Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИБРАҺИМОВ ӘСӘРЛӘРЕНДӘГЕ ОБРАЗЛАРНЫҢ ПРОТОТИПЛАРЫ


ус галимнәре аерым әсәрләрдәге әдәби образларның прототипларын өйрәнү эше белән күптән шөгыльләнеп киләләр, һәм алар А. Пушкин, М. Лермонтов. Н. Гоголь, Л. Толстой, И. Тургенев һәм башка классикларның әсәрләрендәге бик күп образларның тормыштагы прототипларын ачыкладылар инде. Ихтимал, безгә дә Ш. Камал, Г. Ибраһимов. Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек язу- чыларыбызның әсәрләрен шул юнәлештә тикшерә башларга вакыт җиткәндер. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр», «Яшь йөрәкләр» кебек киң полотнолы романнарында һәм «Кызыл чәчәкләр» повестенда, Ф Әмирханның «Хәят» повестенда һәм «Тигезсезләр» драмасында, Ш. Камал новеллаларында һәм Г. Камал пьесаларында шул заман типларының бай галереясы бирелгән. Аларның үрнәкләре чынбарлыктан алынганлыгын берәү дә инкарь итә алмас кебек. Г. Ибраһимов, мәсәлән. X. Кәримгә язган хатларының берсендә, шушы мәсьәләгә тукталып, болай ди: «Безнең кеннәр»дө байтак яңа кешеләр чыгар кебек. Арада үзеңне күрсәң, гаҗәпләнмө1 Ләкин шул бар. иптәш, татар тормышы, бигрәк тә яшьләр галәме тар, тәмам эшләнеп, булып җиткән характерлар юк диярлек аз»19. Филология фәннәре докторы М. Хәсәнов та, бу романдагы «Зариф Булатов образында Г. Ибраһимовның X Ямашеа сыйфатларын гәүдәләндерүен аңлавы кыен түгел»2, ди. Шулай икән, димәк, башка геройларның да прототиплары булуы бик мөмкин бит.
Бу мәкаләдә сүз Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» һәм «Безнең көннәр» әсәрләрендәге ике образның прототиплары хакында барачак. Башта «Кызыл чәчәкләр» повестендагы Фазыйл образына тукталыйк.
Фазыйл, мәгълүм булганча, катлаулы шәхес. Әгәр шулай әйтергә яраса, трагик Шәхес. Әсәрнең буеннан-буена автор төп герой булган Солтанның аңа ихтирамын, соклануын белдереп бара. Повестьта күп тапкырлар Фазыйлның күркәм холкы, матур, акыллы күзләре, юаш карашы телгә алына. Солтан сыйнфый керәш сынауларында Фазыйлның зур хаталар җибәрүенә ачына. Тора-бара алар арасында ерып чыкмаслык упкыннар хасил була...
«Фазыйл да Казанда иде. Авылда күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер, Мәскәүгә барган да. лашманчыларга башлык сыман булып урынга кергән.
Үзбәкләрне, казакъларны солдатка алмыйлар икән... Шулай да... аларны бу якка хайван кебек көтү-көтү куып китерәләр икән дә, әллә нинди кара, пычрак эшкә кушалар икән, шуларга безнең укыганрак кешеләрне башлык ясап, патшага агент куялар икән.
19 Г. Ибраһимоп Әдәбият масьалаларе Казан. I960 ел. М бит
* М. Хасанов Галимҗан Ибраһимов Казан. 19Ы ел. 285 бит
Р
Безнең Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди. Аның бу эше күңелемә бердә, бердә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булып йөрү егетлекмени ул! Алай иткәнче үзең солдат бул, үзең сугышка кит та үз язмышыңны үзең күр!
Әдрисен белсәм, берсеннән бик оста хат яздырып, бик нык шелтәлим әле Фазыйлны!
Әйтермен: без кара кеше, надан кеше, шулай булсак та бөтенләй җүләр түгел, яхшы-яманны аера беләбез, диярмен. Ул бичараларны изеп, кол кебек куып йөрергә ялланып, «лашманчы» булу — синең кебек зур укыган, тирә-якның йолдызы булгаи бер кешегә килешә торган эш түгел, диярмен...» *.
Революция көннәрендә Фазыйл, аклар ягында торып, Советка каршы көрәшә. Ахырдан хатасын аңлый һәм кабат Совет ягына күчә.
Әсәрнең буеннан-буена автор Фазыйлны укымышлы кеше («тирә-якның йолдызы булган») дип әйтә бара. Ул гел яхшы киемнән йөри: «Беләгенә ак тасма таккан матур, әйбәт бер яшь офицер» (479 бит); «Күзем аның калын алтын сәгать бавына, аягындагы сары штиблетына, үтә ак якасына төште» (480 бит); «Аякта зур итек, солдат пуставыннан тегелгән галифе чалбар белән килешле френч; билдә, аркада каешлар, сары кобура, аның эченнән наган башын чыгарып карап тора» (492 бит).
