Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОЛЫМБАЙ АВЫЛЫ

Үзең яшәгән авылның яки шәһәрнең тарихын өйрәнү — әһәмиятле эш. Тарих үткәнне бүгенге белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Журналыбызның бу санында без укучыларыбызга Толымбай авылы тирәсенә килеп утыра. Торак урыны итеп—Тутай чокыры янындагы күл буе сайлана. Килүчеләрнең исем-фамилияләре Юлдаш Сарбаев. Юлдаш Тимкиев, 5 Сөеш Анисимов, Айтуган Дельбышев, Урмәт Бикбулдин, Мишка Баракаев була. Аларның бу торак урыны 1666 елдан башлап мөстәкыйль авыл булып китә һәм Сөеш, ә русча «Сиушево» дип йөртелә башлый. Шулай итеп, Толымбай авылы янында яңа авыл барлыкка килә. Толымбай җирләре хәзерге урта һәм кырый урам буйлап наратлыкка һәм Алмакайга табан сузылган булса. Сөеш авылы басулары хәзерге Карлы ягына — Мүкле саз дип аталган урынга табан сузыла, һәм карлы авылы җирләре белән чикләшә. Карлы авылына 1662 елның 7 августында нигез салына һәм аны 1859 елга кадәр русча аБайбулатово», татарча «Байбулат» дип йөртәләр. Авылның беренче кешеләре — патша гаскәрендә хезмәт итеп кайткан Байбулат Борисов һәм аның иптәшләре — барлыгы кырык <кеше була '. Соңыннан алар янына атлы гаскәрдә хезмәт итеп кайткан рейтарлар килеп төпләнә. Авыл зурая, ишәя. Байбулат авылы кешеләре Сөеш авылы җирләренә кул суза башлыйлар: аларның Мүкле саз тирәсендәге печәнлекләрен кереп чабалар. Ике авыл арасында бәхәс куба. Шушы уңай белән Юлдаш Сарбаев һәм Юлдаш Тимкиев Сөешның барлык кешеләре исеменнән 1688 елның май аенда Свияжскидагы Приказ йортына гариза язалар. Анда болай диелә: «1666 елда безгә — ясак түләүче татарларга — Сөеш Анисимовка, Айтуган Дельбышевка, Урмәт Бикбул- динга, Мишка Баракаевка, Юлдаш Сарбаевка Нюнеп Чураевның оброкка дигән басуыннан 40 загонлык чәчүлек җир. 30 дисәтинә болынлык бирелгән иде. Бу җирләрнең Сөеш авылына бирелүе турында 1667 елда Свияжск Приказ йортыннан алынган кәгазь бар. Анда басу чикләре дә күрсәтелгән: Зөя елгасының бу ягында — Зур күл каршы якта—застава юлы, Карлы валы буенда — князь Аклычев манарасы һәм То- лумбаев межасы». «Байбулат авылы кешеләре,— диелә аннары гаризада. — Сөеш авылының басу чикләрен бозалар, печәнне кереп чабалар». Гаризаның авторлары Свияжск Приказ йортыннан килеп басу чикләрен кабат билгеләп китүне сорыйлар : Бу документ шул ягы белән игътибарга лаек, анда Сөеш авылы һәм Толымбай авылы беренче мәртәбә рәсми рәвештә телгә алына. Сөеш авылының исә беренче кешеләренең исем-фами- лиясе күрсәтелә. * X. Госман Шигырь төзелеше Татарстан китап нәшрияты. 1975 ел. 1670 елда Степан Разин җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы вакытында бик күп крепостной крестьяннар алпавытта хезмәт итүне ташлап китәләр. Шундый крестьяннардан торган бер төркем чувашлар һәм татарлар 1676 елда Сөеш авылы татарлары янына килеп сыеналар. Яңа авыл барлыкка килә. Аны Яңа Сөеш авылы дип йөртәләр. Бу авылның күпчелеге Протопопов©, Рунга авылларыннан киткән чувашлар һәм татарлар була. 1683 елда Сөеш авылының көньяк чигендә, Зөя буенда тагын бер авылга нигез салына. Биредә Никифор Матвеевич Ивашов үзенең Муромдагы 6,5 дисәтинә җиренә өстәмә рәвештә 125 дисәтинә җир ала һәм күршедәге бай кызы Мария Костливцевага өйләнеп, үзенә яңа утар җайлый. Крепостной крестьяннарының бер кадәресен Муромнан монда китерә һәм хуҗалык итәргә керешә. 