Логотип Казан Утлары
Очерк

БУРОВОЙ ЮЛЛАРЫНДА


ер уйласаң, гаҗәп, бик тә гаҗәп инде бу тормыш дигәнең! Менә кичәге тамашаны гына әйт инде син. Андагы тантананы, андагы котлау сүзләрен әйтеп бетерешле генәме соң? Залның бер башында эстрада оркестры, икенче башын-да — тынлысы. Берсе чүт кенә ялга туктауга, икенчесе уйнап җибәрә. Җиз быргыларын кычкыртып, барабаннар сугып, залга мәктәп балалары килеп керде. Кулларында — байраклар, муеннарында — кызыл галстук... Бу алкышның барысы да аларга — Камилгә һәм аның иптәшләренә. Бүген алар — рекордчылар, буровой вышка-ларын Татарстанда гына түгел, бөтен илдә иң кыска срокларда һәм иң арзанлы ысуллар белән куючылар. Инде йөз туксан ике буровой төзеп, бишьеллык заданиеләрен алар өч айга алдан үтәп чыктылар. By чыннан да зур җиңү. Тугызынчы бишьеллыкта илебездә вышка төзүче бригадаларның берсе дә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган.
Хезмәтенә күрә хөрмәте: Камилне һәм аның иптәшләрен чәчәкләр белән күмделәр. Һәркайсын аерым-аерым да, аннары барысын бергә утыртып та фоторәсемгә төшереп алдылар. Мәскәү телевидениесенең «Вакыт» программасында күрсәтү өчен кинога төшерделәр. Шәһәрнең культура сараенда үткәрелгән бу кичәдә аларга сүз белән аңлатып бирә алмаслык ихтирам күрсәтелде.
Ә менә бүген инде бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән килгән гадәти эш көне. Бригадир һәм аның егетләре, картлар әйтмешли, иң изге сәгатькә туры китереп, хезмәт исәбен ике ай ярымга алдан ачып җибәрергә җыеналар. Анысы шулай. Әмма буровой юллары тайгак юл. Әйе, ничек инде шулай димәссең! Кичәге оркестр авазлары, алкышлау сүзләре әле тынып та бетмәгән иртәдә бригадир Нуруллин үзе өчен авыр истәлекле Куакбаш мәйданына, бораулаучылар арасында яманаты белән дан алган Чүте тавына эләкте. Сорап алсаң да шулай туры килмәс...
Ромашкино ятмасы яңалардан түгел, биредәге күпчелек мәйданнарны кабаттан әйләнеп кайтып бораулау инде күптәннән бара. Камилгә дә үзенең бригадасы белән бер тапкыр булып киткән җирләрендә яңадан буровойлар корып йөрергә күп туры килде. Ләкин ул нәкъ менә бүгенге иртәдә, нәкъ шушы пеләш баш Чүте тавына эләгермен дип башына да китермәгән иде. Күрәсең, язмыш дигән нәрсә аны тагын бер тапкыр сынарга тели. Буровойны бүген дә, теге чактагы кебек үк, Чүте чишмәсенең бу як ярыннан сүтеп альт, каршы якка күчереп куярга кирәк. Ике араны сазлыклы тирән чокыр бүлеп тора. Бригадир алдында ике юл бар. Беренчесе — тигез, чокыр-чакырсыз юлдан елга үзәнен әйләнеп узу. Сигез чакрым өскә, сигез чакрым аска... Бер уйлаганда, күп ара да түгел. Анысы шулай. Юлның әйләнечтән туры булуын Камил дә яхшы белә. Әмма уналты чакрым җир уналты адым гына түгел шул. Алтмыш тоннадан артык йөк тарткан кәрван өчен бу кимендә ике-өч көнлек юл. Өстәвенә тагын ничәмә дистә гектарлы ямь-яшел уҗым басуын таптап узарга кирәк булачак. Ызанда туып, буразнада аунап үскән Камилнең күңелен менә шул тырный. Ә икенче юлны сайлап, турыдан бәрдерсәң исә, текә таудан төшеп, шундый ук текә ярга үрмәләргә туры киләчәк. Абайлап өлгермәсәң буровоең-ниең белән бергә мәтәлеп, муеның аска килүе дә бик ихтимал. Әмма Камил тәвәккәлләргә, турыдан таш ярырга ярата. Теге вакытта да икенче вариантны сайлаган иде.