Фазыйлның йөз-чыраен да Г. Ибраһимов берничә урында тасвирлап уза: «Гәүдә нык, таза күренә; элеккедән күп чыныкканга ошый. Сакал-мыекны әле дә кыра икән. Ләкин, озак юлда булудандыр, яңаклары, муеннары күгәреп, ярты каралып киләләр, иреннәр көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күзләре элекке кебек матур, акыллы тирән бер уй белән карыйлар. Күз төпләренә, маңгай урталарына таба сузылган тирән җыерчыклар, ике чигәдә ара-тирә ялтыраган ак чәчләр егетнең соңгы берничә елда күп нәрсә, бик күп җәфа кичергәнен күрсәтәләр. Чех, Колчак сабак биргән икән дип уйладым.
Күзләренә туры карадым да:
— Син дә шулай тиз картаясыңмы мкәнни, Фазыйл?—дидем.
Начар махорканы китаптан ертып алган кәгазьгә төрә-төрә:
— Бардыр, Солтан, мин кичергән җәһәннәмнәр бер минутта адәмнең чәчләрен бөтенләй агартсалар да гаҗәп түгел!— диде» (493 бит).
Тышкы кыяфәте, йөз-чырае белән бик нык детальләштерелгән бу образның прототибы юкмы, булса кем? Мәгълүм булганча, прототип тормыштан әдәбиятка шул көенчә генә килеп керми, язучының иҗат фантазиясе белән баетыла, үзгәртелә. Әмма төп сыйфатлар нигезгә алына, саклана. Язучының яшьлек елларына, аның мөхитенә таба эчкәрәк кереп карыйк. Әдипнең Фазыйлга прототип булырлык берәр дусты булмаганмы? Әйтик, танышларыннан берәрсе лашманчылар армиясендә хезмәт итмәгәнме? Г. Ибраһимов тирәсендә укымышлылыгы белән Фазыйлга охшаган берәр яшьлек дусты булмаганмы?..
Башкортстанда яшәүче өлкән журналист Хәбиб Зәйнинең 1966 елда безгә язган истәлекләрендә моңа бер ачкыч бар кебек. Ул анда Златоуст белән Уфа арасындагы Дуван, Мәчетле авыллары тирәсеннән чыккан, чама белән 1885 елда туган Хәлим Ис- кәндәрев дигән бер егетне искә ала. X. Искәндәрев Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган. Сабакташлары Мәҗит Гафури, Йосыф Шәркый3, Мансур Халичовлар булган. Болар арасында М. Гафуриның авторитеты аеруча зур була. И. Шәркый Троицк мәдрәсәсенә М. Гафуриның кайтып керүен болай искә ала: «Бер вакыт гаять иттифакый гына сукыр Гобәй Кинжин, Хәлим Искәндәрнең үзара ниндидер «Мәҗит шәрикнең» кайтуы турында сөйләгән сүзләрен ишеттем. Ниндидер «Мәҗит шәрик» каяндыр кайткан, имеш... Ниһаять, кыш уртасы җитте. Әлеге Гобәйләр. Хәлимнәр сөйләгән Мәҗитне күрергә дә насыйп булды... Хәлим һәм Гобәй белән танышу авыр түгел, чөнки без алар белән тәмәкене бергә качып тартабыз» 3. 1 Г. Ибраһимов. Сайланма басма буенча китерелә. әсәрләр. 11 том. 460—461 битләр. Алда барлык өзекләр шушы
11 Шәркый Деликамав — 1910 елларда татар матбугатында басылган күп кенә педагогик мәкаләләрнең авторы Октябрь революциясеннән сон Томскнда педтехннкум директоры була
• Мәҗит 1 афурн тураһында замандашлары. Өфе. 1961 ел. 56 бит.
X. Искәндәревне өлкән укытучы 3. Тупиев та искә ала. «Бу елларда без, М. Га- фури фикердәшләре, мөритләре әйтмешли, «жуликлар» күбәеп киттек. Гафуриның квартирасы безнең һәр көн җыела торган урыныбыз булды. Хәлим Искәндәрев. Мансур Халиков... Бәләбәйдән Шәрәфи, Йосыф Шәркый (Деликамое), Габделхәй Карабаев һәм башкалар җыела торган идек» '.
«Рәсүлия» шәкертләренең алдынгылары, гадәттә, белемнәрен күтәрү өчен соңын- ♦ нан Уфага — «Галиявгә килгәннәр. X. Искәндәрев, М. Гафури, Г. Ибраһимов, 3. Өм- мәти әнә шулай «Галиямдә бер чорда укыйлар. Бу егетләр русча өйрәнү буенча бер түгәрәк оештыралар. X. Зәйнинең безгә язган истәлеге Башкортстанның өлкән укытучысы Гата Исхакыйның матбугатта чыккан истәлеге белән туры килә. Ул да «Галия» шәкертләре арасында М. Гафури белән X. Искәндәревне телгә ала2.