1683 елдан алып бу торак урыны хуҗасының исеме белән Ивашовка дип йөртелә башлый. Никифор Матвеевич 1707 елда үлә, хуҗалык мәшәкатьләре хатыны Мария җилкәсенә төшә. Бары тик 1739 елда гына бу мәшәкатьләрне, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыгып, әтисе утарына кайткан Семен Никифорович үз кулына ала. 1756 елда аның утарында эшләүче крепостной крестьяннарның саны 30 кешегә җитә. 1781 елда Зөя буенда Кугольня авылы төпләнә. Ул авыл барлыкка килү белән Толымбай авылы тәмам боҗра эчендә кала. Аны һәр яктан башка авыллар урап ала. Боҗраның бер буынын төньякта Бикмураз авылы хасил итә. Бу авыл үзе болай барлыкка килә. Туктамыш исемле кеше белән бергә өч хуҗалык 1638 елда Бикәй дип. аталган күл буена килеп төпләнә. Башта яңа торак урынын «Бикәй юмрасы» дип йөртәләр. Соңыннан бу исем «Бикмураз»га өйләнә '. Толымбай авылының төньяк-көнбатыш күршесе булып Буа шәһәре тора. Бу торак урыны 1682 елга кадәр Янбулат исемен йөртә. Аннары руслар аны 1730 елга кадәр Опонасово-Афанасово дип атыйлар. 1730 елдан башлап ул Архангельскига әйләнә. 1780 елдан алып Буа шәһәр булып исәпләнә. Буадан соң Толымбай авылының күршеләре мондый тәртиптә урнашалар, көнбатышта— Байбулат авылы, көньякта — Ивашовка, көнчыгышта — Кугольня. Үткән 100 елдан артык вакыт эчендә Толымбай, Сөеш һәм Яңа Сөеш авыллары сизелерлек үзгәрәләр, үсәләр. Ниһаять, өч авыл бергә кушыла һәм барысы бер исем белән — русча «АдавТулумбаево» дип йөртелә башлый. 1790 елда авылның бер өлешендә яшәгән чувашлар христиан динен кабул итәләр. Аларга өстенлекләр бирелә. Шуннан соң чувашлар яшәгән як исеме белән авыл Сөеш авылы дип атала. «АдавТулумбаево« исеме рәсми документларда җәяләр эчендә- генә күрсәтелә. 1794 елда үткәрелгән бишенче ревизия, ягъни халык санын исәпкә алу авыл ту* рында түбәндәге мәгълүматларны бирә: «Сөеш авылы, шул ук Толумбай да — ясак түләүче татарлар һәм яңа чукындырылган ясак түләүче чувашлар авылы. Хуҗалык саны—58, ирләр—164, хатын-кызлар—112, җире—2083 дисәтинә, 2259 сажин, чәчү җирләре — 669 дисәтинә, 886 сажин, печәнлекләр — 284 дисәтинә, 2111 сажин. Авыл исемсез күл буена урнашкан. Авылның кырлары буйлап Карлы елгасы үтә, уңда — Зөя елгасы, сулда — исемсез чокырлыклар. Күлнең ике ягында һәм Зөя елгасы ясаган култыкта — тирәклек, җәйге челләдә Зөянең киңлеге авыл янында — 20 сажин, тирәнлеге бер аршыннан алып бер сажинга кадәр. Карлы елгасының киңлеге — 10 сажин, тирәнлеге — бер аршыннан ике аршынга хәтле. Исемсез күлнең киңлеге—50 сажин, тирәнлеге — бер аршыннан алып бер сажинга кадәр. Күл тармагының киңлеге — 5 сажиннан алып 15 сажинга кадәр. Чокырлыкларда су кибеп бетә. Елгаларда, күлләрдә һәм аларның тармакларында җәен, корбан, кушбаш, судак, чуртан, алабуга, шыртлака, налим, кәрәкә балыклары эләгә. Утынлык урман — 900 дисәтинә. 