Рингта авыр нокаут алган боксер бокс белән шөгыльләнүен бөтенләй ташлый, я озак вакытлар рингка чыкмый тора. Теге чакта Камил дә нокаут алды. Аның да ниндиен генә әле! Шуннан соң ул буровой юллары белән чак кына хушлашмады...
Егетләр инде буровойны сүтеп бетереп тә киләләр. Ә ул күңеленә дулкын-дулкын булып ишелгән истәлекләрдән һаман арына алмый. Ул вакытта Камил гади бригадир гына иде. Бүген ул — даны илгә таралган атаклы вышкалар төзү остасы. Әйе, еллар уза, кешеләр үсә. Кеше кырыкка кадәр генә торам дип яшәр, ди. Камил абзагыз инде биш дистәне тутырып килә. Ләкин аның әле бирешергә исәбе юк, һаман да корам дип яши. Җитмеш өченче елны алар вышка төзү остасы, Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй Баһманов белән бил алыштылар. Камил, аннан ике буровойга уздырып, 139 вышка төзеде. Илебездә моңарчы ирешелмәгән яңа рекорд иде бу. Җитмеш дүртнең социалистик ярышында да аның бригадасы яңадан җиңүче булып чыкты. Алар ел әйләнәсенә 141 буровой кордылар. Тугызынчы бишьеллыкның соңгы елында Камил Нуруллин үзенең монтажчы егетләре белән 145 буровой төзергә йөкләмә алган иде. Елны бригада яңа бөтенсоюз рекорды белән — инде 184 буровой корып тәмамлады. Менә шушылардан соң хурлыкка калсаң нишләрсең? Кеше күзенә ни йөзең белән күренерсең?..
Юк, Камил бүген дә чигенмәскә булды. Менә аның янына беренче звено башлыгы Наил Шәмгунов килеп туктады.
— Сүтеп бетердек, тракторларны тоташтырдык, кузгалсак та була торгандыр,— диде ул Камилгә. Әллә бригадирга шулай тоелды гына, әллә чыннан да сынау өчен:—Каян бәрдерәбез?—дип өстәде.
м— Турыдан!—диде Камил. Аннары үзен-үзе аклагандай әйтеп куйды.— Өстән китсәк хәвефсезрәк инде хәвефсезрәген, әмма күпме уҗымны харап итәчәкбез.
— Турыдан икән, турыдан,— диде Наил.— Тракторлар куәтле, маршрут таныш. Бер дә шикләнмә, шапылдатып илтеп куябыз аны.
Наил Шэмгуновка бригадир үзенә караганда да ныграк ышана. Алар унбиш ел инде гел бергә эшлиләр. Наил — ике ел Алжирда булып, татар егетләренең кемлекләрен күрсәтеп кайткан оста. Брюссельдә үткәрелгән Бөтендөнья күргәзмәсендә Совет павильонында куелган бораулау установкасын да Наил Шәмгунов звеносы төзеп кайтты.
Ә шулай да күңелен төрле буталчык уйлар биләгән бригадирга болар аз кебек тоелды. Вышканың ничек утыруын, арканнарның ныклыгын, ничек беркетелүен, кайсы тракторның кая куелуын тагын бер кат үзе барлап, үзе тикшереп чыкты.
Юл өстендә яткан тимер-томыр кисәкләрен бер читкә алып ыргыттылар. Шуннан соң гына ул үз урынына басты, уң кулын югары күтәрде:
— Кузгалдык!
Әйләнә-тирә куәтле тракторлар гөрелтесенә күмелде. Очы болытларга ашып утырган пәһлевандай биек вышка, шушы кечкенә гәүдәле кешегә буйсынуын белдергәндәй, җиңелчә генә чайкалып куйды һәм үзенең алтмыш тоннадан артык авырлыгын өстерәп, бригадир артыннан атлады.
Юкка гына борчылды, юкка гына дулкынланды бугай бригадир. Таудан да җиңел генә төштеләр, сазлыклы үзәнне дә артык азапланмыйча уздылар, каршы як тау битендә дә хәвеф-хәтәрсез генә үрмәләделәр. Үрмәләмәскә соң! Камил абзагыз буровойлар кору эшендә инде чирек гасырдан артык эшли. Шул дәвер эчендә мондый гына таулардан төшәргә, мондый гына кыя башларына менәргә туры килдеме соң аңа! Вышкалар хәзер чын сәяхәтчеләргә әйләнде бит. Бүген алар Чүте тавында, иртәгә Елховой болынында. Аннары исә буровой — Карабаш диңгезе ярында. Элек унике-унөч «ДТ-54»ләр көч-хәл белән өстерәгән шул ук вышканы бүгенге «С-80», «С-100» тракторлары җилтерәтеп кенә йөртәләр.