«Галиямгә килеп керүгә X. Искәндәревне назыйр (шәкертләрнең тәртибен карап торучы) итеп билгелиләр... Назыйр булганлыктан аңа, гадәт буенча, аерым бүлмә бирәләр. Г. Ибраһимов, X. Искәндәрев, М. Гафури, 3. Өммәти, X. Зәйни анда рус әдәбиятын укыйлар, рус грамматикасын өйрәнәләр.
X. Искәндәрев 1911 елның җәендә, татар шәкертләренең бик күбесенә хас булганча, кбзакъ-кыргыз балаларын укытып йөргән булырга тиеш. Шәһит Әхмәдиезнең 1912 елның мартында «Бәянелхакита бастырган «Хат һәм җаваплариында, безнең уебызча, бер хат Хәлим Искәндәревнеке. Хатында ул шул чорда Россиядәге политик атмосфераның кысанлыгыннан зарлана, идеалсызлыкны тәнкыйть итә. үзенең «Иртыш елгасы буенда караңгы гына бер авылда изелеп, кыргыз, татар балалары укытып» ятканын яза. Халык җилкәсендәге бай малайларының, «укыйм» исеме күтәрел тә, милләткә файдасыз кешеләр булып калуын әйтеп: «Безнең өчен кулын сызганып, тезләнеп бала тәгълим кылучы мөгаллимнәр, файдалы кешеләр кирәк», ди. Хатта Грибоедовның «Горе от ума» әсәреннән өзек китерелә: «Бегу, оглянусь, пойду искать по свету, где оскорбленному есть чувству уголок»3. Моны цитата итеп китерерлек татар шәкертенең (хатта аның инициаллары «X. И» дип бирелгән) русча хәзерлеге булганлыгы шиксез. X. Искәндәрев түгелме ул?
1912—1914 елларда X. Искәндәрев Троицкидагы дарелмөгаллиматта (хатын-кызлардан укытучылар хәзерли торган уку йорты) татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул чорда аның мәктәп балалары өчен «Белек йорты» дигән уку китабы басылып чыга. «Белек йорты»н Сәйфи Кудаш шул заманның «зәвык белән төзелгән зур хрестоматияләреннән» берсе дип бәяли 4.
X. Искәндөревнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә шул чорда башлана. «йолдыз» газетасының 1913 һәм 1914 елгы саннарында (1093, 1103, 1113 саннар) аның «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән зур күләмле тәнкыйть мәкаләсе басыла. Тәнкыйтьче биредә Г. Ибраһимов иҗатының иң характерлы якларын билгеләргә омтыла. «Әдиптә, — ди ул. — дикъкатьне алырлык бер мәел, көчле вә муәф- фәкыятьле бер мәел бар: ул шөбһәви.. вә гомумән куркынычлырак урыннарны куертырга ярата». Шул ук вакытта X. Искәндәрев язучының стиль үзенчәлеген билге-ләргә тырыша. Ул аның стилен «үзенә махсусрак, күз алдында чәчрәп тора торган бер стиль» дип атый'. Ләкин ул әдәбиятка иҗтимагый-социаль позициядән торып анализ ясый алмый әле. Г. Ибраһимов әсәрләрендә татар хатын-кызларының язмышы чагылу мәсьәләсенә тукталып, тәнкыйтьче авыр язмышның социаль сәбәпләрен ачуга кадәр күтәрелә алмый, һәм шунлыктан тәнкыйть мәкаләсендә татар тормышын каргаудан, өзгәләнүдән узмый. X. Искәндәрев татар хатын-кызларының авыр язмышына сыкрана, сызлана, ләкин идеалистик фәлсәфәгә кереп бутала...
Үз чиратында Г. Ибраһимов та тәнкыйтьченең журналистлык эшчәнлегенә югары бәя биргән. 1914 елда Сухумида вакытта ул X. Искәндәревкә хат яза. Бу хат жандармерия кулына килеп керә һәм күчермәсе мөселманнар яшәгән барлык губерналарның жандарм идарәләренә җибәрелә. Г. Ибраһимов анда «Йолдызчның нашире һәм редакторы Һади Максудины редакторлыктан азат итү кирәклеге турында сүз алып
1 Шунда ук. 42 бит
’ Шунда ук. бит
* III Әхмоднги Сайланма әсәрләр 1959 ел. Казан. 51 55 битләр
* С. Кудаш Яшьлек ззларе буйлап Казан, 1ВЫ ел. 44 бит.
