Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Эдуард Мостафин Беренче яшен кебек Күк йөзендә камчы-камчы Яшеннәр уйнаклаша. Җәясеннән очкан уктай, Тай чаба үрләр аша. Яшеннәрме шушы тайның Көч биргән йөрәгенә. Яңгыр җиле тотам-тотам Ялларын үрә генә. Янса яна, ыргыла тай, Ак күбек — күкрәгендә. ...Тормышка атыла тайлар Күкләре күкрәгендә. Җылы яңгыр бөртекләре өлгергән игеннәрдә. Сабыр итегез, болытлар: башаклар иелгәннәр. Учларыма сеңеп калды сары тамчылар исе, күкләргә карап борчылам, изүләремне чишеп. Кичәгене сагынабыз Яшәсәк тә үзебез бүген. Бүген алда юлым ята, Баш очымда йөзә күгем. Бүген җилләп язым килә, Чәчәк ята яннарымда, Бүген менә акыл белән Дәрт көрәшә каннарымда. Бар да бүген: көлү бүген, Яшәү бүген, үлем бүген. Тик бер бәла, ничек итеп Кичәгене күмим бүген? — Бүгенгедә —үткәннәрем: Тәндә калган ярчык кебек, Я бер сөеп туймас кыздай, Я иң явыз карчык кебек. — Суларың тәмлеме? —Сорадым чишмәдән. — Юк, кеше, төбемдә күпме ком, күпме ләм. ...Иренне тигездем — Суында күпме тәм! — Чишмәдәй сафмы син? — Сорадым чәчәктән. — Юк, кеше, өстемдә җәйләрнең тузаны. ...Күзәттем: Сокланды туктап һәр узганы. — Чәчәктәй гүзәлсең! — Дәштем бер сылуга. Яшьләре тәгәрәп төштеләр күзеннән... ...Әллә соң бу сафлык ояла үзеннән? Фәннур Сафин Иптәшләр! Һәрбер сүзнең җаны, үз моңы бар. Ә ничегрәк яңгырый: «ИПТӘШЛӘР»?! — Төрле яктан, ялкын эчләреннән дәшә безгә, дәшә җирдәшләр... Гомерен ялкын итеп яшәгәннәр үз күңленә һаман табар иш. — Ипле кеше генә иптәшмени, ярсу җаннар күбрәк яна ич?! Бөек чорның — бөек төзелешнең үрләренә менеп давылда, без төзергә тиеш өр-яңаны, гайрәтлерәк итеп тагын да! Ул сүнмәслек, егылмаслык булсын хаталарга безнең абынып. Нәкъ безнең чор — мәңге яши торган дастаннарда урын алырлык!.. Ә соң безнең эшләр кушыламы шул дастанга — бөек моңҗырга? — Без ул тиеш Тукай кебек туры, Җәлил кебек батыр булырга! ПААЛЛАЛАЛЛАЛ. Разил Вәлиев Бәхет Кыя ташка менеп шигырь яздым — Бу шигырем бәхет турында. Хозурланып тауда басып торам, Болытларга башым орына. Шундый якын миңа бар кешеләр, Туган ягым кебек киң җиһан. Ташлап киткән ярым кире кайтты — Кулларына алсу гөл җыйган. Иңнәренә шатлык йөге төяп, Сизелми дә үтә ай, еллар... Үзәннәрдә илләр сугышмыйлар — Сугыш-сугыш уйный малайлар. Уенчыклар тезеп шук малайлар Мәйданнарда ясый парадлар... Диңгезләре — язгы ташу суы, Бата анда кәгазь кораблар. Кичләр җитсә, кулга-кул тотышып, Әйлән-бәйлән уйный дәүләтләр. Бар кешеләр шундый киң күңелле, Бар кешеләр шундый әйбәтләр... Хозурланып тауда басып торам — Болытларга башым орына. Кыяларга менми аңламассың — Бу шигырем бәхет турында. Минем гомер гүя башланмаган, Мин дөньяга гүя килмәгән... Күкрәгемдә — әнкәм биргән йөрәк, Иңнәремдә — әткәм күлмәге. Шатлыгым да үземнеке түгел, Үземнеке түгел кайгым да. ...Абыемның гомере кыска булган — Бар хисләрен миңа калдырган. Мин үткәннәр белән яшим әле... Эзлим җирдә бабам бәхетен. Ул менмәгән тауга мендем инде, Ул үтмәгән озын юл үттем. Үткәннәргә таба йөзне борып, Күп таптармын әле бу җирне. ...