Ә кешеләр — янәшәңдә ничәшәр ел кулга-кул тотынышып эшләгән егетләр — ничек үзгәрде! Дмитрий Николаев, Виктор Яковлев, Галимҗан Шәрипов, Мөхәммәтнасыйх Гәрәев, Әсхәт Нәбиев, Сафуан Галимов, Шәйхеразый Низамовлар вышкаңны бер урыннан икенче урынга, кирәксә, уч төбенә утыртып күчереп куя алырлардыр төсле.
Тау кашына күтәрелгәч тә. вышка бригадир артыннан күндәм атлады. Тракторлар аны яңа скважина борауланачак урынга хәвеф- хәтәрсез китереп бастырдылар.
Монтажчылар шунда ук аңа центровка ясарга да кереште. Монысы аның вышка коруда иң җаваплы эшләрнең берсе. Вышкаңны кыек утыртсаң, скважина кыек бораулана. Ә кыек борауласаң, боравың, девонга төшәсе урынга, Чүте тавы итәгенә килеп чыгып, адәм көлкесенә калуың бар. Бригадир хәзер зур симфоник оркестрның дирижерын хәтерләтә. Аның чак кына 'кул изәве белән беләк юанлыгы арканнарның беришләре бушый, икенчеләре скрипка кылыдай тартыла. Вышка, бригадир әмеренә буйсынып, әле бер якка, әле икенче якка кыйшая. Шул чак монтажчылар аны, астына махсус бүкәннәр куеп, кирәгенчә тигезлиләр. Әйтерсең вышка бирегә гомерлеккә утыртыла.
Әллә инде шулай кыен һәм җаваплы булганга, центровка ясауны Камил башка эшләргә караганда ныграк ярата. Ә мәшәкать, җаваплылык биредә чыннан да җитәрлек. Блоклар аша арканнарны хәрәкәткә китерүче, тартучы тракторларның берсе буровойның бер ягында, икенчесе икенче якта. Аралары кимендә ике-өч йөз метр. Алар белән кычкырып хәбәрләшә алмыйсың, моторлар гөрелтесе кома-чаулый...
АЛЬБЕРТ ХӘСӘНОВ ф БУРОВОП ЮЛЛАРЫНДА
Озак еллар буе бергә эшләү нәтиҗәседер инде, кайчан кайсы арканны бушатырга, кайсын тартырга икәнен тракторчылар да, монтажчылар да бригадирның чак кына кул изәвеннән үк белеп торалар. Менә бүген дә буровойны утырту алдан ук репетиция ясалган кебек көйле бара.
Әмма берараны ул шулай да ничектер шикле чайкалып киткән төсле булды. Ә бәлки бригадирга гына шулай тоелгандыр, бәлки аны күк йөзе буйлап каядыр агылган болытлар шулай ялгыштыргандыр. Шулай да ул эсселе-суыклы булып китте, маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Камилнең күз алдына моннан элек булып узган бер вакыйга килеп басты. Ул чакта да вышканы нәкъ менә тигезләгән, утырткан чакта...
Камил шунда ук центровканы туктатты:
— Егетләр, бер төтәтеп алыйк булмаса...— диде ул, бер як чит- кәрәк китеп, каен төбенә барып утырды. Әлеге вакыйга аңа һич кенә дә тынгылык бирми иде.
...Көннең көнендә, нәкъ сәгать алтыда елмаеп кайтып керә торган Камил ул кичне җиде тулып та, сигезенче киткәч тә күренмәде. Хатыны Хәят аның кайтышына һәр вакыт су җылытып куя иде. Буровойдан тузанга батып кайткан Камил капкадан керә-керешкә билдән чишенеп ташлый да, бар дөньясын онытып, рәхәтләнеп юына. Ул арада Хәяты аңа дөнья яңалыкларын, балаларның көне буе ни кылануларын сөйләп өлгерә. Бригада хәлләрен, бүген аларның кайда һәм ничек эшләүләрен сораштыра. Аннары өйгә керәләр. Үсеп, инде кул арасына кереп барган ике малай урамда көтү каршылап кала, ә кечкенәләре Венера әтисе алдына менеп утыра. Иркенләп, тәмләп чәй эчәргә комачауласа да, Камил аны алдыннан төшерми.