* «Полдыз» газетасы 1914 ел. 1113 сан
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕ В ф ИБРАҺИМОВ ӘСӘРЛӘРЕНДӘГЕ ОБРАЗЛАРНЫҢ ПРОТОТИПЛАРЫ
бара. Башкалар бит, ди ул, газеталарны үзләренеке иттеләр. Нигә безгә дә шулай эшләмәскә? «Безгә, шуңа күрә, күбрәк иптәшләр җыярга кирәк. Гомумән, мин сиңа Казанга күчәргә, шунда яшәргә киңәш бирер идем... Бу казанда һәрбер матбугат әһеле бер кат кайнап чыгарга тиеш... Бу кышны мин синең «Йолдыз»да эшләвеңне телим. Анда синең хыялыңны очырырга мәйдан зур. Әнә бит «Вакыт»та Җәләй күп яза. Синең әдәби багажың һич тә Җәләйнекеннән ким түгел... Мин Һадины редакторлыктан азат итәргә тырышам. Һади бары тик нашир генә булып кала, чөнки ул анда бер роль дә уйнамый» '.
«Йолдыз» идарәсе дә X. Искәндәреанең каләменә югары бәя биргән: газетаның тарихын яктырткан бер мәкаләдә «Йолдыз» X. Искәндәреане, Г. Ибраһимовлар белән беррәттән, «мәгърүф (танылган) каләм әһеле» дип атый (1913 ел, 1078 сан).
Беренче империалистик сугыш башлангач, X. Искәндәрев хезмәт армиясенә эләгә. Мәгълүм булганча, беренче империалистик сугыш вакытында патша хөкүмәте казакъ- кыргызларны тыл эшләренә ала. Бу вакыйга дини һәм милли изү астында җәфа чиккән казакъ халыклары арасында сыйнфый көрәш утын кабызып җибәрә. Казакъ-кыр- гызлар царизмга каршы баш күтәрәләр. X. Искәндәрев исә әлеге казакъ-кыргызлар арасында меңбашы булып хезмәт итә. Патша төшерелгән көннәрдә Уфа урамнарында яхшы френч, затлы итекләр кигән, яссы каешлар белән уралган мәһабәт гәүдәле бер офицерны күрергә мөмкин була. Ул — меңбашы Хәлим Искәндәрев икән. Казакъ- кыргыз арасында йөргәндә X. Искәндәрев бу восстаниенең патша хөкүмәте тарафыннан канга батырылуын күргән. Шул чагында ул үзе нинди позициядә торган? Моны әйтүе кыен, һәрхәлдә, күргәннәрен яшьлек дусты М. Гафурига сөйләгән булуы бик мөмкин. Безнең уебызча, М. Гафуринең «Бер нәүхә» шигыре алар арасында булуы мөмкин дип фараз ителгән очрашу-сөйләшүдән соң язылган.
Еракта... Әллә кайда!.. Зар
Елыйлар, ишетелә нәүхә.
Йөрәк әрнеп күз алдымда Хасил булды кара ләүхә—
Туганнар тилмереп, иңрәп, Торалар шунда каршымда, Тыныч тормыш югалган, гөж Киләләр шунда каршымда...
Елыйлар, туктый алмыйлар...
Нигәдер, һәммәсе кызган!..
Кыямәт көн кебек булган: Урамда чалмалар тузган—
Йөрәкләр әрнешә, күзләр Елый дәһшәтле бу көннән. Ирекле көннәр үткән, бар Халык аерылган иркеннән...
Шулай торган вакытта күк
Күкрәгән төсле тавыш чыкты, Аларның аһ-зарыннан
Да көчле бер тавыш чыкты...
Тавыш-тын бетте шунда ук, Нә елау калды, нә сүз калды... Фәкать бер әрнү берлән шул Урында канлы эз калды...
' Оренбург үзәк дәүләт архивы. 21 фонд. 9 тасвирлама. 4 эш. 85 документ. Әдәбият фәиеид» бер төгәлсезлек киткән; кайбер чыганакларда бу хат Харис Фәйзигә адресланган дип күрсәтелә. Жәләй — Җ. Вәлидинен псевдонимы.
Шигырьгә искәрмәсендә М. Гафури бу әсәрнең казакъ-кыргызларның лашманчылыкка каршы күтәрелгән восстаниесенә мөнәсәбәт белән язылган икәнен әйтә.1
Хезмәт армиясеннән кайткач, X. Искәндәрев Томск педагогия техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Себернең күп кенә шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри. 1927—28 елларда ул Мәскәүгә килә һәм элеккеге Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бераздан аны бу мәктәпкә мөдир итеп бил- ж телиләр. 1929—34 елларда ул КУТВның (Коммунистический университет трудящихся _ востока) татар бүлегендә татар теле укыта. X. Искәндәрев Мәскәүдә 1941 елга кадәр S эшләгәнме, әллә аңарчы ук Казанга кайткан булганмы — моны ачыклап булмады. Әмма сугыш вакытында ул Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укы- = та, укыту бүлеге мөдире булып эшли иде. Ул студентлар белән бер авыз сүз татарча р сөйләшмәде. «Мин Мәскәү татары, татарча сөйләшмәгәнемә байтак, сез миннән рус- о ча өйрәнеп калырга тырышыгыз», — ди иде.