Үземнекен түгел, язам әле Шагыйрь язмый калган шигырьне. — Сине эзләп мин тауларга мендем, Аннан аштым күккә. «Мин яратмыйм», имеш. Күрче менә — Юкка синең үпкә: Телисеңме, кара күк йөзендә Булам янар йолдыз?.. Аңладыңмы инде сөюемне — Күктә дә мин ялгыз. Наз кирәксә, битләреңне сыйпап, Җылы җилдәй исәм. Хат язармын яшен уты белән: «Мин, дип, яшим, исән». Сүзләремә инде ышандыңмы, Оныттыңмы үпкәң? — Ышандым. Тик минем күңел инде Башкаларда күптән. Урман Ил урманы көн-төн шаулый. Урманда без куак түгел. Әйдә, түрдән узыйк әле, — Без бит монда кунак түгел. Сыйпап узыйк чәчәкләрне — Алар олы урман яме. Олысына, кечесенә Бер үк җылы нур тияме? Анда берәр сөрхәнтәе Тимәгәнме кырмыскага? Кечеләрне кимсетергә Кайберәүләр, ай, оста ла. Күрә калсаң андыйларны, Йөзенә бәр, әйт турысын. Каеннар да, мин ак, диеп, Алгы рәткә чыкмый торсын. Тыңлап торма: «Нарат яхшы. Усак начар», дигәннәрне. һәр агачның үз урыны — Күккә чөймә имәннәрне. Урман булгач урын җитәр, Имәнгә дә, үләнгә дә. Аланнарда пешсен җиләк, Гөмбә үссен күләгәдә. Монысы карт, кирәксез дип, Ташлап китә күрмә тагын. Ныграк назла андыйларны, Корыган булса, кис ботагын. Үссен урман... Без дә бәлки Инде нәни куак түгел? — ...Түргә атлыйк хуҗа булып, Без бит җирдә кунак түгел. Г аепле Барысына гаепледер, ахры, Чал Иделнең яшел нараты. Сине күрми узып китә идем... Ул үзенә мине каратты. Гаепледер бәлки кара төндә Юл күрсәтеп торган якты ай. Сукмак булып ул алдыма ятты, Колагыма дәште: «Якынай!» Гаепледер аннан яр буеның Кочагыңдай җылы, мул комы. Гаепледер тагын яңгыр, давыл, Болыт, яшен, елга дулкыны. Гаепледер бәлки урман җиле: Көнләштереп, башта ул үпте... Чыкмас идем Идел ярларына — Үз йөрәгем, ахры, гаепле. Диңгез дулкыны Тын култык, тын ярны калдырып, Юл тотты диңгезгә дулкыннар... Аларны сагынып ярларның Йөрәге бик озак сулкылдар. Шундый зур, шундый киң һәм иркен, Куәтле һәм назлы ул диңгез. Теләсәң, тын гына күккә бак, Теләсәң, талганчы йөз дә йөз. ...Ияртте аларны үзенә Диңгезнең ягымлы агымы... Тик бераз баргач та иңнәргә Усал җил куллары кагылды. Калтырап, сискәнеп куйдылар Дорфалык күрмәгән дулкыннар... Әйттеләр: «Без — диңгез кунагы, Тияргә нинди, — дип, — хакың бар?» Ә җилләр шаркылдап көлделәр, Ачынып кычкырды акчарлак. Аңлады дулкыннар бик тиздән: Җилләргә иярми юк чара. Ә җилләр әйләнде давылга... Диңгездә тоз исе, яшь исе. Туктаусыз кабатлый дулкыннар «Бик килә яш-ши-се, яш-ши-се!» Яр калган тарафка күз атып, Борылды кирегә дулкыннар. Ярларны тапканчы, йөрәкләр Шашынып, авыртып сулкылдар. Җил белән көрәшеп талдылар, Күзләрдән тамчылар чәчрәде. Кайттылар дулкыннар тын ярга. ...Агарган иде тик чәчләре. Бертуктаусыз уйный, шаярасың... Шатлыгыңны кемнәр уяткан! Син бит башка, син гел уйчан идең. ...Ә беләмсең, Бу җылы җил исә төньяктан. Авыр кайгы баскан бүген сине, Йөри идең элек гел актан. Син бит башка. Син бит көләч идең. Ә беләмсең, Бу салкын җил исә көньяктан.