең ал-ял белмәс кулларыңа еллар исәпсез-хисапсыз эз салган, күп көч төшергән. Минем балалык хәтерем сине бер караңгыдан икенче караңгыга басуда утау утаучы итеп тә, көлтә бәйләүче итеп тә күз алдына китерә. Унбишәр-унсигезәр сыерны да саудың. Курсларда укып кайткач, бригадир да булдың. Сугышка хәтле чорда һәм иң авыр сугыш елларында хуҗалыкның барлык малларын берләштергән ферма мөдире дә идең син. Аннан соң әле сине, намуслы булганың өчен, эшли алуыңа ышанып, сельпо председателе итеп тә
күтәрделәр. Кирәк булгач, авыл Советына җитәкче итеп тә куйдылар. Син һәр җирдә тырышып эшләдең. Әмма син безнең өчен һәр чак иң изге күңелле, балаларыңа җил-яңгыр тидермәс өчен барын да эшләргә әзер торган иң олы йөрәкле ана булып калдың.
Күңелеңнең киңлегенә, зиһененнең камиллегенә, акылыңа таң калырлык. Синең өлешкә ике-өч бала анасы булгач кына «ликбез»гә йөреп хәреф тану бәхете тигән. Каләм тотарга күнекмәгән кулларың белән «Без я-ң-а т-о-р-мыш төзибез» дип язарга өйрәнгән кичләрдә: «Балаларымны ничек тә белемле итәрмен», дип ант иткәнсеңме, әллә шулчакта ук яңа тормыш төзү өчен яңа тормышка яңача караучы, укымышлы кешеләр кйрәклеген нечкә күңелең белән тойгансыңмы, белмим. Тик үзеңә авырга килсә килде, әмма балаларыңның барысын да укыттың, кеше иттең. Әгәр биш улың да Совет власте елларында гөрләп чәчкә аткан республикабыз өчен иң кирәкле һөнәр алганнар, офицер, агроном, механизатор, нефтьче, юрист бул-ганнар икән — бу синең ана йөрәге, изге ана күңеле генә күтәрә алырлык тырышлыгың җимеше.
Алты балаң, алты йөрәк итең.
Алды синең сөю ялкының,
— дип язган шагыйрә сине һәм синең балаларыңны — безне дә күздә тоткандыр, күрәсең.
...Чишмәле таудан төшеп киләбез. Син кулларыңны минем иңбашыма куйгансың һәм... бәләкәй чактагыча, туп-туп китереп аркамнан сөя башлыйсың... Һаман мине яратасың, анам. Миңа шундый рәхәт. Мин дөньяга килгән сәгатьтән бирле синең кулларыңның җылысын тоеп яшим. Мин синең олы балаң булып тууым өчен дә шатланам. Икеләтә-өчләтә шатланам, чөнки мин синең кулларың изгелеген башка балаларыңа караганда күбрәк тойдым, күбрәк алдым. Рәхмәт сиңа. Мин синең алдыңда чиксез бурычлымын, газиз анам!