X. Искәндәрев мәһабәт гәүдәле, яшел френчтән, сугыш елларындагы кышкы салкыннарда да затлы штиблетлардан, кепкадан, үтүкләнгән чалбардан йөри, бик еш £ һәм бик тәмләп тәмәке тарта иде. Ара-тирә аның гарәпчә белгәнлеге сизелеп куя иде. р Рус әдәбиятына, рус теленә ул чын мәгънәсендә гашыйк кеше, бернинди акцентсыз сөйләшә иде. Үзенең югары культурасы белән ул күпләргә үрнәк булды. Аның тыш- £ кы кыяфәте — мәһабәт гәүдәсе, җыерчык узган маңгайлары, френч, штиблет кию- 5 ләре нәкъ «Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйл иде X. Искәндәрев үзенең биография- u сенә кагылышлы бер генә сүз дә сөйләми, бары тик «миңа алтмыш яшь (1944 45 л> уку елында), мин күлне күрдем» дип әйткәләп куя иде. Чәчен озын ител үстерә, дә- — ресюө кергәч, чәч юлларын ачып кыеклап тарап куя, гадәттән тыш пөхтә иде. Н И. Рәминең 1926 елда чыккан «Татар вакытлы матбугаты» дигән альбомында X. Ис- кәндәревнең унсигезенче еллар тирәсендә булса кирәк төшкән рәсеме бар. Анда да о ул френчтән, чәч юллары кыеклап ачылган, үткен карашлы, мәһабәт йөзле...
Йомгак ясап шуларны әйтергә мөмкин булыр иде: Г. Ибраһимов үзенең яшьлек дусты X. Искөндәревнең укымышлылыгына, эрудициясенә ничек югары бәя бирсә < («Йолдыздга редактор ител куярга тели), «Кызыл чәчәкләр»дәге Солтан да Фазыйлга — башта шулай ихтирам белән карый. X. Искәндәрев тә. Фазыйл да лашманчылар армиясендә офицер чинында хезмәт итәләр. X. Искәндәревнең тышкы портреты, киенү = манерасы белән Фазыйлның портреты, манерасы бер үк төрле, һ. 6. һ. б Ләкин ♦ болар әле аерым тышкы детальләр генә, аерым биографик охшашлыклар гына булды, а Прототип исә социаль-политик карашлары буенча да әдәби герой белән охшаш булырга мөмкин һәм күп очракта ул шулай була да. Гражданнар сугышы елларында Z Солтан, Гыйлаҗи, Шаһбазлар, эшче-крестьян мәнфәгатьләрен яклап, кан коеп йөргән- х дә, чибәр егет Фазыйл кайда булган соң? Фазыйлның үзен тыңлыйк:
«Зур сүзләр бар иде... — ди ул. — Берәүләр бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без төрек-татар байрагы ди идек. Милли азатлык намена чехка, милли идарәгә, Кол- п чакка тагылдык... Халыкны аларга чакырдык, Гыйлмебезне, талантыбызны шуларга S корал иттек»... (494 бит. Курсив безнеке — М. М.)
Прототип дип уйланылган X. Искәндәрев биографиясендә моңа охшаш момент х шулай ук бар. Сыйнфый көрәшнең иң кискен бер вакытында — 1918 елның 25 ноя- ® бренда — Уфада «Ил теле» дигән бер газета чыга башлый. Газета үзенең политик ' йөзе турында болай дип белдерә: «Учредительное собрание әгъзалары каумиятенең мәдәният вә мәгърифәт тарату шөгъбәсе нашир-әфкяре. сәяси, иҗтимагый, әдәби те- рек-татар газетасы». Газетаның төп лозуигысы: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын! Милләт бөтен бер булып, барлык әфрады сәүдәгәре, укытучысы, эшчесе, ярлысы, бае бергә барырга!» Лозунг газетаның йөзен ап-ачык билгели: татар-башкорт буржуаларының интересын күзәткән, «татарда сыйныф юк» дигән реакцион газета бу. Аны чыгаручы — Хәлим Искәндәрев-
' М. Гафури- Сайланма әсәрләр. 1939 ел. 78- 79 битләр Китапта М Гафурииын шигыре 191» елда ятылгаи дип күрсәтел* Бу — «ат* фиоер КатввЪЛар восстаниесе 191ь . г<<*
Димәк, шигырь берничек тә 1915 елда языла алмы* һәм шуннан сонгы чыганак i»/да уа 1916 ел белән билгеләнә