Ә менә ул кичне казандагы су берничә тапкыр кайнап чыгарга өлгерде, Камил һаман күренмәДе. Иренең шулай соңгаруына борчыла башлаган Хәят капка төбенә чыкты. Тыкрык башында аңа иңенә көянтә-чиләк аскан күрше килене очрады. Аның да ире буровойда шофер булып эшли иде.
— Камил'абыйны әйтәм, һаман юкмы әле?— диде ул.
— Юк шул, нишләптер озаклады.
— Безнең Касыйм күптән кайтты инде,— диде күрше килене. Аннары уңайсызланып кына әйтә куйды:
— Анда бит бүген авария булган, Хәят апа. Камил абыйларның буровое ауган.
Хәятның күз аллары караңгыланып китте.
— Ә үзләре?.. Үзләре исән-саулар диме соң?
— Үзләренә ул-бу булмаган.
— Я ходаем, бар икән күрәселәр, бар икән...
Камил төннең икенче яртысында гына кайтты. Ашамады, эчмәде. Дәшми-тынмый гына юынды да чоланга кереп караватына ауды. Буровойда булган хәлнең үзе өчен сер түгеллеген белдереп берничә тапкыр сүз башласа да, Хәят аның авызын ачтыра алмады.
Мондый чакта күзгә йокы керәме соң? Хәят он иләп, камыр изгәнче яктыра, таң беленә башлады. Коймак пешереп, чәй өлгертте. Инде Камилне уятыйм дип чоланга керсә, тегесе күптән аяк өстендә: ишегалдына чыгып, бүрәнәләр таратып маташа иде. Хәят чолан тәрәзәсеннән башын гына тыгып аңа дәште:
— Әтисе, керәсеңме, чәй өлгерде.
Камил аны әллә ишетмәде, әллә инде ишетеп тә җавап кайтармады.
— Әтисе, дим, сиңа әйтәм. Аннары эшкә соңгарасың!
— Соңгарыр урын юк хәзер безгә,— диде Камил теш арасыннан гына.— Буровой юллары ябык. Мәңгегә ябык алар миңа.
— Ничек инде ябык?
— Бригадирлыктан кичә үк алдылар. Ә калганын комиссия әйтер. Суд эскәмиясенә утыртырлармы, йортны сатып түләргә кушарлармы...
Бу сүзләрне ишетүгә Хәят алъяпкыч итәге белән йөзен каплады да тын гына еларга кереште.
Камил кичә буровойдан арып-алҗып кайтса да, тиз генә йоклап китә алмады. Әйләнде, тулганды, әмма күзенә йокы эленмәде. Әз генә яктыра башлау белән торып ишегалдына чыкты. Абзар кырында өелеп яткан бүрәнәләрне таратып ташлады. Бүген аның ашыгыр җире юк, вакытны бушка уздырганчы мунча бурый тора, янәсе. Менә ул балтасын бер генә чаба да бүрәнә өстенә утырып тагын үзен тиргәргә тотына. Егетлек күрсәтәм, булдырам, имеш. Әйе, булдырды, шәм кебек утырган буровойны мәтәлдерде, чәлпәрәмә китерде. Яңалык ача, янәсе, новатор була...