2167 сажин. Урманда каен, имен, өрәңге, карама, усак, чикләвек, шомырт, балан, миләш, тал агачлары. Җәнлекләр: куян, төлке, ас. Урман кошлары: карчыга, көртлек, урман тавыгы, саескан, ябалак, козгын, күке. Су кошлары: киек каз, баклан, торна, төрле кыр үрдәкләре: саз кошы, чуллык. Бөртекле культуралардан арыш яхшы уңа, бодай, солы, тары уңа. Авыл утырган җир —13 дисәтинә, 1452 сажин. Авыл халкы җирне үзе сөрә, үзе чәчә, үзе ура, үзе суга. Хатын-кызлар кыр хезмәтеннән тыш өйдә эшлиләр, бәйләү бәйлиләр, киндер, йон эрлиләр, үзләренә һәм сату өчен киндер сугалар» '. Моннан соң авыл ничек үскән, үзгәргән соң? Барыннан да элек авылның исеме вакыты-вакыты белән үзгәртелә. Башта өч авыл һәркайсы үз исемен йөртә. Аннары, Толымбай, Сөеш, Яңа Сөеш өчесе бергә кушылгач, авыл бер исемдә — Адав-Толым- бай исемендә кала. Бу исем 1719 елгы документка шулай теркәлгән дә. Инде 1790 елда чувашлар христиан динен кабул иткәч, әлеге исем җәяләр эчендә генә күрсәтелә башлый. Беренче планга Сөеш исеме чыга. 1859 елдан алып авылның берлеге бетә, ул икегә — Сөеш һәм Адав-Толымбай авылларына аерыла. Ләкин 1896 елда алар яңадан берләштереләләр. Авылның исеме рәсми кәгазьләргә Сиуше- ао (Адав-Тулумбаево) формасында теркәлә. Инде авыл халкының яшәү шартларына килгәндә, барыннан да элек ул бик зур тыгызлыкта яшәгән. Мәсәлән, 1719 елда бер йортка 4 кә якын кеше туры килсә, 1859 елда бу сан 9 га күтәрелә. Гаилә саен тугызар кеше — бу, шөбһәсез, зур кысанлык. Шулай ук аң-белем ягыннан да Толымбай авылында наданлык, рухи караңгылык хөкем сөргән. Беренче дөньяви мәктәпнең бары тик 1896 елда гына ачылуы —моңа ачык дәлил. Тагын бер деталь. 1859 елдан башлап авылның күленә исем бирелә: аны Иркул дип атыйлар. 1859 елда салынган мәчет каршында 1884 елда мәктәп эшли башлый. 1905 елда игълан ителгән дин ирке турындагы патша манифестыннан соң элек христиан динен кабул иткән чувашларның байтагы яңадан мөселман диненә кайта. Нәтиҗәдә авылда икенче мәчет барлыкка килә. Инде калган чувашлар христиан динен ташлый күрмәсен дип. поплар авылга рус гаиләләрен күчереп утырталар. Янәсе татарларга күз-колак булырлар, чувашларга юлдан язарга ирек бирмәсләр. Шушы ук максаттан чыгып, авылда чиркәү салына һәм ул тиз арада эшли дә башлый. Шулай итеп, бүгенге Толымбай авылы егерменче гасыр башында өч милләтле авылга әйләнә, зурая, ишәя. 1913 елда андагы хуҗалыклар саны 240 ка, ирләр саны—812 гә, хатын-кыз саны — 805 кә җитә. Авыл Беренче бөтендөнья империалистик сугыш елларына шушы хәлдә килеп керә. Аннары Бөек Октябрь социалистик революциясе. Гражданнар сугышы. Бөек җиңү. Тормышның яңача башлануы. Социалистик революция илдә изүчеләр хакимлеген җимерә. Дин башлыклары- ның көчләп руслаштыру политикасын төбе-тамыры белән йолкып ташлый, милли телләрне кысуны бетерә һәм илдәге барлык милләтләр өчен эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура төзү мөмкинлекләрен ача. Бөек Ленин партиясенең фидакарь эшчәнлеге белән милләтара мөнәсәбәтләрдә тигезлек, дуслык, туганлык, татулык урнаша. Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә халык коммунистик җәмгыять төзү юлына баса. Толымбай авылы — менә шушы үзгәрешләрне үзендә гәүдәләндерүче меңләгән мисалларның берсе. Бүгенге көндә аның хезмөтчәннәре — татарлар, чувашлар, руслар— партия чакыруына фидакарь хезмәт белән җавап бирәләр һәм коммунизм төзү юлыннан якты киләчәккә атлыйлар. Аларның бердәмлеге — нык, күңелләре — кер, ышанычлары — зур. дуслыклары — какшамас.