1 II Рәми Татар вакытлы матбугаты Катан. 1ВЭ5 ел. 107 бит.
135
Игътибар итик, «Галия» буенча яшьлек дуслары, әдәби-журналистлык эшчәнлек- ләрендә заманында мәсләктәш булган ике әдип — Г. Ибраһимов һәм X. Искәндәрев— политик көрәш аренасында икесе ике якта. Г. Ибраһимов Үзәк мөселман комиссариатында татар-башкорт милләтчеләренә каршы көрәш алып бара, «учредилка»чы- ларны аяусыз тәнкыйтьли. X. Искәндәрев исә нәкъ шул вакытта учредилканы яклап газета чыгара. «Кызыл чәчәкләр»дә сыйнфый көрәш кырларында Солтан кан коеп йөргәндә аның яшьлек дусты Фазыйл френч киеп, сары каешлар белән уралып, кобура тагып чехка, Колчакка тагылып йөри. Прототип белән әдәби герой арасындагы иң әһәмиятле охшашлыкларның берсе, әлбәттә, менә шунысы.
Алга таба күзәтик: әсәрдә Фазыйлның үз ялгышларын аңлап ахырдан Совет ягына чыгуы һәм үткәндәге хаталары өчен чын күңелдән үкенүе әйтелә. Солтан да аңа ышана, аны яңадан ярата башлаган сыман була, әмма сыйнфый көрәш елларында эшче-крестьяи азатлыгы өчен кан койган дуслары аның күз алдында укымышлы егет Фазыйлны каплыйлар, аны читкә этәрәләр. Прототип белән дә шулай: 1918 елның 6 декабренда Бишенче Армия каршында татарча «Кызыл яу» газетасы чыга башлый. Бөгелмәдә чыга башлаган бу газета, Уфа аклардан чистартылгач, Уфага күчә, аннан Чиләбегә һәм Колчакны куган саен эчкәрерәк керә... Бу чорда инде большевистик хәрби газета «Кызыл яу»да без, Галимҗан Нигъмәти, Самат Шәрәфетдиневләр белән бергә. Хәлим Искәндәревне дә күрәбез. Димәк, үзенең «чәч агартырлык» михнәт-җәфаларыннан соң Искәндәрев тә Колчакка ияреп китмәгән, ә дөрес юлны тапкан, большевиклар ягына чыккан. X. Искәндәреөнең язмышындагы хәлиткеч борылышта Г. Ибраһимовның роле булмаганмы? һәрхәлдә, сыйнфый көрәш елларында ике сабакташ бер генә тапкыр очрашмаганнардыр. «Кызыл яу», мәсәлән, бервакытлар Чиләбедә чыга. Г. Ибраһимов Колчак тылыннан кайтышлый Бишенче Армиянең политидарәсенә—Чиләбегә туктала һәм информация ясый1. X. Искәндәрев исә политотдел каршындагы газетада эшли. Димәк, алар арасында бик кызыклы очрашу, әһәмиятле сөйләшү, аңлашу булгандыр дип уйлый алабыз.
Югарыда китерелгән фактлар татар журналисты, совет власте елларында укытучы Хәлим Искәндәревне «Кызыл чәчәкләр хикәясеиндәге Фазыйлның прототибы булган дип уйларга тулы мөмкинлек бирә.
Инде «Безнең көннәр» романындагы Баязит кариның прототибын эзләп карыйк. Романның ике вариантын да укыган кешеләр хәтерлидер: беренче вариантта провокатор Баязит карига урын аз бирелгән. Ул, гомумән, укучылар алдында ачылмый кала, аның провокаторлыгының социаль җирлеге, партиячел асылы аңлашылмый. Г. Ибраһимов революциядән соң «Безнең көннәр» романына кабат әйләнеп кайта. Икенче вариантка керешкәнче, ул охранканың яшерен документларын җентекләп өйрәнә. Документлар аны царизмга каршы көрәшеп йөргән ялкынлы яшьлегенә кире кайтаргандай булалар. Һәм романда, башка үзгәрешләр белән беррәттән. зур, катлаулы образ — эсер Баязит кари образы туа. Романның беренче вариантында Баязит кари штрихлар белән генә бирелгән. Аның әсәрдәге роле дә социаль-политик яңгыраш алмый, ул — бер эпизодик образ гына. Язучы нинди чыганаклар нигезендә баеткан соң бу образны? Архив документлары аңа берәр танышын яңа яктан ачмаган- нармы? Шул вакыйгалар тасвирланган заманның матбугатына мөрәҗәгать итик. Башта, үзеннән-үзе, Баязит кариның яңа варианты белән татар журналисты Исхак Бикчурин арасында биографик аналогия туа.
Әдәбият фәнендә Бикчуринның биографиясенә кагылышлы бер төгәлсезлек киткән. М. Галәү «Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк» дигән мәкаләсендә («Совет әдәбияты» журналы, 1936 ел, 5 сан) И. Бикчурин асылынып үлгән көннәрдә Г. Тукайның бик кәефсез йөргәнен, шул вакыйгага багышлап «Катиле нәфескә» исемле шигырь язганын сөйли. М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән. Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз» газетасының 1910 елгы 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен-үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ите-
М Хасанов. Га.тимджан Ибрагимов. Рус телендә. Казан, 1969 ел. 204 бит.