Юк, юк, мондый уйлар аның башына да килмәде ул вакытта. Боларны ул тик менә хәзер, үз-үзен орышу өчен генә уйлап чыгарды. Сәбәп шунда: унбиш-уналты километр араны әйләнеп йөрисе килмәде аның. Вышканы турыдан гына күчереп куярга теләде. Буровойларны яңача ысул, индустриаль алымнар белән күчерүгә керешкән генә көннәр иде әле бу. Кырык ике метр биеклегендәге вышка, кара исәп белән исәпләгәндә дә, унике-унөч катлы йорт биеклеге дигән сүз бит ул. Менә шул пәһлеванны, бер генә кисәген дә сүтми-нитми, икенче җиргә күчереп кара әле син. Ә Камилгә болар гына да аз тоелды. Бораулау установкаларын, Татарстанда беренчеләрдә» булып, тигез юллардан гына түгел, чокыр-чакырлы юллардан, сазлыклы үзәннәрдән күчереп йөртү мөмкинлеген расларга, шуны практикада күрсәтергә теләде ул. Чоры шундый иде. Республикабызда нефть промышленностеның күкрәп, җәелеп килгән чагы. Һәркайда яңалык, һәр- кайда прогрессив эш алымнары куллану кирәк... Әнә буровойларда токым бораулау тизлеген моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән темп белән башкаралар ич. Я булмаса, промыселчыларга күз сал. «Кара алтын» чишмәләрен автомат җайланмаларга көйләп, берьюлы ун- унбишәр, хәтта егермешәр скважина эшен күзәтә башладылар. Индустриаль методларга күчү белән вышкалар моитажлау өлкәсендә дә зур гына үзгәрешләр булды. Югыйсә, әле кайчан гына бер буровойны ким дигәндә ике-өч ай төзиләр иде. Бораулаучылар аларның теңкәләренә тиеп бетә — чөнки бер скважинаны унбиш-егерме көн эчендә шапылдатып бораулап чыгалар да, яңа буровой өлгергәнне көтеп, ике-өч атна эшсез утыралар. Әйе, буровойларны бөтен блоклары белән берьюлы күчерә башлау монтаж эшләрен уннарча тапкыр тизләтте. Ләкин шушында тукталырга, алга инде бер адым да атламаска дигән сүз түгел иде бит әле бу. Буровойларны тагын да кыскарак вакыт эчендә төзү юлларын эзләргә кирәк иде. Камил моны йөрәге белән сизә. Вышкаларны, тасма тарткандай, тигез юллардан гына түгел, чокырлы-чакырлы сукмаклардан да күчереп йөртергә мөмкин икәнен эштә расласаң — бу яңа җиңү булыр иде. Камил нәкъ әнә шуны исбатларга теләде. Буровойны, унике тракторга җигеп, кыр кәҗәсенең башы әйләнерлек таудан да алып төште, сазлыклы үзәнне дә уздылар, каршы як тау битенә дә нәкъ менә бү-генге кебек җиңел генә үрмәләделәр. Ләкин тиешле урынга китереп утырткач, корыч арканнарны бушатуга — вышка ауды.
АЛЬБЕРТ ХӘСӘНОВ ф БУРОВОЙ ЮЛЛАРЫНДА
Бүгенге «БУ-75» тибындагы бораулау установкаларының аву-тү- нүгә каршы запаслары бергә — өч. Ә ул чактагы «Уралмаш-бЭ» установкаларыныкы бергә — бер генә иде. Алай да, вышка тикмәгә аумый. Гаеп Камилнең үзендә булды.
Моның исә үз сәбәпләре бар. Яшьл1и, әле мыек та чыкмаган килеш, кырык өченче елны ул фронтка китте. Ике тапкыр яраланды да яңадан сафка кайтты. Дивизия командиры аны мактап туймас иде:
— Синең бу кулларны җимерүгә түгел, ә төзү эшенә җиксәң иде менә!
Камил сугыштан үзе дә тыныч төзелешкә сусап кайтты. Кайтып атна да ял итмәде, буровойга эшкә урнашты. Тиз арада вышкалар кору һөнәрен үзләштерде. Озак та үтмәде, аны бригадир итеп күтәрделәр.
Аву-түнүгә каршы запасы бергә — бер генә булса да, ул чакта вышка бәлкем аумаган да булыр иде. Әлеге дә баягы шул чуар йөрәкле булуы харап итте. Установканы шундый катлаулы, кыен маршрут белән күчерү җиңел булмады. Кешеләр талчыкты. Монтаж эшләрен бәлкем шушының белән туктатырга, кешеләргә ял бирергә кирәк булгандыр аңа. Ләкин... Камил ул турыда уйламады. Вышканы урынына китереп бастыру белән, шунда ук центровка да ясарга керештеләр. Камил үзе дә чиктән тыш арыган иде. Әллә үзе команданы дөрес бирмәде, әллә дөрес биреп тә аны ялгыш аңладылар. Вышканың уң аягын күтәртергә, аскуйманы шул якка куярга тиешләр иде. Әмма установка һичкем көтмәгәндә сул якка, тау астына таба янтая башлады. Башта бер градуска хәтле арканнарның тартуы буенча янтайды. Аннары, бәйдән ычкынган айгыр төсле, үз авырлыгы белән арканнарны өзеп, тау астына, чокыр төбенә очты. Ярый әле, монтажчыларның үзләрен харап итмәде. Камил, аларны кисәтеп, як-якка сибелергә боерып өлгерде.