лә. Моиысы «Тукай турында замандашлеры»ның киләчәк басмаларында төзәтелер. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл тугел. Әмма Исхак Бикчуринның биографиясендә безне кызыксындырган башка яклар байтак әле.
И. Бикчурин «Таңячы булган. Октябрь революциясеннән соң Казан жандармерия идарәсенең «бик яшерен» фондларын караган Г. Ибраһимов бу кешенең провокатор булганлыгын ачыклый. Бу турыда язып та чыга §§§§§ ******. Хәзер провокатор И. Бикчуринның ♦ биографиясе белән танышыйк. Ул 1881 елда Чистай ягында яшәүче Хәлил хәзрәт семьясында туган. Үзлегеннән русча укып. Татарская учительская школага кергән. 1906 елда студентлар хәрәкәтендә катнашкан өчен школадан чыгарылган. Байтак вакыт «Таң» газетасында, «Бәянелхакпта эшли. «Кояш» газетасына күп яза. И. Бикчурин күп мәкаләләрен имзасыз яза2. Аның жандармериягә кайчан ялланганы әлегә ачылмаган. Ләкин провокаторның биографиясендә бер закончалык бар: башта «Таңячы эсер, үз газетасы ябылгач, начар дан алган «Бәянелхакяка күчә, күп мәкаләләрен имзасыз бастыра, газетада язылганча, «шөһрәткә кызыкмый» \ аның рухи азыгы Ф. Ницше тәгълиматы була. Ницшеның исеме аның «авызыннан төшми» *. И. Бикчуринның үлеме татар журналистларын тетрәтеп ала. Аның турында иң зур мәкаләләр язып чыгучылар кемнәр? «Таң»чы Ф. Туктаров, эре провокатор, татар язучыларын жандармериягә саткан Т. Мамлеев. Соңгысы үзенең имзасына «Исхакның иң якын дус-ларыннан» '' дип өсти. Димәк, боларның дуслыгы провокаторлык хезмәте белән беркетелгән. Гыймад Нугайбәккә бервакыт Бикчурин болай дип сөйләгән: «Тукаевның Казандагы тормышын миннән яхшы белгән кеше юк, ул бүтәннәрдән яшерә торган серләрен миннән яшерми иде. Мин аның тормышын бик яхшы беләм» (курсив безнеке). Г. Тукай үлгәч тә И. Бикчурин, шагыйрьнең Казандагы тормышы турында китап язарга уйлап, шәһәр тирәсенә дачага җыена' Ләкин 20 апрельдә, ягъни Г. Тукай үлеп 18 көн үткәч, үзен-үзе үтерә. Мамлеевлар аның веногына: «Аңлашылмаган халык каһарманына»7 дип, лента куеп озаталар. Характерлы бер деталь: университетның анатомия театрыннан провокаторның гәүдәсен алып чыкканда процессия артына траур киеменнән бер хатын килеп баса да: «Бу кем? Исхак түгелме?» — дип сорый. Үзе елый, ләкин мәет янына килми, үзен кешегә танытмый. Ахырдан гына моның Исхак- ның өнисе икәнлеге беленә. Мондый «серлелек»ләрнең барысыннан да бер версия туа: «күркәм холыклы, дәрвиш табигатьле» бу егетнең Тукай Казанга килгәч үк аны күзәтү оЧен беркетелеп куелган булуы мөмкин. Моны Т Мамлеев кебек «үз ишләре» белгән һәм Бикчуринның өнисе дә сизенгәндер. Г Тукай үлгәч, Бикчуринга охранка яңа задание биргән булырга тиеш. Әйтик, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов. Г. Коләх- метоалар артыннан күзәтергә. Ихтимал, сатлык җан үзенең табигый финалына ниндидер янаулар, куркытулардан соң килгәндер, чөнки ул шагыйрьнең Казандагы тормышы турында язарга вәгъдә биреп тә язып кала алмаган.