Шул ук сәгатьтә участокка төрле комиссияләр килеп җитте. Үлчәделәр, исәпләделәр, озын-озын беркетмәләр яздылар. Бригадирның үзеннән дә ниләрдер сораштырдылар. Ул вакытта каушап, югалып ! алган Камил аларга ниләр сөйләгәнен үзе дә хәтерләми. Бары тик шунысы истә: аны бригадирлыктан алдылар. Үзләренең баш инженерлары аңа:
— Мальчишка, кулыңнан килерлек булмагач, маташмыйлар аны,— диде.
Хәер, аңа да үпкәләп булмый. Баш инженер дип тормаганнар- дыр, буровой хәтле буровой аугач, аңа да эләкмичә калмады, әлбәттә.
Мунча бураган булып, Камил өч көн азапланды. Әмма өч көнгә бер буй да чыга алмады. Ә дүртенче көнне иртүк юл капчыгын хәстәрли башлады. Бу көннәрдә ире шикелле үк йокы күрмәгән, ризык капмаган Хәят:
— Аталары, монысы тагын кая җыенуың?—дип, аның кулыннан юл капчыгын тартып алды.
— Буровойдан кудылар дип, һаман өйдә ятып булмас. Әнә Ти- мәштә берәүгә түбә ябарга кирәк икән...
— Юк инде!— диде хатыны үзенә хас бер кызулык белән.—' «Мальчишка» дип әйткәннәр икән, имеш, аңа. Шул сүзне серкәсе күтәрә алмаганга, ничә көн инде эшкә чыкмый ята. Ярар, ди менә. Шәмдәй утырган буровойны ташка төшкән пыяладай чәлпәрәмә китер дә, сүз дә әйтмәсеннәр аңа... Молодец, дисеннәр, башыңннан сыйпасыннар... Җыен, киттек кантурыгызга, барабыз директорыгыз янына. Судка бирәләр икән, судка бирсеннәр, түләргә ясыйлар икән, аз-азлап булса да түләрбез.
— Үзем чакыртырга җыенып тора идем әле,— дип каршылады Камилне контора директоры.— Син нәрсә, дускай, үзең шундый ЧП ясадың, ә үзең ничә көн эшкә чыкмый ятасың. Вышканы аударганың һәм өч көн прогул ясаганың өчен сиңа каты шелтә белдерәм. Монысы миннән. Ә комиссия членнары вышканың авуына түгел, ф ә синең аны шундый текә тау башына ничек алып менүеңә гаҗәп- < ләнгәннәр. Кыскасы, иртәгәдән үк бригадага!
Шул көннән Камил кабат коллективка, вышка төзүчеләр арасы- ? на кайтты. Дөрес, аны гади монтажчы гына итеп калдырдылар. Күпмедер күләмдә вышка бәясен дә түләде. Әмма аны новатор итеп |- таныдылар. Вышкаларны тигез булмаган җирдән текә таулар аша с елга үзәннәренә күчерү мөмкин икәнлеген «Татнефть» берләшмә- g сендә беренчеләрдән булып ул күрсәтте. Аны төрле семинарларга. ? киңәшмәләргә чакырдылар, бу яңа метод турында газеталарга язып £ чыктылар. ф
...Әйе, кеше эштә сынала. Моннан берничә ел элек Камил эшләгән ш участокның бригадиры пенсиягә китте. Участокта бригадир булыр- о дай алдынгы эшчеләр күп иде күбен. Ләкин контора җитәкчеләре ~ дә, монтажчы егетләр үзләре дә бригаданы Камил Нуруллин җитәк- □ ләвен теләделәр. Шулай итеп, ул яңадан кырыклап кешедән торган J комплекслы зур бригада белән җитәкчелек итә башлады. Ә бер тын- w гысыз кеше гел тынгысыз инде ул. Егетләр белән ныклап киңәште, о. булган мөмкинлекләрен кат-кат исәпкә алдылар. Һәм атаклы выш- “ ка төзү остасы, Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй Баһманов бригада- л сын социалистик ярышка чакырдылар.
Гәрәй Баһманов Азнакай вышкалар монтажлау конторасында эшли. Бу районда нефть ятмалары чагыштырмача яңа, аларны әле күптән түгел генә үзләштерә башладылар. Үзеннән-үзе аңлашыла: монда вышкаларны күчереп йөртү дә җиңелрәк. Камил бригадасы эшләгән нефть мәйданнары исә иске, аларның өсте төрле промысел объектлары, тимер һәм асфальт юллар, электр, телефон линияләре челтәре белән капланган. Буровойларны бер урыннан икенче урынга күчергән вакытта болар барысы да өстәмә кыенлыклар тудыра. Әйтик, әле яңа гына бушаган буровойны геологларның соравы буенча башка урынга күчерергә кирәк. Ә вышка күчерәсе юлны югары вольтлы электр линиясе кисеп үтә. Буровой узган чакта аны ике-өч сәгатькә өзеп торырга кирәк. Бу линия исә йөзләрчә станок-качал- каларга энергия бирә, группалы уннарча установкаларны көч белән тукландыра. Аңлашканчы, уртак тел тапканчы, ике-өч буровой мон- тажларлык выкытың үтә дә китә. Әмма Камил, Гәрәй Баһманов бригадасы белән ярышка чыкканда, боларның берсеннән дә курыкмады. Алар тугызынчы бишьеллыкның соңгы ел йөкләмәләрендә каралган 145 урынына 184 буровой кордылар. Моңа хәтле әле бер-кем дә ирешә алмаган рекорд иде бу!
Менә бригаданың вахта журналы.
Егерме бишенче май.
Бу көнне бригадир Камил Нуруллин үзенең егетләре белән берьюлы өч буровойда демонтаж эшләре башлап җибәрә. Шул ук көнне 15503 нче буровойны алар иске урыныннан сүтеп алып, нибары биш сәгать тә егерме минут эчендә яңа урынга китереп монтажлыйлар, 15534 нче буровойны сүтеп, яңа урынга күчереп куялар, ә 1064 нче буровойны сүтеп, икенче көнне күчерү өчен хәстәрлиләр. Бер уйлаганда, гап-гади бер эш көне. Ә моның нигезендә хезмәт җитештерү - чәйлеген үстерү, буровойлар төзү срогын тагын да кыскарту буенча нәтиҗәле кыю эзләнү ята. Ә бит бер буровойны нке-өч ай буена тө зегән чаклар әле кайчан гына иде! Коммунист Камил Нуруллин
җитәкләгән коллективның башлангычын «Татнефть» берләшмәсендәге башка бригадаларга да өйрәнергә, үзләштерергә тәкъдим ителде. Бу хакта СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең махсус бюллетенендә язып чыктылар.
...Күп булса, тәмәке тартып алырлык ара узгандыр. Ә шушы минутлар эчендә Камилнең күңеленнән күпме вакыйгалар, күпме истәлекләр узды. Шунда кемдер аның иңбашына кулын салды. Караса, әлеге Наил Шәмгунов икән.
— Ярыйсы гына ял да итеп алдык, төгәллик булмаса,— диде ул, каршыда басып торган вышкага ымлап.
— Төгәллик, егетләр, әнә бораулаучылар да килеп җиткән, көттермик,— диде бригадир, урыныннан җәһәт кенә күтәрелеп.
Яңа бишьеллыкның хезмәт исәбен ачарга тиешле беренче буровой иде бу. Центровка да уңышлы гына төгәлләнде, Манифольд линиясен дә тоташтырып өлгерттеләр һәм смена ахырына буровойны бораулаучыларга тапшырдылар.
Автобуска утырып, кайтыр юлга чыккач, монтажчылар арасыннан кайсыдыр ярым шаяру катыш:
— Ай-Һай, уйландың бүген Камил,— дип куйды.
— Сөйлисе дә юк. Тәмам аптырадым. Башка килмәгән бер генә уй да калмады.
— Бер сиңа гына түгел, туган, безгә дә тынгылык бирмәде бу буровой,— диде икенчесе, аның сүзен куәтләң.— Теге чактагы кебек хурлыкка калмагаек дип, кайсыбыз гына борчылмады икән?!
Вахта автобусы тигез юлдан шәһәргә таба чаба. Анда вакытны узып эшләүче, унынчы бишьеллыкны ике ай ярымга алдан башлап җибәрүче, республикабызның данын күтәрүче егетләр кайта.