Шәхес буларак пычрак җанлы кеше әдәбиятта нәрсәләр эшләгән соң? Ул ориенталист Вамбери хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итәргә тотынып караган — ахырына барып чыкмаган8. Г. Тукай турында язарга җыенган — язмаган. Ләкин аның өлгергән өлкәләре дә булган. Мәсәлән, ул русча әсәрләрнең кайбер урыннарын үзгәрт- коләп үз исемен куеп чыгаргалаган. Үзе үлгәч, танышларыннан берәү (Шәриф Хөсәе- ноа) аның турында «Сахтә әдәбияттан бер ләүхә» дигән мәкалә язып чыга. Бервакыт И. Бикчурин аңа диктовка белән бер пьеса яздырта. Ике утыруда бер пьеса язылып бетә. Бикчурин моны үз исеменнән каядыр сата ’ Ш. Хөсәенов бераздан бу пьесаның асыл нөсхәсен таба: ул рус язучысы Г. Сибиряковның «Асрау кыз» дигән әсәре булып чыга. Плагиатор аны бераз гына татар дөньясына күчереп эшләгән икән
Мәгълүм булганча. Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфис-
1 Г Ибраһимов Татар студентлары харакәте гаражыннан Казая. 1922 ел. 5 бит
• «Кояш» глтетасы. 1913 ел. 1(И сан
1 Шунда ук
* Шунда ук, 108 сан
* Шунда ук
* Шунда ук. НЧ сан .
' Шунда ук. 105 сан ......................
****** By турыда «Идел» газетасы. 1913 ел. 585-5» саннар. «Мир ислама» Том II. сПв 1913. аып X. рус телснда, 707 бит.
• КитаихамиЛарда аерым китап рәвешендә Бикчура» всәрләрс очрамады
" «Кояш» газетасы. 1914 ел. 536 сан.
• Бу турыда: М Хәсәнов Галимҗан Ибраһимов. 1961 ел. 87 бит.
■' Г Ибраһимов Сайланма әсәрләр 3 том. Казан, 1956 ел. 429 бит
• Шунда ук, 432 бит
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕ В ф ИБРАҺИМОВ ӘСӘРЛӘРЕНДӘГЕ ОБРАЗЛАРНЫҢ ПРОТОТИПЛАРЫ
хациялилә𠆆††††. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә2. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы 15—16 ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килә3. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе дә һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә *. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Алда әйтелгәнчә, 3. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән аның герое Сәхип биографиясендә бик күп уртак моментлар булуны һ. б. ачыклый.
Прототипларга мөрәҗәгать итү — «Безнең көннәр» кебек ике вариантлы зур сәнгать әсәрен аңлау өчен искиткеч әһәмиятле момент. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия, охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик көчәйтергә кирәк» дип таба һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип саный 5.
Алда санап чыккан фактлар безне И. Бикчуриннан Баязит кари образына алып киләләр. Алар икесе дә «Таң»чы, иптәшләре арасында искиткеч әдәплеләр, самимилар. Менә шундый бик күп уртак сыйфатлар Баязит кариның прототибы И. Бикчурин дип уйларга нигез бирә. Баязит — мәшһүр Җиһан ишан улы, Бикчурин — Чистай өязеннән «шөһрәтле Хәлил хәзрәт улы». Исхак Бикчурин провокатор Т. Мамлеев квартирасында сөлгегә асылынып үлә. Аның гәүдәсе янында «Төкерәм мин сезнең дөньягызга» дигән язу табалар. «Безнең көннәр»дә Баязит үз номерында асылынып үлә. Язу калдыра: «Туйдым, дөньяның, тормышның газабыннан, мәгънәсезлегеннән туйдым».
«Таң»чылар Бикчуринны ничек зур шөбһә астында, кызганып, аңлый алмыйча күмсәләр, Баязитны да иптәшләре шулай күмә. Бикчуринны күмгәндә дә туганнары катнашмый, Баязит та шулай күмелә. «Таң»чылар язган бик күп мәкаләләрдә Бикчу- ринның «гаҗәп әйбәт холкы» мактала. Баязитны да үлгәч әнә шулай искә алалар. Хәтта аларның укыган җирләре дә туры килә: әгәр романдагы «мәдрәсәи «Исламия»- не Казанның «Мөхәммәдияисе дип кабул итсәк һәм Бикчуринның «Мөхәммәдияпдә укыганлыгын искә алсак, Баязит биографиясе ул — провокатор Исхак Бикчурин биографиясе.
Без Г. Ибраһимовның ике әсәрендәге ике катлаулы образның прототиплары булмаганмы, булса, алар кемнәр? дигән сорауга җавап эзләп карадык, һәм язучының замандашларыннан һәр ике образга байтак яклары белән туры килгән ике шәхеснең биографияләре белән таныштык Безнең гипотезабыз дөрес булган очракта да Г. Ибраһимов бу шәхесләрнең биографияләрен үзгәртмичә романга керткән дип уйларга ярамый. Ул биографик материаллар, әлбәттә, язучының иҗат фантазиясе белән баетылганнар, үстерелгәннәр, гомумиләштерелгәннәр.
Прототип ул — теге яки бу образны тудыру өчен язучы тарафыннан нигезгә алынган реаль шәхес. Бу шәхесне баету, «сипләү», үстерү яки бераз «кырку» инде әсәрнең социаль-эстетик юнәлешеннән чыгып башкарыла. Г. Ибраһимовта да бу процесс әлеге очракта нәкъ шулай булгандыр дип уйларга нигез бар.
††††††